Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ХӘЗЕРГЕ ТОРЫШЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ


Безнең күпьяклы, бай эчтәлекле һәм катлаулы тормышыбыз, совет кешеләренең үсә барган культурасы матур әдәбият алдына яңадан-яңа зур таләпләр куя.
Әйе, ул шулай булырга тиеш тә. Совет халкы — яңаны төзүче халык, иҗат итүче халык — Коммунистлар партиясенең XIX съезды билгеләгән бөек программаны эшкә ашырып, тормышның һәр тармагында туктаусыз алга бара, үзенең бөтен сәләтен ача һәм социалистик культураның тагын да югарырак баскычына күтәрелә бара.
Без бөек илебезнең иксез-чиксез киң мәйданында тарихи әһәмиятле зур яңалыклар һәм үзгәрешләр булып торган искиткеч бер куанычлы заманда яшибез.
Партия җибәргән меңләгән кешеләр, атаклы индустрия үзәкләренең производство ' алдынгылары колхозларны һәм совхозларны куәтле техника һәм совет агрономиясе ярдәмендә югары уңыш бирә торган, гөрләп чәчәк аткан социалистик хуҗалыкка әверелдерү өчен авылларга киттеләр.
Ун меңнәрчә кызлар һәм егетләр, партиянең һәм комсомолның чакыруы буенча, моңарчы кеше кулы тимәгән яткын җирләрне культуралы мул уңыш басуларына әйләндерергә дип, эшелон-эшелон булып, Уралга, Себер якларына, Идел буена һәм Казахстан далаларына юнәлделәр.
Коммунизм төзүче совет халкының бетмәс-төкәнмәс иҗади дәрте, фидакарь хезмәте совет язучыларын иҗат эшенә, яңа әдәби уңышлар өчен көрәшкә рухландыра.
Татар совет язучылары — классик- ларыбыздан Г. Тукай, Г. Камал, Ш. Камал, М. Гафури, һ. Такташ һәм башкаларның әдәбияттагы иң алдынгы традицияләрен үстерә барып, шул ук вакытта бөек рус классикларыннан һәм рус совет әдәбия-тыннан тырышлык белән өйрәнә килеп, сугыштан соңгы чорда әдәбиятыбызны өзлексез алга әйдәделәр.
Бигрәк тә прозаикларның уңышлары зур. һәркемгә билгеле, күренекле совет язучысы Ш. Камалның «Матур туганда» исемле романы басылып чыкканнан соң (1937 ел) татар совет әдәбиятында ун ел буена, берничә повестьтан башка, зур про-заик әсәрләр иҗат ителмәде диярлек. Ләкин бу әле татар совет әдәбияты үсештән тукталды; дигән сүз түгел иде. Бу елларда бигрәк тә- сугыш чоры татар совет әдәбиятының, поэзия жанры чәчәк аткан вакыт булды.
Шул ук вакытта татар совет әдәбияты Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә буржуаз милләтчелеккә каршы, һәртөрле чит йогынтыларга каршы көрәшен дәвам иттерде, шул көрәштә ныгыды, әһәмиятле проблемалар күтәрүче киң колачлы зур әсәрләр язарлык булып өлгереп җитте. Шуны да әйтергә кирәк, зур иҗади эзләнүләр чорында безнең прозабыз кайбер башка жанр вәкилләренең ялгышларын кабатламады, халык интересларыннан бик ерак булган
67
әсәрләр тудыруга, әйтик, борынгыны идеаллаштыруга, ханнар, феодаллар тормышына соклануга багышланган әсәрләр язуга иҗат көчен әрәм итмәде. Ул, Максим Горький өйрәтүләре нигезендә, татар демократик әдәбияты һәм бөек рус әдәбиятының алдынгы вәкилләре традицияләрен дәвам иттереп, реалистик юнәлештә үсте, Ватанга хезмәт итүне, партия һәм халык интересларын чагылдыруны үзенең төп бурычы итеп куйды.
Бөек Ватан сугышыннан соң Сталин премиясе лауреаты Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы, Габдрахмаи Әпсәләмовның «Алтын йолдыз»ы, Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» исемле әсәренең беренче китабы һәм башка шундый зур прозаик әсәрләрнең иҗат ителүе очраклы хәл түгел иде. Татар совет әдәбиятын бу уңышка тормышыбыз-ның бөтен үсеш юлы, социалистик культураның чәчәк атуы хәзерләде. Татар совет язучылары партия Үзәк Комитетының идеологии мәсьәләләр турындагы күрсәтмәләрен әдәбиятны алга әйдәргә ярдәм итүче төп кулланма итеп аңладылар, язучыларның яңа әсәрләре партиябезнең совет әдәбияты турында кайгыртуына иҗади җаваплары булды.
Безнең прозаикларыбыз үзләренең иҗат көчләрен, тормыш таләпләренә җавап итеп, зур күләмле әсәрләр тудыруга бирделәр, роман, повесть һәм хикәяләрендә төп герой итеп социализм төзүче совет кешесен алдылар, халыкның революцион үткәнен һәм совет халыкларының какшамас дуслыгын күрсәтергә омтылдылар.
Соңгы алты ел эчендә шушы темаларга җиде роман язылды. Бу әсәрләрнең барысын да диярлек укучы яхшы каршы алды.
Бу романнарны язу вакытында язучыларыбыз күп нәрсәләргә өйрәнделәр, һәркайсы зур тәҗрибә туплап, тормышны тирәнрәк аңлау ягыннан булсын, әдәби осталыкларын чарлау ягыннан булсын, берни белән алыштыргысыз үзенчәлекле бер иҗат мәктәбе уздылар. Шуның нәтиҗәсендә роман һәм повесть кебек киң колачлы зур әсәрләр иҗат итүче — романчы язучыларның көчле бер төркеме барлыкка килде. Әгәр сугышка кадәрге чорда романнар әллә нидә бер генә дип әйтерлек, сирәк кенә күренгәлә- сәләр, хәзер инде без роман жанры татар совет әдәбиятына бик нык кереп урнашты, дип кистереп әйтә алабыз. Безнең хәзер ел саен ике-өч ро ман иҗат итәргә мөмкинлегебез бар.
Шуны да әйтеп китәргә кирәк, әгәр дә безнең әдәбиятчы ҺӘХМ тәнкыйть- челәребезгә карата әйтелгән «иҗат кыюлыгы җитми» дигән фикерләр дөрес булмыйча, алар прозабызның үсеш юлын тирәнтен тикшерергә керешсәләр һәм шуның белән язучыларга чын-чыннан ярдәм итәргә уйласалар, роман турында гомумән генә сөйләп кала алмаслар иде. Аларга татар совет әдәбиятында тарихи-со- 'циаль романнарның (К. Нәҗминең «Язгы җилләр»е, И. Газиның «Онытылмас еллар»ы, Ә. Фәйзинең «Тукай» романы һ. б.), бүгенге чынбарлыкка багышланган, совет халкының, аеруча яшьләребезнең, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылдагы батырлыкларын күрсәткән романнарның (Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз», «Газинур» романнары һәм тагын кайбер әсәрләр) һәр- кайсының үзенчәлекле үсеш юлын өйрәнергә мөмкин булыр иде. Ләкин, кызганычка каршы, бу турыда тәнкыйтьчеләрнең (яшьләрнең кайбер мәкаләләрен искә алмаганда) игътибарга лаеклы тирән бер сүз әйткән-нәре юк әле, язсалар да, вак яки гомуми темалардан әллә ни уза алмыйлар.
