Ш. КАМАЛНЫҢ „КОЗГЫННАР ОЯСЫНДА“ ИСЕМЛЕ ХИКӘЯСЕ ҺӘМ ПЬЕСАСЫ
Татар әдәбиятының классигы Ш. Камалның ижат эшчәнлеге илебезнең гаять бай тарихи чорларына туры килде. Ул, 1905—1906 елларда яза башлап, Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр булган ун ел чамасы вакыт эчендә күп санда хикәяләр, публицистик мәкаләләр, шигырьләр, «Акчарлаклар» повесте һәм «Хажи әфәнде өйләнә» исемле комедия ижат итте.
Октябрь социалистик революциясеннән соң исә Ш. Камал «Таң атканда» һәм «Матур туганда» кебек зур күләмле романнар, «Томан арты» һәм «Козгыннар оясында» кебек драмалар һәм шулай ук күп кенә хикәяләр тудырды.
Демократ язучы буларак әдәбиятка килеп, большевик язучы булып үсеп житкән Ш. Камалның «Козгыннар оясында» хикәясе белән шул ук исемдәге пьесасын чагыштырып өйрәнү бик кызыклы. Чөнки икесе ике чорда — хикәя 1910 елда, ә пьеса 1930 елда — язылган бу әсәрләрнең кайбер персонажларында, темаларында һәм тормыш материал-ларында уртак моментлар булуга карамастан, мәсьәләнең чишелеше икесендә ике төрле һәм бу нәрсә язучының үсүен күзәтергә мөмкинлек бирә. *
$ :?•
Иң элек хикәя белән танышыйк.
Россиянең башлыча жир күмере оясы булган Екатеринослав губернасында 1829 елдан бирле бер француз компаниясе тарафыннан эшләтелә торган Ширбинский күмер учакларында, руслар, украинлылар белән бергә Казан, - Сембер, Ниж- город якларыннан килгән татарлар да эшли. Татарлар яши торган иң кырый казарма, башка казармалар кебек, үзенең ямьсезлеге, шыксыз- лыгы белән козгыннар оясын хәтерләтә.
Мөмкин кадәр тизрәк акча жыеп, авылга кайтып, крестьян тормышы белән яшәргә омтылган Госман карт якшәмбе көнгә каршы төнне эшкә китә. Картын эшкә озаткач, Мәрьямнең йөрәгендә ниндидер сагыш туа, «башындагы ертык фуражка, өстендәге әллә ничә ямаулы кыска киемнәр белән» карты аңа «үксез бала кебек кызганыч күренә».
Мәрьямдә картын куып җитү һәм, аңа ниндидер йомшак сүз әйтеп, башыннан сыйпау теләге туа. Ул арада Госман карт «каралып беткән сәләмә шахтерлар дәрьясына» кереп күздән югала.
Бу урында Ш. Камал ижатының үзенчәлеге — әсәрдә вакыйгаларның үсеше, геройларның хәрәкәтләре, сүзләре аша гына түгел, аларныц эчке психологик кичерешләре аша бирү чарасы кулланылган. Мәрьямнең картын озатып калганда нишләптер уңайсызлануы, моңсулануы укучыга нәрсәдер ымлый, аны уйланырга мәжбүр итә.
Мәрьям йөрәге әрнүдән нишләргә белмичә үзләре тора торган алачыкка керә. Биредә стенага эленгән скрипка белән тәсбихтан башка күзгә ташланырлык әйбер юк. «Ба-
ры иске-москы, әйле-шәйле». Тапканын эчеп, картада оттырып әрәм- шәрәм итмәүче Госман картның өе шундый. Шулай булгач, башка эшчеләрнең тормышлары нинди хәлдә булуын күз алдына китерү кыен түгел.
Хикәядә эшчеләр яшәгән шартларның коточкыч булуы оста художник каләме белән сурәтләнгән. Ундүртәр сәгатькә сузылган алжыт- кыч эш кешеләрнең бөтен көчен, энергиясен суыра. Эшче иртә белән яки кичен күңелсез хәлдә эшкә бара. Унике-ундүрт сәгать жир астында эшләгәннән соң, арып, алҗып, кара күмергә манчылып кайта һәм авыр йокыга китә. Айлар, еллар буе көн дә шул ук хәл. Шахтер ачтан үлмәс өчен шушы каторга шартларында яшәргә мәжбүр. Ул табигать матурлыклары белән ләззәтләнә алмый. Саф һавалы яшел урманнарның, салкын чиста сулы чишмәләрнең, моңлы сайрый торган кошларның дөньяда барлыгын да матур төшсыман итеп кенә хәтерли. Эштән соң ял итәргә пычрак казармаларга кайталар, күңел ачу мөмкинлекләре—карта уйнау да аракы эчү.
