ФӘННИ-ПРАКТИК КОНФЕРЕНЦИЯ МАТЕРИАЛЛАРЫ
1952 елның март аенда Татарстан Мәгариф министрлыгы, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институты белән берлектә, И. В. Сталин өйрәтүләре яктылыгында татар телен укыту мәсьәләләре буенча фәнни- практик конференция үткәрде.. Конференциядә фәнни работниклар, югары һәм урта мәктәп укытучылары теоретик һәм методик докладлар белән чыктылар, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Конференциягә катнашучылар анда куелган докладларны җитәкчелектән бер җыентык итеп бастырып чыгаруын үтенделәр.
Үткән елның азагында дөньяга чыккан «Татар телен укыту мәсьәләләре буенча фәнни-практик конференция материаллары» җыентыгы (редакторлары — РСФСР Педагогия фәннәре академиясенең член-коррес- понденты проф. М. Фазлуллин һәм Ф. Махиянов) укытучыларның әнә шул үтенеченә җавап булып тора.
Җыентык Татарстан АССР Мәгариф министры Ә. Г. Вәлиуллинаның кереш мәкаләсе белән ачыла: анда мәктәпләрдә татар телен укытуны И. В. Сталин өйрәтүләре яктылыгында үзгәртеп кору һәм алда торган бурычлар, уку-укытуда алдынгы укытучылар куллана торган кайбер методлар һәм аларны уртаклашу ту-рында сөйләнелә.
Филология фәннәре кандидаты Г. Халит әдәби тел мәсьәләләренә туктала, татар әдәби теленең формалашу тарихына, формалашу үзенчәлекләренә кыскача экскурс ясый, милли тел, гомум халык теле һәм әдәби тел төшенчәләренә һәм стиль мәсьәләләренә ачыклык кертә. Бу мәкалә тел һәм әдәбият укытучыларына, студент-ларга бик файдалы кулланма булачак.
Доцент В. Хангилдин татар телендә сүз ясалышының төрләре — кушу юлы һәм кушымча ярдәмендә сүз ясалышы турында яза, кушма сүзләрнең, суз тезмәләренең һәм фразеологик берәмлекләрнең үзенчәлек-ләре турында бик әһәмиятле фикерләр әйтә.
Татарстанның атказайган укыту• чысы Т. Вәдигънең «Татар телендә «белән» бәйлегенең тоткан урыны* дигән мәкаләсе дә игътибарга лаеклы: «белән» бәйлегенең тарихы һәм җөмләдә аның синтаксик роле бу мәкаләдә шактый җентекләп һәм конкрет мисаллар өстендә тикшерелә.
СССР Фәннәр Академиясенең, Казан филиалы гыйльми сотруднигы К. С. Сабиров татар телендә тыныш билгеләренең куелыш принципларына һәм үзенчәлекләренә төрле яклап анализ ясый, тыныш билгеләрен куюда читен очраклар да берникадәр күрсәтелә.
Казан Дәүләт университетының өлкән укытучысы Лотфи Яфаров тел тарихын һәм грамматикасын өйрәнүдәге кайбер җитешсезлекләргә, ачыклыйсы мәсьәләләргә игътибар юнәлдерә. Ләкин аның кайбер фикерләре бәхәсле, мәсәлән, «белән» бәйлеге белән килгән сүзләрне аерым бер килеш (падеж) дип карарга тәкъдим итүен фәнни яктан тулысынча исбат ителгән дип булмый.
Доң. Л. Җәләй укучылар телендә диалектизмнар, филология фәннәре кандидаты Р. Шакирова татар теле фонетикасының кайбер үзенчәлекләре, Казан Дәүләт педагогия институты укытучысы Гали Хәбиб төп сүзлек фонды һәм составы турында язалар.
В. Хаҗиев, Р. Вәлитова, Ә Низа- мова, Ф. Мортазин, Г. Хәбибуллин, 3. Әхмеров һәм В. Гыйльмпяров мәкаләләре татар телен укытуда тәж- рибә уртаклашу төсендә язылганнар. Тел укытучыларын төрле-төрле методлар белән коралландыруда, укыту алымнарын төрләндерүдә ул мәкаләләр нык кына ярдәм итәчәкләр.
Ләкин, әйтергә кирәк, җыентыкка ур и а штыр ыл ган докл а д- м әкал әл әр • нең барысын да тулысынча фәнни эшкәртелгән дип булмый.
