Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА РУС ҺӘМ УКРАИН ХАЛЫКЛАРЫНА КАРАТА ДУСЛЫК ТРАДИЦИЯЛӘРЕ


Совет строеның иң бөек казаньпп- .ларының берсе булган Советлар Союзы халыкларының какшамас дуслыгы үзенең тирән тамырлары белән ерак тарихларга барып тоташа. Безнең хәзерге Ватаныбызның элекке территориясендә яшәгән халыкларның политик, экономик, культура үсешләре, эчке һәм тышкы дошманнарга каршы көрәш интереслары борынгы заманнарда ук алар- ның бер-берсенә якынаю нигезләре булып тордылар. Бу якынаю нигезләрен салуда һәм үстерүдә бөек рус халкының роле аеруча зур булды. Азатлык өчен булган көрәштә еллар һәм гасырлар уза барган саен рус халкы башка халыкларны бердәм дәүләт системасына җыйный һәм тыгызрак туплый барды.
Татар халкының рус, украин һәм башка халыклар белән булган үзара бәйләнеш традицияләре дә ерак үткәннәргә барып тоташа. Әле Киев Русе һәм Болгар дәүләтләре вакытларында ук хәзерге рус, украин, белорус һәм татар халыкларының бабалары арасында үзара тату яшәргә омтылыш идеаллары була. Бу идеаллар шул чорлардан бирле безнең заманыбызга кадәр сакланып килеп җиткән легендаларда һәм тарихи истәлекләрдә дә ачык чагылып калганнар. Боларны бигрәк тә борынгы рус елъязмаларында шактый еш очратырга мөмкин. «Повесть времен-ных лет» елъязмасында теркәлгән шундый истәлекләрнең берсендә X йөзнең азагында (985 елда) Киев Русе һәм Болгар дәүләте халыклары арасында «мәңгелек тынычлык» договоры төзелүе турында сөйләнелә. Бу тынычлык «таш суда йөзгәнгә чаклы, колмак суга батканга кадәр» яшәргә тиеш дип исәпләнелгән. Мәгълүм ки, таш бервакытта да, кү-тәрелеп, су өстендә йөзә торган әйбер булмаган кебек, колмак та үзлегеннән бервакытта да су астына төшә торган әйбер түгел. Шулар шикелле. Болгар һәм Киев Русе халыклары арасындагы үзара тынычлык та бервакытта да бозылмаска тиеш дип уй- ланылган. Гипербола һәм афоризм юлы белән бирелгән бу истәлектә шул чор халыкларының үзара дусларча яшәргә булган омтылышларының тирән мәгънәсе салынган.
Рус халкы белән башка халыкларның политик, экономик, культура мөнәсәбәтләренең артканнан-артула- ры бәрабәренә алар арасындагы бәйләнеш һәм якынлык та үскәннән-үсә барды. 1552 елда солтан Төркиясе агентурасы булган Казан ханнары тар-мар ителделәр, һәм Казан хан-лыгы территориясе Россия составына керде. Бу вакыйгадан соң, аеруча, 1654 елда Украинаның Россиягә яңадан кушылуыннан соң, рус, украин, белорус һәм Идел буендагы башка халыкларның, шул исәптән Казан татарларының да, үзара мөнәсәбәтләренең үсә баруларына уңай шартлар тудырылды. Бу тарихи вакыйга-лар ул халыкларның чит ил дошманнарына каршы юнәлдерелгән нәфрәтләрен, аларның гомуми дошманнары булган солтан Төркиясенә, аның вассалы Кырым ханлыгына каршы
110
омтылышларын да мәңгегә бергә туп-ладылар. 1552, 1654 еллардагы тарихи борылышлар аша украин, белорус, татар, чуваш, удмурт, мари халыкларының, иң прогрессив үсеш юлына басуларында бөек рус халкы хәлиткеч көч булды. Рәсми Россия белән күп төрле халыклар, аларныц демократик культура вәкилләре Россиясе арасында принципиаль аерма бар. Великодер-жавный шовинизмга һәм җирле милләтчелеккә каршы иң элек бөек рус халкының үз уллары — ялкынлы революцион-демократик көчләр кү-тәрелде. Халыклар арасындагы дуслык идеяләре В. Г. Белинский, А. II. Герцен, Н. Г. Чернышевский, Н. А. Добролюбов шикелле бөек рус революцион-демократлары Россия халыкларының прогрессив карашлы алдынгы вәкилләрен уяттылар. «Кешелек дөньясына мәхәббәтнең бер күренеше булган чын патриотизм,— дип язды Добролюбов,— аерым халыкларга дошманлык карашы белән килешми».
