Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Январь аенда иҗат секцияләренең отчет- сайлау җыелышлары булып узды. Секция җитәкчеләре, еллык эшләнгән эшкә йомгак ясап, докладлар белән чыктылар, яңа бюролар сайланды.
* 18 январьда балалар әдәбияты секциясенең отчет-сайлау җыелышы булып үтте. Җыелышта секция җитәкчесе Г.’ Латыйп секция бюросының еллык эше турында доклад ясады.
Докладчы балалар әдәбияты өлкәсендә берникадәр уңышлар булуын билгеләү белән бергә, балалар өчен языла • торган әсәрләрнең, сан һәм сыйфат ягыннан канәгатьләнерлек булмавын, балалар сәхнәсе өчен язылган әсәрләрнең юк дәрәҗәсендә аз булуын, балалар әдәбиятына караган тәнкыйть мәкаләләренең бик өстән-өстән генә язылуын әйтеп үтте.
Доклад буенча фикер алышуларда, М. Әмир, А. Әхмәт, Г. Лотфи, Җ. Тэр- җеманов, М. Хөсәен, Ш. Мөдәррис, Ә. Юнус, А. Кәли һәм башкалар катнаштылар.
Секциянең яңа бюро составына Г. Гобәй, Г. Латыйп һәм Җ. Тәрҗеманов иптәшләр сайланды.
** 20 январьда шагыйрьләр секциясе отчет-сайлау җыелышы үткәрде. 1953 елның поэтик йомгаклары турында Г. Ахунов чыгыш ясады/ Секциянең узган елгы эше турында шагыйрь С. Хәким сөйләде.
Докладчылар, узган елда безнең поэзия өлкәсендә иң шатлыклы вакыйга итеп, ге- рой-шагыйрь Муса Җәлилнең ялкынлы шигырьләре басылып чыгуны билгеләп уздылар.
Узган елда шагыйрь Ш. Маннурның нефтьчеләр турында циклы, яшь шагыйрь И. * Юзеевнең «Тормыш җиңә» исемле поэмасы, С. Хәким, 3. Мансур, М. Мөнир, М. Хөсәен, Ш. Галиев һәм Р. Гәрәйнең кайбер шигырьләре, 3. Нуриның, Г. Хуҗиның. *Ш. Мөдәрриснең поэмадан өзекләре уңай яктан телгә алынды.
Узган елгы поэзиядә авыл кешеләре, нефтьчеләр тормышы, мораль-этик мәсьәләләр, тынычлык өчен көрәш һ. б. күп кенә темалар үзләренең яңача чагылышын тапты.
С. Батталның «Новый мир» журналында русча басылган «Олы юл буйлап» поэмасының (бүлекләр) үзәк матбугатта яхшы бәя алуы — шулай ук күңелле факт.
Сатира жанрында да үсеш сизелә. Ш. Мөдәрриснең «Чаян» конкурсында бүләк алган «Янки базары яхут яңадан-яңа кисек баш» поэмасы Америка империализмының ерткычлыгын, ике йөзлелеген үткен фаш итә. Ә. Исхакның, Ә. Давыдовның, С. Батталның шигырьләрендә дә сатирик үткенлек бар.
Докладчы һәм фикер алышуда катнашучы С. Баттал, И. Нуруллин, Ә. Давыдов, Ш. Мөдәррис, М. Мөнир һ. б. иптәшләр поэзиядәге уңай яклар белән беррәттән, бик күп җитешсезлекләр булуын да күрсәттеләр. «Совет әдәбияты», «Чаян», «Совет Татарстаны» һәм «Яшь Сталинчы» битләрендә тонык, төссез, шаблон шигырьләр күп басыла. Шагыйрьләр тормышка актив катнашмыйлар, күбесенчә кабинеттан то-рып язалар. Лирика саекты; чын мәгънәсендәге пафослы, көчле гражданлык хисе белән сугарылган публицистик шигырьләр күренми, аларны шалтыравык риторика алыштыра.
Шулай да фикер алышулар кайнар бә-хәсләргә кадәр күтәрелә алмады. Шагыйрь-ләрнең фикер алышуда гомумирәк сүз сөй-ләүләре аларның поэзия әсәрләрен системалы рәвештә укымауларын, бер-берсенеи әсәрләрен начар белүләрен күрсәтте. Кайбер шагыйрьләрнең чыгышында үз әсәрләрен тәнкыйтьтән сакларга тырышу тенденциясе сизелде.
Яңа бюро составына: С. Хәким, Ә. Исхак, Ш. Мөдәррис, 3. Нури иптәшләр сайланды.
МУСА ҖӘЛИЛ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ
26 январьда Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры бинасында герой- шагыйрь Муса Җәлилнең фашистлар төрмәсендә батырларча һәлак булуына 10 ел тулуга багышланган зур кичә уздырылды.
Сәгать кичке җиде. Театрның тамаша залы халык белән тулы. Каршыда — патриот шагыйрьнең рәсеме. Татарстан совет язучылары Союзы председателе Г. Бәши- ров кичәне ача. Президиумда шагыйрьнең, тормыш иптәше Әминә ханым Сәйфуллина- Җәлилованың күренүен зал көчле алкыш- лар белән каршылый. Партия-совет җәмәгатьчелеге вәкилләре, хезмәт батырлары, күренекле сәнгать эшлсклсләре президиум да урын алалар. Алар арасында Москва кунаклары да бар.
Патриот шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында Г. Кашшаф доклад ясады. Аннары Москва язучылары союзы исеменнән язучы Ю. Корольков чыкты.
