СУГЫШЧАН ТӘНКЫЙТЬ ӨЧЕН
Без халык көчләренең куәтле кү-тәрелеше заманында яшибез. КПСС Үзәк Комитетының сентябрь һәм февраль-март Пленумнары карарлары бөтен илне дулкындай шаулатып җи- бәрде, миллионлаган совет кешеләренең бөек хезмәтен бер төбәккә — хал кы б ызн ы ң тор м ыш ш а ртл ары н өзлексез күтәрүгә, социалистик культураның чәчәк атуы өчен көрәшкә юнәлдерде. Коммунистлар партиясе совет кешесе турында, аның материаль һәм [рухи ихтыяҗлары турында бик зур кайгыртучанлык күрсәтә. Совет кешесенең тормышы көннән- көн матурлана, яхшыра баруын без үз күзебез белән күреп торабыз.
Бөтен ил шаулап кузгалган чакта, совет язучысының читтән торып күзәтүче булып калуы мөмкин түгел. Ул вакыйгаларның куерган җирендә, аларның турыдан-туры катнашучысы булырга тиеш. Кабинетта бикләнеп язу заманнары үтте инде. Бүгенге көндә язучының эше аның тормышка никадәр актив катнашуы белән, заманыбызның иң үткен, иң мөһим проблемаларына меңләгән укучыларның игътибарын никадәр туплый алуы белән билгеләнә.
Әдәбият һәм сәнгать — Коммунистлар партиясенең идеологии эшендә куәтле һәм үткен корал. Бу корал һәрьяклап камил һәм тәэсир итүчән булсын өчен тәнкыйтьнең һәм үзара тәнкыйтьнең бер генә минутка да сүнмәве кирәк. Мактау һәм таләпләрне киметү, хаталарга һәм кимчелекләргә күз йому шартларында әдәбият камилләшә дә, үсә дә алмый. Тәнкыйтьнең идея дәрәҗәсе никадәр югары булса, әдәбият һәм сәнгатьнең үсеше дә шулкадәр көчле була. Югары идеяле принципиаль тәнкыйть иҗади фикерне оештыра, тормышның бөтен халыкны дулкынландыра торган иң мөһим мәсьәләләрен алгы планга куя, әдәбияттагы уңай тенденцияләрне күтәреп алып, ялганнарын вакытында фаш итә. Югары идеяле принципиаль тәнкыйть яңа талантларны таба һәм үстерә, меңләгән укучыларыбызның худо-жество вкусы н формалаштыра. Тән-кыйтьнең үзе өчен генә атап йөрткән бернинди проблемалары да, бурычлары да юк.
«...Сәнгать һәм әдәбият,— ди Бе-линский,— тәнкыйть белән кулга кул тотынышып баралар һәм бер-берсенә тәэсир итешәләр. Әгәр дә яңа гений сәнгатьтә яңа сфера ача һәм, хакимлек итүче тәнкыйтькә үлем удары ясап, аны узып китеп артта калдыра икән, тәнкыйтьтә туа торган фикер хәрәкәте дә, үз чиратында, иске сәнгатьне узып китеп һәм үтереп, яңа сәнгатьне хәзерли» (В. Белинский, т. 2, 364 бит).
Күптәннән килә торган бу гүзәл традиция хәзер дә дәвам итә. Алай гына да түгел, безнең көннәрдә тәнкыйтьчеләр белән язучыларның кулга кул тотынышып эшләүләре аеруча -мөһим һәм кирәк, чөнки аларга Коммунистлар партиясе тарафыннан гаять зур бурыч — халкыбызны коммунистик рухта тәрбияләү бурычы йөкләтелгән. Әдәби тәнкыйтьнең бүгенге торышын тормыш китереп
80
куйган зур проблемаларны никадәр тулы, никадәр эзлекле хәл итеп килүен күзәткәннән соң гына билгеләргә мөмкин. Тәнкыйть турында яхшы- сына-яманына күз йомып, уптым- илайһем сөйләнүләр, фактларга нигезләнмәгән гомуми сүзләр бернинди дә ярдәм күрсәтә алмый. Гомуми сүзләр мең тапкыр кабатлансалар да, барыбер, гомуми сүзләр булып кына калалар.
Татар совет әдәбияты бөтен Союз ' аренасына чыккан кебек, аның турындагы тәнкыйть тә бөтен Союз аренасына чыгып килә. КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясендә Тукайның философик карашлары турында, сугыштан соңгы татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре турында диссертацияләр яклануы, бүгенге көндә Ленинградның А. Жданов исемендәге университетында «Язгы җилләр» романы буенча диссертация язылуы, иң таләпчән һәм иң гадел тәнкыйтьче — совет укучысының илебезнең төрле почмакларыннан һәм хәтта чит илләрдән дә килгән йөзләрчә хатлары моны бик ачык күрсәтә. Кызганычка каршы, татар әдәбияты буенча якланган диссертацияләр, дипломнар турында ишетеп кенә белгән кебек, укучы хатлары турында да аерым язучылар гына белә. Безнең өчен чиксез кадерле булган һәм үзләрендә гаҗәеп тирән фикерләр туплаган укучы хатлары бер төрле формада да эшкәртелмиләр, бер җирдә дә тупланмыйлар, ә редакцияләр андый хатларга җавап та бирмиләр, хәтта аларны теркәмиләр дә. Нәтиҗәдә, теге яки бу әдәби факт турында иң мөһим фикер — җәмәгатьчелек фикере югалып кала.
Матбугатта игълан ителгән тәнкыйть мәкаләләре турында сүз башлаудан элек менә шушы моментларга туктатылып китәсе килгән иде. Әлбәттә, болардан тыш та тәнкыйтьнең торышы турында фикер йөртер өчен материал җитәрлек. 1953—54 елларда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыккан тәнкыйть-библио- графия материалларын гына бергә тупласак та, 30—40 табакка җитә. Аннары газеталарда басылган, төрле- китапларга сүз башы булып кергән әллә нихәтле мәкалә-рецензияләр бар. Ниһаять, үткән елда тәнкыйтьчеләрнең калын-калын китаплары басылып чыкты. Дөресен әйтергә кирәк, тәнкыйтьчеләр аз язмаганнар, кул кушырып утырмаганнар. Ләкин бу мысьәләнең бер ягы гына. Икенче бик мөһим ягы шунда: бу өлкәдә дистәләгән иптәш эшли. Бер «Совет әдәбияты» буенча гына да югарыда әйтелгән вакыт эчендә кырыкка якын иптәшнең берәр һәм берничәшәр мә- калә-рецензиясе басылып чыккан. Шушы арифметик санны ачыклап үтик: тәнкыйть язучы иптәшләрнең күбесе югары уку йорглары һәм аспирантураны тәмамлаган яки тәмамлап килүче яшьләр, ягъни эшкә атлыгып торучы югары белемле кадрлар.
