ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ ЭЧКЕ ҮСЕШ ЗАКОННАРЫНА КАРАТА
Тел гыйлеме буенча ирекле дискуссиягә кадәр тюркогологиядә төрки телләрнең барысына, шул исәптән татар теленә хас булган тик бер генә закон, сингармонизм законы, турында гына сөйләнелә иде. Телдәге башка бик күп күренешләр объектив закон булып исәпләнеп йөртелмәделәр һәм тел үсешенең закончалыгы күзлегеннән каралып тикшерелмәделәр. Ә бу хәл практикада ялгыш нәтиҗәләр ясауга, тел фактларына каршы куелган кагыйдәләр төзүгә китереп чыгара иде. Ул гына да түгел, Н. Я. Маррның «яңа тәгълиматы» төрки телләр өчен күптән закон булып танылган сингармонизмны да кире кагарга тырышты.
1952 нче елда чыга башлаган «Вопросы языкознания» журналы беренче номерының редакцион мәкаләсендә маррчылыкның бу омтылышын болай фаш итте: «...аерым телләр өчен характерлы фонетик закончалык еш кына бу телләрнең үсешенә комачаулаучы зарарлы калдыклар дип игълан ителделәр.
Менә, мәсәлән, төрки телләр өчен характерлы сингармонизм законы «реакцион закон» итеп танылды, һәрбер телче ул законга каршы көрәш алып барырга тиеш булды: үзендә бу закон йомшак хәрәкәт иткән телләр прогрессиврак һәм алдынгырак телләр итеп квалификацияләнделәр, ә инде үзендә бу закон көчлерәк хәрәкәт иткән телләр артта калган телләрдән саналдылар».
Тел өлкәсендәге нигез положениеләрне вульгарлаштыру юлы белән Н. Я. Марр һәм аның шәкертләре совет тел гыйлемен торгынлыкка китерделәр. Әнә шул зарарлы теорияләрне тар-мар итеп, И. В. Сталин совет тел гыйлеме алдына тел үсешенең эчке законнарын өйрәнүне төп бурыч итеп куйды.
Алда торган бу бурычны истә тотып, совет тел белемендә нәкъ шушы мәсьәлә буенча, җәмәгатьчелекнең киң һәм актив катнашы белән, фикер алышулар үткәрелде. Шуның нәтиҗәсендә телдә бер-берсенә диалектик тыгыз бәйләнештәге гомуми һәм хосусый эчке законнарның хәрәкәт итеп торулары ачыкланды. Телнең гомумән күп гасырлар буена саклан- ' ган үзенчәлеге, аның сүзлек составы, төп сүзлек фонды һәм грамматик төзелешләрнең тотрыклылык һәм үзгәрүчәнлек дәрәҗәләрендәге төрле-лекләр гомуми эчке закон булып са-налалар. Иске сыйфат элементларының әкренләп бетә баруы, яңа сыйфат элементларының тууы, милли үзь- яшәешлеген саклау сәләте кебек кү-ренешләр дә тел үсешенең гомуми эчке законнарына керәләр. Чөнки болар барлык телләр өчен дә гомуми. Димәк, алар һәрбер телдә төрлечә гәүдәләнә, хосусый законнар белән бик тыгыз бәйләнештә яшиләр. Хосусый яки, академик В. В. Виноградов сүзләре белән әйткәндә, милли- индивидуаль эчке законнарга һәрбер аерым телнең яки семья һәм ыруг телләре группаларының конкрет үз эчендәге үсеш үзенчәлекләре, үсеш тенденцияләре керә.
89
«Тел үсеше эчке законнарының, асылын ачыклауга карата» дигән мәкаләсендә совет тел галиме Б. А. Серебренников болай дип язды:
«Тел — иң катлаулы күренеш. Ул— кеше фикерләвенең практик гәүдәләнеше генә түгел, бәлки шул ук вакытта бу гәүдәләнешнең бик төрле характердагы закончалыклар хәрәкәт иткән материаль средстволар системасы да. һәртөрле тенденцияләрнең чиктән тыш катлаулы хәлләрен тикшереп, болар арасыннан конкрет телнең үз эчке законнарын аерып алу — тел үсеше эчке законнар проб-лемасын чишәргә омтылучы һәркемнең алдында торган котылгысыз авыр бурыч»15.
