Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ ҮЗЕ КУЙГАН ПРОБЛЕМАЛАР


Кайбер әдәби әсәрләр турында укучы фикерен сорасаң, салкын гына «ярый инде шунда укырга», дип җавап кайтаралар. Китапның соңгы битен ябу белән онытыла торган әсәрләр хакында әйтелә бу сүз. Ан- дыйлар соңыннан укучыны уйлан-дырмыйлар, анда яңа хисләр тудыр-мыйлар.
Мирсәй Әмирнең соңгы җыентыгына 19 кергән повесть, хикәя, драмаларына карата болай дип һич әйтеп булмый. Язучы монда әсәрләренең иң уңышлыларын тупларга тырышкан. Бу җыентыкта илебез үсешенең зур мәсьәләләрен яктырткан, үзенчәлекле образлар тудырган «Агый- дел» повесте бар, «Безнең авыл кешесе» повесте бар, безнең әдәбиятта күренекле урын биләп торган «Миңлекамал», «Тормыш җыры» драмалары бар.
Тәнкыйтьчеләр Мирсәй Әмирнең иҗади йөзен авыл темасын сурәтләүдә күрәләр. Бу билгеләмә бик үк тулы түгел, чөнки тематика гына әле художникның иҗади үзенчәлеген чагылдырып бетерми. Художник буларак, 'Мирсәй Әмирнең көче шунда, язучы сәнгать ягыннан өлгереп җиткән әсәрләрендә үзәк урынга тормышыбызның иң актуаль проблемала-рын куя һәм үзенең сурәтләү чараларын шушы проблеманы чишүгә туплый, иҗади уңышка язучы әнә шундый әсәрләрдә ирешә. «Безнең авыл кешесе» исемле повестьта, мәсәлән, Мирсәй Әмир революцион һәм контрреволюцион көчләр көрәшендә яңа кеше тууын, коммунист Бикта- шев йогынтысы нәтиҗәсендә, кре-стьян Сабир күңелендә ныклап урнашкан, тирән тамыр җәйгән иске карашларның җимерелүен, Сабир- ның төзүчеләр һәм җиңүчеләр ягына күчүен тасвирлый. 1933 еллардагы колхоз авылы каршында торган иң мөһим мәсьәлә бу. «Агыйдел» по-вестенда укучыны, барыннан да бигрәк, көрәшче Гаязларның, сөйкемле Артыкбикәләрнең, Ибрай, Имәли- ләрдәге табигый революцион омтылышка көрәш ялкыны өстәүләре, максатка ирешүнең туры һәм ышанычлы юлларын күрсәтүләре, авылдагы культура революциясенең көрәшкә, яңа кешеләр формалашуга чиксез ярдәм итүләре дулкынландыра. «Миңлекамал» драмасында без совет власте елларында
19 ?4ирсәй Әмир, «Сайланма әсәрләр*, Тат книгоиздат, Казан, 1953, G25 бит.
тәрбияләнеп үскән коммунист Миңлекамалның ил җиңүе хакына кыенлыкларның күзенә килеп керүен, халыкта инициатива һәм иҗат дәрте кузгатып, колхозны авыр хәлдән чыгаруын күрәбез.
Образлар тудыруда Мирсәй Әмирнең бер осталыгы бар. Ул гадәттә уңай типларны корычтай нык характерлы, көчле ихтыярлы итеп гәүдәләндерүгә ирешә. «Агыйдел»дә без Г аязның тайпылышсь^з көрәшче, кыю комсомолец булуына, «Миңле- камал»да колхоз башлыгының оештыру талантына, «Безнең авыл кеше- се»ндә Бикташев идеяләренең игенче күңеленә өермәдәй килеп керүенә, сыйныфлар көрәшендә аиың «каты куллы» җитәкче булуына ышанабыз. Болар — индивидуаль сыйфатларга бай типлар.
Җыентыкка кергән «Безнең авыл кешесе» повестенда большевик Бик- ташевның характеры кулак Миргали белән көрәштә ачыла. Биредә Бикташев Сабир өчеи Миргалигә каршы көрәшә. Кулак Миргали дә Сабирны үз ягыиа авыштырырга тырыша. Канаты сындырылган, партиядән сөрелгән, председательлектән төшерелгән булса да, Миргалинең крестьяннар арасында әле йогынтысы шактый зур. Ул хәйләкәр, мәкерле. Тормышның тезгенен кулдан ычкындырмас өчен, кемнәрне май белән, кемнәрне кан белән юарга икәнен яхшы белә. «Алдына алган теләгенә ирешү өчен «аңа» законнарның я астыннан, я өстеннән үтеп китәргә, я закон куйган ярыкларга сыярлык булып нечкәрергә, я булмаса, законның үзен кулга төшереп, аның ярыкларын зурайтырга кирәк була» (197 бит). Шул ук вакытта үзен хөкүмәт каршында файдалы кеше итеп күрсәтү кирәклеген дә исендә тота ул. Үз акчасы
101
па клуб өчен флаг алып бирә. Са- бирны Миргали төрле караңгы юллар белән үз кармагына эләктергән. Председательлектән төшкәч, ул Сабырга колхоз атларын агулау бурычын йөкли. Ләкин инде бу вакытта Бикташев Сабир күңеленә яңа тормыш, чын бәхет турындагы уйларны салып өлгергән була.
