ТЕЛ ОСТАЛЫГЫНА ӨЙРӘНҮ
(Яшь язучылар белән беседадан)
«Сүз — барлык фактларның, барлык уйларның киеме,—ди Максим Горький. — Ләкин фактлар артында аларның социаль мәгънәсе ишерелгән, һәрбер уй артында аның сәбәбе яшерелгән: ни өчен ул уй нәкъ шундый, ә башкача түгел. Социаль тор-мышның фактларда яшерелгән мәгънәсен аларның бөтен әһәмиятлелеге белән тулы килеш, ачык итеп сурәтләү теләген үз алдына куйган художество әсәреннән анык, төгәл тел, җентекләп сайланган сүзләр таләп ителә».
Моннан 25 еллар элек А. М. Горький, «Шобага» хикәясенең русча тәрҗемәсен укыгач, минем төп кимчелегем итеп, күп кенә җөмләләрдә ачык аңлашылырлык, гади сүзләр куллана белмәвемне күрсәткән иде. Милл и р еспу бл ик ал а р да н җы ел г а н язучылар белән беседа вакытында ул шулай та безнең әсәрләрнең теленә тукталып, рус әдәбиятының һәм үз әдәбиятыбызның . классикларын яхшырак өйрәнергә, халык әдәбиятын өйрәнергә, төрле вакытта, төрле урында очрашкан кешеләрнең характерлы, тапкыр сүзләрен кәгазьгә терки барырга киңәш бирде. Бу киңәшләрнең, кискен тәнкыйтьләрнең барлык совет язучыларына, шул исәптән миңа да гаять зур файдасы тиде.
Эш тәҗрибәсендә мин үз уйларымны, кичерешләремне аңлатуда, ге-ройларымның характерларын һәм хәрәкәтләрен сурәтләүдә телнең иксез-чиксез мөмкинлекләре барлыгын тирәнтен төшенә бардым. Композитор өчен музыка коралларының тавышы, художник өчен буяуларның төрле төсе — сәнгать әсәре тудыру өчен нинди киң мөмкинлекләр бирсәләр, әдәби әсәр язу өчен сүз байлыгының роле шуннан да ким түгел. Сынлы сәнгать әсәрендә кояшны яшел төскә буяп сурәтләү ничек кыргый, ятыш-сыз тоелса, хикәя һәм романда сүзләрне урынсыз куллану да әсәрне шулай ук боза.
Владимир Ильич халыкка иң яхшы аңлаешлы, иң нык йогынты ясарлык сүзләрне Даль сүзлеге буенча да өйрәнгән. Татар телендә андый сүзлек төзелеп кенә ята әле. Ләкин аның каравы җанлы халык теле бар. Тукайлар, Камаллар, Такташлар, Муса Җәлилләр тарафыннан баетылган әдәби телебез бар. Әсәрләребезне язганда без бу байлыктан тулысынча файдаланырга тиешбез.
Талантлы яшь драматург һәм шагыйрь Гамир Ыасрый иптәш үзенен бер шигырендә «кодрәт», «шәүкәт», «шөһрәт» кебек гарәпчә сүзләр куллана. Балалар өчен күңелле шигырьләр язган Әнәс Кари иптәшнең Бөек Ватан сугышы вакытындагы бер эпизодны сурәтләгән шигырендә: «хәшәрәтләр кебек, юлыбызда», «әти котырган эт төсле Гитлерны кыйный анда»; яки: «Автоматым магазинын патроннардан тутырдым» кебек җөмләләр бар иде. Бу кимчелекләр башка күп кенә иптәшләрнең әсәрләрендә дә очрыйлар. Мәсәлән, Зәки Нури иптәшнең бер кулъязмасын укыган чакта мин шундый мисалларга оч-
45
радым: «Бил сызлаткан кырлар»; «Көтү һаман дәвам итә»; «Кысып ала күңелләрдән шулардай шаян чаклар»; «бит алсуын түгелдереп»; «Кыш буена сәгать белән тәмле ашлар ашаткан»...
Актуаль темаларга язылган зур күләмле әсәрләр авторы Габдрахман Әпсәләмов иптәш иҗаты да бу кимчелектән тиз генә арына алмады. «.Газинур» романының миңа рецензиягә бирелгән кулъязмасында шундый җөмләләр барлыгын хәтерлим:
«Ул — кыскарак буйлы, түгәрәк алсу йөзле, кечкенә кара күзле, шомырттай кара толымнарын икегә үреп йөрергә ярата».