Бөек рус халкының әдәбият һәм культура традицияләре үрнәгендә үскән татар культурасының һәм әдәбиятының демократик вәкилләре дә, халыклар арасындагы, башлыча, рус халкы белән татар халкы арасындагы үзара бәйләнешләргә, аеруча XIX йөзнең икенче яртысыннан башлап, шулай ук зур бәя биреп карадылар. Алар рус халкы белән булган дуслык мөнәсәбәтләрен иҗтима- гый тормыш үсеше перспективасыннан чыгып аңлатырга тырыштылар. К. Насыйри «Россия кешесе һәркай- сы бер-берсенең мәслихәтен яхшы беләдер», — дип язды. Чөнки алар «бер җирдә торган һәм бер җирдә... бер икмәкне ашап» үскәннәр. Аныңча, «Россия мәмләкәтендә торып, урысча бел мәк дөнья мөгамәләсе өчен гаять зарур вә мөһим эштер».
К. Насыйриның мондый идеяләре XIX йөзнең соңгы чирегендә үк кадимчеләрнең һәм җәдитчеләрнең буржуаз милләтчелек һәм панислами- стик, пантюркистик агулы карашларына каршы юнәлдерелделәр һәм татарлар арасындагы мәгърифәтчелек хәрәкәтенең иң гүзәл омтылышлары булып тордылар. Бөек рус халкына, аның алдынгы культурасына һәм әдәбиятына зур хөрмәт белән караган һәм шулар үрнәгендә эшчәнлек күрсәткән, әдәбиятта мәгърифәтчелек кара ш л а р ы и ча гыл дырган 3. Бигиев, Г. Ильяси, Ф. Халиди, шул чорда әдәбият мәйданына күтәрелгән Г. Камал кебек кешеләр К. Насыйри артыннан бардылар, аның халыклар дуслыгы идеяләрен дә уртаклаштылар.
Алдынгы рус фәнен, рус культурасын үзләштерү һәм рус әдәбиятын уку, популярлаштыру ул чорда гомумән татар разночинец интеллигенциясе арасында шактый киң таралган була. Бу чорда инде татар телендә И. А. Крылов, А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, И. И. Дмитриев, Л. Н. Толстой әсәрләре һәм атаклы рус фольклорчысы А. Н. Афанасьев җыйнаган рус әкиятләренең байтак өлеше тәрҗемә ителеп басыла. Алар- иың кайберләре кабат-кабат басылып таратылалар. XIX йөзнең соңгы чирегендә татар әдәбиятының кри- тик-реалистик юлдан үсә башлавына, нигездә, бер яктан, халык авыз иҗаты җирлек булып торса, икенче яктан, татар әдәбиятына рус әдәбияты тәэсиренең шактый үсә баруы гаять зур этәргеч ясый. XX йөзнең башында татар иҗтимагый һәм әдәби хәрәкәтендә халыклар дуслыгы һәм әдәбият дуслыгы традицияләре тагын да киңрәк һәм тирәнрәк тамыр җәяләр. 1905— 1907 еллардагы рус революциясе бу прогрессив омтылышларның кыюрак таралуына иң уңай шартларның берсе булып торды. XX йөздә рус әдәбиятыннан татар теленә тәрҗемә ителгән язучыларның исемлеге арт- каңнан-арта бара. Татар телендә Н. В. Гоголь, И. С. Тургенев, А. Н. Островский, Ы. А. Некрасов, А. П. Чехов, А. М. Горький кебек язучыларның әсәрләре чыга. Г. Тукай, М. Гафури, Г. Камал, Ш. Камал шикелле татар язучылары бөек рус язучыларынын. әсәрләрен гади рәвештә тәрҗемә итү белән генә чикләнеп калмыйлар, бәлки аларныц гүзәл идея-художество үзенчәлекләрен кабул итү дәрәҗәсенә күтәреләләр һәм шулар тәҗрибәсендә Октябрь революциясенә кадәр булган чорда-
111
гы татар әдәбиятында чын-чыннан реалистик сәнгать әсәре дип аталырга хаклы әсәрләр иҗат итү югарылыгына да күтәреләләр.
XIX йөздәге алдынгы татар язу- чыларының барысына да уртак булган бу төп тенденция Г. Тукай шигырьләрендә бигрәк тә киң, уңышлы һәм тирән чагылган:
Рус җирендә без әсәрле, эзле без, Тарихында бер дә тапсыз көзге без. Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, легать, гадәт вә әхлак алмашып... һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез.
