Логотип Казан Утлары
Повесть

АВЫЛ ӨСТЕНДӘ ЙОЛДЫЗЛАР


VIH
Кайчандыр «Гайрәтулла» кушаматы тагылып, шул кушамат белән уннарча ел килешеп яшәүче, алай гына да түгел, үзенә шул кушамат белән эндәшүне ишеткәндә бер чирек үсеп киткәндәй була торган Гафиятулла үз гомерендә, чынлап та, күпне күргән, инде берничә әжәл- нец авызыннан ычкынып калган бер кеше иде.
Яшь чагында аны мәйдан тотучы көрәшче булган, тирә-күрше авылларда гел батыр кала килгән, диләр. Көрәш белән болан мавыгуын ул бары тик бер кабыргасы сынгач кына ташлаган. Анда да әле бөтенләйгә түгел. Күрше авылларга барып йөрмәсә дә, үзенең Кушкаенында сабан туйларында, йөрәгенә чыдый алмыйча, гел ярсып чыга торган булган, яки аны мәйданда көрәш барганда агай-энеләре тотып утыра булганнар. Аннары тагын аны, герман сугышына китәр алдыннан некрут булып йөргәндә исерек баштан иптәшләре белән бәхәсләшеп китеп, чирекле шешә ашаган дип тә сөйлиләр. Янәсе, беткән баш беткән. Ләкин ана карап укасы коелмаган—сугышка китәсен киткән, күрәсе азабын күргән, аннары, шомарып беткән борынгы бакыр акчадай яңадай Куш- каенга әйләнеп кайткан.
Хәер, укасы коелмаган дип әйтү бик үк дөрес булмас. Герман сугышында ул, башына контузия алып, шуның янына тагын аяк бармагын өздереп кайткан. Яраланган аягына резинка галош, икенчесенә чабата киеп һәм, баганага сәлам биргәндәй, миңрәгән башын тора торгач бер селкеп куя торган булып бераз йөргән дә, ахырында бөтенләй терелгән, башы селкенмәс булган, өзелгән аяк бармагының урыны бөрешеп ямалган. Бары тик шуннан соң гына өнгә килгән кебек булган ул, «мин кем булдым бу хәтле, мулла кебек, көпә-көндез резинка киеп йөрергә» дип, үз-үзенә мыгырдана-мыгырдана, сыңар аягындагы галошын тотып атып, ике аягына да чабата киеп алган һәм, күндәм крестьян алашасыдай, буразнага кереп киткән.
«Совет властен без сугышып алдык аны», — дип, хәзер жае чыккан саен күкрәк кагып сөйләнсә дә, үз заманында, башка кайберәүләр кебек, ул да як-ягына карангалап, «Ай-Һай ла! ахыры ничек булыр икән моның?» дип, бүреге белән байтак кына киңәшләшеп торган.' Шунсыз буламы соң, герман сугышыннан кайтып, элек миңрәгән баштан айлар буена баганага сәлам биреп йөр-йөр дә, инде буразнага аягымны тыктым, кеше рәтенә керәм дигәндә генә, тагын чуалышлар чыгып, тагын
I Ахыры. Башы 1 нче санда.
4
иңгә шинель, билгә каеш салырга торсыннар әле. Гайрәтулла Гайрә- тулласын да, шулай да авыл туфрагында үскән Гайрәтулла бит!
— Минем аякның рәте юк бит, ваше благороди, менә үз күзегез белән күрегез, — дип, башын диваналыкка салып, чабата-оегыниан әлеге теге бармаксыз аягын чыгарып, селкеп күрсәткән ул. Ләкин, барыбызга да мәгълүм, ул елларда андый аяклар бер Гайрәтуллада гына булганмыни, аның белән генә берәүне дә шаккатыра алмаган.
Җавапны бик кыска тотканнар. Беренчедән:
— Ваше благородиеләр заманы үтте хәзер, Совет заманы килде, сөйләшкәндә, син моны искә алып сөйләш, товарищ, — дигәннәр. Икенчедән, монысын тагын да ачыграк итеп әйткәннәр:
— Кулың бар, безгә шул житкән. Озак сөйләшеп тору заманы түгел, Совет властена каршы баш күтәрергә маташкан буржуйларның арт сабакларын тыңлатырга кирәк, әйдә, тагын бераз марш атлыйк әле, солдат!
Шулай итеп, Гафиятуллага тагын иңенә шинель кияргә, биленә каеш буарга туры килгән. Бу «бераз» дигәннәре, кызып киткәч, ике-өч елга сузылган. Гафиятулла әйләнеп кайтканда, Кушкаенда инде төп хужа булып Совет власте утыра булган. Алпавыт жирләре крестьян кулына күчкән, жир күп, кешеләр кырмыска кебек жиргә ябырылганнар, көчләре житеп-житмәү белән исәпләшеп тормастан, колачларга, баерга тырышканнар.
Гафиятулла да башкалардан калышмаган. Өйләнеп, атасыннан башка чыккан, казыксыз жиргә казык каккан. Яна нигездә элек бер кызы, аннары бер малае туган — кая монда, як-ягыңа карап, кайда уң, кайда сул икәнен тикшереп торырга. Куй жилкәңне, чыгар бөкреңне, тарт тормыш арбасын.
Аннары, кышларның берсендә, язга атлык акча эшләп кайту нияте белән, Гайрәтулла читкә — Донбасс якларына китә. Күзенә йокы керми, алны-ялны белмичә, тырышып эшли. Кайткач, хатыны Гашикабану белән кара-каршы утырып, алып кайткан акчаны санап карыйлар, шактый гына төшкән. Атып да алалар, такта түбәләп ак мунча да салдырып жибәрәләр, Гашикабануга дип алып кайткан үкчәле читекне, шәһәрчә сырлап-кырлап теккән күлмәкне, чуклы зәңгәр шәлне— аларын инде әйткән дә юк. Бергәләп язгы сабан туена чыгалар болар, Гашикабануның аягында «шыгырт» та «шагырт» үкчәле читек, башта чуклы зәңгәр шәл, Гафиятулла үзе өр-яңа пиджак-чалбардан, аякта хром итек — кем ялтырый? Гайрәтулла белән аның хатыны Гашикабану ялтырый.
— Гайрәтулла ул кая барса, шунда алтын тавына юлыга, китеп күләгәсе күмелеп тормады, әнә ничек баеп кайтты, — дип пышылдашып калганнар алар артыннан». Кешегә чыккан кояшны түбәтәйләре белән капларга әзер торучы кайбер көнче күбәләкләр:
— Гайрәтулла Донбасста бөтенләй булмаган, Казан артында бер асламчыга ияреп йөреп, соңыннан шул асламчыны талап качкан икән, — дип тә телләрен болгап караганнар. Ләкин телләре озын кешеләр ничек кенә лыгырдамасыннар, бөтенесе Гафиятулланың жил кәсендә, аның өстенә кояш тикмәгә генә чыкмаган, элекке гайрәт юк. йөрәккә чыдый алмыйча һәм, бер-ике тустаган әче бал эчкәннән соң дәртләнеп китеп, көрәшкә чыккач, аны икенче кеше үк әйләндереп сала. Мәйданны һәм үкчәле читек кигән Гашикабануиы ташлап, шунда ук өйгә кайтып китә Гафиятулла. Ачудан тагын эчә һәм урамга чыгып бер үзе, гармоньсыз-нисез, жырлап йөри...
Ике аккош, бер тутый кош оча кыйбла ягына, Эстәсәң маллар табыла, йөрәккә кап савыла...
Шуннан соң бер-ике ел «Гайрәтулла» кушаматы тик телдә генә кала. Гафиятулла үзе урта хәлледәи дә түбәнрәк бер крестьян булып, кеше
5
рәтеннән төтен чыгара башлый. Беренче кызы белән аннан, соң тугай малае кызамык авыруыннан бер-бер артлы үлеп китәләр, өй бушап кала, Гафиятулланың борын тагын да төшә, башкасын ни әйтәсең, хәтта «Гайрәтулла» дигән кушамат та аның ачуын китерә, мыскыллап әйтә^- ләрдер кебек күренә башлый. Гайрәтулла да Гайрәтулла, ә менә өй буш, балалар юк, гайрәт-көч кимеп бара. Ләкин бу бушлык озакка сузылмый, Гашикабану аңа бер-бер артлы ике малай бүләк итә. Малайларның берсенә Фәтхи дип, 1924 иче елны дөньяга килгән икенчесенә, ай башы көнне туганлыктан, Айдар дип исем бирәләр. Гафиятулла тагын малайлар атасы булып, тернәкләнеп китә. Балаларга чат ябыша, җир бүләсе ел булмаса да, мирга кертегез, өлеш бирегез длп дау кубарып йөри. Малайлар берсеннән-берсе терерәк, берсеннән-берсе тавышлырак булалар, берсеннән-берсе калышырга теләмәгәндәй, җир тырма- шып үсеп киләләр. Шулай итеп, Гафиятулланың тагын тамырлар китә, түбәтәй тагын кыңгыр, ул тагын Гайрәтуллага әверелеп кала.
Аның аеруча Гайрәтулла чагы колхозлашу елларына туры килә. Күп җирләрдә булып, байтак кына дөнья куып инде басылдым, буразнама кайттым дигәндә генө килеп чыккан колхозлашу хәрәкәте Гафиятулланы бер мәл сискәндереп калдыра. Дөресен әйтергә кирәк, башта ул бу турыда хәтта ишетергә дә теләми. «Казыксыз чагымда чыгарсыннар иде колхозны, «эһ» димичә мин аның түренә кереп аяк бөкләп утырыр идем. Арысын аударып, биресен түнтәреп, инде кеше рәтеннән ат җигә, сыер сава башлагач, маңгай тирем белән тапкан мал-мөлкәтемне үз кулым белән колхозга илтеп бирәсем юк»,—ди ул колхоз турында сүз чыкканда.
Аңа әйтәләр:
— Колхоз синең мал-мөлкәтеңә дә, каккан казыгыңа да кагылмый, колхоз тик эшләп чыгару коралларын гына берләштерә,—диләр.
Шуннан соң Гафиятулла, бераз йомшый төшеп: «Әллә кеше кергән җиргә миңа да керергәме?» дип уйлана башлый. Хәтта бервакыт үз кулы белән гариза да тотып килә ул. Гаризасының сөземтәсе, кыскача, түбәндәгедән гыйбарәт була: колхоз эшләп чыгару коралларын гына берләштерә дисез икән, минем эшләп чыгару коралым — балта. Шуңа риза булып алсагыз, иртәгә үк бер кулыма Гашнкабануымны җитәкләп, икенче кулыма балтамны тотып, колхозыгызга киләм. Балтам үткен, көчемнән-кулымнан килмәгән эш юк, нәрсә кушасыз, шуны эшләрмен.
Ләкин аңа үзеннән дә төгәлрәк һәм үткенрәк итеп жавап бирәләр.
— Балтаң белән Гашикабануың үзендә калсын, ә җирән кашкаңны бөтен сбруйлары белән, шуның янына тагын сабан-тырмаңны да кушып, китереп бир, аннары колхоз булырсың, — диләр.
Бүреге белән киңәш-табыш итәргә дип кайтып китә Гафиятулла һәм, шул китүдән, бер-ике ел буена «колхоз» дигән сүзне теленә дә алмыйча читләшеп йөри. Авылда берүзе генә диярлек аерым хуҗалык булып тору, әлбәттә, ансат булмый. Сөргән җире кайдадыр еракта — колхоз басулары артында. Колхозчылар бергәләп шау-гөр килеп эшләгәндә, җирән кашкасының койрыгына тагылып кем китә? Ялгыз Гафиятулла китә. Җитмәсә тагын яшь-җилкенчәкләр, мыскыллаган кебек, бармаклары белән төртеп күрсәтәләр:
— Индюк эшкә бара, көпчәге чыгып тәгәрәп китмәсен, сак бул.
— Аңа безнең колхоз йөргән юлдан түгел, һавадан үзенә аерым юл салырга кирәк иде. Индюк ич ул.
Бер мәлне шулай «Гайрәтулла» кушаматы бөтенләй телдән төшеп, «Индюк» кушаматы гына диярлек ябешеп кала. Бик күңелсез була Гафиятулла чуар йөрәккә. Кыскасы, күрше-күләннән, илдән аерылып, үзенә аерым дөнья көтү артык мөмкин булмый. Моны үз җилкәсендә татыган Гафиятулла, атыи-сбруйларын да, кирәк икән Гашикабануны кушып бирергә риза булып, колхозга икенче тапкыр гариза китерә.
6
Аны кабул итәләр. Ләкин шулай да ул атын тимерле арбасына җигеп түгел» ә бәлки тугымнары ашалып беткән иске тирес арбасына җигеп тапшыра. Майланмаган көпчәк юл буе «Соцгы чебеш... соцгы чебеш... шулай була ул... шулай була ул!» дигәисыман шыгырдап бара. Тимерле арбаны ул соңыннан, саклап-саклап та ипи белән кушып ашып алмагач, тәртә арасына үзе җигелеп илтеп тапшыра. Бу вакытта инде ул күмәк тормышның тәмен сизгән, башкача мөмкин түгеллегенә төшенгән, башындагы томан яхшы ук ачылган була.
— Бу соңгысы, авылдашлар... Индюк Гафиятулла шушының белән бетте, колхозчы Гайрәтулла гына бар, — дип, тантаналы белдерү ясый Гафиятулла.
Ләкин, әйтүләргә караганда, «Индюк Гафиятулла» анда әле соңыннан да вакыт-вакыт үзен күрсәткәли. Чын булса, бервакытны ул, бер төн булса да үз сараемда кунсын, днп, колхоз көтүеннән үзенең җирән кашкасын җитәкләп алып кайтып, үзендә кундырып чыгарган, имеш, ди.
Нәрсә генә сөйләмәсеннәр, җирән кашкасыннан аерылу Гафиятулла өчен ансат кына булмый. Хәтта бервакыт ул, һичбер кеше кушмыйча, төнлә конный дворга барып, ат караучыларның атларны ничек ашатуларын әкрен генә күзәтеп йөри һәм, тегеләрнең күп кенә ярамаган якларын ачып, икенче көнне правлениедә сүз кубара.
Шуннан соң аны, атларга хирыслыгын белеп, дворга — ат карау эшенә беркетәләр. Җылы түшәген», Гашикабануын бөтенләй диярлек ташлап, дворга күчә Гафиятулла. Көне-төне аннан кайтмыйча ята. Бу эштә аны бик яраталар, ләкин шулай да берәү дә сизмәгән бер гөнаһ- сы биредә дә баш калкыта: Гафиятулла колхозга кайчандыр үзе китереп тапшырган җирән кашкага азыкны, башка атларга караганда, күбрәк бирә, шулай итмичә булдыра алмый.
Шул ук вакытта ул бу эшнең гаделлек түгеллеген, үзендә борынгы «Индюк»ның тагын баш калкыта башларга исәп итүен сизеп, ниһаять, бүтән эшкә күчерүләрен сорый. Аны кладовщик итеп куялар. Дөрес, бу эштә Гафиятулланың кулы үз урынында була, ,ул колхозныкына сузылмый. Ләкин, шул ук вакытта, кулларның сузыла торганнары да бетеп җитмәгән була әле. Шундыйларны сизеп алып, эшне зурга җибәрмичә генә кулларына сукканы өчен, тегеләр Гафиятуллага бик нык үчегәләр һәм көзге көннәрнең берсендә Гафиятулла Борнай базарына киткән җиреннән кайтмый кала... Аны иртәгесен канга батканчы кыйналган, башы тишелгән хәлдә, тегермән очындагы чокырдан табып алалар һәм, шунда ук атка салып, район үзәге урнашкан авылга — больницага алып китәләр. «Кеше булмас, аякка басмас», — диләр аның турында. Ләкин яшәү ялкыны җиңә, аякка басмас дигән» Гафиятулла тагын аякка баеп, элек әкрен-әкрен генә, соңга таба яхшы ук чабып йөри башлый. Ә тагын да бераздан, башындагы тишекне искә алмаганда, яңадан бөтен кешегә, нәкъ борынгы Гайрәтуллага әйләнеп кала. Әле нинди, генә Гайрәтулла, исән калганлыгына һәм үзенә кул яккан кешеләрне «таш капчык»ка утыртуына куанып, тагын да җилкенебрәк йөри башлый ул. Хәер, җилкенерлеге дә була шул. Ник дисәң, берсениән-берсе арыслан рак булып малайлар үсеп җитәләр: олысы Фәтхи — атасының үз ботагыннан өзелеп төшкән алма. Шундый әрсез, шундый ут күзле, яшим дип тыпырдап тора. Моны күреп, ата кеше тагын бер карыш үсеп киткәндәй була. Шул ук вакытта колхозда да кеше рәтеннән йөри Гафиятулла. Аның мактаулы балтасына һәм кулына эш табыла: Гафиятулла колхозга тугым бөгә, тимерчелектә чүкеч суга. Хөрмәт тә зур була, хәер. Бөтенесе «Гафиятулла абзый» дип үлеп торалар, шул ук вакытта, нык җеп белән тагылган төймә кебек, «Гайрәтулла» дигән кушамат та телдән төшми. Әйё, болары барысы да шулай. Нәрсә булган — ул булган. Тик менә шул булганнар белән бергә, тагын бер кирәкмәс нәрсә дә булып тора: чигәләрдә ак чәчләр күренә башлый, элек чигәләрдә генә,
7
аннары бөтен башта, тагын да бераздан — сакал-мыекка да күчә. Дө* рес, «Гайрәтулла» дигән кушамат телдә һаман саклана, ә менә көч-гай- рәт үзе, әкренләп жиргә сснә барган кебек, кими бара.
...Заманында мәйдан тоткан*, көрәштә кабыргасын сындырган — терелгән, сугыштан башы селкенә торган булып кайткан, баганага сәлам биреп йөргән — соңыннан анысы да күчәренә утырган, заманында эчкән, жырлагаи, туры килгәндә типтергән, туры килгәндә берсеннән до качмаган, чүкеч суккан, күмер казыган, балта остасы булган һәм, гомумән, нәрсә тотса, шуны булдыра ала торган Гайрәтулла бүген менә «Прожектор» колхозының кырында, трактор бригадасы станында, арын килеп ялга туктаган жәяүле юлчы кебек, төенчек кенә бер карт булып, янган учак каршында тезләрен кочаклап утыра. Күзләрендә уйчанлык. Алай гына да түгел бугай әле. Чак-чак кына икеләнү дә, хәтта курку да бар бугай. Чөнки сизенә: малае — яшь Гайрәтулла — аның болай, юкны бушка бушатып, дуамалланып йөрүен яратмаячак. Беренче күрүе генә түгел, үз малаеның нинди кеше булганлыгын, нинди корычтан коелганлыгын ул яхшы белә — Айдар үзен муенчаклап йөртүгә юл куймаячак. Александров белән бергә киләсе булгач, карт, чыннан да бик нык батыраеп, килүен килде. Бергәләп сөйләшербез, шунда беррәттән эше белән дә танышырмын, бергәләп сындырып булмасмы, өйләнергә күндереп булмасмы, дип өметләнеп килгән иде — уйлаганнары барып чыкмады, ул дигәнчә булмады. Малае икенче басуга, башка тракторлар янына киткән булып чыкты. Александров аны станда, аш пешерүче Гыйльмениса янында калдырып, үзе тегеләр янына китеп барды. Инде ул киткәнгә дә байтак вакыт узды, ә менә берсе дә күренми. Гафиятулла, әлбәттә, төшенә: аның кайгысы гына түгел дөньяда, эш — эш урынында. Төшенә, ләкин аның фетнәчел йөрәге бу төшенү белән генә риза түгел.
Менә ул учак каршында тезләрен кочаклап утыра һәм, аптыраганнан, әбәт әзерләү мәшәкате белән мәш килеп йөрүче Гыйльменисага сүз куша:
— Шул Айдар дигән егетнең атасы булам инде мин, әле монда Пучинкага белеш урыска килгән идем дә, тукта мәйтәм, бер чәк шунда хәлләрен белеп чыгыйм, ишчек әйләндерәләр икән эшне дип кагылып китәсе иттем.
Хәер, бу картка, бигрәк тә аның, уйчанланып калган күзләренә текәлебрәк карап торырга, аның бирегә килүенең сәбәпләрен сорашырга Гыйльменисаның вакыты юк, аның үз эше эш: тракторчылар төшкегә туктаганчы ашны пешереп өлгертергә, чәй кайнатып куярга кирәк. Әгәр текәлебрәк караган, булса, Гафиятулла картның узып барышлый гына кагылмагашлыгыи ул, бәлки, сизеп тә алган булыр иде.
— Бик жайлы кеше малаең. Эшен дә белеп йөртә булса кирәк, бригатта бөтенесе аңа килеп егыла, «бригадир» дип үлеп торалар. Әмма эше дә тынгысыз эш инде, шушы язгы чәчү башланганнан бирле кичтән ятып иртәгесе көнгә кадәр тыныч кына йоклаганы бармы икән, — ди Гыйльмениса, үз мәшәкате арасында булса да кунак картның күңелен табарга тырышып.
— Мин дә шулай дим аңа, — дип Гыйльменисаның сүзен куәтләп алып китә Гафиятулла, яхшы ук жанлана төшеп, — трахтор дигәннәре бездә дә бар, үзебезнең колхозга күчерүләрен сора, үз табыныбызда — үз яныбызда булырсың, дим. Тыңламый.
Гафиятулла, үз фикерен жүпләүне көткән кебек, Гыйльмениса карчыкка өметләнеп карап тора, күңеленнән: «Минем кебек уйлаучылар да бар икән әле, төрле кешедә төрле акыл шул», — дип тиз генә уйлап куя, көтә. Ләкин тегесе ашыкмый, савыт-сабалар әзерли. Тик бераздан £оң 1ыпа, анда да I афиятулла көткәннең бөтенләй киресен әйтеп куя:
— Эшнең үз көе шул, без дигәнчә генә булмый. Янә шунысын да
8
онытма, агаем: тракторист кына түгел ич ул синец Лйдарыц, тракторист* ларның башлыгы — бригадир. Үз малаеңны үзең кочаклап ята торган заманнар узган, кайда эшләсә дә, эш барыбер, тик яхшы эшләсен дә телгә-тешкә генә кермәсен, диген.
— Анысы шулаен шулай инде, — дигән була Гафиятулла. Яңадан учакка борылып, уйчанланып кала һәм, «син нәрсә аңлыйсың соң, чебеш анасы. Синең белән сөйләшеп торган мин дурак» дигән кебек итеп, утка «челт» итеп бер төкереп куя, — мәгәр йортка да кеше кирәк бит. Алган бурабыз тора, түшәмлек-сайгаклык барысы да әзер, өй бетереп керәсебез бар.
Аннары, бераз сүзсез утырганнан соң, дуамал гына итеп сорый:
— Ничек соң, монда аның күз атып йөри торган берәр кыз-кыркын кебек нәмәстәкәе юктыр бит?
— Яшьләрнекен кайдан белеп бетерәсең, — ди Гыйльмениса, кыска гына итеп. Шулай да бу темага сүз чыккач, ул шактый ук җанланып китә, — болай үзе тирәсендә кыз-кыркын йөрми түгел. Безнең күршедә генә берсе, май урлаган мәче кебек, әмма күзләрен елтыратып йөри дә соң. Синең Айдарың аркасында соңгы вакытта миңа да игелеге тия башлады, кисмәгемне сусыз тотмый, ике көннең берендә «Идән-сәкеңне юып чыгыйммы, Гыйльмнисаттәй?» дип атылып керә, эшкә дә бик уңган. Әле бер көнне шулай одеколом белән өемне коендырып чыгып китте, шуның белән өйдәге бензин исен баса, янәсе. Сизеп торам, күңелендә бөтенләй башка нәрсә кызның, Айдарның чабуына ябышасы, әйтеп кенә бетерми.
Гыйльменисаның бу сүзләрен ишетеп, яхшы ук колагы торган Гафиятулла, балаларча кызыксыну белән, кайтарып сорый:
— Ә теге тумыранбаш ничегрәк? йөридер шунда ишәк кебек колагын салындырып...
Колакка саграк Гыйльмениса аның бу соравын абайламыйчарак каламы, әллә ишетеп тә, ишетмәмешкә салышамы, нәрсә дип тә җавап кайтармый һәм шуннан соң Гафиятулла, ачудан, аның белән бөтенләй сөйләшмәс була.
Хәер, аңа болай сүзсез калып озак утырырга туры да килми. Каршы яктагы басудан сузылып төшә торган кыр юлында өерелеп тузан күтәрелә һәм озакламыйча калкулыкка, чабыш ат кебек атылып, мотоцикл килеп чыга.
— Ярый, күреп булмады инде үзен, атлый торыйм әле мин, — ди Гафиятулла, урыныннан кинәт кузгалып, — әллә ни зур йомышымда юк, эш вакытында күз алдында чуалып йөргәнне малай үзе дә яратып бетермәс, йомышы төшсә, үзе кайтыр, аты-арбасы үзендә.
— Сарык ите белән бик тәмле итеп аш пешердем, берәр тәлинкә ашап китәр идеи, кая ашыктың шулай,*—дип карый Гыйльмениса.
Ләкин аның кыставы һәм ачык йөзе Гафиятулланы туктата алмый, чөнки күреп тора карт: мотоцикл бик тузан күтәреп кайта. «Ачулангандыр... Андый чакта күзенә күренмәвең яхшырак», — дип уйлый ул.
IX
Тракторчы Хәйдәревкә теге көнне минутларын санап, смена өчен алдан исәп-хисап ясап бирү һәм шуннан» соң Хәйдәревнең смена нормасын көн саен арттырып үти башлавы партоешма секретаре Александровка да барып ишетелгән, Александровның Айдар янына килүе, барыннан да элек, шуның детальләре турында сөйләшеп, сәгатьлек график белән эшләүне көндезге сменаларга да кертү чараларын оештыру өчен иде. Ләкин Айдар бригадасы, кайбер сонгы культураларны исәпләмәгәндә, язгы чәчүне, планда күрсәтелгәннән ике көн элек, инде бетергән булып чыкты.
9
Айдар, секретарьның каршы төшәчәген алдан ук сизгән кебек, аның күзләренә бик туры карамаска тырышып, ашлатты;
— Сәгатьлек графикның файдасы егетләрнең аңына җитеп килә. Пар сөрүдә аңа ныгытып тотынырга исәп. Анда бертөрлерәк эш, үлчәргә, учёт алып барырга җиңелрәк булачак.
Ләкин аның бу жавабы секретарьны канәгатьләндермәде. Александров бүген үтә җитди һәм, шуның белән бергә, үзенә каршы авыз ачып сүз башларга юл куймаслык дәрәҗәдә ягымлы иде.
— Язгы чәчүне календарь планда күрсәтелгән сроктан элек бетерүегез өчен бригадаңдагы кешеләреңне һәм алар белән бергә синең үзеңне дә кызыл тактага куярга була, Айдар Гафиятович. Ләкин үзең инде практик рәвештә тормышка үткәрә башлаган сәгатьлек графикка һаман да болай салкын каравыңны, аны ничек тә булса иртәгәге көнгәрәк күчерергә тырышуыңны, сузуыңны... һич тә аңламыйм.
— Ничек инде сузу булсын, Борис Сергеевич, — дип, тавышын шактый ук күтәрә төшеп, үзенекен яклады Айдар, — сәгатьлек график кертәм дип, мин бит сөрелгән-чәчелгән җирләрне яңадан бер кат сөрергә тотына алмыйм инде.
Ләкин Александровны да үз фикереннән алай ансат кына түнтәреп ташларлык түгел, ул, каршындагы кешене үтәли күрергә теләгәндәй, ягымлы көлемсерәп карап тора иде.
— Мәсьәлә сәгатьлек графикны язгы чәчүдәме, пардамы куллануда түгел. Шулай ук, син әйткәнчә, эшләрнең төрлелеге аны куллануга комачаулый да алмаячак, — дип, бер үк вакытта бик җитди һәм бик сабыр рәвештә, ялгап алып китте секретарь,—әгәр ул чынлап та прогрессив метод икән, тракторларның эшләп чыгаруларын күтәрергә ярдәм итә икән, — ә аның файдалы булуын Хәйдәрев сменасында син үзең үткәргән тәҗрибә үк күрсәтеп тора, — без аны кояшның һәм аерым кешеләрнең кәефләренә карап кулланмаячакбыз, язын да, җәен дә, көзен дә һәм барлык эш төрләрендә, барлык бригадаларда кулланачакбыз. Сүз дә юк, ул сездән җыйнаграк, төгәлрәк, культуралырак эшләүне таләп итәчәк. Ләкин, мәшәкатьтән куркып, капка төбеңә килгән яңалыкны керт-ми тору безнең барыбыз өчен дә җинаять булыр иде. Юк, Айдар Гафиятович, Оез аны сузу, яздан җәйгә, җәйдән көзгә калдыру ягында түгел, без аны бригадаларга хәзерлән үк, бүгеннән үк кертүнең конкрет юлларын эшли башлау ягында торабыз. Иртәгә без — өлкән агроном, өлкән механик һәм Аркадий Васильевич дүртебез — бу чараны башка бригадаларда да үткәрүнең аерым детальләрен» эшләү өчен ныклап утырырга булдык. Анда синең катнашуың да зарар итмәс иде.
— Мин барып чыгармын, әгәр кирәк икән...
— Син безгә гомумән кирәкле кеше, — дип куйды секретарь, һәрвакыттагы кебек, күзләрен хәйләкәр кыса төшеп, — ә бу мәсьәләдә аеруча кирәк. Бу эшне сузарга ярамый.
Бераз тынып торганнан соң ул, тавышын уйната төшеп һәм сүзне кая таба борганлыгын алдан ук сиздереп, ялгап алып китте:
— Сузарга ярамый торган тагын бер эш бар икән әле, Айдар Гафиятович... бусы синең үзеңә генә кагыла. Аннары тагын, синнән дә бигрәк, сезнең картларга кагыла булса кирәк. Атаң карт килгән иде, аның белән булган беседадан мин шулайрак сиздем. Әгәр синең үзеңә генә кагылса, шайтан алсын иде, минемчә, син ул мәсьәләдә ходатай ярдәменә мохтаҗ кеше түгел кебек күренәсең, үзең дә ерып чыга алган булыр идең. Ә инде эш безнең әти-әниләребезгә килеп кагыла икән, димәк, ул, билгеле бер дәрәҗәдә, безнең барыбызга ла кагыла дигән» сүз.
— Кушылам, ләкин» аңлап җитмим. Бу сүзләрең белән син мине аптырашта калдырдың, Борис Сергеевич, — дип, Айдар, бер үк вакытта бик нык кызыксыну һәм эчке тәшвишләнү белән, сорап куйды, — тагын кай җирем калыпка сыймый башлады икән?

— Картның сине өйләндерәсе, семьяле итәсе килә, сүз менә шул турыда бара,— диде Александров, озакка сузып егетнең башын әйләндермичә. Аннары үзе, гадәттәге ягымлы шуклыгына бирелеп, өстәп алып китте, — мин моны сиңа секретарь яки замполит буларак куша дип уйлама, юк, безгә андый авыр мәшәкатьләр йөкләтелмәгән, ләкин үз заманында андый эшләрне үз башыннан кичергән өлкән агаң буларак әйтмичә дә кала алмыйм: әйе, дус кеше, вакыты җиткәч, безгә ул мәшәкатьтән дә котылмак юк.
Ярым җитдилек, ярым шаяртусыман әйтелгән бу сүзләрне Айдар ишетмәмешкә салышты, ишеткәннәрен ияк кагу белән уздырып җибәрде, аннары алар бүтән сүзгә күчтеләр.
Секретарьны башка колхозлардагы бригадаларга озатып җибәргәннән соң ялгыз үзе генә калгач, Айдар, атасының МТСка килеп йөрүе турындагы хәбәрне яңадан исенә төшереп, картны күңеленнән шык кына әрләп куйды.
Тузан туздырып станга чабучы мотоциклда чынлап та Айдар кайта, ләкин бу аның атасына ачуланудан болай тузан күтәрүе түгел (бу турыда ул шунда ук оныткан да иде инде), ә бәлки партоешма секретаре Александров белән сәгатьлек график турында булган әңгәмәдән соц -яхшы ук нык тырналып, яңадан шул эшне кузгату өчен Богатырев янына ашыгуы иде. Әмма карт Гайрәтулла моны үзенчә аңлады, яшь Гайрәтулла тузан туздырып кайтып җиткәнче, эзен-юлын калдырмыйча гына китеп өлгерде. Шулай итеп, ул көнне ике Гайрәтулла арасында бәрелешү дә, җитди сөйләшү дә һәм, гомумән, бернинди сөйләшү дә булмыйча калды.
Ә сөйләшергә чынлап та кирәк иде. Картларга калай түбәле өй, күндәм килен кирәк булганлыгы өчен генә түгел, гомумән, бу турыда җитдирәк уйлана башларга Айдарга бик вакыт җиткән иде инде... Ләкин бу турыда картлар белән сөйләшеп, аларны тынычландырырлык суз әйтер өчен, барыннан да элек, Айдарның үзенә тынычланырга, аяк астындагы туфракны ныгыта төшәргә, кыскасы, булачак киленнең үзе белән — Тәзкирә белән ныклабрак бер сөйләшергә кирәк иде әле. Бу мәсьәләгә, әйтик, ул ничек карар икән? Айдарга тормышка чыгарга риза булырмы, әллә, кем белә, күздә тоткан башка берәр кешесе бармы? Дөрес, картларга килен кирәк. Дөрес, Айдарга да өйләнергә вакыт җитмәгән түгел. Шулай ук Айдарның Тәзкирәне яратуы да дөрес. Ләкип бу дөреслекләр янына тагын бер дөреслек өстәлмәсә, бернинди агитация дә эшкә ярдәм итә алмаячак. Бу соңгы, хәлиткеч дөреслек — Тәзкирәдә. Ата белән ананың фатихасы бар, партоешма секретаре куәтләп тора, ниһаять, егетнең үз теләге дә көчле, шулай да бу мәсьәләне хәл иткәндә иң әһәмиятлесе, — кызның, теләве кирәк. Менә шуларның барысы да бергә туры килсә, ул эштә Айдарга ул кадәр көчле агитациянең кирәге дә кал-мас иде югыйсә!
?Ленә сабан чәчүләре дә бетте. Менә җылы язгы яңгырлар явып узды. Табигать, туй өчен мәхсус хәзерләнгән кебек, һаман бизәнә, купшылана бара. Алда менә сабан туйлары тора. Шунда беррәттән ике бригадирның туен да ясап җибәрсәң, ә?.. Вакыт икесенә дә житмәгәш түгел. Өстәвенә тагын читтән куәт тә биреп, агитация дә ясап торалар. Шу-ларның барысы өстенә, ой, кызның үз фатихасын да алып булса икән!
Ничек кенә димә, сөйләшергә чынлап та кирәк иде. Әгәр ачык авыз булып озак йөрсәң, шундый ямьле вакытның һәм, вакыт белән бергә, озын керфекләре астына качып, әле һамагп да баласымак күренергә тырышып йөри торган ул сөйкемле кызның ычкынып китүе дә бар. Фатихаларың һәм агитацияң белән утырып калырсың бер читтә.
Сөйләшү, әлбәттә, жинел булмаячак. Кызның бит алмалары тагын да пешә төшәр. Ләкин өстеңдә шундый кызу кояш кыздырып торганда һәм яшең җиткәч, кайчан булса да бер шулай пешмичә мөмкин түгел шул
н
инде. Шулай икән, димәк, ул хәлиткеч сөйләшүнең, ул котылгысыз пешүнең менә хәзер, менә шушы язда, чәчәкләр һәм йөгерек яшеннәр белән бер тирәдә булуы, шулар белән бергә булуы яхшырак түгелмени!
Бер көнне иртә белән Айдар Тәзкирәне күреп әйтте:
— Безнең анда, Хәсәнешәех үрендә, ике гектар чамасы бодаебыз тишелмичә калган, син ничек карыйсың, иптәш бригадир?—диде. Тәзкирә аның бу сүзенә ышанмады. Чөнки әллә ничек авызны бик ерыл әйтте Айдар — юк, тишелми калган бодай турында сүз барса, авыз болай ерылып тормаска тиеш иде. Җитмәсә тагын ул көнне Айдар бик фырт киенеп тә җибәргән иде. Өстендә коверкот костюм, костюм күкрәгенә орден колодкалары таккан. Чәче дә, башка вакыттагы кебек, берсе якшәмбегә, икенчесе дүшәмбегә таба тузгып тормый, бу иртәне ул гомумән бик спай һәм, шуның белән» бергә, бик сәер иде.
Тәзкирә, Айдарның сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белмичә, аптырабрак калган хәлдә әйтеп куйды:
— Әйткәнең чын булса, биредә озак сузып торырга вакыт калмаган. Хәйрулла абзый белән киңәшергә дә, нәрсәдер эшләргә, чарасын күрергә кирәк.
— Тавыш-гауга күтәреп Хәйрулла абзыйны куркытканчы, яшьрәк кешеләр, иң элек әллә үзебез барып карап кайтыйкмы? Минем ат туй- дырылган, җигелгән, баскыч төбендә безне көтеп тора.
Хәсрлегә булсын, сүзләре дә тел очына килеп кенә тора бүген Айдарның, гомердә болай тел бистәсе булганы юк иде. Тырыша торгач, кызның күңелен җилкендерде бит, шайтан алгыры. Күзләреннән күренеп тора, кыз аның белән барырга риза, хәтта бик риза, шулай да әлеге дә баягы кызлык тәкәбберлеге дигән н»әрсә бар, бераз ялындырмыйча буламы соң!
Тәзкирә, нәрсә дип әйтергә дә белмичә, тәрәзә аша тышка күз салды. Анда, рәшәткә буенда, Айдарның мотоциклы тора һәм аптырамас җиреңнән аптырарсың, хәтта бүген аның мотоциклы да ниндидер бәйрәмгә әзерләнгән кебек — юылган-сөртелгән, лак йөгертелгән урыннары кояшта балкып тора иде. Кыскасы, күңелне алгысу катнаш сөенечле өметләр белән тутыра торган баш әйләндергеч бер иртә булды ул. Бөтен нәрсә •якты, бөтен табигать ничектер юынып, тазарынып, тантанага әзерләнгәндәй, бөек тынлыкта нәрсәнедер көтеп торган кебек иде. йорт каршындагы каеннарның яфраклары күзнең явын алырлык яшел, урамдагы чирәмнәр дә яшел, каз бәбкәләре дә яшел... Ә шул вакытта Айдар әле һаман да авызын җыя алмыйча серле генә елмаеп тора, үзе әно нинди шомлы хәбәр сөйли: янәсе, имеш, ике гектар чамасы бодай тишелми калган. Биредә егетнең хәйлә корып маташтыруы көн кебек ачык. Ләкин иртәсе бик аяз, яфраклары бик яшел, көне бик матур һәм, боларның барысы өстенә тагын, егетнең мотоциклы да юылган, күзләре дә бик серле елтырый иде—юк, кызны тәкәбберлеге җиңә алмады, кызны йөрәге җиңде. Барырга булды ул. Ләкин шул ук вакытта кызларча килешле тепә итеп боргаланып та алды.
— Моннан ук бергә утырып китсәк, күз тимәгәе дип куркам,—дигән •булды, нәрсә әйтергә дә белмичә бераз вакыт аптырап торганнан соң,— әллә син авыл башында көтеп торырсыңмы? Мин бераз өстемне алыштырыйм, хәзер барып җитәрмен.
Авылдашларыннан уңайсызлануы, үзеннәи-үзе оялуы һәм, шуның белән бергә, тыеп калып булмаслык эчке җилкенүе, нәрсә булса шуңа барырдай булып алгысуы бу минутта Тәзкирәдә берьюлы кузгалган һәм берьюлы аның йөзенә бәреп чыккан иде, — хәлиткеч янгынның башлануы менә шушы иде инде. Ике арада булырга тиешле аңлашу, әлбәттә, бүген, кинәт дөрләп кабынган менә шушы эчке янгын вакытында булырга тиеш ндо. Бүген яки беркайчан да түгел.

12
Бәхеткә каршы, бу минутта алар правление йортында икәүдән-икәү генә иделәр. Озак сузсаң, килеп керүләре, сүзне бүлдерүләре мөмкин иде. Ләкин, шуның белән бергә, каушау катыш эчке ут астында бит алмалары кызарганнан-кызара бара торган менә бу ялкынлы кыз алдында егет үзе дә бер мәл телсез калган, нәрсә дип җавап кайтарырга да белмичә аптырап тора иде.
Кыз бая икеләнебрәк ясаган тәкъдимен бу юлы инде кистереп, каршы килеп булмаслык дәрәҗәдә нык итеп әйтте:
— Син авыл башына таба чыга тор, биш минуттан мин) барып җитәрмен.
Бу юлы инде Айдарның теле тагын ачылып китте:
— Син кайда көтәргә кушсаң — шунда, күпме көтәргә кушсаң — шулкадәр...
Шуннан башкасын әйтеп бетерә алмады, дөньяны кочардай булып, тышка — мотоциклы янына атылды. Ә бераздан үзе артыннан жиңелчә генә төтен калдырып һәм авыл урамында чирәм чүпләнеп йөрүче каз бәбкәләрен төрлесен-төрле якка куркытып, мотоциклның гөжләп кузгалып китүе ишетелеп калды.
Ә тагын да бераздан...
Мотоцикл инде кызны эләктереп басу буйлап оча иде. Егетнең күзенә ак-кара күренми, ул үз ихтыярына буйсынырга өйрәткән күндәм машинасын куган саен куа, аңа өстәгән саен газ өсти, биттә язгы жил, колакларда язгы жил, чабуларда язгы җил, ә иңендә кызның эссе куллары. Югыйсә арткы иярдә утыручыга, тотынып бару өчен, мотоциклның махсус резинка тоткасы да бар. Ләкин, күрәсең, бөтен кешеләр өчен ярый торган бу тотка гашыйклар өчен ярамый. Әллә кызулык белән аны күреп җиткермичә, әллә күреп тә күрмәмешкә салышып, Тәзкирә ике куллап Айдарның иңенә ябышкан. Күңеле купшыганлыкмы, әллә кызу барган шәпкә атылып калмагаем дип куркып, кыз бөтенләй сүзләрен әйтә алмас булган, Айдар үзенең иңнәрендә бары тик аның кулларын гына тоя — менә шулай икесе бер канат белән очалар да очалар. Кая очалар? Ник очалар? Көпә-көндез килешәме бу очу? Сорауларга урын юк, шиккә урын юк, шулай ук хәзергә әле вәгъдәләргә дә урын юк, хәзергә әле бары тик канатлар гына бар, очу гыиа бар, язгы җил генә һәм егетнең иңнәрендә кызның эссе куллары гына бар. Шулай ак-кара күрмичә чабып барганда, менә Тәзкирәнең битенә май күбәләге килеп бәрелде. Бәрелде, ләкин имгәнмәде. Кызу бит алмасында канатларын лепелдәтеп чак кына ял итеп алды да, тагын очты. Нәрсәгә юрарга моны? /Мәхәббәт тә шулай кая булса да берәр нәрсәгә барып бәрелгәнче генә оча торган күбәләк кенә түгелме? Хәер, нигә моны болай нечкәртеп, кире якка юрап торырга? Шулай да бәрелмичә генә очкан булса, әлбәттә, яхшырак буласы икән. Кыз, үзе дә сизмәстән, егетнең иңеннән кулларын алды...
Ә тагын да бераздан...
Алар инде Зөя суы буенда, язгы яңгырлардан соң хәтфәдәй яшәреп киткән болында, яр буенда икәүдән-икәү генә калганнар, суга карап торалар иде. Тәзкирә егылып төшүдән чынлап ук курыккан) булган ахрысы, йөзенә әле һаман да төс кермәгән. Үзе җилдән тузгыган чәчләрен төзәтә, үзе бернәрсә дә белмәгәнгә салышып, сорый:
— Аңламыйм, бу нәрсә булды инде, Айдар?