Телдәге теге яки бу дәвамлы, тотрыклы күренешләр, үзгәреш тенденцияләре — һәммәсе дә эчке законнар хәрәкәтенә буйсынган булалар. Менә шушы законнар белән исәпләшеп бетмәү нәтиҗәсендә, тел өчен чит булган ясалма һәм көчләп тагылган очраклы кагыйдәләрнең теге я бу телдә табылуы мөмкин, әлбәттә. Ләкин телдәге мондый очраклы һәм тел законнарына каршы килә торган хәлләргә тел озак түзеп тора алмый. Ул аларны үзләштерә алмый, шуңа күрә алардан арынырга тырыша. 1929—32 елларда татар әдәби теле орфографиясендә ындыр, ыңгырчак, ычкын, ызгыш, энэуе кебек сүзләрнең ндыр, ргак, чкын, згыш, нҗе булып язылып йөрүләре белән мәсьәлә шу-лай булды. Нәкъ шул ук законсыз- лыкны татар әдәби теле орфографиясе, «к», «F» хәрефләрен төшереп калдыру аркасында, хәзер дә кичерә әле.
Яшәп һәм хәрәкәт итеп тора торган тел законнары, табигать законнары кебек, үзләреннән-үзләре генә, кешеләрдән бәйсез рәвештә генә тумаганнар, бәлки телнең иҗатчысы, иясе булган теге яки бу халыкның практик эшчәнлекләре уңаенда туганнар. Ләкин шулай да бу законнар кешеләр тарафыннан алдан уйлап чыгарылмаганнар. Алар үзләре, объектив закон буларак, тел тормышында,
1 Б. А. Серебренников, «К выяснению сущности внутренних законов развития языка», Доклады и сообщения (Института языкознания АН СССР), V, 1953 ел, 4 бит. аның үзгәреш, үсеш процессында хәрәкәт итәләр. Мәсәлән, татар телендә сыйфатның яки сыйфат функциясендә килгән теләсә нинди
15 Р. С. Газизов, «Опыт сопоставительного освещения грамматических особенностей русского и татарского языков», Татгоснздат. 1952 ел, 8 битне карагыз.
1 С. Е. Малов, «Памятники дровнетюркской письменности», М. Л., 1951 ел, 31 бит.
сүзнең, сыйфатланмыш белән бергә килгәндә, соңгысына карата булган мөнәсәбәтен генә искә төшерик. Сыйфатланмыш янында килгән сыйфат (синтаксиста — аергыч) һичбер төрле төрләнеш кабул итми. Хәтта сыйфат функ-циясен үтәп килгән саф исемнәр белән дә эш шулай тора. Мәсәлән, агач өй, таш йорт, тимер көрәк һ. б. Татар телендә мондый күренешләр үзләре аңлаткан мәгънә тулылыгына һичбер төрле кимчелек китермиләр. Бу күренешне, кайбер хезмәтләрдә әйтелгәнчә !, татар теле сүз төркемнәренең формалашып бетмәүләре, ал арның җитлекмәүләреннән килә дип карау — зур ялгыш. Рус теле железная лопата, каменный дом сүз тезмәләрен железо лопата, камень дом дип әйтә алмаган шикелле үк, татар теле дә бу тезмәләрне тимерле көрәк, ташлы өй формаларында куллана алмый. Моның киләчәктә шулай булуын көтү дә, әлбәттә, мәгънәсезлек. Киресенчә, рус телендә, мәсәлән, башка телләрдән алынган кайбер фамилияләр, ялгызлык һәм күплек исемнәре һичбер төрле кушымчалар белән төрләнмәү мөмкинлегенә ия булып торалар. Шуның өчен рус теле грам-матикаларында «Несклоняемые су-ществительные» дигән бүлек бирелә. Чөнки Гейне, Золя, Токио, Чикаго, пальто, бюро, депо, кино, кашне, галифе һ. б. берничек тә төрләнмиләр. Татар телендә исә, нинди генә исем булмасын, әгәр ул үз хезмәтен, ягъни исем функциясен үтәп килә икән, төрләнмичә булдыра алмый. Русча он сидит в кине дип әйтелмәгән кебек, татарча ул кино утыра диелми, бәлки, ул кинода утыра диелә.
