Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОРФОГРАФИЯНЕ ФӘННИ НИГЕЗГӘ КОРЫРГА

Н. ФӘТТӘХОВ
Редактор

II. В. Сталинның тел турындагы даһи хезмәтләре басылып чыккач, татар теленең хәзерге көндәге орфографиясен төзәтү кирәклеге турындагы фикер тагын да көчәйде, һәм татар совет шагыйре Шәйхи Маннур нәкъ шул вакытта «Совет әдәбияты» журналында (1951 ел, № 5) шушы мәсьәләне күтәреп чыкты. Әйтергә кирәк, Ш. Маннурның бу мәкаләсен яшьләр, бигрәк тә югары уку йорты студентлары, бик кызыксынып каршы алдылар.
Татар орфографиясенең төп жи- тешсезлеге *]•: һәм < г» фонемалары өчен алфавитта аерым хәрефләр булмауга кайтып кала — бу жи- тешсезлек һичшиксез бетерелергә тиеш.
Шулай ук «ж» хәрефе кулланышының бик чикләнгән булуы да фәнни яктан берничек тә аклана алм ый.
«Җ» авазы — татар теле өчен хас аваз. Доцент Л. Җәләй үзенең «Татар диалектологиясе» исемле китабында (Татгосиздат, 1947 ел, 132 бит) урта диалектның төп үзенчәлекләреннән берсе итеп «җләште- рү»не күрсәтә, ягъни бу — урта диалектта «ж» авазы бик актив кулланыла дигән сүз. Ә татар әдәби теле урта диалектка нигезләнә. Шулай булгач, «ж» авазы әдәби теллә дә тулысынча үзенең чагылышын табарга тиеш. Ләкин орфографиядә эш бөтенләй башкача: «ж» белән әйтелә торган күп кенә сүзләрдә без «е», «я», «ю» язабыз. Мәктәп грамматикасында сүз башында «ж» хәрефе язарга рөхсәт ителә торган бары ике генә очрак калдырыла, һәм «ж» белән әйтелә торган берәр сүз, шушы ике кагыйдәгә туры килмәсә һәм искәрмәдәге сүзләр рәтендә булмаса, те- лисеңме-теләм исеңме, бозып язылырга тиеш. Мәсәлән, телдә дә, әдәбиятта да еш кулланыла торган «җылау» сүзе бар. Без шушы сүзне орфографик кагыйдә буенча «елау» дип язабыз. «Җылау»ны «елауяга әйләндергәч, сүзнең бөтен тулылыгы, гүзәллеге, музыкальлеге югала.
Моннан берничә еллар элек, әле күптән түгел генә, «җыр», «җырлау» кебек сүзләр дә «ер», «ерлау» дип языла иде. Орфография төзүчеләр, күрәсең, бу кадәр ясалмалык бик үк килешеп бетмәс, дип уйлаганнардыр, һәм хәзер бу сүзләр әйтелгәнчә язылалар. Ләкин мондый язы-лышка ирешә алмаган сүзләр әле бик күп. Менә орфографик сүзлектән (Татгосиздат, 1948 ел, 201 бит. Төзүчеләре — X. Хисмәтуллин, М. Гыймадисв) күчереп алынган берничә сүз: егет, еру, ерту, егерме, егәр, елан, елга, елек, ете (жете кызыл), юләр, юньсез һ. б.
Бу сүзләрне аерым алып караганда, башта кайберләренә карата алариың татар сүземе, түгелме икәненә шик туарга мөмкин. Мәсәлән, «елек» сүзе. Әллә татар чынлап та «елек» дип сөйлиме? Нигә «җелек.» түгел дә, нигә «елек» ул?
Үз вакытында Н. Я. Марр карашларына теләктәшлек күрсәткән телчеләрнең кайберләре, «к», «F» авазларына каныккан кебек үк, «ж» авазын да «юк итү» юлын тоттылар. Аларча, «ж» бетүгә бара торган аваз, җитмәсә, ул бик аз телләрдә генә сакланып калган. Нигә безгә «тарих музеена бирелергә» тиешле нәрсә белән шөгыльләнеп торырга? Бетерергә кирәк! Һәм, күргәнебезчә, алар тел өлкәсендәге бу көрәштә зур гына «җиңүләргә» дә өлгәште- ләр.
Доцент Л. Җәләй үзенең шул ук «Татар диалектологиясе» дигән китабында «ж» турында менә нәрсә язды: «Татар әдәби теленең совет шартларындагы нормалаштырылуында да «җ» авазын чикләү, анын хисабына яй ие активлаштыру принцибы алга сөрелә», һәм тагын да бераз астарак: «Хәзерге татар теленең үсеш юнәлешенә караганда, «й> авазының яшәү сәләте «җ»некеннән

