Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАЗАН ТАТАРЛАРЫ»


Татар халкы үзенең күп гасырларга сузылган тарихы дәвамында үзенә бер төрле, аерым үзенчәлекле бай культура тудырды. «Бу үзенчәлекләр һәрбер милләт тарафыннан бөтендөнья культурасының гомуми хәзинәсенә кертелә торган һәм аны тулыландыра һәм баета торган бер өлеш» (И. В. Сталин, «Финляндия хөкүмәт делегациясе хөрмәтенә мәҗлестә сөйләнгән речь», «Большевик» журналы, 1948 ел, № 7).
Атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, профессор Н. И. Воробьевның «Казан татарлары» исемле китабы татар халкының материаль культурасына тирән анализ ясауга багышланган 23. Китапта авторның Казан татарлары культурасын һәм көнкүрешен өйрәнү буенча күп еллык тикшеренүләренең нәтиҗәләре, шулай ук татарлар турында һәм гасырлар буена татарлар белән эш иткән башка халыклар
23 Н. И. Воробьев, «Казанские татары»,. Татгосиздат, Казан, 1953 ел, 381 бит.
турында булган әдәби һәм кулъязма мате-риалларның барысы да диярлек фай-даланылган.
Татар халкының килеп, чыгышы мәсьәләсе — Татарстан АССР тарихының иң әһәмиятле мәсьәләләреннән берсе. Гаять зур фәнни һәм практик әһәмияте булган бу мәсьәлә өстендә төрле галимнәр — археолог
121
лар, антропологлар, телчеләр, этнографлар эшләп килде. Без тикшерә торган әсәрдә Н. И. Воробьев бу проблеманы хәл итү эшенә шактый өлеш керткән. «Казан татарлары» китабы—халыклар тарихы мәсьәләләрен хәл итүдә этнографик материалдан файдалануның бик матур үрнәге. Проф. Н. И. Воробьев кайбер авторларның, хәзерге татарлар Алтын Урдадан чыккан, дигән карашларын кире кага, татар халкының тарихы борынгы культурага, шушы урында яшәгән игенче күчмә кабиләләр культурасына иигзләнгән, ди.
Москва һәм Казан археологлары А. П. Смирнов, Н. Ф. Калинин һәм башкалар хезмәтләреннән файдаланып, II. И. Воробьев крайның хәзерге территориясендә кеше яшәгән иң борынгы торак пунктларының безнең эрага кадәр берничә мең ел элек булганнарын күрсәтеп үтә. Менә шушы күчмә кабиләләр җирлегендә утрак кабиләләр барлыкка килгән. Алар игенчелек, аучылык һәм бер-кадәр терлекчелек белән шөгыльләнә торган булганнар. Безнең эраның беренче мең еллыгы башланганда көньяк далалардан крайга күчмә болгар кабиләләре килеп керә башлый. Алар, җирле кабиләләр белән аралашып, IX гасырда Кама болгарлары дәүләтен төзиләр. Болгарларның культурасында, бер яктан, крайдагы борынгы игенчеләргә хас сыйфатлар характерлы булса, икенче яктан, ул культурада күчмә дала каби-ләләре элементлары булган. Болгар дәүләтенең культурасы, Н. И. Воробьев әйткәнчә, «борынгы татар кул ьту р а сын а (XV—XVI гасырлар) нигез булган, ә бу культураның калдыклары әле шушы китапта тикшерелә торган культурада да сакланып калганнар». XIII гасырда Болгар дәүләтен монгол-татар урдалары басын ала, алар болгар дәүләтен үзләренә буйсындыралар һәм, Маркс әйткәнчә, «үзенең коралы талаулар һәм күпләп үтерүләр булган системалы террор режимы» урнаштыралар. Үсеш ягыннан шактый югарырак баскычта торган буйсындырылган халыкның культурасына илбасарлар әллә ни искә алырлык йогынты ясый алмыйлар. Алтын Урда
хакимлеге заманнарында Болгар культурасы, Н. И. Воробьев әйткәнчә, монголларга кадәрге культураның дәвамы булган. XIV гасырдан башлап, феодализм мөнәсәбәтләре үсеп китү аркасында, Алтын Урда акрынлап таркала башлый. Алтын Урда ханнарының үзара талашлары Болгарның бөлгенлеккә төшүенә сәбәпче була. Болгарлар ул чагында әле тынычрак булган Волга һәм Кама елгалары арасына күчеп китәләр. Шунда яңа үзәкләр һәм шул исәптән, 1445 елны Казан ханлыгының үзәге Казан шәһәре барлыкка килә. Хәзерге мариларның, удмуртларның һәм башка халыкларның борынгы бабалары белән якыннан аралашу Казан татарларының культурасы һәм көнкүреше формалашуга мәгълүм бер йогынты ясаган, ал арның көнкүрешенә урманда яшәүгә бәйләнешле булган күп кенә культура элементлары керүгә ярдәм иткән. г—
1552 елны Казан ханлыгы рус дәүләтенә кушыла. Бу тарихи вакыйга гаять зур прогрессив әһәмияткә ия. Крайга бик күпләп рус кешеләре күчеп утыра башлый. «Рус крестьяннары килеп урнашу, — ди автор, — бигрәк тә Волга һәм Кама буйларында җитештерүче көчләрнең үсүенә, яңа территорияләрне хуҗалык өчен үзләштерүгә, авыл хуҗалыгы производствосының үсүенә һәм яхшыруына уңай йогынты ясаган». Татар халкының культурасы күп кенә яңа көнкүреш элементларына байый. Рус халкы культурасының йогынтысы турындагы бу тезис китапның һәммә бүлекләрендә дә ачык күрсәтелә.