Шушы коточкыч бертөрле, эчпо- шыргыч рәвештә ямьсез тормыш кешеләрне тәмам туйдырган. Ниндидер үткен, көчле, кызыклы нәрсәләр күрәсе килә. Эшчеләрнең берсе, Садрый, Госман карт эштән кайтканчы «кызык» ясаячагын әйтә. Насрый: «Кирәкмәс... кызганыч,
мескеннәр, — дип каршы төшә. — Шул хәтле яратышып торганда араларына әллә нинди салкынлык төшәргә мөмкин. Шайтанлык бит ул». Ләкин күпчелек жиңә.
..Мәрьям Госман картның: «Ач ишекне, ничә тапкыр кычкырдым... тончыктыңмы әллә?» —дип кычкыруына уянып китә. Кабаланып, ишек ачарга барганда, ул, кровате янында басып торган Садрыйны күреп, аптырап кала. Ул арада кемдер ишекне тыштан чыра тыгып ачып /ңибәрә. Ун-унбиш кеше, ишек янына жыелып, гөр киләләр. Шаккатып, һушы китә язган Мәрьям картына сыенмакчы була. Ләкин Госман карт көрәген күтәреп аңарга сугарга килә. Кемдер Госман карт
ин ны тотып кала. Ул: «Ләгънәт сиңа! Чык! Күземә күренмә!» — дип кычкырып җибәрә. Мәрьям, нишләргә белмичә, елгага таба йөгерә.
Получка алып кайткач, казармада «бәйрәм» башлана. Мондагы «бәйрәм» исергәнче аракы эчү, жыр, көй тарту һәм шул арада кычкырышу, кыйнашудан гыйбарәт була.
Мәрьям көн буе елга янында куаклар арасында тора. Ул гарьлегеннән, бик нык җәберләнүдән үк- сеп-үксеп елый. Кич була... Мәрьям һаман көтә, ул Госман картның килеп үзен чакыруын өмет итә. Килүче булмагач, казармаларга таба бара башлый. Казармага якынлашканда, «жыр аралаш бүленеп-бүле- неп» скрипка тавышы ишетелә. Ул, әкрен генә барып, казарма тәрәзәсеннән карый, анда Госман картның скрипкасын сәке кырыена бәреп ватып, авып үкси башлавын күрә, Мәрьямнең «күз аллары караңгылана, ул бик озак казармага сөялеп басып тора да елгага таба йөгерә. Яшен яктысында аның бөгәрләнеп югарыдан атылган гәүдәсе күренеп китә».
Икенче көнне Мәрьямнең гәүдәсен елга аръягындагы үләнсез-ни- сез бер коры дыңгырага илтеп, та- вышсыз-тынсыз гына күмәләр. Ике көннән соң Госман карт, һичкем белән сөйләшмичә, бөтен әйберлә-рен аркасына асып, тимер юл станциясенә китеп бара.
«Мондагы тормыш шулай ук үз юлында дәвам итә иде, — ди язучы, — ничек сәгать алты, гудок янә гадәтенчә акыра, янә кайнашу, янә җитдилек: ничек числоның башы яки унбише, янә получка, янә «кызык»...»
Авыр тормыш эчендә моң-зар белән булса да тату гына яшәгән ике яхшы кешенең тормышы, бәхетле киләчәккә өмете шулай фаҗигале рәвештә жимерелә. Аларны тормышка бәйләгән бердәнбер яхшы нәрсәне — үзара якынлыкны да ке-шеләр хурлыйлар, мыскыл итәләр. Тормышта соңгы юанычын югалткан Мәрьям суга батып үлә. Ятим калган, җәберләнгән Госман карт авылга кайтып китә. Бу хәл тормышта бернәрсәне дә үзгәртми.
Ш. Камалның 1910 елда язган «Козгыннар оясында» хикәясендә капиталистик чынбарлык менә шулай гәүдәләнә. Госман һәм башка эшчеләрнең язмышы — капиталистик эксплуатация шартларында һәлакәтле язмыш. Мәҗбүри эш кешеләрнең инициативасын буа. Хезмәт алар өчен авыр, куркыныч бернәр-сәгә әйләнә. Чөнки дистәләгән эшчеләр, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланмаганга күрә, забой астында калып үләләр, гарипләнәләр. Капиталистик производство эшченең сәламәтлеген җимерә, канын эчә торган бер ерткычка әй-ләнә. Эшкә чакырып ачы тавыш белән акырган гудокка эшчеләр «бет, дәжжал» диләр.
Шахтерлар — Насрый, Госман карт, Хәлил шушындый әшәке тормышта яшәсәләр дә, алар арасында кыюлыгы, батырлыгы һәм көчлеле- ге белән Тарас Бульба дип аталган Гали кебек каһарманнары бар. Ш. Камал эшчеләрдәге үткен сүзлелек, аек фикерлелек кебек матур сыйфатларны ача. Эшчеләрнең ирек-ле хезмәткә омтылулары, хезмәт сөюләре шулай ук алардагы матур сыйфатларның берсе. Госман карт авылга кайтып тегермән эше белән шөгыльләнергә хыяллана, Мәрьям өнәшен дә бик яратып эшли: керләр чайкап, юып, рәхәтләнеп кайта.