Телдәге бу күренешләр очраклымы, законнан тыш хәлләрме? һич юк. Болар һәрбер телнең үзенчәлеге, үзенә хас булган законнары.
Мондый законнар телнең һәрбер өлкәсендә яшиләр һәм хәрәкәт итә
90
ләр. Тормышта, кешеләрнең практик эшчәнлекләрендә бу законнарның кайберләре, артык еш очраулары ар-касында, нык тикшерелгән һәм кире кагылмаслык булып танылган булалар. Мондый законнарның бер өлеше инде грамматик кагыйдәләрнең ышанычлы нигезе булып әверелгәннәр. Дәрес, тел үсеше эчке законнарын һәм алар нигезендә эшкәртелгән кагыйдәләрне абсолют һәм статик күренеш итеп карап булмый. Аларга тәрле чыгармалар, иҗтимагый тормыш шартлары белән бәйләнешле рәвештә, башка тенденция һәм законнар белән каршылыклылык та, әкренләп үсү, үзгәрү дә хас.
Татар теленең фонетика, лексика һәм грамматика өлкәләрендә хәрәкәт итеп килә торган бик күп тенденцияләрне, ягъни тел законнарын, тарихи үсеш, үзгәреш планында күзәтергә, тикшерергә һәм күз алдына китерергә мөмкин. Без монда шундый закончылыкның берсенә — татар телендә сүзләрнең алгы рәт сузыклары ярдәмендә әйтелү тенденциясенә тукта-лырга уйлыйбыз.
Татар теленең үзгәрү һәм үсү юлында очрый торган тарихи бай фактларга, хәзерге көнге торыш һәм юнәлеш моментларына җитди күз салсак, безнең игътибарыбыз бер фо- нетик-лексик һәм грамматик күренешкә юнәлә. Тел өчен аның нинди факт булуын белергә омтылуыбыз көчәя. Тел өлкәсендәге бу үсеш, үзгәреш факты нинди процесс соң? Ул моннан гыйбарәт: татар теле сүзлек составының бик борынгыдан килгән үз төп сүзлек фондын тәшкил иткән сүзләрнең бик әкренлек белән генә, арткы рәт (калын) сузыклары белән әйтелүгә караганда, алгы рәт (нечкә) сузыклары белән әйтелү тенденциясе көчәя барганы күренә. Башкача әйткәндә, татар телендә, сингармонизм законы хәрәкәт иткән хәлдә, сүзләрнең нечкә әйтелеше активлашканы сизелә. Ләкин моннан, татар телендә барлык сүзләр дә нечкәрүгә баралар икән, дип аңламаска кирәк, телдә бу тенденциягә каршы хәрәкәт итүче тенденцияләр дә яши — бу турыда бераз түбәндәрәк сөйләнәчәк.
Телдә күзәтелә торган бу фактны иҗтимагый тормышның базисы кебек нинди дә булса аерым берәр күренешенә бәйләп яки бәйле итеп күрсәтү мөмкин түгел, андый омтылыш дөрес тә булмас иде. Татар теле үсешенен бу факты аның тудыручысы, иясе булган халыкның тормыш тарихы белән тыгыз бәйләнештә тора, һәм ул тенденция телнең әкренләп үсү, камилләшә баруына илтә, телгә шул юнәлештә яшәү көче бирә.
Сүзләрнең һәм аларның морфологик кисәкләренең дә алгы рәт сузыклары ярдәмендә әйтелүләре тенденциясен без телнең бик борынгыдан килә торган төп сүзлек фондына караган өлешендә дә, алынма сүзләрне татар теле авазларына төрендереп үзләштерү процессында да күрәбез.
