Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРҖЕМӘ — ИҖАТ ЭШЕ


1. ЯҢА КАДРЛАР
Татар совет матур әдәбиятында тәрҗемә эшенең күләме, бик табигый буларак, зурайганнан-зурая бара. 1953 ел эчендә генә дә Таткниго- издат русчадан татарчага тәрҗемә ителгән матур әдәбият әсәрләреннән 64 китап басып чыгарды. Шулар арасында 28 табаклы «Яңадан туу» (Л. Толстой әсәре, А. Шахмов тәрҗемәсе), 43 табаклы «Москвадан еракта» (В. Ажаев әсәре, М. Максуд тәрҗемәсе), 15 табаклы «Үле җаннар» (Н. Гоголь әсәре, К. Басыров тәрҗемәсе) романнар ымың икенче тапкыр, М. Горький сайланма әсәр-ләр җыентыгының (коллектив тәрҗемәсе) дүртенче тапкыр басылуы яхшы тәрҗемәнең укучы тарафыннан яратып кабул ителүен күрсәтә.
Идеология фронтындагы бу чиксез зур һәм әһәмиятле эшнең иң авыр һәм җаваплы ягы — яхшы сыйфатлы әдәби тәрҗемә бирү мәсьәләсенә кайтып кала. Бу мәсьәлә исә, үз чиратында, тәрҗемәчеләр кадры җитештерү эшенең ни хәлдә булуына килеп кагыла.
Бездә, әлбәттә, тәрҗемә өлкәсендә бик күптән эшләп килүче, бу эштә зур тәҗрибә туплаган, бу юлда онытылмас хезмәтләр биргән иптәшләр бар. Проза жанрында эшләүче Афзал Шамов, Мәхмүт Максуд, Ибраһим Гази; поэзия әсәрләрен тәрҗемә итү өлкәсендә күп еллар буенча актив рәвештә эшләп килүче Әхмәт Исхак, Шәйхи Маннур кебек иптәшләр — болар инде, оригинал әсәрләр язу буенча да күп хезмәт күрсәткән булу өстенә, тәрҗемәчеләр отрядының да алдынгы сафларында булучы язучылар. Тәрҗемә өлкәсендә уңышлы эш алып баручы иптәшләр безнең язучылар арасында гомумән аз түгел. Гариф Гобәй, Әмирхан Еникеев, Сәрвәр Әдһәмова, Әхмәт Фәйзи, Шәрәф Мөдәррис, Габдрахман Әпсәләмов, Газиз Иделле, Нури Арсланов, Зәки Нури, Абдулла Гумеров, Габдулла Шамуков кебек иптәшләр — болар кайсылары шактый күп, кайсылары азрак күләмдә тәрҗемә иткән, ләкин барысы да үзләрен инде җитди тәрҗемәче сыйфатында таныткан иптәшләр. Мондый иптәшләрнең саны, әлбәттә, моның белән генә чикләнми. Алар тагын да бар. Ләкин шулай булса да, үскәннән-үсә барган тәрҗемә эшенең хәзерге күләме белән чагыштырганда, алар бик аз. Шуңа күрә безнең алдыбызда бүгенге көндә дә иң төп бурыч булып, тәрҗемәчеләр коллективын яңа кадрлар исәбенә зурайту эше тора.
Әдәби тәрҗемә өлкәсендә инде күзгә күренергә өлгергән яңа кадрлар да шактый күп. Бу яңа кадрлар нигездә әле язучылар союзына член булырлык дәрәҗәгә күтәрелеп җитмәгән, ләкин инде берничәшәр әдәби әсәрне тәрҗемә итеп, билгеле бер дәрәҗәдә тәҗрибә алган кешеләрдән тора. Аларның күбесе соңгы елларда гына уку йорты бетереп чыккан яки хәзерге көндә дә укып йөрүче яшьләр. Ләкин әдәби тәрҗемә өлкәсе өчен әле яңа исәпләнгән кадрлар арасында яшьләре ягыннан шактый олы булган иптәшләр дә бар. Алар, күбесенчә, матбугат дөньясына күптән-

74
нэп бирле якын торган, ләкин әдәби тәрҗемә эшенә тотынырга кыймый килгән кешеләр. Мондый иптәшләр- нец үзләренә хас бер уңай яклары бар: алар татар әдәби телен, аның үзенчәлекләрен күп кенә яшьләргә караганда яхшырак, тирәнрәк беләләр. Шуның нәтиҗәсендә, әдәби тәр-җемә осталыгын тизрәк үзләштерә алалар. Тик бу иптәшләрдә әдәби тәрҗемә эшенә чынлабрак тотыну җитми әле. Әдәби тәрҗемә аларныц практикасында нинди дә булса башка берәр төп эштән артып калган вакытларда гына эшләнә тэрган очраклы яки өстәмә хезмәт булып тора. Минемчә, язучылар союзы правле- киесе мондый иптәшләрне әдәби тәрҗемә эшенә ныграк тарту, аларда бу төр иҗат белән кызыксыну тудыру чаралары күрергә тиеш. Алар арасыннан якын киләчәктә язучы-тәр- җемәче сыйфатында язучылар союзына член итеп алынырлык дәрәҗәгә ирешергә торган иптәшләр бар.