Анда, югарыда күрсәтелгәнчә, Г. Халит, В. Хангилдин һәм Т. Вәдигънең тирән эчтәлекле һәм фәнни нигезле мәкаләләре белән бер рәттән,
111
эчтәлекләре ягыннан сай, гомумирәк төстә язылган яки җитди методологик ялгышларга ия булган мәкаләләр дә бар.
Алыйк проф. М. Фазлуллинның «И. В. Сталинның тел гыйлеме буенча хезмәтләре нигезендә орфографик грамоталылык өчен көрәш» исемендәге мәкаләсен. Автор бу мәкаләсендә грамматика белән орфогра-фияне бер-берсенә тәңгәл куеп, «И. В. Сталинның «Грамматика — кеше фикерләвенең озак вакытлар абстракцияләү эшенең нәтиҗәсе» дигән сүзләре (И. В. Сталин, «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», • Татгосиздат, 1951 ел, 21 бит) орфографиягә һәм «Орфография кагый- дәләре»нә карата да бик туры килә»,— дип яза (күрсәтелгән җыентык, 60 бит). Дөресендә исә, грамматика белән орфографияне берничек тә бер-берсенә тәңгәл куеп булмый. Телнең грамматикасы гасырлар буена төзелә, камилләшә, грамматиканы бүген генә төзеп тә, бүген генә үзгәртеп тә булмый. Ә орфография кагыйдәләре телнең фонетик, грамматик үзенчәлекләренә нигезләнеп төзелә, ләкин ул үзенчәлекләрнең копиясе була алмый — ул үзенчәлекләрнең кайбер якларын, шартлы билгеләр төсендә, шартлы рәвештә генә чагылдыра. Ләкин ул шартлы билгеләр бүген төзелеп, иртәгә үзгәртелергә дә мөмкин, мәсәлән, татар орфографиясендә нәкъ шулай булды да. Революциянең беренче елларында гарәп алфавитындагы орфографияне берничә тапкыр үзгәрттеләр. Латин алфавитына күчкәч, орфография ни-кадәр үзгәртелде. Ниһаять, рус алфавиты нигезендәге орфографияне башкачарак итеп төзергә туры килде. Инде килеп, бүген тагын орфографияне камилләштерү турында сөйлибез. Күренә, орфографияне төзергә дә, үзгәртергә дә мөмкин, ә телнең грамматикасын, фонетикасын шулай яңабаштан корырга да, үзгәртергә дә мөмкин түгел.
Проф. М. Фазлуллин болан'ди: «... без алфавитыбызга биш хәреф өстәдек, һәм бу безнең язуыбызны рус язуыннан нык кына аерды... Без, әлбәттә, бу аерымлыкны тагын да тирәнәйтү ягында тормыйбыз» (шунда ук, 58—59 битләр), ягъни «к», «е» фонемалары өчен аерым хәрефләр алуга проф. М. Фазлуллин каршы. Бу, билгеле, аның үз карашы гына булып кала. Ләкин проф. М. Фазлул-линның түбәндәге фикерләре татар халкына, аның тел законнарын бозып, көчләп тагылырга тәкъдим ителгән кагыйдәләр булып каралырга тиеш: «Татар теленә рус теленнән һәм рус теле аркылы башка телләрдән кергән сүзләрне язуда без ул сүзләрнең рус телендә ничек язылуына — график принципка нигезләнәбез» (шунда ук, 59 бит), һәм тагын да арырак: «Безнең карашыбызча, исем һәм фамилияләрне уртак сүзләр итеп карап, аларның язылышларын бер-ләштерү (стандартлаштыру) практикада зур уңайлык тудырыр иде. Моның өчен, алфавитка өстәлгән у, ө, off, ң, һ хәрефләрен исем һәм фамилияләрдә язуны чикләргә һәм алар урынына a, у, о, oic, н, х хәрефләрен язуны кертергә мөмкин. Мәсәлән: Әхмәт, Әхмәт улы, Әхмәтоө дигән сүзләрне Ахмет, Ахмет улы, Ахметов дип язганда, ике телдәге язылыш берләшәрәк төшәр иде» (69 бит)1.
Проф. М. Фазлуллин фикереичә. татар теленә рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләрнең барысын да, аларның кайчан һәм ничек (сөйләү теле яки яз- м а-әдәби тел аша) керүләренә кара-мастан, рус графикасындагыча язарга кирәк. Проф. М. Фазлуллин татар теленең специфик фонемалары белән исәпләшми. Рус һәм татар телләре, фонетик һәм грамматик төзелешләре буенча — башка-башка система телләр, шуңа карамастан, татар орфографиясен механик рәвештә рус орфографиясенә нигезләп төзәргә кирәк, дип уйлый.
