Н. Г. ЧЕРНЫШЕВСКИЙНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕНДӘГЕ КУЛЪЯЗМАЛАРЫ
Бөек рус халкының сөекле улы, ял-кынлы революционер, талантлы сүз художнигы Николай Гаврилович Чернышевскийның гаять бай кулъязма архивы саклана. Москвада Үзәк Дәүләт әдәбият архивында булган кулъязмалар арасында Н. Г. Чернышевский фонды иң бае һәм күренеклесе булып тора. Аның кулъязмалары фонды ике исемлектән бу-лып, беренчесе галимнең үзе тарафыннан язылган 683 документаль материалны эченә ала. Икенче исемлектә аның семьясының, ата анасының, хатыны һәм балаларының язмалары теркәлгән. Барлыгы 1274 төрле характерда булган бу кулъязмалар язучының тормыш юлын, төрле фәннәр өлкәсендә зур түземлек белән эшләвен күрсәтәләр.
Н. Г. Чернышевский кулъязмаларының һәм аның тормышына караган документаль материалларның төп өлеше СССРның Үзәк Дәүләт әдәбият архивына 1941 елда Саратовтагы аның музей йортыннан алына. Соңрак бу ^материалларга Н. Г. Чернышевскийның Москвада В. И. Ленин исемендәге үзәк китапханәдә саклана торган кулъязмалары (мәкаләләре, рецензияләре) һәм СССРның Үзәк Дәүләт тарих архивында сакланган «Нәрсә эшләргә?» романының кулъязмасы өстәлә. Бо- лардан тыш, бөек галимнең кулъязмалар фонды дәүләтнең башка ар-хивларыннан, музейларыннан, китап-ханәләреннән күп сандагы документлар (фото һәм машинкада басылган нөсхәләр) белән тулыландырылган.
Басылган һәм документаль чыга-наклардан билгеле булганча, Ы. Г. Чернышевский Россиядә яшә^е бик күп халыкларның телләрен һәм чит ил телләрен бик яшьтән өйрәнә башлаган. Ул 16 яшьтә ук инде латин, грек, француз, немец, инглиз телләрен белә һәм борынгы еврей, поляк, фарсы, гарәп телләре белән дә яхшы ук таныша. Шулар рәтеннән татар ; телен өйрәнүгә дә зур көч куя һәм нәтиҗәдә аны тулы үзләштерә.
Россиядә иҗтимагый фикерләү һәм революцион хәрәкәт тарихында Н. Г. Чернышевский, билгеле булганча, гаять зур роль уйнады. Ул күренекле философ, политик эшлекле һәм язучы иде. Болардан башка ул фәнни тикшеренү, танып-белү өлкәсендә эзләнүләр буенча да зур мирас калдырды. Аның тел белеме мәсьәләләре буенча да җитди тикшере- нүле хезмәтләре бар. Н. Г. Чернышевскийның мондый хезмәтләренә «Опыт словаря к Ипатьевской летописи» («Ипатьев елъязмаларына сүзлек тәҗрибәсе»), А. Ф. Гильфер- дингның «Славян теленең тугандаш телләргә мөнәсәбәте турында» исемле китабына реценциясен һәм М. И. Сухомлиновйың «Борынгы Русь тел гыйлеме турында» исемле мәкаләсен тикшерү буенча Фәннәр академиясенең икенче бүлеге «Гыйльми язмалары»ның беренче
1
102
китабына язган рецензиясен кертергә була.
Бу хезмәтләрендә Н. Г. Чернышевский буржуаз галим, идеалист, метафизик Гильфердингның тарихи чагыштыру методын кискен тәнкыйть итә. Гильфердинг үз методын телнең аерым якларын тарихи чынбарлыктан һәм халыкларның тормышыннан аерым карау фактларына нигезләгән булган. Н. Г. Чернышевский бу мәсьәләне, материалист галим буларак, фәнни чишә. Ы. Г. Чернышевский фикеренчә, тарихи чагыштыру методының төп мәсьәлә-ләреннән берсе — өйрәнелә торган телләрнең охшашлыгын исбатлауда гына түгел, бәлки аларның төп аермаларын да күрә һәм күрсәтә алудан гыйбарәт була.