Аннары татар буржуазиясенең Урта Азия белән якынлашуы да татар культурасына беркадәр йогынты ясап калган. Бохара һәм Хорезм белән борынгы сәүдә элемтәләре яңар- тыла. Татарларның социаль югары к а тл а ул а р ы үзләренең б а л а л а р ы и анда укырга җибәрә башлыйлар. Бу хәл көнкүрешкә, бигрәк тә таза хәлле группаларның көнкүрешенә Урта Азия культурасы элементлары үтем керүгә сәбәп булган. Бу элементларның шактый өлеше ислам диненә бәйләнгән.
122
Россиядә капитализмның, үсеше татар җәмгыятенең һәммә сыйныфларында да чагылды. Бик күп татарлар Казан, Урал заводларына һәм фабрикаларына, Донбасс шахталарына эшкә китәләр, башка милләт-ләрнең һәм беренче чиратта рус халкының хезмәт ияләре белән аралашалар, һәм бу татар халкы культурасын күп кенә яңа көнкүреш элементларына баета.
XIX гасырның икенче яртысында татар интеллигенциясе арасында рус демократик культурасы белән якынлашу хәрәкәте туа. Бу хәрәкәтнең вәкилләре башта Каюм Насыйри, ә соңыннан шагыйрь Габдулла Тукай була. Бөек Октябрь социалистик ре-волюциясе татар халкы культурасының тагын да үсүе өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр ачты. Озак дәвам иткән тарихи үсеш чорында тупланган бөтен байлыклардан файдаланып. татар халкы үзенең формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культурасын тудыра.
Аннан соңгы бүлекләрдә автор Казан татарларының материаль культурасына анализ ясый, культураның теге яки бу элементының кайдан килеп чыкканлыгын тикшерә, бу турыда тулы этнографик язмалар бирә һәм ул элементларның социа-лизм чорында үзгәрүендәге кайбер юлларны күрсәтә.
«Асыл хуҗалыгы һәм һөнәрләр техникасы» дигән бүлек кызыклы. Анда татарларның авыл хуҗалыгы кораллары, авыл хуҗалыгы эшләрен алып бару методлары (басуларны эшкәртү, игеннәрне урып-җыю, киптерү һ. б.), яшелчәчелекнең, урман эшенең, терлекчелекнең торышы турында тулы итеп языла. Татарларда игенчелекнең бик борынгыдан килгәнлеге күрсәтелә. «Крайда сабан белән җир сөрүгә күчү болгар кабиләләре формалашкан чорга, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш белән элемтә шактый көчәйгән чакка туры килә. Инвентарьның, берни кадәресе шул көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан кертелгән булуы да ихтимал». Шуның белән бергә, автор ашлык киптерүнең, эскерт салуның һ. б. шундый эшләрнең күршеләрдәге шикелле үк булганлыгын һәм аларныц шул җирләрдә бик күптәннән үк килгәнлеген күрсәтеп үтә.
Крайга руслар килү белән, татарларда күп кенә авыл хуҗалыгы кораллары һәм ат җигү кирәк-яраклары кулланышка кереп китә. Хәтта аларныц русча исемнәре дә сакланып калган: сука (coxa), чабагач (иеп), камыт (хомут) һ. б.