— Бу шул: мин сине яратам, Тәзкирә, — ди Айдар назлау тавышы белән, һәм, әле һаман да соңгы тизлектә кайдадыр очкан кебек, күзләрен яртылаш йомган хәлдә, кабатлый, — мин сипе яратам — бөтенесе менә шул, шуны әйтергә дип мин сине бирегә алып килдем.
— Атылып калам дип торам... күземне ачарга да куркып килдем...
Тавышсыз гына көлемсерәп, әнә шулай сөйләнгәләп куя Тәзкирә. Янәсе, имеш, ул Айдар әйткәннәрне төшенеп җитмәде, гүя ул аларны
13
бөтенләй ишетмәде дә— менә ничек кыланган була бит ул кызлар дигән халык. Ләкин үзенең бәйләнешсез сүзләреннән, дәрт нуры сирпеп карый торган мөлаем күзләреннән күренеп тора, юри шулай кыланган була шайтан кыз.
Ул гына җитмәсә, менә тагын бер сорау, бусында инде Тәзкирә бөтенләй эшем кешесе булып күренергә маташа:
— Ә соң... тишелми калган бодай дигәнең?
Үзе барысын да сизә: бодай турындагы бу сүз телдән болай гына ычкынды, биредә бодайның, шулай ук башка нәрсәнең дә, башка бер кешенең дә катнашы юк, алар биредә икәү, бары тик икәүдән-икәү генә...
— Мин сине алдадым, — ди Айдар, су буен яңгыратып шаркылдап көлеп җибәрә, — яратканга күрә алдадым. Тишелмәгән бодай юк, бөтенесе тишелгән. Ышанмасаң, кайтышлый яңадан бер кат дүртенче скоростьта бригадаңның бөтен басуларыннан әйләндереп алып кайтам.
— Мин синең алдаганыңны белдем,—ди Тәзкирә, суга уйчан гына карап торган хәлдә.
— Белдең, ә шулай да кңлдең...
Егет кызны әнә шулай үртәгәндәй итә, ләкин үзе, кызның йөгереп кайтып китүеннән шикләнгән кебек, аның кулларыннан эләктереп ала. Әмма кызның йөгереп кайтып китәр исәбе күренми, ул уйчан, һаман суга карый, күңеле икеләнә, куркынган һәм чак кына аптырап та калган, әмма шулай да кайтып китәр исәбе бер дә сизелми...
— ...Килмичә булдыра алмадым,—ди Тәзкирә бераздан, Айдарга әйтүдән бигрәк, үз-үзенә әйткән кебек итеп, һәм кинәт туры итеп, үтә туры итеп Айдарның күзләренә күтәрелеп карый. Бөтенесен берьюлы әйтеп бирергә теләгәндәй була ул бу карашы белән: бу эшнең уен эш була алмавын да, куркыну катнаш җилкенүен дә, әгәр егет моны чын күңелдән әйтсә һәм Тәзкирәне чынлап үзенеке итәргә уйласа, үзенең аңа, бары тик аңа гына, чын күңелдән бирелергә һәм актык сулышына кадәр шулай булып калырга әзер торуын да — бөтенесен берьюлы һәм бөтенесен бердәй ихлас күңелдән әйтеп бирергә әзер. Бер үк вакытта дәрт һәм эчке куркыну, бөтенесенә әзер торучанлык һәм алгы көн өчен кырыс кисәтү белән тулы мондый карашны теләсә кемдә һәм теләсә нинди вакытта очратып булмый. Мондый мәгънәле карашны үзенең бәясен һәм эчке хисләренең кадерен яхшы белүче, мәхәббәткә бик нык сусаган, ләкин лаеклы кешесе туры килмәсә, эчке дәртен үзендә тыеп сакларга, хәтта мәңгелеккә йөрәгендә күмеп калдырырга көче җитә ала торган олы җанлы кешеләрдә генә очратырга мөмкин.
Карашы белән әйтеп бирә алмаганын телдән әйтергә теләп, ләкин бу очракта инде шактый ук зәгыйфьлек күрсәтеп, бик нык кызарып һәм .сүзләрен бутый-бутый, Тәзкирә аннары болай дип тә өстәп куя:
— Килмәскә кирәк иде миңа югыйсә. Гомердә болай уйламыйча эшләгәнем юк иде, үкенечкә генә була күрмәсен... Ярый ла уен гына булып калмаса... Кешенең күңелендәген тиз генә белеп буламыни...
...Киң булып яшел болын җәелеп ята, ярларына тулып су ага, баш очында тургай җыры, дөньяны күмгән тургай җыры, ә бер читтә Айдарның мотоциклы тора — утыр да тагын очып кит. Ләкин гел генә очып йөреп тә булмый, шушы кадәр эчке кичерешләрдән соң, шушы кадәр җилдә йөрүләрдән соң, шушы кадәр тирән мәгънәле тик торулардан соң, йөрәккә хәл алу өчен, ниһаять, дымлы һәм гөнаһлы җиргә төшәргә дә кирәк бит инде.
— Кайтыйк. Барысын да берьюлы сөйләшеп бетерә алмабыз, — ди Тәзкирә, бәхетле төшеннән хәзер генә айный башлаган кебек.
—- Әле сөйләшеп бетермәгәне калды түгелме соң? — ди Айдар, шулай ук ул да тик хәзер генә өненә килгәндәй. — Ә вәгъдә бүләге?..
һәм ул, Тәзкирәнең җавабын да көтмичә, көчле куллары белән аны кочагына тартып, авызыннан үбеп ала.
14
Кайтканда алар әкренрәк кайталар һәм юл буендагы басуларда тигез яшәреп килүче сабан бодае алармы озатып кала.
Айдар, Зөя елгасы буемда бирелгән вәгъдәне тагын бер кат Тәзкирәнең исенә төшерергә теләгән кебек:
— Кабартмалык үсә. Көзгә — безнең туебызга, — дигән була. Тәзкирә ни дип тә жавап кайтармый, ул тагын сүзсез, ул тагын үзенең бәхетле төшенә чумган.
X
Нинди генә сәер яклары юк бу табигатьнең! Әле генә «чалт» аяз иде, әллә кайдан, бөтенләй уйламаган яктан, куркытылган сарык көтүләре кебек, вак-вак кына болытлар кабарып чыктылар да, килә-килә үз яннарына ишләрен жыеп, куердылар, Кушкаен авылы турында үзләрен тотып тора алмаслык дәрәжәгә житеп, яңгыр булып коела башладылар. Анда да бөтен авылга бердәй тигезлек белән түгел, авылның бер очында коеп яңгыр ява, икенче очында кояш көлеп тора иде. Ул да булмады, чирәмле урамнарда, ындыр киртәләрендә, тәрәзә пыялаларында үзенең нурларын чагылдырып, кояшлы яңгыр һәм күк күкрәү аралаш, салават күпере балкып чыкты — бер башы каядыр Апае районындагы тигезлекләргә барып төртелгән, икенче башы Зөя суына барып төшкән. Әйтерсең, күктә ниндидер бәйрәм булган ла, сәрхуш кунаклар өйләренә таралышалар һәм шунда берсенең чәченнән очы-кырые булмаган аллы-зәңгәрле ленталары сүтелеп бара...
Гафиятулла карт, лапас ишегеннән бәрәңге бакчасы ягына чыгып, табигатьнең күз алдында үзгәреп торган шушы күренешләренә бер тыя балаларча сокланып карап торды. «Яз уйный быел», — дип сөйләнеп алды ул үз-үзенә. Чынлап та, шулай иде быел. Әле кайчан гына утыртылган бәрәңге хәзер менә күпереп тишелеп тә килә. Көн аралаш дияр-лек, жылы яңгырлар булып тора. Өй артындагы шомырт, сирень агачлары чәчәк атканда, авыл чәчәк исенә күмелде. Менә хәзер дә биш-уи минут эчендә күкрәп узган кояшлы яңгырдан соң бәрәңге бакчасы үзенә бертөрле күпереп калган, чергән тирес һәм әчкелтем лапас исе аңкый — элек-электән жир игеп килгән крестьян өчен бик тә өметләндергеч күренешләр болар.
Шунда ук тагын бакча киртәләренә күзе төште картның... Бәрәнге бакчасының түбәнге — тау астына таба сузылып төшә торган аргы башында, инеш ташыганда бозлар килеп бәрелгәләүдән булса кирәк, казыкларның төпләре йомшарган, киртәләр, исерешкән кебек, як-якка авышып торалар иде. «Ныгытып тотарга кирәк булыр», — дип уйлап куйды Гафиятулла һәм шунда ук «кем белән?» дигән сорау килеп басты аның алдына. Үзенең хужалыкта ялгыз гына калганлыгын сизү бу минутта аеруча бер үткенлек белән аның йөрәген телеп узды. Фронтта үлеп калган олы улы Фәтхине үзенә бертөрле картлык сагышы белән өзгәләнеп исенә төшереп алды ул. Кояшлы яңгырдан соң бөтен табигатьтән һәм гомумән бөтен тереклектән яшәү-яшәрү сулышы бөркелеп торган менә бу минутларда Фәтхи — яшьлән жир астына кергән ул бала — ата күңелендә аеруча якын һәм тере булып яңадан гәүдәләнә башлаган иде.
Өйгә керү белән:
— Теге малайның сугыштан язган хатларын алып бир әле,—дип, хатыны Гашикабанудан Фәтхинең хатларын сорап алды ул. Гашикабашу сандыкка барысы бергә тупланып һәм кыз чагында кыйммәтле гаре жебе белән үзе чиккән поднос яулыгына төрелеп саклана торган хатлар төргәген алып килеп, картына бирде.
— Миңа син барысын да өймә, өйне сипләтү турында сораштырып язганы бар бит әле, шунысын эзләп тап, — диде Гафиятулла, монын белән хатынына никадәр эш ясаганлыгын уйлап та тормыйча. Фәтхи
15
кече-кечедән бик йорт җанлы, исән чагында хатларын бик еш җибәрә һәм, хатларының һәрберсендә диярлек, колхоз якалыклары, йортта булган үзгәрешләр, ата-анасының хәле турында җентекләп сораштыра, бөтенесен хәбәр итеп торуларын үтенеп яза иде.
Төргәк арасыннан кайсы хатны алып бирергә белмичә аптырап торган Гашикабану:
— Кайсын әйтәсең? Мин бит аларны аерып хәтеремдә тотмыйм, — дип сорады. Ул арада Гафиятулла, сызганып үзе тотынмакчы булып, нечкә генә җиз ырмаулы иске күзлеген киеп алды, хатларны төргәге белән үз алдына тартып һәм Гашикабаиуның булышлыгын тәкәббер генә кире кагып:
— Бар, эшеңдә бул. Мин үземә кирәген үзем табармын, — дип куйды Хатларның берсен» куеп, икенчесен алып, җан тәрәзә буенда озак
кына мавыгып утырды ул. Арадан кайсын-берсен үз-үзенә иҗекләп укыды, кай арада Гашикабануны кабаттан чакырып китереп, аңа да укып күрсәтте. Күп тапкырлар укылып, инде күп тапкырлар ата белән анага юаныч биргән һәм һәрберсе диярлек хәтергә ятланган бу хатлардан алар бүген яна мәгънәләр тапкан кебек булдылар.
— Анысы икенчерәк сорт иде. Нишләмәк кирәк, гомере булмады ШУЛ баланың, — дип уфтанып куйды Гафиятулла, бөтен хатлардан гомуми нәтиҗә чыгарган кебек итеп, — Фәтхием исән булса, мин аның бу кире беткәненә әйләнеп тә карамас идем, йөри бирсен иде кайда теләсә шунда.
— Ата булып син дә әйттең инде сүз, — дип, чын йөрәктән җәберсенеп, аңа каршы төште Гашикабану,— икесе дә бер йөрәктән өзелеп төшкән бит алар. Шул Айдар белән булышып бушый алмадың, хәер. Теләсә кайда йөреп нишләгән ул хәтле. Бар тапканын өйгә кайтарып тора эшендә яраталар, шул бала аркасында, шөкер ходайга, күкрәккә терәп икмәк кисеп ашыйбыз, чәен-шикәрен дигән кебек... Әти-әни димәгән сулышы юк. Аны тагын нишләтер идең инде, кочаклап ятмакчы түгелсең бит...
■— Кочаклап та ятармын, әллә ояты булырмы. Карап торганым шул ич минем хәзер.
Гафиятулла хатынына төрпе генә итеп әнә шулай җавап кайтарды да, «синең белән сөйләшеп торган мин дурак» дигән кебек итеп, кулын селтәде.
— Сиңа нәрсә: пеште килде күркә боты сиңа. Әнә, бакча башыңда киртәң аварга тора, казыклары ташу суы эчеп исерешкәннәр—син аны күрмисең. Лапас торыгына яңа кайчы утыртырга кирәк — ул да күренми синең күзеңә. Алып куйган бураң яңгыр астында череп тора — аның өчен дә көймисең. Яклама шул буйдак малаеңны. Теләсә кайда йөри дип сиңа берәү дә әйтми, тапканын өйгә кайтармый дип тә әйткән кеше юк, мәгәр кайтарып бирүе генә җитми, мина ул үзе кирәк, ишетәсеңме шуны, үзе кирәк. Башка кешеләрнең малайлары, әнә Почык Сәгыйтьнең Сәфәрен ал, әнө Әбҗәл Хамматына кара, алар да синең малаең кебек трахтористлар югыйсә, үз авылларында — үз колхозларының басуларында эшлиләр. Мэтэсэшедә эшләнә, буш вакытларында үз хуҗалыкларын- да да карыйсы эшләрен карап баралар. Әллә кая еракка китеп тә торасы юк, Банат тумачиның Әптерүшеннән примерзл. Синең Айдарыңның кисеп ташлаган тырнагына да тормый торган җебегән генә бер малай иде. Шоферлыкка укып кайтты да, хәзер колхозның автомашинасында синең малаеңнан болайрак әйләндерә. Тегеннән-моннан кайтышлый, юк-юкта агачын, киштәлеген сала кайта, кичә үз күзләрем белән күрдем, машина төбенә, ярты чүмәлә булыр, печән салып кайтты. Тормыш күрергә, йорт итәргә тырыша, ә синекен, янәсе, бригадир иткәннәр, әллә кайдагы Наратбаш авылын баета...

1G
Ата белән ана, исән калган бердәнбер малайларын үзара бүлешә алмыйча, берсе битәрләп, икенчесе яклап, ләкин чынлыкта икесе дә бердәй бала җанлылык белән аның, шунда беррәттән, йортның һәм үзләренең дә бөтенлеге турында кайгыртып, әнә шулай кырлы-мырлырак сөйләнеп утырганда, капканы зур итеп ачып, беләгенә бе,р бәйләм сушка кидереп куйган хәлдә һәм каршысына әллә кайдат йөгереп чыккан Дүрткүз белән сөйләшә-сөйләшә, Айдар үзе кайтып керде.
— Гомерле булыр әле, әнә үзе дә кайтты,—диде Гафиятулла, тәрәзәдән Айдарны иң элек үзе күреп алып, — сип, анасы, май кап. Атаң шулай да, атаң болай дип аның алдында юкны-барны лыгырдап утырма, кара аны... Малайны кагып әйткән сүз түгел, үзең беләсең, кызып киткәч, үзеннән-үзе сүз чыга... Йорт өчен, малайның үзе өчен әйткән сүз.
Шулай да ул, Гашикабану кебек, атылып-бәрслеп ишеккә — малайны каршы алырга йөгермәде. Хатларны җыйган булып, урынында утырган килеш кала бирде. Үзе шул арада Гашикабануны битәрләпме, үзен-үзе әрләпме, авыз эченнән генә нидер мыгырданып та алды.
— Вакыты җиткәч, күрәсез, каршы барып алмасагыз да кайтты малаегыз, — дип, ачык йөз белән сөйләнә-сөйләнә шаулап килеп керде Айдар һәм, кулындагы күчтәнәчләрен ишектәш керүгә әнисенә биреп, өстәде: — Каты-коты нәрсә шунда. Туры килгәч алдым, җебетеп ашарсыз. Аның каравы чәе бик шәп, син яратып эчә торган 15 нче номерлы чәй, әни.
— Ә мин яратып эчә торган) чәй күзеңә чалынмадымыни? —дигән булып, мыек астыннан гыта көлеп куйды Гафиятулла. — Сиңа шул анаң гына бик газиз.
Аннары ул, хатлар төргәген хатынына сузып, шул ук вакытта малае белән бик теләп сөйләшеп китәргә исәбе булганлыкны ачыктан-ачык сиздереп, өстәп куйды:
— Сезнең фронттан язган хатларыгызны актарып, әтиең белән шул турыда сөйләшеп утыра идек әле. Бар иде малайлар, мәйтәм, берсе үлеп юкка чыкты, икенчесе исән килеш йортка кунак булып кына кайта. Анда сезнең яңгыр булмадымы әллә? Өстең-башың бер дә юешләнмәгән.
— Сибәләп кенә узды, — диде Айдар, кыска гына итеп.
Үзенчә юрады Гафиятулла бу кыскалыкны. «Бик сөйләшәсе килми, мөгаен, артыннан мин барып йөргәнне ошатмагандыр», — дип уйлап куйды ул күңеленнән һәм көтте: менә-менә дөбердәп күк күкрәр дә, аның өстенә малаеның шелтәле сүзләреннән бозлы яңгыр ява башлар. Янәсе, син карт тиле эш вакытында МТСка барып, үзеңнән кеше көлдереп, өендәген тышка чыгарып, нишләп юкны бушка бушатып йөрисең, өйләнергә вакыт җиткәнлеген синнән башка белмиләрме әллә!
Ул чагында инде Гафиятулла да авызны чөйгә элеп калмас, әйтер, йөрәгенә нәрсә җыелган — барысын да түгәр. Яхшымы-яманмы бу анын үз өе—үз оясы. Трахтористлар бригадиры булдым дигәч тә, борынны бик күтәрмәсен, атасы Лаеш шулпасын аннан күбрәк эчкән...
Ләкин, картның гаҗәпләнүенә каршы, Айдар ул турыда теш агартып бер сүз дә башламады. Гомумән, бу юлы ул бик ачык чырайлы күренә, өйдә үзен суга җибәргән балык кебек иркен тота иде. Әле үзенең эше турында сөйләп, әле үзе юкта өйдә, авылда, колхозда булган яңалыклар белән кызыксынып, бер тый шаулап алды да, каралган өс-башын тиз генә салып ташлап, битен-кулын юарга дип чыгып китте.
— Әй, суың да суын, әни. Шушы син җылытып куйган су белән битемне-кулымны юсам, бөтенләй җиңеләеп, арыганнарым бетеп китә,— дип сөйләнә-сөйләнә, тагын шулай шаулап әйләнеп керде. Ул, яртылаш чишенгән килеш, билдән ары юынган һәм шуннан соң тагын да ачыла, тагын да көләчләнә төшкән кебек күренә иде. Шулай итеп, Гафиятулла картка бәйләнерлек сәбәп чыкмый да чыкмый бит. Ә картның бәйләнәсе, тизрәк эчен бушатасы, малаена зарын ишеттерәсе килә иде. Ул Айдар

2. ,С. Ә.“ № 2. 17
дан күзен алмый, аның җилкәсенә, көчле иңбашларына, сөртенгәндә беләкләрендә кабарып чыккан мускулларына сокланып туймый. Шундый таза, төптән юан булып үскән имәндәй малае булуы, аның өй эчен тутырып менә шулай шаулап йөрүе өчен күңеленнән куанып бетә алмый. Берүк вакытта бу «имән багана»ны үзе дигәнчә генә бөгә алырлык гайрәте булмауны, үзенең картаюын һәм бөтен яктан туза башлаганлыгын сизенеп, ләкин йөрәге белән моны кабул итәргә теләмичә, күңеленнән күп төрле каршылыклы уйлар кичерә иде.
Ул арада Гашикабану, өстәлгә ашъяулык җәеп, аш урыны хәзерләде.
— Син анда таба алмасаң алмагансың, ә безнең авыл кибетендә бу нәрсә бер дә өзелеп тормый,—дип, сөйләнә-сөйләнә, табынга ярты литр аракы китереп утыртты Гафиятулла. Ата белән малай, бу нәрсәдән икесе дә мыскыллап көлгән кебек, ләкин, шул ук вакытта, икесе дә аннан качмауларын ачыктан-ачык сиздереп, бер-берсенә мәгънәле генә карашып алдылар.
Гафиятулланың моңа кадәр малае алдында аракы белән болай ачыктан-ачык кыланганы, юк иде әле. Хәтта малайлары фронтка киткәндә дә ул бу чиккә килеп җитмәгән, аларның үз ишләре белән жыелып утыруларын күрмәмешкә салышып кына уздырган иде. Үз чиратында шулай ук Айдар да әтисенә аны-моны сиздерми генә тоткалый иде.
Гашикабану, картының аштан элек өегәлгә аракы китереп утыртуын бик үк ошатып бетермичә:
— Кай җәһәннәмнән казып чыгардың әле син моны, карт тиле. Ичмасам, күз бәбәгенә үк терәп куймас идең ул чаклы,—дип сукранып куйды.
— Җәһәннәмгә барып җиткәч, анда моның белән уйнарга ирек биреп тормаслар, карчык, дөньяда чагында карап калырга кирәк,—дигән булып, сүзне уенга борды карт. Һәм бу турыда озак аңлатып торуны үзе очен артык ваклык итеп санаган бер төс белән, ике стаканга тутырып аракы агызды да берсен сүзсез генә малае алдына шудырды, икенчесен үзе тотты:
— Яигыр артыннан бик шәп була ул, я, күтәр... Бу эштә син анан сүзен тыңла, атаңча йөр.
Үзе, артык сайрап тормыйча һәм хәтта мыек очларын да чылатмыйча, «ялт» итеп эчеп тә җибәрде.
— һай, әчү кисмәге. Алладан да курыкмыйсың, ураза ае керергә тора, — дип, аш булсын диясе урында таш булсын дигән кебек сукранып калды Гашикабану. Ләкин чынлыкта, картының бу кыланышына ул бер дә каршы түгел. Гафиятулланың чырай да сытмыйча капылтын гына эчеп җибәрүе аңа бу кеше белән әллә кайчан булып үткән тынгысыз яшьлек елларын исенә төшерде, — әнә бит, һаман да шул элекке чуар йөрәк!..
— Ах алла, бозавымны ябарга онытканмын, төне буе анасын суырып тормасын тагын,—дигән булып, тиз генә кузгалып чыгып китте Гашикабану. Дөресен әйткәндә, бозауның биредә бернинди дә катнашы юк, малаеның үз алдында эчәргә яхшысынмыйча утыруын күреп, бу аның табыннан бераз китеп торуы өчен уйлап чыгарган сылтавы гына иде.
Гашикабану әйләнеп кергәндә, стаканнар икесе дә бушаган, ата белән малай шактый ук елтырашканнар, бик тәмләп кенә токмачлы аш ашап утыралар һәм Гафиятулланың теле инде яхшы ук ачыла төшкән иде.
— Шулай диген алайса, анаң җылытып салган су белән юынгач, рәхәтләнеп китәм диген... Болай, мәйтәм, семья җылысына борын сизгер икән үзеңнең, малай актыгы.
Сүзне шулай ераклардан уратып алып килмәкче булып башлаган иде карт, ләкин стакан тутырып җибәрелгән аракы зиһенен чуалттымы, әллә болай ераклардан алып килергә чыдамлыгы җитмәдеме, нәрсә булса да булды, сөзәргә дигәч берьюлы сөзәсе итте:
18
— Алай җылы су, чиста күлмәк-ыштан яраткач, соң син кайчанга кадәр шулай кысыр каз булып читтә-чатта йөрмәкче буласың? Кара авы, синец күлмәк-ыштаныңны гомер буена анаң юмас бит.
Дөресен әйткәндә, бу әле сүзнең башы гына иде. Ләкин аңа шуннан да ары үсеп китәргә мөмкинлек булмады. Чөнки Айдар бу турыда сүз чыкканга үзе дә бик шатланган бер төс белән, тыштан шулай да тыйнаклык күрсәтергә тырышып, әйтеп салды:
— Киңәш-табышсыз эшләнә торган җиңел генә бер эш түгел бит ул, әти. Сөйләшик. Әгәр сез ризалык бирсәгез, өйләнергә вакыт җитмәгән түгел, үзем дә сизәм. Быел көздән дә калмыйм, әйләнәм.
Ниһаять, менә ишетелде ул сүз. Ата белән ана инде күптән үк зарыгып көтә торган ул өметләндергеч һәм канатландыргыч сүз, ниһаять, малайның үз теленнән дә ычкынды. Ә Гафиятулла карт бу яшь Гайрэ- тулланың характерын яхшы белә — уйламыйча әйтми Айдар сүзие. Әйе, таш шулай кызган килеш калды, картның елтыр күзләрендә баядан бирле әлҗе-мөлҗе җемелдәп торган бәйләнчеклек уты шул секундта ук икенче ут белән — куану һәм кодрәтләнү белән алышынды.
— Ник ризалык бирмәскә, бик риза без бу эшкә. Әллә үзебез исән- сау чакта сине башлы-күзле итү безнең өчен куаныч түгелме!
һәм карт бутылка төбендә калган аракыны шунда ук малае алдындагы стаканга бушатты:
— Бу нәмәрсә эчне пошырып тормасын. Яхшы ниятеңне котлап, салып җибәр әле үзен.
Аннары алар МТСтагы эшләргә күчеп, ул турыда да бераз сөйләшеп алдылар. Ләкин картны хәзергә бигрәк тә шушы тирә, йорт-җир тирәсе, колхоз тирәсе, аннан да бигрәк, киләчәк киленнең кайсы тирәдән булуы кызыксындыра иде.
— Көзгә, эшләр беткәч, яңа бодайлар, яшь казлар өлгергәч, дисең алайса. Болан үзең кияүләп йөрергә кайсы вакытның җайлырак булганлыгын чамалыйсың икән, — дип, бик канәгать төс белән, кеткелдәп көлеп куйды карт, һәм зур кызыксыну белән яңадан шул темага кайтып, сүз башлап җибәрде. — Менә, карчык, ишеттең, һәр нәрсәнең сәгате- минуты була. Мин сиңа, пример әйтсәк, һәрвакыт тукый килдем, кабаланма, башсыз малай түгел, үз җаен үзе белә булыр, ашыгу борча тотканда гына ярый торган эш ул, дия килдем. Шулай килеп чыкты да ул, пример әйтсәк...
Эчке хозурлыгын болай гына түгү белән канәгатьләнеп җитмәде булса кирәк, менә ул, тагын бер кат бөтен сыны белән селкенеп, кеткелдәп көлеп җибәрде. Ләкин күзләрен хәтәр елтыратып, әллә сокланып, әллә бу канәгатьләидергеч хәбәргә әле һаман да бик үк ышанып җитмичә, малаена текәлеп караштыргалап алуына караганда, биредә иң нык ашыгучы һәм, бер җае чыкканда күбрәкне белеп калырга тырышып, эчтән тыпырчынып утыручы кеше ул үзе иде.
Ниһаять, ул, үз-үзен тотып тора алмаслык бер хәлгә җитеп:
— Кайсы тирәдән соң ул, ягъни, пример әйтсәк, килен булачак кеше дигәнең? — дип, сорап та куйды, һәм, бу соравының артык дуамал чыкканлыгын үзе дә сизеп алып булса кирәк, бераз йомшартырга теләп, өстәде:—Тирә дигәч тә, тирәсе аның чорт с ним, вак мәсьәлә. Төшеп калганнардан түгел, үзең бсләсендср, мәгәр андый яхшы исәбең булгач; без дә аяк-кулга киенеп, алдан әзерләнеп торырга тиешбез дигән сүзем.
— Вакыты җиткәч, белерсез дә, әзерләнерсез дә,—диде Айдар, кырт кисеп, һәм, бу турыда хәзергә шуннан да ерак китә алмаганлыгы^ ачык- тан-ачык сиздереп, сүзне икенчегә борды.
Картның кызыксынган нәрсәләре хәтта әле болар гына да түгел иде. Ул, шунда беррәттән, өй кузгату мәсьәләсен дә малаеның исенә төшер-
19
мәкче булган иде дә, ләкин», нишләмәк кирәк, яшь Гайрәтулла бик кырт кисеп ташлады бит, көн тәртибен шуннан да артык күпертергә ирек бирмәде.
Хәер, хәзергә шушы чаклысы да бик житкән. Ахыр чиктә карт, куелган көн тәртибе белән дә бик канәгать булып, күнелсннән нәтижә ясап өлгерде: «Йөрүем зря бушка китмәгәш икән, бераз йомшатканнар күренә малайны. Тагын кирәк булса, тагын барырмын».
XI
Бу кайтуында Айдар Кушкаенда ике-өч көн торып, бакча киртәләрен ныгытып, лапас түбәсенең, авышкан торыгына яна кайчы утыртып, әтисенә утыннар турашып, байтак кына эшләр карашып китте. Гафиятулла карт, малаеның, бу өлгерлеген бик ошатып булса кирәк:
— Кызган шәптән өйне дә кузгата башлыйсы иде кана менә хәзер, — дип караса да, Айдар аны бик кыска тотты. Чөнки пар килеп терәлгән, житмәсә тагын бригада яна чара алдында тора — пар сөрүдә бригаданың, барлык агрегатлары һәм сменалары сәгатьлек график белән эшләүгә күчәргә тиешләр, аңа бәйләнешле эшләрне алдан ук үткәрә башларга кирәк иде.
Болай үзе хәзергә барысы да бер-берсенә бик матур ялганып бара. Язгы чәчүне календарь сроктан берничә көн элек һәм яхшы сыйфатлы итеп төгәлләделәр. Өйгә кайтып, бераз эшләр карашып килгәч һәлт, өстәвенә тагын, теге хәбәрне дә әйткәч, картлар да тынычлангандай калдылар. Юк-юк та Тәзкирәсе дә күренгәләп тора. Болар барысы да бригадирның күңелен күтәрә, ә күңел күтәренке вакытта куркыныч яки көч җитмәслек эш буламы соң!
— Иртәгә эшкә чыкканда барыгызның да янында сәгате Һәм карандашы булсын. Руководствоны вәгъдә белән күп туйдырып килдек, инде эшләп күрсәтик, егетләр, — диде.
Бу белдерүне төрле кеше төрлечә каршылады. Арадан Садыйков дигән берәүсе, шунда ук кесәсеннән сәгатен һәм таушалып беткән график бланкысын чыгарып, бригадирны куәтләп куйды:
— Өркетмә, бригадир, минем сәгать кесәдә үк. Теге вакытта Богатырев папкасыннан бер бланк алып, график дигәнегезне үземчә тешләп карадым: теш үтмәслек бернәрсәсе дә юк аның.
Язгы чәчүдә Хәйдәрев белән булган «сынаудан» соң, тракторчы Садыйков культвагон киштәсендә — учетчик папкасында өелеп яткан график бланкларыннан берсен сорамыйча гына алып, шулай ук сорамыйча гына аны үзенең бер сменасында үткәреп тә караган. Моннан нәрсә исе килгәнлеге шунда ук аның борынына кергән булган, ләкин, башкалар кузгалмагач һәм бригадир үзе ашыктырмагач, аны-моны шапырынмыйча, шәмәхә карандаш белән билгеләр ясаган бланкны кесәсенә йомарлап тыккан да, шул килеш йөри биргән.
Шулай да аның йомарланып беткән бу кәгазе, киң каеш белән комбинезон кесәсенә беркетеп куйган сәгатен алып, аны баш очында селкеп күрсәтүе һәм, барыннан да бигрәк, «График белән икән — график белән! Эшлибез. Нәрсә аны һаман сузып килергә. Аркан ни озын, аның да бер очы була» дип, ышаныч белән нәтижә ясавы бик әйбәт булды, башкалары да җиңелрәк кузгалдылар, күптәннән сөйләнеп тә, каи ягы беләндер куркытып килгән бу яңалыкка ничектер батыррак карый башлагандай булдылар. Кул күтәреп үткәрә торган эш түгел, бригадирның кискен итеп әйтүен, башкаларның каршы килмичә тыңлауларын эшнең башлана башлавы дип уйларга да мөмкин иде.
20
Бригадир үзе, аның ярдәмчесе һәм учетчик Богатырев иртәгесен, смена башланудан сәгать ярымнар чамасы элек килеп, агрегатлар өчен сменалык өлешләрне «шагалка» белән аркылысын-буен атлатып, үлчәп куйдылар. Шуның өстенә агрегаттагы төрәннәрнең бер алганда күпме пңләвен, туфракның тыгызлыгына карап тракторның кайсы тизлектә йөрергә тиешлеген билгеләделәр. Бу исәпләүләрдән чыккан саннарны кәгазьгә төшереп, сәгатьлек графикның расчетларын ясап, смена башланганчы барысын да әзерләделәр.
— Агай-эне күбрәк эшләсен өчен без азрак йокларга тиеш булып чыга бу килештән. Синең бу график дигәнең безнең муен тамырына утыра, имеш, — дип, ярым шаяртып, ярым җитдилек белән әйтеп куйды бригадир ярдәмчесе. Озак еллар буена тракторчы булып эшләп, зур тәҗрибә туплаган өлкән яшьләрдәге бу агай бригадир әйткәнне карусыз башкара, эштә пөхтәлекне һәм төгәллекне ярата, башкалардан да шуны таләп итә, ләкин менә бу чарага аның нинди мөнәсәбәттә булганлыгын белү хәзергә кыен иде әле. Затоннарны үлчәү һәм туфракның төрен билгеләү эшендә аның салмак гәүдәсенә һәм яшенә караганда, чагыштырмаслык тизлек, хәрәкәтчәнлек белән йөрүе аның бу яңалыкны чын күңелдән хуплап алуын күрсәткән кебек булса, ара-тирә әнә шулай сукрангалап куюы киресен раслагандай иде. Айдар үзеннән күп өлкән һәм күбрәкне күргән ярдәмчесенең сәгатьлек график кертүгә нинди мөнәсәбәттә булуын һәрхәлдә анык кына белми, шуңа күрә ул бу агай алдында ниндидер эчке уңайсызлык сизә, гүя ул Айдарга: «Әле эшләп килгән идек моңарчы. Син килдең дә менә мөгез чыгара башладың, артык мәшәкать тудырдың. Яхшы атлы булырга, җитәкчелек алдында узенне күрсәтергә телисең, күрәсең» дип әйтәдер төсле иде. Хәлбуки, Айдарның күңелендә мондый уйлар тырнак очы кадәр дә юк, бу чараны моңа кадәр сузып килүенең төбендә нәкъ әнә шул «ярарга тырыша дип уйламагайлары» дип шикләнү ятты да инде. Шул ук вакытта башларга кирәклеген дә ул бик нык төшенә һәм бу төшенү алдында аның эчке шикләре вак нәрсә булып коелып кала иде.
— Смена башлангач, көндезге заправкага кадәр син бераз ял итеп алырсың, Фәйзерахман абзый, — диде ул, ярдәмчесенең эш арасында уйный-көлә әйткән сүзләренә җавап итеп.
— Ялны көз көне, эш беткәч итәрбез,—диде ярдәмче, кыска гына итеп. Айдар аның тавышында җитди тынычсызлану ишетеп калды, әйе, ярдәмчесе — бу авыр табигатьле кеше — Айдарның үзеннән артыграк булмаса, аннан һич тә ким борчылмый иде.
Бригадирның һәм ярдәмчесенең бу иртәдә болай тынычсызланулары нигезсез үк булмаган икән, пар сөрүнең беренче көнендә үк сәгатьлек графикны барлык агрегатларда да бердәй тизлек һәм тигезлек белән кертеп булмады. Чөнки, алдан кисәтүләр булуга да карамастан,^тракторчыларның барысы да сәгать белән килмәгән,әйтә башлагач, «безнең эштә нинди сәгать ул? Кәнсәләрдә счет төймәсе тартып утыру түгел лә бу» дип киреләнеп торучылар да булгалады. Икенчеләре исә, әлеге теге «дүрт гамәл» белән тулган расчет кәгазен бик үк сикереп булмаса да алып, дүрткә бөкләп һәм бөкләгән саен кәгазь өстендә биш бармактан биш тап калдырып, туш кесәләренә салдылар. Арада «кесәм юк, кая куйыйм ул кәгазьне» дип ант итәргә тотынучылар да булмады түгел. Ә’ Хәйдәрев бөтенесеннән дә арттырыбрак җибәрде. Учетчик Богатырев сменада башкарылырга тиешле эшнең исәп-хисаплары чыгарылган гра фик бланкысын тотып килгәч, тракторчы Хәйдәрев иң элек, аиы ишет- мәгәнгә-күрмәгәнгә салышып, тракторның мотор группасында ниндидер эш тапкан булып кайнашты. Ишеткәч, авыз эченнән шәп кенә бер сүгенеп куйды, аннары «бюрократлык бу, кәгазь волокитасы, чәнчелеп китим, менә. Кая кыстырыйм мин синең ул бухгалтерияңне» дип тавышланырга тотынды. Башкалар, эшнең болай минутлап-секуидлап исәплә-
21
нсргә тиешлеген күреп, бер-берсениән калышмыйча үзләренең машиналары янына киткәннәр, якындагы затоннардан мотор гөрләгән тавышлар ишетелә башлаган иде инде. Ә шул вакытта Хәйдәревнең «очкыны һаман кабынып китмәгән» булуын күреп һәм аның белән учетчик Богатырев арасындагы сатулашуны ишетеп, Айдар алар янына үзе килмичә булдыра алмады.
— Эш нәрсәдә? Нигә тавыш күтәрәсез?—дип, кырыс кына итеп сорап куйды ул. Дөресен әйткәндә, Богатыревның кулында Хәйдәрев алырга теләмәгән расчет кәгазен күрү белән үк ул инде эшнең нәрсәдә булганлыгын сизеп алган иде. Бик кыска гына вакытка эченнән дөрләп кабынып китте Айдар, күңеленнән: «бу кире үгез фронтта минем кул астына эләккән булса, чөен чыгарган булыр идем мин аның» дип уйлап куйды. Ләкин үзен шунда ук кулга алды, кызулыгын сиздермәскә, җайлы булырга тырышты:
— Әллә хәзер инде эштә дә коллективтан аерылып, үзеңә аерым бер казан асмакчы буласыңмы, Хәйдәрев? Башкалар да бит синең кебекләр, ә карышмыйлар, эшләп карарга булдылар.
— Башкаларны син миңа пример итеп куйма, яме,—диде Хәйдәрев, кырт кына кисеп, — башкалар яңа машинада утыралар, яңача эшләп тә күрсәтсеннәр. Ә мин үземнең Нух заманыннан калган колесный тракторымда моңа кадәр ничек эшләп килгән булсам, моннан соң да шулай эшләрмен.
Айдар инде бу юлы үзен тотып кала алмады, тавышын яхшы ук күтәрә төшеп, кызып китте:
— Син мина юкны сөйләмә, Хәйдәрев. Нух заманында колесный тракторлар булмаган. Безнең әти-бабайлар да күрмәгән аны. Без күрдек һәм бездән сорыйлар, сораячаклар. Белеп тор: искечә эшли алмаячакбыз.
Менә хәзер генә күргән кебек, ул Хәйдәревнең башыннан аягына каләр бик нечкәләп күздән кичерде һәм шунда аның гимнастерка изүендә бер төймәсе юклыгын күреп алды.
— Ә гимнастеркаңның төймәсе кайда төшеп калды?—дип, сүзне кинәт икенчегә борып һәм иптәшләрчә шаяртып сорап куйды ул Хәйдә- ревтән, — төймә, колесный тракторга караганда, борынгырак нәрсә. Бәлки, иске нәрсә дип, аны да үзең ташлап калдыргансың?
Җитди ачулану тоныннан бригадирның кинәт болан бик кечкенә нәрсәгә күчеп, шаяртып сүз башлавы Хәйдәревне бераз аптырашта калдырды һәм ул, моңа каршы ни әйтергә дә белмәгәч, шулай да үз кирелегендә калырга тырышып, авыз эченнән генә мыгырданды:
— Хәзер җылыга китте эшләр. Төймәне генә түгел, бөтенесен ыргытып калдырырга була.
Шулай да Айдар аңа «ыргытып» калдырырга ирек бирмәде.
— Синең инәң дә юктыр, ә мин, яхшымы-ямаймы, фронтта танк командиры булып йөргән кеше. Солдат гадәте буенча, бер вакытта да запассыз йөрмим...
Ул, шулай күңелле генә сөйләнгәләп, Хәйдәревкә якынрак килә төште. Кесәсеннән бер төймә чыгарып һәм кепкасы эченә кадаган җиреннән җепле инә алып, тегенең тыпырчынып маташуына карамастан, аяк өсли генә аның гимнастеркасына төймә тагарга кереште. Шул арада үзе:
— Фронтта, әле танкка утырганчы, безнең отделениедә бер солдат бар иде. Башта шулай төймәсе төште моның. Подумаешь, төймә... сугышта башлар да очып төшәләр, — дпп, ярым шаярту белән башлап китеп, соңыннан винтовкасын югалтуга кадәр барып җиткән һәм эше хәрби трибунал белән очланган бер солдат турында гыйбрәтле бер I хикәя дә сөйләп ташлады.
22
Боларпың барысын да нәрсәгә юрарга белмичә алар янында басып торган учетчик Богатырев, ниһаять, түзә алмады, тавышына мыскыллау тоны чыгарып, сорады:
— эначпт, колесный өчен аерым закон язабыз булып чыга, Айдар Гафиятович?
— Якача эшлисе, килми бит Хәйдәрсвнең, значит, шулай булып чыга,—дип жавап кайтарды Айдар, инәсен яңадан кепка эченә кадап,— кич белән сводка биргәндә әйтерсең: дүрт трактордан өчесе сәгатьлек график буенча эшләде, Хәйдәрев графикка керергә теләмәде, диярсең. Төймә югалганлыгын анда да белеп торсыннар.
Хәйдәрев бер тын нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап, әнисенә киреләнгән малай кебек, читкә карап торды да:
— Куркыттыгыз сводка белән. Мин аны начальствоның үзенәдәәй- тәм, дип сөйләнә-сөиләнә, Богатырев кулындагы график расчетына сузылды, — ләкин алдан ук әйтеп куям, сәгатем юк.
һәм ул, кәжә витринадагы газетага карап торгандай, кәгазьгә аптырабрак бер карап алды да, кесәсе булган урында кесәсенә салмыйча, башыннан кепкасын алып, расчет кәгазен аның эченә куеп киде. Үзе, берсенә дә исе китмәгәндәй, авыз эченнән сүгенде:
— Ну вас... уйлап чыгарасыз жысн волокитаны.
Анна^ры үзе, бу сатулашып тору минутларын тизрәк кайтарырга теләгәндәй, атлап барасы урында озын аяклары белән сикергәләп, загон башындагы «Нух көймәсе» янына таба чапты.
’ XII
Сменадан соң станга жыелгач, башка агрегатларда эшләгән тракторчылар эш барышында, бераз пычраткалап булса да, үзләре ту-тыра барган бланкларны Богатыревка китереп бирделәр һәм үзара бер гөрләшеп алдылар:
— Минем норма үтәлеше 124 процент.
— Алайса мин югарырак сикергәнмен, минеке—145.
— Ә мин иртәгә ике йөзне бирәчәкмен. Бүген сәгать эшне бозды. Борынгы сәгать белән соң... бүгенге графикка көйләнгән нәрсәме ул.
Башкалар, смена нормаларын арттырып үтәп, көндәлек эштән эчке канәгатьләнү кичергән хәлдә бер-берсе белән әнә шулай гөрләшкәндә, тракторчы Хәйдәрев, аларны бөтенләй ишетмәгән дә кыяфәттә, бер кырыйда чүгәләп ялгызы гына «Ракета» папиросын пыскытып утыра иде. „
— Ә син расчет бланкысыи тутырдыңмы, Саша? Кайда иртә оелән мин биргән «бухгалтерияң»?—дигән сораулар белән учетчик Богатырев аның каршына килеп басты. Хәйдәрев, жавап бирүдән элек тәмәкесен сонгы мәртәбә суырып, төпчеген читкә ташлады да, бу сорауларны һәм шул җөмләдән Богатыревның үзен дә санга сукмаган бер кыяфәт күрсәтеп, авыз чите белән генә көлемсерәп аңа бер карап алды.
