Логотип Казан Утлары
Шигърият

МОЛДАВАН ШАГЫЙРЬЛӘРЕ


Е. БУКОВ
ОЧРАШУ
Кар ява. Каштаннар, чаганнар Өстенә уйнаклап кар куна. Шул вакыт урамнан ялгызы Тын бара бер кеше уйланып.
Әкренләп шәһәргә җәелә Көмештәй кышкы кич эңгере... Петербург шагыйре торган йорт Янында узгынчы туктала.
Кишинев ягына күпләрне Сөргәннәр башкала — Питердан;
Дуэльчы җилбәзәк ирләрне, Ваемсыз типтергеч җаннарны...
Аларга молдаван күнеккән.
Ләкин бу... Бу шагыйрь турында Кишинев шәһәрен шаулатып Тарала хәбәрләр дулкыны.
Берәүләр сөйлиләр: Пушкин ул — Патшаның теңкәсен кортучы.
Дәрәҗә белән зур түгел, — тик- Кур кусыз,
Яшь — Ләкин сәләтле.
Берәүләр әйтәләр пышылдап:
— Ул яшерен оешма төзгән!—дип.— Патшаны төшерергә теләгән, Император тәхтен аударып!..
Кар ява. Каштаннар, чаганнар Өстенә уйнаклап кар куна.
Петербург шагыйре торган йорт Янында Стамати туктала.
Күз ташлый тәрәзләр алдында Ялангач агачлар сафына, Ул керә һәм сорый асраудан:

— Пушкин соц өйдәме?
— Ул йоклый.
— Ә сез кем?—Молдаван шагыйре, Стамати.
— Узыгыз... Бу якка...
Молдаван кунакны һәркайчан Ул кабул итүне үтенде.
йөрәккә бик җылы була бу.
Изүе ычкынган күлмәктән,
Бик гади тукыма башмактан,
Каршыга ул үзе йөгерә
һәм бер тын төбәп зур күзләрен Кунакны ул күздән кичерә, Ә аннан, күрешкәч кул биреп, Җитәкләп юнәлә бүлмәгә.
— Әйтегез... Сез җирле боярмы?
— О, юк! Мин молдаван шагыйре.
— Шагыйрь? Сез — Негруци?
— Стамати...
— Стамати! Узыгыз, мин бик шат...
Мин бик шат — сез бояр түгелсез, Ралли дә, Рознован да түгел — Атаклы, ләкин буш исемнәр, Молдаван төсе аз аларда!
Яшь шагыйрь ашкына хисләрдән, Тетриләр бөдрә чәч төкләре.
Гүяки көчкә бу иреннәр
Тыялар сүзләре ташкынын.
Бөтенләй яшь әле ул төскә, Ә фикере бик тирән акыллы.
— Сез дуэль өченме сөргендә? —
Дип сорый молдаван. Ә шагыйрь
Көлә дә тиз җавап кайтара:
— Без тигез булмадык көрәштә: Ул бөтен армия хуҗасы,
Ә миндә тик намус та вөҗдан.
— Ә кем соң дәһшәтле ул дошман?
— Әйтергә микән соң? — Уйлана һәм әйтә Пушкин.— Ул дошманмы?
Сугыштым... патшага каршы мин.
Чайкала тыштагы агачлар.
Гүяки ачулы Державин
Чайкалып китә үз рамында,
— Димәк ки сез Александр белән?
— Юк, алай ук түгел... Тик сезгә Мин сөйләп бирәлмыйм башкача.
Ә менә минем дус Рылеев, Аңлатыр иде ул яхшырак.
Мин сезгә сер ачам үз итеп: Көч туа Россия җирендә,
3. .С. Ә.- №6.'
33

