ШИГЫРЬЛӘР
ШУНДЫЙ БЕЗНЕҢ БРИГАДИР
Җ ы р
Бригадабыз алты кыздан, Бригадиры Батырҗан. Язга чыксак без эшлибез Көн-төн кайтмыйча кырдан.
Ник безгә ярышмаска, Сүз биреп калышмаска — Гөр килеп тора кырлар, Эшләсә тракторлар!
Эштә дә, ялда да уңган — Шундый безнең бригадир: Кырда газета да булсын, Кырга китереп җыр да бир.
Радио сөйлэттерә, Гармонь да уйнап бирә. Көлдереп сөйли белә, Күңелне көйли белә.
Уңмаган ләкин бер эштә, Бер ягы көйләнмәгән: Алты кыз янында эшли, Ә үзе өйләнмәгән.
Кыюсыз инде бик тә, Әйтәлми «иркәм!» дип тә. Үзе эчтән уфтана, Димәк, эчтә ут яна.
ЯРАТАМ КЫШКЫ ТӨН ЯМЕН
Кышкы төннәр ОЗЫН-ОЗЫН...
Кыш ул шуны ярата: Айның көянтәле кызын Җиргә озак карата.
Яратам кышкы төн ямен, Эш түгел айда гына, —
Яныңда булса сөйгәнең Андый төн файда гына.
к
Клубтан кайтып киләбез, Урам якты, урам тын, Инде ишетәбез менә без Төнге Кремль курантын.
Сөйгәнем йорты каршында Үсә бәс кигән каен, Аерылу куркыта, шунда Якынрак килгән саен.
Яңартып һаман теманы, Сүзләрне суза төшеп, Бер ул мине, бер мин аны йөрибез озатышып.
САГЫНЫЛГАН МИНУТЛАР
Таныш урам буйлап киләм, Юлыма кыш көмеш сипкән.
Авылым күге — зәңгәр келәм, Ул да утлар белән чиккән.
Очтан очка куа саф җил Ягымлы җыр тавышларын.
Сәлам сиңа, мул һәм шат җир, Сәлам сезгә, танышларым.
йорт арты йорт — юлым озын, Төн буе йөреп бушамам...
Әнә берәү көтә кызын. Күрешерләр алар, ышанам.
Клубта утлар бик тә мул — Докладмы, концертмы икән? Киң тыкрык буйлап үтә юл. Менә чат. Ак йортны үтәм.
Йөргән чак хәтердә шунда Әлифба тотып кулларга. Ул күпме авылдашыма Юл ачты калын томнарга.
Гәрәйләр турыннан үтәм. Балкыткан ул электрын! Әллә төшереп ята микән Зур картага «Ирек» кырын.
Агроном шул! Күп аңа эш — «Иреге» ирек кенәме: /
Кушылды килеп «Яңа көч», Кушылды килеп «Динамо».
Күрми әле мине беркем, Мин барысын кочкандай булам.
Менә бусы туган йортым, Бусы —мин үскән Дәү урам.
Хәзер әнием каршы чыгар.
Ә тирәмдә — утлар, утлар!.. Белмим йөрәк ничек чыдар, Ярсуыннан ничек туктар?!
Авылым! Сине бигрәк сөям. Якташларым! Сәлам, сәлам! Җырым белән, йөрәк белән Сезнең янда калам, калам!
БӘЯЛӘР ТӨШКӘНДӘ
«Матур узар туган көнең, иркәм! — Шундый иде егет вәгъдәсе. — Иң кыйммәтле бүләк эзләп китәм, Я, сынатма, авылым сәүдәсе!»
Витринада язгы нурлар уйный, һәрнәрсәнең төшкән бәясе!
«Кыйммәт бүләк, димәк, инде булмый...» Уйлый егет — нишлим, янәсе.
— Аптырама егет,—диләр төсле,— Кыйммәте зур һәрбер бүләкнең: Бөтен илнең хисен сөйләр төсе Мондый көндә алган күлмәкнең!..
6