Логотип Казан Утлары
Повесть

КҮТӘРЕЛЕШТӘ


Урамда — январь салкыны.
Коедан өйгә кайтып җиткәнче, чиләкләрдәге сулар челтәрләнеп ката башлый. Өйләрнең, бура-абзарларның бүрәнәләре шартлап ярыла, сулыш алганда авызлардан, аксыл төтен кебек, бөтерелеп күтәрелгән пар, энҗедәй ак бәс булып, керфекләргә, ияк очларына сырыша.
Менә шундый көннәрнең берендә «Интернационал» колхозы председателе Петр Воробьев исеменә хат килде. Хатның яшькелт конвертына шәмәхә кара белән «Тәкәнеш район авыл хуҗалыгы бүлегеннән» дип куелган иде. Хатны укып чыкканнан соң, колхоз председателе, уйланып:
— Әйе, быел без «Казанская 5 + 6» сортлы арыштан югары уңыш алу өчен көчебезне кызганмаска тиешбез,—дип куйды.
Ул кулындагы язуны тагын бе;р кат кычкырып укып чыкты: «Казанская 5 + 6» сортлы арыштан сезнең колхоз буенча уңыш алу планы быел уртача 160 пот итеп билгеләнә. Моңа ирешү өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланыгыз, агрочаралар планын арттырып үтәгез, кышкы чорда кар тотуны көчәйтегез».
Үзе белән бергә мул гына салкын һава ияртеп, башына чәчәкле яшел шәл бөркәнгән, кысыграк күзле, унҗиде-унсигез яшьләр тирәсендәге бер кыз килеп керде. Ул, яңа гына басылган кара киез итекләре белән тып- тып басып, өстәл янына ук килде дә, исәнлек-саулык сорашып тормыйча:
— Мин бүген басуга кар тотарга чыгарга тиеш идем, — диде. — Менә бригадир ни өчендер миңа эшкә әйтмәде. — Кыз шәленең чукларын бармагы белән бөтереп алды. — Кичә норманы үтәп җиткермәгән идем, бәлки шуның өчен әйтмәгәндер...
һәм, оялуыннан кызарып, башын түбән иде. Председатель наряд кенәгәсеннән нәрсәдер карады, кичәге көнне кар тоту планының үтәлешен тикшерде һәм, торып, телефон янына килде.
— Беренче бригада бригадиры квартирасын бирегез әле.
Аңа бригадирның өйдә юклыгын әйттеләр.
Воробьев, трубканы элеп, бераз уйланып торды, аннары кызга сынау- лы караш ташлады: «Син күп вакытта норманы үтәмисең», — ди иде аның бу карашы.
— Ярый, хәзер син ферма терлекләре өчен азык ташучыларга булыш, бригадир белән үзем сөйләшермен, иртәгә кар тотарга чыгарсың. Кара аны, норманы тутырмыйсың икән... безгә үпкәләмә, флотта хезмәт итүче егетеңә «сөйгәнең ялкау» дип хат язармын.
Кыз чыгып китте.
Воробьев район авыл хуҗалыгы бүлегеннән килгән язуны шкафка бикләде дә дежурныйга дәште:
— Телефоннан сорасалар, кырга чыгып китте дип әйтерсең, — диде.
Аргы урамнан шлеясенә җиз тәңкәләр куелган, дугасыназур кыңгырау, кызыллы-сарыллы чуклар тагылган, башын өскә күтәргән күк ат чы
58
гып түбән очка таба юырта башлады. Терәкле чанага утырган кешене Воробьев шунда ук таныды. Ул, удмурт егете булып, татар кызына өйләнгән иде. Аларның кичә генә туйлары үтте, бүген исә күрше авылга кунакка чакырганнар. Егет чем-кара бәрән тиресеннән эшләнгән якасын бер якка кыйшайтты да, председательгә борылып:
— Исәнмесез, Петр абый,—диде.
Воробьев аңа шаян сүз белән җавап кайтарды:
— Ал да гөл, энекәш... Туйдан соң авырырга ярыймыни.
Чана кар бөртекләре туздырып узып китте. Председатель, уйланып, үз юлына борылды. Иң беренче тапкыр кайда очраткан иде ул аны? Әйе, җәйге эссе көннәрнең берсе иде. Түбән Рус, Иске Уча, Люгдон авыллары эреләндерелгән колхоз итеп берләштерелде, аңа «Интернационал» дигән исем бирелде. Колхозчылар председательлеккә Петр Воробьевны сорыйлар. Воробьев башта риза булмый.