Т ата р л а р н ы ң һөнәрләре тур ы нда бик тулы итеп языла. Дөрес, аларныц кайберләре крайдагы башка халыклар өчен дә характерлы һәм милли спецификага кермиләр, ләкин алар турында әле моңа кадәр беркемнең дә язганы юк иде. Тукучылык эшен (тукымаларны хәзерләү, ал арның бизәкләре) тикшергәндә, автор туку станнары турында тулы итеп яза һәм туку станогының күршедәге урманнарда яшәүче халыкларныкы шикелле икәнен күрсәтеп үтә. Ләкин татарларда тагын борынгы туку станогы бар. Ул күп кенә де-тальләре белән дала халыкларында, шул исәптән казахларда кулланыла торган станокка якын тора.
Татарларда тукылган орнамент геометрик формада. Бу — аны эшләүнең техникасыннан килеп чыга. Ләкин геометрик орнамент, беренчедән, күп төсләр кертелү белән һәм, икенчедән, геометрик орнаментка дала халыклары өчен характерлы булган үсемлек орнаменты элементларын кертергә тырышу белән катлаулана. «Монда татар культурасының төп ике чыганагының — туры сызыклы геометрик орнамент кулла-нучы җирле урман чыганагының һәм төп орнаменты салмак кына бөгелгән сызыклардан, меандрлардан, үремнәрдән торган күчмә халык кул ьту р асы ч ыга н а г ы н ы ң көрәше шактый ачык күренә».
Татарларның тораклары һәм торак пунктлары да шул планда карала. Бу турыда махсус рәвештә дә, шулай ук республиканың аерым географик районнары буенча да тулы итеп язылган. Татар авылларының төзелеше турында сөйләгәндә, Н. 14. Воробьев борынгы татар авыллары планында татарларга гына хас булган милли үзенчәлекләр барлыкны күр-сәтә. Мәсәлән, торакларның түгәрәк булып урнашуы, авыл планының бу
123
талчыклыгы, урамнарның кыеклыгы һәм аларның башлары кая булса да барып төртелү һ. б. Бу турыда китапта тиешле аңлатмалар бирелә.
Татарларның ишек аллары да үзенә бер төрле. Ишек алдындагы аерым биналар гадәттә өйгә тоташмаганнар, биналарны ишек алдына төрле урыннарга чәчеп урнаштырырга омтылу күренә. Торакларга анализ ясаганда, автор монда да борынгы дала халыклары тораклары формалары барлыкны күрсәтеп үтә: үзенә бер төрле казанлы мич, сәке, аска салына торган мендәрләр, пәрдәләр, кашагалар һ. б. Шуның белән бергә, өйләрдә һәм авылларда җирле утрак игенче кабиләләр культурасы билгеләре дә барлыгы күрсәтелә: дүрт почмаклы бура, икмәк миче, авылларда агачлар һәм куаклар. Өйләрне карап чыгу авторга шушындый нәтиҗә ясарга мөмкинлек биргән: «Борынгы татарларда ике төрле өй — агач бура һәм киез йорт булган, соңыннан алар бергә кушылганнар, йорт об- становкасының билгеле бер өлеше дүрт почмаклы бурага кушылган».
Әсәрдә өйләргә ислам дине тәэсире булганлыгы күрсәтелә: өйләр ишек алдының түренә салынганнар яки өйләрне урам ягыннан койма белән әйләндереп алганнар. Бүлекнең. ахырында автор материаль культураның тикшерелә торган элементында совет власте елларында бул-ган тирән үзгәрешләрне күрсәтә. Элекке вакытта авыл ярлылары яшәгән алачыклар беткән, яңа йортлар тәрәзәләре белән урамга каратып сал ын ал а р, җәмәгать кар алты л a - ры — колхоз амбарлары, хәзерге заман ашлык киптерү биналары, терлек фермалары, культура йортлары с ал ы на б а ш л ы й. Кол хозч ыл арның ишек аллары үзгәрә. Элек ялгыз хуҗалыкта гына кирәк булган аерым каралтылар колхоз строенда кирәклекләрен югалталар, алар урынына җимеш яки түтәл бакчасы ясала яисә берничә умарта оясы куела. Татар йортларының эчке төзелеше дә үзгәрә. Күп бүлмәле йортлар салына башлый, стеналарга обойлар ябыштырыла, шәһәр җиһазлары алына, стеналарга портретлар, география карталары куела.