Димәк, бу тармакта азмы-күпме уңышыбыз бар дип әйтергә була. Лә- киң, партиябезне һәм совет дәүләтен төзүче даһи Ленин һәм аның эшен дәвам иттерүче бөек Сталин безне ирешелгән уңышлар белән генә тынычланмаска, тагын да катлаулырак бурычларны үтәргә, һәрвакыт алга омтылырга кирәк дип өйрәтә кил-деләр.
Хәзер яшьләрнең һәм безнең бары-бызның да төп бурычыбыз шул: бу тәҗрибәне тирәнтен өйрәнеп һәм бөек рус әдәбиятыннан үрнәк алып, уңыш- ларыбызны тагын да үстерү, элеккеләренә караганда һәрьяклап өстен торган, тагын да җитлеккәнрәк яхшы романнар язу. Әхмәт Фәйзинең Тукай турындагы икенче китабы берсн-
68
чесенә караганда һичшиксез яхшырак булырга тиеш. Г. Әпеәләмовның яңа романында без моңарчы әдәбиятта булмаган яңа образлар белән таны-шачакбыз, Г. Әпсәләмов бу романында укучыны тел нечкәлекләре, каләменең тагын да остаруы һ. б. белән куандырыр дип көтәбез. Яшь язучылар яңа темаларга язарлар, әдәбиятны яңа образларга баетырлар. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Яңа- дан-яңага, яхшыдан-яхшыга омтылмаганда әдәбият алга да китә алмый.
Язучылар коллективы да, укучылар да һәрбер яңа әсәргә әнә шундый зур һәм катлаулы таләпләр куялар. Правление утырышында М. Әмирнең «Ялантау кешеләре» исемле романының журналда басылган вариантын тикшергәндә язучылар аның байтак кына уңай якларын әйттеләр. М. Әмир иптәш бу романында район үзәге кешеләрен, ал арның сугыш елларындагы тормышын шактый киң итеп сурәтли алган, халыклар дуслыгын һәрьяклап һәм тирән күрсәткән, истә калырлык яңа образлар тудырган. Шуның белән бергә язучылар авторга, сүз остасы буларак, үзенең бөтен мөмкинлекләреннән файдалан- маганлыгын, аерым китап итеп чыгарганчы, әсәрне, һичшиксез, дагын да яхшыртырга тиешлеген әйттеләр.
Билгеле ки, Бөек Ватан сугышына кадәр бездә повесть дип атала торган зур күләмле әсәрләр бик аз чыга иде. Хәзер әдәбиятыбызга шулай ук повесть жанры да бик нык кереп урнашты.
Соңгы елларда бүгенге актуаль темаларга язылган зур гына повестьлары белән Ибраһим Гази («Алмагачлар чәчәк ата»), Фатих Хөсни («Җәй башы»), яшь прозаик М. Хә- сәнов («Яна горизонт») чыктылар. Әмирхан Еникинең яңа повесте — «Рәхмәт, иптәшләр!», Ф. Хөснинең авыл хуҗалыгы механизаторларына багышланган «Авыл өстендә йолдызлар» исемле повесте «Совет әдәбия- ты»нда басылганнан соң кабат эшкәртелеп, быел аерым китап булып чыгачак. Проза секциясендә солгы повестьны тикшергәндә фикер алышуда катнашучы иптәшләр Ф. Хөснинең колхоз авылы хезмәт ияләренең күркәм образларын тудыруын, алар- ны хезмәттә һәм шәхси тормышларында шактый киң күрсәтүен, мораль, этика һәм мәхәббәт мәсьәләләрен, искелек калдыклары белән көрәш мәсь-әләләрен һ. б. ларны кузгатып, уңай хәл итә алуын әйттеләр, аңа повестьның эчтәлеген тагын да тирәнәйтә төшәргә, совет кешеләренең эчке дөньясын тагын да тирәнрәк 'күрсәтергә киңәшләр бирделәр. Монда тагын хЧ. Хәсәновның «Урман шаулый» исемле яңа повестен әйтеп китәргә мөмкин. Бу повестенда да яшь язучы, гадәтенчә, бераз ашыккан. Шулай да бу повестенда ул геройларының тор-мышына, аларның рухи дөньясына тирәнрәк үтеп керергә тырышкан, мо-ңарчы язганча геройларын читтән генә күзәтү белән канәгатьләнмичә, бәлки дөньяны алар күзе белән күрергә, вакыйгалар турында алар күңеле белән фикер йөртергә тырышкан.
Шушы уңай белән бездә повесть-ларның һаман да аз язылуын әйтәсе килә. Повесть жанры бит ул бүгенге темага багышланган художество әсәре язу өчен иң уңайлы бер форма. Повестьның шул ягы яхшы, анда әһәмияте аз булган күренешләр белән бик мавыкмыйча һәм үткәнгә кат-кат борылып кайтмыйча, ярыйсы ук катлаулы һәм тирән эчтәлекле вакыйгаларны сурәтләргә, шактый сан-дагы геройларның характерлары бә-релешен күрсәтергә була. Шуңа күрә без бу тармакта уңышларыбызны беркетеп кенә калмаска, бәлки бу жанрны тагын да үстерә төшәргә, бүгенге яшәешне һәм бүгенге геройларны төрле яклап, бөтен катлаулы яклары белән күрсәтү өчен бу форманың мөмкинлекләреннән кыюрак файдаланырга тиешбез.
Безнең әдәбиятта аеруча күп таралган, гадәттә укучы яратып укыган жанр — хикәя жанры. Күбесенчә тормыш таләп иткән бүгенге темаларга языла торган кечкенә күләмле хикәяләрне һәм яхшы новеллаларны укучы халык яратып каршы ала, кызыксынып укый.
Сугыштан соңгы елларны бер ара яхшы хикәяләр бездә гафу ителмәслек дәрәҗәдә аз языла иде. Хәтта 1952 елны матбугатта нибарысы уп-
69
лап кына хикәя басылып чыкты. Бу хәл безнең иҗат эшебездәге бик җитди бер кимчелек иде. Әмма узган 1953 елда кырыкка якын хикәя басылып чыкты. Элекке еллар белән чагыштырганда бу инде начар түгел иде. Димәк, безнең эш, производство кешеләренең теле белән әйткәндә, сан ягыннан караганда ярыйсы гына икән. Болар арасында укучыларның күңеленә кереп калырдай хикәя дип, мәсәлән, Афзал Шамовның «Аның портреты»н күрсәтергә мөмкин. Дөрес, бу хикәя урыиы-ур.ыны белән артык озынга сузылган, башыннан ахырына кадәр бик үк тигез язылмаган. Шулай да кайбер образлар бик оста сурәтләнгән. Шулардай, мәсәлән, кытай крестьяны Чжу картны әй-тергә мөмкин. Язучы бөек кытай хал-кының безнең илгә, совет халкына тирән мәхәббәтен һәм чын дуслык хисен күңелдә калырлык итеп күрсәтеп бирә алган.
