Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ә. ИСХАК
ТАГЫН БЕРГӘ
Серләшәләр алтын башаклар, Башкайларын иеп җиргә.
Үтте, үтте аерым торган ул чаклар, Без, сөеклем, тагын бергә.
Җем-җем итә күктә йолдызлар, Ә төнге җил шундый җылы! Яңрый-яңрый йөрәкләрнең түрендә Шатлык җыры, кавышу җыры.
Син — авылда, ә мин — шәһәрдә, — Үтте шулай күпме еллар.
Тартты, тартты ләкин һаман үзенә Зәңгәр күзләр, сөйгән кырлар.
Иртән тагын утырып тракторга, Муллык яулап туган илгә, Без чыгабыз туган-үскән кырларга Тагын, тагын, иркәм, бергә!
ЗӘЙ БУЕНДА БЕР ШӘҺӘР БАР
Җәй аенда, Зәй буенда Бар микән йөргәнегез, Яр буенда балкып торган Бер шәһәр күргәнегез?
Эх, бар Зәй буенда Шундый бер шәһәр, — Яшь күңелне үзенә ул Тарта шул кадәр!
Күз алдымнан китми бер дә, Эх, шул шәһәр дигәнем.
Йортлар сала нефтьчеләргә Шунда минем сөйгәнем.
Эх, бар Зәй буенда Шундый бер шәһәр, —

Яшь күңелне үзенә ул Тарта шул кадәр!
Бер заманны ул шәһәрне Бик зур булачак, диләр, Нурландырып тирә-якны, Балкып торачак, диләр.
Эх, бар Зәй буенда Шундый бер шәһәр, — Яшь күңелне үзенә ул Тарта шул кадәр!

6* 83
СИБГАТ ХӘКИМ
БУ КЫРЛАР, БУ ҮЗӘННӘРДӘII
Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем Эзләрем бик иртә салынган.
Кайтам, кайтам туган якларыма, Чалларыма хәтле сагынган.
Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем Мәхәббәтем яшьләй кабынган. Кайтам, кайтам туган якларыма, Тауларыма хәтле сагынган.
I Бу кырлар, бу үзәннәрдән минем; Күңелем, дуслар, һич тә туймагай, Арыш шаулап серкә очырганда Хисләрем дә бергә уйнаган.
Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем Үзем генә белгән җырлар бар, Кайтам, кайтам туган якларыма, Ашкындырып көткән юллар бар.
ЮЛЛАРЫМ АК
Тарта күңлем илнең яланнары, Тирә-ягым минем кар гына, йөзгә бәреп, җилләр каршы исә, Юлларым ак, очам чаңгыда.
Без коенып йөргән сулар туңган, Күмелмәгән текә яр гына.
Шундый якты кырда күзләр чагыла, Юлларым ак, очам чаңгыда.
Әйтерсең лә офык язгы бакча, Чәчәкләрен җыеп ал гына. Очрый үрләр, очрый зур-зур таулар, Юлларым ак, очам чаңгыда.
II Җ. Фәйзи музыкасы. Җыр конкурсында икенче премия алды.
Q)

ҮЗ йолдызым
Минем дә бар уйчан гына янган Бер йолдызым, үзем яраткан, Җиде төндә җиде уянсам да Күрәм аны ерак-ерактан.
Йолдызкаем тулы йөзе белән Тәрәзәмә таба борылган. Гомерем буе балкып торсьпо иде Китми шулай өем турыннан.
ҖИТЕНЧЕ КЫЗ ҖЫРЫ
Мин чыгам иртән кырларга, Кырла рга-туга ила рга. Qf
Үзем җитен”арасында,
Күңелем әллә кайларда. /
Зәңгәр җитенем, җилләрдә
Уйнап сөендерәсең.
Килә бөтен кешеләрне
Матур киендерәсем.
Җитенкәем, тик бер көндә
Коела синең чәчәгең.
Мин менә мәхәббәтемнең
Телим озак яшәвен.
Мин чыгам иртән кырларга,
Кырларга-тугайларга.
Үзем җитен арасында,
Күңелем әллә кайларда.