Ләкин, тәнкыйть материалларының күп басылуы да, анда бик күп кешенең катнашуы да тәнкыйтьнең торышын үзләре генә билгели алмыйлар. Тәнкыйтьнең торышын аның эчтәлеге, идея-художество дәрәҗәсе хәл итә.
Әлеге бик күп сандагы тәнкыйть мәкаләләрен заман ягыннан бүлеп карасак, күпчелек материалларның әдәби мираска багышланганлыгы билгеле булачак. Әдәби мирасны өйрәнү, тәртипкә китерү, әдәбият тарихын булдыру, тәнкыйтьнең бик кирәкле, бик әһәмиятле бер тармагы. Моңарчы татар әдәбиятының гыйльми нигезгә корылган тарихы булмавы практикада никадәр кыенлыклар тудыруы һәркемгә билгеле. Әдәбиятның тарихын белү аның бүгенгесен тирәнрәк аңлау өчен кирәк бит.
М. Гайнуллин К. Насыйриның җы-ентыгына зур гына сүз башы язып чыкты. Шул ук китаптагы мәгълүматларга караганда, моңарчы К. На- сыйри иҗатына карата 52 хезмәт багышланган булган. 53 нче хезмәтнең кыйммәте шунда, ул элекке мәкаләләрдә бик нык буталган мәгърифәтчелек һәм җәдитчелек мәсьәләсенә ачыклык кертә, К. Насыйриның контрреволюцион җәдитчелек белән һичбер төрле уртаклыгы булмавын, аның үз юлыннан туры барып, халык бәхете өчен эшләгән мәгърифәтче булуын ачык күрсәтә:
81
Байтак кына мәкаләләр Тукай иҗатына багышланган. Бу очраклы хәл түгел, әлбәттә. Тукай — безнен реалистик әдәбиятыбызның нигезен салучы, зур шагыйрь, тәнкыйтьче, «дипломат, политический һәм общественный деятель» — моннан соң да безнең тәнкыйтьчеләрнең һәм әдәбиятчыларның игътибарын үзенә тартачак. Чөнки без Тукайны тулысынча беләбез дип һич тә әйтә алмыйбыз. Тукай җәүһәр кебек. Ул нинди генә нурлар сибеп балкымый. Тукай турындагы тикшеренүләр, өйрәнүләр төплерәк булган саен, без Тукайның моңарчы әле күренмәгән яки бик аз билгеле булган гүзәл якларын тагын да тулырак күрә барачакбыз. Билгеле, стандарт яки дежур мәкаләләрнең Тукай бөеклеген ачуда кыйммәтләре чыпчык борыны кадәр генә. Халык шагыйренә карата компиляция юлы белән язылган гомуми мәкаләләрдән баш тартыр вакыт җитте. Тукайны конкрет рәвештә өйрәнергә кирәк һәм мондый омтылыш бар да инде. Яшь тәнкыйтьче И. Нуруллин «Тукайның әдәби пародияләре» һәм «Тукай тәнкыйтендә типиклык мәсьәләсе» дигән ике мәкалә язды. Дөрес, бу мәкаләләр язылыш ягыннан да, тирәнлек һәм тулылык ягыннан да безнең күп кенә сорауларны канәгатьләндерә алмыйлар әле. Шулай да яшь тәнкыйтьче Тукай иҗатын конкрет өйрәнергә керешкән һәм Тукайның моңарчы аз билгеле булган кайбер якларын укучыларга ачып күрсәтә алган. Тагын шунсы күңелле, И. Нуруллин Тукайны бүгенге көн әдәбиятына якынлаштыра, Тукайның типиклык һәм пародияләр мәсьәләсендәге карашларын бүгенге көндә совет язучылары алдында торган бурычлар белән бәйләргә тырыша.
Г. Кашшафиың Гадел Кутуй иҗатына багышланган сүз башын һәм 3. Усмаиоваиың «Совет әдәбияты» журналында басылган Г. Кутуй турындагы мәкаләсен дә уңай яктан телгә алырга кирәк. Моңарчы тәнкыйтьтә бик буталган Г. Кутуй иҗаты да, ниһаять, беркадәр ачыклана башлады. Ләкин Кутуйны өйрәнүне дәвам иттерергә кирәк. Г. Кутуйның иҗаты күп кырлы. Ул шагыйрь дә,
6. „с. Ә.“ № с. прозаик та, драматург та, тәнкыйтьче һәм публицист та. Ә укучылар кулында әле аның юка томыннан башка бернәрсәсе дә юк.
X. Госманның Такташ поэзиясе турындагы китабы, бердәнбер монография буларак, шагыйрьне өйрәнү ягыннан бик зур әһәмияткә ия. Мондый монографияләрнең бүтән язучылар турында да күбрәк һәм тизрәк чыгуын телисе килә. Бу нәтиҗәле башлангыч булсын иде!
Ләкин әдәби мирас мәсьәләләре никадәр генә мөһим һәм кирәкле булмасын, шулай да, тәнкыйтьнең торышын аларга карап кына билгеләп булмый. Моның өчен бүгенге көн проблемаларын яктырткан мәкаләләр кирәк. Тәнкыйтьнең иң беренче һәм иң зур бурычы — әдәбият алдына тормыш тарафыннан китереп куела торган бүгенге зур таләпләрне хәл итүгә булышу. Тәнкыйть тормыш белән суларга һәм тормыш белән бергә барырга тиеш! Ул тормыш дөреслегенең художестволы гәүдәләнеш аркасында сәнгать дөреслеге булып әверелүен күрсәтергә тиеш. Моның өчен әдәбиятның төп проблемаларын — социалистик реализм мәсьәләләрен тирәннән яктыртырга кирәк.
Әдәбиятның бүгенге көненә багыш-ланган тәнкыйть мәкаләләреннән яшь авторларның шактый кыю һәм мәсьәләне белеп язган хезмәтләре күзгә ташлана. Алар, әдәби әсәрләр турында гомумән сөйләүдән качып, конкрет күренешләргә игътибар итәләр. Я. Халитов «Язгы җилләр» романының тел стиль үзенчәлекләре турында, Ф. Хатипов. «Онытылмас еллар» романының художество эшләнеше турында, Г. Ахунов «Намус» романының сурәтләү чаралары турында яза. .