Татар теленең төп сүзлек фондындагы сүзләрнең бер өлеше борынгы калын әйтелешләреннән нечкә сузыклар ярдәмендәге әйтелешкә күчкәннәр (aiiFbL/i-^ айт-> әйт, сач-*чэч, йаш^йәш һ. б.); калын әйтелештәге күп кенә сүзләрнең нечкә вариантлары барлыкка килгән һәм, вакыт үткән саен, соңгылары куллануда активлаша баралар (аз — әз, ар-чы— әрче, ачы — әче һ. б.).
Бу хәлне без хәзерге төрки телләр өчен нигез тел булып санала торган Орхон-Енисей язмаларын хәзерге татар теле белән, яки борынгы татар телен хәзерге татар теле белән чагыштырсак та күрә алабыз. Татар телен башка төрки телләр белән чагыштырма-тарихи методта тикшерү дә, татар теленең үз диалектлары арасындагы үзенчәлекләргә күз салу да моңа ярдәм итә, әлбәттә.
Мисал өчен С. Е. Маловпың «Па-мятники древнетюркской письменности» исемле хезмәтеннән өзек китерик (язмалар VII—VIII йөзләргә карый): «Будуныт ңоп базңилшым, йагысыз цылпгым, ңоп маңа көрти». Тәрҗемәсе: «Халыкларның барын да мин килешүгә мәҗбүр иттем һәм аларны (үземә карата) зарар- сызл аңдырдым (дошманлыкларын юк иттем), барысы да алар мина буйсындылар» *.
91
Бу өзекләрдәге будуныг16, ңоп сүзләре үзләренең, семантикаларын бераз үзгәртеп, хәзерге татар телендә нечкә (бөтен, күп) формаларында кулланылалар. Шулай ук бу тарихи язмаларда (памятникларда) хәзерге йәш (яшь) сүзенең йаш, йәштә иде нең йашайур әрти, көн сүзенең кон, йәнә сүзенең йана булып калын вариантларда гына йөрүләрен күрәбез. Бу сүзләрнең алгы рәт сузыклары белән әйтелүгә баруларын төрки телләрнең кайберләреңә күз салсак та күрә алабыз. Мәсәлән, хәзерге казах телендә әле хәзер дә йәш сүзе жас, йэшләр — жастар, йәшә — жаса, йә- шер — жасыр, о/(әйәү сүзе жайау булып әйтелә һәм языла. Шунысы характерлы: шул ук янә (йәнә) сүзе казах телендә дә нечкә (жәнә) вариантында кулланыла. Ләкин ул телдә бу сүз Октябрьдан соң гына да әле ике төрле (жана, жәнә) әйтелеп һәм язылып йөрү дәверен кичерде. Шул ук борынгы язмаларда хәзерге миңа сүзе маңа формасында бирелә. Димәк, татар телендә бу сүз, өлешчә генә нечкәрү кичерсә дә, тулысы белән нечкәрүгә ирешә алмаган әле. Ә менә башкорт телендә ул инде миңә формасын кабул иткән. Китерелгән мисаллар тюркологиядәге ныклы фонетик транскрипциягә нигезләнә. Шуңа күрә алар ышанычлы чыганак булып торалар.
Борынгы татар әдәбиятында без хәзерге әйт сүзенең айгыл, әйтмә сүзенең аймагыл, бәйлә нең багла, эдәм нең адом, чәч нең сач, ңәрдәю нең ңарындаиь, сәүдәнең сауда, бәйә сүзенең баһа, хәбәр нең хабар формаларында кулланылганнарын беләбез. Борынгы язма әдәбиятка мөрәҗәгать итикхЯ угылым бу төшеңне зинһар юә зинһару<;арындашларыңа айт- магыл... «Йосыфны бүре йигай тиде ирсә айдылар безлар унбер ңарын- даш...» 17
XVI йөзгә караган «Гайсә углы Амәт» исемле китапта хәзерге әйтте сүзе, айды формасында, ягъни калын формада гына йөри. Ә менә 1550—80 еллар арасында язылган «Тәварихы Болгария»дә инде айды сүзендәге «а» (әлифнең) ның башына „хәрәкә (билге) куелган. Димәк, айдының нечкә әйтелеше язуда да чагыла башлаган, дияргә нигез бар.