«...Гильфердинг бары тик дөньядагы барлык телләр арасында һәрвакыт табарга мөмкин булган тышкы охшашлыкка гына күз сала һәм аларның төп аерымлыкларын күрергә теләми... 'Мондый маташулар — надан белгечләр күрә торып бары тик фән-гә яла гына ягалар»,—дип, Н. Г. Чер-нышевский буржуаз галимнең фәннән ерак торуын ачы тәнкыйть итә.
Фәннәр академиясенең «Гыйльми язмалар»ына карата язылган бер рецензиясендә Н. Г. Чернышевский М. И. Сухомлиновның «Борынгы Русь тел гыйлеме турында» исемле зур күләмле мәкаләсенә тәнкыйть күзлегеннән карый. Материалист галим бөек рус теленең үсеш процессын һәм шушы үсеш процессында башка телләр белән аның үзара мө-нәсәбәтен җентекләп тикшерә. Шулай итеп, Н. Г. Чернышевский тел гыйлеме өлкәсендә дә материалистик позициядә тора. Ул бу хезмәтләрендә бөек рус теленең үсешен өйрәнүчеләр өчен шактый бай һәм гаять әһәмиятле булган материаллар калдыра.
Н. Г. Чернышевский кулъязма архивы фондында латин, немец, француз, фарсы, грек, гарәп, борынгы еврей һәм татар телләрен өйрәнү буенча күп сандагы күнегү дәфтәрләре саклана. Шулар арасында 7 әрле форматлардагы кәгазьләргә язылган, барлыгы 200 биткә якын булган татар телендәге кулъязмалар бар. Боларның бер өлеше бик өйрәнчек характерда карандаш белән язылган һәм аерым дәфтәрләргә тегелгән хәлендә булсалар, калган өлеше шактый ачык итеп һәм матур каллиграфия белән язылганнар.
Бу кулъязмалар арасында 93 нче номерлы кәгазь татар теле тарихын һәм аның тарихи грамматикасын өйрәнүчеләр өчен әһәмиятле. Бу кәгазьдә татар телендәге фигыль юнәлешләре буенча мисаллар китерелә. Иң элек алмашлыклар гарәп хәрефләре белән язылганнар һәм шул ук сүзләр рус хәрефләре белән кабат-ланалар. Аларның яннарында русча тәрҗемәләре бирелмәсә дә, Н. Г. Чер-нышевскийның ул сүзләрне турыдан- туры төрләндерә алуы һәм төрле вариантларда язып чыгуы аның бу вакытларда ук инде татар телен яхшы үзләштергән булуын һәм мәгънә нечкәлекләренә дә төшенә баруын ачык күрсәтәләр.
16 кәгазьдән торган икенче кулъязмалар төргәгендә элекке Саратов губернасындагы авылларның топографик исемнәрен күзәтү бар. Бу кулъязмаларның беренче ике кәгазе Н. Г. Чернышевскийның атасы Г. И. Чернышевский тарафыннан язылган, соңгы ике кәгазен төзүче кешенең исеме билгесез. Кулъязмаларның калган күпчелек өлешен Н. Г. Чернышевский үз кулы белән язган. Бу кулъязма һәм тарихчылар өчен, һәм татар теленең тарихын өйрәнүчеләр өчен зур игътибарга лаеклы.
Архивта Н. Г. Чернышевскийның 1844 елда язылган татар телендәге төп кулъязмалары теркәлгән 193 кәгазьдән торган папка саклана. Башта әйткәнебезчә, бу кулъязмаларның күпчелеге өйрәнчек характерда булсалар да, алар язучының татар һәм рус телләренең специфик үзенчәлекләрен тирәннән белеп эш итүен раслыйлар.
Шул фонд эчендә Н. Г. Чернышев-скийның Саратов Духовная семина-риясенең укытучысы Георгий Семо- нович Саблуковтан күчереп алган бер кулъязмасы бар. «Татар грамматикасы» дип исемләнгән, 18 биттән торган бу кулъязманың, белгечләрнең әйтүенә караганда, Саблуков тарафыннан төзелгән төп оригиналы сак-
103
ланмаган. Шуның өчен дә Н. Г. Чер-нышевский язып алган бу кулъязма татар грамматикасы тарихын өйрәнүчеләр өчен Саблуков хезмәтенең оригиналы дәрәҗәсендәге кирәкле материал булып тора.
