Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТТА УҢАЙ ГЕРОЙ МӘСЬӘЛӘСЕНӘ КАРАТА


СССР Совет язучыларының икенче Бөтенсоюз съезды якынаеп килә. Беренче съезддан сон. тарихи вакыйгалар белән тулы егерме ел вакыт узып китте. Илебездән бик күп сулар акты. Советлар Ватанының — Социалистик Дәүләтнең данын бөтен дөньяга шаулаткан Бөек Ватан сугышы еллары узып китте. Социализмның тантанасы өчен, фашизмны тар-мар итү өчен меңнәр, миллионнарның изге кан тамчылары белән җир-ана сугарылды. Миллион күкрәкләрнең бердәм көче белән яңа шәһәрләр салынды, яңа дворецлар калкып чыкты, бик күп елгаларның агымнарын туктатып, яңа диңгезләр ясалды. Халык үзе үстергән җимешләрнең бәрәкәтен елдан-ел күбрәк ала, күбрәк татый хәзер.
Бу еллар эчендә, гомуми совет әдәбиятының алдынгы бер отряды булган татар совет әдәбияты да бә- хәСсез уңышларга иреште. Беренче съездга кадәр татар совет әдәбияты Бөтенсоюз аренасына чыкмаган дип әйтерлек иде әле. Дөрес, рус телендә берничә җыентык күренә иде, Тукай, Такташларның, күпчелек очракта уңышсыз тәрҗемә ителгән, шигырьләре рус телендә бар иде. Ләкин алар татар әдәбиятының бөтен көчен һәм сәләтен күз алдына бастырыр-лык түгелләр иде.
Татар совет әдәбияты партия ярдәме белән идея ягыннан да, художество эшләнеше белән дә бик нык югары күтәрелде. Язучылар, аерым бер тар төркем өчен генә кызыклы булган вак-төяк проблемалар белән кызыксынудан, милли чикләнүчәи- лектән арына барып, зур проблемаларны яктыртуга таба үстеләр, совет халкының тормышы, үсеше, көрәше юлындагы актуаль мәсьәләләрне тирәнрәк алып күрсәтү юлыннан киттеләр. Шуның аркасында әсәрләрнең яшәү гомере озайды, таралу мәйданы киңәйде. Татар совет язучыларының әсәрләре рус теленә һәм башка халыклар теленә күбрәк һәм ешрак тәрҗемә ителә башлады.
Татар халкының политик һәм ин-теллектуаль үсешен чагылдырган әсәрләр хәзер совет әдәбиятының уртак казанышы булып китте. Татар совет әдәбиятының тавышы Бөтенсоюзга яңгырады. «Язгы җилләр», «Намус», «Алтын йолдыз» кебек романнар, «Онытылмас еллар», «Тап-шырылмаган хатлар» кебек повестьлар, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Сибгать Хәким һ. б. шигырьләре — совет хйлыкларының уртак шатлыклары, уртак уңышлары булып әверелде. Рус әдәбиятының һәм башка тугандаш халыкларның күренекле әсәрләре рәтеннән урын алган бу әсәрләр татар совет язучыларының иҗат мөмкинлекләре зур булуын күрсәтә. Яхшы, уңышлы әсәрләр алар белән генә чикләнми, әлбәттә. Татар поэзиясе «Антология»се, Ә. Фәйзинең «Тукай» романы, Ә. Давыдовның шигырьләр җыентыгы һ. б. рус теленә тәрҗемә ителү яки басылу процессында торалар. Таләпчән, югары культуралы рус укучысы аларны да яратып каршы алыр дип өмет итәргә нигез бар. Ә инде рус укучысы таныган, ул югары бәя биргән әсәрләр — алар башка телләргә дә бик
48
тиз күчәләр, халык демократиясе ил- чтәрендә дә үзенең яратып укучыларын табалар. «Язгы җилләр», «Намус» романнары нәкъ рус теле аша чит ил телләренә тәрҗемә ителделәр һәм бөтендөнья прогрессив көчләре тарафыннан сөеп укылалар.
Бу факт үзе генә дә безнең язучы-ларның икенче Бөтенсоюз съездына нинди казанышлар белән килүләрен ачык күрсәтсә кирәк.
Уңышның сере нәрсәдә соң?
Безнең карашыбызча, уңышны бик күп нәрсәләр алып килә. Идея зурлыгы, коммунистик юнәлгәнлек, художество камиллеге, типик характерлар, типик конфликтлар, образлы, халыкчан тел һ. б. Боларны бер-бер- сеннән аерып алырга, ниндидер сыйфатны гына алып, аңа өстенлек бирергә мөмкин түгел. Милли форма һәм социалистик эчтәлек — бер-бер- сеннән аерылгысыз.
Ләкин безнең татар әдәбиятында барысы да яхшы, бәхәсле проблемалар бетте, язучылар инде сәнгатьнең югары ноктасына менеп утырдылар дигән караштан ерак торабыз. Уңышның зур булуы бәхәсне юкка чыгармый. Нәкъ менә хәзер, бик нык алга үсеп барганда, безгә аеруча иҗади бәхәсләр кирәк. Бу бәхәсләрнең берсе уңай герой проблемасы.
Совет әдәбияты үзенең уңай герой-лары белән көчле. Уңай герой — әдә-биятның үзәгендә тора, ул иң мөһим фигура. XIX съездда иптәш Г. М. Ма-ленков язучыларны «бөек халкыбызга лаеклы зур художество әсәрләре иҗат» итәргә чакырды. «Уңай художество образларында яңа типтагы кешеләрне кешелек дәрәҗәсенең бөтен гүзәллегендә күрсәтергә» кирәклеген әйтте. Совет укучылары тарафыннан сөелеп укыла торган әсәрләр нәкъ шушы таләпләргә җавап бирерлек югарылыкта торалар да. Николай Островскийның Павел Корчагины — совет яшьләренең идеалы булып әверелде. Павел Корчагин образы Ватан сугышы елларында меңнәрне, миллионнарны батырлыкка, чыдамлылыкка өндәп торды. Хәзерге көндә дә ул яшьләрне батырлыкка өнди, совет халкы өчен бирелеп хезмәт итәргә чакыра. А. Фадеевның «Молодая гвардия» романындагы Олег Кошевой, Ульяна Громовалар да — шундый ук тәэоир итүчән уңай геройлар.
Ленин Комсомолының XII съездында иптәш А. II. Шелепин болан диде: «Соңгы еллардагы әдәбиятта Павел Корчагин яки яшь гвардиячеләр көченә тиңләшерлек безнең яшь чордашларыбызның образлары күрсәтелмәде».
Әйе, Павел Корчагин яки «Яшь гвардия» романы геройларының тәэсир итү көченә тиң булырлык бүгенге көн геройларын күрсәтергә кирәк! Алар күп, алар язучыларны көтәләр.
Уңай геройны сурәтләү традициясе бик бай. Элек электән үк прогрессив язучылар үзләре идеал иткән кешене, башкаларга үрнәк булырлык кешене эзлиләр һәм аның' әдәби образын җанландырырга омтылалар. Бу традиция рус классик әдәбиятыннан безгә күчте һәм татар язучыларының идеалы булып әверелде. Чыннан да, тарихи шәхесне чагылдырамы ул, яки халыкның гади вәкилен сурәтлиме — ул халыкның үз күңелендә булган потенциаль көчләрне шул образлар аша күрергә омтыла, халыкның үзе әйтеп бирә алмаган яки үзе аның барлыгы турында уйланмаган иҗади сәләтен, поэтик көчен, тормышны үзгәртеп ямьләндерә алу мөмкинлеген сөйләп бирә. Художник уңай образ аша халыкның тарихи үсешен чагылдыра, аның мораль сыйфатларын күрсәтә, бөреләнеп чәчәк атарга тиешле иҗади мөмкинлегенә ишарә ясый.
Тукай революциягә кадәр үк патша режимына каршы аяусыз көрәшкән большев»ик Хөсәен Ямашевта күңелендә сурәтләнгән идеал кеше образын күргән. Шул ук Тукай, үзенең лирик шигырьләрендә, капиталның җәбер-золымнарына каршы күкрәк киереп каршы торучы, хаклык өчен, халык бәхете һәм ирек өчен соңгы тамчы канына кадәр көрәшергә хәзер торган революцион-дөмократ шагыйрь образын сурәтли.
Революциядән соң безнең поэзия, рус революцион поэзия традицияләрен үзләштерә барып, алга китте, югары күтәрелде. Татар совет поэзиясендә социалистик идеал өчен көрәшүче, коммунизм тантанасы өчен,

халыклар азатлыгы өчен яшьлеген корбан итүче лирик герой образы, массаларны җитәкләүче коммунист образы гәүдәләнде, һ. Такташның, Ф. Кәримнең, М. Җәлилнең лирик жырларыннан совет кешесенең иң олы хисләрен, иң изге теләкләрен, батырлык һәм мораль югарылык . сыйфатларын күрергә мөмкин. Шуның белән бергә бу лирикадан язу-чының үз биографиясен дә укуы читен түгел. Гали Хуҗи, мәсәлән, нәкъ шул лирикага таянып, үзенең «Гражданин, солдат, шагыйрь» исемле әйбәт поэмасын язды һәм Ф. Кәримнең лирик портретын сурәтләде.
М. Җәлилнең Моабит циклы ши-гырьләреннән генә дә шагыйрьнең тиңдәше булмаган искиткеч героик, үткен ситуацияләргә бай биографиясен укырга мөмкин.
Ләкин без лирика һәрвакытта да шагыйрьнең үз биографиясен чагылдыра, лирик герой образының билгеле бер сурәтен яктырта дип раслый алмыйбыз. Бу — мәҗбүри түгел, кайвакыт шагыйрь үзе эшли алмаганны яки үзе эшләгәннең киресен дә чагылдыруы мөмкин.
Социалистик революция тудырган уңай герой образы — киң революцион колач белән эшли торган, ха- ' лыкның йөрәгендә иң матур тойгылар үстереп, аны яңа көрәшләргә илһамландырган юлбашчыларда сурәтләнә. Бу образлар — төбендә лирик поэзиядә, шагыйрьнең җылы хисләре аша гәүдәләнә.
Уңай герой төрле жанрда төрлечә һәм төрле киңлектә сурәтләнергә мөмкин. Ләкин һәрбер жанр шул тойгыны табарга тырыша һәм омтыла. Шуның белән бергә, һәрбер чор үз героен тудыра, алдынгы кешесен үстерә.
Татар әдәбияты тарихын актарып чыгу кирәк түгел, шулай да кайберләрең искә төшерик: М. Фәйзинең Галиябану, Хәлил образлары. Ш. Камалның Мохтар Булатов, Мостафа, Каюм, Чуртан Халикъ, Габбас Галин һ. б. образлары, Такташның Зөбәйдә, Алсу, Мохтар бабай образлары, Ф. Кәримнең Аникин, Идел егете образ-лары, М. Җәлилнең Тимербулат белән Фәйрүзә образлары, Т. Гыйззәтнең Биктимер, Мирвәли образлары, Аг Шамовның Рәүфә образы, Г. Ку- туйның Галия образы, К- Нәҗминең Хәйрулла Низамов, Ситдикъ карт образлары, Г. Бәширнең Әхмәди образы, И. Газиның Галия образы, Н. Баянның Сирай, Суфия образлары, А. Исхакның Өч кыз образы, Ш. Маннурның Гайҗан бабай образы һ. б., һ. б.
