ГЕРОЙ-ШАГЫЙРЬНЕҢ СОҢГЫ ҖЫРЛАРЫ
Г е р о й - ш а г ы й р ь М у с а Җә л илне ң Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр циклы аерым китап булып басылып чыкты Ч Палач балтасы астында иҗат иткән бу җырларның тулы җыелмасы басылып чыгу укучылар тормышында ҺӘхМ татар әдәбияты, культурасы тарихында зур вакыйга булып тора. Халыкның бай рухи дөньясына яңа байлык өстәгән, совет әдәбияты мирасына кыйммәтле хәзинә булып кергән һәм шагыйрьгә үлемсезлек алып килгән гүзәл поэтик әсәрләр тупланган монда.
Шагыйрь туган иленнән, халкыннан аерылу һәм кулларына коллык богаулары киюдән, ялыктыргыч бикле тормыш эчендә яшәүдән, ирексезлек, тарлыктан туган рухи газаплануларны үз йөрәгендә тирән итеп кичерә. Ул гестапоның тиңдәше булмаган ерткычлыкларын,' тел белән аңлатып бирә алмаслык вәхшилекләрен үз күзе белән күрә, үз тәнендә татый.
Котырып, ташларга сикерә-сикерә аккан ярсу һәм ташкын тау елгасы турында М. Җәлил болай ди:
Мин котлыйм кояшны.
Мин хурлыйм җир астын.
Шуцарга мин ярсу, Шуңарга мин шашкын.
(«Тау елгасы»)
Бу мәһабәт күренеш шагыйрьнең үз характерына бик туры килә. Фашист тоткынлыгында коллык һәм хурлык газапларын татыган шагыйрьнең «елларча җыйналган нәфрәт һәм дәрте» озак җир астында яткан елганың ярсып агуы кебек ташып чыга. Тау елгасы — шагыйрьнең әнә шундый давыллы, ярсу, тый-
1 Муса Жәлил, «Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр», Таткнигоиздат, 1953 ел.
гысыз тормышын, характерын күрсәтүче поэтик образ.
М. Җәлилнең ялкынлы йөрәк хисләре, фикерләре кеше йөрәген тетрәтерлек тәэсир итү көченә ия булган гүзәл поэтик әсәрләр булып җитешкәннәр. Бу җырлардан Муса Җәлилнең искиткеч кешелеклелеге, корыч кебек ныклыгы, мораль сафлыгы һәм матурлыгы ачыла, шагыйрьнең мәһабәт образы туа. Муса Җәлил я нәфрәтләнеп, я, киресенчә, шатланып, я сагышланып-моңаеп, үзен борчыган, дулкынландырган тормыш күренешләре турында, үзен камаган чын-барлык турында сөйли. Ә шагыйрьне күп нәрсәләр борчый, күп нәрсәләр кызыксындыра. Ул зур дулкынлану белән туган илгә һәм халыкка хезмәт итү турында да («Кичер, илем», «Ана бәйрәме»), батырлык һәм гуманизм турында да («Бер үгет», «Батырлык турында»), ирек һәм коллык турында да («Ирек», «Кошчык»), сугыш һәм тынычлык турында да («Сугыштан соң», «Вәхшәт»), мәхәббәт һәм сөю турында да («Ышанма», «Дару», «Күлмәк»), үлем һәм тормыш турында да («Сандугач һәм чишмә», «Имән», «Үлемгә»), әдәбият һәм шагыйрь турында да («Җырларым», «Шагыйрь», «Кошчык»), изгелек, бәхет турында да җырлый һ. б. Шагыйрьне тор-мышның искиткеч күп төрле яклары, күренешләре, мәсьәләләре кызыксындыра. М. Җәлилнең үз тавышы белән, үз йөрәге кушканны җырлавы — аның поэзиясенә көч һәм җанлылык бирә. Әмма М. Җәлилне бөек иткән, аны халык шагыйре итеп күтәргән нәрсә аның үз фикерләрен, кайгыларын җырлавында, үзе кичер-гәннәрне сөйләвендә генә түгел. Шагыйрь үз кайгыларын яки шатлык-
96
тарын никадәр тулы һәм тирән итеп күрсәтмәсен, әгәр ул хисләр һәм фикерләр халыкның уй-хисләренә барып тоташмасалар, заманның һәм тарихның үсеш таләбе нигезендә тунасалар, ул шагыйрь бөек була алмый.
