Логотип Казан Утлары
Повесть

УРМАН ШАУЛЫЙ


Зариф соңгы вакытларда кичке ашны урманда яисә поселок ашханәсендә ашый иде. Өйгә кайтырга никтер күңеле тартмый иде аның.
Бүген ул урманнан шактый иртә кайтты. «Ашханәгә кереп чыгыйм әле», — дип уйлап алды. Ашханә каршында торган машинаның «Выж» Галләмнеке икәнлеген ул аның күп итеп төягән йөгеннән үк таныды. Ашханәнең пар бөркеп торган ишеге аша Галләмнең кемнедер сүгүе ишетелә иде.
«Исергән. Тагын эчкән...»,—дип уйлады Зариф. Ни өчендер кинәт ул Галләмне кызганып куйды. Әгәр дә Галләмнең матур гаилә тормышы булса, ул болай эчеп йөрер идемени соң?., һич юк. Аның бит андый тормышны күргәне юк... Чын гаилә тормышы кешене үстерә, тәрбияли.
Зариф машинаның моторын капшап карады. Аның тәмам суынганлыгын белгәч, тизрәк радиатордагы суны агызды. «Тәки радиаторны шартлатасы икән, шайтан алгыры!»—дип, Галләмне дә тиргәп алды.
Зариф ашханәгә кергәндә, Галләм тәмам исергән, кеше белән сөйләшерлек тә рәте калмаган иде.
— Юк, сез җанымны кыйнамагыз. Җанымны гына кыйнамагыз... — дип, ул бар көченә өстәлгә суккалап алды. — Тупас сүзләрегез белән бәгыремне өзгәләмәгез, үзәгемне өзмәгез... Вознаграждение, бүләк ди бит, ә!.. Мин үзем бүләк. Үзәгемне өзгәләмәгез, мин үзем вознаграждение би- рәм... — Галләм хәлсезләнгән кулын куен кесәсенә тыгып аннан учлап- учлап акча чыгара башлады.—Мә, ал, тыгын!.. Күпме кирәк?.. Я, әйт... Әйт дим мин!..
Ул акчаларын өстәл өстенә чәчеп ташлады да тынып калды. Аннан соң тагын әрнүле тавыш белән мыгырдана башлады.
— Минем җанымны гына кыйнамагыз... Эх, сез!.. Мин бит беркемгә дә тимим, бернәрсә дә сорамыйм. Я әйт инде, нәрсә кирәк миңа?.. Нәрсә кирәк?.. Кемем бар минем?.. Минем ун яшемнән бирле иркәләү сүзе, туганнар сүзе ишеткәнем юк... О-ох, булсын иде... Бер генә туганым, бер генә якын туганым булсын иде. Эх-х!.. — Аның тавышы калтыранды, йөзе көзән җыерган кебек тартышып куйды һәм ул кулларын сузып өстәл өстенә капланды...
Сәйфиев яныннан чыккач, ул, нишләргә дә белмичә, аптырап, катып калды. Машина баранкасы артына утыру белән, күптән көткән кадерле нәрсәсен күргән кебек, аның йөзе ачылып, күңеле җилкенеп куя торган иде. Ләкин бу юлы алай булмады. Сәйфиевнең мыскыллап көлүе, «вознаграждение...»— дигән сүзләре Галләмнең колагында чаң кебек чыңлап тордылар. Аның ярсуы басылмады. Ашханә янына җиткәндә инде ул тә-
I А х ы р ы. Башы 5 санда.
10
мам ярсыган иде. Шул вакыт ул, кемнәндер үч алырга теләгән кебек, бар көченә тормоз рычагына басты...
Буфетта эшләүче Варя тәрәзәгә күз төшереп алгач кына нинди зур хата эшләгәнлегенә төшенде. Ул бит берьюлы Галләмгә ике шешә тоттырды. Әгәр дә агач төягән машинаның тәрәзә каршында торуын күргән булса, кая ул аракы бирү!.. Ул, Галләм йөзтүбән капланып тынып калгач, өстәл янына килеп, акчаларны җыеп алды. Үзе һаман: «Эх, Гриша, Гриша!..»— дип өзгәләнде.
Шул вакыт, сулышына буылып, Костя йөгереп керде һәм керү белән җилтерәтеп Галләмне аягына бастырды.
— Ә-ә-ә!..—дип сузды ул. — Җебегәнсең, брат, җебегәнсең... Ни арада өлгердең әле?..
Костя озак сөйләшеп тормады. Галләмне иңбашына таяндырып, ишеккә таба алып китте.
— Иптәш Гыймазов,—диде Костя, Зариф ягына борылып.—Ачкычы урынында... Сез зинһар машинаны Түбәнге складка төшерү чарасын күрегез инде.
— Барыгыз, бар! Тыныч булыгыз... — диде Зариф. —Үзем үк төшереп куярмын...
Зариф ашап-нитеп тормады, буфеттан ике бутерброд алып кесәсенә төреп салды да, кухнядан ике чиләк кайнар су алып, машина янына чыкты. Ул чыкканда бары тик Галләмнең кайсыдыр тыкрыктан «вознаграждение... вознаграждение...» — дигән сүзләре генә аермачык булып ишетелә иде.
Зариф машинаны җентекләбрәк караштырган саен аның чисталыгына, төзеклегенә сокланмый булдыра алмады. Приборлар көмеш кебек ялтырап тора, механизмнар .чиста итеп сөртелгән иде. Зариф, радиаторны кайнар су белән бераз җылыткач, моторны кабызды. Мотор тигез ритм белән эшли башлады. Зариф прицепне һәм көпчәкләрне тагын бер тапкыр күздән үткәргәннән соң кабинага менеп утырды да газ бирде һәм кузгалып та китте. Кичен һава салкынайган, көпчәкләр астында кар коры ком кебек шыгырдап кала иде.
Зариф урман эченнән чаба. Фара яктысында кар бөртекләре җемелдиләр. Юл тигез. Машина авыр йөк салынган чана кебек күңелле генә шыгырдап алга бара...
Мондый чакларда шофер ниләр турында гына уйламый?! Зарифның уйлары һаман Көлемсәр тирәсендә әйләнәләр иде. Көлемсәр, Көлемсәр!.. Нинди кайгыларга салдың син Зарифны... Тормышының бөтен ямен, тынычлыгын югалтты бит ул. Ләкин чишмә суыдай саф күңелле Зариф Көлемсәр турында һич тә начар уйламады. Көлемсәр белән үткәргән шатлыклы көннәр, матур төш кебек, Зарифның йөрәген татлы бер хис белән җылытып искә төшәләр иде. Нинди күңелле иде аларның тормышы... Гаҗәп хәл, үзеңнең иң кадерле кешең тарафыннан читкә кагылуыңны белгән чакларда да матурлык, шатлык белән 'тулы үткән көннәр ничектер ешрак искә төшә торган булалар. Кем белә, бәлки, киләчәктә ул көннәрнең мәңгегә кабатланмаячагына тәмам төшенгәч, дөресрәге, киләчәктә шул җаныңнан да кадерлерәк кешең белән бергә булуга өмет өзелгәч, шулай хбула торгандыр. Зарифка да киләчәктә Көлемсәр белән бергә калуны күз алдына китерүе авыр иде инде. Аның өчен хәзер бары тик үткән көннәр генә яши, бары тик алар гына аның күңеленә җим, җанына ял бирәләр иде. Аңа киләчәк турында уйлау бик авыр. Шуңа күрә дә Зариф күбрәк үткән көннәр турында уйларга тырышты...
Зариф Көлемсәрне фронтка киткәнче үк белә иде. Ничек кенә белә иде әле! Хәтта искә төшерүе дә көлке. Көлемсәр шакмаклы ашъяулык киндереннән теккән букчасын асып, үзенең атлавына сокланган кебек, аяк башларына карап, Зарифлар турысыннан үтә иде. Аның беренче ел мәктәпкә йөри башлаган чаклары булгандыр, ахрысы. Зарифның Көлем-
11
сәрие бөтен белүе шуннан гыйбарәт иде. Менә Зариф армиядән кайтты. Бик күп сулар аккан, күп кенә еллар үткән иде инде. Бәдри ага аны туган атасы кебек каршы алды. Беркая да җибәрмичә, үзендә кунак итте. 'Кайт- канның икенче көнендә Бәдри аны клубка концерт тыңларга алып керде. Зарифның әле дә хәтерендә, бераз кызмачарак та иде. Ул шунда Көлемсәрне күрде. Ләкин танымады. Кая ул тану!.. «Бу кем бу?..»—дип сорады ул Бәдри агадан. «Танымыйсыңмыни, әй?.. Гөлҗиһан җиңги кызы — Көлемсәр ич»,—диде Бәдри ага. «Кит аннан! Булмас ла!.. Көлемсәр шулай үстемени?..» — дип гаҗәпләнгән иде Зариф. Гаҗәпләнмәслек тә түгел иде шул. Ап-ак ефәк күлмәк кигән Көлемсәр, әле хәзер генә күктән очып төшкән аккоштай, сәхнәдә басып тора иде. Зарифның йөрәге, күптән эзләгән кешесен тапкан кебек, еш-еш тибә башлады. «Менә Көлемсәр нинди булган!». —дип куйды ул, эченнән генә. Зариф шул көнне Көлемсәр белән якыннан очрашырга тырышып йөри башлады. Ул аны икенче көнне, Гөлҗиһан түтиләрнең үзләренә баргач, тагын күрде. Зарифның йөрәге туктап, ничектер кысылып киткәндәй булды, шушы яшь кенә кыз алдында каушап, югалып калган иде ул.
Аннан алар дуслашып киттеләр, һәрвакыт бер-бёрсенә ярдәм итә торган булдылар...
Көлемсәр төнге сменада эшләгәндә, Зариф тыныч.йокы күрмәде. Көлемсәр тракторын кабыза алмыйча тора торгандыр, яки башка төрле күңелсезлек чыккандыр дип газаплана иде y/i. Шул ук вакытта Көлемсәрне күрү теләге дә аңа тынгы бирмәде. Ул төн уртасында торып, Көлемсәр эшли торган лесосекага китә. Берәр кеше очрап аның соңга калып йөрүенең сәбәбен сораса, ул яшерә, «гыйшкың бигрәк кызыл икән» дип көлүләреннән куркып, төрлечә хәйләли торган иде. Күңел сизә бит ул, хәерсез. Кайчак чыннан да трактор нигәдер туктаган була. Бер тапкыр шулай шактый кеше җыелып Көлемсәрнең сүнгән тракторын кабыза алмыйча газапланалар иде. Хәтта Тәмир дә, Көлемсәрне читкәрәк этеп, «Китегез әле... үзем... ир-ат сөяге имән тамыры, хатын-кыз сөяге бодай камыры»,—дигән булып, кырын салып кигән кепкасы очып төшкәнче, ачкычны борып карады. Ләкин бернәрсә дә чыкмады. Вакыт уза, ә көнлек планны үтәргә кирәк. Көлемсәр дә ачуыннан ярсый башлаган иде. Шул вакыт, җир астыннан килеп чыккан кебек, Зариф күренде. Ул магни- тоны ныгытты да бер боруда тракторны кабызды. Көлемсәр шатлыгыннан ни дияргә дә белмәде. Ә Зарифка Көлемсәрнең җылы сүзен ишетү, анын ягымлы карашын күрү генә дә бөтен нәрсәдән кыйммәтрәк иде.
Көлемсәрне күрү белән, Зарифның бөтен тормышы тулыланып киткән кебек булды. Аның эчке дөньясын якты һәм җылы бер нур яктырта башлады. Ул һәр нәрсәне — сәнгатьне,, табигать күренешләрен ничектер күңеленә тагын да якынрак ала, нечкәрәк тоя белә башлады. Бу тойгылар көчәйгән саен, ул үзендә кешеләргә күбрәк яхшылык итү. теләгенең ничектер артканнан-арта баруын сизде. Үз тормышын киләчәккә, бары тик киләчәккә бәйләп кенә күз алдына китерде. Киләчәк Зарифка чагыштыргысыз гүзәл, чиксез шатлыклы булып күренә иде. Көлемсәр аның өчен ниндидер ирешә алмаслык бер максат иде. Көлемсәргә сокланып туя алмый иде ул. Аның гади генә сүзләреннән дә Зариф башка кеше әйтә алмаган, яки бүтән кешенең башына да килмәслек мәгънә эзләде һәм, әйтергә кирәк, таба да иде кебек...