Яшь язучылардан Р. Төхфәтуллин- ның «Таныш гөрелте», М. Хәсәнов- ның «Урманчы» исемле хикәясен дә уңышлы әсәрләр дип әйтеп китәргә мөмкин. М. Хәсәнов бу хикәясендә карт урманчы турында яза. Урманчы карт, Куйбышев гидроузелы төзелгәннән соң су басачак урындагы урман киселгәч, бик күп газаплы көннәр кичерә, чөнки бу урманны ул бөтен гомере буенча үзе карап, саклап үстергән. Йөз еллар буенча шаулап утырган урман аның күз алдында кырылып беткәннән соң карт үзен җәмгыятькә бөтенләй кирәксез кеше итеп хис итә башлый, аның өчен тормышның яме дә, кызыгы да калмый. Карт урманчының бу кичерешләре аның үзенә хас бизәкләр белән дөрес бирелгән. Ләкин шуннан соң М. Хәсәнов тагын ашыга башлый да хикәянең ахырын әштер-өштер китереп кенә очлап куя. һәрхәлдә бу хикәяне яхшыртырга, тирәнәйтергә бик мөмкин.
Быел язылган кайбер хикәяләр КПСС Үзәк Комитетының XIX съездыннан һәм сентябрь Пленумыннан соңгы вакыйгаларга багышланган. (Мәсәлән, Ә. Дибайның «Агроном»ы, Г. Миискийның «Беренче шатлыгы», Ф. Хөснинең «Яфраклар коелганда»- сы һ. б. лар). Бу иптәшләрнең шундый зур әһәмиятле вакыйгаларга үзләренең әдәби әсәрләре белән җа- вап бирүләре бик яхшы. Ләкин, кызганычка каршы, бу хикәяләр, я бик зәгыйфь әсәрләр булып чыкканнар («Агроном»), я конфликтсызлык «теориясенең» корбаны булганнар («Беренче шатлык»). Шунлыктан бу мөһим темалар хикәяләрнең берсендә дә тиешенчә чагыла алмаган.
Димәк, хикәяләр аз язылмаган икән, ләкин алардан әдәбиятыбызның алтын фондына кереп калырдайлары бик аз.
Пигә алай? Тәҗрибәле, өлкән язу- чыларыбызның күбесе быел хикәя иҗат итүгә бөтенләй катнашмадылар, ә яшьләрнең яхшы хикәя язарга әдәби осталыклары җитенкерәми, шуның өстенә тормышны да аз беләләр. Төп сәбәп шунда булса кирәк.
Драматургиянең һәм балалар әдәбиятының хәзерге хәле яхшыдан түгел.’ Дөрес, татар совет драматургиясен һәм балалар әдәбиятын алга җибәрү өчен кайбер чаралар күрелә. Бу эштә безгә, һәрвакыттагыча, партиянең җитәкче органнары бик нык ярдәм итә. Драматурглар һәм балалар өчен язучы иптәшләр мондый хәлнең җитди икәнен дә, үзләренең укучылар каршында җаваплы икәнлекләрен дә бик аңлыйлар. Татарстан совет язучыларының делегациясе совет язучыларының Бөтенсоюз съездына барганда безгә драматургларыбыз һәм балалар әдәбияты өчен йөз кызартырга туры килмәс дип ышанасы килә.
Поэзия турында берничә сүз. Соңгы елларда безнең* шагыйрьләребез берничәләп яхшы поэма һәм күп кенә әйбәт шигырьләр яздылар. Шулай да әдәбият дөньясында зур вакыйга булырлык, аеруча ' оста язылган поэтик әсәрләр хәзергә юк әле. Поэзияне Бөек Ватан сугышы елларындагыча әдәбиятның алгы сафына чыгарыр өчен шагыйрьләре-безгә бик нык эшләргә, бик күп эшләргә туры киләчәк.
Шагыйрьләр бу хәлгә тыныч карыйлар дип әйтеп булмый. Юк, алар бәхәсләшәләр, бер-берсен тәнкыйть
70
лиләр, өзлексез иҗат итәләр, фикерләрен, идеяләрен гәүдәләндерер өчен тагын да мөкәммәлрәк яңа формалар эзлиләр. Шулай да. кирәк җирдән эзлиләрме соң алар, кайбер чакны эзләнүләре бушка түгелме? Соңгы елларны бездә, әгәр шулай әйтергә мөмкин булса, поэзия чамасыз «озыная» башлады. Поэтик ялкын, тирән дулкынлану һәм ашкынулы дәрт белән сугарылган көчле поэтик әсәрләр иҗат итәсе урында, ни сәбәптәндер берничә мең юлга сузылган озын-озын шигъри повестьлар язу мода булып китте. Табигый күренешме бу? Совет поэзиясенең үсешеннән, аның алга китү таләпләреннән килеп чыккан яңалыкмы? Минемчә, алай түгел, һәркемгә билгеле булганча, Һади Такташның ялкынлы, популяр поэмаларыннан берсе дүрт йөз илле юлларга сыйган. Фатих Кәрим «Яшен яктысы» исемле поэмасында бөтен әйтергә теләгәнен нибарысы 115 юлда әйтеп биргән. Муса Җәлил поэмалары поэтик көче һәм җыйнаклыгы ягыннан гомумән үрнәк булырга тиешләр. Ә менә Ш. Мөдәррис «Яшел тасма» исемле поэмасын 2700 юлга сузган! Ш. Маннурның «Тыныч көн» исемле конфликтсыз, нигездә уңышсыз поэмасы да шулай ук чамасыз сузылган. Мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде.
Нәтиҗә нинди соң? М. Җәлил, һ. Такташ һәм Ф. Кәрим поэмалары, кыска булуларына карамастан (дөресрәге. кыска һәм эмоциональ көчле булганга), күңелгә нык сеңеп калганнар. Башка поэмалар турында, бо- ларга караганда кәгазьдә урынны ун өлеш күбрәк алып торсалар да, болай дип әйтеп булмый*. Нәтиҗәдә, поэзия «сыегая», тирәнлеккә үсәсе, эчтәлекне тирәнәйтү һәм поэтик эчтәлеккә баю исәбенә үсәсе урында, киңлеккә, шигырь юлларын арттыру ягына таба үсә булып чыга.
Шагыйрьләребезгә бу турыда уйларга кирәк. Шигырь белән язылган повестьларның да яшәргә хакы булса да, безнен уебызча, болай чамасыз озын, әллә ничә мең юлларга сузылган мондый сузынкы форма белән артык мавыгудан поэзиянең сыйфаты яхшырмаячак.
Рус әдәбиятында да, бездә дә иң яхшы поэмалар нинди дә булса берәр әһәмиятле вакыйга турында, җәмгыять, я булмаса аерым герой тормышына зур үзгәрешләр кертә торган вакыйга турында языла. Ан-дый поэманың авторы әһәмиятсез вак детальләр тирәсендә артык төпченмичә, көчен төп вакыйгаларны поэтик югарылыкта тасвирлауга "бирә, эмоциональ җегәрлекле, ялкынлы юллар чигә, чыи-чыннан поэтик тел белән яза.
Шуңарга күрә андый поэма кечкенә күләмле булса да дулкынландыра, берничә мең юлга сузылган, әмма дәртсез, сүлпән язылган шигъри повестька караганда күбрәк тәэсир итә. Поэзиянең матурлыгы һәм көче озын язылуында түгел бит, бәлки дулкынландырырлык, тәэсирле булуында. Очраган бер күренеш, теләсә нинди вакыйга поэзия материалы була алмый, һәр күргән, ишеткән нәрсәне поэтик формага салу һич мәҗбүри түгел. Поэма язар өчен аның үз темасын эзләргә, «җыр-ланырлык» поэтик эчтәлекне дөрес таба белергә кирәк. Безнең тормышта дулкынландыргыч, поэзиягә лаеклы, үзеннән-үзе җырга керергә торган ва-кыйгалар бик күп, аларны күрә генә белергә кирәк.