Мондый мәкаләләр безгә бик кирәк. Яшь авторларга бер генә нәрсәне телисе килә: алар алган бурычларын ясалма рәвештә тарайтмасыннар, теге яки бу язучының иҗат алымнарын тикшергәндә бары бер язучының тәҗрибәсеннән чыгып кына түгел, бәлки әдәбиятның гомуми тәҗрибәсеннән чыгып эш итсеннәр иде.
М. Җәлилнең Моабит төрмәсендәге шигырьләре турында язылган
82
Г. Кашшаф мәкаләләрен дә шулай ук бүгенге тәнкыйтьнең уңышлы бер адымы дип карарга кирәк. Ләкин бу мәкаләләр — патриот шагыйрьнең гаҗәеп бай иҗат хәзинәсен тикшерүдә беренче тәҗрибәләр генә әле. Алар М. Җәлилнең иҗатын күрсәтү ягыннан да, шагыйрьнең поэтик үзенчәлеген ачу ягыннан да тулылыктан ерак торалар. /Муса Җәлил иҗаты монография сорый һәм мондый монография мөмкин кадәр тизрәк язылырга да тиеш.
X. Вахитның «Музыкаль драматургия турында кайбер фикерләр» исемле әйбәт, материалны белеп язган мәкаләсе яхшы тәэсир калдыра һәм шул өлкәдә эшләүче иптәшләргә, һичшиксез, файдалы киңәшләр бирә.
Бездә драматургия турында күп язалар. Ләкин аның үзенчәлекләрен тирәнтен белү, шул турыда кыю һәм мөстәкыйль фикер йөртү гомер буе драматургия өлкәсендә эшләп килгән авторларның мәкаләләрендә дә бик чамалы була. Ә «чама» белән генә язылган һәрнәрсә — әдәби әсәр дә, тәнкыйть мәкаләсе дә укучыны тулы- сынча канәгатьләндерә алмый. Аннары әдәби әсәр язуның поэзиясе булган кебек, тәнкыйть язуның да поэзиясе булырга тиеш. Моны без басым ясап әйтәбез, чөнки бик күп тәнкыйть мәкаләләре салкын йөрәк белән, дәртсез язылган була. Ә халык, йөрәктән чыккан гына йөрәккә керә, ди. Поэзиясез тәнкыйть — яфраксыз агач, аның күрке юк, ул күңелгә дә, акылга да азык бирми.
X. Вахит мәкаләсендә поэзия бөреләре бар һәм шуңа күрә аны рәхәтләнеп укыйсың.
Ниһаять, X. Хәйринең «Әдәбият һәм тормыш» исемле аерым китабының дөньяга чыгуы әдәбиятны өйрәнүчеләр өчен кирәкле кулланма булуын әйтеп үтәргә кирәк.
Әдәби тел мәсьәләләренә карата А. Шамов һәм X. Курбатовның мәкаләләрен дә тәнкыйтьнең уңай бер күренеше итеп билгелисе килә.
Оригиналь әсәрләргә карата басылган рецензияләрдән Ә. Давыдовның С. Хәкимнең «Бакчачылар» поэмасына карата язган мәкаләсе бик әһәмиятле. Бу мәкаләдә, барыннан да элек, авторның поэзиягә булган кайнар мәхәббәте нык сизелә. Әсәрнең уңышлы яклары турында ул чын күңелдән сөенеп сөйли, ким-челекләрен шундый ук көч белән ачып сала. Авторларының мөнәсәбәтләре ачык булмаган, читтән күзәтүче булып, күңел кайтаргыч рәвештә битарафлык, төссезлек белән язылган бик күп рецензияләр арасында мондый рецензияләрнең ара-тирә генә булса да күренеп китүе күңелле факт.
Ш. Мөдәрриснең Әхмәт Исхак иҗатына багышланган «Уйлану сәгате» исемле рецензиясе үзенең уйлануы белән әһәмиятле. Рецензияләрдә генә түгел, хәтта мәкаләләрдә дә күп вакытта уйлану, кыю фикерләр булмый. Мөдәрриснең карашлары белән килешмәскә, бәхәсләшергә мөмкин. Шулай булса да укучыны борчымый, тартмый торган дәрт-сез рецензияләрдән «Уйлану сәгате» бик күп өстен тора.
Рецензияләрдән тагын И. Ахунҗа- нов, X. Курбатов, Ф. Хатипов иптәшләрнең газета-журнал битләрендә басылган мәкаләләрен уңай яктан телгә алып китәргә кирәк. Ләкин, кызганычка каршы, алар бармак белән санарлык дәрәҗәдә аз. Ә күпчелек рецензияләр материалны яхшылап өйрәнмичә, өстән-өстән генә ук-маштырылган аннотацияләрдән ерак китмиләр.
Менә без тәнкыйть өлкәсендә булган уңай моментларны билгеләп үттек, анда булган яңалыкларны, үзебезчә басым ясап әйтергә тырыштык. Канәгатьме без? Юк, канәгать түгел. Ни өчен? Чөнки әйбәт дип әйтелгән мәкаләләр арасында без тәнкыйтьнең иң беренче бурычын үтәгән, — язучыларның игътибарын бөтен халыкны дулкынландыра торган иң актуаль проблемаларга туплаган, ул проблемаларны алгы планга куйган, әдәбиятта булган уңай тенденцияләрне күтәреп, ялганнарын кире каккан, язучыларга идея-худо- жество ягыннан камил әсәрләр язарга булышкан мәкаләләрне күрмәдек.
Күптән түгел генә язучыларны авыл турында күп язасыз дип тиргиләр иде. Ләкин сугыштан соңгы авыл турында язучылар кулга алырлык зур полотналы әсәр биргәннәре юк
е*
83
әле. Булган әсәрләрнең күбесе авыл тормышын тирәитен белеп түгел, ә гадиләштереп, алсуга манчып язылган. Аларда тормыш каршылыклары, кыенлыклар күрсәтелмәгән. Бу хәл хәтта сентябрь Пленумыннан соң чыккан кайбер хикәя-повестьларда, шигырь һәм пьесаларда да күренгә- ли. Ләкин тәнкыйтьчеләр бу фактларны нигәдер абайламыйлар, бу турыда язучылар арасында иҗади борчылу уятмыйлар.
