ЯЛАНТАУ КЕШЕЛӘРЕ
Кабинетка башка бюро членнары да керә башлады, утырыш башланыр вакыт җитте...
Сәгать кичке биш булуга, шәһәр комитеты секретаренең кабинеты алдындагы бүлмә бюро утырышына чакырылучылар белән тулган иде инде.
Каршы стена буендагы күн тышлы диванда яки төрле урынга төрлечә тезеп куелган унлап урындыкларда гына түгел, хәтта ишектән кергәч тә уң кулдагы тәрәзә төбендә дә утырыр урын калмаган иде. Сонга калып килүчеләр каяндыр икенче бүлмәләрдән урындыклар алып керә башладылар.
Башкалардан алдарак килеп, диваннан урын алган Сания бирегә чакырылган кешеләр арасында «Урак-чүкеч» заводыннан килгән карт слесарьны күрде; өченче мәктәптән килгән карт укытучыны күрде. Пароход төзәтү заводыннан килгән карт инженер да бар иде анда, шулай ук башка завод һәм фабрикалардан килгән производство алдынгылары — хатын-кызлар да бар иде. Аларның күбесе шәһәрдәге төрле оешмалар тарафыннан шушы араларда гына партия сафына алынган яңа коммунистлар иде. Саниягә таныш булмаган, гомумән элек бу шәһәрдә очрамаган кешеләр дә күп иде анда. Сания ул кешеләрнең үзара сөйләшүләренә колак салгач, һәм араларында инде үзенә таныш булып өлгергән бер-ике кешене дә күргәч, аларның Төгәл механизм заводыннан килгән төрле белгечләр, мастерлар, партоешма җитәкчеләре һәм профсоюз эшчеләре булырга тиешлеген чамалады.
Ул арада кабинет ишеге әкрен генә ачылды. Анда Санияләр мәктәбеннән райком аппаратына алынган элекке укытучы, хәзер инде горком инструкторы булып эшләүче Сабитова күренде.
— Афанасий Григорьевич! Керегез!
Карт слесарь һәм аның белән бер заводтан килгән партоешма секретаре кабинетка кереп киттеләр. Бюро утырышы башланганны белгәч, һәркем уз чиратын көтеп, тынып калды. Бераз тынлыктан соң, эчтә, бюро утырышы барган җирдә кәефле генә гөрләшеп, көлешеп алдылар. Андагы көлеш биредәгеләргә дә тәэсир итте: чират көтүчеләр җанланып китте.
— Карт көлдерә,—дип куйды кемдер,—Афанасий Григорьевич бнк кызык карт ул.
1 Ахры. Башы 8, 9, 10, 11 саннарда.
25
Эчтә тагы көлештеләр.
— Мөгаен Гитлерны сүгәдер,— диде шул бер үк кеше.— Гитлерны бик кызык итеп сүгә ул...
Сания, хәзер үзенә чират җитәсен сизеп, каушабрак утыра иде. Дөрес, бюрода үзенә сүз бирелгәч, нәрсәләр әйтәсеи уйлап, хәзерләп кунган иде инде. Әлеге Гашиягә мөнәсәбәт мәсьәләсендә икеләнүен дә ачып бирергә юлын тапкай иде: кыскача гына үзенең биографиясен сөйләп биргәч, үзендә булган кимчелекләр турында да берничә сүз әйтергә, шуңа мисал итеп, таныш күршеләреннән берәүгә карата (Гашиянең исемен әйтмичә генә) йомшаклык күрсәткәнлеген китерергә булган иде. Бюро членнары үз фикерләрен әйтерләр, миңа ул кешегә (ягъни Гашиягә) карата нинди юл тотарга кирәклеген күрсәтеп бирерләр, дип уйлап куйган иде. Шулай да, үзенең шундый җитди имтихан алдында торуын тоеп, каушый, миңа — укытучы кешегә, аның өстенә мәктәп директоры да булгач, бик зур сораулар бирерләр дә, җавап бирә алмыйча, хур булырмын дип курка иде.
Эчтән ишетелгән кәефле көлү тавышлары аны бераз җиңеләйтеп җибәрде.
