ЯМЬЛЕ ЫК БУЙЛАРЫ
Дүртенче бүлек
1
Партия җыелышына бару Гомәр өчен һәрвакыт зур вакыйга була иде. Бүген дә ул җыелышка билгеләнгән вакыттан алдарак һәм күтәренке күңел белән китте.
Гадәттә, партия җыелышлары кич белән була торган иде. Бүген Җә- ләев җыелышны нигәдер иртәнге сәгатькә билгеләгән.
Гомәр урамга чыкканда, алсуланган көнчыгышта акрын гына түгәрәк кояш күтәрелә иде. Калатау ягыннан тәнне калтырата торган җиләс җил исә. төнге чыклардан дымланган, яшәреп киткән чирәм җем-җем итә, Ык өсләре томанлап тора. Урамдагы тузанлы юлда малларын көтүгә куып кайтучы аналар һәм малайлар күренде. Тыкрыкта көтүдән аерылып калган ике кәҗә бәтие, күпер кырына ук килеп, бер-берсе белән сөзешәләр. Әллә кайдан гына Мөҗип килеп чыкты. Аны күргәч, Гомәр ерактан ук кычкырып җибәрде:
— Әллә чынлап та Кирамнан калышырмын дип курыккансыңмы, Мөҗип? Бик иртә кузгалгансың...
— Эш Кирамда түгел, Гомәр абый, — диде Мөҗип. — Бүген арыш \ рагын бетерәбез бит — менә эш нәрсәдә. Бодайга юл башлап куясы иде...
— Фәния янына ашыгасыңдыр әле, — диде Гомәр.
Мөҗип бу шаяртуны ошатмады булса кирәк, чырае караңгыланып китте. Ул Фәния турындагы сүзләрне ишетмәмешкә салынып:
— Бүген эшкә чыгарга исәбең юк ахрысы, Гомәр абый, — диде,— бәйрәм киемнәре кигәнсең. Хәер, шәһәр күреп кайткан яшьләр шулай инде алар. Бер көн эшлиләр дә парлары бетә.
Мөҗипнең тавышында яратып бетермәү, мыскыллау ишетелде. Ул үзенен аксыл кашларын җыера төшеп, Гомәрнең ялт иткән итекләренә карады.
— Юк, ялгыштың, Мөҗип,—диде Гомәр, аның йомры җилкәсенә кулын салып. — Юкка кайгырасын син. Мин партия җыелышына барам. Аннан — кырга. Бүген минем нормам егерме ике йөк! Аңлыйсыңмы?
— Булмас, — дип кычкырды Мөҗип һәм үзе Фәния турында уйлады: «Фәнияне уздырмакчы буласыңмы? Юк, уздырмый тор!»
Бу минутта Мөҗипнең йөзенә борчылу да, ул-бу була калса, Фәниягә ярдәмгә ашкыну да, бу яңа хәбәрне тизрәк Фәниягә җиткерергә ашыгу
1 Ахыры. Башы 3 нче санда.
.да бар иде. Гомәр ихтыярсыздан елмаеп куйды. «Нинди матур бу ике яшьнең мәхәббәте!» — дип уйлады ул.
Авыл советы йорты ерак түгел иде инде, Гомәр капка төбендә басып торган берничә кешене күрде һәм адымнарын кызулатты. Кешеләр ишек алдына кереп киттеләр.
— Әллә соңга калдыммы? —дип уйлады Гомәр. һәм беренче мәртәбә авыл партия җыелышына катнашу турындагы уйлары аның күңелендәге ямансулык һәм китеклекне берьюлы читкә алып ыргыттылар. Бүлмәгә кергәч, көр тавыш белән сәлам бирде:
— Хәерле иртә, иптәшләр!
Аңа җавап бирүчеләр көтелгәннән аз булды. Ул армиядәге күп кешеле, шау-шулы партия җыелышларын хәтерләде, авылда партия членнарының азлыгына гаҗәпләнде. Ләкин үз иптәшләренең тантаналы йөзләре, бүлмәнең, бәйрәмчә пөхтә итеп җыештырылуыннан бик нык канәгать булып, Шакир янына килеп утырды. Шакир эш костюмыннан, ләкин әллә каян күренеп тора — монда килер алдыннан Гомәрдән аз тырышмаган: бик чиста итеп кырынган, сумала кебек кара чәчләрен тигез итеп артка тараган, хәтта йөзендәге шадралары да азайган кебек. Кызыл комач белән ябылган, өстенә сулы графин куелган өстәлнең читенә колхоз электригы Шәрифҗаи таянган.
Өченче партия члены — Гомәрнең укытучысы Абдулла абый. Ул ак күлмәктән, урындыгының аркасына сөялеп туры утыра, протез аягын алга сузган. Аның күзләре уйчан, стенадагы билгесез ноктага текәлгәннәр, ва- кыт-вакыт өстәлгә ятып, ул алдындагы блокнотка нәрсәдер язып куя.
Җәләев тә күренде. Ул һәрберсе белән кул биреп күреште дә, бик ашыгыч эше бар иде бугай, яңадан үз кабинетына кереп китте. Кырынганда бритва тиеп алган икән, кипкән кан сызыгы күренә, иягендә миңе бар... Шуннан башка йөзендә артык үзгәреш күренми.
Җәләев бер төргәк кәгазьләр күтәреп яңадан чыкты, ашыгып телефон янына килде. Аның күкрәгендәге «Хезмәт кызыл байрагы» ордены һәм «Хезмәттәге батырлык өчен» медале бер-берсенә бәрелеп, шылтырап куйдылар. «Әһә, бер мин генә түгел: Шәрифҗан да, Җәләев тә орденнарын такканнар», —дип уйлады Гомәр һәм телефон буенча сөйләшүче Җәләев- нең сүзләренә колак салды.
— Идарә, идарә! Кем бу? Исәнмесез! Ә Гыйльметдин абзый кайда? Китте дисезме? Ярый, яхшы. Ә, тукта әле. кая китте соң ул? Шулаймы! Ярый, ярый, без аны көтәбез.
Гыйльметдин карт Гомәр пионер галстугы тагып йөргәндә үк партияле иде инде. Гомәр уенча, ул — җыелышка, ындыр табагына — колхозчылар янына ничек килсә, шулай гади килергә тиеш иде. Ләкин ишектән килеп кергәндә үк Гыйльметдин карт бүлмәне хушбуй исе белән тутырды. Башында өр-яңа эшләпә, өстендә өр-яңа костюм. Аның яшәргән йөзен, кыскарган мыекларын күргәч, Гомәр берничә секунд гаҗәпсенеп аңа карап торды. Гыйльметдин карт, гафу үтенгәндәй, бүлмәдәгеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карады.
— Сәләмәтмесез? Соңга калдыммы? —дип, Гомәргә кулын сузды.
— Син кайчан кердең әле, армиядәме?
— Әйе, Гыйльметдин абзый, армиядә кабул иттеләр.
Ул Гомәр белән янәшә утырды, Җәләев кулындагы карандашы белән графинга суккалады.
— Башладык, иптәшләр!
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә — «Алга» һәм «Буденновец» колхозларында урып-җыю һәм дәүләткә икмәк тапшыруның барышы турында ВКП(б) район комитеты бюросының карарын өйрәнү иде.
_ Синең күзләрең үткенрәк дип, карарны укуны Гомәргә тапшырдылар 4 омәрнең армиядә дә, колхозда да күп мәртәбәләр кычкырып укыганы
8
бар. Малай чакта кырга газета укырга йөрүе, кызу һәм тотлыкмыйча укуы белән атаклы иде. Әмма аның бүгенге кебек тирән игътибар белән тыңлауны һичкайчан күргәне юк иде. Шуңа күрә ул шактый дулкынланып укыды.
— Ярар, укыдык, өйрәндек, бөтенесе дә ачык, — диде Гыйльметдин карт, Гомәр укып бетергәч. — Карарда күрсәтелгән кимчелекләр безнең колхозда да бар. Кимчелекләрне бетерергә, шундыйрак карарга килик. Озак утырып булмас, ындырга барасы бар.
Шакир урыныннан торды.
— Ашыкма әле, Гыйльметдин абзый, — диде ул, аннан Җәләевкә карады. — Берничә сүз генә, рөхсәтме?
Аның куе кашлары бергә килеп кушылдылар, зур күзләре Гыйльметдин картка текәлде.
— Мин синең турыда әйтергә телим, Гыйльметдин абзый.
— Карарда күрсәтелгән кимчелекләр турында сөйлә син, аларны ничегрәк бетерү юлларын әйт. Ә Гыйльметдин картны калдырып тор.
Шакир әйтер өчен сүзләр эзләгәндәй, берникадәр эндәшми торды, аннан ашыкмый гына, өзеп-өзеп сөйли башлады.
— Юк, Гыйльметдин абзый, йортны нигездән сүтмиләр, түбәдән башлыйлар. Шул... Менә мин күптәннән бирле бригадир булып эшлим. Бригадага эш планы бирелә. Мин шул планны тормышка ашырырга тиешмен. Ничек? Нинди юллар белән, анысы минем эш. Әгәр мине нәни баланы җитәкләп йөрткән кебек йөртәләр икән, какой мин бригадир... Гыйльметдин абзый нәкъ менә шулай итә. Бөтен колхоз турында кайгыртасы урынга, күбрәк безнең ындыр табагында бутала. Безнең барлык вак-төяк эшкә тыгыла. Ә безнең бригадада Шәрифҗан белән мин, хәзер менә Гомәр дә. Без үзебез дә эшне оештыра алыр идек.
Гыйльметдин карт кулындагы эшләпәсен әйләндереп җибәрде.
— Оештырасыз инде, хәтәр, — диде ул, аннан башкаларга карады.— Карарда, иптәшләр, «Алга» колхозында бер квадрат метрга уналтыдан алып унбишкә кадәр башак калуы турында әйтелгән. Ә Шакир бригадасында нәрсә? Аның Сабирасы, ачуым килмәгәе, утызар башак калдыра! Ә Шакирның исендә дә юк, рәхәтләнеп сугу машинасына көлтә бирә. Бу ничек соң, Шакир энем? Ә саламны мин килмәсәм, кем өйдертә иде, нигә шунын турында сөйләмисең?
— Саламны бригадир өйдертә, —дип кырт кисте Шакир. Аннан үзенен. артык кискенлеген ошатып бетермәде бугай, башын иебрәк өстәп куйды.— Башак калдыруны күрмәгәнгә мин гаепле. Чараларын күрермен.
Ул, сүзен бүлеп, Шәрифҗанга карады. Электрик, «дөрес» дигәндәй, башын иде.
— Планны үтәргә нәрсәләр комачаулый, шул турыда да сөйлә, Шакир, — дип куйды Җәләев.
— Монда әллә нинди объектив сәбәпләр юк, барысы да үзебездән тора. Кайберәүләр, кат-кат әйтүгә карамастан, нормаларын үтәмиләр яки бөтенләй эшкә чыкмыйлар. Мәсәлән, Гыйльметдин абзыйның кияве Мидхәт.
Гыйльметдин абзыйның олы кыяфәте күзгә күренеп сүрелде. Ул күңеленең ярсуын баса алмыйча утырды, күзләрен ачулы ялтыратты. «Кемгә- ачулана? Әллә чынлап та үзен тәнкыйть иткәнне яратмыймы?» — дип уйлады Гомәр.
—- Нәрсә һаман бер балык башын чәйнәргә? Әллә мин аңа бармаска кушаммы? Нәрсә эшләтим мин аны.
Гомәр сүз сорады:
— Бригадирның ашлык суктыруы, билгеле, кирәкми, диде ул. Бригадир колхозчыларның югары сыйфат белән эшләүләрен тәэмин итәр
9
гә тиеш. Ул — җитәкче: күзәтсен, өйрәтсен. Син болар белән килешәсең, бит, Шакир абзый?
Шакирдан элек Гыйльметдин карт җавап бирде.
— Әйтеп торсаң, килешә ул.
— Шакир абзыйның үз гаебен тануы начар түгел, иптәшләр, — диде Гомәр, дәвам иттереп,— ә менә Гыйльметдин абзый нигә шуны ук эшләми? Халык сайлаган бригадирга, партия членнарына нигә ышанмый ул? Шакир абзый салам өйдермәгәнмени? Монысы бер. Аннары Гыйльметдин абзыйның, Мидхәтне нишләтә алам мин, дип утыруы, минемчә, олы кешегә, колхоз хуҗасына, бер дә килешми. Коммунист, шуның өстәвенә колхоз председателе, бер исерек баш каршында көчсез, имеш. Җитәкченең үз семьясында ялкау яшәсен, ди. Колхозчылар моңа нәрсә диләр соң? Мин малай чакта мондый хәлләргә түзеп тормыйлар иде авылда. Юк, бу хәл белән партияле кеше түзеп тора алмый, Гыйльметдин абзый.
Соңгы сүзләрнең әйтелүе булды, Гыйльметдин карт, корт чаккан кешедәй, урыныннан сикереп тә торды.
— Кем, минме? Мин партиямә тап төшерәмме?— дип кычкырып җибәрде ул. — Син мине өйрәтмә, Гомәр. Мин партиядә чагында син әниең итәгенә тагылып йөри идең әле. Мин колхоз төзедем, сугыш елларында «Яңа тормыш»ның данын сакладым, ә син...
Гыйльметдин карт сүзен әйтеп бетерә алмады. Ләкин'аның нәрсә әйтергә теләве Гомәргә ачык иде. «Ә син сугышта минем улым артына яшеренеп яттың... Синең аркаңда минем улым башын салды...»
Гыйльметдин йөрәгенең иң тирән бер почмагында шундый шик уяну Гомәрне тетрәтеп җибәрде. Димәк, Гыйльметдин абзый беренче очрашкан вакытларда рияланган булган. Ә менә хәзер, кыен минутта, ул барысын да әйтеп ташлады.
— Рәхмәт, Гыйльметдин абзый, минем турыда болай уйларсың дип көтмәгән идем, — диде Гомәр тирән кичереш белән. — Бу сүзләрең белән мине генә түгел, Хәсән абыйның истәлеген дә кимсеттең син.
— Тимә Хәсәнгә, сиңа ерак әле аңа кадәре! —дип кычкырды Гыйльметдин карт һәм күзләрен кулы белән каплап читкә борылды.
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Хәзер бөтенесенең дә карашлары Җәләевкә текәлде, барысы да аның сүзләрен көтте.
— Гомәр, дәвам ит, — диде ул.
йөзе кар кебек агарган Гомәр бик авырлык белән генә тагын сүзен башлады.
— Гыйльметдин абзыйның күңелендә... шундый шик бар икән, моны аерым тикшерергә... дөресрәге, тикшертергә мөмкин... Безнең дивизия хәзер дә яши. Анда Хәсән абыйны да, мине дә белә торган кешеләр бар...
Хискә бирелеп киткән Гыйльметдин абзыйның хаксызга Гомәрне рәнҗетүе турында сөйләгәч, Җәләев:
— Гыйльметдин абзыйның партия алдындагы хезмәтен беркем дә инкарь итми, — диде. — Ләкин аның кимчелекләрен күрсәтү кирәк. Аннан колхозга да, Гыйльметдин абзыйның үзенә дә кимчелек килмәс, киресенчә, файда гына булыр. Партия җыелышында каты әйтәләр, туры әйтәләр. Тәнкыйтьне күтәрә белергә кирәк.
Җәләев беркавым эндәшми торганнан соң тагын бер тапкыр: — Партия җыелышында каты һәм туры әйтәләр, — дип өстәде. — Партия каршында җитәкчеләр дә, рядовойлар да — барысы да бер. Җитәкчеләр өчен бер төрле, рядовойлар өчен икенче төрле тәнкыйть юк. Гыйльметдин абзый, сезнең җитәкчелек нәрсәдән гыйбарәт соң? — Штурмчылык, кешеләргә ышанмау, контроль өстенә контроль, үзеңә үзең карап хозурлану. Бу ярый торган эш түгел. Без көн саен үсәбез: илебез үсә, кешеләребез үсә, колхозчыларыбыз үсә. Без, коммунистлар, безнең эш ысуллары- бызның берсе нәкъ менә өйрәнү: алдынгы фикерләрне җәелдерү.
аларны тормышта куллану, искеләрен, ярамын торганнарын тәнкыйть итү, социалистик ярышны киңәйтү...
Җәләевнец Гыйльметдин картка карап «сез» дин башлаган сүзләре, акрынлап «без» сүзләре белән алмашындылар. Гадәттәгечә саранрак, ашыкмыйчанрак башлаган сүзе кайнарланып китте һәм аның сүзе башкалар күреп бетермәгән кимчелекләрне ачты, башкалар күреп өлгермәгән яңалыкларны ачты. Гомәр бу кешенең үз эшен белеп, яратып эшләвен күреп, авырлыклар булганда ярдәмче, терәк бар икәненә күңеленнән сөенеп утырды.
— Безнең ындыр табагында, — диде Җәләев, — йөзләрчә центнер икмәк ята, ә без аны дәүләткә тапшыру юлын эзләмибез, Мирзаһит машинасына гына ышанып ятабыз. Нигә безгә транспорт бригадасын арттырмаска?
— Тагын өч ат өстәдем, — дип бүлдерде аны Гыйльметдин карт.
— Өч? Аз. Безнең тагын да мөмкинлекләребез бар әле.
Гыйльметдин картның кашлары җыерылды, һәм ул шунда ук читкә борылды. Кулындагы карандашының очын теле белән чылата-чылата, таушалып беткән кенәгәсенә нәрсәдер яза башлады.
Беренче көн тәртибе ү’зеннән-үзе икенче мәсьәлә белән бәйләнде: ком-мунистларның бригадаларда алып барган агитация-масса эшләре турында сөйләштеләр. Агитколлектив җитәкчесе укытучы Абдулла соңгы вакытта авылдагы агитация-масса эшенең сугышчан характерын югалта башлавы. коммунистларны һәм агитаторларны урнаштыруны яңадан карап чыгарга һәм аларны ашыгыч рәвештә транспорт бригадасында дәүләткә ашлык тапшыруга һәм ашлык сугудагы эшләргә тартырга кирәклеге турында сөйләде.
— Чынлап та монда Шакир иптәшнең үпкәсе бик урынлы. Алар, өч коммунист, ындыр табагындагы эшне оештыру өчен бу җиткән. Хәтта безнең шартларда күбрәк тә әле. Габдулла ашыгып күзлеген киде, блокнотын кулына алды. — Әгәр дә каршы килмәсәгез, мин түбәндәгеләрне тәкъдим итәр идем: электр тогы белән эшли торган зур ындыр табагына — Шә- рифҗан иптәш белән бригадир Шакир үзе, өченче бригадага — коммунист укытучы Мусин (ул иртәгә санаторийдән кайтып җитәчәк), дүртенчесе — элеккечә комсомолка Рәисә; транспортка үзем... Ә терлекчелек фермасына, яшелчәчелеккә — Әхмәдиев иптәш белән Гөлнур...
Гомәр укытучысының сүзен дикъкать белән тыңлады, йөрәге айкалып типкән хәлдә, агитаторлар исемлегендә үз исемен көтте. Ләкин укытучы, үч иткәндәй, һаман аның исемен әйтмәде.
Габдулла укуыннан тукталды, аннан Җәләевнец күзләренә карады.
— Димәк. Гомәр дә безнең белән?—дип куйды Шакир.
— Юк, Шакир, аңа икенче бригада белән чикләнергә туры килмәс,— диде Җәләев. — Без аңа зуррак, җаваплырак, бөтен колхоз, авыл күләмендәге эшне йөкләмәкче идек. Иптәшләр, сезнең һәрберегезгә мәгълүм инде, безнең уку өебезнең мөдире юк. Тиздән Рәисә укыта башлаячак, районнан да кеше җибәрергә ашыкмыйлар, «үзегез бер яхшы иптәшне күтәрегез»,— дип тәкъдим итәләр. Бу эшне Гомәргә тәкъдим итәргә кирәк.