Күрәсез, боларны санап чыгу гына да бик күп вакытны ала.
Сугыштан соңгы әдәбиятта уңай герой мәсьәләсенә тагын да ныграк әһәмият бирелде. Партия Үзәк Комитетының юнәлеш бирүче тарихи карарларында совет кеШесенең күркәм сыйфатларын бөтен тулылыгы белән сурәтләү бурычы куелган иде. Табигый, сугыштан соңгы әдәбиятта унай герой бик кыю күрсәтелә башлады. Совет халкының интеллектуаль, мораль-политик үсешен чагылдыра торган, тарихи процессны күз алдына бастырырга ярдәм итә торган көчле образлар мәйданга килде. Г. Бәшировның Нәфисә образы, Г. Әпсәләмовның Урманов, Гафиятуллин образлары, М. Әмирнең Миңлекамал, Фатыйма образлары, С. Хәкимнең Кожухарь, Сәлим карт образлары, Ф. Хөснинең Мөнирә образы һ. б. бик күп алдынгы совет пат-риотлары җанланды. Сугыштан соң рус һәм башка халыклар белән бердәм көрәштә чыныккан тарихи шәхесләрне гәүдәләндерү мәсьәләсенә аеруча әһәмият бирелде. К. Нәҗминең Мостафа, Халявиннары горур рәвештә әдәбиятка керделәр, Тукай лирикасында җырланган бөек көрәшче шагыйрь образын Ә. Фәйзи эпик полотнода җанландыра башлады. Н. Исәнбәт Мулланур Вахитов кебек ялкынлы революционер образын бирде, М. Гали мәгърифәтче Каюм Насыйриның җылы образын җанландыруга талант көчен салды. Г. Әпсәләмов Матрососның үлемсез батырлыгын кабатлап дан алган Газинур Гафиятуллинның сөекле образын язды.
Уңай геройлар, билгеле, болар белән генә дә чикләнмиләр. Бу — бүгенге көн татар совет әдәбияты дөрес позициядә торып үсә дигән сүз, чөнки аның үзәгендә тормышны әйдәп
4. -C. ә.“ .\о 6.
49
59
баручы алдынгы кешеләр, җәмгыятьне алга илтүдә көчен кызганмаган көчле шәхесләр, башкаларга үрнәк булырлык геройлар тора.
Уңай геройлар күп, ләкин аларны җанландыру тәҗрибәсе әле бөтенләй өйрәнелмәгән. Бу юлдагы уңышлы һәм уңышсыз алымнар, җитешсез- лекләр күрсәтелмәгән. Язучыларның үзләре арасында, уңай геройны ничек бирергә? дигән сораулар еш ишетелә.
Чыннан да, кем соң ул уңай герой? Ул ничек чагылырга мөмкин? Уңай геройның кимчелеге бармы, әллә ул керсез, саф һәм җил дә тими торган кешеме? Уңай герой саташамы, әллә аның канатына фәрештә май сөртеп киткәнме? Уңай герой һәрвакыт яхшылык сукмагыннан атлап, файдалы адым гына ясыймы, әллә аңарда ерткычлык инстинкты да кузгаламы?
Шулар өстенә тагын, уңай геройны язучының эстетик идеалыннан, партияле карашыннан аерым карарга, халыкның практикасыннан аерып карарга мөмкинме? Уңай геройның сәнгатьчә бирелеше нинди әһәмият тота? Әдәби осталыкка бәйләп сөйләргә ярыймы моны, юкмы?
.Мондый сорауларны бик күп тезәргә мөмкин. Аларның күбесенә җавап биреп торырга да кирәк түгел шикелле. Тик моның практик әһәмияте бар, шуңа күрә без ул сорауларга яки турыдан-туры, яки уңай геройларга анализ ясау аша беркадәр тукталырга уйлыйбыз.
Билгеле, әгәр уңай герой билгеле бер калыпка сыеп бетә дип әйтсәк, гаять тирән хата эшләр идек. Ул калыпны никадәр җәйсәң дә, никадәр тирәнәйтсәң дә, уңай герой әзер схемага сыя алмый. Тормыш шулкадәр бай, көрәш шулкадәр төрле — алар яңадан-яңа энтузиастлар тудыралар, янадан-яңа геройлар үстерәләр. Борынгы Рим колбиләүчеләренә каршы көрәштә легендарь Спартак үсте; крепостникларга каршы крестьян хәрәкәте үз геройларын тудырды, Разиннар, Пугачевлар күтәрелеше батырлары калыкты. Капитализмга каршы азатлык көрәшендә пролетариатның тиңдәшсез каһарманнары җитлекте. Совет строе, Коммунистлар партиясе совет халыкларыннан массовый геройлар тәрбияләде. Алар тыныч хезмәттә булсын, илебезне азат итү көрәшендә булсын, фән һәм техника өлкәсендә булсын, табигать көчен халык интереслары өчен файдалануда булсын—күрелмәгән ба- тырлык, фидакарьлек, тәвәккәллек, куркусызлык һәм тапкырлык күрсәтәләр. Совет кешесенең мораль-политик өстенлекләренең төрле матур чы-гышларын, рухи байлык, әхлакый сыйфатларының гүзәл якларын бик күп табарга мөмкин. Мондый геройны стандарт калып, тигезлек үлчәве белән карый башласаң, сәнгатьне үтерә торган схемага батасың.
Әгәр герой үзенең социаль-политик җирлегендә чагыла икән, ул үзенә хас индивидуаль сыйфатлары белән, үзенең идеаллары, шул идеал өчен көрәштә ачыла торган характерлары белән бирелми калмаячак. Димәк, уңай герой җанлы тормыш эчендә, шул тормышка хас типик конфликтлар, типик вакыйгалар аша, тормыш каршылыкларын хәл итү эшендә формалаша.
Уңай герой чорның сулышыннан читтә яши алмый һәм, гомумән, әгәр ул үз чорының алдынгы идеяләре, алдынгы халык идеаллары өчен кө- рәшмәсә, уңай герой була алмый. Беркемгә дә тими, беркемне дә җәберләми, күңелендә дә һичбер начар уйлар сакламый, туры сукмактан, тормыш агымына гына атлап бара торган кеше уңай герой була аламы? Юк, билгеле, һәм андый кеше, әгәр дә тормышта булса, ул үзенең пассивлыгы белән алдынгыларның үсешенә комачаулап, юлны тыгызлап кына торыр иде. Тормышында, эшендә, карашында матур идеалы, омтылышы булмаган кеше — уңай образ булып әдәбиятка керә алмый. Прогрессив идеаллар өчен көрәш процессында герой бөтен гүзәллеге белән чагыла. Моны әдәбияттагы уңай геройлар галлериясе ачык күрсәтә. Рус әдәбиятыннан моңа бик күп мисал китерергә мөмкин. «Язгы җилләр» романыннан Мостафа, Гәрәй образлары шундый. Язучы аларны көрәш шартларына куеп сурәтли, шуңа күрә Мостафамда, Гәрәй дә үзләренең иҗтимагый карашларын,

4* 51
сыйнфый омтылышларын тулы һәм тирәннән чагылдыра алалар. Капитализм системасының авыр басымын минут саен, секунд саен үз җилкәләрендә татып торган эшчеләр канлы режимга каршы көрәшкә күтәрелделәр. Жандармнар белән бәрелешүдә, патша төрмәләрендә, подполье көрәшләрендә, баррикада сугышларында Мостафа, Гәрәй, Нәсимә образларының иң матур кешелек сыйфат-лары — коллективизм хисе, эксплу-атацияне күрә алмау, халыклар дуслыгы тойгысы, халыклар азатлыгы өчен бер нәрсәне дә кызганмау хисе үсә.
Язучының эстетик идеалы ачык, ул эшчеләр сыйныфын капитализмның коллык богауларыннан бары пролетариат үзе һәм аның партиясе азат итә ала, дигән карашка нигезләнә. Шуңа күрә дә шундый тормыш ситуацияләре күрсәтелә, шундый тарихи чынлык алына, без образларны үсештә^ хәрәкәттә күрәбез. Мостафа шәһәргә формалашкан көрәшче булып килми, бәлки атлы-күзле булып, авылдагы тормышын рәткә салу нияте белән килә. Аның хыяллары ника-дәр матур булса, эксплуатация богаулары да аны шулкадәр ныграк кысалар. Тормыш газабын ул аракы белән юып карый, ләкин соңыннан ул яшәү мәгънәсен азатлык өчен көрәштә таба. Стихия төсендә туган көрәш хисен Коммунистлар партиясе анлы юнәлешкә бора һәм ал арны туплап, җиңелмәс көч итеп оештыра..
Язучы уңай геройны тормыштан, халыктан аермый, аның характерын да реалистик төстә, көрәштә күрсәтә алырлык барлык мөмкинлекләре аша чагылдыра.
Совет язучылары марксизм-ленинизм философиясенә нигезләнеп эшлиләр, аларга Ницше, Шопенгауэр, Шпенглер фәлсәфәләре дошман. Шопенгауэр кап ита л и з м ш артл ары и да миллионнарның газап чигүен зарури бер нәрсә дип карый, кешене мистик ихтыярның күндәм коралы дпп таный. Субъектив — идеалистик ка-рашларны чагылдырган шушы во-люнтаризм тарихның үз агымын туктатуны, капитализмны саклап калуны максат итеп ала. Нищие, Шпен- . глср, волюнтаристлар — «көчле» кеше культын алга сөрәләр, «көчле» кешенең ихтыяры иҗтимагый вакыйгаларны билгели дип карыйлар, «көчле» кешенең ерткычлык хосусиятләрен мактыйлар. «Кеше — ерткыч хайван»,—ди Шпенглер. Кешене күрә алмаучы империалистик философлар кешегә төрле яктан һөҗүм итәләр.
Совет язучысы хезмәт кешесенең тарихи ролен тирәннән ачып күрсәтә, аны материаль һәм культура казанышларын булдыручы дип таный, аның иҗат мөмкинлекләрен сурәтли. Художник хезмәт кешесен потенциядә алып, аның яңа үрентеләр чыгарырга торган орлыкларына ачылып китәргә юллар әзерли. Моны Һади Такташ бик матур итеп, әле исем кушылмаган хисләргә исем табу дип атады: «Яшь драматургның йөрәгендә уянган хисләрен укырга теләп йөрдем. Мин аның йөрәгендә яңа, бөтенләй яңа хисләрнең уянуын, шул исемсез бөек шатлыгы уртасында уянган хисләренә ашыга-ашыга исем эзләвен, таба алмый газапланып бетүен карап тордым» (һ. Такташ).
Без эксплуатациядән азат булган хезмәт иясе кешесенең иҗат сәләте чиксез булуын раслыйбыз, ул табигатьне дә үзенә уңайлы итеп үзгәртә ала, кешелек өчен максимум бәхет һәм шатлык китерә ала. Совет кешесе — җирдә коммунизм төзи. Ләкин шушы бөек идеалга ул, җиңел генә килми, юл шома түгел, аңа бик күп каршылыкларны җиңәргә, бик күп читенлекләр кичерергә, тискәре күренешләрне тар-мар итеп, алар белән кискен көрәшкә керергә кирәк була. Менә шушы каршылыкларны җиңү процессын дөрес аңламаганда тормышны бозу килеп чыга. Кеше үзенең тарихи җирлегендә, типик вакыйгалар эчендә, рухи йөзен тулы чагылдыра алырлык ситуацияләрдә гәүдәләнергә тиеш, шул вакытта ул үзенең типик характерын, эчке сыйфатларын чагылдыра ала. Бөек иде-аллар өчен көрәшүче герой, бер үк вакытта капиталистик җәмгыять тудырган ерткычлык сыйфатларын да үзендә асрый алмый. Тормыш каршылыгы эчендә сурәтләнгән герой — ул ике полюска берьюлы карап торучы кеше түгел. Ул бер үк вакытта
52
подлец та, яхшы да булмый. Шәхесне икегә аеру теориясе — ул марксистик философиягә ят нәрсә. Хезмәт ияләре арасында дуслык, туганлык урнаштыру өчен көрәшүченең гуманизмы эксплуатацияне дошман күрә, ул кабахәтлеккә җирәнеп, нәфрәт белән карый.
