ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ ФОНЕМАЛАР СИСТЕМАСЫ ҺӘМ ОРФОГРАФИЯСЕ
Р. ШАКИРОВА
Филология фәннәре кандидаты, СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы гыйльми сотруднигы
И. В. Сталинның тел белеме буемча гениаль хезмәтләре дөньяга чыккач, һәрбер халык, шул исәптән татар халкының киң массасы үз теле мәсьәләләре белән чын-чыннан кы-зыксына, аны ныклап өйрәнә, аның язмышы турында кайгырта башлады. Бу бик табигый.
I-L Я. Марр һәм аны яклаучылар үз вакытында телгә өстәй басым ясау юлы белән, анда революцион үзгәрешләр тудырырга мөмкин дип, теге яки иу тел язмышын аерым кешеләр кулына тапшырган булсалар, И. В. Сталин, тел революцион юл, өстән басым ясау юлы белән түгел, ә эволюцион юл белән үсә, үзгәрә килә, аның иҗатчысы, үстерүчесе, аның иясе — киң халык массасы, дип өйрәтте.
Соңгы вакытта матбугатта татар әдәби теленең орфографиясе турында җәелеп киткән дискуссия шунын белән аңлатыла да. Мондый дискуссияләр Татарстанда гына түгел, башка милли республикаларда да булып үтте.
Тел өлкәсенә кергән мәсьәләләрдән бигрәк тә орфография мәсьәләсе киң халык массасын кызыксын-
119
дыра, чөнки ул көн саен шуның белән эш итә, шуның аркасында андагы уңай һәм җитешсез якларны ача килә.
Безнең хәзерге вакытта яшәп килә торган орфографиябез турында матбугатта кузгалып киткән дискуссия, һичшиксез, бик урынлы. Дөрестән дә безнең орфографиядә җитешсез яклар күп, алар эшкә комачаулыйлар, һәм алардан котылу юлларын табарга кирәк.
Безнең орфография, нигездә, фонетик принципка корылган, ләкин бу принцип тиешле урында ахыргача үткәрелмәгән, шуның аркасында орфографиядә күп кенә буталчыклар барлыкка килгән.
Минем фикеремчә, фонетик принципны кайбер пунктларда ахырга хәтле эзлекле рәвештә үткәрү мәҗбүри. Сүздә эчке флексиядән азат сингармоник агглютинатив бер тел булган татар теле өчен бу, һичшиксез, бердәнбер дөрес принцип булачак.
Фонетик принципның эзлекле рәвештә үткәрелмәве беренче чиратта татар теленең барлык специфик авазлары өчен алфавитта аерым билгеләр бирелмәүдә чагыла. Татар теленең фонемалар системасында татар теленең үзе өчен генә хас булган 11 специфик аваз бар. Алар түбәндәгеләр: < к», <т» «һ», «ө»,
«җ», «ң», «ә», «w» (авыл, давыл кебек сүзләрдә), «ы» (тары, кыл, кыр) кебек сүзләрдә, «э» (эш, эл, эшли кебек сүзләрдә), тар әйтелешле «о» (солы, болын кебек сүзләрдә). Бу авазлар рус телендә юк. Хәзерге орфографиябездә шуларның алтысы өчен генә аерым өстәмә билгеләр алынган» (һ, ө, җ, ң, ә, ү); калганнары (к, г, w. ы, о, э) рус телендәге авазлар эчендә сеңдерелгән, ягыш «к, F» фонемаларына аерым билгеләр бирелмәгән, «w» «ы», «э», «о» фонемаларының үзенчәлекле язылышы шулай ук сакланмаган. Орфографиябезнең иң зур кимчелеге әнә шуннан гыйбарәт.
Мәгълүм ки, һәрбер алфавит тел фәне тудырган фонемалар теориясенә нигезләнеп төзелә, бу исә телдәге барлык фонемаларны алфавитта чагылдыру кирәклеген таләп итә. Безнең хәзерге орфографиябез өчен нәкъ әиә шушы фонематик принцип белән саташмау, фонемаларны буташтырып бирү характерлы да. Мәсәлән, бер яктан, татар
V «ый» һәм «ы» авазлары, физиологик яктан бөтенләй башка авазлар буларак, татар теленең үз сүзләрендә бер-беренә каршы куелалар (баллы-баллый, сыла-сый- ла сүзләрен кара-каршы куеп чагыштырып карагыз).