Резина таягын шыгырдатып, яңадан укытучы Габдулла күтәрелде.
— Чынлап, иптәшләр, бу эшкә Гомәр — бик урынлы кандидат.
Аннан Шәрифҗанның нечкәрәк тавышы ишетелде.
— Аны башка эшкә куйсаң, бөтенләй ялгыш булыр. Гомәр шушы... геге агарту эшенә мәхәббәтлерәк.
Көтелмәгәндә килеп чыккан «мәхәббәт» сүзе, бөтенесен дә көләргә мәҗбүр итте.
— Нигә көләсез? — дип, ачуланып кычкырды Шәрифҗаи. — Мәхәббәтлерәк шул, ул көн саен яшьләргә китап укый.
— Гомәр, син үзең ничегрәк уйлыйсың?—дип сорады Җәләев.
Гомәр, урыныннан торып, Гыйльметдин картка карады. Ул, караңгы чырай белән, башын иеп утыра иде.
ю
11
— Ышануыгыз өчен рәхмәт, — диде Гомәр. — Мин... Л4ин... Җәләев •абыйга сөйләгән идем инде. Мине бу эшкә куймавыгызны үтенер идем.
Коммунистлар барысы да аңа текәлделәр.
— Эштән курыкканга яки бу эшне яратмаганга түгел. Мин армиядә дә пропагандист идем. Яратам бу эшне.
— Алайса нигә сузарга?!
Гомәр яңадан Гыйльметдин картка карап алды.
— Эш менә нәрсәдә, иптәшләр. Партия җыелышында мин моны апачык әйтергә тиешмен. Булып үткән хәлләрдән соң, кияве яки кызы урынына эшкә куйсагыз, Гыйльметдин абзый: «Бу Гомәр минем семьям эзеннән йөрмәсә, аңа дөньяда юл беткәнмени?» — дип уйламасмы?.. Мин, иптәшләр, җиңел эш тә, зур эш тә сорамыйм. Партия кая эшләргә кушса, шунда эшләргә хәзермен.
— Партия сиңа уку өендә эшләргә куша!—диде Гыйльметдин карт, башын күтәреп. — Син, Гомәр, безнең семьяны бай-бәтчә семьясы итеп күз алдына китермә!
— Тавышка куеп тормыйм, иптәшләр, мәсьәлә ачык,—диде Җәләев.
— Әйдә, әйләндер, Гомәр, — диде Шәрифҗан, нык тавыш белән.
2
Гомәрнең бер йомшак ягы бар иде. Бу — ашыгу, дөресрәге, ашыгу да түгел, ә үз өстенә төшкән бурычны тизрәк үтәргә тырышу. Бүген дә шушы гадәте аны яхшы ук кызарырга мәҗбүр итте. Ул партия җыелышында утырганда ук кайчан эшкә башлау, инвентарьларны ничек кабул итү турында уйлады. Икенче көнне бригадир Шакирны очратты һәм иртәдән үк басуга бара алмавын әйтте, үзенә беркетелгән атның кемгә дә булса башкага бирелүен сорады.
Шакир кимсетеп куйды.
— Ә мин әзрәк булышырсың дип көткән идем, — диде ул. Аннан Гомәрнең аркасына сугып куйды.—Ат өчен кайгырма, җигүче табылыр.
Гомәр авыз ачып сүз әйтергә дә өлгермәде, Шакир китеп тә барды. Гомәр шунда гына үзенең ашыкканлыгын аңлады, оялуыннан битләре, колак яфраклары янганын сизеп, аскы иренен тешләп, аның артыннан атлады.
— Шакир абзый, туктагыз әле.
Шакир туктады.
— Мин эштән туймадым, Шакир абзый, сез алай уйламагыз, — диде Гомәр, — телисез икән, хәзер үк ындырга менәм. Уку өен кабул итим дигән идем, тизрәк эшкә башлыйсы килә.
Шакир тагын көлемсерәде.
— Син ачуланма, мин шулайрак бугай инде, — диде ул, — бар, Гомәр, уку өен кабул ит, тик син икенче бригаданы гына онытма, килгәлә. Яшьләр дә, олылар да бик яраталар үзеңне.
Уку өе бикле булгач, Гомәр Рәисәләрнең өенә барырга булды. Көн инде шактый кызуланганлыктан, ул башта үз өенә кагылды, эш киемнәрен салып, өстенә кыска җиңел күлмәген һәм аякларына җиңел чүәкләр киде.
— Әни, мине уку өенең мөдире итен билгеләделәр.
— Избач итепме? Куй, куй, улым! — Сәмига ике кулын селекте.
— Нигә кулыңны селкисең, әни?
— Нигә дип... кешедән яхшы түгел бит, улым. Болан да синең турыда әллә ниләр сөйләп бетергәннәр иде. Инде яңадан... Кичә генә Гафифәттәңне күрдем. Киявем, ди, эчүен ташласа, яңадан үз эшенә куялар, ди. Юк, улым, алар болай да кайгылы кешеләр, син аларнын арасына кермә. Башка эш бирсеннәр.
12
Гомәр, әнисен үз каршысына утыртып, партия җыелышы турында,. Хәсән турында сөйләп бирде. Сәмига түти тыңлады да башын чайкады.
— Алай булгач, ни әйтергә белмим инде, улым. Минем зиһенем җитми. Үзең кара инде.
— Борчылма, әнкәй, — диде Гомәр, — мин кешеләргә начарлык эшләмәм. Хәзер үзем ал арга барам. Кирәк булса, Гафифә апага да аңлатырмын.
I омәр Гыйльметдин карт бусагасыннан атлап керде. Йорттагылар аны^ачык чырай белән каршы алдылар. Гафифә карчык аның янында бөтерелде, уннарча сораулар белән күмеп ташлады.
— Әй, рәхмәт төшкере, нинди җилләр ташлады үзеңне?
— Әйдә, утыр, улым, чәй эчәргә утыр...
— Сәмига нишләп ята соң?
Гомәр аңа беркатлы җаваплар бирде, ә үзе өстәл янында утырган Мидхәтне күзәтте. Аның кәефе бик шәптән түгел иде бугай, бик ачуланып Рәисәгә карап тора. Гомәрне күрүгә урыныннан сикереп торды, елмаеп, кулларын сузып берничә адым алга атлады:
— һа, Гомәр! Борынын чөйгән, иске дустын күрергә дә теләми, дип уйлый идем. Килүең өчен рәхмәт. Әйдә, түргәрәк уз. Чәй эчәргә утыр. Кая. Рәисә, тагын берәр чынаяк китер әле. Син китерәсеңме, әби...
Гомәр өстәл янына килеп утырды, ләкин чынаякны читкәрәк этәреп кунды. Ул үзенең иртәнге ашны ашаганлыгын һәм хәзер бик ашыкканлыгын әйтте.
— Сөйләмә әле, гомер эченә бер килеп чыккансың. Бер чынаяк чәй дә эчмәгәч,—дип, Гафифә карчык аңа чәй ясап бирде. — Үзеңә бик үпкәләп йөри идем әле, бөтенләй оныттың.
— Мәшәкатьләнмә, Гафифә апа, — диде аңа Гомәр. — Рәхмәт. Мин бит сезгә бер генә минутка, Рәисәне алырга гына дип кергән идем.
Мидхәт ашавыннан туктады, бер Рәисәгә, бер Гомәргә карап алды. Аның йөзе агарды.
— Димәк, расладылар?
— Әйе,—диде Гомәр.
Мидхәт, урындыгын аударып, урыныннан торды. Рәисә куркынды.
— Чү-чү, кияү, нишләвең бу?—диде Гафифә апа, чит кеше алдында оятлы булуыннан кызарып.
— И син шуңа риза булдыңмы?!
— Әйе,—диде Гомәр, тыныч кына.
Мидхәтнең йөзенә кан йөгерде. Күзләре коточкыч булып ялтырый башладылар.
— Тагын безнең арага керәсеңме?!
— Гомәр, тыңлама шуны,—диде Рәисә, шәлен бөркәнеп, — әйдә киттек.
— Хушыгыз, Гафифә апа! Үзегез әни янына кереп утырыгыз.
Гомәр, Гафифә карчыкның күзләренә яулык почмагын китергәнен күреп, бүленеп калды.
— Нәрсә сез, ни булды, апа?
Юк, юк, бернәрсә дә булмады, улым. Мин болай гына, миңа карама, барыгыз, бар...
Рәисә белән Гомәр ишек алдына чыктылар. Ал арны бер тәрәзәдән Гафифә карчыкның яшьләнгән, икенче тәрәзәдән Мидхәтнең чекрәйгән1 күзләре озаттылар.
— Ела, әби, ела, — диде Мидхәт. — Бу кеше сезгә күп кайгы китерер әле... Бабайның да эшенә тыгыла башлаган инде ул.
— Чү, эндәшмә, шомлык!—дип, Гафифә карчык гомерендә беренче тапкыр киявенә каты сүз әйтте.
13
Җилфер, җилфер җилләр исә.
Җитен башларын кисә, —
дип җырлый халык. Капларга гына илтми бу тормыш җилләре кешеләрне. Шушы җилләр Мидхәтне фронтка алып киттеләр, госпитальгә керттеләр. Тагын фронтка озаттылар. Мидхәт газиз башының мескенлеге һәм үлем турында гына уйлады. Үләсе килмәде аның. Ул аягының яки кулының яралануын теләде һәм фронттан тизрәк качу юлларын эзләде.
Эзләгән таба, диләр, ләкин Мидхәт уз эзләгәнен таба алмады, траншея кырына ук төшеп ярылган снарядтан соң да очраклы рәвештә исән калды. Бераз хәл кергәч, исән калуына шатланасы урында, яраланмый калуы өчен эченнән сүгенде. Ләкин бер дә уйламаганда, тып-тын бер көндә очраклы пуля аның кулбашын яралады. Шуннан соң аны госпитальдән госпитальгә, шәһәрдән шәһәргә күчереп йөрттеләр. Хәзер аның бөтен теләге бер генә иде: сугыш беткәнче госпитальдә ятсам иде, — дип уйлады ул. Ләкин ул сәламәтләнде. Аны яңадан фронтка озаттылар Ул яңадан җиңел генә яралану турында уйлый башлады.
Ул тагын госпитальдә.
Аның койкасы янында ак халатлы, ак яулыклы бер кыз басып тора.
— Менә уянды да,—диде кара кашлы кыз һәм йомшак җылы кулларын аның маңгаена куйды.
— Юк, юк, ышанмыйм, бу чын түгел, — дип кычкырды Мидхәт. — Мин кайда?
Бу юлы Мидхәтнең ярасы шактый көчле иде. Ул үзенең яңадан фронтка кайтмаячагын аңлады. Язмышына мең шөкерләр укыды. Әзрәк хәл җыйгач, «зар елап», кешенең күңелендә кызгану хисләрен тудыра торган сүзләрне эзләп табуда гаҗәеп бер тапкырлык күрсәтеп, Рәисәгә хатлар язды. Аның килеп алуын үтенде.
Хатларында Мидхәт үзен батыр итеп күрсәткән иде: янәсе, менә ул, фашистларга каршы сугышып, Ватан өчен кан түкте, аңа герой исеме бирмәсәләр дә, орден бирәчәкләр... Ләкин кызганыч кеше, гарип, ул хәзер кемгә кирәк, аны кем сөяр, элек яраткан кешеләр дә карамый башлар инде аңа, ә шулай да ул үз мәхәббәтен саклый.
Күп тә үтмәде, госпитальгә Рәисә үзе килеп җитте.
— Мидхәт, — диде ул, аның койкасы янына тезләнеп. Аның саф зәңгәр күзләрендә яшь мөлдерәп тора иде. — Син юк-бар уйлар белән үзеңне газаплама...
Көчле дулкынланудан булса кирәк, Мидхәтнең бөтен гәүдәсе тартышты, яралы аякларыннан кискен авырту йөгереп, йөрәген ачындыр- ды. Мидхәтнең йөзенә һәм маңгаена салкын тир бөртекләре бәреп чыкты, авыртуга чыдый алмыйча, чыраен сытты. Рәисәнең йөзе агарынды. Ул, кабаланып, Мидхәтнең маңгаена кулын куйды.
— Зинһар тынычлан, Мидхәт бәгырем, — диде ул йөрәк тавышы белән. — Башың бик авыртамы, аякларың бик сызлыйлармы?
Мидхәтнең күңеле тантана ясады, анда җиңү шатлыгы бәйрәм итте, өмет йолдызлары кабындылар. «Булды!» — дип уйлады ул.
— Син янымда булганда, мин теләсә нинди авырлыкларга да түзә алам, Рәисә. Телисеңме, хәзер елмаеп күрсәтәм.
— Кадерлем минем, — диде апа Рәисә, күзләрендәге яшь бөртекләрен яшермичә. — Мин синең яныңнан беркая да китмәм.
Авылда Л1идхәтнең Сабира исемле апасыннан башка беркеме дә <юк иде.
— Тизрәк терел дә кайт, — диде Рәисә.
14
— Кая кайтып төшәм инде мин анда, Рәисә. Анда мине кем карар.
— Үзебезгә төшәрсең,—диде Рәисә, кызарып.
Мидхәт Рәисәләргә кайтты. Гафифә апа да, Гыйльметдин абзыйда, аны үз итеп шатланып каршы алдылар.
Авылга кайтып берничә көн үткәч, Мидхәт култык таякларын сәке астына ташлады. Ул көннәр буе болыннарда, урманнарда, Ык буйларында йөрде. Рәисә өчен чәчәкләр җыйды, сандугачларның җырларын тыңлады, балык тотты. Ә кичләрен Рәисә белән үткәрде.
Беркөнне Рәисә, аның хәтерен калдырмаска тырышып, йомшак кына итеп:
— Әгәр аякларың бик авыртмаса, берәр эшкә тотына алмассыңмы,. Мидхәт, — диде. — Авылда кешегә бик кытлык чак.
Мидхәт башта, аны яңа күргәндәй гаҗәпсенеп, карап торды, аннан кочаклап алды.
— Шулаймы? Син телисеңме? Мин иртәгә үк басуга чыгам.
Рәисә читкә тайпылды, аның йөзендәге үзгәрешләрен, иреннәре каты кысылудан агарып калуын күрде.
— Рәхмәт, Мидхәт, — диде ул. — Шулай диярсең дип көткән дә идем.
Күп тә үтмәде, Мидхәт уку өен кабул итте. Башта ул эшкә әйбәт кенә тотынган булды. «Менә фронтовик!» — дип, мактаучылар да булды. Ләкин тора-бара бу эштән аның күңеле суынды. КечкеЯф авылда кечкенә уку йортының мөдире булу аның кебек егеткә бик кулай эш түгел, дип уйлады ул. Уку өен сирәк ачты. Ә ачкан көннәрдә шкафлар янындагы кечкенә диванга утырып, тырыша-тырыша гармонь кычкыртты яки балалайка кылларын чиерткәләде, аңа кушылып җырлаган булды. Ләкин элек-электән уку өендә китап-журналлар укырга, шашка, шахмат уйнарга, авыр хезмәт көненнән соң күңелле итеп ял итәргә гадәтләнгән Чәчкәле яшьләре Мидхәтнең булдыксызлыгын би:к тиз күрделәр. Алар уку өенең һәр көнне ачылуын, анда лекцияләр, докладлар оештырылуын, төрле түгәрәкләр оештырылуын таләп иттеләр.
— Исең киткән икән лекциягә, менә балалайка уйнарга өйрән. Уйнап җибәргән саен, күңелләр әллә нәрсә эшләп китә, — диде Мидхәт аларга.
Кешесенә карап, аның башка төрле җаваплары да булды:
— Булыр, иптәшләр, тиздән бөтенесен дә көйләп җибәрербез, Москваны да берьюлы гына төземәгәннәр бит. Әнә фашистны бетерү өчен дә ничә ел сугышырга туры килде. Әллә без фронтовикларга бик җиңел булды дип уйлыйсыңмы?
Эш дип теңкәсенә тиделәр: өенә кайтса — Рәисә белән Гыйльметдин карт, уку өен ачса — яшьләр, авыл советы йортына керсә —Җәләев. Гади колхозчылар да тынычлык бирмәделәр: кайсыдыр чит ил хәлләрен сорады, икенчесенә терлекчелек яки яшелчәчелек буенча академик китабы кирәк булып чыкты, ә кайберсенә, бернәрсә дә кирәк булмыйча, болай сөйләшеп утырырга теләделәр. Аның шундый минутлары булды, ул шушы тормыш агымына ияреп: кешеләр телендә кыйналып, кемнәрнеңдер ярдәм куллары белән этәрелеп, хәтта, халык алдында җавап бирү белән куркытылып, башыннан эшкә күмелде. Ул мондый көннәрдә ниндидер автоматка әйләнде: газета алды, кемнәргәдер аны кычкырып укыды, әллә нәрсәләр турында беседа алып барды. Ләкин ни өчен укыды, кем белән сөйләште, моннан ни файда булды, — болар турында ул уйлап тормады. Аның турында район газетасына яздылар, аннан партоешма секретаре Җәләев үзе кыздырды. Мондый сөйләшүләр никадәр борчысалар да, «Үтәр, онытылыр әле, —дин юатты Мидхәт үзен. — Күпме эшләдем бит әле, тагын эшләрмен». Ләкин аңа тынгылык бирмәделәр. Башта авыл советы сессиясенә, озак та тормыйча,
15
район культура агарту бүлегенә чакырдылар. Авылдагы культура- агарту эшләренең барышы турында сөйләргә куштылар. Сөйләде ул. Ләкин үз эше турында түгел, Җәләевләрнең, Рәисәләрнең, укытучы Габдуллаларның авылда алып барган агитация-масса эшләре турында сөйләде. Үз эше турында сөйләргә куштылар аңа. Эндәшми торырга ярамагач, ялганларга, боргаланырга, ниһаять, үз ялгышларын танырга кереште, киләчәктә яхшы эшләргә сүз бирде.
Аңа ышандылар, ярдәм күрсәттеләр, киңәшләр бирделәр.
Җыелыштай чыккач, Мидхәт үч итеп аракы эчте һәм лаякыл исерек килеш кайтып керде.
Ниһаять, аны уку өеннән алырга мәҗбүр булдылар.
Моңа Мидхәтнең әллә пи исе китмәде. Әмма Рәисә моны аерата авыр кичерде.
Бүген Гомәриең килеп Рәисәне алып китүе Мидхәтне тирән аптырашта калдырды. Җитмәсә каенана булып каенанасы да сүз әйтә башлады. Мидхәт үзенең бу семьяда гына түгел, бөтен җирдә чит кеше икәнен аңлый башлады.
Уку өенең ишек алды бакчасы. Аның аллеялары матур, шома, тигез тасма булып төрле якларга сузылып киткәннәр. Аллеяларның ике ягында үскән акация, өрәңге агачларының ботаклары, бергә килеп тоташыҗ зәңгәр күкне каплаган. Бакча өлгергән алма исе белән тулган. Ботактан ботакка кунып кошлар чырылдашалар, әйтерсең, алар бакчаның матурлыгына, көннең гүзәллегенә шатланалар. Менә агачлар арасыннан кызыл галстуклар бәйләгән малайлар, кызлар күренде.
— Апа!—дип кычкырды Рәүф. — Отряд бүген дә башак җыярга барамы? Кайсы бригадага барабыз?
— Барабыз, акыллым. Бүген өченче бригадага барырбыз.
— Ә сез барасызмы, апа?