Кинәт борылыштан атылып чыгып аңа каршы килгән машинаның утлары Зарифның күзләрен чагылдырды, һәм ул тизрәк кырыйга, беренче очраган «разьездга» кысылып, буш тагылмасын шалтыратып кайтып килүче машинаны уздырып җибәрде. Кем бу?.. Зариф болай соңга калып кайтучы һәм, машинасы буш була торып, юл бирергә теләмәүче шоферны танымакчы булды. Таныды. Бу — Хәмит иде. Үзенең зәһәр телле булуы, булдыксызлыгы белән дан тоткан, тәртипсез бер шофер иде ул. Маныласы ватылып «Хәмит тавы»ннан күтәрелә алмыйча яткандыр, хәерсез.
12
Бу маршрутта иң текә һәм иң биек булып саналган пристань тавына шоферлар үзара шаярышып «Хәмит тавы» дип исем бирделәр. Чөнки шул тауга җиттеме, Хәмит күтәрелә алмый, гөжләп торган машина көпчәкләре белән бар көченә зырылдап әйләнеп, тауның урта бер җирендә таралып китәрдәй булып тетрәп тора бирә. Шушы тауда инде Галләм аны бөтен шоферлар алдында көлкегә калдырган иде. Хәмит түбәнге складтан агач бушатып кайтып килгәндә, гадәттәгечә пристань тавында терәлеп калды, һәм бөтен юлны каплады да куйды. Тауга менеп кенә җитәм дигәндә, машина буксовать итте дә туктады. Хәмит бераз артка чигенеп алдырып карамакчы була, тик бернәрсә дә чыкмый. Ул шулай ике-өч сәгать буе газаплана. Тауның өстендә дә, астында да шактый күп машина җыелып өлгерә. Шоферларның кайсылары ачулана,, кайсылары рәхәтләнеп көләләр иде. «Шины иске... Машина тартмый, начар...» кебек сүзләр белән акланырга тырышып та карады Хәмит. «Бездә начар машиналар юк, — диде түземлеге беткән Галләм. — Бары тик синең кебек начар, булдыксыз шоферлар гына бар». Ул тәмам тирләп, хәлдән тайган Хәмитне бәреп төшерде дә кабинага үзе менеп утырды. Шоферлар тынып калдылар. Хәмит: «Юк инде, юк!.. Барыбер күтәрелә алмыйсың. Булмый...»—дип әтәчләнүен белде. Галләм газ бирде. Ярсыган ат кебек гыжылдап торган машина тынычланып калган кебек булды. Галләм ашыкмыйча гына машинаны Хәмит шомартып бетергән текә тауга юнәлдерде... Машина бернинди каршылыксыз тауга менеп тә китте. «Син дуамалланма... дулама,— дип сүкте Хәмитне Галләм. — Кайчан чебеннең дулап тәрәзә ватканын күргәнең бар?!» Зариф узган елгы шушы вакыйганы исенә төшереп, ирек- сездән, әле генә машина киткән якка борылды. Кара, ничек элдерә! Артыннан куалармыни...
Зариф машинасын олы юлга чыгарды да газ өстәде. Мотор күңеллерәк гөрелди башлады. Якадан уйлар, уйлар... Тик бу юлы шомлы һәм бор- чулы иде алар. Хәер, гаҗәп тә түгел, Зариф бүгенге хәлләр турында уйлый башлады. Нигә соң Көлемсәр шушы көнгә кадәр, элекке кебек туп-туры аның күзләренә карап: «Хәзер мин сине сөя алмыйм; мин бары тик Нияз, Нияз белән генә бәхетле була алачакмын», — дип әйтми?.. Соң Зариф бит үзе дә Көлемсәрнең бәхетле булуы өчен гомерен дә кызганмас иде. Көлемсәр үзе дә моны белергә тиеш бит. Тормышны болай дәвам итәргә мөмкин түгеллеген алар үзләре дә аңларга тиешләр ич. Бу бит күрәләтә көлү, мыскыл итү... Көлемсәр дә, кемне-кемне, ә Зарифны алай алдаламасын, аннан көлмәсен иде. Юк, юк!.. Алай итәргә аның бернинди дә хакы юк. Ләкин Көлемсәр бәхетле булырмы соң?..
Бу уй күптән инде Зарифның җанын тырный иде. Җитмәсә тагын Нияз да җилбәзәк кешегә охшый. Бер чәчәктән икенчесенә күчеп йөргән бер күбәләксыман тоела. Бу уй Зарифны аерата газаплый иде.
Зариф «Хәмит тавы»на җитте, һәм көчле прожекторлар белән яктыртылган түбәнге склад яныннан үтеп, Кама өстенә төште. Йөкле машина кергәч, боз тонык кына шартлап куйды.
Менә Кама аръягы. Тынлык. Агачлар кайда эләкте шунда тәртипсез бушатылганнар. Зариф шактый вакыт йөген кая бушатырга белмичә аптырап торды. <.Ай-яй... Болай булса, эшләр шәптән түгел. Чыннан да, бу склад безнен ташландык бер участокка әйләнгән икән». Зариф бу мәсьәләне хәл итүгә багышланган җыелыш билгеләнүе турында исенә төшерде. Әйе, үз вакытында, бик вакытлы билгеләнгән. Бу мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Биредә эш тә муеннан әле. һәм аңарда бөтенләй көтмәгәндә шушы участокны аякка бастыру теләге туды. Югыйсә, дәүләт тарафыннан бирелгән көзге-кышкы сезон планы чыннан да куркыныч астында кала, дип уйлады Зариф.
Бу ике көнне үткәрүе Галләмгә бик авыр булды, һай авыр булды!... Ул өеннән беркая чыкмады. Ишеген шакысалар, ачмады.
13
Менә тагын ишек шакыдылар. Эх, шайтан алгыры! Бая су алырга чыккач, ишекнең биген эләргә оныткан икән. Хәер, әйдә керсеннәр! Болай тәмәке төтене йотып яту да туйдырды инде.
— Керегез!..
Бүлмәгә Дәрҗия килеп керде. Галләм сикереп торып утырды да ка- ;балана-кабалана итекләрен киде, таралып яткан аяк чолгауларын койка астына этеп җибәрде.
Дәрҗия як-ягына каранып алды. Каралган стеналарга да күз төшереп куйды. Соңыннан җитди, ләкин җылы итеп:
— һай, Галләм, пычрак яшисең икән. Бик пычрак,—диде.
Галләм нәрсә дип җавап кайтарырга да белмәде. Бары тик стена буендагы урындыкка кулы белән күрсәтеп, утырырга тәкъдим итте.
— Юк, утырып тормам. — Шулай да үзе түргәрәк узды. — Үтеп барышлый гына кергән идем. Югыйсә, сине югалган, дип сөйлиләр...
Галләм: «Юк әле, югалмадым...» — дип әйтергә теләгән иде дә, тик тотлыгып калды. Ул үзенең бөтен ихтыярын югалткан кебек булды.
Дәрҗия бүлмәне тагын бер тапкыр күздән үткәргәннән соң, урындык кырыена килеп утырды. Изүен кысып торган гади генә кара пальтосының •өске төймәсен ычкындырды. Көрән мамык шәле җилкәсенә шуып төште. .Аның пөхтә итеп артка җыеп куйган чәчләре ачылып китте. Чигәләрендә сирәк кенә ак чәч бөртекләре җемелдәп куялар, ак муенын, нәни балаларныкы кебек, аркылыга ике сызык кисеп үтә. Күзләре сынап, җиңелчә генә ачуланган кебек карыйлар. Бер-берсенә бөтенләй диярлек тоташып торган кашлар күзләре өстенә үк төшеп торгангамы, аның маңгае киң булып күренә иде. Галләм сихерләнгән кебек тик утыра. Ул үзен ничектер матур төш күргән кебек хис итә иде.
Озакка сузылган тынлыкны Дәрҗия бозды:
— Начар яшисез, Галләм. Бик начар...
— Начар шул... —дип килеште Галләм. Ул үз тавышын үзе танымады.
— Сиңа нәрсә комачаулый соң? Нигә тормышыңны җайламыйсың? Урманда эшлим дип, аю кебек яшәр идеңме әллә?
Галләм дәшмәде.
— Җитмәсә тагын, эчәсең.
— Эчми торган шофер буламыни? — бу сүзләр аклану өчен дә, җавап урынына әйтелгән сүзләр дә түгел иде. Галләм алярны ничектер үзе дә сизмәстән әйтеп ташлады.
— Бәхәсләшмим. Бәлки, шулайдыр да. Ләкин бит һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Вакытын белеп, чамаңны белеп эчәргә кирәк...
Галләм тамак кырып куйды. Аннары шактый кыюланып:
— Өстәл астында очрашырлык итеп эчмәгәч, мин аны эчүгә дә санамыйм...— диде һәм елмаеп куйды.
— Юк, Галләм. Аның өчен зур егетлек кирәк түгел. Әнә бит Костя да эчкәли, ләкин белеп эчә. Сезнең дуслык чын дуслыктыр бит, юкә белән генә ныгытылган түгелдер ич?..
Галләм: «Чылатып торсаң, юкә дә чыдаучан була...» — дип әйтмәкче иде дә, «чылатып торуның» туры мәгънәсен — эчү дип аңлар дип, дәшмичә калды.
Шул арада Дәрҗия:
— Сәйфиев белән сезнең арада нәрсә килеп чыкты соң? Нәрсә булды? — дип сорап куйды.
— Көлде ул миннән... Ачуны китерде.
— Көлде, имеш! Ачуны китерде... Ачу ачу китерер, ачу зыян китерер, ди. Синең дә нәкъ шулай булган. Ничә көн инде эшкә чыкмый ятасың, эшкә дә, үзеңә дә күпме зыян китердең. Эш булгач, кем әйтмешли, күчәр башлары алай гына бәрелгәлиләр инде.
— Бик тупас бәрелде.
14
— Тупас бәрелде дип, һәрвакыт азынып-тузынып йөри башласаң... Белмим, Галләм!
Бу сүзләр Галләмнең айсыз да әрнүле йөрәген телгәләп алдылар.
Дәрҗия иртәгә үк эшкә чыгарга кушып чыгып китте. Ләкин нигә ул Галләмне нык итеп ачуланмады? Әнә Костяны ул кичләрен укырга йөрергә өндәгән. Ә Галләмгә ул турыда да ләм-мим. Бәлки, Дәрҗия аны Костя дәрәҗәсенә үк үсеп җиткән кешегә санамыйдыр! Дәрҗия, Дәрҗия!..
Кабинетына килеп керү белән, Дәрҗия форточканы ачып җибәрде. Җиңелчә генә чайкалып торган пәрдәләр вакыты-вакыты белән кинәт жилкән кебек кабаралар да, ычкынып китәргә теләгәндәй, өзгәләнә башлыйлар иде.
Дәрҗиянең күңеле тынычсыз. Ул әле генә Галлбм янын да. булды. Ләкин үзенең бер генә җылы, бер генә кирәкле сүз әйтә алмавына җаны- тәне белән сыкранды. Әле күптән түгел генә бит ул үзенең киңәшләре белән Галләмне илһамландырып, таный алмаслык итеп үзгәртеп озаткан иде. Ә бүген... Ә бүген ул: «Иртәгә үк эшкә чык!» — дип әйтүдән ары узмады.
«Инде шул булдымы эш»,—дип уйлады Дәрҗия. Ул ниндидер бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергән кебек, өстәл янына таба атламакчы иде, ләкин тәрәзәдән ургылып кергән язгы һава ничектер аны үзенә тартып алып калды.
Яз! Менә тагын яз килә... Яңа яшәү дәрте алып яз килә. Мондый вакытларда кеше матур уйларга, дулкынландыргыч хисләргә бирелүчән була.
Язны якыннан тою хисе Дәрҗиядә әллә никадәр истәлекләр уятты...
— һай, бу гомер дигәнең! Нигә генә шулай тиз уза икән ул? Дәрҗиянең леспромхозга беренче тапкыр аяк басуына да ничәмә еллар узып китте бит. Монда килер алдыннан гына туган кызы Ляля дә мәктәпкә йөри бит инде. Иптәшләре арасында «Чая комсомолка» дип дан тоткан Дәрҗия дә, хәзер инде урта яшьләрдәге хатын.