Әдәби тәрҗемә өлкәсендә эшләүче яшь иптәшләрнең үз өстенлекләре бар. Алар бу катлаулы эшкә кыю алыналар, бу өлкәдә эзләнәләр — тәрҗемә осталыгын үзләштерергә тырышалар. Тик яшь тәрҗемәчеләрнең бик күбе өчен хас булган бер кимчелек бар: алар татар теленең үзенчәлекләрен тиешенчә белеп җит-кермиләр әле.
Ә инде әдәби тәрҗемә өлкәсендә соңгы елларда гына эшли башлаган иптәшләрнең барысы өчен дә, ягъни яшьләр өчен дә, картлар өчен дә уртак булган төп кимчелек, минемчә, тәҗрибә җитмәүгә, шуның аркасында татар әдәби теленең бөтен сайлыкларыннан, бөтен мөмкинлекләреннән файдалана белмәүгә кайтып кала.
Татар әдәби телен болай яхшы белеп тә, тәрҗемәгә килгәндә аңардан тиешенчә файдалана белмәү, икенче төрле итеп әйтсәк, әдәби тәрҗемә осталыгы җитмәү күренешләре бездә бу өлкәдә инде күптән эшләп килгән, һәм хәтта оригиналь әсәрләре беләи яхшы гына язучы булып танылган иптәшләр арасында да очрый әле.
Әдәби тәрҗемә өлкәсендәге төп кимчелекнең механик тәрҗемәгә яки сүзгә сүз аударуга кайтып калуы турында без инде күптән әйтеп киләбез. Кызганычка каршы, хәзерге көндә дә иң зур һәм төп кимчелек булып шул ук механик тәрҗемә тора. Дөрес, без, секция утырышларында булсын, тәрҗемә мәсьәләсенә багы шл a 11 га н башка җыел ышл арда булсын, тәрҗемә принциплары турында байтак сөйләштек. «Ирекле тәрҗемә», «иҗади тәрҗемә» кебек терминнар табып, кызу-кызу төстә сүз көрәштерүләр булды. Тик бу бәхәсләр нигездә инде тәрҗемә эшендә зур тәҗрибәләре булган иптәшләр арасында барды һәм аларның тәр-җемәчелек осталыкларын күтәрүгә билгеле дәрәҗәдә файда да китерде.
Ләкин сүз әдәби тәрҗемә өлкәсендәге яңа кадрлар турында барганда, төп игътибарны яшь яки яңа тәрҗемәчеләрнең осталыгын күтәрүгә, аларныц кимчелеген тәнкыйть итүгә юнәлдерү’ дөресрәк булыр. 2. КАБАТЛАНА ТОРГАН КИМЧЕЛЕКЛӘР
Бүгенге әдәби тәрҗемә практика-быздагы төп кимчелек тәрҗемәлә- ребезнец күп вакытта механик төстә эшләнгән булуына кайтып кала, дидек. Бу кимчелек нәрсәдән килеп чыга соң? һәм күбрәк нинди характерда килеп чыга? Бу кимчелек нигездә һәр ике телнең грамматик үзенчәлекләрен белеп бетермәүдән яки мәсьәләнең бу ягына тиешенчә әһәмият бирмәүдән килеп чыга.
Мәсәлән, рус телендә булган алты падеж урынына татар телендә дә алты килеш булса да, рустагы па- дежлар белән бездәге килешләр бер- берсенә төгәл килеп бетмиләр. Без моны, родительный падежга татар теле грамматикасындагы иялек ки-лешен, винительный падежга — төшем килешен каршы куеп карасак, аеруча ачык күрәбез. Әйтик, сын рабочего, дигән сүзне без «Эшченең малае» дип тәрҗемә итсәк, бер очракта (ягъни эшченең кызы турында түгел, малае турында сүз барганын ачыкларга кирәк булган очракта) дөрес булыр иде. Ә алай булмаганда без аны «эшче малае» дип кенә сөй
75
либез һәм шулай тәрҗемә дә итәбез. Яки урам исемнәрен алып карыйк. Русча Улица Гоголя диелә, ә татарча без аны Гогольнең урамы түгел, Гоголь урамы дип тәрҗемә итәбез. Щапов- урамы, Некрасов урамы дибез. Ә менә Ләбибә Ихсанова һәм Тат- книгоиздатның яшьләр-балалар әдәбияты р ед акциясе р ед а ктор л ары, телебезнең шушы үзенчәлекләре белән исәпләшмичә, «Улица младшего сына»ны «1\ече улның урамы» дип тәрҗемә иткәннә;р.