Кайбер шагыйрьләребезнең иҗа-тындагы акрынлык әнә шундый сузынкы повестьлар белән мавыгудан түгелме икән? Мондый повестьларны еллар буе язарга кирәк бит. Әхмәт Юнус тракторчылар турындагы поэмасын яки повестен бәлки шунлыктан бетерә алмый торгандыр? Мөхәммәт Садри да авыл хуҗалыгы механизаторлары турындагы либреттосын чамадан тыш озак яза. Алар һаман шулай язалар да сызалар, туктаусыз рифмалыйлар, ә тормыш аларны әллә кайда артта калдырып үтә.
Бу шагыйрьләр әлеге әсәрләрен яза башлаганнан соң партиянең XIX съезды булды, КПСС Үзәк Комитетының июль һәм сентябрь Пленумнары, СССР Верховный Советының V сессиясе, КПСС Үзәк Комитетының февраль-март Пленумнары булып узды. Бу тарихи вакыйгаларның һәрберсе колхозлар һәм колхозчылар тормышына зур үзгәрешләр кертте,
71
көн тәртибенә яңа мәсьәләләр куйды. Бу вакыт эчендә кешеләр дә бик нык үзгәрделәр, алга киттеләр.
Шундый сорау туа: бу иптәшләр нинди механизаторлар турында язалар икән соң? Бүгенге механизаторлар тормышы турында язалар дияр идең, шагыйрьләребез аларны белмиләр, чөнки шәһәрдән беркая чыгып- йөрмиләр. Элекке механизаторлар турында, сентябрь Пленумына чаклы булган вакыйгалар турында язсалар, тагы да уңышсыз чыгарга мөмкин: чөнки укучыны бүгенге тормыш күбрәк кызыксындыра. Бу иптәшләргә (һәм башкаларга да!) ашыга төшәргә кирәк, югыйсә алар- ның тормыштан бөтенләй артта калып, бернинди поэма яисә либретто яза алмау куркынычы бар.
Безнең кайнап, өзлексез үсеп торган бай тормышыбызның совет поэзиясенә таләбе бик зур, аны үтәү өчен шигырь юлларының санын арттыру гына җитми. Бөек Ватан сугышы елларында безнең поэзия күләме белән түгел, бәлки, тәэсир итү көче, халыкны дошманга каршы кө-рәшкә рухландыра торган ялкынлы поэтик сүзе белән дан тотты. Шигырьдә юллар аз, әмма тормыш һәм поэзия мул булсын! Безгә югары идеяле, югары художестволы поэмалар кирәк, бөтен дөньяга шаулаган нефтьчеләребез турында, тормышның хәзерге геройлары, партиянең чакыруы буенча авыл хуҗалыгын үзгәртүче агрономнарыбыз турында, ком-байнчыларыбыз, галимнәребез, яшь энтузиазистларыбыз турында көчле поэмалар кирәк. Безнең поэмаларыбыз һәм шигырьләребез үзләренең югары поэтик көче белән дулкынландырырлык, нәфис, образлы, музыкаль теле белән сокландырырлык, дәрт һәм көч кертерлек булсын! Мондый поэтик әсәрләрне колхозчылар да, галимнәребез дә, хатын-кызлар да, яшьләр дә һәм картлар да бер үк дәрәҗәдә яратып укыр иде.
Безнең чын-чыннан талантлы һәм көчле шагыйрьләребез аз түгел. Шагыйрьләр белемнәре ягыннан да, иҗат тәҗрибәләре ягыннан да язучылар коллективында беренче урында торалар. Шагыйрь иптәшләр үзләренең иҗади бурычларын намус белән үтәрләр һәм безнең поэзиябез сугыш вакытындагыча яңадан алдынгы сафка чыгар дип ышанасы килә.
Сатира турында бер-ике сүз. Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XIX съезды әдәбиятчылар алдына зур бурычлар куйды, ул совет язучылары үз әсәрләренең тулы канлы художество образларында совет кешеләренең рухи байлыгын һәм иң характерлы уңай сыйфатларын көчле итеп сурәтләргә тиешлеген әйтте. Бер үк вакытта язучылар партиягә һәм хөкүмәтебезгә искелек кал-дыкларына каршы көрәштә сатира чаралары белән дә булышлык итәргә тиешләр.
Партиянең XIX съездыннан соң бездә, озак кына вакыт күренми торганнан соң, сатирик әсәрләр дә чыга башлады. Шагыйрь Ш. Мөдәррис сатирик хикәя һәм поэмалар бастырды. А. Әхмәт, Ә. Еники, Г. Минский, С. Баттал һ. б. лар да шулай ук сатирик хикәяләр һәм шигырьләр яздылар. Яман аты чыккан конфликтсызлык «теориясе» безнең сатира жанрына да зур зарар китерде. Шул сәбәпле бездә сатирик әсәрләр һаман да аз языла әле, басылып чыккан хикәяләрдә дә ваемсызлык, иҗат кыюсызлыгы сизелеп тора. Художество осталыгы ягыннан караганда, бу хикәяләр барысы да эшләнеп бетүдән ерак әле. Сатирик әсәрләрнең барысының да диярлек сюжеты очраклы хәлләргә корылган. Тискәре типлар уңай геройларның аларга каршы көрәше нәтиҗәсендә түгел, бәлки «ялгышлык» һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә фаш ителәләр.
Ш. Мөдәррис хикәясенең төп герое— кире тип — асылда башка кешеләрдән бөтенләй аерып алынган. Аңарга, йогышлы авырулы кешедән курыккан кебек, якын килмиләр, аның әшәкелекләренә барысы да түзеп торалар, беркем каршы чыкмый.
Шуны истән чыгармаска кирәк, чын сатира берьяклы гына булырга тиеш түгел. Кимчелекләрне рәхимсез рәвештә тәнкыйтьләү белән бергә, бюрократ, ялагай, рвач һ. б. ш. кешеләрне фаш итү белән бергә, уңай геройлар образын да иҗат * итәргә, алариың өстенлеген, көчен, җәмгыя
72
тебезнең алга баруына комачаулый торган барлык киртәләрне җимереп килүләрен ачык итеп күрсәтергә кирәк. Белинский бол ай дигән: художникның иң бөек максаты һәртөрле пычракны, кансызлыкны фаш итүдән, шуңа каршы көрәшүдән гыйбарәт.
Совет язучысы ачык дошманны гына күрергә тиеш түгел. Татлы сүзләр белән чын йөзен яшерүченең битлеге астында үзара тәнкыйтьне кысучы бюрократны, тырыш, өлгер җитәкче битлеге астына яшеренеп, җәмәгать милкен урлаучыларны һәм башка шундыйларны күрә белергә һәм фаш итәргә тиеш.
Нәрсәләр язылган, ничек язылган? Болар турында тәнкыйтьчеләргә хәзер үк үз сүзләрен әйтергә, һәм Габдулла Тукай традицияләре, шулай ук рус әдәбиятының мисаллары- үрнәгендә сатира жанрының алга таба үсү юлын күрсәтергә бик вакыт инде. Сатирик әсәрләр турында игътибарга лаеклы берни дә язылмау — тән-кыйтьчеләрнең зур кимчелеге.