Бу, бер яктан, гаҗәп тә түгел. Тәнкыйтьчеләр язучыларны: тормышны аз беләсез, тормышны өйрәнмисез дип хаклы рәвештә орышалар. Ләкин тәнкыйтьчеләр үзләре тормышны беләләрме соң? Өйрәнәләрме? Теге яки бу әсәрдә тормыш дөреслеге дөрес чагылган яки дөрес чагылмаган дип әйтер өчен дә ул дөреслекне үзе ңә белергә кирәк бит! Язучылар, си рәк булса да, иҗат командировкаларына чыгалар, кайлардадыр булалар, нәрсәләрдер күрәләр. Ә тәнкыйтьчеләрнең кайсысы иҗат командировкасына чыкканы бар?! Кайсы тәнкыйтьче кайсы авылда, кайсы МТС- та, кайсы заводта булды икән дә, үзе күргән тормыш дөреслеге белән теоретик белемен бергә кушып, сәнгатьтәге дөреслек турында кайсы мәкаләсендә язды икән?
Мондый фактларны без белмибез. Нәкъ менә шуңа күрә дә безнең тәнкыйтьчеләр тормышны алсуга буяган әдәби фактларны күрмәделәр һәм күрмиләр, конфликтсызлык «теориясенең калдыклары белән кискен рәвештә . көрәшмәделәр һәм көрәшмиләр.
Тормышны ал да гөл итеп күрсәтүне пропагандалаган һәм шуның белән әдәбиятка да, халыкка да чиксез зур зыян китергән конфликтсызлык «теориясенең калдыклары белән көрәшүне туктатырга безнең нинди хакыбыз бар? Тормыштагы чын конфликтларны кагәзьдәге конф-ликтлар белән алмаштырулар, персо-нажларның тормыш логикасы буенча түгел, ә автор ихтыяры белән бәрелешкә кереп, автор теләгән минутта фаш ителүләре дәвам иткәндә тән-кыйтьчеләрнең тынычланырга нп хаклары бар?!
Икенче яктан, конфликтсызлык «теориясе»н чамадан тыш күпертеп, кон ф л и ктс ыз л ы к «теор иясе» белән көрәшәм дип, безнең бөтен драматургияне, хәтта халык кабул иткән проза әсәрләрен дә бер селтәнү белән бәреп төшерү өчен кул күтәрүчеләр дә сизелә башлады. Моның өчен берсенә «тормыш дөреслеге», икенчесенә «тормышны бизәү» дип язылган ике кылыч бик җиткән, дип уйлыйлар.
Ора алмаган олы күтәрә ди. «Тормыш дөреслеге», «тормышны бизәү» кебек төшенчәләрнең асыл мәгънәсен аңламыйча эш иткән хәсрәт тән-кыйтьчеләр дә шуны хәтерләтәләр. Алар «тормыш дөреслеген» тупас рәвештә натурализмга кайтарып калдырудан, ә язучының берәр күренешне чак кына зурайтып күрсәтүен фәкать «тормышны бизәү», «лакировка» дип кенә аңлатудан ерак китмиләр. Алай гына да түгел, мәсьә-ләне бу рәвешчә кую белән андый хәсрәт тәнкыйтьчеләр безгә, тормыш дөреслеген чыннан да бозган, тормышны чыннан да бизәгән, ягъни укучыны берничек тә ышандырмый, аның күңелендә берни дә уятмый торган төссез, тонык әсәрләрне кү-рергә комачаулыйлар һәм шуның белән әдәбиятка чиксез зур зыян китерәләр.
Сәнгать бер вакытта да тормышны кабатламый, сәнгать тормышны ча-гылдыра. Бу бик мөһим нәрсә. Иң оста фотограф тарафыннан төшерелгән рәсем дә, ягъни тормыштагы оригиналның иң дөрес копиясе дә чын художник тарафыннан эшләнгән картина биргән кебек тормыштагы оригиналның асылын бирә алмый, димәк, дөреслеген ача алмый. «Булганны язу гына аз, — ди А. М. Горь-кий, — күңел теләвен һәм мөмкинлекне истә тотарга кирәк. Күренешләрне типиклаштыру кирәк. Вак, ләкин характерлы булганны алырга һәм шуннан зур һәм типик нәрсә чыгарырга кирәк — әдәбиятның бурычы әнә шул».
Социалистик реализм язучыны хыялланудан да, зурайтып күрсәтүдән дә. яңаны калку итеп бирүдән дә тыймый. Бу — язучының изге хокукы. Әгәр бу хокук булмаса, язучы типик күренешләрне тудыра да
84
алмас иде. Менә шуңа күрә дә иптәш Маленков партия съезды трибунасыннан тагын бер тапкыр: «Образны аңлы рәвештә тулыландырып күрсәтү, үткенләндерү типиклыкны юкка чыгармый, бәлки аны тулырак ачып бирә һәм күрсәтә», дип басым ясап әйтеп китте.
Мәгълүм ки, конфликтсызлык теориясе тарафдарлары типиклык мәсьәләсен бик нык бутадылар. Ип- гәш Маленков партиянең, XIX съездында, типиклык проблемасына марксизм-ленинизмның нинди карашта булуын күрсәтеп, бу мәсьәләгә ачыклык кертте, тәнкыйтьчеләргә бу проблеманы хәл итү өчен ачык юнәлеш бирде. Шуны кулланма итеп алып һәм татар әдәбияты материал-ларыннан чыгып, безнең тәнкыйтьчеләр бу өлкәдә җитди хезмәтләр язарлар дип көтәргә безнең тулы нигезебез бар иде. Кызганычка каршы, андый зур хезмәтләр булмады. Тәнкыйтьчеләр бу өлкәдә дә үзләренең укучылары алдында бурычлы булып калдылар. Хәзергә әле без тәнкыйть мәкаләләрендә типиклык проблемасы турында өзек-өзек фикерләр генә күрәбез. Дөресрәге, алар иптәш Маленков докладыннан мәгълүм цитаталарны күчереп алудан ерак китмиләр. Ләкин цитаталарны да китерә белеп китерергә һәм бигрәк тә алардан дөрес нәтижә ясый белергә кирәк.
Тәнкыйтьче Ф. Мөсәгыйть «Төзә-телергә тиешле спектакль» дигән рецензиясендә («Совет Татарстаны», 29 январь, 1953 ел) иптәш Мален- ковның «Типик нәрсә — реалистик сәнгатьтә партиялелек чагылуның төп сферасы ул. Типиклык проблемасы — һәрвакыт политик проблема» дигән сүзләрен китерә дә шуннан һәр әсәрдә партия җитәкчесе күрсәтелергә тиеш дигән гаять дәрәҗәдә бер яклы нәтиҗә ясый.