44 бит күләмендәге бер кулъязмасы Казембек грамматикасының күчерелмәсен тәшкил итә. Бу турыда Н. Г. Чернышевский кулъязманың 14 иче битендә «Каз. грам. нан» дип үзе күрсәтеп уза. Ләкин биредә шуны әйтеп үтәргә кирәк, әгәр дә Казембек грамматикасы төрек-татар телләре грамматикасы итеп язылган булса, Н. Г. Чернышевский кулъязмалары тулысынча татар телен өйрәнүгә багышланганнар. Мәсәлән, җыем саннары теркәлгән бүлектә без түбәндәгеләрне укыйбыз: один — берәү, двое — икәү, трое — өчәү, четверо — дүртәү, пятеро — бишәү, шестеро — алтау, семеро — җидәү, восьмеро — сигезәү, девятеро — тугызау, десятеро — унау.
Шунда ук татар телендәге бик ха-рактерлы синонимнар да китерелә. Мәсәлән, шул ук кулъязманың 18 нче битендә русча прежде дигән сүзгә каршы татар теленнән түбәндәге өч синонимны бирә: прежде — элгәре, элек, борын.
Шулай ук биредә татар телендәге диалекталь сүзләрнең дә күп кенә үрнәкләре бар. Менә шуның өчен бу кулъязма да татар теленең тарихын тикшерү, байлыгын күзәтү ягыннан зур әһәмияткә ия.
Югарыда исемләнгән кулъязмалар папкасының 46 нчы битеннән башлап 83 нче битенә кадәр булган өлешендә Н. Г. Чернышевскийның оригиналь бер хезмәте бар. Безнеңчә, моны та- тарча-русча сүзлек дип атарга мөмкин булыр иде. Чөнки бу сүзлек Н. Г. Чернышевский тарафыннан алфавит тәртибендә төзелгән төгәл бер хезмәт булып тора. Аның беренче бите «А» хәрефеннән башланып, соңгы бите «Ю-Я» хәрефләре белән бетә. Сүзлектә башта гарәп-фарсы сүзләре дә кертелеп, аларның да русча мәгънәләре бирелгән булган. Ләкин соңыннан автор аларңы сызып таш-лаган, тик татар сүзләрен генә калдырып. шуларга русча мәгънәләрен бирә барган. Димәк, татарча-русча
сүзлек итеп төзелгән, 1200 сүзне эченә алган бу сүзлек хәзерге көндә дә әһәмиятле. Анда кертелгән күп кенә сүзләр бүгенге көндә дә татарча- русча сүзлек төзүчеләргә яки татар теленең тулы сүзлеген эшләүчеләргә шактый файда китерәчәк. Бу кулъ> язма сүзлекне Н. Г. Чернышевский-ның шактый озак вакытлар эшләгән булуы күренә. Кулъзманың берничә урынында рус һәм татар телләрендә аның үз кулы белән язып куйган имзалары очрый. Мәсәлән, 51 нче биттә русча һәм гарәп хәрефләре белән Николай Чернышевский дип язылган. Шундый ук имзалар 53, 54, 58, 59 нчы битләрдә дә кабатланалар. 75 нче биттә сүзлекнең 1844 елның 4 мартында башланган икәнлеге әйтелә. Кулъязманың ахырында эшнең тәмам булу көне 1844 ел 31 март дип күрсәтелә, сүзлектәге сүзләр саны булырга кирәк, 1200 саны да куела.
Димәк, язылу вакыты да, сүзлеккә кергән сүзләрнең саны да авторның үзе тарафыннан күрсәтелгән.