Татар халкы белән бөек рус халкы һәм башка халыкларның бердәм азатлык һәм дуслык идеяләренең үсеш юлында тарих аренасына рус пролетариатының, даһи В. И. Ленин җитәкчелегендә аның алдынгы отряды булган большевистик социал- демократлар партиясенең барлыкка килүе бөтенләй яңа һәм принципиаль үзгәреш өстәде.
РСДРПның Казан Комитеты татар халкының X. Ямашев, Г. Коләхметов кебек большевистик рухлы уллары аркылы татар иҗтимагый хәрәкәтенә һәм әдәбиятына пролетар интернационализм идеясен кертеп җибәрә. Шул чорда русчадан татар теленә тәрҗемә ителеп таратылган политик брошюралар, прокламацияләр, революцион шигырьләр һәм җырлар ха-лыклар дуслыгы, пролетар интерна-ционализм идеяләрен чагылдыралар.
Татар иҗтимагый һәм әдәбият хә-рәкәтенә пролетар интернационализм идеясен таратуда X. Ямашев җитәк-челегендә татар телендә чыккан боль-шевистик «Урал» газетасының да роле бәя биреп бетергесез зур булды. «Кешеләр сыйныфка дин һәм милләтен аермаеича бүленәләр, — дип язды «Урал» 1907 елны,— татар эшчеләре рус капиталистларының кул астында кол булып эшләгәне кебек, рус эшчеләре дә татар капиталистларының кулы астында кол булЬш эшлиләр». Шуның өчен газета царизмга һәм барлык эксплуататорларга каршы большевистик социал- демократлар җитәкчелегендә төрле милләтләрнең һәм халыкларның эшчеләре һәм крестьяннары бердәм көрәш алып барырга тиеш дип аң-латты.
«Мәшһүр рус мөхәррирләреннән Максим Горькийга» ияреп язган Г. Коләхметов революцион көрәш һәм пролетар интернационализм идеяләрен үзенең әсәрләрендә, царизмның реакция елларындагы иң рәхимсез цензурасы аркылы да үтә алырлык итеп, оста һәм тирән эшләнгән художество образлары аша чагылдырды.
Татар иҗтимагый хәрәкәтендә һәм әдәбиятында таралган пролетар ин-тернационализм идеясе татар халкының рус һәм башка халыклар белән ныграк якынаюларына, дуслашуларына, демократик һәм революцион көчләрне рус пролетариаты тирәсенә тыгызрак туплауга киң һәм якты юл ачты. Шул ук вакытта ул җәдитчеләрнең һәм кадимчеләрнең милләтчелегенә каршы көрәштә иң көчле корал ролен үтәде. Буржуаз милләтчелек һәм пролетариат интернационализмы — ул «бөтен капиталистик дөньяның ике сыйнфый лагерена туры килә торган һәм милли мәсьәләдә ике политиканы (ул гына да түгел: дөньяга ике төрле карашны) гәүдәләндерә торган бер-берсенә килешмәүчән дошман булган ике лозунг» (Ленин, Әсәрләр, 20 т., 10 бит).
Эчке һәм тышкы дошманнарга каршы көрәштә ныгый һәм үсә барган пролетар интернационализм һәм халыклар дуслыгы идеясе күп милләтле совет культурасының һәм әдәбиятының хаким итүче идеологиясе булып әверелде. Бу тарихи үзгәреш нәтиҗәсендә халыклар арасында тигез хокукка нигезләнгән үзара һәртөрле бәйләнешкә чикләнмәгән мөмкинлекләр ачылды. СССР халыкларының эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культуралары һәм әдәбиятлары чәчәк атты. Бу уңышларга ирешүдә бөек рус халкының алдынгы культурасы һәм әдәбияты гаять дәрәҗәдә нык ярдәм итте һәм тәэсир ясады. Рус әдәбиятын башка халыклар теленә, шул исәптән татар теленә дә тәрҗемә итү эше моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә җәелеп китте.
112
Совет чорында татар теленә рус классик әдәбиятындагы иң яхшы үрнәкләрнең күпчелек өлеше инде тәрҗемә ителде диярлек. А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, И .С. Тургенев, А. Н. Некрасов, Л. Н. Толстой, А. П. Чехов, В. Короленко кебек язучыларның шактый зур күләмдәге җыентыклары, сайланма әсәрләре кабат-кабат басылдылар һәм басылалар.