X. Хәйри исә «Әдәбият һәм тормыш» исемле китабына кергән «Максим Горький һәм социалистик реализм мәсьәләләре» мәкаләсендә бо- лай дип яза: «Без еш кына сюжет, композиция, типизация дибез. Ләкин нәрсә дигән сүз соң алар?»
Мәсьәләнең шушылай куелышында ук төгәлсезлек күзгә ташлана. Автор беренче планга сюжет, композиция мәсьәләләрен куеп тикшерә һәм бары шуннан соң гына типиклык проблемасына күчә. Ләкин ул арада ике табаклык мәкаләнең соңгы бите ачылган була.
X. Хәйринең бу мәкаләсе «Совет әдәбияты» журналында XIX съездга кадәр басылган иде һәм ул типиклык проблемасының тәнкыйтьчеләр тара-фыннан никадәр кечерәйтелүнең ачык бер мисалы булып та тора. Съезддан соң чыккан китапта бу кимчелекне, һичшиксез, төзәтергә, типиклык про-блемасына беренче планда һәм киң урын бирергә кирәк иде.
Типиклаштыру принциплары бик тыгыз рәвештә язучының дөньяга карашы белән, ягъни әдәби әсәрнең җаны, йөрәге белән бәйләнгән. Әдәбияттагы партиялелекнең чагылышы үзенең төп гәүдәләнешен әнә шушы типиклаштыруда таба да бит. Язу-чының дөньяга карашы никадәр киң, тирән булса, аның әсәрләре дә тормышны шулкадәр тулырак һәм дөресрәк чагылдыралар.
Типиклык проблемасы белән уңай герой проблемасы да аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. Әгәр дә без реалистик сәнгатьтә партиялелек чагылуның төп сферасы — типиклык булуын онытабыз икән, бервакытта да заманыбызның уңай героен тудыра алмаячакбыз. Кешене чынбарлыктан аерым алып танып белергә һич тә мөмкин түгел.
Татар совет әдәбияты үзенең яшәү дәверендә уңай герой образын иҗат итү өлкәсендә туктаусыз эшләп килә. Хәзер һич тә мескенләнмичә әйтергә мөмкин, татар совет язучылары, драматурглары, шагыйрьләре безнең заманның уңай образын тудыруда зур гына уңышларга да ирештеләр. Совет яшьләре сокланып үрнәк алырлык әдәби образларыбыз бар безнең. Әгәр тәнкыйтьчеләр дә бу мәсьәләгә җитди игътибар биргән булсалар, уңай геройлар галлереясы тагын да тулырак булган булыр иде.
Элегрәк елларда уңай геройны актан ак, сөттән пакь итеп бирү модага кереп киткән иде. Хәзер, киресенчә, уңай геройның да кимчелек яклары һичшиксез булырга тиеш дигән караш өстенлек алып бара. Бер чиктән
85
Икенче чиккә ташлану хөкем сөргән Чакта тәнкыйтьченең, принципиаль, кыю тавышын ишетәсе килә. Мәсьәләгә бер яклы гына килгән яки аны өстән-өстән генә күтәргән мәкаләләр безне канәгатьләндерә алмый.
Р. Ишморатның, драматургиягә ба-гышланган мәкаләсендә уңай геройларны иҗат итү турында махсус бүлек бар. Анда Р. Ишморат иң элек драматурглар тудырган уңай геройларны санап чыга, ләкин алар татар драматурглары тудырган тискәре образлар белән чагыштырганда бөтенләй югалып калалар икән. «Уңай образларның күпчелеге,— ди Р. Иш-морат,— кешеләргә хас булган сый-фатлардан, характердан, уй һәм той-гылардан мәхрүм итеп биреләләр. Ачар үзләренең алып бара торган төп эшләреннән башка нәрсәне белмиләр дә...» Уңай геройлар «төп конфликтка, төп вакыйгага органик рәвештә катнаштырылмыйлар», ди («С. Ә.», № 2, 95 бит, 1954 ел). Шуннан соң Р. Ишморат бу фикерен ныгыту өчен берничә иллюстрация китерә дә, драматургларны уңай образ тудырырга чакырып, нокта куя.
Әлбәттә, Р. Ишморатның безнең хәзерге драматургиядәге уңай геройларга биргән гомуми характеристикасы дөрес, драматургиядәге уңай геройлар (ул прозада да күп вакытта шулай) кешелек сыйфатларыннан, уй һәм тойгылардан мәхрүм итеп биреләләр, алар төп вакыйгага катнаштыр ылмыйлар, мәҗлескә очраклы рәвештә килеп кергән кешеләрне хәтерләтәләр,— ләкин бу мәсьәләнең бер ягы гына әле.
Уңай геройның уңайлыгы аңарда кешеләргә хас характерның, уй һәм тойгыларның булуы, төп конфликтта катнашуы белән генә билгеләнми, әлбәттә. Уңай герой, ягъни безнең заманның типик герое, ул социалистик җәмгыятьнең алдынгы кешесе, алдынгы көрәшчесе. Ул, Горький әйтмешли, политика белән үтәдән-үтә сугарылган, ул пролетариат эшенең дөреслегенә тулысынча ышанган, совет дәүләтенең дошманнарына каршы көрәштә үзенең тормышын да аямый торган кеше. Аны сәнгатьтә Җанлы итеп гәүдәләндерү — хезмәттә һәм милеккә каршы кискен көрәштә күрсәтү дигән сүз. Бу эшне гадиләштерергә һич тә ярамый.
Уңай герой проблемасына халыклар дуслыгын ничек чагылдыру мәсьәләсе килеп кушыла.
Совет әдәбиятының гүзәл бер сыйфаты — халыклар дуслыгын җырлау, шул дуслыкны әдәби образларда гәүдәләндерү. Әмма халыклар дуслыгы язучылар өчен генә түгел, тәнкыйтьчеләр өчен дә бик асыл тема. Тәнкыйтьчеләр бу теманы бөтенләй күрмиләр дип әйтү дөрес булмас иде, җае туры килгәндә алар моңа кагы-лалар. Ләкин бөтен бәла шунда, алар бу мөһим теманы да өстән-өстән яктырту белән канәгатьләнәләр, күп вакытта хәтта ваклап та җибәрәләр, Әсәрендә бер генә рус кешесе дә булмаган авторны бик яман сүгеп тә, соңыннан, шул ук әсәрдә Абдул урынына Иван дип язгач, аны мактап чыгу фактлары бездә юкмыни? Яки халыклар дуслыгын күрсәтәм дип әсәрләрендә башка халык кешеләренең фамилияләрен мөмкин кадәр күбрәк тезәргә тырышучы язучылар бездә беткәнмени? ЛАонысы, шулай ук, зур темага механик караш. Тән-кыйтьче, мондый очракларда, аеруча сизгер һәм принципиаль булырга тиеш. Милли чикләнгәнлеккә каршы аяусыз көрәш алып бару белән бергә, тәнкыйтьче халыклар дуслыгын бөтен тулылыгы белән күрсәтүдә язучыларга бик зур булышлык итәргә, халыклар дуслыгы матур чагылган әсәрләрне массага җиткерүдә көчне аямаска тиеш. Бу — тәнкыйтьнең изге бурычларыннан берсе.
