«ПАРТИЗАН МАЛАЙ»
Г. Бакирның олы һәм урта яшьтәге балалар өчен язылган «Партизан малай» 1 исемле повесте Бөек Ватан сугышы көннәрендә пионерларның дошман тылында партизаннарга булышулары һәм үзләренең дә әкренләп кыю сугышчылар дәрәҗәсенә үсеп җитүләре турында сөйли.
ГТ. Бакир, «Партизан малай», Татгосиз- дат. 1953 ел.
Повестьның төп герое Володяга сугыш башланганда уналты яшь була. Фашистлар тарафыннан көчләп тагылган сугыш балаларның урта мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларына керү теләкләрен өзә. Чәчәккә күмелеп утырган Украина авылы Макеевканы да шомлы хәбәр айкап уза: немецлар авылга якынлашалар. Володяның әтисе Василь- чик партизанлыкка китә. Володя,
108
авыру әнисе белән кечкенә сеңелесен, саклап, авылда кала.
Илгә басып кергән дошман белән күзгә-күз очрашу аны үз яшенә караганда өлкән кеше итә, җитдилән- дерә. Әнисенең, фашистлар тарафыннан ерткычларча үтерелүе һәм тирә- юньдә илбасарлар эшләгән» коточкыч явызлыклар аны актив көрәшкә этәрәләр. Володя беренче кыю адымын ясый: дошман часовоен коега дө-мектерә. һәм партизаннар отрядына баргач, аның теләкләренә киң юл ачыла. Беренче хәрби поручениене Володя ашкынып каршы ала. Воло- дяга таныш булмаган партизан биргән сорауга каршы ул горурлык белән:
— Мин пионер, — ди.
— Пионер үзенә авыр килсә дә, иленә, халкына хыянәт итмәскә тиеш, син шуларны аңлыйсыңмы? — диде партизан, аның күзенә карап.
— Аңлыйм, абый, мин бервакытта да дошманга биреләчәк түгелмен.
Бу сүзләр Володяның хәрби анты булып яңгырый һәм ул антына ахыргача турылыклы булып кала. Партизан отрядының яшь элемтәчесе булган хәлдә, Володя авылдагы яшь иптәшләре арасында агитация эше алып бара, партизаннар өчен җылы киемнәр җыйнау кебек әһәмиятле эшләрне оештыра. Партизан отрядының немецларны тәэмин итеп торучы тимер юл күперен шартлатуында да Володяның ярдәме зур.
Бу образда автор совет балаларына хас булган матур сыйфатларны — илгә бирелгәнлек, батырлык, чыдамлылык, дошманга аяусыз нәфрәт тәрбияләүне гәүдәләндерергә омтыла. Ләкин шул ук вакытта бу образ укучыда ниндидер бер дәрәҗәдә канәгатьсезлек хисе уята. Моңа төп геройның эчке дөньясы, кичерешләре һәм хисләре тулы ачылмау сәбәп булса кирәк. Кайбер урыннарда Володя, балага хас сыйфатлардан тыш, кирәгеннән артык зур тәҗрибәле кеше итеп күрсәтелә. Балалык самимилеге вакыты-вакыты белән югалып кала. Мәсәлән, райком секретарен таныгач, Володя:
— «Партизаннар белән коммунист абыйлар җитәкчелек итә икән, — дип шатланып куйды». Монда пар-тизанлыгының беренче көннәрендә үк сабый бала ясый алмаслык гомумиләштерү. Аннан соң авторның төп геройны иң хәтәр моменг- ларда да үз канат астына алу омтылышы сизелә: Володя күп кенә кыенлыклардан тәҗрибәле олы кешеләргә караганда да җиңел котыла. Мәсьәләгә болай килү сугыш куркынычын, аның чиксез авырлы-гын бәяләп җиткермәү дигән сүз. Шундый нәрсәләр образның ышандыру көчен дә киметәләр.
Әсәрдәге икенче малай, повестьта азрак урын бирелүгә карамастан, укучыда тулырак тәэсир калдыра. Аның эчке кичерешләре, уйланулары, кайгыру һәм газапланулары, ниһаять, гестапо кулына эләккәч, үз- үзен тотуы балаларга хас характер белән бирелгән. Әйе, Коля йомшаклыклардан да азат түгел. Тәҗрибә- сезлеге аның гестапо карамагына эләгүенә сәбәп була. Фашистлар аны каты җазалыйлар һәм ахырда атып үтерәләр. Ләкин» Коля геройларча һәлак була. Бу үлем очраклы гына түгел. Әсәрнең логикасы шуны таләп итә. Бу — вакыйгалар агышы тудырган күренеш.
Әсәрдә хәтердә кала торган образлар арасында Васильчукны, тимерче Максимны, итекче подпольщикны һәм урман каравылчысын күрсәтергә мөмкин. Бу геройлар йөзендә без тыныч хезмәт белән яшәүче, ил өстенә куркыныч килгәч, фашистларга каршы рәхимсез көрәшкә күтәрелүче өлкән буын вәкилләре беләи очрашабыз.