Классик язучылар белән бергә, татар теленә рус һәм башка халыкларның совет әдәбияты үрнәкләре дә гаять дәрәҗәдә күп тәрҗемә ителделәр һәм тәрҗемә ителә баралар. Бүгенге көндә рус совет әдәбиятында барлыкка килгән күренекле әсәрләр тәрҗемә ителмичә калмыйлар диярлек. А. М. Горький, В. В. Маяковский, А. С. Серафимович, Д. Бедный, Д. И. Фурманов, К. Тренев, Ф. Гладков. Н. Островский, М. Шолохов,
A. Н. Толстой, А. Твардовский, К. Симонов, Л. Леонов, М. Исаковский, А. Сурков кебек рус совет язучыларының тәрҗемә ителгән әсәрләре унар һәм йөзләрчә меңләгән татар хезмәт ияләренең яратып укый торган әсәрләренә әверелделәр.
Рус һәм башка халыкларның совет әдәбияты үрнәкләрен татар теленә тәрҗемә итү эше ниндидер бер техник процесс кына түгел. Бу хәл әдәбиятта һәм гомумән культурада халыклар арасындагы дуслыкның үзара тыгыз бәйләнешенең тирән һәм матур бер чагылышы, булып тора. Рус әдәбияты барлык халыкларның әдәбияты өчен үрнәк булган шикел- . ле, татар әдәбияты өчен дә шундый ук рольне үтәде һәм үти. Татар совет язучыларының яхшы әсәрләре, иң беренче, рус язучылары тәэсирендә иҗат ителделәр. М. Гафури, Ш. Камал. һ. Такташ, Г. Кутуй, К. Нәҗми, Ф. Кәрим, М. Җәлил кебек күренекле татар совет язучылары үзләренең иҗат практикасында А. М. Горький,
B. В. Маяковский, Д. Бедный шикелле талантлы һәм даһи рус язучы- ларыннан өйрәнделәр.
Совет властеның беренче көннәреннән алып, М. Гафури, Ш. Камал, Г. Камал үзләренең әсәрләрендә халыклар дуслыгы идеясен моңа кадәр күрелмәгән яңа көч, яңа дәрт белән җырларга тотындылар. Социалистик һәм коммунистик төзелеш процессында тәрбияләнеп үскән һ. Такташ, М. Максуд, К. Нәҗми, А. Шамов, Г. Кутуй, ЛА. Җәлил, Ф. Кәрим, Т. Гыйззәт, Г. Бәширов, М. Әмир, Р. Ишморат, Г. Гобәй, И. Гази, Г. Әпсәләмов һ. б. язучыларның әсәрләрендә халыклар дуслыгы темасы шулай ук иң төп һәм үзәк идеяләрнең берсе булып тора. К. Нәҗминең байтак хикәяләре һәм «Язгы җилләр» романы, Г. Бәширов- ның «Сиваш» исемле повесте, «Намус» романы, Т. Гыйззәтнең күп кенә драмалары, М. Әмирнең «Агыйдел» повесте, Г. Әпсәләмовның хикәяләре һәм романнары, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, Ә. Исхак, Ә. Ерикәй, М. Садри, Г. Хуҗи, С. Хәким, Ә. Давыдов һ. б. шагыйрьләрнең күп кенә шигырьләре, поэмалары татар халкының рус халкына, илебезнең башка халыкларына карата булган иң саф, иң тирән кичерешләрен, ихтирам тойгыларын чагылдыралар.
Халыклар һәм әдәбият дуслыгы турында сөйләгәндә, Украинаның Россиягә яңадан кушылуына 300 ел тулу уңае белән СССР халыкларының гомуми милли бәйрәм көннәрендә татар совет язучыларының әсәрләрендә татар халкының украин халкына карата туганлык мөнәсәбәтенең чагылышына аерым рәвештә тукталу зур әһәмияткә лаеклы мәсьәлә.
Татар совет язучылары үзләренең әсәрләрендә бөек рус халкына һәм Советлар Союзының барлык халыкларына зур хөрмәт һәм мәхәббәт тойгыларын чагылдыру белән бергә, татар халкы белән украин халкы арасындагы кайнар дуслык мөнәсәбәтләрен дә һәрвакыт тасвирлап килделәр. Татар совет язучыларының бу гүзәл омтылышларын без татар әдәбиятының бөтен жанрларында да очратабыз һәм алар шактый көчле һәм күп төрле картиналар, образлар белән бирелгәннәр.