«Васек Трубачев һәм аның иптәшләре » и о в е сте н ы ң тәрҗе м әсен дә (В. Осеева әсәре, Р. Гайнанов тәрҗемәсе) татар теленең бу үзенчәлегенә җитәрлек игътибар итмәү фактлары аеруча күзгә бәрелә. «Түбәндә самолетларның, моторлы көймәләрнең модельләре тезелгән» дип яза тәрҗемәче. Ә без бит татарча, сөйләгәндә дә, язганда да — «самолет модельләре, моторлы көймә модельләре» дигән формада алабыз. «Күз-легенең пыялалары елканың төрле төстәге утларын, ата-аналарның шат йөзләрен берьюлы чагылдырып ялтырый». Бу җөмлә дә, «аның күзлек пыялалары төрле төстәге елка утларын, ата-аналарның шат йөзләрен чагылдырып ялтырый» формасында тәрҗемә ителсә, татарча рак булыр иде. «Аңарда поездның бу тимер ко-мандирына карата дуслык тойгысы үсә». — «Кем бәйләнер бит! — диде Васск, айның тигез булмаган яктысында ничектер сәер селкенгәләп торган ак түмгәккә карый-карый». Телнең үзенчәлегенә игътибар итмичә эшләнгән мондый җөмләләр, кызганычка каршы, «Васек Трубачев»- ның беренче китабы тәрҗемәсендә шактый күп очрый. Ләкин, боларга карап кына, Р. Гайнанов татар теленең үзенчәлекләрен белми дигән нә-тиҗә ясарга урын юк. Чөнки шушы китапның үзендә үк тәрҗемәченең көче барлыгы да, бик яхшы әдәби телдә тәрҗемә итәргә кулыннан килгәнлеге дә күренеп тора. Димәк, эш телне белмәүдә түгел, ә бераз тәҗрибә җитмәүдә һәм, аннан да бигрәк, телнең үзенчәлегенә җитәрлек игътибар белән карамауда.
Нәкъ шушы характердагы ялгышлык русча текстта винительный падежда килгән сүзләрне ны-не кушымчалары белән тәрҗемә итеп ташлау күренешләрендә дә кабатлана. Шушы ук «Васск Трубачев»та монысына да мисаллар бар: «Валя Степановна әйберләрне алъяпкычына тутырды, аннары кулына пугачны алып, якыннан гына күрә торган күзләренә үк китерде, игътибар белән хәрефләрне карады да шомартып ялтыратылган сапны сыйпап куйды» (аның хәрефләрен, ялтыратылган сабын, дип тәрҗемә итү кирәк иде).
Менә шушындый, русча текстта родительный падежда килгән сүзләрне, артык баш ватып тормыйча, ның-нең кушымчасы белән, винительный падежда килгән сүзләрне — ныне кушымчалары белән генә тәрҗемә итәргә ашыгу характерындагы ялгышлар тәрҗемә эшендә яңарак эшли башлаган иптәшләрнең бик күбесе өчен характерлы.
Татар теленең үзенчәлекләренә җи-тәрлек игътибар итмәүдән килеп чыккан һәм 1953 елда басылган күп кенә тәрҗемәләр өчен уртак булган тагын бер кимчелек —рус телендә күплек санында килгән сүзләрне татарчага да һәр урында күплек санында тәрҗемә итү төсендә күренә. «Кешеләр үз-үзләре белән сөйләшәләр. Үтерелгән кешеләр юкка чыгалар. Корылган винтовкалар атыл-мыйлар». (А. Гайдар. «Патроннар» хикәясе. Ш. Сайкин тәрҗемәсе.) Бу урында, әлбәттә,—үтерелгән кешеләр юкка чыга, корылган мылтыклар атылмый, дип тәрҗемә итү дөресрәк булыр иде. Мондый мисалларны бик күп тәрҗемәләрдән табарга мөмкин.
Телнең үзенчәлегенә кагылган тагын бер моментка игътибар •итик. Рус телендә кем яки нинди нәрсә икәне әлегә ачык булмаган яки гомумиләштереп алынган берәр кеше, хайван яки әйбер турында сүз барганда, ачыклап тормыйча, турыдан- туры шул әйбернең гомуми исеме генә әйтелә. Әйтик, русчада — «У забора стоит корова» диелгән. Татар кешесе шул сыерны үзе күреп кайтса, уч аның турында, әлбәттә, — «Койма буенда бер сыер тора иде» дип әйтә. Ә безнең тәрҗемәчеләр күп
76
вакытта бу җөмләне «Койма янында сыер басып тора иде» формасында тәрҗемә 1ггәләр. Рус халык әкияте: «Жили-были дед да баба» дип башлана икән, татарчада ул әкият: «Булган, ди, бер әби белән бер бабай» дип башлана.
Телнең менә шушы үзенчәлегенә игътибар итмәүдән килеп чыккан кимчелекләр дә узган ел чыккан тәрҗемә әсәрләрендә еш кына очрый. Тагын шул ук «Васек Трубачев»ка күз салыйк. «Биредә әби, җыерчыклы яңагына таянган да...» (бер әби яки әбисе формасында тәрҗемә итәргә кирәк иде). «Ә алар артында өлкән класс укучысы үзенең иптәшенә дулкынланып сөйли» (бу җөмләдә дә «бер» аергычы җитми).
II. Карнауховның «Бердәм балалар» повестен татарчага тәрҗемә иткәндә, М. Дибаева «щепотку соли» дигән фразаны «чеметем тоз» дип бирә. Моны, әлбәттә, «бер чеметем тоз» дип алу кирәк иде. Моның шулай кирәклеген М. Дибаева үзе дә белә. Чөнки шуның белән янәшә үк «кусочек хлеба» дигән сүзне ул «кисәк икмәк» дип түгел, ә «бер кисәк икмәк» дип, бик дөрес тәрҗемә итә.