Ул Бөек Ватан сугышы алдыннан гына кияүгә чыкты. Туйлары студентларның тулай торагында булган иде. Ләкин аңарга иптәше белән озак торырга туры килмәде, сугышның озакка сузылачагын сизеп булса кирәк, Шакңр авиация институтының башка комсомолецлары белән бергә, үзе теләп фронтка китте. Болар бары да хәзер шомлы, ләкин кадерле төш кебек булып кына искә төшәләр. Нәкъ менә шундый көннәрдә- ВЛКСМ ның Өлкә Комитеты Дәрҗияне язгы чәчүләрне үткәрүдә ярдәм итү өчен колхозларга җибәрә. Авылларда ир-ат бар да фронтта. Бөтен эш хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм картлар кулында калган. Күп кенә колхозларның хәтта чәчү орлыклары да җитешми иде. Дәрҗиягә көненә өчәр-дүртәр колхозда булырга туры килде. Беркөн кичкырын ул ерактагы бер авылга барырга чыкты. Юл өзек чак булганга, ат сорап тормады, җәяү генә китте. Күпере җимерелгән бер елгага килеп җиткәндә, ул инде юлның яртысыннан артыгын узган иде. Дәрҗия яр буенда туктап калды. «Ничек үтәргә» — дип уйлады ул. Боз әле кузгалмаган, бары тик кабарган. Елганың як-ягында инде боз өстенә су да чыккан. Якында гөрләвекләр шаулыйлар. Дәрҗия кире әйләнеп кайтырга теләмәде. Ул барасы колхозның кырлары кысыр калу куркынычы астында тора бит! Кире кайтырга мөмкинме соң?!. «Фронт... фронт, — дип уйлады ул, — фронт өчен икмәк корал кебек үк кирәк». Дәрҗия яр буенда җыелган суның сайрак җирен сайлады да сак кына атлап елга өстенә керде. Ерак китә алмады, боз кинәт шартлап ярылды, һәм ул бил тигентеи суга батты... Беттем! — дип уйлады Дәрҗия һәм аска китмәс өчен, боз өстенә ята төшеп, тиз генә аякларын тартып чыгарды. Күн итек эчләре бозлы су белән тулган иде. Ул, боз өстенә ятып, каршы ярга таба тәгәри башлады. Ниһаять, икенче як яр... Ул, аягүрә басып, әле генә үзе батып кала язган елга өстенә
15
гсүз салды. Шактый куе караңгылык каплаган елга өстендә бары тик ачы, / салкын -язгы җил генә котырына иде.
Юлны югалтып, бу кырларда күпме адашып йөргәндер,—Дәрҗия шактый еракта җемелдәгән утны күргәндә, төн урталары җитеп килә иде инде. Киемнәр агач кабыгы кебек каткан. Үзе утта янган кебек кызыша. Дәрҗия авылга керү белән беренче очраган йортның тәрәзәсен шакыды. Авыл читендәге өйдә ут кабынды һәм аңа бер карчык ишек ачты... Ул көнне карчык йокларга ята алмады. «Балакаем, харап булгансың ич!..»— дип, иң элек Дәрҗиянең бозланып каткан киемнәрен, итекләрен салдырды. Салкын су белән аякларын, кулларын юды. Аннары сөт кайнатып эчерде дә Дәрҗияне яткырды. Дәрҗия төн буе калтыранып, саташып чыкты.
Иртәгесен, катып үләр дәрәҗәгә җитеп, килеп кергән төнге кызны күрергә дип, карчык өенә шактый халык җыелырга өлгергән иде инде. Дәрҗия аңына килгәннән соң җыелган халыкка үзенең ни өчен килүен аңлатты. Ниләр сөйләгәндер, хәзер хәтерендә калмаган инде, ләкин җыелган хатын-кызларның күбесе җылыйлар иде. Бу колхозда да халык үзеннән өзеп булса да колхозга ярдәм итте, кырларны кысыр калдырмады. «Без түзәрбез!» — диештеләр колхозчылар.
Ул яз Дәрҗиягә бик кыйммәткә төште. Казанга ул үпкәсенә салкын тидереп кайтты, кайту белән аяктан егылды. Больницага керер алдыннан Дәрҗия Шакирының батырлар үлеме белән һәлак булуы турында хәбәр алды. Шуның өстенә аңа тиздән ана булачагы турында да әйттеләр.
Больницадан чыккач, докторлар аңа кая да булса яхшырак һавалы җиргә, тынычрак урынга күчәргә тәкъдим иттеләр. Аны вакытлыча гына дип, «Бөреле» леспромхозына эшкә җибәрделәр.
Урманга килеп, җа-ны-тәне белән эшкә керешкәч үк, ул үзен ничектер яңадан яшәреп, ныгып киткән кебек хис итә башлады... Урман үзенекен итә шул. Дәрҗия яңадан аякка басты. Урман урман инде ул!.. Урманлы җирләрдә ару-талулар да, хәсрәт-кайгылар да ничектер җиңелрәк кичерелә. Гүя урман үзенең чиста, саф, ширбәт кебек татлы һавасы белән кешеләрнең какшаган сәламәтлеген дә ныгыта, кешегә яшәү көче дә бирә. Юкка гына бит урманлы җирләрдә кешеләр тазарак та, киң күңелле дә һәм матуррак та була дип әйтмиләр.
Урман урман шул ул!..
VI
— Машиналар белән агач чыгару мәсьәләсен хәл итмичә, дәүләт планын үтәү турында уйларга да ярамый,—диде Зариф, сүзен дәвам итеп. Ул, бераз тын алып, кабинетта утыручыларга карады. Бәдри ага үз креслосында утыра. Уң якта Дәрҗия Айтуганова. Шунда ук атаклы сал агызучы — мәһабәт гәүдәле Лапитов утыра.
— Машина белән агач чыгару эшенә ниндидер ярдәмче бер участок итеп карау бетерелергә тиеш. Бу эштә кискен борылыш ясар өчен, агач чыгаруны да сәгатьлек графикка күчерергә кирәк. Шоферлар өчен дә ныклы расписание булдырылсын. Без бөтен чараларны алдан тикшерергә тиешбез...
— Әй!.. Безнең юлларга берни дә булганы юк, — диде баш инженер, Зарифның сүзен бүлеп. — Безнең юллар елның ел буе оекчан йөрерлек булалар...
— Дөрес. Безнең юллар шомалык ягыннан алай зарланырлык түгел. Хәтта туктагач, бер урында шуып, кузгалып китә алмыйча азапланып торасың... Юлның шул беләүләнеп каткан кабырчыгын ваттырыр өчен берәр трактор җибәрергә кирәк. Хәзер мин ул турыда сөйләмим, ә машиналар кара-каршы килгәндә аерылып китү разъездлары җитәрлек булмавын әйтәм.
16
— Эрләмәгән-сукмаган, менә сиңа күлмәклек, дигәндәй, агачны хлыст белән чыгарганчыга кадәр, салланасы салларның язмышы турында уйлашырга кирәк. — Бу сүзләрне әйткәч, Сәйфиев як-ягыиа каранып алды.— Кама аръягы саллау өчен яраклымы, юкмы? Иң элек минем шул сорауга җавап аласым килә. Да!.. Ул тирәләргә су бит боз кузгалу белән үк күтәрелә. Безнең салларыбыз беренче бозлар белән җимерелеп, бездән сорап-нитеп тормыйча, китеп бармаслармы икән дим мин?..
Кабинетта мондый чакларда бик сирәк була торган тынлык урнашты. Кинәт Лапитов куллары белән өстәлгә таянды.
— Мөмкинме?..—диде ул, Бәдри ага ягына борылып.
— Сөйләгез, сөйлә, Филиппыч!..
Барысы да карт мастер ягына борылдылар. Ул ашыкмыйча гына күтәрелде дә, сүзен ничегрәк итеп башларга да белмичә, бер урында таптанып торды.
— Бозның югары күтәрелүе ул ярты бәла генә, —диде ул. — Кирәксә, без салларның алдына махсус ныгытмалар куя алабыз. Миңа менә,—ул Зариф ягына борылды, — иптәшнең чыгышы ошады. Әгәр, без агачны бөтен килеш Каманың аръягына чыгара алсаң, бик тә шәп булыр иде. Саллау да җиңеләер иде. Менә шул мәсьәләне хәл итәргә мөмкин булмасмы...
Лапитов тынып калды.
— Башка әйтәсе сүзләрегез юкмы, Филиппыч?
— Юк.
Дәрҗия Айтутанова, сүз алырга җыенган кешесыман, алдында яткан кәгазьләрне бераз читкәрәк этәреп куйды. Директор да моны сизде.
— Сез нәрсәдер әйтергә телисез, ахры? — диде ул, Айтугановага t карап.
Дәрҗия урыныннан торды.
—һәрхәлдә машина белән агач чыгаруга күчүне тормыш үзе таләп итә. Бу методның нинди эффект бирүе турында сөйләп торасы да юк. Без моны тимер юл белән агач чыгару тәҗрибәсеннән беләбез. Иптәш Гый- мазов әйткәнчә, бу эшкә кичекмәстән керешергә, шоферлар арасында да социалистик ярышны, масса-политик эшләрен җәелдереп җибәрергә кирәк. Моңа безнең иң ышанычлы иптәшләребездән берсе — Гыймазовузе теләп алынды, һәм ышаныч белән әйтергә була, безнең шоферларыбыз үзләренә төшкән бу мактаулы бурычны намус белән үтәрләр. Әйе, үтәрләр. Безнең кешеләребез күзгә күренеп үзгәрәләр, үсәләр...
— һәй, үсүнең аның ишек яңагына киртек ясап үлчи торганы да була ла...—дип мыгырданып куйды Сәйфиев. Бар да аның ягына карадылар.
— Юк, үсәләр, иптәш Сәйфиев. Үсәләр. Тик без генә аларның үсүен күрергә теләмибез...
Баш инженер соңгы сүзен бераз урынсызрак ычкындыруын сизенсә дә, соң иде инде.
— Ул гына да түгел,—дип сүзен дәвам итте Айтуганова. — Безнең кайберәүләребез үсәргә ярдәм итәсе урында, киресенчә, аяк чалырга да маташкалыйлар...
— Конкретрак мөмкин булмасмы?—дип куйды Сәйфиев.
— Мөмкин. Мәсәлән, сез... Бу турыда без икенче сөйләшергә булган идек тә, ярар инде. Сез, иптәш Сәйфиев, кайбер шоферларның үз эшләрендә яңалык кертергә теләүләренә каршы киләсез. Мәсәлән, Тимербаев тәкъдим белән сезнең янга килеп кергәч, сез аңа шатланып ярдәм итәсе урында, аны мыскыл итеп куып чыгаргансыз.
— Позвольте, сез нинди мыскыл итү турында сөйлисез?.. — дип әтәчләнеп куйды Сәйфиев.
— Сез аны үзегез дә бик яхшы беләсез.
— Ниндидер бер пьяницаның грубить итә башлавына мин гаеплемени?
— Гаепле кешене соңыннан тикшерербез.
17
— Янамагыз әле!.. Аннары, үзегез әйтмешли, күчәр- башлары алай гына бәрелгәлиләр инде...
— Соцгы вакытта сезнең күчәрегез бәрелгәләп кенә калмый, юлга да сыймый башлады кебек...
Баш инженер тынып калды. Айтуганова тыныч кына Зариф ягына борылды.
— Иптәш Гыймазов, яна метод белән эшләүгә хәзерлек ничек бара? Андый-мондый тоткарлык юкмы?
— Күренми. Тимербаев бүген төнлә, я иртәгә иртүк беренче рейс ясап карарга булды. Яңа тагылма хәзерләнеп бетте диярлек. Башка шоферлар да шушы көннәрдә хәзерләү эшен тәмамлыйлар.
Айтугановадан соң сүз алырга теләүчеләр булмады. Директор киңәшмәне ябык дип игълан итте.
Сәйфиев киңәшмәдән соң, кабинетына кереп тормыйча, кайтырга чыкты. Үзен леспромхозның «кендеге» яки «төпкә җигелеп тартучысы» дип йөргән Ногман утырыштан соң тәмам аптырап калды. Чыннан да, соңгы вакытта бик күп кенә эшләр аның ярдәменнән башка тормышка ашырылдылар. Элекке кебек бер дә: «Иптәш Сәйфиев, бу эшне бары сез генә башкара аласыз»,—дип тормыйлар. Менә машиналар белән агач чыгару мәсьәләсен хәл итүне дә мастер Гыймазовка тапшырдылар. Ә Гыймазов алындымы инде — эшли.
Җитмәсә тагын замполит белән булган бүгенге бәрелеш тә һич кенә дә аның файдасына түгел. «Соңгы вакытта сезнең күчәрегез аеруча еш бәрелгәли башлады, хәтта юлга да сыймый башлады кебек...» Дәрҗия әйттеме инде, димәк шулай әйтергә кирәк булган. Җитди әйтте бит ул бу сүзләрне, җитди әйтте...