.Муса Җәлил социализм төзү фронтының иң алгы сафында атлады. Аның характеры көрәштә корыч кебек чыныкты, дөньяга карашы ленинизмның җиңелмәс идеяләре белән бер бөтен хәлгә килде. /Муса Җәлил сөекле халкының алдынгы улы, халыкның матурлыгын һәм мораль сафлыгын үзендә туплаган батыр булып җитеште. Шуңа да шагыйрьнең уй-хисләре бөтен совет халкының теләкләрен, омтылышларын. уйларын, тойгыларын чагылдыра. Шуңа да /Муса Җәлилнең иҗады искиткеч халыкчан.
М. Җәлилнең поэзиясе дөньяга коммунистик караштан һәм шагыйрьнең тарихи вакыйгаларны үзе тирән итеп кичерүеннән башка шундый олы һәм бөек булып туа алмас иде. Шагыйрь фашизмны җаны-тәне белән дошман күрә. Чөнки фашизм хезмәт ияләрен рәхимсез эксплуатацияли, халыкларны талый, коллыкка төшерә, ул дөньяга сугыш, караңгылык, явызлык, ерткычлык алып килә.
Фашистлар шагыйрьне «таш кап- чык»ка бикләп, газаплап, аның көчле рухын сындырырга уйлыйлар. Әмма М. Җәлилнең рухы гестапочыларның пычрак йөзен күргән саен ныгып бара. Соңгы минутына кадәр ул яшәү, тормыш турында уйлый, яшәү матурлыгын җырлый. Аның юмористик шигырьләре дә («Томаулы гыйшык», «Иркәм», «Сәгать» һ. б.) фашист куйган каршылыкларны җиңгән шагыйрьнең авазы булып, шундый авыр шартта көлә алуы белән дошманның көчсезлегеннән көлү булып янгырый, шагыйрьнең мораль өстенлеген күрсәтә. Ерткычлар Муса Җәлилдән кешелек хисләрен бәреп чыгара алмыйлар. Киресенчә, бу хисләр бөтен тулылыгы һәм матурлыгы белән ачылалар. Шагыйрь тирән кичерү белән туган илен, сөекле халкын сагыну хисләрен җырлый. М. Җәлилнең бу җылы һәм изге хисләре китапның һәр юлында чагылып тора. Шагыйрь, гитлерчыларның ерткычлыгын ачып күрсәтеп, аларга башка моральне — социалистик моральне каршы куя, кешеләр өчен ин кадерле, кыйммәтле хисләрне — дуслык, туганлык, сөю хисләрен җырлый, бу хисләрнең сафлыгын, изгелеген, олылыгын күрсәтә.
Төрмәдә туган һәм ныгыган дуслык турында М. Җәлил зур пафос белән сөйли. Тынычлык һәм демократия өчен көрәшүче төрле ил, төрле милләт вәкилләре Моабит төрмәсендә очрашалар. Дөньядагы һәрбер якты нәрсәне буарга, сүндерергә теләгән фашизм бер үк дәрәҗәдә Франция, Чехословакия, Бельгия кешесенә дә дошман. Менә шуңа да төрмәдә татар совет язучысы белән Бельгия партизанының очрашуы һәм дуслашуы гаҗәп түгел. Коллыкны дошман күрү, фашизмга каршы көрәш идеясе — бу уртак теләк һәм хисләр уртак тел табылуга да сә-бәпче булалар. «Тоткынлыкта танышкан бельгияле дусты Андрегә» багышлап ул берничә шигырь яза:
Үзем үлсәм, исмем, җырым үлмәс, Ул яңгырар илнең кырында.