Ләкин эшчеләрнең капиталистик хезмәткә протестлары хикәядә бик пассив белдерелә. Алар әле сыйнфый интереслар өчен көрәшү юлын белмиләр. Хикәядә сурәтләнгән шахтерлар әле сезонлы эшчеләр генә, бәхет, ягъни акча табу өчен вакытлы рәвештә генә шахтага килгән кешеләр, һәрберсе үз эченә бикләнеп аерым-аерым яши. Алар капиталистик стройның явызлыгын, вәхшилеген күрәләр, сизәләр, ләкин явызлыкка каршы көрәшүче көч әле уянмаган.
Хикәядә эксплуататор сыйныф вәкилләре (мулладан башка) күрсә-телмәгән. Образларның барысын ике төркемгә бүлеп була. Мораль саф, физик көчле, кешеләргә ихтирамлы гуманистик образлар: Насрый, Мәрьям, Госман һ. б. Мораль таркалган, кешелексез, антигума- нистик элемент Садрый. Күренә ки, сыйнфый бүленеш юк.
Ә пьесада инде без, хикәядән аермалы буларак, капма-каршы куелган ике лагерьны күрәбез. Биредә инде сезонлы эшчеләр түгел, ә сыйныф булып оешкан пролетариат. Аның Мәхмүт, Сидоров кебек җитәкчеләре бар. Аларның күпчелеге инде үзләренең дошманнары кем икәнне бик яхшы беләләр.
Эксплуататор сыйныф та пьесада тулы күрсәтелгән. Аларның кабахәтлеге аеруча десятник Гәрәй белән мулла йөзендә тулы ачыклана.
Пьесада бирелгән обстановка шулай ук хикәянекеннән бик нык аерыла. йөзәрләгән эшче эшли торган күмер шахталары. Шахта хуҗалары моңа кадәр «тәүфыйклы- лыкта, тырышчанлыкта» башкаларга үрнәк булып килгән татар эшчеләре арасында да. «злостный» формада коткы таратучылар, «астыртын сукалаучылар», ягъни революцион эш алып баручылар барлыгын сизенәләр. Менә шушы революцион фикернең тамырлары кайда киткәнен белеп, шахта директоры алар- ны йолкып ташлау эшен мулла белән десятник Гәрәйгә тапшыра. Мулла мәчеткә йөрүчеләрдән сорашып, Гәрәй эшчеләр арасында иснәнеп, кемнәрнең зарарлы икәнен белергә тиешләр. Эшчеләр казарма-сына да алар шул максат белән киләләр. «Дөнья җәннәт түгел, үтә дә китә» дип мулла вәгазен башлый. Гәрәй аның сүзләрен «дөресләп» утыра. Ләкин/Мәхмүт, Насрый, Кәрим кебек алдынгы эшчеләр бу сүзләрнең кем тегермәненә су койганын бик яхшы беләләр. Әмма алар арасында әле дин сөременнән котылып җитмәгән, мулланың сыйнфый йөзен аңламаган Хәлил, Габ-делхәй кебек шахтерлар да бар. Хикәядә «кызык» ясап йөргән Садрый пьесада инде сыйнфый дошман лагерена күчеп бара. Ул мораль яктан таркалган.
Гәрәйләр теләкләренә ирешүдә менә шундый эшчеләргә таяналар. Өстәмә «биш сум» түләп, үзләренең кабахәт планнарын тормышка ашыруда аны пешка итеп йөртәләр.
106
Десятник Гәрәй белән революционер Мәхмүт (пьесага өстәлгән яна образлар) арасындагы политик каршылык шәхси конфликт белән дә көчәйтелә.
Десятник Гәрәй авылда хатыны, балалары була торып, Мәхмүтнең сөйгән кызы кер юучы Фәхриягә күз тотып йөри. «Мин барында Мәхмүт кебек бозаулар боз яларга тиеш» дип, ул үзенең Гәрәйлегеп өстен чыгару өчен тырыша. Бу сызык әсәрдә төп конфликтны көчәйтә, үткенәйтә. Бу инде эчпошыргыч күңелсезлектән «кызык» ясау картинасы гына түгел. Бу — буржуаз мораль мәсьәләсе. Бу сызык, ягъни мораль мәсьәләсе, хикәядә куелган Госман белән /Мәрьям вакыйгасыннан бик нык үткенәйтелгән, һәм социаль сәбәпләре ачылган. Ләкин шулай да бу әле пьесада куелган үзәк мәсьәлә түгел. Пьеса сюжеты-ның төп сызыгы эшчеләр белән ка-питалистлар арасындагы сыйнфый көрәш мәсьәләсе.