«Совет әдәбияты» журналының быелгы өченче санында Г. Ахунов иптәшнең «1953 елның поэтик йомгаклары» исемле зур гына мәкаләсе басылган. Яшь тәнкыйтьче поэзия буенча шактый кызыклы күзәтүләр алып барган, поэзиянең кимчелекләре турында игътибарга лаеклы фикерләр әйтә. Ләкин бу кирәкле мәкаләнең кимчелекләре дә байтак.
Әлбәттә, 1953 елда чыккан поэтик әсәрләрне Г. Ахунов барысын да диярлек укып чыккан. Берәр әсәрне игътибарсыз калдырган дип аңа бәйләнергә һичбер урың юк. Ләкин 1953 елдагы поэзия турында дөрес фикер йөртер өчен аннан элекке ел
86
лардагы поэзияне дә бик яхшы белергә кирәк. Г. Ахунов мәкаләсеннән бу сизелми, нәтиҗәдә урыны-урыпы белән мәсьәләнең тирәнлегенә кермичә, өстән-өстән генә язылган тышкы характеристика барлыкка килә. Поэзиянең чирәме күтәрелми кала.
«Намус» романының сурәтләү ча-ралары турында язганда Г. Ахунов бүтән бер әсәргә дә тукталмаса да, аның бу мәсьәләне шактый тирәнтен белгәнлеге юл араларыннан сизелеп тора. Ә бу мәкаләсендә андый тирәнлек юк һәм ул гади' обзордан ерак китми.
Татар совет поэзиясенең шактый гына уңышлары һәм үзенчәлекле шагыйрьләре бар. Поэзия, безнең проза кебек үк, бөтен Союз аренасына чыгып килә. Гослитиздатта С. Хәкимнең зур китабы хәзерләнүе, «Новый мир» журналында С. Батталның поэмасы басылуы, ниһаять, Москвада хәзерләнеп ята торган татар совет поэзиясе җыентыгы моның бик ачык мисалы. Бу зур күләмдәге җыентык башлыча бүгенге көн шагыйрьләренең әсәрләреннән тора.
Г. Ахунов мәкаләсенең баш өлешен укыганда шундый фикер туа: автор гүяки үзенең бөтен көчен, бөтен сәләтен мәкаләнең ахырына, тәнкыйть өлешенә саклый. Яхшысын ничек әйтсәң дә ярый, аның өчен барыбер мактамыйлар, ә менә тәнкыйтьләгәндә егетлек күрсәтергә кирәк. Хәлбуки, тәнкыйтьнең бурычы кимчелекләрне күрсәтә белүдән генә тормый. Кимчелекләрне камчылау белән бергә, яхшыны да күрә, таба һәм халыкка җиткерә белергә кирәк. Пушкинның бөеклеге — Белинский мәкаләләре аша, Гоголь—Чернышевский аша, Островский — Добролюбов аша танылдылар түгелме соң? Белинский, Чернышевскийлар иң элек язучыларның яхшы яклары турында язганнар бит. Шул язучылар тудырган әдәби фактларга таянып, иҗтимагый-поли- тик һәм экономик тормышның соци-аль проблемаларын күтәргәннәр.
Г. Ахуновның шагыйрьләргә биргән кайбер киңәшләре дә бик сәер яңгырый. Мәсәлән, Ш. Маннурга ул мондый киңәш бирә: «Олы хәзинә җирләрендә» циклын, безнең әдәбиятыбыз өчен бик кирәкле бу циклны, шагыйрь хисләргә баерак итеп, киңәйтеп эшләр дип ышанасы килә».
М. Хөсәеннең дә уңай ягын яшь тәнкыйтьче хис белән язуга таба борылышында күрә. Бу сүзләре белән Г. Ахунов шагыйрьләрдән нәрсә таләп итә торгандыр, ачык кына аңлавы кыен. Сентиментальлек таләп итми торгандыр ич?
Татар совет язучыларының күренекле вәкилләре турында монографияләрнең юк дәрәҗәсендә аз булуын, аларны булдырырга күптән вакыт җиткәнлеген әйткән идек инде.
Монографияләр тудыру бурычын тәнкыйть алдына кую белән бергә, теге яки бу язучының иҗатына багышланган кечкенәрәк күләмдәге мәкаләләрне дә инкарь итәргә ярамый. Мондый мәкаләләр ара-тирә чыгып та тора. Күбесенчә алар юбилярларга багышланып язылалар. Ләкин, кызганычка каршы, юбилярларга багышланган бик күп мәкаләләрнең идея-художество дәрәҗәләре түбән, язылулары исә бик тонык һәм формаль була. Мисал итеп Р. Ишморатның тууына илле ел тулу уңае белән язылган Ф. Мөсәгыйть мәка-ләсен китерергә мөмкин («Совет әдәбияты», № 11, 1953).
Р. Ишморатның 30 еллык иҗат эшчәнлегенә Ф. Мөсәгыйть беренче абзацта шундый бәя бирә: «Ватанга тулысынча бирелгәнлек, Бөек Ком-мунистлар партиясенә турылыклы булу, илебезнең яңадан-яңа уңышларга ирешүе өчен актив һәм тырыш хезмәт, социализмның дошманнарына каршы аяусыз, кискен көрәш алып бару — драматург иҗатының нигез ташлары әнә шулардай тора» (106 нчы бит).