Сөйләп илгә тоткын күңелләрдә Чәчәк аткан дуслык турында, —
ди шагыйрь. М. Җәлил концлагерьда гына түгел, төрмәнең үзендә дә политик көрәштән туктамый. Ул төрмәдә дә көрәштәш дуслар таба. Авырлыгы белән әкияткә охшаган бу көрәш турында «Юату» шигырендә шагыйрь болай ди:
Син сөйләрсең җанлы әкият итеп Безнең авыр яшерен көрәшне. Бу әкияттә күпме ялкын барын Зирәк яшьләр әллә күрмәсме?
Төрмәдәге бу яшерен көрәшнең нинди юллар белән баруын М. Җәлил яза алмаган. Әмма шигырьләрдән чамаларга һәм аңларга мөмкин. Фаш истл ар тотк ы н н ар н ы ты ш кы дөньядан бөтенләй аерырга тырышканнар. Ләкин шуңа карамастан, М. Җәлил дөньядагы хәлләр белән танышып барган, совет халкының Бөек Ватан сугышындагы героик көрәшен, Совет Армиясенең фронттагы яцадан-яңа уңышларын ишетеп торган. «Дуска» исемле шигырендә автор:
Шатландыра безне көн дә илнең Бер-бер яңа уңышын ишетү; Нинди зур көч читтә үз-үзеңне Халкың белән бергә хис итү,
дип яза.
Төрмәдә дуслар менә шул кыйммәтле хәбәрләрне табу һәм аны тарату белән шөгыльләнгәннәр, дип уйларга мөмкин. Шигырьләре шул турыда сөйли. Туган ил һәм халыкның җиңүләрен ишетү М. Җәлилгә тагы да ныклык өстәгән, оптимистик тонны тагы да көчәйткән. Хронологик тәртип белән төзелгән шигырьләргә карап, шагыйрьнең акыл бе-лән җылытылган хисләренең икенче дәрәҗәгә күтәрелүен, яңа фикерләр һәм хисләр тууын күзәтергә мөмкин. Бу үзгәреш, үсеш 1943 елның октябрь аеннан башлап бигрәк тә ачык күренә.
Кайгы, миннән тизрәк кит инде, Синең көнең бетте бит инде, —
дип, Муса Җәлил үзендәге үзгәрешне белдерә. Яңа буяулар, яңа темалар туа. Мәсәлән, шагыйрь инде җиңү көннәре, сугыштан соңгы көннәр, тыныч төзелеш еллары турында да уйлана башлый.
Ватык юллар, янган зур калалар Без килгәнне көтеп яталар. Уянсыннар батыр тракторлар, Уйнасыннар кулда балталар,—
дип яза. Ә «Төзүче» шигырендә яңа йорт туу картинасын, иҗат кешесенең образын сурәтли.
Моабит циклында мәхәббәт темасы шактый зур урынны алып тора. М. Җәлил күп кенә шигырьләрендә төрле формада бу хисләрнең матурлыгын, тормышчанлыгын һәм бөеклеген, үлемнән дә көчлелеген күрсәтә («Кар кызы», «Сөю», «Яшь ана», «Сержант», «Иркәм» һ. б.).
«Ышанма», «Сөеклемә» шигырьләрендә шагыйрьнең тормыш иптәшенә тирән мәхәббәт хисләре турыдан-ту- ры чагылганнар. Бу шигырьләрне искиткеч дулкынлану, кичерү белән укыйсың. Алариы укыгач, чын күңелдән һәм тирән итеп сөя, ярата алучы герой-шагыйрьнец характеры тагы да тулырак күз алдына килә, шәхес, кеше буларак сиземләү тагы да көчәя.
Муса Җәлил шигырьләренең поэтик көче аның искиткеч образлы булуы белән аерылгысыз бәйләнгән. Шагыйрь, нечкә поэтик бизәкләр, төрле алымнар кулланып, кеше йөрәгендәге хисләрне яисә тормыш күренешләрен, вакыйгаларны җанлы, конкрет итеп күз алдына бастыра.