Республикабыздагы рус язучылары турында берничә сүз. Бездә рус язучылары күп түгел, берничә кеше генә. Шулай да алар соңгы елларда яхшы гына художество әсәрләре белән бик куандырдылар. Күптән түгел Иван Заботинның бөек рус галиме Лобачевский турында әйбәт кенә зур романы басылып чыкты. «Новый мир» журналында якташыбыз Тихон Журавлевның «Комбайнчылар» дигән талантлы повесте басылды. Укучыларга яхшы ук таныш китап булган «Сынау көннәре»нең авторы — медицина институтының доценты Константин Лебедев яңа әсәрен тәмамлап килә. Мелузников, шагыйрә Тамара Ян һәм башка иптәшләр күп кенә яхшы шигырьләр яздылар.
Татар халкының турылыклы улы, талантлы шагыйрь Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язган шигырьләренең туган илгә кайтуы дулкынландыргыч зур вакыйга булды.
Татарстан җәмәгатьчелеге һәм Ва-таныбызның башкаласы — Москва язучылары аның геройларча һәлак булуына ун ел тулу көнен лаеклы рәвештә билгеләп уздылар. Социалистик Ватанның турылыклы улы, коммунист Муса Җәлил, Чехословакия халкының милли герое Юлиус Фучик шикелле үк, соңгы сулышына кадәр, шигыренең соңгы юлларына кадәр бөтен көче белән фашизмга каршы көрәшкән, Ватанының батыр сугышчысы буларак, хәрби антын җиренә җиткереп, батырларча һәлак булган. Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең исеме партия эшенә бөтен күңел белән бирелгәнлекнең, Ватанны сөюнең символы булып әверелде. Аның соклангыч көчле поэзиясе әдәбиятыбызның алтын фондына керде.
Татар совет әдәбиятының соңгы елларда бөтен союз күләменә чыгуын да зур казаныш дип санарга кирәк.
Безгә — татар совет язучыларына өлкән иптәшләребез — рус язучылары бөтен иҗат эшебездә һәрвакыт дусларча ярдәм итеп киләләр. Безнең күп кенә китапларыбыз аларның турыдан-туры катнашы белән рус теленә тәрҗемә ителеп меңнәрчә тираж белән Москвада басылып чыга, шулай итеп, бөек Ватаныбызның барлык халыкларының уртак байлыгына әвереләләр. Мәсәлән, К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы Москвада берничә тапкыр басылып, миллионнан артыграк данәдә таралды. Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романы Москвада ике мәртәбә чыкты. Хәзер «Газинур» романы басылып чыкты. «Татар поэзиясенең антологиясе», С. Хәкимнең, Ә. Давыдовның сайланма шигырьләре, Г. Гобәйнең повесте рус телендә басыла. Москвада Л. Ихсанова хи-кәяләре, Хәй Вахит һәм башкаларның әсәрләре басылып чыкты.
Бөек рус теле безнең китапларыбызга халык демократиясе илләренә дә юл ачты. К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы һәм башка кайбер татар язучыларының китаплары Европадагы барлык халыклар телендә таралды. Татар совет язучылары үз китаплары турында Венгриядән, Польшадан, Болгариядән һәм хәтта Австралиядән дә хатлар алалар.
73
Әсәрләребезнең бөтен Союз күләменә чыгуы әдәбиятыбызның киләчәктә үсүе өчен дә бик әһәмиятле. Бу хәл безне үзебезнең әсәрләребезгә тагын да югарырак таләп куярга мәҗбүр итә, рус телендә чыккан иң яхшы китаплар дәрәҗәсендә язу, классиклардан һәм хәзерге рус язу- чыларыннан бөтен көчне куеп өйрәнү бурычын йөкли.
Элек, Россия изелгән халыклар өчен гөрмә булган бер заманда үз китабының шул чаклы таралуын хәтта халыкның Г. Тукай шикелле бөек шагыре дә, башкалар да өмет итә алмаган. Без — татар совет язучылары. башка халык язучылары шикелле үк, моңа партиябезнең һәм хөкү-мәтебезнең безнең турыда туктаусыз кайгыртып торуы нәтиҗәсендә, Ком-мунистлар партиясенең эзлекле һәм дөрес милли политикасы җиңүе нәтиҗәсендә, барлык милләт хезмәт ияләренең ирекле рәвештә үсүләре, алга китүләре өчен совет строеның чиксез мөмкинлекләр тудыруы нәтиҗәсендә ирештек.
Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XIX съезды совет әдә-биятының зур уңышларга ирешкәнлеген билгеләп үтте. Шул ук вакытта съезд язучылар алдына җаваплы һәм җитди иҗат бурычлары да куйды.
XIX съезд совет әдәбиятының үсү юлларын ачык итеп күрсәткәннән сон, безнең республика язучылары да җанланыбрак эшли башладылар. Алар хәзер тормышны тирәнрәк өйрәнергә омтылалар, югары идеяле, художество ягыннан тулы кыйммәтле әсәрләр тудырырга тырышалар.
Шулай да татар совет әдәбиятының кайбер уңышларын күрсәтү ул әле бернинди кимчелекләребез дә юк, әдәбиятыбызның торышы бик әйбәт дигән сүз түгел.
Безнең әдәбият тормыштан артта бара, халыкның көниән-көп үсеп торган таләпләрен канәгатьләндерерлек яхшы әсәрләр һаман да әле аз языла.
Советлар Союзы Коммунистлар партиясе сентябрь Пленумы карарларында да һәм аннан соң да совет кешеләрен халыкның тормышын кискен рәвештә я х ш ы р г ы р г а, коммунизмдагыча чын муллык өчен көрәшергә чакырды. Хәзер безнең күз алдыбызда партиянең шушы күрсәтмәләрен тормышка ашыру өчен бар-лык тармакларда зур эшләр башкарыла.
һичшиксез, язучылар халыкның мондый патриотик хәрәкәтенә актив рәвештә кушылырлар, аларда үз иҗатлары, үз көчләре белән якыннан торып катнашу теләге тумый калмас. Ләкин бу темаларга бездә хәзергә берничә хикәя, бер-ике пьеса, берничә шигырь генә язылган әле. Язучылар коллективы бу эшкә чын-чынлап җиң сызганып кереште дип әйтеп булмый. Без бүгенге совет кешесенең рухи хәлен, бөтен ил күләмендә булган вакыйгаларның тарихи әһәмиятен тирәнрәк аңлап, халкыбызның яхшы тормыш өчен көрәшенә иҗади эшебез белән булышлык итәргә тиешбез. Колхозлардагы зур үзгәрешләр турында, җирне генә түгел, колхозчыларның тормышын үзгәртүче МТС һәм колхозларның яңа кешеләре турында әдәбиятның алтын фондына кереп калырдай яхшы поэмалар, пьесалар, повестьлар, романнар иҗат итәргә кирәк. Бу безнең иң төп, иң җаваплы бурычыбыз. Шул ук вакытта очерклар, фельетоннар, бер пәрдәле пьесалар һәм башка төрдәге әсәрләр белән дә ешрак чыгып, совет кешеләренең ашлык өчен, авыл ху-җалыгын күтәрү өчен көрәшләрен тулырак, киңрәк чагылдырырга кирәк.