— Атлар начар, уңыш алу түбән, хезмәт дисциплинасы турында сөйләп тә^торасы юк... Колхозчыларның күбесе шәһәргә якынрак урыннарга китеп беткәннәр. Аның өстенә тагын ике төрле милләт халкы... Анда ничек итеп эш алып барырга кирәк?—ди ул, чигә чәчләрен кашып. Райком секретаре белән озаклап сөйләшкәннән соң гына председатель булырга күнә Петр Воробьев. Райкомнан кайтып килгәндә, ул сап-сары нарат агачларыннан салынган өй алдындагы бүрәнәләрдә бер егет күрде. Алар, үзара танышып, сүзгә керештеләр.
— Бергәләп эшләрбез, колхозыбызны иң алдынгы итәрбез,—диде егет.— Без сине күптән көтә идек инде. Безнең колхозга Советлар Союзы Герое Петр Воробьев килсен дип, гомуми җыелышта үзем беренче булып тәкъдим керттем. Башка колхозчылар да минем сүзләрне бик хупладылар.
Ул алгарак чыгып торган яңак сөяген кулы белән уып алды да киң елмаеп куйды. Аннары аның балалар шикелле нечкә тавышлы сүзләре ишетелде:
— Татарлар да бик беләләр икән үзеңне: «Шәп кеше ул», — диләр. Татарлар дигәч тә, без бер тугандай яшибез. Тимофей да, Тимери дә, Анна да, Әминә дә бик тату торалар, бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Бергәләп эшләрбез, Петр агай, бергәләп!
Бу сүзләрдән соң Воробьев шатланып куйды. Райком секретаре алдында аның «мин ул колхозга бармыйм» диюен бу шат күңелле, мөлаем егет ишетмәде микән дигәндәй күтәрелеп карады.
— Димәк, колхозчылар миңа зур ышаныч күрсәтәләр. Әйе. Алай булганда, бергәләп, кулга-кул тотынышып эшлибез инде.
Шул көннән бу егет ничектер якын булып калды, колхоз җитәкчелегенә ул чын күңелдән димләүче иде. Менә хәзер инде ул өйләнгән, яңа тормыш кора.
Председатель булып сайлангач, Воробьевның эше башта шома гына бармады. Беренче елны кыр эшләре озаккарак сузылды. Хәтта дәүләткә бурычлы булып та калдылар. Тик икенче, өченче елларда гына эш рәткә салынып китте, игеннәрдән мул уңышлар алына башлады...
Воробьев килеп җиткәндә, «Кушлут» басуы халык белән тулы иде. «Кушлут» басуы моңа кадәр ташландык басу иде. Ә узган ел көзен анда арыш чәчелде. Нинди арыш әле! Сортлы арыш, Сталин премиясе лауреаты Хәдичә Байчурова тарафыннан үстерелгән «Казанская 5 Ң- 6»!
Менә күч-күч итеп кар өюче яшь егетләр — Гали Фәйзиев белән Виктор Уткин. Алар икесе дә көрәкләрен батырып алалар да зур-зур өемнәр ясап куялар. Ә ал ардан ерак түгел генә җирдә эшләгән ир урталарындагы Нургали Усманов ни өчендер арткарак калып бара.
— Кордаш, — ди Петр Воробьев, —син кар шакмакларын эрерәк кисеп ал, көрәгеңне батырыбрак када, юкса ташбака адымы белән барасың. — Председатель шунда тиз генә аның кулыннан көрәкне ала да, тегермән ташының яртысы кадәр кар шакмагы кисеп алып, аны торгызып
59
утырта. — Нәрсә син, туганкай, селкенер-селкенмәс. Фронтовикларча эшләргә кирәк! Син бит сугышта булган кеше. Җитмәсә...
Воробьевның сүзен бригадир Вәгыйзь бүлдерде:
— Җитмәсә сапер тагын үзе! — диде ул. Воробьев исә, бригадир Вә- гыйзьгә күтәрелеп карамый гына:
— Павлова Аннага ни өчен кар тоту эшенә әйтмәдең?—диде.
— Ул кичә эшкә соң чыкты һәм, шуның аркасында, норманы үтәмәде. Бүген мин аны бүтән эшкә куйдым.
— Кар тотучылар бүген норманы күпмегә үтәрләр?
— Бер ярымга, бәлки икегә дә!
— Щитлар ярдәмендә ничә гектар кар тотылды?