— Син инде, дус кеше, бүгенгә алай бик чәпчемә, яме. Бригадир алдында да тавыш-гауга күтәреп йөрмә. Мин синең ул кәгазеңне көндезге әбәт вакытында ипи белән кушып ялгыш ашап җибәргәнмен.
— Шаярып сөйләшергә вакытым юк, Хәйдәрев, — диде Богатырев, Хәйдәревнең вакытсыз авыз еруыннан нык кына кыза төшеп, шаяру, ның үз вакыты, эшнең үз вакыты. Сез — икс сменага — сигез кеД^’ ә мин бер үзем. Эшләнгән участокларны үлчәргә, итог ясарга, МТСка сводка бирергә кирәк, ә син вакытлы-вакытсыз теш ыржайтып торган буласың.
— Шаярырга уйлаганым да юк,—диде Хәйдәрев, әле һаман да шу- лай ачу китергеч тынычлыгын саклап калырга тырышып.
23
Әллә кызыксынып, әллә Хәйдәревнең «Ракета»сыннан авыз итү нияте белән, ул арада Садыйков та алар янына килеп басты. Садыйков һәм Хәйдәрев — икесе бер авылныкы — шул ук Наратбаш егетләре. Хәй- дәрев МТСта, Садыйковка караганда, элегрәк эшли башлаган, стажы ягыннан да, яше ягыннан да Хәйдәрев Садыйковны үзенең кендегеннән генә итеп саный. Дөресен әйткәндә, Хәйдәревнең моңа кайбер нигезләре дә юк түгел. Беренчедән, килешсез озын гәүдәле Хәйдәрев янында тәбәнәк кенә, яшь кенә Садыйков чынлап та баласымак күренә. Икенчедән, Садыйковны МТСка әлеге шул авылдашы Хәйдәрев кызыктырып китергән, баштарак Хәйдәрев аңа күп кенә ярдәм дә иткән һәм бу турыда ул җае чыккан саен бик рәхәтләнеп Садыйковпың исенә төшерә. Ләкин җидееллык мәктәп бетереп килгән һәм техниканы кызыксынып өйрәнүче Садыйков тиз арада үсеп, үзе дә сизмәстән, инде «остазын» узып та бара иде. Шулай да ул авылдашының язмышына битараф карый алмый, аның белән бик кызыксына, үзе белмәгән нәрсәне бер дә тәкәбберләнмичә әле дә булса аңардан сораштыргалый иде.
Үзе шулай эчкерсез һәм чын күңелле булгач, бөтен кешене дә үзе кебек дип кабул итүче Садыйков Хәйдәрев белән Богатырев арасында кузгалган бәреләшкә салкын канлылык күрсәтеп кала а/тмады, балаларча беркатлылык белән әйтеп куйды:
— Нигә сузып торырга, Сөләйман абый. Бер җаен алгач, берние дә •юк аның. Круг саен отметка куясың да барасың.
Хәйдәрев, «син дә өйрәтеп торган буласың тагын, көзге әтәч» дигән кебек итеп, Садыйковка ничектер югартын түбәнгә таба бер карап алды, аннары дуамал гына ярып салды:
— Иренеңнән сөтең кипмәгән әле синең Сөләйман абыеңны өйрәтергә.
Ул арада тракторчы Никифоров та килеп җитте. Сөйләгәндә пата- җимерә татар сүзләрен, бигрәк тә татарның тәртә бавы өзелгәндә әйтә торган суганлы-борычлы сүзләрен кыстыргалап җибәрә торган бу рус егетенең әйткәне һәрвакыт ышандырырлык яңгырый, ә бу урында ул хәтта әйтеп тә тормады, Хәйдәревне ике кабыргасына әйләндереп кенә салды:
— Мылтык мае белән глаза не мажь, Саша. Без — десятки, ә син — единица. Все равно сомнем...
Сүзләре ышанычлы чыга, егетләр сәгатьлек график белән эшләүнең нәрсә икәнлеген күргәннәр, кичә кичке кебек, икеләнебрәк сөйләшү сизелми иде. Шул җөмләдән, Хәйдәрев үзе дә смена нормасын үтәгән, шуңа күрә аяк терәп киреләнә, янәсе, «мин графиксыз да сездән калышмадым».
Шулай да өчәүләп очып купа башлагач, бирелмичә булдыра алмады ул. Башыннан кепкасын салып, козырек астыннан әлеге бланкны •чеметеп кенә тартып чыгарды да, «Мәсәнә, миңа нигә кирәге бар аның» дигән кебек итеп, Богатыревка кире сузды. Чынлап та, исәп-хисап бланкысында бернинди дә билгеләр ясалмаган, иртәнчәк ничек бирелгән булса, хәзер дә шул ук хәлендә, бары тик кепка козырегы астында ятып таушала гына төшкән иде.
— Миннән профессор ясый алмассыз, аны алдан ук әйтеп куям, — диде ул, бу юлы инде шактый ук кыза төшеп, — кәгазь-каләмне 'җенем сөйми. Исәплисегез килә икән, миңа дисә, төннәр йокламыйча исәпләгез, сезне шуның өчен куйганнар. Ә минем эш — җир ерту.
Ләкин биш минуттан соң бригадирның үзе каршына килеп баскач, ана болай остарып кына калырга туры килмәде. Кызарып булса да үз җавабын бирергә, сөйләшмәс җиреннән сөйләшергә туры килде. Смена башлаганда үткәргән ярты сәгатьлек әңгәмәнең һәм кешечә мөнәсәбәт күрсәтеп төшендерергә тырышуның нәтиҗә бирмәве Айдарны бу юлы үзен тыеп кала алмаслык дәрәҗәдә ярсыткан иде.
24
— Синец өчен генә икенче устав чыкмас, Хәйдәрев,— диде ул, тегенең күзләренә туп-туры карап, — тракторчының эше, син уйлаганча, жир ерту гына түгел, тракторчының, эше — колхозчылар белән бергәләп югары уңыш өчен көрәшү. Л\оны безгә берничә кабат тукыганнар иде инде, күрәсең, әле сиңа һаман да барып җитмәгән икән.
һәм шунда, үзсүзле Хәйдәревне «эшкәрткән» урында басып торучы учетчикка борылып, боерык тоны беләп әйтте:
— Бүген эшләгәнен хәзер үк барып үлчә, эшнең сыйфатына ныклап игътибар ит. Иртәгә шундый ук расчет бланкысын яңадан кулына тоттыр. Ләкин кара аны, Хәйдәрев, анысы кепка козырегы астында яшереп саклау өчен түгел, исеңдә тот.
Әйтәсе дә юк, Хәйдәрев үзсүзле кеше, ә бу учетчик Богатырев дигәне аңа караганда да үзсүзлерәк булып чыкты. Кай арада йоклаган, кай арада торган, буе ике километр ярымлы загонның аркылысын-буен кай арада атлатып чыккан, житмәсә тагын бөтенесе кәгазьгә дә төшерелгән: бер әйләнешкә ничә минут, баш-башларны йөрүгә ннчәшәр минут, трактор кайсы тизлектә йөртелергә тиеш, агрегат бер алганда нинди киплектә ала, шуннан чыгып, сменада күпме жир эшкәртелергә тиеш — бөтенесе исәпләнгән. Шушы исәпләрне кепка козырегы астына яшереп куймыйча, барысын да күз алдында тотып эшләгәндә һәм, тракторга үз вакытында техник карау үткәреп, аны вакытында «сугарып» йөртә белгәндә, Хәйдәревкә сменадан соң бригадир алдында ык-мык килеп кызарып торырга туры килмәячәк.
Богатыревның кулыннан график расчетларын алганда, Хәйдәрев шулай да, гадәттәгечә, авыз эченнән генә мыгырданып, үз кирелеген итмичә кала алмады:
— Теләсә нәрсә әйтегез, ләкин бу барыбер сәгатьлек график түгел, сәгатьсез график булачак. Янымда сәгатем булмагач, мин аны кайдан чамалап бетерим: сыяммы мин сезнең бу графигыгызга, сыймыйммы?
— Башкалар сыйганны син дә сыярсың, — диде Богатырев, кырт кисеп, — синдә сәгать булмаса, миндә сәгать бар, бу сменаны без бергәләп эшләрбез. Син әйләнерсең, мин исәпләп барырмын.
һәм ул, сәгатен кулына алып, шундый ук катгыйлык белән остәп тә куйды:
— Сәгать төгәл 6. Газуй. 45 минутта син кругны әйләнеп килергә тиешсең. Сәгатем кулымда, сыйганны-сыймаганны сәгать үзе күрсәтер. Газуй.
Чынлап та шулай. Сәгате кулында, әнә нинди житди кыяфәттә басып тора. Биредә инде киреләнеп торырга вакыт юк, киреләнеп тору әлеге шулсанаулы минутлар эченә керәчәк. Эш болай житди төс алып, аны артыннан этә башлагач, бу инде Хәйдәревнең ачуын да кабартып жибәрде, юк, моңа кадәр ул толкач ярдәменә калган кеше түгел. Менә ул. шунда ук рычагка басып, газ бирде, мотор бердән гүли башлады, артына тагылган берничә корпуслы сабанын жиңел генә жилтерәтеп һәм «бишегендә» сүзгә-өнгә катнашмыйча утырган прицепщикны тир- бәтә-тирбәтә, 86 номерлы көпчәкле трактор кузгалып та китте.
Чынлап та, вакланудан курыкмый торган кеше булып чыкты бу Богатырев дигәннәре. Имештер, кеше эшләгәнне жир башында минутлап санап тора. Хурланыр иде берәү булса. Ә ул, юк, хурланмый, са иыйм диде, саный. Хәйдәрев затонны башлаганда канда калган булса, ул әйләнеп килгәндә дә шунда ук басып тора бирә, житмәсә әле әллә кайдан ук тешләрен ялтыратып көлә, тәти тапкан малай кебек, учындагы сәгатен күрсәтә, Хәйдәревкә куәт бирә, янәсе. Ә Хәйдәрев озын, әллә- кайдан ук күреп килә моны. Күзне йомып булмый бит, чыккан этәргә — этә. Хәйдәрев бу эшкә күңеленнән бераз тырналса да, серне бирмәде, башны бик югары тотып килде. Трактор жир башыннан борылганда.
25
чак кына туктап, алар хәтта кыска-кыска гына сүзләр белән сөйләшеп алырга да өлгерделәр.
Богатырев, болай да колга буе Хәйдәревне тагын да үстереп җибәрергә теләгәндәй, әйтеп куйды:
— Ә нишләп сыймаска? Әллә син кешедән кимме. Өч минутың артып та калды әле.
— А как же,—дигән булды тегесе, серне бирмәскә тырышып. Ләкин бик яңгырап чыккан бу «а как же» үзе генә дә аның кодрәтләнеп, чынлап та үсеп киткәнлеген әллә кайдан күрсәтеп тора иде. Менә Хәйдәрев загоины икенче тапкыр әйләнеп килде, ә Богатырев тагын шунда — җир башында. Әйтерсең, утыртып куйган багана. Шул арада үзе график блаикысына билгеләр ясарга да, Хәйдәрев загонның теге башына китеп торган арада, стан янына килеп, Гыйльменисага утыннар сындырышырга да, су ташучы биянең колынын сыпыргаларга да вакыт таба.
Әйе, Богатырев бик үзсүзле кеше булып чыкты, эш боладга киткәч, Хәйдәрев тә бик кызып тотынды, шулай ук гадәттә «Нух көймәсе» дип мыскыллап йөртелә торган 86 нчы да сынатмады. Кыскасы, сменадан соң башкалар гөрләгәндә Хәйдәревкә дә, кичә кич белән булган кебек, бер читтә ялгызы гына калып «Ракета» пыскытып утырырга туры килмәде. Чөнки егетнең бите майдан-тузаннан бик нык каралган булса да, намусы чиста, смена нормасы бик күпкә арттырып үтәлгән, шуның янына тагын график бланкысы да, кичәге кебек, «ипи белән кушып ашалмаган» иде.
Ләкин бүгенге эш аның үз эше генә түгел, кеше күрмәгәндә генә «нәни абый» чабуына тотынып эшләнгән эш кебегрәк булып күренә иде. Шуңа күрә күзенә Богатырев чалынгач ул элек, кинәт уңайсызланып, тынып калды, аннары дуамал гына әйтеп салды:
— Иртәгә, Саша, миңа синең будильнигың кирәк булмас. Моңа кадәр «нәни абый» чабуына тагылып йөргән кеше түгел без. Кайтып алып килергә генә, сәгатьнең миндә дүрт почмаклысы да, түгәрәге дә бар.
Чынлап та, әйтүен әйтсә, әйткән сүзен җиренә җиткерә торган кеше икән үзе. Башкалар кичке ашны ашый калдылар, ә ул, «мине өйдә Мәгъсүмә апагыз пешергән аш көтә» дип, авыз эченнән генә сөйләнгә- ләп, Богатырев велосипедына атланып авылына кайтып китте. Иртәгесен, смена башланудан күп элек, ул инде килеп җиткән, будильник ук булмаса да, аннан аз гына калыша торган иске маркалы зур гына кесә сәгате алып килгән иде.
Смена алышыну алдыннан үткәрелә торган техник карау вакытында, барысы да бергә җыелгач, иптәшләре, аның бу сәгатеннән көлеп, дусларча бер шаяртып та алдылар:
— Синең бу сәгатең үзе дә «Универсал» тракторы кадәр бар икән, әй. Тәүлегенә ничә тапкыр заправить итәргә соң аны?—дигән булды берсе.
— Нинди ягулык белән йөри үзе? — дип, көлеп сорап куйды икенчесе.
— Техника бу, авиационный бензинга көйләнгән механизм. Күренеп тора ич, — дигән булды өченчесе.
— Алайса ягулык ташучыларга артык эш була инде бу. Безнең нефтебазада андый сорт ягулыгы да юк бит әле аның, — дип куертып җибәрде дүртенчесе.
Хәйдәрев, «күрербез, чебешләрне көзен саныйлар» дигән бер кыяфәт белән, сәгатен каршыдагы рамага җайлап беркетеп маташкан җиреннән, үз-үзенә сөйләнеп алды:
— Юк, брат... «Нәни абый» чабуына ябышып йөри торганнардан түгел бу. Сез көлеп торыгыз, ә ул менә минем каршыда минутларны
26
саный торсын. Әйләндем бер круг, әйт миңа, сыйдыммы, сыймадыммы графикка?
Гомумән, бу иртәдә ул бик сүзчән һәм бик кәефле күренә иде. Тик менә башланачак смена өчен график расчетлары биреп йөрүче Богатырев килеп житкәч кенә бер мәл көйсезләнеп алды:
— Тагын шул кәгазь, әллә кәгазь ашамыйча тамагың туймыймы,
Богат?—дип, учетчикка кызу гына күтәрелеп бәрелде ул. һәм шунда ук йомшап, хәтта бераз ялыну тавышы белән диярлек, ялгап алып китте,— әйт, голова, мина барысын да телдән генә: кругпы ничә минутта әйләнергә? Баш-башларга пнчәшәр минут бирәсең? Норма үтәлсен өчеп ничә круг ясарга? Нинди тизлектә йөрергә? Күпме экономия бирергә? Бөтенесен хәтердә тотам. Бөтенесен графикча эшлим. Менә күрерсез. Югыйсә, белмим, әллә нәрсә килеп чыга: үзең, имеш, рульдә утыр, үзен кәгазь өстендә каләм кыштырдат. Булмый миннән, пычратып кына бе-терермен мин сезнең ул кәгазегезне... '
Менә ул Богатыревның иңенә зур кулың китереп салды, аның күзләренә карады һәм, башкаларга ишеттермәскә тырышып, тавышын кыса төшеп әйтте:
— Үземә уңайсыз, кичә бик оялтты. Барып сора, дус кеше, бригадирдан: рөхсәт итсен мина кәгазь-каләмсез генә. Бөтенесен хәтерлә тотам, бөтенесен как есть эшлим, график булгач график. Бары тик кулыма кәгазь-каләм генә тоттырмагыз, булмый миннән, пычратып бетерәм кәгазьне.
Бер-ике минут уздымы икән, Богатырев бригадир яныннан әйләнеп килеп:
— Эшли бир үзенчә, ләкин нәтижәсе безнеңчә булсын. Бригадир шулай әйтергә кушты, — дип хәбәр итте. Һәм аңа телдән шул сменаның техник күрсәткечләрен бирде.
XIII
Авыл. Җәйге таң. Сандугач. Гыйшык уты белән янучы кыз...
Күпме генә жырланмаган болар. Талантына һәм сүз байлыгына карап, кайсы шагыйрь генә аларны үз казанында үзенчә пешермәгән дә, үз укучыларына үзенчә тәкъдим итмәгән! һәм шунда ук бер сорау туа, кем генә аларны жырлап бетерде икән? Янамы бу? Түгел. Искеме? Түгел. Тормыш үзе мәңгелек хәрәкәттән, искелекнең һәм якалыкның, үлемнең һәм яшәүнең бер-берсе белән өзлексез тарткалашуыннан, көрәшеннән торган мәңгелек хәрәкәттән гыйбарәт булганы кебек, тормышның һәм кеше табигатенең аерым чагылышлары булган ул күренешләр дә мәңгелек. Яиа буыннар килә, алар үзләре белән яңа төшенчәләр, яңа фәлсәфәләр, яна яшәү һәм яңа мәхәббәт алып киләләр, иске жырлар онытылалар, халык теленнән акрынлап төшеп кала баралар. Яка карашларны чагылдырып яңа жырлар туа, ләкин сандугач һаман исән, тан алды тынлыгы һаман исән, мәхәббәт һаман исән һәм алар, яңа заманның яна төшенчәләре белән сугарылып, элеккегә караганда күп тапкырлар әрсезрәк һәм янгыраучанрак булып, яңадан шулай халык жырларына кушылып китәләр, поэмаларга, романнарга үрелеп үсәләр. Бар, тыеп кара син аларны!
Тәрәзәсен кичтән ачык калдырып яткан иде Тәзкирә, саф һава кереп торсын, йокларга рәхәт булсын дигән иде. Ә менә һава гына кереп калмады, таң алдыннан өй каршындагы шомырт агачына килеп. «чут-чут> сайрый башлаган сандугач жыры да керде һәм Тәзкирә, сандугач тавышыннан уянып китеп, үзенең киләчәге һәм Айдар белән бәйләнешле эшләре турында татлы хыялларга чумды.
27 :
Тац атып, дөньяга сыек зәңгәрлек әле тик җәелеп кенә килә иде. Гомердә булмаган хәл, менә шундый вакытта кызның йокысы качып тора — моның өчен мин сиңа ни әйтергә дә белмим, сандугач!
Нилектән бу? Кичә аңа үз бригадасындагы кайбер кешеләр белән әчелешле булырга, канын бозарга туры килгән иде. Бәлки бу шуныкы- дыр? Әллә йоклаганда берәр куркыныч төш күреп, хәзер шуны нәрсәгә юрарга белмичә ятамы? Әллә сандугач тавышын ул беренче мәртәбә генә ишетәме? Юк, берсе дә түгел. Үз-үзен тыңлый кыз. Аннары тагын сәер бер хәл менә: таң тынлыгын һәм сандугач тавышын бөтенләй кү-меп, аның хыялында кинәт тояк тавышлары тупырдап ишетелә башлагандай була. Таш юлдан чабучы атлармы болар, әллә төнгә каршы яланга җибәрелгән тайлар шулай чабышып кайтып киләме? Берсе дә түгел икән, бу бөтенләй күз күрмәгән, колак ишетмәгән мал икән. Төн кебек кара ял-койрыкны уйнатып, менә ул тыкрыкларның берсеннән атылып килеп чыга да, муенын кәкрәйтеп һәм сыны белән кырыкка сыигалап, Тәзкирәләрнең ачык тәрәзәсе алдында бер кыланып ала. Тәзкирә моның нәрсә һәм ничек булганын ацышып та өлгерми, аның колаклары төбендә тупырдап торган тояк тавышлары калдырып, ул төнге аргамак кинәт юкка да чыга. Бераз вакыт шулай юк булып тора. Апнары тагын, бу юлы инде бөтенләй икенче яктан, атылып килеп чыга да, шундый ук җиңеллек һәм тыеп калып булмаслык чаялык белән, Тәзкирәләрнең коймасы аркылы сикереп, аларның ишек алларына атылып керә. Лапастан бер урап чыга, баскыч төбенә килеп бер мәл тырнанып тора, шунда ук нидәндер өреккән кебек, сикереп тагын кузгалып китә һәм, коймадан уктай атылып, күздән юк була. Таң тынлыгын җимереп искәртмәстән генә тупырдап килеп чыккан бу ук-ат, ул да түгел, •бнте-кулы майланган, комбинезоны өстеннән биленә киң солдат каешы буып җибәргән, тыгыз гәүдәле, айның унбишенче кичәсе кебек түгәрәк һәм көләч йөзле Айдар булып чыга. Менә ул тигез ак тешләрен күрсәтеп елмая, ниндидер сөенечле яңалык хәбәр итә, каядыр чакыра, кулын изи һәм, шунда ук тагын төнге аргамакка әйләнеп, атылып күздән югала...
Кадалып китсен йокысы. Нәрсә генә булмасын, тулаем алганда, Тәзкирәгә барыбер рәхәт. Баш очында гына диярлек, әнә ничек сандугач сайрап тора, гүяки кешеләрне татлы йокыларыннан куркытып уятмаска тырышкандай, йомшак кына жәелеп яшь көн килә. Өйләр, ка- ралты-куралар, бакча киртәләре, үсеп утыра торган агачлар, өсләреннән төн пәрдәсен ташлап, минут саен ачыла төшебрәк күренәләр. Ә барыннан да бигрәк шунысы кызык: Тәзкирә аны — хәзергә менә хыялында гына уйната ала торган ул чая егетне — бүген тагын күрәчәк, бүген тагын аның шомырт кара күзләре белән очрашачак.
Менә нинди яклары бар бит аның — туып килә торган яшь көннең.
Әллә ничек, кызу җил исеп киткән кебек булды Тәзкирәгә. Ул, тәрәзә канатын төбенә кадәр ачып, яртылаш тышка сузылды, сандугач тавышын бирелебрәк тыңлый башлады.
Тузан һәм тормыш ыгы-зыгысы әле кузгалып өлгермәгән менә бу таң тынлыгында сандугач гүяки бу кызның үзе белән генә сөйләшергә, ана ниндидер серле хәбәрләр җиткерергә дип килгән дә, менә хәзер, башкалар уянганчы шуларны сөйләп бетерергә ашыккан кебек, ашкы- нып-ашкынып чутылдый иде. Тәзкирәнең куе озын чәчләре яртылаш сүтелеп иңенә таралган, ачык муенын, беләкләрен, күкрәген әледән-әле тан җиле сыйпап уза, ә шул вакытта аңа һаман да кызу, йөрәге тагын да ешрак тибә башлаган кебек тоела иде.
Авыл. Җәйге таң. Сандугач. Ачылмалы тәрәзә. Тәрәзәдә чәч толымнары тузгып ялангач иңнәренә таралган уйчан кыз. һавадан әле төн дымы да китеп бетмәгән, шуның өстснә торып-торып рәхәт кенә таң җиле исеп куя, ә кызга барыбер кызу. Шомырт агачында сандугач әнә
28
ничек ашкынып-ашкынып сайран утыра, ә кыз әлсдән-әле көрсеисп-көр сенеп куя.
Менә тагын нинди яклары да була бит аның— туып килә торган яшь көннең.
Тәрәзә канатының ялгыш бәрелеп китүе почмак як сәкедә йоклап ятучы I ал и мә түтине йокысыннан уятты һәм ул, кызының ара-тирә көрсенгәләп ачык тәрәзә алдында утыруын бераз тыңлап ятты да, бүлмә тактасы аркылы:
— Таң тишегеннән пигә болай йокың качты? Әллә башыңа берәр хәсрәт төштеме? — дип сорап куйды. Тәзкирә йокысы качуның чын сәбәбен әнисенә, әлбәттә, әйтеп бирә алмады.
— Бөркү булып китте әллә нигә. Тәрәзәне ачтым,—дип җавап кайтарды ул, кыска гына итеп. Бу жавап чынга бер дә охшамаган иде, кинәт әллә ниләр уйлый башлаган ананы ул жавап, әлбәттә, тынычландырмады. Чөнки Галимә түти тәрәзәнең кичтән үк ачык калдырылганын белә һәм, шуның өстенә тагын, кызының инде байтактан бирле тәрәзә алдында утыруын, борчылуымы, хәсрәтеме булган кешесыман, ара- тирә тирән генә көрсенгәләп алуын да ишетеп торган иде. Шулай да бу, ананы бөтенләй жавапсыз калдыруга яки, хыялый баштан нинди дә булса берәр сүз ычкындырып, тотылмаган аргамакны аңа бүләк итүгә караганда, яхшырак иде. Галимә түти ул жавап белән генә тынычлан- маса да, сүзне тагын да озайтып торуны кирәк тапмады. Шулай ук Тәзкирә дә анасының шикләрен куертырга теләмәде, шунда ук кроватена менеп ятты, йоклап китмәкче булды.
Ләкин йоклап китәргә соң иде инде. Нидәндер шикләнебрәк торган кебек, элек кыяр-кыймас кына килгән яшь көн, кинәт үзенең хокукын сизгәндәй, бөтен авылны берьюлы кочып алды, дөнья бердән яктырып китте, әтәчләр бергәрәк һәм ничектер тырышыбрак кычкыра башлаган кебек булдылар, шомырт агачындагы сандугач тавышы тынды, күрәсең, ашкынып-ашкынып та, жырын жырлап бетерә алмыйча очып китте булса кирәк. Ул да түгел, пожар каланчасының кыңгыравы, таң тынлы-гын үзенең күңелле чаңнары белән куып, бер-бер артлы өч тапкыр сугып куйды — болар бар да хезмәткә чакыручы колхоз иртәсенең инде баскыч төбенә үк килеп житкәнлеге турында сөйли иде. Ана да, кызы да сүзсез генә торып, киенә башладылар.
Ә көн тагын нинди мәшәкатьләр алып килер икән? Хәер, бусы турында алдан баш ватып торуның кирәге бармы? Нәрсә алып килсә, шул булыр — Тәзкирәне бусы пошындырмый. Мәшәкатьләре дә булыр, борчулары да булыр, яңа жәнжаллар, яңа сөенечләр булыр — шулар- ның барысын да каршы алыр өчен киенә Тәзкирә. Тик бер нәрсә аны куркыта: искәрмәстән генә тупырдап килеп чыккан әлеге төнге аргамак аларнын ихатасына нишләп соң сыеп тора алмады икән? Юк нәрсә, үзе өреп тутырган хыял шары, тик шулай да күз алдында ук шартламасын иде.
Ә көн, чынлап та, күп кенә тынычсызлык алып килде. Тәзкирә белән Айдар, әлбәттә, очраштылар. Күзгә-күз карашу да, сөйләшү дә булды. Ләкин Тәзкирә, таң тынлыгында татлы уйларга бирелеп, аны үзенең саф хыялында әле оча торган канатлы атка әйләндереп, әле чын үз төсе, үз каралыгы белән тәрәзәсе төбендә уйнатып йөрт- гәндә, Айдар белән мондый сөйләшүне һич көтмәгән иде.
Дөресен әйткәндә, очрашу һәм сөйләшү көндез түгел, кичен булды. Тәзкирә, алган нарядлары буенча, үзенең иртәге һәм көндезге эшләрен бетергәннән соң, тракторчылар эшләгән мәйданнарны кабул итеп алу өчен, кичен трактор бригадасына килде. Алар тракторчылар башкарган эшләрне, башка көннәрдәге кебек, бүген дә агротехник Гайжан агай белән икәү бергә кабул иттеләр. Дөресен әйтергә кирәк, эшләнгән эштән икесе дә бик канәгать калдылар. Хәтта әле бер урында Гайҗан
29
агай башын да селкеп куйды: янәсе, кабартканнар да соң җирне, рәхмәт төшкерләре.
Гайҗан агай күп вакытта узганны искә төшерергә ярата һәм еш кына «элек, сүздәй әйтсәк, крестьян менә болан эшли иде» дип кыстырып жибәргәли, ләкин ул моны узганны сагынып искә алу рәвешендә түгел, ә бәлки бүгенге яшьләр алдында бүгенге эшләрнең әһәмиятен аеруча басым ясап күрсәтергә тырышып, гыйбрәт өчен шулай әйтә иде. Шул гадәтеннән ул бүген дә котыла алмады. Бер басудан икенчесенә күчкәндә:
— Элек безнең басулар мондый тирән сөрүләрне күргәннәр дисеңме? Юк, энекәем, мондый эшне күргәне юк иде җирнең. Хәзерге белән чагыштырганда, тырнап кына үтә иде элек крестьян, сүздән әйтсәк, — дип, бөтен сүзләрен үзенчә бик нык дәлилләп һәм әледән-әле «энекәем» дигән эндәш сүзе кулланып, сөйләнеп йөрде.
Башта әнә шулай бик дәртләнеп сөйләнеп барган Гайҗанның соңга таба пары оча башладымы, әллә инде артык ышанучаи булып киттеме, икенче басудан өченче басуга күчкәндә ул бөтенләй сөйләшмәс булды, ә барып җитеп, бүген көндезге сменада тракторчы Хәйдәрев сөреп киткән участок башына килеп туктагач, бөтенләй үшәнләнеп калды.
— Күренеп тора, энекәем, май чүлмәге тышыннан билгеле, сүздән әйтсәк, — дип, сөрелгән мәйданга өстәп генә күз ташлау белән тыныч- ланмакчы булды ул, — монда инде, энекәем, тырнак астыннан кер эзләргә урын калдырмаганнар. Аяк буяп йөрисе дә юк.
Чынлап та, Хәйдәрев сөргән участок та, башкалары кебек үк, карап торырга бик күпереп ята, баш-башлары аркылыга йөрелгән, чи калгап урыннар, тракторчыларның үз сүзләре белән әйткәндә, «балалайкалар» күренми иде. Ләкин Тәзкирә шулай да аякны буямыйча гына китәргә риза булмады.
— Күренеп торганы анысы чүлмәкнең тышкы ягы, Гайҗан абзый,— диде Тәзкирә, агротехник белән килешеп җитмәгәнлеген тавышыннан ук сиздереп, — ләкин бит күзгә генә ышанып участокны кабул итәргә безнең хакыбыз юк. Тикшерик: «май чүлмәге»нсң эчендә ни бар икән?
һәм ул, сөрү катламын үлчәү өчен сантиметрлап ясалган үлчәү таягын Гайҗан агайдан үзенә алып, аяк буялу белән бер дә исәпләшеп тормыйча, сөрелгән мәйданның өстснә кереп китте.
Агротехник Гайҗанкан аерылып калуына һәм бераздан Айдар каршына барып, мәсьәләне кабыргасы белән куюга нәкъ менә шушы участок сәбәпче булды да инде — чөнки ул, договорда күрсәтелгән 20—22 •сантиметр урынына, бары тик 15 кенә сантиметр тирәнлектә сөрелгән иде. Бер үлчәү белән генә чикләнеп калмыйча, Тәзкирә участокны берничә җиреннән — баш-башларыннан һәм уртадан ике-өч төштән — үлчәп карады. Шулай, сөрү тирәнлеге бөтен җирдә 15 кенә сантиметр иде. Ә өстән караганда, Гайҗан — «энекәем» — хаклы, сөрелгән җир чынлап та бик матур булып күперенеп ята иде.
Һәр күперепке сүз акыллы сүз булмаганы кебек, күрәсең, сөрелгән •мәйданның да күпереп кенә ятуы җитми икән әле.
Тәзкирә алдында менә ике юл калды: берсе — тракторчылар белән, бигрәк тә аларның бригадиры Айдар белән ике араны бозмыйча, участокның бозылуы белән килешеп калырга һәм барып учетный листка кул куярга. Икенчесе — ара бозылудан курыкмыйча, барып тавыш күтәрергә һәм участокны кабаттан эшләтергә.
Хәер, Тәзкирә әллә ни зур тавыш күтәреп тормады. Ул, станга барып, бригадирны күрде дә, мәхәббәттә аңлашкан мөлаемлек белән, сабыр гына итеп әйтте:
— Мин сезнең Озын-алан култыгында бүген сөргән участогыгызны кул куеп кабул итә алмыйм, иптәш Зөбәеров, — диде.
30
Ике гашыйк, җәйге эшләр бетеп, уңышлар җыеп алуга ЗАГСка барып язылышырга да, бергә семья тормышы корып жибәрергә Дип сүз куешкан ике яшь йөрәк, берсе икенчесенең күләгәсе белән очынып яшәүче ике күңел, Тәзкирә һәм Айдар — менә алар кичке шәфәкъ нурлары астында берсенең каршында икенчесе басып калдылар.
Айдар Тәзкирә әйткәнгә ышанырга да, ышанмаска да белмичә:
— Син соң яхшылап үлчәдеңме, иптәш бригадир? Дөрестән дә шулаймы, 15 кенә сантиметрмы? — дип кайтарып-кайтарып сорый.
Тәзкирә, шунда беррәттән, алариың икесенә генә кагыла торган шәхси мәсьәләләргә дә ымлау ясарга тырышкандай, мәгънәле елмаеп:
— Мин элек яхшылап үлчәмичә бер сүз дә сөйләмим,—дип, ачык кына җавап кайтара.
— Ничектер ышанып бетәсе килми, — ди Айдар, Тәзкирәгә әйтүдән бигрәк, үз-үзе һәм үзенең егетләре белән сөйләшкән кебек булып. Ләкин шунда ук аның күз алдына килешсез сыны һәм бөтен кирелекләре белән берьюлы Хәйдәрев килеп баса. Менә ул станда пешкән яхшырак сыйфатлы ашка кушылмыйча, өеннән аш китертә. Менә ул юмаган кулы белән зур-зур итеп икмәк сындыра. Менә ул графикка керергә теләмичә чыгымлап йөри. Ниһаять, кердем дигәч тә үзенә бер кирелек уйлап табып, кәгазь-каләмгә каршы бунт күтәргән булып маташа. Эшен эшләгәч, нормасын үтәп баргач, график исәп-хисапларын язмый- ча да хәтерендә саклагач, «әйдә, үз кирелеге белән шулай йөри бирсенә дип карады Айдар. Шулай бер көн йөрде теге, шулай ике көн йөрде — үтте, шулай өч көн йөрде — үтте, дүртенче көнне менә бөтен бригаданы оятлы итте. Димәк, бөтенесен дә бодай гына истә тоту мөмкин түгел икән. Шулай ук Айдарның да, бригадир буларак, аның кирелегенә юл куюы, тынычлануы дөрес булмаган икән.
— График белән булгач барысы да майлагандай барыр, бер җирдә дә сөртенмәбез кебек иде, — дип, үз-үзен мыскыллап, сөйләнеп ала Айдар.
Тәзкирә, «минем биредә бернинди дә гаебем юк, син моның өчен мине ачуланма инде, Айдар» дигән кебек, томырылып Айдарның күзләренә карый:
— Миңа да шулайрак күренгән иде башта...
Шәфәкъ нурлары белән тулган менә бу кичтә, озын керфекләр астыннан мәхәббәт һәм ялвару белән тулып карый торган бу сөрмәле күзләргә карап, исереп калуың да бик мөмкин иде, ләкин башына әнә шундый күңелсез хәбәр явып торганда, ничек иссрмәк кирәк. Шулай да Айдар бу кызның сөйкемле күзләренә, барыннан да бигрәк, аның колхоз эше өчен менә шулай чын күңелдән яна белүенә һәм, шунда беррәттән, бу минутта аеруча кызарып, аеруча түгәрәкләнеп калган кебек күренә торган бит алмаларына, менә шушы минутта ук суырып үбәрдәй булып сокланып, бер карап алмыйча булдыра алмады.
— Барысын да күрә торган булып чыктың син, кызый,—дип куйды ул, нәрсә әйтергә дә белмичә кызга бераз карап торганнан соң.
Нәрсә әйтергә теләде ул бу сүзләре белән? Тавышына, әйтелешенә караганда, Айдар моны кызга соклану белән әйтте кебек. Ләкин барысын да тирәннән уйларга, үзенчә мәгънә чыгарырга өйрәнгән гашыйк кыз Тәзкирә өчен бу соклану да һәм, бер үк вакытта, ул сүзләрнең артында әйтелеп бетмәгән икенче мәгънә дә — җиңелчә генә үпкә дә ишетелде кебек. Янәсе, барысын да күрә торган, тырнак астыннан кер эзли торган кеше булып чыктың әле син, кызый. Килешеп булырмы икән синең белән?
Тәзкирә шомланды, ләкин нәрсәдән болай шомлануын ачык кына төшенеп җитә алмады. Хәер, ул кадәр тирән мәгънәләр чыгарып торырга алариың вакыты да булмады. Шунда ук алар — ике бригадир
31
һәм учетчик Богатырев — өчәүләп әлеге шул аңлашылмау чыккан урынга — Озын-алан култыгындагы участокка киттеләр.
Юлда алар, уртак бәхетсезлеккә дучар булган юлчылар кебек, сүзсез генә бардылар. Җилкәсен сикерткәләп, һәм анда-санда авыз эченнән нидер мыгырдангалап баруыннан ук сизеп алды Тәзкирә—Айдар ачулы һәм Тәзкирәгә карата бүген сизелерлек дәрәжәдә сыртлы күренә иде. «Ә мина башкача мөмкин идеме сон? Әллә, бу синең миңа шулай ачулануыңмы, Айдар?» дигән сораулар куеп, үзе күңеленнән шул сорауларга жавап эзли-эзли, бераз арткарак калып атлады Тәзкирә. Айдар исә сораулар да куеп тормады, жавап эзләп тә баш ватмады, ул чынлап та артыгы белән кырыс һәм, әгәр аягына керзовый итек кигән бу шәфәкъ фәрештәсе китергән күңелсез хәбәр чын булып чыкса, тракторчы Хәйдәрсвне— тешләре белән булмаса, шелтәле сүзләр белән — өзгә- ләп ташлардай булып, ике басасы урынга бер басып, сүзсез-нисез генә алдан йөгерә бирде.
Менә ничек булып чыкты бүген көн. Сандугач жыры белән башланган иде, икс бригадирның, күңелсез хәлне каршылап, аллы-артлы йөгерүе белән бетте.
XIV
Галимә түти ул көнне кызы турында уйлый-унлый тәмам вәсвәсәләнеп бетте. Таң йокысыннан бүленеп, нигә шулай уфылдап ятты соң аның кызы Тәзкирә? Әллә югыйсә башына чыннан да берәр хәсрәт төшкәнме аның? Бу сораулар торып-торып Галимә түтинең исенә төштеләр һәм кайчандыр түгәрәк кенә булып гөрләп торган семьядан ялгыз бер кызы белән генә калган ананың күңелен сәбәбе ачык булмаган, шунлыктан бигрәк тә шаукымлы кичерелә торган борчу белән тутырдылар.
Җитмәсә тагын көтү куганда Хәнәфи карчыгы — бервакытта да лы- .кылдап туя белми торган әнә шул урам-авыз— әллә нинди шикле сүзләр әйтеп, болай да тынгысын югалткан йөрәккә ут үрләтеп китте. Сүздән сүз чыгып, Галимә үзенең ревматизмлы аягыннан зарлана башлаган иде дә, теге, аның авызына кычыткан белән чәпәгән кебек итеп, берьюлы әйтеп куйды:
— Сөйләп тормасана юкны, Галимә ахирәт, кеше сөйләгәндә дә син эчеңнән тын. Тиле кеше әйтмешли, сиңа тиздән аякның бөтенләй кирәге дә булмас, халык теленә кергән сүз чын булып чыкса әгәр, яшь киявең сине трахторга гына утыртып йөрер.
Нинди «халык теле»? Нинди «трахтор»? Галимә түтинең хәзергә боларның берсен дә ишеткәне юк, кызы Тәзкирә турында сүз чыкканда яхшыдан бүтәнне аның гомумән ишеткәне юк, шуның өстенә тагын үзе дә кызына, кешегә каты бәрелмә, үзеңә дошман әзерләмә, дип тукып кына тора иде. Шунлыктан, Хәнәфи карчыгының ерактан чорнап- чорнап аңлатырга тырышкан бу кинаяле сүзләре аны яхшы ук аптырашта калдырдылар.
— Вакыты житкәч насыйбы чыкмый булмас анысы, — диде ул, эчке пошынуларын шулай да бик үк сиздермичә, — иллә-мәгәр, ахирәт, олы башымны кече итеп, кеше гайбәтен жыеп йөрмәс идем. Шул Тәзкирәне күрә алмадыгыз инде. Тырнак астыннан кер эзләүдән бүтән нәрсә түгелдер әле чынлап карасаң...
Телгә чаялыгы һәм, гомумән, урам-авыз булуы ягыннан Хәнәфи карчыгы авылда атаклы хатыннарның берсе иде. Бу юлы да ул, теле бер әйләнә башлагач, сүзгә әжәткә кермәде, хәтер саклап тормады:
— Чынлап карап нишлисең дә, чынлап карамыйча нишлисең. Без инде, Галимә ахирәт, кочагыбыз белән агым суны туктата алмаган кебек, яшьләрне дә тыя алмыйбыз, аларның үз юлы. Күңелеңә авыр ал-
32
ма, чынлап Караганнардырмы, юри-марый гынадырмы, әмма синең белән мин күрмәгәнбез: әлеге шул трахторпстлар башлыгы дигәне синеа Тәзкирәңне үзенең теге «тырт-пырт» килеп чаба торган чикерткәсенә атландырып, урманнарга, болыннарга, тумачи җиңгә әйткәндәй, кеше күзе төшми торган аулак урыннарга гүләйткә йөртә башлаган ди ич инде. Мин чыгарган сүз түгел, ялган булса, гөнаһысы чыгарган кешегә булсын.
Сүз көрәштереп тормады Галимә түти. Хәер, аның Хәнәфи карчыгына каршы куярлык дәлилләре дә юк, кинәт ишетелгән бу сүзләргә ышанырга да, ышанмаска да белмичә аптырап калган иде ул. Шунын янына тагын кызы Тәзкирәнең бүген, татлы таң йокысын йокламыйча, ачык тәрәзә алдында уфылдап утыруын исенә төшереп, «әллә чынлап та Тәзкирә белән берәр хәл булдымы?» дигән тәшвишле сорау аны эчтән тагын да ныграк кимерә башлады.
Анысы дөрес, Тәзкирәгә вакыт җитмәгән түгел, гомер буе ата-ана йортын саклап ятмас. Вакыты җиткәч, кош та баласын очыра. Бер алар- дан гына калмаган. Әйе, болары барысы да шулай. Ләкин заманында ефәккә төрелгән бөтен тәңкә кебек кадерләп бирелгән, аты-суы чыкмаган һәм ире белән дә бер дә «кашык-аяк шалтыратмыйча» чүкердә- шеп кенә гомер иткән саф күңелле Галимә түти кызын да үзе кебек саф «бөтен тәңкә» кебек үз кулыннан тапшырасы килә, аның турында кешенең алдан ук юкны-барны сөйләп йөрүен бер дә теләми иде.
Көтү куып кайткач ул, барысын да онытып тормакчы булып, ястыкка башын куеп карады, ләкин күзенә йокы кермәде. Торып самовар куйды, куе итеп чәй эчеп карады, ләкин, башка вакыттагы кебек, аннан да әл-хәл таба алмады.