Бикташевны без башта вакыйгалар эчендә күрмибез, ул Миргалинең мөнәсәбәте аркылы, башкаларга ясаган йогынтысы аркылы ачыла. Миргали аның көчен танырга мәҗбүр була. Бикташев яшьләрдә сизгерлек чаткылары кабызган. «Үлә торган сыйныф тактикасының бөтен көче, бөтен нечкәлеге аның идеясен яшерә белүдә булса, безнең тактиканың бөтен көче, бөтен нечкәлеге идеябезне миллионнар алдында ачып күрсәтә белүдә», дип фикер йөртә Бикташев.
Сабирның әдеге агуны Бикташев- ка китереп тапшыруы повесть конфликтын берьюлы чишеп җибәрә. Бу — Сабирның батырлыгы. Башта дошман лагере тырнагында булса да, соңыннан ул, Сабир, яңа кеше булып үсеп китә.
Язучы Бикташевны максатка омтылуда чигенмәүчән, энергияле, принципиаль җитәкче итеп күрсәтергә тели, һәм моңа ирешә дә ул, ләкин аның шул авылда эшләүче укытучыга мөнәсәбәте ясалма чыккан. Бикташев укытучыга боера. Хәлбуки, ул !күп булса аннан үтенә ала, ләкин һич тә боера алмый. Бик- ташевта гомумән совет интеллигенциясе вәкиленә карата ихтирам җитми кебек сизелә.
Бикташев килгәнче колхозда элек партия оешмасының булуы ихтимал. Чөнки заманында /Миргали партия членлыгына кандидат булган бит! Бикташев килгәч, бу оешма нишли, Бикташев аңа ничек таяна? Әсәрдә без моны белмибез. «Безнең авыл кешесе»иең бу кимчелекләрен үз вакытында Муса Җәлил дә күрсәтеп киткән иде («Коммунист» газетасы, 1934 ел, 14 май). Болар яңа җыентыкта да үзгәртелмәгәннәр.
Мирсәй Әмирнең «Безнең авыл кешесе» н дә күренгән әдәби осталыгы «Агыйдел»дә тагын да үсә төшә. «Агыйдел» повесте бөтен татар совет әдәбиятының үсешенә зур өлеш булып керде. «Язгы җилләр», «Намус», «Онытылмас еллар» исемле югары художестволы прозаик әсәрләрнең тууына хәзерлекне «Агыйдел» повестеннан башка күз алдына китерү кыен. «Агыйдел» басылып чыккан елны ук партия-совет матбугаты аңа югары бәя бирде.
Әсәрдә 1927 еллардагы авыл тормышы, колхозлашуга кадәр Агыйдел буе авылында барган сыйнфый көрәш сурәтләнә. Повестьтагы вакыйгаларны язучы Ильяс тирәсенә туплый. Автор Ильяс исеменнән сөйли, аның күргәннәрен, белгәннәрен, кичерешләрен һәм кешеләргә, вакыйгаларга мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Техникумда укып, ял итәргә дип авылга, Агыйдел буйларына кайткач, Гаяз белән Ильяс кулакларга каршы актив көрәш башлыйлар. Бала чактан ук Агыйдел елгасы буенда аунап үскән һәм үзе студент булган Мирсәй Әмиргә бу тема яхшы таныш. Ярлы игенчеләр белемле яшьләрдән ярдәм һәм киңәш көтәләр. Чөнки крестьяннар, политик аңнары сай булганлыктан, тормышның катлаулы якларын аңлап җиткермиләр, совет власте биргән -хокуклардан файдалана белмиләр. Җирле власть органнары тирәсенә, кооперацияләргә Тәкъвә Сәхәү, Низами кебек кулаклар оялаганнар, ә Күчәрбай кебекләр инде менә биш ел Тәкъвә Сәхәүләргә тамак ялына хезмәтче булып эшләп йөриләр, власть алуда катнашкан, элекке партизан Имәлиләр урамда такылдавык кагып гомер уздыралар. Халык ярсуы ташыр чиккә җиткән, алар яңа тормышка, күмәк хезмәткә омтылалар. Авылда көрәш оештыруда, артель төзүнең практик юлларын билгеләүдә студентлар төп юнәлешне Ленин өйрәтүләреннән, партиянең волость комитетыннан, секретарь Аязгуловтаи табалар. Китапның бу басмасында студентлар белән Аязгулов арасындагы әңгәмә киңрәк бирелгән. Секретарьның политик зирәклеген, сизгерлеген аңлатырдай тасвирлар кертелгән.