85
МӨНИР МАЗУНОВ
ЭНЕСЕНӘ УЛ АПА1
Җырлый-җырлый кыз бала Энекәшен йоклата.
Биштә генә булса да Энесенә ул апа.
Әлли-бәлли бәү итә, Энем йокыга китә. Әнкәй мәми пешерә, Әткәйне эштән көтә.
Кошлар кунган тирәккә,
Алариы җил тирбәтә, Тышта җилләр өргәндә Бәби йоклый мендәрдә.
Әлли-бәлли бәү итә, Энем йокыга китә.
Йоклатканга энемне Әнкәй мине пәп итә.
Йоклый бала төш күрә, Көлә, күккә сикерә.
Имеш, аны әтисе Үсти-үсти иттерә.
Әлли-бәлли бәү итә, Энем йокыга китә. Энем йокыга киткәч, Әнкәй бераз ял итә.
УКУЧЫЛАР ВАЛЬСЫ3
Күңелле була Бәйрәмнәр таңында, — Гөрләп тора җыр, музыка Мәктәп залында.
Тышта йомшак карлар ява,— йолдыз өлгеләре.
йолдыз апа безгә куйды «Биш» билгеләре.
1 Мансур Мозаффаров музыкасы. Җыр конкурсында өченче премия алды.
2 Сара Садыйкова музыкааы.
86
Парлашып залда Бииләр балалар. Безгә карап сокланалар Ата-аналар.
Карлар ява, җиргә төшә йолдыз өлгеләре.
Дәфтәремнең һәр битендә «Биш» билгеләре.
Без, дуслар, тудык Советлар илендә.
Шунда бәхет, шунда шатлык Синең, минем дә.
Карлар ява, җиргә төшә йолдыз өлгеләре.
Без, шул җирнең, гүзәл илнең Шиңмәс гөлләре.
БЕЗНЕҢ АВЫЛ КЫЗЛАРЫIII
Зур шәһәрдә укып, мин авылга кайттым, Сагындырды урман, кырлары.
Кыр капкасын ачып, зурлап каршы алды Бергә үскән авыл кызлары.
Их, безнең авыл кызлары!
Кайнар хисле, тәмле сүзле, Ачык йөзле, нурлы күзле, Гүя таң йолдызлары.
Их, безнең авыл кызлары!
Нинди кеше сезне күреп рухланмасын, Сез колхозда данлы батырлар.
Нинди егет сезгә карап сокланмасын, Барыгыз да тигез матурлар.
Их, безнең авыл кызлары! Эштә дәртле, саф йөрәкле, Кигән киеме, килбәте, Талдай зифа буйлары.
Их, безнең авыл кызлары!
Яшьлегемнең туен ясыйм быел көзен,— Бер чибәрне мин дә караттым;
Саф күңелле, эшчән гади авыл кызын Гомерлеккә диеп яраттым.
Их, безнең авыл кызлары!
Ярны сөйсә, ятка бирми, Бер кабынса, һич тә сүнми Мәхәббәт ялкыннары.
Их, безнең авыл кызлары!
III Мансур Мозаффаров музыкасы.
87
Ә. ДАВЫДОВ
БЕР КЫЗ ҖЫРЛЫЙ
Таң җилләре белән кузгала икән Шаулап үскән бодай тавышы.
Таң аткачтан кырда бер кыз җырлый, Тирә якка җәелә сагышы.
Припев: Кырда бодай Алтын гына, Тик йөрәгем Ялкын гына. Нигә, йөрәк, . Янасың син?
7 ' Кемне шулай
Сагынасың син?
Саф йөрәгем белән яраттым мин, Яраттым мин матур егетне, Татлы" сүзгә дисәң, бер районда Табалмассың аның кебекне.
Припев.
Соклана иде безгә туган кырлар, Бәйрәмнәрнең иркен мәйданы.
Таң җилләре тынып тыңлый иде Без бирешкән кайнар вәгъдәне.