Бу тәрҗемә турында телгә алгач, аның уңышлы ягы турында да әйтми китеп булмый. М. Дибаеваның бу .хезмәте аша без аның тәрҗемәчелек осталыгын үзләштерү юлында җитди уңышларга ирешкәнлеген күрәбез. Бу безнең өчен бик куанычлы хәл. Чөнки без бу тәрҗемәгә карап, һич шикләнмичә, М. Дибаева әдәби тәрҗемә өлкәсендә уңышлы эшли ала дип әйтә алабыз. Аның бу тәрҗемәсе, гомумән алганда, телнең үзенчәлекләрен шактый нык анлап һәм кыюлык белән эшләнгән. Тәрҗемәнең теле татарча бик табигый агыш белән бара, җиңел укыла, җиңел аң-лашыла. Тик, кызганычка каршы, тәрҗемәдә әле «сүзгә-сүз» чиреннән котылып бетә алмаган, шуның аркасында әйбәт тәрҗемәнең ямен җибәреп торган кимчелекле җөмләләр еш кына очрый. Мәсәлән: «Таня... принялась за уборку» дигән җөмлә «Таня... җыештырырга тотынды» дип тәрҗемә ителгән. «Өй җыештырырга яки бүлмәсен җыештырырга» кирәк иде. Яки мондый җөмлә: «Беләсен- ме, сеңелем, безнең балаларга барысын да эшләргә: торгызырга да, төзергә дә, яңа тормышны юлга салырга да туры киләчәк». Биредә «торгызырга» сүзен «җимерелгән ху-җалыкны торгызырга» дип ачыклау кирәк иде. Чөнки бездә бу сүзнең функциясе рус телендәге «восстанавливать» мәгънәсен бирү белән генә чикләнми. Шуңа күрә «торгызырга» дигән сүзне ишетү белән, бездә үзен- нән-үзе «Кемне-нәрсәне?» дигән сорау туа.
Рус телендәге «сыпать» сүзенең дә мәгънәсе бездәге «түгү, чәчү, сибү» сүзләренә генә сыймый. Ул бездә бөртекле әйберләргә карата әйтелә торган «салу, тутыру» мәгънәләрен дә эченә ала. Телнең бөтен нечкәлекләрен тулысынча белеп җиткермәүдәнме, әллә аңа тиешенчә игътибар итмәү нәтиҗәсендәме, — иптәш Дибаева «Лошадям посыпали овса» дигән җөмләне «Атларга солы сиптеләр» дип тәрҗемә итеп куйган (145 бит). Тавыкларга солы сипсәләр, табигый булыр иде. Атларга солы сибү, әлбәттә, көлке.
Бу уңай белән мондый нәтиҗә дә ясарга туры килә: димәк, тәрҗемәче өчен, теге яки бу сүзнең лөгать мәгънәсен белү генә җитми, аның логик мәгънәсен дә аңларга, тормышта ничек кулланылуын, нинди хәрәкәтне аңлатуын җанландырып күз алдына китерергә, ягъни тормышны, да бе- лергә кирәк икән. Әгәр дә М. Дибаева атны ничек ашату турында белгән булса, алай тәрҗемә итмәс иде. «Атларга солы салдылар» дияр иде.
Бөтен бер әсәрнең аерым җөмләләренә яки сүзләренә генә күнел биреп, алар арасындагы логик бәйләнешкә тиешенчә игътибар итмәү аркасында, тәрҗемәдә бик тупас хаталар килеп чыгуы мөмкин, һәм безнең тәрҗемәләрдә ул килеп чыга да. Ло-гик бәйләнеш — ул җөмлә эчендәге сүзләр арасында гына түгел, бер-беренә янәшә торган җөмләләр арасында гына да түгел, китапның башындагы җөмләләр белән ахырындагы җөмләләр арасында да була.