Яңа басмадагы үзгәрешләрнёң әһәмияте шунда, язучы биредә СТҮ-
102
дент-комсомолецларның көрәшен үз белдекләре белән генә башкарылган эш итеп түгел, бәлки партиянең волость комитеты киңәшләре, күрсәтмәләре, турыдан-туры җитәкчелеге ярдәмендә алып барылган планлы хәрәкәт итеп күрсәткән, шуның белән вакыйгалар тагы да тормышчан, табигый төс алганнар. Әле шәһәрдә чагында ук, авылга китәр алдыннан, комсомолның актив җыелышында студентларга игенчеләр арасында ниләр эшләргә кирәклеген аңлатканнар. Повесть дәвамында секретарь Аязгуловның конкрет эшләре төсмерләнә. Ул волость комсомол коми-теты секретаре Рахмановның сыйнфый көрәшне сүндерергә азаплануын фаш итә, «Агыйдел» колхозына трактор чакырту турында да күршедәге совхоз җитәкчелеге белән үзе сөйләшә. Бу басмада Гаязлар авылындагы ячейка бюросын укымышлы кешеләр таләбе белән түгел, волкомол тапшыруы буенча җыялар. Биредә шулай ук авыл советы председателенең дә принципсыз, аумакай кеше булуында кулаклар кулы уйнавы ачык чагылдырылган.
Повесть Ильяс авызыннан сөйләнсә дә, биредә төп герой Ильяс түгел. Әсәрнең баш герое — Гаяз. Аны завод чыныктырган, комсомол тәрбияләгән, техникум аның күзен ачкан. Повестьта иске белән яңа көрәшә. Ибрай яңаны чагылдыручы итеп бирелгән. Ул элек файдасыз яткан җирләрне эшкәртүдә бергәләп эшләүнең нинди көчкә ия булуын аңлауга кадәр күтәрелгән. Коммуна төзү турында баш вата ул. Аның менә шушы омтылышын Ильястан— авыл кешесеннән дә элегрәк, Гаяз күреп ала. Гаяз — эшчеләр сыйныфының вәкиле. Ул игенчеләрнең күңелендә ниләр булганны күрә белә, аларның омтылышларын үзләренә ачып сала. Дошманны да ул эчке яктан күрә. Кулакларның ниятләрен ачу хакына ул Низами мәҗлесенә катнашудан, аларча булып кыйла- нудан да баш тартмый. Низами Гаязларны аларның каршылыкларын сындыру, шул җирлектә үзенең сыйнфый йөзен яшерү өчен үзенә кунакка чакыра. Аңа ышаныч казанырга кирәк. Балалыктан яңа гына аерылып килгән кызчык — Низаминың сеңелесе Маһибикә дә — абыйсының көрәшендә, хисле, җанлы кеше булудан бигрәк, ясалма кыланышларга өйрәтелгән курчакка әйләнгән. Абыйсы кушуы буенча, ул кызларга хас бөтен сыйфатлары белән егетләрнең башын әйләндерергә тиеш була. Ләкин бу көрәштә җиңүче булып Гаяз чыга, һәм ул Ильясны да тайпылыштан саклап кала. Гаяз Низаминың дошман булуына, комсомол секретаре Зояның шул дошман кулындагы коралга әйләнүенә төшенә.
Гаяз хисләргә бай кеше. Ул таби- гатьтне, кешеләрне ярата. Язучы аның характерын, кыюлыгын, тәвәккәллеген төрле күренешләрдә ача. Язучының Гаязны кыядан Иделгә егып төшерүе табигыймы? Мирсәй Әмир бу эпизодны драматизм тудыру өчен генә, укучыларны киеренке хәлгә кую өчен генә, кертмәгәнме? Язучы андый максат тотмаган. Бу вакыйга повесть тукымасында соңгы фаҗигале картина белән үрелә. Автор биредә, минемчә, кыя читенә якынаю белән Такъвә Сәхәүләр өе-нә үтеп керү максатының олылыгы арасында контраст куярга теләгән. Гаязның ярдан сикерүе әле Артыкбикә каршында егетлек күрсәтү теләгеннән узмый. Ә инде яшерен рәвештә Тәкъвә Сәхәүләр өенә керергә тәвәккәлләве зуррак максатларны күздә тота. Халык бәхете хакына дошманнарга каршы башланган көрәшне уңышлы башкарып чыгуга файда китерү, дошман тылында разведка ясау — Гаязның теләге әнә шул.
Повестька мондый эпизодны кертеп автор дөрес эшләгәнме?