— Мин дә барам, ләкин соңрак. Сез үзегез генә барырсыз, Рәүф. Булдыра алырсызмы?
— Билгеле.
Рәүф яңадан йөгереп китте, озак та үтмәде, иптәшләрен ияртеп килеп тә җитте һәм, аллея уртасына басып, уң кулын сузып команда бирде.
— Отряд, тезелергә!
Ал, кызыл, ак, зәңгәр бизәкле, бизәксез күлмәкләр, кара, сары, бантлы һәм бантсыз башлар, шәрә тәпиләр бергә буталдылар. Аннан бөтенесе тынып калды. Рәүф, бик дәрәҗәле командир кебек, кулларын артка куеп, бераз кашларын җыерып, саф алдында берничә тапкыр әйләнде дә, Рәисә каршысына килеп басты һәм кузгалырга рөхсәт сорады.
— Барыгыз, — диде аңа Рәисә.
— Ша-гом марш!
Пионерлар сафы капкадан чыгып күздән югалды. Рәисә якындагы утыргычка барып утырды. Ул үзенең шушы малайлар, кызлар кебек пионер булып, кызыл галстук тагып йөргән вакытларын, Хәсән абыйсы җитәкчелегендә комсомолецлар белән бергә шушы бакчаны утыртып йөрүләрен хәтерләде.
— Бпш-алты ел да үтмәс, бу урын танымаслык булыр. Монда көндезләрен балалар уйнарлар, кичләрен егетләр, кызлар күңел ачарлар,— дигән иде ул вакытта Хәсән абыйсы. Хәсән абыйсын искә төшерү белән, аңа бакча тагын да матурланыбрак киткәндәй булды. Ул һәр агачка, һәр ботакка, һәр яфракка иркәләп карады, әйтерсең лә, алар кайсы яклары беләндер абыйсына охшаганнар иде. Күңеле моңсуланып, Хәсән абыйсының юклыгын уйлады. Аның хисләрен аңлаган" кебек’ Гомәр:
16
Бакча бик матур... бу фонтаннар яшьлек хисен бөркиләр кебек,— диде.
Рәисә сискәнеп китте. Гомәр кулындагы роза чәчәгенә карады. Аны ташларга да, ташламаска да белмичә, кулында бөтереп торды, ахырда, кызарып, Рәисәгә сузды.
— Өзгән идем, хәзер кызганам, синең малайларың да бик яратып бетермәделәр бугай. Үзләре, абый, безнең янга кайчан киләсең инде, диләр, үзләре кырын гына булса да чәчәккә карап куялар; чәчәкне өзәргә рөхсәт ителми, диләр. Моның өчен миңа нинди дә булса җәза тиештер.
Гомәр, син бик усал кеше икәнсең, — диде Рәисә, елмаерга тырышып. — Әтине дә җыелышта елаткансың.
— Кем, Габдулла абый әйттеме?—дип, тиз генә сорады Гомәр.
-- Кем әйтсә дә барыбер түгелмени?
Берничә минут Гомәр эндәшми торды, йөзендәге көләчлеге сүнеп, сулышы ешайды.
Әйдә киттек, — диде Рәисә, урыныннан торып.
— Тукта, Рәисә. Мин сиңа барысын да аңлатып бирергә тиешмен. Бәлки, синең йөрәгеңдә дә, Гыйльметдин абзыйның йөрәгендәге кебек, миңа рәнҗү саклана торгандыр. Бу мине бик күптәннән газаплый.
— Юк, Гомәр, мин бервакытта да синең турыда начар уйлаганым юк. Безнең семьяда сине начар исем белән искә алмыйлар. Әни сине Хәсәнем урынына калган дип йөртә. Әтинең сиңа шундый тупас сүзләр әйтергә ничек теле әйләнгәндер, белмим. Әти безнең тәнкыйть сөйми ул, үзен тәнкыйть итүчегә әллә нәрсәләр әйтеп ташларга әзер. Ләкин ул бервакытта да сиңа ачу сакламый, Гомәр.
— Рәисә, — диде Гомәр, — әгәр мин сиңа бер нәрсә укырга бирсәм, хәйран калдырмаммы?
— Бирегез.
Гомәр аңа Мидхәтнең инде таушалып беткән хатын сузды. Аны укыган саен Рәисәнең йөзе агарганнан-агара барды.
— Никадәр түбәнлек!—диде ул, куллары белән йөзен каплап.
Уку өен тапшыру һәм кабул итү озакка бармады.
— /Монысы булды,—дип куйды Гомәр, шкаф ачкычларын «кулында ойләндереп. Ул уку өенең айлык эш планнары теркәлә торган делоны ачты, бер-бер артлы планнарны актарды. Ярдәм көткәндәй, Рәисәнең күзләренә карады. — Минем бит һичкайчап да андый эштә эшләгәнем юк, Рәисә. Миңа эшне кайсы башыннан тотарга соң?
Рәисә, аның карашы астында уңайсызланып, керфекләрен түбән төшерде, косынкасының почмакларын бөтерде. Аннан аның йөзенә ниндидер саф, балаларча елмаю чыкты.
— Мин үзем дә белмим бит, Гомәр. Сип Җәләев абыйны күрергә гырыш, ул әйтер. Әнә Шәмси абый үзе дә монда килә.
— Киңәшләрегез өчен чын күңелдән рәхмәт, Рәисә, — диде Гомәр, үзе тәрәзәдән уку өенә якынлашып килүче Җәләевпе карады.
Җәләев белән Рәисә ишектә очраштылар. Рәисә, аңа юл биреп, бер читкә тайпылды да, исәнләшеп чыгып та китте. Җәләевнең күңеле күтәренке иде бугай.
— Хуш, — диде ул, аксыл-кызылча йөзен кулъяулыгы белән сөртеп.— Кабул иттеңме?
— Әйе/Шәмси абый. Ләкин менә эшкә нәрсәдән тотынырга белмим.
Шунда ук озакка сузмыйча, Җәләев үзенең киңәшләрен бирә башлады.
— Синең төп бурычың — халыкны агарту. Колхозчылар политик белемнәргә дә, культурага да бик сусыйлар. Шуннан чыгып, планыңны төз. Аннары партбюрода бергәләп карарбыз. Планыңны колхоз алдында
торган төп бурычлар белән бәйлә. Мәсәлән, транспорт бригадасына Гыйльметдин абзый тагын өч ат өстәде. Ләкин монда эш атларда түгел, Гомәр, атларны моңа кадәр дә табарга мөмкин булыр иде. Эш социалистик ярышта, кадрларның эшен дөрес оештыра белүдә. Элек безнең бригадирларыбыз да, председатель үзе дә басуда ат җитешми, диләр иде. Бүген басуда өч ат артык, диләр. Ни өчен? Эш күләме киме-гәнме? Юк, эш күләме кимемәгән. Бүген ике-өч ат, иртәгә, берсе көнгә тагын... Шулай җыела бит көч, Гомәр.
— Куанычлы күренеш, Шәмси абый.
— Атларны кем җибәргәнен беләсеңме? Ат өчен җанын бирергә әзер торган Шакир, бригадир Сәлимов Шакир җибәргән. Менә Гыйльметдин абзыйга нәрсә яза ул: «Ачуланма, иптәш председатель, бу атларны дәүләткә ашлык тапшыру эшенә файдалан. Мин үз эшемне калган атларым белән дә башкарып чыгам». Күрдеңме?
— Партия җыелышында булган тәнкыйть нәтиҗәсе.
Җәләев күлмәк якаларын төзәткәләп алды да эшләпәсен башына киде.
— Шулай, Гомәр, син дә җиң сызганып төпкә җигел. Мичәүдә барма.
— Тырышырмын, Шәмси абый.
4
Арба үрәчәсеннән аякларын салындырып утырган егетләр, председательне күргәч, бер-берсенә карап елмаешып куйдылар. Атлар туктады. Егетләрнең берсе арбадан сикереп төште дә Гыйльметдин абзыйга таба атлады. Гыйльметдин карт аны: «Бу нихәл бу, нишләп сәгать җидегә кадәр атка утырып урамда чабышып йөрисез», — дип ачуланып каршылады. Егет, аның янына килеп туктагач та, эндәшмичә, кулындагы чыбыркысы белән балтырына суга-суга, елмаеп торды.
— Нәрсә авыз ерып торасың?—дип кычкырды аңа Гыйльметдин карт. — Нишләп басуда тугел сез?
— Гыйльметдин абзый, ачуланма әле,—диде, ниһаять, егет. — Без ■басуда кирәк булмый башладык.
— Ничек кирәк булмый башладыгыз? Син, энем, бераз тегеләй түгелме? Басуда эш беткәнмени?
— Бригадир җибәрде безне. Гыйльметдин абзыйга әйтегез, ди, икенче бригададан үрнәк алдык. Заготзернога ашлык илтергә кушты.
— Эскертләү бетмәгән бит әле.
— Билгеле, бетмәде. Тик безнең бригада хәзер ярышып эшли. Эчке резервлардан файдаланабыз.
— Шулаймы? Ике атмы, икмәк илтергәме? Исемең ничек әле синең, үскәнем? Рафикъмы, — диде Гыйльметдин карт. Ул егетнең җилкәсеннән какты. — Әйдә, амбарлар буена төшә торыгыз.
— «Менә эшләр кая таба китте», — дип уйлады Гыйльметдин карт, һәм бер минут кичекмәстән тарантасына утырып, басуга китте, бригадаларны йөреп әйләнгәннән соң, «Кая әле, монда нинди хәлләр бар икән»,— дип, өченче бригада эшли торган басу буендагы Калмаш урманына — җәйлеккә урнашкан колхозның сыер фермасына кагылды. Ферма мөдиреннән дәүләткә сөт тапшыруның ничек баруы, малларның көрлекләре турында сорашты да көтүне үз күзе белән күрергә теләгәнен әйтте. Сыерларны бик ерактагы көтүлеккә алып киткәннәр иде. Ул бозау торакларын 1карап чыкты, яз көне генә туган, әнисе үлгән бозау белән кызыксынды.
— Аны көтүгә кумыйбыз әле. Ул монда, — диде аңа ферма мөдире. — Теләсәгез, күрсәтәм.
2. .С. Ә.- К’ 1.
17
18
Алар утар артындагы яланга чыктылар. Ак халат кигән сыер савучы кыз бозауга шешәдән сөт эчерә иде. Гыйльметдин карт анасыз үскән нәселле бозауның комсызланып сөт эчүенә бик озак карап торды.
— Син, сеңелем, сөтне түкмә, — диде кызга аннан, — чамалап эчер.
Ферма мөдире белән ак халатлы кызның бер-берсенә карап елмаюларыннан үзен саранлыкта гаепләүләрен аңласа да, эндәшмәде.
— Китапларыгыз, газеталарыгыз бармы?
— Укыйбыз, Гыйльметдин абзый, — диде мөдир.
— Синең ничек укыганыңны беләм мин, — диде Гыйльметдин, конторкага әйләнеп кайткач. — Алдынгы хайванчылык фермалары хәзер бозауны тугач та әнисеннән аералар, ди. Шул китапны укыдыңмы?
— Юк, укымадым, Гыйльметдин абзый.
— һе. — диде председатель, ачуланып. — Ни пычагыма укыйбыз дип күз буяп утырасың. Күрсәт китапларыңны!
Мөдир, уңайсызланып кына, шкафны ачты. Анда нибары юка гына унлап китап ята иде.
— Ә калын китапларың кая синең?!
— Калыннары юк, иптәш председатель.
— Тә-әк, — диде Гыйльметдин абзый, сузып. — Укыйбыз диген.
Ферма мөдиренең йөзендә тирән аптыраш иде.
— Хәзинәдә нибары белән эш итәргә туры килә. Мидхәткә әйтеп караган идем дә...
— Мидхәткә түгел, Гомәргә әйт, — диде Гыйльметдин, кырт кисеп.
— Ярар, Гомәргә дә әйтербез.
Шуннан соң икесе дә озак кына эндәшми тордылар. Аннары кышка печән, салам, яфрак хәзерләү, силос башняларын тутыру, клеверны саклау турында, ферманың үсүе, аның өчен яңа торак йортлар хәзерләү кебек бик кирәкле һәм һич кичектерелми торган башка эшләр турында сөйләштеләр.
Гыйльметдин карт ферма мөдиреннән канәгать түгел иде.
— Нишләп күрсәткеч тактагыз күренми?—диде ул, киткән чакта. — Кем күбрәк сөт савып ала, кемнең маллары көррәк? Нигә болар күренми? Кызлар арасында социалистик ярыш оештырырга кирәктер бит...
— Без ярышабыз, — дип сүзгә кушылды ак халатлы кыз.
Каян бөтенесен дә белә диген! Кемнең күпме сөт савуын, кайсы сыерның нинди гадәтләре бар, малларның көрлекләре ничек, үрчемне күпме көтәләр, — барысын да, барысын да тезде дә бирде кыз. Аннан хайванчылык турында язылган китапларның фермада аз булуына зарланды.
— Шулаймы, — диде Гыйльметдин карт һәм мөдиргә карап, шелтә белән башын чайкады. — Ярар, сеңелем, мин Гомәргә әйтермен. Хайванчылык турында китаплар табылыр, менә дигәннәрен китерерләр.
— Гомәр абый монда булды инде. Язып китте.
— Булды дисеңме? Өлгергән алайса егет! — Председатель мөдиргә карады. — Ә син, энем, аны ничек күрмәдең?
— Ул йоклап ята иде, уятмадык.
— һәй, энем, энем,—диде председатель шелтә белән. — йоклап бәхетеңнән кала күрмә. Шундый яшь башың белән йоклап ятарга... Ярар, мин киттем.
Кояш шактый зурайган иде, көй дә сүрелеп килә. Ләкин җир өстендә нурлар шулкадәр мул, җиткән бодай сабакларына, юлның ике ягындагы яшел үләннәргә карагач, күзләр камаша. Бөтен тирә-якта, күзгә күренмичә, йөзләрчә бөҗәкләр безелдиләр. Бу тоташ гүләүдә тик чикерткәләрнең черелдәүләре, чәчәктән чәчәккә кунып очучы төклетураларның чыңлаулары, юл тузанында коенып уйнаучы кыр чыпчыклары
2* 19
ның чыркылдаулары гына азмы-күпме аерылалар. Күңелле дулкынлана торган бодай, кызу-кызу серләшүне хәтерләтеп, җиңел кыштырдаучы солы басулары өстеннән җанга рәхәт бирә торган хуш ис агыла.
— Яшьләр өлгер хәзер, бик өлгер,—дип уйлады Гыйльметдин карт, — кайдан нәрсә эзләргә кирәген беләләр. Хайванчылык турында китап ди бит, ә?.. Гомәр дә молодец, килеп тә өлгергән.
Гыйльметдин карт үзенең партия җыелышындагы чыгышын хәтерләде һәм аңа күңелсез булып китте. Әллә нинди дуамал чыгыш ясады ул, Гомәрие рәнҗетте...
Ул ике юл чатына килеп туктады. Юлларның берсе авылга кайта, икенчесе, Көлеч урманы басуына, электр тогы белән эшли торган катлаулы суккыч куелган ындыр табагына китә. Көлеч басуына борыласы килде аның. Ләкин шунда ук күз алдына Гомәр белән Шакир килеп бастылар. Барыргамы? Барса, тагын безнең эшкә тыгыла димәсләрме? «Критиклар! —дип көлемсерәде Гыйльметдин абзый. — Председательне тәнкыйтьлиләр. Аиы кем тәнкыйтьләми. Тәнкыйтьләү җиңел ул. Син менә үзең председатель камытын киеп кара. Аннары сайрарсың».
Шулай да Гыйльметдин абзыйның элеккечә үз-үзенә ышануы юк иде. Партия җыелышы аны бик тирән уйларга төшерде. Бер караганда, аның йөрәге әле һаман да иске, күнегелгән сукмакка тарта, икенче минутта инде ул шиккә төшә: «Дөрес юлдан бараммы соң мин?!»
Менә ул юл буенда үскән тукранбашны өзәргә дип иелде. Шунда кинәт билен чәнчү алды, ул, ирексездән, ыңгырашып куйды. Хәзер чыннан да үзенең картаеп баруы, акрынлап тормыштан да артта кала баруы турында уйлады. Кешеләргә ышанмый башлаган икән, башында әллә нинди чүп фикерләр икән... димәк, картлык баса. Ул авылга кайта торган юлдан китте һәм һаман үз-үзенә сөйләнеп барды.
— Эш өсте генә бетсен, үзем дә укырга керешәм. Тик менә Рәисәнең бу аяклы хәсрәте генә тез астына китереп суга. Эш өчен дә кыздыралар, аның өчен дә кыздыралар.
Ул турыдан-туры колхоз идарәсе йортына борылырга уйлаган иде дә, урамнан үткәндә, үз йортының ачык икәнен күреп, өенә борылды. Ашыгып йортка керде. Кияве белән кызы яши торган бүлмәдән ишетелгән тавышларны тыңлап, ишек янында баскан килеш катып калды.
— Син, ирең була торып, аның белән хат язышкансың!—дип кычкырды Мидхәт. — Эндәшмисеңме, менә аның хатлары. Кара нәрсә язган: «Рәисәкәй», «Кадерле Рәисә...», «Рәисәкәй!»— Мидхәт кычкырып көлеп җибәрде. Аннары кинәт туктап, яңадан ачулы тавыш белән сөйли башлады:—Хәзер инде икегез дә иибуч шат: Гомәрпең бер сүз әйтүе булды, күзең-башың тонып, аның артыннан йөгердең.
Рәисәнең чак-чак үз-үзеи тыйган калтыравыклы тавышы ишетелде:
— Минем уку өенә ни өчен баруым билгеле бит, Мидхәт.
— Билгеле!—дип кычкырды Мидхәт. — Тукта, ашыкма, атаңны партия җыелышында елаткан кебек, сине дә елатыр әле ул. Аңа ни. Хәсән абыйның башын ашады ич инде ул.
Бүлмә эчендә тирән тынлык урнашты. Ни булды дип тыңлап торган Гыйльметдин карт, ишек тоткасына тотынгач кына, Рәисәнең әрнүле тавышы ишетелде.
— Оятсыз син, Мидхәт! /Мин синең Гомәргә язган әшәке хатыңны да укыдым. Әгәр синең ул хатыңны әти белсә...
Гыйльметдин сискәнеп китте. Нинди хат ул тагын? Нәрсә язган?
— Әһә, минем хатларымны да икәүләп укый башладыгызмы ннде? ________
дип акырып җибәрде Мидхәт һәм, Рәисәгә сугарга дип кулын күтәрде булса кирәк, Рәисәнең «Якын килмә!» дигән тавышы ишетелде.
Ишекне бөтен көче белән тартып ачкан Гыйльметдин карт Мидхәтне Рәисә каршында зәһәрләнгән килеш күрде һәм аптырап 'калды.
20
— Бу ни бу?! Нинди тавыш?—диде ул ачу белән.
Мидхәт урыныннан тиз генә торып Гыйльметдин карт каршына килде. Үзе Рәисәгә кыйшайган йөзен борып:
— Ышанмасаң, әнә бабайдан сора, — дип аркаланып кычкырды,— ул бит теләсә нинди рядовой колхозчылар алдында колхоз председателенең данын сата. Кайтуына бер атна да үтмәде, яхшы атлы булып, синен урыныңа менеп утырды. Тиздән бабайны да очыртачак. Аңа нәрсә...
Бу сүзләрне ишетүгә, болай да нервлары какшаган Рәисә бөтенләй хәлсезләнеп китте һәм, кроватена, мендәргә капланып, сулкылдап-сул- кылдап еларга тотынды. Ә Мидхәт, бәрелешүнең һичшиксез үз файдасына бетәчәгенә ышанып, бер уңайдан Гыйльметдин картны да егып салырга булды.