Ягъни: кыска буйлы толым, алсу йөзле толым, кара күзле толым булып чыга. Аннан соң кара күзне шомырттай кара дисәләр дә, кара толымны шомырттай дип сөйләмиләр.
Яки аның бер герое болай ди:
«Большевиклар кебек кыенлыкларны җиңәргә өйрәң». Дөресе: «Кы- енл ык л ар и ы бо л ьш е викл ар кебек җиңәргә өйрән!» булырга тиеш.
Сүзләрне үз урынына куймау аркасында туган буталчыклык тагын шундый җөмләләрдә очрый:
«Ул, кара күзләрен киң ачып, тирән сулый-сулый, зәһәрләнеп аткан дошман пулеметына ачу һәм нәфрәт белән карап торды».
«Шул вакытта, өстенә кыска көрән бишмәт кигән бер кеше, янгын сараеннан чыгып, болай таба,, кулларын артына куеп, кырыйлы бүрек кигән башын аска ия төшеп, ашыгып атлап килә иде».
Бу кимчелекләрдән безнең барыбызга да тизрәк котылырга кирәк. Шулай ук тел байлыгын мөмкин чаклы тулырак үзләштерү бурычын да онытырга ярамый. Халык белән якыннан аралашу, беренче тапкыр ишеткән сүзеңне шунда ук мәгънә-сен аныклап дәфтәргә теркәү, халык фольклорын өзлексез өйрәнү, — болар барысы да язучының телен баета торган төп чыганаклар. Халык белән аралашу, халык әдәбиятын җыю аркасында без әсәрләребезнең телен баету белән берлектә җыйнак һәм анык итеп язарга да өйрәнәчәкбез. «Сүзләргә кысан, фикерләргә иркен» итеп язу осталыгына башкача ирешеп булмый. Шул ук вакытта искереп, җанлы телдән төшеп калган бик борынгы — архаистик сүзләр белән дә, бер-ике авылда гына, яки бер-ике семьяда гына кулланылган, сирәк очраклы сүзләр белән дә, үз башыңнан уйлап чыгарылган ясалма сүзләр белән дә, мавыкмаска кирәк. Мәсәлән, 1915 елгы татарча календарьда «Онытылган сүзләр» дигән исем астында шундый сүзләр санала:
Моныган — бик картайган кеше.
Инәк ' — сыер.
Лыч — ялангач.
Музык — куркак кеше.
Мүшүк —пуля һ. б.
Мондый сүзләрне куллануның кирәге юк, әлбәттә. Ләкин теге яки бу сүзне куллану яки кулланмау «мәсьәләсен уйлап, тикшереп хәл итәргә кирәк.
Мәсәлән, урманлы якларда яшәүче күмер яндыручы татарлар тискәре, кире кешене «марсык!» дип атыйлар. Бу сүзнең төп мәгънәсе агачка барып терәлә. Тамырлары чуалып, бергә укмашып үскән каты агач төбен күпме яндырсаң да, үзәге тиз генә янып бетми, ди. Шундый кисәүне «марсык» дип йөртәләр икән. Яки Казанбаш авылында бүлмәдә киеп йөри торган җиңел чүәкне «чәпәли» дип атаучылар бар. Әгәр мондый сүзләр шул урындагы киңрәк катлау арасында таралган булса, кулланырга мөмкин, әлбәттә. Югыйсә, барлык татар халкының, яше, карты бертигез белгән сүзләрне генә әдәбиятка кертү принцибы белән эш итсәк, телебезне ярлылату- дан башка нәтиҗә чыкмаячак.
Теге яки бу авылның урыны урманлы, сулы яки ялан-дала булуга бәйләнешле сүзләр бар. Бер урында җәнлек, кош, балык, үсемлек исемнәренең төре күбрәк, ә икенче урында азрак очрый. Язучы боларның барысын да белергә тиеш. «Карсак, тәбәнәк, кыска, юан, калын, нечкә юка, нәзек, татлы, тәмле, авыр, кы-ен, читен, эссе, кызу, кайнар, бөркү, салкын, суык, өшү, туңу...» һ. б. шундый сүзләрне бөтен төрлелегендә, барлык синонимнарын белергә һәм аларны үз урыннарында кулланырга кирәк.