Соңгы вакытларда баш инженерның бер дә юкка ачуы чыгып йөри, кемнәрнедер сүгеп ташлыйсы да килгәли иде. Ул хәтта үзенең йөрәге кушкан эшләренә каршы адымнар да ясаштыргалый башлады. Нәрсә булды соң әле?.. Бу үзгәрешне теге производство киңәшмәсеннән сои аеруча ачык сизә башлады. ’
Нәрсә булды? Соң хәзер дә бит әле шул ук җаны-тәне белән бирелеп, ял дими, йокы дими, үз кулы белән нигез салган «Бөреле» леспромхозы. Мондагы барлык цехлар аның җитәкчелегендә торгызылды, бөтен төзелешләр аның җитәкчелегендә бардылар. Моны бит директор да, Дәрҗия дә бик яхшы белә. Ләкин ул турыда ләм-мим...
Шуларны уйлый-уйлый баш инженер өенә таба атлады. (Көн шактый салкын. Күктә, каядыр өзлексез хәрәкәтләнгән төтенсыман болытлар арасында, ай йөзә.
Әйе, Сәйфиев өчен бүгенге кич шактый күңелсез иде. Аның шундый ук күңелсез яшь чаклары исенә килеп төште. Аның атасы үзенең кеше- лексезлеге, комсызлыгы белән тирә-юньдә дан тота иде. Старосталар, авыл байлары аның әтисен үз якларына аударып, аңардан күп кенә кешеләрнең теңкәләренә тидерә торганнар иде. Ләкин Ногманга әтисе белән озак яшәргә туры килмәде. Бөтенләй көтелмәгәндә килеп чыккан бер вакыйга аны ата-анасыннан гына түгел, туып-үскән җирләреннән дә го-мергә аерды. Аңа нибары уналты яшьләр чамасы гына иде әле. Бер тапкыр шулай Ногман иптәшләре белән капка төбендә утырганда, исереп кайтып килүче әтисе килеп бөтенләй юкка бәйләнә дә егетләр, кызлар алдында моны яңаклый башлый. Яшь булса да сабантуйларында берничә тапкыр батыр калырга өлгергән Ногман моңа түзә алмый, атасын, сугылган көлтәне кулына алган кебек, җилтерәтеп күтәрә дә, чыкылдатьш, җиргә атып бәрә. Атасы бары тик «Ал-ла-а!» — дип кычкырып кына кала. Ногман шул ук төнне авылдан чыгып китә. Берничә ел үткәч кенә әти-сенең шуннан соң терелә алмыйча үлгәнлеген ишетә. Газаплы авыр тормыш башлана. Кайларда гына булмый ул, нинди эшләрдә генә эшләми.
2. ,С. Ә.“ № 6.
18
Камада, Волгада сал агыза. Бер-ике тапкыр Астраханьга кадәр дә агып төшә. Кышларын сал бәйли, урман кисә. Җәйләрен баржа төни, баржа бушата. Бернинди эштән дә чиркәнми, җирәнми, өч кеше кадәр эшли торган була. Бәлки, шуңа күрәдер, артелыциклар аны үз группаларына алыр өчен талашып кына калмыйча, якалаша да торган булганнар.
Унтугыз яшьләрендә аның тормышында зур гына үзгәреш булып ала. Шулай баржа төягәндә, ул шкиперның тәрәзәсен чиертеп, су сорый. Будка ишеге ачыла һәм унҗиде яшьләр чамасындагы кыз чыгып, аңа тешләрне камаштырырлык салкын су бирә. Ногман аптырап кала. Кызның елмаюы аны хәйран итә. Кыз да егетнең сукса тимер өзәрлек таза беләкләренә, шыбырдап тир агып торган таза тәненә карап соклануын яшерә алмый.
Ногман ул көнне суны башка грузчикларга караганда күбрәк «эчә». Баржа китә. Баржа белән шкиперның гүзәл кызы — Зәйтүнә дә китеп бара, һәм үзе белән егетнең йөрәген дә алып китә. Киткән чакта кыз яңадан шушы якларга кайтачагын әйтә. Ногман Зәйтүнәнең кайтуын зарыгып көтә, һәр баржаны диярлек ул ярга басып каршы ала, күздән югалганчы озатып кала торган була. Ниһаять, баржа кайта. Көчле яңгырлар булгангамы. Ногман ничектер баржаны каршы ала алмый. Бу очрашуда Зәйтүнә аны елап, шешенеп, йөзләре агарган килеш каршы ала. «Ногман. — ди ул. — /Мине көчләп кияүгә бирәләр». Чыннан да шкипер будкасында бер татар сәүдәгәре утыра. Әгәр дә кызын бирсә, сәүдәгәр шкиперга шушы баржаны сатып алып бүләк итәргә вәгъдә итә. Кызнын әтисе, әлбәттә, берсүзсез риза була. Ләкин Ногман шул "ук төнне иптәшләре белән сөйләшеп, Зәйтүнәне урлый. Урлап кына да калмый, шунда ук яр буенда туй да ясый. Сәүдәгәр «җебегән» шкиперны эшеннән кудыра. Зәйтүнәнең әтисе эшсез кала, балаларың ияртеп туган авылына кайта. Революция елларында, чехларга каршы көрәштә батырларча һәлак була. Революция җиңә. Волга, Кама елгалары буенда яшәүчеләр өчен дә чын тормыш, ирекле тормыш килә. Зәйтүнә дә туганнарын таба, аларга ярдәм итә. Ә Мәмдүдә исемле иң кече сенелесен үзе янына алдыра. Мәмдүдә җиткән кыз булып үсә, җизнәләре белән леспромхозда эшли башлый. Еллар үтә. Мәмдүдә кияүгә чыга. Тик озак яши алмый, кияве фронтка китеп, Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк һәлак була. Ногман да сугышка китә. Зәйтүнә ике бала белән леспромхозда кала. Ногман Берлинга кадәр җитеп, күкрәген орден һәм медальләр белән бизәп кайтканда. Зәйтүнәсе түшәктә ята һәм шушы авыруыннан терелә алмый. Яз җитә. Ногман караңгыдан караңгыга кадәр эшли. Көннәрнең берендә, Ногман иртүк торып эшкә китәргә җыенгач, Зәйтүнәсе аны үз янына чакырып ала. «Ногман, — ди ул, — бүген эшкә барма инде. Мин үләм инде, ахрысы...» Ногманның бөтен тәне эсселе-суыклы булып китә. Зәйтүнәнең күзләре яшь чагындагы кебек матураеп, янып торалар, йөзе аяз көн кебек ачылып киткән. «Утыр, Ногман... — ди ул. — Сез дә килегез...» Тавыш-тынсыз гына елашып торган балаларын да үз янына чакырып ала. «Мәмдүдә, син дә елама...» — Бөтен семья җыелгач, ул елмаерга тырышып, көч-хәл белән үзенең салкыная башлаган куллары белән Ногманның кулын ала, беразга тынып кала да:
— Менә булды... — ди ул һәм еш-еш кына сулыш алып, сөйләнә башлый. «һай, үләсем килми... Синең белән... тормышым бигрәк инде тиз үтте... Матур төш кебек кенә... булып тоелды...» Бу Зәйтүнәнең соцгы сүзләре иде. Гомерендә беренче тапкыр Ногманның күзләреннән эре-эре яшь бөртекләре тәгәри. Икенче көнне Зәйтүнәне җирлиләр. Ногман өенә дә кайтып тормый, зираттан ук түбәнге складка төшеп китә. Әле дә хәтерендә, сал агызу көннәре була. Ногман тугыз-ун көн буена өенә кайтмый. Сал агызучылар янында куна, ашаса ашый,. ашамаса шул көе эшли. Бары тик унынчы көнне генә таный алмаслык булып ябыгып, сакал- мыекка батып кайтып керә, өстен дә чишенеп тормый — өйалдыиа ук егылып, йокыга китә. Тәүлек ярым йоклый. Соңыннан Мәмдүдә яккан
2* 19
мунчада юынып, өс-башын алыштырып, кырынып, кеше кыяфәтенә кергәч, балаларын янына утыртып, байтак вакыт тавыш-тынсыз утыра. Аннары ишек алдында сыер абзары тирәсендә чуалган Мәмдүдәне чакырып ала: «Мәмдүдә, бу балаларның, иң якын кешесе син. Синнән башка алар ятим. Ташлама, ятим итмә аларны». Җизнәсеннән никтер куркыбрак йөргән Мәмдүдә, аның тәкъдименә ни дип җавап кайтарырга да белми, бары тик башын гына ия. Тормыш дәвам итә. Ногманның олы кызы Җәмилә Лубян урман промышленносте техникумын тәмамлап, Ленинградта укый башлый. Ә улы урманчы булырга теләми. Казанга — университетның геология факультетына укырга керә. Хәзер инде Мәмдүдәнең дә биш яшьлек улы бар, ул аны «Нәни Ногманым» дип сөя.
Ногман кайтып кергәндә, Мәмдүдә өйдә юк иде. Кече улы телефон трубкасын алып, бар көченә кычкыра-кычкыра кемнедер ачулана иде.
— Ничә машина эшкә чыкты?.. Нигә барысы да чыкмады? Ник дәшмисез?.. Хәзер үк-әйтегез...
Әтисен күрү белән «Нәни Ногман» телефон трубкасын элде дә урындыктан шуып төшеп, җинаять өстендә тотылган кеше кебек, өстәл артына кереп посты.
— Улым, әниең кайда?
— Суга чыкты...
— Кил әле, — Ногман утырган килеш кенә улын тез арасына алып кочаклады да, аның башыннан сыйпый башлады. — Улым, кемне алай ачулана идең әле?.. Кычкырырга, кешеләр белән алай тупас сөйләшергә ярамый бит. Яратмаслар үзеңне.—Ногман бүтән бер сүз дә әйтмәде, улының йомшак чәчләренә яңагын куеп, тынып калды.
Галләм үз чертежы -буенча эшләнгән тагылмалы машинасын, элек- трокран янына китереп туктатканда, беренче сменага гудок яңгыраган иде инде. Кранчы Люба колач җитмәслек карт каенны күтәртеп машинага салды. Машина да, тагылма да чалышаеп калды. Ләкин каен кебек үк юан наратны салу белән бар да үз урынына ятты. Кыз агачларны бербер артлы һавага күтәрттереп кенә торды...
Шул тирәдә чуалган Бикмүш абзый түзмәде, һавада асылынып калган агачка күрсәтеп:
— Кайчандыр без унлап кеше разбой салып күтәрә алмаган агачларны, мин әйтәм, машина ничек кенә чөеп йөртә,—дип куйды.
Машина тирәсенә халык җыелды. Люба өченче тапкыр инде кабинасыннан чыгып «Җитәрме?» — дип кычкырды. Ләкин машина өстенә менеп баскан Галләм, һаман: «Давай, давай!»—дип кычкырып торды.
— Дуамалланып машинаны харап итеп куя күрмә, ни... кем Галләм улым, — диде Бикмүш абзый.
Галләм тыңларга да белми иде. Зариф та түзмәде, Галләм янына менеп китте.
— Бәлки, беренче рейска җитеп торыр.
— Салабыз әле, салабыз! Монда әле күп дигәьфә дә 17 фезметрдан артык түгел...
Ниһаять, машина тирәсенә җыелып өлгергән халыкны ерып, Галләм машинасын юлга алып чыкты. Зариф та Галләм янына кереп утырды.
Алар поселокка кайтып җиттеләр. Ашханә тирәсендәге халык, бу «гигант» йөкне контора тыкрыгына борылганчы карап калды. Хәтта конторадан да* йөгереп чыктылар.
Шул көнне Галләм белән Зариф сменага өч рейс ясап, агач чыгару заданиесен 480 процентка үтәделәр. Бу хәбәр яшен тизлеге белән бөтен леспромхозга таралып өлгерде.
Икенче көнне тагын берничә шофер яңа метод белән агач чыгаруга күчкәч, бөтенләй көтелмәгән вакыйга килеп чыкты. Әлеге дә баягы тис
20
кәре Хәмит, кайтып кнлешли разъездга кереп, йөк белой килүче машиналарны уздырып җибәрәсе урында, үзе атылып килеп чыга да, юлны каплый. Ул гына да түгел, аның артыннан менеп килүче машиналар да, Хәмит үткәндер инде дип уйлап, аныц артыннан иярәләр. Юлда «пробка» хасыпл була.
Зариф килеп җиткәндә, шоферлар арасында шау-шу башланган иде инде.
— Күзең чыккан идеме әллә?.. — дип җикеренде Галләм.