Мәхмүтләр эшли торган забойның подпоркалары череп эштән чыккан. Эшчеләр бу турыда Гәрәйгә берничә кат белдерәләр. Ләкин аларның сүзенә колак салучы юк. Мәхмүтләр, әлеге подпоркаларны күрсәтеп, шахтерларга эш шартларының начарлыгы, хезмәт хакының азлыгы турында сөйлиләр, аларпы экономик забастовкага хәзерлиләр. Н асрый, Кәрим, Гобәй, Иванов кебек алдын-гы эшчеләр аларга ярдәм итә. Забастовка комитеты төзелә.
Эшчеләргә каршы лагерь да йоклап ятмый. Шул ук подпоркаларны файдаланып, Гәрәй Мәхмүтләргә каршы заговор планы төзи. Бурильщик Садрый, подпоркалар астына динамит кисәге куеп, А^әхмүтләр эшләгәндә забойны жимертергә тиеш була. Ләкин Садрый икеләнә. Ул «эшкә» эләгүдән курка. Күп тә үтми, бер вакыйга аның бу икеләнүен юкка чыгара.
Фәхрия ялгыз гына бүлмәдә керләр юганда, Садрый кереп аны кочакларга маташа. Ләкин шул чакта керләр күтәреп Мәрьям килә. Садрыйның «вакытсыз» йөргән бу хатынга ачуы чыга. Шул ачуын алу өчен ул Госман карт белән Мәрьямне «кызык» итә, ягъни Госман карт төнге сменадан кайтуга алар тора торган алачыкның ишеген тышкы яктан чыра белән ачып керә дә Мәрьям янында кунган булып күренә. Госман карт эшнең нәрсәдә икәнен аңламый, Мәрьямне куып чыгара. Нәкъ шул чакта Мәхмүт килеп кереп Садрыйга «кирәген бирә». Садрый үч алырга ярсып йөри башлый.
Большевикларга зур теләктәшлек күрсәтүче Н асрый Мәхмүтләргә каршы заговор оештырылуын белә, һәм шуны хәбәр итү өчен Фәхрия белән жәяүле юлдан шахтага төшеп китә. Ләкин алар өлгерә алмыйлар. Насрый белән Фәхрия Мәхмүтне эзләп йөргәндә, сводтагы көчле шартлау белән бергә забой җимерелеп төшә. Ярдәмгә килгән эшчеләр белән бергәләп Насрыйлар җимерекләр астыннан һуштан язган Мәхмүт, Сидоров, Кәримне чыгаралар.
Насрый шунда җыелган эшчеләргә заговорның алдан оештырылган булуы турында сөйли.
— Туктагыз, иптәшләр!—ди Сидоров. — Боларга кул пычратуның мәгънәсе юк. Эшне туктату вакыты җитте. Әгәр без һаман куркып торсак, бүген безне, иртәгә башкаларны забой белән бастырачаклар. Менә хәзерге көннән эш хакын арттыру һәм эш условиесен яхшыртуны требовать итеп, забастовка игълан итәргә кирәк».
Забастовкага чакырып гудок бирелә.
Шулай итеп, хикәянең сюжеты бер сыйныф кешеләре арасындагы— Насрый, Госман карт, Мәрьям белән Садрый арасындагы — мөнәсәбәткә корылган булса һәм ул Мәрьямнең суга батып үлүе белән тәмамланса, пьесада исә сюжет нигезендә ике антагонистик сыйныф — пролетариат белән буржуазия — арасын-дагы көрәш ята. Конфликт шушы ике сыйныф арасында туа. Ә Мәрьям белән Госман линиясе әсәрдәге төп конфликтны кискенләштерү, унай һәм кире образларны күбрәк ачу өчен хезмәт итә. Биредә инде чишелеш— забой җимерелү вакыйгалары — геройларны төшенкелеккә, өмстссзлеккә китерми, аларда кө
107
рәт пафосын көчәйтә генә. Эксплуа-таторларның. заговорлары эшчеләрнең тулып килгән ачуларын ташы- тып җибәрә.
Хәзер ике әсәр эчендә уртак образларны алып, алардагы аерманы күздән кичерик.
Хикәядә төп образ — Насрый. Ул социаль тип булуы белән әһәмиятле.
Насрый — көчле, эш сөючән, ту-рылыклы, үзенең иптәшләренә карата игътибарлы шахтер. «Хәрәм акча» алучы мулла кебек соры кортларны ул яратмый. Авыр эксплуатация астында изелүенә карамастан, ул үзендә иң кешелекле хисләрне саклап калган.
«Ир табигатьле» бу эшчегә ка- зармадагылар ихтирам белән карыйлар. Насрыйның кешелеклеге изелгәннәргә мөнәсәбәтендә бигрәк тә ачык чагыла. Садрый кебекләр тарафыннан мыскыллангап Мәрьямдә ул рух байлыгын күрә, аны ихтирам итә, «изге хатын» дип атый. ЛАәрьямнәрдән көлү вакыйгасын оештыруга да бердәнбер каршы төшүче — Насрый. Ш. Камал шушындый сайланган детальләр белән Насрыйда хезмәт кешесенең гуманистик олы җанлы табигатен бирә. Насрый кайвакыт атналар буе эчеп ята. Аның бу җитешсезлеге образ-ның әһәмиятен төшерми, киресенчә, капиталистик эксплуатациянең кешелеккә каршы баруын тагын да ачыграк сурәтли. Ул — социаль тигезсезлекнең ачысын җилкәсендә бик нык татыган хезмәт кешесе. Бу образда автор үзенең гуманистик карашларын үткәрә.