Җөмләләрнең логик ягына тиешенчә игътибар итмәү аркасында,
77
«Кече улның урамы» (Л. Кассиль, М. Поляновский) повестеның тәрҗемәсендә оригиналдагы мәгънәне биреп бетермәү яки ялгыш бирү күренешләре килеп чыккан. Бу китап Ләбибә Ихсанова тарафыннан тәрҗемә ителгән, һәм, иң элек шунысын әйтергә кирәк, оригиналь әсәрләре белән инде киң катлам укучылар массасына шактый танылып өлгергән, тәрҗемә өлкәсендә исә әле беренче зур хезмәтен генә биргән бу иптәшнең тәрҗемә эшендә дә каләме өметле икәнлеге күренеп тора. Ул, тәрҗемәченең төп бурычын аңлап, кыюлык белән эш итә. Тәрҗемәне җиңел укыла һәм дөрес аңлашыла торган итү, аны җанландыру, татарча яңгырату өчен, кирәк урында ори-гиналдагы бер җөмләне ике итүдән яки ике җөмләне бер итүдән курык- мый. Шулай ук идиоматик әйтемнәргә, татар теленең үзенчәлегеннән чыгып, сүзгә-сүз туры килми торган, ләкин мәгънәсе белән адэкват булган вариантлар таба. Кыскасы, Ләбибә Ихсанова иптәшнең яхшы тәрҗемә итәрлек көче барлыгы күренеп тора, һәм ул бу китапның бик күп урыннарын уңышлы тәрҗемә итүгә ирешкән дә. Тик аның бу калын китапны башыннан ахырына кадәр тигез дәрәҗәдә башкарып чыгарга түземлеге җитә алмаган; күп кенә урыннарда, бигрәк тә ахырга таба, ашыгыч эшләнгән, шуңа күрә тиешенчә тәрҗемә ителмәгән, оригиналның мәгънәсен төгәл бирә алмаган яки механик тәрҗемә булып чыккан җөмләләр очрый. /Мисал өчен китапның 526 битендәге бер җөмләгә тукталыйк: «Яндырып ала торган сыек сабын белән туендырылган каты, кытыршы мунчала белән Евдокия Тимофеевна улының ябык җилкәләрен, умыртка сөяге беленеп торган, буйга сузылган аркасын ярсуланып ышкый иде». Бер җөмләдә «белән» теркәгеченең ике тапкыр кабатлануына һәм гомумән бу җөмләнең бик үк төзек булмавына тукталып тормыйбыз. Аның төп һәм җитди кимчелеге — оригиналдагы мәгънәне дөрес бирмәвендә. Оригиналда малайның иңбашларының ябыклыгы аның өчен гомумән хас булган ябыклык булу турында түгел, ә бәлки авыр подполье шартларында, караңгы җир асты тормы-шында яшәргә т)фы килү нәтиҗәсендә, ябыгып калганлыгы (отощавшие плечи) турында әйтелә. Тәрҗемәдәге «буйга сузылган аркасын» дигән сүзгә дә бернинди мәгънә биреп булмый. Оригиналда сүз малайның аркасының озынаеп киткәнлеге турында әйтелә, һәм бик яхшы аңлашыла да. Чөнки Володя озак вакытлар партизаннар отрядында яшәгән, бу чорда аны анасы күрмәгән, һәм шушы анасы күрми торган арада аның иңбашлары арыкланып калган, аркасы озынаеп киткән, малай үскән. Тәрҗемәче һәр җөмләгә әсәрнең эчтәлегеннән чыгып, логик яктан да әһәмият биргән булса, мондый ялгышлык ясамас иде. Ә бу — әдәби тәрҗемә өчен ярамый торган ялгы-шу. 210 нчы биттә мондый җөмләгә очрыйбыз: — «Беләсеңме, әни, — диде Володя, әнисе алдына тукталып һәм аяусыз рәвештә о^илкәсе белән ияген ышкып». Җилкәне иңбаш дип кабул иткәндә дә бу хәлгә ышанып булмый. Чөнки иңбашны да ияккә ышку мөмкин түгел. Оригиналда исә, «оттирая щеку плечом» диелгән. Димәк, ияк турында түгел, яңак турында сүз бара. Әйе, иңбаш белән яңакны ышку — була торган хәл. Бу да тәрҗемә иткән җөмләнең логик ягына игътибар итмәү бәласе. 3. БУЛГАНЫНА КОЛАК САЛ!
Кызганычка каршы, безнең тәрҗемә өлкәсендә менә шушындый, нигездә шактый әйбәт булган әсәрләрдә эшләнмәгән җөмләләр очрау фактлары күп әле. Тәрҗемә практикабыздагы бу кимчелекнең һаман да бетмәвенең, яңа тәрҗемәләр белән бергә иске кимчелекләрнең һаман кабатланып торуының җитди сәбәпләреннән берсе шул: тәрҗемә эшенә яңа килгән иптәшләр үзләренең әдәби осталыкларын күтәрүгә тиешенчә әһәмият бирмиләр, телебезнең үзенчәлекләрен өйрәнмиләр. Тәрҗемә әсәрләренә карата төрле җыелышларда әйтелгән тәнкыйть сүзләренә, газета-журнал битләрендә басылган рецензияләрдә язылган фикерләргә, ■киңәшләргә колак салмыйлар.
78
Ә бу турыда бик күп тәрҗемәчеләргә файда китерерлек сүзләр әйтелми түгел. Тәрҗемә әсәрләргә карата язылган һәм колак салырлык әйбәт киңәшләр биргән рецензияләр дә бар. Дөрес, алар күн түгел. «Совет әдәбияты» журналында 1953 елда тәрҗемә әсәрләр турында нибарысы җиде мәкалә басылды. Ул мәкаләләр, әлбәттә, файда китерерлек булу ягыннан барысы да бер дәрәҗәдә яхшы сыйфатлы дип булмый. Алар арасыннан иң әһәмиятлесе, уцышлысы М. Зәкиев иптәшнең «Классик әсәрнең тәрҗемәсе» дигән мәкаләсе. А. Шамов иптәш тарафыннан тәрҗемә ителгән «Разгром» романы чыгу уңае белән язылган бу мәкаләдә М. Зәкиев тәрҗемәгә бик хаклы рәвештә югары бәя биреп, аның башка тәрҗемәчеләргә үрнәк булырлык уңышларын конкрет мисаллар белән ачып күрсәтә. Шул ук вакытта, тәр-җемәнең уңышлы якларын тулы һәм дөрес күрсәтү белән бергә, аның кимчелекләрен дә игътибарсыз калдырмый, һәм бу яктан да бик характерлы мисаллар табып, башка тәрҗемәчеләргә дә сабак булырлык искәртүләр ясый.