Шуннан соң каядыр үтеп барган Халидәне чакырып алып, аннан сораштырды. Халидә Тәзкирәнең иптәш кызы булганлыктан, аларның серләре уртактыр, берсенекен икенчесе белмичә булмас, дип уйлады Галимә түти. Ләкин бу мәсьәләдә Халидә белән Тәзкирәнең бернинди уртаклыгы да калмаган, киресенчә, Айдарны үзенә каратырга тырышып-тырышып та, аннан тынычландыра торган бернинди дә җавап ала алмагач, юк- юк та өстәленә кертеп куйган чәчәк бәйләмнәре дә «бензин-керосин исеннән сөрсегән трактористның» күңелен йомшартырлык нәтиҗә бир-мәгәч, ә шул вакытта Тәзкирә белән Айдар арасындагы мөнәсәбәтнен кешегә сизелмәстәй генә булып яхшыра баруын күреп, Хәлидәнец, көнчелектән, дус кызы Тәзкирәгә дә, Айдарга да, хәтта үзенә үзе дә бик нык зәһәре чыкканг ачудай ул бөтен нәрсәгә, шул җөмләдән, Хәнәфи карчыгыннан да уздыра төшеп яла ягарга да әзер иде.
4— йөрүе инде анысы факт, Галимә түти, — диде ул, кыска гына итеп. Шуның белән генә бетергән булса бик яхшы булган булыр иде дә, ләкин Халидә моның белән генә тукталып калмады, эчке зәһәрен чәчәргә болай җай чыгып торганда тәмам бушанып калырга теләгәндәй, тезеп алып китте, — йөрүләренә син инде игътибар итмә, яшь чагында кем йөрми. Ләкин артыккарак китте Тәзкирә, кешедән дә уңайсызланмый, егетнең авызына үзе керерлек булып йөри. Үз бәясен үзе төше-реп, кешенең муенына салынырга йөрү нигә кирәктер. Әллә югыйсә, утырып калырмын, ия чыкмас дип курка микән? Егете юньле бүлса иде әле аның, ул чагында ачу да килмәс иде, Кушкаеи авылының Гаирәтулла Гафиятулласы малаен кем белми дә, аның турында кем ишетмәгән. Юньле булса утызга хәтле өйләнми йөрмәс иде инде, тазы булмаса, кырчыны бардыр. Моңа чаклы да бер-ике бәбкәне имгәтеп ташлаган карт төлке диләр аны. Белеп әйтүем түгел, хәер, ишеткәнемне зйтәм.
Аннары ул, озак такылдап тора аямаганлыгын, ашыкканлыгын белдереп, китә башлады, ләкин яңадай туктап, яңадан өстәде:
— Әле үзем дә күреп сөйләшмәкче булып йөри идем, Галимә түтн. Әйт син ул Тәзкирәгә катырак итеп. Ана кеше булып сип дә әйтмәгәч,
з. ,с. Ә." № 2. 33
ана бүтән кем әйтсен. Аннары тагын, башы-күзе бер әйләнгәч, кеше әйткәнгә колак саламы соң ул. Иптәш кызларыннан аерылды хәзер, янәсе, эше күп, бригадир, янәсе. Беркөн шулай мин әйтә башлагач, авызыма суккан кебек итте, синсез дә беләм, үз акылым үземдә, дип кенә җибәрде. Үз акылы үзендә дә, шулай да кеше теленә кереп баруы факт ич.
Менә шушы сүзләр һәм «фактлар» Галимә түтигә җитә калдылар, ул көнпең-көп буе үзениән-үзе борчылып, чүпрәсе килешкән камырдай әчеп йөрде, кичкә кадәр тәм a in кабарды, кайткач кызына әйтәчәк сүзләре, тел очына килеп, аннан иреннәренә күчтеләр, иреннәрен кычыттырып тора башлаган кебек булдылар.
Җитмәсә тагын ул көнне Тәзкирә бик соңга калып һәм, мәгълүм дәрәҗәдә безгә инде билгеле булган сәбәпләр буенча, шактый ук авызын турсайтып кайтты. Айдар белән алар ул көнне бик коры аерылышканнар һәм бу корылыкның сәбәбен Тәзкирә, төшенергә бик тырышып та, әлегә кадәр берничек тә төшенә алмаган иде.
Тәзкирә ишектә күренүгә, Галимә түти аны:
— Кеше кайтканда эшеңнән кайта белмисең, шул бригадир булганнан бирле ашау-эчүеңнең рәте китте, син генә колхозның тоткасы булдың инде, — дигән сүзләр белән шелтәли башлады. Моның әле сүз башы гына булганлыгы, алдарак ташның тагын да кызарак төшәчәге сизелеп тора иде. Гадәттә, өйдә ачык чырай һәм ананың шәфкатьле кангыртучанлыгын күрергә өйрәнгән Тәзкирә, табышмак өстенә табышмак булып төшкән бу каршылауны берничек тә төшенә алмыйча, анасын беренче кабат күргән кебек, гаҗәпләнеп аңа бер карап алды. Гадәттә бер-берсе белән якыннан аңлашып, гөлләр, портретлар һәм чиккән сөлгеләр белән бизәлгән кечкенә генә бу авыл өен татулык белән тутырып, чүкердәшеп яшәүче ике бөртек кешенең бүген менә болай шырпылы торулары, чынлап та, гаҗәбрәк иде шул.
— Кешенең үз эше, минем үз эшем. Минем эшем өчен кеше җавап бирми, — диде Тәзкирә, анасын тынычландырырга тырышкандай, җайлы гына итеп. Аннары битен-кулын юып кереп, тагын да ачыла төшеп өстәде, — үз эшем генә булса да бер хәер иде, бөтен бригада эше миндә. Түкми-чәчми эшләтергә, башкалар эшләгәнне тикшереп алырга, үлчәргә, язып барырга кирәк, көннекен-көнгә эшләп бармасаң, аннары авырга китә. Ә безнең Хәйрулла абзый белән шулай эшләсәң дә таманга туры килә. Авыр кеше ул, бер почмактан җыйнаулашып кузгатып җибәрәсең, икенче почмакка барып егыла.
Ләкин көниең-көне буена ялгыз үзе генә борчылып, ялгыз баштан төрле тәшвишле уйларга күмелеп, үз-үзеннән кабарынып йөргән Галимә түтигә мондый аңлатмалар гына, әлбәттә, җитмәде. Бу минутта аның колхоз председателе Хәйруллада да, башка берәүдә дә эше юк, бу минутта ул бары тик кызын гына белә, бөтенесен кызыннан күрә, җыелган үтен тик аның өстенә генә аударырга тора иде. һәм ул, башкалар кебек, уратып-әйләнеп тә тора алмады.
— Председатель дә ярамас булды, иптәш кызларыңнан да биздең, эшең дә бик күбәйде, бер дә харап үстең син хәзер.
Шулай якыилаша-якынлаша бөтенләй килеп җитте һәм күңеленә җыелганны берьюлы түгеп ташлады:
— Ә кеше анда яхшысын да, яманын да сөйли. Тәзкирәгә вакыт җитмәс аңа хәзер, бригат эше генә түгел анда, бүтән мәшәкатьләре дә күп, тракторист көен көйлисе бар, ди кеше. Сиңа әйтмәсәләр, миңа барысын да җиткезеп торалар.
— Нәрсә дигән сүзең булды инде монысы тагын?
Тәзкирә, анасына гаҗәпләнү катнаш аптырау белән карап, үзеннән- үзе кызарып калды.
34
— Башыңны дураклыкка салып кыланган булма, яме. Әйтүем шушы, кеше теленә яманатың чыгуын мни күтәрә алмыйм,—диде Галимә түти, ниһаять, актык сүзен әйтеп, — ул тракторист дигәннәренә нигә шулкадәр башың-күзең акайгандыр, муенына сарылырлык булып йөрмэ- сәң, әллә илдә шуннан башка адәм заты табылмас дип белдеңме. Безнең нәселдә күренгән эш түгел бу югыйсә, аллага шөкер, насыйбы чыкмыйча калмады. Анаңны бер дә санга сукмыйсың икән, һич тэ бул- маса атаң мәрхүмнең рухын рәнҗетүдән куркыр идең.
Галимә түти үзенең дуамал гына болай кызып китеп, кызына каты- каты гына сүзләр әйтел ташлавы өчен соңыннан үзе дә уңайсызланды булса кирәк, кинәт сүзсез калды, күңеле тулды, күзләренә мөлдерәп яшь килде. Җитмәсә тагын ян тәрәзәләр арасыннан фронтовик Миргатаның портреты аңа бик текәлеп карап тора һәм гүяки: «Нигә син, әни, ул кызны бер дә кирәкмәскә алай бик каты тиргәп ташладың әле? Алай каты кыланма, шул гына калды бит инде балаң» дигән төсле була иде. Яулык почмагы белән күзләрен угалап, үзеннән һәм, бигрәк тә, үзенең әле генә күкрәп узган шелтәле сүзләреннән качкан кебек, почмак як сәкегә сыгылып төште ул. Эшнең уен булмаганлыгы күренеп тора пде. Ләкин, шуның белән бергә, Тәзкирәнең Айдарга булган хисләре дә уен түгел, аны ул егеттән бернинди шелтәле сүзләр дә, бернинди яла ягулар да суыта алмаячак иде.
Тәзкирә, әнисенә килеп ишетелгән бу сүзләрдән күбесенең колхоз эшендә теге я бу яктан сөяленә басылган һәм шунлыктан аны күрәлмаучы кешеләр, яки кеше өстенә чыккан кояшны күпсенүче көпчеләр тарафыннан чыгарылган уйдырма булуын әйтеп, әнисен тынычландырырга тырышып караса да, Галимә түтинең баш очына җыелган болытлар алай тиз генә таралмадылар. Чынлап та, бу минутта анага бик авыр, фактның үзеннән дә бигрәк, кызган баштай үзе әйтеп ташлаган сүзләр баскан пде аны. Кайнаган самовар, пешкән аш өстәлдә көтә һәм акрынлап суына торды, ана почмак якта, күз яшеннән яулыгын чылатып, инде бернинди сүзсез-нисез һаман утыра бирде. Ә табынга аннан башка утырса, Тәзкирәнең тамагыннан аш үтмәс кебек иде. Ниһаять, кыз барысын да ачыктан-ачык әйтеп бирергә булды.
— Трактористлар күп бездә, — дип башлады ул, үзе дә нык кына дулкынланган хәлдә, — сиңа кайсы дип җиткергәннәрдер — анысын белмим. Әгәр сүз трактор бригадасының бригадиры Айдар Зөбәеров турында бара икән, синнән яшерен серем юк. әни, алайса үзем үк әйтеп бирим: әйе, без аның белән бер-беребезпе яратышабыз. Әгәр син каршы килмәсәң, җәйге эшләр беткәч, көзгә без аның белән туй итәргә булдык. Бөтенесе менә шул. Ә муенга асылынырга вакыт та тигәне юк, аннары тагын безнең заманда муенга асылыну белән генә әллә нз еракка китеп тә булмас иде.
Дөресен әйткәндә, бу — ананың күз яше аркасында килеп чыккан һәм аны тынычландыру өчен әйтелгән, Тәзкирәнең үз күңелендә әле тиешенчә ныгып та җитмәгән иң соңгы, иң яшерен сере иде. Чынлыкта моның шулай булуына Тәзкирә хәзергә әле үзе дә бик үк ышанып җитми, Айдарны якын итү белән бергә, аның күңелендә ул егеттән беркадәр шикләнү һәм эчке курку да бетеп җитмәгән, тормышка чыгуның алай җиңел уйланып, җиңел эшләнә торган эш булмаганлыгыи Тәзкирә нык аңлый иде. Бигрәк тә бүген кичен, әлеге шул тиешенчә эшләнмәгән участок өчен сүз чыкканнан соң, Айдарның моны бик ошатып бетермәве, инә күзеннән дөя күрү дип каравы һәм башка кешеләр алдында Тәзкирәгә кимсетә торган итеп берничә чәнечкеле сүз ташлавы кызны бүген аеруча нык уйландырып калдырган иде. Ләкин эш болайга китеп, озын телләр авызларына сыймый башлагач һәм, җитмәсә әле, әнисе дә кызның намусына кагылып торгач, ул, вакытсыз күпертелгән бу лаф оруларга протест йөзеннән, үзе өчен дә әле тиешенчә өлгереп җитмәгән
’ 3.
35
әнә шул хәлкылгыч сүзне ычкындырып ташлады, үзенә ясалган һөҗүм алдында Айдар ана бердәнбер сыеныр кеше, чын мәгънәсендә терәк булып күренде, һәм, дөрестән дә, күз яшьләренә, шелтәле сүзләргә күмелгән менә шушы минутлардан башлап Тәзкирә Айдарны аеруча тыелгысыз ярату белән ярата башлаган иде.
Нәрсә булып бетәр моның соцы? Ул турыда уйларга хәзергә кызның башы җитми. Иң әһәмиятлесе шул; әйтеләсе сүз әйтелде. Икесенә Дә ничектер җиңелрәк булып калды.
Ә шушы ук сәгатьтә, шушы ук минутларда, икенче бер өйдә, бусы инде моннан упике-унөч километрлар чамасындагы Кушкаеи авылында, Галимә түти кебек өлкән яшьләрдәге икенче бер ана белән икенче бер ата, шушы ук мәсьәләгә икенче яктан килеп, менә болайрак сөйләшеп киттеләр.
— Ничек уйлыйсың син, анасы, бу безгә килен булачак дигәне ниндирәк адәм баласы булып чыгар икән?—дип, кинәт, истә-оста юк чагында сүз кузгатты Гафиятулла. — Анага бала ничек тә якынрак инде ул, берәр җаен туры китереп Айдарның кылын тартып карар идең.
Гашикабану, кырт кына башланган бу сүзне кырт кына бетерергә дә теләп:
— Аңа яраган безгә ярар, бер дә юкка баш ватып утырма әле, — диде. Ләкин шундый кешеме соң Гафиятулла! Аңа инде бер башлагач, әлбәттә, аныича булсын, әлбәттә, аныкы дөрес табылып, аныкы өскә чыгып бетсен. Бигрәк тә бу мәсьәләдә ул муен кая борылса, шунда борылырга әзер торучы коры баш кына түгел, бу мәсьәләдә анын үз карашы караш: баш та — үзем, муен да — үзем, дип карый иде.
Бигрәк тә хатынының әнә шул кырт кисеп куюын ошатмады ул.
— Юк, анасы, алай түгел ул. Аңа, күкәй кабыгыннан әле яңа гына борынлап чыккан синең ул яшь әтәченә, нәрсә ошамас, пример әйтсәк. Бу эштә мин, мулла булып, түр башында сакалымны сыйпап кына кала алмыйм, аны син алдан ук белеп тор. Минем, пример әйтик, беләсем килә: кыска итәкле, ирен кызартып кына йөри торган берәр җилбәзәк түгелме ул? Әгәр шундый берәр койрыксыз тутый кош икән, бар инде I алайса, бизәге матур моның, малайга ошый, дип эндәшми генә утыр.
Йортыңа йога торган кеше буламы ул синең? Дөрес, канат-каурый бизәкле, ә үзе мин сиңа әйтим, тырым-тырагай, ике чабата бер кием. Шулмы кирәк безгә? Юк, килен булгач инде ул малаеңа да ошасын, йортка да йоксын.
Гашикабану аңа каршы килеп тә, кушылып та бер сүз дә әйтмәгәч, Гафиятулла үзенеке дөрескә чыктыга исәпләп, бераз тынычлангандай булса да, шулай да кинәт ярсып кузгалган шаукымы бөтенләй үк басылып бетмәгән булып чыкты. Бераз эндәшми утырганнан соң ул, бу юлы инде киңәш сораган бер төс белән, сүзне яңадан шул темага ялгап алып китте:
— Син ничек уйлыйсың, анасы, туйга кемнәрне чакырырбыз икән?—дип сорап куйды ул һәм, үз соравына үзе җавап биреп, нәти- жә чыгарды, — разный ыбыр-чыбырларны тутырмаска кирәк булыр. Малайны да, мине дә беләләр, вак балыклар арасында йөзгән чабаклар түгел без.
Гашикабану монысына да «алмаган ат, тумаган тай» дип карады булса кирәк, авыз эченнән генә нидер мыгырданды да, сүзне шуның белән бетермәкче булды. Менә бит, Гашикабану нинди кеше дә, аның ире Гафиятулла нинди кеше һәм, гомумән, нинди генә кешеләр юк дөньяда! Ялганып кына китми бит сүз туй турында. Ә менә Гафиятулланың бу минутта нәкъ әнә шул турыда иркенләп бер сөйләшеп кинәпь табыш корып утырасы килгән иде.
36
— Их, яна өйне салып керәсе иде туйга кадәр, — дип, бик нык хыялга бирелеп, әйтеп куйды ул, ниһаять,—торсын иде калай түбәле өен ялтырап, ачылсын иде ике якка яңа капкан, килсен иде, мин си- найтим, райкомы, килсен иде исполкомы, килсен иде метсэсе, чакыр- идеи Казаннан Биктаһир коданы, китерт идең әркистр. Бу кем шула4 шаулый дигәндә, әйтерлек булсын иде: бу Зөбәер Гафиятулласы ШУ’ лай шаулый, малаен өйләндерә, читтәрәк йөз, вак балык.
Дөресен әйткәндә, аның инде үзе хыял итә торган ул яна өйие ы- лып куярлык эше әллә кайчан кулында. Соңгы айлар өчен алган хезмәт хакыннан Айдары ана мең ике йөз сум акчаны нәкъ әнә шул ел кузгату, осталарга түләү өчен дип атап биреп китте югыйсә. Ләкин, ейдә үзе генә калып, акчаны яңадан бер кат бик әйбәтләп санаганнаи соң, мең ике йөз сум акча Гафиятуллага бик күп һәм бик кадерле булып күренде, ул акчаны балта осталарына бирү кызганыч, хәтта җинаять булыр кебек тоелды. «Үзем балта остасы була торып, нишләп соң мин үзем кебек җилкуарларга шулкадәр акча тоттырыйм. Килер менә килен, кайтыр малай, сызганырмын беләкне, үз көчебез белән дә шәт өярбез» дип уйлады ул.
Ә бу минутта, хыялга бирелеп, туйга кадәр үк яңа өй бетереп кер^ турында сүз башлаган икән, анысы инде Гафиятулланың үз эше. Нәрсә уйламас Гафиятулла хыялга бирелгәндә.
XV
Кичен, смена алышынудан соң, бригаданың эштән бушаган барлых кешеләре дә станга — җыелышка чакырылдылар. Хәтта аш пешерүчг Гөлниса түти дә, бушап торган арада бәйләп утыру өчен кул эшен алып, бер читкә килеп чүгәләгән иде. Биредә кызыл комач ябылган президиум өстәле дә, сулы графин да, кыңгырау да юк, бөтенесе табигый, бөтенесе ничек бар — шулай. Бер ишесе, кыр вагонына аркасын терәп, сөялеп тора. Сөялеп торучылар арасыннан берсе чүгәләгән дә, тәмәке төрмәкче булып, кесәсеннән янчык, газета кисәге чыгарган һәм:, газета кисәгендә мавыктыргыч хәбәр күреп алган булса кирәк, онытылып шуны укып маташа. Учетчик Богатырев белән Садыйков, алмаш- тилмәш кепкаларын салып, бер-берсенә нәрсәдер күрсәтешәләр, ахрысы, кайсының кепкасы баш тире белән шәбрәк каткан дип мактанышалар иде булса кирәк. Берничәсе, урманнан алып чыгылып та, әле һа-ман да учакка барып җитмәгән тумран өстенә тезелгән, берничәсе яшел чирәмгә корсаклары белән авып төшкәннәр дә, иякләрен куллары белән терәгәннәр, өс-башларында, бит-кулларыида көндезге тузан, кайчангы икәнен әйтеп булмый торган май таплары күренә иде. Берсе, чирәмгә кырын авып төшеп, китап укып ята, аның майлы кулында китапның ак битләре күрешне бераз күрәләр, ләкин аның каравы мавыгудан егетнең үз бите һаман ачыла һәм көләчләнә бара иде. Каршыда — елганың теге ягындагы күз күреме җирләрдә — язын үзләре сукалаг чәчкән бодай кырлары яшәреп ята. Читтәрәк — кичке ашны пешергәннән соң инде сүнеп бара торган учак пыскый. Уңдарак, Рәхмәтулла тавы башында, бик зур кызыл эскәтер өстенә китереп утыртылган >каз коштабак кебек булып, батып бара торган кояш күренә иде. Кояш баер алдыннан җиргә кичке талгынлык төшүе ничек табигый булса, бу җыелыш та шундый табигый бер төстә, һичбер рәсми шау-шусыз башланып китте. Айдар уртага чыкты да, бүгенге җыелышта агротехника кагыйдәләрен бозып эшләүче тракторчы Хәйдәревнең эше тикшереләчәк, дип белдерде. Шунда ук Хәйдәрсвне элеп алып, шелтәле һәм, шул ук вакытта, иптәшләрчә борчылу белән тулы үпкә сүзләре, сораулар турыдан-туры аның башына ява башладылар. Хәйдәрев үзе, бу шел.
37
тәле сүзләрнең авырлыгын көчкә-көчкә генә күтәреп торгандай, башын бер якка сала биреп, кырыйдарак утыра. Майланып-җимерелеп беткән кепкасын, кепкасы белән нәкъ бертөрле булып кара икәнлеге дә, соры икәнлеге дә беленмәс хәлгә килгән керле чәче өстеннән әле артка шудыра, әле күз өстенә үк төшереп, үзенә бирелгән сораулардан һәм шелтәле сүзләрдән аз гына булса да вакытка кепка козырегы астында ышыкланып торырга теләгәндәй итә иде. Ләкин сораулар кабыргасы белән куелалар, алардан кепка козырегы астына ышыкланып калу һич тә мөмкин түгел иде. Болай үзенең башы бөгелсә дә, шулай да әле Хәйдәрев үзе бик бөгелергә теләми, жайлап әйтелгән сүзгә дә, шелтә- лесенә дә сырты беләнрәк тора, сорауларга җавап биргәндә тупас- тупас кына сүзләр кыстырып җибәрә, барып чыкмаячагын үзе дә белеп торганы хәлдә, батып бара торган кешенең саламга ябышуы кебек, нигезсез дәлилләргә ябыша иде.
— Әллә кайчан утильгә чыгарырга иде безнең ул 86 нчыны. Бөтен кеше «ДТ»да, «НАТИ»да утырганда, Володя белән мине генә Нух заманыннан калган шул иске колесныйга утырттылар да, рәхмәт ишетәсе урында, әйдә, күлмәгеңне күтәр, аркаңны куй, ярыгыз, дескать. Какой чорт дөреслек бу.
Бер сораудан соң ул, мәсәлән, әнә шундый сүзләр белән кыза башлаган иде дә, учетчик Богатырев, шунда ук икенче бер сорау өстәп, аны яңадан тынып калырга, яңадан кепка козырегы астына посарга мәҗбүр итте.
— Алайса, Саша, син әйт безгә,—дип башлады Богатырев, сүзләрен салмак-салмак кына тезеп, — ни өчен синең напарнигың, әйтик, шул ук 86 ичы колесныйда эшләүче Володя, сәгатьлек графикны ничек кирәк шулай алып барып, смена нормасын көн саен арттырып үти дә, ни өчен, әйтик, аның эше тел тидерерлек түгел дә, ни өчен син утыргач кына безнең ул 86 ичы «Нух көймәсе»нә әйләнә, брак бирә башлый? Әйтеп кара, ни өчен шулай бу, ә?
Бу юл белән аклана алмагач, ахырында Хәйдәрев гаепне трактордан түгел, аңа тагылган агрегаттан эзли башлады, төрән тимерләре таптатылмаган, аларны ничаклы гына тирән куйма, барыбер сөрү тирәнлегенә ирешеп булмый, дип сәбәп эзләргә тотынды. Айдар аның бу нигезсез сылтауларын үзе үткәргән беренче беседа вакытында да ишеткән, үз зәһәрен беренче беседа вакытында ук коеп бетереп, хәзер исә башкалар әйткәнне һәм Хәйдәревнең акланырга теләп кызып-кызып чапалануыи бер читтән сабыр гына тыңлап утыра иде. Ләкин эш төрән тимеренә килеп терәлгәч, Айдарның сабырлыгы югалды, урыныннан тиз генә сикереп торды да, вагонга кереп, аннан ялтырап торган төрән тимере күтәреп чыкты.
— Менә ул, Хәйдәрев причина итеп китерә торган төрән тимере. Күрегез, кирәк икән, чәчегезгә каптырып карагыз, чәчне кырырлык. Брак ясый торган тимерме бу?
Төрән тимере кулдан-кулга күчеп китте. Кешеләр аны, чынлап та чәч пәкесен караган кебек, учларына салып, үткен ягын бармакларына ышкып карадылар, төрән тимере ялтырап тора, әле яңарак кына таптатылган, гомумән, үз эшенә бик ярый торган, тик менә Хәйдәревкә сылтау хезмәтен генә үти алырлык түгел иде. Ахрысы, шуны сизеп булса кирәк, Хәйдәрев тагын кепка козырегы астына посты, башын иеп эндәшми генә утыра башлады.
Менә инде тау башындагы «җиз коштабак» та, каядыр аска тәгәрәп китеп, күренмәс булды, тик кызыл эскәтер генә күк читенә җәелгән килеш калды. Көнгә эңгер төшә башлады, сизелерлек җиләсләнде, сөйләргә теләүчеләр барысы да сөйләп бетерделәр, фикерләр бер тирәдәрәк — Озын-алан култыгындагы участокны шул үк Хәйдәревнең үзеннән кабаттан сөрдерергә. Ә кабаттан сөрү белән" бәйләнешле барлык башка
38
чаралар биредәгеләрнең барысына да, шул исәптән Хәйдәревнең үзенә дә, сүзсез дә бик яхшы аңлашыла иде.
Җыелышны беткәнгә санарга да була иде инде. Дирекция вәкиле замполит Александров, үзе дә шунда катнашып, барысын да тыңлап торды, факт күз алдында, кайтырга да дирекция исеменнән приказ чыгарырга. Ләкин шул ук Александров күреп тора: Хәйдәревнең күзләрендә менә яца бер очкын кабынды, аның, ниһаять, кепка козырегы ас- тыннан чыгасы килә пде булса кирәк.
— Ихтимал, иптәш Хәйдәрев үзе нәрсә булса да әйтер, — диде Александров, ана туры гына карап. Ләкин аның бу туры карашында, барыннан да элек, күрмичә калу мөмкин булмаган җитди кисәтү чагылган иде.
Инде бетте бугай дип торган иде Хәйдәрев. Юк, әле һаман да бетмәгән, дөресрәге, Хәйдәрев өчен иң авыры калган икән. Шунысы тагын кызык, сүктеләр-сүктеләр дә, менә хәзер Хәйдәревтән сүз әйтүне көтәләр. Хәйдәрев моны, тезләндереп тәүбә иттерергә тырышу, дип үзенчә аңлады һәм аның кирелеге яңадан котырып уянды.
— Нәрсә әйтим мин, — диде ул, урыныннан дуамал гына торып,— әйтәсен әйттегез, ярасы аркамны ярдыгыз, үпкәләргә урын юк, дөрес ярдыгыз. Часовой график дигән нәрсәне моңа кадәр мин бары тик күп эшләү дип кенә аңлаган булганмын. Аны шулай аңлаучылар безнен арада, может, әле тагын да бардыр. Инде хәзер менә күрәм, ул алай гына түгел икән. Тиз дә эшлә, яхшы да эшлә — менә нәрсә дигән сүз икән ул часовой график.
Хәйдәрев бераз вакыт тынып, кепкасын кулында угалап торды да. чын эчке дулкынлану белән өстәп куйды:
— Моннан соң андый хәл булмас, әйтер сүзем шушы.
Шуның белән ул сүзен бетереп, өстеннән тау төшкәндәй җиңеләеп калган хәлдә, яңадан үз урынына барып утырды.
Ләкин әйтелеп бетмәгән сүз әле аннан соң да калган булган икән. Анысын инде Александров үзе әйтте һәм ул, моңа, кадәр сөйләгән ораторлар кебек, Хәйдәревкә генә текәлеп түгел, барысына берьюлы эндәшкән кебек итеп әйтте.
— Биредә Нух пигамбәр көймәсен телгә алдылар, — дип кызык кына итеп башлап китте ул, бөтенесенең игътибарын үзенә каратып,— әлбәттә, юк нәрсә, шарлатанлык, тузып, шомарып беткән иске әкият. Бусы белән барыбыз да килешербез дип уйлыйм. Ә менә бу арада газеталарда кечкенә генә бер хәбәр күзгә чалынып китте: шул Нух көймәсе дигән әкиятне эзләп табу өчен амернканецлар безнең илебезнең чикләренә — Арарат таулары арасына экспедиция оештырып ^җибәргәннәр. Мин сездән сорыйм: кемнәр һәм нинди максат белән йөриләр дип беләсез сез бу «экспедиторларны»? Кстати, көндәлек газеталарны караштыргалап барасызмы сез, иптәшләр?
Барысы да, авызларына су алган кебек, тынып калдылар. Бераздан шулай да берсе, батырая төшеп, әйтеп куйды:
— Кайдан караштырыйк, станга газета китермиләр ич.
Икенчесе, беренчесенең сүзен куәтләп:
— Вагонда агитаторлар списогы эленеп тора, үзләрен генә күргәнебез юк, — дип өстәде.
Кинәт тынлык урнашып калды. Көтеп-көтеп тә жавап булмагач, Александров тагын үзе, ләкин бу юлы инде тавышын яхшы ук күтәрә төшеп, сүзне ялгап алып китте:
— Бу килештән, егетләр, беребез дә, шулай ук бригадирыбыз ком- мунист иптәш Зөбәерсв та, тиешенчә эшләмибез икән. Телибезме-телә- мибезме, шундый нәтиҗә килеп чыга. Ярый, Хәйдәревнең арт сабагын укыттык, иптәш Хәйдәрев сәгатьлек графикны сап артыннан гына куу түгел икәнлеген, ниһаять, төшенде дә кебек. Төшенмәгән булса, бездә
39
төшендерү чараларыиын. башка төрләре дә юк түгел, Хәйдәрев моны хәтеренә салып куярга тиеш. Ләкин бер Хәйдәрев белән генә эш бетми бит. Бригадада политика-масса эшләре шушы хәлендә торганда, безнең эшебездә киләчәктә дә мондый арт сабаклар тагында килеп чыкмас дип әйтә алабызмы? Юк, әйтә алмыйбыз. Мин әле һаман да аңлап җитмим, ничек итеп инде бүгенге кеше, совет кешесе, әйтик, үз бригадасы, яки үз агрегаты, яки үз колхозы, үз районы рамкаларында гына кысылып калып, шуның аргы ягында, әйтик, зур җирдә, зур дөньяда нинди эшләр барганлыгы белән кызыксынмый кала алсын икән? Килеп чыга, сез—механизаторлар, дәүләт предприятиесенең колхоз авылындагы вәкилләре — мода кадәр шулайрак яшәгәнсез. Ә без, беренче чиратта мин — замполит Александров—шуңа юл куйганмын. Вакыт-вакыт кабатлана торган сөртенүләрнең сәбәбе, минемчә, әнә шунда. Моның өчен безнең барыбыз белән дә шөгыльләнергә кирәк. Эш киләчәктә дә шулай торса, райком безнең башыбыздан сыйпамас. Бүген безне Хәйдәрев утыртып калдырырга теләгән «Нух көймәсенә» ул чагында безне — замполит Александровны һәм коммунист бригадир Зөбәеревны чынлап та утыртып калдырулары бар. Әйтик, колхозның агитаторлары безнең янда, бригадада күренмиләр икән, ә без шул күренмәү белән килешеп, «ярый, канителе кимрәк» дип тынычланып калганбыз икән, димәк, безнең беребезне дә мактап булмый. Колхозның партоешмасы бар, колхозның правлениесе бар, ниһаять, авыл советы бар, әйтегез әле, иптәш Зөбәерев, сез алар алдына агитаторларны эшләтү, әйтик, трактор бригадасын газета-журналлар белән тәэмин итү мәсьәләсен кайчан да булса куйдыгызмы?
Ул, соравына җавап көткән кебек, тынып калды һәм җавап ала алмагач, тагын да кыза төшеп, янә үзе ялгап алып китте:
— Димәк, барыбыз да начар эшләгәнбез, план үтәлеше белән тик берьяклы гына мавыкканбыз булып чыга. Ә бит, иптәшләр, Нух көймәсен эзләүчеләр безнең тирәләребездә әйләнеп йөриләр. Ягъни әнә шундый әкиятләрне сылтау итеп безнең чикләребездә империалистлар үзләренең казыну эшләрен алып баралар, безгә каршы сугышка хәзерләнәләр. Италиядә, әйтик, компартия Үзәк Комитеты секретаре иптәш Тольяттига аттылар. Бусы да шул ук империалистлар эше. Америкада компартия җитәкчеләрен төрмәгә ябып куйдылар. Бусы да шул ук империалистлар эше. Ә шул вакытта сез үз бригадагызның аргы ягында нәрсәләр булганны белмичә яшисез. Кайвакытта кайберләрегез смена нормасын үтәмичә кала, кайвакытта брак та җибәргәлисез. Ничек аңларга моны? Бары тик бер генә төрле аңларга мөмкин: сез әле, күрәсең, начар эшләргә, сукыр яшәргә безнең хакыбыз юклыкны тиешенчә төшенеп җитмәгәнсез.
Кич инде куерган, Рәхмәтулла тавындагы «кызыл эскәтер» дә җыелып алынган, күктә берсеннән-берсе җетерәк җемелди торган йолдызлар кабынган һәм шуннан ерак түгел, ике басу арасындагы тау култыгыннан төнгә каршы яланга җибәрелгән бригада атларының муеннарындагы кыңгырау тавышлары күңелле генә булып анда-санда ишетелеп куйгалый иде. Җыелыш ябылганнан соң Александров, үз янына Айдарны да утыртып, «Прожектор» колхозына китте. Юлда алар, кабат-кабат шушы бер мәсьәләгә кайтып, бригадада политика-масса эшләрен яхшырту юллары турында сөйләшеп бардылар.
Алар килеп кергәндә, «Прожектор» колхозының правление йортында кичке наряд бирү вакыты иде. Колхоз председателе Гыйбадуллин, бик эшлекле кыяфәт саклап, түрдә — өсте клеенка белән тышланган өстәле артында утыра, ашыкмыйча гына боерыклар бирә, ашыкмыйча гына өстәлгә чирткәләп куя, гомумән үзен һәр яктан түгәрәкләнгән, бөтенесен алдан күреп, эшне тәгәрәтеп алып бара торган кеше итеп тота. Ә бригадирлар, шул җөмләдән, эштән соң инде үзен тәртипкә китерергә,
40
кызларча бераз купшыланып алырга да өлгергән бригадир Тәзкирә аның әйткәннәрен үзләренең дәфтәрләренә тырышып-тырышып язып баралар иде.
Александров белән Айдар, председательнең наряд биреп бетерүен көтеп, ул үзе генә «тәгәрәтеп» җиткермәгән якларны аның исенә төшер- гәләп, бер чнттәрәк утырып тордылар. Шул арада Айдар, башкаларга сиздермичә генә, Тәзкирәгә бер-ике тапкыр күз дә төшереп алды —әнә утыра, ут янына килгән күбәләк кебек. Ләкин күбәләк кебек очынмый, гадәттәгечә бик сабыр, үзен җитди тота, бөтенесенә чәчрәп тормый, шул ук вакытта бераз гына суырылып та калган түгелме әле?! Мәсәлән, Айдар аның кулларына игътибар итте, йомры гына иде, җитез генә иде аның куллары, ә хәзер исә ничектер агарып, салмакланып, бармаклары озынаеп калган кебек. Чак кына сизелерлек суырылу шулай ук йөзендә дә күренә, ияге очлаеп, моңчан кара күзләре эчкәрәк батып, тагын да моңчанрак булып калганнар. Кызның соңгы көннәрдә бик нык эчке кичереш белән яшәгәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Бер үк вакытта үзе менә нинди мәшәкатьләргә, шелтәле сүзләргә сәбәп булды. (Дөресен әйткәндә, Александровның болай вакытсыз бригадага килеп чыгуының сәбәбен Айдар нәкъ әнә шул «ут янындагы күбәләк»тән күрә, шул җиткергәндер дип уйлый иде.)
Председатель наряд биреп бетерүгә, Александров, үгезне шунда ук мөгезеннән эләктереп алырга теләгәндәй:
— Трактор бригадасы белән ара ничегрәк тора сезнең, иптәш Гый- бадуллин? — дип сорап куйды.
Председатель, гадәтенчә, сүзләрен теш арасыннан саиап-санап кына чыгаргандай, ашыкмыйча гына әйтә башлады:
— Ничек торсын, егетләрегезне яманлар хәлем юк, эшлиләр дияргә була, конечно. Әлегә кадәр ике арада ул-бу чыкканы юк шикелле, икенче төрле әйтсәк, договорны үтәп киләләр. Үзебезгә калса, без дә кыерсытмыйбыз кебек. Сабанга чыгу белән үзләренә атап бер сарык суйдырган идем, өченче көн янә бер сарык суйдырдым — иттән өзеп тормый-быз. Кунакка пешә торган бодай күмәче пешә, һәрхәлдә, күрше «Кызыл нарат» колхозындагы кебек, бәрәңге белән кушып пешергән икмәктә тотмыйбыз, ул турыдан зарлана алмаслар дип уйлыйм.
Болай җае чыгып торганда Гыйбадуллипның үз колхозы белән мактанырга һәм күршеләр бакчасына таш ыргытырга яратуын яхшы белгән Александров аны бүлдермичә булдыра алмады:
— Ә сез, иптәш Гыйбадуллин, бодай икмәге белән сарык ите булгач, шуннан соң инде барысы да үзеннән-үзе бара дип уйлыйсызмы?
— Җитмәсә, телләре бар ич, сорасыннар. Хәзинәдә булганы жәл түгел. Әгәр кибеттән алган кәнфит ярамый диләр икән, мәсәлән, чәй янына бал бирергә була.
— Ашау-эчү турыннан аларнын колхозга бернинди дә претензияләре юк шикелле,—диде Александров, үз сүзләрен бригадирның үзеннән дә раслатырга теләгән кебек, Айдарга таба бер караш ташлап,—тик менә шунысы кызганыч: мәгънәви азык бер дә бирмисез икән үзләренә. Егетләр шактый ук коргаксыганнар.
«Иске авыздан бу нинди яңа сүз тагын?» дигән кебек итеп, күзләрен «челт-челт» йомып карап торды Гыйбадуллин. Күзлеген салып, аның пыяласын пиджак итәгенең почмагы белән сөртте дә, аны яңадан үзенең зур борыны өстенә атландырып куйды, ләкин үзе күзлек пыяласы аркылы түгел, аның өстеннән, чебен тотарга хәзерләнгән кебек, сәер генә итеп карап торуын дәвам иттерде:
— Мәгънә дип, аларга тагын нинди мәгънә кирәк икән инде? Складыбызда ни бар, шуны бирәбез. Барып акыл сатып утырырга туры килмәде, анысы дөрес. Ә инде газета-журнал дисәк, анысына безнец избач
41
бар. Избач дигәннән, нигә ул үз җавабын үзе бирми. Избач Халидә әле генә шушында иде ич.
Гыйбадуллин күзлек пыяласы өстеннән карап азапланганчы, «избач Халидә» аларның каршысына чәчрәп чыккан, хәйләкәр һәм чая көлемсерәү белән, Айдарга текәлеп карап тора иде:
— Хәтерегез тишек булып, төшеп калмаган булса, исегездәдер, иптәш Зөбәерев: язгы чәчүнең беренче көннәрендә үк избач Халидә, сезгә газета-журпаллар күтәреп баргач, аны ничек каршыладыгыз? Сезнең эш кенә эш түгел, бүтәннәр эше дә эш. Аннары тагын илткән газетабызның күбесе кайтмый. Аның өчен дә мин җавап бир.
— Әйе, яз көне басу юлында бер очраткан идем мин бу кызны, — дип, ачудан, көчкә-көчкә әйтә алды Айдар, — әнә бит алар, синең уртак эш дигәнеңә ничек карыйлар.
Щул ук вакытта чәчрәп күзгә керергә торган бу чая кыздан алай чапаланып кына котылып булмаслыгын да сизеп, ана әйтүдән бигрәк, бер кырыйда сүзсез генә утыручы Тәзкирә — «ут күбәләгенә» тидерергә тырышып, туп-туры ана карап өстәде:
— Ә безнең эшне төпченергә, тырнак астыннан кер эзләргә дигәндә, аларны куш.
Бу кадәрлесеиең артык икәнлеген чамалап булса кирәк, шунда ук:
— Хоть анысы яхшы, — дип төзәтеп куйды тагын үзе.
Айдарның бу инәсе үзенә төбәп ташланганлыгын Тәзкирә, әлбәттә, сизде. Ләкин ул бернинди дә жавап кайтармады. Чөнки, беренчедән, хәзергә әле, күзлек пыяласы өстеннән генә карап булса да, председатель үзе «склад актара», икенчедән, Айдарның үзенә карата болай сыртлы торуыннан Тәзкирә, башына суккандай, аптырабрак калган иде.
Халидә Айдарның биредә әйткән сүзләрендәге укларның Тәзкирәгә барып төшкәнлеген әллә кайдан сизеп утырды һәм «болар арасына да кара мәче керә башлаган, ахрысы» дип, аннан үзенчә нәтиҗә ясап куйды.
Кайтканда Халидә Тәзкирә белән бергә кайтты һәм, сүздән-сүз чыгарып, аннан сорашырга тотынды:
— Нәрсәгә борынын күтәргән булган синең ул бензин багың? Бригадир булдым дигәч тә, әллә ул кадәр бик зур кеше дип уйлыймы икән үзен. Арагызда ул-бу булмагандыр ич?
— Әллә тагын, — диде Тәзкирә, үз уйларына үзе күмелгән хәлдә,— ансыз да башым каткан әле, ул турыда уйларга вакыт тигәне юк.
Ә Александров белән Айдар, колхоз председателенең «складыннан» гына әллә ни мәгънә чыгарып булмаслыкмы, ниһаять, төшенеп, партоешма секретарен алып килергә дип йомышчы малайны йөгерттеләр.
«Үзебез дә кайберәүләрнең җилкәсен кашыдык, безнең җилкәне дә кашыдылар, шул кызу белән тагын бераз барырбыз әле!»
Җыелыштан соң шулайрак уйлаган иде Айдар. Ә иртә белән бригадага килгәч, аңа көтелмәгән хәбәр әйттеләр. Кичәге кыздырудан соң Хәйдәрев авылына кайтып киткән дә бүген менә бөтенләй килмәгән дә иде. Әмма эшне туктатып торырга һич ярамый иде. Хәйдәревнең напар- нигы Володя үзе теләп икенче сменада да калырга булгач, беркадәр тынычлангандай итеп, Айдар тиз генә авылга — Хәйдәрев янына чапты. Ләкин Хәйдәрев бүген икенче төрлерәк сөйләшә башлаган иде инде.
— Миннән башка да бик шәп барыр, — диде ул, тәрәзәдән тик башын гына чыгарып, — начар тракторист ич мин, кичә үзегез шулай дип сүктегез.
Аннары ул сүзне сузып торырга теләге юклыкны һәм, гомумән, бүген әле шешенгәнче бер йокларга исәп иткәнлеген сиздереп, авызын зур ачып иснәп алды да, кистереп әйтеп куйды:
42
— Безнең братка колхозда да эш бетмәгән. Карыйсы эшләрем дә бар, йокы да туеп җитмәгән, ярый, бригадир, шуның белән бетерик сүзне.
һәм, аптыраган Айдарны тышта үзен генә калдырып, тәрәзә канатын «шалт» итеп ябып куйды.