Ләкин хикәядәге төп образ булган Насрый изелгәннәрне яклап, кимсетүгә каршы чыкса да, аның протесты бик зәгыйфь, вакыйгаларга тәэсир итәрлек, тормышны үзгәртерлек түгел. Биредә демократ язучы Ш. Камал гуманизмының чикләнгәнлеге күренә.
Пьесада исә Насрый шактый башкачарак бирелә. Бу үзгәлек пьесаның төп идея эчтәлеге белән аңлатыла. Насрый — пролетариат партиясенә иң якын торган, аның карашларына иң зур теләктәшлек күрсәтүчеләрнең берсе. Мәхмүт аны «өлкән абыйсы» урынындагы кеше итеп карый. Насрыйның политик, сыйнфый аны шактый үскән, эшче халкының дошманы кем дә дусты кем икәнен ул бик ачык аера. Мул- ла, Гәрәй, Селивановка ул эшчеләр-нең канын эчүче дошман итеп карый. Урыны килгән саен аларның ерткычлыкларын фаш итә. «Гәрәйләр, Селивановлар барыбер якты көн күрсәтмиләр. Забойны чокы да чокы, көн дә чокы, төн дә чокы. Тамагың ач, өстең ялангач... Эх, бу яңак сөякләре нәрсәгә болай чыккан дисең». Автор монда бер җөмлә белән Насрыйның үткәнен ачыклап, аның хәзерге карашларының нигезен аңларга мөмкинлек бирә. «Шуннан соң, эх, мин әйтәм, җиңги, минем шул ничә еллар бурлакта йөрүләр безнең яшьлек заманнарны күмеп калдырырлармыни инде, дим? Шулай шул, дигән була. Дөрес әйткән шул»,—ди Насрый. Димәк, ул кече яшьтән үк крестьянлыктан аерылган, эшчеләргә якын барган. Ул тормышка аек күз белән карый ала. Дин сөременнән тәмам арынган. Ул мулладан гына түгел, алладан да өметен өзгән инде. Бу бигрәк тә мулланың вәгазе вакытында һәм аның шахтадан китү-китмәү мәсьәләсен тикшергәндә ачык күренә.
«М ә х м ү т: Әйтергә җиңел лә! Аллаһы тәбәрәкәнең үзенә кәйлә тоттырып забойга төшерәсе иде... Унике сәгать җир астында күмер киссен иде ул!
К ә р и м: Тирләр идеме?
Насрый: Ыштанын да салып ташлар иде. Что ты сделаешь!.. Без инде күнеккән халык, шулай да күлмәкне салып ыргытасың».
Җыеп әйткәндә, пьесадагы Насрыйның хикәядәге Насрыйдан аермасы шунда — аның сыйнфый аңы шактый үскән. Ул политик яктан сизгер эшче.
Хикәядә Госман карт белән Мәрьям үзәк урыннарны алып торалар. Госман карт—Ш. Камалның беренче иҗат чоры өчен характерлы образларның берсе. «Акчарлаклар» повестендагы Шәрәфине, Гарифны һ. б. ларны, «Бәхет эзләгәндә», «Чит илдә» әсәрләрендәге геройларны искә төшерик. Алар барысы
108
да сезонлы эшчеләр. Бөлгенлеккә төшкән миллионнарча крестьяннар кебек, алар, туган авылларын ташлап, шәһәргә, ярым ач, ярым хәерче эшчеләр армиясенә килеп кушылырга мәҗбүр булганнар. Шәрәфи карт еллар буе промыселларда эшләп тә акча җыя алмаган. Ләкин ул һаман әле авылга кайтудан өметен өзми. Госман картта да ярым пролетар кешенең психологиясе бик ачык чагыла. Ул, дүрт елдан бирле шахтада эшләсә дә, һаман әле авылга кайту, иген эше белән шөгыльләнү турында хыяллана. Беренче карашка аның бу теләге тормышка ашмас төсле түгел. Ул үзе дә моңа бик нык ышана. Картайган, алҗыган кеше булса да, тырышып эшли. Әмма хикәянең бөтен эчтәлеге, логикасы капиталистик җәмгыять шартларында көн-төн эшләп тә бәхет табу мөмкин түгел икәнен раслый. Госман белән Д1әрьямнең фаҗигале тормышлары — шуның ачык дәлиле.
Л1әрьямдә авыр тормыштан, изелүдән усалланган кешеләргә каршы торырлык көч юк. Сафлыкны, таби- гыйлекне үзенә туплаган бу хатын буржуаз җәмгыятьтә яши алмый, һәлак була.
