„АЧКЫЧ ҺӘМ БАСКЫЧ"
«Ачкыч һәм баскыч» 20 21 22 исемле ши-гырьләр җыентыгы Җ. Тәрҗеманов- ның моңа кадәр чыгып килгән китапларыннан күләме ягыннан да, сыйфаты ягыннан да аерылып тора. Бу китапта шагыйрьнең бөтен иҗатыннан алынган шигырьләрнең туплануы авторның йөзен тулырак күрергә һәм бөтен иҗаты турында иркенрәк фикер йөртергә мөмкинлек бирә.
Җыентыкта урнаштырылган ши-гырьләр, иң элек, балаларны балаларның үз дөньясына алып керүләре белән бик әйбәт. Менә Мөнир дәфтәренә алты аяклы ат рәсеме ясый. Әнисе аңа: «Дүрт аяк булса җитә», — дип рәсемнең җитешсез- 20 Җ. То р җем ан о в. Сапланма ши гырьләр һәм җырлар. Татгосиздат, 1953. М Садри редакциясендә. Издательство редакторы Д. Зөбәерова. 170 бит, бәясе
22 сум 25 тиен.
s- .с, Ә,- № 4.
113
114
леген күрсәтә. Ләкин Мөнир аптырап калмый:
«Яхшырак чаба ул алай, Ник ана исен китә!?» —
ЛИ.
Баланың җавабы нәниләрчә итеп әйтелгән. Җыентык балалар тормышының күп якларын эченә алган кебек үк, художество формаларына да бай. Автор шигыренең эчтәләгенә туры килә торган шигырь үлчәүләрен оста сайлый. Менә Ык буенда җәйге кич канатын җәя... Су буенда яшел урман, соры таулар; тауларга бәре-леп, боргаланып-боргаланып Ык ага. Пионер костеры янына тезелешеп утырып, нинди зур хыяллар турында сөйләшергә мөмкин. Мондый тантаналы минутларны, билгеле, марш, җыр яза торган шигырь үлчәүләре белән биреп булмый. Башка күп кенә шигырьләрен 8—7; 7—7 үлчәве белән язучы шагыйрь «Ык буе» шигырендә 10—9 үлчәвен куллана. Бу үлчәү хикәяләүне салмак агыш белән тантаналы итеп алып барырга мөмкинлек бирә. Укучы табигать күренеше белән шигырь аһәңе арасында уртак яңгыраш сизә. Шагыйрь, баланың әнисенә булган мәхәббәтен җыр итеп язганда, халык җырларында еш кулланыла торган 8—7 үлчәвен сайлый. «Зоопаркка баргач» шигыре — баланың төше — бәетләр формасына якын итеп язылган. Шигырьне укыганда ук барган вакыйганың чынлыкта булмаганын укучы яхшы сизә.
Үзләренең матур поэтик төзелеше белән күңелне били һәм балалар та-бигатендә булган яңа нәрсәләрне ачып бирә торган шигырьләр җыентыкта байтак. Шулар арасында хезмәткә һәм белемле булуга чакыра торган «Буяучы абый», «Мин ничек зур үстем», «Депутат Кәримов»; балаларны хезмәткә, акыллы булырга чакыра торган «Сиртмәле кое», «Табылган әйбер», «Син ялкау бала диләр» шигырьләре бар.
Шагыйрь үз өстендә эшли, рецен-зияләрдә һәм мәкаләләрдә күрсәтелгән кимчелекләрдән арына бара. «Буяучы абый», «Безнең фабрика», «Мин ничек зур үстем», «Күңелле дуслар», «Хат ташучы күгәрчен» шигырьләрендә кимчелекләрдән арына бару ачык күренә. Бу шигырьләрнең элекке редакциясендә конкретлык аз, шигырь төзелеше йом-шак, сүзләрнең кабатлануы күп булса, соңгы җыентыкта шагыйрь аларны мөмкин кадәр бетерергә тырышкан.
«Бабай туган көн», «Галиянең сүзләре», «Хуш, күңелле бакчабыз» кебек шигырьләренең исемнәрен дә шагыйрь соңгы басмада эчтәлегенә туры китереп үзгәрткән. Элекке кайбер шигырьләрендә пионерларны «беренче», «икенче» дип кенә йөртсә, бу җыентыкта аларны исемнәре белән атый, үзләренә хас сыйфатларын да тасвирлый, конкретлыкка, җанлылыкка омтыла.