XVII йөз татар әдәбиятында айтайын, айгаймын, ашпмаңлыңңа, ңайра^киредән, яңадан мәгънәсендә: «Бу йир янаңайра цоруг булыр ир- меш»), гариплың,
16 Орхон язмаларында будуныг булып йөргән сүз М. Кашгаринең «Днван-эл-ло- гат эттсрек» (1071—73) исемле хезмәтендә инде бүдүн формасында бирелә.
17 «Нәһж-эл-фәрадис», 1357—1358 елларда язылган әсәр, Болгар памятнигы.
гарипларга, ңа- рындашы, аймыш һ. б. шундый сүзләр калын формаларында кул-ланыла. Ләкин шул ук вакытта бу сүзләрнең кайберләре нечкә формада да биреләләр, мәсәлән: «Бәриплектә килгән үлем шул тик иркән».
Бер сүзлекчәсендә Ибраһим Хәл- фин играть в нитки сүзләрен йиб байлагәыч уйнамаңдип тәрҗемә итә. Бу вакытта орфографиядә «ә» авазының билгесе булган инде. Монда исә (юк исә ДӘ) һ. б. сүзләр «ә» хәрефе аша биреләләр. Димәк, ул вакытта хәзерге бәйләвеч сүзе байла- выч формасында да кулланылган булган әле. Гомумән, бу формалар сөйләү телендә булмаган дип әйтү дөрес булмас иде. Сүз теге я бу форманың сөйләү теленнән элегрәк төшеп калып, язма телдә озаграк саклануы турында гына барырга мөмкин.
Ул алмашлыгының, күрсәтү функциясен үтәгәндә, ана формасы аша әнә булып йөрүенә ирешүен дә, бу алмашлыгының мона, мына, формалары аша менә әйтелешенә күчеп, шул хәлендә ныгу, беркетелүен дә шул ук тенденциянең нәтиҗәсе итеп карарга тиешбез. Бу тенденциянең сингармонизм законына буйсынып бетми торган кушма (билбау, күкташ) сүзләрдә дә, сирәк булса да, үзенчә хәрәкәт итүен күрергә мөмкин. ААәсәлән, бүген сүзе бу (калын), көн (нечкә) сүзләреннән кушылып, нечкә формасын кабул иткән. Кайчандыр күммә аш булып йөргән ике сүздән нечкә кушма сүз күмәч ясалган.
Хәзер татар телендә аз-әз, атасы- әтисе, анасы-әнисе, арчы-әрче, ачы- әче, ачый-әчи, ач-әч, ачкыч-әчкеч, буа-бөйә, тагарак-тигәнә, мачы-мәче һ. б. ш. калын һәм нечкә әйтелешле парларның йөрүе, югарыда әйтелгән
92
чә, сүзләрнең алгы рәт сузыклары яр-дәмендә әйтелү тенденциясе нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр. Ләкин бу сүзләр синонимнар була алмыйлар. Чөнки синонимии сүзләр, гадәттә, үзләренең үтәгән функцияләре буенча бер-берсенә бик якын торган, ләкин мәгънә төсмерләренә ия булган төшенчәләрне белдерәләр, ә болар алай түгел. Мәсәлән, аз белән әз сүзләре безгә һичбер төрле мәгънә төсмерләре бирми, икесе төп-төгәл бер мәгънәгә йөриләр. Кайбер телчеләр мондый парларны семантик яктан да дифференциацияләү ягында торалар. Мәсәлән, доц. Л. Җәләй ачы сүзе горький, әче — кислый төшенчәсен тәгъбир итәргә тиеш, дигән фикерне алга сөрә18/
Максат юнәлеше белән бу теләк дөрес булса да, тел практикасында аның, урнашып китүе бик шикле, чөнки мондый очракларны халыкка көчләп тагу кыен. Бу — халыкның үз эше. Халык үзе дә тел мәсьәләсендә, ягъни аның фонетик һәм грамматик үсеш үзгәрешендә теләсә нинди юл белән бара алмый. Телнең үзенең объектив законнары бар, тел шул законнарга буйсына. Без горький сүзен ачы, кислый сүзен әче дип бирүне тел гыйлемендә генә булса да кагыйдәләштердек, ди. Ә менә җилгә карата, ачы җил дияргәме, әллә әче җилме? Русчада бит горький ветер, кислый ветер формаларындагы сүз тезмәләренең берсе дә юк.