Кайберәүләриең «сүзнең бер генә төшенчәсен алып, башка оттенокла- рын бөтенләй ташларга» өндәүләренә, бай, җанлы телебезне ясалма эсперанто теле кебек ярлылыкка, гариплеккә этәрү омтылышларына кискен отпор бирергә кирәк. Бу яктан безгә атаклы мәгърифәтче Каюм Насыйри һәм халык шагыйре Тукай хезмәтләрендә үрнәк булырлык бик күп мисаллар бар. Күренекле рус галиме профессор Григорьев 1880 елда Каюм Насыйриның «Поверья и обряды Казанских татар» исемле хезмәтенә язган сүз башында бик хаклы буларак шундый характеристика бирә:
«Такого наблюдателя из татар, каким является в труде своем Ыа- сыйров, не бывал еще у нас».
Чынлап та, Каюм Насыйри әсәрлә-рендә татар теленең зур байлыгы чагылган. Ул, фольклорны яхшы белү белән берлектә, төрле әйберләрнең, аш-су, кием-салым исемнәреннән башлап, төрле йола һәм бәйрәмнәргә, туй, җыен. өмә, сабан туена бәйләнешле татарча сүзләрне дә, татарча урын һәм кеше исемнәрен дә кәгазьгә теркәп, аңлатып калдырган. Менә кайбер кеше һәм урын исемнәре:
«Янгильде, Кармыш баба, Тәүгилде, Сагындык, Бикташ, Ишбулат, Диртеш, Чулпан баба, Әҗә күл, Аланбашы, Тау иле, Бакырчы, Утыз төтен, Әлмән, Җуынчы, Кушман, Кытаймас, Биш батман» һ. б.
Татар теле ул заманнарда ук, рус халкы белән якыннан аралашу аркасында һәм рус галимнәренең ту- рыдан-туры булышлыгы белән, үсә барган. Әйтик, 1801 нче елда Гига- новның «Грамматика татарского языка» исемле дәреслеге, ун елдан соң Степановның «Татарская грам- матика»сы, Троянскийның «Словарь татарского языка»сы, Ивановның 1842 нче елда басылган «Татарская хрестоматия»се һәм башка хезмәтләр шуны раслыйлар.
Бөек рус революцион демократы Н. Г. Чернышевскийның татар әдәбияты, теле, фольклоры белән якыннан кызыксынуын күрсәткән фактлар турында мин узган ел язып үткән идем. Шуннан соң мин тагын шундый фактка юлыктым. 1883 нче елда Чернышевский Себердән Астраханьга озатыла һәм гимназия көтепха- нәсенә йөреп, бик күп төрле телләрдәге, шул җөмләдән татар телендәге гыйльми, әдәби китапларны, кулъязмаларны өйрәнә. Аңардан 25 еллар элек, сөргеннән Астрахань аша кайтып барган чагында, украин халкының бөек шагыйре Тарас Шевченко шул ук көтепханәдә була. Ул фактлар эзсез югалмыйлар. Егерменче йөз башларында Астраханьда шактый көчле революцион оешма туплана. Ленинчы «Искра» платформасында эш алып барган бу оешма Тукай яшәгән Уральск белән тыгыз багланыш тота. Әхмәт Фәйзи иптәшнең «Тукай» романы өчен җыйган материаллары арасында Тукайның Маевка демонстрациясенә катнашуын, листовкалар таратуын раслаучы документларда шул ук факт чагыла. Революцион масса белән якыннан аралашу Тукайның әдәби телен элекке гарәпчә, фарсыча, төрекчә сүзләрдән арчый баруында да зур роль уйный. 1906 елны Тукай тарафыннан русчадан тәрҗемә ителгән революцион эчтәлекле хикәяләрнең теле шуңар бик характерлы мисал була ала.
Бездә Тукайның, Галиәсгар Камалның, Шәриф Камалның рус әдәбиятын ничек җитди өйрәнүләре, рус язучыларының иң яхшы әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүләре билгеле. Шулай ук Каюм Насыйри һәм Гафур Коләхмето-вның татар балаларына рус теле укытулары шулай ук билгеле. Татар язучысы, әгәр ул үз эшенең остасы булырга тели икән, ана телен дә, рус телен дә төгәл белергә тиеш. Бастыру теләге белән генә түгел, бәлки сүз сайлау, җөмлә төзү осталыгына, әйберләрне, вакыйгаларны, күренешләрне, кешеләрне, характерларны сурәтләү осталыгына өйрәнү өчен дә рус әдәбиятын күбрәк укырга, үзеңә ошаган аерым өземтә, әйтем, ошату, җөмлә төзү алымнарын татарчага тәрҗемә итеп карарга кирәк. Мин күп кенә татар язучыларының тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм, болай өйрәнүнең идея ягыннан да, художество осталыгы ягыннан үсә бару өчен дә роле гаять зур.