Әдәбиятыбызның һәрьяклап үсешенә комачаулый торган зур кимчелекләрнең тагын берсе — тематиканың тарлыгы, чикләнгән булуы.
Билгеле булганча, безнең революциягә кадәрге әдәбиятыбыз нигездә авыл әдәбияты иде. ягъни, китаплар авылдан чыккан кешеләр тарафыннан, авыл тормышыннан алып, күбесенчә авыл укучылары өчен языла иде. Авыл табигате, черемгә талган тын авыл поэзиянең бердәнбер чыганагы итеп санала иде дисәк тә ялгыш булмас. Шәһәр кешесе тормышына, бигрәк тә эшчеләр тормышына багышланган художество әсәрләре, аеруча алганда, проза һәм поэзия бик аз иде. Ул чор язучыларының чын күңелдән эшче яки һөнәрче дип, су-рәтләгән образлары да асылда ка
74
лача киенгән авыл кешесе булудан уза алмады.
Совет әдәбияты электән килгән бу тар кабыкны бик тиз җимереп чыкты. Эшче һәм шәһәр интеллигенциясе тормышына багышланган әсәрләр гражданнар сугышыннан сон. елдан- ел арта барды, һ. Такташның, Ф. Кәримнең, Ш. Камалның зур индустрия эшчеләре тормышыннан алып язган әсәрләре әдәбиятыбызга зур хәзинә булып өстәлделәр. Чын эшчеләрнең типик образларын чагылдырган романнардан К. Нәҗминең «Язгы жилләр»е. II. Газиның «Онытылмас еллар»ы. Г. Әпсәләмовның эшчеләр сыйныфының һәм совет интеллигенциясенең яшь буыны вә-килләрен гәүдәләндергән «Алтын йолдыз» романы әдәбиятыбызның тематикасын киңәйтүдә, аның төп юнәлешләреннән берсен алга жибә- рүдә хәлиткеч роль уйнадылар. Ләкин эшчеләр һәм интеллигенция тормышына багышланган, халыклар дуслыгын чагылдырган әсәрләр һаман да бик аз әле.
Быел В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетына 150 ел тула. Без республикабыз башкаласы Казанның ВУЗлар шәһәре булуына, йөзләгән һәм меңләгән совет галимнәренең, шулар арасында бөтен дөньяга атаклы галимнәрнең зур фәнни проблемаларны чишүләренә һәрвакыт куанабыз, моны го-рурланып сөйлибез. Безнең алар ту-рындагы китапларыбыз, галимнәр һәм студент яшьләребезгә лаеклы художество әсәрләребез кайда соң? Совет интеллигенциясе һәм студентлар тормышыннан әсәр язарга вәгъдә иткән К. Лебедев. X. Госман һәм башка иптәшләр кайчан безне яңа китаплары белән сөендерерләр икән?
Республикабызда партия ихтыяры белән өр-яңа нефть промышленносте барлыкка килде, ул әкияттәге тизлек белән үсә. Нефть районнарында безнең күз алдыбызда яңа шәһәрләр, барлык уңай яклары белән эшчеләр поселоклары салына. Бигрәк тә шунсы куанычлы:—анда яңа кешеләр үсә, кичәге колхозчылар бүген квалификацияле нефтьчеләр булып өлгерәләр. Ин. әһәмиятлесе тагын шул— Татарстанның нефть промышленностен Советлар Союзының бик күп шәһәрләреннән килгән төрле милләт халыклары төзиләр. Грозный, Баку һәм башка шундый зур нефть үзәкләреннән килгән тәжрибәле карт нефтьчеләр татарлардан һәм башка халыклар арасыннан йөзләрчә квалификацияле эшчеләр тәрбияләп чыгардылар. Бөтен союзда дан алган атаклы нефтьчеләр — Нургалиевне, Гай- фуллинны, Гыймазовны һәм башкаларны алар үстерделәр. Анда язучыны иң изге һәм бөек тема — халыклар дуслыгы темасы көтә.
Дөрес, нефтьчеләр турында бездә берничә пьеса, бик үк көчле булма- салар да, художестволы берничә очерк та язылды. Күп кенә поэтик әсәрләр языла, хәтта бер повесть та бар. Ләкин нефтьнең үсү колачы, андагы кешеләрнең үсүе белән янәшә куйганда, болар гына бик аз әле. Нефть бит ул безнең киләчәгебез. Нефть безнең бөтен республикабызны, бөтен тормышыбызны баштанаяк үзгәртәчәк. Безгә нефтьчеләр турында зур күләмле яхшы әсәрләр, югары художестволы поэмалар язарга, үзебезнең театр сәхнәләрендә генә куелып калмыйча, бөтен Союз күләменә чыгардай яхшы пьесалар, яхшы опералар иҗат итәргә кирәк.
Совет власте елларында Татарстан республикасының промышленносте бик нык алга китте. Бездә, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, бөек рус халкының ярдәме җирлегендә инженер-техник интеллигенция һәм югары квалификацияле эшче интеллигенция җитеште. Алар арасында социалистик хезмәт геройлары, Сталин премиясе лауреатлары, атаклы новаторлар бар. Шулай да бүгенге эшчеләр һәм техник интеллигенция тормышыннан безнең бер генә зур әсәр дә язганыбыз юк әле.
Билгеле, бу кимчелекләрне һәртөрле резолюцияләр һәм вәгъдәләр белән генә бетереп булмый. Барыннан да элек бу мәсьәлә безне чын- ч ы н и а н дул к ы 11 л a н д ы p ы p га тиеш. Тематиканың бол ай чикләнгәнлеге бөтен әдәбиятыбызның үсешен тоткарлап торуын бөтен тирәнлеге белән аңларга кирәк.

7 5
Идея эчтәлегенең ярлылыгы, шуның нәтиҗәсе буларак, байтак кына •әсәрләргә хас булган художество ягыннан зәгыйфьлек, бертөрлелек тә әдәбиятка киң колач белән җәелеп үсеп китәргә бик уңайсызлыйлар.
Кайбер язучылар үзләренең әсәр-ләрендә зур, җитди мәсьәләләрне хәл итүне бурыч итеп куймыйлар, кайвакыт бик вак яисә очраклы эпизодлар сурәтләү белән генә чикләнәләр.
Гариф Галиев «Микроскоп күрсәтте» дигән хикәясендә бер колхозда микроскоп югалып, соңыннан шуны табулары, аннары правление утырышында озак кына пошынып утырулары, «яхшы түгел, оят, фәлән-төгән» дип, берсен-берсе оялтулары турында яза.
Билгеле, язучы яхшы ният белән тотынган, ул моның белән уяулыкның файдалы, ачык авызлылыкның зарарлы икәнлеген әйтмәкче була. Ләкин ул теләгенә ирешә алмаган. Аның кешеләре бик примитив, вакчыл, рухи яктан ярлы итеп бирелгәннәр. Шунсы аяныч, микроскоптан язучы иң элек үзе файдаланмаган, аның ярдәмендә тормышның эченә тирәнтенрәк үтеп керергә омтылмаган.
Кайбер башка әсәрләргә карата да шул ук сүзләрне әйтергә мөмкин булыр иде.