Чынбарлыкта без мачы сүзенә бер, мәче сүзенә икенче мәгънә тага алмыйбыз, моңа мохтаҗ та түгелбез. Аз-әз, арчы-әрче, буа-бөйә һ. б. ш. парлар белән дә шул ук хәл.
Татар теле үзенең мөстәкыйль тел булып формалашу дәвереннән башлап кичергән тарихы эчендә, нигездә, рус, гарәп һәм фарсы телләреннән байтак сүзләр алган, аларның бер өлешен нык үзләштергән, үзенеке итеп, күбесенең алынма икәнен танымас хәлгә китергән. Алынма сүзләрнең татар телендә формалашулары төрле дәвердә төрлечәрәк булган. Моны күз алдына китерү өчен элекке алынмалар белән хәзерге көннең алынмалары арасындагы аермаларга күз төшерү дә җитә. Хәзерге алынма лар график нигездә формалашалар. Менә.борынгы алынмалар башкарак юл белән үзләштерелеп ныгыганнар. Монда татар теле сүзләрне үз авазларына
18 «Совет әдәбияты», Хз 7, 1953, 124 бит.
1 В. И. Ленин, XIII том, 301 бнт.
яраштырып, шуларга төрендереп ала торган булган.
Алынма сүзләрнең формалашу һәм үзләштерелүе процессында татар теле үсешенең эчке законнары хәрәкәт итеп килүен без телдәге күпләгән фактлардан күрәбез. Иң элек рус теленнән татар теленә кергән сүзләргә туктап үтик.
Рус телендә калын әйтелешле сүзләр дә, нечкә әйтелешлеләре дә, шулай ук калынлы-нечкәле сүзләрнең һәммәсе дә диярлек татар телендә сингармонизм законына буйсындырылганнар. Мәсәлән: хамут-*к;амь1т, канава-* канау, дуга -*дута, чай- чәй, чайник-*'чәйнек, шляпа-* эшләп*, бревно*-бүрәнә, дёг,отъ-*дегет, борозда-* буразна, капуста-*кәбестә, кре-щеный-* керәшен, решетка-* рәшәткә, ведь бит һ. б. Шундый бик күп алынмаларга күз салсак та, татар телендә алар я калын әйтелештә генә, я нечкә (күбесенчә нечкә) әйтелештә генә йөрүләрен күрәбез. Хәлбуки, рус телендәге чайник, бревно, шляпа, деготь, решетка һ. б. күп сүзләр никадәр генә калынлы-нечкәле булмасыннар, татар телендә алар я тел арты, яки тел алды сузыкларының ярдәме белән генә әйтеләләр. Бу күренеш безгә татар телендә сингармонизм законының никадәр көчле икәнен күрсәтә.
Күреп үткәнебезчә, хәзер генә ки-терелгән мисаллар арасында рус телендә, нигездә, калын әйтелештәге сүзләрдән капуста, баран, шулай ук стол, бочка һ. б. күп сүзләр ни өчен соң кәбестә, бәрән, өстәл, мичкә формасында алгы рәт авазлар ярдәмендә генә әйтелеп йөри торган булганнар? Ни өчен алар остал, баран, капыста формаларын кабул итмәгәннәр? Монда инде без тагын сүзләрнең алгы рәт сузыклары ярдәмендә әйтелү тенденциясе белән очрашабыз.
Гарәп, фарсы телләреннән кергән алынма сүзләргә дә татар теленең мөнәсәбәте шундый ук. Монда да шул ук алгы рәт сузыклары белән әйтелү хас булып тора. Лакин, асар, сәнгат*
93
сәламәт, мөнасәбәт, о/дәмагат 11. б. ш. сүзләр гарәпчә әйтелеш формаларын саклап калу юлы белән түгел, бәлки гатарча әйтелеш формалары белән үзләштерелгәннәр: ләкин, әсәр, сән- ЕӘТ, сәләмәт, мөнәсәбәт, адәмәтәт, хәл һ. б. Татар теле гарәп, фарсы сүзләренең кайберләрең бөтенләй танылмас дәрәҗәдә үзгәрткән. Менә, мәсәлән, теш арасы авазы «с» белән әйтелешле асар сүзеннән әсәр сүзе килеп чыккан, салахият сүзеннән халык сәләт сүзен ясаган һ. б.