«Телдә сүзләрнең төрләнүе һәм җөмләдә сүзләрнең төзелүе яшәп килгән грамматика буенча түгел, ә бөтенләй башка грамматика буенча эшләнүе кемгә кирәк соң? Телдә шундый переворот ясаудан революциягә ни файда бар?» (И. В. Сталин, «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», Татгосиздат, 1951 ел, 7—8 битләр).
Мәкаләдә бу цитата китерелә, ләкин аңардан тиешле нәтиҗә ясал-
112
мый, бу цитата авторның фикерен җимереп ташлый.
Орфография, орфография кагыйдәләре билгеле бер телнең авазлар системасына — фонетикасына һәм сүзләрнең төрләнүе һәм җөмләләрнең. төзелүе системасына — грамматикасына җайлаштырылып төзелә, — шулай булгач, бер система телнең орфографик кагыйдәләрен механик рәвештә башка система тел орфогра-фиясенә күчерүдән ни файда бар? Чыннан да. проф. М. Фазлуллин бу цитатының эчтәлеген тиешенчә уйлап җиткермәгән.
Маррчыларның милли телләргә карата булган андый барский мөнәсәбәтләре. бозык карашлары төбе-тамыры белән күптән йолкып ташлансалар да, проф. М. Фазлуллин карашында әле һаман да яшәп килә булса кирәк.
«Маррны яклаучылар, рус орфо-графиясе белән СССРдагы башка халыклар телендәге орфографияләр арасында «ясалма төрлелекне бетерергә» теләп, «гомуми кагыйдә»- дән файдаланырга тәкъдим иткәннәр иде: русча һәм рус теле аша кергән халыкара терминнарны рус орфографиясенә яраштырып язарга кирәк, диләр алар. Читтән алынма сүзләрне һәм терминнарны шушы телнең әйтелеш һәм орфография законнарына буйсындыру тел гыйлемендә «яңа тәгълимат» вәкилләре тарафыннан язуда «ясалма төрлелек кертү» һәм «бозу» дип каралды. Аеруча зарарлы мондый куелыш милли телләрдә яшәп килә торган фонетик законнарны җимерүгә алып барды һәм дөрестән дә графика һәм орфографиядә төрлелек тудырды, ана телендә грамота өйрәнүне авырайтты һ. б. Маррны яклаучылар орфографияне аларның фонетик законнарына яраштырып төзүне штыкка алдылар һәм моны милли телләр белән рус телен якынайтуга тормоз ясау дип аңлатырга тырыштылар... Рус теле орфографиясен һәм орфоэпиясен милли телләргә күчерү телләрне бер- берсенә «якынайту» өчен кирәк, һәм ул рус телен үзләштерүне җиңеләйтә, дип дәгъва итүнең һичнинди нигезе юк; /тәресендә исә ул — телләрнең якынаюына комачаулык кына ясый»,— А. Мординов белән Г. Санжеевның бу сүзләре («Большевик» журналы, 1951 ел, 8 сан, 42—43 бит), гүяки, нәкъ без тикшерә торган мәкаләгә карата әйтелгәннәр!
«... сөйләмдә’ һәр аваз калынлык- нечкәлек ягыннан төрле сүздә, төрле комбинациядә төрлечә була. Бу һәр телдә дә шулай. Мәсәлән*, рус телендә час, часовик, часть сүзләрендә « а »л а р к а л ы н л ы к - н е ч-кә л ек ягыннан өч төрле. Татар телендә чага, сәгать, гәрәбә сүзләрендәге «г» дә өчесендә өч төрле әйтелә. Мондый төрләрнең һәркайсына аерым хәрефләр алу б е р т е л д ә д *ә ю к (?) һәм ул кирәк тә түгел» («...Конференция ма- • териаллары», 58 бит. Сорау билгесе, разрядка безнеке. — X. К.) — Боларда нинди фәнни дөреслек бар инде? Беренчедән, ул өч сүзне китерәсең икән, газ, галстук шикелле сүзләрне дә өстәргә кирәк — нигә рус теленнән кергән сүзләрне исәпкә-санга алмаска? Шулай булгач, «г» хәрефе дүрт төрле укылырга тиеш икәнлеге дөрес күрсәтелер иде. Ләкин ул дүрт төрле укылыш дүрт фонема да, бөтенесе бер фонема да дигән сүз түгел, ә ике фонема дигән сүз: чага, сәгать чгга, сәгәт) дигәндә — «г» фонемасы, ә гәрәбә, галстук дигәндә — «г» фонемасы. Икенчедән, «г» белән «г», шулай ук «к» белән «к» арасындагы аермаларны рус телендәге час, часо- вик, часть сүзләрендәге «а» авазлары әйтелеш төсмерләре (нюанслар) кебек кенә итеп калдыруны, йомшак кына итеп әйткәндә, фонетика өлкәсендә артык еракка китә алмау, дияргә туры килә. Өченчедән, проф. М. Фазлуллинның «к», «г» авазлары өчен бер телдә дә аерым хәрефләр юк, диюе — фактны күрәләтә бозып аңлату булып чыга. Чөнки башкорт, казах, үзбәк, азербайҗан һәм башка төрки телләрдә «к», «г», «к», «г» фонемаларының һәркайсы аерым-аерым хәрефләр белән билгеләнә.