Автор үзе Гаязның индивидуализмы белән килешми. Билгеле, авторның биредә Гаязның тезисын — безнең көрәш мылтыксыз сугыш, дигән фикерен гадиләштереп, Гаязны бернинди коралсыз кертеп җибәрүе табигый түгел, ләкин ни генә булмасын, сыйныфлар көрәшендәге шушы корбан зур җиңүләр китерә, Гаяз башына сугылган балта түтәсенең саңгырау тавышы соңыннан еракларга ишетелә, кара көчләрнең оясы туздырыла. Укучыда Гаязга
103
карата иң җылы хисләр кала. Укучы аның эшләренә тирән ихтирам белән карый, аның эшен башкалар дәвам иттерәчәген а ңл ы й. Шу и ды йл арның берсе — Ильяс. Повестьта без аның кайчакта төрле сыйнфый күренешләргә, вакыйгаларга өстән генә, ялгыш бәя бирүен, вакыты-вакыты белән хәтта консерватив позициягә басуын күрәбез. Ләкин иң мөһиме, авторның калку итеп күрсәтергә теләгәне ул түгел. Хикәяләү барышында Ильяска уңай оеткылар салына килә, Гаяз аны актив көрәшче юлына бастыра бара. Акрынлап җыелып килгән шушы уңай сыйфатлар Гаяз һәлакәтеннән соң берьюлы оешып китә, Ильяс үсешендә сикереш туа. Гаяз үзен алмаштырырлык лаеклы көрәшче тәрбияләгән. Бу — яңа интеллигенция, совет интеллигенциясе. Иң әһәмнятлесе шунда, Ильясның киләчәктә үсәчәге тагын да ачык сизелә.
«Агыйдел» повесте лирик җылылык белән язылган. Ильяс уңай геройларга тирән симпатия белән, тискәрелергә нәфрәт белән карый, һәм язучы моны куе буяулар белән күрсәтеп үтә: «Әнә, оялганлыгын юри белдерергә тырышкан төсле кыланып, боргалана-боргалана, алсу- ак кофталы бер кыз килә» (40 бит) «йөзе матур иде аның. Ләкин ул матурлык миңа мәгънәсез тоелды» (41 бит). «Зоя минем белән күрешкән вакытта озак итеп кулын алмыйча торды, — аның сөяксезсыман йомшак, кыска бармаклары уч төбендә кыймылдап, бөтен тәнемә салкын йөгерттеләр» (52 бит). Кызның озак итеп кулын алмыйча торуы; сөяксез-сыман кыска бармаклар; аларның кыймылдавы — болар һәммәсе дә үткен сатира белән сурәтләнгәннәр һәм Зояның үтә ярлы эчке рухын ачып салалар.
Аның каравы Артыкбикә турында Ильяс чиксез зур ихтирам белән, тирән хөрмәт белән, дус итеп, якын итеп уйлый. Аның гүзәллегенә, уңга ил ы г ы н а, к ы юл ы г ы 11 а со кл ана. Укучы, гомумән, Гаяз, Ильяслар шикелле үк, Артыкбикә образының гәүдәләнешен зур кызыксыну белән күзәтә. Язучы аның кем булуын, үт-кәнен һаман яшереп килә, ә укучыларда аның саен оеләсе килү теләге арта бара. Ильяслар аны беренче тапкыр җәйге иртәдә, Агыйдел ярына басып, тауларга караган хәлдә очраталар. Ильяс аның «...тамарга торган чия төсле иреннәр»еиең сизе- лер-сизелмәс дәрәҗәдә генә елмаю билгесе күрсәтеп, җай гына хәрәкәт-ләнүләрен күреп кала, шунда ук күздән югалта. Язучыга гомумән портретның бу детале — «тамарга торган чия төсле иреннәр» — бик ошый, ул аны берничә тапкыр кабатлый.
Ильяс Артыкбикә турында: «Мин, аның уйнап торган зифалыгына, күзләрне камаштырырлык чисталыгына, кайнар яшьлегенә, тиңсез матурлыгына сокланып, онытылып калдым» (68 бит), ди.
Ильяслар бу кызны икенче тапкыр комсомолның волость комитетында очраталар. Ләкин монда да Аязгу- ловның «БелӘхМ мин сине, моннан дүрт ел элек кияү куеныннан качып, безгә килгән кыз бит син!..», дип сорап куюы 18 яшьлек бу комсомолка турында, хәзер техникумда укып, ял вакытында комсомол эшләрен җайга салу теләге белән волкомолга килгән кыз турында тагын да катлаулырак уйлар кузгата. Моның серләре әсәрнең ахырына таба гына, Ильяслар авылында спектакль куйганнан соң Артыкбикәләр - авылына баргач кына аңлашыла: Артыкбикәне моннан дүрт ел элек көчләп байга кияүгә бирергә теләүләре, ләкин Артыкбикәнең качып китүе ачыла.