— 85 гектар.
— Павловага иртәгә кар тоту эшенә әйт. Әгәр нормасын үтәмәсә, идарә тарафыннан чара күрелер, алай тиз генә читкә куарга ярамый кешене... Ә кичәге көнне норма үтәмәве турында стена газетасына язып бир. Бу биш көнлектә чыга торган номерга өлгерсен иде.
Бригадир, «ярый» дигәнне аңлатып, баш селекте. Воробьев көрәкне Нургалигә бирде, метрлы таяк белән карның тирәнлеген үлчәде. Күзләрне камаштырып, җемелдәп яткан кар җәймәсе бу урында шактый ук калын иде.
— Безгә кышкы агрочаралар планын арттырып үтәргә кирәк, — диде ул әле бригадирга, әле кар тотучыларга карап. Әле генә район авыл хуҗалыгы бүлегеннән язу килде. Анда сортлы ашлыкның һәр гектарыннан кимендә 160 пот уңыш алырга кушылган.
Кыш узды. Җәй җитте.
Сирәк, ләкин тигез булып үскән урманнан сулдарак, бераз калку урыннан борылып-борылып олы юл үтә. Бу юл авылга барып тоташа.
Салмак искән җилгә чайкалып утырган тук башаклы арышлар һәркемнең игътибарын үзләренә җәлеп итәләр. Бодайлар, башларын күтәрә алмыйча, җиргә иелгәннәр. Дулкынланып үскән солылар, арпалар сары диңгез өстен хәтерләтәләр...
«Интернационал» колхозының сортлы арыш участогы «Казанская 5 — 6» дип аталган күрсәткеч тактасы янына килеп җиткәч, район агрономы атын туктатты, тарантасыннан төшеп, бер уч дымлы туфрак алды. Аннары күкрәккә кадәр булган арышларны кулы белән ера-ера эчкә керде. Арыштан бер башак өзеп, андагы бөртекләрне саный башлады.
Бер башакта йөз бөртек! Бу арыштан югары уңыш алырга мөмкин дигән сүз! Агроном куанып арыш арасыннан чыкты. Болай булганда, гектарыннан 160 пот ашлык алырга мөмкин...
Басуда игеннәр арасында озын буйлы берәү йөри. Ул бер иелә, бер тураеп нәрсәнедер карап тора. Агроном бу кешенең колхоз председателе Петр Воробьев икәнен таныды.
Председатель кулына бер уч арыш тоткан хәлдә, сукмак буйлап, олы юлга килеп чыга. Агроном аны көтеп ала.
— Исәнмесез,—ди председатель, аның аксыл түгәрәк йөзенә шатлык билгеләре йөгерә. Аннан соң ул куанычлы тавыш белән сөйли башлый:
— Без, игеннәрдән югары уңыш алу өчен, сез әйткән киңәшләрне җиренә җиткерергә тырыштык. Кыш көне агротехника түгәрәге төзеп, анда системалы эш алып бардык. Әнә теге тау башларын арыш чәчелгәнгә кадәр тирес черемәсе белән ашладык. Кышын уҗым өстенә щитлар ярдәмендә кар тоттык. Яз җиткәч, май башларында уҗым өстенә сульфатам- моний сиптек. Аннан соң тырмалау үткәрдек...
Аларны правление йорты янында колхозның агротехнигы сәламләп каршы ала һәм колхозның иртәгә сайлап уру эшенә керешәчәген белдерә.
— Урып-җыюга хәзерлек смотрының нәтиҗәләре әйбәт. Авыл хуҗалыгы машиналары төзек. Атларыбыз көр һәм тазалар, — ди агротехник.
60
«Интернационал» колхозын һәркем мактап телгә ала. Аныц турында:— Бай колхоз бу! — дип сөйлиләр. Күп кенә кешеләр аныц уңган җитәкчесен, тырыш членнарын мактыйлар: Герой җитәкчелек иткән колхоз булгач, колхозчылар да геройларча эшлиләр, — диләр. Колхоз чыннан да Тә- кәнеш районында алдынгы колхозларның, берсе.
Арыш урагы кыска срокта төгәлләнде.
Ындыр табагында катлаулы молотилка тавышы гүли. Тузанга буялган кызлар, яшь киленнәр, ир уртасы агайлар кайсы көлтә бавы кисә, кайсы бавы киселгән көлтәне барабанга тыга, кайсы салам селкә, -кайсы ат белән салам тарттыра.
