Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР


әнигә ХАТ
Бездә яздыр. Кар сулары ташып, Болыннарның битен югандыр. Сагынудан, юксынудан, бәлки Йөрәккәең әрнеп куйгандыр.
Әнкәй, әнкәй! Мин дә бик сагындым, Шуңа ахры тибри каләмем — Шифа булып ятсын күңелеңә Ераклардан килгән сәламем...
Укуым шәп, артык моңсуланма, /Моңсу була фәкать ай гына. Яхшы яшим ВУЗым кочагында, Урын бирмә, әнкәй, кайгыга. Бик сагынсаң, чыгып, бакчадагы Сандугачның тыңла сайравын. Минем чәчем итеп талларымның, Талларымның сыйпа яфрагын. Яшьлегемнең уелып калган эзен. Әгәр барсаң, әнкәй, карарга, Керми китмә минем иң яратып Каен суы эчкән яланга...
Күп тә үтмәс, мин кайтырмын сине Кайнар хисләр белән кочарга. Укуларны бетереп кайткач, миңа Син чыгарсың капка ачарга.
Туган илем, үстем кочагында Гашыйк булып җирең, гөлеңә, Имәннәрең, каеннарың белән Тамырланып шунда гомергә.
Доктор җаным, аңла, «Законыңны»
Йомшарт бераз миңа карата.
Җибәр мине авылым кырларына,
4
Мин туларны сагынып йоклый алмыйм, Төн туа да, тагы тан. ата.
Яраларым инде савыккандыр. Йөрәгемә төшми сызлавы. Бармы синен., арыш җиткән чакта. Башларына тиеп узганын.?
Әгәр булса, мине аңларсың син, Җибәр, дустым, шунда тизрәк, дим. Басуларым — иң шәп дару миңа, Порошоклар бүтән кирәкми. Комбайныма эшкә ярамасам. Каравылда төн уздырырмын. Ашкын йөрәгемне башакларның Шавы белән басып торырмын. Киң басудан әнә сабан сөйрәп, Күкрәк киереп уза трактор...
Җибәр мине хезмәт мәйданына, Иң шәп дару миңа шул, доктор!
Язгы җилләр исүенә чыгып, Чәчләремне җилдән таратам. Җирдән күтәрелгән татлы парны Күкрәк киереп сулыйм — яратам. Әллә ничек бигрәк тәмле миңа Җирдән күтәрелгән язгы пар, Гүя анда минем тормышымның, Яшәвемнең җылы тыны бар. Болындагы нәфис чәчәкләрне Тырышам мин юкка өзмәскә — Миңамы соң, күпне кичергәнгә, Иркәләүнең кадрен белмәскә.
Тукта, минем каенкай, Яфракларың шаулат. Күңелсез көз килгәнче, Шаулап утыр, шаулап. Менә шыксыз көз килер, Саргаерсың, туңарсың. Алтын яфракларыңны Юеш җиргә коярсың. Ләкин син көчле әле, Сабыр итсәң бераз, Тиздән үтәр салкын кыш, Ашыгып килер яз. Бөреләнеп кояшта, Яфракларың ярырсың, Тамырларың белән син Җир сулары алырсың. Шаулы урман читендә Шул чак мин туктармын, Яшел хәтфә киемеңдә, Мин сине котлармын.

ЗӘҢГӘР ШӘЛЕҢ
Зәңгәр шәлең бик килешә сиңа. Куерта ул күзең зәңгәрен.
Ник узасың салкын карап кына,. Белмәгәндәй сөю хәлләрен?
Нигә, иркәм, туктап тыңламыйсын. Сагыш белән тулган сүземне? Утларын да үзең кабыздың бит. Суларын да үзең сип инде...
Бер көн генә сине күрми торсам, Мин юксынам, иркәм, шуңадыр: Шәлең белән сөю хисләремне Гомерлеккә, ахры, урадың.
САЛКЫН БУРАН
Шундый салкын — тынга капланырлык, Ә җил аны тагы көчәйтә.
Бит очларын чеметтереп ала, Колагыма әллә ни әйтә.
Туздыра да җиргә яуган карны, Үче булган кебек котыра, Киемнәргә китереп сылый аны, Муеныма учлап тутыра.
Ә мин йөрим берни булмагандай — Яратам мин салкын бураңны, Чит җирләрнең җылы җилләренә .Алмаштырмас идем мин аны.

6