Үзенең новаторлыгы белән бөтен илгә дан тоткан, тормышыбызны алга илтүдә башкаларга үрнәк булган, бөтен халыкның мәхәббәтен яулап алган алдынгы совет кешесенең начар сыйфатларында чокына башласа, язучы үзе дә сизмәстән, обыва-тельлек сазлыгына кереп бата башлый. А. М. Горький фикерен кабатлап, мещан, обыватель — һәрвакыт зур кешенең, бөек шәхеснең үзенә якын булган начар сыйфатларын эзләп маташа, дип әйтергә кирәк. Мещан һәрвакыт вак-төяк кимчелекләрдән, гайбәтләрдән тәм табып яши. һәм ул алдынгы кешенең нинди эштә алдынгы булуы белән кызыксынмый, бәлки, барыннан да бигрәк, эчкечеме ул, скандал кубармыймы, комсыз түгелме һ. б. шундый якларын белергә тырышу белән кызыксына.
Җәмгыятьнең алдынгы кешесе — ул идеаль кеше түгел, билгеле, аңарда кешелекле сыйфатлар аеруча тулы һәм катлаулы чагыла. Ләкин ул— ике шәхес дигән сүз түгел. Ул каршылыклар эчендә үсүче, каршылыкларны җиңеп алга баручы кеше. Шушы диалектиканы аңламаган ип-тәшләр уңай геройда — ясалма яхшылык үрнәген генә күрергә омтылалар.
Сәнгать ул ясалмалыкны сөйми, кире кага, ул ясалма матурлауга да, төссезләндереп, образны ярлыландырып бирүгә дә каршы килә. Сәнгать дөреслеге — ул тормыш чынлыгы.
Гомәр Бәшировның «Намус» романы басылгач, аның Нәфисә образы тирәсендә төрле фикерләр куерган иде. Нәфисә образын уңай герой итеп күрергә теләмәүчеләр күбәя башлады. Ни өчен? Чөнки алар бу образга сәнгать законнарыннан чыгып түгел, бәлки формаль карашлардан чыгып эш иттеләр. Ни әйтсәң дә, Нәфисә образы яхшылык дип уйланган туры сызыклы тар схемага сый-мый иде, чөнки ул манекен түгел, җанлы кеше. Аның кайгысы да бар, шатлыгы да, ул ярсый да белә, пошына да, ул кыю рәвештә иске формаларны җимерә, шул ук вакытта тыйнаклык рамкасыннан да чыгып киткән кебек тоела: сөекле ’ире үлгәннән соң кайгылы кара күлмәкне ул гадәттәгедән иртәрәк сала шикелле, күпмедер вакыт узганнан сон йөрәгенең Хәйдәргә таба карап тибә башлавын сизә һ. б., һ. б. Нәфисә образының шулай төрле яклап ачылуы ошамады, аны уңай герой итеп танымадылар. Бу — дөрес караш тү-гел иде.
Нәфисә — билгеле бер тарихи об- становкада халыкның намусын ча-гылдыручы образ, аның характеры иҗтимагый эштә, Ватан язмышына тыгыз бәйләнгән изге уйларында, пҗтим а гы й иде ал л ары нда ачыла. Ул, алдынгы идеаллар белән йөрүче кеше буларак, тормыштагы үзенен ролен аңлый, яшәү мәгънәсен дөрес билгели.
«Нәфисә күңеленнән күп төрле ялкынлы тойгылар узды. Шулар арасында барыннан да газизрәге, йөрәкне татлы бер рәхәт белән дулкынландырып торганы — үзеңнең «Чулпан» өчен кадерле кеше, кирәкле булуын хис итү иде... Шундый са-гындырып, шундый көттереп килгән бу сөенеч, ачы бал шикелле, азрак башны әйләндерә иде».
Алдынгы совет кешесе өчен типик хисне, аның типик карашын язучы бик дөрес тотып алган. Нәфисә үзенең иҗтимагый ролен аңламаган булса, әлбәттә, зур уңышларга ирешә дә алмас иде, кешелек сыйфатларының соклангыч үрнәкләрен дә ачып бирә алмас иде. Нәкъ менә шундый патриотлар Бөек Ватан су-гышы елларында җиңү өчен көчләрен кызганмыйча эшләделәр, кулдан килгән барлык чараларны күрделәр. Нәфисә шундый патриотларның берсе, ул үзе өчен генә яшәми, җәмгыять өчен яши. Яшәүнең мәгънәсе һәм матурлыгы — халкына хезмәт итү, аның рәхмәтен ишетерлек эш күрсәтү. Ул шушы изге тойгы белән илһамлана, иҗади эштә үзенең талант көчен күрсәтә һәм соңыннан «Чулпан» колхозы өчен кадерле ке-
53
ше булуы реаль фактка әверелгәч, ул рәхәтлектән исерә: аның куанычы шундый зур, чөнки җиңүе зур. Бу тойгылар, бу дулкынланулар, бу сөенеч бары совет кешесе өчен генә хас нәрсә, һәм без Нәфисәнең горур рәвештә колхоз строе тәрбияләгән данлыклы геройлар сафында басып баруына ышанабыз.
Нәфисәнең характерын язучы дек-ларация итеп сурәтләми, бәлки аны сынаулар аша уздыра. Шундый сынауны ул бодай уңышын югалтып тору вакытында кичерә. Колхоз унышын урлаучы Сәйфигә каршы көрәштә ул үзенең нык булуын, принципиаль югарылыкка күтәрелүен күрсәтә. Ләкин көрәш моның белән генә чикләнми, ул гайбәт сүзләр дә ишетә, бригада эчендә бозык кешеләрне дә күрә.
Болар барысы да дөрес, барысы да таоигый. Мондый геройларны безнең тормышыбыз күпләп үстерә. Алар үзләре дә каршылыклар, авырлыкларны җиңеп алга барулары турында сөйлиләр.
Краснодар краеннан Казахстан сахраларына чирәм күтәрергә киткән Социалистик Хезмәт Герое Балакин болай ди: «Кубаньда авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуда бай тәҗрибә тупланды. Комбайнчы булып мин дүрт ел эшлим. Моннан тыш, слесарь булып эшли алам, дизель тракторлары ҺӘхМ автомобильләр йөртә беләм... Без яхшы беләбез, авырлыклар күп булыр, ләкин алар куркытмый... Безне анда романтика тартмый, без йөрәк чакыруы буенча барабыз». Әнә шул йөрәк чакыруы буенча авыр эшкә киткән меңнәр — әдәбиятыбызның мактаулы геройлары булырга тиеш.
Әйтергә кирәк, мондый геройлар безнең язучыларны күптәннән кызыксындыралар. Сугышка кадәр үк инде Таҗи Гыйззәт «Таймасовлар» драмасында Советлар Союзы Геройлары образына игътибар юнәлткән иде. Сугыш елларында йөзләрчә Г ерой л ар очеркларда би р ел дел әр. Арада шактый җанлы һәм истә калырлык парчалар да булмады түгел. Г. Иделле, Г. Әпсәләмов, Ә. Ерикәй, К. Нәҗми иптәшләр язган очеркларны искә алырга мөмкин. Ләкин Советлар Союзы Героеның тулы канлы образы — аның әдәби портреты язылмаган иде әле. Бу юлда Г. Әпсәләмовның тәҗрибәсе уңышлы булды. Ул «Алтын йолдыз» романында Урманов, Шумилин кебек геройларны, аның якын дусларын — совет яшьләренең иң күркәм сыйфатларын чагылдыручы вәкилләрен сурәтләде. Психологик яктан бик үк. акланып бетмәсә дә, Урмановның кирелеген, дисциплина бозуларын күрсәтеп, язучы геройны үсештә бирергә омтылган иде.
Соңыннан Әпсәләмовның үзенә бик нык таныш булган сугыш обста- новкасына килеп кергәч, Урманов һ. б. геройлар һичбер ясалмалык күрсәтмичә дә үз характерларын ту- лысынча ачтылар. Язучының бу романны язганда тупланган тәҗрибәсе* икенче романны тудыруга бик күл ярдәм итте. Әпсәләмов — тормышта булган, батырлыгы белән дан казанган Газинурны.— Советлар Союзы Героен җанландырды.
Тормышның үзенә үтеп кергәндә, тормыш каршылыклары болай да. җитәрлек, геройны лаклау куркынычы үзеннән-үзе төшеп кала. Ясалма, каршылыклар уйлап утыруның һичбер кңрәге юк. Әпсәләмов каршында- бик авыр бурыч тора: ул татар совет халкының милли героен реалистик ачык буяуларда күрсәтүне максат итеп куйган, биредә гади биография! сөйләп чыгу белән эш төгәлләнми; үзенең батырлыгы белән үлемсезлек яулап алган, буыннан-буынга легенда булып сөйләнәчәк Газинур обра-зын җанлы, тере һәм дөрес итеп ча-гылдырырга кирәк, һичбер ясалмалылык булмаска тиеш! Газинур рус халкы ярдәмендә тормышын яктырткан, рус халкы белән кулга кул тотынып алга баручы татар халкының үз улы, совет строенда, колхоз эшендә аның яңа милли характеры формалашкан, ул батырлык, чыдамлылык традицияләрен дәвам иттерүче, рус революцион колачын һәм эшлек- лелеген үзләштерүче яңа тип герой, бүгенге көннең алдынгы кешесе. Бу геройны бер яклы итеп, кызылга гына буяп сурәтләү куркынычы да юк түгел. Ләкии геройның характеры үсештә күрсәтелсә, ясалмалык килеп
54
чыгу мөмкин түгел. Укучы аңа ышаныр.
Г. Әпсәләмов Газинур Гафиятуллин образын тормыштагыча, аның барлык реалистик детальләре аша сурәтләп яхшы эшләгән. Иң элек, ул Газинурны халыктан аермаган, тормыштан, жанлы средадан читләштермәгән. Колхозның көндәлек гади тормышында, көндәлек ыгы-зыгы-сында Газинур үзенең урынын тапкан. Зур эш башкарамы, кечкенәме — Газинур жанлы коллективның бер вәкиле, шул коллективның кирәкле бер винтигы. Шуның өчен ул жанлы, шуның өчен ул табигый.
Шунысы бик характерлы, язучы геройны матурларга тырышмый, ул шундый табигый һәм истә кала торган детальләр бирә— алар Газинурны жанландырып, күңелгә якын итеп таныталар.