К. Нәҗминең «Иң соңгысы», «Шобага» исемле хикәяләре Украина территориясендә барган гражданнар сугышы темасына багышланганнар. Бу хикәяләрдә татар халкының вәкилләре итеп бирелгән образлар со-
8. „С. ә.“ № G 113
пет Ватаны, совет Украинасы һәм украин халкының, бәхете өчен эчке дошманнарга, Америка — Англия ялчыларына һәм килмешәкләренә каршы, рус һәм башка халыкларның вәкилләре белән берлектә, героик көрәш алып баралар. «Иң соңгысы» исемле хикәядәге Әбдрүш образы, Кызыл Армия частьларының үз вакытында уңышлы рәвештә Днепр аша чыгуларын тәэмин итү өчен, үзенең тормышын аңлы рәвештә үлем куркынычы астына куя.
«Шобага» исемле хикәядә халыклар дуслыгының партия эше белән тыгыз бәйләнештә булуын күрсәткән матур картина бар. В. И. Ленинның үлүе уңае белән II. В. Сталинның биргән антын тыңлаганда, хикәянең геройлары Хәйрулла белән Трофимны бөек хисләр чолгап ала. Аларның «күзләрендә дуслык ялкыны һәм шушы бөек антны бергәләп үтәү хәзерлегенең тирән билгеләре үттеләр»,— ди язучы бу уңай белән.
Гражданнар сугышы чорындагы Украина тормышы, украин һәм татар халыклары арасындагы дуслык мотивлары Г. Бәшировның «Сиваш» исемле повестенда да шактый рельефлы бирелгән. Биредә Англия, Америка һәм башка империалистик илләрнең ялчысы барон Врангельгә һәм ак бандаларга каршы сугыш алып барган Кызыл Армия сафында рус, украин,’ башкорт һәм башка милләт вәкилләре белән бергә, бертуган семья членнары булып, татар халкы уллары да актив катнашалар. Алар Көньяк Украинаны, Кырымны азат итү эшенә совет иленең, бәйсез- леге өчен, Коммунистлар партиясе, Ленин һәм Сталин кушуы буенча алып барылган көрәш дип аңлау дәрәжәсендә торалар. Кызылармеецларны мораль-политик яктан тәрбияләүче татар егете политрук Исаев барлык милләт вәкилләре ихтирам итә торган кешеләрнең берсе итеп тасвирланган. Үзләренең характерлары, хәрәкәтләре, фикерләре һәм психологияләре ягыннан тирән итеп бирелгән гади татар солдатлары Шәмси белән Әхмәди чын патриотизм һәм халыклар дуслыгы идеяләре, Украинага, аның халкына туганнарча дуслык хисләре белән сугарылганнар. «Сезнең якны мин үзем бик яратам. Ни чәчсәң, шул үсә. Халкы да яхшы», дип сөйли Әхмәди бер украин хатынына.
Г. Бәширов үзенең әсәрендә мәсьә-ләне берьяклы итеп кенә, ягъни төрле милләт вәкилләреннән торган кызыл-армеецларның Украинага һәм аның халкына булган мөнәсәбәтләрен күрсәтү белән генә чикләнми. Ул шулай ук, К. Нәҗминең «Иң соңгысы», «Шобага» исемле хикәяләрендәге кебек, биредә украин хезмәт ияләренең совет сугышчыларына чын күңелдән үз туганнары итеп карагайлыкларын да реалистик рәвештә биргән. Киң күңелле украин кешеләре «ач чагында безгә актык сыныгын бирде,— ди Әхмәди,— походта арып-та- лып, эсселектән әлсерәп узып барганда, безгә салкын суын эчерде, көзге салкын төннәрдә өендә йоклатты, безне туганнары кебек якын күрде». Качып киткән алпавытның батраклары кызылармеецларга бүләк китереп бирәләр.
