ХРОНИКА
УКРАИНАНЫҢ РОССИЯГӘ ЯҢАДАН КУШЫЛУЫНА 300 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ
Барлык совет халыклары беләк бергә, Татарстан хезмәт ияләре дә Украинаның Россия белән яңадан кушылуына 300 ел тулуын тантаналы рәвештә билгеләп уздылар. Казанның предприятиеләрендә, учреждение-ләрендә, уку йортларында, жәмәгать оеш-маларында, Татарстанның районнарында данлыклы юбилейга багышланган лекцияләр, фәини-теоретик конференцияләр, бесе- далар, кичәләр уздырылды. Шул җөмләдән, 21 майда Татарстан Совет язучылары союзы. Совет композиторлары Союзы һәм Таткнигоиздат сотрудниклары бу бөек юбилеи хөрмәтенә тантаналы кичә уздырдылар.
Тарих фәннәре кандидаты Хәйри Гыйма- ди иптәшнең эчтәлекле докладын зур игътибар белән тыңлаганнан соң, художество бүлеге булды. Бу кичә чын мәгънәсендә халыклар дуслыгы кичәсенә әверелде. Анда украинча, русча, татарча, башкортча җырлар. шигырьләр яңгырады.
БАШКОРТ СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ КАЗАНДА
СССР язучыларының быел көз җыелачак II съезды уңае белән 20 майда Казанга Сә- гыйть Алиш, Әкрәм Вәли, Гариф Гомәр, Шәриф Биккол, Гыйлемдар Рамазанов иптәшләр составында Башкортстан Совет язучылары союзы делегациясе килде. Алар 16 июньдә булачак Башкортстан Совет язучылары съезды алдыннан, республикабызда әдәби кичәләр, укучылар белән очрашулар үткәрделәр.
21 майда башкорт язучылары Казан Дәүләт консерваториясендә Татарстан Совет язучыларының һәм Татарстан Совет компо-зиторларының һәм Таткнигоиздат работник-ларының Украинаның Россия белән яңадан кушылуына 300 ел тулуга багышланган тантаналы кичәсендә катнаштылар.
Кичәдә татар шагыйрьләре, җырчылары, композиторлары белән бергә, башкорт язу-чылары Әкрәм Вәли һәм Гыйлемдар Рамазанов иптәшләр үзләренең Украинага багышланган шигырьләрен укыдылар.
Башкорт һәм татар совет культурасының вәкилләре, Украинаның Россиягә яңадан кушылуына 300 ел тулуны бергә бәйрәм итеп* СССР халыкларының какшамас бердәмлеген. тугандаш халыкларның дуслыгын тагын бер кабат демонстрациялә- деләр.
Башкорт язучылары Әтнә районында, Казан предприятиеләрендә, ВТО һәм Укытучылар йортында хезмәт ияләре белән очраштылар.
23 майда башкорт язучылары, татар язу-чылары һәм матбугат работниклары белән бергә, Тукан каберен карарга бардылар.
— Бөтен гомереңне халык бәхете өчен көрәшкә багышлаган, Тукай, син бүген дә безнең белән барасың, син безнең бөек за-мандашыбыз,— диде башкорт язучылары делегациясенең җитәкчесе Сәгыйть Агиш.
Башкорт язучыларының Тукай каберенә җанлы чәчәкләрдән венок салуын, биредә катнашучы һәркем тирән дулкынлану белән карады. Башкорт язучысы Әкрәм Вәли Тукай кабере янында бөек шагыйрьгә багышланган шигырен укыды.