Безнең күп кенә язучыларыбыз иске байлык белән, тормыштан әллә кайчан ук алган элекке тәэсирләре белән яшиләр. Шуңа күрә яңа күренешләр турында язганда да күбесенчә. бүгенге көнгә, бүгенге совет кешесенең тормышына хас яңа сыйфатлар турында бер яңа сүз әйтә алмыйлар.
Мондый ярлылык бигрәк тә колхоз тормышына багышланган әсәрләрдә сизелә.
Дөресен әйткәндә, без куәтле һәм катлаулы техника ярдәмендә могъ- .җизалар тудыручы, авылларыбызны баштанаяк үзгәртүче яңа кешеләребезне чын-чыннан тирән итеп өйрәнә дә, ярата да алганыбыз юк әле.
Кулына кәкре урак тотып, берәмлекләп дип әйтерлек башак кыркып йөрүче уракчы кызлар турында заманында аерым җырлар, хикәяләр, шигырьләр язылган. Әмма иркен басуларны чын күңелдән сөеп, акыллы машиналар ярдәмендә табигатьнең дәһшәтле көчләрен җиңүче һәм берүзе йөз уракчыга караганда күбрәк эшләүче батыр комбайнчы һәм тракторчы кызларыбыз турында шундый ук дәртле җырларыбыз, кызыклы хикәяләребез, яхшы пьесаларыбыз бармы соң? Ялгыз чалгычы яки уракчы эшенә караганда аларның эшендә поэзия азракмыни?
Мин сөйләгәннәр машина турында гына язарга өндәү булып аңлашылмасын. Әсәр өчен шулай кирәк икән, сандугачлар да, тургайлар да сайрасын, чишмәләр дә чылтырап аксын, дөньядагы барлык гашыйкларның төнге юлдашы булган нурлы ай да моңлансын. Чөнки алар — чынбарлык, алар һаман да бар. Ләкин без-нең укучыбыз — совет кешесенең — әдәбиятта үзен дә, үз эшен дә күрәсе, язучының әсәре аша үз-үзенә карыйсы килә, киләчәктә ничек үсәргә, кемнән үрнәк алырга, нинди булырга икәнен дә беләсе килә. Укучының мондый сорауларына без кайчакны җавап бирмичә узабыз.
Менә Ф. Хөснинең «Яфраклар коелганда» дигән хикәясе. Артлы чанага яки тарантаска утырып, авыл урамнары буйлап гармонь уйнап узучы чибәр егет белән эңгер-меңгер вакытта үзенең сөйгәнен гкөтеп торучы оялчан авыл кызы турында инде йөз елдан бирле языла бугай. Ул турыда шигырьләр дә җитәрлек язылган, хикәяләр дә. Аерма тик шунда гына, Ф. Хөснинең бу егете заготкож конторасының директоры дип атала, ә кыз егетне электәгечә салкын чишмә янында тал төбендә түгел, бәлки колхоз бакчасында көтә, аягында да киез ката түгел, биек үкчәле туфля. Дөрес, хикәядә гидростанция дә, бакчачылар курсы да телгә алына. Ләкин болар барысы да тышкы билгеләр генә булып калалар. Кызның үзендә исә бүгенге колхоз яшьләренә хас берәр яңа сыйфат табуы бик кыен. Ул рухи яктан ярлы, аның мәхәббәте дә бик сүлпән, чикләнгән мәхәббәт, чөнки ул бик сай шәхси дөнья эченә бикләнгән, җәмгыять тормышының шатлыгы, иҗти-магый тормыш нуры белән балкымый.

76
Шунлыктан язучы хикәянең ахырында әлеге кызны КПСС Үзәк Комитетының сентябрь Пленумы карарын үтәү өчен авылга кайткан агроном егеткә тормышка чыга, дип өстәп куйса да, аңа карап хикәя бүгенге яшьләр турындагы хикәя була алмаган.
Мондый мисалларны башка язу-чылардан да китерергә була.
Шушындый әсәрләрне укыганда баш өстеңдә тәбәнәк түшәм бар кебек тоясың, сиңа да, геройларга да бик кысан, бөркү, һава житми, иркенлек, яктылык житми! Кешеләре- безнең шулай рухи ярлы итеп бирелүенә. аларның бәхетләре бик чикле, куанычларының бик кечкенә булуына офтанасың.
Уңышсыз әсәрләрдәге геройларны Тихон Журавлевның «Комбайнчылар» дигән талантлы повестеның геройлары белән чагыштырганда бу тойгы тагын да көчлерәк сизелә. Бу повестьтагы Федя да. Маһинур да, Наташа да һ. б. геройлар да безнең якта, кайдадыр Зөя буенда яшиләр бит. Ләкин алар зур, чын шатлыкка, зур бәхеткә омтылалар, алар үзләренә генә түгел, башкаларга да өлеш тиярлек зур бәхеткә ирешәләр.
14дея ягыннан ярлы, художество ягыннан зәгыйфь әсәрләр совет уку-чысының карашын киңәйтмиләр, аны рухи яктан баета алмыйлар.
Тагын бер мәсьәләгә туктарга кирәк.
Әдәбиятыбызның хәзерге хәленә ныклабрак күз салганда, конфликтсызлык «теориясенең» зарары без моңарчы уйлаганнан күп мәртәбәләр зуррак булуы күз алдына килеп баса. Шушы «теориягә» бирелеп, язучыларның бер өлеше чынбарлыкны өс- тән-өстән генә күрсәтте, тормыш фактларын алсу төскә манды, шулай итеп, капитализм калдыкларына каршы, безнең алга баруыбызга кома-чаулый торган житешсезлекләргә каршы көрәштә көчсезлек күрсәтте.
Безнең правлепиенең зур ялгышы шунда: без, хәтта партиянең XIX съезды бу «теориянең» зарарлы якларын ачып биргәннән соң да, шуның йогынтысын бөтенләй бетерерлек чаралар күрмәгәнбез. Без ярым- йорты чаралар белән чикләнеп калганбыз булып чыга.
М. Әмир романының журналда басылган вариантын тикшергәндә фикер алышуда катнашкан иптәшләр аның да шушы зарарлы йогынтыга бирелүен, кайбер мәсьәләләрдә читен урыннарны читләтеп узуын, аларны тормыштагыча нык көрәш белән жиңеп узмавын хаклы рәвештә әйтеп киттеләр.
Конфликтсызлык «теориясенең» безнең әдәбиятка зур зарар китерүенә мисал итеп иптәш Минскийныц «Юбилей», «Гадәттәге бер төн» һәм «Беренче шатлык» исемле хикәяләрен күрсәтергә мөмкин. Иптәш Минский — иң актив прозаикларның берсе, ул быел күп кенә хикәяләр язды, шулар арасында яхшылары, бик кызыклылары да бар.
Бусы бик әйбәт, ул шулай булырга тиеш тә. Әмма әлеге хикәяләрендә ул ялгыш юлдан киткән. Бу хикәяләрдән чыгып фикер йөртсәк, безнең тормышта хәзер бернинди кыенлык та юк, без барысына да ирешкәнбез, көрәшерлек каршылыклар да юк, хәзер бары тик уңышлардан тәм таба белергә, шулардан рәхәт табарга гына калган.