Дуслыкның ныклыгы һәм сафлыгы иң рәхимсез каты көрәш кырында бигрәк тә ачык беленә. Бөек Ватан сугышында совет строеның, совет дәүләтенең яшәргә сәләтле булуы, ныклыгы белән бергә, безнең илебездәге халыклар дуслыгы да җитди сынау үткәрде. Фашизмга каршы рәхимсез канлы көрәштә халыклар дуслыгы үзенең яшәвен дәвам иттерде генә түгел, бәлки ул тагын да ныгыды. Совет Ватанының гомуми интереслары өчен көрәштә рус, украин, белорус, грузин, молдаван, әрмән, татар һәм башка халыкларның изге дуслыгы моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә чыныкты. Бу дуслык барлык халыкларның да шул чордагы документларында, матбугатында, әдәбиятында онытылмаслык картиналар, сокландыргыч буяулар һәм суынмаслык кайнар хисләр белән теркәлеп, тасвирланып калганнар. Мондый күренешләрне без татар халкы тормышын чагылдырган документларда да, татар әдәбиятында да күрәбез. Сугыш вакытында 2-Белоруссия фронтындагы татар сугышчылары тарафыннан татар халкына шигырь белән язылып җи
114
бәрелгән хатта патриотизм һәм халыклар дуслыгы, башлыча, украин һәм татар халкы арасындагы туганлык турында түбәндәге юлларны укыйбыз:
Ант иттек без туган җирне явызлардан сакларга, Соңгы тамчы канга чаклы Ватан хакын акларга; Башланганны тәмамламый, юлда туктап кал-маска. Җиңми торып, кылычларны кыннарына _ салмаска;
Үч алырга фашистлардан янгын көлләре өчен, Белоруссия, Украинаның канлы тәннәре өчен...
Шундый ук идеяләр Т. Гыйззәтнең «Изге әманәт» исемле пьесасында бик матур гәүдәләндерелә. Совет иленә, Украинага, Донбасска булган ялкынлы мәхәббәт, Донбассны азат итү өчен көрәш һәм фашист оккупантларына каршы булган ачы нәфрәт Мартынов, Лида, Остап, Апанае, Фуат, Наҗия, Гыйният һәм шулар шикелле башка рус, украин, татар халкы вәкилләрен мәңге какшамас семья итеп бергә туплаган.
Халыклар дуслыгы идеясе сугыштан соңгы прозада Г. Әпсәләмов әсәрләрендә киң чагылыш тапты. «Ак төннәр» повестенда көчле характер иясе, украинлы Апанае Грай. «Газинур» романында сугышчыларның яраткан командиры, акыллы һәм кыю сугышчы, рус егете капитан Бушуев — моның матур мисаллары. Г. Әпсәләмов һәм Б. Гыйззәтуллин- нарның Казан портын төзүчеләргә багышланган очеркларында, башка халык вәкилләре белән беррәттән, украинлы Дмитрий Жаданның иҗади хезмәте дә тирән ихтирам хисләре белән тасвирлана.
Г. Бакирның «Партизан малай» исемле повесте фашистлар тарафыннан оккупацияләнгән территорияләрдәге украин халкының авыр хәлдә калуына теләктәшлек хисләре белән тулы. Язучы биредә, партизаннарның дошманга каршы героик көрәшләрен чагылдыру белән бергә, гади украин хатыны Анна Николаевнаның бай һәм тирән эчке рухи матурлыгын, үз иле, үз Ватаны өчен булган кыю адымнарын, хәрәкәтләрен тасвирлый. _ Поэзия өлкәсендә татар халкының Украинага карата булган чын-чын- нан дуслык мөнәсәбәте М. Җәлилнең Ватан сугышының иң авыр көннәрендә язылган «Туганлык» исемле шигырендә бөтен тирәнлеге һәм гүзәллеге белән бирелгән.
Шагыйрь «чиксез авыр кайгы», «иң коточкыч нурсыз көн» шикелле халыкчан образлар белән фашистик оккупантлар кул астында газап чиккән украин халкының авыр хәлдә яшәвеи күз алдына китереп бастыра. Шул ук вакытта язучы аның «тез чүкмәүче», «коллык сөймәс көчле йөрәкле», «үч тойгысы» белән янган горур бер халык булуын да гәүдәләндерә.
Иң коточкыч нурсыз көнендә дә Ялгызлыкны ләкин белмәдең.
Син һәр минут сиздең үз кулыңда Көчле кулын кардәш илләрнең,— дигән юллар белән шагыйрь халыклар дуслыгының көчен ачып бирә.
Шигырьдәге дуслык идеясе «үксез балаларны» «кайнар кочакка» алып үз итү кебек нечкә лирик кичерешләр белән «уртак дошманның муенын өзү» шикелле җитди һәм кискен политик идеалларны чагылдырган картиналарны бергә туплаган. Татарстан, украин халкының азатлыгы өчен, заводларда көн-төн корал коя, үзенең куркусыз улларын аңа ярдәмгә җибәрә.
Бер ананың туган балалары — Ташкын булып бергә кузгалдык, һичкайчан да, һичбер көч алдында Җиңелмәс бу изге туганлык.