Бу абзацта бик күп нәрсә бар, тик Р. Ишморат иҗатына хас характеристика гына юк. Мондый «ташлардан» теләсә кайсы совет язучысының иҗатына да «нигез» салырга мөмкин. Ләкин хикмәт анда түгел әле. Менә Ф. Мөсәгыйть юбилярның әсәрләренә анализ ясарга керешә. Аның анализ методы пьесаның эчтәлеген кыскача сөйләп чыгудан ары китми. Менә Р. Ишморатның «иң уңышлы әсәрләреннән берсе», «КПСС Үзәк Коми-тетының сентябрь Пленумы карар
87
лары яктылыгында... бүгенге көндә дә бик актуаль яңгырый» торган «Якты юл» пьесасына ясалган анализның үрнәге: «Якты юл»да,—дип яза тәнкыйтьче, — югары уңыш өчен, колхозга яңача җитәкчелек итү өчен, колхозның алга үсешен тоткарлап торган иске форма, иске методларны себереп түгү өчен көрәш кабынып китә. Көрәшкә башлангыч партоешма җитәкчелек итә. Нәтиҗәдә яңалык ягы җиңә. Ләкин моңа җиңел генә прешел ми. Моның өчен каениш мряз- нәсе белән бәрелешергә^ апа белән эне сүзгә килергә, Гафур Сабировка тирән кичерешләр үткәрергә, Җәүһәрия белән кире Габделмәнне тәрбияләүдә коллективка күп көч куярга туры килә» (110 бит. Курсив минеке— Г. Ә.).
Икенче урында Ф. Мөсәгыйть «Якты юл» турында шушындый ук формада тагын ике-өч абзац яза да драматургның «иң яхшы пьесасы» тур ынд а гы анализы н тәм а мл ьгй.
Шушындый йөгерек «анализдан» соң, тәнкыйтьче драматургның һәр әсәренә бәя биреп бара.
«Ун ел тулганда»ның эчтәлеген сөйләп чыккач, тәнкыйтьче бу пьеса турында болай ди: «Бу әсәрдә Шәмсетдиннең икмәк яшерү һәм улын куып чыгару күренешләрен алмаганда конфликтка санарлык кискен моментлар, бәрелешләр дә юк».
«Данлы чорда», Ф. Мөсәгыйть әйтүенә караганда, Р. Ишморат «реализм тенденцияләреннән читләшкән, формализм йогынтысына да бирелеп киткән».
«Ил өчен», «Гөлзада» пьесаларына Ф. Мөсәгыйть башта уңай бәя бирә. Ләкин «Якты юл» пьесасы белән чагыштырганда, «Ил өчен» пьесасында, көрәш, бәрелешләр бөтенләй диярлек булмавын, вакыйганың бары тик сөйләүләр, җырлар-биюләр аша гына «үсүен» әйтә һәм үсү сүзен тырнаклар эченә ала.
Р. Ишморатның иҗат арсеналында соңгы елларда язылган тагын берничә пьеса бар әле. Тәнкыйтьче алар турында нәрсә әйтә? Баштарак ул аларга, гадәтенчә, уңай бәя бирә, аннары, юк, анысы аның шаярып кына әйтелгән дигәйдәй, өстәп болай яза: «Драматургның иҗатында күзгә шактый еш ташлана һәм үзен нык сиздерә торган кимчелекләрнең берсе — уңай тип геройларның эчке дөньясын, шәхси тормышын җитәрлек тулылыкта бирмәү, аларны барлык гөнаһлардан һәм кимчелекләрдән арындырып, билгеле бер рәсми стандарт калыпка сыйдырырга ом-тылу. Шуның аркасында, алар башка образ һәм персонажларга караганда корырак, тоныграк килеп чыгалар. Моның шулай икәнен күрер өчен «Якты юл»да Зөлфия белән Җәүһәрияне, Мирсәй белән Гафур-ны, «Кайту» да Мөршидә белән Мәх-мүзәне, «Бистә кызы Гөлсинә»дә Анисимов белән Сәрвәровны чагыштырып карау да җитә, һәр очракта да боларның икенчеләре беренчелә- ренә караганда тулы канлырак».
Шулай итеп тәнкыйтьче Р. Ишмо-ратның утыз еллык әдәби хезмәтеннән бернәрсә дә калдырмый. Беренче абзацта әйтелгән матур сүзләр дә юбилярга карата булып чыкмыйлар.
Без драматург Р. Ишморатның иҗаты тоташ уңай моментлардан торган дип әйтмибез, юк, аның бик җитди кимчелекләре бар, шулай булса да, утыз ел гомерен иҗатка багышлаган драматургның үз хезмәтенә карата җитдирәк тәнкыйть көтәргә хакы бар дип беләбез.
Әдәбият мәсьәләләрен өстән-өстән генә сукалаган, коры социология яки схематизм юлы белән язылган тәнкыйть мәкаләләре укучыларны канәгатьләндерә алмыйлар. Укучылар тәнкыйтьчеләрдән фикер тирәнлеге, караш киңлеге белән бергә профессиональ осталык та таләп итәләр. Безнең тәнкыйтьчеләр исә, хәзергә, мәкаләләренең художество бөтенлеге белән мактана алмыйлар. Алар мә-каләләрендә бар нәрсәне дә әйтергә телиләр, ләкин бер нәрсәне дә тулы гына итеп әйтеп бирә алмыйлар. Композиция, бөтенлек, матур һәм аңлаешлы итеп язу тәнкыйть мәкаләләре өчен дә мәҗбүри бит.
Күп кенә тәнкыйтьчеләр, язучыларның теге яки бу әсәрен тикшергәндә, хаклы рәвештә, аларны тел кытыршылыклары өчен тиргиләр. Ләкин үзләренең аннан да кытыршырак зәгыйфь тел белән язуларын күрмиләр. Г. Халит, Г. Кашшаф,
88
X. Хәйри иптәшләрнең, кайбер мәка-ләләрен бик зур түземлек белән генә укып чыгарга мөмкин. Аннары безнең тәнкыйтьчеләрнең аерата озын язу белән мавыгуларын да әйтергә кирәк. /Мәсәлән, Г. Кашшафның М. Җәлил турындагы эчтәлекле мәкаләсе «суы» күп булу аркасында бик нык оттыра. Картлардан күреп яшь тәнкыйтьчеләр дә колачны киң жәяргә тырышалар. Г. Ахуновның «Намус» романының сурәтләү чараларына карата язылган мәкаләсенең беренче бүлеге бөтенләй артык. Анда ул романның эчтәлеген бизәкләп сөйләүдән башка берни дә әйтми. Ә бу мәкаләдә моның һичбер кирәге юк. Ф. Хатипов мәкаләсендә дә шундый ук хәл күзгә ташлана. Ш. Мө-дәррис исә озын итеп тә, кыландырып та язарга ярата.