Гаяз белән Ильясның да, Артыкбикәнең дә дөньяга карашлары, максатлары бертөрле. Алар арасында саф дуслык урнаша. Гаяз үлгәннән соң, Ильяс белән Артыкбикә көрәштәш дуслар, ике иптәш арасында була торган дуслар булып калалар.
Артыкбикә — үзендә матурлыкны, гүзәллекне туплаган образ. Ул әсәргә лирик җылылык, сәнгатьчә ямь, яшьлек дәрте алып килә. Артыкбикә образында без авылдагы культура революциясенең гади хезмәт ияләрен, элек басынкы хәлдә булган хатын-кызларны киң тормыш эченә кертеп җибәрүен, аларга ышаныч, көч бирүен күрәбез. Шуңа күрә язучының бу образны сурәтләүдә бай
104
ху дожест во чар ал а р ы кулл а н у ы н а гаҗәпләнергә урын калмый. «Агыйдел» повестеның баштагы варианты «Артыкбикә» исеме белән аталуын да искә төшерсәк, бу тагын да ачыклана төшәр. Әгәр язучы «Артыкбикә» исеменең эстетик яңгырашын да искә алган булса, образ тагын да күбрәк откан булыр иде*.
Повестьта тудырылган Күчәрбай образы — безнең әдәбиятта оригиналь образ. Повесть дәвамында барысыннан да күбрәк Күчәрбай үсә. «Сукса тимер өзәрлек» бу гайрәтле егетне укучы башта кыюсыз, соң дәрәҗәдә басынкы, оялчан, халык хәрәкәтенә катнашмаучан кеше итеп күрә. Аның җырлаган җыры да чик-сез ямансулыкны чагылдыра. Мирсәй Әмир Күчәрбайны, реаль җирлектән һич тә аермаган хәлдә, халык иҗаты батырына якын китереп, халык әдәбияты стиле белән сурәтли. Аның телендә читләтеп атаулар, инверсияләр күп урын ала. Көрәшкә булган омтылышларын менә ничек сөйли ул: «Атланыгыз атларыгызга, алыгыз сөңгеләрегезне, тагыгыз чукмарларыгызны,— дип сөрән салыр идем, — бүре ауларга барабыз. Арабызда яман бүре бар. Ул безне буа, малларыбызны ега. Аны тотарга кә- рәк. Сылбыр белән авызлыклап, урам буенса йөртергә кәрәк ул еланны...» (56—57 битләр).
Шәхес бары тик коллектив эчендә генә үзенең талант чаткыларын һәрьяклап үстерергә мөмкинлек бирә торган чаралар таба, һәм, димәк, бары тик коллектив эчендә генә шәхси ирек булырга мөмкин, дип өйрәтә марксизм-ленинизм. Яңа фикерләр ишетү, кешеләр белән аралашу, авылда культура революциясенең көчәюе, язуга өйрәнү нәтиҗәсендә Күчәрбай үзенең кешелек кыйммәтен аңлый, үз кадерен үзе белә баш-' лый. Үз хакын даулап Тәкъвә Сәхәү өстеннән судка гариза бирүе — Күчәрбай үсешенең җитди баскычы. Күчәрбай, тракторга утырып, тор-мышның яңа юлларын сала башлый, киң мәйданга чыга.
Күчәрбайны язучы, хезмәт иясенә хас булганча, саф рухлы, тирән кичерешләргә сәләтле кеше итеп сурәт- ■» ли. Сеңелесе Артыкбикәне өзелеп ярата ул. Аның сеңелесеиә ихлас күңелдән «иркәм» дип дәшүе йөрәк авазы булып ишетелә. Күчәрбай образы хезмәт кешеләренең иң матур сы й ф атл а р ы н ч а гы л д ы р а.
Тискәре геройларны сурәтләгәндә Мирсәй Әмир башка төрле буяулар куллана. Тәкъвә Сәхәүие ул сатирик көлү белән тасвирлый. Тәкъвә Сәхәү якынлашканда бер-ике мал айный аның алдына төшеп алмаш-тилмәш төкереп баруы, ә Тәкъвә Сәхәүнеи исә бу ак нәрсәләрне, акча дип белеп, кәвеше белән ышкый-ышкый китүе — бу деталь Тәкъвә Сәхәүне укучылар алдында мәсхәрәгә калдыра. Үткен көлү беләи халык үзенең өстенлеген раслый.
Повестьта Гаязларның, Ильясларның көрәше Низамига каршы бара. Низами — эре 'кулак, хәйләкәр һәм мәкерле дошман. Сәүдәгәрлек эшен ул кооператив аркылы алып бара Тормыш агышын үзгәртмәс өчен ул төрле нечкә тактикалар куллана. Язучы аз гына сүзләр белән, беренче карашка әһәмиятсез тоелган деталь аркылы да Низаминың эчке дөньясын ача. «— их, чорт возьми!—диде Низами, үрсәләнеп ботына сугып куйды. — Шушы авылда торып, артта калабыз, билләһи. Менә мин. хәзер «Багдадский вор»ны карар өчен генә булса да, шәһәргә барып торыр идем. Их, Багдадский вор бит ул! Күргәнегез бардыр, конечно,, әмма эшли дә бит, чукынган, үзе йоклап ята, ә кулы эшли...» (39 бит). Мирсәй Әмир Низами сүзләренә субъектив бәясен дә бирми, шулай да аның әнә шул каракның эшенә сокл а и у ы 11 д а Н из а м и н ы ң эстетик татымнары гына түгел, аның яшәү максаты да, бөтен идеалы да ачыла.
