БАШКОРТ СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ
ХӘНИФ КӘРИМ
★ ҺӘЙКӘЛ
Мәрмәр һәйкәл тора мәктәп алдында, Шат балалар уйный тирә-ягында. Сөеп, саклап аны килер көннәргә, Күмә алар нәфис, тере гөлләргә... һәр көн йөри алар монда су сибеп, — Калмас гөлләр бер чак шиңеп, я кибеп. Мәрмәр һәйкәл... нинди батыр һәм иргә Куйган халкым аны зурлап бу җиргә? Кайда сәбәп? Ничек аңа бу хөрмәт? Хокук биргән нинди жиңү һәм хезмәт? Кемнәр бүген моңа хайран калалар? — Эшне белә хәтта япь-яшь балалар: һәйкәл куйган халкым гади кешегә — Күп йорт салган җитез куллы эшчегә. Ачык әйтсәк, моңа эшче бик хаклы: Сансыз йортлар салды матур, тиз, яхшы... Салды биек мәктәп, көләч сарайлар... Алар җиргә шатлык бөркеп карыйлар... һәм ул салды шушы якты мәктәпне.
Шунда менә эшнең тирән хикмәте: Олы данга лаек аның хезмәте, һәйкәл аңа — халыкның кайнар рәхмәте.
КЫЗЫЛ МӘЙДАНДА
Төн. Москвага әле йокы юк, Балкый, шаулый, чәчә утларын...
Мин тыңлыймын тирән уйга калып, Кремль курантлары сукканын.
Кызыл мәйдан буйлап атлап үттек, Рубин нурлануын күзәтеп.
Чал Кремль сәгатенә карап, Туктап, сәгатемне төзәттем.
Мин — бер тамчы... Дөнья халыклары,
Мәскәү, сине тыңлап торалар.
Тиңсез дөрес Кремль сәгатенә карап, Яшәү сәгатьләрен боралар.
36
ЯЗГЫ БАКЧА
Алтын нурлар Ява җиргә кояштан.
Иркен бакча
Каплый тауны тоташтан.
Зифа буйлы Алмагачлар, чияләр Язгы ап-ак Киемнәрен кияләр.
Чәчәкләрдән
Аңкый куе бал исе.
Кызу хезмәт
Кайный иртән һәм кичен.
Уңган куллар Мамык итә туфракны, Көзен бакча
Җимеш бирер шул чаклы:
Алма асып, Иелерләр ботаклар, Сыйны данлар Хуҗалар һәм кунаклар.
Алсу алма
Ятыр һәрбер өстәлдә, Алма төсле
Аллык уйнар төсләрдә...
Язгы бакча Ераклардан күренә, Илем куе Бакчаларга төренә...
ЙӨРӘККӘ ЯЗЫЛГАН ИСЕМ
Урал күкрәгендә гранит кыя Басып тора, һәм түбәсе чал болытка Ашып тора.
Кояш чыкса, бизи аны Тәүге нурлар,
Баткан чакта, буяу бөркеп, Яна утлар...
Кара кошлар, канат җилпеп, Талган чакта,
Кыска ялга тыныч урын Таба анда.
Аста, түбән — бормалана Көмеш елга,
Юлдаш булып, елан кебек Яткан юлга.
Үтә юлдан атлы, җәяү... — Сансыз кеше,
Янып хезмәт дәрте белән Турист, эшче...
һәркем өчен минут кыйммәт Бар алтыннан...
Әмма чыккач каплап торган
Тау артыннан,
Килеп җиткәч, шушы кыя
Тәңгәленә,
Кеше туктый, чара тапмый Әмәленә...
Туктый да ул нидән анда
Хәйран кала?
Нәрсә аның уен каплый
Тартып ала?
Мәгърур кыя һәм андагы
Матурлыкмы?
Күккә ашкан буе уйны Тартырлыкмы?
Ә сон. нидән юлчы ирене Селкенә?
Нәрсә укып, һәрбер йөрәк
Җилкенә? —
Кыя битен бизәп тора
Зур бер рәсем,
Һәр йөрәккә якын булган Бөек исем!
Юлчы күрә анда таныш
Ильич йөзен, —
Авыр юлда җиңел, рәхәт Сизә үзен.
Кем соң язган бу рәсемне, Ташка уеп?
һәм ул менгән нинди гигант Баскыч куеп?
Күпме еллар оста рәссам Хезмәт түккән?
Ничә тапкыр кар һәм яңгыр Койган күктән?..
Еллар үтәр, сулар агар, Җилл әр ша ул а р, — һәйкәл торыр, торган чакта Шушы таулар...
Ленин исеме илтә алга Зур көрәштә,
Яңа сөю уты булып һәр йөрәктә.
Ташка уеп язган исем Калыр озак,
Ә йөрәктә язылганы — Яшәр һәр чак!
-38
ӘКРӘМ ВӘЛИ
★
ТУРЫ СУКМАК
Тар сукмак туп-туры ята, . Ике якта игеннәр.
Баганалар тигез сафта Китә офык чигенә.
Өстә зәңгәр күк. Ак болыт, йөзә Уфа ягына.
Җирдә, тирәндә торбалар Кара алтын агыза.
Караучы үтә һәркөнне Шушы сукмакны буйлап, Күктәге болыт шикелле, Аккан уйларын уйлап.
Ул, хуҗа кебек бәйләнчек: һәр адымны тикшерә.
Үз участогын әйләнеп, Гел хәбәр биреп тора:
«Ургылып, ургылып аксын Нефть торбалар тулып. Волга ярларына барсын Безнең эш һәм дан булып.
Минем хезмәтем дә шунда Болыттан тамчы булыр, Зур төзелеш утларында Балкыган чаткы булыр».
УРМАН КИСҮЧЕ ЕГЕТ
Бер карый да егет, каерылып, Чыршыларның биек очына, Фуражкасын артка этә биреп, Шул минутта эшкә тотына.
Ярсыгандай, кызып чыжлый пычкы, Хуш ис бөркеп оча ак оитак L Шаулап ава җиргә озын чыршы Калтыранып куя карт усак.
1 о нта к — пычкы чүбе.
Шәм шикелле, төп-төз наратлар, йөзәр еллап үскән имәннәр, Бере артыннан бере ава бара, Егет кулы килеп тигәндә.
Үз көенә һаман мотор гүли, Автоматтай, төзәп пычкысын Егет яңа агач төбен эзли: Җәһәтрәк урман киселсен.
һәм көн элек саллар чыксын юлга, Шуны куша аның намусы.
Гидростройлар шавы кебек аңа Пычкы моторының тавышы.
ЫК КҮПЕРЕ
Таулы тугайларда бормаланып, Әле тынып, әле ашкынып, Ык — данлысы безнең елгаларның Еракларга илтә саф суын.
Ике яры буйлап ике туган Республика яши байтактан. Икесе дә данлы, эштә уңган, Икесендә бер үк байраклар.
Ике ярдан килгән асфальт юллар Шушы җирдә бергә тоташа.
Кул кысышкан кебек, якын дуслар Тимер күпер ята Ык аша.
■Ул күпер нык. Хәтта калын бозлар Какшата алмый аны ташкында. Корыч тасмасыман, тигез юллар Ялтырыйлар кояш астында.
<0