Моннан тәнкыйтьчеләр биш-алты битлек мәкаләләр генә язарга тиеш дигән мәгънә аңлашылмасын, йөз битлек мәкаләнең дә озын булмавы, киресенчә, ун-унбиш битлек мәкаләнең дә бик озын булуы мөмкин. Сүз эчтәлекнең тыгызлыгы турында бара.
Бәлки, парадокссыман яңгыравы мөмкин, шулай да әйтергә кирәк: тәнкыйтьчеләр әдәбиятны яратырга тиешләр. Аерым язучыларны гына түгел, әдәбиятны яратырга тиешләр. Хәлбуки, бик күп тәнкыйть мәкаләләреннән әдәбиятка карата салкынлык бәреп тора. Тәнкыйтьче гүя: менә нинди ахмак нәрсәләр язалар, ә мин, акыллы башым белән, шуны тикшереп утырырга тиешмен, ди. Бу хәл Б. Аитовның кайбер рецен-зияләрендә, Ш. Маннурның очеркларына карата Фрумов һәм Нейман иптәшләрнең рецензиясендә һәм башкаларның рецензия-мәкаләлә- рендә дә күренгәләде. Мондый тонда язылган мәкаләләр һәм рецензияләр, дөрес фикерләре дә булуга карамастан, билгеле, әдәбиятны үстерүгә ярдәм итмиләр, киресенчә, иҗади атмосфераны гына агулыйлар. Мондый мәкаләләрнең авторлары ялгыш тон алу аркасында әсәргә объектив бәя бирүдән, нинди дә булса гомумиләштерү ясаудан гаҗизләр. Ихты- ярсыздан Тукайның сүзләре искә төшә: «Ләкин тәнкыйть итүченең дә кем очрады шул булуы тагы ярамыйдыр. Мөитәкыйтьче булыр өчен, әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы матлуптыр.
Югыйсә, бер гаразы шәхси илә дә тәнкыйть итүчеләр күптер... Әфкире гомуми берлә уйнарга ярамый» (Тукай, II том, 168 бит).
Дөрес, язучылар да кайчакта тән-кыйтьне күтәрә белмиләр, тәнкыйтьнең һәр сүзендә күсәк яки кирәк чакта орыр өчен куенга яшеренгән таш күрәләр. Бу, билгеле, зарарлы бер күренеш. Моны үз кимчелекләрен объектив рәвештә тикшерергә көчләре җитмәгән язучылар гына эшли.
Язучылар белән тәнкыйтьчеләр арасында иҗади дуслык булырга тиеш. Бу дуслыкта әдәбиятыбызның туктаусыз үсеше бөреләнә. Шуның белән бергә тәнкыйть эшенә язучыларның да катнашуын тәэмин итәргә кирәк. Моның гүзәл үрнәкләрен рус совет язучылары күрсәтәләр. Алар- ның «Язучы трибунасы»нда басылып чыга торган тәнкыйть мәкаләләре әдәбиятның иң актуаль һә.м төп проблемаларын күтәрәләр. Әдәбиятны тирәнтен белүгә һәм тәҗрибәгә нигезләнгән ул мәкаләләрне укучылар чиксез зур кызыксыну белән каршы алалар.
Татар совет язучылары исә «Язучы трибунасы»нда онытылганда бер кү-ренәләр һәм анда да нигез мәсьәләләрне түгел, ә икенче, өченче дәрәҗәдәге мәсьәләләрне күтәрү белән генә чикләнәләр.
Әдәби тәнкыйтьне үстерүдә, җан-ландырып җибәрүдә роле бик зур булган әдәби дискуссияләр бездә бөтенләй юк. Бер әсәргә бер бәя бирү, ягъни әсәр турында бер рецензия белән чикләнү һәм шуны законга санау гадәткә кереп киткән. Бу исә, үз чиратында, әдәбиятның үсешен ясалма рәвештә тоткарлап торуга китерә.
Шушы барлык әйтелгәннәрдән чыгып тәнкыйтьнең бүгенге тормышы турында нинди йомгак ясарга мөмкин?
Иң элек, һәм барысыннан да элек, соңгы ел, ел ярым эчендә безнең тәнкыйть өлкәсендә беркадәр җанлану булса да, тулаем алганда, әдәби тәнкыйть язучылар җәмәгатьчелеген
дә, укучылар массасын да канәгать-ләндерми, тормышның зур таләпләренә җавап бирми.
Тәнкыйтьчеләр сәнгать күренешләрен реаль тормыш белән янәшә куеп чагыштыра белмиләр, художестволы итеп гәүдәләндерелүе аркасында тормыш дөреслегенең сәнгать дөреслеге булып әверелүен конкрет әсәрләр мисалында күрсәтеп бирми-, ләр. Социалистик реализм мәсьәләләренә карата татар әдәбияты материалларына нигезләнгән теоретик хезмәтләр бөтенләй юк диярлек.
Әдәбиятның төп мәсьәләсен — уңай герой образын тудыру проблемасын хәл итү буенча да тәнкыйть җитәрлек эшләми. Күп кенә тәнкыйть мәкаләләренең идея-художество сыйфаты түбән. Аларда схематизм көчле, тормыштан аерылганлык сизелә. /Мастерлык җитешми. Яшь тәнкыйтьчеләрне тәрбияләү, аларга иҗади яр- дәхМ күрсәтү үз агымына куелган.
Тәнкыйть иҗат эшенең сугышчан позициясендә, иң алгы сызыкта үзенең лаеклы урынын алырга тиеш. Тәнкыйтьчеләргә пассив күзәтүчеләр, әдәби фактларны регистрацияләп баручылар булып яшәүдән туктарга вакыт. Алар язучыларның иҗат эшенә, әдәби процесска кыю рәвештә катнашырга тиешләр.
Тәнкыйть — әдәбиятның штабы. Анда безнең иҗат практикабыз го- мумиләштерелә һәм киләчәккә яңа юллар сызыла. Без кулыбыздагы барлык чаралар белән бу штабның бик яхшы эшләвенә ирешергә тиешбез.
Тәнкыйть дигән зур сүзгә кыюлык, мәгънәсе дә керә. Тормыш әдәбият алдына китереп куя торган проблемаларны тәнкыйть кыю рәвештә хәл итәргә тиеш.
Тормыш таләпләренә җавап бирү, язучыларга тирән эчтәлекле яңадан- яңа әсәрләр тудырырга булышу, әдәбиятның идея-художество дәрәҗәсен күтәрү өчен туктаусыз көрәш,— әдәби тәнкыйтьтән иң элек менә шулар сорала.
90