М. Җәлил үзенең иҗатында реалистик сәнгатьнең законы булган образны үткенләндерү, көчәйтү, арттырып күрсәтү мөмкинлекләреннән бик оста һәм иркен файдалана, типик күренешләрне күрсәтүнең үзенчәлекле юлларын таба. Искиткеч төрле һәм күп сандагы бу художество алымнарының берничәсенә күз салыйк.
М. Җәлил үзенең фикерләрен, хис-ләрен еш кына шартлы, символик об-разлар, детальләр аша аңлата. Бу художество ал ымын шагыйрьнең ачыктан-ачык язу мөмкинлеге булмау белән генә аңлату дөрес булмас иде. М. Җәлил мондый образларны сәнгатьнең, поэзиянең законлы һәм табигый чаралары итеп куллана, тормыш асылын тирәнрәк күрсәтүнең бер чарасы итеп карый. Менә, мәсәлән, «Яз өмәсе» шигыре. Беренче карауда сүз табигатьтәге гади күренешләр турында бара кебек. Әмма бу беренче карауда гына шулай. Шагыйрь табигать күренешләрен сурәтләү һәм андагы образлар аркылы иҗтимагый тормыштагы социаль-политик вакыйгаларның мәгъ-нәсен ачып бирә:
Кыш кергәннән бирле капкадан. Җир җитәрлек күрде «явызлык».
Елгаларны япты, бикләде, Дулкыннарны итте ирексез, Чишмәләрнең юлын чикләде, Болыннарны итте күрексез, Ул киптерде нәфис гөлләрне, Бакчалардан куды кошларны, —
дип сурәтли автор.
1\ыш — явыз, кара көчне гәүдәләндерә. Чөнки кыш җир-анага михнәт күрсәтә, җанлы тормышның яшәвен буа. Яз — яктылык, тормыш, ирек символы. Чөнки яз табигатькә яшәү, тормыш алып килә: елгалар боздан арынып, иреккә чыгалар, кырларда гөлләр чәчәк ата, торкылдашып торналар кайта. Кыш еимволын-
7. .С. Ә.- № .1.
97
98
да шагыйрь фашизмның кара табигатен күрсәтүне күз алдында тота. Чөнки фашизм, кыш кебек үк, ирекне, тормышны кысрыклый. Яз өмәсенә килүчеләр — болар кешелекне, тормышны фашизмнан саклап калу өчен көрәшкә күтәрелгән ирек сөюче халыклар, совет кешеләре. Ахырда кояш, яз, дөреслек, яктылык җиңә:
Кыш җиңелде. Ломны, көрәкне
Иңгә салып, язгы үләннән Атлый-атлый, дәртле, йөрәкле Без кайтабыз җырлап өмәдән.
Дөрес, кыш әле бөтенләй үк китеп бетмәгән, җир-ана да бүләген — умырзая чәчәген — әле батырларга кар астыннан гына суза.- Әмма явыз көч инде җиңелгән, җиргә яз килә, тормыш килә. «Фашизм әле бетеп үк җитмәсә дә, көннәре санаулы калды, нигездә җиңелде», — ди шагыйрь. Мондый символик образлар укучыны реаль тормыштан, чынбарлыктан читкә алып китмиләр, киресенчә, жанлы тормышка якынайталар, язучы сөйли торган фикерне тулырак һәм тирәнрәк итеп күрсәтәләр, үтемле һәм поэтик итәләр («Күлмәк», «Кар кызы», «Кошчык», «Тау елгасы», «Кызыл ромашка», «Сандугач һәм чишмә» һ. б.).
Муса Җәлил тормыш күренешләренең эчке мәгънәсен ачуда, кеше психологиясенә тирән үтеп керүдә табигать күренешләреннән һәм об-разларыннан бик оста файдалана. Я алар шагыйрьнең шатлык яки кайгы хисләренә параллель итеп, яисә шагыйрьнең психологик халәтенә контраст рәвештә биреләләр, һәр ике очракта алар шагыйрь кичергән теге яки бу тойгыларны кабарынкы итеп күрсәтү өчен хезмәт итәләр.