ЯЗУЧЫЛАР ҺӘМ КОМПОЗИТОРЛАР АЛАБУГАДА
Алабуга шәһәре хезмәт ияләре һәм Алабуга педагогия институты коллективы чакыруы буенча бер төркем язучылар һәм композиторлар Алабуга шәһәренә барып кайттылар. Язучыларның алдагы съезды — хезмәт ияләрендә әдәбият-сәнгать мәсьәләлә
126
ренә карата аеруча кызыксыну үстерде. Алар әдәбиятның бүгенге көн проблемалары турында да. язучыларның яңа әсәрләре турында да, якын киләчәктә нинди әсәрләр ышандырулары турында да белергә телиләр. Язучылар һәм композиторларның киң массага таныш булган әсәрләренә карата фикер әйтү белән бергә, укучылар массасы үзләренең нинди яңа әсәр теләгәнлеген, нинди мәсьәләләр яктыртылырга тиешлеген дә ачык әйтте. 31 майда Алабуга педагогия институты бинасында, 1 июньдә шәһәр культура йортында язучылар һәм композиторлар үзләренең укучылары һәм тыңлаучылары белән очраштылар. Бу очрашулар укучы белән язучының, тыңлаучы белән композиторның дуслыгын, бер-берсен яхшы аңлауларын, бер йөрәктән тибүләрен, бер үк максатка омтылуларын ачык күрсәтте. Иҗат көчләренең чыгышларын хезмәт ияләре хөрмәтләп каршы алдылар һәм тиешенчә бәяләделәр. Үзара беседа, фикер алышулар җанлы үтте. Бу очрашуларда язучылардан Әхмәт Исхак,. Бари Рәхмәт, Әнвәр Давыдов һәм Гази Кашшаф, композиторлардан Салих Сәйдә- шев, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи,. Әнвәр Бакиров һәм РСФСРның халык артисты Мәрьям Рахманкулова катнашты. Очрашуларда үзләре катнашкан язучылар һәм композиторларның әсәрләре генә башкарылып калмады. Сүз гомумән бүгенге көннең татар совет әдәбияты һәм татар совет музыкасы турында барды, башка язучыларның һәм композиторларның әсәрләре дә үзенең яңгырашын тапты.
Очрашулар тыңлаучыларда канәгатьләнү хисе тудырды, иҗат эшчеләренә яңа рухи көч бирде.
ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНДА
Татарстан Совет язучылары союзы прав- лениесе 27 майда язучы X. Госман белән Бруно Зернитның иҗат отчетларын тыңлады.
Утырышта X. Госман фән кешеләре турында роман язуын белдерде. Романның язылган өлешләре белән танышып килүче Г. Бәширов, Г. Кашшаф, М. Әмир, Г. Иделле иптәшләр бу әсәрнең безнең әдәбият өчен әһәмиятле яңа әйбер булачагын әйттеләр, правление X. Госманга иҗат мөмкинлеге тудыру турында карар кабул итте.
Б. Зернитның иҗат отчеты буенча чыгыш ясаучылар авторга әдәби осталыгын күтәрү өстендә күп кенә эшләргә кирәклекне күр-сәттеләр.
Шушы ук утырышта правление тәнкыйть-челәр комиссиясенең эшен тикшерде.
Тәнкыйтьчеләр комиссиясенең җитәкчесе Г. Халитның отчетын тыңлаганнан соң, чыгыш ясаучы Т. Гыйззәт, Г. Бәширов, М. Әмир, Г. Әпсәләмов иптәшләр комиссиянең эшендә күп кенә кимчелекләр булуын күрсәттеләр. Комиссиядә оештыру эшләре тиешле югарылыкта тормый, яшь тәнкыйтьчеләр белән эш үз агышына куелган. Чыгыш ясаучылар шулай ук бүгенге тәнкыйтьнең әдәбиятыбызның төп проблемалары буенча җитәрлек эшләмәвен күрсәттеләр.
Комиссиянең эшен яхшырту турында кайбер чаралар билгеләнде.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Прозаиклар секциясе май-июнь айларында теоретик мәсьәләләр тикшерүгә багышланган ике утырыш уздырды.
16 майда шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр һәм драматурглар белән бергә уздырылган утырышта «Татар әдәбиятында уңай герой мәсьәләсе» дигән темага Г. Кашшаф доклад ясады.
