Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУШЫМЧАЛАР ҺӘМ КУШМА СҮЗЛӘР ЯЗЫЛЫШЫ


Филология фәннәре кандидаты, доцент, СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы өлкән гыйльми сотруднигы

Рус графикасы нигезендәге яңа татар алфавиты һәм орфографиясенең гамәлгә куелуына 15 елга якын вакыт узып килә. Шул аралык эчендә бу язу киң практикада бик нык сыналды һәм, һичшиксез, үзенең уңышлы яклары белән танылды.
Ләкин бу анда, бигрәк тә аның орфографиясендә, кимчелекләр бер дә юк дигән сүз түгел, әлбәттә. Принципиаль төстә үк булмасалар да, бу орфографиябезнең шулай ук төзәтмәләр кертүне, аныклауны, яхшыртуны сорый торган урыннары бар. Мин монда шундый моментларның ике төренә тукталып үтәргә булдым.
Беренчедән, безнең орфографиябездә сүзгә кушымчалар ялгап язу кагыйдәләре буенча шактый читен очраклар бар.
Бездә сүзгә я калын, я нечкә ку-шымчалар гына ялганып язылалар: тамыры һәм нигезе белән тоташынча нечкә әйтелешле сүзләргә, шулай ук ль, ия, ие кисәкчекләренә беткән сүзләргә бер үк кушымчаларның нечкә вариантлары гына ялгана; шулардан башка очракларда, ягъни тоташынча калын әйтелешле һәм, теге өч кисәкчеккә бетмәгән хәлдә, калын-нечкә аралаш әйтелешле сүзләргә кушымчаларның калын вариантлары ялганып язылалар. Кагыйдә — менә шул.
Бу кагыйдә өч очракны яхшы ук аныклый: тоташынча нечкә әйтелешле һәм, теләсә ничек әйтелсәләр дә, ль, ия, ие кисәкчекләренә беткән сүзләргә нечкә кушымча, ә тоташынча калын әйтелешле сүзләргә калын кушымча ялганып язылырга тиеш була. Ләкин кушымчалар орфографиясе моның белән генә хәл ителә алмый.
Безнең хәзерге әдәби телебездә ль, ия, ие кисәкчекләренә бетмәгән хәлдә калын-нечкә аралаш • әйтелә торган сүзләр дә күп. Мәсәлән, секретарь, промышленность, библиотека, мөлайем, и<с / ир, тсбигэт һ. б. Орфография төзүчеләр мондый очракны тулысынча ачыклап җиткермәгәннәр. Бигрәк тә нечкә авазларга беткән сүзләргә һәм, гомумән, калын-нечкә авазлар катнашында әйтелә торган сүзләргә («промышленность, библиотека, мөлайем» һ. б.) калын яки нечкә кушымча ялгап язу кирәклеге тиешенчә ачыкланмаган.
Безнеңчә, мондый тип сүзләргә караган кагыйдә аерым рәвештә формалаштырылырга тиеш. Чөнки бу төрдәге сүзләр бездә күп һәм һаман арта баралар. Алар, татар теленә бүтән системалардагы телләрдән кергән я шуннан алынган сүзләр булып, татар телендәге сингармония законына буйсынмыйлар, калын, нечкә авазлар аралаш яки катнаш әйтеләләр. Мәсәлән, часть, промышленность, асфальт, итпш- бар, индивидуаль, библиотека, нормаль, роль һ. б.
Безнең күзәтүләребез бу төрдәге сүзләргә дә калын я нечкә кушымча ялгап язуны кагыйдәләште- рергә мөмкин булуын күрсәттеләр. Алар соңгы авазлары я иҗекләре нечкә әйтелү яки составларында нечкә авазлар күпчелек тәшкил итү (хәтта нечкә авазга бетмәсәләр дә) буенча нечкә кушымчалар ялгап язылу юнәлешендә (мәсәлән: частька - частена, рольгә—роленә, секретаре— секретарена, индивидуальлек, мөла- йемлек, шат иргә—uiar ирдән, табн- кәттә —табигәттән һ. б.), ә соңгы авазлары яки иҗекләре калын әйтелү, яисә составларындагы авазла-рының күпчелеге калын булулары (хәтта нечкә авазларга бетсәләр дә) буенча калын кушымчалар ялгап язу юнәлешендә кагыйдәләштере- лергә мөмкин (мәсәлән, асфальттан, промышленностька, библиотекадан һ. б.).