М. Җәлил бөтен табигатьне фа-шистларга дошман итеп сурәтли. Фашистлар ерткыч хайваннарга караганда да явызрак. Сандугач, үзенең гомерен корбан итеп, азатлыкны яклаучы, фашистка каршы көрәшүче батырны саклап кала. Чишмә дә «чайкалып ярларга ташлана, урынында тик көйгән кап-кара таш кала» («Сандугач һәм чишмә»). Шуңа күрә дә яралы егетне кызганып чәчәкләр жылыйлар. Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре үләнгә тәгәри («Бүреләр»), Җир-ана образы күп шигырьләрдә очрый. Ул ирек, азатлык өчен көрәшүчеләрнең якын дусты итеп бирелә. «Хөкем алдыннан» ши-гырендә М. Җәлил үлемгә хөкем ителгән тоткынга җирнең нинди җылы мөнәсәбәттә икәнлеген сурәтли:
Тышта салкын,
Бары аяк белән Тондым җирнең таныш җылысын. Җир йөрәкне минем җылытмакчы, Анам төсле өреп сулышын.
Ә менә Гитлер гаскәре солдатына, төрмә сакчысына җир ничек карын:
Белсә пде шакшы бу кулларның Күпмо гомерләрне буганын, Җир күтәрмәс иде бу кешене, Кояш бирмәс иде нурларын.
«Вәхшәт» шигырендә М. Җәлилнең табигать күренешләрен кеше психологиясен ачуда, образны үткен- ләндереп бирүдә, фикер-идеяне поэтик итеп бирүдә нинди оста файдалануы бик ачык күренә. Автор фашистларның тыныч халыкларны ату- үтерү күренешен җанны өшетерлек итеп сурәтли, коточкыч вәхшилекне оста детальләр белән күз алдына бастыра. Үлемгә дучар ителгәннәр арасында кечкенә сабый да бар:
Ул сарыла шашкан анасына, Нәни күңеле сизә, күрәсең!
— Аталар бит, әнием, яшер мине. Әнием, бәгърем, килми үләсем!..
Ана йөрәк парәсен үзләренә төбәлгән мылтык көпшәсенә каршы тота: чөнки ул баласының палач тарафыннан тере килеш җиргә күмелүен теләми:
Ауды җиргә бергә ике тормыш, Бер-берсснә ябышып, сырышып.
Ана һәм бала образлары, аларнын үлем алдыннан үз-үзләрен тоту күренешен сурәтләү карагруһларның пычраклыгын, кешелексезлеген шундый ачып бирәләр — үзеннән-үзе күңелдә нәфрәт хисләре ташый башлый. Бу вәхшәтне тагы да ныграк күрсәтер һәм сиземләтер өчен, автор табигать параллелизмнары куллана. Бу күренешне күргән Җир-ана балалар кебек үксм-үксн яшь түгә, көзге урман нәфрәтеннән, йөрәк ярасыннан шашып шаулый:
Күк күкрәде, кинәт җил сызгырды. Җир елады кысып тешләрен.
7*
99
М. Җәлил, типиклыкны ныграк ачар өчен, үзе үткәрә торган фикерне ныграк сиземләтер өчен, халык иҗаты байлыгыннан да файдалана, халык тарафыннан гасырлар буе эшкәртелгән образларны, типларны, детальләрне, язу алымнарын үзенчә эшкәртеп, тагы да югары поэтик биеклеккә күтәрә һәм алар яңача, яңа матурлык белән яна башлыйлар. («Сандугач һәм чишмә», «Күлмәк», «Ана бәйрәме», «Серле йомгак», «Тик булса иде ирек» һ. б.). Менә, мәсәлән, «Таш капчык» шигыре. М. Җәлил аллегорик формада — кешеләрне он итеп тарта торган тегермән образында фашистларның «үлем фабрикаларын» тасвирлый:
Кырып капчык төбеннән Сөяк тарта тегермән. Тегермәннең ташлары Бар да үткен тимердән. Тегермәнче каргана, Он урынына кан ага. Шул он белән туклана Патша дигән кандала.