Бу язмалар һәм арада куелган төрле билгеләр Н. Г. Чернышевскийның сүзлек өстендә җентекләп эшләве һәм бу эшкә шактый озак вакыт бирүе турында сөйлиләр. Үрнәк өчен сүзлекнең кайбер битләреннән алынган мисаллар да китереп узабыз: ҮР — ров, канал, үр — вершина, үрәчә —облучек, кресло, урыш чалку- сы — коса, урт — десна во рту, оруг — род, племя, өркемәк — пу-гаться, беситься, ормак — бить сильно, үрмәкүч — паук, әрмәк — лаять, үрмәләмәк — ползать, үрмәк — плести, урындык — стул, урын сүз — тайнд, өзәнке — стремена, үзгә — иной, үзлек — своенравие, оста — искуссиый, мастер, өлкән — знаменитый, отважный, өлге — форма, образец, олуг — великий, уй — мысль, идея, өй — дом, покой, иптәш — сотоварищ, идел — река, аермак — дробить, разбивать, разлучать, хатны аермак—разбирать письмо, шиле — многий, ишмэк — вить, ломать, разваливать, нарушать, грести веслом, илтер — мерлушка, илтмэк — нести, отвести, везти, илче — посол, илгәзәк — ласковый, иямле — красивый, имеш — де, будто, б, бы, инэлмэк —
104
упрашивать, прибегать к помощи, ин- текмэк — изнуряться, ияр — седло, иярмэк — пристать, следовать, батыр — сильный, былтыр — прошлого года, буйдак — холостой, тоткар — препятствие, туры — прямой, справедливый, туры — гнедой, түре — переднее место, җомак — загадка, җан — душа, җиһан — вселенный, чая — злой, коварный, ехидный, сылтау — причина, селте — щелок, кыяфәт — физиономия, мәргән — охотник, мурт — дряблый, МОҢ — печаль, мәллә — ученый, мул — полный, просторный, мая — капитал без убыли, муенса — ошейник, галстук, ябалдаш — кругловетвистый, ел-дам — ветроносный, елым — невод, җилем — клей, елдырым — гром.
Болар өстенә тагын биш бүлектән торган татар теле грамматикасы буенча күнегүләр кулъязмасы аеруча игътибарны үзенә тарта. Андагы беренче бүлек — татар теленең идиоматик әйләнмәләре, икенче бүлек — сүз төркемнәренең ярашуы, өченче бүлек — сүзләрнең башкарылуы (управление), дүртенче бүлек — җөмләләрнең кушылмалары, бишенче бүлек — телнең кулланышы турында булган күнегүләр бар.
Бу кулъязма Ы. Г. Чернышевский- ның шулай ук татар телен җентекләп, аның үзенчәлекләренә төшенеп үзләштерүен ачык күрсәтә. Башта Н. Г. Чернышевский идиоматик әйләнмәләр турында түбәндәге аңлатманы бирә:
«һәр телдә дә... аның үзенә генә хас булып, башка телләрдә булмаган тәгъбирләре, әйләнмәләре бар. Бу тәгъбирләр һәм әйләнмәләр телнең идоимасы дип аталалар. Т. (татар телендә—М. Г.) р. (рус телендәге — М. Г.) кебек бөтен җөмләләр юк. Бездә хайваннарның хәрәкәтен чагылдыра торган сходить сүзе шул ук хәрәкәтнең юнәлешен белдергәндә, түбәндәге формаларны кабул итә: входить, выходить, приходить, отходить, переходить, обходить Һ. б. Ә татар телендә бу сүзләрнең төрен үзгәрткәндә, яки ике фигыльнең кушылмасы белән чагыштырма юнәлеш, яки башка сүз төркемнәре өстәлеп бирелә.
А) мондый кушылманың беренче ысулы: төп мәгънәне барлыкка китереп. барып җитүне белдерә торган «п» авазына яки «и» гә бетә торган фигыльләр сөйләм мәгънәсе таләп итә торган үзгәртүләргә кермиләр.
а) Предметның үз урыныннан башка җиргә күчерү чагыштырма һәм төшем фигыльләре белән түбәндәгечә бирелә: төп фигыльгә ярдәмче фигыль кушыла — китмә к (уходить), җибәрмәк— (посылать); сикереп китәмен — отскакиваю, түгелеп китәдер — выливается, ташлап җибәрәмен — отбрасываю, түгеп җибәрәмен — выливаю, төртеп (җибәрәмен — отталкиваю.