Бу хикәяләрдә, зур бәйрәм көнне кондитер магазиннарындагы шикелле, бар нәрсә дә татлы, һәммәсенә бал ягылган, шикәр сибелгән. Автор һәрнәрсәне ансат хәл итә, бик зур бәхетләргә бернинди көрәшсез ирешә. Менә «Юбилей», дигән хикәя. Хикәянең герое шатлыктан- балкый, хатыны да балкый. Бер кызлары — доктор, икенчесе — артистка, өченчесе — укытучы, дүртенчесе — инженер, ә уллары — техник. Бер генә дә гади эшче юк! Шулар өстенә, хикәянең герое алтмыш яшьлек карт тантаналы рәвештә үзенең сигезенче бишьеллыкта яшәвен белдерә: хәзер ул 1954 ел планын да түгел, хәтта 1955 ел планын да түгел, бәлки 1965 ел планын үти икән, ягъни ул бер селтәнүдә сигезенче бишьеллыкка сикергән! Билгеле, әгәр иптәш Минский шытырдаткан яңа ел суыкларында шушы карт мастер эшләгән бораулау аппараты янындагы ачык мәйданда унбиш кенә минут торган булса да, болай язмас иде. Борау-
77
лау мастеры булып эшләү алай бик ансат түгел ул. Анда һәр уңышка киеренке көрәш, зур тырышлык белән генә ирешәләр.
Андый семьялар, андый алдынгы кешеләр бездә аз түгел, андыйлар бездә күп. Ләкин чын тормыш дөреслеге шунда — болар барысы да ансат кына, көрәшсез генә булмаган, алар тырыш, авыр көрәш аша бирелә. Әгәр без уңышларыбызны шулай бер яклы гына, авыр көрәшне яктыртмыйча гына күрсәтсәк, безнең совет чынбарлыгына карата карикатура гына килеп чыгачак.
Иптәш Минскийның икенче хикәясе— «Гадәттәге бер төн»дә,— берен- чесендәге шикелле үк бөтенесе дә төче. Комендант взводы патрульлек итәргә чыга, әмма төн буе зур бер шәһәрдә бер генәадә тәртип бозу да күренми, ичмасам’ берәр исерекне дә очратмый. Бу шәһәрдә шундый идеаль тынлык, шундый рәхәт, шундый ваемсызлык, мондый хәл үлекләр дөньясында яки әкияттә генә булуы мөмкин. Әйтерсең, монда тере кешеләр түгел, бәлки ниндидер йокымсыраган, тораташ булып каткан кешеләр яшиләр. Язучы бернигә өндәми дә, берни өйрәтми дә. Ул үзе дә дулкынланмый, укучыны да дулкынландырмый, чөнки хикәядә дул-кынландырырлык бернәрсә дә юк.
Бу хикәяләрне укып чыкканнан соң шундый тәэсир калырга мөмкин: безгә берни турында кайгыртырга да, бернигә омтылырга да кирәкми. Милициягә дә, хәрбиләргә дә бернинди эш юк, аларны бүген үк таратсаң да була.
Әгәр язучы тормышыбызга игътибар беләирәк. аның актив төзүчесе буларак, караса, иҗат кешесе буларак, тирәнтенрәк өйрәнсә, аның төрле-төрле һәм катлаулы вакыйгаларга бик бай булуын, тормышның һәртөрле зур һәм кечкенә кыенлыкларын җиңеп чыгу, капитализм калдыкларына каршы көрәш һәм кешеләрнең зур шатлыклары белән кайнап торуын күрер иде.
Әгәр ул океан артындагы яки Көнбатыш Германиядәге кыланышларга аз гына булса да колак салса» укучының мондый тәмле-татлы сүзләр белән сизгерлеген сүрелдерүнең ярамагаилыгын аңлар, бу турыда җитдирәк уйлап караса, мондый алымның ялгышлыгына бик тиз төшенер иде. Чөнки андый хикәяләр укучыларның игътибарын авырлыкларны җиңүгә юнәлтми, аларны җәмгыятебезнең актив членнары итеп тәрбияләми, бәлки киресенчә, суындыра гына.
Бу «теория»нең йогынтысы башка әсәрләрдә дә сизелә. Безгә аннан бөтенләйгә арынырга күптән вакыт инде.
Оригиналь әсәрләр аз язылуның тагын бер сәбәбе шул — безнең язу- чыларыбыз бик аз. Татарстан шикелле зур республикада без, язучылар, нибарысы иллеләп кенә.
Безнең сафка яшь көчләр бик аз өстәлә. Сугыштан соңгы елларда әдәбиятка сәләтле яшьләрдән бары берничә кеше генә килде.
Моның сәбәбе нәрсәдә?
Әдәби эшкә сәләтле яшьләр гомумән аз дияргә безнең бернинди нигезебез юк. Үзешчән художество коллективларына ел саен уздырыла торган смотрлар, художество, музыка һәм башка уку йортларына ел саен меңнәрчә сәләтле яшьләр килеп тулуы мондый сүзләрнең хаксыз икәнлеген күрсәтә.
Бердән, без язучылар союзында бу мәсьәлә белән бик аз шөгыльләнәбез. Яшь әдәби көчләрне тәрбияләп үстерү эше күбесенчә үз агышына куелган, союз правлениесе һәм аның иҗат секцияләрендә бу эш һаман да әле үзенә тиешле урынны алып җиткерми. Союз правлениесе каршындагы яшьләр комиссиясе дә сүлпән эшли.
Яшьләр белән турыдан-туры эш итүче консультантларыбыз еллар буе кабинетларында утыралар. Алар хәтта Казанның ВУЗлары белән дә начар элемтәдә. Бөгелмә. Чистай, Зеленодольск, Әлмәт шикелле зур һәм яна шәһәрләрдәге яшь иптәшләр, андагы уку йортлары белән бәйләнешләре турында әйтәсе дә юк. Яшь көчләрнең сәләтләре беренче башлап ачыла торган урын — урта мәктәпләр, аларның укытучылары белән дә элемтә юк.
Бу һич нормаль хәл булмаса да, боз моңа, ничектер электән үк күнеккәнбез.

Яшьләр белән эшләү методларын үзгәртергә кирәк. Яшь, сәләтле көчләр җитештерүне урта мәктәпләрдә, матур әдәбият белән туган телне укыту эшен яхшыртудан ук башларга кирәк. Балаларда кечкенәдән үк матур әдәбиятны ярату хисе уятырга, әдәбият теориясе белән аның тарихын тирәнтен үзләштерүләренә ирешергә, әдәби сәләтләрен үстерүдә булышлык итәргә кирәк.
Тәҗрибәле олы язучыларыбыз, яшь язучылар белән индивидуаль эш алып барсалар, аларның әдәби осталыкларын үстерергә зур ярдәм күрсәтә алырлар иде. Кызганычка каршы, бу юнәлештә дә бик аз эшләнә. Яшь көчләрне үстерүдә, аларны әдәбиятка тартуда безгә Мәгариф министрлыгы, профсоюз, комсомол оешмалары да ярдәм итсеннәр иде. Бу оешмаларның ярдәменнән башка, киң җәмәгатьчелекнең булышлыгыннан башка бу зур мәсьәләне язучылар үзләре генә хәл итә алмаячаклар.
Татарстан совет язучылары җә-мәгатьчелеге әдәбиятның алга баруына комачаулый торган кимчелекләрне бетерер өчен тырышлыгын бермә-бер арттырыр, зур тәҗрибәле язучыларыбыз моннан соң яшьләр белән кулга-кул тотынып эшләрләр һәм безнең коллектив якын арада яңа иҗат уңышларына -ирешер дип ышанасы килә.