«СССР ХАЛЫКЛАРЫ ӘКИЯТЛӘРЕ»
СССР халык әкиятләренең беренче үрнәкләре татар телендә 1941 елда басылган иде. 22 халыкның 35 әкиятен туплаган бу җыентык, үз вакытында гына түгел, хәзер дә балалар кулыннан төшми. Җыентыкның яратып укылуына ике сәбәп бар: беренчедән, бу әкиятләр педагогик тәрбияви күзлектән чыгып һәм баланың яшь аерымлыгын исәпкә алып төзелгәннәр. Икенчедән, тәрҗемәче әкиятләрнең художество-идея бөтен леген саклап, оригиналга лаек яхшы тәрҗемәләр биргән. Китапның оформлениесе дә бала күңелен үзенә тарта. Матур-матур рәсемнәр, теге яки бу милләтнең орнаментлары җыентыкны җанландырып, бизәп торалар.
СССР халык әкиятләренең икенче җыентыгы 1947 елда басылды (12 халыктан 15 әкият). Бу җыентыкта да Ә. Еники тәрҗемәләре укучыга һәр әкиятнең эчтәләген, поэтик үзенчәлеген дөрес җиткерә иде.
Таткнигоиздатның яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе быел туган илебез халыкларының әкиятләрен эченә алган өченче җыентык чыгарды *.
Сүз алып барылачак бу соңгы җыентыкта алдагы ике җыентыктагы әнә шул уңай традицияләр сакланганмы һәм үстерелгәнме? Төзүче белән редактор нинди әкиятләр сайлаганнар һәм аларпың тәрҗемәләре ничек чыккан?
Күләме ягыннан җыентык зур гына. Анда 35 халыктан 63 әкият тупланган. Татар укучылары тугай теллә-
1 «СССР-халыклары әкиятләре». Таткни- гоиздат. 1953. Төзүчесе Г. Төхфәт, редакторы Ә. Камал. 342 бит. Бәясе 5 сум 55 тиен. рендә беренче мәртәбә ерак төньяк һәм көнчыгыш халыкларыннан —- тунгус, хантэ, амур, тува, монгол, бурят әкиятләре белән танышачаклар. Эстон, карел-фин, гуцул, уйгур, хакас халык әкиятләре дә беренче тапкыр басыла. Җыентыкның географик масштабын киңәйтү — һич-шиксез, уңышлы күренеш. Бигрәк тә язма әдәбиятлары әле яңа гына туып килүче тундра халыкларының әкиятләреннән үрнәкләр бирү әйбәт булган. Шул ук вакытта узган җыентыкларга азербайҗан, молдаван милләтләренең әкиятләре кертелмәвен искә алып, бу кимчелекне бетерергә иде. Әмма яңа җыентыкка да алар керми калган. Редакциянең әкиятләр төзүдә эзлекле планга таянып эш итмәвен күрсәтмиме бу факт?
Халык иҗаты, шул исәптән әкиятләр, бай һәм кыйммәтле мирас булып санала. Бу мирасны бүгенге тормышка бәйләнмәгән яисә искергән дип карау хата булыр иде. Марксизм-ленинизм классиклары, бөек язучылар фольклор хәзинәсен дөньяны танып-белүдә, тәр- бияви-эстетик өлкәдә җитди корал дип таныйлар, бу хәзинәгә фәнни карарга, аннан белеп файдаланырга өйрәтәләр. М. Горький, фолькларда теге яки бу халыкның дөньяга карашы, яшәү образы, художестволы уй-фикер йөртү көче туп-ланганын әйтеп, аны җыярга, өйрәнергә чакырды. Чөнки фольклор материаллары аша без үткән заманны никадәр яхшырак белсәк, үзебез барлыкка китерә торган хәзерге көннең бөек әһәмиятен дә шулкадәр җиңелрәк, шулкадәр тирәнрәк һәм шатлыклырак итеп ацлый алабыз.