б) Билгеле бер урынга барып җитү төшенчәсе түбәндәге фигыль белән бирелә: җитмә к (достигать, доставить, довлесть) фигыльләре белән, предметны билгеле бер чиккә җиткерү ярдәмче фигыле белән бирелә: йөгереп җитәмен — добегаю, тартып җиткерәмен — дотягиваю.
в) Предметның тыштан зчкә таба хәрәкәте кертмәк (вводить) ярдәмче фигыле белән бирелә: төртеп кертмәк (вталкивать), тартып кертмәк (втя-гивать) .
г) Предметның эчтән тышка таба хәрәкәте чыкмак (выходить), юнәлеш фигыль булганда чыгармак (вводить, выносить, выжимать) ярдәмче фигыльләре белән бирелә: сикереп чыгамын — выскакиваю, ертып чыгармак — выдирать, биреп чыгармак — выдать.
д) Предметның өскә таба яки берәр нәрсә өстенә хәрәкәтен белдергәндә менмәк (подниматься), мен- гермәк (поднимать) ярдәмче фигыльләре белән бирелә: сикереп менмәк (вспрыгивать), очып менмәк (возле- тать)».
«Сүзләрнең башкарылуы турында» дигән бүлектән:
е) Ара ераклыгын билгеләп, никадәр озак (сколь долго) соравына җавап бирә торган саннар баш килештә киләләр: Саратаудин Казангача алты йөз чакрым (От Саратова до Казани 600 верст).
Бу кулъязманың соңгы битендә Николай Чернышевский дип имза куелган.
105
Н. Г. Чернышевский татар теленнән русчага тәрҗемә итү буенча да күп кенә күнегүләр эшләгән. Аның кулъзма фондында кечкенә генә дәфтәрләргә теркәлгән татар теленнән рус теленә тәрҗемә буенча күнегүләре саклана. Болар, чыннан да, өйрәнчек күнегүләр булып торалар. Кулъязмаларның 140 ичы битеннән башлап Ы. Г. Чернышевскийның татар теленнән матур язу күнегүләре китә. Болары XIX йөзнең 40 нчы елларындагы яхшы каллиграфия белән язылган татарча язмаларның үрнәге буларак игътибарга лаеклылар. Дөрес, үзләренең сүзлек составлары буенча аларда дини төшенчә-ләрне белдергән сүзләр дә шактый күп очрый. Шигъри формада язылганнарның бер өлеше дини эчтәлекле китаплардан, төрле мөнәҗәтләрдән алынганнар. Шулай да алар үзләренең күп өлешендә аңлаешлы татар телендә язылганнар, тел материалы буларак әһәмиятлеләр.
Н. Г. Чернышевскийның 1845 елда язылган кулъязмалары бик матур итеп һәм каллиграфия үрнәге булырлык төстә тигез хәрефләр белән язылганнар. Бу кулъязманың титул битендә, урта бер җирендә авторның исем, фамилиясен һәм язылу вакытын күрсәткән автографы бар.
Аның күчереп яки сочинение рәвешендә язган кулъязмаларында Чыңгыз хан һәм аның уллары Батый, Үзбәк, Җинбек һ. б. турында кайбер белешмәләр бирелә. Шуларда кыска гына итеп бу ханнарның хронологик рәвештә патшалык итү тәртипләре һәм алар биләгән җирләр турында язылган. Язу стилен күрсәтү өчен бер мисал китерәбез.
«...Бабду хан фикерсез зәгем егет булды. Магул хан угланнары берлән яу булды. Тәки аларның илләрен чапа башлады. \Уә ул вакытта әҗәл килеп якасыннан тотып атасының катыйга алып китте. Андыйн соң Сүенеч хан атасы урынында ул- тырды. Сүенеч ханның заманында Магул берлән татар иленең арасында дошманлык уты андаг күп ян- дый кем, әгәр Аму-Дәрьясының суы- ны салсалар, сүнмәгәй ирде. һәмишә мәгул галиб килер ирде...»