1)7
Шул нигезләргә туры килми торган сүзләр, аерым-аерым тикшерүдән, эксперименттан үткәрелеп, тиешле кушымча белән орфография сүзлегенә кертелерләр.
Икенче мәсьәлә — кушма сүзләр орфографиясе. Монда да күп кенә чатаклыклар һәм аңлашылмаулар бар. Бу мәсьәлә буенча орфография китабында төп өч төрле кагыйдә, бер искәрмә һәм бер чыгарма бирелгән.
Беренче кагыйдә: «Яңа бер төшенчәне белдерү өчен ике яки берничә сүздән кушылып ясалган сүзләр бергә язылалар». Шуннан соң турыдан-туры кушылып языла торган сүзләр һәм сызыкча, сызык аркылы кушылып язылырга тиешле кушма сүзләр, сүз төркемнәре (ялгызлык, күмәклек исемнәр, кушма саннар, алмашлык, ярдәмлек, сыйфатлар) беркадәр саналып күрсәтеләләр. Бу кагыйдә буенча бары тик алмашлыкларның, саннарның, кыскартылма сүзләрнең куш һәм кабат- лаулы кушмаларның кушылып язылулары гына аныкланган дияргә була. Бүтән төрле кушма сүзләргә карата, «соңгысы тартым кушымчасы белән килгән сүзләрдән төзелгән кушма исемнәр аерым язылалар» (мәсәлән, Кабан күле һ. б.) дигән искәрмәдән башка, бертөрле аныклау, чикләү дә юк. Бу исә — мисалларда бирелмәгән күп кенә сүзләрне кушып та, аерым да язарга юл калдырылган дигән сүз. Мәсәлән, туңга сөрү, баштан аяк, бөтен халык, гомум халык, көн аралаш кебек сүз тезмәләрен кушып я аерып язу өчен монда бертөрле күрсәтмә дә юк.
Шунлыктан булырга кирәк, соңгы елларда сүз тезмәсе рәвешендәге төзелмәләрне кушып я аерып язу буенча безнең язу практикабызда шактый төрлелекләр, буталулар күзгә ташлана башлады. Кайберәүләр хәтта тел белеме, аяк үрә, теләсә нинди, яулап алу кебек сүз тезмәләрен дә кушып язу юлына кереп баралар. Икенчеләре исә яланбаш, ялан аяк, ялан кул кебек кушмаларны да, орфография кагыйдәләрендә кушып язарга мисал итеп бирелүләренә карамастан, аерым язу теләге күрсәтәләр. Мода, әлбәт-тә, язучыдан да бигрәк, һичшиксез, кушма сүзләрне язу кагыйдәсендәге аныксызлык гаепле.
Чыннан да, татар телендә кушма сүзләрне дөрес язу кагыйдәсен аныкларга, чикләргә мөмкинлек бармы? — Бар, әлбәттә.
Ләкин моның өчен беренче чиратта кушма сүз төшенчәсенең үзен аныклап куярга кирәк. Хәзергә чаклы аңа мәгънә ягыннан билгеләмә бирү белән чикләнеп киленде: бер төшенчә белдерү өчен ике яки берничә сүздән кушылып ясалган яңа сүз кушма сүз була, дип аңлату белән чикләнелде, һәм шундый сүзләр, ка гы йдәдә н а ңл а ш ы л га и ч а, ту р ы- дан-туры яки сызыкча, я сызык аркылы кушылып язылырга тиеш булалар.