121
Җыентыкка кергән әкиятләрнең шактые, аларны сайлауда һәм тәрҗемә итүдә чагылган җитди кимчелекләргә дә -карамастан, укучы балаларга узганны һәм бүгенгене аңларга ярдәм итәләр, фикерләү һәм хыял йөртү сәләтен үстерәләр.
Китапта, борынгы кешеләрнең табигать күренешләрен һәм әйберләрне җанландырып каравын чагылдырган әкиятләр белән бергә («Кара кол» — таҗик халык әкияте, «Аяз-би» — казах халык әкияте, «Очучы корабль»— [рус халык әкияте, «Соры чыпчык» — тува халык әкияте һ. б.), совет чорында туган әкиятләр дә тупланган («Арслан белән тау бөркете» — чуваш халык әкияте, «Тайга хуҗалары» — эвенк халык әкияте һ. б.). Әмма кайчан тууларына һәм нинди сюжетка корылуларына карамастан, алар һәр халыкның алдынгы иде алл арын, о мтыл ы ш -хыялл а - рын, теләк-өметләрен яктырталар. Әкиятләрдә хезмәт кешеләренең табигать көчләре белән көрәше генә түгел, социаль сыйнфый көрәше дә үзенчәлекле чагылыш тапкан. Сыйнфый көрәш реалистик әкиятләрдә ачыктан-ачык күрсәтелсә, тылсымлы яисә хайваннар турындагы әкиятләрдә аллегорик-кинаяле сурәтләнә. Күп кенә әкиятләр өстен сыйныфларны юк итү, хезмәткә азатлык, халыкка бәхет бирү идеясе . белән сугарылганнар.
«Борыи-борын заманда... законнар йодрыкта, ә указлар уч төбендә генә булган бер вакытта, яшәгән, ди, буе бер карышлы Чыбыс-Чыахаан. Хуҗалыгында аның коңгыз хәтле генә үгезе, инә тәртәле уймак чаклы гына чанасы булган, ди». Әнә шул кечкенә, ярлы Чыбысны якут халкы үз әкиятләрендә иң көчле баһадир дә-рәҗәсенә күтәрә. Анасының күкрәк сөтен имеп, ул җиңелмәс батырга әйләнә һәм кешеләргә кайгы, бәхетсезлек китерүче усал алып Анга- Монгуска каршы көрәшкә чыга.
Бу әкияттә фантастика элементлары байтак кына. Ләкин алар халыкның реалистик методында образларны гиперболалаштыру, гомумиләштерү өчен кулланылганнар. Халык, художник буларак, образларның социаль асылын, типиклыгын бөтен тирәнлеге белэ’н, анлы рәвештә тулыландырып ачып сала. Чыбыс та, Анга да ике социаль көчнең — изелүче хезмәт халкының һәм изүче өстен сыйныфның — капма-каршы куелган, типиклаштырылган вәкилләре. Халык бу көчләрнең бәрелешен, тормыш кушканча, Анганың «көлен җилгә очыру» белән хәл’ итә.
Гүзәл Алтайда коллар һәм терлекләр белән сату итүче комсыз Байба- рак байны да шул ук язмыш — үлем көтә («Соры чыпчык»—.тува әкияте); бу язмыштан явызлыгы һәм көчлеле- ге белән танылган, башкалар эшләгәнне ашап ятучы Нурговуль дә котыла алмый («Батыр Хурхокан» — эвенк халык әкияте).
Халык интересларын яклаучы уңай герой — үлемсез. Ул, диюләр, җеннәр, су ияләре, аждаһалар белән бәрелешсә дә, социаль явызлыкның символы итеп алынган патшалар, ханнар белән көрәшсә дә, җиңеп чыга. Ике арада бернинди дә килешү мөмкин түгел. Конфликт аяусыз көрәштә хәл кылына, уңай геройлар рус халкы әкиятләрендә Мичарты Иван, әҗәлне куркыткан солдат, украин халкында көтүче Грицько, казахларда хәйләкәр Косе, төркмәннәрдә акыллы Кеминэ, татарларда Шомбай, Камыр батыр һ. б. Алар һәркай- чан дошманнарын тар-мар итәләр, ким дигәндә, мәсхәрәгә калдыралар.