көчлерәк, чынлыкта да шулай булырга тиеш, чөнки «җ» фонемасы — бик аз телләргә генә хас аффрикат (кушма тартык) ул» (101 бит). Бу урында аңлатып торуның кирәге юк, ахры, болай да барысы да ачык.
Орфография кагыйдәләрендә «вакыт», «Вәли», «Дәвер» кебек сүзләрдәге «в» авазына карата да үзгәртү кертелергә тиеш. Рустагы теш- ирен белән әйтелә торган «в» авазы татарның үз сүзләрендә түгел, бәлки рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланыла (вагон, паровоз). Шуңа күрә «ауыл», «дауыл» кебек сүзләрдә «в» хәрефе куллану (авыл, давыл) мәктәп баласы өчен өстәмә кыенлыклар тудыра.
Ш. Маннур үзенең мәкаләсендә кайбер ярдәмче фигыльләрне төп фигыльгә кушып язу мәсьәләсен күтәрә. Аның фикеренә кушылып, без дә «бара иде», «ала алмадым» кебек сүзләр бер-беренә кушылып язылырга тиеш дип карыйбыз. «Иде», «алмадым» шикелле ярдәмче сүзләрне кыскартып язган чакта орфография, һичшиксез, җанлы сөйләм теленә тагын да якыная тешәр, һәм язу да җыйнакланыр иде. Чыннан да, «ала алмадым» дип язганда сүзләр бик кытыршы чыга, «ал» иҗекләре бер-бер артлы кабатланып килә, болай кабатлану исә бик ямьсез яңгырый. «Алалмадым» дип язган вакытта, ярдәмче фигыль бөтенләй үзгәрә. Ул инде ярдәмче фигыль дә түгел, ә кушымчага әйләнеп бара. Ә бит кушымчалар, гадәттә, һәрвакытта да төп сүзгә кушылып язылалар.
Ләкин «алып килде» урынына «апкилде» дип язарга дигән тәкъдим белән һич тә килешеп булмый. Ярдәмче фигыльләр һәрбер очракта да йотылып әйтелми. «Апкилде» дигән вакытта ярдәмче фигыль йотылмый, киресенчә, төп фигыль кыска-ра, чөнки монда сузык авазлар янәшә килми — йотылу өчен уңай шартлар юк.
Гомумән, сүзләрне кушып язу һәрвакытта да үзен аклый алмый.
Кушыла торган сүзләр мәсьәләсен яңадан карап чыгарга кирәк. Бездә хәзер сүзләрне кушып язу белән бик нык мавыгу күренә. Мәсәлән, русча «детство» сүзенең тәрҗемәсе — «бала чак»ны кушып язалар («балачак»). Әгәр «егет чак», «яшь чак», «студент чак», «кыз чак» дисәң, ничек языла соң? Аерым. Аннары, «шулкадәр (русча: столько) ди-гән сүз бергә языла, ә шул ук мәгънәдәге «шул чаклы», «шул хәтле», «шул тикле», «бу кадәр», «бу тикле», «бу хәтле» кебек сүзләр аерым языла. Күренеп тора, сүзләр-не аерым яки кушып язуда билгеле бер система юк. Ә «Совет Татарстаны» газетасы «тимер юлчы» (же-лезнодорожник) сүзен дә «тимерь- юлчы» дип бергә кушып яза башлады. 11 дән алып 19 га кадәр булган саннар да, сүз белән язылганда, аерым язылырга тиеш, чөнки «унбер... унбиш...» дип кушып язу бернинди кагыйдәгә дә туры килми. Әгәр «унбер» дип кушып язабыз икән, 21 не дә «егермебер» дип, 45 не дә «кырыкбиш» дип кушып язарга кирәк булып чыга.
Безнең орфография, нигездә, фонетик системага корылган. Ләкин чит телләрдән кергән сүзләрдә бу принцип әле тулысынча сакланмый, чит телләрдән ' кергән сүзләрнең кайберләре үзләрендә ничек языла торган булсалар, татар телендә дә шулай язылалар. Бу — татар теленең эчке законнары белән исәпләшмәү булып чыга. Мәсәлән, «сәлам», «хәтта», «җәфа», «җәза», «Рәйхан» кебек сүзләр, бездәге сингармонизм законнарына буйсындырылып, телдә әйтелгәнчә— «сәләм», «хәттә», «җа- за», «Райхан» дип язылырга тиеш;
Хәзерге вакытта татар әдәби теленең орфографиясе тел үсеше таләпләренә тулысынча җавап бирми. Орфография кагыйдәләрен яңадан карарга, яңа төзәтмәләр белән тулыландырырга, дөресләргә кирәк. Төзәтелгән орфография киң җәмәгатьчелек тарафыннан тикшерел-гәннән соң гына расланырга тиеш.