— Билләһи дип әйтәм, тормоз бирдем. Сезне күрү белән тормоз бирдем... Юл шома... Бераз шуып баргач, киләсе разъездга керермен инде дип газ бирдем... — дип акланырга маташты Хәмит.
— Кайсы разъездга?.. Кайда разъезд күрдең?..
— Алда разъезд бар дип уйладым...
— Уйлатырмын менә мин сиңа!..
— Я, Нәрсәгә шулкадәр җикеренәсез әле?—диде Хәмит, тавышын күтәрә төшеп. — Әллә мин генә гаеплеме?.. Бер дә булмаса үзегез миңа юл бирер идегез...
— Ах, бәдбәхет!.. Менә хәзер мин сиңа бирермен, — дип очынды Галләм. — Әллә йөкле машиналарны да үзең үтеп киткәнче көттереп торыр идеңме?..
Галләм йодрыкларын йомарлап аның каршысына килеп баскан иде киде, тик Зариф аны шунда ук читкә этәрде.
— Кагылып кара!.. Кагылып кына кара!.. —дип әтәчләнде Хәмит.
— Шауламагыз әле, иптәшләр!—диде Зариф. — Соң, Хәмит, синең бит инде беренче көн генә баранка артында утыруың түгел... Андый элементар нәрсәләрне генә белергә тиеш идең инде.
— Әллә белмимме?..
— Беләсең, пычагым!..—диде кемдер. — Бөтен көтүне пычратучы сыер булдың инде...
— Соң хәзер нишләргә инде? —дип сүзен дәвам итте Зариф. — йөкле машиналар белән чигенә алмыйбыз. Разъезд да ерак калды. Шулай ук сез дә үргә менә алмаячаксыз. Җитмәсә тагын прицеплар белән...
— Китсәнә!.. Нишләп чыга алмаска ди...
— Чыгып кара инде, алайса... Тик шуны бел, болариың барысы өчен дә сиңа җавап бирергә туры килер...
— Куркытмасана!.. —дип кычкырды Хәмит, Зарифның сүзен бүлеп. —- Бар, кайтып хатыныңны куркыт... Хыянәт итмәсен... — Хәмит, кызып китеп, кирәксез сүз ычкындыруын сизеп алса да, соң иде инде. — Әйтерсең, синнән башка белмиләр.
Зариф әйтәсе сүзен әйтә алмыйча тотлыгып калды, һәм бер сүз дә дәшмичә, борылып, машинасына таба китеп барды.
Ул биш-алты адым ясарга да өлгермәде, кемнеңдер шапылдатып суккан тавышы ишетелде. Борылып караганда, Хәмит инде .юл кырыенда, кар эчендә тыпырчынып ята, ә Галләм табышына ташланган бөркет кебек, кулларын җәеп/аның өстендә кизәнеп тора иде.
— Бе-те-рәм-м!..
— Нишлисез сез!.. Кыйнарга телисезме?.. Кыйнагыз... мә, мә! Кыйнагыз!.. — дип чыелдады Хәмит.
...Ярдәмгә трелевка тракторына эшләнгән махсус кран килде. Ике машинаның йөген бушатып (шул исәптән Галләмнекен дә), берничә машинаны күтәреп кар эченә куеп кына юл ачтылар. Эш таң алдында гына тәмамланды.
Зариф капка төбендә утырган Гөлҗиһан түтине күреп бераз аптырап калды. Гөлҗиһан түти дә аны ерактан ук танып алды. Бер-ике адым Зарифка таба каршы барып кулларын суз^ы.
21
— И, кияү!..—диде ул, ике куллап күрешкәннән сон.—Мин сезне әллә инде бөтенләй үк кайтмыйсызмы дип торам. Бик соңладыгыз. Бүтән чакларда бу вакытларда өйдә була идегез ич.
Гөлҗиһан түти бер-бер артлы сораулар яудыра башлады.
— Исән-сау гына яшисезме? Эшегездә ул-бу юкмы?..
— Әйдәгез, әби, өйгә. Өйгә кереп утырырга кирәк иде.
— Өйгә дә кереп чыктым инде. Китим дип утыра идем.
— Килмәс борын нинди китү ул!
Алар сөйләшә-сөйләшә өйгә кереп киттеләр.
— Озаклагач, мин сезне төнге сменага киткәннәрдер дип тора идем. Югыйсә, мичкә дә ягып җибәргән булыр идем, кайтуыгызга җылы төшеп торыр иде, ичмасам.
Зариф Гөлҗиһан түтинең төлке якалы бишмәтен, мамык шәлен салдырып, элеп куйды. Соңыннан икесе дә өстәл янына барып утырыштылар.
— Үзегез соң болай исән-сау гына эшләп ятасызмы? — диде Гөлҗиһан түти, нидер сизенгән кебек Зарифка сәер генә күз карашы ташлап.
— Хәзергә ярый кебек. Тик үзең бер дә күренми башладың әле.
— йорт-җир бит, кияү, үзең беләсең. Барысына да бер үзем. /Менә әле, ходаның биргәненә шөкер, сыер да бозаулады... Кешегә-нигә калдырып, ышанып чыгып китеп булмый бит. Әйе, аннары әнә, кияү, әйтергә онытып торам икән, бер-ике кадак май да алып менгән идем. Күз алдыгыздарак булсын дип, тәрәзә арасына гына төшердем.
— Рәхмәт, әби.
Бераздан икесе дә, сүзләре беткән кешеләр кебек, тынып калдылар. Гөлҗиһан түтинең дә бу вак-төяк сүзләрдән әһәмиятлерәк сүзгә күчәргә теләве сизелеп тора иде. Ул ничегрәк итеп сүз башларга да белмичә, өстәлгә ябылган эскәтерне бер-ике тапкыр сыйпаштырып алды.
Зариф Гөлҗиһан түтинең ни өчен килгәнлеген сизенә башлады. Ләкпң аның ул турыда сүз башлыйсы килми иде.
Тынлыкны Зариф үзе бозды:
— Корма ягы ничегрәк, әби? Югыйсә, мин теге, урман каравылчысы озын Әптери карт белән сөйләшкән идем. Берәр олау печән бирергә булды.
— Анысы ярар ла... — Гөлҗиһан түтинең түземлеге актык чиккә җитте ахрысы, ул: «Минем читләтеп-нитеп, сүзне озынга сузарга яратмаган- лыгымны яхшы беләсең ләбаса»,—дигән кыяфәт белән җәһәт кенә Зарифка таба борылды.
— Кияү!..
— Ә?!
Ләкин Гөлҗиһан түти сүзгә керешә алмады. Ул урындыгын өстәл янынарак тартып, җайлабрак утырды да Зарифның терсәгенә кагыла төшеп, әкрен генә эндәшеп куйды:
— Кияү, дим! — Гөлҗиһан түти сер әйтергә теләгән кебек, Зарифка таба иелде. — Әдәм ышанмаслык сүзләр йөри, кияү^ Дөресме, әллә гайбәтме?.. Кияү...
Сүзнең актык чиктә барыбер шуңа кайтып калачагын алдан ук белеп торгангамы, Гөлҗиһан түтинең туп-туры шул турыда соравы, Зарифны бер дә гаҗәпләндермәде. Ул, гаепле кешесыман, башын түбәнрәк иде һәм үзен кулга алырга тырышып:
— Ничек дип әйтергә инде. Шулай дип сөйләштергәлиләр кебек... — диде.
— Бәлкем, гайбәт кенәдер. Соң син үзең, үзең ничек уйлыйсың?
— Минемчә, гайбәт кенә түгел дисәң дә ялгыш булмас, әби.
Зарифның сүзләре Гөлҗиһан түтине тетрәтеп җибәрделәр. Ул әрнүле тавыш белән:
— Нинди генә гөнаһ шомлыклары күрәсем бар икән әле, _____дип, ЯУЛЫК
очларын бөтергәләргә кереште. — Я, раббым!.. ’
22
— Ләкин мин, — диде Зариф, шактый кыю тавыш белән, — Көлемсәргә ышанам! Аның намусына ышанам.
Зариф моны шундый зур ышаныч белән әйтте, хәтта елый башлаган Гөлҗиһан түти дә бераз тынычланып киткән кебек булды.
Шул вакыт өйалдында аяк тавышлары ишетелде һәм бераздан ишектә Көлемсәр күренде.
— II, и, әни килгән икән!—диде ул, күтәренке тавыш белән һәм шунда ук, түргә үтеп тормыйча, кызу-кызу гына чишенә башлады.
— Үзегез тәмам оныттыгыз ич. Бер дә булмаса, үзем менеп төшим дидем инде.
Гөлҗиһан түти бу сүзләрне ничектер коры һәм салкын әйтте. Көлемсәр бу җитдилекне сизсә дә, исе китмәгән төс белән диван читенә килеп утырды.
— Вакыт юк бит, әнҗ — Көлемсәр тагын нәрсәдер әйтергә теләп, авызын ачкан иде дә, Гөлҗиһан түти аны кинәт бүлдереп куйды:
— Вакыт җитәргә ни? Эшең бик тыгыздыр шул...
Гөлҗиһан түти, урындыгын шалтыратып, өстәлгә якынрак күчеп утырды. Зариф урыныннан торды.
— Ярар, әби,—диде ул. — Бергәләп ашарга хәзерләргә керешегез инде. Иртәгә үзем озатырмын. Бәлки машина да булыр әле. Хәзер минем конторага барып, иртәге эш планын бераз рәтлисе бар иде.
— Бар, бар, кияү! Бар! Кая ул, эшеңне калдыра күрмә берүк.
Зариф тиз-тиз генә киенде дә чыгып китте. Баскычтан төшкәндә ул ирексездән бүлмә эченә күз салды. Гөлҗиһан түти, кашларын җимереп, Көлемсәргә таба иелгән. «Минем болан чыгып китүем бераз уңайсызрак булды да булуын. Нишлисең, эш бит», — дип уйлап куйды Зариф. Ул шундый уйлар белән баскычтан кызу-кызу атлап төште дә конторага таба китеп барды.
Кызы белән икәүдән-икәү генә калгач, Гөлҗиһан түти сүзне бик коры тотты.
— Я, раббым!—диде ул елаган тавыш белән. — Нишләдең син, ә? Нишләдең?..
Сүзнең бер дә көтмәгәндә шундый кискен борылыш алуы Көлемсәрне бераз аптырашта калдырды.
— Нәрсә булган?—дип сорап куйды ул.
— Нәрсә булган?! Менә мин үзем дә нәкъ шул турыда белергә дип мендем. Оятыңнан җир тишегенә кереп китәрсең тегеләй, — Гөлҗиһан түти тешләрен кысып дәвам итте. — Кеше теленә керергә дә өлгергәнсең ләбаса. Гөлҗиһан кызы диләр бит сине. Җил исмичә, кура селкенми ди, кеше бер дә юкны сөйләмәс! Я, раб-бым!..
Гөлҗиһан түти тәкать тота алмаслык булып әрнегән йөрәген басарга теләгән кебек, куллары белән өстәл почмагына ябышты.
— Җитте, әни! — диде Көлемсәр, кинәт агарынып. — Юкка җанымны кыйнама. Болай да җанымны кая куярга белми йөрим.
Көлемсәр ике кулын йомарлап күкрәгенә кысып, урыныннан торды да, ишек катыннан әйләнеп килеп, яңадан урынына утырды.
Гөлҗиһан түти елап җибәрде.
— И, бала-бала!.. Нәсел-ыруыбызда булган хәл түгел бит. Әүлия кебек ирең бар бит синең... Ирең булмаса бер хәл иде...
— Җитте дим, әни! — Көлемсәр кисәк әсәрләнеп китте. — Җитте!.. Дәшмә! Ишетергә теләмим. Теләмим! Ишетә-сең-ме, те-лә-мим!..
һәм ул кинәт диван култыксасына капланып, бөтен гәүдәсе белән калтырана-калтырана үкси башлады.
Кызын мондый кыяфәттә беренче тапкыр күргәнгәме, Гөлҗиһан түти юмам аптырашта калды. Соңыннан үзенең артыграк боргычлап ташлавын төшенеп, ахрысы, Көлемсәр янына күчеп утырды.
23
— И, кызым, кызым! —дип сөйләнде ул. Аның күңелендә тик аналар күңеленә генә хас җылы тойгылар уянды. Ләкин ул аларны кызына аңлата алмады. Гөлҗиһан түти өзгәләнә-өзгәләнә тик бер генә сүзне тукый иде. — И, раб-бым! Раб-бым!..