теленең фонемалар системасында булган бер үк «ый» фонемасы рус сүзләрендә «ы» белән, татар сүзләрендә «ый» белән билгеләнә. Мәсәлән, «промышленность», «сьшла» сүзләрендә бер үк «ый» фонемасы әйтелә, икенче яктан, бөтенләй башка булган ике төрле фонема («ый» һәм «ы» фонемалары) бер үк билге белән билгеләнә. Мәсәлән, «аны» һәм «промышленность» V сүзләрендә.
«Я» хәрефе белән фактта өч фонема билгеләнә: «й», «ә», «а» (яз- йаз, яшь-йәш); «ю» хәрефе шулай ук өч фонема урынына йөри: й, ү, у (юаш-йуаш, юеш-йүеш); «е» хәрефе исә төрле очракларга карап дүрт фонеманың билгесе булып хезмәт итә: й, о, ы, э (каен-кайын, эш- че-эшчэ, елка-йолка); «\v» фонемасы безнең орфографиядә шулай ук ике төрле билге белән бирелә: иҗек ахырында «у» белән (тау, бау), иҗек башында «в» белән (тавы, басы һ. б.); «тауы» дип язсак, һәрьяктан чыгып караганда да дөресрәк була төсле. Имештер, иҗек башында «в» язарга, иҗек ахырында «у» язарга кирәк. Ни өчен бу кагыйдә безнең орфографиядә яшәргә тиеш, һич аңлашылмый.
Тагы да шундый бер мисал: бер үк «э» фонемасы бездә шулай унике төрле хәреф белән языла: сүз башында килсә, «э» (эш, эт, эри, энә һ. б.) белән бирелә, сүз урта-сында һәм сүз ахырында «е» белән билгеләнә (эше, тешсез һ. б.) Ни өчен бездә бу кагыйдәдән котылып булмый? Ни өчен «эшсэз» «тэш- сэз» дип, бер үк фонеманы бер төрле билге белән биреп булмый? һичшиксез, мөмкин булыр иде.
Безнеңчә, «я», «ю», «е» шартлы билгеләрен татар сүзләрендә язу-1 ның һич кирәге юк, аларның язылы-
120
шын тик рус сүзләрендә геню калдырып, «еш» урынына «йыш», «ел» урынына «йыл»% «каен» урынына «кайын», «аерым» урынына «аны- рым», «ярты, ялкын, юк, ю» (син ю) урынына «йарты, йалкын, йук, йу» дип, һәр фонеманың үз билгесен язарга кирәк. Бу — орфография кагыйдәләрен шактый җиңеләйтәчәк.
Алфавитыбызда «к». <г» авазларына аерым билгеләр бирелмәү шулай ук зур кимчелек. Бу авазлар, татар теленеп, нәкъ специфик фонемалары буларак, рус телендәге «к», «г» авазларыннан бик нык аерылалар һәм татар әдәби телендә татарныкы дип танылган сүзләр белән рус теленнән кергән сүзләрдә фонематик каршы куелалар (канат— канат, ураган — \раган һ. б.).
Кайбер иптәшләр1 <к», <г», аваз-ларының фонемалыгын исбатлау өчен татар телендәге калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне үзара чагыштыралар; мәсәлән, «кыр», «кер» сүзләренең мәгънәләре башка булу «к» авазының төрлечә (калын һәм нечкә) әйтелешеннән килә, дип баралар. Бу, һичшиксез, зур ялгышу. Татар теленең фонемалар система- сын һәм татар теленең фонетик төзелешен аңламау яки аңларга ты-рышмаудан килә.