— Гомәр яшьләргә үзе мактанган, мин офицер, мин Хәсәнне үзем...
Мидхәт кинәт туктап калды.
Гыйльметдин картның йөзе күм-күк булып күгәргән, күзләре тонганнар. аркасы ныграк бөкрәйгән кебек күренде. Ул бөтен гәүдәсе белән калтырый, хәлсезләнеп менә-менә идәнгә чүгәләр төсле.
Менә ул башын күтәрде, күзләрен йомып-йомып куйды, күзләрендәге яшь бөртекләре битләре буенча тәгәрәделәр, гәүдәсен турайтты.
— Җитәр! Кара йөз!—дип үкереп җибәрде ул. Хәзер аның картлыгы берьюлы юкка чыкты, ул, олы һәхМ куркыныч булып, Мидхәткә таба атлады. — Тәмам җир бит икәнсең... Оятың калмаган икән. Минем улым Ватан өчен гомерен бирде, халык бәхете өчен... Әгәр дә Ватан өчен кирәк икән, мин икенче баламны да анда җибәрер идем...
һәм ул, кулын сузып, каядыр еракка күрсәтте.
...Урамда тавышлар тынып, йортларда утлар сүндерелгәч, Гыйльметдин картларның капкасы шыгырдап ачылды. Кулына чемодан тоткан һәм җилкәсенә төенчек күтәргән Мидхәт чыкты. Ул, бер генә секундка тукталып, як-ягына каранып алды да, кызу-кызу урам буйлап атлады. Барган саен аның адымнары акрынайдылар, ниһаять, ул бөтенләй туктады, чемоданын җиргә куйды, җилкәсеннән төенчеген төшерде.
Күк йөзендә ялгыз ай йөзә, күз кысып кемнедер үчекләгәндәй, бер сүнеп, бер кабынып, эре һәм вак йолдызлар җемелдиләр, тополь ботаклары арасында, эч пошырып, ниндидер төнге кош елый. Әйтерсең лә, ана да дөньяда сыеныр урын беткән, һаман елый да елый.
Бишенче бүлек
1
Гомәр халык хуҗалыгын торгызуның һәм үстерүнең яна бишьеллык планына багышлап зур плакат-күргәзмә ясарга уйлады. Цифрлары күзгә бәрелеп матур рәсемнәр белән бизәлгән бу плакат-күргәзмәне уку өенә яки кайсы да булса бер бригаданың ял итү урынына элеп куйсаң, ул аннан-моннан үткәрелгән беседага яисә стена газетасына язылган кыска белешмәләргә караганда, кешеләрнең аңына күбрәк азык бирергә тиеш.
Кич, бригадалардан йөреп кайткан саен, ул, лапаска чыгып, төрле зурлыктагы һәм киңлектәге агач планкалар шомартты, планның үзен җентекләп өйрәнде, аннан блокнотына төрле цифрлар һәм өзекләр күчерде. Аның башында домна мичләренең, поездларның, сыерларның, алтын башаклы көлтәләрнең матур рәсемнәре, көмеш төс белән язылган эре цифрлар гәүдәләнделәр.
21
Берничә көннән сон, ике тәрәзә кадәрле зур рама хәзер булды, Гомәр аны зәңгәр буяуга буяды. Аннан нәкъ рамага тигез итеп фанера кисте, өстен кызылга буяды. Газеталардан, журналлардан, китаплардан үрнәк рәсемнәр эзләде. Менә шунда инде Гомәр үзенең художник булмавына үкенде. Газета-журиал битләрендәге үз урыннарында бик матур булган рәсемнәр, транспорантка күчереп ябыштыргач, ничектер төссезләнеп китәләр. Аннары кирәкле рәсемнәрне табуы да бик читен.
«Юк, болай булмый, — дип уйлады ул. — Рәисә белән яки Габдулла абый белән барып киңәшим әле. Бәлки, яшьләр арасында рәсем ясый белүчеләр бардыр».
Ул, өстен-башыи какты да, шунда ук мәктәпкә китте. Ачык тәрәзә каршында уйланып утырган Рәисәне ул ерактан ук күрде.
Рәисә аның килүен күрмәде. Гомәр аның Мидхәт белән булган кайгысын ишеткән иде инде, ишек янында туктап, аптырап калды: кешене шундый чагында аптыратып йөрү!
Менә Рәисә аңа таба борылды, ләкин бер авыз сүз дә әйтмәде. Аның күзләре ачык булса да, ул, мөгаен, берни дә күрми иде. Гомәр, аның кайгылы йөзен, яшьле күзләрен күреп, тагын да көчлерәк борчылды. Аңа Рәисә кызганыч булып китте. Янына барып юатасы килде аның. Ләкин йөрәге шулай типсә дә, акылы аңа кузгалмаска кушты.
Рәисә сагыш тулы күзләре белән яңадан аңа таба борылды һәм, Го- мәрне күреп, яшьләрен тиз генә сөртте дә:
— Нишләп кермисең, Гомәр, кер, — диде.
Гомәрнең күңелен чолгап алган тойгыларны аңлаган Рәисә, бернәрсә дә булмагандай, уку өендәге эш турында сораштыра башлады.
— Менә бер эшкә тотындым әле, — диде Гомәр, эчке дулкынлануын яшерергә тырышып, — ләкин булдырып булмый. Сиңа киңәшкә килдем, Рәисә. Ләкин вакытсыз килдем, ахрысы.
— Хәзер гомер буе минем күземнән яшь кипмәс инде. Ул турыда сөйләшмик, Гомәр. Син нишләмәкче идең? Нинди -киңәш кирәк?
Гомәр сөйләп бирде.
— Хафаланма, Гомәр, бездә моны гына җиңәрлек көч бар,—диде Рәисә. — Яшьләр белән, Мөҗип белән сөйләшеп кара син, ул рәсем ясарга бик оста. Аннан Фәния дә ярдәхМ итәр, менә дигән чигүче ул. Чәчкәле кызлары ул чиккән кулъяулыкларга көнләшеп бетә алмыйлар.
— Шулаймыни?—дип кычкырып җибәрде Гомәр, шатланып. — Менә бит кешеләрне белмәү бәласе.
Кич белән уку өендә Гомәр агитаторларның киңәшмәсен үткәрде. Сүз агитмасса эшләрен җәелдерү, киләсе ел уңышы, ягъни пар сөрү һәм көзге чәчү турында барды. Эш өчен конкрет планнар төзеделәр, колхозчылар арасында эшләү буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Ләкин бу киңәшмәнең төп максаты кешеләр белән танышу иде. «Берүзем никадәр генә тырышсам да, рәтле эш чыгара алмам,—дип уйлады Гомәр, — ә эшкә зарар китерүем бик мөмкин. Халык арасында минем таянычым, армияхм булырга тиеш!»
Агитаторлар арасында Фәния, Мөҗип, Кирам кебек яшьләрнең булуы Гомәрне сөендерде һәм аның күңелендә үз-үзенә булган ышаныч тагын да артты.
Фәния белән Мөҗип Гомәрнең транспорант ясау турындагы тәкъдимен ике куллап каршы алдылар һәм шунда ук эшкә дә керештеләр. Фәния үзенә ярдәмгә тагын әллә нихәтле кызлар алып килде. Алар үзара пыш-пыш киңәштеләр дә, озын өстәл артына утырып, җырлый-җырлый, чигә дә башладылар. Фәния, Мөҗипне чакырып, Гомәр ясаган раманы сүтеп, яңача, үзенчә эшләргә кушты.
— Гомәр абый, син инде безгә ачуланма, без үзебезчә эшләргә бул
дык,—диде Фәния, шаян елмаеп. — Булгач-бүлгач, тундагыча булсын инде. ’ J
22
Бу эш өч кич дәвам итте, дүртенче кичтә Фәния Гомәрне кулыннан тотып транспорант янына китерде дә:
— Я, Гомәр абый, кабул ит, — диде.
Гомәр ефәк белән чигелгән Ленин, Сталин рәсемнәренә, диаграммаларга, бизәкләргә, Мөҗип кулы белән ясалган төрле рәсемнәргә бик озак сокланып карап торды.
— Рәхмәт. Фәния, рәхмәт, Мөҗип. Барыгызга да рәхмәт, иптәшләр! — диде ул, барысының да кулларын кысып. — Сез чын художниклар икән! Мең яшәгез.
Иртән ул, шушы матур транспорантны күтәреп, икенче бригада эшләгән ындыр табагына юнәлде.
Кал атау түбәсенә күтәрелгәч, ул тау итәгенә урнашкан туган авылына карап торды. Ямь-яшел бакчалар арасыннан үзенең уку өен эзләде. Күргәч, күңеле сөенеп китте һәм шунда ук: «Бөтен җирдән күренерлек итеп, таш пулат итеп саласы иде ул йортны», — дип уйлап алды.
Әгәр мөмкин булса, ул үзенең матур транспорантын да нәкъ менә шушында куяр иде.
Ул тнрә-ягына каранды. Нинди киңлек! Нинди матурлык! Ул үзенең авылга кайткан юлын табарга теләде. Каманың теге ягындагы урманнар арасында текә кызыл яр бар: пристань нәкъ шул турыда булырга тиеш. Ул, чама белән үзенең кайсы төшләрдәй узганын билгеләп, карашын авылга якынлаштырды. Д1енә Ык күпере. Аннан аста, моннан караганда шырпы кабы кебек кенә булып күренгән электростанция бар, кайткач, беренче кичне шушында килде ул. Җәләевнең хыялларын ишетте. Электр тогы белән эшли торган сабаннар, кешеләрнең йортла-рындагы радиоалгычлар, йөк ташу машиналары, һәр бригада саен катлаулы машиналар турында сөйләштеләр.
Ул, уйларына бирелеп, тау башында шактый озак басып торды. Аннан авылга кайтканнан бирле үзенең хискә бик бирелүчән булып китүенә ачуланып, кеше күреп тормадымы икән дип, авыл ягына борылып карады. Көянтә-чиләкләр күтәргән ике хатын-кыз якынлашып киләләр иде. Ул ашыгып юлга чыкты да хатыннарны көтеп алды.
— Исәнмесез, апалар!—дип кычкырды ул аларга ерактан ук. — Чиләкләр күтәреп кая ашыгасыз болай? Басуга салкын әйрән илтәсезме әллә?
Хатыннарның берсе, кечкенә йомры гәүдәлесе — ак яулыкны калфаклап бәйләгәне, уңганлыгы, эштә бик тырышлыгы белән «Яңа тормыш» колхозында хөрмәтләнеп телгә алынучы Җәмилә иде. Гомәрнең хәтере алдамаса, ул сугышка кадәре — Шакирга тормышка чыкканчы Хәсән белән дә йөргән иде бугай. Ә икенчесе, тулы гәүдәле, шәрә юан балтыр- лысы, аягына оекбашлар белән сандалилар гына кигәне — Мидхәтнең апасы Сабира иде. Халык арасында тышкы кыяфәтләре белән генә түгел, эшләре белән дә бер-берсенә каршы куелучы бу ике хатынның бергә туры килүләренә, бигрәк тә хәзер басуда булмауларына гаҗәпсенгән Гомәр, түземлелек белән җавап көтте.
— Әй, үскәнем, шәһәргә бармакчы идек... Әз генә катык-сөт сатмабызмы дип чыккан идек, — диде Сабира, Гомәргә туры карап.
Гомәр, артык каты бәрелмәскә тырышып, хәзерге көндә катык-сөт сатып йөрер вакыт түгеллеге, ашлыкны тизрәк җыеп алу кирәклеге турында сөйләде.
— Кеше көлдереп йөрмәгез, апалар, авылга кире кайтыгыз, — диде Гомәр. — Сөт-катыкларыгызны кар базларыгызга төшереп куегыз да басуга чыгыгыз. Башта байлыгыбызны җыеп алыйк, аннан базарга йөрербез...
23
— Бер чыккан-чыккан, барыйк инде,—диде Сабира. — Ике кеше колхозның эшен барыбер бетерә алмас.
— Юк, ялгышасың, Сабира апа. Көн елны туендырыр вакытта, ике кеше бик зур көч ул.
— И, и, әйттең сүз.
— Юк, чынлап әйтәм, Сабира апа. Кайтыгыз.
— Абау, куркытмакчы буласыңмы тагы...
Гомәр җавап бирергә дә өлгермәде, ул юргалый-юргалый узып та китте. Бераз китте дә артына борылып кычкырды.
— Әйдә, Җәмилә. Нишләп шул байгышка карап хәйранга калдың? Гөберле Сәмигасының бушбугаз төпчеген күргәнең юкмыни?
Җәмилә икеләнә иде. Бер Гомәргә, бер Сабирага карады, кая барырга белми, баскан урынында таптанды: Сабира артыннан иярергәме әллә, авылга төшеп, көянтә-чиләкләрне авылда калдырып, басуга барыргамы?
— Җәмилә апа, — диде аңа Гомәр. — Барыгыз, авылга төшегез. Хәзер карчыкларга кадәр, барлык балаларга кадәр басуда бит, азрак оялырга кирәк.
— һәй, Гомәркәем, харап булдым бит,—дип кычкырып җибәрде Җәмилә елаган тавыш белән. — Шакирдан качып кына киткән идем. Хәзер аның күзенә ничек күренермен инде, нәрсә дип җавап бирермен....
Ул кызу-кызу авылга кайтып китте, ә Сабира аиы ишетергә дә теләмәде.
— Кычкырма. Башың яшь әле, өйләнгәч, хатыныңны өйрәтерсең. Мидхәт белән Рәисә арасын бозганың да җитәр инде...
Гомәр башка сүз әйтмәде, юл уртасында туктап, гаҗәпләнү һәм нәфрәт тулы күзләре белән һаман ераклаша барган Сабирага карап торды. Аның башына авыр уйлар килде. «Мин сине бәхетсезлеккә дучар иттеммени, Рәисә?»
Гомәр, әкрен генә атлый-атлый, бригадага юнәлде. Аның күңелендә баягы күтәренкелек сүрелгән иде инде. Ләкин бу хәл артык озакка бармады. Бригада станы күренә башлагач, бигрәк тә аннан агылып килгән күңелле җырны ишеткәч, аның күңелендәге томан да әкренләп таралды.
— Шәриф дус, — дип кычкырды ул бригада агитаторына. — Стена газетагыз кайчан чыга?
— Төш вакытына өлгертәбез.
— Миндә бер материал бар. — һәм ул Сабира белән Җәмилә турында сөйләп бирде. Аннары үзенең транспорантын күрсәтте.
— Ай-яй, матур!—диде Шәриф, сокланып. — Кем ясады? Үзеңме?
— Юк, Фәния белән Мөҗип.
— Кит аннан. Аларда шундый талант бармыни?
— Күрә белсәк, Шәрифҗан, бездә әллә нинди талантлар бардыр әле. Талантлар бит күктән төшми, халык арасыннан чыга.
2
Колхозда көзге чәчү эшләре башланды. Гыйльметдин карт, бөкрәя башлаган аркасына күлмәге юешләнеп ябышканчы, бригададан бригадага, трактордай тракторга, чәчүчедән чәчүчегә йөгереп йөрде.
— Ялан үзең йөгерәсең, Гыйльметдин абзый, — дип, бер көнне Җә- ләев аны яңадан кисәтеп куйды. — Эшне дөрес оештырырга кирәк, ул чакта болай чабуның кирәге булмас.
Гыйльметдин карт аның белән килеште, ләкин һаман үзенчә эшли бирде. Күрәсең, картайган агачны бөгүе кыен иде. Аның уенча, йөге
24
ребрәк йөрсәң дә таманга туры килә әле. Белмәссең, әллә нәрсә булыр, аннан тагын кызарырга туры килер. Чыкмый дисәң дә, һаман чыгып тора, әле эшне ташлап базарга китәләр, әле орлыкны вакытында китереп җиткермиләр, әле эшкә чыкмыйлар. Ахыр килеп, моның өчен Җәләев тә, Гомәр дә җавап бирмиләр, Гыйльметдиннән сораячаклар. Бу Гомәр дигәннәрен бөтенләй аңламассың тагын: трактористлар янында да Гыйльметдиннән алда булган, ниндидер сәгатьлек график эзләп тапкан. Нәрсә җитми аңа? Әллә соң чыннан да, Мидхәт әйтмешли, зуррак урынга күтәрелер өчен шулай әйбәт булып күренергә тырышамы? Юньлегә түгелдер, үзе һаман да председательгә бәйләнә...
Шакир бригадасына килгәч, Гыйльметдин иң элек:
— Кемнәр чәчә? —дип сорады һәм, Мидхәтнең исемен ишеткәч, кашларын жыерды: — Тапкансың икән шундый җаваплы эшкә кемне куярга.
Рәисәне ташлап чыгып киткәннән соң, Гыйльметдин карт Мидхәтне, якыннан бул м аса да, еш кына очратты. Күргән саен Мидхәт ниндидер эш белән шөгыльләнгәндәй йөри, «менә мин ничек тырышам, сез генә мине яратмыйсыз», дигәндәй, үзен күрсәтергә тырыша кебек тоела иде.
Бригадир Шакир Фәниянең бик тырышып эшләве, Мидхәтнең дә нормасын тутыра башлавы турында сөйләргә тотынды. Гыйльметдин карт моңа гаҗәпләнми кала алмады һәм чәчүчеләрнең эшләрен ерактан ук билгеләргә теләп, җир өстенә күз төшерде.
Сөрелгән җир өсте кап-кара. Ул ничектер майлы булып күренә, кантарлары ялтырыйлар. Бераз арырак, инде тырмаланган һәм түшәк кебек күпереп калган җирнең башында орлык салыр өчен тартмалар куелган. Аларны ул яздан, карлар эри башлагач ук ясаткан иде. Язгы чәчү вакытында бик уңышлы хезмәт иттеләр, бүген менә тагын кирәкләре чыкты. Парлап ат җигелгән авыр чәчү машиналары туларның бу яктагысына туктаганнар, — чәчүчеләр машина тартмасына орлык сала торганнардыр. Әнә Фәния күренде. Ул, кулын Мидхәтнең борын төбенә* үк сузып, нәрсәдер кычкырды, хәтта берничә сүзе аермачык булып монда да ишетелде.
— Шушынымы? Син нәрсә?..
Анда өченче кеше дә бар икән әле. Гыйльметдин карт Шакирга карады.
— Өченчесе кем?
— Гомәр. Күреп кайтырмын, газета да укырбыз дип киткән иде.
Гомәрнең дә кулында нәрсәдер бар бугай, ул һаман учына карый, һәм үзенең янына җыйналган чәчүчеләргә нәрсәдер сөйли. Менә ул яңадан тартма өстенә иелде һәм бөтенләй күренмәс булды. Мидхәт, башкаларга нәрсәдер әйтеп, кулын болгады да атларын кузгатты. Ләкин машина тартма яныннан ерак китәргә өлгермәде, яңадан Гомәр күренде. Ул Мидхәт артыннан йөгерде һәм атларның каршысына басты.
— Бар әле, Шакир, тизрәк. Нәрсә булган анда, нинди ызгыш?—диде Гыйльметдин карт һәм алга йөгергән Шакирның артыннан үзе дә чәчүчеләр янына ашыкты.
— Теләсәгез нишләгез, күрә торып мондый орлыкны чәчтерә алмыйм,— дип каршылады председательне Фәния, — Гомәр абый да чәчми торыгыз, ди, ә Мидхәт абый карыша...
— Орлыкка нәрсә булган?
— Арыш урынына, сары чәчәк тишелеп чыгачак.