Менә аңа Катя «Корыч ничек чыныкты» романын укый: «Аңа әле күп кенә сүзләрнең мәгънәсен төшенүе дә кыен. Кайчагында ул бөтенләй аңлап та бетерми, җаны-тәне белән ярата башлаган Павка яки Жухрай матрос озаграк югалып торсалар, эче пошып:
— Павка белән Жухрай матрос •кая китте? — дип, Катяны бүлдереп, сорап та куя иде». Газинур Жухрай- ны Бөгелмәгә Ленин жибәргән матрос итеп кабул итә, аның кабере дә Бөгелмәдә дип бәхәсләшә. Газинурның мондый наив ышанулары аны төшермиләр — бары бездә жылы караш кына уяталар.
Менә язучы Газинур белән Ми Иш-нурымның мәхәббәтен сурәтли. Яңа күпереп чыккан чирәм кебек йомшак һәм нәфис, таң яктысы кебек өметле һәм саф мәхәббәт бик көчле бирелгән. Ләкин ике ел читтә йөреп кайтканнан соң күрешкәч, Газинур бөтенләй сөйләшми утыра, нәрсә сөйләргә, ничек сөйләргә? Ул «алар- ны белми дә, белсә дә Миңнурый алдында аларны әйтер өчен теле әйләнмәс иде». Ләкин аның күз карашлары бик тәэсирле, ул Миңнурый- дан күзен алмыйча, аңа карап тора. Бу — күренештә дә без реаль кешене, жанлы Газинурны күрәбез, аның хәрәкәтендәге безгә % ошаган яки ошамаган яклары турында уйланмыйбыз, чөнки аның шулай мәхәббәте көчлелектән телдән калуын без бик яхшы аңлыйбыз.
Менә, Миңнурый аңа «Галиябану» драмасын укый. Газинур тынгысыз, ул тыныч кына тыңлый белми, үз фикерен әйтмичә чыдый алмый. Шулай ук без аның артык йомшак күңелле булуын да белеп алабыз. Озак та узмый, укучы аның шактый көнче икәнен дә күрә. Галиябану ролен уйнаучы кыз авырган, Миңнурыйга килеп аның уйнавын үтенәләр. Моның өчен Газинурны ризаландыруы шома гына узмый. Укучы бу күренешкә тормышның бер кисәге итеп карый, Газинурның характерындагы үзенчәлекне дә тирәннән аңлый, аның, көнчелекне жиңеп, яңа баскычка күтәрелүенә ышана.
Фронтка килгәч тә, Газинур үзенчәлекле характерын саклап кала, аңарда ясалмалык та, ялган патриотизм да юк. Ул чын күңелдән хезмәт итүче солдат массасы арасында, әүвәлгечә кеше белән тиз аралашучан, күп белергә омтыл уч ан, оптимист* көр күңелле, шаян, урыны-урыны белән беркатлы һәм мәзәк кеше бу-лып кала. Бөтен эшне чын күңелдән башкарырга өйрәнгән Газинур солдат хезмәтенә изге бер эш итеп карый һәм аның тойгылары Ватан язмышына бик нык бәйләнәләр. Ул эчке, рухи яктан ныгый, нәфрәт тойгысы белән яна, хыянәтчеләргә рәхимсез була. Укучы аның характеры житлегүеи күрә. Газинур характерындагы кискенлек, принципиальлекне, мәсәлән, Сәлим белән сөйләшү картинасында да күреп була. Солдатлар өчен продукт алып кайтканда хыянәт иткән Сәлим, трибуналдан котылу чарасын эзләп, Газинурга килә: «Син, Газинур абый, агитатор кеше, партияле, синең сүзгә колак салырлар... Зинһар, башымны харап иттермә», — дип ялына ул. Газинур хыянәтчегә ярдәм итми, билгеле; «мин синең өчен хурланам, Сәлим!»— ди ул, авылдашының шундый булуын тирәннән кичереп.
Романда күрсәтелгән характерның бөтен чаткыларын карап бетерү өчен әсәрнең тулы эчтәлеген сөйләргә кирәк. Газинурның характеры, билгеле, бу сөйләгәннәр белән генә чикләнми.
55
Ләкин югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, бер нәтиҗә ясарга мөмкин дип уйлыйм. Димәк, тарихи шәхесне яки илебезнең, данлыклы кешесен әдәби образ итеп сурәтләгәндә, махсус шомарту, сырлау, ширбәт бөркү һич хаҗәт түгел, җанлы кешене — үзенец җаны белән, катлаулы характегры белән, тирән хисләре белән төрле яклап сурәтләргә кирәк икән.
Бездә уңай геройны сурәтләүдә бик матур тәҗрибәләр тупланып килә. Шул җөмләдән, тарихи шәхесләрне сурәтләүдә дә уңышлы үрнәкләр бар. Гали Хуҗи һәм Нури Арсланов? рус халкының мактанычы булган Зоя Космодемьянскаяның лирик образын поэзиядә гәүдәләндергәннәр иде. Без югарыда Тукай, Вахитоз- лар, Каюм Насыйрилар образларының безнең әдәбиятта җанлануларын әйттек. Бу матур традиция үстерелергә тиеш. Бөтенсоюзда дан тоткан атаклы нефтьчеләребез бар, югары уңыш мастерлары — Социалистик Хезмәт Геройларыбыз бар, производство новаторларыбыз бар, фән өлкәсендә танылган мактаулы эшлеклеләребез бар — болар һәркай- сы язучыларның фантазияләренә азык биреп, ал арны илһамландырып торырга тиешләр. Бездә бөтен матурлыгы, барлык соклангыч сыйфатлары белән сынландырылырга ти-ешле Муса Җәлил бар.
Бер иптәш миңа, Муса Җәлилнең монолит образын матур әдәбиятта чагылдыру турында сүз чыккач, нигә, Мусаның йомшак яклары юкмыни? Нигә аны идеаллаштырырга, диде. Чыннан да, ул бит Моабит циклында күз яшьләре турында яза.
«Нигә мине — Клара әбисенең
Сөйгән улын — кыйнап елаттың?» —
ди ул «Алман илендә» исемле шигырендә. Башка шигырьләрендә дә йөрәк елавы, кан-яшь түгүе турында ачынып яза. Ләкин без бу сызланулардан йомшаклыкны тапмыйбыз, киресенчә, кешелекле сыйфатларның тирәннән ачылуын күрәбез, саф кү- ңеллелеген тоябыз һәм палач алып килгән дәһшәтнең авырлыгын ачык сизәбез. Шагыйрь үзен бер дә батыр позасына куеп сурәтләми, аның хисләре изге, тойгылары саф, кичерешләре реаль. Шуңа күрә ул горур рәвештә күз алдына баса. Ихлас күңеллелек аңа барлык реаль обста- новканы җанландырырга һәм шул кыргыйлык чолганышында тилмерүче ихтыяри көчнең олылыгын, җн- ңелмәслеген күз алдына бастырырга мөмкинлек бирә.
Менә ул — совет язучыларының күңелләренә иҗат тыйгысызлыгы биреп торучы уңай герой образы! Ул совет халкының намусын, батырлыгын чагылдыра торган, үлемсез образ! Ул таң калырлык көчле характер иясе! Никадәр көч, сәләт, чыдамлылык, тәвәккәллек, Туган илгә бирелгәнлек аңарда! Никадәр сөю хисе, дуслык тойгысы, яшәү сулышы аңарда! Никадәр мораль бөеклек һәм утлы нәфрәт! Аның тирәсендә шундый ук көчле егетләр һәм... бер негодяй — сатлык җан. Мусаның бөек әдәби образы язылыр, һәм ул рәхимсез көрәшкән, ул җиңеп чыккан гестапочылар да, сатлык җан да, ха-лыкларның ләгънәтен үстереп, барлык җирәнгеч йөзләре белән гәүдәләнерләр... Шул вакытта гына ул тулы образ булып бирелер.
Димәк, сүз Муса кебек кешеләрне идеаллаштыру турында бармый, бәл- ки чынлыкны сурәтләү турында бара. Ә чынлык бармактан суырып чыгарылган нигезсез фантазиядән мең өлеш кызыклырак, дулкынлан- дыручанрак.
Югарыда әйтелгәннәрдән бер нәтиҗә ясарга мөмкин дип уйлыйм: художник тормыш дөреслегенә хыянәт итмәскә тиеш. Художник аз гына реаль чынлыктан тайпыла башласа, әсәрнең ышандыру көче кими, геройның позасы ясалма бер кыяфәткә керә. Димәк, уңай геройны бирү өчен сәнгать осталыгын да бик нык югары күтәрергә кирәк.
Бүгенге көннең уңай героен сурәтләү — ул, беренче чиратка, коммунист образын бирү дигән сүз. Татар совет әдәбиятында коммунист образ- . лар, бигрәк тә җитәкче эштәге коммунист образлар күп очракта тулы һәм җанлы булып бирелә алмадылар. Бары 1\. Нәҗми, Г. Бәширов,
56
М. Әмир, II. Гази әсәрләрендә генә укучыда канәгатьләнү хисе уята торган җитәкче коммунист образлары бар. Аның каравы, бездә уңай тип картлар, уңай характерлы хатын-кызлар бик күп бирелә, хәтта бер-берсен кабатлап та күрсәтелә.
Хатын-кызларның образын күпертеп, беркадәр идеаллаштырып бирү электән килә торган гадәт. Демократик язучылар, хатын-кызларга хокук яулаганда, аларның кешелек сыйфатларын яклап .чыктылар, барлык күркәм сыйфатларын гәүдәләндерергә омтылдылар. Бу уңай традиция, әлбәттә, дәвам итә һәм яңа тарихи шартларда хатын-кызларның моңарчы күрелмәгән соклангыч характер-ларга ия булуларын язучылар байтак әсәрләрдә күрсәтеп бирделәр. Ләкин еш-еш кына хатын-кыз образлары беркадәр күпертелеп бирелә башлады. Бу нәрсә безнең яхшы әсәрләребездә дә чагылмый калмады.
Мәсәлән, «Намус» романында Нәфисә образының эчке гражданлык пафосы урыны-урыны белән парадный төс алып китә, табигыйлек, простойлык җитми башлый. Мәсәлән, романның уникенче бүлеге шулай башлана: «һәр көнне иртән, аз гына яктыра башлау белән, Нәфисә кызыл байракны чүмәлә өстенә мендереп кадый да, иптәшләренә дәшә:
— Әй, «Чулпан»ның уңган кызлары, гвардеецлар! Күрәсезме, байрак күтәрдек! Торыгыз, тор!»
Гаҗәп көчле сүзләр бу! һәм конкрет обстановкада ул тәэсир итеп яңгыраячак та. Байракны яулап алгач, беренче тапкыр күтәргәндә әйтелсә, ул яхшы һәм хисләндерәчәк һәм шул хис халыкка яңа гадәт өсти, алар инде икенче көнне пафослы сүзләрнең әйтелүен көтеп тора алмыйлар!
Ә менә көн саен кабатланган тан-таналы пафос Нәфисәнең хәрәкәтенә театраль купшылык кына өсти. Билгеле, бу бер Г. Бәшировта гына түгел, ул анардан яшьләргә күчә. Г. Әпсәләмовның «Газинур» романында Газинурның рухи җитәкчесе итеп бирелгән Гали абзый'бик күп коры үгетләү сүзләре сөйли.
Язучының тормышны, уңай күренешне, уңай характерларны анлы рәвештә арттырып күрсәтергә хакы бар. Алдагы көне ышанычлы булган яхшылыкны ни өчен укучыны мавыктырырлык итеп күрсәтмәскә? Бу кирәк. Ләкин бу яхшылыкны раслау ышандырырлык булсын!
