Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ


Татарстан совет язучылар союзы һәм ВЛКСМның Өлкә Комитеты тарафыннан 30 мартта яшь язучыларның II конференциясе чакырылды. Конференция үзенең эшен 3 апрельдә төгәлләде. Анда Татарстаннан һәм чит өлкәләрдән барлыгы җитмешләп яшь язучы катнашты.
Конференциянең беренче утырышында Татарстан совет язучылар союзы правление- сенең председателе Гомәр Бәширов совет әдәбиятының торышы һәм аның бурычлары турында доклад белән чыкты.
Яшь язучыларның иҗатлары турындагы докладны Газиз Иделле ясады. Докладта беренче конференциядән соңгы чорда күп кенә язучыларның күтәрелеп чыгуы, алар тарафыннан уңышлы гына әсәрләрнең тудырылуы күрсәтелде. Г. Иделле яшь язучыларның иҗатларындагы кимчелекләргә дә киң тукталды. Күп кенә яшь язучыларның әсәрләре гадәттә примитив, ясалма була. Яшь язучылар художество осталыкларын үстерү өстендә начар эш алып баралар. Докладчы — яшьләрнең драматургия өлкәсендәге кимчелекләренә аеруча тукталды. Конференциядә Татарстан язучылар сою-зының рус секциясенең эше турында К. Лебедев доклад ясады. Докладчы Тихон Журавлев, Иван Заботив, Ян Винецкий, Геннадий Паушкин, А. Мелузников һ. б. ның соңгы елларда шактый гына уңышларга ирешүләрен күрсәтеп узды. Узган ел «Новый мир» журналында Т. Журавлевныц «Комбай- нсрлар» исемле повесты басылды. И. Забо- тин бөек рус математигы Н. Лобачевский турында тарихи роман бастырды, шулай ук Ян Винецкий, Тамара Ян, Г. Паушкин, А. /Лелузников әсәрләре дә укучыларда җылы тәэсир калдыралар.
Докладчы — яшьләрнең иҗади үсешендәге кимчелекләргә дә тукталды. «Литературный Татарстан» альманахының сыйфаты укучыларны канәгатьләндермәве күрсәтелде.
Фикер алышуларда КПССның Татарстан Өлкә Комитетының фән һәм культура бүлеге мөдире К- Фасеев, ВЛКСМның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре Д. Шакир- җанова, Татарстан Мәгариф министры Ә. Вәлиуллина, Г. Әпсәләмов, С. Хәким, М. Максуд, Г. Кашшаф, Ә. Давыдов, Ә. Кари, 3. Әхмеров, Ш. Хөсәенов, С. Хөсәе- нов, М. Хөсәен, Э. Гыйрфанова, Д. Валиуллина, Р. Тимергалин, А. Коли һ. б. иптәшләр (барлыгы 30 дан артык кеше) катнашты.
Яшь язучылар өчен филология фәннәре кандидаты Г. Халит «Әдәбиятта типиклык проблемалары», В. И. Ленин исемендәге Казан Дәүләт университеты доценты Е. Слободская «Форма һәм эчтәлек мәсьәләләре», филология фәннәро кандидаты Хатип Госман «Поэзиядә халыкчанлык», филология фәннәре кандидаты Хәсән Хәйри «Художество осталыгы турында», язучы Әхмәт Фәйзи «Поэзиядә Маяковский тра-дицияләре», 3. Нури «Поэзия техникасы» дигән темаларга лекцияләр укыдылар.
Сталин премиясе лауреаты К. Нәҗми һәм шагыйрь Ш. Маннур яшь язучылар белән очрашуда үзләренең иҗат тәҗрибәләре турында сөйләделәр, яңа әсәрләрен укыдылар.
Яшь язучыларның әсәрләре буенча семи-нарларда Р. Төхфәтуллиниың «Таныш гөрелте» исемле хикәясе, В. Подгорнов, С. Хөсәенов, М. Хуҗин хикәяләре, А. Вәлисвнсң «Алтын бишек», Ю. Карев һәм Ю. Малевин- скийның «Заливаев идет на свидание», Ә. Зама новнык «Төрле кешеләр» исемле пьесалары, 3. Мәҗитов, С. Гыйлемханов шигырьләре тикшерелде. Семинарларда бу әсәрләрнең уңышлары һәм кимчелекләре күрсәтелде.