Агач ташу эшенең җайга салынуына бер атна чамасы вакыт үтте инде. Юлга будкалар куелды. Будкалардагы кызлар машиналарның ничек хәрәкәт итүләрен күзәтеп тордылар. Кем дә булса күрсәтелгән графиктан соңга кала икән, ул шоферны көндез сары флаг, төнлә сары ут каршылый иде. Шоферлар ныклы расписание буенча эшли башладылар.
Соңгы көннәрдә Зариф автоколонна командиры булып эшләде. Икенче рейс ясап, конторага җитәрәк, ул юл кырыенда Бәдри аганы күрде. Директор туктарга кушып кулын күтәрде.
— Билләһи, әй, бер вагон агач төягәнсең ич.
Яртылаш кабинадан чыккан Зариф та биек, таза итеп төялгән йөккә карап алды.
— Бер мин генә түгел, Бәдри ага, хәзер бөтен шоферлар йөкләрен шулай төйиләр...
— Болай булгач булды инде, әй. Тик менә үзең турында гына оныткансың, таный алмаслык булгансың ич. һич югында, сакал-мыекларыңны кырып ташларга иде, әй. Югыйсә, билләһи дип әйтәм, кырык яшьлек абзыйларга охшый башлагансың...
— Шул чама бит инде, Бәдри ага.
— Сөйләмәсәнә! Сиңа картаерга иртәрәк әле. Өлгерерсең. Менә нәрсә, бу рейстан соң, ике-өч көнгә ял ал...
— Ике-өч көн үк булмаса да, мунча кереп өс-башны алыштыру зыян итмәс иде.
— Юк, юк, мин әйткәнчә булсын. Приказ белән бирермен. Югыйсә!..
Зариф каршы килмәде. Түбәнге складтан менгәндә, машинасын гаражга кертеп калдырды да өенә кереп чыгып, мунчага китте. Мунчадан кайтышлый, тәрәзәләрдә ут күреп, ул рәшәткә буенда туктап калды. Ян тәрәзә пәрдәләре төшерелмәгән иде әле. Өйдә Көлемсәр. Ул элекке кебек җитез хәрәкәтләр ясап, кемнедер көткән кебек, өй җыештыра. Көлемсәр тәрәзә янына килде, гөл чүлмәкләрен рәтләп куйды. Аның күләгәсе Зарифның йөзен дә каплап киткән шикелле тоелды. Көлемсәрнең йөзе аяз көн кебек ачык иде. Зарифның аны шундый шат кыяфәттә күптәннән күргәне юк иде инде. Менә Көлемсәр күлмәген алыштыра башлады, эчке күлмәктән генә калды. Кием шкафын ачып, рәешкә генә кия торган күлмәген кулына алды. Зариф аның бу күлмәген аеруча яратуын үзенә дә әйткәләгәне бар иде. Көлемсәр күлмәкне кулында әйләндерҮәләп алды. Күлмәген кигәч, өстәл өстендәге эскәтерне алыштырды һәм эскәтернең ничек ябылуын күрергә теләп, ахрысы, башын бераз кырын салып, читкәрәк китеп карап торды. Аннары табын хәзерли башлады. Зариф Көлемсәрнең шулай кабалана-кабалана ашарга-эчәргә хәзерләп йөрүен бигрәк тә ярата, шундый чакта ул, Көлемсәрне арттан килеп кочагына алмыйча түзә алмый иде. Бу уйлар Зарифның күңелен җылытып җибәрделәр.
Ләкин шунда ук башка «Ниязны көтәдер...» дигән уй килеп, әлеге җылылыкны кинәт туздырып ташлады. Зариф тиз генә борылып, икенче якка китеп барды. Ләкин аның күз алдында һаман Көлемсәр басып тора иде.
Зариф олы урамга чыкты. Кич. һавада яз исе аңкый. Урманлы җирләрдә ул үзен аеруча нык сиздерә.
Менә клуб. Аның тәрәзәләреннән урамга көчле яктылык төшкән, кеше, .авазлары ишетелеп тора.
24
Зариф, озак уйлап тормыйча, клубка керде. Биллиард залында ук идәнгә кадакланган кебек тукталып калды. Каршыдагы өстәл янында, шахмат белән мавыгучылар арасында Нияз утыра иде. Ул отылган егеткә аның нинди ялгыш ходлар ясаганын аңлата. Зариф аны күрү белән кире, чыгып китмәкче иде дә, шул вакыт кемдер:
— Килегез әле, Зариф абый, сез уйнап карагыз,—диде.
Барысы да аңа таба борылдылар. Әле генә Ниязга оттырган егет бөтенләй урыныннан ук күтәрелеп китте, минем урынга утырыгыз, янәсе.
Зарифка чигенергә урый калмаган иде инде. Ул өстәл янына таба килде дә урындыкны шаулатып артка таба этәреп, уңайсыз гына килеп утырды. Шул арада кемдер аның ягындагы ак фигураларны тезеп тә куйган иде инде. Зарифның Нияз каршысына килеп утыруы белән залда тирән тынлык урнашты. Бу сәер тынлыкны Зариф белән Нияз да сизмичә булдыра алмадылар. Тик алар, гаепле кешеләрсыман, бер-беренә күтәрелеп тә карамыйлар иде. Менә шахмат тактасы өстендә Зарифның зур, йонлач кулы күренде. Беренче йөреш ясалды...
Аларны урап алган кызыксынучылар өстәлгә якынрак кысылдылар. Башка уйнаучылар да, уеннарын ташлап, алар янына җыелды. Хәтта уйнаучылардан беркайчан да бушамый торган биллиард тирәсе дә кинәт бушап калды, яшел сукно өстендә ялтырап торган шарлар әллә ничек ятим калган кебек тоелдылар. Гүя алар да бу сәер тынлыкның серен белергә телиләр иде.
Читтән карап торучылар бер-берсенә кысылышып сихерләнгән кебек тынып калганнар. Бу очрашуда гүя нинди дә булса бик әһәмиятле нәрсәнең язмышы хәл ителә иде. Әле бая гына, уйнаучыларның берсе уңышлы ход ясау белән: «Вәт булды!.. Молодец икәнсең. Бир үзенә!»—дип кычкырынган яшьләр дә телләрен йоткандай булдылар.
Тамашачылардан бигрәк уйнаучыларның хәле авыр иде. Башка вакытларда үзен бик иркен тоткан Зариф та, хәзер бөтенләй каушап, югалып калган кебек иде. Ниязның да нечкә, килешле иреннәре туңган шикелле агарганнар, яңакларында, чигәләрендә бала йоннары тырпаеп торалар. Вакыты-вакыты белән ул, бизгәк тоткан кебек, калтыранып куя, алтын запонка белән эләктергән җиңе эченнән чыгып торган, хатын- кызларныкы кебек, ап-ак нәфис куллары җиңел чә генә дерелдәп алалар...
Беренче ходлар әллә ни вакыт алмадылар.
Кинәт Нияз сул флангтагы пешкасы белән бик нык алга чыкты һәм икенче ходта инде шактый вакытка сузылган тынлыкны беренче булып бозып:
— Королевагызны саклагыз!—диде.
Зариф та җавап кайтарырга теләп авызын ачкан иде инде. Тик шунда ук нәрсә дип әйтергә дә белмичә аптырап калды, аның зиһене таралып киткәндәй булды. «Королевагызны саклагыз!..» Юк, юк! Бу сүзләрнең тел төбендә нәрсәдер бар кебек тоелды аңа. Көлемсәр турында әйтә түгелме соң ул?.. Әлбәттә, аның турындадыр. Зарифның бөтен тәнен салкын тир каплаган шикелле булды, йөрәге әллә нинди, үзәккә тиярлек үткен бер әрнү белән сыкрап куйды. Аның йөзе җитдиләнде, киң яңакларын бизәгән шадралары тагын да тирәнәйгән кебек булып күренделәр.
Кем белә, бәлки, Нияз бөтенләй андый мәгънәдә әйтмәгән дә булгандыр. Шулай да алар Зарифка бик нык тәэсир иттеләр. Зариф үзе дә ничегрәк итеп җавап кайтару турында баш вата башлады. Аның ничек кенә булса да үткен итеп, каршысында утыручының үзәгенә барып үтәрлек итеп җавап кайтарасы килде. Әйткәч-әйткәч, нәрсә әйтергә теләгәнен анлатырлык итеп әйтәсе иде. Тик нәрсә дияргә соң? Ничегрәк итеп әйтергә?..
Ниһаять, Зариф шактый озакка сузылган паузадан соң аермачык итеп, Ниязга гына түгел, хәтта тирә-яктагыларга да ишетелерлек итеп җавап кайтарды:
25
— Пешка белән сугылып алына торган королеваның бәясе дә шундый- гына була аның, — диде ул.
Әйе, бу җавап иде. Бу сүзләрдән соң аларны сырып алган егетләр* дә бары тик бер-берсенә генә сиздерерлек итеп терсәкләрен уйнатып куйдылар. Ишеттеңме, менә әйтте, янәсе!
Зариф пешка янында торган королевасын алып, «шах» игълан итте. Нияз короле белән йөрергә мәҗбүр булды. Зариф икенче тапкыр «шах» ясап, дошманының королен кара шакмакка качырды. Икенче төрле итегг әйткәндә, әле уенга чыгарга өлгермәгән ферзясының юлын каплап куйды. Зариф, шуны гына көтеп торган кебек, резервта торган филе белән өченче тапкыр «шах» игълан итте. Бу инде Нияз өчен үтергеч йөреш иде. Чөнки* Нияз бу «шах»тан качу өчен королен алу белән үзенең королевасын югалтырга тиеш иде. Уен барышын карап торучылардан кемдер түзмәде: «Молодец!» — дип кычкырып ук җибәрде.
Королевасын югалтканнан соң, Нияз артык каршылык күрсәтә алмады. Аның шахмат тактасы өстенә күтәрелгән кулы, шактый сизелерлек булып калтырап, һавада асылынып калды. Ул актык чиктә ниндидер басынкы тавыш белән:
— Монда бетте бугай инде...—дип кенә куйды...
Яшьләр шунда ук: «Әлбәттә! Билгеле, бетте!»—дип, аның ялгышма- ганлыгын расларга ашыктылар.
Зариф урамга чыкты Урамда шулкадәр рәхәт иде. Өй түбәләреннән тамчылар тама. Зариф ашыкмыйча гына тыкрыкка таба кереп китте дә. өенә таба атлады һәм: «Көлемсәр яткандыр инде»,—дип уйлап куйды.
...Нияз оттырды. Әйе, оттырды. Бу уй кинәт . Зарифны җилкендереп җибәргәндәй булды. Аның тәне буйлап ниндидер татлы, шул ук вакытта дәртләндергеч кайнарлык йөгерде. Ләкин әле шулай да Ниязның «Королевагызны саклагыз!» — дигән сүзе байтак вакыт аның колак төбендә яңгырап торды. Ул ничек җавап бирде әле?.. «Пешка белән сугылып алына торган королеваның бәясе дә шундый гына була аның». «Пешка...» Бу сүзнең никадәр каты һәм мәрхәмәтсез әйтелгәнлеген Зариф бары тик хәзер генә төшенгән кебек булды. Шул сүзләрдән соң бит инде Нияз аңына килә алмады. Бер-бер артлы уңышсыз ходлар ясады, аннары бирелде...
Аның соңгы: «Джонда бетте бугай инде...»—дигән сүзләре Зарифка да ничектер бик нык тәэсир иттеләр. Зариф кинәт кенә үзендә Ниязны кызгану тойгысы тууына гаҗәпләнеп калды.
Көлемсәр чыннан да яткан иде инде. Тәрәзәләрдә ут сүнгән. Зарифның бу тын, җылы, матур язгы төнне калдырып өенә керәсе килмәде. Ул тамчылар тамуын тыңлый-тынлый яңадан олы урамга таба атлады.
VII бүлек
Май. Чалт аяз төн. Күктәге йолдызларның барысы да берьюлы Камага төшкәндәй, су өстендә дәррәү җемелдиләр. Ярларыннан ташып, үзәнлекләрне, болынлыкларны баскан елганың ничектер иге-чиге юктыр кебек. Әнә беренче пароходларның утлары җемелди. Алар бер-берсе яныннан тавыш-тынсыз үтәргә теләгән шикелле, гудокларын да кыска- кыска гына итеп бирәләр. Әйтерсең, пассажирларны уятырга куркалар. Ләкин капитаннар юкка гына борчылалар, ахрысы. /Мондый төндә кемнәр генә йоклый алсын соң?!