«Киемнәр һәм бизәкләр» бүлеге кием тегү өчен кулланыла торган тукымаларны тикшерүдән һәм ирләр киемнәре турындагы язмалардан башланып китә. Тораклар турындагы бүлектәге шикелле үк, монда да, киемнәр һәм бизәкләрнең тулы язмалары нигезендә, татар халкы һәм аның культурасы килеп чыгуның катлаулылыгы — аның формалашуының төп ике чыганагы — урманда яшәүче игенче халыклар һәм далада яшәүче күчмә халыклар кул ьту р асы чыганагы бул г ан л ы г ы күрсәтелә. Мәсәлән, атка атланып йөрергә уңай булсын өчен киң итеп тегелгән татар чалбары дала халыклары өчен характерлы һәм урманда яшәүче удмурт, мари, рус һәм башка халыклар чалбарыннан аерылып тора. Шулай ук татарларның күлмәкләре дә, киселешләре ягыннан, дала тибына якын тора, ә киңлекләре белән күрше халыклар күлмәк-ләренә якыная. Туры аркалы киемнәр, йомшак табанлы читекләр, тула оеклар һ. б. дала тибына карыйлар. Хатын-кыз күлмәкләре, күкрәкчәләр, хатын-кыз камзуллары, бишмәтләр, алъяпкычлар турында тулы итеп языла. Бу турыдагы язмалар кешеләрнең яшьләренә һәм социаль катлауларына карап бирелгәннәр. Совет власте елларында киемдә булган үзгәрешләрне һәм шәһәр киемнәре кул л а н ы л а башлаганны күрсәтеп, автор киемнәрнең аерым төрләренең, беркадәр үзгәртелгән формада, киләчәктә көнкүрешкә кереп урнашу өчен бөтен шартлары барлыкны әйтә. Мәсәлән, кию өчен уңайлы күлмәк, кызлар өчен күкрәкчәле алъяпкыч, баш яулыгын бәйләү формасы һ. б.
Татарларда бизәнү әйберләре бик күп һәм аларның чыгышы шулай ук катл аул ы. Б ел әзе кл әр, б ал дакл а р, алкалар күрше халыклардагы шикелле, ләкин толымнарга чулпы тагу, И. И. Воробьев әйткәнчә, даладан күчеп килгән булырга тиеш.
Башка зиннәтләрдән автор чәч тәңкәсен, яки гади генә әйткәндә, тезмәне күрсәтеп үтә. Бу — 80 сантиметрга кадәр озынлыкта, акчалар яки махсус тәңкәләр белән бизәлгән, ә очларына ука-чачак тоткан ике тукыма тасма. Тезмәне толым төбе
124
нә бәйләп беркеткәннәр һәм толым буйлап төшергәннәр. Борынгы муен бизәкләреннән — күптән инде модадан чыккан яка чылбыры; күкрәк бизәкләреннән күлмәк якасыннан алып бөтен күкрәкне каплап торган изү; сул җилкә аша уң кул астына үткәрелгән хәситә, төрле каптырмалар һ. б. телгә алына. Зиннәтләр турындагы бүлектә Татарстан АССР дәүләт музее коллекцияләреннән алынган бик күп фотографияләр урнаштырылган.
Соңгы бүлек ашамлыкларга ба-гышланган. Монда төп туену продуктлары, аларны хәзерләү һәм ашау тәртипләре турында сөйләнә. Борынгыдан игенчеләр булган татарлар күбесенчә үсемлек азыклары ашаганнар. Ләкин, Н. И. Воробьев әйкәнчә, алар терлекчелек продуктларын — ит һәм сөтне күрше халыкларга караганда күбрәк кулланалар һәм шуның өстенә аларның бу продуктлар-ны ашау өчен хәзерләүләре дә күр- шеләрнекеннән башкачарак. Мәсәлән, майны тик «ак май» (атлан май) итеп кенә хәзерлиләр. Сөтнең күп өлешеннән катык ясыйлар. Катыкны икмәк белән ашыйлар яки ашка салалар һәм су кушып әйрән ясыйлар. Сыек ашамлыкларны казанда пешерәләр, ә мич ботка пешерү өчен генә файдаланыла. Татар кухнясында он катыш сыек ашларның күп булуы характерлы: токмач, умач, салма, чумар һ. б. Шул ук ва-кытта революциягә кадәр крестьян кухнясында яшелчәләрнең бик аз файдаланылганлыгы күрсәтелә. Ашаганда сәкегә яки идәнгә утырып ашаганнар. Чәнечкеләр булмаган, кайбер каты әйберләрне бармак белән ашаганнар. Болар барысы да татар культурасында дала тормышы билгеләре барлыкны күрсәтәләр. Иң ахырдан II. И. Воробьев, гомуми нә-тиҗәләр ясап, татар халкының килеп чыгуы катлаулы икәнлекне, гасырлар буена тупланып килгән бу гаять зур байлыктан безнең көннәрдә үзгәргән һәм яңа иҗтимагый һәм экономик шартларга яракланган формада нәрсәләр сакланып калганлыкны күрсәтә.