Ф. Кәримнең «Идел егете» исемле поэмасы М. Җәлилнең шушы шигыренә өзелмәслек булып бәйләнгән. Бу ике поэзия үрнәкләре үзләренең идеяләре белән генә түгел, бәлки художество алымнары, сурәтләү чаралары, образлары белән дә бер-берсе- нә бик якын торалар. Алар татар совет поэзиясендә социалистик реализмның гүзәл үрнәге була алалар. Шул ук вакытта бу әсәрләрнең үзләренә генә хас булган үзенчәлекләре дә ачык күренә.
Поэманың, сюжетында:
Җыр бакчасы — Украинаның Киң даласында, Днепр дулкыннарының, Моңы астында
8* 115
үскән һәм «сокланып туймаслык чибәр» украин кызын фашист офицерының кол итеп алып китәргә ты-рышуы — аеруча игътибарны үзенә тарта.
Совет сугышчысы — Идел егете, чәчәк кебек украин кызының тормышын саклап алып кала һәм ул моның белән үзенә карата кызның, аның әнисенең чын-чыннан кешелек мөнәсәбәтләрен казана.
Патриотизм, халыклар дуслыгы, башлыча, украин һәм татар халыклары арасындагы туганлык проблемаларын Ф. Кәрим эпик рәвештә менә шулай хәл итә.
Дуслык ике халык арасында гына бара дигән тар карашлылык безнең әдәбиятта чагылмый. Моны без «Идел -егете» поэмасында да бик ачык күрәбез:
Украина, Украина!
Бөек Ватанның
Бөтен милләтләре сине, Бу язгы таңның Чык кунган чәчәкләредәй, Якын күрәләр, Синең бәхетеңне даулап, Утка керәләр.
Татар совет поэзиясендә украин халкының тормышы, украин халкына дуслык тойгылары барлык шагыйрьләрнең диярлек иҗатында чагыла. Әхмәт Исхак үзенең «Шевченкога» дигән шигырендә украин халкына мәхәббәт, туганлык хисләрен җырлый һәм бөек Кобзарьга мөрәҗәгать итеп:
Син эзләгән чын туганлык Урнашты безнең илдә.
Син теләгән чын мәхәббәт Гөлләнә безнең җирдә, —ди.
Г. Хаҗи, Ә. Ерикәй, М. Садри, М. Хөсәен, 3. Мансур шикелле ша-гыйрьләрнең шигырьләрендә Украина, Днепр, җырчы Тарас образлары чын күңелдән сөю хисе белән җырлана. С. Хәким Украина һәм аның халкына карата татар халкының ихтирамлы карашларын үзенең поэмаларында уңышлы рәвештә чагылдыра. Гүя М. Җәлилнең Татарстан турында Украинаның «йортсыз калган» ятим балаларын «кайнар кочагында җылытты» дип язган юлларын зуррак поэтик әсәрләрдә күрсәтергә ом- тылгансыман, ул Бөек Ватан сугышы елларындагы героик хезмәткә ба-гышланган «Бакчачылар» поэмасында яшь кенә ятим украин кызы образын бирә.
Маринаның туган йорты Днепр даласында.
Тирән моң саклана кебек Аның күз карашында.
Сугыш башланган елның ул Килде җәй азагында, Килде үзе белән алып Аерылу газабын да.
Ләкин Апарина «югалды дип уйлаган бәхетен» үзе килгән «Зәй» буендагы Иштуган колхозында таба. Аны биредә алмагач бакчасында үзе шикелле хезмәт сөючән, кешелекле, туган җанлы татар кызлары әйләндереп алалар. Бакчачы Сәлим аңа үз кызы кебек карый. Язучы тарафыннан А1аринаның портреты, хә-рәкәте, фикер йөртүләре, эчке дөньясы сокландыргыч матур итеп бирелгән. Сәлим фронттай үзенең бердәнбер кызының батырларча үлү хәбәрен алгач, аның елаган хатынын Марина: «Мамо... не плач»,— дип юата. Ләкин Марина, аларны кыз-ганып, шунда ук үзе дә сулкылдап елый башлый. С. Хәким Марина белән татар кызлары һәм Сәлим арасындагы мөнәсәбәтләрне шулай йөрәккә җылы бирерлек итеп сурәтләве белән татар һәм украин халыклары арасында яшәгән туганлык идеясен биргән. Шагыйрьнең бу тенденциясе гомумән халыклар дуслыгына, бигрәк тә бөек рус һәм татар халыклары арасындагы туга н л ы кк а б а гы ш л а н га н «Дала җыры» поэмасында да күренә. Менә Бөек Ватан сугышы бетә. Застава сакчылары «туган ил чигенең баганасын» утырталар. Украинлы багананың төбен таптый, яшь белорус «СССР» дип язылган тактаны баганага кадаклый. Шулар белән бергә:
Татарстан, синең улың да бар, Батырлыгы белән танылган,— дип яза шагыйрь.