Ялгыз гына эш чыгарып булмаслыгы ачыктан-ачык күренеп тора иде, Айдар шунда ук мотоциклына утырып МТСка чапты. Сөйләштеләр, кинәштеләр. Александровка бүген Хәйдәрев белән яңадан очрашырга, яңадан сөйләшергә туры килде. Тегенең йокысы туйган, кәефе яхшы ук күтәренке, аннары тагын замполит үзе килеп сөйләшкәч, күңеленнән «кирәк булдыммыни? Хәйдәревтән башка эшегез бармыймыни?» дип кирелек сатып булса да, кичке сменага чыгарга ризалык бирде.
Хәйдәрев белән булган бу вакыйга Александровны бик нык уйландырды. «Болай барып булмый. Нидер эшләргә кирәк. Бер аягы колхозында, икенчесе МТСта булган кадрлар белән генә эшне ныклап куеп булмаячак. Моны башка җирләрдән дә җиткерә торганнардыр, шулай ук мин дә яшереп калырга тиеш түгел», — дип үзенә-үзе нәтиҗә ясады ул. һәм шул кичне озак кына утырып, үзен күптән үк борчып килгән мәсьәләләрне — МТСларда сезонный кадрлар белән әледән-әле килеп чыга торган кыенлыкларны, МТСларны даими кадрлар белән тәэмин итмичә торып, мондый кыенлыклардан котылып булмаячагын үз практикасында булган мисаллар белән дәлилләп һәм барысын да коммунистларча уртага салып, Үзәк Комитет исеменә зур гына хат язды.
XVI
Шушы арт сабаклардан, берсенең икенчесенә ясаган җитди күрсәтмәләреннән соң, колхозда да, трактор бригадасында да эшләр җайлырак бара башлады. Сәгатьлек график буенча эшләү үзенең нәтиҗәләрен шунда ук күрсәтте—бригада пар сөрүне планда билгеләнгән сроктан бер атна элек тәмамлады, социалистик ярыш йөкләмәләрен барлык пунктлары буенча уңышлы үтәп чыкканы өчен, МТС дирекциясенең приказы нигезендә, бригаданың ике тракторына өстәмә рәвештә тагын берәр йолдыз куелды. Язгы эшләрнең йомгакларын ясауга багышланган МТС советы утырышында Айдар Зөбәерев бригадасының уңай тәҗрибәләре турында информация тыңланды. Шулай ук колхозда да, күршеләр килеп, икенче-өченче тапкыр арттан этеп җибәрүне көтмичә, шунда ух икенче эшләр ялганып китте; сабан культуралары чәчелгән мәйданнарга утауга чыктылар, яшь терлекләр өчен кышка яфраклы азык хәзерләү, силосорезка килгәнче силос чокырларын рәтләү, урып-җыю инвентарен ремонтлау, арбаларны, башка сбруйларны карау, кыскасы, урып-җыю алдыннан бөтен хуҗалыкны яңадан бер кат тәртипкә китерү, күздән үткәрү эше башланды.
Теге көнне җыйнаулашып бер селкеткәннән соң, трактор бригадасына беркетелгән агитаторлар да үзләренең дөньяда булганлыкларын нык кына сиздерә башладылар. Станга газета-журналлар килде. Стена газетасы, бригаданың көндәлек тормышында булып тора торган өр-яңа латериаллар белән баетылып, карикатуралар, рәсемнәр белән бизәлеп, җанлырак, кытыклый торганрак булып чыгарга тотынды.
Бу эшләрнең барысында да диярлек уку өе мөдире Халидә Зарипова актив катнаша, ул кызның соңгы вакыттагы бу активлыгы тракторчыларда, шул җөмләдән, аларның бригадиры Айдар Зөбәеревта да, бу җилбәзәк һәм чая кызга карата мөнәсәбәтне яхшы ук үзгәртте. Аның турында сүз кузгалганда, «Безнең Халидә», «Безнең канатлы избач» дип салам кыстырып җибәрүләрне еш кына ишетергә мөмкин була башлады. Болай якын итеп карау Халидәнең үзендә дә яхшы якка беркадәр үзгәреш тудырмыйча кала алмады. Ул бригададагы эшләр
43
белән үзе дә мавыгып китте, сипеке-минеке дип тормый, нәрсәгә көче җитсә шуны эшли: станга яна газета-журналлар китерә килгән җиреннән график бланкларын, учетный листокларны тәртипкә салышуда учетчик Богатыревка ярдәм итә, культвагонда тәртип урнаштырып, аның идәнен юып чыгара, шүрлекләренә, өстәл өстенә пөхтә итеп яңа газеталар яба, аш пешерүче Гыйльмениса түтигә бәрәңге әрчешә, стан урманга якынрак урынга туктаган булса, тракторчыларга чәйгә салып эчәргә дип, савыт тутырып җиләген, бөрлегәнен дә алып чыккалый иде. Ләкин кыз га кинәт кенә канатлар чыгуның серен берәү дә белми һәм бу турыда Тәзкирәдән бүтән кызыксынучы кеше дә юк иде. Тик Тәзкирә генә Халидәнең, кинәт үтә активлашып китеп, трактор бригадасында — станда болай бик бөтерелеп йөри башлавын бер үк вакытта кызыксыну һәм куркыну белән күзәтеп килә, ләкин бу яшерен куркуның нәрсәдән булганлыгын үзе дә белми һәм шунлыктан ул хисне ничек тә икърар итмәскә, томалап калдырырга, бөтенесенә элекке кебек тигез карарга тырыша иде. Айдар исә Халидәнең болай активлашуын, теге көнге ныклап сөйләшүләрдән соң була башлаган үзгәреш дип кенә карый, ә башкалар аны-моны төпченмиләр. Башкалар буш вакытларында станга килгән газеталарны «сөзеп чыгалар», фигуралары бердәй каралып-майланып беткән шашка тактасында көч сынашалар, «Сугышчан листок»та үзләренә кагылган кызыклырак материаллар, карикатуралар булса, бер-берсеи үчекләшә-үчекләшә җыелып укыйлар, инде шуларга өстәмә буларак чәй янына урманнан җиләк тә чыгып куйса, «канатлы избач»ны бөтенләй күккә чөяләр — безнең Халидә дә безнең Халидә! Сөрү катламы шун- нанда тирәнгә китми, башкасында аларның катнашы юк. Чынлыкта исә Халидәгә кинәт кенә канатлар чыгып, аның болай активлашып китүе, Айдар уйлаганча, теге көнге ныклап сөйләшү нәтиҗәсендә генә түгел, моның астында икенче бер яшертен сәбәп тә бар: бөтенесен астыртын үреп хәйләкәр эш итәргә өйрәнгән бу карт кыз, соңгы көннәрдә Айдар белән Тәзкирә арасы тартынкы торганны әллә кайдан сизеп алып, шул арада Айдарны үзенең нечкә авына эләктермәкче булып тырыша иде.
Станнан авылга кайтканда яки авылдан станга килешли бригадирның, аны-моны уйлап тормастан, кызны үз янына мотоциклга утыртып йөртүенә караганда, Халидәнең бу тырышлыклары бөтенләй үк нәтиҗәсез дә калмый, ул, берәүгә дә сиздермәстән, ике гашыйкның арасына әкренләп үтеп бара иде.
Боз асты дулкыннары үзләренчә ничек кенә уйнамасыннар, ләкин бригадада культура-масса эшләренең болай җанлануы эшнең гомуми барышына уңай тәэсир итмичә калмый, кешеләр тагын да тырышыбрак эшлиләр, теге көнге «арт сабак тыңлатудан» соң хәтта инде Хәйдәрев тә сәгатьлек графикны аның «бухгалтериясе» һәм кәгазь-каләм белән бергә кушып алып бара башлаган, бераз пычратыбрак булса да үз блан- кысыи үзе тутыра иде.
Башкасын ни әйтәсең, хәтта колхоз председателе Гыйбадүллин да мәгънәви азык белән сарык итен мөмкин кадәр бутамаска, тракторчылар янында булсын, кырчылык бригадаларында булсын, җае чыккан саен кешеләрнең культуралы ялы, бригадаларның газета-журналлар, уен кораллары белән ничек тәэмин ителүе турында якыннан кызыксына башлады. Пар җирләрен тәрбияләү, сызма культураларның рәт араларын культивацияләү, сөрү катлавын акрынлап тирәнәйтә бару кебек агротехник чараларның иген уңышын күтәрүдә нинди әһәмиятле урын тотулары турында, агрономнардан ишеткән төшенчәләреннән һәм башка елларда тупланган тәҗрибәсеннән чыгып, хәтта ул бер көнне үзе дә, бригадага килеп, лекцнясыман бернәрсә сөйләп китте. Ахрысы, теге көнне җыйнаулашып кызарту аның үзәгенә үтеп калган иде булса кирәк.
Беркөнне трактор бригадасына килеп концерт та бирделәр. Гармонь- чы Фәтхидән, берничә декламатордан Һәм җырчыдан торган бу кон
44
цертчылар составында Халидә, әлбәттә, бар иде, дөресен әйткәндә, бу аның инициативасы белән оештырылган концерт иде. Аеруча бизәнеп, чәчләрен бөдрәләтеп килүенә һәм станга килгәч бөтенесе белән кызыксынып бөтерелеп йөрүенә караганда, Халидәнең, программада билгеләнгән «Гопак» биюен башкару өчен генә түгел, жае чыкса, шунда беррәттән, Айдар Зөбәеревның күңелен бөтенләй аулап, үзенең Тәзкирә-дән артык булмаса, һәрхәлдә, аннан ким түгеллеген күрсәтү өчен тырышканлыгы әллә кайдан күренеп тора иде.
Башкаларның ай-ваена карамастан:
— Бик бөркү боларның бу тәгәрмәчле өйләрендә, безнең ише җиләскә өйрәнгән кайнар йөрәкләргә пешеп үләргә монда, — дигән булып, вагон ишеген ачып җибәрде ул. һәм шунда, аллы-зәңгәрле ленталарга уралган башы, бизәнгән бите, ялангач беләкләре, кыска итәкле күлмәге, уелып кергән тез асты чокырлары белән, әлбәттә, ялгыш кына һәм бу ялгышы өчен күңеленнән бик куанып, Айдарның күз алдында бер балкып алды.
— Без киенәбез, бу тирәгә килмичәрәк торыгыз,—дигән булды үзе, бөтен бизәнгән бите белән берьюлы көлеп.
Күңелендәгесе күзләренә бәреп чыккан иде булса кирәк, күзләре бик уйнап тора иде кызның ул кичне. Хәер, бии башлагач андый хәтәр уйлары беразга коелып юкка чыктылармы, әллә чынлап та дәртләнеп киттеме, бик очынып-очынып, үз сәнгате белән үзе мавыгып, кояшлы көнне уйнаган энә карагы кебек, җиңел биеде. Сәнгать тез асты чокырларын да, чәч бөдрәләрен дә күмеп китте, дөресрәге, барысы да бер-берсенә килешеп, берсе икенчесен тутырып тора иде. Аны кат-кат чакырып чыгардылар. Назландырып тормады, чыкты, чыкканы саен яңа бизәкләр, яңа канатлар, янача мавыга белү осталыгы күрсәтте — «Гопак», «Әпипә», «Молдаваннар биюе» берсе икенчесенә, икенчесе өченчесенә ялганып китте.
Концерт шактый озакка — ярты төнгә диярлек сузылды, йолдызлар астында, бөек художник табигать үзе ясап куйган «декорацияләр» арасында, ул җәйгән яшел келәм өстендә барган бу күңел ачу кичәсе, тыңлаучыларда табигый куаныч тойгысы калдырып, чынлап та бик жанлы үтте. Концертны барысы да бик яраттылар. Бригадир буларак, Айдар Зөбәерев бригадада мондый кызыклы чара үткәрелүдән аеруча канәгать’ калды.
— Молодцы. Безнең тузанланган күңелләрне ачтыгыз,—диде ул, соңыннан Халидәне күреп. Бу кичне Халидә болай да бик купшынган күңелле иде, бригадирның үз авызыннан мондый мактау сүзе ишеткәч, ул кинәт бөтенләй иләсләнеп калгандай булды.
— Бары шул гынамы?—диде ул, үз сүзләреннән үзе хозурланып көлә-көлә, — ә мин, юләр, шундый тырыштым, шундый очынган булдым...
Сүзсез генә борылып китәргә яхшысынмыйча, шул ук вакытта булып узган концертның күтәренке йогынтысы астында чак кына шуклыкка да бирелеп, сорап куйды Айдар:
— Тагын нәрсә белән түләргә соң? Бер дә булмаса, учетчикка әйтеп хезмәт көне яздырырга туры килер. Әйдә тырышуың бушка китмәсен алайса.
Бәлки болай шуклыкка бирелеп торуның кирәге дә булмагандыр, юкса менә хәзер Халидә бөтенләй үсеп, чынлап та, канатланып китте. Дөресен әйткәндә, канаты астында ук аның аек исәбе дә ята: «болай жайлы килеп торганда да батыррак булмасаң, бөтен гомерең буена кияү чырае курмәссен»дип уйлап куйды ул. Ә телдән әйтте:,
— Иң элек син мине мотоциклыңа утыртып авылга кайтарып куи„ аннан күз күрер.
45
Мәсьәләне шушы кадәр ачык һәм өзеп куйгач, Айдар кызны утыртып &лып кайтмыйча, әлбәттә, булдыра алмады. Ләкин Халидәнең кыюлыгы һәм дәгъвасы һаман да калган булган икән. Капка төбенә житкәч, мотоциклдан төшкәндә, ул рульдә хәбәрсез утырып торган Айдарга килде дә, эчке дәртеннән буылыр дәрәжәгә житеп:
— Менә болай түлиләр аны, үзең белмәсәң, кешедән өйрәнеп кал, — дип сөйләнә-сөйләнә, аны кызу гына үбеп алды һәм, тиз генә борылып, капкага таба йөгерде.
XVII
Нәрсә булды соң бу? һәм гомумән ничек аңларга соң бу дөньяны? Бер яктан, җылы яңгырлары, салават күперләре, тымзык кичләре белән килгән җәй басуда игеннәр өлгертә. Арыш инде, билдән югары күтәрелеп, серкә очыра башлаган. Бодай кыяклары, карлыгач канатларыдай, кара кучкылланып күренәләр. Шунда ук тагын, яхшылыккамы, син бөтенләй уйламаган бер кеше, син бөтенләй көтмәгән яктан килеп, сиңа үзенең мәхәббәтен көчләп диярлек тагарга йөри.
Ә икенче яктан, бригадасында эшләр әйбәт кенә барып торганда, Айдарның күңелендә ниндидер бушлык башланды, аны билгесез юксыну, эчке тынгысызлану аралаш гомердә кичерелмәгән татлы сагыш биләп алды. Чөнки аның күңеле теләгән һәм һәрвакыт, бәйрәм көткән кебек, көтеп ала торган кешесе кинәт куркытылган киек кошка әверелгәндәй булды. Теге кичләрдә ике арада булган каты-каты гына сүзләрдән соң, шуның янына тагын Халидәнең ул тирәдә үтә нык сырышып йөрүен күреп булса кирәк, Тәзкирә трактор бригадасына килгәндә дә үзен бик рәсми тота. Сөйләшкәндә дә бик җитди калып, бары тик эш турында гына, кирәкле сүзләрне генә сөйләшә, анда да, керфекләрен сирпеп, элеккечә томырылып карамый, гомумән, Айдарның күзләренә туры карамаска, уен-көлке сүзләре катнаштырмаска тырышып, ачу китергеч дәрәҗәдә аз сөйләшә иде. Куркумы, шикләнүме, кызлык тискәрелегеме, өметнең кабынып китмәс борын сүнә башлавымы, кеше сүзләренең тәэсиреме, үз йөрәге шулай киреләнеп торамы, гомумән, нәрсә бу? Айдар моны аңлый алмый һәм, аңларга тырышып баш ватып карый да, сәбәбен тапмагач, барысын да эш белән, дөнья мәшәкате белән күмеп, җиңел генә уздырмакчы була. Ләкин юк, эчке тынгысызлык үзенекен итә, юксыну һәм билгесез сагыш аны көннән-көн ныграк били бара, йөрәк, үз дигәнен сорап, әле бунт күтәрә, әле акрын гына сыкрый иде.
Шулай ук Тәзкирәнең үз хәле дә җиңелдән түгел иде.
Утырган хыялы урыныннан купшыган, кеше теленә кергән, әнисеннән үпкә сүзләре ишеткән, өметләре канатланган һәм, ниһаять, беренче үбешүнең тәмен татыган саф күңелле ул авыл кызы соңгы вакытта Айдар белән ике арада урын алган бу салкын җитдилекнең авырлыгын аеруча йөрәктән кичерә. Төннәрен йокламыйча уйланып чыга, иртәгесен иңке-миңке башы белән тагын эшенә йөгерә, берәүгә бер сүз әйтеп зарланмый, берәүгә берни сиздерми, ә шул вакытта боларның барысын да үз эчендә генә бикләп саклауның мөмкин хәл булмаячагын да, кайчан да булса тышка бәреп чыгачагын да эчке хәвефләнү белән төшенгәннән- төшепә бара иде. Андый чакта сыналган бер чара—хат язып карау дигән нәрсә бар бит әле. Хатның теле үзе белән, ул барысын да сөйләп бирәчәк. Тынгысыз уйларыңны бары тик үз эчеңдә генә саклап, үзеңнән генә көеп йөргәнче, нигә аларныц кайберләрең кәгазьгә күтәртмәскә!
Шулай да хат язарга чират тигәне юк иде, бүген менә язмас җиреннән кулына каләм алмыйча булдыра алмады. Чөнки ишеттерделәр.* теге кичне, станда булып узган концерттан соң, капка төбендә килеп чыккан бер минутлык узгынчы хәлне Халидә, тизрәк Тәзкирәгә барып житеп аны тырнасын өчен, иртәгесен үк һәм бик күпне үзеннән өстәп кешегә
46
сөйләп йөргән. Гадәттә кеше теленә кергән сүз шунда ук күперә, үсә башлый. Халидә белән Айдар турындагы хәбәр дә Тәзкирәгә килеп житкәнче нык кына «симереп» өлгергән була, һәрхәлдә, ул бу кызны тәмам кузгату һәм аны, ниһаять, хат язарга утырту өчен житә кала.
Тәзкирә бүген, бригададагы кешеләрен эшкә урнаштырып бетергәннән сон, көн үзәгендә үзенә буш вакыт табып, нәкъ әнә шул максат белән өйгә йөгереп кайтты. Галимә түти, өйне тыштан бикләп, бакчага бәрәңге төбе өяргә чыгып киткән иде. Куелган урыннан ачкычны табып алып, өйгә керде Тәзкирә, ниһаять, менә ул эчне бушатыр минутлар, менә ул көтеп алынган ялгызлык...
Тиз генә кәгазь-кәлам алып, хат язарга утырды кыз. Шунда ук кәгазьнең башына «Алдакчы!» дпп язып та куйды. Күңелгә килсә дә, телгә килмәслек һәм бер кабатлануы белән генә дә колакны өшетеп ала торган, ләкин шул ук вакытта Тәзкирәнең бу минуттагы рухи халәтенә бик тә туры килүче бу каты сүз кайдан соң әле хат башына болай беренче булып очып кунды? Тәзкирә бит бөтенләй башканы күңелендә йөрткән иде. Ул сүз — күптән үк йөрәк төбендә саклап йөрткән, йокысыз төннәрдә кабат-кабат күңелгә килеп тә, әле беркайчан да телдән әйтелмәгән, жанга берьюлы рәхәт тынычлык, күңелгә канат бирә алырдай ул газиз сүз — «жаным-бәгырем!» сүзе — шулай итеп әйтелмичә калырмыни?! Ләкин шунда ук күңелгә акыл килеп, хат башына беренче булып кунган каты сүзнең канатларын кисеп ташлады. «Нигә ул кадәр дуамал кубарга? Әле бит сөйләшенмәгән, тикшерелмәгән. Бәлки кеше сүзе генә булып чыгуы да бар. Болай гына да мөмкин ич» дип фикер йөртте Тәзкирә һәм яза башлаган дәфтәренең ул битен ертып алып, йомарлап учакка атты. Менә инде дәфтәренең икенче бите ачылды, кыз аның каршында утыра, күзләре уйлану нурлары белән тулы, битләре әле кәгазьгә төшеп өлгермәгән фикерләренең кызулыгыннан яна барган кебек була, үз-үзеннән оялгандай, керфекләре аска сирпелә, чөнки барлык башка сүзләрдән, акыл һәм йөрәк сүзләреннән элек, ак кәгазь битенә тагын шул каты сүз очып кунарга тора иде.
Үзе белән үзе тарткалашып, күп кенә дәфтәр битләре әрәм итеп озак кына утырганнан соң, ниһаять, салкын акыл жиңде булса кирәк, дәфтәрнең иң соңгы битләреннән берсенә борчак кебек түгәрәк-түгәрәк кенә хәрефләр белән түбәндәге юллар тезелде:
«Айдар! Әллә инде эшең бик күбәйде, күзгә-башка бер дә күренми башладың син соңгы вакытта. Теге кичне сездә бик яхшы концерт булган икән, чакыручы булган булса, мин дә барган булыр идем. Хәер, миннән башка да бик күңелле булган бугай. Шулай әйтәләр.
Кү’рәсең, Гыйбадуллин абзыйның «склады» бөтенләй үк буш түгел икән, актара башлагач, чыккалый хәзер. Теге көнге сөйләшүләрдән соң ул миңа авызын бераз турсайтып йөрде йөрүен. Узды тагын. Шулай бит ул дөнья — бөтенесен оныттыра.
«Оныттыра» дигәннән, мин әле шуннан куркып торам, эш беләк бик мавыгып китеп, безнең Зөя елгасы буенда сөйләшкән сүзләребез дә онытылып китмәсен тагын. Синең тарафтан дим. Үзем өчен мин алай хәвефләнмим. Бөтенесе бүгенгедәй күз алдымда тора: нинди аяз, якты көн иде, болын күбәләкләре оча иде, шунда менә бер-бер- сеннән күзләрен ала алмыйча Айдар белән Тәзкирә тора иде. Онытырга мөмкинме соң шундый көнне! Бәхет дигәннәрен мин шунда үз күзләрем белән күреп, канатыннан тотып алдым, тирәбездә нинди генә кара козгыннар очмасыннар, инде мин аны ычкындырачак түгелмен, мәцге-мәңге ычкындырачак түгелмен.
Инде кешеләр барысын да белеп бетергәч, инде минем күңелне тәмам жилкендергәч, синең ул вәгъдәләреңне вак таракан ашый башлаган икән, ни гарьлеге бар, мин аны тагып синең исеңә төшерәм:
47
әйе, безнең шундый бәхетле сәгатьләребез булды, әмма без сәгатьләр белән генә чикләнеп калырга теләмибез, безгә шундый бәхет гомер буена булсын!
Хатта язып кына күңелдә булганнарны әйтеп бирү мөмкин түгел. Эшнең беткән сәгате булмас, үлгәннән соң да кешенең җиде сәгатьлек эше кала, диләр ич. Әгәр теге вакытта әйткән сүзләреңне, биргән вәгъдәләреңне вак таракан ашамаган булса, ничек тә булса вакыт тап. Җырларда җырлана торган кебек итеп, килеп тәрәзәмне чирт.
Чиртүеңнән танырмын да, каршы чыгып алырмын...
Менә бит, җыры да табылып тора. Ә синең өчен мин аны берне генә түгел, меңне таба алам. Ярый, хуш хәзергә, бушаттым күңелем- дәген, гаеп итмәссең дип уйлыйм.
Т ә з к и р ә».
Ләкин, эчке горурлыгын җиңеп, өмет аралаш шикләнүләр, кыюсызлык катыш җилкенү хисләре белән сугарып язылган хат китми калды. Аның соңгы ноктасын куеп, инде конвертлап маташканда, Тәзкирәләр өенең тәрәзәсе каршына Айдар үзе килеп басты. Ул ачык якалы җәйге күлмәктән, җиңнәрен терсәктән югары сызганып куйган, йөзе дә бик ачык, кара кучкылланып янган битендә тир катламы ялтырый, чәче, гадәттәгечә, көлке дәрәҗәдә тәртипсез, аның каравы күзләре бөтенесен аклап, бөтенесе өчен кычкырып тора: егет эчкерсез күңел белән килгән, үз итеп килгән, килмичә булдыра аямаганлыктан килгән иде.
— Иң элек син миңа бер чүмеч бик салкын су бир,—диде ул; Тәзкирәгә туп-туры карап. Йотылып эчте, аннары, ачык тәрәзә аша кызның үзен күзләре белән суырып алырга теләгәндәй, янә бер томырылып карап калды. Шушы бер карашы җитте, егет уен корыр өчен түгел, сөйләшер, аңлашыр өчен килгән, икеләнеп торырга урын юк, әйе, бу шул үзе — Зөя елгасы буендагы Айдар иде.
Бәхет, моннан биш-ун минутлар гына элек Тәзкирәгә инде очып киткәндәй булып яки очып китәр өчен канат кагып торгандай булып күренгән бәхет, юк, очып китмәгән икән. Тузган чәчле егет кыяфәтенә кереп, менә ул тәрәзә алдына үзе очып килде. Учка йомарлаган хатын ыргытып бәрергә дә, тизрәк эләктереп алырга үзен. Күрергә теләгән кеше күрә бирсен, тараласы гайбәт тарала бирсен.
Тәзкирәнең күңеленнән тиз генә арада әнә шундый уйлар үттеләр. Үттеләр, ләкин әйтелмәделәр. Әйтелгәне бик гади, бик төссез килеп чыкты.
— Тагын нинди гаеп табарга дип килдегез?—диде Тәзкирә, эчке дулкынлануын мөмкин кадәр сиздермәскә тырышып.
— Гаепне эшсез кешеләр эзләсен, безнең эшебез болай да муеннан,— дип җавап кайтарды Айдар, үзе һаман да әле күзләрен кыздан ала алмыйча.
Каһәр төшкән тәкәбберлек! Әнә шундый минутта ике гашыйкның арасына килеп кысылды бит. 1\ыз чакырмады, ул чакырмагач, егет атылып керергә ашыкмады, әнә шулай, ачык тәрәзә каршында, икесе ике якта кала бирделәр.
Шунда ук җитди эш тонына күчеп:
— Тагын ике көннән сезгә силосорезка килергә тиеш, ә сезнең анда силос чокырларыгыз да чистартылмаган килеш ята икән, — дип, сүз башлады Айдар.
— Минем бригаданыкы әзерләнгән, — диде Тәзкирә, үз чиратында, шулай ук эш кешесе җитдилеге белән, — бүген киләсез икән, бүген тотынабыз. Ә бөтен колхоз өчен мин җавап бирә алмыйм, председатель белән сөйләшегез.
Кызу канлы Айдар моны кызның үзе белән хәтта кешечә сөйләшергә дә теләмәве дип аңлады һәм, эш әгәр шулайга таба борылган икән,
48
нигә аңа чынлап та председательнең үзе белән сөйләшмәскә! Нинди дә булса берәр тупас сүз ычкындырудан шикләнеп, шул ук вакытта сүзсез генә борылып китәргә дә яхшысынмыйча, коры һәм кырт кына өзеп кунды ул:
— Председатель белән сөйләшергә дисез алайса. Бу киңәшегез өчен дә рәхмәт.
Менә борылып китә башлады, ләкин шулай да кызга тагып бер карап кунмыйча булдыра алмады. Үпкә һәм ачулану белән тулы бу карашта сизелер-сизелмәс кенә өметсезләнү дә бар иде.
— Бүтәне булмагач, аннары тагын эчергән суыгыз өчен дә рәхмәт,— диде ул, өстәп. Бусында инде ачыктан-ачык сизелеп торган тупаслык ишетелеп калды.
Борын төшәрлек тә бар. Ачык якалы һәм ачык йөзле, кояшта янып, тагын да карала, пешә төшкән Айдарны бүген, хәерче кебек, бу тәрәзә каршына килергә мәҗбүр иткән нәрсә, әлбәттә, силос мәсьәләсе түгел, зуррак мәсьәлә — йөрәк мәсьәләсе иде. Ә йөрәк сүзе менә килеп чыкмады, тәрәзәдән кире борылып китәргә туры килде аңа. Моннан соң Айдар, колхоз председателе Гыйбадуллинны күрмәкче булып, правление йортына юнәлде. Силос мәсьәләсе белән ныклабрак шөгыльләнергә вакыт житкәп, МТСның силоссрезкалары шушы көннәрдә «Прожектор»га килеп җитәчәк иде. Ләкин колхоз правленнесеидә бу эшнең бригадаларда ничек торышын анык кына әйтеп бирүче булмады. Колхоз хисапчысы Харис Дибердиев, кайсыдыр бер шук теллесе тарафыннан кайчандыр Дөбердиев дип аталып, соңыннан кыскара-кыскара Дөберди Хариска әверелеп калган һәм, шул кушамат белән яшәп, дүрт бригадалы зур гына колхозның исәп-хисап эшләрен тыныч кына әйләндерүче кырык белән илле араларындагы кеше, накладной кәгазьләрне төп кенәгәгә күчереп утырган җиреннән ашыкмыйча гына башын калкытып:
— Наряд бирелде ул эшкә, эшләнә булырга тиеш, — дип кенә җавап кайтарды. Бераздан шундый ук какшамас тынычлык белән өстәде:
— Ферма мөдире Исрафнлов белән сөйләшергә кирәк бу турыда. Бу эшкә җитәкчелек итү Исрафиловка йөкләнгән.
Исрафиловны эзләп йөргәнче бригадаларның үзләренә барып чыгуны хәерлерәк санады Айдар һәм анда булып эшнең үзе белән танышкач, мәсьәлә тагын да ачыклана төште: бу эш әле колхоз хисапчысы Дөберди Харис әйткәнчә бик үк дөбердәп бармый, икенче һәм дүртенче бригадаларның кайбер силос чокырлары узган елгы чүп-чарларыннан да арчылмаган, беренче бригаданыкы чистартылган булса да стеналары сыланмаган, тик Солтанова бригадасында гына бөтенесе ничек кирәк шулай әзерләнеп куелган иде.
Бригадалардагы хәлне җиткерү өчен ничек тә булса колхоз председателенең үзен күрергә дип, кайтышлый яңадан правлениегә сугылды Айдар. Бу юлы Гыйбадуллин үзенең клеенка өсле өстәле артында һәм, гадәттәгечә, бик эре кыяфәттә утыра иде. Тракторчылар бригадирын ул бик ачык йөз белән каршылады, аларның эшләре, ашау-эчү яклары, теге кичне булып узган концертның ничек үтүе һәм башкалар турында бик иркенләп сораштырмакчы булды. Ләкин, аның гаҗәпләнүенә каршы, бу юлы Айдар сүрән һәм аз сүзле иде. Ул бригадаларда силос чокырлары хәзерләү эшенең әлегә һич тә канәгатьләнерлек тормаганлыгын председательнең исенә төшергәннән соң:
— Иртәгә, берсекөнгә силосорезка килеп җитәргә тиеш. Эшне тоткарлап, маршрутны бозарлык булмасын, иптәш Гыйбадуллин. Базларыгызны әзерләп куегыз,—дип кисәтте дә шуның белән чыгып та китге.
Тәзкирәсе белән сөйләшү барып чыкмады, эш турындагы сүз шулай ук бик кыска булды, йөрәк үз урынында түгел, каядыр барырга, нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Ләкин йөрәкнең шундый купшынган минутларында кая барасың да, нәрсә эшлисең. Җитмәсә тагын бригадада үз

■урынына ярдәмчесен калдырып, бүген кич кайтмам дип киткән иде Апдар һәм моны әйткән чакта бүгенге кичне нәкъ менә Тәзкирә белән уздыруны күз алдында тоткан иде. Ә менә ул уйлаганча булып чыкмады. Гомердә булмаган, кичерелмәгән хәл — урынсыз һәм эшсез калды бу кичне Айдар, эчпошыргыч ялгызлыкта калды. Бөтен кеше әнә үз урынында, бөтен табигать үзенчә. Гадәттәгечә, тымызык кына булып кич тә җитте. Тузан туздырып көтү кайтты, инде аның тузаны да басылды, авыл өйләренең морҗаларыннан сыек кына төтеннәр сузылдылар, кичке ашлар пешеп җиткәч инде алар да чыкмый башладылар. Көндәгечә, черки-озынборыннары белән кичке эңгер төште, Айдар менә тынгысыз җанын кая куярга белми. Эчке хурлану да бар, мондый чакларда үтә нык үткенәя торган ялган горурлык хисе дә поты белән.
Аптырап йөри торгач, менә ул авыл уртасындагы кибеткә килеп керде һәм, закуска урынына катып беткән печенье кабып, ике йөз грамм аракы салдырып эчте. Шунда беррәттән, кибет киштәләрендәге товарларга күз йөртеп чыкты, нәрсәгә алуы, кем өчен алуы турында үз- үзенә хисап та бирмәстән, бер баш яулыгы сатып алды. Гомумән, әле генә эчелгән ике йөз грамм аракы бер үк вакытта күңелне дә, янчык авызын да чишеп җибәрде. Яңа яулыкка бер кило печенье салдырып һәм тагып ярты литр аракы алып, аннары ул тиз генә үзенең квартирасына кайтып китте. Яшь Гайрәтулла янган йөрәкне, ахрысы, тагын бер мәртәбә спирт белән дә яндырырга уйлады булса кирәк.
Нинди шомлыкка каршыдыр, ул кичне Гыйльмениса түти өйдә юк иде. Ул, трактор бригадасындагы «кара карлыгачларын» туйдырганнан соң, күрше кызы Халидәгә өйгә күз-колак булып торырга кушып, үзе якындагы бер авылга, сырхап торган кызының хәлен белергә дип киткән иде. Уйламаганда килеп чыгып, соңыннан берничек тә төзәтеп булмый торган хатага әверелгән, Айдарны үз-үзе һәм иптәшләре алдында күп тапкырлар кызарырга мәҗбүр иткән һәм гомерлек үкенеч тойгысы астына куйган вакыйга нәкъ менә шушы тымызык кичтә, Гыйльмениса түтинең аулак өендә булды. Халидә, Гыйльмениса түти уйлаганга караганда, хәтәррәк булып чыкты, ул бу кичне, Гыйльмениса карчык әйткәнчә, «өйгә күз-колак» булып кына калмады...
Дөресен әйткәндә, берничек тә һәм берни белән дә аклап булмый торган бу хатаның нәрсәдән һәм ничек башлануы турында Айдар ул кичнең иртәгесен дә, башка бик күп иртәләрдә һәм башка бик күп кичләрдә дә бик озак баш ватып уйлап карады, әледәи-әле кайтып уйлап карый. Ләкин шундый җитди эштә гафу ителмәслек шундый җиңел караш күрсәтүен аңлый да, аклый да алмый. Күрәсең, шулай буласы булган инде.
’ Ә ул кичне уйлап торырга өлгерә алмады ул. Хәер, хәле дә шун- дыйрак иде. Үзен кире кагылган кешегә саный, хурланудан күзләре томаланган һәм, шуның өстенә тагын, аракыда башын бик чуалткан иде.
Менә шул хәлендә Гыйльмениса түтинең ялгыз өендә, закуска урынына каткан печенье каба-каба, янган йөрәкне яңа ут белән яндырып утырганда, кайдан чамалап торган диген, аның янына әлеге шул «күз- колак» Халидә килеп керде. Нәрсәдер әйтте, оста гына итеп ’ егетнең кузгалган хисләренә кагылып куйды, башта эләгеп калган юклы-барлы акылны да томаларлык итеп гаҗәп хәтәр көлде һәм, шуның өстенә тагын, тиз генә бакчаларына чыгып, закускага япь-яшь кыярлар өзеп алып керде. Болай яхшылык эшләп торган кешене, җитмәсә тагын ялгызлыктай шулай өзгәләнгән бер минутта, ничек инде үз янына •өстәлгә чакырмыйсың, ди.
Тышта кич тагын да куера төште, тәрәзә артында гына диярлек ай калыкты, ай яктысыннан тонык нур сибелгән кечкенә өйдә алар бу төндә икәве генә калдылар.
|. ?С. ә.’ № 2.
— Уян, ач күзенне, дөнья бу, — диде Халидә, иртәгесен Айдарны йокысыннан уятып. Аннары үзенең килен хезмәте күрсәтергә әзер торуын сиздереп:
— Чәй эчәсеңме? Самовар куйыйммы?—дип сорады. Айдар күтәрелеп карамыйча гына әйтте:
— Бер нәрсә дә кирәк түгел. Ашыгам.
Халидә үз-үзеннән, узып киткән айлы төннән һәм, гомумән, бөтен нәрсәдән бик канәгать бер кыяфәттә, ярым шаярткан булып, Айдарның тузган чәчен сыпыргалап куйды:
— Болай булгач инде, җан кисәгем, ашыгам дигән булып, безнең турыдан мотоциклда гына тырылдап үтә алмассың.
Ул, ачыктан-ачык ук әйтеп бетермәсә дә, бик кыю рәвештә, нәрсәгәдер ишарәли иде. Айдар аңламаганга салышты, бер сүз дә эндәшмәде. - Аның башы чатный һәм ул үзен әйтеп бетергесез начар, рухи һәм физик кыйналгандай хис итә иде. Өстен-башын тиз генә киенде дә, кеше-кара күргәнче бөтенесен тизрәк атлап үтәргә теләгәндәй, чыгып китте. Ләкин ай яктысы белән генә яктыртылган кечкенә өйдә исерек баштан эшләнгән бу зур хатаны алай ансат кына атлап үтү мөмкин түгел иде.
XVIII
Электә, җыен узды — жәй узды, ди торган булганнар. Бәлки, ул чагында, крестьян эше күбесенчә кул көче белән башкарылган бер вакытта, барлык азапларны һәм нужа-кара сакалны онытып, җыенда исерек баштан шаулап, миңа диңгез тубыктан, дип күкрәк кагып йөрү, чынлап та, җәйнең бердәнбер күрке булып күренгәндер һәм бүтән вакытта крестьянның жәйгә, аның чәчәкләр һәм бал кортлары белән тулы болын-нарына, аның чыклы иртәләренә, аның тымызык шәфәкъләренә карап сокланып торырга вакыты да калмагандыр. Хәзер исә, күп төрле авыл хуҗалыгы машиналары крестьянга ярдәмгә килеп, иген игү эшенең пң авыр йөкләре кеше җилкәсеннән машина җилкәсенә салынган бер дәвердә — җыен узу белән генә җәй, әлбәттә, узмый. Киресенчә, җәйнең коллектив хезмәт дәрте һәм машина гөре белән иң нык шаулап торган кызу чагы җыеннан соң тик әле башланып кына китә.
«Прожектор» колхозында да бу шулай булды.
Гармонь тавышлары, көрәшләре, көрәшчеләр тирәсендә сырпаланып йөрүче малайлары, дугага бәйләнгән сөлгеләре, кичке уеннары, кунак кызлары һәм ул кунак кызларының йөрәкләрен бер караштан ук аулап алырга тыпырдап йөрүче яшь-җилкенчәкләре белән шаулап-гөрләп жыен узып китте, ләкин җәйнең иң ташып торган кызу чагы алда булган икән.
Менә игеннәр өлгерде. Дугалы ат керсә күмелеп калырдай арыш кыры, бер офыктан икенче офыкка җәелеп, сары диңгездәй чайкалып ята. Авылның икенче ягында бодай, солы өлгереп килә. Комбайннарга да, ургычларга да, колхозчыларның үзләренә дә эш җитәрлек. Колхозның җитәкче көчләренә, бригадирларына, шул җөмләдән, безнең Тәзкирәгә дә, эш бһгрәк тә күп. Оештыр, сәләтләренә карап, кешеләрне урыннарына куй, аларның ничек эшләүләрен күзәт, шул ук вакытта перспективаны да күздән ычкындырма.
Колхоз бригадалары, МТС белән ике арада төзелгән договор нигезендә, өлгергән участокларның чит-читләрен кулдан урдырып, комбайннар өчен әзерләп куйдылар һәм менә шунда‘инде, кыр пейзажына үзенә бертөрле ямь өстәп, зур әзерлекләрдән соң киң диңгезгә чыккан корабль кебек, комбайн чыкты.
Тәзкирә Солтанова бригадасында эшли торган үзйөрешле комбайнны, Тәзкирәнең үзе кебек, карап торырга тыйнак кына бер хатын-кыз —

4* 51
Асылгәрәева йөртә. Бу ике хатын-кыз бер-берсен баштан ук бик яхшы аңлап, машина кертердәй һәм кулдан урырдай басуларны алдан ук билгеләп, бер басудан икенчесенә, аннан тагын беренчесенә киләп сарыгг йөрүләрне булдырмаслык итеп, ныклы маршрутлар төзеп керештеләр. Сугылган ашлыкны бункердан бушатып алып киту өчен олаулар бер-бер артлы агылып кына тордылар. Икенче бер якта бригаданың- үз ургыч-лары белән урылган игенне сугып эшкәртү өчен өсте ябулы ындыр әзерләнде. Анда тракторчы Хәйдәревнең «Нух көймәсе», җыенга чаклы телгә алынган гаебен җыеннан соң тагын бер мәртәбә өстеннән селкеп төшерергә теләгәндәй, катлаулы сугу машинасын дуылдатып хәрәкәткә китерә — иртә таңнан кичке эңгергә кадәр ындыр хезмәт белән гөрләп тора. Барабанга көлтә бирү өчен авылның атаклы көрәшчесе Саттарны куйганнар. Саттарга җиңне ничек сызганырга икәнен өйрәтеп торасы юк, беләкләре берсе бер кечерәк самовар юанлыгы. Әле күптән түгел генә шаулап узган җыеннарда бу тирәдәге авылларда байтак кына эреле- ваклы кешеләрне, бөерләреннән кысып алып, баш аркылы томырган беләкләр. Шулай да машина көрәшче Саттарга үзе белән алай дуамал кыланырга «рөхсәт итми», егет шактый ук йомшап төшкән, чырае җитди, битеннән тузанлы тир ага, як-ягына карарга да вакыты юк. Сулыш алырга туктаган минутларда бөтен кешедән элек бак янына йөгереп, рәттән ике-өч чүмеч салкын су чөмерүче кем дисәң, ул Саттар булып чыга.
Салам кагучылар, салам өючеләр, машинадан чыккан орлыкны алучылар, җилгәрүчеләр, үлчәүдә эшләүче карлыгач мыек Шәмәрдән абзый...
Дөресен әйткәндә, Шәмәрдән әле ир уртасына да җитмәгән бер кеше. «Абзый» дип әйткәнгә аның хәтере калуы да бик мөмкин. Ләкин үзенә тапшырылган эшне ул шундый өлгерлек һәм төгәллек белән башкара ки, бу житезлеге өчен аны «абзый» дип олылап әйтмичә мөмкин түгел. Чынлап та, бик кызу тота Шәмәрдән. Үлчәү площадкасына капчыкларны әрдәнәләп өеп куюлары була, Шәмәрдән — шалт та шолт. Шудыргыч- ларны әле тегеләйрәк, әле болайрак китерә дә, үзенең карлыгач канаты кебек очлаеп килгән мыекларын бөтергәләп, мәһабәт тавышы белән шунда ук гөрләп тә куя:
— Җиде центнер. Әйдә, ал.
Каты тышлы озынча кенәгәдән торган «канцеляриясе» дә шунда үзе янында гына. Башкалар капчыкларны үлчәүдән алган арада ул шәмәхә карандаш белән тырнап та өлгерә — колхоз кладовщигы юкка гына аңа бу «канцелярияне» ышанып тапшырмаган. Бер кило артык җибәрми, бер кило ким түгел — бөтенесе аның шәмәхә карандашы белән «тырнала» бара.
Шундый ук җитез куллар капчыкларны бер-бер артлы җилтерәтеп алып торалар, биш минут та үтми—йөк әзер. Ярты сәгать дигәндә, шундый ук йөкләрдән төзелгән кәрван әзер һәм йөкчеләр, дилбегәләрне кулларына алып, атларга җайлап кына чөңгереп җибәрәләр. Кәрван» беренче ашлыкны дәүләт амбарларына илтү өчен, юлга чыга...