.Мәрьям белән Госман карт — пьесада да, хикәядәге кебек үк, юаш, яхшы кешеләр. Ләкин биредә инде Госман карт авыл белән исәп- хисабын өзмәгән ярым пролетар түгел, Мәхмүтнең сүзләренә колак салучы, «руслар башлагач», алар- дан калмыйча забастовкага катнашырга хәзер торучы, эшче сыйныфының бердәмлеген аңлаган һәм шуңа теләктәшлек иткән кеше. Ул Хәлил, Габделхәйләрдән өстен тора. Госман карт биредә инде Мәрьям үлгәннән соң шахтаны ташлап китми. Чөнки биредә аны тормышка бәйләгән икенче нәрсә бар. Ул бәхетне шушы үзе эшләгән шахтада таба. Шәхси бәхетен кимерүче көчләргә каршы шахтада калып көрәшә ала.
Хикәядә, аз булса да, мулла образына урын бирелгән. Ләкин ул анда, эксплуататор буларак, ачылып житмәгән. Эшчеләр, әле ана кирәксез бер мәхлук итеп карасалар да, аның чын йөзен белмиләр. Мәрьямнең мулла хатынын яшьтәш дусты кебек якын күрүе, мулла хатынының моңлы итен сузып-сузып җырлап төннәр буе бала карап чыгуы ничектер укучыда муллага карата нәфрәт уятмый, аны кызгану хисе тудыра.
Пьесада инде мулланың чын йөзе тулы ачылган. Ул кешеләрне дин дип, алла дип, алдап, сыйнфый көрәш мәсьәләләреннән читкә борырга маташа. Аларны хуҗаларга баш иеп, хәзер никадәр читен булса да оҗмахта булачак рәхәтләр хакына түзәргә димли. Хуҗалар аңа эш хакы түлиләр. Диннең мулла өчен кәсеп кенә булуы биредә бигрәк тә ачык чагыла. Биредә инде мулланың хатыны да эксплуататор. Аныи баласын асрау хатын Мәликә карый.
Пьесада сакланган образларның хикәядән аерымлыгы гына да Шәриф Камалның художник буларак никадәр үсүен ачык күрсәтә. Ләкин пьеса бер үк образларның үстерелеп бирелүе белән генә чикләнми, пьесада алардан тыш күп кенә яна геройлар өстәлгән. Боларның иң әһәмнятлесе, әсәрдә төп урынны алып торганы—Мәхмүт. Ул физик көчле, рухи бай, сыйнфый аңы белән эшчеләрнең капиталистларга каршы көрәшен җитәкләрлек дәрәҗәгә күтәрелгән эшче. «Башкалар өч вагонетканы чак-чак тутырганда» дүртне кисеп ташлый ала торган «менә дигән забойщик» Мәхмүт батырлыгы, турылыгы, мораль сафлыгы белән эксплуататорларга каршы куела. Эшчеләр дә моның шулай икәнен күрәләр. «Гәрәй аңа расчет би-* рә икән, аның бер дә исе китми, менә дигән забойщик ич ул, теләсә кая аны эшкә алалар».
Ул изелгәннәрне яклый. Мәрьям, Мәликә кебек эшче хатын-кызларга Мәхмүт кеше итеп карый, аларны хөрмәтли. Садрый, Гәрәй кебек капитал ялчыларын кешегә санамый («Кешеләр белән кыйнашканым юк. Бары Садрыйга гына бер-икене тамыздым»). Мәхмүтнең хатын-кызга булган карашы Фәхриягә мөнәсәбәтендә бигрәк тә тулы гәүдәләнә. Ул Фәхрияне тирән мәхәббәт, олы хис белән ярата, матур семья тормышы төзергә омтыла.
109
Мәхмүт пролетариатны азат итү өчен көрәшкә җаны-тәне белән бирелгән. Эш шартларының начарлыгын, хезмәт хакының азлыгын Мәхмүт уңай урыны туры килгән саен эшчеләргә аңлата, шахтерларны забастовкага хәзерли.
Госман карт кебек эшчеләр за-бастовканың әһәмиятен, революцион көрәшнең чын эчтәлеген аңлап җитмиләр. Ләкин аларга да эшчеләрнең бердәмлек, туганлык хисе сеңгән. «Анысы, егетләр, бераз шикатливый мәсьәлә. Ну нишләмәк кирәк, руслар забастовка башлагач, без дә читтә калмабыз», — ди ул.
В. И. Ленин Толстой турындагы мәкаләләрендә 1905 елгы революциянең бер үзенчәлеге итеп анда революциянең асылын аңлап җитмәгән эшчеләрнең дә катнашуларын күрсәткән иде. Бу урында да нәкъ шул момент күзгә чалына.