Гыйльметдин карт һаман да эшнең нәрсәдә икәнен төшенмәде: бер Фәниягә, бер аның кулындагы орлыкка, бер тартма өстенә иелгән Шакирга карады да, аптырап:
— Нигә сары чәчәк тишелсен, — диде, — нигә булмас нәрсәне сөйлисез? Орлык чиста, югары кондицияле. Шакир кабул итү комиссиясендә үзе дә булды бит.
25
Ул да булмады, Гомәр белән Мидхәт тә килеп җиттеләр. Аларнын. берсе тышкы яктан гадәттәгечә тыныч, икенчесе нык кына ачулы иде.
— Иптәш председатель!—дип кычкырды Мидхәт. — Бу нинди башбаштаклык?.. Нигә монда эшләргә комачаулыйлар. И наконец, бездә кем хуҗа: бригадирмы, председательме, яки... яңа пешеп чыккан избачмы?
Гомәр, Мидхәткә игътибар итмичә, Гыйльметдин картка бер уч орлык сузды.
— Карагыз әле, Гыйльметдин абзый.
Гыйльметдин абзый тартмадан учлап орлык алды һәм җентекләп карый башлады.
— Юк, бу без кабул иткән орлык түгел, — дип сүзгә кушылды Шакир.— Менә карагыз. Горчица арыштан авыр ул, аны астан эзләргә кирәк.
Ул учындагы арышны бер учыннан икенче учына салды һәм шалкан орлыгы төсле вак орлыкларны өреп чистартты. «Күрәсеңме?» дигәндәй, кулын Мидхәтнең борын төбенә үк сузды. Мидхәт чигенеп куйды.
— Ә миңа нәрсә? Ә миңа норма бирелгән, мин шуны үтәргә тиеш. Орлыкны ниндине бирсәләр, шундыйны чәчәм,—диде Мидхәт һәм бу күңелсезлекне казып чыгарган Гомәр белән Фәниягә яратмыйча карады. — Горчица дип кем әйтте әле аны сезгә?
— Аның горчица икәнен кешедән сорыйсы юк,—диде аңа Шакир. Аннан Гыйльметдин картка борылды. — Орлык яраксыз, нишләтәбез?
— Нишләргә? Нишләргә? Тапкансыз чәчүгә куяр кеше. Яңадан чистартырга, менә шул, — дип кычкырды Гыйльметдин карт, ачуланып, аннан ЛАидхәткә карап өстәде. — Каян алдың син моны?
— Үз келәтемнән алып килмәдем инде, колхоз амбарыннан.
Гомәр Гыйльметдин картның кабынып китәчәген сизде бугай, ашыгып алга чыкты һәм алар арасына басты.
— Кычкырудан файда юк, Гыйльметдин абзый,—диде ул. — Моны тикшерергә кирәк, белергә... Чәчү өзелү алдында тора.
— Тыгылма, син генә беләсең инде,—дип җикерде кинәт Гыйльметдин карт. Хәзер аннан бөтенесен дә көтәргә мөмкин иде, ул бөтен гәүдәсе белән калтыранды, күзләре белән ашардай булып бер Мидхәткәдер Гомәргә карады.
Гомәр башка сүз әйтеп аны борчымады, ә үрнәк өчен кесәсенә берничә* уч орлык салды да авылга таба атлады.
— Бөтенесе дә остарган, — диде Гыйльметдин карт. Ләкин ничә әйтсәң дә, бу хәлне кичекмичә тикшерергә һәм тиешле чараларны күрергә кирәк. Ул аптырап калган Мидхәткә тагын бер мәртәбә усал итеп карады да, Гомәр артыннан китте.
Амбар алдында аларны кладовщик Бэкер, орлык алырга килгән берничә йөкче егет каршыладылар. Бәкер — борын төбендә генә мыек калдырган, урта буйлы, бик килештереп киенергә, үзе әйткәнчә, «культуралы» сөйләшергә яратучы утыз биш-кырык яшьләрендәге ир уртасы кеше — председатель белән уку өе мөдирен күргәч, формасын аз гына да югалтмаган, ләкин инде шактый уңган фетр эшләпәсен кулына алып, килүчеләрне сәламләде, хәтта аякларын да ышкып куйды.
— Рәхим итегез, кадерле кунаклар! Сез дә минем янга килеп чыгарсыз икән?
Гыйльметдин абзый аның белән коры гына исәнләште дә амбар эченә үтте.
— Кая, арышны кайдан җибәрәсең?
Бәкер мондый кискенлекне көтмәгән иде, күрәсең, каушап китте, йөзе агарды, кәгазь тоткан куллары калтырый башладылар. — Белергә теләр идем, әллә берәр нәрсә булганмы, Гыйльметдин абзый?—диде.
26
— Булган-булган,— дип үчекләде Гыйльметдин карт һәм тагында кискенрәк итеп өстәп куйды. — Нишләп син арыш урынына горчица чәчтерәсең?
Көтелмәгән сораудан зиһене таралган, төсе киткән, иреннәре дерелдәгән Бэкер, ни дип тә әйтергә белмичә, баскан урынында катып калды.
— Бәкер абзый, арышны кайдан җибәрәсез, күрсәт әле, — дип кабатлады Гомәр. — Аңа горчица кушылган.
Бәкер юргалап алга узды, Гомәр белән Гыйльметдин карт аның артыннан иярделәр. Ниһаять, амбарның ярым караңгы һәм озын коридорын үтеп, бер бүлмәгә керделәр. Бәкер, чүгәләп утырып, ашыга-ашыга ашлыкны актара башлады, Гомәр белән Гыйльметдин карт та ашлык өстенә иелделәр. Ләкин тикшерү тиешле нәтиҗә бирмәде: орлыклык арыш чип- чиста булып чыкты, горчица түгел, бер тузан әсәре дә юк иде монда.
— Алай булгач, каян килеп чыккан соң ул?—дип сорады Гыйльметдин карт. — Башка җиргә салмаган идеңме?
Бәкернең йөзе яктырып китте.
— Кая әле, Гомәр, күрсәт әле!—дип кычкырып җибәрде ул, Гомәр- нең учында селеккәләп торган арыш бөртекләренә карап. — Моны кайдан алдыгыз сез? Әллә ^Мидхәттәнме?
Ул әйтәсе сүзләрен дә әйтеп бетермәде, каядыр йөгерде. Аннан яңадан Гомәр янына йөгереп килеп, кулыннан җитәкләп амбар ишегенә өстерәде.
— Менә хәзер генә исемә төште. Мин аңа, горчицасы булса, аннан алма, дигән идем. Өстән генә азрак кына ал, дигән идем. Безнең арыш ике бүлмәдә иде. Тегесенә үткән ел горчица салган идек, идәндә калган икән. Арыш чистартучы хатын-кызлар карап-нитеп тормаганнар, туп-туры шуның өстенә салганнар.
— Салганнар, — диде Гыйльметдин карт, ярсып. — Син кайда идең соң? һай, Бәкер, мин сине бу кадәр гамьсез дип белмәгән идем.
Хәзер инде Бәкер аның сүзләрен ишетми, амбар идәненә чүгәләп утырган да учына горчица орлыклары чүпли.
— Менә бит! Менә бит!—дип кычкырды ул, шатланып. Әйтерсең лә, сүз амбарда бозылган орлык турында бармый иде. — Мин аңа, тегесеннән ал, дидем, монысын чистартасы бар әле, дидем. Ә ул һаман шушыннан алган, кырып-себереп төягән икән, якынрак, дигәндер инде... Ә мин үлчәү янында азапланам...
— Азапланмыйлар, күрәләр аны, — диде Гыйльметдин карт ачу белән. — Әйтер идем инде мин сиңа, хатын-кызлар бар. Кич минем янга керерсең. Аңладыңмы?
Алар амбардан тышка чыктылар. Гомәр моны җыелышта тикшерергә кирәклеген әйтте.
— Тукта әле, энем, минем башым катты, — диде Гыйльметдин карт, кулларын артына куеп. — Уку өең белән күбрәк маташ. Мине өйрәтеп йөрмә.
3
Шәмси Җәләевне колхоз председателе белән уку өе мөдире арасында килеп чыккан каршылыклар борчый иде. Борчырлык та: бу бит ике малай арасындагы ике минутлык йодрык сугышы гына түгел, ә авылдагы авторитетлы ике җитәкченең бер-берсе белән килешмәүләре иде. Гомәр- шең принципиальлеге, үз эшен белеп эшләве, шуның өстенә, әйткән сүзен җиренә җиткереп төгәлләмичә тынычлана алмавы Җәләевкә ошый. Ул Гомәрне яшьләрнең үз итүләрен дә, авылда агитмасса эшенең җәелеп китүен дә, колхозчының хезмәткә дәртләнебрәк тотынуын да — барысын да, барысын да күрә һәм моңа шатланып бетә алмый. Тик менә Гыйль- метдин картны гына аңлап бетерми ул. Дөрес, колхоз председателе үз
27
эшенә төкереп карамый, тырышып эшли: урып-җыю төгәлләнеп килә инде, көзге чәчү дә, пар сөрү дә тәмамланып бара. Ләкин эш моның белән генә бетми. Партоешма секретаре авылдагы һәр яңалыкны, һәр тууның тавыш бирүен, кешеләрнең һәр сулышын тоярга, белергә, күрергә тиеш. Бу турыдагы уйларын бер көн, киңәшмәгә барган җиреннән Җәләев райком секретаре Абдрахмановка әйтте. Абдрахманов Гомәр белән Гыйльметдин карт турында бик озак сораштырып утырды. Гыйльметдин картны ялгышыннан тартып чыгару өчен эшлекле җыелыш үткәрүен һәм анда большевистик тәнкыйть уты астында дәвалау турындагы Җәләевнең уен яхшы тапты ул. Ләкин шунда ук кисәтеп куйды: картны сакларга ки-рәк, аның тәҗрибәсе, эшкә күкрәген киереп, ярсып тотына белүе бик кирәк.
Районнан кайтып төшкәч тә, Җәләевнең Гыйльметдин картны күрәсе килде. Алар идарә йортында очраштылар.
Җәләев кул биреп күреште, картның сәламәтлеге, кәефе турында сорады.
— Трактористлар янында булдым, — диде Гыйльметдин , — эшләр тәгәри генә, Шәмси туган. Әгәр дә пар сөрү болай барса, кар төшкәнче бер гектар җиребез дә сөрелми калмас. Егетләр бик тырышалар, сәгатьлек график белән эшлиләр.
— Ишеттем, — диде Җәләев. — Бу чүпле орлык мәсьәләсе ничек хәл ителде соң әле?
— Гаепле кешеләр исәбенә яңадан сөрдереп, яңадан чәчтердем.
— Гаеплеләрнең үзләренә чара күрелдеме? Аннан базарчы хатыннар белән эш ничек?
Гыйльметдин карт көрсенеп куйды.
— Җитешеп булмый барысына да. Анда йөгерәсең, монда йөгерәсең, һаман эш тә эш.
Җәләев бүлмәне берничә мәртәбә әйләнде дә тәрәзә янына килде. Урамга карап, озак кына хәрәкәтсез торды.
— Әйе, күңелсез хәл, — диде ул, уйланып. — Шулай да, Гыйльметдин абзый, син үзең дә килешүчәнлек, таркаулык күрсәтәсең. Хәзер бу хәл турында бөтен район белә инде.
— Булмас — дип кулын селтәде Гыйльметдин карт. — Кем барып сөйләсен анда?
Җәләев тәрәзәдән борылды, плащ кесәсеннән газета чыгарып Гыйльметдин картка сузды.
— Менә кара. Икенче биттә.
Гыйльметдин карт Җәләев кулындагы газетаны тартып диярлек алды, ашыгып, күрсәтелгән битне ачты. Башта тавышсыз, иреннәрен кыймылдатып кына укыды, аннан акрынлап аерым-аерым сүзләрне, тулы җөмләләрне ишеттерерлек итеп кычкырып әйтте.
«...Ләкин колхоз председателе Шәмгунов Гыйльметдин аганың сүзләре бик еш кына эшеннән аерылалар...
Гомәр Садыйков»
— Гомәр!—дип кабатлады карт, аңламыйча, — бу безнең Гомәр буламы инде?
Ниһаять, ул гаҗәпләнү һәм әрнү тулы күзләре белән Җәләевкә карады.
— Бу ничек була инде, Шәмси? Үз кешебез тота да газеткә яза. Бөтен халык алдында мыскыл итә.
Гыйльметдин карт, кулына учлаган газетага карап алды да, урыныннан кинәт кузгалып, кызу-кызу бүлмә буенча йөри башлады. Аннары Җәләевнең каршына туктады.
Ә оайрак? диде ул, кычкырып. Бөтен районга, Татарстанга даны киткән «Яңа тормыш»ның... Юк, иптәш Җәләев, моңа чик куярга
28
вакыт. Без эш дип йөрибез, тырышабыз, ә ул ниндидер вак-төяк нәрсә белән безнең йөзебезгә, колхозчылар йөзенә пычрак ыргыта.
— Юк. ул пычрак ыргытмый,—диде Җәләев, аның җилкәсенә кулын салып. — Безгә ярдәм итәргә тели: сиңа да, миңа да. Бигрәк тә синец өчен кайгыра ул. I ыйльметдин абзый. Эш турында ул бездән дә ким кайгыртмый бит.
— Булмасны сөйләмә, —дип кычкырды яңадан Гыйльметдин. — Яхшы булып күренергә тырыша ул, минем урыныма утырасы, колхоз председателе буласы килә аның.
Ул шунда ук чыгып та китмәкче булган иде дә, Җәләев аны туктатып калды, һич кичекмәстән идарә утырышы җыярга, анда хәбәрне тикшерергә кирәклеге турында әйтте һәм җыелышка Мидхәт белән базарчы хатыннарны да чакырырга киңәш итте.
Гыйльметдин абзый, — диде Җәләев. — Мин синнән моны һич тә көтмәгән идем. Гомәрнең нишләп андый уйлары булсын ди. Чирен яшергән — үлгән, дигәннәр, нигә син үз гаебеңне яшерергә телисең? Менә җыелырбыз, сөйләшербез, халык үз сүзен әйтер. Иң яхшысы, спн җыелышны яхшырак уздыру турында уйла. Бик әйбәтләп әзерлән...
— Тимер!—дип кычкырды Гыйльметдин карт, колхоз хисапчысы утырган икенче бүлмәнең ишеген ачып. — Бүген үк идарә членнарына җиткер, иртәгә утырыш.
— Идарә членнары гына аз булыр, барлык агитаторларга, авыл активына әйтергә кирәк, — диде Җәләев. — Киңрәк булсын.
4
Рәисә өстәл янында нәрсәдер язып утыра әле. Күптән түгел генә ул төнге сменадан ашлык сугып кайтты. Аның йокысы килә. Бүген басуда соңгы көлтәләрне җыялар. Ул анда булырга теләр иде, ләкин ярамый, сентябрь якынлаша, аның укытырга хәзерләнәсе, календарь план төзисе бар.
Ул хыялга бирелде. Менә ул иртән торып мәктәпкә бара, имеш. Кояш, җылы. Укучылар аны чәчәкләр белән каршы алалар. Рәисә дулкынланып китте. Аның күз алдына класс бүлмәсе, анда утыручы үз Укучылары килеп бастылар. Юк, монда укучылар гына түгел, башка таныш кешеләр дә бик күп: үзен укытып кеше иткән укытучылар, кайчандыр аны комсомолга кабул иткән иптәшләре, ниһаять, кичә төнге сменада бергә эшләгән яшьләр, аннан Гомәр, Мөҗип, Фәния... лМенә алар бөтенесе дә күз алдыннан югалдылар, ул Гомәр белән ялгыз калды. Алар икесе дә сугу машинасының авызына басканнар, кулларын ашлык агымына куйганнар.
— Нинди көчле агым,—диде Гомәр.
Гомәрнең тагын нәрсәдер әйтәсе бар иде бугай. Моны Рәисә белүдән бигрәк йөрәге белән тоя һәм нәрсәдәндер курка, коты очып курка иде.
Алар янына Фәния килде. Фәния бәхетле ул, нәрсә эшләсә дә үз иркендә, Рәисә күз алдында Гомәрне култыклап алды да, көлтә бирергә булышырга чакырып, үзе белән алып китте. «Рәисә апа, ачуланмагыз инде...»— диде ул һәм елмаеп куйды. Рәисә алар киткән якка нәүмизләнен карап калды. Фәниянең аңа елмаюы да, «апа» дип әйтүе дә бу юлы ошамады. Гүя ул: «Син инде, Рәисә апа, күрәсеңне күрдең, татыйсыңмы татыдың. Хәзер без, яшьләр, рәхәтләник!» — дия иде.
Рәисәнең күңелендә көнләшү белән бергә көчсезлек ташыды.
Кинәт искән җил тәрәзә пәрдәсен Рәисәнең йөзенә каплады. Ул аны бөтенләй күтәреп куйды да урамга карады. Кояшның кыек, шулай да кайнар нурлары аның муеныннан, битеннән сыйпадылар. Ул тәрәзә каршындагы чия яфракларының шыбырдауларын тыңлап утырды. Менә ботакка кечкенә, кызыл түшле кошчык кунды. Ул, ботакны селкетеп, аз
29
гына җилпенде дә пырхылдап очып китте. Әнә йөз төрле тавышлар чыгарып бөҗәкләр безелдиләр.
— Бөркү. — дип куйды Рәисә һәм күккә карады. Күк йөзенә әле күптән түгел генә вак болытлар сибелгәннәр иде, хәзер зур караңгы болыт булып бергә җыелганнар. Көнбатыш якта моңа кадәр күренмәгән яңа зур болытлар. Алар, кара болытка кушылырга өлгермәгән вак бөдрә болытларны ияртеп, монда таба йөзәләр. Әле алар астына керергә өлгермәгән кояш, әйтерсең лә, болытларга каршы терәү итеп, үз нурларын терәгән дә якын китермәскә тели һәм акрын гына артка чигенә. Бик еракта яшен ялтырап китте. Кирәли урманы ягыннан салмак кына күк күкрәү тавышы ишетелде. Тиздән тирә-як тынды, караңгыланды. Бакчада чырылдый-чы- рылдый уйнап очкан кошлар каядыр югалдылар, тәрәзә каршысындагы үлән сабакларында, яшел һәм саргая башлаган яфракларда төрле тавышлар чыгарып безелдәгән бөҗәкләр качып бетте, хәтта чия яфраклары да селкенүдән туктадылар.
— Яңгыр булырмы?
Рәисәнең тирләгән, кояшта каралып, матурланган алсу йөзенә салкын җил бәрелде. Җил тәрәзәне шап итеп япты. Берничә бөртек яңгыр тамчысы тәрәзә пыяласына килеп бәрелде, һәм яшен ялтырап китте. Җирдәге авыр тынлыкны бозып, һавада күк күкрәү тавышы яңгырады. Яшенле яңгыр ява башлады.
Рәисә тәрәзәне ябып куйды. Өстәл астыннан кара төскә буялган кечкенә сандык тартып чыгарды һәм аның янына чүгәләп килеп утырды. Сандык эченнән нәрсәдер эзли башлады. Эзләгән нәрсәләре кайчандыр, моннан күп еллар элек, педагогия училищесының соңгы һәм аннан алдагы курсларында язылган, хәзер саргаеп беткән дәфтәрләр иде. Ул аларның әле берсен, әле икенчесен ачты. Яңадан үткән еллар, айлар, көннәр, укучы булып йөргән вакытлар, укытучы булырга хыялланып йокысыз үткәргән төннәр һәм Мидхәт белән булган бәхетле минутлар бер-бер артлы күз алдына килделәр. Ә хәзер инде бөтенесе үткән, бөтенесе җимерелгән. Аның йөрәгеннән Мидхәт мәңгегә алынып ташланган.