Ә кичен шул көнне урып-җыелган беренче гектарларның сводкасы элек колхоз правлениесенә кайта, аннан, шул ук колхоз кырлары, урылган һәм әлегә урылып өлгермәгән иген кырлары аша сузылган телефон чыбыклары буенча, тавышсыз-тынсыз гына, районга — райком секретаре Ихсановка, райбашкармага китә:
— Бүгенгесе: урып-җыелды — 25 га. Шулардай комбайннар белән урып-җыелды— 18 га. Чыгыш: гектарыннан уртача 24 центнер. Дәүләткә тапшырылды — 147 центнер.
Гектарыннан 24 центнер! Моңа кадәр, иген бик уңган елларда да, гектарыннан 14 —15 центнердан артык уңыш алмаган «Прожектор» колхозы өчен бик зур эш бу. Димәк, берсен-берсе тәнкыйтьли-тәнкыйтьли
52
эшләгән эшләр бушка китмәгән, димәк, алынган йөкләмә артыгы белән үтәлгән. Бу укышларда, башкалар белән беррәттәп, кыйгач кара кашлы, алсу алма битле, йомры гына гәүдәле Тәзкирәнең, дә өлеше бар, кулын кысасы иде үзенең, кайда соң әле безнең ул кызыбыз?
Хәер, хәзергә әле безгә түгел, Айдарга да бик үк эләкми алай кул кысышулар. Чарасына керешсә, эләгер дә иде, ләкин юк шул, аларның арасына бимазалы вакыйга керде хәзер. Айдарның өстендә хәзер баш әйләндергеч болганчыклыгы белән әлеге теге айлы төн асылынып тора. Бу турыда уйлый башладымы, Айдарны моңа кадәр һичбер вакытта да кичерелмәгән авыр эчке газап — вөҗдан газабы кимерә башлый. Ул, дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, бу турыда онытмакчы була, ләкин булдыра алмый. Хәер, Халидә чая үзе дә онытырга бик ирек бирми. Ул эш арасында, әле теге яктан, әле бу яктан китереп, үзенең исән икәнлеген һәм хәзер Айдарның «алар турыннан мотоцикл тырылдатып кына узып китә алмаячагын» төрле кинаяле сүзләр белән аның исенә төшергәли тора. Җәйнең иң кызу чагы менә кайчан икән!
Айдар, әлегә шушы сәбәпләр аркасында, чпттәрәк йөргәч, күңеленнән төрле шикле уйлар кичереп, Тәзкирә дә тотнаклылык күрсәтә, бик сиздерми. Бу тотнаклылык, җыелган эчке хисләрне көчләп тыеп тору аңа, әлбәттә, җиңел генә бирелми, шулай да аның газабы вөҗдан газабы түгел, затлы һәм изге газап. Шуның өстенә тагын эше дә муеннан әле ул кызның. Әле тегендә, әле монда булырга, чабарга, тирләргә кирәк, эш әнә шулай һәрьяклап кызып торган чагында, имеш, без үзебезнең тәбрикләребез белән аның кул арасына керик.
Гектарыннан 24 центнер — болай ул бик яңгырап ишетелә ишетелүен. Ләкин бит әле аның күпмесе аякта утыра. Җитмәсә тагын, үкчәгә баскан кебек, сабан ашлык шаулап өлгергән, аны да җыясы бар. Ургычлар белән урылган участокларда байтак кына бәйләнмәгән учмалар кызып ята, аларны да бәйләтеп бетерәсе бар. Районнан булсын, газеталар булсын, уру белән бәйләү арасында өзеклек тудырмаска, дип өсте- өстенә кычкырып торалар, көлтә бәйләүче кызлар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшлиләр, ләкин шул ук вакытта ургычлар да тик тормый, димәк, көлтәсе бәйләнмәгән мәйдан һаман арта бара дигән сүз. Тракторчылар өченче кат пар культивацияли башладылар, алар янында да булгаларга кирәк — договорда күрсәтелгәнчә эшлиләрме? Ул арада әнә әллә нинди кара кучкыллы болытлар күренгәләп тора, күрше «Кызыл Төбәк» колхозының кырык гектардан артык сабан ашлыгын боз сугып киткән, дигән шомлы хәбәр йөри. Бу хәбәр кызны да, башкаларны да эшне аеруча кызулатырга мәҗбүр итә, кайда монда, кул кысышып, матур сүзләр белән бер-береңнең башын әйләндереп торырга. Иң элек җыеп алырга, дәүләт алдындагы йөкләмәләрне үтәргә кирәк, тәбрик аннан сон да качмас.
Менә ике ел инде, Галимә түтинең кыр эшләренә чыкканы юк иде. Алтмышның югары ягына киткән бу карчыкны ничектер онытып калдырганнар иде. Кызының ал-җал белмичә чабуын, игеннәрнең барысының да диярлек берьюлы һәм бердәй тигезлек белән шаулап өлгерүен күреп, хәтта ул да чыдамады, бер көнне иртән Тәзкирәсенә әйтә куйды:
— Көтүемне кугач, якын тирәдәге берәр басуга чыгып, күленгә кадәр аз-маз кыштырдап керер идем. Кызы бригадир булгач анасына да эш тапкан, дип көлсәләр көләрләр.
«Кыштырдавы» нихәтле булыр, ләкин кызының хәлен аңлап әнә шулай дип әйтә белүе һәм, эшкә чыгарга әзерләнеп, җиңсәсен, урагын әзерләп мәйхана килүе үзе генә дә бик куаныч иде. Тәзкирә анасына, хөрмәт катыш балалык мәхәббәте белән, туры гына итеп карап алды:
— Алтмыштан узган карчыклардан башка да җыярбыз, чык дип әйтмим.—диде ул, кырт кына кисеп, -'һәм шунда ук, бердә рыяланып тормыйча, өстәп тә куйды, — кулың бик кычыта икән, колхозга аз булса да
53
файдаң булыр, Сыер елгасы артында гына арпа җирем бар, машина кертеп булмый, баш ташлый. Фәизә түти дә әйткән иде, Миңнисаттәй- нең дә исәбе юк түгел, алайса өч карчык барып, төшкә кадәр көчегезгә күрә бераз селкенеп кайтыгыз.
Аңлатып әйткәч, тегеләре дә шунда ук үзләренең борынгы уракларын эзләп алып, башларына француз яулык өстеннән киез эшләпәләр киеп, нәкъ борынгыча, үзара кәлә-мәлә сөйләшә-сөйләшә, арпа урырга киттеләр. Бер кызып киткәч, төшкә кадәр дә, төштән соң да эшләделәр. Тик көтү кайтыр алдыннан гына, анда да әле егәрләре китүне бер-берсенә бик үк ачык сиздермәскә тырышып, бары тик терлек каршылау сылтавы белән генә кайтып киттеләр. Кичен, башка кырлардан әйләнеп кайтышлый, Тәзкирә, кызыксынып, өч карчык эшләгән арпа җиренә дә кагылды һәм яхшы ук гаҗәпләнеп калды. Чөнки тегеләр кыштырдый торгач, шактый гына эш эшләп ташлаганнар, кысып-кысып бәйләнгән көлтәләрдән пөхтә итеп куелган арбалыклар, «менә без, ындырга китәргә әзерләндек тә инде» дигән кебек, тезелешеп-тезелешеп торалар иде.
Яшенә дә, картына да, хәзерге заман техникасына да, бик борынгы кәкре уракка да эш табылып, берничә кырда, берничә ындырда берничә төрле эш берьюлы куырыла торган әнә шундый кызу көннәрнең, берсендә, элек «Прожектор» колхозының басуларында, аннары Наратбаш авылының үзендә кечерәк кенә гәүдәле, җиңсез камзулын җилбегәй җибәргән һәм башына озак киюдән инде беләүләнә башлаган түбәтәен мутларча кыңгыр салып кигән җитез генә бер карт күренеп узды.
Җитез дигәч тә, җитезлеге шактый ук чамалы калган, бары тик кеше яныннан узганда гына җитез күренергә тырышып, башны дуамал тәкәббер тотып, җәһәт-җәһәт атлап китүче бу картны күреп калучылар, шунда ук танып алып:
— Уттай кызу эш өстендә бу Гайрәтулла чуар йөрәккә ни җитмәгән тагын? Сәлам дә бирмичә кая болай җилләнеп чаба?—дип гаҗәпләнештеләр.
— Мөгаен, малае янына акча сорый килә торгандыр,— дип юрадылар берәүләре.
— Кече морҗасына ут капканмы әллә?—дип уен-көлке белән озатып калдылар икенчеләре.
Чынлап карасаң, гаҗәпләнерлек тә иде шул. Дөрес, өйдән чыкканда бер дә йомышсыз чыгып китмәде ул. Андый гайрәтле карт көпә-көндез йомышсыз-юлсыз ничек инде басулар, авыллар аркылы үтеп йөресен.
— Мин, Пучинкага барып, осталар белешәм, күпме сорар исәпләре булыр, кылларын тартып кайтам, — диде ул, карчыгы Гашикабануга. Авылны чыкканда, колхоз председателе Садриев очрап, «эскерт куярга булышыр идең, Гафиятулла абзый, эскертне синең кебек коеп куя торган кешеләребез җитешми» дип, салпы ягына салам кыстырырга тырышып әйткәч, аннан да шома гына ычкынып китте.
— һе, Гафиятулла абзагыз бер генә шул ул,—диде, мактап әйткән сүздән очып китәрдәй кәпәренеп. Шунда ук яңадан ҖИРГӘ төшеп, кырт кисеп, үзенекен өстәде, — бүгенгә Гафиятулла абзагызны годтан чыкканга исәпләп торыгыз, мач килсә, иртәгә берне түгел, икене куеп бирермен.
һәм үзенең «годтан чыкканлыгын» тагын бер кат күрсәтергә теләгәндәй, түбәтәен «җәлт» кенә шудырып, такыр башны аязга чыгарып куйды да, шуның белән бүгенгә ара өзелдегә санап, тиз генә китеп тә барды.
Сүзне җил очырып алып китсен өчен әйтми Гафиятулла, иртәгә ул эскерт кую эшендә колхозга, әлбәттә, булышачак. Бигрәк тә әнә шулай үстереп торганда, ул инде серне бирмәячәк. Ләкин бүгенгә аның үч өянәге бик куәтле, үз бер тиене — бер тиен.
54
һәм менә ул йөри. Починка авылында чынлап та булды, ләкин рәт кенә чыгара алмады, чөнки кешеләр барысы да, кайсы кайда, колхоз эшендә иделәр. Балта осталарын күреп сөйләшү планы барып чыкмады. Бу йомышы үтәлмәгәч, кайтышлый, кызган баштан ул тиз генә икенче бер уй уйлап чыгарды — ягъни, юл уңаеңнан, Наратбаш авылына — малае Айдар эшли торган «Прожектор» колхозына сугылып, үз йортына килен булып төшәчәк кызның ниндирәк кешенең баласы икәнлеге турында читләтеп-читләтеп кенә булса да сорашкалап-иснәнеп китәргә булды. Наратбаш авылына керү өчен аңа, үзе кайта торган юлдан сул- гарак каерып, аз дигәндә дә өч-дүрт километрдан артык сәяхәт ясарга кирәк иде. Ләкин шундый мавыктыргыч сылтау чыгып торганда һәм Гайрәтулланың котырып кузгалган өянәге алдында өч-дүрт километр урау аңа чүп тә түгел кебек күренде.
Менә ул инде Наратбаш авылында буталып йөри. Иң элек тракторчыларга аш пешерүче Гыйльмениса өен эзләп китте (теге вакытта станда күреп сөйләшкәннән соң, Гыйльмениса карчык аңа бу мәсьәләдә әлбәттә хәбәрдар кеше булырга тиеш булып күренә иде). Ләкин Гыйльмениса өенең ишегендә аны кояштан инде кызып беткән зур гына иске йозак каршы алды. Шул тирәдә йөрүче малайлардан сораштырып караган иде дә, жавабы аның өчен йозактан да болайрак бикле булып чыкты: «Я кырдадыр, я трактордадыр», — диделәр малайлар. Бар инде син, җил капчыгы эзләгән малай кебек, басу бетереп эзләп йөр шул Гыйльмениса дигән карчыкны.
Шуннан соң ул коега суга дип чыккан икенче бер карчыкны очратып, бераз өметләнгәндәй, аның янына килеп туктады. Элек тегенең чиләгеннән иелеп су эчте, аннары әйләнеп-уратып сораштыра башламакчы булды, — янәсе, аның кехт икәнлеген карчыкның ишеткәне бармы? Ишеткәне булмаса, ишетеп калсын, янәсе, Гайрәтулла дип дан итеп сөйли торганнары менә шушы кеше үзе була инде. Бу колхозда эшли торган тракторчылар башлыгы Айдар Зөбәерев дигәннәре, янәсе, аның малае. Ә ул малайның төтене кай тирәдә йө-ри дә, очкыны кем башына төшә һәм башкасы, һәм башкасы.
Кая ул «һәм башкасы»на барып җитү, карчык хәтта Гафиятулланың үзе белән дә кызыксынып тормады, чөнки яследә эшләүче карчык икән, аның да үз эше кызу булып чыкты.
Ачудан, хурланудан, юлы уңмаудан һәм үзенең вакыт-вакыт саташып куя торган өянәкле башыннан кая качарга белмәгәндәй, Наратбаш авылыннан үзенең Кушкаен авылына кадәр булган араны, пожарга чапкандай, тирләп-пешеп чабып кайтты Гафиятулла. Хурланмаслык та түгел шул, бөтен кеше — яше дә, карты да — колхоз эше белән мәш килеп, һәрберсе үз урынында кулдан килгәнне: башкарып йөргәндә, ялгыз бер Гафиятулла гына картайган башы уйлап чыгарган нәрсәләрне куып аягын бимазалап чапсын әле.
Шулай да моның өчен ул үзен түгел, хатыны Гашикабануны гаепли иде. Бу арып-талып йөрүләре өчен үзендә җыелган үтне иң элек анын өстенәсытмакчы булып, ярсып кайтты ул, юл буе үзеннәи-үзе сөйләнә- сөйләнә кайтты: «Әгәр дә ул, пример әйтик, чүпрәк баш булмаса, шушындый уттай эш өстендә нигә мин карт тилене ун-унбиш чакрым жир уратып йөртә? Пример әйтик, әйтсен иде ул миңа: йөрмә, карт, бөтен кеше эштәдер, берәүне дә очрата алмассың, йөрүең бушка гына китәр, дип әйтсен иде. Мин нәрсә, кеше эшләгәнне әллә мин эшли алмыйммы? Әллә миндә кәҗүнни аяклармы, талагым ташыганмы ул хәтле, йөрмәс идем, ике аягымның берсен дә атламаган булыр идем. Ә ул, черек ми, әйтмәде. Аңа ни, аның аякларымыни, Гафиятулла аяклары. Менә кайтып кирәген бирим әле».
Ләкин, ахыр чиктә, бу планы да барып чыкмады Гафиятулланың Чөнки, өйдә карыйсы эшләрен карап бетергәннән соң, үзе кебек карчык
55
лар янында аз булса да «кыштырдарга» дип, Гашикабану да колхоз эшенә киткән иде.
Ялгыз өйдә бераз уйланып утырганнан соң, ул, ниһаять, үзе уйлаганнарның барысына да кул селтәп, колхоз председателе Садриевны эзләп, правлениегә китте.
— А1ач туры килмәде, кем, Садриев туган,—дип, кызып тотынды ул, ишектән керешли ук, — иртәгә, алла насыйп итсә, эскерт куярга беренче кеше итеп үземне сана. Теге бригатларга очко бирик әле, күрсәтим әле Гафиятулла картның кем булганлыгын.
XIX
Кызу канлы Айдар көзне трактор белән тартып китерерлек булып йөргән иде бер вакыт. Ә көз үз җае җиткәч болай да килде. Колхоз амбарлары түшәмнәренә кадәр диярлек ашлык белән тулы. Дәүләт алдындагы бурычларны, МТС эше өчен натуралата түләүләрне колхоз район планлаштырган графиктан күп элек үтәде. Төрле фондлар хисабына келәт-келәт ашлык салып куйганнан соң, колхозчыларның хезмәт көннәренә аванс тәртибендә өчәр килограмм орлыклата бүленде — автомашинага төяп ашлык илткәндә тәбәнәк капкалы кешеләрнең капка өсләрен алдырырга туры килгән чаклар да булгалады. Әле алда яшелчә, бал бүленәсе бар, акчалата да тимәгәе, дип янчык авызын чишеп торучылар да юк түгел. Шуларның бөтенесе өстенә тагын дүрт бригада-ның дүрт басуында һәрберсе йөз иллешәр, ике йөзәр арбалык дүрт эскерт сыртын күпертеп утыра иде. Малай өйләндерү, кыз бирү турында кешеләр ничектер күбрәк сөйли башладылар. Сөйләгәндә дә тегеләй- болай гына түгел, тавышны бик күтәренке чыгарып, туйны зурлап итү, кунаклар, кодалар ташу өчен колхоздан йөк автомашинасы алып тору турында җорлык кыстырып сөйлиләр, кайберләре «Клаколлы дугалар әзерләргә кирәк» дип тә җибәргәли иде. Су буйлары, чирәмле урамнар, авыл буендагы болыннар казлар белән тулы. Урманнан төлке килеп төн саен диярлек икеме-өчме казны буып китә, ләкин аңа карап казлар тавышы басылмый. Крестьян берсе белән икенчесе сөйләшкәндә, эт тә .тук—кош та тук, дип исе китмичә генә караган була, шулай да казларны төнгә каршы урамда калдырмый. Кнчкырын казлар куып алып кай-тучы балаларны еш кына очратырга мөмкин иде. Икмәк — җирдә йөри торган йорт кошларын очар кошларга әверелдерде, ындырлар һәм басу капкалары өстеннән тора торгач оясы-оясы белән казлар очып, авыл башындагы Мири күленә барып төшәләр, ә күлдән, бар, алып кайтып кара аларны.
Тора торгач кайсы да булса берсе килеп, кибеттән велосипед сатып алып китә һәм шуның могарычы итеп, үзе генә булса, йөз граммны, күршесе белән булса, артыгракны да төшергәләп, өенә кайтканда сатып алынган яңа велосипеды белән сөйләшә-сөйләшә кайта иде. Беркөнне шулай, өр-яңа велосипедны кибеттә чакта ук нык кына «юып» алып киткән бер кызмача башны озатып калганнан соң, кибет янында үзара уен-көлке сөйләшеп җыелып торучы яшьләр юри санадылар, авылда унҗиде велосипед, өч мотоцикл, бер автомашина килеп чыкты. Эштән соң, кичке салкыннарда велисипедка атланып, шәһәр урамнарындагы кебек, бер-берсен куышучы яшьләргә карап, беркөнне берсе, кирәгеннән артык хыялга бирелеп булса кирәк, хәтта әйтеп тә куйды:
— Безнең монда җир шул, тигезле-тигезсезрәк. Асфальт булсын иде менә. I
Хәер, икенче бер дөнья күргәнрәк карт шунда ук аның авызын тома- .лады:
56
— Шул тигезле-тигезсез җиреннән алган икмәген бул м аса, бик сикерә алмас идең, борынны чөймә алай, күккә бәрелмәсен.
Велосипед һәм казлар, кабартма-коймак һәм җор сүз, хыял һәм шөкрана — кечерәк кенә Наратбаш авылы әнә шулар белән тулып тора иде, шагыйрьләрнең алтын көз дип шашына торганнары, ихтимал, менә шушыдыр инде. Алай дисәң, андый алтын көздә бар да бик тын була, хәтта яфрак очлары да селкенми, ә биредә менә селкеигәләп куя, вакыт- вакыт яшенле-күкрәүле давыл чыгып, искерәк каралтыларның түбәләрен әйләндереп сала, тәрәзә пыялаларын чалтыратып коеп төшергәли иде.
Кояшы һәм болыты, мәзәге һәм җитди эшләре аралашып торган әнә- шундый көзге көннәрнең берсендә Тәзкирә Солтановаиы һәм аның бригадасыннан тагын берничә кешене районга чакыртып, райком секретаре Ихсанов алар белән беседа үткәрде. Югары уңыш белән котлады, алдагы елда да шундый уңышка ирешү өчен тагын да тырышыбрак эшләргә чакырды һәм, соңыннан нәтиҗә ясап, әйтте:
— Безнең алда хәзер киләчәк ел уңышына нигез салып калдыру — сабан культуралары чәчеләчәк бөтен мәйданны туңга сөрү, терлек абзарларын, каралты-кураны кышка әзерләү эшләре тора. Быелгы уңышны җәрендәге яна уңышларга кабатларсыз, райкоммын, сезгә булган ышанычын киләчәктә дә акларсыз дип уйлыйм.
Уңышларын гына түгел, секретарь алар эшендә булган кимчелекләрне дә — шул җөмләдән колхоз белән трактор бригадасы арасында килеп чыккалаган кайбер вак аңлашылмауларны, мәсәлән, Хәйдәрев бозып эшләгән мәйданны кабул итмәгәннән соң Айдарның Тәзкирәгә авызын турсайтып йөрү фактын да — бөтен нечкәлекләренә чаклы белеп торган икән. Бер әйтә башлагач аларын да әйтте һәм киләчәктә дә бер-берсенә карата нәкъ әнә шулай таләпчән булырга киңәш итте.
Авылга кайткач, Тзкирә бу турыда нык кына уйланды, һәм менә шунда ул, кызлык горурлыгын җиңеп, авылга таралып өлгергән төрле- гайбәтләрне ишетмәгәнгә салышып, теге вакытта хатка язган шикләрен, эчкә җыелган үпкәләү хисләрен бер якка калдырып, Айдар янына үзе килде. Ул көнне кичен колхоз клубында үзешчән сәнгать түгәрәге көчләре тарафыннан хәзерләнгән ике пәрдәлек спектакль һәм концерт куела-чак иде. Киенеп-ясанып килгән Тәзкирә спектакль башланыр алдыннан, һич тә уйламаганда, Айдарны очратты.
Тартынкы гына исәнләштеләр, бөтенесен берьюлы кичергәннеке булды булса кирәк, Тәзкирәнең йөзенә кинәт шундый куе кызыллык йөгерде, моны сизүдән аның үзенә дә уңайсыз булып китте, ул «урын алып калырга кирәк» дигән сылтау белән тизрәк кешеләр арасына кереп кит- мәкче булды.
— Мин анда ике урын алып калдым, — диде Айдар, ничектер курка- курка гына әйткән кебек, — әле тиз генә башланырдай күренми, монда буталганчы, әйдә, һавага чыгып торыйк.
һәм нинди карарга килергә дә белмичә аптырабрак калган Тәзкирәне кулыннан алды. Егетнең тылсымлы көче җиңдеме, әллә үз-үзенә каршы килә алмадымы, Тәзкирә бернинди каршылыксыз иярде, клубтан чыккач, алар тар гына тыкрыктан тау башына килеп туктадылар, булачак кичәдә кемнәр катнашачагы турында сөйләшеп бераз басып тордылар, ә бераздан инде тауның итәгендә —су буендагы таллыклар ышыгында иделәр.
Сүз — райком секретаре Ихсанов әйткән киңәшләрне һәм кисәтүләрне уртаклашудан башланып китте. Иң якын кешесенә иң якын серен чишкән кебек, кысылган назлы тавыш белән әйтҮе моны Гәзкирә.
Айдар, усал шаярту белән, үзенчә нәтиҗә чыгарып:
— Райком секретаре үзе алай барысы белән дә кызыксынып, синсц белән аерым беседалар үткәреп торгач, көт тә тор, сиңа быел аз дигәндә бер орден эләгә инде алайса, — дип куйды.
57
Шулай да Айдарда башка вакыттагы кебек очыну сизелмәде, бу минутта аның катлаулы эчке каршылыклар эчендә калганлыгы тотнаклы хәрәкәтеннән, аз сүзле булуыннан, күз карашларындагы уйчан тынлыктан күренеп тора иде.
Ләкин ачык һәм керсез ышану белән үзенә текәлеп торган чын күңелле Тәзкирә алдында салкын ирония һәм әдәпле тотнаклылык күрсәтеп озак кала алмады Айдар, йөрәге аны жиңде, үзе дә сизмәстән, кызның кулын үз кулына кысып алды ул. Бая әйтелгән фикергә ялгап, гадәттәгечә эчке кызулык белән өстәде:
— Безнең өйләнешү туебызга кадәр указ да чыгып куйса, ә?
Бергәләп уңыш өчен көрәштеләр, эчке каршылыкларны җиңеп, берсе икенчесе янына килде, икесе дә сагынышканнар, әнә инде кызның кулы егет кулына да килеп эләккән, вакыт-вакыт Айдар үзенең кайнар йөрәге белән ачылып та куйгалый. Тик шулай да Тәзкирә сизә: бу инде яз көнендәге Айдар, Зөя буендагы Айдар түгел. Аның болай кинәт кенә үзгәреп китүенең сәбәбен Тәзкирә, әлбәттә, белә, аның үзенә дә җиңел түгел, ләкин ул түзә, бу турыда теш агартып сүз әйтми, кызышкан иреннәрен тешләп булса да түзә, Айдар белән Халидә арасындагы хәлне белмәмешкә салына. Язгы ташулар белән бергә кузгалып тургайлар җыры астында шаулап башланган мәхәббәт әллә шулай кысылган иреннәр арасында имгәнеп калырмы икән? Булмасын иде, һай, алай булмасын иде!
Кичке авыл, су буе, яфрак очларын да селкетмичә ничектер барысы берьюлы оеп торган карт өянкеләр, шулар ышыгында яхшы ук аптырашып калган ике гашыйк — болар барысы да шагыйрьләр яратып җырлый торган әлеге шул алтын көзнең ае,рым күренешләре иделәр.
Ләкин беркөнне искәрмәстән генә җил чыгып, агач башларын нык кына бер селкетеп алды. Яшь Гайрәтулла теге айлы төндә булган сата- шулы вакыйга өчен эчтән кичерә торган вөҗдан газабына һәм, икенче яктан, шуннан соң Халидәнең аеруча сыланып йөри башлавына берьюлы нокта куярга теләп, Тәзкирә белән шаулатып туй итәргә дип йөргәндә, Тәзкирәне районга чакыртып, яңа хәбәр әйттеләр.
— Казанга колхоз председательләре, кырчылык бригадалары бригадирлары өчен алты айлык курслар ачыла, бездән өч кеше җибәрүне сорадылар,—дип, сүзгә керешкәндә үк тел төбен ачыктан-ачык сиздереп башлады райком секретаре Ихсанов,— эш чыгара алмастай кешене җибәрүдән файда булмаячак. Ә сез, иптәш Солтанова, оештыру эшләре буенча байтак кына тәҗрибә туплаган кеше, быелгы уңышыгыз райкомның сезгә булган ышанычын тагын да ныгытты.
Тәзкирә секретарьның нәрсә әйтәчәген беренче сүзләренннән үк сизеп, күңеленнән икеләнеп калган, «Ә туй?», «Ә Айдар?», «Ә әни?» дигән сораулар минуты-секунды белән аның миеннән узганнар иде. Ләкин Ихсановның тавышындагы ныклык һәм, әле тәкъдимне ясамас борын ук уңай җавап алачагына ышанган кебек, Тәзкирәгә көлемсерәп карап торуы кызның бу икеләнүләрен һәм сорауларын шундый ук тизлек белән чәчеп ташлады — «Булса тагын, алты айда гына үлмәсләр» дип уйлап куйды ул.
— Әгәр шул өч кешенең берсе итеп сезне җибәрергә дисәк, ничек уйлыйсыз, иптәш Солтанова, райкомның ышанычын акларсыз, каршы килмәссез бит?
— Белмим шул, Ихсанов абый, мин бит әле...
Сүзен әйтеп бетерә алмыйча, уңайсызланып, тотлыгып калды Тәзкирә. Дөресен әйткәндә, аның каршы килеп ни дә булса әйтерлек сәбәпләре дә юк иде. Андый чакта аның бердәнбер ышыклану урыны — озын керфекләре. Әнә, күзләрен керфекләре астына яшерергә тырышкандай, мөлаем генә утыра, әйтмәсә дә билгеле: риза, риза. Ләкин райком
58
секретареннан керфекләр астына ышыкланып калу мөмкин түгел, Ихса- нов сүзне нәкъ Тәзкирә төртелеп калган урыннан ялгап алып китте:
— Мин бит әле яшь, димәкче буласыз кебек. Әйе, сезнең ул ягыгыз райкомга билгеле. Соңгы вакытта мин сезнең биографиягезне шактый җентекләп өйрәндем. Кыскасы, әгәр башка сәбәпләрегез булмаса, яшьлегегез безне куркытмый.
Бу шундый урын һәм секретарьның карашы шундый туры булды ки, сәбәпләр эзләп озак сатулашып тору ничектер килешмәс кебек күренде Тәзкирәгә. Иаәм ул, моңа кадәр әле бер урында да һәм беркем алдында да күрсәтмәгән кыюлык белән, әйтеп салды:
— Райком шулай тиешле таба икән, мин каршы түгел, булдыра алган кадәр тырышырмын,—диде.
Райком кабинетындагысы әнә шулай булды — алтын көз бозылмады, җил-давыл кузгалмады, агач башлары тыныч калды.
Ләкин авылга кайтып, бу хәбәрне Айдарга әйткәч, агач ботаклары берьюлы шаулый башладылар.
— Туйга дип атлар җигәргә торганда, менә сиңа икенче маршрут,— дип, ничектер, сәер генә әйтеп куйды Айдар Һәм, шунда ук кызга яны беләнрәк борылып, иңбашы аркылы гына сорады:
— Ә соң нигә, безнең шундый-шундый уебыз бар, дип әйтмәдек? Күрәсең, бөтенесе холостой ход булган, юату, дескать, елама балам, имчәк бирермен.
Айдарның тавышы үскәннән-үсә барды, күзләренең хәтәр елтыравына караганда, ул әле моның белән генә дә тукталып калырдай күренми иде. Ләкин Тәзкирә аны ничек тә булса җайларга тырыша, тавышын тигез тота, ә үзе, бу кешенең моңа кадәр ачылмаган «сәхифәләрен» ачкан кебек, мөлаем көлемсерәп, аңа гаҗәпләнеп карап тора иде.
— Ничек каршы килмәк кирәк, райком бит ул. Аннары тагын алты ай күпмени ул, көз итмәсәк, туйны яз итәрбез, сабан туенда.
— Ни өчен сабан туенда? Ни өчен киләсе елгы урожайдан соң түгел?— дип, мыскыллы зәһәрләнү белән һәм тавышын тагын да күтәрә төшеп, яңадан тотынды Айдар, — бәлки син сакалың билеңә җиткәч дип тә әйтерсең.
Кыза-кыза, ахырында ул нәрсә әйткәнен үзе дә ишетмәс бөр чиккә килеп җитте һәм, ни сабыр кеше Тәзкирәнең дә ачуын китерерлек дуамаллык белән:
— Райком әйтте, имеш. Партиядәмени син. Үзең риза булмасаң, райком нишләтә ала сине, — дип ычкындырды.
Аның бу «сәхифәсен» укый да, аңлый да алмады Тәзкирә, аны беренче кат күргән кебек, ярым гаҗәпләнү, ярым аптырау белән җавап кайтарды:
— Ә райком, синеңчә, партиясез кешеләр өчен дә райком түгелмени? Авызың сөйләшкәнне колагың ишетми, ахры, синең.
Моны көтмәгән иде Айдар. Кызның бу кискен җавабыннан соң ул кинәт эсселе-суыклы булып китте. — Менә ничек итеп тә сөйли белә икән әле бу кыз. Үзенең дуамаллыгын Айдар шунда ук инде сизеп алды, ләкин шулай да давылның басылыр исәбе күренми, киресенчә, бу тыйнак кыз алдында үз дорфалыгын үзе сизенүдән ул аның саен киреләнә генә бара иде. Тупаслык — шикләнүләргә, ярсуга барып тоташты. Кызның сөям дип йөргән булуы, биргән вәгъдәләре, алма битләре — барысы да, барысы да әллә сабын күбеге генә булганмы, дигән шик аның миендә, яңа чүпрә кебек котырына, күзләрен пәрдәләндерә, акылын томалый иде.
Әлбәттә, сөйләшергә, күңелдә мондый шик чүпрәсе калдырмаслык итеп, аңлашырга, ниһаять, алты айның әллә ни озак вакыт түгеллеген төшенергә дә мөмкин булган булыр иде. Ләкин бу минутта Айдарда үзсүзле Гайрәтулла өянәге кузгалган, аңлашып торуны ул кызның
59
аягына егылу дип саный, шуңа күрә менә егылмый да, инде артык сөйләшергә дә теләми иде.
Ләкин болай калу да мөмкин түгел, нәрсәдер әйтергә кирәк иде һәм менә ул, күңеленә килгән шикләрен теленә күчереп, барысын да берьюлы түгеп салды:
— Барысы да аңлашылды болай булгач, вопросларга урын калмады. Элек алты ай, аннары тагын берәр урында буксовать итә башлар, аннары соңгы сүз килеп чыгар: дескать, син инде, Гафиятулла тишек баш малае, утырган-утырган, тагын биш-алты ел утырып тора бир, мин бүтән берәүне таптым. Юк инде, ул чиккә үк җитмик, Тәзкирә туган, син үз җаеңны кара, мин үз җаемны...
һәм кул да бирмичә китеп барды. Алтын көзнең җил-давыллы бер киче менә шушы булды. Аннары алар икесе ике якта көннәрнең тагын да аязуын, тымызык кичләрне, карт өянке агачлары янындагы очрашуларның тагын да шулай кабатлануын, берсе-икенчесенең айнуын көтә башладылар. Тәзкирә китәргә җыйнала, ләкин киткәнче шундый бәхетле кичнең һич югында тагын бер тапкыр кабатлануын бик-бик тели, ә Айдар исә, Тәзкирәнең курска бару фикереннән кире кайтуын, барысының да ул дигәнчә булуын көтеп, эчтән бимазаланып булса да, тыштан тәкәбберлек саклап йөри бирә иде.
Ләкин берсе дә алар көткәнчә булып чыкмады. Тәзкирә Казанга курска китү фикереннән кире кайтырга хәтта уйлап та карамады, ә Айдар исә, үзенең тәкәбберлеген җиңеп, кызга бәхетле кич һәм элеккечә матур сүзләр алып килергә шулай ук ашыкмады. Беркөнне кызга районнан — авыл хуҗалыгы бүлегеннән бирелгән телефонограмма кәгазе китереп тапшырдылар. Телефонограммада тагын өч көннән курсларның эшли башлаячагы күрсәтелгән һәм кызга, район авыл хуҗалыгы бүлегеннән командировка кәгазе алып, юлга чыгарга кушылган иде. Рәсми якларын район белән, анасының тормыш-көнкүреш яклары белән бәйләнешле мәсьәләләрне колхоз правлениесендә хәл итеп, барысын да җайлаганнан соң, шулай ук үзенең юл кирәк-яракларын карап, юасын юып чемоданга тутыргач, Тәзкирә өчен үзе белән үзе сөйләшеп хәл итәсе тик бер генә мәсьәлә калды — киткәнче ничек тә булса бер күрәсе иде бит теге кайнар башны.
һәм ул шул ук кичне, җиделе лампа яктысында озак кына кич утырып, Айдарга зур гына итеп хат язды. Теге кичне аңлатырга тырышып та аңлата алмаганнарның барысын да яхшылап тезеп, шул ук вакытта алты айның алты ел булмаганлыгын янә кат-кат әйтеп, үзенең аңа булган мәхәббәтенең элеккечә үк тапсыз булганлыгын үз күңеленә килгән ’һәм китаплардан укып отып калган матур сүзләр белән тагын бер кат әйтеп бирергә тырышып, дәфтәр бите белән өч битне сырлап тутырган- •нан соң, ниһаять, хатының ахырына түбәндәгеләрне өстәп куюдан да •курыкмады ул:
«Иртәгә кичкә, ничек тә булса вакыт табып, клубка кил, шунда барысы турында да сөйләшербез, мине бернәрсә дә куркытмый, моңа чаклы сөйләшми килгән сүзләрне дә сөйләшербез, аңлашырбыз. Клубка килергә вакытың булмаса, берсекөнгә иртә белән станциягә — мине озатырга чык. Поезд, үзең беләсең, иртән унынчы егерме минутта китә.
Т ә з к и р ә».
Юк, Тәзкирә өчен җиңел мәсьәлә түгел иде бу. Теге кире беткәне •акылга килгәндерме-юктырмы, әммә ләкин Тәзкирә, хатының бу соңгы юлларын язганда, хурлану катыш соңгы өметләрен салып һәм кайнар күз яше белән бизәп алды. Саф күңелле авыл кызының, йөрәгендә бернинди дә кинә сакламыйча, соңгы дәрәҗәдә чишелүе булды бу.
Барып җитәрләрме ул сүзләр теге тәкәббер күркәнең күңеленә? йомшарырмы аның тискәрелеге? Хәер, анысын инде алда күрербез.
60
XX
Ышанулары, хатка тезгән матур сүзләре бушка гына булды Тәзкирәнең, аның кабарган күркәсе килмәде. Клубка да килмәде, станциягә дә чыкмады. Билет алып кесәсенә салгач, китәр минутлар якыная төшкәй саен, мае бетә барган лампа кебек, Айдарның килүенә ышанычы кими барды кызның. «Килмәведер инде» дигән күңелсез нәтижә аны басканнан баса барды. Шунда ук тагын хәзергә әле бөтенләй үк сүнеп бетмәгән өмет тә зәгыйфь кенә бер җилпенеп куя — «җае туры килмәгәндер, син дигәнчә генә буламы сон, дөньяда! Ихтимал, мотоциклында гына очып килеп тә җитмәгәе әле», һәм кыз, станциянең болай да халых белән шыгрым тулы залына сыеп утыра алмаган кебек, тагын чыга, тагын юлга күз сала, тагын көтеп карый иде.
Менә поезд килгәне дә күренде. Бу кечкенә генә станциядә ул озак тормаячак, күп дигәндә, биш-ун минут. Хәзер инде Айдары килсә дә, Тәзкирә аның белән озак сөйләшә алмаячак, шулай да килсен иде очын, күренсен иде. һич югында вагон тәрәзәсеннән генә булса да күреп калырга иде үзен. Кыз әнә шулай уйлый иде.
Тирә-якка пар төкерекләрен чәчеп, шул тирәдәге җирне, каралты- кураларны тетрәтеп, һаваны шаулатып, Сталинград—Казан поезды менә станциягә килеп тә җитте. Мондый чакта һәр җирдә шулай булганы кебек, бу кечкенә генә станциядә дә барысы да берьюлы ыгы-зыгы килергә, кабаланырга, чабарга тотынды. Кешеләр китүчеләрнең ничек урнашулары, утырып барыр урыннары турында кайгыртырга, кирәкле йомышларын тагын бер кат исләренә төшерергә, нәрсәдер әйтеп калырга ашыктылар һәм, һәр җирдә шулай булганы кебек, биредә дә әлеге шул ыгы-зыгы аркасында әйтер сүзләренең күбесен, шул исәптән их кирәклеләрен, онытып калдырдылар. Соңыннан, поезд урыннан кузгалып китә башлагач, исләренә төшереп, китүчеләргә ничек тә ишеттереп калырга, төрле ишарәләр ясарга, инде йөрешен тизләтә барган поезд буеннан нидер кычкыра-кычкыра, кулларын болгый-болгый йөгерешергә- тотындылар. Ничек кенә булмасын, бу әле озатуның, якыныңны, белгән кешеңне озатуның ыгы-зыгылы һәм чак кына моңсулык пәрдәсе белән өртелгән бер шигърияте иде. Димәк, башкаларның озатучылары бар, килгәннәр, ниндидер әйтелмәгән сүзләре калган, әнә ничек чапалана- лар, кулларын болгыйлар, ыгы-зыгы киләләр. Ә Тәзкирәнең исә беркеме дә юк, әйтерсен, Тәзкирәнең сүзләре генә түгел, үзе үк онытылган, әйтерсең, поезд аны кара туфраклы бу Зөя буеннан бөтен тамырлары белән йолкып алып китә — менә нинди үкенечле яклары да була онтаның дөньяның...
Ә поезд, аерылышуның мондый моңсу яклары белән һич тә исәпләшеп торырга теләмәгәндәй, тизлеген арттыргапиан-арттыра барып, ниһаять, таулар борылышына кереп күздән үк югалды. Кечкенә генә станция, үзенең берничә склады, будкалары, такта лареклары, кәрнизенә ак күгәрчен сурәте төшерелеп, «Миру — мир» дип язылган кыска гына лозуигысы белән, инде артта калды. Озата килүчеләр дә калды, китәселәре барысы да киттеләр һәм шулар арасында, әйтелмәгән сүзләре, кабул булмаган теләкләре, әле сүнеп өлгермәгән мавыгулары һәм яңа ачылып килүче өметләре белән, Тәзкирә дә китте.
Яшьлек тә, шаулап килгән поезд кебек, безнең яныбыздан менә шулай тиз генә үтен китә түгелме соң! Без аның килүен ачылып житмә- гән бөреләребез, ачыкланып өлгермәгән өметләребез белән көтәбез, үзебезгә күрә багажларыбыз була, әйтелмәгән сүзләребез, томаннан арынып җитмәгән хыялларыбыз була, «Менә килә! Менә шулай эшләр, мен!» дип канатланып көтәбез, ыгы-зыгы киләбез, күз ачып йомарга да өлгермибез, бөдрә каеп астындагы күләгәле яшьлек станциябез инде-

G1
артта калган, без инде шау-шулы тормыш юлына кереп киткән булабыз, әйтелмәгән сүзләр шулай әйтелмәгән килеш калалар, онытылалар, багажларыбыз акрынлап бушый бара һәм без, үзебез дә рәтләп сизмәстән, акыллы башларга әйләнеп, юлның ераклыгы, тормышның катлаулылыгы, үзебезнең шәплегебез турында фәлсәфә сатарга тотына-быз. Ә чынлабрак карасаң, юлның инде яртысы үтелгән, төшәр станцияң якынаеп килә, ә үзең әле адәм рәтле бер сүз дә әйтмәгән, тик башкалар әйткәнне генә кабатлаган булып чыгасың...
Пассажирлар һәм җиңелчә багажлар белән тулы купеларның берсендә, бер почмакта сүзсез-нисез генә кысылып, әнә безнең Тәзкирәбез бара. Күзләре моңсу, озын керфекләре салынкы, башкалар шау-шуына кушылмый, остармый, ләкин чынлабрак карасаң, озын керфекләр астындагы бу моңсу күзләрдә әллә никадәр ут барлыгын, аның әле тик ачылып кына килә торган яңа өметләр белән тулып барганлыгын күрергә мөмкин. Чөнки алда якты Казан, фән йорты, аннан кайткач, тагын шулай җиң сызганып эшләргә туры киләчәк һәм, кем белә, бәлки әле акылын башына җыйган Айдары, аны бүген озата килмәгән Айдары, кочагын җәеп килеп каршы алыр?
Ә соң нигә озата килмәде ул? Тәкәбберлеген җиңә алмадымы?