Ничектер, кинәт кенә, бюро членнары бары да аңа үз кеше булып, бернинди сорау бирмичә дә аны аңларлар кебек булып тоелып китте.
Күп тә үтмәде, кабинетта тагы җанлы гөрләшү тавышы ишетелде һәм ишек ачылып китте. Кызу-кызу атлап, Афанасий Григорьевич килеп чыкты. Аның йөзе алсуланып киткән иде.
Сания диванда утырган җиреннән сикереп торып, аңа урын тәкъдим итте: ни өчендер ана бу карт арыгандырсыман тоела иде. Ләкин карт утырып тормады.
— Юк, юк. Кузгалмагыз, — диде ул, — хәзергә биредә минем эш бетте. Тегендә хәзер эш, тегендә! Заводта эшнең кайнары. Хушыгыз!
Сания картны озатып, яңадай урынына утырырга өлгермәде, Сабитова аны дәште.
— Сания.
Шәһәр Мәгариф бүлеге каршындагы башлангыч партоешма секретаре белән бергә Сания кабинетка керде.
Ишектән керүгә үк аның күзләре нәкъ каршыда киң маңгаен ялтыратып утырган Башкирцевка төште. Башкирцев, «әйдүк, рәхим ит, төкле аягың белән!» дигәнсыман, көлемсерәп, ачык чырае белән аңа карап тора иде.
Секретарьның шулай ачык чырай белән сәламләп каршы алуы Саниянең сулышын иркенәйтеп җибәргәндәй булды.
— Исәнмесез,— диде ул шактый тыныч тавыш белән.
Ләкин аның исәнләшүенә каршы җавап бирүче булдымы-юкмы — Сания анысын ишетмәде, Башкирцевтан күзен ала алмыйча, сулъяк стена буена тезелгән урындыклар янына килеп басты.
— Утырыгыз,— диде Башкирцев.
Сания үзе белән бергә килгән секретарь янәшәсенә утырды. Хәзер инде ул үзенең каршысында, өстәл аша аңа елмаеп утыручы Газиз Бая- зитовны күрә иде.
Баязитовны күрүгә кинәт нәрсәдер аның йөрәген чәнчеп алды. Улг әлегә нәрсә булганын да аңлап җитмичә, ихтыярсыз сул кулы белән үзенең маңгаен тотты, күзләрен каплады. Аннары, «тукта, нәрсә булды соң әле бу?» дигәндәй, яңадан Баязитовка карады һәм аның муенында үзәк өзгеч дәрәҗәдә якын таныш булган мамык шарфны күреп, коелып төште.
Утырышта тагын шәһәр комитетының икенче секретаре бар иде, прокурор бар иде, НКВД бүлеге начальнигы бар иде. Инструкторлардан берничә кеше бар иде. Сания аларны да күрми, күрсә дә аларга игътибар итә алмый иде.
26
Сабитова, Сания турындагы материалларны укып, аның анкетасы белән бюроны таныштыра башлады. Тик Сания аны ишетми, тавышын ишетсә дә, сүзләрен аңламый иде.
Ләкин утырыштагылар аны күрделәр һәм кинәт аның төсе качып, күз карашлары үзгәреп китүенә игътибар иттеләр. Баязитов белән Башкирцев «ни булды аңа?» дигәндәй, бер-берсенә карашып алдылар.
Башкирцев шунда ук Сабитованы бүлдерергә мәҗбүр булды.
— Бер генә минутка!—диде ул, Сабитовага туктарга ишарәләп, һәм Сабитова сөйләүдән тукталгач, Саниягә борылды.— Ни булды сезгә, иптәш Ибраһимова? Авырыйсызмы әллә?
Сания, уңайсызланып, урыныннан тора башлады.
— Утырыгыз, утыр,— диде Башкирцев.— Кәефегез начармы?
Ул арада Сабитова аңа стакан белән су да тәкъдим итеп өлгерде.
— Эчеп җибәрегез, Сания.
Сания үзенә бодай игътибар итүләрен күреп, сискәнеп китте һәм үзен тизрәк кулга алырга тырышты.