«Агыйдел» повестеның бер мөһим художество үзенчәлеге бар. Мирсәй Әмир герой кичерешләрен, вакыйгаларны, портретларны, пейзаж, обста- повканы җентекләп, тулы итеп сурәтли. Бу әсәрдә художник Агыйдел елгасының тулы бер лирик образын тудырды. Агыйдел куәтен язучы кешенең чиксез иҗат энергиясе белән, Агыйделпец дымык яки тиз агышын кешенең эчке халәте белән чагыштыра. Сәнгатьчә сурәтләнгән бу картина Ильяс, Гаязларның рухи дөнья
105
ларын, туган якка мөнәсәбәтләрен, аның гүзәллеге белән горурлануларын чагылдыра, укучыда туган илебезнең сөйкемле табигатенә карата чиксез мәхәббәт, патриотизм хисләре тәрбияли. Язучы Агыйделне сыйфатларын, төсләрен санап чыгу белән сурәтләми, тере предмет төсле, аны җанлы әйберләр белән бәйләнештә тасвирлый, «биеп торган аякларын кая басарга, ташып барган көчен кая куярга белми аптыраган егетләр шикелле, ташларны актарып,... тауларның каты ярларын кисеп, баш түбән ага», дип, халыкның образлы уйлау хәзинәсендәге сүз тезмәләрен ала, ягымлы, мөлаем, яра-тып әйтелә торган юмор куллана: «төнбоеклар үсүгә дә каршы килми», җәенгә юлыккан кошларны «күрмәмешкә салыша», аның дулкыннары «берсен-берсе төртешә-төр- тешә», «әрләшә-әрләшә алга йөгерәләр». Язучы халыкның Агыйделгә булган мәхәббәтен аның үз җырлары белән белдерә. Моның белән ул җирле, милли колоритны бирә, ә инде «Кама, Волга кебек абзыйларына кушылып», диңгезгә чыгуын, тормыш эченә керүен әйтүе белән, бер яктан, Агыйделнең безнең илебезнең бер өлеше булуын күрсәтсә, икенче яктан, символик рәвештә, Агыйдел буенда барган көрәшләрнең, иҗади эшләрнең бөтен ил күләмендәге хәрәкәткә кушылуына да ишарә ясый. Бу пейзажны укыганда аны ирексездән Гогольнең мәһабәт Днепр картинасы белән чагыштырасы килә.
Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повесте вакыт сынавын уңышлы үтте. Соңгы басмадагы үзгәрешләр әсәрнең художество кыйммәтен тагын да арттыралар.
Мирсәй Әмирнең бөтен иҗатына юмор-сатира хас. Шәриф Камал аның беренче хикәяләрендә үк шаян юмор күрә, художник өчен моның начар сыйфат булмавын әйтеп китә. Яңа җыентыкка язучы «Мөстәкыйм карт йокысы» исемле юмористик хикәясен, «Казан урамна-рында» циклыннан «Әхмүш һәм трамвай», «Кысыр хәсрәт» исемле әсәрләрен, шулай ук «Газизҗан», «Җәмилә көйсезләнә», «Тыр-тыр Зариф бригадасы» хикәяләрен урнаштырган. Бу хикәяләрнең күбесендә, сурәтләү чарасы буларак, бер уртак алым күренә. Боларда язучы тискәре образларны уңай идеалны, яңа фикерне раслау өчен контраст итеп ала. «Әхмүш һәм трамвай» хикәясендә авторның төп теләге һич тә Әхмүшнең йомык кеше булуын, тирә-яктагы үзгәрешләргә күз салмавын, бигрәк тә инде абайламый йөрү сәбәпле башка маршрут белән бара торган трамвайга утырып адашуын, кунак килгән көнне кичегүен күрсәтү түгел. Биредә Әхмүш образы шәһәрдәге зур үзгәрешләрне, яңа төзелешләрне сиземлерәк күрсәтү өчен фон рәвешендә генә алынган. «Кысыр хәсрәт» исемле хикәядә эшче кыз Гөлбикә әнисенең «кара көнгә» кызына бирнәгә дип запас булдыру хәстәрен күрүе, кызы белән киявенә өй сатып алырга йөрүе кирәксез, кысыр бер нәрсә булып кала, гомуми эшкә чын күңелдән бирелгән кешегә шәхси бәхетнең килүенә комачаулый алмый. Димәк, әлеге хикәяләрдә кире геройлар яңаның үсешенә киртә булып торучы җитди көчләр төсендә бирелмиләр, сатираның иҗтимагый иа- грузкасы әлеге контрастны күрсәтү белән чикләнә. Ләкин уңай идеалны болан берьяклы, йомшак аңлау дөресме? Сатира безнең иҗтимагый үсешкә тоткарлык ясаучыны кыюрак камчыларга, аның төп кире сыйфатын күбрәк үткенәйтеп күрсәтергә бурычлы бит! Сатира ул яңаның үсүенә юл әрчи торган корал. Сатира жанрында эшләгәндә дә Мирсәй Әмир уңай идеал яктылыгында иҗтимагый проблемаларны кыюрак күтәреп чыгарга тиеш.