Г. Бәширов Нәфисә образын кызыл буяуга манудан качып булса кирәк, көтмәгәндә, сөекле героеның шактый зур кимчелеген ачып бирә. Нәфисәнең бервакыт йөрәге тынычсызлана. Үзенә тигән өстәмә 150 лот бодайны бөртегенә кадәр Сталинград сугышчыларына бүләк итеп биргәнгә кадәр: «олы кеше итеп, атасы белән тагын бер яхшылап сөйләшәсе калган икән бит. Ә Нәфисә киңәшмәде. Бу бит әти кешене санламау була инде...»
Чыннан да, әтисе белән киңәшсә— ярамыймыни? Бик кирәк иде! Дөрес, автор әйтүенчә, әтисе ризалык бир- мәсә дә, «хәтта атасы өеннән куып чыгарган сурәттә дә» — Нәфисә үзенә тиешле бодайны фронт файдасына тапшырыр иде. Мондый патриотизм күренешлә)ре — сугыш еллары өчен типик күренеш һәм монда һичбер лаклау, ясалма кызыллык өстәү юк.
Ләкин Нәфисәнең шушы борчылуы аша язучы икенче образны җәберли. Нәфисәнең әтисе Бикбулат карт:
«— Өстәмәгә тигән бодаең белән өйне сипләтербез, бик искергән! — дип кисәтеп куйган иде. — Өстең- башыңны да рәтлисе булыр. Син яшь кеше, бер насыйбы чыгар, гомер буе атаң йортында утырмассың. Әзерләнергә кирәк...»
Нәфисә әтисенең фикеренә кушылмый, базарда ашлык сатып йөрүне ул сугыш вакытында яхшы эш дип тапмый. Шуңа күрә әтисе белән яңадан киңәшеп торуны кирәк тапмый. Язучы моны шундук акларга керешә; Б и к бул ат картны ң ком с ызл ы гы на басым ясарга тырышып, Г. Бәширов болай яза: «Электән надан кеше, ул һәммәсен дә яшьләр кебек тирән итеп аңлый аламыни? Әгәр, нәселдән килә торган авырудай, яшь чагыннан ук канына, бөтеи җелегенә кереп утырган ул комсызлык чирен
57
нән үзе генә котыла алмый икән, аца Нәфисәләр ярдәм итәргә тиеш түгел идеме сон?»
Әйе, Бикбулат картның бармагы үзенә кәкре, ул, уңае чыкканда, өлешсез кала торган кеше түгел. Ләкин өстәмәгә тигән бодай белән ишелергә торган өйне рәтләтергә уйлавы ни өчен комсызлык дип саналырга тиеш? Сугыш вакыты, бөтен нәрсә фронт өчен! —лозунгысы һәркемнең авызында булганда да колхозчының шәхси тормыш интересы читкә кагылмады ич?! Бикбулат картның таләбе бик табигый. Чынлабрак караганда, аның аппетиты зурдан түгел, спекуляция итәргә аның исәбе юк, дворецлар салу турында да сөйләми, бары иске йортны сипләү һәм өс-башны рәтләү турында гына кайгырта, фартның шушы тыйнак теләкләрен җәберләү белән автор, үзе дә сизмәстән, фальшь ясый. Картның тойгыларын кимсетү аркасында, Нәфисәдә ясалмалылык, уникенче главада аз гына чагылып киткән купшылык, парадчалык сизелә.
«Намус» романына гомумән тантаналы пафос хас. Тик ул пафосның реаль җирлеге бар һәм шул пафос аша без совет халкының җиңү көчен, аның иртәгәге якты көнен ачык күрәбез. Социалистик реализмның нигезендә яткан революцион романтикадан аз гына тайпыла башласа, пафос үзенең кире ягына әйләнүе, гади лаклау булып калуы мөмкин.
Совет кешесенең уңай характеры бик бай һәм аны тар рамка эченә сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Тормыш.үзе дә бик катлаулы. Әгәр язучы геройның уңай сыйфатларын күпертеп күрсәтүдә билгеле бер чамадан чыгып китсә, шулай ук яхшы түгел. Мирсәй Әмирнең «Ялантау кешеләре» романындагы кайбер геройлар белән нәкъ шул ук хәл килеп чыкты. Укытучы Сания Ибраһимова образын алып карыйк.
Әйтәсе дә юк, Сания намуслы кеше, яхшы укытучы, гадел һәм эшчән депутат, мәхәббәтле ана һәм турылыклы юлдаш. Аның бу сыйфатлары романдагы вакыйгалар башланганчы ук инде билгеле була. Әйтергә кирәк, ул романга әзер килеш килеп керә. Ләкин ул яхшылыкны тормыш сынавыннан саклап алып чыгарга кирәк. Язучы Санияне авыр сынаулар каршына китереп куя: Ватан сугышы башланып китә, ә бу сугыш совет халкының мораль көченә сынау булып торуы һәркемгә билгеле.
Мирсәй Әмир совет халкының мораль көче, рухи байлыгы, какшамас характеры җиңеп чыгуын күрсәтүне максат итеп алуы белән бик мөһим эш эшли. Сания образын да ул шул теләктән чыгып сурәтли, аның рухи сыйфатларына сокланып, хәтта аңа табынып, советчхатын-кызына тирән хөрмәт белән яза. Авторның геройга биргән мәхәббәте безгә йогынты ясамый калмый һәм без шул хис белән барып, Саниянең җитешсез якларын да сизми башлыйбыз.
Саниянең җитешсезлеге бик ха-рактерлы. Бу — герой җитешсезлеге булудан бигрәк, автор кимчелеге. Автор геройны шулкадәр тырышып матурлый, нәтиҗәдә герой авторга үпкәли башлый. Чөнки геройга булмаган сыйфатларны тагарга тырышу, геройның үзендә булган матур сыйфатларны томан эчендә, күләгәдә калдыра.
Сүз журналда басылып чыккан ва-рианты турында бара (бер уңайдан шуны да әйтеп китәргә кирәк: сез бит редактор, нигә әсәрне эшләтеп бетермичә бастырдыгыз, дип әйтүләре мөмкин. Мин биредә редактор һәм редколлегия членнарының үз фикерләрен авторга белдерүләрен һәм авторның аларны ничек кире кагуы турында сөйләмим. Бездә бер генә әдәби журнал булганга, фикерләр көрәше дә нәкъ шул ук бер журнал битләрендә барырга тиеш бит, ахрысы).
Сания, шәһәр Советы депутаты буларак, сайлаучылар арасында эш алып бара. Менә ул килене белән генә калган Хәдичә карчыкка килеп керә. Сания кызылармеец семьясының тормышы белән таныша һәм ярдәм кирәкмиме, дип сорый. Карчык: совет үзе бездән ярдәм сорамаса, без шуңа риза, дип җавап бирә. Карчык
58
ның җавабы ямьсез әйтелгән. Ләкин алдынгы укытучы, депутат кеше, моны бер сүз белән генә төзәтеп китә ала бит. Ә менә Сания алай эшләми, ул карчыкка шулкадәр бәйләнә, шулкадәр аны чәйни, нәтиҗәдә Сания өчен укучы уңайсызлана башлый. Ул шулкадәр вакчыл, шулкадәр бәйләнчек бер хатынга әверелә — аның укытучы икәнен дә, депутат булуын да онытасың. хМирсәй Әмир андый тип хатыннарны бирергә уйламаган. Ул, киресенчә, Санияне дәүләт эшлекле- се итеп күрсәтергә омтыла. Ә Сания, авторның артык тырышлыгы өчен, үч ала! Пародокс бу.
Романда шактый кызыклы урын биләгән шарф вакыйгасына тукталмый булмый. Мирсәй Әмир әсәрнең сюжетын үткенләндерү, персонажларның бәрелешен кискенләштерү өчен шарф вакыйгасын бик кыю рәвештә алган. Бу шарфның чукларына, аның ромашка чәчәгенә ияреп бик күп үткен ситуацияләр килеп чыга инде дип уйларга мөмкин, һәм, чыннан да, язучы үзенең бер героен бик кискен, четерекле бер хәлгә китереп куя да. Ләкин...
Иң элек Сания турында. Сания фронтовиклар өчен җылы киемнәр бүләк иткәндә, ата-бабадан калган, нәселдән нәселгә күчеп килә торган бирнә бүләген, фронттагы ире Камилнең төсе итеп тота торган гаҗәп яхшы эшләнгән шарфны да тапшыра. Язучы, билгеле, Саниянең бу адымында чиксез патриотизм хисе этәргеч көч булуын күрергә тырыша. Тик моны психологик яктан гына ачыклап бетерми. Шарф романның вакыйгаларын оештыру өчен генә кирәк икән дигән тәэсир кала. Менә бервакыт фронтка җибәреләсе шарф шәһәр Советы председателе Баязитов муенына урала. Сания аны, үзен партиягә алганда, горком бюросы утырышында күреп ала. Баязитов Саниягә партиягә керергә рекомендация биргән кеше, бу хәлне Сания тыныч кына кичерә алмый, шуңа карамастан, ул шарф турында бюро членнарына сөйләп бирә.
Баязитовка каян килеп эләккән соц ул шарф? Баязитов намуссыз кешеме, әллә юкмы? Кем монда гаепле?
Автор ботка пешерә пешерүен, ләкин тозын салмый. Ул Баязнтовны шунда ук аклый, шарфны аңа бүләк итүче Раиса Лазаревнаны исә шулай ук тырышып-тырышып акларга керешә, болай гына җитмәс кебек булгач, җәяләр эчендә яңадан Раисаның мораль сафлыгы турында сөйли. Ышанабызмы без моңа? Юк, ышанып бетә алмыйбыз, чөнки сугыш елларында да кеше өстеннән рәхәт яшәргә омтылучы о бы вател ьләр, жул икл ар бар иде. Ал арны фаш итү юлына басса — автор дөресрәк юлга кереп китәр иде.
Шарф вакыйгасын язучы Санияне йо м шак х а р акте рд а н ары н ды р ыр өчен алган. Сания бюрода: «мин үземнең кайбер йомшак якларым турында әйтер идем. Партиягә кергән вакытта минем аларны яшереп калдырасым килми», — дип сөйләргә рөхсәт алгач, үзенә таныш кеше-ләрнең кимчелекләрен фаш итәргә кызгану тойгысы барлыгы турында әйтә, һәм шушы кимчелектән котылу өчен, эшнең нәрсәдә икәнен бел- мәстән, Баязитовтагы шарф турында сөйли башлый. Ә чынында исә, укучы каршында Сания шул йом-шаклыгыннан арындымы? Юк, арына алмады. Ул үзен яхшы итеп күрсәтергә тырышты, Мирсәй Әмир боерыгына буйсынды. Бу, әллә ничек конфликтка кермичә генә сугышу кебек тәэсир калдырды бездә. Кайбе- рәүләргә Саниянең «фаш итүе» ашы- гучанлык, тактсызлык булып күренә икән, бер дә гаҗәп түгел.
Автор үзенең идеалы белән, үзенең пафосы белән артык мавыгып киткәндә, уңай образда автор үзе таккан шундый кимчелекләр булуы ихтимал. Бу уңайдан Нәкый Исәнбәтнең «Рәйхан» исемле пьесасына күз салу начар булмас.