— Юк, юк,— диде ул.— Зинһар борчылмагыз. Берни дә юк. Болан гына. Башым әйләнеп киткәндәй булды. Үтте инде.
Ул чынлап та үз-үзен шактый тиз кулга ала алды. Аның йөзе тынычланганын күргәч, Сабитова: «Дәвам итәргәме?» дигән мәгънә аңлатып, Башкирцевка карады.
— Дәвам итегез, — диде Башкирцев сабыр гына тавыш белән.
Сания игътибарын читкә җибәрмәс өчен, бөтен көчен җыеп, Сабитова- ның анкета укыганын тыңларга тырышты. Ләкин игътибары аңа буйсынырга теләмәде, ахрысы, кайдандыр, кемдер, Саниягә әкрен генә төртеп: «ә бәлки ялгыш күргәнсеңдер, бәлки ул түгелдер, шуңа охшаган бүтән шарфтыр» дигән.кебек булды. Сания, ай, шулай гына булып чыкса?! дигән өмет белән Үагын Газиз Баязитовка карады.
Баязитов бу минутта Сания турында уйлый: «Артык күп эшли, аз йоклый. Ашау-эчү ягы да чамалыдыр. Каны азайса да гаҗәп түгел шул» дип, аны кызганып утыра һәм нишләгәнен үзе дә белмичә, шарф очын кулына урый иде. Аның бернинди уйсыз, механик рәвештә ясаган бу хәрәкәте Саниягә: «бу шул, нәкъ син биргән шарф үзе. Ышанмасаң менә кара: ромашкасы да бар» дигән кебек булып тоелды. Әйе, шул үзе. Ромашкасы да бар.
Ләкин Сания беренче удар авырлыгын кичереп өлгергән иде инде. Ул тойгылар котыруына артык бирелмәскә, акылын ныграк эшкә җигәргә тырышты. Димәк, Газиз абый мин уйлаганча саф коммунист, намусны кеше түгел? Димәк, Гашия әйткәнчә, аның үз бармагы үзенә кәкре? Әллә 6v эштә нинди дә булса берәр аңлашылмау бармы? Ничек булырга мөмкин? Нинди минутта бит! Нигә соң мин моны Гашиядән ишеткәч тә ачыкламадым? Ни өчен шушындый вакытка калдырдым? Ничек мин хәзер күкрәгемдә шушындый ямьсез төер барлыгын яшереп, партия җитәкчеләре белән коммунистларча сөйләшим?..
Сания шушы уйларга бирелеп, Сабитованы тагын ишетми башлаган, Сабитова аның анкетасын күптән укып бетереп бюроны башлангыч оешма карары белән дә таныштырып өлгергән иде инде.
— Иптәш Ибраһимова, сезгә сүз бирәбез,— диде Башкирцев — Кыскача гына үзегезнең биографиягезне сөйләгез. Бюроны үзегезнен эшегез, планнарыгыз белән таныштырыгыз.
Сания, анкетасында язылганнарны мөмкин кадәр кабатламаска тырышып, биографиясен сөйләргә кереште. Сөйли башлагач, аңа ничектер җиңелрәк булып китте, ул инде үзен ярыйсы гына иркен һәм тыныч хис итә башлады. Биографиясе белән таныштырып чыккач, үзенең мәктәп эшләренә күчте.
__ Хәзерге вакытта бездә барлык эш «бөтенесе фронт өчен!» дигән лозунг астында барса да, мин үземнең мәктәп эшен икенче дәрәҗәдә торган эш итеп карамыйм,— диде ул. — Балаларга белем бирү, аларны
27
тәрбияләү эшен мин бүгенге көндә илебездә алып барыла торган яңа тимер юллар салу, яңа җир асты байлыклары эзләү белән бер дәрәҗәдә әһәмиятле эш дип ’аңлыйм.
— Анысы дөрес! — диде Башкирцев һәм алдында яткан зур блокнот битенә нидер теркәп куйды. Аның репликасы Санияне тагын да рухландырыбрак, кыюландырыбрак җибәрде.