Мәхмүттә автор пролетариат гу-манизмын гәүдәләндерә. Ул татар эшчеләре арасында революцион эшне рус пролетариатының алдынгы вәкиле булган Башилов һәм Сидоров җитәкчелегендә алып бара. Сүз уңаенда әйтеп китик: пьесаның башыннан азагына кадәр эшче сыйныфының бердәмлеге, туганлыгы фикере үткәрелә. Ш. Камал аны кечкенә генә детальләр белән, мәсәлән, Мәхмүтләрне судка бирү, забастовка игълан итү кебек вакыйгаларында, оста итеп әсәрнең буен- нан-буена уздыра.
Башилов—шахтадагы эшчеләрнең эксплуататорларга каршы көрәшләренә юнәлеш биреп торучы большевик. Ул әсәрдә эпизодик рәвештә аз гына күренеп китсә дә, Мәхмүт, Сидоров эшчәнлегендә без аның җитәкчелеген һәрвакыт сизеп торабыз.
Пьесада тагын бер образ, Фәхрия образы бар. Ул эшкә булган, сүзгә оста, төскә чибәр чая бер кыз. Ул үзен хокуксыз итеп, башкалардан ким итеп сизми. Ирләр белән кулга- кул тотынып үзенә кешелек бәхете алу өчен көрәшә. Аңарда Гәрәйләргә каршы тора алырлык мораль өстенлек һәхМ физик көч бар. Фәхрия — сыйныф буларак оешып килә торган татар пролетариатының хатын-кыз вәкиле. Алар Мәхмүт белән яңача мөнәсәбәткә — дуслык, мәхәббәт, ихтирамга корылган яңа семья төзергә омтылалар. Әсәрнең барышы алариың җиңеп чыгачагына ышандыра.
Пьесада эксплуататор сыйныф вә-килләре дә өстәлгән. Алардан бигрәк тә Гәрәй образына зур урын бирелгән. Гәрәй —десятник, эшче аристократиясе вәкиле. Ул үзенең көндәлек эшендә шахтерлар белән очраша һәм сыйнфый көрәш пьесада Гәрәй белән эшчеләр арасында барган бәрелеш аша гәүдәләнә. Ул үзенең мораль түбәнлеге, эгоистлыгы белән Мәхмүткә каршы куела, бәрелешләрдә Л1әхмүт һәрвакыт өстен чыга. Гәрәй Фәхрияне юмалап яки көч белән үзенә алырга тели. Булдыра алмый. Мәхмүтне судка бир мәкче була — барып чыкмый. Актыгында Мәхмүткә каршы заговор төзи — җиңелә. Пьесада болардан тыш Мәликә, Иванов, Гобәй, Мифтах, Селиванов, Карл Петрович бар Аларга аерым-аерым тукталмастаи, шуны гына әйтергә мөмкин: Мәликә — мулланың эксплуататор йөзен ачу өчен, Иванов, Мифтах, Гобәйләр— революцион көрәшнең эшчеләр массасына җәелүен күрсәтү өчен кирәк. Селиванов белән Карл Петрович эксплуататорлар буларак кертелгәннәр.
Ш. Камал «Козгыннар оясында» пьесасын сәхнәгә кую уңае белән язган бер мәкаләсендә болай дигән иде:
««Козгыннар оясында» дигән хикәяне мин моннан 20 еллар элек матур әдәбият өлкәсенә аяк басуымның башлангыч чорында язган идем. Әдәби тәҗрибәм бик аз, сәяси белемем бик чамалы иде ул чагында... Шуңа күрә хикәя күп яктан аксау- лы чыкты... Бигрәк тә монда ныклы сәяси нигез, кискен сыйнфый ачыклык шәүләләнә алмады».
Большевик язучы булып үсеп җиткән Ш. Камал, үзенең әсәренә сыйнфый ачыклык кертү өчен, капитализм эксплуатациясенең авырлыгын тулы итеп сурәтләү белән генә чикләнмәгән, шахтерларның бәхет өчен көрәшүләрен тулы күз алдына китерү өчен яңа образларны өстәгән.
110
Ш. Камалның хикәядә куйган беренче проблемасы капиталистик стройда хезмәт ияләренең бәхете мәсьәләсе.
Ш. Камалның революциягә кадәрге язылган күп әсәрләренә бу нәрсә хас. Аның уңай геройлары бәхеткә үз кул көчләре белән ирешергә омтылалар.
Ә пьесада исә төп проблема булып эшчеләр сыйныфының большевиклар партиясе җитәкчелегендә капиталистларга каршы революцион көрәшкә күтәрелүе тора. Пьесаның бөтен эчтәлеге һәм төзелеш формасы шушы проблеманы чишүгә юнәлдерелгән. Хәтта әсәрләрнең исемнәре дә яңгырашлары ягыннан бер-төсле булсалар да, әсәрләрнең төп идея эчтәлеген ачуга буйсындырылып, икесенә ике төрле мәгънә салынган. Хикәядә «Козгыннар оясы» дип эшчеләр яши торган казармага әйтәләр. Ягъни бу исем эшчеләр яши торган шартларның эч өзгеч авыр, жан өшеткеч шыксыз, ямьсез булуын күрсәтә. «Бу казарманың ишеген ачкач ук, ни өчендер, һәркем үзендә сүз белән аңлатуы мөмкин булмаган бер күңелсезлек сизә иде. Күрше казармада торучылар бу казармага «Козгыннар оясы» дип әйтә иделәр». Ә инде пьесада исә бу сүзләрне автор болай аңлата: «Директоры да шул инде аның, бер ояның козгыннары. Анысы инде аның ата козгын». Димәк, монда ояның формасы түгел, ояда яшәүче козгыннарның ерткычлыгы алынган.