Гомумән әйбәт эшләнгән, шуңа күрә бездәге тәрҗемә эшенә зур файда китерә торган бу мәкаләдә, минемчә, бәхәсле булган бер урын да бар. Мәсәлән, тәнкыйтьче тәрҗемәдән: «Ана каршы Мсрозка, аның аңлашылмас читләшүен сизеп» дигән өзекне ала да, «аңлашылмас» аергычының формасы грамматик яктан дөрес кулланылмаган, дип раслый. Аннары, үзенең бу фикерен аклау тәртибендә, мондый фикер әйтә: «Чөнки сыйфат фигыльнең бу (ыр- ар, мас-мәс) формасы хәзерге татар телендә аергыч булып бик сирәк кулланыла, ул форма бары һәрвакыт булып тора торган билгене белдерә торган сүзләр белән генә килә һәм аның аергыч булып йөрүе дә аерым сүзләрдә катып калган рәвештә генә очрый. Мәсәлән, сүнмәс ялкын, янар тау, барыр юл, үлмәс кеше һ. б. ш». һәм тәнкыйтьче үз тарафыннан тәнкыйть астына алынган әлеге җөмләдәге «аңлашылмас читләшү» дигән сүзне «аңлашылмый торган читләшү» дигән формада төзәтергә тәкъдим итә. Бу тәкъдим, минемчә, урынсыз. Татар телендә ыр-ер, ар-әр, мае- мәскә беткән сыйфат фигыльләрнең аергыч булып килү мөмкинлекләре бар икән, һәм язучы үзенең телен җыйнакландыру, камилләштерү өчен ул мөмкинлекләрне «катып калган аерым сүзләр» рамкасыннан чыгарып, киңрәк күләмдә файдалану юлын таба икән — нигә аңа карты килергә?
Л. ГаделштБНнең «Горчица оҗмахы балалары», И. Надировның «Тәрҗемәдә уртачалыкка каршы» дигән мәкаләләре дә, аерым әсәрләргә анализ ясау аркылы, тәрҗемә өлкәсендәге җитди кимчелекләрне тәнкыйть итәләр, ул кимчелекләрне бетерергә булышалар. А. Кәримуллиннең «Совет авиациясе һәм аның конструкторлары» китабына язган мәкаләсе дә шундый.
• Тәрҗемә әсәрләргә язылган тәнкыйть мәкаләләре арасында игътибарсыз эшләнгәннәре дә юк түгел. Мәсәлән, К. Миңлебаев тарафыннан язылган «Олег турындагы китап» дигән мәкаләдә бу китапның Г. Гобәй тарафыннан эшләнгән тәрҗемәсе каты тәнкыйть астына алына. Ләкин автор тәрҗемәгә анализ ясаганда аны оригиналның үзгәртелгән икенче басмасы белән чагыштыра да, күп кенә очракта автор тарафыннан кертелгән үзгәрешләрне тәрҗемәчегә тагып, аны оригиналны бозуда гаепли. Нәтиҗәдә, аның мәкаләсендәге дөрес замечаниеләре дә җитди әһәмиятләрен югалталар.
X. Хәйруллин белән А.- Әхмәдул- лин «Городище авылы»ның тәрҗемәсе турында язган мәкаләләрендә тәрҗемәче Н. Гайс-инның бик зур һәм җитди кимчелекләрен ачалар. Тәрҗемәне һәркемгә файдасы тиярлек дәрәҗәдә дөрес һәм төпле тәнкыйть итәләр. Ләкин мондый кимчелекләрнең кайдан килеп чыгу сәбәп-ләрен ачканда, ялгышалар. Алар Ы. Гайсиины тәрҗемә мәсьәләсендә ялгыш принципта торучы, «иҗади» тәрҗемә тарафдары итеп чыгаралар. Тәрҗемәче күп җирдә кирәгеннән артык «иҗади» тәрҗемә авыруына бирелә,— дип нәтиҗә ясыйлар. Юк, биредә бернинди принцип юк. Мәка
79
ләдә ачын күрсәтелгән хаталар — алар Н. Гайсин иптәшнең үз өстенә алган эшкә җавапсыз каравыннан һәм рус телен тәрҗемәче белергә тиешле тирәнлектә аңлап җитмәвеннән килеп чыккан хаталар. Тәрҗемәгә җиңел кәсеп итеп карау — хал-тура бәласе.
Бу өлкәдә җитди эшләргә теләгән кешеләргә файдалы киңәш булырлык сүзләр тәрҗемәчеләр секциясе уты-рышларында да байтак кына әйтелде.
Тәрҗемәчеләр секциясе утырыш-ларында Г. Ыиколаеваның «Урак өсте» романы (С. Гарипов тәрҗемәсе), В. Закруткинның «Пловучая станица» (Г. Ахунов тәрҗемәсе), В. Каверинның «Ике капитан» (Я. Халит һәм К. Сабиров тәрҗемәсе), Л. Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» романы (М. Максуд тәрҗемә-се) һ. б. берничә әсәрнең тәрҗемәләре турында коллектив рәвештә фикер алышулар булды.