Анна Павлова «Кушлут» басуыннан ындыр табагына килеп җитте, эре көлтәләр төягән йөкне аударды. Бригадир Вәгыйзь, кибәкле һәм башаклы өс киемен кага-кага, аның янына килде. Ул Аннага сораулы караш ташлады. Кыз оялчан тавыш белән:
— Ундүртенче олавым, — дип атын каулый башлады. Вәгыйзь бары тик өлкән аталар гына әйтә торган тавыш белән:
— Рәхмәт, молодчина! —диде. — Тырышсаң, барысын да булдырасың син!
Фәягөл көлемсерәп куйды. Аннары салмак тавыш белән:
— Анна бу көннәрдә зур шатлык кичерә бит. Шулай булгач, норманы арттырып үтәргә тиеш ул, — диде.
Бригадир сүзне озынга җибәрмәде, Фәягөлгә кыска гына җавап биреп, китәргә ашыкты.
— Без барыбыз да шатланырга тиеш: бүген «Кушлут» басуындагы сортлы арышның соңгы эскертләре сугыла! һәр гектардан кимендә 170 пот уңыш чыгарга тиеш!
Бу шатлыклы хәбәр Аннага да, Фәягөлгә дә билгеле иде. Бригадирның «кимендә 170 пот чыгарга тиеш» дигән сүзләре аларның йөрәкләрен җилкетеп җибәрде. Фөягел кулындагы тырма белән катлаулы молотил- кадан чыккан салам өемен тартып алды да селкүчеләргә таба этәрде; ак тешләрен ялтыратып, Аннага дәште:
— Бүген синең ике шатлыгың бар, дустым, —диде ул, — менә тулган ай да калкыр, һәм нәкъ шул вакытта биш ел буе сине сагынып торган егетең дә кайтып җитәр. Кайдан кайта бит әле? Данлыклы Балтик флотыннан! Их, нинди күңелле булыр очрашу!
Кич кырын ындыр табагына соңгы йөк көлтә кайтарылды. Озак та үтмәде, «Кушлут» басуындагы сортлы арыш сугылып һәм чистартылып бетте.
Сугылган ашлыкны үлчәп, барысын бергә исәпләп бетергәч, ындыр бригадиры шат һәм көр тавыш белән:
— 63 гектар арышның һәрбер гектарыннан 173 пот уңыш,—диде аның исәп-хисабын түземсезлек белән көтеп торучыларга.
Дәүләткә ашлык тапшыру планы да арттырып үтәлде. Колхозчыларның һәр хезмәт көненә 3 килограммга якын бөртекле ашлык, 4 килограмм бәрәнге һәм яшелчә бүленде.
Колхозның еллык доходы, 1952 ел белән чагыштырганда, 1953 елда ике өлешкә артты.
Көннәрнең берендә агротехник үзенең белеме җитеп бетмәүдән зарланды.
— Дөрес, —диде ул, — игенчелектә минем тәҗрибәм зур, әмма теория ягына килгәндә, сай йөзә<м мин, укыйсы иде.
«Чыннан да, агротехникның да, ферма мөдиренең дә кайбер мәсьәләләрдә сай йөзүе күренеп тора, — дип уйлады Петр Воробьев. — Яна сортлар барлыкка китерүне үзләре карарга, йөрәк белән тоярга, лекцияләр тыңларга кирәк аларга».
61
Шул вакыт аның хәтеренә Евсиев Тукташ килеп төшә. Евсиев — удмурт егете. Бөек Ватан сугышына кадәр колхозда эшләгән, яхшы зоотехник. Сугыштан соң авылга кунакка гына кайтты. Анда да ярым удмуртча, ярым татарча:
Вил күжем 2 кызлары матур, Яратисько 3 үзләрен....
дип, урам буйлап гармонь уйнап җырлап йөрде дә, өч көннән соң, «һөнәрем барында авылда каламмы соң!»—дип, шәһәргә китеп барды. Шәһәрдә аны сәгать төзәтү мастерскоена урнашкан икән диделәр. Андый белгечләр күпме иде безнең колхозда... Төрлесе төрле якка чәчелеп беттеләр... Бичкин Михаил — тракторчы, Зәйнуллин — умартачы, Соломонов — ветфельдшер, Иван дядя — бакчачы, Галимҗанов — комбайнер... Күпме белгеч, күпме көч! Алар барысы да авылга кайтсалар, колхозыбыз кая таба атлар иде. «Тау кисәр идек без, тау!»