Кайбер алынма сүзләрнең татар телендә формалашуларына тагын бер закончалыкның тәэсире моннан гыйбарәт: татар теленең үз лексик байлыгында, гадәттә, сүз башында ике тартык аваз рәттән килә алмый, әгәр андый очракларның телдә булуы мәҗбүри икән, мондый сүзнең башында сузык авазларның берсе торырга тиеш (протеза). Менә тартык алдыннан килгән «ы», «э(е)», «ө» авазларының сүз башында килүенә мисаллар: ындыр, ыргак;, ььчңын, ышна, ыштыр, элгәре, энэиде, эскәк, әрлек, өлге һ. б. Бу закончалык рус теленнән кергән сүзләрне үзләштерүдә дә хәрәкәт итә: стол, скатерть, скирд, шляпа, шлея һ. б. ш. сүзләрне татар теле өстәл, эскәтер, эскерт, эшләпә, эшлейә формаларында кабул иткән.
Татар телендә сүзләрнең алгы рәт сузыклары ярдәмендә әйтелү тенденциясе, фактлардан күрелгәнчә, яхшы ук көч, чагыштырмача зур темп белән хәрәкәт итә. Шулай булгач, татар теле лексик байлыгындагы барлык сүзләр дә тел алды сузыклары ярдәмендә әйтелүгә күчеп бетмәс микән, дигән сорауның тууы бик мөмкин һәм табигый. Бетмәс, чөнки «үсеш капма-каршылыклар «көрәше» ул» !. Бу тенденциянең регуляторы булып татар телендә берничә каршылыклы тенденция һәм закончалыклар яши. Мәсәлән, әгәр тел алды сузыгы белән әйтелү сүзнең мәгънәсенә үзгәреш кертә торган булса, ул тенденция хәрәкәттән туктый. Мәсәлән, орлык сүзенең өрлек формасына күчүе мөмкин түгел. Әгәр шулай булса, өрлек сүзенә ике төрле төшенчәне аңлату йөкләнелер, һәм ул сүз омонимик сүзгә әйләнер иде. Ә омонимнар телдә артык уңай күренеш булып саналмыйлар. Шул ук хәлне без түбәндәге сүзләрдә дә күрәбез: тыш-теш, ачу (гнев) — эчү, салам — сәләм, тор — төр, той — төй, тон — төн, ур — үр, ура — үрә, сора — сөрә, суз — сүз, тура — түрә һ. б.
Бу тенденциянең ашып китүен кир-тәләүче тагын бер каршылык булып, гасырлар буе яшәп килгән калын сүзләрдәге аһәң, халык сөйләмендә аларга ныклап күнегү, үзенчә нәфислек тора.
Димәк, бу тенденция калын әйтелештәге сүзләрнең һәммәсен дә нечкә әйтелешкә күчерүгә омтылмый.
Хәзерге көндә гамәлдәге орфографиягә кайбер төзәтмәләр кертү, орфографияне камилләштерү бурычы тора. Менә шушы бурычны үтәү процессында татар теле үсеш законнары практик эшебездә дөрес чагылдыры- лырга тиешләр. Бу эштә иң катлаулы момент булып башка телләрдән кергән алынма сүзләрне, алар составындагы һәрбер кисәкне татар теле законнарына туры китереп бирә алу мәсьәләсе торачак.
Билгеле ки, татар теленә рус теленнән һәм аның аша соңгы чорда алынган яңа сүзләр үзләренең тамыр өлешләрендә русча әйтелеш һәм язылыш формаларында кулланылалар. Ләкин эш моның белән генә чикләнми әле. Алучы тел башка телләрдән кергән сүзләрне аларның кушымча-ларыннан башка гына ала да, аларга үз кушымчаларын ялгый. Тик ул кушымчалар алынма сүзләрне һәм телне тупасландыручы, шыксызландыручы элементлар булмаска, бәлки аңа гүзәллек, матурлык бирүче кисәкләр булырга тиешләр.