Төнге тынлыкта пороход көпчәкләренең суны айкап үтүләре аермачык булып ишетелә. Ул гына да түгел, ул тавышка каядыр караңгылыкка тәгәрәүче дулкын тавышлары килеп кушыла. Тыныч су өстенә төшкәй йолдыз шәүләләрен челпәрәмә китереп дулкыннар тәгәриләр. Мондый
26
чакларда дулкыннарның шаулашып ярга бәрелүләре дә ишетелми. Алар ярны таба алмыйча, хәлсезләнеп, каядыр су астында калган әрәмәлекләр өстендә тонып, югалып калалар.
Янадан тынлык урнаша, йолдызлар яңадан су өстенә төшәләр, яңадан күңелле генә тирбәлә башлыйлар.
Май төннәре таң алды төше кебек кыска була. Кичке офык сүнәргә дә өлгерми, сызылып таң ата башлый. Таңның алсу шәүләсе елга өстендә кызыл колачын җәя. Томанга төрелгән текә ярлар, ярларны каплаган куе урманнар да төтенләнеп кенә күренә башлыйлар.
Шундый чакларда инде елга ярларында көне-төне салчыларның күңелле. язгы ташкын кебек дәртле җырлары яңгырый...
Соңгы көннәрдә Көлемсәргә дә Түбәнге складта эшләргә туры килде. Ул анда эшли башлаган чакларда ниндидер шомлы тавышлар чыгарып шартлый-шартлый Кама бозлары ярылды. Алар бер-берсен кысрыклап уала-уала агып тордылар, елга өстеннән көчле яз җилләре исте.
Ләкин боларның берсе дә Көлемсәрнең дикъкатен җәлеп итә алмады. Ул көннәрдә нинди генә уйлар газапламады аны!
Бүген дә ул смена бетүен түземсезлек белән көтеп, ярсып эшләде. . Тизрәк-тизрәк бетсен иде инде бу смена.
Ачылып һәм кибеп өлгергән яр буйларыннан тузан баганалары күтәрелде. Әле генә боздан арынган Каманың болганчык суы өстендә чал башлы зур-зур дулкыннар йөгерештеләр.
Соңгы рейсны Көлемсәр Тәмиргә тапшырды, үзе, икенче смена килүне дә көтеп тормыйча, сукмак буйлап, урман эченә кереп китте. Аның бүген бер ялгызы гына буласы килә иде.
Бая төшке ашка утыргач, ул Ниязны очратты. Күрмәгән булса, һичшиксез күп тапкыр яхшырак буласы икән. Чөнки аларның бу очрашуда сөйләшкән сүзләре шулкадәр буш, шулкадәр мәгънәсез иде. Хәтта искә төшерүе дә авыр. Гомумән, хәзер Нияз белән очрашу шатландырмый да, күңелне дә тулыландырмый иде. Бу тойгы шушы соңгы атнада туды, бөтенләй көтелмәгәндә туды. Ул көнне Көлемсәр эч пошудан урамга чыкты һәм клуб яныннан әйләнергә уйлады һәм бөтенләй уйламаганда Ниязны очратты. Бакча рәшәткәсе буенда өелгән бүрәнәләр өстендә ги-тара тавышы ишетелә иде. Көлемсәр шунда таба китте. Анда кызлар Ниязның гитара тавышына кушылып җырлыйлар. Ниязга беренче күрүдә үк гашыйк булган Люба Синицина да анда. Көлемсәрне күргәч, барысы да тынып калдылар. Хәтта Нияз кулындагы гитара да, кинәт кылы өзелгән кебек, зәгыйфь бер тавыш чыгарып куйды. Нияз бу көтелмәгән очрашудан бөтенләй югалып калды. Ул кулындагы гитарасын кызларның берсенә биреп, урыныннан да тормакчы иде, тик Көлемсәрнең гади генә сүзләре аны кадаклап куйган кебек булдылар. «Утыр, утыр, — диде ул.— Дәвам ит...» һәм башка бер сүз дә әйтмичә, борылып китеп барды. Көлемсәрнең исенә Ниязның кайчандыр әйткән сүзләре килеп төште һәм йөрәген телгәләп алды. «Яңа һәм көчле хисләр күңелне дулкынландырып тормаганда, тормышның ямен дә, кызыгып да тапмыйм», — диде бит ул. Димәк, яңадан-яңа тойгылар аның күңелен дулкынландырып торырга тиеш... Әйдә, дулкынлана бирсен», — дип уйлады Көлемсәр. Ничек соң ул аны баштарак танымады?..
Шундый уйлар Көлемсәрне өзлексез борчып тордылар.
Менә бит ул ничек! һай, бу кеше дигәнең. Аның чын йөзен күрү өчен аны бик күп өйрәнергә, аның белән бик күп вакыт бергә булырга кирәк шул. Башта бөтенләй башкача булып күренгән Ниязның, якыннанрак белә башлагач, таный алмаслык бер буш кешегә әверелүе Көлемсәрнең җанын әрнетә иде. Ләкин шунда ук: «Әле дә ярый, үзара мөнәсәбәтләр тирәнәйгәнче булды бу хәл», — дигән уй алдан туган борчулы уйларны челпәрәмә китерә иде.
27
Соңгы вакытта Көлемсәр бары тик Зариф, Зариф турындагы уйлар ■белән генә яшәде. Зариф турындагы уйлар аның күңелен җылыта, йөрәген дулкынландыра иде. Зариф!.. Көлемсәрнең айлар буе инде Зарифны рәтләп күргәне юк. Ул Зарифның очрашудан качуын бик яхшы белә. Көлемсәр өйдә булган чакларда, Зарифның бөтенләй кайтмыйча калган көннәре бик еш булды. Алай-болай туры килеп сүз кушканда да күбрәк «әйе», «юк» кебек сүзләр белән генә җавап кайтара иде. Җитмәсә тагын Көлемсәргә бер генә авыр сүз дә әйтми иде үзе. Бу хәлләр Көлемсәрне газаплый, аның җанын әрнетә иде.
Көлемсәр куе куаклыкка килеп керде. Бераз күтәрелгәч, сагыз исе аңкып торган куе наратлыкка чыкты. Аяк астында атлаган саен коры ботаклар шартлап сына. Монда шактый караңгы һәм дымлы иде. Бу җирләрдә үлән дә, вак куаклар да үсми. Аның каравы аяк асты йомшак мүк белән капланган. Үзеңне йомшак палас өстендә барган кебек хис итәсең.
Көлемсәр сукмакны югалтып зур аланлыкка килеп чыкты. Каршыда зур булмаган бер иңкүлеккә язгы су җыелган. Аида басмаларга, яки аркылы салынган бүрәнәләргә охшап агач шәүләләре уйный. Бер кырыйда, нәрсәдәндер курыккан кебек бер-берсенә елышып, вак имән куаклары үсеп утыралар. Алар кинәт нидер сизенгән шикелле шаулаша башладылар. Яшь имәннәргә күрше агачлар кушылды. Урман эче караңгыланып китте. Көлемсәр ирексездән каерылып өскә карады. Ул кара болыт өеменең урман өстендә үк ишелә-ишелә ургылып шуышуын күрде. Кинәт ниндидер шомлы тынлык эченә күмелеп калган караңгы урман эчен яшен ярып үтте. Күз камаштыргыч яктыда бер генә секундка агачлар чайкалышып куйгандай булды. Җирне тетрәтеп күк күкрәде.
Көлемсәрне көтмәгәндә курку чолгап алды. Ул үзен караңгы урманда ялгыз хис итте, йөрәге кысылып,, сызып куйды.
Яшен икенче тапкыр урман эчен яктыртты. Бу юлы барлык агачлар аның өстеиә ауган төсле, агачлар төбенә поскан күләгәләр аңар таба шуышкан кебек тоелды.
Бөтен тәне буенча салкын йөгерде, һәм ул, үзе дә сизмәстән, тынып .калган урманны яңгыратып кычкырып җибәрде:
— За-а-риф-ф!..
Язгы урман аның үзәк өзгеч тавышын берьюлы берничә яктан кабатлады:
— За-а-риф-ф!..
Ул, акылдан шашкан кеше кебек, кинәт үзен-үзе белешмичә, йөгерә башлады, йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгарлык булып ярсып тибә иде. Тизрәк! Тизрәк!
Яңгырның беренче эре тамчылары инде тңрә-яктагы агачларга шыпылдап төшкәли дә башлады. Ул берәр җиргә ышыклану турында уйламый да иде, ’артыннан ниндидер күзгә күренми торган көч кугандай, йөгерә дә йөгерә. Бер тапкыр агач тамырына сөртенеп егылып алды. Куе булып үсеп утырган узган елгы абагага йөзе белән барып капланды да шундук сикереп торып, яңадан йөгерә башлады.
Дымсу караңгыдан, яңгыр, эченнән утлар чагылып китте — яшен уты түгел, поселок утлары. Көлемсәр, инә очы кадәр дә коры җире калмаган хәлдә, яңгыр суын үзенә йотып барган йомшак, мүкле җир өстеннән йөгерә бирде.
Менә ул ачыклыкка килеп чыкты. Бер-ике тыкрыкны үтеп, йөгерә- йөгерә ишек алларына керде, тәрәзәдән бәргән көчле яктылыкка күзләрен кысып алды да баскыч күтәрмәсенә йөгереп менде, бары тик шунда гына үзенең хәлсезләнгәнлеген белде. Аның бөтен тәне, тез буыннары бизгәк тоткандагы кебек дер-дер калтырыйлар иде. Ишекне ачты. Өстәл янында .ак күлмәктән Зариф. Изүләре чишелгән, баш очында якты лампочка. Үзе эш белән мавыккан, ишек ачылганны да сизмәде.
28
Көлемсәр, аяк өстендә торырлык хәле калмаган кешесыман, алга таба авышты да, урманда кычкырган кебек, үзәк өзгеч тавыш белән: «Зариф!» — дип дәште.
Зариф чәчрәп китте. Атылып урыныннан торып, Көлемсәр янына килде. Ул Көлемсәрнең агарган йөзеп, тузгып яңакларына төшеп ябышкан чәчләрен, әсәрләнгән күзләрен күреп аптырап калды.
— Нәрсә булды?!
Көлемсәр җавап бирү урынына үзенең уттай янган йөзе белән Зарифның киң күкрәгенә капланды.
— Зариф! Зариф... — диде ул, пшетелер-ишетелмәс кенә итеп.— Кичер мине. Кичер... Мин синеке. Бары тик синеке генә...
«Давыл хәбәрчесе», ярларыннан ташып аккан Каманың кызгылт-сары. төстәге болганчык суын ярып, агым буенча түбән таба йөзә. Көчле җил исә. Дулкыннар зурайганнан-зурая баралар. Елга өстендә куышып, бербер артлы ургылып килгән дулкыннарны үзенең үткен борыны белән ярып, катер юлын дәвам итә.
Юеш палубада бер кеше тора. Ул көчле җилне дә, дулкыннарның ко- тырынганнан-котырына баруын да сизми. Аның күзләре, дулкыннар арасында бер калкып, бер батып тирбәлеп торган маякларга төбәлгән. Бу — «Бөреле» леспромхозы директоры Бәдри ага иде.
Менә ул чал башлы дулкыннарга һәм яр буенда чәчелеп яткан аксыл ташларга карап алды. Аның йөзендә тирән борчылу хисләре чагыла. Борчылмаслык та түгел шул!.. Яр буенда яткан бу эре ташлар үткән ел бу вакытта әле бар да су астында иделәр. Су мул иде. Саллар күтәрелеп, каядыр бик еракка сәфәргә җыенгандай талпынып, дулкыннар арасында, чайкалып торалар иде. Быел исә бөтенләй башкача булды. Су күтәрелмәде. Агызылырга тиеш булган йөз меңнәрчә кубометр төзү материаллары яр өстендә утырып калды.
Директор, борчулы уйларыннан арынырга теләгәндәй, кызгылт һәм ак төстәге текә ярларга карады. Яр буйлары, тау өсләре куе-яшел төстәге нарат һәм чыршы урманы белән капланган. Гигант кыяларга охшап торган бу кара урманнар да Бәдри аганың күңелен юатмадылар.
Катер кинәт кенә борылыш ясап, Сөлекле елгачыгына керде. Текә яры карт топольләр, куе таллыклар һәм әрәмәлекләр белән капланган Сөлекле елгачыгына керү белән җил дә, дулкыннар да бераз тынып калгандай булды. Хәтта катер дизеленең җиңелчә генә гөрелдәве дә аермачык булып ишетелә башлады.