Председатель кабинеты тын, бик тын иде. Бары тик стена сәгатенең «келт-келт» иткән тавышы ишетелә. Кайсыдыр тәрәзә ярыгына кысылып калган чебеннең көзге салкынга чыдый алмый безелдәве ара-тирә колакка ишетелә. Тиздән бу агач йорт урынына зур таш йорт салыныр, ул ерактан ук һәркемнең карашын үзенә тартыр, колхозның үз осталары аны шулай матур, мәһабәт итеп эшләрләр. Колхозда зур больница, почта-телеграф, киноустановка булыр. Кранны бору белән әле кайнар, әле салкын су ага торган трубалар да сузылыр.
Көз. Сентябрь. Күктә зәңгәрсу-кучкылт болытлар арасыннан алсу шар шикелле булып, кояш килеп чыкты. Бөтен тирә-як тагын да яктырды, тагын да матурланды.
Председатель урыныннан торды. Ул яшелчә җыючылар янына барырга хәзерләнә иде. Кинәт ишекне шакыдылар — почтальон Кадыйр Вәлиев, укытучы Саимә Байкина, Хуҗа бабай, Бибиҗамал апа, көтүче Пантелей, ветсанитар Сабир Сәйфуллин, тимерче һәм яшелчә бригадиры шатлыклы төс белән кабинетка керделәр. Аларның кулларында — үзәктән һәм өлкәдәй килгән газеталар.
— Иптәш председатель, яңа хәбәр!
— Үзәк Комитет Пленумы карары!
Тимерче кулындагы «карга борыны»н бер читкә куеп, газетаны өстәлгә җәеп салды. Анда эре хәрефләр белән «СССР авыл хуҗалыгын тагын да үстерү чаралары» дип язылган иде.
Карарны кычкырып укырга тотындылар.
— Бу нәкъ безнең теләкне, безнең фикерне белеп эшләнгән, бик урынлы һәм бик кирәкле карар. Хәзер авыл элеккечә булмас!
— Үзәк Комитет безнең теләкне белеп язган. Авылда белгечләрнең җитешмәве факт. Хәзер, болай булгач, башка эшкә күчкән белгечләр үз профессияләренә кайтырлар. Безнең «Интернационал» колхозына да шәһәрләрдән кайтучылар күп булыр.
Игеннәрдән югары уңыш алу турында укыганда, председатель урыныннан ук торды.
— «Кушлут» басуыннан кимендә 200 пот уңыш алырбыз! — диде ул, елмаеп.
— Ә терлекчелектән?—дип мыегын бөтерде ферма мөдире,—үрчем күп булачак! Яңадан стандарт өч бина, Петр агай! Өч бинасыз котыла алмассың!
Нәкъ шул вакытта телефон шалтырады. Председатель трубканы алды.
— Әйе, әйе, — диде ул. Аннары елмайган хәлдә җавап бирде:
2 Яна тормыш.
3 Яратам.
62
— Ишеттем. Бик яхшы һәм бик куанычлы карар. Бүген кич җыелыш үткәрербез.
Ул трубканы эләргә дә өлгермәде, телефон тагын шалтырады.
— Конюшняданмы? Карар бар, күрдегезме, дисезме? Күрдек кенә түгел, укыдык! Әйбәт. Әйе шул. Атлар санын арттыру буенча да әйтелгән.
Председатель сөйләшкән вакытта Павлова Анна кереп аның сөйләшеп бетерүен көтә башлады. Менә ул яшел җирлеккә зур-зур кызыл чәчәк төшкән шәленең бер читен кулында уа-уа тамак кырды. Председатель телефон трубкасын куйгач, Анна:
— Петр абый, — дип шатлыклы рәвештә сүз башлады. — Ике шатлык бергә килде бит. Бүгенге газетада авылны тагын да үстерү турында карар бар. Әни дә моңа бик сөенде. «Калада механик булып эшләүче улым кайтыр, аны-тиз көндә башлы-күзле итәрбез», ди. Әти дә шатланып бетә алмый. Нәкъ Мичурин кордаш кебек, зур бакча ясарбыз, кала йортлары кебек итеп таш йортлар салырбыз, ди. Ике катлы зур клуб'салырбыз, ә эчендә яшьләр танцевать итеп торырлар, ди. Авыл тормышына кызыгып шәһәрдән кайтырсың, ди.
Анна, сүзенең озакка китүеннән уңайсызланып, кабинеттагы кешеләргә борчылып карап куйды.