аларпы бетерү өстендә эшләү өчен киңәшләр әйтелде.
Конференциядә яшь язучыларга индивидуаль консультацияләр оештырылды.
Семинарларда И. Гази, Р. Ишморат. Ф. Хөсни, Ә Исхак, Т. Журавлев, М. Лисян- ский, Г. Насрый, Г. Гобәй, А. Шамов, А. Әхмәт 11. б. язучылар катнашты.
БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ҖЫЕЛЫШ
Күптән түгел Укытучылар йортында шәһәр күләмендә балалар әдәбиятының үсеш проблемаларына багышланган җыелыш үткәрелде. Бу җыелышта язучылар белән бергә укытучылар, пионервожатыйлар, издательство работниклары катнаштылар.
Яшьләр-балалар әдәбияты редакциясенең мөдире шагыйрь 3. Нури төп доклад белән чыкты. Үзенең бу чыгышыңда 3. Нури татар балалар әдәбиятының торышына, аның уңышларына һәм кайбер кимчелекле якларына күзәтү ясады, балалар азучыларының әсәрләренә тукталып, аларпы тәнкыйть итте. Уңай образ проблемасын хәл итүгә язучылар тарафыннан игътибарсыз- лыкның яшәве, балалар әдәбиятында проза жанрының артта калуы, әдәбиятта мәктәп, пионер оешмаларының тормышы бик зәгыйфь чагылуы, — болар барысы да татар балалар әдәбиятының үсүенә комачаулый торган сәбәпләр. Шушы сәбәпләрне бетерү өчен балалар әдәбияты секциясенең эшен җанландырырга, ВЛКСМ Өлкә Комитетының һәм ТАССР Мәгариф министрлы-гының балалар әдәбияты буенча җаваплы- лыгын үстерергә кирәк.
Фикер алышуларда балалар язучысы X. Вахит үзенең чыгышында балалар драматургиясенең мәсьәләләренә тукталды. Ул А. Әхмәт, Д. Аппакова һ. б. язучыларның пьесаларын анализлый, аларның кимчелекләрен күрсәтә һәм балалар драматургиясе, жанр буларак, әле яңа туып килә, дин нәтиҗә ясый.
И. Ахунҗанов балалар әдәбияты өлкәсендә әдәби тәнкыйтьнең торышы турында сөйләде. Матбугатта чыккан кайбер мәкаләләргә һәм рецензияләргә тукталып, ул тәнкыйтьнең артта калуын әйтә, тәнкыйтьнең әле күп очракта җитәрлек дәрәҗәдә объектив булмавын, ә тәнкыйтьчеләрнең еш кына балалар әдәбиятының спецификасын күздә тотмыйча эш итүен күрсәтә.
Фикер алышуларда М. Хөсәен, А. Әхмәт. Б. Рәхмәт, КПСС Өлкә Комитетының фән һәм культура бүлеге мөдире К. Фасеев, ВЛКСМ Өлкә Комитетының секретаре Мусин, укытучы В. Хаҗиев, Татарстан язучылар союзы председателе Г. Бәширов һ. б. катнаштылар.
Җыелышта балалар әдәбиятын үстерү чаралары турында карар кабул ителде.
«ЧАЯН» УКУЧЫЛАРЫНЫҢ КОНФЕРЕНЦИЯЛӘРЕ
Мартның 23—26 көннәрендә Г. Насрый, С. Батгал һәм «Чаян» журналының редакторы Ф. Ибраһпмов Әгерҗе район үзәгендә һәм Ишбуби, Тирсә урта мәктәпләрендә колхозчылар, авыл интеллигенциясе, урта мәктәпнең өлкән укучылары белән очрашулар үткәрделәр.
Бу очрашуларда Ф. Ибраһпмов район хезмәт ияләрен «Чаян» журналының эше һәм планнары белән таныштырды. Г. Насрый һәм С. Баттал үзләренең сатирик әсәрләрен укыдылар.
Конференцияләрдә катнашкай «Чаян» укучылары журналны яхшырту өчен үзләренең тәкъдимнәрен әйттеләр һәм язучыларның колхозчылар арасында ешрак чыгыш ясауларын сорадылар.