— Син яшь әле, — диде аңа бер көнне Габдулла абыйсы. — Ни өчен институтка укырга кермисең? Картаерсың, үкенерсең, соң булыр.
— Бик кирәк тә, тик минем укытуны ташласым килми шул, — диде аңа Рәисә.
— Ә читтән торып укырга булмыймыни?
Хәзер иске дәфтәрләрен укып утырганда, укытучысының бу сүзләрен яңадан хәтерләде ул: чыннан да, аңа укырга кирәктер.
Ииәсениән-җебенә кадәр чыланып, басудан кайткан Гафифә карчык аны шулай, идәндә туздырылып ташланган дәфтәрләр һәм китаплар өеме арасында утырган килеш очратты. Ул, ишек төбендә тукталып, кызына карап торды. Рәисә аның килеп керүен дә, үзенә карап торуын да сизмәде.
Ананың йөрәген тирән борчу басты. Чү, аның кызы үз акылындамы? Нигә ул идән уртасында утырып үз-үзенә сөйләнә, кеше килеп керүен дә сизми? Әй бала, бала, күгәрчен күк гөрләп тормыш корыр чагың бит синең....
— Кызым, нигә болан идәндә утырасың? — диде Гафифә карчык, әкрен генә. — Урындык алып утыр.
Рәисә күтәрелеп карады да сикереп урыныннан торды.
— Әни... Ишетмәгәнмен. Тизрәк өстеңне чишен инде, чыланып, туңып беткәнсең бит, — дип, әнисенең юеш киемнәрен салдыра башлады. — Кая әле, самоварга күмер салыйм. Хәзер кайнап чыгар. Кайнар чәй эчкәч, бик тиз җылынырсың. Әйттем мин сиңа, барма, дидем, азаккы көн икән, каламмы соң дип, үзең карыштың.
Гафифә карчык җиңел сулап куйды. «Аллага шөкер, күземә генә күренгән икән. Балам исән-сау», — дип уйлады ул.
30
Рәисә, самовар белән кайнашкан арада, әнисеннән үзен борчыган уйлары турында сорашты. Көлтәләрнең җыелып бетүе турында ишеткәч, иркен сулап куйды һәм идәндә яткан китап-дәфтәрләрен җыештырып, өстәл янына килеп утырды. Гафифә карчык җае туры килгән саен Гомәр- не телгә алырга ярата иде, бүген дә басуда эш турында сөйләгәндә, аны мактап телгә алды.
— Рәхмәт инде үзебезнең Гомәргә, әллә каян белгән, әллә каян яшьләрен җыйган. Килделәр дә кызлары көлтә бәйли башладылар, егетләре көлтәләрне чүмәләгә өяргә тотындылар... Ә үзе гел минем турыдан ташый. дүртәрне күтәрә. «Гафпфә апа, чылатмыйбыз без аны, — ди, йөгереп йөри. көлә... Әмма үзенең сүзе дә дөрескә чыкты, басуда чүмәләгә куелмаган бер көлтә дә калмады.
Әнисе Гомәр турында сүз башлаган саен, Рәисә аны эндәшмичә тынлап утыра торган иде, бүген дә шулай итте, әйтерсең лә, бу аны бөтенләй кызыксындырмый. Ләкин күңеле әнисенең бу турыда сөйләвең өзелеп-өзе- леп тели, аннары, айнып, җинаять эшләгән бала кебек, кызара иде. Шуның артыннан ук аның күз алдына Фәния килеп баса. Рәисә калтыранып китә. Фәния авылның иң матур, иң чая кызы. Ул теләсә нинди егетнең башын әйләндерерлек кыз.
Рәисәнең күз алдында ике кеше—Гомәр белән Фәния гәүдәләнде. Икесе дә нинди саф, акыллы, алар ничек пар килгәннәр. Рәисә үзеи Фәния урынына куярга теләде, ләкин... Юк, Раисә Гомәргә пар түгел инде... Рәисә ирексездән әнисенең күзләренә карады. Менә күрәсең, без пар түгел, Гомәр Фәния белән бәхетлерәк булачак, — менә нинди уйлар иде аның күзләрендә.
Ләкин ана күңеле башкачарак уйлый.
— Кияү белән рәтләп сөйләшкәнең юк бугай, кызым, — диде ул, — гел шулай аерым торырсыз микәнни инде?
Бака орынганда кеше ничек чирканса, Мидхәтнең исемен ишеткәч, Рәисә дә шулай чирканды.
— Бер киселгән икмәк кире ябышмый, әни, — ди ул, яшенә тыгылып, — ул минем бөтен тормышымны таптады. Мин инде гомергә дә бәхетле була алмам.
— Нигә алай дисең, кызым? Менә бер дә көтмәгән җирдән бәхетең килеп чыгар әле. Өметеңне генә өзмә. Өметсез шайтан, диләр.
Нәкъ шул чакта ак самовар урыныннан кузгалгандай булып, пар чыгарып, быгырдап кайнап чыкты. Аннан Гафифә карчык өстәлне генә әзерләп бетерде, Гыйльметдин карт кайтып керде. Ул карчыгының кырын карап торуына карамастан, пычрак аяклары белән, өстен дә чишенмичә, өстәл янына үтте.
— Нәрсә син йокыңнан сул ягың белән торгандай каралып йөрисең тагын? — диде ана Гафифә карчык. — Әзрәк кеше төсле сакал-мыекла- рыңны кырыр идең. Шундый куанычлы урып-җыюны бетергән көн, ә ул әзрәк сөенми дә.
Быел кызу эш өстендә яңгырлар бер дә булмагаилыктан, авыл кешеләре өчен беренче яңгырлы көн — бәйрәм иде. Иртә таңнан алып, кичкә кадәр эшләп алҗыган, җәйнең кыска төннәрен рәхәтләнеп туйганчы йокларга да вакытлары калмаган колхозчылар ял иттеләр. Мунча яктылар, аш-су пешерделәр. Гафифә карчык та хәзер хәзинәсендә нәрсәсе бар, бөтенесен дә өстәлгә тезде. Дөрес, картының кәефе булмау шактый борчыды аны. Шулай да моңа артык әһәмият бирмәде, картының шулай бүселеп йөрүенә ул күнеккән иде инде.
— Кара әле, кызым,—диде Гафифә карчык, йомшак тавыш белән,— үзебезнең Гомәрие әйтәм, нишләп бу арада безгә бер дә керми икән? Эше бик тыгызмы икән?
Гыйльметдин карт карчыгының авызыннан Гомәрнең исемен ишетү белән сагаеп калды һәм кулына тоткан чынаягын авызы янында тотып,
31
яца сүз көтте. Ә беркатлы Гафифә карчык иренең башында нәрсәләр кайнаганын белмәде, һаман үзенекен сөйләде.
— Әллә соң, атасы, чәйгә чакырып китерәсеңме үзен, — диде ул. — Хәсән өлеше дигәндәй, табын да бик мул чак.
Гыйльметдин карт чынаягын өстәлгә шап итеп утыртты да урыныннан сикереп торды.
— Нәрсә сез бөтенегез дә Гомәр дә Гомәр! Мин туйган инде ул Гомәрәгездән,— дип кычкырды ул һәм ашыгып чыгып та китте.
— Нәрсә булган тагын бу карт юләргә. Әллә шашканмы?—диде Гафифә карчык.— Белмәссең аларны: бер караганда, аталы-уллы кебек, икенче караганда — этле-мәчеле...
5
Яңгыр икенче көнне төш вакытларында гына туктады. Тоташ пәрдә булып күк йөзен каплаган болытлар артында, томан эчендә, бик еракта яндырылган факел кебек кенә булып тонык кояш күренде. Аннары болытлар ашыгып тарала башлады. Көн аязып китте. Гадәттә яңгыр артыннан гына була торган тантаналы тынлык урнашты. Моңа кадәре күккә очып күтәрелергә теләгәндәй җилпенгән тал агачларының ботаклары озын яшел яфракларын Ык суына тыгып йокыга талдылар.
. Ыкның бу төбәгендә әле берничә ел гына элек куе әрәмәлек иде. Хәзер буа буып, суы күтәрелгәч, андагы таллар яртылаш су эчендә калды. Кем белә, бәлки берничә елдан алар бөтенләй бетәр, ләкин бүген алар арасында көймәгә утырып йөрүе бик күңелле әле. Шуңа күрәдер инде, монда күңел ачучы егетләрне, кызларны кич саен күрми калсаң, әллә ничек шунда, Ык буеның яме бөтенләй юк төсле тоела.
Таллар арасында кармак чыбыклары күренде. Аннан юлындагы ботакларны аударып, төпкә батырып килә торган көймәнең кыштырдавы ишетелде.
Көймәдә ике кеше утырган, икесенең дә кулларында кармак чыбыклары. Койрыкка утырганы Мөҗип. Ул яланбаш, ак күлмәктән, талларның очларыннан тартып, көймәне алга куа.
— Я, туктыйсыңмы инде син, юкмы?—ди көймә уртасындагы аркылы утыргычка утырган Фәния, түземсезләнеп. — Сиңа ышанып, мин килгән... Балык тотарга килмәгәнсең бит син, мине интектерергә килгәнсең...
Мөҗип кычкырып көлә. Ул зур куллары белән Фәнияне кочагына алырга тели.
Фәния читкә тайпыла, көймә чайкалып китә.
— Көймәне аудара инде, аю, — дип ачулана Фәния, ә үзе учы белән су алып, бәхетле елмаюдан йөзе кояш булган Мөҗипкә чәчрәтә. — Честное комсомольское, Мөҗип, тагын үрелдеңме, суга сикерәм дә төшәм. Батсам, кара апы, елыйсы булма.
Фәния, балык тотарга уңайлырак урын эзләп, як-ягына карана. Мөҗип ул күрсәткән урында көймәне туктата, агым уңаена куеп тал чыбыкларына бәйли, якорь өчен чылбырга тагылган иске сабан тәгәрмәчен су төбенә ташлый.
— Син, алтын чәчем, хәзер тавышланма инде, кочакласам да тыныч кына утыр, — ди ул, Фәния янына күчеп. — Балыклар тынлыкны ярата.
Алар, бик һәвәскәр балыкчылардай, кармакларына суалчанны озак итеп эләктерәләр. Аннан икесе дә, калкавычларына карап, тавыш-тынсыз калалар. Ләкин икесенең дә күңелләре артык шаян, артык шат булганга инде әллә, калкавычны онытып, күз кырыйлары белән генә булса да бер-берләренә карыйлар. Ә бу «караклыклары» вакытында тотылып, күзләре очраштылармы, я тизрәк читкә борылалар, я, икесе дә берьюлы', тынып калган Ык буен яңгыратып, көлә башлыйлар.
32
— һи, монда нинди балык калсын,—диде Мөҗип.— Көлеп куркытып бетердең инде. Башка җиргә күчәргә кирәк.
Яңадан көймәне бәйләп куйган тал чыбыклары чишелә, яңадай якорь күтәрелә, тал чыбыкларын аралап, көймә үзенә яңа юл сала.
Фәния чәчү машинасында эшли башлаганнан бирле, алар элеккечә көннең көн буе бергә була алмыйлар иде. Мөҗип бодайны бетереп, солы ура башлагач, бөтенләй аралары ераклашты. Көндезге ял вакытында да бергә озак була алмадылар. Чөнки Фәниянең эшли торган участогы бригаданың ял итү урыныннан шактый ерак иде. Шуңа күрә ул көндезге ашка башкалардан соңрак кайта, иртәрәк кузгала. Ял вакытының сакаулы минутлары алар өчен бик кыска иделәр, билгеле. Ләкин, Фәния дә, Мөҗип тә моңа зарланмадылар, киресенчә, ялгыз калып, кайда да булса агач күләгәсендә утырудан бигрәк, күбрәк Гомәр янында кайнаштылар.
Менә хәзер дә Фәния, суга карап, Гомәр турында уйлый. Соңгы вакытта Гомәргә бигрәк тә бәйләнеп китте ул. Бригадага Гомәр килмә- сә, ямансулады. Шундый көннәре булды, Мөҗипкә каты-каты сүзләр дә әйткәләп ташлады.
— Ничек булды соң әле бу?—дип уйлады хәзер Фәния, Мөҗипкә сыеныбрак. — Мин барыбер Мөҗипне генә сөя алам бит.
Бер көнне Гомәр яшьләргә колхозның киләчәге турында сөйләде. «Авыл хуҗалыгының төп эшләре киләчәктә комбайннар, электр көче йөртә торган тракторлар белән башкарылачак, — диде. — Безнең тормышыбызның үсү законнары шундый инде, һаман алга да алга барабыз. Менә синең кебек уңган кызларны, — диде ул Фәниягә карап, — машиналарга утыртасы иде».
Бу соңгы сүзләрдән соң Фәния гадәтенчә кычкырып көлде генә: нинди трактористка ул! Икенче көнне Гомәр аңа моторлар турында язылган китап китерде. «Үзйөрешле комбайн», — дип укыды Фәния. Соңыннан ул бу китапны Мөҗипкә дә күрсәтте.
— Менә күңелле китап, — диде ул, көлеп. — Мәхәббәт дисеңме, батырлык дисеңме, бөтенесе дә бар.
Гадәттә дуамаллыкны, бушка көлүне яратмаган, соңгы вакытта бигрәк тә уйчанланып киткән /Мөҗип, китапны күргәч, Фәниянең шаяртуыннан көләргә ашыкмады, ә чирәм өстенә сузылып ятып, берәм-берәм китапның битләрен җентекләп карады.
— Шәп нәрсә. Моннан мәхәббәтне дә, батырлыкны да табарга була,— диде ул, шунда ук китапны кесәсенә салып куйды. — Торсын әле, вакыт булганда караштырырмын.
— Бирәмме соң сиңа, — дип кычкырды Фәния. — Китер минем китапны. Гомәр абый аны минем үземә бирде.
Мөҗип эндәшмәде, тик аның күзләренә генә әллә ничек сәер итеп карады, аннан китапны сузды.
— Кызларга шундый хөрмәт инде,—диде ул, читкә борылып. — Сиңа китаплар да бирәләр, ә миңа укы дип, киңәш тә итмиләр.
Аның тавышы ничектер бик ят булып ишетелде. Фәниянең уенча, бик кимсетелгән яисә авыру кеше генә шундый тавыш белән сөйләргә тиеш иде. Ул ашыгып дусы янына чирәмгә утырды. Аның аз гына тузанлы, машина мае исе килә торган аксыл чәчләреннән сыйпады. Аннары акрын гына китапны алды һәм Мөҗипнең күкрәгенә куйды.
— Син укы башта, аннан мин укырмын,—диде ул. — Әгәр дә телисең икән, без бергә дә укый алабыз. Болай күңеллерәк тә, аңлаешлырак та булыр. Яме, Мөҗип?
Мөҗип эндәшмәде. «Үпкәләттем, — дип уйлады Фәния, — әллә көнләшә дә инде. И җүләркәй!..»
Фәния күз кырые белән генә Мөҗипнең йөзенә карады, Мөҗип әллә бик уйга калган иде, әллә чынлап та балык тотарга тели — күзләре калкавычка тегәлгәннәр.
— Тарт, тизрәк тарт!—дип кычкырып җибәрде Фәния, — күрмисеңме, ничек чиртә!
Мөҗип, ашыгып, кармак чыбыгын күтәрде: кармактагы суалчан, бө- терелә-бөтерелә, һавага ^күтәрелде. Егет, үзенең алданганлыгын аңлап, кулындагы кармак чыбыгын төнбоеклар өстенә ташлады да Фәнияне кочаклап алды.
— Шаян син, Фәния.
— Ә син артык уйчанланып киттең әле.
— Аның сәбәбе бар.
— Нәрсә?
— Синең күңелендә башка кеше.
— Юләркәй син, минем күңелемдә синнән башка кем булуы мөмкин.
— Суга карап кем турында уйладың соң?
— Синең турыда, үзем турында, киләчәгебез турында һәм...
— Гомәр турында?
— Әйе, Гомәр абый турында да. Ул яхшы кеше.
Мөҗип сүзне бөтенләй башкага борды.
— Бу яңгыр яуу, бер яктан, әшәке булса, икенче яктан, яхшы да бул ды әле, — диде ул һавага карап. — Бигрәк тә уҗымнарга кирәк.
Фәния, ашыгып, кармак чыбыгын күтәрде, кармак җебен урый башлады.
— Син кая?—дип сорады Мөҗип.
— Дөньяны онытмыйк әле, җыелышка барасыбыз бар, шундый җыелыштан калып булмас, — диде Фәния, аннан кояшка таба кулын сузды. — Әнә, күрәсеңме?
Кояшның зур кызыл түгәрәге яртылаш Миян таулары артына капланган, ул җир өстенә соңгы нурларын сибә иде инде.
6
Ниһаять, Гыйльметдин карт шулкадәр теләмәгән, төрле сәбәпләр табып кичектереп килгән җыелышны башларга да вакыт җитте. Идарә тарафыннан төзелгән исемлек буенча утырышка чакырылганнар да, чакырылмаганнар да колхоз идарәсе йортына агылдылар. Әкренләп кечкенә бүлмәдәге утыргычлар да, урындыклар да тулды. Кешеләр, урын тапмыйча, тәрәзә яңакларына сөялделәр, ә кайберәүләре турыдан-туры идәнгә чүгәләделәр, һәммәсе дә җитди, нәрсәдер көтә, шуның турында уйлый иде. һәм бу җитдилеккә бәйрәмчә матур, пөхтә киемнәр дә комачауламый: яхшы костюмнар, шәһәрчә итеп тегелгән ефәк һәм йон күлмәкләр, бизәкле яулыклар, бик әһәмиятле эшнең күркен арттыралар гына кебек иде.
Алгы утыргычларга күбесенчә яшьләр урнашканнар, алар арасында Гомәр дә күренә.
Иң артта Шакир утырган, аның белән янәшә хатыны Җәмилә. Алар икесе дә кечкенә буйлы булганлыктан, президиум өстәленнән караганда күренмиләр дә. һәм Шакир хатынына таба карамый, аның кәефе бик киткәндер, әледәи-әле кашлары бергә кушылалар.
Җәмилә янында Сабнра утыра. Әллә каян күренеп тора, ул монда үзе теләп килмәгән, бер президиум өстәле ягына, бер ишеккә карый.
— Сабнра!—дип дәште идарә членнарыннан берсе, — әйдә, алгарак уз, син бит чакырылган кеше.
Сабнра, гамьсез күренергә тырышып, түргә уза. Аның өстендәге ефәк күлмәгенең итәкләре кыштырдый, тулы гәүдәсе тәкәббер генә селкенә.
3 „С. Ә.“ № 4.
33
34
— Тапкан бит иярер кешесен дә, -ди теш арасыннан гына Шакир.
— Нишләп мин аны ияртим ди, көчек кенә кешегә иярә ул. Авызыңны үлчәп ач, Шакир.
Шакир идәнгә төкереп куя.
Сабира апа, ничә сумлык катык саттың?—дин көлде кемдер. \лда утыручылардан бөтенесе дә кычкырып көлеп җибәрделәр.
Тынычлык, иптәшләр, — диде колхоз электригы Шәрифҗан, урыныннан торып. Аның чия төсле галстугына һәм бик җитди йөзенә карап, бөтенесе дә тынып калдылар. — Хәзер башлыйбыз.
Председатель бүлмәсеннән Гыйльметдин карт белән Җәләев чыкты. Алар икесе дә олысымак, озынрак гәүдәле, киң җилкәле, икесе дә чиста итеп кырынганнар. Җәләев алдан бара. Ул корыч төсендәге костюм кигән, йөзе ачык, акыллы күзләре аз гына елмаялар. Арттан атлаучы Гыйльметдин карт, башка чакта үзен аннан яшьрәк итеп күрсәтергә тырыша иде, бүген ничектер картайганрак булып күренә. Аның адымнары авыр, башы аз гына аска иелгән, куе кашлары астына яшеренгән күзләре күңелсез генә, тонык кына карыйлар.