Җыентыкка кертелгән «Җиңү» хикәясе укучыны дулкынландыра алмый. Фикере матур аның. Механика цехының мастеры, заводта танылган рационализатор Иван Кузьм ич нын башына күркәм бер идея төшә: бик кирәкле бер детальне җиңел генә юл белән ташландык дисклардан әзерләү мөмкинлеген ача. Тәкъдим за-водка зур файда китерәчәк, премиясе дә шактый сиземле булачак. Ләкин шушы ук идея булдыклы яшь эшче Ибрай Хөсәеиовның да башы
106
на килгән икән. Ул. киңәш сорап. Иван Кузьмич янына килә. Шунда Иван Кузьмич, күңелен кытыклап торган бөтен четерекле уйларны җиңеп, авторлыкны яшь рационализаторга бирергә дигән карарга килә.
Хикәядә техник ялгышлыклар юк. Ләкин художникка техник процессны белү генә җитми. Яңа, кабатланмаган характерны бирергә кирәк. Моны М. Әмирнең белмәве мөмкин гүел. Ләкин шуңа карамастан, хикәядә Иван Кузьмичныц үзенә генә хас индивидуаль сыйфатлары табылмаган, «Җиңү» хикәясе матур фикерне дөрес телдә тасвирлаган төссез әсәр булып чыккан.
Бөек Ватан сугышы елларында Мирсәй Әмир киң планлы драматик әсәрләр яза башлады. Бу, бәлки, яңа идеяләрне, образларны сәхнә аркылы тизрәк халыкка җиткерү теләгеннән дә килеп чыккандыр, ул чагында язучы тормыштан күбрәк драматик материалларны тотып ала башлый. Сугыш башында ук ул «Партизан Иван» («Йөрәк уты») дигән сәхнә әсәре язып чыкты. Бу җыентыкка язучының «Миңлекамал», «Тормыш җыры», «Җыр дәвам итә» исемле драмалары, «Наилә» исемле өч пәрдәлек комедиясе урнаштырылган.
«М и ңл ек а м а л » драмасы белән Мирсәй Әмир Ватан сугышы чоры әдәбиятында яңа сүз әйтте. Аны бөтен җәмгыятьчелек бертавыштан алкышлап каршы алды.
Бу драмада язучы коммунист Миңлекамалның кыю, патриотик ини-циативасын художестволы рәвештә ышандырырлык итеп күрсәтә алды. Миңлекамалның инициативасы тормыш куйган проблема иде. Драматург биредә иң артта калган колхозны ала. Ир-атлар сугышка китеп беткән. Эш көчләре җитми. Эшне дөрес оештырмау аркасында хезмәт дисциплинасы йомшарган, куп кенә алдынгы колхозчыларның хезмәт көннәре «чөйгә эленеп» калган. Хезмәт җитештерүчәнлегеп күтәрер өчен, колхоздагы экономик һәм оештыру ягыннан булган кыенлыкларны җиңәргә кирәк, кыенлыкларны җиңү өчен «чөйгә эленеп» калган хезмәт көннәренең үлчәвен күтәрергә кирәк.
М11 ңл ек а м ал н ы ң к о л х оз н ы өзек - лектән чыгару өчен 1көрәш башлау инициативасы әлеге тылсымлы круг- ны өзеп ташларга, игенчеләр на- строениесендә кискен борылыш ясарга һәм колхозны ныклы нигезгә бастырырга ярдәм итә. Пьесада Миңлекамал характеры әнә шушы киеренке конфликтны чишү дәвамында табигый рәвештә үсә. Тәнкыйтьчеләр Мирсәй Әмирнең бу әсәрдә Миңлекамалны гына түгел, дистәгә якын башка яңа образ туды-руын билгеләп үттеләр.
Социалистик авыл хуҗалыгын тагын да үстерү турында соңгы вакытта партиябез һәм хөкүмәтебез чыгарган карарлар яктылыгында «Миңлекамал» драмасының актуальлеге, әдәби кыйммәте бүгенге көндә тагын да ачык күренә.