Фикер алышулар җанлы бәхәсләр белән барды. Утырышта X. Госман, Ә. Еники, И. Гази, Г. Әпсәләмов, Г. Бәширов, Н. Гыйз- зәтуллин, Ш. Маннур, Ф. Хатипов, Г. Ахунов һ. б. иптәшләр чыгыш ясадылар.
Докладчы һәм фикер алышуда катнашучы иптәшләр татар совет әдәбиятында уңай герой иҗат итү буенча шактый зур тәҗрибә тупланган булуны, татар язучылары әсәрләренең бөтенсоюз аренасына чыгуын бик зур уңай күренеш итеп билгеләп уздылар. Шуның белән бергә соңгы вакытта уңай герой иҗат итү мәсьәләсендә конфликтсызлык теориясенең зарарлы йогынтысы аеруча басым ясап әйтелде.
8 июньдә уздырылган утырышта «Татар совет әдәбиятында сатира» дигән темага доклад тыңланды. Докладны В. И. Ульянов-
Лени» исемендәге Казан Дәүләт университеты аспиранты Ф. Хатипов ясады.
Фикер алышуда катнашкан С. Баттал, Ш. Маннур, Т. Гыйззәт, И. Гази, Г. Каш- шаф, Н. Исәнбәт, X. Хәйри, И. Нуруллин, Г. Әпсәләмов 11. б. иптәшләр татар әдәбиятында сатира әсәрләренең, әле тиешенчә өйрәнелмәвен, классик һәм совет сатирасы турында фәнни хезмәтләрнең булмавын билгеләп уздылар.
Г. Тукай, Г. Камал, Ш. Камал, һ. Такташ әсәрләрендә сатираның гаять үткен мисаллары бар. Бу язучыларның әсәрләрендә сатирик образлар схема түгел, җанлы кешеләр, шуңа күрә аларның фаш итү көче зур. Утырышта классик язучыларның уңай традицияләрен үстерү, сатирик әсәрләрдә әдәби вакыйгалар, тапталмаган яңа ситуацияләр табу, совет сатирасын яңа баскычка күтәрү турында күп кенә фикерләр әйтелде.
Драматурглар секциясенең май аенда булып үткән утырышы яшь драматург Р. Ишморатованың «Гөлнур» исемле дүрт пәрдәлек драмасын укып тикшерүгә багышланды. Утырышта драматурглар, театр работниклары, артистлар һәм редакторлар катнашты.
Утырыш яшь драматургның әсәрен нигездә уңышлы дип тапты. Фикер алышуда катнашучы Ә. Камал, С. Хөсни, Ә. Бикчәнтәева һ. б. иптәшләр авторга күп кенә файдалы киңәшләр әйттеләр.
Драматурглар секциясе 1 июньдә уздырган утырышында бер пәрдәлек пьесаларны укып тикшерде (Ә. Камал — «Каршылау», X. Миндубаев — «Танышлар»).
Чыгышларда Т. Гыйззәт, Р. Ишморат, Ш. Хөсәенов, К. Мирзаханов, Э. Шамиль, Г. Зәйнәшева, Т. Вафин иптәшләр катнашты.
Балалар әдәбияты секциясе- н е ң 26 майда узган чираттагы утырышында Госман Бакировның «Гәрәй» исемле хикәясен укып тикшерү булды.
Фикер алышуда Л. Исханова, А. Әхмәт, С. Әдһәмова, Җ. Тәрҗеманов, НГ. Гобәй, Г. Латыйп һ. б. иптәшләр катнашты.
Чыгыш ясаучылар Г. Бакировның җаваплы зур тема алуын, мәктәптә тәрбия мәсьәләләрен күтәрүен билгеләп, үттеләр, җитешсезлекләрен күрсәттеләр һәм хикәяне яхшырту өчен күп кенә файдалы киңәшләр әйттеләр.