Дөрес, кушма сүз, ике яки берничә сүздән төзелгән булса да, бер төшенчә белдерергә тиеш. Ләкин шул ук ике я берничә сүздән ясалган кушмалар фонетик я грамматик төзелешләре, я күренешләре ягыннан бер төрдә генә түгел, алар байтак төрлелекләрне чагылдыралар. Шунлыктан аларның язылулары да чынбарлыкларына лаеклы итеп ка- гыйдәләштерелергә тиеш.
Бездә, гадәттә, кушма сүз дип йөртелә торган төзелмәләрнең ике тибы шактый ачык аерыла: 1) составларындагы аерым сүзләре азмы- күпме фонетик, грамматик үзгәрешкә дучар булган кушмалар (мәсә-лән, алабуга, Сарбай, көнчыгыш, табагач, быел, бүген, берсекөн, драмтүгәрәк һ. б.); 2) составла^ рындагы аерым сүзләре үз аерымлыкларын тулысынча саклап тора алган кушмалар (сүз тезмәсе рәвешендәге кушмалар).
Кушма сүзләрне язу кагыйдәсе беренче тип кушмаларны тулысыңча эченә ала һәм бу күләмдә ул кагыйдә бәхәссез. Икенче типтагы төзелмәләрне исә ул кагыйдә өлешчә генә эченә ала.
Мәгълүм ки, бу икенче тип ике төрле юл белән төзелгән кушма сүзләрне — сүз тезмәләрен берләштерә: тезү юлы белән төзелгән төзелмәләрне (кош-корт, элә-чала, тиз- тиз, берән-сәрән, абыныр-абынмас.

118
бара-бара, физика-математика Һ. б. шундыйларны); ияртү юлы белән төзелгәннәрне (Кабан күле, кара бодай, туңга сөрү, яулап алу, халыкара, бертавыштан, тиле бәрән орлыгы һ. б.).
Менә бу соңгы төрдәге, ягъни ияртү юлы белән төзелгән төзелмәләрне кушып яки аерып язу буенча безнең кагыйдәбез бөтенләй аныкланмаган. Бүгенге язу практикабызда исә бу төзелмәләрнең күбесен кушып язуга таба юнәлеш алын-ганлык сизелә: бөтенхалык, бөтенсоюз, гомумхалык, баштанаяк, унике, уналты, карабодай рәвешендә язулар киң практикага кереп баргандай күренә. Ләкин бу төрдәге төзелмәләрнең кайсыларын кушып, кайсыларын аерым язу бездә бө-тенләй диярлек кагыйдәләштерел- мәгәп. Бары, бер үк составтагы сүзләрнең соңгысы тартым кушымчасы белән булган кушмалар аерылып язылалар, дигән искәрмә генә безгә ■билгеле. Шушыннан башкаларын ничек язу, кагыйдәдән аңлашылуынча, ирекле булып кала.
Ләкин моның алай ирекле булып калдырылуы мөмкин түгел. Аны ка- гыйдәләштерергә кирәк. Безнең уебызча, мондый төрдәге төзелмәләр (кушмалар, сүз тезмәләре), нигездә, аерым язылу юнәлешендә кагый- дәләштерелергә тиешләр. Мәсәлән, гомум халык (гомум халык теле), бөтен дөнья (бөтен дөнья прогрессив көчләре).
Дөрес, бу төрдәге төзелмәләр арасында традициягә бик күптән кушма булып кергән (мәсәлән: аккош, Актырнак), я башка сәбәпләр буенча тоташ язылырга тиешлеге бәхәссез булырдайлары да та-былыр (мәсәлән: көнкүреш, берүк, яисә). Д!ондый сүзләр шулай ук ка- гыйдәләштерелерләр. Теге һәм бу тармакның берсенә дә туры килми торган кушмалар — сүз тезмәләре, аерым-аерым нык тикшерелеп, ту- рыдан-туры орфография сүзлегенә теркәлерләр.
Шул юллар, чаралар белән кушма сүз термины астында йөри торган сүз тезмәләренең—язу практикасындагы буталуларына, кирәксез төрлелекләренә чик куярга яки андагы чатаклыкларны бик нык азайтырга мөмкин.