«Тормыш җыры» драмасы кон-фликтның үзенчәлекле булуы белән игътибарга лаеклы. Биредә хезмәт поэзиясе Фатыйманың Басыйрга булган ялкынлы саф мәхәббәте белән үрелеп бара. Драманы Фатыйманың эчке конфликты оештыра. Ф аты й м а н ы ң м әхәб бәте Басы йрны дошманга каршы көрәшергә ашкындырса, Басыйрның мәхәббәте Фатыйманы колхоз кырларында зур җиңүләргә канатландыра. Драматург биредә совет яшьләренең мо-раль сафлылыгына дан җырлый. Телләрдәй телләргә, илләрдән илләргә күчеп, дошман чикләрен үтеп. Фатыймага ирешкән җыр бөтен пьесага лирик аһәң биреп тора. «Тормыш җыры»ның киң популярлыгы әнә шул төп моментлар белән аңлатыла.
Җыентыкка кертелгән «Җыр дәвам итә» драмасы сәнгатьчә эшләнеше ягыннан тулысынча канәгатьләндереп җиткерми әле. Әсәрнеи баш герое агроном Мостафаның ва- кыт-вакыт мелодраматизмга бирелүе, кайбер геройларның консерватизм элементлары, ирешелгәннәр белән канәгатьләнеп калу күренешләрен үзенчәлекле итеп күрсәтә алмау, төп конфликтны тартып-сузып алып бару — болар һәммәсе дә әсәрнең сыйфатын төшерәләр.
107
Ләкин «Җыр дәвам итә» драмасы — социалистик авыл үсешенен мөһим, бүгенге көнге мәсьәләләрен күтәргән әсәр. Драма моннан биш- алты ел элек язылган. Биредә без х удож н и к и ы ц тормыш и ы күз этүен, үсеш логикасының философик нигезен аңлавын, күзәтүдән нәтиҗәләр чыгаруын һәм шул җирлектә проблемалар күтәреп чыгуын күрәбез. Агроном Мостафа, сугыштан кайткач, авылга китәргә тели. Авыл миңа, мин авылга кирәк, дип уйлый ул. Ләкин семьяда конфликт килеп чыга. Хатыны, җырчы-артистка Сара, авылга китүгә каршы, анда миңа мәйдан тар, дип карый ул. Авылда колхоз председателе булып эшләүче әтисенең дә улын шәһәрдә зур начальник итеп күрәсе килә, һәм ул, ягъни әтисе, Мостафа колхозга килеп, яңа тәкъдимнәр күтәреп чыккач, улына каршы төшә.
Мостафа — укымышлы, колхоз хәленә дәүләт күзлегеннән, промышленность мөмкинлегеннән, фән биеклегеннән карый белә торган белгеч. Аны колхозның сугыш елындагы уңышлары гына канәгатьләндерми. Әнә шул теләкләр белән ул, хатыны шәһәрдә калса да, авылга китә. Аның фронтовик дусты Володя да «Минем урыным ДҮГСта булырга тиеш» дип фикер йөртә. Авылда Мостафага, әтисенең каршылыгыннан тыш, МТС директорының кирелеге белән күзгә-күз очрашырга туры килә. Директор колхоздагы уңышның югары булуы өчен җаваплылык- ны AVTC өстенә алырга теләми.
Җитмәсә, яман телләр дә Мостафа белән хатыны Сара арасына кара песи ташлап азапланалар. Күнелсез- леккә бирелгәндә, инде чигенү алдында торганда, аның күңелен партоешма секретаре Зәйнәп күтәреп җибәрә. Мостафа эшләгән кол-хозга хезмәт күрсәтүче, Володя җитәкчелегендәге трактор бригадасы да, үз инициативасы белән, югары иген уңышы өчен көрәш байрагын күтәрә. Ә соңыннан, көз җитеп «чебешләрне саный» башлагач, Мостафаның колхозда эшләвенә башта каршы төшкән Госман да, Мостафа «бездән китеп бармагае» дип, хафаланып йөри башлый. Мостафа бу җиңү белән генә дә канәгатьләнми, ул алга карый, корылыкны булдырмау юллары турында баш вата. «Җыр дәвам итә» пьесасы Мостафаның киләчәккә омтылучан характерын уңышлы 'күрсәтә алуы белән кыйммәт.
Яңа җыентык Мирсәй Әмирнең иҗат йөзен шактый ачык чагылдыра.
Мирсәй Әмир — үзенчәлекле, күп жанрларда язучы талантлы художник. Әдәбият белеме тарафыннан әле аның прозада образларны индивидуальләштерү алымнары, драмаларындагы конфликтлар, юмор, сатира, комедияләрендәге образны үткенәйтеп күрсәтү чаралары махсус тикшерелмәгән. Бу мәсьәлә үтәлергә тиешле бурыч булып кала.