Припев.
Көчле җилләр иссә бөгелә икән, Бөгелә икән каен башлары.
Бүтәннәрне сөя иркәм хәзер, Ул ташлады мине, ташлады.
Припев.
Кырлар иркен, хезмәт шатлык китерә, Шатлык китерә безгә яңасын.
Ләкин, дуслар, кыен онытуы Яшь йөрәкнең тәүге ярасын.
Припев.
Таң җилләре белән кузгала икән Шаулап үскән бодай тавышы.
Таң аткачтан кырда бер кыз җырлый, Тирә-якка җәелә сагышы.
Припев: Кырда бодай Алтын гына,- Тик йөрәгем Ялкын гына. Нигә, йөрәк, Янасың син? Кемне шулай Сагынасың син?
88
Н. ДӘҮЛИ. КЕЧКЕНӘ БАКЧАДА Саргылт буяулы Кечкенә йорт бар Ак чәчәк аткан Бакча түрендә. Ерактан килә Бирегә юллар, Бөтен дөньяга Ул йорт күренә. Сарай шикелле Ул матур түгел, Алтын бизәкле Түгел ишеге. Караган саен Шатлана күңел — Мәрмәр тактада Ленин исеме. Кайчандыр аңа, Ленин су сипкән, йомшарткан җирен Апрель таңында, Кояшка карап Ул усак үскән, Башында хәзер йолдыз кабына. Сакчы шикелле Тора ул басып, Китмәс биредән Мең ел узса да. Мин керәм өйгә, Бүркемне салып, Минем алдымда Изге бусага! Менә ул сукмак, Ленин йөргән юл, Сак адым белән Мин узып барам. Бер вакытта да Ялгыз булмас ул, Миннән соң узар Бу юлдан балам. Бакча капкасы Мәңге ябылмас, Узар салкын кыш, Тагын килер яз, Еллар гасырга Тоташып барыр, Халык агышы Бер кайчан тынмас. Әнә ул усак, Ничә яшендә? Җирдә тамыры — Ул мәңге тере. Ленин елларын Саклый исендә, Нигә юк аның Сөйләргә теле. Ә кояш инде Күптән биредә, Якты йөз белән Карый күзләргә. Көн саен шулай Ул килә иртән Ленин бүлмәсен Нурга бизәргә. Өстәлдә китап, Битләре ачык. Кара савыты, Каләм куелган... Шәм сүнгән инде, Ә бүлмә якты, Монда нур калган Ленин уеннан. Мин беләм, шунда Ленин утырган Кечкенә шәмнең Якты нурында. Ул Маркс белән Сөйләшкән озак Безнең бәхетнең Язы турында.

Мин карап торам, Тын гына басып. Кушам йөрәккә Тыныч суларга.
— Рәхмәт, Ульянов, Владимир Ильич!
Ул бәхет хәзер Безнең кулларда!
Ул бәхет бүген, Безнең амбарда, Безнең өйләрдә, Безнең җырларда. Тик син) үзең юк Безнең арада, Без җырлаганда, Җырлар тыңларга.
Ул бәхет хәзер, Безнең Иделнең Утлар балкыган Яшел ярында.
Ул — кырларында Туган илемнең, Ул — кайнар икмәк Безнең табында.
Ул бәхет бүген Бала күзендә, Ал булып янган Бит алмасында. Ул — иртәнге чык Чәчәк йөзендә, Ул — матур дөнья Кояш астында!
Горурлык сизәм, Мин йөрәгемдә, Шат хисләр белән Кайтып барганда... Бар кечкенә йорт Бакча эчендә, Ленин яшәгән Безнең Казанда!

90