34
Көчле ул патшаның үзеннән. Мәңгелек булалмый тәхет тә. .
— Ләкин бу хәвефле фикерләр,— Ди каушап молдаван шагыйре.
— Э, хәзер хәвефле фикерсез Бары тик акылсыз кешеләр!
— Я, куйыйк бу сүзне! Стамати, Укыгыз сез миңа шигырьләр. Килгәннән’ бирле бу якларга Мин гашыйк молдаван теленә...
Шагыйрьгә бу үтенечтәй җылы, Ягымлы ни бар соң дөньяда?! Стамати гел укый да укый, Уйламый, аңлармы аны рус.
Яңгырый шагыйрьнең җырында Канатлы саф йөрәк авазы, Боярлар тормышын мыскыллап Ул ачы тел белән сурәтли...
Ә Пушкин тыңлый да уйланып:
— Җырлагыз әле,— ди,— Стамати, Молдаван халкының көйләрен, Нәкъ халык җырлаган шикелле.
Стамати җыр башлый. Далалар, Таулыклар басалар каршыга, Виноград сулары, урманнар: Гайдуклар чабалар атларда.
Чикләнмәс иреккә өйрәнгән, Тынгысыз, кол булмас яшь йөрәк Буйсынмас мәхәббәт дәртендә Ант итә: «Кис мине, утка як!..»
— Бу җырны чегәннәр җырлады,— Ди Пушкин, — мин аны тыңладым. Нигә соң сез язган җырларда Чыңламый халкыгыз моңнары?
... Инде төн уртасы. Урамда Агачлар пышылдап сөйләшә.
Хушлашып болытлар белән, ай Тирәккә кунган ял итәргә.
Маңгайга, эшләпә өстенә Бөтерелеп, уйнаклап кар куна. Стамати ак карда эз сала, Ул уйлый тик Пушкин турында:
«Питерлы җилкенчәк түгел бу, — Юк, о юк, дус булып килгән ул.
Шушы рус белән,дус булуы, Молдаван, зур байлык ул сиңа.
35
Молдаван шигыре— яшь бала: Хәлсез ул, тик елый бишектә. Зур бәхет — бишеге янында Торганда шушы рус шагыйре».
... Уйлый бу уйларны Стамати.
Бакчада ботаклар күрае Өздерә шатлыклы дойианы, Чаганнар шаулашып чайкала.
Еракка яңгырый бу моңнар — Шәһәр бик шат: аның кунагы — Төньякның данлыклы җырчысы, Ул — килер көннәрдән хәбәрче, Ул — халык йөрәге тибеше.
1949
Нури Арсланов тәрҗемәсе.

Н. Д ә ү л и тәрҗемәсе.
БОГДАН ИСТРУ

МОЛДАВИЯ ШӘРАБЕ
Бездә, молдаваннарда гадәт бар. Шәрап салып балчык савытка,
— Тормышыбыз чәчәк атсын дибез, Чәкештереп алган вакытта.
Олы кеше тагын тост күтәрә.
Калдырмыйча соңгы тамчысын Эчә дә ул, шунда бар көченә Җиргә атып вата савытын.
Бездә, молдаваннарда гадәт бар.
Хәбәр килсә сугыш турында, Озатканда ана утлы юлга Шәрап салып бирә улына.
— Дошманнарны җиңеп кайт йор
тыңа, — Әйтә ана капка төбендә.
Анабыз күк илне яратабыз, Ватан — ана безгә гомергә.
Орденнарын тагып күкрәгенә Кайткан чакта өйгә баласы, Шәрап белән тулган чүмеч тотып, Каршыларга чыга анасы.
Дуслар килә. Улы савытларга Алтын шәрап салып өләшә, һәм күршеләр эчә чәкәштереп:
— Җиңү белән, туган, күп яшә!
Н. Д ә ү л и тәрҗемәсе.
КОНСТАНТИН КОНДРЯ

ЯҢА ЙОРТ
Кар кебек ак, кояшлы һәм матур, Аңкый әле буяу исләре,
Сәлам биргән кебек бу яна йорт — Иртә белән котлый кешеләрне.
Шатлык белән балкып бик ерактан Юлчыларны чакыра үзенә:
— «Рәхим итеп минем бусагадан
Узыгыз, ди, якты түремә!»
Стенага кояш нуры төшкән, Мин сокланып карыйм аңарга. Күптәнме соң монда җил яшәде, Басып торды янган багана.
Көл өеме калган иде монда, Кара еллар узган чагында. Әкияттәге кебек матур итеп Без яңа йорт салдык тагын да .
Хезмәт белән шулай иҗат итеп Туган илдә мактау алабыз. Таза таштан куеп нигезләрен йорт артыннан йортлар салабыз.
Молдавия! Синең даның сүнмәс, Синең уллар исән вакытта!
Тәрәзәсен безнең йортыбызның Көнчыгышның таңы балкыта.