Дөрес, гаепнең бер өлеше аның шул кызу канлылыгында, Гайрәтул- ла малае булуында, анда булган күп кенә яхшы сыйфатлар белән бергә әле һаман да сыешып килә торган тискәрелегендә — аның эгоистлыгында иде. Ләкин, шуның белән бергә, Айдарның соңгы көннәрдә болан арты белән киртә җимереп йөрүләрендә аның үзенә генә бәйле булмаган, аның элекке хатасыннан үсеп чыга торган логик бер сәбәп тә бар: теге тымызык айлы төндә Гыйльмениса карчыкның аулак өендә исерек баштан эшләп ташлаган хатаның авырлыгы хәзер анда үзен яхшы ук нык сиздерә башлаган, андый эшләр белән шаярырга ярама- ганлыгын һәм ул шаяруның берничек тә гафу ителмәячәген Айдар хәзер икеләтә үткенлек белән сизә, ләкин ычкынган хатаны төзәтергә инде соң иде. Бер яктан, Айдар күңеленә ошаган кешесеннән — Тәзки-рәсеннән ераклаша баруның үкенечен бик нык сизеп тә, тыштан бу үкенечне икърар итәргә теләмичә тискәрелеккә бирелеп йөргәндә, икенче яктан, Тәзкирә, эчке шикләнүләр һәм икеләнүләр аркылы булса да, Айдарның кирелектән айнып яңадан үзенең яз көне, Зөя елгасы буенда биргән вәгъдәләренә әйләнеп кайтуын газаплы тынгысызлану белән көткәндә, мондый нәрсәләргә үтә гади күз белән карый торган Халидә, станга яңа газета-журналлар китерә килгән җиреннән Айдарның ялгызын гына очратып, аңа ачыктан-ачык әйтте:
— Мин синнән йөккә калганмын, егет. Син бик алай сәлам бирмичә йөрмә, буш вакытларың булганда туачак балабызга исем эзли йөр. Шулай ук башкасын да онытып бетермә, — диде.
Димәк, ул тымызык айлы төннең бәласе эчтән кыйналып йөрүләр белән генә чикләнмәгән икән әле. Халидә алып килгән бу хәбәр үтә житдн һәм катлаулы мәсьәлә, исерек баштан эшләгән ул җиңел шуклыктан хәзер айнык нәтиҗә ясарга кирәк булачак, ә Айдар үзен Халидә белән бәйләрлек уртаклыкларны айнык баштан һич кенә дә таба алмый. Шуңа күрә ул ике ут арасында калган, шуңа күрә ул эчтән бик нык көйсезләнә, теге кичне таллыклар буенда Тәзкирә алдында үзен артык тупас тотуының да төбендә нәкъ әнә шул сәбәп ята иде. Шулай да ул, боларның берсенә дә карамастан, Тәзкирәне озатырга, бик ихтимал, чыккан да булыр иде. Биредә гаепнең шактый зур өлеше Гыйльмениса түтинең яулык почмагында да төенләнеп калды/Тәзкирәнең Айдарга тапшырырга дигән хатын алгач та, Гыйльмениса түти, үзенең карт хәтеренә бик үк ышанып җитмичә, һәрвакыттагы кебек, бу юлы да яулык почмагын төенләп куйган иде — янәсе, шул төенне күреп хатны искә төшерергә һәм тапшырырга кушылган кешесенә тапшырыр

62
га. Кичә ул яулык почмагындагы бу төенне берничә кабат капшап, үзендә Айдарга тапшырылырга тиешле амәнәт хат барлыгын исенә төшерде. Ләкин кичә, яулык почмагындагы төен әледәп-әле кулга тиеп, тапшырыласы хат әледән-әле искә төшеп торганда, Айдар үзе өйдә булмады. Аны МТС советы утырышына дип чакырып алганнар иде. Ә бүген, кү- рәчәккә каршы, Гыйльмениса — карт хәтер башына икенче яулык ябып куйган иде. Шулай итеп, Тәзкирәнең кнч утырып тырышып-тырышыя язган хаты тапшырылмаган килеш Гыйльмениса карчыкның кулында калды.
Бүген, Тәзкирәнең Казанга китәсен очраклы рәвештә икенче бер кешедән ишетеп, Айдар шунда ук мотоциклына утырып станциягә чапты. Ләкин соң иде инде, ул килеп җиткәндә, поезд инде китеп өлгергән иде. Шулай итеп, алар күрешми калдылар.
йомышка җибәрелеп тә йомышы үтәлмәгән малай кебек, борыны төшкән хәлдә, поезд киткәннән соң инде бөтенләй бушап калган платформада озак кына басып торды Айдар. Станция алдындагы клумбада чәчәкләр инде әллә кайчан куырылганнар, көзге җил аларның буш сабакларын селкеткәләп куя, күктә өер-өер яңгыр болытлары йөри, кояш әллә ни дә бер шул болытлар арасыннан күренеп, «әле мин исән, әле мин сезнең белән» дигәнсыман, салкын гына елмаеп куйган була да, аннары тагын югала, кыскасы, чын мәгънәсендә көз һәм, шуның өстенә тагын, Айдар шушы салкын кояш астында ялгыздаи-ялгыз басып калган иде. Эче пошудан җанын кая куярга белмичә, яшен суккан багана кебек, байтак кына вакыт шунда поезд китеп югалган якка таба карап торды ул. Аннары станция буфетына кереп, берни дә капмыйча, рәттән берничә йөз грамм аракы салдырып эчте һәм, чыгып мотоциклына утырды да, кая баруы, ни өчен баруы турында үз-үзенә хисап та биреп тормастан, машинасын дүртенче тизлеккә куеп куарга тотынды. Көзге юлның каткаклыгы, чокыр-чакырлар аның күзенә күренмәде, кечкенә генә машинага яртылаш сукаланган тигезле-тигезсез юлдан дүртенче тизлектә болай чабу җиңел түгел, ул бар тавышына үкерә иде. Шулай ук йөрәккә дә җиңел түгел, күңелне үкенү катнаш юксыну талый, тискәре егет үзе моны икърар итәргә теләми һәм, менә шуңа күрә, исерек баштан кырлар, болыннар буенча чаба да чаба, ләкин шулай да тынгы табылмый, кырлар буш, кыз инде киткән иде.
Ниһаять, менә ул үзенең туган авылына — Кушкаснга кайтып төште. Картлар, һәрвакыттагы кебек, бу юлы да аны ачык йөз белән каршы алдылар. Аш янында бераз тегене-моны, дөнья хәлләрен сораштыргалап алганнан сон, карт Гайрәтулла яшь Гайрәтулланың теләр-теләмәс кенә сөйләнгәләп һәм җимерелгән каШлары астыннан уйчан гына карап утыруы белән исәпләшеп тормастан, уйный-көлә сораган булып, кинәт сорап куйды:
— Көз дигәнең килеп җитте, малай актыгы, без тагын, әче балны озак тотып, каксытып ташламыйк, киленне кайчан күрербез дә, туйны кайчангарак чамаларбыз икән?
— Сездә туй кайгысы,—диде Айдар, бердән кабынып китеп,— китергәнне ашап тик кенә ятасы урында, юк белән башымны катырмаса- гыз икән.
һәм, күтәрә башлаган кашыгын кире куеп, табыннан тиз генә кузгалды да, чөйдән кепкасын эләктереп, башка бер сүз дә әйтмичә, чыгып та китте.
Шул чыгып китүдән ул өйгә әйләнеп кермәде, яңадан мотоциклына утырып, яңадан «Прожектор» колхозына —үзенең туңга сөрүче иптәшләре янына чапты.
Янгыр көтеп саргаеп торган авыл өстеннән яшенләп-давыллап Узг ‘ коры болыт кебек булды бу. Болай ашыгыч арада мондый кистери
63
әйтелгән кире җавапны һич тә көтмәгән иде Гафиятулла карт—менә сиңа карап торган малай, менә сиңа көтеп торган туй.
Ярсуыннан нишләргә белмичә, карчыгы Гашикабануга ташланды карт:
— Син узындырдың аны, кече-кечедән син бозып бетердең.
һәм китте кызып, китте кызып, чыдап кына тор, салам түбәле авыл өе!
— Мин аны акылга утыртырмын. Минем әле, аллага шөкер, аны гына йөгәнләрлек әмәлем бар. Карт атасы белән карт анасын теләсә ничек алдап, суган суы суыртып йөрергә кайдан чыккан закон ул? Юк андый закон. Мин аны эссе табага бастырырмын. Әллә гомере буена шулай ялгыз дүдәк булып, трахторы белән кочаклашып йокламакчы буламы? 1\ая барырга, кем белән сөйләшергә, ничек сөйләшергә, ничек итеп як-ягына сәлам бирергә өйрәтергә икәнен беләм мин. Юк, мин сиңа гомер буена кысыр каз булып йөрергә юл куймам. Койрыкны сыртка салып йөрмәдең түгел, күп йөрдең. Инде вакыт, ояга утыр, күкәй сал, бала чыгар, карт атаң белән карт анаңа бәбкәләреңне күрсәт. Әллә ул, гөнаһ шомлыгы, миңа, үзем исән чакта ук, нигеземнең таркалуын күр- сәтмәкчеме? Торып тор, Гайрәтулла диләр моны. Син белеп тусаң, мин элек туганмын. Иртәгә үк метеэсенә барам, анда минем сөйләшә торган кешеләрем бар, әйтәм, нишләп сез ул юньсез малайны йөгәннән ычкындырасыз, ата белән ананы санламый йөрергә куша торган какой-такой закон ул, дим. Юк андый закон, Совет властен без үзебез сугышып алдык, юк андый закон, борыныңны күтәрмә, шомлык.
Башка вакытта аштан соң чүкердәшеп чәй эчелә торган иде, бүген анысы да барып чыкмады, әнә4, жиз самовар, барлык тишекләреннән бу бәреп, ажгырып кайнап утыра, ә табынга якын килүче дә юк.
йокларга яткач та гел шул турыда уйлап ятты Гафиятулла, күзен йокы алмады. Әле бер ягына, әле икенчесенә әйләнеп, озак кына бурсып ятканнан сон, йоклап булмаслыгына тәмам ышанып, кинәт сикереп торды, тиз генә өстен-башын киенә башлады. Үзе һаман сөйләнә бирде:
— Болай ут алган кебек тикмәгә чапмас, мөгаен, нәрсә булса да берәр мөгез чыгармакчыдыр. Безне кәкре каенга терәтеп калдырып, читкә олакмакчы булып йөрмиме? Барып, сельсоветка да, правлениегә дә әйтеп куярга кирәк, пашпорт алырга язу бирмәсеннәр. Рөхсәтем юк, алай-болай китә калса, закон алдында сез жавап бирерсез... Юк, паш- портың булмаса, әллә кая олага алмассың, яшен ташыдай атылып йөрмә.
— Иртәгә дә көн бетмәгән ич. Нигә шулай, белмәгән-сорашмаган көйгә, жил-давыл күтәреп, адәм көлдереп йөрергә, — дип, картын акылга килергә өндәп карады Гашикабану. Ләкин бу болай да тузгып торган кырмыска оясына таяк тыгып болгату гына булды. Моны ишеткәч, Гафиятулла икеләтә кызып китте:
— Иртәгә бүтән сәфәр, бүтән эш булыр. Барыгыз да бер сүздә торып, Гафиятулла картны кәкре каен терәтергә, аны картайган көнендә ялгыз үзен генә утыртып калдырырга маташмагыз, үзем исән чакта күрәсем килә: калай түбәле йорт, йортка күңел утырткан малай, аның бәбкәләре кирәк миңа...
һәм ул ишекне каты итеп ябып чыгып китте.
Бер кузгалса, тиз генә басармын димә инде Гафиятулла өермәне. Иртәгесен ул, көнлек ризыгын тастымалга төйнәп һәм, картрак күренер- өчен, таякка таянып, жәяүләп тагын район үзәгенә — МТСка китте
Бу килүендә ул дирекция секретаре Сонечка янында тукталып та тормыйча, шулай ук МТС директоры Ефимов кабинетын шакырга да ашыкмыйча, күз күргән кешесе итеп, турыдан-туры Александровны'
64
сорады һәм, аның кабинетына килеп керү белән үк, дәррәү күкри башлаган коры болыт кебек, дуамал кызулык беләп тезәргә тотынды:
— Сез үзегез дә бала атасы кешегә ошыйсыз, әйтегез әле миңа, иптәш Александров, баланы ни өчен дип үстерәсең? Картайган көнеңдә син әйткәнгә колак салып, сиңа тынычлык бирсен дипме, әллә үз белдеге белән теләсә ничек йөреп, җан көеге булсын өченме?
Түгәрәк сакалы ишектә күренү беләп үк, Александров Гафиятулла картның нинди йомыш белән йөргәнлеген беркадәр чамалап алган иде инде. Гафиятулла болай ярсып кереп сорауны да шулай бик текә кигереп куйгач, ул. мыек астыннан гына көлемсерәп, сорауга каршы сорау белән җавап кайтармыйча булдыра алмады:
— Нәрсә? Әллә һаман өйләндереп булмыймы малайны, Гафиятулла абзый?
Гафиятулла, Александровның тавышындагы иронияне бөтенләй аңламыйча, аның сүзләрен чынга алып һәм тагын да аркалана төшеп, урынсызга рәнҗетелгән бала кебек, әйтеп салды:
— Булмый шул менә, кичә бөтенләй отказ сугып китте.
Бу юлы картның борчылуы тирәнгәрәк киткәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде, юньләбрәк сөйләшә башлагач, ул, кинәт кызып тотынганы кебек, кинәт эреп тә төште, иркәләнергә теләдеме, әллә картлыгы үзенекен иттеме, күзләрендә хәтта беленер-беленмәс кенә булып яшь тә ялтырап куйды:
— Акча бирәм дип әйтә булыр. Акчасын, дөрес, жәлләми, айныкын айга кайтарып тора. Мәгәр карт атаның күңеле акча белән генә тулмый икән, минем яшькә җиткәч, менә үзегез дә күрерсез. Син әйткәнгә баланың колак салуы, сүз тыңлавы да кирәк икән. Ә ул менә артык белдекле булып чыкты, малайны әйтәм. Ата-ана әйткәнгә колак салмый, сез дә бик үстереп җибәрдегез бугай, борынын күтәрә башлады. Эшенә мин каршы түгел, пычрак булса да ярый торган эш («акчалы эш» димәкче булган иде ул, ничектер тыелып калды, алай әйтмәде), дөрес, шул ук тракторист булып үз колхозыбызда гына эшләсә, анысы без картлар өчен тагын да яхшырак булыр иде. Быелга анысы булмады инде, нишләп тә булмый. Әмма бригадир булдым дигәч тә борынны алай күтәрмәскә тиеш ул. Безгә — картларга — нәрсә кирәк? Син миңа эшләгән акчаңны да алып кайтып бир, эшеңдә дә яратсыннар, шулай ук йортка күңел дә куй. Анаң карчыкка сүз тыңлый торган бер килен кирәк икән, борыныңны күтәрмә, аны да алып кайтып бир. вакытың җиткәч өйлән, үрче, бәбкәләреңне күрсәт, йортта, пример әйтик, бердәнбер казың кысыр калып, ялгыз баштан каңгырап йөрсә, күңелле булырмы? Бер дә күңелле булмас. Малай да шулай ук. Ул безнең бердәнберебез, ә үзе һаман кысыр, һаман кысыр... Кая бара бу эш, кем кул куйсын бу эшкә.
Картның сүзләрен мыек астыннан елмаймыйча тыңлау мөмкин түгел иде. Шул ук вакытта бу сүзләрне мыек астыннан көлеп кенә уздырып җибәрергә дә мөмкин түгел иде. Чөнки бу килүендә ул аеруча җитди һәм үзенең җитдилегендә аеруча кызганыч иде. Кыскасы, Александров, картның малаен өйләндереп бирү бурычын гәрчә үз өстенә алмаса да, Айдар белән бу темага тагын бер кат иптәшләрчә сөйләшеп карарга булып, картны тынычландырып, кайтарып җибәрде.
Алтын көзнең җил-давыллы бер көпе тагын менә шушы булды.
XXI
Атасының икенче тапкыр шулай, кычытмаган җирен кашып, МТСка килеп йөрүе бу арада болай да чыгырыннан чыгып йөри торган Айдарның ачуын бик нык кабартты. Шул ук вакытта Айдар үз сүзле картны берничек тә акылга утыртып булмаячагын, бер дуамаллыгын-

нан биздерсәң, аның, тагын да яманрагын, икенче бер дуамаллык уйлап чыгарачагын да сизә, шуның өстенә сәбәпнең җитдирәге бар: Халидә әкренләп аркылыга үсә бара, теге көнне аның шаярткан булып әйткән сүзе шаярту гына булып чыкмаган, ул хәзер моны җитди итеп һәм әледән-әле Айдарның исенә төшергәли тора. Соңыннан адәм көлкесенә калмас өчен, бу турыда да уйламыйча гына уздыру мөмкин түгел иде. Шулай итеп ике Гайрәтулла арасында инде байтактан бирле сузылып килә торган бу бәхәскә үзенең законлы таләбе белән менә өченче бер кеше — Халидә Зарипова килеп керде.
Айдарның башы болан да бик нык чуалган бер чакта, ачу китереп, җитмәсә тагын дүртенче кеше — Александров кысылып торган була.
— Картлар синнән түземсезлек белән бәбкә көтәләр, егет. Синең эшләр быел төрле яктан шаулап китәргә тора, — дип, уйный-көлә әйткән булып, сүз башлады Александров беркөнне.
Айдар, бу турыда сүзне мөмкин кадәр кыска тотарга тырышып:
— Ул картны да акылга өйрәтеп булмады инде, — дип кенә бетер- мәкче булды. Ләкин Александров сүз чыкканда бу турыда да бераз сөйләшергә тели, егетнең кылын тартып карамакчы иде.
— А1ин үзем, мәсәлән, синең атай картның сине өйләндерү өчен шулкадәр янып-көеп йөрүендә акылга сыймаслык яки табигать законнарына каршы килә торган берни дә күрмим. Вакыт җиткәч семья арбасына җигелү бер синнән генә калмаган һәм аны син генә боза да алмассың. Картлар, күрәсең, үзләре исән чакта сине башлы-күзле итәргә, семья арбасына җигеп калырга телиләр. Ел урожайлы, аңа кадәр менә сезне бүләкләү турында указ да чыгып куйса, бөтен шатлыкларны ■. бергә җыеп, туй итәрбез. Минемчә, коточыргыч бернәрсә дә юк монда.
Чак кына пауза ясап алганнан соң, сүзне тагын да уенгарак борып, хәйләкәр көлемсерәп, өстәп куйды:
— Кирәк икән, баш кода булып, түрегездә үзем утырырга әзер. Әйдә, замполит Александров булачак яшь механизатор кадрлары турында кайгыртмый дип телгә кертмәсеннәр.
Болай да эчке каршылыклардай ашалып йөргәндә, төрле яктан килеп өйләнергә димләүләре хаклы рәвештә Айдарның канын кайнатып жибәрде һәм ул бөтенесенә, шул исәптән үзен эчтән өзлексез кимерә торган йөдәткеч мәсьәләләргә дә, берьюлы җавап бирергә теләгәндәй, кызу гына әйтеп салды:
— Өйләнү, кемгә өйләнү мәсьәләсе — бусы инде, в конце концов, минем личный эшем. Вакыты җиткәч, партоешма инструкциясеннән башка да ерып чыгармын.
Башка бер сүз дә өстәмичә һәм, безнең үзебезгә дә мыек чыккан хәзер, дигән кебек тәкәббер генә бер караш ташлап, ашыгып чыгып китте.
Ул арада аны бригадасындагы эшләр бөтереп алдылар. Туңга сөрүне куелган срокта бетереп, машиналарны башка бригадалардан элегрәк һәм төзек хәлдә усадьбага алып кайтырга дип тырышып йөргәндә, тракторчылардан берсе, вакытында майламыйча, подшипник яндырды. Бөтен сезон буена мондый хәвеф-хәтәр күрмичә тигез генә эшләп килгәндә һәм бригаданың эше бу яктан да башка отрядлар өчен үрнәк итеп куелганда килеп чыккан бу авария зур вакыйгага әйләнде. Тагын җыелыш .җыярга, арт сабак тыңлатырга, тагын кан бозарга, басу уртасында тракторны яртылаш сүтеп ташлап, тагын аның астында мүкәләп ятарга туры килде. Шулай итеп, өйләнү хмәсьәләсе беразга үзеннән-үзе онытылып торды. Шулай ук Гафиятулла карт та, малаеның ачуыннан шүрләпме, әллә МТСка барып зарланып йөрүләренең нәтиҗәсен көтепме, соңгы . көннәрдә тавыш-тынын чыгармыйча, серле рәвештә басылып калган иде.
5. Д . ә.- № 2. 65

66
Ләкин бер кеше бу мәсьәләгә суынырга һич тә ирек бирми, тимерне кызганда сугып калырга әйтә һәм, дөрестән дә, аның логикасы буенча, тимерне сугып кала торган вакыт нәкъ менә хәзер иде. Тәзкирә белән ике арада чыккан аңлашылмаудан, атасының дуамалланып МТС җитәкчеләре алдында аның өстеннән зарланып йөрүеннән, партоешма секретаре белән шул темага башланган гәпне үзенең, кырт кына өзеп, таш-лап китүеннән һәм, ниһаять, подшипник яну вакыйгасыннан — өстс- өстенә өелгән бу күңелсёзлекләрдән нык кына кәефе китеп, борынын салындырып йөргәндә, Айдарның шул кыен хәленнән файдаланып, үз хәлен тизрәк рәтләп калырга ашыгучы бу бер кеше Халидә иде. Халидә, көзен терелеп чыккан бәйләнчек чебен кебек, күзгә керә һәм үзенең моңа хокукы барлыгын ачыктан-ачык сиздерә. Шул ук вакытта ул Айдарны болай туры һөҗүм белән генә алдырып булмаслыгын да төшенеп, булдыра алган кадәр хатын-кыз нечкәлекләрен дә күрсәтә: оста киенә, көязләнә, кашларын сикертә, җае чыкканда һәм кирәк кадәресен генә чамалап салам да кыстыра, бер үк вакытта актив булып та кылана белә: Гыйльмениса түтигә су китергән булып, кичләрен дә ул. Трактор отрядына уку өеннән газета-журнал ташыган булып, көндезләрен дә ул. Беркөнне шулай район үзәгеннән ниндидер елёттан кайтышлый, юллары бергә туры килеп, Айдар аны авылга мотоциклына утыртып алып кайткач, Халидә җиңелчә шаярткан булып, ләкин үзе тел очына килгәнен ачыктан-ачык аңлатып, шул ук вакытта серле генә итеп елмаеп алырга да онытмыйча, әйтеп куйды:
— Бу мотоциклда йөрмәгән җир калмады. Инде хәзер күзләремне бәйләп шуңа утыртасы да, урлап Кушкасига алып китәсе генә калды.
Шулай дигән булып, кашларын сикерткәләп, иңбашларын уйнатып, хәйләкәр хатын-кызларча бер кыланып алды. Әлбәттә, Айдар да бурычлы булып калмады, никадәр генә борыны төшеп йөрмәсен, хатын- кызлар белән сөйләшә алу сәләтен ул әле бөтенләй үк югалтмаган иде.
— Нигә күз бәйләп торырга. Урлап китәм дим икән, син, белмәгәнгә салышып, күзеңне йомып торырга да риза булырсың. Син күзеңне йомып торасың, ә мин тотам да шушы саранчага утыртып сине урлап китәм.
— Ә мин күземне йомып тормасам?
Дөресен әйткәндә, мондый ягымлы сүзләрне ишетеп һәм яшь Гай- рәтулланың үзенә карата болай йомшап торуын күреп, Халидәнең күңеле яхшы ук иләсләнгән иде. Кыскасы, Гыйльмениса карчыкның аулак өендә үткәргән бер төн, юл туры килеп, Айдарның аны берничә тапкыр мотоциклга утыртып кайтуы, капка төбендә әйтелгән берничә шук сүз һәм трактор отрядына газета-журналлар китергәләгән булып чуалып йөрүг җитә калды, яше үтеп бара торган Халидә мәсьәләне шуннан да артык нечкәртеп торуны кирәксенми, юкса, бу очрактан да колак кагып, утырып калудан курка иде. Җилбәзәклегенә карамастан, Халидә өлгергән шартларны дөрес итеп исәпкә ала белә торган хәйләкәр бер кеше булып чыкты, аның карашынча, хәзерге минутта иң өлгергәне — егетнең чабуына ябышу иде.
Ә Айдар исә, уйлап-уйлап та, үзе килеп кысылган ясалма киртәләр арасыннан чыгу өчен бүтән юл тапмады. Беренчедән, ул Тәзкирәгә булган мәхәббәтенең болай көтелмәгәнчә очлануыннан (ул инде аны очланган дип уйлый иде), үзенең бу мәхәббәтне саф хәлендә саклый алмавыннан, соигы вакытларда Тәзкирәгә карата игътибарсызлык һәм тупаслык күрсәтүеннән, ниһаять, чат саен диярлек «малайны өйләндереп , булмый» дип барабан кагып йөргән тынгысыз атасына ачудан, бу мәсьәлә-дә артык чуарлап тормаслык дәрәжәгә җитеп зәһәрләнгән иде. Икенчедән, уйнапмы, уйлапмы, инде ул Халидә белән дә бәйләнеп өлгергән, Халидәгә мөнәсәбәттә үзен һичбер искәрмәсез җаваплы саный һәм, ахыры ничек кенә булмасын, үзенең ярым сукыр хәлдә эшләп ташлаган
5* 67
бу хатасыннан баш тартырга уйламый, моны аның намусы күтәрмәячәк иле.. Ничек кенә үз сүзле яшь Гайрәтулла булмасын, намус мәсьәләсенә килгәндә, ул сүз тидермәслек бөтен һәм, үз файдасын һәм абруен исән- имин саклап калу өчен, һичбер вакытта да намусын вак-төяк нәрсәләргә бүлеп сатмаячак иде. Өченчедән, чынлабрак уйлап караганда, Халидә дә башкалар кебек үк ике аяклы, ике куллы кеше түгелмени! Дөрес, хәзергә ул бераз җилбәзәгрәк һәм артык чая күренә. Ләкин тормыш арбасына ныклабрак җигелгәч, аның бу җилбәзәклеге коелып, үз урынына утырмас дип алдан кем әйтә ала?! Дөрес, аңа карата Айдар, Тәзкирәгә карата булган кебек, эчке тартылуны хәзергә үзендә сизми, ләкин шунда ук ул моның да үзенчә аңлатмасын табып куя: «мәхәббәт белән дә әллә кая еракка китеп булмады, — ди ул, үз-үзен тынычландырырга тырышып, — бүген булмаса, тора-бара булыр. Ияләшербез. Балалар бәйләр, вакыт үзе бәйләр, сакал-мыек бәйләр...»
Эштән бушаган арада, далада ялгыз гына калган сәгатьләрендә бу турыда әнә шулай җитди уйланып, ә Халидә белән очрашканда, аңа уен-көлке сүзләр әйткәләп һәм турыдан-туры ишарәләр ясаштыргалап, аны үз тирәсендә бераз әйләндереп йөрткәннән соң, беркөнне кичен аны, күзләре ачык килеш үк мотоциклына утыртып, Кушкаенга алып та китте. Кыз үзе белән кечерәк кенә бер төеннән бүтән бернәрсәдә алмады. Хәер, Айдарның үзенең дә йөге бик кечкенә иде. Ул аңа әллә нинди җитди вәгъдәләр дә биреп тормады, үзендә аңа бүләк итәрдәй көчле эчке хисләр дә сизмәде, җиңел аралашудан соң, җиңел хәл ителгән һәм гаҗәп арзанга төшкән кәләш булды бу. Әйе, биредә ялыиып- ялварып торуларның да, йокысыз төннәрнең дә, сандугачның да, мәхәббәтнең дә, аның иярчене булган һәртөрле икеләнүләрнең дә, шау-шуларның да кирәге булмады. Барысы да бик җиңел булды, бөтенесе ачык, бөтенесе күз алдында — берсе утырды, икенчесе алып китте.
Кушкаенга кайтып җиткәч шулай да ул, аулак бер минутны туры китереп, үзенең эчке зәһәрен атасына сиздермичә тыелып кала алмады:
— Күрмәстәй булган идегез, менә сезгә килен инде алайса,—диде Айдар, уйный-көлә әйткән булып. Картлар бу хәлдән аптырабрак калдылар. Чынлап та, бер дә көтелмәгән рәвештә һәм акыл ирешмәслек дәрәҗәдә тиз эшләнгән эш иде бу. Элек, эссе табага баскандай булып, «килен кирәк, килен» дип өтәләнеп йөргән Гафиятулла карт хәтта үзе дә, бу эшнең болай уйламаганда һәм мондый тиз килеп чыгуын башына сыйдыра алмагандай:
— Ничек була соң инде бу, анасы? Өең караңгы, лампа яндырып җибәрер идең һич тә булмаса. Туен соңыннан итәрбезме икәнни инде моның? — дип сөйләнгәләп алды һәм, болай мәшәкатьсез генә килгән яшь киленгә шулай да бик шатланып, әле почмакта нәрсәгә тотынырга белмичә аптырап калган карчыгы янында, әле түрдә, яңа шәпкә бераз уңайсызланып, сүзсез утыра торган килен тирәсендә тыз-быз әйләигә- ләргә тотынды.
— Хәзергә өебез кечкенәрәк, гаеп итмәссең,— дигән булып, юатырга тырышты Айдар Халидәне, — тиздән менә яңа өй бетереп керербез, ул чагында бөтенләй икенче булыр.
Почмак якта тиз генә өстен-башын алыштырып, бераз төзәтенеп чыккан Гашикабану түти, кыяр-кыймас кына килеп, ниһаять, яшь килен' белән борынгыча ике куллап яңадан бер кат күрешүне кирәкле тапты.
— Төкле аягың белән, рәхмәт төшкере. Бәхетең-тәүфигың белән.
Һәм гомуми аптыраш астында үзе дә бу эштән, аның болай тиз, болай җиңел эшләнүеннән аптырап калган Айдарга борылып, өстәде:
— Ичмасам, ничек тә булса берәр көн алдан хәбәр итәр идең, бигрәк алама вакытыбызга туры килде.
68
Айдар барысы өчен дә — булганы өчен дә, булачагы өчен дә — берьюлы әнисеннән гафу үтенгән бер төс белән, кыска гына итеп әйтеп куйды:
— Анысы өчен гаепне үз өстсмә алам, хәбәр итә алмадым шул.
һәм үзенең әле һаман да басылмаган эчке зәһәрен шаярту сүзләре белән бизәгән булып өстәде:
— Үзебез дә бик җиңел уйлаштык, бөтенләй уйлашмыйча эшләнгән эш дип әйтергә дә була. Әтигә килен бик кирәк булган дип ишеттем, ә Халидәгә, күрәсең, кияү кирәк булган. Шулай булгач, озак уйлап торуның нигә кирәге бар. Тоттык та менә кайттык. Яшь кешеләр без, туңмабыз, өй салып кергәнче келәттә йоклап торырбыз.
Аннары ул, Халидәгә кыюлык өстәргә теләп, аның аркасыннан дусларча бер кагып куйды:
— Килен гаеп итә торганнардан түгел, үз кеше. Өйләнмичә йөреп- йөреп тә начар кеше алып кайтаммы соң мин.
Хәер, килен мондый юатуларга һәм кыюлык өстәп маташуларга мохтаҗ түгел, ул бу сүзләрнең барысын да эченә җыеп утыра иде, картлар күрмәгән арада гына:
— Телеңне кисеп алырга иде синең, урынлы-урынсыз остарганын өчен, — дип, усал каз кебек, Айдарга бер ысылдап та алды. Озакта үтмәде, ул, чынлап та, йортта үз кеше булып, кайнанасына булышып йөри башлады. Самовар кайнап чыккач, тиз генә аны өстәлгә алып килеп утыртты, сөртелгән чынаякларны тагын бер кат сөртеп алды, лампаның мае беткәнне күреп, чәйгә утырганчы анысын да кайгыртты:
— Керосиныгыз кайда, әнкәй? Лампаның мае бетеп килә икән.
Ниндидер йомыш белән ишек алдына чыккан иде, аннан да сүз табып керде:
— Ул кәҗәгезне шулай япмыйча калдырасызмыни? Яшелчә бакчасына кермиме соң ул?
Кыскасы, киленнең йортка күңел бирәчәге беренче сәгатьләреннән, беренче адымнарыннан ук күренеп тора, бу — шул үзе: Гафиятулла карт күрергә теләгән килен иде. «Йорт җанлы күренә, алдан әйтеп күз тидерә күрмим тагын» дип уйлап куйды Гафиятулла. Яшь киленнең җил-җил басып эшләп йөрүен күреп, ул күңеленнән куанып бетә алмый һәм, шул ук вакытта, киленнең бу кадәр кыюлыгыннан бераз шиккә дә төшкән — күңеленнән генә «без яшь чакта болай түгел иде» дип тә куйгалый иде.
Хатын-кыз күздән югалып торган арада карт, үзенең бу беренче тәэсирен малае белән дә бүлешмәкче булып, әйтә куйды:
— Киленне әйтәм, бик уңган, бик чая нәрсә күренә, ахыры хәерле булсын инде.
— Нәрсә булса шул булыр, синең күңелне табыйм дидем. /МТСка барып, Александров алдында тагын бер елап киткәнсең ич.
/Малаеның сыртлы торуын күреп, Гафиятулла бер мәл кызып китәргә бик чамаласа да, өйгә яңа кеше аяк баскан бу тантаналы кичне ничек кирәк алай үзен тыеп калды, гайрәтләнмәде:
— Узган эшкә салават диген. Булган да беткән инде анысы. Алдагысы хәерле булсын.
Бераз тынлыктан соң, яңадан үзенең кызыксынучанлыгына бирелеп, сорап куйды:
— Ниндирәк кешенең баласы үзе? Кода-кодагый исәннәрме? Тегене- моны кулга тота торган кешеләрме? Туй үткәрә калсак дигән сүзем.
— Белмим, сорамадым, — диде Айдар, атасына булган эчке зәһәрен тыеп кала алмыйча, - - ул иярде, мин алып кайттым.
Бу чаклысы картка бөтенләй аңлашылмый иде, шулай да ул хәзергә артык төпченмәскә булды, «алда күренер, нигә ул чаклы баш ватарга* дип уйлады. Ә күренгән чаклысы бераз әллә ничегрәк нде шул.
69
XXII
Кар белән үк чыгып киткән тракторлар, язын, җәен, көзен колхозларда зур эшләр башкарып, менә инде усадьбага әйләнеп кайта да башладылар. Әлбәттә, ватык-җимерекләр дә юк түгел, ләкин күбесе гөзек, кайсыберләре җиңел ремонт белән яңадан сафка басарлык иде. Үз колхозында тракторлар белән башкарыла торган соңгы эш төрләрен бетергәннән соң, эшләре сузыла төшкән, яки сөрү мәйданы зуррак булган колхозларда эшләүче отрядларга булышып, Айдар Зөбәерев бригадасының тракторлары берсе икенчесеннән берәр көнгә аерылып калдылар, тракторчы Хәйдәрев, үзенең көпчәкле «Нух көймәсе» белән, «Прожектор» да сугу эшләрендә калдырылган иде. Шулай итеп, отрядтагы тракторларга усадьбага әйләнеп кайтканда, киткәндәге кебек, жир тетрәтеп, дәррәү тезелеп кайтып керергә туры килмәде, усадьба капкасы төбендә замполит Александровның каршылау рече әйтелмәде, «Ничек эшләдегез?» дигән сорау куелмады. Чөнки егетләрнең ничек эшләүләре эш барышында тикшерелеп барылган, бу турыда колхозлар алган югары уңыш үзе үк сөйләп тора, кайсыбер отрядларның һәм механизаторларның эше турында хәзер инде Казанда, Москвада сүз алып барыла иде. Мондыйлар рәтендә Айдар Зөбәерев бригадасы да бар, ул, барлык эш төрләре буенча планны яхшы сыйфат белән һәм бик күпкә арттырып үтәгәннән соң, өстенә алган социалистик йөкләмәнең соңгы пунктын да тулысымча тормышка ашырып, үзендә булган машиналарны усадьбага төзек хәлдә алып кайтып тапшырды. Димәк, бригаданың эше бу яктан да игътибарга лаеклы иде.
— Тулаем алганда, котларга мөмкин сезне, яхшы эшләдегез,— диде замполит Александров. Зөбәеревның һәм аның белән рәттән килүче учетчик Богатыревның кулын кысты. Аннары ул, Айдарның үзен генә алып калып, аның кулын тагын бер мәртәбә кысты:
— Бусы синең кәләшле булуыңны котлап. Ишеттем, ниһаять, картларны тынычландырган икәнсең.
— Төрле яктан бик кызу эш алып барылды бит, артык каршылык күрсәтер әмәлем калмады, бирелдем,— диде Айдар иронияле рәвештә,— ләкин сез, Борис Сергеевич, бусыннан кул кысып кына калырга уйламагыз. Исегездәдер, сез бит баш кода булып безнең туйның түрендә утырырга вәгъдә биргән кеше.
— Туйда түр башында утыру утын кисү түгел. Аны үтәргә без һәрвакыт әзер, — диде Александров, дусларча шаяртып.
Зур туйлар әле көтелә генә иде. Ләкин шулай да, хәзергә бик зурдан булмаса да, өйгә яшь килен килү вакыйгасын коры килеш калдыру мөмкин түгел, йоласын китерергә кирәк иде. Гафиятулла картка килен бик арзанга төште, җитмәсә тагын, аның беренче көннәрдән үк күрсәтә башлаган яклары соңга таба тагын да ачылдылар, килен, чынлап та, бик кыю һәм бик йорт җанлы булып чыкты — малай анда үз эшендә эшләп акча китереп торганда, болар биредә икәүләшеп тотынсалар, калай түбәле һәм алты почмаклы өйнең тиздән авыл уртасында балкып торачагына карт инде зур ышаныч белән йөри башлаган иде. Килен башта килен генә булды, Гашикабану түтигә өйдә эш калдырмады: таңнан торып, суын китерә, сыерын савып, көтүен куа, сепараторына бара. Идән-сәке һәрвакыт сап-сары итеп юылган, самовар агартылган. Аннары алар беркөнне, Гафиятулла белән икесе бер фронт булып, Айдарга каршы кызу гына атака да башладылар.
— Көз бик коры тора, өйне кузгатасы иде,— дип, иртәнге чәй янында әйтеп кунды карт.
— Осталар белән сөйләшеп караганың бармы соң? Аларның көйләре ничек икән? — диде Айдар, сүзгә кушылып.
70
Аңа югыйсә, башка вакыттагы кебек, бу юлы да ишетмәмешкә салышып кына утырасы иде, ә юк, сүзгә кушылган булды һәм нәтиҗәдә ике яклап сибелгән ут астында калды.
— Нигә осталар көен көйләргә, без үзебез оста,— диде Гафиятулла, шырпылы гына итеп.
— Өйдә ике ир кеше була торып, кешегә акча биреп торыр идеи инде син дә, — дип элеп алды Халидә.
Карт, киленнең бу сүзләреннән тагып да очына төшеп, дәвам итте:
— Мин әйтәссн син әйттең, килен. Безнең Айдарга аңа бары тик өндәге эш кенә булмасын, башкасына аның янчык авызы чишүле.
Ләкин килен үзенең хәлиткеч соңгы сүзен әйтеп бетермәгән иде әле. Менә ул, ир өстеннән тулы властьның нинди булганлыгын күрсәтеп, кире кагылмаслык җитдилек белән Айдарга бер караң алды һәм, каршы килеп торырга урый калдырмаслык катгыйлык белән әйтте:
— Кеше көен көйләп торасы юк, тотасы да керешәсе үзебезгә. Әткәйнең көче җитмәгән урында үзем булышырмын.
— Ә МТСта минем эшне кем эшләр? Тиздән ремонт башланырга тиеш, — дип, каршы килеп карады Айдар. Моны ишетеп, карт белән килеп утны тагып да көчәйтә төштеләр:
— МТСныкы барса, өеңдәге эш торып торса да ярый булып чыга инде синеңчә. Семья кешесенең сүзе булдымы инде бу?—дип, яңадан элеп алды Халидә һәм барысын да үзенең шушы соңгы сүзе белән хәл иткәндәй, өзеп кенә әйтеп куйды:
— Отпуск алырсың. Көне-төне эшләп, кешегә тигән отпуск сиңа да тия торгандыр бит.
Карт, килененең сүзен тагын да куәтли төшеп, иитәҗә ясарга ашыкты:
— «Үзең байга хезмәт ит, үзең ялчы ялла» булмас. Бригадир бул- масаң, тракторист булып калырсың. Синең кебек егетләр әле, үз колхозыбызда эшлиләр. Трахторын да йөртәләр, өйдәге эшкә дә вакыт таба- чар. Бригадир булгач, алар синең сүзгә бигрәк тә колак салырга тиешләр. Отпуск икән — отпуск ал, отпуск булмаса, яңадан тракторист итеп үз колхозыбызга күчерүләрен сора.
Кыскасы, ата белән хатын Айдарны күбрәк өйдәге эшләргә, семья арбасына җикмәкчеләр, алар, зуррак эшләр белән мавыгып, киңрәк дөньяга омтылган бу «кара карлыгачның» канат-каурыйларын борып, семья куышына тыгып калдырмакчылар. Айдарның замполит Александров алдында «кул кысып кына котыла алмассыз» дигән сүзләре, барыннан да элек, шушы тревогалы хәлне сизеп, шомлану белдереп әйткән сүзләр иде.
Ләкин, эчендә ничек кенә булмасын, чүлмәкне тыштан майлап күрсәтмичә мөмкин түгел иде. Хәзергә әле иске йортта гына булса да, йоласын китереп, туй итәргә булдылар. Артыннан барып эзли башлагач, кодалар да, туган-тумачалар да. күрше-күлән, һәртөрле «чыбык очлары» да күп табылды. Элек шау-шусыз гына картларны кертеп чыгардылар. Аннары, сый-хөрмәт мул куелган табыннар янында, ике кич яшьләр — Айдарның иптәшләре, тракторчылар, колхоз җитәкчеләре, укытучылар, кунакка кайткан солдатлар, «өй кузгаткач, андый-мондый кирәк булса, авызы майлана торсын» дигән исәптән чыгып, Гафиятулла карт үзе чакырып китергән урман каравылчысы һәм, гомумән, һәр очракта кеше исәбеннән аракы эчеп, мыек чылатып китәргә, өйрәнгән кешеләр шау-гөр килеп утырдылар. Гафиятулла яңадан Гайрәтуллага әверелде, аның тамырларында элекке, буйдак вакыттагы каны кузгалды, акчаны кызганмады, җилкәне кашымады. Гомуми шау-шу, көлеш- макташу арасында әледән-әле аның:
Кайдан килдең син безгә, төшмәепчә дицгезгә, Кадерле кунак син безгә, ни хормбт куйыйм сезгә,
71
дип җырлап җибәргәне ишетелә, ә урман каравылчысы Камкаев аңа каршы, урман эченнән яңгыратып җавап кайтарган кебек:
Аргы яктан килмәдем мин, бирге яктан килдем мин, Сез сагынганны белмәдем, үзем сагынып килдем мии,—
дип жыр белән җавап кайтара һәм, дулап кузгалган суз байлыгын җыр белән генә әйтеп бетерә алмагач:
— Яңа — арыш лесхозында эшләгәндә, миңа бервакытны шулай өч бүре килеп чыкты... — дип шапырынырга тотына иде.
Соңыннан кунакларны озатканда, инде тәмам җебеп җиткән Гафиятулла, мактанган тон белән, аларның һәрберсенә диярлек бер үк сүзләрне кабатлап, әйтеп калды:
— Әле бусы башы гына. Яна өй салып кергәч, яз көне, әркистр чакырып, туйны тагын да зурлабрак үткәрергә исәп. Малайның орден аласы бар, өй туе, сабан туе — барысы бергә булачак. Анысыннан инде, миңа үпкәләмәссез, аяк белән түгел, баш белән атлап китәргә туры килер.
Гомумән алганда, картның кәефе күтәрелгэннән-күтәрелә барып, инде актык чигенә җиткән, хәзер аңа, әлеге шул күтәренке кәефе һәм бик нык әйләнә торган башы белән, түшәккә егылып төшәргә дә бик вакыт иде. Ничек кенә булмасын, шулай да ул үз сүзен сүз итте, малайны өйләндерде, хәзергә бик ул чаклы зурлап-дулап булмаса да туйны да үткәрде, килен аның тегермәненә су кея, хәзер менә йоклап торырга да, чебешләрне үз тирәсенә җыеп, ояны яңарта башларга, эшкә тотынырга, язга кадәр алты почмаклы калай түбәле яңа өй бастырып куярга — узган-барган аның өе яныннан сөйләшеп узарлык булсын. Янәсе:
— Бу кем өе, болай бик ялтыратып куйган өй?