Татар совет әдәбиятында чагылган украин һәм татар халыклары арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре ниндидер бер нигезсез фантазия түгел,» бәлки совет чынбарлыгында урнашкан хакыйкатьнең сәнгатьчә күренеше булып тора.

Татар халкының украин халкына булган ихтирамының, тагын да бер күренеше итен, аның украин культурасы һәм әдәбияты белән зур кызыксыну фактын әйтеп китмичә мөмкин түгел. Моңа мисал итеп украин язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүне алырга була. Тик соңгы елларда гына да татар теленә унбиштән артык украин язучылары- ның күп кенә әсәрләре тәрҗемә ителгәннәр. Шулар арасыннан революциягә кадәрге язучылардан Тарас Шевченконың байтак шигырьләрен .Һәм поэмаларын эченә алган «Кобзарь» исемле китабын, И. Франко- ның «Урланган бәхет» исемле драмасын. «Ташчы», «Яктыга таба», «Икмәк» шикелле хикәяләрен күрсәтергә була. Татар халкы украин совет язучыларының татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрен аеруча яратып укый. Хәзерге вакытта татар теленә Украина совет язучыларын- нан А. Корнейчукның «Эскадраның һәлакәте», «Платон Кречет», «Украина далаларында», «Балан куаклы-гы» кебек драмалары, О. Гончарның «Байрак йөртүчеләр» исемле романы, Ю. Яновскийның «Киев хикәяләре», М. Познанскаяның «Туган җирдә» дигән поэмасы, С. Склярен- коның «Щорс» исемле китабы, Н. Рыбакның «Переяслав Радасы» романыннан өзекләр Һәм М. Бажан, П. Тычина, А. Малышко, М. Рыль-ский шикелле шагыйрьләрнең шигырьләре тәрҗемә ителгәннәр. 1954 елда Таткнигоиздат украин язучыла- рының татар теленә тәрҗемә итеп яңа әсәрләрен бастыру эшен алып бара.
Татар халкының украин халкы белән, аның культурасы, әдәбияты белән якыннан кызыксынуын без кайбер татар совет язучыларының украин язучылары иҗат методларыннан өйрәнү фактларында да һәм тенденцияләрендә дә күрәбез. Бу уңай белән А. Корнейчук драмаларын, Тарас Шевченко поэзиясен һәм украин совет шагыйрьләренең кай-берләрең алырга мөмкин. Украин язучыларының тәэсире татар әдә-биятында Н. Баян, Т. Гыйззәт, Ш. Маннур, Ә. Исхак, М. Садри һәм башкаларның иҗатларында сизеләләр.
Шулай итеп, татар әдәбияты, тыгыз рәвештә бөек рус әдәбияты тра-дицияләренә барып тоташу белән бергә, украин әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре белән дә органик рәвештә бәйләнеп үсә. Бу процессның көчәя баруын украин әдәбиятын татар теленә тәрҗемә ителүенең арт- каннан-артуы гына түгел, бәлки татар телендәге газеталарда, журналларда Т. Шевченко, И. Франко, М. Кацюбинский һәм башка украин язучылары турында басылып чыккан рецензияләр, критик һәм библиографик мәкаләләр дә күрсәтеп торалар. Татар әдәбиятының украин әдәбияты белән үрелеп, бәйләнештә үсүе, һичшиксез, гаять зур принципиаль уңай күренеш. Бу хәл татар халкының һәм татар язучыларының идея-эстетик карашларын, зәвыкларын киңәйтүгә, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга, совет кешеләрен пролетар интернационализм рухында тәрбияләүгә ярдәм итә.
Татар әдәбиятындагы халыклар дуслыгы идеясе, рус, украин һәм башка халыкларның культурасы, әдәбияты белән булган дуслыгы һәм бәйләнеше аның киләчәктә идея һәм художество ягыннан тагын да югары баскычка күтәрелә баруында һәм чәчәк атуында иң әһәмиятле чыганакларның берсе булып тора.