Хикәядә куелган икенче проблема — гуманизм проблемасы. Насрый образы аша автор үзенең гуманистик идеяләрен үткәрә. Ләкин бу гуманизм чикләнгән, пассив гуманизм. Ягъни үз эченә революцион көрәшне алмый. Автор, авыр тормышны күрсәтеп, хезмәт ияләренә карата кызгану хисе уятырга тели.
Пьесада да Ш. Камал гуманизм идеяләрен үткәрә. Ләкин Мәхмүт, Фәхрия, Сидоровларның гуманистик сыйфатлары хикәядәге Пасрыйны- кыннаи бик нык аерыла. Мәхмүт биредә инде Мәрьям, Мәликә, Госман карт кебек капитал тырнагы астында изелүчеләрне яклап кына калмый, сыйнфый дошманнарга каршы аяусыз көрәшә. Бу инде революцион гуманизм.
Хикәядә тагын капитализм шарт- л арында ха ты и - кызл а р и ы ң хоку к- сызлыгы мәсьәләсе куелган. Ш. Камалның революциягә кадәрге П/КЗ- тында хатын-кызларның авыр язмышын, хокуксызлыгыи сурәтләү гомумән характерлы. «Сулган гөл», «Бәхет эзләгәндә», «Тормыш көе» кебек хикәяләрендә һәм публицистик мә-каләләрендә ул капитализм шартларында дин изүе һәм авыр тормыш кочагында яшәгән хатын-кызларның вакытсыз шиңүен, күңелсез, караңгы тормышларын сурәтли. Алар бик сирәк очракларда гына үзләренең яклаучыларын табалар. Күбесе, Мәрьям кебек, социаль тигезсезлек шартларында һәлак булалар. Язучы әле ул чакта, гомумән, хезмәт кешесенең бәхеткә ирешү юлын күрсәтмәгән кебек, хатын-кызларның да азат ителү мәсьәләсен дөрес чишә алмый.
Пьесада бу мәсьәлә бөтенләй якача чишелә. Хатын-кыз проблемасы, хатын-кыз азатлыгы өчен көрәш пролетариатның азатлык өчен көрәшенең бер кисәге. Пролетариат капиталдан азат булмый торып, хатын-кыз да азат булмаячак. Фәхрия үзенең язмышын революционер Мәхмүт белән бәйли. Шунда ук семья мәсьәләсе дә керә. Хикәядә семья жимерелә, пьесада Мәхмүт белән Фәхриянең матур семья корачакла- рыиа укучы ышанып кала.
Димәк, ике әсәрдә (пьеса белән хикәядә) куелган һәм чишелгән проблемаларның аермаларын күрсәтә торган төп фактор — пролетариатның сыйнфый көрәше.
Димәк, пьесада бу проблемаларны Ш. Камал пролетариатның революцион көрәше югарылыгыннан торып чишә, ә хикәядә әле бу нәрсәгә ирешә алмый. Чөнки Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр Ш. Камал демократик позициядә тора, демократик идеаллар белән чикләнеп, пролетариатның тарихи ролен аңлау дәрәҗәсенә ирешмәгән була.
Ш. Камал, Горький төсле үк, капиталистик чынбарлыкның вәхшилеген, хезмәт кешесенең гуманистик табигатен дөрес чагылдырган. «Козгыннар оясында» хикәясенең геройлары Горьки йның Канава левларына, Кубалдаларына якын торалар. Ләкин «Козгыннар оясында» хикәясендә сурәтләнгән вакыйгаларның социаль эчтәлеге ачылмаган, тормыш күренешләре тенденциоз яктыртылмаган.
Бөек Октябрь социалистик революциясе Ш. Камалга марксизм-ленинизм тәгълиматын өйрәнергә, большевик язучы булып үсеп китәргә мөмкинлек бирде. Ш. Камал революциядән соң «Козгыннар оя-сында» хикәясенең нигезенә салынган материалны пролетариат позициясендә торып яктыртты. 1930 елда язылган «Козгыннар оясында» пьесасы шул исемдәге хикәянең сәхнәләштерелгән варианты гына түгел. Сюжеты, образлар системасы, проблемаларының чишелеше белән хикәядән аерым өр-яңа әсәр. Бу хәл Ш. Камалның социалистик реализм методын үзләштерүен күрсәтүче ачык дәлил булып тора.
1