Бу кулъязмаларның бер өлешендә
Н. Г. Чернышевский шул вакытларда ук төрле ханлыклар арасында булган талашларга нәфрәт белдереп уза, ә соңыннан шундый басып алучыларның үзләренең котылгысыз һәлакәткә очрауларын үзенең фәнни хезмәтләрендә нигезләп күрсәтә.
Шул рәвешчә, Н. Г. Чернышевский татар телен өйрәнү өстендә 1841—45 еллар арасында шөгыльләнгән. Бу кулъязмалар арасында, югарыда әйтеп узганыбызча, аның 1200 сүзне эченә алган татарча-русча сүзлек дип аталырга хакы булган оригиналь хезмәте бигрәк тә әһәмиятле. Монда без аның бер битенең фото-копиясен урнаштырабыз (106 бит).
XIX йөзнең беренче яртысында татар телендә язылган кулъязмалар бик аз сакланган. Шулар арасында Н. Г. Чернышевский язмалары киң массага аңлаешлы әдәби телдә язылган булулары белән аерылып торалар. Алар шул вакыттагы халыкка аңлаешлы булган татар әдәби телен чагылдыралар. Шулардан чыгып бу кулъязмаларның фәнни-тикшеренү өчен әһәмиятләре булуын ышанып әйтергә мөмкин. Алар югары мәктәпләрнең татар теле бүлекләрендә тарихи грамматиканы үткәндә һәм татар язмалары тарихы буенча лекцияләр сөйләгәндә, иллюстрация материалы буларак, укытучылар тарафыннан файдаланырлык материаллар булып, торалар.
Бөек демократ Н. Г. Чернышевский социаль ҺӘХМ милли изүләргә каршы гомере буенча аяусыз көрәште һәм үзенең язганнарында халыклар дуслыгы идеясен кайнар рәвештә пропагандалады. Ул милли интереслар турында гомумән акыл сатучыларга, милләт исеменнән сөйләп, хезмәт иясе интересын сатучыларга һәрвакыт каршы булды, милли мәсьәләне сыйнфый тормышка буйсындырып карарга өйрәтте. «Милли тыйнаксызлык» исемле мәкаләсендә Н. Г. Чернышевский болай язды:
«... Эш бары тик акчада, сыйнфый катлауларда, сыйнфый өстенлектә, ә милләткә яки диш;ә ышануда түгел. Малоруссия паны яки поляк паны бер якта, чөнки аларның. интереслары бер, ә малоруссия кре-
Ы. Г. Чернышевскийпың кулъязмасы.
, 107
стьяны яки поляк крестьяны бер үк язмышка дучар ителгәннәр».
Украина либералларының карашларын тәнкыйть итеп язган бу мәкаләсендә Н. Г. Чернышевский Украина халкының һәм рус халкының сөекле язучысы, бөек демократ Тарас Шев- ченконың күп кенә фикерләренә таянып яза, аның карашларын авторитет итеп куеп, үзенең фикерләрен ныгыта. Шул мәкаләсенең башында: «Безнең бу мәкалә ГалициЯ Мало- руссларына барып җитәрме, анысын белеп булмый; әгәр барып җитми икән, ул юкка гына язылган булып чыга, чөнки без бу мәкаләне чын күңелдән аларга яхшылык теләп, теләктәшлек белдереп яздык» !,— ди.
Н. Г. Чернышевский үзенең күп кенә хезмәтләрендә кешелеккә зыян китерүдән үзләренә файда суырырга исәп тотучы бер милләт тә ирекле була алмаганлыгын исбатлап килде. «Басып алучы халыклар нәтиҗәдә һәрвакытта да үзләре таркалдылар һәм бөтенләй юкка чыктылар»,— дип язды Н. Г. Чернышевский. Ул бу мәсьәләдә тарихтан күп фактлар, шул исәптән Чыңгыз ханның басып алу тактикасының нәтиҗәләрен китерә.