Мондый утырышлар, теге яки бу әсәрнең тәрҗемәсен яхшыртуга ту- рыдан-туры булышу белән бергә, барлык тәрҗемәчеләргә карата да (яшьләргә карата исә — аеруча) аларның әдәби осталыгын күтәрүгә ярдәм итә торган төстә узалар. Тик тәрҗемә өлкәсенә яңа килүче иптәшләр бу утырышларга йөрүдә, фикер алышуларга катнашуда барысы да активлык күрсәтмиләр. 4. ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНӘ
Без биредә, Татарстан Совет язучылары союзы каршындагы тәрҗемәчеләр секциясе практикасыннан чыгып, тәрҗемәчеләр кадрын яңа язучылар исәбенә үстерү турында сүз алып бардык. Ә булган кадрлар белән эшләү, аларның кыйммәтле тәҗрибәсеннән файдалану эше ничек тора соң? Сүз азагында бу мәсьәләгә дә тукталмыйча булмый.
Әдәби тәрҗемә өлкәсендә безнең кимчелекләребез бик күп әле. 1953 елда Таткнигоиздат 64 исемдә әдәби тәрҗемә әсәрләре басып чыгарды, дидек. Шулардай нибарысы 5—6 әсәр тәрҗемәчеләр секциясе утырышларында тикшерелгән, һәм «Совет ә дә бияты » жу р н ал ы нд а нибарысы җиде тәрҗемәгә рецензия бирелгән. Илледән артык тәрҗемә әсәре җәмәгатьчелек тәнкыйте күзеннән читтә калган дигән сүз. Алар арасында нинди кимчелекләр булмас дисең! Ә без, язучылар, журналистлар җәмәгатьчелеге, дөресен генә әйткәндә, аны белмибез. Бәла шунда, тәрҗемә әсәрләрнең сыйфатын күтәрү өчен көрәш мәсьәләсе Язучылар союзы тарафыннан тиешле дәрәҗәдә оештырылганы юк әле. Без һаман да тәр-җемә эшенә карата теге яки бу әсәрдә коточкыч тупас һәм зарарлы ялгышлык килеп чыккан очракта гына шау-шу күтәрү юлы белән барабыз. Иҗат эшләре буенча даими җитәкчелек практикасында исә бу эш белән шөгыльләнү өчен тәрҗемәчеләр секциясе бар, — шул җиткән, дип уй-лыйбыз.
Ә тәрҗемәчеләр секциясе бу мәсьәләдә язучылар оешмасы алдына куелган зур бурычларның чирегендә үти алмый торгандыр. Бу секция, югарыда әйтелгәнчә, тәрҗемә өлкәсенә яңа килүче иптәшләргә әдәби осталыкларын күтәрү эшендә булыша икән, ал ар га яхшы тәрҗемәче булып үсәргә ярдәм күрсәтә ала икән, — аңардан шуннан артыгын таләп итеп тә булмый. Чөнки безнең танылган тәрҗемәчеләребез ул секциягә йөрмиләр. Мәсәлән, тәрҗемәчеләр секциясе өчен үз утырышларында И. Гази яки А. Шамов кебек иптәшләрне күрү бәхетенә ирешү — ул әллә ничә елга бер генә тапкыр туры килүе ихтимал булган очраклы хәл. Ә инде Әхмәт Исхак яки Ш. /Маннур кебек шагыйрь-тәрҗемә- челәрне әллә ничә елга бер күрү ихтималы да юк. һәм бусы өчен ал арны гаепләп тә булмый. Чөнки алар, оригиналь әсәрләр дә язучы буларак, үз чиратларында һәркайсы икенче секцияләрдә (проза, поэзия, драма һ. б.) актив катнашалар. Аларның төп иҗат эшләре булып үз жанрлары буенча оригиналь әсәр язулары хисаплана. Бу хәл югарыда исемнәре әйтелгән өч-дүрт иптәшкә генә түгел, ә язучыларыбызның барысы өчен дә хас дияргә була. Чөнки бездә бер үк вакытта тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнмәгән язучы юк диярлек.
80
Булса да, андыйлар ике-өч кешедән артмыйдыр. Шул ук вакытта бездә саф тәрҗемә өстендә генә эшләүче язучылар да ике-өч кешедән артмый. Ә яшьләрдән яки гомумән тәрҗемә өлкәсендә яңарак эшли башлаган иптәшләрдән, башта әйткәнебезчә, язу- чы-тәрҗемәче сыйфатында союзга алынган кешеләр юк әле.
Димәк, бездә бүгенге көндә дә әдәби тәрҗемә эшен алып баручы төп көчләр булып шул ук күптәнге язучыларыбыз — иҗатларында үзәк урынны оригинал әсәрләр язуга багышлаган иптәшләр кала. Ә тәрҗемә эше бу иптәшләрнең иҗат прак-тикасында, күбесенчә, икенче пландагы хезмәт булып тора, һәм язучы иҗатының бу ягы белән бары тик издательство гына кызыксына, ә Язучылар союзы аңа артык игътибар итми.