Бәдри аганы барыннын да бигрәк шушы Сөлекле елгасының уң як. сөзәк ярындагы салларның язмышы борчый иде. Биредәге салларның ба: рысы да диярлек Волгадагы бөек төзелешләргә — Куйбышевка һәм Сталинградка озатылырга тиешләр. Бу данлыклы бурычны үтәргә йөрәге ашкына иде аның.
Катер ачыклыкка чыкты. Елганың уң як ярында ком өстендә утырып, калган саллар тезмәсе күренде. Директор бу фаҗигале күренешне багарга теләмәгәндәй, эшләпәсен каш өстеиә үк басып, катерның кормасына таба атлады. Ләкин елга өстендә гөрләп торган күмәк авазлар аны, яңадан палубага күтәрелергә мәҗбүр итте. Саллар тирәсен халык баскан.. Салларның утырып калу куркынычын ишеткән халык түбәнге складка агыла.
«Давыл хәбәрчесе» өске өлеше генә күренеп торган сал янына туктады. Директор утырып килгән катер янына халык җыела башлады. Сал- агызу мастеры Лапитов килеп җитте. Директорны күрү белән ул, күн картузын кулына алып, гаепле кешесеман бер урында таптанып торды. Директор, киеренкелекне бетерергә теләгән төсле:
29
— Ай-яй-яй,—дип, башын чайкап торды. — Бодай булса, Филиппыч, харап булабыз бит без, әй.
Лапитов та, катер янына җыелырга өлгергән башка кешеләр дә, директорның, кыска гына итеп әйткән шушы сүзләреннән бик күп нәрсә аңладылар: Сталинград белән Куйбышев алар леспромхозыннан төзү материалларын ала алмас бит инде, Донбасс шахталары да материалсыз калыр, яр өстендә утырып калган саллар кибеп, бозылып, сыйфатын югалтыр, миллионнарча, миллионнарча сум дәүләт срөдствосына зарар килер. Сал агызучылар өчен салларның ярда утырып калуыннан да фаҗигалерәк вакыйга бармы икән?! Бу инде сал сайга утыру, яки сал таралу гына түгел...
— Ыда-а!—диде Филиппыч һәм, күз карашын бер ноктага төбәп, бөдрәләнеп торган кара сакалын бармаклары белән бераз аралап торганнан соң, тагын шул ук үкенечле «Н-да»сын кабатлады:
— Нда-а! Быелгы яз безгә аяк чалды-ы...
Аның сүзен баш инженер Сәйфиев бүлде.
— Бер дә булмаса, пароходчылыктан йөзмә краннар чакыртып алырга кирәк.
— Юк,—дип кырт кисте сал агызу мастеры.—йөзмә краннар ки- .лүен көтеп ята торган чак түгел. Без инде болай да су күтәрелмәсме дип никадәр вакытны әрәм иттек. Краннар килеп җиткәләгәнче суның тагын кимүе бар, аннары бит, егетләр, Сөлеклегә краннар керә алмаячак. Безнең хәзер санаулы сәгатьләребез генә калды. Сез әйткәнчә, бу салларны кран белән таратып яңадан җыяр өчен беләсезме күпме кирәк! Ким дигәндә ике атна...
— Нишлибез соң?
— Хикмәтле хәл булды бит әле бу, — диде янында гына бөтерелеп йөргән Бикмүш абзый. — Мондый хәлне үз гомеремдә икенче тапкыр кү- рәм. Берсе яшьрәк чагымда, Чусовая елгасында булган иде. Ул елны да яз быелгы кебек икегә бүленгән иде. Инде тәмам яз җитеп, су күтәрелә генә дип торганда, кинәт катырып җибәрде. Ә су боз астыннан ага да ага... Шулай итеп, Кларк дигән байның Чусовая елгасында саллары утырып калды. Кызган табага баскандай бөтерелде инде. «Бөләм, кычкырып янам!» — ди, чәчләрен йолка. Шуннан якын-тирәдәге авылларга кешеләрен җибәрә. Крестьян килә бит. Акча эшләп алырга хыяллана, җир кисәген эшкәртеп-нитеп тормыйча, атлары-ниләре белән, кайберләре хәтта хатын-кызларын ияртеп килә. Берничә мең крестьян җыелды. Елга буе ат кешнәүләрдән, үгезләр мөгрәүдән, сүгенүләрдән көне-төне яңгырап торды. Тырыша торгач, салның шактый өлеше суга төшерелде. Кешеләр, атлар имгәнде, кысылып, бүрәнә астында калып үлүчеләр дә булды. Ярты эш бетте дигәндә, кинәт кара болыт чыкты. Котырып яңгыр яуды. Су, мин сиңа әйтим, күзгә күренеп ике метрга сикермәсме! Кларк калган салларны һәйбәтләп кенә җыеп алды да, — «Тф-юю!» — Бикмүш абзый сызгырып, кулын селтәде. — Китеп тә барды: миңа сез түгел, алла үзе ярдәм итте, имеш. Крестьян каргышыннан су буйлары ыңгырашты. Көймәләр белән сал артыннан куып та карадылар, берни дә чыгара алмадылар...
Бикмүш абзый хикәясен сөйләп бетергәндә, Лапитов «Давыл хәбәрчесе» капитанына су эчендәге бер-ике какшаганы тарттырып карарга команда биргән иде инде.
Директор янында торган Айтуганова, моны күреп, карт мастердан сак кына сорап куйды:
— Какшаталар түзәрләрме соң, Филиппыч?
— Түзәргә тиеш,—диде Лапитов. — Без, аларның ерак юл үтәсен уйлап, таралмаслык итеп эшләдек.
Гомер буе сал агызучы бу карт мастерга Дәрҗиянең җылы сүз әйтәсе, ничек кенә булса да күңелен күтәрәсе килде.
30
— Калдырмабыз! —дип кабатлады карт мастер. — Бөек төзелешләребез, шахталарыбыз төзү материалларын үз вакытында алырлар. Ярдәмгә әнә бөтен леспромхоз халкы җыелды. — Лапитов яр буенда җыелган халык ягына күрсәтте. — Хәтта, йорт хозяйкаларына кадәр чыктылар; отпуск алган иптәшләр дә, ял итәргә китмичә, эштә калдылар... Мондый кешеләр булганда салларны гына түгел, тауларны да бер урыннан икенче урынга күчерергә мөмкин.
Лапитов горур басып катер ягына карап тора. Язгы кискен җил анын картузы астыннан бөтерелеп чыгып торган, сакалы кебек үк чем-кара чәчләре белән шаяра. Кояшта янып, җил кискән кара-кучкыл йөзе бакырдан коеп куйгандай елкылдый.
Ләкин җебеп изерәгән яр өстендәге салларны суга өстерәтеп төшерү җиңелләш түгел икән. Пөз җитмеш ат көчле катер какшаганы — аерым сал бәйләмен—суга төшерү түгел, хәтта урыныннан да кузгата алмады. Карт мастер салларны су эчендәге матка ярдәмендә өстерәтергә булды. Тик беренче сал бәйләмен тарттыра башлау белән бу методның да бик үк ышанычлы түгеллеге беленде. Чөнки бер башы салга, икенче башы мат- кадагы Васельян колесосы лебедкасына бәйләнгән корыч бау тартылу белән, яр өстендә нык кына утырган сал «эһ» тә итмәде, матка үзе сай җиргә таба йөзә башлады. Илле-алтмыш сал бәйләме зурлыгындагы матканың үзен сайга утырту куркынычы туды. Лапитов, тагын да озынрак һәм ныграк канат алып, матканы бер урынга ныгытып, бәйләп куярга булды. Матканың берьюлы ике-өч җиреннән бәйләп, канатларның икенче башын Сөлекле елгасының аръягындагы карт топольләргә, имәннәргә- чорнады. Тагын тарттырдылар.
Ләкин бу метод белән эшләгәндә дә бик ансат булмады. Сал бәйләме, кыш буе бер урында утырганлыктан, җиргә тамыр җәйгәндәй, селкенергә- дә теләмәде. Аны иң элек бер почмагыннан, аннары икенчесеннән алмаш- тилмәш тарттырып урыннарыннан кузгаттылар. Салларның икенчесен кузгаттылар, өченчесен...
Сал бәйләмен тирә-яктан чорнап тарттыра башлау белән, елга ярында шатлыклы авазлар яңгырады.
— Әһә, кузгалды, кузгалды!
— Бара, бара!..
— Китте!
Мондый авазлар көчле прожекторлар белән яктыртылган Сөлекле елгасы өстендә төннең төн буе тынмады.
...Икенче көнне төш вакытларына бер-берсенә беркетелгән саллар дулкыннар арасында чайкалалар иде инде.
Салны алып китәргә килгән беренче зур буксир сал кәрванын Камага чыгарды һәм түбәнге складның «филиалындагы» саллар белән тоташтырып, рейдка басты.
Саубуллашулар, «хәерле юл!» теләүләр башланды.
Берьюлы берничә көймәгә утырып, салларны бер-берсенә тоташтыру эшен тәмамлаган эшчеләр дә чыкты. Алар арасында шофер Галләм Тимербаев та бар иде. Ул баштанаяк балчыкка буялган, киемнәреннән су ага, үзе нәрсәдәндер кычкырып көлә-көлә, иптәшләренә нәрсәдер сөйли иде.
Галләмне күрү белән, Зариф Көлемсәрнең җиңеннән тартты.
— Беләсеңме,—диде ул, Көлемсәр аңа таба борылгач, — Галләм партиягә керергә гариза язды. Беренче рекомендацияне мин бирдем...
Ул бу сүзләрне шундый җылылык белән әйтте, Көлемсәр түзмәде, аның күзләренә карап елмайды да, бары тик Зарифка гына аңлаешлы итеп беләгеннән кысып куйды.

1952—1953
Шул вакыт алар янына Иияз килде.
— Хушыгыз, мин китәм...—Ул елмаерга тырышып карады. Булдыра алмагач, килешсез генә җилкәләрен сикертеп алды. — Сал белән агарга булдым... Дипломымны шунда тәмамлармын.
Ул кирәкмәс нәрсәләр турында сөйләнә башлавын сизепме, тизрәк саубуллашырга ашыкты.
Салда китүчеләр көймәләргә утырышып, кәрванга таба йөзеп киттеләр. Алар арасында Нияз да бар иде.
Менә буксир озын-озын итеп берничә гудок бирде һәм артка таба авышып торган трубасыннан куе кара төтен бөркеп, кузгалып китте. Салның да якорьлары күтәрелгән иде инде. Кәрван кузгалу белән яр буена җыелган халык ирексездән алга таба чайкалып куйды. Яшьләр кәрванга ияреп бер җир буе йөгереп бардылар да, берәм-берәм туктап калдылар.
Тик Көлемсәр белән Зариф кына һаман йөгерә иде әле. Менә инде алар да куе нарат урманы белән капланган текә ярга барып җиттеләр,, кыр кәҗәләре кебек, яр өстенә үрмәләделәр. Сал инде күптән күренмәс булды. Шулай да алар тамырларга асылынып өскә, куе булып наратлар үскән яр өстенә күтәрелделәр.
Алар югарыда. Тирә-якта куе куаклар үсеп утыра, аяк астын йомшак яшь үлән каплаган.
Алар яр кырыена йөгереп килделәр.
Сал шактый юл алган инде. Сал өстендә утырып баручы халык төркеменнән кешеләрне танырлык түгел. Бары тик маткалар өстенә буралап эшләнгән өйләрнең түбәләре генә, сап-сары булып, ерактан ялтырап күренә.
Зариф белән Көлемсәрнең күз карашлары очрашты.
— Д'Уенэ салларны да озаттык,—диде Зариф.
Ул бу сүзләрне шундый итеп әйтте, әйтерсең, бу сал белән барлык кайгысын, барлык борчуларын озаткан иде.
— Әйе, — дип җавап кайтарды Көлемсәр һәм Зарифның күкрәгенә башын куйды. Зариф аны, элеккеге кебек, җиңел генә күтәреп кулына алды. Көлемсәрнең күз алдыннан аяз күктә йөзгән сирәк-мирәк ак болытлар, җиңелчә генә чайкалып торган нарат башлары чагылып китте.
— Без... без бәхетле булырбыз,—диде Көлемсәр, Зарифның муенына сарылып. — Бәхетле булырбыз...
— КошчыгыхМ минем,—дип пышылдады Зариф, ияге астында ук Кө-лемсәрнең кайнар сулышын тоеп. — Бәхетем хмйнем...
...Тирә-як тын. Агач башлары гына чайкала. Ә урман ниндидер чиксез бәхет, тормыш турында җыр җырлагандай, өзлексез шаулый да шаулый.