Авторның уенча, Рәйхан—бүгенге көннең алдынгы хатын-кызлары вәкиле. Ул алдынгы, ул әйбәт, яхшы укытучы, алга, фән югарылыгына омтылучы, ул турылыклы иптәш, өендә тәртипле, җыйнак, башкаларга һәрьяктан үрнәк булырльпк хатын. Хәтта аның элек тә һичбер хатасы булмаган, аңа кояш гел көлеп торган, ул туры сукмактай гына атлаган, битен җил кисмәгән. Рәйхан тор
59
мыш иптәше сайлауда да үзен гаять .акыллы итеп таныткан. Әнә шундый зирәк, алга, бик еракка карый белә торган бу хатынның тышкы м ату рл ыгы да сокл а ндыр ырл ык. Эчке һәм тышкы матурлыгы гормо- ник ятышып торганга — аның һичбер җитешсезлеге дә, тормышта мохтаҗлыгы да юк. Язучы совет хатын- кызларында шундый идеал күрә һәм бу матур идеалы өчен язучыны бары тәбрик итәргә генә кирәк.
Рәйхан язучының хыялында сурәтләнгән идеалны —тамашачы каршында аклап чыгарга тиеш! Ул шуның өчен сәхнәгә кертелгән, шуның өчен аның намусы сынау астына куелган.
Ниһаять, менә беренче бәрелешү. Бибкәй Рәйханнар авылыннан кайткан һәм Моратның хатын алып килгән. Рәйханның, йөзе үзгәрә, ул нервлана, күрәсең, Моратка ул тыныч кына карый алмый. Рәйхан аны әшәке кеше итеп сөйли, әйе бик әшәке икән ул: Рәйханга укырга кушмаган, тормышка чыгарга тәкъдим иткән. Үзе дә укымыйча калган...
Уку — зур эш! Ләкин укуның формасы да бик күп төрле. Кеше университетка кереп укый ала, заочник булып укый ала, курслар бар, үзлегеңнән уку эше дә бик мактала торган форма... Морат нинди укуга каршы соң ул? Ул — институтка ке-реп укуга каршы икән! һәм, билгеле, Рәйхан кебек көндез йолдыз тотарга ашкынган хатын моны кичерә алмый, мәхәббәт көчле булса да, Моратны ташлый.
Без әле Моратны күрмәдек, шуңа күрә Рәйханга ышанырга мәҗбүрбез. А1енә бер вакыт Морат килеп чыга...
—- Я, ходай! Морат табигатьтән өлешсез кеше түгел ич: талантлы кеше — һәм моны Рәйхан үзе дә бик яхшы белә, күңеле саф, эштә дә булдыклы, барыннан битәр—ул саф намус кешесе, йөрәге белән шагыйрь кеше! Нәрсә бу, автор безне саташтырып йөртәме, әллә Рәйхан үз хатасын танырга теләмәгәнлектән, күңелен тынычландырыр өчен, аны шулай начар итеп күрсәтергә тырышамы?! Ул Гәрәйгә мәхәббәте көчле булганга кияүгә чыкканмы, әллә Гәрәйнең практик эшчәнлеге, аның хезмәттәге перспективасы кызыктырганмы? Гәрәйдә ул чыннан да йөрәк дусын, күңел сердәшен, олы идеалына омтылганда ярдәмчесен тапканмы, әллә монда расчет яшиме?
Әйе, декларатив төстә, бу турыда Рәйханның тирадалары бар. Гәрәй дә мактанып бетә алмый. Шулай да күз нурларында җылылыкны тамашачы сизми. Әсәр беткәнче, театр пәрдәсе ябылганчы, тамашачы Морат ягында кала, Рәйханны ләгънәтләп утыра. Чөнки безнең «начар» кешебездә башкаларда булмаган соклангыч сыйфатлар ачыла. Морат сугышта да булган .икән һәм начар сугышмаган. Гәрәйне ул дошман танкысы астыннан, ут эченнән җилкәсенә салып алып чыккан. Бу фидакарьлекне, батырлыкны, иптәшлекне тагын ничек аңларга? Л1орат шагыйрь һәм композитор, аның мәхәббәте шулкадәр саф һәм көчле, сөйгән кызы аның йөрәгенә җыр булып кереп утырган! Рәйхан аның йөрәгендә сакланганга, без Моратны азып-тузып йөри торган кеше итеп тә танымыйбыз. Рәйхан белән аның ныклы вәгъдәсе бар һәм ул шул вәгъдәне намус белән саклый. Дөрес, аның йомшак ягы бар, үз вакытында институтка кереп укудан баш тарткан. Ләкин ул төзәлмәслек түгел бит... Менә хәзер ул нәкъ шул уй белән йөри.
Рәйханның тормышка чыгуын ишетү аңа бик авыр була, ул аны тирәнтен кичерә. Бу — яхшы сыйфат түгелме соң?..
Юк, нәрсә сөйләсәң дә, Морат бик табигый һәм реаль кеше, бүгенге көннең алдынгы кешесен үз характерында чагылдырырлык барлык мөмкинлекләре бар кеше!
Язучы исә, безне Рәйхан өстен дип ышандырырга тырыша... Әйе, Рәйхан әйбәт хатын, ләкин аның хатасы да бик зур. Ул Моратка вәгъдәсез булып начар эшләгән. Хәзер дә ул Моратны сөя, ләкин нишлисең бит, әнә семьяның чәчәге бөреләнгән, бәл- лүдә бала ята, ул ана кеше, һәм шул семья каршындагы бурыч аны Морат кочагына атылудан тыеп кала. Билгеле, бу начар түгел, җәмәгатьчелек каршында, семья каршында
60
үзеңне бурычлы итеп тану — егетлек эше! Рәйхан шундый егетлек эшләп, җәмәгатьчелек каршында аклана, ләкин йөрәге, хисе алдында, Морат алдында ул аклана алмый, акланырлык мораль җирлеге юк. Әсәрнең соңында ул тиктәскә генә баласы янына килеп калмый. Чөнки баланың гаебе юк, бала өчен яшәргә кирәк! һәм Рәйхан теләсә дә. теләмәсә дә Мо-ратны күңеленнән сызып ташларга мәҗбүр!
Автор бер төрле уйлый, ә алар үз законнарын чыгаралар. Пушкин: Татьяна мине ничек алдады, тотты да кияүгә чыкты, дип сөйләгән. Шулай ук, кайвакыт геройлар буйсынмыйлар икән. Ләкин монда икенче нәрсә кызыклы: безнең язучылар гомумән тискәре геройларны уңышлырак, тулырак бирүчән булалар иде, биредә тискәре дигән герой тота да барлык матурлыгы белән ачыла.
Бездә күп кенә әдәби образлар төрле яктан күрсәтелмиләр, без аларның яки профилен күреп калабыз, яки мәһабәт басып торуын шәйлибез. Ә менә кешенең күз карашы ничек, ул нинди очкыннар чәчә, аның океан кебек төпсез карашында нинди серләр саклана, нинди хисләр уйный — белмибез. Кешенең күз карашы — аның характерын чагылдыра. Көчле характерга ия булган кеше үзенең күз карашы белән дә каршыда утырган дустын, сөйгәнен яки фикер дошманын тетрәтеп җибәрә бит. Мин күз карашы турында туры мәгънәсендә генә дә сөйләмим. Кешенең күз карашын тасвир итү артык авыр эш түгел, бәлки күз карашының нурлары буйлап, кешенең күңеленә үтеп керергә, аның идеалын аңларга, хисләр өермәсендә, фикерләр дулкынында чайкалырга кирәк.
Фатих Хөснине геройның күзенә карый алмауда гаепләп булмый. Ул аларга кыю карый, кешенең эчке серен ачарга тырышып карый. Менә бит, Тәзкирәнең күзләре Айдарны гына түгел, язучыны да сихерләп* алалар: «ә күзләре шундый акыллы... юк, алай гына да түгел, бу акыллылык артында — кайдадыр эчкә ре дә-эчкә редә — әле тиешле урынына чәчрәп төшмәгән, шунлыктан, чыи-чынлап кабынып та китмәгән, әгәр урынына төшеп, чынлап кабынып китсә, ялкынланып янарга, дәртләнеп сөяргә, кирәк икән, буйсыну- чанлык күрсәтеп баш ияргә, кыскасы, бөтенесенә-бөтенесенә сәләтле, көчле мәхәббәт чаткысы яшеренеп ята...»
«Авыл өстендә йолдызлар» исемле яңа повестьның баш герое — Социалистик Хезмәт Герое итеп тәкъдим ителгән Тәзкирә белән без шулай таныша башлыйбыз. Фатих Хөсни бу күз карашлары белән тукталып калмый, ул рәхәтләнеп мәхәббәт дулкыннарында тирбәлә башлый. Шунысын да әйтергә кирәк, кайбер язучылар тарафыннан бераз төссезлән- дерелгән, бераз схемалаштырылган, ә чынында исә бик нык җәберсетел- гән мәхәббәт хисенә язучы тирән их. тирам белән карый, шушы олы хиснең кеше йөрәгендә яралган яз чәчәгенең матурлыгын, нәфислеген саклап үстерергә, аның бөеклеген күрсәтергә омтыла. Шушы сөю тойгысына сугышның аянычлы эзе калган булуын да язучы кыю рәвештә әйтә. «Кайчандыр беренче мәхәббәте кабынып та, чынлап торып үрләп китә алмаган, үсмер чагыннан ук күз салып йөргән егете Ватан сугышы фронтында үлеп калган һәм аннан соң инде яшертен янулардан узмаган, башка кайберәүләрнең уңышсыз мәхәббәтләрен күреп, бу олы хискә ирек бирүдән бөтенләй курка башлаган Тәзкирә үзенең яше узып барганлыгын яхшы белә, шунлыктан, күңелендә, ачылып китмәгән хыяллары белән бергә, тынгысыз сагыш та асрый иде».
Сүз юк, бик дөрес күрсәтелгән, һичбер үлчәүгә сыймый торган авырлыкны — йөрәк җылысыннан аерылу авырлыгын — миллион яшьләр кичерә; аларның якты өметләрен балкытып яшәгән сөйгән ярларның байтагы сугыш кырыннан әйләнеп кайтмады. Сугыш алып килгән ачы яраларның берсе бу. Тәзкирәнең тынгысыз сагыш эчендә яшәве бик аңлаешлы.
Шушы сагыш бервакыт матур хыялга әйләнә, мәхәббәтнең өметле нурлары балкый башлый, инде бә
61
хетле булырга да мөмкин кебек тоела. Ләкин мәхәббәт җылысын татымыйча олыгая башлаган кызлар бер Тәзкирә генә булса иде. Юк шул, андыйлар тагын бар. Халидә шундыйларның берсе. Халидә, Тәзкирәнең яңадан кабынган мәхәббәтен утка салып, аның сөйгән егетен йөрәк тамырларыннан суырып алып китә. Нәрсә, әллә Тәзкирәнең мәхәббәте көчсез идеме, әллә инде ул көзге кояш кебек, көлеп караса да, җылыта алмый идеме? Юк, киресенчә, повестьтагы вакыйгаларга, геройларның кайнар сулыш алуларына караганда, бу мәхәббәт нурлары, беренче күргәндәге кебек үк ялкынлы һәм дәртле була. Тәзкирә Айдарга бик көчле тәэсир ясый. Хәер, Айдарга гына да түгел, ул язучыны да оны- тылдыра, язучы нервлана башлый, алдан уйланган замыселы — повестьның идея эчтәлегенә салган фике-ре— кайдадыр читтәрәк кала, ва- кыт-вакыт ул онытылып куя, зур тормышның, катлаулы тормышның сулышын — мәхәббәт аһ-ваһлары күмеп китә башлый. Шуннан соң үзеннән-үзе сорау туа: геройның эчке дөньясы, аның интереслары шулай бер генә яклымы, бу үзе тормышны зәгыйфьләп җибәрмиме? Кеше рухын я р л ы л а н д ы р м ы й м ы ?