Уйгур халкының гүзәл әкияте «Малик белән Райхан» хатын-кызларның да дәүләт белән идарә итә алырлык акылга һәм сәләткә ия икәнлеген сурәтли. Ил башында торган шәхес хезмәт халкының интересын якласа һәм аңа таянса гына көчле дигән идея чагылган бу әкияттә. Шул ук идея казах халкының «Аяз-би». таҗикларның «Аучы һәм аның дуслары» әкиятләрендә үткәрелә.
Кешегә һәм аның акылына, иҗатына һәм хезмәтенә ышаныч, ихтирам тойгысы тәрбияләүче әкиятләр дә җыентыкта шактый гына. Алар хезмәт кешесенең табигатьне үзенә буйсындыру хыялы белән өртелгән2 нәр.
Кайбер әкиятләрдә баланы кече яшеннән үк дус белән дошманны аера белергә өйрәтү, батырлык һәм кыю-
122
лык тәрбияләү мәсьәләләре куела (хантэ, хакас әкиятләре). Амур ягында сөйләнә торган «Яман Ладо» әкиятенең дә үзәгендә балага семьяда дөрес тәрбия бирү идеясе ята. Әнисенең чиктән тыш иркәләве нәтиҗәсендә. Ладо исемле кыз бернинди дә эшкә өйрәнми, киенеп-яса- нып. тик утыруны гына белә. Тора- бара аңа «әти-әнисе» дә сөйкемсез булып күренә башлый. Ладо ахырда. «башка әни эзләп табар» өчен, аккошларга ияреп очып китә. Әмма туган илен, әти-әнисен ташлап киткән кызны аккошлар да яратмыйлар.
Әкиятнең эмоциональ тәэсир көче бик зур. Ул хезмәткә һәм ата-анага мәхәббәт тәрбияли.
Халык әкиятләренең эчке рухын, идея юнәлешен билгеләүче алдынгы социаль-мораль мәсьәләләр җыентыктагы башка әкиятләрдә дә матур гәүдәләнеш тапкан.
Шулай да, төзүче һәм редактор әкиятләрне сайлаганда ахырынача җитди булмаганнар. Китапка «Ятим егет» әкиятен кертеп һәм аны үзе үк тәрҗемә итеп, Г. Төхмәт фольклор мирасына чикле һәм тар караганлыгын күрсәтә.
Безнең карашыбызча, «Ятим егет» әкияте мари халкының алдынгы социаль идеалларын чагылдырудан ерак тора. Башка әкиятләрдә гәүдәләнгән сыйнфый көрәш урынына, монда ярлы егет белән байның кочаклашып, үбешеп яшәүләре бирелгән. Сыйныфларны килештерү идея-сен яклаган әкиятне халык иҗаты дип тәкъдим итү белән килешүе кыен. Мари халкының якты идеалларын эченә алган «Көмеш тешле Пампалче», «Нончык Патыр» кебек әкиятләрен алганда, шиксез уңышлырак булыр' иде.
Җыентыкка «Гаҗәп пута» әкиятен кертүдә (осетин халкыннан) уңышлы түгел. Җыентыкның төп максаты — теге яки бу халык иҗатыннан укучылар күңелендә уңай эз калдырырлык иң яхшы әкиятләрне сайлап бирү. «Гаҗәп пута» әкиятенең идеясе томанлы, художество ягы сай.