Мәгълүм ки, татар телендә тартык авазларның нечкә һәм калын вариантлары фонематик каршы куелмыйлар һәм сингармонизм законы нигезендә бу мөмкин дә түгел, «тора—төрә», «бора—бөрә», «бара— бәрә» кебек сүзләрдә мәгънә үзгәлеге сузык авазларның калын һәм нечкә әйтелешеннән булган кебек, «кыр — кер», «кул — күл», «кол — көл» кебек сүзләрнең дә мәгънә үзгәлеге шушы сүзләрдәге сузыкларның я калын, я нечкә әйтелешеннән килә.
Бу — система. Бу — бәхәссез.
Ләкин моның шулай булуы ал-фавитыбыздан «к» һәм «I» хәрефләрен төшереп калдырырга хокук бирми. Әйтеп үтелгәнчә, <к», <г»— татар теленең специфик авазлары, һәм бу авазлар татар теленең калын
1 Мәсәлән, иптәш Л. Яфаров («Совет Татарстаны» газетасының 1953 ел 27 ноябрьда чыккан санын карагыз). әйтелешле сүзләрендә, шулай ук гарәптән кергән сүзләрдә рус теленнән алынган сүзләрдәге «к», «г» авазларыннан әйтелешләре белән шул кадәр нык аерылалар, алфавитта боларның барысы өчен берәр генә билге алынган булу язу практикасында зур кыенлыклар тудыра. Димәк «к>, һәм «г» авазларын алфавитта, һичшиксез, аерым хәрефләр белән билгеләргә кирәк.
Югарыда әйтелгәннәрдән күренә, хәзерге орфография татар теленең фонетик системасын тулысынча чагылдырмый, бигрәк тә, татар теленең специфик фонемалары алфавитта тиешле урынны алмыйлар, бер үк фонема төрле билгеләр белән, төрле фонемалар бер үк билге белән биреләләр һ. б. Бу хәл орфография кагыйдәләрен катлауландыра, кирәкмәс урында аларның санын арттыра. Ул гына да түгел, бу —татар теленең эчке законнары белән тулысынча санашмау дигән бер нәрсәне китереп чыгара.
һәркемгә билгеле, үз вакытында II. Я. Марр һәм аның шәкертләре нәкъ әнә шул авыру белән авырганнар иде.
«Большевик» журналының 8 нче номерында (1951 ел) басылган Г. Санжеев һәм А. Мординов иптәшләрнең мәкаләсендә болай диелә:
«Маррны яклаучылар, рус орфо-графиясе белән СССРдагы башка халыклар телендәге орфографияләр арасында «ясалма төрлелекне бетерергә» теләп, «гомуми кагыйдә»дәи файдаланырга тәкъдим иткәннәр иде: русча һәм рус теле аша кергән халыкара терминнарны рус орфографиясенә яраштырып язарга кирәк, диделәр алар. Читтән алынма сүзләрне һәм терминнарны шушы телнең әйтелеш һәм орфография за-, коннарына буйсындыру «тел гыйлемендә яңа тәгълимат» вәкилләре тарафыннан бу терминнарны язуда «ясалма төрлелек» кертү һәм «бозу» дип каралды. Аеруча зарарлы мондый куелыш милли телләрдә яшәп килә торган фонетик законнарны җимерүгә алып барды һәм дәресчән дә графика һәм орфографиядә төрлелек тудырды, ана телендә грамота өйрәнүне авырайтты һ. б. Марр-
121
ны яклаучылар милли телләрдәге графика һәм орфографияне аларныц фонетик законнарына яраштырып төзүне штыкка алдылар һәм моны милли-телләр белән рус телен якынайтуга тормоз ясау дип аңлатырга тырыштылар» (42 бит).
Безнең фикеребезчә, орфографиягә нинди дә булса төзәтмәләр, үзгәрешләр керткәндә, әнә шул алда әйтелгән фонема принцибын мөмкин кадәр тулырак үткәрүне күз алдына куярга кирәк. Тик шунда гына без үзебезнең орфографиябез белән халык теленә якыная төшәрбез һәм татар теленең эчке фонетик зконнарын орфографиябездә чагылдыра алырбыз.