Чыннан да, повестьның башында без кайнар йөрәкле, эшчән һәм булдыклы Айдарның иҗтимагый идеяләр белән янып йөрүен күреп, киң карашлы, бай табигатьле, тормышны алга илтүдә җанын аямаучы бүгенге көн герое белән ныклап танышырга ашкына башлыйбыз. Айдар әле март башында ук үз бригадасы эшләячәк колхозга килеп, быелгы ел уңышын бик нык күтәрү чараларын кайгыртып йөри. Бик мактаулы бурыч ич бу! Иҗтимагый әһәмияте булган, дәүләт өчен әһәмияте булган зур бурыч! Һәм повесть азагында Айдар шушы бурычны үтәү юлында тырышып эшли дә кебек, сәгатьлек график өчен дә көрәшә, бригадасындагы тискәре характердагы Хәйдәрне дә үзенә буйсындыра һ. б. Ләкин, «Прожектор» колхозына килеп, Тәз-кирәнең утлы күз карашына эләккәч тә, ул көйдерелә: «кинәт аның сүзләре бетеп китте». Аида хәзер иҗтимагый интереслар янына икенче интереслар кабынды һәм әсәрдә шушы икенче интереслар хәлиткеч урын алып киттеләр. Нәтиҗәдә безнең зур идеаллар белән янып йөрүче алдынгы геройларыбыз ваклана башлыйлар, гади, мәхәббәт каһарманнары булып калалар.
Кабатлап әйтик, без мәхәббәткә каршы түгел, һәркем үзенчә яңарта торган изге хисләрне бик күп җырларга, аның серле тирәнлегенә рәхәтләнеп чумарга кирәк. Кояш мәңге җылытып, мәңге тереклек көче биреп торган шикелле, мәхәббәт нурлары да мәңге тереклек чыганагы булып калыр, һәм бу турыда язучылар, шагыйрьләр туктаусыз язып торырлар. Без мәхәббәткә каршы түгел. Ләкин мәхәббәт — абстракт бернәрсә түгел. Ул кеше белән бергә яши, аның йөрәгендә бөреләнә, аның күңелендә чәчәк ата. һәм мәхәббәт, үз законы белән барып, кешегә никадәр үз капризын такмасын, никадәр аны сукырайтып, үз юлыннан гына, бары үз теләген генә үтәргә мәҗбүр итмәсен— ул тышкы дөнья белән очрашмый калмый. Дөрес, мәхәббәт — горур һәм тәкәббер көч, ул иҗтимагый фикер белән дә хисаплашмаска тырыша, гайбәттән дә курыкмый, ахыры нәрсә белән бетәр дигән сорау да биреп маташмый. Ләкин шул ук вакытта ул взаимностьны — икенче йөрәкнең аңа тавыш бирүен, аның өчен кул күтәрүен дә сорый.
Тәзкирә, никадәр генә мәхәббәткә сусамасын, никадәр генә аның мәхәббәте тәкәббер һәм һичбер нәрсә белән хисаплашмыйча тамыр җәймәсен, ул бөтен нәрсәдән онытылып тора алмый, онытылып калырга, мәхәббәт дәрьясына чумып калырга аның мөмкинлеге юк. Ул җәмәгать кешесе — ул бригадир. Аның әле колхоз правлениесендә утырышы бар, әле комсомол оешмасында чыгыш ясыйсы бар, аның диңгез артындагы атом белән кизәнүчеләргә нәфрәте дә бар, бүгенге газета әнә югары^ уңыш алучы бригадирның тәҗрибәсен язып чыккан, ул турыда да уйланасы бар; кичә узып барыш-лый гына кибеткә кергәч, тармаклы бодай турында брошюра килүен белеп алды, әнә укытучы апасы яңа ро- манны бик мактап сөйләде, Ватан сугышы батырлары турында бик кызык язылган, дип укырга тәкъдим итте. Җитмәсә бүгси-иртәгә районнан лектор килергә тиеш... Ах, аның кыш көне үткәрелгән агроукулары да төгәлләнми калган икән... һәм тагын бик күп. бик күп нәрсәләр, берьюлы эшләнергә тиеш эшләр борчып тора бит... Ул бригадир лабаса, аңа тагын, төрле киңәшкә килүче җиңгиләрнең саны да җитәрлек.
Ләкин без боларны Тәзкирәдә күр-мибез. Тәзкирә мондый интереслардан ераклашканмы, әллә аның читләшеп йөрүеме, ул безгә бары бер генә ягы белән ачыла, һәм үзе генә дә түгел, үзенең мәхәббәт көче белән ул Айдарны да чыгырыннан чыгаруын дәвам иттерә.
62
«Айдар моны аңлый алмый һәм, аңларга тырышып баш ватып карый да, сәбәбен тапмагач, барысын да эш белән, дөнья мәшәкате белән күмеп, җиңел генә уздырмакчы була. Ләкин юк, эчке тынгысызлык үзенекен итә, юксыну һәм билгесез сагыш аны көннән-көн ныграк били бара, йөрәк үз дигәнен сорап, әле бунт күтәрә, әле акрын гына сыкрый иде».
Күрәсез, Айдар өчен эш, хезмәт, иҗтимагый интереслар хәзер формаль бер нәрсәгә охшац кала.
Ә Тәзкирә? «Аның үз хәле дә җиңелдән түгел иде», һәм без аның сагыш катыш өмет хисләре белән тулы хатын укыйбыз.
Уңай геройны сурәтләүдә Фатих Хөсни, геройның эчке хисләренә тирәннән үтеп кереп, бик яхшы адым атлаган иде, ләкин ул тирәнгә таба буйлаганда бары бер генә бауга тотынып төшкән. Кеше күңелендәге башка сукмакларны күрмичә узган. Никадәр аяныч! Уңай кеше булып танылу үзе бик кыен эш, уңайлылык күктән төшми, ул көрәштә бирелә, һәм менә инде сине художник сурәтли башласа, яки коры хиссез кеше итеп, резонер итеп күрсәтә, яки хисләр дәрьясында эреп беткән, тар ка-рашлы кеше итеп бирә.
Бер чиктән икенче чиккә тайпылу аркасында, Тәзкирәнең эчке дөньясы бик нык ярлыландырылган. Язучы аның башка сыйфатларын декларатив төстә генә әйтеп китә. Әйе, без Тәзкирәнең, /мәсәлән, курсларга барып укып кайтуын да беләбез, ләкин колхозда без аның кулында ни ки-тап, ни газета күрмәдек. Тәзкирәнең чор тудырган уйлар белән янып йөрүен, бүгенге алдынгы кешене борчыган зур проблемалар, бөек идеал- лар турында -берәр , сүз әйтүен, яки шул турыда борчылуын сизмәдек. Алай гына да түгел, югары уңыш алу өчен нинди иҗат көче салганлыгын да без күрмичә уздык. Ләкин шуңа карамастан, Тәзкирәнең -мәхәббәте көчле икән, ул язучыны да сихерли алды. Фатих Хөсни Тәзкирәнең калку күкрәгенә геройлык йолдызы такты, орден кадады. Күп түгелме бу? Бу — шул ук лакировка түгелме? Ышандыкмы без аның Социалистик Хезмәт Герое булуына? Юк, ышанмадык. Чөнки без аны чорыбызның иң алдынгы кешесе итеп кабул итә алмыйбыз, аны без бары бер ноктадан гына күреп торабыз, бары йөрәге урнашкан сул ягыннан гына таныйбыз. Ә уңай герой бер яклы бирелүне сөйми ул! Тәзкирәдә потенция көче бөтенләй күрсәтелмәгән.
Язучының Айдары исә, югарыда әйтелгән кимчелекләр булуга карамастан, Тәзкирәгә караганда бик күп өстен. Аның давыллы характер бөтенлеге күренә. Айдарны чыннан да бүгенге көн кешесе итеп кабул итәргә мөмкин. Аның саташулары да, буранлап, тузынып йөрүе дә үзенә килешеп, киеменә сыеп тора. Чөнки язучы аны лакламый, шомартмый, ясалма рәвештә үстерергә тырышып азапланмый. Шуңа күрә ул табигый, ышандыра.
Фатих Хөсни чорның колоритына игътибар итми дип әйтеп булмый. Ул әледән-әле Тәзкирә белән Айдарның югары уңыш өчен көрәшүләренә ишарә ясый. Бу көрәшнең нәтиҗәсе турында да хәбәр бирелми түгел. Без укыйбыз: «Гектарыннан 24 центнер! Моңа кадәр, иген бик уңган елларда да, гектарыннан 14—15 центнердан артык уңыш алмаган «Прожектор» колхозы өчен бик зур эш бу. Димәк, бсрсен-берсе тән- к ы йтьл и -тә нк ы йт ьл и э шл әгә н эшләр бушка китмәгән, димәк,

алынган йөкләмә артыгы белән үтәлгән. Бу уңышларда, башкалар белән беррәттән, кыйгач кара кашлы, алсу алма битле, йом-ры гына гәүдәле Тәзкирәнең дә өлеше бар, кулын кысасы иде үзенең, кайда соң әле безнең ул кызыбыз?»
Бераз алгарак киткәч, тагын шул турыда искә алына: «Гектарыннан 24 центнер — болай ул бик яңгырап ишетелә ишетелүен. Ләкин бит әле I аның күпмесе аякта утыра».
Менә шундый хәбәрләр белән бүгенге көн атмосферасы, уңыш өчен башланган көрәш колориты бирелергә уйлана. Ләкин чынында исә бу белешмәләр Айдар белән Тәзкирәнең мәхәббәтләренә фон булып кына кала.
Менә Тәзкирәне районга чакырып алдылар, райком секретаре аның . кулын кысты, киләчәк ел уңышына хәзерләнү кирәклеген әйтте, [механизаторларга карата таләпчән булырга кушты. Тәзкирәгә уйланыр өчен һәм Айдар белән шул турыда сөйләшер өчен юл да ачылды шикелле. Чыннан да, «менә шунда ул, кызлык горурлыгын җиңеп, авылга таралып өлгергән төрле гайбәтләрне ишетмәгәнгә салышып, теге вакытта хатка язган шикләрен, эчкә җыелган үпкәләү хисләрен бер якка калдырып, Айдар «янына үзе килде».
Без инде Тәзкирә белән Айдар үз- 1 ләренең төп идеалларына бәйләнгән проблемалар буенча бәхәсләшеп, ярсып яки ярсымый гына сөйләшерләр дип көтәбез. Ләкин юк, андый бәхәсләр юк, ул турыда уйлау да юк. Тәзкирә үзе килде дип авыз тутырып әйтерлек тә түгел икән, чөнки алар кичәгә килгәннәр,, концертта, спектакльдә очрашалар. Нәрсә була? Автор Халидә ‘белән Айдарны ка-выштырганнан соң Тәзкирәнең мәхәббәте җәберләнгән итеп сизә һәм ничек тә аны яңарту, үстерү чараларын эзли. Нәкъ менә шул моменттан Тәзкирәнең олы, изге хисе ваклана 'башлый, тик аны язучы гына сизми.
Мәсьәлә ачыклансын өчен кичәдә очрашуларын карап узыйк.