Аннан соң Ы. Г. Чернышевский башка басып алучыларны да санап китә (германлыларны, гоннарны, вандалларны, испанлыларны һ. б.) һәм аларны сөлек белән чагыштыра. «Үз милләтенә зыян китерү бәрабәренә баючы югары катлау кешеләрен юкка гына сөлек белән чагыштырмыйлар,— дип яза Ы. Г. Чернышевский,— кан имүдән тәм табып ләззәтләнүче сөлекләрне нинди язмыш кө-түен искә төшерик: аларның бик сирәге генә бу ләззәтләнү нәтиҗәсендә исән кала, алар барысы да дип әйтерлек үләләр, ә инде әгәр исән калалар икән, алай да нык авыруга дучар булалар һәм исән калулары да ул канын суырган кешенең кай- гыртучанлыгы аркасында гына мөмкин».
Н. Г. Чернышевскийның бу сүзләре укучыларда кол биләүче феодаллар-
1 И. Г. Чернышевский. Полное собрание сочинении, том 7, «Национальная бестактность» дигән мәкалә, 775 бит. ның, аеруча икейөзле либералларның идеологиясенә, шуның белән бергә хәзерге империализм ерткыч-ларына, яңа сугыш уты кабызырга маташучыларга карата җирәнү һәм нәфрәт тойгысы тәрбиялиләр. Н. Г. Чернышевский сүзләре белән әйткәндә, аларны да торган саен ныграк азатлыкка омтылучы халык-ларның үче көтә.
Ул, галим буларак, Казан татарларының килеп чыгуы турында да фикерен белдерде. Ул үзенең «Философиядә антропологик принцип» исемле мәкаләсендә, сүз уңаенда гына булса да, хәзерге Казан һәм Оренбург татарлары арасында Батый гаскәрләренең буыны булган бер генә кеше дә табарга мөмкин түгеллеген һәм хәзерге татарларның элеккеге Батыйга хәтле үк яшәгән, Батый тарафыннан руслар шикелле үк басып алынган халык икәнлеген күр-сәтеп узды.
Чернышевскийның бу күрсәтмәсе соңгы елларда СССР Фәннәр академиясе сессияләрендә Казан татарларының килеп чыгышы турындагы фикер алышуларда нигез итеп алынды, һәм Чернышевский фикеренең фәнни аныклыгы исбат ителде.
1905 елгы беренче рус революциясе татар телендә вакытлы матбугат өчен киң юл ачты. Татар телендә газета-журналлар чыга башлады, демократик әдәбият киңәеп китте. Шул чорда татар телендә пролета-риат әдәбиятының башлангыч үрнәкләрен биргән Гафур Коләхметов Н. Г. Чернышевский әсәрләрен бик яратып укый һәм уңай образлар иҗат итүдә ул башланган традицияне дәвам иттерә. Татар совет язучылары рус классик әдәбияты, шулар эчендә Н. Г. Чернышевский иҗатын өйрәнү һәм популярлаштыру буенча шактый зур уңышларга ирештеләр. Бу тармакта, аерым алганда, Кави Нәҗминең публицистик мәкаләләрен күрсәтергә мөмкин. Аның тикшеренүләрендә безнең бу мәкаләбезгә кермәгән, ләкин Н. Г. Чернышевскийның татар культурасын, әдәбиятын, фольклорын өйрәнү буенча булган фактлар китерелә (К. Нәҗми, «Совет әдәбияты» № 7, 1953 ел).
Н. Г. Чернышевскийның гаять бай иҗаты һәм революцион эшчәнлеге- нең әһәмияте кешелек азатлыгы өчен бөтен көчен биреп көрәшкән һәм көрәшеп килүче бөек рус халкының тарихи роле белән бик тирәнтен бәйләнгән. Ул бөек рус халкының данлыклы улы булды, барлык халык-ларның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен ялкынлы көрәшче иде. хМенә шуның өчен дә бөек рус халкының алдынгы вәкилләре арасында Н. Г. Чернышевский исеме тирән ихтирам белән искә алына һәм киләчәктә дә Советлар Союзының Коммунистлар партиясе җитәкчелеге- астында социаль һәм милли азатлык алган барлык халыклар тарафыннан- зур ихтирам белән искә алыныр. Безнең бурыч — аның иҗатын, шулар эчендә аның кулъязма мирасының безнең культурабызга караган- өлешен өйрәнеп, киң күпчелеккә белдерүдән гыйбарәт.