«Гөмерен, Гәйфи сүзләре X класс укучылары сочинениеләрендә шулай язылганнар, шуның өчен аларны диалект йогынтысы ялгышлары арасына керттек»,—ди проф. М. Фазлуллин (53 бит). Монысы да дөрес түгел. Бу сүзләр әдәби телдә «ө», «ә» авазлары белән гөмерен, рәцфц дип
әйтеләләр, укучы әдәби телдә әйтелгәнчә язарга тырыша, ләкин «г», «к» хәрефләрен «к», «F» авазларының билгесе дип уйлап, язуда ул сүзләрне шулай яза (шөгелләнергә дип язуда да шул ук хәл).
Проф. М. Фазлуллин мәкаләсендәге методологик һәм фактик ялгышлар, бозып аңлатулар болар белән генә бетми — күрсәтә башласаң, алар байтакка китә.
Казан Дәүләт педагогия институтының өлкән укытучысы М. 3. Заки- рованың «Татар теле грамматик төзелешенең кайбер үзенчәлекләре» дигән мәкаләсе гомуми төстә өстән-өс- тән генә язылган булуы, эчтәлеккә бик сай булуы белән аерылып тора. Китап бите белән нибарысы биш ярым биттә (171 —176 битләр) автор татар теленең грамматик төзелешенә обзор ясап чыгарга уйлаган, ләкин һичнинди фәнни максатка ирешә алмаган, җитмәсә, урыны-урыны белән мәгънәсе бик үк анык булмаган тезислар куеп киткән. Мәсәлән, ул болан яза: «Грамматиканың бер-берсе белән диалектик бәйләнештә булган ике ягы, ике бер-берсеннән аерылмый торган функциясе бар: бер яктан —кеше фикерләвенең озак вакытлар абстракцияләү эшенең нәтиҗәсе; ә икенче яктан — грамматика аркасында тел кеше фикерләрен материаль тел тышчасына төрергә мөмкинлек ала, димәк, тел фикерләү эшенең нәтиҗәләрен, кешенең танып-белү эшенең уңышларын терки, шулай итеп, фикер алышу мөмкинлеген тудыра» (172 бит. Разрядка безнеке. — X. К.).
Грамматика — кеше фикерләвенең озак вакытлар абстракцияләү эшенең нәтиҗәсе, — моны автор грамматиканың кеше тормышында үтәгән функциясе дип күрсәтә, дөресендә исә үзенчәлеге дип әйтергә иде. Чөнки бу очракта «абстрак-цияләү» сүзе мәгънәгә берничек тә туры килми.
Җыентыкта мәкаләләрнең урнаш-тырылу тәртибен дә артык уңышлы дип әйтеп булмый: «Тел өстендә эшләү буенча теоретик мәсьәләләр» дигән бүлеккә, теоретик булудан да бигрәк, методик-практик характерда булган мәкаләләр кертелгән (мәсәлән, проф. М. Фазлуллин мәкаләсе) һәм, киресенчә, теоретик характерда булган Т. Бәдигъ мәкаләсе («Татар телендә «белән» бәйлегенең тоткан урыны») «Тел өстендә эшләү тәҗрибәләре» дигән бүлеккә кадырыдган.
Татарстан Мәгариф министрлыгының мондый җыентыкны басып чыгаруы укытучылар өчен бик кирәк иде. Ләкин аны югарыда күрсәтелгән методологик ялгышлары, җитешсез- лекләре белән чыгару Министрлыкның да, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының да шундый мөһим эшкә җитди карамавын күрсәтә.