— Булыр, болай булгач, булмый калмас, — диде Воробьев нык тавыш белән...
Авыл читендәге саман кирпечләрдән эшләнгән сарайда кызу эш бара. «Ч» авазын «ц» беләнрәк әйтә торган Ирина торф-черемә чүлмәк ясау өчен эшләнгән махсус станокка торф сыекчасы сала. Ул кулына станок капкачын ала да аны аска таба баса. Шул вакытта бер-бер артлы дүрт торф-черемә чүлмәк ясалып чыга. Анна Николаева, сөйләнә-сөйләнә, конус формасындагы чүлмәкләрне имән шүрлекләргә тезә:
— Әй, быел яшелчәләр никадәр булыр!
Торф-черемә чүлмәк ясаучылар аның сүзен эләктереп алалар:
— Кыярлар бәләк-бәләк хәтле булыр.
— Ә кәбестәләр, Иван дядя шикелле, катлы-катлы тун киярләр.
— Помидорлар кызарып пешәрләр, күзләреңнең явын алырлар.
— Суганнар шундый булып үсәр...
Сарайның урта бер өлешендә Шакир абзый Ишмөхәммәтов торф сыекчасы хәзерләп тора. Сүзгә ул да кушыла:
— Безнең колхоз, мәйтәм, бик әйбәт колхоз. Уңышны-да күп бүлдек. Вәт. — Ул баш бармагын бөкте. — Председателебез дә әйбәт кеше. Вәт. — Ул икенче бармагын бөкте.—Дәүләткә ашлыкны да үз вакытында тапшырдык. Вәт. — Ул өченче бармагын бөкте. — Әмма бер як белән аксыйбыз без, бер як безнең өстерәлебрәк бара...
Чүлмәк ясаучылар аңа сорау күзе белән карадылар.
— Әйе, әйе, бер як белән аксыйбыз. Яшелчәдән аз уңыш алабыз без. Менә аксау кайда ул. Бу як белән Петр Воробьев та аксый.
Чыннан да, колхозда яшелчәдән уңыш алу планы үтәлмәгән иде. Ә инде суган, кишер һәм помидор буенча эш бөтенләй начар. Дөрес, яшелчә үстерү эшендә тәҗрибәле картлар бар. Тик алар да, «Җирнең уңдырышлы туфрагы калмаган, ә ашлау өчен күпме хезмәт түгәргә кирәк»,— дип, бу эштән кул селтәгәннәр иде. /Менә шуңа күрә яшелчә үстерү һәр елны киләчәк планга калып килде.
Торф-черемә чүлмәк ясаучылар Үзәк Комитетның сентябрь Пленумы карарын телгә алдылар.
— Быел яшелчә утырту планын өч мәртәбә арттырабыз. «Кушлут» басуыннан түбәндәрәк файдаланылмый яткан «Тау кыегы»н да эшкәртәчәкбез, — диде яшелчә бригадиры.
Ул арада җиңел машина гүләве ишетелде. Машина туп-туры сарай янына туктады, һәм аннан райком секретаре Шәрәпов килеп чыкты.

— Сезгә яңа белгеч алып килдем,—диде ул, исәнлек-саулык сорашканнан соң.
Белгеч элек колхозда эшләп, аннан соң Казанда склад мөдире булып хезмәт иткән зоотехник иде. КПСС Үзәк Комитетының сентябрь Пленумы карарыннан соң, ул үз теләге белән яңадан колхозга кайткан иде. Торф-черемә чүлмәк ясаучылар бу кешене үз итеп, якын кардәшләре итеп каршы алдылар.
— Хәзер ничә торф-черемә чүлмәк хәзерләнде?—дип сорады аннан соң райком секретаре.
— Бирелгән планның яртысын үтәдек инде,—дип горур җавап бирде Ирина.
Урамда радионың көчле тавышы яңгырады. Зур нарат багана башына куелган громкоговорительдән диктор колхозчыларның сораулары буенча концерт бирелүе турында хәбәр итте. Бик аз мәлгә генә тукталып торганнан соң:
— «Интернационал» колхозы членнарының соравы буенча, татар халык көйләреннән «Сарман»иы башкарабыз,—диде диктор. Громко- говорительдә матур һәм аһәңле булып җыр тавышы ишетелде.
Сандугачлар гына басып сайрый
Сарман буйларында — тирәктә...
Җыр Һәркемгә рух һәм дәрт биреп, күңелләрне канатландырып, кышкы карлы урамнар буенча тарала.