Менә алар үз урыннарын алдылар. Нәкъ шул ук секундта ишектә Фәния белән /Мөҗип, алар артыннан Рәисә күренделәр.
— Мөҗип, монда килегез,—дип кычкырды Кирам. — Өчегез дә монда килегез.
— Иптәшләр, — диде Гыйльметдин карт, бераз карлыккан тавыш белән. — Мондагы күп иптәшләрнең теләкләрен искә алып, утырышны район газетасына басылган хәбәрне тикшерүдән башларга дигән тәкъдим бар. Каршылар юкмы? Юк.
— Информация өчен сүз уку өе мөдире Гомәр иптәшкә бирелә.
Гомәр, ашыгып, өстәл янына чыкты. Электр лампасыннан төшкән нурлар аның йөзен саргылт ялтыравыклы төскә керттеләр. Ул халыкка бер карап алды да, акрын гына тавыш белән, хәтта бераз уйланып, бик гадн итеп сөйли башлады, әйтерсең лә, ул утырыш алдында чыгыш ясамый, ә урамда кемне дә булса очраткан да, аңа дөнья хәлләрен сөйли.
Башта, башкалар кебек үк, Гыйльметдин карт та аны бик тыныч тыңлады.
Гомәр партия Үзәк Комитетының февраль Пленумы карары турында, ул тарихи карарның әһәмияте турында, колхоз тормышын яңа баскычка этәрүе турында сөйләп китте.
— Мона кадәр начар эшләмәдек һәм начар эшләмибез дә, — дип дәвам итте Гомәр. — һәр намуслы колхозчы илебез, тормышыбыз тагы да матуррак, тагы да ныграк һәм баерак булсын өчен, дөньяда тынычлык саклансын өчен, югары уңыш өчен көрәшә. Ләкин шунысы кызганыч, бөтенебез дә түгел. Безнең әле арыш урынына горчица чәчүче Мидхәтебез, үз эшенә гамьсез караган Бәкеребез дә бар. Безнең кайбер колхозчыларыбыз, эшкә чыгуга караганда, базарга баруны файдалырак саный. Ә идарәбез, беренче чиратта Гыйльметдин абзый, күбрәк гомуми уңышларга капланып, аларга бармак аша карыйлар. Үтәр, рәтләнер, диләр, күрәсең. Юк иптәшләр, без кимчелекләребезгә шулай салкын карыйбыз икән, ул кимчелекләр тора-бара җинаятькә әверелүе мөмкин.
Гыйльметдин карт бу сүзләрдән соң эсселәнеп китте, ләкин Гомәрпе бүлдермәде. Тик чырае гына бермә-бер караңгыланды. «Тел сөяксез, пи сөйләмәс», — дип уйлады ул.
— Әйтәсе дә юк, Шакир абыебыз да яхшы!—дип дәвам итте Гс- мәр. — Аның бригада членнары бер кеше кырыкка ярылырдай кызу эш вакытында базарга йөриләр. Җитмәсә, шул базарга йөрүчеләрнең берсе аның үз хатыны. Дөрес, Җәмилә апа үз ялгышын танып, ярты юлдан өенә кайтып, шунда ук эшкә дә чыкты, ә Сабира апа, кат-кат әйтүгә карамастан, базар юлыннан кайтмады. Күрәсең, катыгым әчер дип курыккандыр.
35
Залда утыручылар кычкырып көлә башладылар. Кемнәрнеңдер ачулы тавышлары да ишетелде.
Гомәр, сүзен очлап, яшьләр арасына төшеп утырды.
Җәләев, башын кагып, уйга калган Гыйльметдин картка дәште.
— Әйдә, җыелышны алып бар, Гыйльметдин абзый. Бәлки, сөйләргә теләүчеләр бардыр.
Гыйльметдин карт, башын түбән игән килеш, урыныннан авыр гына күтәрелде.
— Идарәгә, бигрәк тә миңа карата әйтелгән сүзләр дөрес,—диде ул, уйланып. - Мин боларның бөтенесен дә төзәтермен. — Ул, тагын нәрсә әйтим инде дигәндәй, Җәләевкә борылды. — Әмма ләкин мин берсенә төшенмим, кешеләргә катырак кагылдыммы — сыразы чабудан тартасыз, җәза чаралары кулланмадыммы, йомшаклыкта гаеплисез. Бу ничек була инде?
Җәләевнең кырыс йөзе елмаюдан яктырып китте.
— Нәкъ шулай, Гыйльметдин абзый, — диде ул.—Димәк, вакытына һәм урынына карап төрле кешегә төрлечә килә белергә кирәк.
— Сүз бирегез, — дип кычкырды Шакир. Ул, кешеләрне этә-төртә, өстәл янына чыкты. Ләкин халыкка түгел, Гыйльметдин карт белән Җәләевкә карап сөйли башлады. — Иптәш Җәләев дөрес әйтә, Гыйльметдин абзыйның төп ориентиры юк. Ориентир ул, иптәшләр, артиллериядә кая төбәп атарга кирәклекне күрсәтә торган билге. Ориентирсыз кирәк җиргә атып булмый. Менә мин дә Сабира рәткә керер әле дип ялгыш ориентирлашканмын. Сабира ул бер караганда кеше кебек...
— Туктасана, — дип бүлдерде аны, чәчрәп китеп, Сабира, — нигә син кешене яманлап, үзеңне аклыйсың? Син минем турыда сөйләмә, хатының турында сөйлә. Син минем сихәт түгеллекне, билем сызлаганны белмисеңме әллә? — Ул, чынлап та биле авырткандай, чыраен сытып, халыкка карады. — Билләһи, мин базарга дип бармадым, төп йомышым бульнис- ка керү иде...
— Ә моңа кадәр ни өчен эштән качтың? Юк, симулянтлык чире синдә.
— Нинди спекулянт булыйм, Гыйльметдин абзый, үз катыгым, үз сөтем иде бит. Син, абзыкаем, капыл гына алай димә әле. Әгәр ышанмыйсың икән, күршеләрдән сорагыз... Түшәктә көннәр буе ыңгырашып ятам.
— Врач биргән справкаң бармы?—дип кычкырды Мөҗип.
— Сорамаган идем, справкасыз да ышанырлар, дигән идем. — Ул мунча кереп чыкканнан да бигрәк кызарды һәм тәмам хәлдән тайды.
— Ярар, Сабира, утыр, — диде Җәләев ахырда. — Безгә бөтенесе дә ачык. Ә син нәрсә дисең, Җәмилә? Әйдә, бас, сөйлә.
Җәмилә, аякка баскач, башта йөзен куллары белән каплады, аннан яулыгын рәтләбрәк бәйләде дә, нәрсә әйтим икән инде дигәндәй, Шакирына карады. Алар сөйләшүләре белән дә, үзләренең темпераментлары белән дә бер-берсенә капма-каршы иделәр. Ләкин Җәмилә бүген бик зур авырлык белән генә сөйләде.
— Мин гаепле инде. Сабира кереп, «әйдә, барабыз», дигәч, бер көн калганда, әллә нәрсә булмас, Шакир белми дә калыр дип, барып кайт- макчы булган идем. Гомәргә рәхмәт, юлдан кайтарды. Кичерегез, иптәшләр, моннан соң бозау мунчагы белән өстерәсәләр дә, сорамы]’! китмәм.
Мидхәт мәсьәләсен тикшергән чакта, Рәисә, җир ярылса, җир тишегенә керердәй булып, оялып утырды. Дөрес, Мидхәт хәзер аның өчен ят бер кеше иде инде. Шулай да Мидхәт аркасында аның үзенә, әтисенә никадәр күләгә төшүен ул бик ачык аңлый иде.
36
— Мин акланырга теләмим,—диде Мидхәт, — бердәнбер теләгем шул, иптәшләр, горчицаны усал уй белән чәчелгән дип күрмәгез. Дөрес, орлыкның чүпле икәнен белдем мин, ләкин аны шулкадәр күптер, басуны бозарлыктыр дип һич тә уйлый алмаганмын.
«Оятсыз, никадәр халык каршында ялганлый бит», — дип уйлады Рәисә. Аның уйларын раслагандай, алдагы рәттән кемдер:
— Юк сүз!—дип кычкырды. — Җитәр, уку өендә дә күп яшьләр агыздың инде, ләкин бер сүзең дә дөрес булмады.
— Нигә ул чакта чәчмә дигән саен чәчәргә уйладың?
Мидхәтнең йөзенә аз гына да үзгәреш чыкмады.
— Уку өендә дә шулайрак сөйләдем, иптәшләр, ләкин анда да усал ният белән түгел. Ләкин сез барыбер миңа ышанмыйсыз. Чөнки минем дошманнарым хәзерге көндә миннән көчлерәк. Алар ни әйтсә, сез шулай дисез. Ә чынлап карасаң...
Халыкның ачуы килә башлады.
— Ни сөйли ул!
— Оятың юк синең!
— Эш вакытында эчеп йөрисең дә, кемнәрнедер гаеплисең.
Рәисә аякка баскач, зал кинәт тынып калды. Халык яшь хатынның чиксез авыр кичерешен, йөзендә кан әсәре калмавын ап-ачык күрде.
— Иптәшләр, — диде ул, әрнеп. — Мин Мидхәтнең монда әйткән бер генә сүзенә дә ышанмыйм. Ялганлый ул! Оятсыз рәвештә ялганлап утыра. Аның бөтен теләге — судан коры чыгу. Ышанмагыз аның күз яшьләренә.
Рәисә, артык сөйли алмыйча, урынына утырды. Залда баягыдан да катырак шау-шу купты. Барысы да Мидхәтне колхоздан чыгарырга дип кычкыра башладылар.
— Иптәшләр! —диде Мидхәт. Аның йөзе, иреннәре, куллары калтырый һәм ул кечерәеп калган кебек күренә иде. Ул көчкә: — Кичерегез мине. Мин тырышырмын... —дип әйтә алды.
Мөҗип сүз сорады.
— Иптәшләр, минемчә, мәсьәлә ачык.
— Нәрсә тәкъдим итәсең?
— Минем тәкъдим: идарә үзенең утырышында ялкау Мидхәтне һәм аның апасы Сабираны колхозчыларның гомуми җыелышында тикшерергә, аларның безнең коллективта калу-калмау мәсьәләсен карарга дип карар чыгарсын.
— Дөрес!
— Икесен дә! Җитәр, кеше җилкәсендә күп яшәделәр.
— Ә без кая барыйк? Ниткән эш бу? Нигә мыскыл итәсез!—дип чәчрәп урыныннан торды Сабира. — Сезнең хакыгыз юк, минем башка кварталларда эшләгән труддиннәрем...
— Хокук турында сөйләмә, — дип бүлдерде Сабираны Гыйльметдин карт.— Ялкауларга, эшне таркатучыларга безнең хокук җитәрлек.
1 Берникадәр вакытка утырышның тәртибе бозылды. Кешеләр үзара бәхәсләшергә тотындылар, кычкырыштылар. Моңа кадәр аларның кызгануларына ышанган, үз-үзен бик горур тоткан Сабира, эшнең рәте киткәнен сизеп, елап ук җибәрде. Ә Мидхәт, үлек кебек җансыз калып, тәрәзә төбендә утыра бирде.
— Колхозчы иптәшләр!—диде /Кәләев. Ул күтәрелгәч, яңадан бөтенесе дә тындылар, һәркемнең күзләре аның авызына текәлде, — Мидхәт тә, Сабира да бүген бер нәрсәне аңларга тиешләр. Халык ялкауларны, колхоз эшенә төкереп караучыларны яклый ^алмый. Ялкауны кызгансаң, яхшы эшләүчеләрнең йөзенә пычрак ыргыту була.
— Дөрес.
— Бик дөрес!
— Тәгәрмәчкә таяк тыкмабыз.
37
Җәләев кешеләр сөйләшкән арада башын түбән иеп утырган Мидхәткә карады. Мидхәт, үзенә карап торганнарын сизгәндәй, башын 'күтәрде. Җәләев аның күзләреннән: «бер генә, бер генә...», дигән сүзләрне укыды.
— Ләкин без авырлыклардан курыкмыйбыз,—дип дәвам итте Җәләев.— Мин үзем Мидхәтне дә, Сабираны да бөтенләй югалган, дошман кешеләр дип уйламыйм. Аларның гаепләре бик зур. Алар моны аңларга һәм намуслы хезмәт белән үзләрен акларга тиешләр. Әгәр моны аңламыйлар икән, — үзләренә үпкәләсеннәр.
Шуның белән бергә, иптәшләр, безнең үзебезнең дә гаеп бар. Без аларны тәрбияли алмаганбыз, без аларга түбәнгә тәгәрәргә юл куйганбыз.
Менә шул, иптәшләр, әгәр дә без Мидхәт белән Сабираны тәрбияли алабыз, дибез икән, алар колхозда калсыннар, без аларга каты шелтә бирик һәм кисәтеп куйыйк: җитте, егетләр, бу соңгысы!
Ул утырды. Аның тәкъдиме бөтенесе өчен дә теләп алынган тәкъдим булды. Халык күплектән мунча кебек кызган идарә бүлмәсендә җиңел сулап куйган тавышлар ишетелде.
Утырыш төгәлләнеп килә иде инде, мәсьәлә ачыкланды. Вакыт бик соң булу сәбәпле, кешеләр бик тиз таралыштылар. Гыйльметдин карт та урыныннан торды һәм бер сүз дә эндәшмичә, башын түбән иеп, акрын гына ишеккә юнәлде.
— Я, хушыгыз,—диде ул, ишек янына туктап. — Хушыгыз, иртәгә- гә кадәр.
Алтынчы бүлек
1
«Яңа тормыш» колхозы урып-җыю һәм дәүләткә ашлык тапшыру эшләрен тәмамлады. Киләсе елга җитәрлек итеп орлык фондлары салу төгәлләнде, туңга сөреләсе барлык мәйдан сөрелде.
Гомәр, гомуми эштә үз эшенең дә барлыгын уйлап, чын күңеленнән шатланды. Ләкин тынычланырга иртә иде әле. Аның уенча, «Яңа тормыш»- ны районда гына түгел, бөтен Татарстан күләмендә иң алдынгы колхоз итәр өчен бөтен нигезләр бар. Көз җитү белән, уку өенең эшендә яңа чор башланды. Хәзер халыкның күбесе авылда. Уку өенә бертуктаусыз кешеләр агылып тора, яше-карты барысы да килә. Алар лекцияләр, докладлар көтәләр, яхшы итеп оештырылган спектакль, концертлар карарга телиләр. Фәнни түгәрәкләр оештыруны сорыйлар.
Бер көнне Фәния, шаярып кына әйткән төсле:
— Гомәр абый, театр карыйсы, бигрәк тә укыйсы килә, — диде. Гомәр, аның тәкъдимен эләктереп алып, драмтүгәрәк оештырды һәм беренче спектакль куюның хәзерлеген күрә башлады.
— Лекторий оештырасы иде бит, Гомәр, — диде бер көнне Җәләев. Гомәргә шушы җитә калды. Ул, җиң сызганып, лекторий оештыру эшенә кереште. Лекция укый алырлык кешеләрне барлап чыкты. Алар күп түгел иде: Җәләев, укытучы Габдулла, Гомәр, Рәисә. Ләкин башлап җибәрү өчен бу кечкенә көч түгел.
Беренче лекцияне Рәисә хәзерләде. Ул ничек башлап җибәрергә белмичә аптырап бетте.
— Гомәр, миннән чыкмас, ахрысы. Беренче лекцияне үзең сөйлә бул- маса, — диде ул.
Гомәр, Рәисәнең лекциясе әйбәт булачагына һичбер шиге юк төсле итеп:
— Юк, юк, Рәисә. Беренче лекцияне син сөйләргә тиешсең’ ______ диде __
материалларны җыярга булышам, кирәк булса, барысына да булышам.
3*
Бу биг Чәчкәле лекториеның беренче лекциясе. Еллар үтәр, Чәчкәледә менә дигән лектории булыр, әмма бу беренче лекциянең шатлыгы-борчы- лулары һичкайчан онытылмас. Аны кем ясаган, Чәчкәле лекториен кем беренче булып ачкан дигәндә, Рәисә-укытучы ачкан, диярләр...
— Хыялын син, Гомәр, — дип көлде Рәисә.
Уку өен ябарга вакыт иде инде. Халык таралып бетте. Бары тик Җәмилә генә өстәлгә таянган килеш һаман утыра бирде.
— Җәмилә апа, нигә кайтмыйсың? —дип сорады Гомәр.
Җәмилә елап җибәрде.
— Шундый матур яши идек, җыелыштан соң Шакир бөтенләй үзгәреп китте.—диде ул бераздан. — Гомердә ишетмәгән сүзләр ншетәм... Инде нишләргә дә белмим...
Гомәр шинелен иңнәренә салды.
— Әйдә, Җәмилә апа, мин сине озата барам. Шакир абзый белән дә сөйләшермен.
Алар барып кергәндә, Шакир ике кулы белән башын кысып китап укып утыра иде. Мондый соң вакытта чит кеше килеп керүен күргәч, Шакир бераз уңайсызланды, ләкин сер бирмәде. Гомәрне өстәл янына чакырды.
— Кая. Җәмилә, самовар куеп җибәр әле, — диде, берни булмагандай.
Гомәр аның китапларына күз төшерде. Аларныц күбесе авыл хуҗалыгы брошюралары иде.
— Әдәби китаплар укымыйсызмыни, Шакир абзый?—дип сорады Гомәр.
Ара-тирә укыштыргалыйм. Ләкин яхшылары аз. йоклата торганнарын яратмыйм.
— Тиздән яңа китаплар кайтарабыз.
Гомәр, Шакир белән сөйләшергә башка сүз тапмыйча, аптырап утырды. Шакир, урыныннан торып, хатыны белән бераз . пышылдашып алды Гомәр Җәмиләнең йөзе яктыруын күрде һәм эченнән куанып куйды. «Ярар, бүген башламаганда да була икән, икенче вакытта, җае туры килгәндә сөйләшермен әле», — дип уйлады.
Берәр рюмка эчкәннән соң, Шакир үзе бу турыда сүз башлады. Күрәсең, аның йөрәгендә җыелган кайгысы шулхәтле зур иде, ул, Гомәр тыңламыйча китә күрмәсен дигәндәй, бик ашыгып сөйләде.
— Мин хәзер, Гомәр, әгәр беләсең килсә, кешеләргә эш кушарга да ояла башладым. Барысы да, үз хатыныңа нигә әйтмисең, дигән төсле карыйлар. Алар, бәлки, алай уйламый да торганнардыр. Әмма миңа тулай тоела. Менә бит эш нәрсәдә...
Гомәргә Шакирның борчылуы бик яхшы аңлашыла иде. Әгәр Шакир урынында ул үзе булса, нәкъ менә шулай газапланыр иде. Аның күңелендә бу көчле, батыр һәм намусчы кешегә хөрмәт артканнан-арта барды. «Ярата ул үзенең Җәмиләсен», — дип уйлап алды һәм аларны татулаштыра торган сүзләр уйлый башлады.
Алар шактый озак сөйләшеп утырдылар. Гомәр ал ардан чыгып киткәндә, әтәчләр икенче тапкыр кычкыра башлаган иде инде.
Бу сөйләшүнең бер-бер нәтиҗәсе булырмы-юкмы, анысын Гомәр белми, әмма аның күңелендә ниндидер яхшы бер тойгы туып килә иде.
Икенче көнне иртән Гомәр Җәләев янына йөгерде һәм Рәисәнең лекциясе турында парторгның фикерен белергә ашыкты.