«Кадерле иптәшләр,—диде Ю. Корольков.— Бүген без татар халкының күренекле шагыйре Муса Җәлилнең геройларча һәлак булу датасын билгеләп узабыз. Моннан ун ел элек коммунист шагыйрьнең кайнар йөрәге тибүдән туктады, соңгы сулышына кадәр халыкка, ватанга, партиягә турылыклы булып калган һәм дошманнар алдында тез чүкмәгән шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктады.
Alyca Җәлил моннан ун ел элек культураны буучы фашист ерткычлар кулыннан һәлак булды. Туган халкыннан баһадир көч алган шагыйрь, дошман өнендә дә көрәшеп, соклангыч батырлык эшләп һәлак булды. Бу батырлыкны халык мәңге онытмас!..
Халык Муса Җәлилгә һәрвакыт ышанып карады, аны яратты, бер нәрсә дә халык йөрәгеннән герой шагыйрьнең истәлеген җуя алмады.
Без, рус язучылары, татар язучылары белән бергә, Муса Җәлилнең кристалл кебек саф, кер кунмаган исемен, коммунист шагыйрьнең, солдат һәм гражданинның исемен яклап күтәрелдек.
Шагыйрьнең тормыш иптәше һәм зур дусты, шулкадәр турылыклы рәвештә, көрәшчегә карата какшамас ышаныч белән. Муса Җәлилнең әдәби мирасын саклаган Әминә ханым Сәйфуллина-Җәлиловага барыбызның күңелендә сакланган тирән ихтирамны әйтеп бирергә сүз таба алмыйм. Чын күңелдән иң зур, иң зур рәхмәт аңа!
...Укучылар бездән, язучылардан, Муса Җәлилнең тормышы һәм батыр көрәше турында дулкынланып укырлык яхшы китап көтәләр. Андый китапны без чит илдәге дусларыбыз ярдәмендә тудыра алабыз. \ндый дуслар бар: Бельгия партизаны /\ндрэ Т., үлем куркынычы белән исәпләшмичә, шагыйрьнең, безнең өчен чиксез кыйммәтле соңгы җырлары язылган дәф-тәрчекләрен үзендә саклап, төрмәдән алып чыккан бит! Бельгияле дустыбызның бу изге эшен рәхмәт сүзе белән искә алыйк. Безгә бу китапны язарга ярдәм итәрлек башка дуслар да табылыр.
Күп милләтле совет халкының улы ге- рой-шагыйрь Муса Җәлилнең даны мәңге балкып торсын!
Яшәсен шагыйрьдә сүнмәс батырлык эш-ләрлек көч тәрбияләгән Туган илебез һәм Коммунистлар партиясе!»
Совет язучылары союзы правлениесе исеменнән кайнар речь белән азербайҗан шагыйре, Сталин премиясе лауреаты Самед Вургуп чыгыш ясады:
— Хөрмәтле, кадерле иптәшләр! Уртак дустыбыз, зур һәм чын шагыйребез Mvca 'Җәлилнең кадерле якташлары! Муса Җәлилнең бөек коммунизм рухы белән сугарылган поэзиясенә ия булган халык — бәхетле халык.
Шуңа күрә мин сезгә, беренче сүзем итеп, Alyca Җәлил кебек зур һәм чын шагыйрь биргәнегез өчен чиксез зур рәхмәтемне белдерәм...
Бөтендөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл, яхшы һәм зур шагыйрьләр булган, әмма шулай да аларның барысы да халыкның даны һәм мактанычы булып кала алмаган. Alyca Җәлил бөтен бер халыкның даны, мактанычы, үз заманының даны һәм мактанычы булып калган бәхетле шагыйрьләр плеядасыннан. Күп кенә ша-гыйрьләр гасырлар буена үзләренең зур иҗатлары белән, зур һәм гүзәл поэзияләре белән исемнәрен мәңгеләштергәннәр. Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен, зур поэзиясеннән тыш, үзенең геройларча батырлыгы, тарихның явыз кара көчләренә каршы сугыштагы үлемсез үлеме белән дә мәңгеләштерә алганнар: Англия шагыйре Байрон, бөек Петефи, Чехословакиянең Юлиус Фучигы һәм тугай шагыйребез Муса Җәлил — шундый шагыйрьләр. Коммунизмның бөек идеалларын, партиябезнең, хөкүмәтебезнең гүзәл омтылышларын җырга салган Alyca Җәлил үзенең зур поэзиясе белән генә түгел, безнең уртак бәхетебез өчен, киләчәк буыинарыбызның бәхете өчен койган изге каны белән дә үзенә үлемсезлек яулап алды.
Мин Alyca Җәлилнең шушы гүзәл, күтәренке, батырлык һәм киләчәккә ышаныч белән тулы поэзиясен оригиналендә укый алуыма бик шатмын «һәм шушы китапны азербайҗан теленә үзем тәрҗемә итәчәкмен дип, бүген сезне ышандырып куясым килә.
Без кадерле һәм зур шагыйребезне ул безне яраткан өчен яратабыз, безне чын йөрәгеннән һәм күңеленнән яратканы өчен без дә аны чын йөрәгебездән, чын күңелебездән яратабыз. Үтәр заманнар, гасырлар узар — Alyca Җәлил образы туачак буыннарыбыз өчен легепдар образ булып калыр. Аның турында симфонияләр иҗат ителер, драматик полотнолар язылыр, аның турында гүзәл җырлар һәм йөзләрчә гүзәл шигырьләр язылыр. Бүген, шушы тирән кайгылы һәм зур мактанычлы онытылмаслык көндә кадерле Alyca Җәлилебез истәлегенә багышланган кечкенә генә бер шигыремне азербайҗан телендә укырга рөхсәт итегез...»
Кичәнең икенче өлешендә сәнгать мас-терларының Alyca Җәлил иҗатына багыш ланган зур концерты булды.