— Кемнеке булсын, Зөбәер Гайрәтулласыныкы. Эшләр ходта бит аның хәзер, малае акча эшли, килене бик уңган иәмәрсә булып чыкты, үзе дә тик ятмый.
Өй тирәсенә рәшәткәләп бакча ясап җибәрергә, бакчага такта умарталар куярга. Умарта орлыгын, бирнә малы итеп, кодасы бирергә булды, шуңа кушып өч-дүрт башны сатып алырга булыр. Акча бар. Өй салырга дип җыйган йөзәрлек-иллешәрлек акчалар, берсе икенчесе янына тасланып салынган хәлдә, сандык төбендәге кечкенә шкатулкада яталар — нигә гайрәтләнмәсен Гайрәтулла.
Ләкин шулай да Гайрәтулла картка калай түбәле яңа өйне күрергә туры килмәде. Ул үзенчә әнә шулай хыялланып йөргәндә, аны иске өйнең почмагында бәхетсезлек сагалап торган икән. Күп язларны күреп тә, берсендә дә чын мәгънәсендә шаулап ташый алмаган, ерганаклардан узмаган бу тынгысыз гомер зур язга — зур ташуга кушылдым дигәндә генә аянычлы булып өзелде.
Зур ташуда озак шаулый алмаса да, шулай да аның алты почмаклы яңа өйне күрер мөмкинлеге бар иде. Аласы иде сандык төбеннән шкатулканы, чыгарасы иде «йөзәрлекләрне» дә «иллешәрлекләрне», яллыйсы иде осталар, яшь осталар сала бирсеннәр иде яңа өйне. Ә Гафиятулла моңа күнмәде, ул үзенең саранлыгын һәм чуар йөрәген җиңә алмады, җиңнәрен тагын үзе сызганды, борынгы балтасын тагын кулына алды, көзге салкыннарда иртәдән кичкә кадәр тагын үзе тукылдата башлады. Баштарак эш бик әйбәт барды. Туйдан соң, бер айлык ял алып, Айдары да өйдә калган иде, яшь һәм карт Гайрәтулла бергәләп тукылдаттылар. Өй эшләреннән бушап торган араларда, итәкне бик югары кыстырып, Халидә дә йөрәксеп чыга, колхоз эшенә чакырганда «мии авыр эшләргә күнекмәгән, безнең колхозда авыр эшләрне машина эшли иде» дип остарып, күбесенчә, читтән-читтәнрәк йөри торган бу яшь килен, үзенеке дигәндә, эшнең авырын-җнңелен тикшереп тормый. Гафиятулла картны тагын һәм тагын бер мәртәбә сокландырып, бүрәнә нсц юан башыннан тотып күтәрә, ә шул вакытта үзенең бу берьяклылы
72
гы белән Айдарда үзенә карата аптырау катыш читләшү хисе кузгата барганлыгын һич тә сизми иде.
Өйне салып бетереп инде кайчыларын куярга, түбәсен ябарга дип кенә торганда, Айдарның бер айлык ялы узып, аны МТСка ремонт эшенә чакырттылар. Карт белән килен ике куллап аның чабуына ябышырга, сәбәпләр өйрәтеп аны йортта ничек булса да озаграк тотарга, бөтенләй үк булмаса яртылаш кабып йотарга бик тырышып карасалар да, бу юлы берничек тә сындыра алмадылар.
— Телисез икән, хәзер үк осталар кушам, алар бетерерләр. Теләми* сез икән, үзегез бик оста, башкарып чыгыгыз, мин анда кирәгрәк,— диде Айдар һәм, шулай итеп, өйнең кайчыларын утыртып, түбәсен ябу эшен карт белән аның булдыклы килененә калдырып, үзе китеп барды.
Үзе башлаган эшне кешегә калдырамы соң Гафиятулла. Әйткәнне тыңламыйча, яңадан МТСына китеп, күбрәк вакытын андагы эшләргә биргән малаена ачу итеп, Гафиятулла карт җиңнәрен тагын да югарырак сызганып тотынган иде дә, ләкин барып чыкмады, барыбер калдырырга туры килде. Көзге явымнарда чыланып, соңыннан, ноябрь салкыннарында бозланып каткан бура өстенә басып, икенче як кайчыны утыртып маташканда, картая төшкән саен усаллана, күперә барган бу нәфесне инде егәре киткән калтыравык аяклар күтәреп тора алмадылар, картның аягы таеп китеп, дүрт-биш метрлы биеклектән агачлар арасына янбашы белән егылып төште. Бу юлы инде иске гайрәт белән генә алдырып булырлык түгел иде, мактаулы килене дә: «Әй әткәй-әткәй! Карап эшли белмәдең», — дип, әллә чын күңелдән, әллә тышыннан гына, өзгәләнүдән узмады. Айдар үзе белән районнан тәҗрибәле врач та алып килеп караган иде, ләкин ул да, картны яңадан аякка бастырып, яңадан өй кыегына менгезә алмады. Карт сөяк бик нык имгәнгән һәм, шуның өстенә тагын, башына да зарар килгән иде. Гафиятулла карт түшәккә егылып, ун-унбиш көн бик югары температура белән, теленә нәрсә килсә шуны сөйләнеп саташып ятты да, ахырда беркөнне, «миннән буласы булды, калганын инде үзегез карагыз» дигән кебек, җәнжал- сыз-нисез генә күзләрен йомды һәм, берничә кат имгәнгән бунтарь башын, ватылган сөякләрен алып, дөньядан китте.
Аны бик зурлап озаттылар. Яше-карты, баласы-чагасы, «бу хәлнең, булуы мөмкинме соң?» дип гаҗәпләнгәндәй, барысы да килгән, өй эче хатын-кыз, ишек алды бала-чага, ир-ат белән тулган иде. Ләкин мәрхүмнең яшәвендә, тыелгысыз бер җилкенү катыш, тел белән әйтеп бетереп булмый торган мәкерле мәгънәсезлек булганы кебек, бу соңгы озатуда да көтелмәгән мәгънәсезлек килеп чыкты. Айдар, район культура йорты директоры белән сөйләшеп, МТС грузовигына төяп музыкантлар алып килгән иде, ләкин Гашикабану аңа авыз ачып сүз әйтергә дә ирек бирмәде.
— Илдә юкны бу ниткән тамаша уйлап чыгардың син. Ашын ашаган, яшен яшәгән олы яшьтәге кеше бит ул,— диде Гашикабану, малаен шелтәләп. Моны тыңламыйча мөмкин түгел иде, чөнки моны, мәрхүмнең бөтен дуамаллыкларына түзеп, ул үткән тигезле-тигезсез гомер юлы. буйлап бергә килгән, авырлыкларны бергә күтәргән кеше, кайгы бөркәнчегендәге ана әйтте. Шулай итеп, орекстрантлар, җиз трубаларын авызларына да китермәгән килеш, бер читтә басып калдылар, ә мәрхүмнең ватык кабыргалардан һәм инде берничә мәртәбә тишелгән башыннан торган салкын гәүдәсен аның кордашлары, заманасында аның белән бергә мәйдан тоткан чал чәчле агайлар, кул очларына күтәреп, кыйшык эшне тизрәк халык күзеннән яшерергә ашыккан кебек, тавыш- сыз-тынсыз гына алып киттеләр.
Мәетне озатканнан соң, кичен, элекке гадәт-йола буенча, Гашикабану түтине һәм киленне күршеләр чәйгә чакырдылар. Терлек-туар һәм моңсу истәлекләр белән тулы ишек алдында Айдар ялгыз үзе генә калды.
73
Өйгә керәсе килми, урамга чыгасы килми, кеше белән сөйләшәсе килми, менә ул баскыч төбендә утыра һәм уйлана: сөякләре генә ватылган идеме сон. ул бичара картның? Менә ул мәңгелек йокыга талды, ләкин, дөресен әйткәндә, ата һәм малай — алар бер-берсе белән юньләп аклашмаган килеш аерылдылар. Ә аңлашырга ничек тә мөмкин булган булыр иде. Дөресен әйткәндә, Айдарның да яңа өйдә яшисе бик-бик килә, ләкин Айдар һәм аның иптәшләре сала торган яңа өй — ул бөтенләй башка. Ул алты почмаклы гына түгел, шулай ук ул минеке, синеке генә дә түгел, ул — зур, ул — якты, сөякләрне имгәтми торган, кешенең кешелек хисләрен томалап калдырмый торган булачак, ул безнең барыбызныкы да, бөтен кешеләрнеке булачак...
Бер як кайчысы утыртылып та, икенче як кайчысы утыртылмый калган яңа өйгә күз ташлап, «ләкин бу өйне дә ярты юлда калдырырга ярамый» дип уйлап куйды Айдар, һәм иртәгә МТСка киткәнче балта остасы Әсәтне күреп, аның белән сөйләшеп куярга булды.
XXIII
Менә хәзер инде бөтенесе дә түгәрәкләнгән дияргә була. Яшел калай түбәле, алты почмаклы өй салынып беткән, ул әллә кайдан ук балкып күренә. Өйнең ике ягы рәшәткә белән әйләндерелеп алынган, Халидә, язын анда бакча ясарбыз, агачлар утыртырбыз, дип канатланып йөри. Күрше колхозда гына питомник — алма агачлары, чия, карлыган куаклары. Алып кайтасы да утыртып җибәрәсе. Кияүне котлап Халидәнең әтисе ике баш умарта бирергә булды, аларны да шунда бакчага куярга кирәк булыр. Бакча уртасына калдык-постык такталардан беседкасы- ман бернәрсә дә кораштырып җибәрсәң, аннары инде бөтенләй кәеф булачак. Җәйге эсселәрдә агачлар ышыгында яңа гына пешкән җиләк- җимешне салып чәй эч, кәлә-мәлә сөйләшеп утыр, кыскасы, булгач- булгач ботка булырга, өйрә булып кына калмаска тиеш. Яшь килен Халидә, чама белән, әнә шулайрак күз алдына китерә иде.
Өйнең уң ягында шундый ук калай башлы яңа капка — ачып кергәндә биге, туй кыңгыравы кебек, уйнап кала. Бөтен нәрсә үз урынында, бөтен нәрсә картинкадагы кебек.
Тора-бара Айдар үзе дә Халидәгә яхшы ук ияләшә башлады. Дөрес, Халидә әле һаман да барлык тегенди-мондый яклары белән: вакыты- вакыты белән каш сикертеп, уйнап-җырлап тора, вакыты-вакыты белән каш сикертмичә генә мырлап тора. Ләкин шулай да йортта үзе турында болай якыннан кайгыртып торучы кеше булуы, шул ук вакытта бу кешенең, бөтенесен алдан күреп, үзен йортта чын хуҗа итеп тотуы, һәрнәрсәдә күренеп торган тәртип, пөхтәлек һәм, арып кайтканнан соң, юынып, өс-башын алыштырып, йомшак урынга менеп ятуы Айдар өчен, әлбәттә, күңелле иде. Ялгыз вакытында ике-өч көнгә яки атнага бер кайтучы, анда да, ай күрде — кояш алды, булып күренеп кенә китүче Айдар, өйләнгәннән соң, ерак җирне якын итеп, көн саен кич кайтып килә торган булып китте. Дөрес, ремонт эше кырдагы эш түгел, ремонтта үз вакытыңны тигезрәк бүләргә мөмкин. Ләкин Айдарның эштән сон һәр кичне өйгә ашыгуының сәбәбе монда гына түгел, барыннан да элек, аның семья җылылыгына әкренләп ияләшә баруында иде. Шул ук вакытта Халидәнең карынында аның булачак баласы, вакыт-вакыт үзе турында сиздереп, йомшак кына хәрәкәтләр ясаштыргалап куя, Айдар моны сизә, болар барысы да аның өчен бик кызык һәм әйтеп, аңлатып бетермәслек дәрәҗәдә тансык иде.
Ләкин Халидә Айдарга шуннан да артыкны бүләк итә алмады./Тыштан караганда, болай үзе бөтенесе урынында кебек. Шул ук вакытта нәрсәдер җитешми, уртак тел табылмаган иде. Айдар өйгә кайтып, МТСтагы эшләре яки җәмәгать эшләрен башкарганда ирешкән уңыш
74
лары турында кодрәтләнеп сөйли башладымы, Хәлидә еш кына хәлләрдә аны ирония белән бүлдереп куя:
— Сина сон премия бирерләрме моның өчен? Әллә җыелышта исемеңне әйтеп ура кычкыру белән генә калдырырлармы?
Дөрес, ул моны шаяртып кына әйткән була, ләкин мондый шаяруларның астында нәрсә ятканлыгын Лйдар яхшы төшенә. Төшенми икән, эшләнергә тиешле өй эшләрен тезеп китеп һәм боларны тезгәндә инде уен-көлкене бер дә катнаштырмыйча, Халидә моны үзе төшендереп бирә иде.
Шулай да җылы урынга, әле дөньяга килмәс борын ук кем нәселеннән булганлыгын ачык күрсәтеп, карында чакта ук бунт күтәреп ятучы өченче буын Гайрәтулла янына Айдарның, кич саен кайтып торган көне. Кызык итте Халидә аны. Ул, ефәк корты кебек, дөньяның, җил-давылы үтмәслек кабык ясады да, ефәк җепләр белән Айдарны, үзенә дә рәтләп сиздермәстән, урый башлады — йомшак, рәхәт, тыныч. Кабыкның тышкы ягында зур дөнья бар, кояш бар, чыклы иртәләр, шәфәкъле кичләр бар, кешеләр элеккечә мәшәкатьле тормыш алып баралар, хаталар була, сабак тыңлатулар була, ә биредә, кабык эчендә, ефәк кортына берсе дә рәтләп килеп җитми. Биредә аның, шыңгырдап ябыла торган капкадан, хыялдагы җиләк-җимеш бакчасыннан, анда ясалачак челтәрле беседкадан, берничә баш умартадан һәм туачак Гайрәтулладан торган кечкенә генә үз дөньясы бар, киләсе дан килгән, корыласы шәһәр корылган, аның кешедә, кешенең анда эше юк, шушы кечкенә генә дөньяда кайнаша бир.
Ләкин шау-шуга, көрәшкә ияләшкән Һәм зур дөньяның ыгы-зыгылы тормышында, һәрвакыт кешеләр арасында булып, Һәрвакыт кызу утта янарга өйрәнгән тынгысыз йөрәкнең ефәк җепләрдән үрелгән бу кечкенә кабык эчендә озак вакыт сыеп кала алмаслыгы үзеннән-үзе билгеле иде һәм ул шулай булды да. Озак та үтмәде, Айдар үзенең бу идиллияле тормышыннан туя башлады, «тукта, бераз ял итим», «тукта, кагасы казыкны кагып бетерик» дип үзен-үзе юатулар соңга таба аның күңелендә туган бушлыкны тутыра алмас булдылар һәм аны үзенең бу тыныч тормышыннан канәгатьсезлек, сугыш кырлары күргән ир кеше өчен икърар итүе оят булган һәм, шунлыктан, аның саен көчәя барган эч пошу тойгысы басты. Вакыты-вакыты белән аның бу каршылыклы эчке хисләре соңгы чиккә җитеп үткенәяләр һәм ул бернинди сәбәпсез холыксызланырга, тырнак астыннан кер эзләргә тотына, хатынына һәм хәтта анасына да тупас-тупас сүзләр ычкындыргалый башлады. Хәер, Халидә дә бурычлы булып калмый, шулай итеи, бер дә юктан өйдә тавыш күтәрелә, кашык-аяк шәп кенә бер шылтырап ала иде. Халидә иренең бу кыланышларын үз каланчасында торып, үзенчә аңлый, аныңча, Айдарның мондый чыгымлаулары семья арбасына әле тиешенчә җигелеп җитмәвеннән, каядыр читкә каравыннан, кемнедер икенче бер кешене юксынуыннан һәм, җае туры килсә, Халидә үргән ефәк эчле кабыкны тыныч кына калдырып, читкә тәгәрәп китәргә торуыннан. Шуңа күрә үз чиратында Халидә дә сагая төшә, аның көнчелек хисе үткен- ләнгәннән-үткенәя бара, ул, җиңел генә яулап алынган бу бәхетеннән колак какмаска тырышып, иренең чабуына чат ябыша, көннән-көн ныграк бәйләнчеккә әйләнә бара. Я булмаса, иренен күңелен табарга теләп, кирәгеннән артык төчеләнергә тотына яки, көнчелектән күзләре томанланып, ир кеше күтәрә алмаслык таләпләр куя, Айдарның һәр адымын күзәтү астына ала, һәр эшенә, шул исәптән ачык күңел белән эшләнгән эшләренә дә, шикләнеп карый. Бөтенләй юк нәрсәләрне сылтау итеп, сүз чыгара һәм андый чакларда нәрсә ярый, нәрсә ярамын дип тормый, теленә нәрсә килсә, шуны әйтә, зәһәрләнә, чәрелди, остара, әллә ниләр белән яный, ә болар, үз чиратында, Айдарның соңгы вакытта болай да тынгы таба алмаган җанын тагын да рәнҗетәләр, аның холык-
75
сызлыгын көчәйткәпнән-көчәйтә генә баралар иде. Кыскасы, тыштан бөтенесе үз урынында булып, һәр яктан ялтырап күренгән яшел калай түбәле, алты почмаклы бу яңа өйдә вакыты-вакыты белән сүзсез үпкәләшеп йөрүләрдән, вакыты белән күз яшьле ялыну-ялварулардан, вакыты белән тәмсез талашлардан торган бимазалы тормыш бара һәм һәртөрле аңлашылмаулар белән тулы бу керделе-чыктылы тормыштан икесе дә күзгә күренеп картаялар, мәгънәсез рәвештә эчтән ашала баралар иде.
. Шулай да сырхауга дөрес диагноз куелмаган, бу жәфалы хәлдән чыгу юллары эзләнелми, иртәме-соңмы алга килеп басарга тиеш булган котылгысыз мәсьәләне хәзергә әле тискәре рәвештә ишетмәмешкә-күр- мәмешкә салышып уздыралар. Көн артыннан көн уза, кабык — эчтәге чирне тышка чыгармый, Айдар хатынының чәч исенә, йомшак иркәләүләренә ияләшә барган кебек, акрынлап аның холкына да ияләшермен, тарта торгач он булыр, дип карый, ә Халидә исә, үзенең куштан сырпа-ланулары, йорт жанлылыгы һәм төрлечә янаулары белән, үз сүзле бу яшь Гайрәтулланы ничек тә булса кулда тотарга, хәзер үк булмаса, бераздан аны барыбер күндәм йорт алашасына әверелдерергә исәп итә иде. Ләкин куелырга тиешле мәсьәләнең куелмыйча озак калуы мөмкин түгел иде һәм ул бер дә көтелмәгән беркөнне, көтелмәгән бер яктан куелды.
Чикләвек кабыгы эчендә мәңге бикләнеп яту мөмкин түгел, беркөнне Халидә, тугаи авылына — әти-әнисснсң хәлен белеп кайтырга дип барган жирендә, үзе бер дә теләмәгәндә Тәзкирә белән очрашты. Тәзкирә инде курстан укып кайткан, энергияле яшь кеше дип, аны «Прожектор» колхозының председателе итеп сайлаганнар. «Прожектор»ның элекке председателе Гыйбадуллин, тавыш та күтәрмичә, шулай ук әллә ни зур гөнаһларга да батмыйча, картлыгын сәбәп итеп, акыллы гына рәвештә арткы плангарак чигенгән. Узган елгы уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое дигән дәрәжәле исемне алып, Ленин ордены һәм урак- чүкечле алтын йолдыз белән бүләкләнгән бу тыйнак кыз хәзер, колхоз башында торып, тагын да зуррак эшләргә жигелгән, колхозны яңа куелган зур планнар буенча алга алып бара иде. Дөресен әйткәндә, аның үз мәшәкатьләре дә житәрлек иде, ләкин Халидә килгәнен ишеткәч ул, барлык эшләрен куеп торып, иске дусын күреп чыгарга булды.
Күрештеләр, хәл-әхвәл сораштылар, тартынкы гына сөйләшү — узганнарны искә төшерү булып алды. Ләкин элеккечә бик жәелеп китү, кү- ңелдәген берьюлы түгеп ташлау булмады, хәер, бик алай жәелеп китәргә Тәзкирәнең вакыты да юк иде. Иркенләп сөйләшүне киләчәккә калдырып, менә ул урыныннан кузгалды һәм ишеккә үтешли, сүзләренә әллә ни мәгънә бирмичә, уйный-көлә генә әйтә куйды:
— Алда әле чәе дә эләгер, сөйләшеп утырырга да вакыт табылыр. Җәйгә менә Айдарың безгә килеп эшли башлагач, үзеңне яшь килен нтеп яңадан үзебезнең авылга төшерергә туры килмәгәе...
Мыскыллап әйтелгән сүзләр дип кабул итте моны Халидә. Шул ук вакытта, уйный-көлә әйтелгән бу сүзләрдә ул астыртын казыну — Айдарына яшертен үрелүсыман бернәрсә күрде һәм, әлбәттә, моны болан гына күтәреп кала алмады, таш белән атучыга—таш, дигән кебек, ярсып кабынып китте:
— Алдан кычкырган күкенең башы ярыла, диләр. Сездә эшләрме, бүтән жирдәме — анысы әле күренер. Үзеңә үзең бик ышанып сөйлисең.
— Үзеңә үзең дә ышанма, кешегә дә ышанма, аннары ул кая китә. Аннары дөньяда ничек яшәмәк кирәктә, ничек эшләмәк кирәк,—дип, ачык йөз белән әйтеп куйды Тәзкирә, — ә миңа эшләргә кирәк, Халидә. Ишеткәнсеңдер, колхозчылар зур эш йөкләделәр, тәргә арасына кергәч, тарта алмыйм дип торып булмый, тартырга туры килә.
76
Шуның белән сүзне бетереп, күрешергә кулын сузган иде дә, кулы һавада асылынып калды, Халидә, иңбашы аркылы гына борылып, нәрсәдер мыгырданды да, күрешергә теләмичә, ашыгып почмак якка кереп китте.
XXIV
Күңелендә кер саклауны белми торган һәм башкаларга да шулай дип караучы ачык күңелле, мәкерсез, бөтен кешеләрнең бәхетле булуларын, бары тик бәхетле булуларын гына теләүче, шуның өчен кешеләргә бөтен нәрсәне эшләргә әзер торучы, кирәк икән, хәтта үзләренен шәхси үпкәләрен, хәтер калуларын да оныта белүче кош табигатьле кешеләр булалар дөньяда. Андый кешеләр өчен дөнья бары тик дуслыктан гына, бары тик җырдан һәм кояш нурларыннан гына тора. Андый кешеләр үзләре дә үтәли күренәләр һәм башкаларны да бер караштан үтәли күреп алалар. Тәзкирә, бераз авызы пешкән булуга да карамастан, әле һаман да әнә шундый кешеләрнең берсе иде. Ул үзенен Айдарга булган үпкәләрен инде оныткан, аның җилбәзәклеген гафу иткән, буласы — булган, буявы сеңгән, дип карый, чын күңелдәй алар- ның бәхетле булып гомер кичерүләрен тели, һәрхәлдә акылы белән шулай уйлап, үзен тынычландырырга тырыша иде. Ләкин йөрәк, бу мәсьәләдә акылга буйсынырга бик теләмичә, һаман әле үзенекен итә, кайчандыр нык кына үсеп, тамырларын тирәнгә җибәреп өлгергән мә-хәббәт, үзен кисеп ташлагач төбеннән яңа үренделәр җибәрә башлаган әрсез агач кебек, кайдадыр күңел тирәнлегендә яңадан шытып чыккан, баш күтәрергә әйтә, үзен яхшы ук нык сиздерә иде. Район киңәшмәләрендә анда-санда очрашып, кыска-кыска сүзләр белән исәнлек-саулык сорашкалап узудан гына күңел канәгатьләнми, мәхәббәт агачының яңадан үсеп китүенә инде ышаныч беткән булса да, төптән шытып чыккан яшь үрентеләр кояш сорыйлар, киңлеккә һәм яктылыкка үреләләр иде. Дөресен әйткәндә, Халидә Наратбашка кунакка килгәч, Тәзкирәнең аны күрергә омтылуы, беренчедән, бергә уйнап үскән яшьлек иптәшен күрергә теләүдән булса, икенчедән (һәм бусы аның өчен ин әһәмиятлесе иде!), аларның семья тормышы белән кызыксынудан, әгәр чынлап та бәхетле семья тормышы корылган икән, үзендә яңадан баш- калкытырга исәп итүче үренделәрне каты кул белән йолкып ташлау өчен иде. Ләкин Халидә белән ике арада булган өзек-тартык сүзләрдән ул үзе өчен нинди дә булса нәтиҗә ясый алмады. Чыный гына әйткәндә, сөйләшү рәтләп булмыйча да калды.
Аның каравы бу сөйләшүдән Халидә үзе өчен нәтиҗә ясап куйды: ничек кенә булса да Тәзкирәнең сүзен юкка чыгарырга, Айдарны «Прожектор» колхозында эшләтмәскә! Семья исеме белән, карында дулап ята торган бала исеме белән хәрәкәт итәргә һәм үзендә булган бөтен көчне — назлы сүзләрен, җылы кочагын, ялыну-ялваруларны, кирәк икән, күз яшен — бөтеиесен-бөтенесен куеп булса да ничек тә җибәрмәскә!
һәм бер кичне Халидә нәкъ әнә шул турыда сүз башлады. Дуамал берьюлы күтәрелеп түгел, яшенләп-давыллап та түгел, иң элек язгы кояш кебек көлеп, җылы сүзләр белән, кайнанасы күрмәгәндә генә мәгънәле каш сикертүләр белән урап, шуннан сон. башлады. Көннең- көн буе ремонт эшендә, салкын тимер-томырлар арасында йөреп кайтканнан соң, менә мондый җылы өйдә, илгәзәк хатыны янында булу Айдар өчен, әлбәттә, күңелле иде. Шуның өстенә тагын тәмле ис чыгарып өстәлдә аш табыны көтә, шуның өстенә тагын ерактан күрүче Халидә «кечкенәне» дә онытмаган, «туңып кайтырсың дип алып куйган идем» дигән булып, кайнанасы күрмәгәндә генә аны да салып бирде һәм, шуларның барысы өстенә, аштан соң йокларга ятарга әзерләнгәч, аерым бер бүлмәдә икәүдәи-икәү генә калгач, челтәрле эчке күлмәге.
77
лртыл’аш сүтелгән чәчләре, тыгыз ак беләкләре белән күз алдында чабак балыктай уйнап торганда, нәкъ вакытын туры китереп, Айдар алдына мәсьәлә китереп куйды:
— Бер сүзем бар, Айдар... Сүз генә түгел, үтенеч. Әйт, тыңларга сүз бирәсеңме?
— Тыңларлык булса, нигә тыңламаска,—диде Айдар, Халидәнең болай вакытсыз кузгалган бу шуклыгыннан бераз шиккә калгандай:
— Иң элек әйт: тыңларсыңмы? Тыңларга, мин дигәнчә эшләргә сүз бирәсеңме?—дип, тагын да ялкынлана төшеп, сарылырга тотынды Халидә. Айдарга тагын да ныграк сырыша төшеп, ялангач беләге белән аны муеныннан урап алды.
— Вот дура! Сүзен әйтмәгән, ә буып алды.
Ләкин биредә, Айдардан бигрәк, Халидә үзе буыла бара: күзләре очкынланып яналар, күкрәге, тыны кысылгандай, еш-еш күтәрелә, кайнар сулышы Айдарның йөзенә бәрелә иде. Артык түзә алмады ул, калтыранган хәлдә, ниһаять, барын берьюлы түгә башлады:
— Барма шул «Прожектор» колхозына. Ни өчен әйткәнлегемне үзең дә беләсеңдер. Барма! Үзебезнең колхозда эшләрсең.
Айдар башта, моның уенмы-чынмы икәнлеген аера алмагандай, бераз аптырап калды, ләкин Халидәнең инде яшь пәрдәсе белән өртелә барган күзләре эшнең уен булмаганлыгын ачык күрсәтә иде.
— Эш — эш урынында, без үз урыныбызда, — диде Айдар җитди генә итеп, — уен корып маташмыйк. Ятыйк. Арып кайттым мин.
һәм ул, хатынын җиңел генә күтәреп алып, кроватька илтеп салмакны булды. Ләкин Халидә мондый сыйпауларга гына йомшардай күренми, ул ярсыганнан-ярсый бара иде. Сыктап елау белән пышылдап зәһәрләнүнең ике арасында — менә ул сандык өстендә утыра, чак кына калтырана, ялваруы һәм битәрләве бергә, тезә-тезә, үзе дә йокламый, кешегә дә йокы бирми...
Менә Айдарның башына әле моңа чаклы беркайчан да килмәгән коточыргыч бер сорау килде: «семья тормышы дип әйтеп буламы соң моны?»
Дөрес, Калай түбәле яңа өй бар, өй буенда шыңгырдап ябыла торган яңа капка бар, өй эче тулы байлык: ак шарлы кровать, йомшак мендәрләр, ак самовар, патефон, нәрсә ашыйм дисәң—шул бар, алдагы җәйдә өй буенда җиләк-җимеш бакчасы, ул бакчада умарталар булачак, балы-вареньесы үзләренеке булачак, ә менә кешеләр өчен иң кирәклесе — дуслык һәм бер-береңне аңлап яшәү сизелми, бер-береңне җылытып тору сизелми, кояш нурлары сизелми, ничектер, өйнең бөтен почмакларында тынчу күләгә тыгылып торган кебек иде.
— Нәрсә өчен, кем өчен болай бер-беребезне кимерешергә кирәк булды?—дип, аптырау катыш өзгәләнү белән сорап куйды Айдар. Җавап булмады. Халидә җавап бирер хәлдә түгел, ул гомумән бер нәрсә дә ишетми, бер сүзгә дә колак салмый, анда-саида авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана үз-үзен һәм үзенең язмышын каһәрли иде. 1һәм әнә шунда, газаплы тынгысызлык кичергәндә, Айдар бая нәкъ күңеленә килеп тә теленә килмәгән сорауны үз-үзенә бик ачык итеп биреп куйды: «Барысы да бар, бөтенесе кул астында. Ничек соң, егет, шушы тормышыңны үзең бәхетле тормыш дип исәпли аласыңмы?»
... Айдар бу сорауга җавап биреп өлгермәде, дөресен әйткәндә, җавап бирергә тырышып караган булса да, ул моны шул минутта гына әйтеп бирә алмаган булыр иде. Иртәме-соңмы алга килеп басачак, хәзергә кадәр әле берсе тарафыннан да куелмаган, башка сәбәпләре табылып та, бусы ничектер күңелгә дә, телгә дә килмәгән коточыргыч ачык һәм, шуның белән бергә, коточыргыч туры сорау — менә ул куелды: «Ничек соң... шушы- тормышыңны үзең бәхетле тормыш дип исәпли аласыңмы?»
78
Куелды, димәк, иртәме-соңмы җавабы да табылырга тиеш.
Айдарның күңелендә шушы бәйләнчек сорауны калдырып, бу газаплы төн дә узып китге. Айдар — «ефәк корты» — менә тагын үзенең кабыгы эчендә. Тыштан бөтенесе ялтырый, ә эчтә җавабы табылмаган сорау, йөрәкнең тынгысыз бунты, вак кына талашлар, көнчелек, шуның аркасында килеп чыга торган шикләнүләр, хәтер калдыргыч сүзләр, хатын дип атала торган кешенең иртә торганда да, кич ятканда да сине бимазалап торуы... өстәлсә тик бер яңа газап өстәлде — Тәзкирәнең теге көнне упный-көлә әйткән сүзләре Халидәдә яңа көнчелек кабызды. Ул, тагын да ярсыбрак, Айдарның чабуына ябышты, ә Тәзкирәне, авын артында, колак рәнҗетерлек сүзләр белән хурлый, тетмәсен тетә, Айдар көн дә кайта торган вакытыннан соңгарак калып кайтса яки, мастерскойларда ремонт эшендә үткән сәгатьләрдән соң, партия һәм җәмә-гать эшләрендә калып тоткарланса, «теге сөйрәлчегең янында булдыңмыни» дип, сафура бураннары күтәрә иде.
Айдар инде теге бимазалы төндә башына килгән бәйләнчек сорауга җавабын да тапты, әйе, бу — бәхетле тормыш түгел, бу, гомумән, тормыш түгел, бу — тоташы белән аңлашылмау. Җилбәзәклеге, уйламыйча эш итүе, дуамаллыгы өчен аның башына килгән бер бәла, ләкин көне җитмәгәнлектәнме, әллә бүтән берәр сәбәп бармы, чикләвек кабыгының стеналары әле һаман исән, «ефәк корты» һаман шунда кыймыл-даган булып азаплана иде.
Җитди мәхәббәттән һәм ү^зара аңлашып эш итүдән башка, гаҗәп бер җиңеллек белән өреп тутырылган күз алдагыч бу сабын куыгы, хәер, көне-сәгате җиткәч, шундый ук тизлек белән шартлап та китте.
Яңадан яз җиткән, кышкы ремонт бетеп, алдагы сезон эшләре әчеп МТС белән колхозлар арасында яңа договорлар төзелгән, бригадалар составын яңадан карый башлаган бер вакыт иде. Эш файдасын күздә тотканда Айдар һәм аның бригадасы быел да, әлбәттә, «Прожектор» колхозына китәргә тиеш иде. Бу турыда ике сүзнең булуы мөмкин дә түгел кебек иде, ләкин Халидә өчен менә мөмкин булып чыкты. Айдарга тормышка чыкканда, үзенең уку өендәге эшен берәү белән дә киңәш- табыш итмичә ташлап китә алган Халидә Айдар эше турында да шулай җиңел уйлый, барыннан да элек, үз интересын күздә тота һәм, моңа - кадәр кайбер нәрсәләрдә Айдарны бөгә килгәч, бу мәсьәләдә дә үз дигәнен итәргә, аны гади тракторчы итеп кенә булса да, ничек тә Куш- каен колхозында калдырырга исәп тота иде. Бу турыда сөйләшү дә, ялыну-ялвару да, күз яшьләре белән өркетү дә, әлбәттә, булды, ләкин Айдар ачык кына әйтеп бетермәде, «ярый, сөйләшеп карарбыз» белән сүзне суза килде. Яз якынайган саен бу «ярый, сөйләшеп карарбыз»- ның ышандыру көче кими барды. Ниһаять, яз тәмам килеп җитте, Айдар эш буенча «Прожектор» колхозына еш кына баргалап йөри башлагач, Халидә аны якасыннан берьюлы бөтереп алды:
— Шулаймыни? Син тагын, өйгә кайтыр юлыңны онытып, Тәзкирә сөйрәлчегең артыннан чаба башладыңмыни? — дип, күкерт кебек, кинәт кабынып китте Халидә беркөнне, һәм китте кызып, китте кызып, ана алдында әйтелмәслек сүзләр дә ычкынды, үзенең йөкле булуы белән дә куркытты, бер гөпаһсызга Тәзкирәне дә тетеп салды, Айдар — исерек баш, Айдар — йорттотмас, Айдар — янып бетмәгән кисәү башы, Ай-дар — атасының башына җитүче кеше булып чыкты, елый-елый да тезде, еламыйча гына да җиткезде һәм, боларның барысыннан да соң, иң соигы куркыту һәм кисәтү чарасы итеп:
— Борыныма җиткән корсагым белән мин синең партоешмаңа барып түгәрмен, кара аны, семья өстеннән болай мыскыл ител йөрергә ирек бирмәсләр, — дип янап та куйды.
Айдар болай да бик арып-талып кайткан иде, өйдә каршы алган бу «сафура бураны» аны кинәт бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Анасы
79
алдында, уйламыйча эшләп ясаган элекке хаталары алдында, мәрхүм атасының, тырышлыклары белән җиткерелгән яна нигез алдында һәм, ниһаять, партия алдында бу ямьсез сүзләр өчен оялуыннан тәмам актык чигенә җиткән яшь Гайрәтулла шулай да бу янаудан сон. үзен кулда тотып кала алмады, зур һәм куркыныч булып, Халидәнең каршысына килеп басты.
— Партоешмага кадәр барып җитәрсеңме?—диде ул, ярсу белән тегенең якасыннан эләктереп алып.
Тегесе, кирелеген аның саен арттыра барып:
— Җитәрмен шул, әллә җитмәс дип шулай кыланасыңмы?—дип кабатлады.
— Нәрсә өчен? Эш интересын синең интерес алдында корбан итмәгән өченме?
Үзе куйган бу сорау, барыннан да элек, аның үзен айнытып җибәрде, күтәрелә башлаган кулы кире төште һәм, үзен көчкә генә тыеп торган хәлдә, шулай да бик ачык, бик җитә торган итеп өстәде:
— Эш боланга әйләнгәч, буш кул белән йөрмә, үзең алып килгән чүпрәкләреңне дә күтәрә кит.. Ябышмады безнең икмәк.
һәм күзенә беренче чалынган нәрсәне — Халидәнең элгечкә җайлап куйган крепдешин күлмәген алып, элгече-ние белән ишек төбенә томырды, аннары башка чүп-чарлары очты.
... Чикләвек кабыгының стеналары дәррәү коелып төште, сасысы урамга бәреп чыкты, сүз халык теленә керде, яшел калай түбәле, тыштан ялтырап торган бу өнгә кешеләр ничектер җәберсенеп карый башладылар: «тышы ялтырый, эче калтырый — шушы була торгандыр инде. Үз рәхәтләренең кадерен белмәс кешеләр булырлар икән...»
Әлбәттә, партоешма да читтә калмады. Халидә бу соңгы җәнҗалны» икеләтә-өчләтә күпертеп, Айдар учетта торган партоешмага язып бирде.
— Булды, кыздым, — диде Айдар, үзеннән булган гаебен һич тә танмыйча. һәм, партияле иптәшләре алдында үзенең бөтен дуамаллыкларын берьюлы төшенгән, барысы өчен дә тиешле җәзаны алырга әзер торган хәлдә, өстәде, — ләкин, иптәшләр, минем гаебем ҺӘХМ ялгышым гади тупаслыкта гына түгел, минем гаебем зуррак. Минем ялгышуым семья кору мәсьәләсенә җиңел карауда булган. Сорыйм, тикшергәндә, әнә шулай тирәннән каерып алып, минем үземә дә, башкалар өчен дә сабак булырдай итеп тикшерсәгез икән.
Мәсьәләне бер селтәнү белән өзеп ташларга теләп, семьяда тупаслык күрсәтүе өчен партоешма биргән шелтәне алып һәм, әтисе мәрхүм кебек, көнлек ризыгын төенчеккә төйнәп, иртәгесен ул тагын үзенең яратып эшли торган тынгысыз эшенә — МТСка китте. Юлга чыгар алдыннан Халидәне чакырып алып, бер дә кызмыйча гына, кисәтте:
— Бүгеннән башлап безнең арада алыш-биреш беткән дип исәплим. Мәсьәләне суд хәл иткәнче, торасың килсә, әни белән бергә сыеп, биредә калып торасың, торасың килмәсә, бу йорттан үкчәңне ялтырат. Бала була-нитә калса, аны карармын, ә башкача синең белән минем борчак пешмәде, киләчәктә дә пешмәс дип уйлыйм.
МТСка барып җиткәч, иң элек ул, нишләптер, Александровны күрәсе итте:
— Шулай, Борис Сергеевич, карыйсы эшләрне карап бетердек. Бригада, бүген чыгып китәргә дисез икән, бүген әзер.
Сүзне башлавы әиә шулай булды. Ләкин аның күзләрендә бу сүзләргә генә сыеп бетмәгән тревогалы бер сөенеч, уйчанлык катнаш, авыр йөктән җиңеләеп калу сөенече балкыганлыгы әллә кайдан күренеп тора иде. Шунда ук ул, әле бүген генә хәл ителгән мәсьәләне үзенчә кабаттан бер аныкларга теләгәндәй, кызык кына итеп сорап куйды:

— Димәк, юл тагын «Прожектор»га таба?
Аның бу соравыннан һәм, барысыннан да бигрәк, күзләренә чаткыланып чыккан рухи тигезсезлегеннән гаҗәпләнеп калган Александров сорауга каршы сорау белән җавап кайтарды:
— Нинди сүз булды тагын бу? Әйтерсең, кем дә булса сине «Про- жектор»ыцнан алып, башка берәр җиргә куймакчы булган да, шул мәсьәлә тик бүген генә хәл кылынган.
Ул Айдарга туры гына итеп тагын бер карап куймыйча булдыра алмады.
— Бар иде шундый бер кеше, — диде Айдар, уйчан гына елмаеп, һәм соцгы вакытта үзе кичергән фаҗигале хәлләрне партия җыелышында сөйләп җиткермәгән ваклыклары белән баштанаяк яңадан сөйләп бирде. Аннары, бөтенесенә йомгак ясаган кебек итеп, үз сүзләрен үзе үк кабатлап:
— Әйе, бар иде шундый бер кеше, мине командир постыннан алып юбкасы астына ябып куймакчы иде, ләкин барып чыкмады,—дип түгәрәкләп куйды.
Сөйләштеләр, Айдарның бу уңышсызлыгы өчен замполит тагын бер тапкыр чын күңелдән үкенеч белдерде, киләчәк өчен киңәшләр бирде. Замполит яныннан чыгу белән Айдар, бригада членнарын җыеп, алда торган эшләр турында кыска гына беседа үткәрде һәм, «Верный путь» колхозына хезмәт күрсәтүче Захаров бригадасының социалистик ярышка чакыруын кабул итеп, бригада үз өстенә конкрет йөкләмәләр алды.
Әйе, барысы да шулай, барысы да хәл ителде, юл тагын «Прожек- тор»га таба. /Моның шулай тәмам хәл ителгән булуы бер үк вакытта Айдарны шатландыра да, эчке шомлануга салып, чак кына тынычсызланырга да мәҗбүр итә иде.
Шатландыра — чөнки тагын ияләшенгән эштә, сыналган иптәшләрең, Тәзкирә белән бергәләп эшләргә, яңа уңышлар, яңа даннар өчен бергәләп көрәшегә туры киләчәк.
Шомландыра — чөнки йөрәк дигәнең тагын очына башламагае. Песнәк түгел, читлеккә ябып, тәрәзәгә элеп булмый бит аны, йөрәкне...
Тәрәзә дигәннән, о, никадәр утлы тәрәзә Наратбаш авылында! Машиналарын китерә килгән җирдән бүген кичкә Наратбашта калды Айдар. Ни өчен, дип сорамагыз. Үзе дә әйтеп бирә алмас, каласы килде дә калды. Менә хәзер урамда, ялгыз башы, кар таптап, утлы тәрәзәләргә карап йөри. Март киче шундый аяз, күккә озаграк карап торсаң, өстенә йолдызлар коела башлагандай була... Ләкин өстенә коелган йолдызларны чүпләп йөрми Айдар, башыннан кичергәннәрне яңадан бер кабат исенә төшереп, сокланырдайларына сокланып, хөкем ителердәй- ләре өчен үзен хөкем итеп йөри. Шундый иркен, шундый рәхәт, язгы кар аяк астында шундый шыгырдый...
Шулай да гел йөреп торып та булмый икән. Үз-үзенә рәтләп хисап та биреп тормастан, уйларына яртылаш күмелгән килеш, менә ул җемелдәп балкучы утлы ике тәрәзә каршында тукталып калды. Утлы тәрәзәләр күп Наратбаш авылында, берсе дә болай тылсымлый алмаган иде, нәрсә булды соң әле бу? Эчке уйларыннан бераз җиңеләергә теләгәндәй, башын чайкап куя Айдар, күзләрен ача төшебрәк карый, аптырап кала: күр әле син, һич тә уйламаган бер җирдә — Тәзкирәләр өе каршында тукталып калган, имеш!
1952—1953 ел, Буа, Корпоухово, Дуртөйле