— Әйбәт кенә лекция хәзерләгәнсез, — диде Җәләев, — тик исеме генә бераз сәеррәк: «Ничек яхшы кеше булырга?».
Гомәр артыгын тыңлап та тормады, дәфтәрне эләктерде дә уку өенә чапты.
39
Көндез Гомәр район тарафыннан җибәрелгән махсус афиша бланка- ларыи тутырды һәм аларны авыл советы, колхоз идарәсенең капкаларына, халык җыела торган урын дип, кибет стенасына үз кулы белән ябыштырды.
Билгеләнгән сәгатьтә уку өс халык белән тулды. Яшьләр генә түгел, сакал-мыеклы абзыйлар да, олы яшьтәге апалар да килгәннәр. Халык арасында Шакир белән Җәмиләне күргәч, Гомәр аеруча шатланды.
Менә Рәисә трибуна артына чыгып басты. Бер Гохмәргә, бер тын да алмын аның сүзләрен көтеп утырган халыкка карады. Әйтерсең лә, халык үзе дә аның хәлен анлады, борчылып, кыймылдап та куйды.
— Әйдә, башла, Рәисә, — диде Җәләев.
Бу сүзләр лекторга көч биргәндәй булды, ул, каушаганын сиздермәскә тырышып, әкрен генә сөйли башлады.
— һәр намуслы кеше үзенә карата «Менә яхшы кеше, ичмасам» дип әйтүләрен тели, — диде Рәисә һәм совет чорында яшь кешенең үзендә тәрбияләргә тиешле сыйфатлары: характер, ихтыяр, хезмәткә һәм укуга караш, иптәшләргә һәм кызларга карата мөнәсәбәт, үз-үзеңне тоту нормалары турында сөйләргә кереште. Иң кызыгы һәм иң гайрәтлесе соңыннан булды. Рәисә, лекциясен бетереп, Гомәр янына төшеп утырырга гына өлгерде, кешеләр бер-бер артлы сүз сорадылар.
Трибунага Мөҗип күтәрелде.
— Минемчә, — диде ул, — Рәисә апа монда бер сорауны бик дөрес куйды: иптәшләреңә һәм кызларга яхшы мөнәсәбәттә булу нәрсә дигән сүз ул? Әйтик менә, егет белән кыз яратышалар, ди. Яратышу нәрсә, мәхәббәт нәрсә ул? /Мәхәббәт ул... ну... ярату... иң соңгы дәрәҗәдә бер-беренә ышану... Ышанудан башка сөю булмый. Кыскасы шул, мәхәббәттә яхшы кеше булу өчен сөйгәнеңә ышанырга һәм шундый итеп үз-үзеңне тотарга кирәк, сөекле кешең сиңа булган ышанычын гомер буе югалтмасын,— дип кызулап алып китте Мөҗип.
Шакир, бүтәннәргә белдерми генә терсәге белән хатынына төртеп алды. Җәмилә чак кына кызарып елмайды.
— Күбрәк, күбрәк кирәк иде мондый лекцияләр, — диде трибунага чәчрәп чыккан Фәния. — Хәзер, иптәшләр, шундый заман, барысын да, барысын да беләсе килә...
Лңа ду китереп кул чаптылар.
Гомәр өенә бик соң кайтты, һәм ярты төн узганчы язу эшләре белән утырды. Өйдә тыныч, уйларны бүлдерүче юк. Сәмига карчык кроватьта йоклый. Гаҗәп карчык, соңгы көннәрдә әллә нәрсә булды аңа, бөтенләй күңеле яшәреп китте, бер көн дә эштән каласы килми.
Менә ул кыймылдап куйды. Гомәр урыныннан торды һәм әнисе янына килде.
— Бик борчыйммы, әни?
— Ят инде, улым, ят. Минем өчен кайгырма, үзеңне бик кызганам, ял итәргә кирәк.
— Мин кызганыч кеше түгел, — диде Гомәр, ә үзе китап-дәфтәрләрен җыештыра башлады.
Акрын гына ишек шакыдылар. Гомәр, бу вакытта шулай соң кем йөрер икән дип гаҗәпләнеп, өй алдына чыгып китте, утны кабызды да ишеккә килде.
— Кем бар анда?
— Мөмкинме?—диде тыштан Мидхәт тавышы. Гомәр ишекне ачты Мидхәт, ут яктысына күзләрен йомгалап, алга үтәргә дә, үтмәскә дә белмичә, ишек янында туктап калды. Гомәр аның өйгә керүен үтенде
— Үтмим, минем синең белән аласым-бирәсем юк, — ңиде Мидхәт лә КИП үзе тунда ук өйгә кереп китте. Башындагы колакчын бүреген салып
40
идәнгә аяклары янына кунды, һәм кулына китап алып: — укыйсыңмы? — дип сорады.
Гомәр Мидхәтнең бүреген элгечкә элде дә аның каршысына килеп утырды.
— Ә сиңа укырга мөмкин түгелмени?
— Мин эчәм.
Гомәр, билгеле, аның болай бик соң булуга карамастан килеп керүе тикмәгә генә түгелдер дип уйлап куйган иде. Ул соңгы вакытта Мидхәтнең үзен бик сәер тотуын да, кешеләр белән бик аз аралашып, гел уйланып йөрүен дә күреп өлгергән иде инде, шуңа күрә сорауны турыдан- туры куйды:
— Нинди йомыш, Мидхәт?
Мидхәт аңа күтәрелеп карады. Ул Гомәрнең чандыррак йөзен, нык ихтыярлы кешеләрдә генә була торган авыз кырыендагы берничә сызыкны һәм түгәрәк ияген, гомерендә беренче мәртәбә күргәндәй, кызыксынып күзәтте.
— Әйе, эчәм, аракы эчәм мин, — диде Мидхәт. — Минем үз теләгем үз кулымда, мине беркем дә тота алмый.
— һичшиксез!—диде аңа каршы Гомәр. — Ләкин моннан иң элек үзеңә зарар. Аннан эшкә.
— Ә нинди эш сорыйсың син миннән? Я әле, әйтеп кара әле... Эшләгән эшемнән чыгарттың, хатынымны аерттың, газеталарга яздың, атлаган саен «ялкау-ялкау» дип хурладың. Хәзер Рәисә артыннан йөгерәсең... Бәхетең, бүген аның белән кайтмадың, югыйсә икегезне дә күсәк белән сугып үтергән була идем.
— Тел сөяксез бит ул, — диде Гомәр, әкрен генә, — сөяксез тел ни сөйләмәс. Их, Мидхәт, Мидхәт... Үзең болай юләр дә түгел кебек, белемле дә, ләкин гади бер нәрсәне аңларга теләмисең. Сиңа берәү дә ачу сакламый. Сине берәү дә читкә какмый. Фәкать үз-үзеңә дошман булып йөрисең. Үз-үзеңне читкә кагасың.
— Агитация, — диде Мидхәт, авызын кыйшайтып, — калганын башка вакытта сөйләшербез. Спать пора... Извините, что беспокоил.
2
Рәисә йокысыннан уянганда, яктырган иде инде. Шулай да, якшәмбе көн булганлыктан, ул урыныннан торырга ашыкмады. Үзенең пөхтә итеп җыештырылган бүлмәсен карап ятты. Әнә өстәлдә хат. Мидхәт хаты. Ул бу хатны кичә үк ертып ташламаганына үкенде. Ләкин ялкаулыктанмы, урынының рәхәтлегеннәнме, торасы !килмәде. Аның күзләре сап-сары итеп кырып юылган бүлмә түшәменә текәлделәр. Ул, кулларын баш астына салып, бөтен гәүдәсе белән рәхәтләнеп, кроватена сузылды. Берничә минут шулай ятты ул. Аннан кинәт, кем беләндер сөйләшкәндәй, «Ә бит мин чыннан да Гомәрне яратам бугай», дип куйды һәм үзе үк авызыннан чыккан сүзләренә гаҗәпләнде. Аннары ике кулы белән битен каплап, бернәрсә турында да уйламаска тырышып, бик озак хәрәкәтсез ятты.
— Доң!.. Доң!.. Доң!..
Күрше бүлмәдәге сәгать җидене сукты.
— Кызым, тордыңмы әле? Самовар суына башлар.
Рәисә сискәнеп китте.
— Хәзер, әнием! Киенәм дә чыгам.
— Рәтлерәк күлмәгеңне ки, кызым, теге криндишин дисезме, шунысы бик килешә. Кунак көтәбез.
— Нигә, әнкәй?
— Бүген бит Хәсән абыеңның туган көне.
-Н
Рәисә сискәнеп китте, үзенең бит алмалары янганын сизде. Ул, ашыгып, киемнәр өстенә ябылган ак марляны ачты: кайсы күлмәкне кияргә? Аннан, үзенең болай каушап калуына һәм кабалануына гаҗәпләнеп, яңадан кровать янына килде һәм урынын җыештыра башлады.
— Хәзер, әни, — дип эндәште ул.
3
Гыйльметдин карт иртәдән бирле карчыгына тынычлык бирмәде. Моңа кадәре, «ай-һай, йорт өчен менә бу кирәк», — дип, ашның тәмле яки тәм- сезлегенә һич игътибар итмичә, өстәл өстенә нәрсә куелса, шуны ашый торган картының болай кинәт кенә ыгы-зыгы килеп йөрүенә Гафифә карчык үзе дә аптырап калды. Әле он или торган иләген кулыннан төшерде, әле таба сөрткечен таба алмый интекте. Ул картының үз эшенә карап торуын яратып бетерми иде, күрәсең, һаман авыз эченнән генә сөйләнде. Аның маңгаена, борын очына вак-вак тир бөртекләре чыктылар.
— Кара аны, анасы, — диде Гыйльметдин карт, — тозын күп итеп сала күрмә. Бәлешеңнең өсте көймәсен, шулпасы күбрәк булсын.
Гафифә карчыкның сабырлыгы тәмам бетте.
— Кит! — дип кычкырды ул, кулындагы табагачын идәнгә бәреп. — Бар, кәнсәләреңә олак, минем эшемә тыгылма.
— Әкрен, әкрен,—диде Гыйльметдин карт. Ул, карчыгының күңелен булдыру өчен теләсә нәрсә эшләргә хәзер икәнлеген күрсәтеп, мичкә коры утыннар өстәде. — Сиңа гына ул кадерле дип беләсеңме? Гыйльметдинның йөрәге таш, имеш. Син минем йөрәгемне кулыңа тотып караганың бармы?
— һай, атасы, әллә нәрсәләр сөйлисең син бүген. Саулыгың бармы? — Гафифә карчык аның җиңеннән тотып ишеккә өстерәде. — Бар инде, атасы, бар. Син карап торгач, әллә нәрсә кулым калтырый. Бер-ике сәгатьтән кунагыңны алып кайтырсың.
— Кара, анасы, тырыш инде,— дип, ул карчыгының тагын бер тапкыр исенә төшерде дә урамга чыкты.
Ул, кулларын артка куеп, акрын гына урам буйлап атлады. Капка төпләрендә, өй түбәләрендә флаглар, коймаларда, капкаларда плакатлар, лозунглар. «Тавышларыбызны коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларына бирик!». Гыйльметдин карт, капкаларга ябыштырылган плакатлар янына туктый-туктый, уку өенә килеп җиткәнен сизми дә калды. Түбәсенә биш канатлы йолдыз һәм аның эченә Сталинның рәсеме ■куелган уку өенең баскычында Җәләевне очратты. Җәләев яланбаш, ул тәмәке тартырга гына чыккан, аны ерактан ук күреп, көтеп торган, кү-рәсең.
— Хәерле, иртә, Җәләев туган! Әйдә, бүлмәгә керәбез, салкын тимәсен.
— Ашыкма әле,—дип туктатты аны Җәләев. — Анда «Алга»дан кеше килгән, электростанцияне бергәләп зурайту турында сүз йөртә.
— Кем?
— Колхоз председателе Әхтәмов.
Бу фамилияне ишетү белән, Гыйльметдин картның йөрәге жу итеп китте. «Беләбез, — дип уйлады ул, — аның кем икәнен беләбез».
Ул, күңелендәге көнчелекне басу өчен, бу кешегә карата гаепләүләр эзләде, ләкин аны начар дип әйтү өчен бернинди дә сәбәп тапмады.
— Ә без үзебез, — диде ул Җәләевкә. — «Алга»дан башка гына...
— Әй, кунчы, Гыйльметдин абзый, — дип бүлдерде аны Җәләев. _________
Үзебезнең генә көч җитәрлекме соң монда. Яхшылап киңәшергә кирәк безгә. Халык белән сөйләшергә кирәк.
■ Ә мин нәрсә дим, дип каршы төште аңа Гыйльметдин карт Ibniiian да, аның күңеле бу тәкъдимгә каршы түгел иде, тик менә «Алгах
колхозы белән булу гына әллә ничек булып тоелды аңа.— Л\ин дә, халык риза булырмы, димәкче идем бит. Әйдә, керик, үзенә шулай дип әйтербез.
Әхтәмов аның белән якын танышларча, ачык чырай белән күреште. Тик Гыйльметдин карт үзе генә «Алга» председателенең чандыр йөзенә, кылычрак борынына, тынычлыкны белми торган кечкенә күзләренә ярат- мыйчарак карады.
Әхтәмов өй алдындагы сөйләшүне ишеткән, күрәсең:
— Я. ничек, күршеләр, нишлибез? дип куйды. — Әгәр дә сез риза түгел икән, Ык бик зур, без түбәнрәк, хәзерге тегермән урнашкан урынгарак чамаларбыз.
— Син, энем, алай үзең чамаларлык булгач, нигә безгә килдек соң?—диде Гыйльметдин карт. .Аннан үзенең бу чыгышына риза булмыйча. гафу үтенгәндәй, елмаеп куйды. — Андый зур эш турында киңәшми генә буламыни...
Әхтәмов аңа каршы бер сүз дә әйтмәде, «билгеле, шулай, монда нинди бәхәс булуы мөмкин соң», дигәндәй, киң җилкәләрен сикертеп кенә куйды.
— Шулай, иптәш Әхтәмов, — диде Җәләев, — тәкъдимегез өчен рәхмәт. Без моның турында уйлашырбыз, киңәшербез, менә сайлау алды җыелышы була, шунда хәл итәрбез. Минем теләк белән булса, мин үзем сезнең тәкъдимне бик шатланып каршы алам. — Ул бер Әхтәмовка, бер Гыйльметдин картка карады. — Минемчә, Гыйльметдин абзый да каршы :үгел. Шулай бит, Гыйльметдин абзый?
— Каршы түгел каршысын, — диде председатель, өнәмичә генә, — вакыты шундый бит, һаман зураю да зураю.
— Рәхмәт, иптәшләр, мин сездән башканы көтмәгән идем,—диде Әхтәмов һәм картның өнәп бетерми әйтелгән сүзен үз файдасына юрап куйды:—Син бик дөрес әйтәсең, Гыйльметдин абзый. Заманасы шундый, без үзебез дә кечкенәрәкне оештыра алган булыр идек, аннан ни файда. Я, хушыгыз, мине эшләр көтә. Кунакка рәхим итегез.
Ул икесе белән дә кул биреп саубуллашты.
— Ай-яй эре, — дип куйды Гыйльметдин карт, башын селкеп.
— Әйе, кечкенә түгел, — диде моңа чаклы өстәл янында сүзгә кушылмый утырган Гомәр. — Шулай да булган егет, Гыйльметдин абзый. Дәүләткә ашлык тапшыруны алдан төгәлләгәнгә яратмыйсың син аны. әйеме?
— Исем китте. Аның урынына без туңга күбрәк сөрдек.
— Юк, куркасың, бу узып китәр, дисең, — дип шаяртты Гомәр, — кара аны, Гыйльметдин абзый, ул егеттән бөтенесен дә көтәргә була, колачы киң аның.
— Куркырсың да шул, — диде Гыйльметдин карт. Ул ашыгып бүреген киде. — Кара әле, Гомәр, мин хәзер фермага менәм, бер-ике сәгатьтән кайда булырсың?
— Кем белә инде аны, Гыйльметдин абзый. Минем эш шундый бит: бер җирдә генә утырып булмый. Нәрсә бар?
— һәй шунда, беләсең бит инде хатын-кызны, әзрәк аш-су хәзерләгәннәр иде. Хәсәнебезнең туган көне. Сине алып кайтырга куштылар.
— Алайса бик рәхәтләнеп,—диде Гомәр.
Сүз куешу бер хәл, ә эш икенче. Гыйльметдин карт фермага менеп төште, малларга җибәрелә торган саламның, ничек файдаланылуын да . икшереп кайтты, ә Гомәрнең һаман эше бетмәде. Алар төштән соң гына кайттылар.
— Менә алыгыз!—дип кычкырды ишектән керү белән Гыйльметдин карт. — Көч-хәл белән генә өстерәп китердем үзен. Эшем бар дип теңкәмә тиде бит.
— Ипләп, — диде аңа Гафифә карчык һәм Гомәргә каршы атлады. — ♦ Әйдә, улым, әйдә, түрдән уз. Ялан эш дисең инде, әзрәк ял итәргә кирәк.
t— Дөньяның бөтен кызыгы эш бит, Гафифә ана... Исәнмесез.
Гомәр, Гафифә карчык тарафыннан салынган мендәрне читкә этәреп, өстәл янына килеп утырды. Рәисә, бит алмалары һәм колак яфраклары кызарган хәлдә, өстәлгә ашамлыклар тезде. Ахырда түзмәде, үз бүлмәсенә таба атлады, тик әнисенең:
— Ярар, кызым, син утыр, үзем карармын,—дигән сүзләрен ишеткәч кенә, өстәл артына кереп утырды. Хәзер Рәисәнең читенсенүе Гомәр- нең үзенә күчте, ул эндәшми утыра башлады.
Бу авыр хәлдән аларны Гыйльметдин карт коткарды.
— Тәки үз сүзеңне иттең бит, — диде ул, Гомәр белән янәшә утырып.
— Син нәрсә турында сөйлисең, Гыйльметдин абзый?
— Нәрсә булсын, һаман да шул газетага язуны әйтәм инде.
— Ә-ә-ә,—дип куйды Гомәр, елмаеп. — Файдасы тисә, ярый инде...
Гыйльметдин карт шкафка үрелде. Аннан китаплар һәм журналлар чыгарды.
— Күрдеңме, Гыйльметдин абзаң нәрсә укый хәзер, — диде ул горур тавыш белән. — Болары шәт синең уку өеңдә дә юктыр әле, шәһәрдән үзем алып кайттым. Новинка дигәннәре.
— Ярар, мактанма инде, атасы,—диде аңа Гафифә карчык. — Шул китаплары белән ялны, йокыны оныттылар инде. Кич саен Рәисә белән бәхәсләшәләр, ачуланышып бетәләр.
Гыйльметдин карт шкафтан бер шешә аракы һәм берничә стакан алып килде. Гафифә карчыкның яратмыйча карап торуына бер дә исе китмичә, стаканга яртылаш итеп аракы салды.
— Ачуланма әле, анасы, — диде, — әз генә бит, кунак хөрмәтенә генә,— һәм кулына стаканны алып, улының стенадагы рәсеменә карады.— Әйдә тот, Гомәр. Бүгенге көнебезне саклап, җанын кызганмыйча үлгән батыр солдат өчен эчик.
Гомәр урыныннан торды.
— Әйе, Гыйльметдин абзый, үлгәннәрнең даны, исәннәрнең якты киләчәге өчен.
Алар стаканнарны чәкештеләр дә берьюлы эчеп җибәрделәр. Гафифә карчык әкрен генә күз яшьләрен сөртте. Рәисәнең моңсу күзләре Гомәргә төбәлгәннәр иде.