Җыентыкның художество кыйммәтен төшерә торган икенче зур һәм гафу ителмәслек кимчелек тәрҗемәләрнең чуар һәм түбән булуында күренә. 60 әкиятнең дистәгә якыны гына яхшы тәрҗемә ителгән. Аларга Ә. Еники, Г. Зәйнәшева иптәшләрнең русчадан, Б. Рәхмәтнең казахчадан тәрҗемә иткән әкиятләрен кер-тергә мөмкин. Бу әкиятләрнең тәр-җемәсендә татар теленең иҗат мөм-кинлекләре тулысынча файдаланылган, тәрҗемәчеләр үз эшләрен яратып һәм иҗади башкарганнар. Ләкин калган әкиятләрдә тәрҗемә — соры; күңелсез укыла. Дөрес, тәрҗемә эшенә яңа көчләр тартылуы яхшы күренеш, ләкин ул иптәшләргә ярдәм итәргә иде, тәрҗемә • итү эшендә иҗади ярдәм дә кирәк бит. Җ. Хәбибуллин, мәсәлән, ун әкият, Ә. Закирова һәм Ы. Мансуров тугызар әкият тәрҗемә иткәннәр. Ләкин аларның эшенә тиешле юнәлеш бирелмәгән. Шуңа күрә йомшак тәрҗемәләр алар өлешендә калган.
Хәбибуллин «Алдар һәм сукачы» (82 бит) әкиятенең нечкә юморын, поэтик бизәкләрен тупасландырып бирә. Тәҗрибәсез тәрҗемәче кулы астында казахларның атаклы әкият герое Алдар Косе менә нинди җөмләләр белән сөйли:
— Ә, ә, ничек арыган син, хөрмәтле күрше. Әгәр ял итәргә китсәң, мин рәхәтләнеп синең үгезләрең белән эшләп сиңа булышыр идем.
Әкият әнә шул рухта, русчадан турыдан-туры күчерү алымында тәрҗемә ителгән. Шуңа күрә, күп кенә җөмләләрдә «п» лаштыру күзгә бәрелә. Бер генә мисал: «күрше авылдан, ике сарык биреп, иң яхшы сабан алыштырып алып кайтты да үз көеннән ике симез үгез җигеп чыкты» (82 бит).
Тәрҗемәче татар халкының югары художестволы гүзәл әкиятләренә дә күз салмаган, ахрысы. Югыйсә аның геройлары «син миңа хәзер үк тамак туйдырып булырлык киңәш бир» (129 бит), «Бу аучы җәядән аткан» (330 бит) дип сөйләмәсләр иде.
Н. Мансуров әкияттә ничә сүз, ничә хәреф булса, аларны түкми- чәчми тәрҗемә итә. Җөмләнең татар әдәби тел нормаларына сыюы-сый- мавы белән аз кызыксына. Шуның нәтиҗәсендә: «Биш тавыкның дүртесе ап-ак булып, бөтенләй тапсызлар,
ә бишенче тавык чуар була: аны шулай чуар тавык дип кенә йөрттеләр дә. Аннары ул шундый башбаштак, җитмәсә тагын бик кире беткән, ул кемнәргә генә, күпме генә мәшәкать тудыра торган булып чыкты» (316 бит), яисә: «Тик куяннарның, күзләре һаман шулай ике якны берьюлы күзәтеп йөгергәнгә, як-якка карап тора торган кылый булып калган» (291 бит) кебек җөмләләр килеп чыга. Редактор җиңел кул белән менә шушындый «үрнәкләрне» татар совет балаларына тәкъдим итә.
Шундый ук кимчелекләрне Ә. За- кированың «Аба белән кич», «Балыкчы малае һәм Гөлдер балык», «Җир турында әкият» тәрҗемәләрендә дә очратырга мөмкин. Ф. Галиеваның «Аучы корабль», Ф. Сабирҗанова- •иың «Сусар һәм төлке», 3. Әхмеров- ның «Көчленец дә көчлесе», Р. Даутовның «Идэ» әкиятләрен тәрҗемә итүләре йомшак чыккан.
Әкият кыскалыкны, образлы әй-ләнмәләрне ярата. Чөнки ул телдән сөйләнә торган жанр. Анда озын диалоглар, озын җөмләләр булмый диярлек. Тәрҗемәчеләр моны оныталар. Русча кыска гына әйтелгән җөмләне артык сүзләр белән тутыралар.
Яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе әкиятләр чыгару эшенә җавапсыз, салкын карамаска тиеш. Чыккан китапның художество-идея сыйфатына җитди әһәмият бирелсен. Киләчәктә редакция әкиятләр чыгаруга җитди-фәнни карашка нигезләнеп эш итәргә тиеш.