Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

БЕР ЯЗУЧЫ ЮБИЛЕЕНДА
Якын дусыбыз!
Якты синең бәйрәм, Көлеп яңгырый кулда касәләр, Балкый синең матур йөзең, ләкин Әгәр миңа шунда әйтсәләр: «Аның күңеле тоташ рәхәтләнү Диңгезендә йөзә гамьсез», — дип,— «Ул оныткан хәзер бар дөньяны, Шатлыгыннан калган хәлсез», — дип, Мин ышанам. Тормыш көннәре бит Төрле була, тын да, җилле дә, Якты бәйрәм үткәрсә дә кеше Яшьлек язын сагына илледә.
Аксыл чәчләреңне җилпи-җилпи Комсомоллык юлын үткәндә, йөрәгеңнең тәүге чакыруларын Кәгазь битләренә сипкәндә, һәм аларга халкың күңеленнән Беренче җавапны көткәндә, Хәтереңдәме, ничек дулкынландың, Өмет, шикләр белән яндың син. ... Тормышында һәрчак зур йөрәкле Гади кеше булып бардың син.
Зур дәрт белән илне төзедек без, Кул канатып, мәрмәр шомарттык, Дошман яуларына каршы чыктык, Анда туганнарны, якыннарны, Муса кебек кешене югалттык! Хәтерендәме шул юлларда күпме Өмет, хәсрәт белән яндың син. ... Тормышыңда һәрчак саф йөрәкле Гади кеше булып калдың син.
«Бүген инде алар онытылды, Күңелем инде гамьсез!»
дисәң дә Мин ышанмам.
«Илле әле картлык түгел!» диеп, Матур әйттең бит син кичәңдә. Белом, әле синең йөрәгеңдә Көчләр дулкын булып каерыла.
7
Анда урын бар зур шатлыкларга һәм иң тирән изге кайгыга.
Беләм, кайчак авыр сүз ишетеп, Син башыңны иеп басасың, Халкың күрсен диеп йөрәгеңне Китап итеп килә ачасың.
Шулай, дустым, һава төрле була, Кояшлы да, тын да, җилле дә. Матур бәйрәм үткәрсә дә кеше Яшьлек язын сагына илледә. «Яшьлек сагынып яшең тамыз!» димим, Аны теләү шагыйрь эшеме?!
Телим, җаным, күрсәт әсәреңдә бер Үзең кебек җанлы кешене!
БЕР ДУСКА
Яхшы кеше, яхшы дус син үзең, Ләкин, менә, әйтим дөресен, Гаҗәпләнәм, нигә син үзеңне Шагыйрь диеп атап йөрисең?
Дөрес, күңелендә бар кайбер уйлар, Нишләтәсең инде, күңел бит, Күлнең дә бар үзенең дулкыннары, Тик барыбер ул диңгез түгел бит!
ч язын
Алмагач беренче яфрагын Чыгара башлый сак кына, Ни әйтсәң дә, кешегә язын Ямансы була чак кына.
Күкнең зәңгәр бәрхете Күңелгә йомшак кагыла, Каршылап яңа бәхетне Кемнедер йөрәк сагына.
СИҢА ТЕЛӘГЕМ
Белмим, иркәм, бәлки мин чынлап та Гаепледер синең каршында, Кар бөртеге кебек, бер теләксез Эри алмам синең каршында,
Куна алмам чык бөртеге кебек Сафлык белән синең чәчеңә, Яңгыр тамчысыдай кушыла алмам Синең яшерен сагыш яшеңә,
8
Юк, мин телим тау елгасыдай сине Дулкыныма алып агарга, Сыешалмыйча тыныч таш кыялар Басып торган текә ярларга,
Тормыш гөре булып ыргылырга Синең тыныч аккан көннәргә, Ияртергә сине ярсуыма, Өйрәтергә шаулап көләргә.
АВЫЛНЫ САГЫНГАНДА
Тау буенда салам түбә өйләр, Бормалы су, бөдрә әрәмә, Авылым минем, синдә яшьлек көннәр’ Үтмәгәннәр икән әрәмгә.
Тиле уйлар еракларга китеп Эзләсә дә үзенең таборын, Тойдым хәзер менә ачык итеп, Синдә икән тирән тамырым. Яланаяк җылы туфракка Тетрәнеп баскан чагымнан Ал галстук булып күкрәктә Ачылачак бөре талпынган. Шулай еллар үтте бер-бер артлы, Ә шат горурлыкның иң дәве Булып калды миңа күрше картның «Комун малай!» диеп тиргәве. Хыяллансам, күреп шәһәрдә Мәктәпләрдә утлар балкуны, Уйладым мин килер җәйләрдә Кеше булып сиңа кайтуны.
Төрле җирдә булдым, үстем- инде, Эш эшләдем китереп җоласын, Үскән саен һаман ныграк килде Синең күз алдында буласым. Күпме илләр, башкалалар гиздем, Шомарып бетте юлда өзәңге. Ләкин миңа, әй, Камышлым минем, Син һаман да җирнең үзәге. Биткә рәхәт салкынчалык бәреп, Зур диңгезләр мине дәшсә дә, Минем өчен барыбер иң чибәре — Алтын диңгез җәйге рәшәдә. Киләчәк безгә киң ишеген ача, Ил өстендә балкый нурлары. Авылым, синең яктың кушылмаса, Бәхет миңа тулы буламы!
1954.