Авыр сыиау елларында безнең җәмгыятьтә яшәп килгән һәртөрле черек элементлар, ачыктаи-ачык, совет халкына каршы хыянәт юлына бастылар. Совет әдәбиятының иң уңышлы әсәрләре безнең тормыштагы кабахәт җаннарны аяусыз фаш итә. «Партизан малай» повестенда да бу тенденциянең башлангычы күренә. Тик ул үстерелмәгән, сатлык образы көрәш аренасыннан җиңел генә алып ташланган. Мәсәлән, фашистлар агенты Байдукның үлеме берничек тә акланмый. Аның үлеме турында хәбәр ителгән юллар да
түбәндәгеләрдән генә гыйбарәт: «Нәкъ менә шундый көннәрнең, берсендә чүплек башында Байдукның үле гәүдәсен таптылар. Фашист ялчысының көне шуның белән бетте».
Бу — язучының җиңел юлдан китүен, каршылыксыз юл сайлавын, шуның нәтиҗәсендә, әсәрнең художество кыйммәтен киметүен раслаучы факт. Автор, әгәр тормыш кар- шыл ы кл а р ы н ч итл этеп уз м ы й ч а, Байдукның явыз эшләрен киңрәк ача төшсә, бу, үз чиратында, аңа каршы көрәштә уңай геройларны калкурак итеп күрсәтүгә җирлек кенә арттырыр иде.
Әсәрнең телендә дә урыны-урыны белә и а втор н ы ң игътн б а р сыз л ыгы күзгә чагыла. Мәсәлән, 31 биттә «Алдай Степан бабай, алар артыннан башкалар бер-берсемең күләгәләрен генә күреп бардылар» диелгән. «Алар» алмашлыгы «Степан бабай» сүзләрен алмаштырып килгән. «Ул киеменә тамган тамчыларны селеккәләде дә, өстеннән салып ишек янындагы чөйгә элеп куйды» (8 бит). Монда, һичшиксез, сүз чөйгә өс киемен элү турында бара, ә җөмлә төзелеше буенча тамчыларны чөйгә элү булып чыга.
Кайбер шагыйрьләрнең әсәрләренә даими кереп урнашкан эпитет «зур- зур тәрәзәле, кызыл түбәле» мәктәп Г. Бакир игътибарыннан да читтә калмаган. «Алар» сүзенең һәм «иде» ярдәмче фигыленең чамадан тыш күп кулланылуын әйтергә кирәк.
Телнең динамикасын югалта торган «дип», «диде» сүзләре диалогларда җилем ролен үтәсәләр дә, алардан мөмкин кадәр качу юлын табарга кирәк иде. Кызганычка каршы, повестьта алар байтак.
Язучының бурычы теге яки бу күренешне гадн сөйләп чыгу гына булмыйча, аны җанлы итеп күз алдына бастырудан гыйбарәт. Ләкин Г. Бакир бу таләпкә дә бөтен урыннарда да җавап бирми. Партизаннарга җылы киемнәр җыю шикелле авыр хезмәтне фәкать өстән-өстән генә язып үтү белән чикләнә.
Китапны чыгарганда редакторлардан Р. Ишморатов һәм Ә. Камал иптәшләр авторга ахырыиача таләпчән булмаганнар. Бөтен текстны яңадан бер кат күздән кичерү, һичшиксез, кирәк иде.
«Партизан малай» повестеның икенче китабын язганда, автор характерлар үстерелешенә дә, портретларның бирелешенә дә, сюжет һәм композициянең җыйнак һәм төзек булуына да, тел-сурәтләү чараларына да җитди игътибар итәр дип ышанабыз.
Китапның оформлениесенә килгәндә, художник Л. Иванов үз эшенә гаять җиңел караган, рәсемнәрнең эчтәлек белән бердәмлегенә бөтенләй аз игътибар иткән, тышлыктагы нәни партизан, сизгер элемтәче булудан бигрәк, ниндидер көлке өчен азапланучы, начар уйнаучы артистны хәтерләтә. Аның йөзе бөтенләй җансыз итеп бирелә. Башка рәсемнәр дә аерым геройларның характерларын ачуга бик аз ярдәм итәләр, аларда балалар психология-сенә хас сыйфатлар юк. 29 биттәге рәсем повестьны укып барганда укучыда туган җитдилекне югалта. Анда фашистлар тырнагы астына эләгеп, соңыннан азат ителгән кешеләрнең рухи дөньясы аз гына да ачылмаган. Киресенчә, бу рәсем күңелле тамаша залыннан чыгып баручыларны хәтерләтә.
Китапның беренче кисәге инде уку-чылар кулында. Шактый гына ким-челекләре булуга да карамастан, сугыш елларының дөрес картинасын чагылдыруы һәм совет кешеләренең зур көрәшләрен сурәтләве белән бу әсәрнең тәрбияви әһәмияте бар. Аны яшь укучылар яратып укырлар.
Б. КАМАЛОВ, X. КАМАЛОВ