«Бергәләп уңыш өчен көрәштеләр, берсе икенчесенә күңелле хәбәр алып килде, икесе дә сагынышканнар, әнә инде кызның кулы егет кулына да килеп эләккән вакыт-ва- кыт Айдар үзенең кайнар йөрәге белән ачылып та куйгалый. Тик шулай да Тәзкирә сизә: бу инде яз көнендәге Айдар, Зөя буендагы Айдар түгел. Аның болай кинәт кенә үзгәреп китүенең сәбәбен Тәзкирә, әлбәттә, белә, аның үзенә дә җиңел түгел, ләкин ул түзә, бу турыда теш агартып сүз әйтми, кызышкан иреннәрен тешләп булса да түзә, Айдар белән Халидә арасындагы хәлне белмә-мешкә салына. Язгы ташулар белән бергә кузгалып, тургайлар җыры ас-тында шулай башланган мәхәббәт әллә шулай кысылган иреннәр арасында имгәнеп калырмы икән? Булмасын иде, һай, алай булмасын иде!»
Сөйлисе дә түгел, бик матур язылган. Шушы матур тезелгән уенчак сүзләр тәэсиренә бирелеп, без беренче укуда мондагы характер каршылыгын сизми узабыз. Бер яктан, кызлык горурлыгын җиңеп, барлык нәрсәгә түзеп, үз мәхәббәте артыннан йөрүче Тәзкирә, икенче яктан, кысылган иреннәре арасында шул ук мәхәббәтне имгәтүме, принципиаль характерлы кыз. Кем җиңәр, кайсы хис өстен чыгар? Язучы үз карашын шундук әйтергә ашыга: «Булмасын иде, һай, алай булмасын иде!» — ягъни Тәзкирәнең мәхәббәте имгәнеп калмасын иде! Әнә шул максатны алдына куйгач, билгеле, автор Тәзкирәгә Айдар белән очрашу юлларын эзли башлый, һәм ул табыла да. Айдар белән Халидә күптән инде өйләнештеләр, мәхәббәт бик кайнар булмаса да, килешеп кенә яшиләр. Тәзкирә курслардан йөреп кайтты. Белем алу өстенә, дөнья күргәч, күп кешеләр белән очрашкач, акылы тагын да җитлегә төшкәндер дип уйларга мөмкин. Ләкин мәхәббәт акылга буйсынмый бит! Тәзкирә дә, акылына киредек күрсәтеп, Халидә янына килә.
«Ул үзенең Айдарга булган үпкәләрен инде оныткан, аның җилбәзәклеген инде гафу иткән, буласы булган, буявы сеңгән, дип карый, чын күңелдән ал арның бәхетле булып гомер кичерүләрен тели, һәрхәлдә акылы белән шулай уйлап, үзен ты-нычландырырга тырыша иде. Ләкин
63

64
йөрәк, бу мәсьәләдә акылга буйсынырга бик теләмичә, һаман әле үзенекен итә, кайчандыр нык кына үсеп, тамырларын тирәнгә җибәреп өлгергән мәхәббәт, үзен кисеп ташлагач, төбеннән яна үрентеләр җибәрә башлаган әрсез агач кебек, кайчандыр күңел тирәнлегендә яңадан шытып чыккан, баш күтәрергә әйтә, үзен яхшы ук нык сиздерә иде».
Үзенең олы хисен җәберләп киткән кешенең йөрәгенә үтеп керергә юллар эзләп йөрүе — Тәзкирәне түбән төшерә. Колхоз председателе булып сайлануы, орден һәм Урак-чүкечле алтын йолдыз белән бүләкләнүе өчен генә түгел, бәлки үзенең хисен арзанайтуы өчен, кызлык горурлыгын югалтуы өчен безгә уңайсыз була башлый.
Утның сыйфаты нәрсәдә? Билгеле, кызыллыгында түгел, кызулыгында! һәрбер кызыл әйбер пешерми, ә менә ут — янына да китермәскә мөмкин! Шуның кебек үк кешене дә тышкы күренеше белән генә түгел, бәлки әнә шул үзенә хас эчке сыйфатлары белән күрсәтергә кирәк. Менә без Социалистик Хезмәт Герое дәрәҗәсенә күтәрелгән, чорыбызның иң алдынгы кешесе белән таныштык, нәкъ менә шушы геройда совет халкының рухы, аның социалистик характерын бизәп торган бик бай хуш исле чәчәкләре бөтен төрлелегендә, барлык гүзәллегендә чагылырга тиеш иде. Ләкин без аның үзенә хас сыйфатын күреп бетермәдек, әнә шул утка хас булган үзенчәлекне, кызулыкны — кайнар сулышны тоймадык. Аның җәберләнгән мәхәббәткә яңа үсентеләр җибәрергә омтылуын без кешелек горурлыгына каршы килү дип аңладык. Бу уңайдан зирәк акыллы Белинскийның сүзен искә төшерәсе килә: «Шагыйрь хосусый һәм очраклы нәрсәне түгел, бәлки бөтен эпохага колорит һәм мәгънә бирә торган гомумине, зарури булганны әйтеп бирергә тиеш» (3 том, 792 бит).
Ф. Хөсни Тәзкирә образын Халидә образы аша ныграк ача алыр иде, ләкин Халидә образы II. Исәнбәтнең Мораты кебепрәк килеп чыккан. Аның тискәре сыйфатларына караганда, уңай яклары өстенрәк һәм алар аны күңелгә якын итеп күрсәтәләр. Уңай геройны тискәре образлар аша сурәтләү алымнары безнең әдәбиятта Җ11тә р л ек ф а й д а л а н ыл м ы й әле. Югыйсә, нәкъ әнә шул тискәре белән көрәштә, подлецларны, него- дяйләрне фаш иткәндә, уңай герой характеры күрелмәгәнчә ачыла ала. Белинский, чын художниклар негодяй типларны да, яхшы типларны да тигез көч белән сурәтлиләр, дип әйтә. Безнең язучыларда әле’ тигез көч ' белән сурәтли алу осталыгы җитми. Яки уңай геройлар гына уңышлы чыга, яки тискәре геройлар гына көчле эшләнә.
Әмирхан Еникинең «Рәхмәт, ип-тәшләр!» исемле повестеның үзәгенә кире тип куелган. Ферма мөдире Нургалинең тәнкыйть яратмавы һәм шул җирлектә бөтен коллективка үпкәләп, пыр тузып йөрүе, Әмирханга хас нечкәлек белән, психологик яктан бик нык нигезләнеп, һәрбер хәрәкәте җанлы итеп сурәтләнгән. Әсәр ахырына кадәр диярлек бик матур килә, ышандыра.
Әйтергә кирәк, тискәре типның кичерешләре, уйланулары аркылы авыл Советы председателе Сөләйма- нов образы шактый ачыла. Бу прием уңышсыз түгел. Ләкин автор бары шуның белән чикләнергә тиешме? Ни өчен ул тискәре образның хисләреннән арынып, уңай герое йөрәгенә дә барып керми, бу мөмкинлек тә аңа бирелгән бит, сессия кадәр сессияне Сөләйманов җитәкли, ул шул ук авылда тора, аның өе бар, хатыны бар... Ә без аны бары Нургали фикерләре аша гына күрәбез.
ү)сәрнең Нургалигә багышланган өлеше яхшы, көчле язылган, язучының, героен белеп, сөеп эшләгәне сизелә. Ләкин шушы кире героинын борылыш ясавы, аның уңай бусагасын атлап чыгуы исә шикләндерә башлый. Чөнки автор Нургалине тәрбияли торган уңай геройларны бик төссез, берьяклы, резанерлар итеп кенә алган. Сөләйманов та, парторг Дускаев та, Шәйхи абзый да бик йомшак эшләнгәннәр. Дускаев исә сюжеттан бөтенләй бүселеп чы-

гып тора. Шуңа күрә язучы үз кулында булган барлык мөмкинлекләрдән файдаланыл өлгергән дип расларга урын юк.
Безгә сатиралар кирәк, сатира кирәклеге — уңай геройны әдәбияттан алып ташлау түгел. Сатира проблемасы кузгалгач, кайбер язучылар әсәрнең үзәгендә подлец образы торырга тиеш дип уйлый башладылар. Әсәр тулысынча кире образларны гына яза ала дип раслаулар көчәйде. Ш. Мөдәрриснең «Әбдүш Ялаяпов» повесте нәкъ шул принцип белән язылды. Гогольнец «Ревизорам, «Үле җаинар»ы уңай геройларны бирмиләр бит дип карыйлар. Дөрес, кире геройлардан гына торган әсәрләр бар, фельетон жанры бар, сатира үзе кире образны калку урынга куеп фаш итә. Ләкин болар берсе дә уңай идеалны юкка чыгару өчен эшләнми, киресенчә, уңай идеалны раслау өчен, алдынгы карашларны үстерү һәм тормышка ашыру өчен эшләнә. Гоголь үзе үк «бөеклекне һәм гүзәллекне күзәтүне һәм, тормыштагы түбән һәм әшәке күренешләрне сурәтләп, идеалга сусауны» (Белинский) гәүдәләндерә ич.
«Ревизор»ны күз алдына китерик. Бер генә дә уңай герой күренмәүгә карамастан, олы жуликтан алып, кечесенә кадәр, халыктан куркып торалар. Городничий халыкның фаш итүеннән калтырый. Гоголь, бөтен патша чиновниклары системасының кабахәтлеге хөкем сөргәндә дә, уңай идеалны онытмый.
Ш. Мөдәрриснең Ялаяповы — бө-тенесен куркытып, мораль террор ясап йөри, уңай образлар исә, кагылма, сасысы чыкмасын, принцибыннан узмыйлар. Укучы, нәкъ шул либеральлек принцибы белән килешми.
Безнең совет җәмгыятендә черек элементлар, жуликлар хөкем ител йөрүче булып кала алмыйлар, алао комачаулыйлар, аяк чалалар, сасы ис чыгаралар, ләкин алар, Городни- чийлар кебек, җәмгыятьтә өстенлек алып, хөкем чыгаручы була алмыйлар. Алар көн саен, сәгать саен уңай принцип белән, алдынгы белән очрашып торалар, уңайның уксибәре астында калалар. Бу моментны искә алмау бер яклылыкка алып килер иде!
Сатирик әсәрләрдә уңай герой зәгыйфь булган кебек, үзәгенә уңай герой куелган әсәрләрдә дә сатирик образлар бик сыек. Ник уңай геройг ның подлецларга каршы көрәшен бөтен кискенлеге белән сурәтләмәскә?
Илебез батыр адымнар белән ком- хмунизмга атлый. Республикабызның тышкы географик күренеше генә дә көн саен үзгәреп тора. Нефть промышленносте меңләгән яңа кешеләре белән тарих белми торган тизлектә үсә, җәелә. Никадәр батыр характерлар формалаша анда!.. Без әле алар- ны —тормышыбызны алга әйдәүче-ләрне, батыр коммунистларны, җитәкче һәм рядовой эшчеләрне, ялкынлы комсомолецларны, намуслы партиясез энтузиастларны бөтен матурлыгы белән, барлык гүзәл сыйфатлары белән күрсәтеп бирү юлында башлангыч адымнарны гына атладык. Коммунизмга баручы совет халкының рухи матурлыгын чагылдыра торган әсәрләрне күбрәк һәм яхшырак языйк, иптәшләр!
5. ә.“ № 6.

66