Профессор Воробьев китабында кайбер кимчелекләр дә бар. Безнеңчә, аларның иң зурысы социализм шартларында көнкүрешне үзгәртүнең конкрет юлларын күрсәтү өчен гаять бай этнографик материалның җитәрлек файдаланылмаган булуында. Дөрес, китап Бөек Октябрь социалистик революциясе белән чиклән-гән, ләкин, сүз башында автор үзе үк әйтеп үтә: «Татар халкының көнкүрешен өйрәнгәндә... без бу хезмәтебездә дә бу бик әһәмиятле процессның кайбер юлларын гына булса да, аерым этапларын гына булса да күрсәтеп үтәргә кирәк дип саныйбыз». Ләкин бу бурыч җитәрлек тулы хәл ителмәгән. Мәсәлән, тораклар ту-рындагы бүлектә торакларның үзгәрүе нинди юл белән барганны, нинди милли аерымлыклар сакланып калганны, торакларга проект төзегәндә, колхозчы крестьяннарның материаль һәм культура таләпләре үскәнлекне исәпкә алып, нәрсәләрне күздә тотарга икәнлекне тулырак күрсәтергә мөмкин иде. Югарыда әйкәнебезчә. автор материаль культураның һәммә элементларында да рус йогынтысы барлыкны күрсәтеп үтә. Ләкин бу гадәтгән тыш әһәмиятле мәсьәлә һәркайда да тулы яктыртылмаган. Мәсәлән, Ы. И. Воробьев татарларның ишек алларын күрше халыкларның ишек аллары белән чагыштыра. Ә менә русларның ишек аллары белән чагыштыру юк. Әдәбиятта исә бу мәсьәлә буенча русларның һәм та-тарларның культура ягыннан якыннан аралашканлыклары турында конкрет материаллар бар.
Кайбер фотографияләрнең кайчан төшерелгәнлеген күрсәтмәү дә әсәрнең кимчелеге. Бу аның фәнни кыйммәтен киметә. 156 нчы һәм башка битләрдә автор яңа авыл турында, совет власте елларында авылда булган үзгәрешләр турында сөйли, ләкин моны үзенең кулында һичшиксез булган фотографияләр белән иллюстра-цияләми. 137 иче 'биттә иске һәм яңа авылны күрсәтә торган икс фотография китерелгән. Аларның канәгатьләнерлек түгеллеге ачык ^күренеп тора. Рәсемнәргә караганда, яңа авыл иске авылдан тик... мәчете булмау белән генә аерылып тора. Ә бит һәркемгә билгеле, иске авыл урь1- нында хәзер «үзенең җәмәгать-ху-

җалык каралтылары, клубы, радио, кино, мәктәпләре, китапханәсе һәм яслеләре, тракторлары һәм комбайннары, сугу машиналары, автомобильләре булган яңа авыл мәйданга килә» (И. В. Сталин. Ленинизм мәсьәләләре, 11 нче басмадан тәрҗемә, Татгосиздат, 1947 ел, 467 бит). Мо-ны күрсәтеп үтәргә кирәк иде.
57 нче биттә 1920 нче елгы мәгъ-лүматлар буенча этнографик карта бирелгән. Карта инде искергән, аны һич тә «хәзерге заман картасы» дип әйтеп булмый. Мәгълүм ки, совет власте елларында Татарстан территориясендә торак пунктлар саны 24 процент чамасы артты. Элек булмаган районнарда бик күп татар авыллары төзелде. Моны исәпкә алырга кирәк иде.
Шушы кимчелекләренә карамастан, профессор Н. И. Воробьевның хезмәте — этнография фәненә кертелгән кыйммәтле өлеш. Ул, һичшиксез, Волга буе халыкларының культурасын һәм көнкүрешен өйрәнүче этнографлар өчен өстәл китабы булыр. Аны татар халкының үзенчәлекле бай милли культурасы белән танышырга теләүче, белгеч булмаган кешеләр дә кызыксынып укырлар.
Авторның Казан татарларының хәзерге культурасын һәм көнкүрешен тикшерүләрен тизрәк игълан итүен көтеп калабыз. Бу хезмәттә без совет власте елларында булган тирән үзгәрешләрне, көнкүрешнең нинди юллар белән үзгәрүен һәм бөтен дөнья культурасының гомуми хәзинәсенә татар халкы кертә торган өлешне тулы итеп күрербез дип өмет-ләнәбез.
Е. БУСЫГИН, тарих фәннәре кандидаты.