Нәтиҗәдә, әдәби тәрҗемә эше бездә, иҗат эше буларак, оештырылмаган, кустарь төстә алып барыла дигән сүз. Дөрес, Язучылар союзы правле- ниесе бу эшне кустарьчылыктан чыгарырга омтылыш ясап караган иде. Конкрет чара төсендә, барлык иҗат секцияләренең эш планнарына, һәр- кайсының үз жанрына карап, берәр яки берничәшәр тәрҗемә дә тикшерүне керткән иде. Ләкин практикада, эш планнарының бу мәсьәләгә кагылган өлешен үтәүче бер генә секция дә булмады, һәм шуның белән барыбыз да тынычландык. Тынычланмаска кирәк иде, ул чараны тормышка ашыруда таләпчәнрәк булу кирәк иде. Тәрҗемә әсәрләрен дә тикшерүне секцияләрнең эш практикасында системага кертү әдәби иҗат эшенең бу әһәмиятле тармагы буенча да, һичшиксез, уңышлы нәтиҗәләр бирер иде.
Дөрес, әдәби тәрҗемә эшенең нигездә оригинал язучылар көче белән генә алып барылуы — культурабызның бүгенге үсеш дәрәҗәсе өчен бик үк нормаль хәл түгел. Бездә күп санлы көчле тәрҗемәче-язучылар отряды булырга тиеш, һәм хәзер инде ул туып та килә. Басылып чыккан тәрҗемә әсәрләренең шактый зур өлеше әлеге союзда тормаган иптәшләр тарафыннан эшләнгән булуы моны ачык күрсәтә.
Ләкин, ничек кенә булмасын, безнең әдәбиятта тәрҗемә эшен оригинал язучылар иҗатыннан кискен төстә аерып кую бер вакытта да дөрес булмас иде. Чөнки бөек рус әдәбиятының алдынгы әсәрләрен чын әдәби тәрҗемә аркылы татар укучыларына җиткерү һәрбер татар совет язучысы өчен мактаулы эш булып торудан бер вакытта да туктамаячак. Безнең илдә әдәби тәрҗемә эше ул— хал ыкл ар ар асындагы дуслыкны, бердәмлекне ныгытуга хезмәт итүнең конкрет бер төре булып тора. Бу мактаулы хезмәттә актив катнашуны татар совет язучыларыннан кем генә үзенең изге бурычы дип карамас икән? һәрбер халыкның алдынгы язучылары тарафыннан тарих буенча алып киленгән традицияне, татар әдәбиятына карата конкретлаштырып әйткәндә, Тукайлар, Гали- әсгар Камаллар, Шәриф Камаллар, Муса Җәлилләр, Фатих Кәримнәр традициясен кемнең дәвам иттерәсе килмәс икән?
Икенче яктан, әдәбиятка тәрҗемә иҗаты белән килгән язучының вакыты белән оригиналь әсәрләр язуга күчүе дә булмый торган хәл түгел.
Булган кадрларның көчен иң рациональ төстә файдалану, ягъни аларны беренче чиратта иң кирәкле әсәрләрне тәрҗемә итүгә юнәлдерү өчен, тәрҗемә эшен планлаштыру буенча да язучылар алдында зур бурычлар тора.
«Война и мир», «Анна Каренина» (Л. Ы. Толстой), «Что делать?» (IT. Г. Чернышевский), «Тихий Дон> (М. Шолохов) кебек әсәрләрнең шушы көнгә кадәр татарча тәрҗемәләре юклыгын, әлбәттә, нормаль хәл дип булмый. Биредә эш тәрҗемәче кадрлар җитмәүдә түгел, бу —барыннан да элек, булган кадрларның иҗат эшен дөрес юнәлештә файдалана белмәү, бу эшне тиешенчә фәнни нигезгә корып оештырмау бәласе.
Әдәби тәрҗемәнең төп язмышы һәрвакыт, оригинал әдәбиятыбызныкы шикелле үк, алдынгы, әйдәүче язучылар кулында булып килде, һәм ул моннан соң да шулай булып барыр.
Шуңа күрә, тәрҗемә эшенең, оригинал әсәрләр иҗат итү эше белән

беррәттән, Язучылар союзы җитәкче-легенең игътибар үзәгендә тормый хәле юк. Әдәбиятыбызда күләме ягыннан да, политик яктан да чиксез зур һәм әһәмиятле урын тоткан әдәби тәрҗемә эше, оригиналь әсәрләр тудыру эше белән янәшә, һәрвакыт язучыларыбыз иҗатының һәм союз эшчәнлегенең үзәк урынында барырга тиеш.
Иҗат секцияләрендә, правление утырышларында, оригиналь әсәрләр белән беррәттән, тәрҗемәләр дә тикшерелсен; шагыйрьләр, драматурглар, прозаиклар белән беррәттән, тәрҗемәче-язучыларның да иҗат отчетлары тыңлансын. Яхшы шигырь, яхшы драма әсәре, яхшы хикәя, повесть, романнар өчен генә түгел, яхшы тәрҗемә өчен дә конкурслар оештырылсын! Кирәк булганда, иҗат командировкалары да бирелсен.
Менә шул вакытта бездә әдәби тәрҗемә эше кустарьчылыктан чыгар. Бу өлкәдә һаман гадәттән тыш күп булып килгән кимчелекләр азаер, яңа иҗади уңышларга ирешербез.
6. .С. Ә.“ № 4.

82