Кан эчүче ерткычның эчке йөзе бу шигырьдә нинди ачык ҺӘХМ реаль ча-гылыш тапкан! Дию — татар халык әкиятләрендә явызлыкны гәүдәләндергән символик образларның берсе. М. Җәлил бик уңышлы рәвештә «Серле йомгак»та фашистны кеше ашаучы дию белән чагыштыра. М. Җәлил эшләнешендә, шул рәвешчә, халык иҗаты образлары, әкият чаралары зур иҗтимагый идеяләрне күтәргән политик лириканың законлы һәм табигый чараларына әйләнгәннәр. Гомумән, халык иҗаты байлыгы М. Җәлилнең бөтен циклында, һәрбер шигырендә үзенчәлекле рәвештә файдаланыла: берсендә ул турыдан- туры образларны, детальләрне кулланса, икенчесендә, телдәге матурлыкны булдыру осталыгыннан, өченчесендә кешенең эчке дөньясына үтү һәм психологик халәтен бөтен нечкәлекләре белән бирү алымыннан, дүртенчесендә халык җырларының ритмикасыннан, технологиясеннән файдалана.
М. Җәлил үзенең дәфтәрләренә күңелендә инде тәмам җитлеккән фикерләрен, бөтен уйларын, йөрәгендә кайнаган хисләр, тойгыларының билгеле бер форма тапканнарын теркәгән. Шуңа да без шагыйрьнең сюжет, композицион яктан эшләнеп һәм төгәлләнеп беткән әсәрләре белән очрашабыз. Шуңа да аның әсәрләре художестволы булулары белән сокландыралар. Без бу очракта эчтәлек һәм форманың бер-берсенә тәңгәл килүенең матур үрнәген күрәбез.
Җитлеккән фикерләр һәм хисләр җитлеккән шигырь тудыруга сәбәпче булганнар. Әмма поэзиягә бик җитди караган шагыйрь үлехМ алдында да әсәрләрен эшкәртүдән тукталмаган: вакыт һәм мөмкинлек булган саен аерым сүзләрне, юлларны, строфаларны төзәткән. Сызган, төзәткән сүзләренә карап, шагыйрьнең телнең сафлыгына һәм төгәллегенә никадәр нык игътибар иткәнен, әсәр өстендә нинди зур җитдилек белән эшләгәнен күрәсең. Җыентыкның артында урнаштырылган искәрмәләр укучыга шагыйрьнең бу иҗат лабораториясе белән дә танышырга мөмкинлек бирәләр.
Китапның һәрбер бите шагыйрьгә зур хөрмәт саклап чыгарылуы турында сөйли. Редакторлар тарафыннан М. Җәлилнең шигырьләрен аңлату, фәнни тәртипкә салу буенча нечкә һәм авыр, зур эш эшләнгәнлеген әйтергә кирәк. Китап Гази Каш- шаф редакциясендә чыккан, аның сүз башы белән ачыла. Мәкалә җылы язылган.
М. Җәлилнең көрәш кырыннан җибәргән соңгы җырлары исән-сау туган иленә, сөекле халкына кайтты, таң шикелле якты җырлары халык күңеленә кереп урнашты. /И. Җәлилнең:
Гомерем микем моңлы бер җыр иде, Үлемем до яңрар җыр булып, —
дигән иде. Аның гүзәл җырлары коммунизм төзүче совет халкының рухи байлыгына әверелде. Шагыйрьнең совет кешесенең бөеклеген күрсәткән һәм фашизмның ерткычлыгын фаш иткән үлмәс җырлары совет халкын коммунизм төзүгә рухландыра, тынычлык өчен кө-рәштә үткен корал булып тора.