Менә б}; мәсьәләдә дә инде безгә сүзләрнең алгы рәт сузыклары ярдәмендә әйтелү тенденциясе законыннан чыгып эш итәргә кирәк. Бу тенденция алынма сүзләрнең кушымчаларына да карый. Шуңа күрә дә бит информация, классификация, организация, орфография кебек, нигездә, калын әйтелешле сүзләргә дә нечкә кушымчалар ялгау килешеп тора. Ә
менә орфография кагыйдәләре буенча эпопея, октябрь, ноябрь сүзләренә калын кушымчалар ялгау күпчелек тарафыннан уңышсыз күренеш дип карала. Практик эшебездә мәсьәләнең бу ягы, һичшиксез, искә алынырга тиеш. Әгәр алай булмаса, хәрәкәт итеп килгән тел законнары белән исәпләшмәү безне тагын да ялгышларга китерәчәк. Ләкин бу мәсьәләдә безнең икенче чиккә (крайность) чыгып китәргә хакыбыз юк. Мәсьәләнең ул ягын да истән чыгармаска кирәк. Мәсәлән, «Харьков» тан, «Орел»дан кебек сүзләрдә инде калын кушымчалар колакка ягымлы булып ишетеләләр.
^Гарәп теленнән кергән бәлә, сәләм, әдәбият сүзләренең дә актыкларын калынайтып түгел, бәлки, халык телендә әйтелешләренчә, нечкә итеп язарга кирәк.
Кыскасы, һәрбер милли-индиви- дуаль телдәге кебек үк, татар телендә дә төрле закончалыклар, күп төрле тенденцияләрнең бик катлаулы хәрәкәт итүләре бәхәссез күренешләр булып яшиләр. Соңгы 3—4 ел эчендә совет тел гыйлемендә тел үсешенең эчке законнар мәсьәләсенә карата байтак мәкаләләр язылды. Бу төшенчәнең асылы яхшы ук ачыкланды һәм күзалланды. Аерым телләргә хас булган эчке законнарның аерым очракларын гыйльми тикшерү эше башланып китте. Ләкин әле конкрет аерым телләрнең һәм семья телләрнең эчке законнарын ачыклау һәм аныклау мәсьәләсе якын киләчәкнең бурычы булып калуында дәвам итә.
Югарыда татар теленең кайбер за-кончалыклы моментлары искә алынды. Шулардан сүзләрнең алгы рәт сузыклары ярдәмендә әйтелү тенденциясенә тукталынды. Тик сүзләрнең алгы рәт сузыклары белән әйтелү тенденциясе дигәннән татар телендә тартык авазларның бу юнәлештәге роле инкарь ителә дигән фикер аңлашылмасын. Тюркология, тартык авазларның калын яки нечкә әйте-лештә кулланылуларын сузык авазларның калын яки нечкә әйтелешләренә бәйле, тик «ю> белән «к» һәм белән «г» авазлары гына калын һәм нечкә сүзләрдә үзара чиратлашып килергә мөмкин (тур ан — кәккүк, суган — йөгән, ләкин: ңәрсәш, бәгер, календарь, гудок һ.б. ш)» дип карый. Димәк, бер иҗек эчендә, татар теленең борынгыдан килгән үз сүзләрендә, сузык аваз калын булса, тартык аваз да калын була һәм киресенчә. Без дә, шуннан чыгып, сүзләр н е ң алгы рәтсуз ык лары ярдәмендә әйтелү тенденциясе дигән термин кулландык. Күп төрле фактлардан күренгәнчә, татар телендә бу тенденция тел үсешенең борынгыдан килә торган эчке законы булып тора. Ул мөмкин булган һәрбер очракта хәрәкәт итәргә, йогынтысын ясарга омтыла. Ләкин бу тенденция үзенең активлыгын чик-ләнмәгән хәрәкәт көченә әверелдерә алмый: югарыда әйтеп үткәнчә, телдә ана каршы хәрәкәт итүче фактлар, сингармонизм законында тигезлек саклап торуга юнәлдерелгән тенденцияләр дә яши.