Ләкин автор бик кечкенәләр өчен язылган шигырьләрендә коры сөйләп китү белән генә дә чикләнеп калгалый. Мисал өчен «Кызыл галстук» шигырен күрсәтергә мөмкин. Бу шигырь художество ягыннан сыек эшләнгән, айда бертөрле дә истә калырлык итеп сурәтләнгән картиналар юк, поэтик төзелеше ягыннан да күп шигырьләреннән түбән тора.
Шигырьдә эзлеклелекне сакламауга мисал итеп «Негр малае Том» шигырен күрсәтергә мөмкин. «Утлар кабынгач, Сид тортны бизәкли»,— ди автор һәм яңадан өч строфадан соң Сид авызыннан тагын:
«Ашык, инде кич җитә», — дип әйттерә.
/\втор күп кенә шигырьләрендә бер үк эпитетларны, бер үк рифмаларны икешәр, ә кайвакытта өчәр мәртәбә кабатлый. Мәсәлән: «алмас— Алмаз» («Беренче көн», 48 бит); «Алмазлар —• калмаслар» («Минем кунаклар», 79 бит); «Алмаз — калмас» («Алма җыйганда», 90 бит). Бу кабатлаулар рифманың оригинальлеген югалта һәм бер үк мәгънәне кабатлау булып чыга. «Матур итеп киенү» фразасы шулай ук «Сайлау көне», «Беренче көн», «Беренче класс укучылары җыры» исемле шигырьләрендә өч мәртәбә кабатлана.
Шагыйрь шигырь юлларын рифмалау өчен кирәге булмаган сүзләрне дә куллана. Мәсәлән, бал корты
115
турында: «Бал чыгарды бер кисәк»,— ди. Бал корты чыгарган бал — сыек әйбер, сыек әйбернең. кисәк дип аталуы мөмкин түгел. Шагыйрьгә «кисәк» сүзе бары «ишәк» сүзе белән рифмалау өчен кирәк булган. Гомумән, бал корты белән ишәк турындагы бу шигырьнең (художество эшләнеше ягыннан йомшак шигырьнең) Җ. Тәрҗемановның һәрбер җыентыгында диярлек урын алуы белән һич килешеп булмый. Сүзне урынсыз куллану кайбер очракта шигырьнең җитдилеген югалтуга да китерә. «Сиртмәле кое» шигырендә Зөһрә әби «су алырга маташа». Бу җөмләдә «маташа» сүзе ирониягә әйләнеп китә. Ихтирам итеп әйтелгән урында «маташа» сүзе һич тә урынлы түгел. «Аңладым эшнең чынын» («Безнең көзге», 50 бит) җөмләсен бала әйткән дип һич тә уйлап булмый.
Җыентыкта художество эшләнеше ягыннан төзек булмаган, эшләнеп бетмәгән юллар еш кына очрый:
«Безнең бакчада үсәләр, Карлыганнар, чияләр. Авыз иткән бер кешеләр:
— Гаҗәп тәмле! —диләр»
(«Безнең урам», 129 бит).
«Чияләр» сүзе белән «диләр» һич тә рифмалашмыйлар инде! Җитмәсә шул ук строфада кирәксез урынга — «үсәләр» сүзеннән соң — өтер дә куелган. «Бер кешеләр», дип сөйләү дә татарчага ятышмый.
Җыентыкта пунктуация хаталары, гомумән, күп. Ритмик төзелеше ягыннан эшләнеп бетмәгән шигырьләр дә бар:
Бик матур кыш!
Конькида оч, Файдалан ялдан, һәрбер эштә һәм дәрестә Булыр алдай.
(«Яшь конькичылар җыры», 148 бит).
«Файдалан ялдан!» белән «Булыр алдан» юллары арасында бертөрле дә бәйләнеш юк, монда күзгә бәрелеп торган кытыршылык.
Җ. Тәрҗеманов — балалар өчен, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, әйбәт шигырьләр язган шагыйрь. Шагыйрьнең ун елдан артык вакыт эчендә иҗат иткән ши-гырьләрен туплап, балаларга шактый зур җыентык бүләк итү — күңелле факт. Ләкин «Сайланмалар» чыгару белән генә мавыгып яту, ике-өч ел буе яңа әйберләр язмау иҗат кешесе өчен һич тә килешә торган нәрсә түгел. Без киләчәктә дә Тәрҗемановтан яңа матур әсәрләр көтәбез.
Ф. ГАНИЕВ, Г. МОСТАФИН