— һәм шул караштан чыгып эшлим,— дип дәвам итте Сания...— Ләкин бу — без, мәгариф эшчеләре, сугыш шартлары белән исәпләшмибез дигән сүз түгел.— Ул үзе дә сизмичә, шулай «мин» дип сөйләүдән «без»гә күчеп китте. — Без дә үз эшебезне, үзебезчә, сугыш шартларына жайлап корырга тырыштык. Шәһәр Советының һәм башка учреждение-ләрнең фронтка ярдәм итә алу мөмкинлекләрен арттыру өчен, мәктәпнең бөтен хуҗалык эшләрен үз көчебез белән башкарып чыгарга тырышабыз... Алай гына да түгел, укытучылар һәм зур яшьтәге балалар көче белән колхозларга ярдәм итәбез, шәһәр хуҗалыгына булышу өчен субботникларда катнашабыз.
Сания үзенең бу сүзләрен куәтләп, фактлар да китерде. Аннары ул уку программасын, кыскартылган срокларда булса да, тулы килеш һәм яхшы сыйфат белән үтәп чыгу өчен бөтен укытучыларның, сугыш вакыты таләп иткәнчә, көн-төн белән, официаль сәгатьләр белән исәпләшмичә эшләүләре турында әйтте.
Башкирцев, гомумән мәктәп эшләре турында артык сузмаска мөмкин икәнлеген анлатып:
— Беттеме?—дип куйды.
Ләкин Сания «бетте» дип җавап бирергә ашыкмады. Тик бераз уңайсызлангандай булды да басып торуында дәвам итте.
— Тагын әйтәсе сүзегез бармы? — диде Башкирцев. — Әйтегез.
— Әгәр мөмкин булса,— диде Сания тартыныбрак,— мин үземнең кайбер йомшак якларым турында да әйтер идем. Партиягә кергән вакытта минем аларны яшереп каласым килми.
— Әйтегез, әйт,— диде секретарь.— Бик урынлы булыр.
— Миндә, үземә бик якыннан таныш булган кешеләрнең кимчелекләрен күргәндә аларны тиешенчә фаш итәргә кызгану тойгысы артыграк, бугай. Мәсәлән...
Ул мисал урынында иң элек үзенең Гашиягә карата нинди мөнәсәбәттә булуы турында сөйләргә ниятләнгән иде дә, кинәт кенә кире уйлады. Хәзер ул мәсьәлә аңа бик кечкенә һәм хәл кылу өчен җиңел булып тоела иде инде.
«Мәсәлән», дип бераз пауза ясагач, Сания тирән көрсенеп куйды да түбән карап кына дәвам итте:
— Мәсәлән, Газиз абый Баязитов...
Бюродагылар кинәт сагаеп калды. Тик Башкирцев белән Баязитов үзе генә, Санияне моңарчы ничек игътибар белән тыңлап утырган булсалар, шул рәвешләрен үзгәртмичә утыруда дәвам иттеләр.
— Җитәкчеләр арасында ул миңа иң якын кеше,— диде Сания.— Иң яраткан кешем иде ул минем. Иң якын киңәшчем иде. Аның миңа яхшылыктай башка берни эшләгәне юк иде. Ул миңа партиягә керергә беренче булып рекомендация биргән кеше...
Утырышта гадәттән тыш киеренке тынлык урнашты.
— Аның турында башкалардан начар сүз ишеткәч, ышанмаган идем,— дип дәвам итте Сания.— «Аның үз бармагы үзенә кәкре. Ул халык тарафыннан Кызыл Армиягә җибәрү өчен тапшырылган җылы киемнәр арасыннан күңеленә ошаганын үзенә ала» дигән сүзләрне ишеткәч, ул сүзне әйтүчене коммунистка яла ягучы дип гаепләгән идем...
Башкирцевныц күзләре очкынланып китте. Ул кискен итеп Баязитов- ныц күзләренә карады. «Бу ни дигән сүз?» дип сорый иде аның күзләре.
28
һаман әле үзенең тынычлыгын югалтмаган Баязитов, аның бу карашына җавап итеп, «берни аңламыйм» дигән мәгънәдә кашларын күтәрде дә, иңбашларын жыерып куйды.
— Кызганычка каршы, — диде Сания, — Кызыл Армиягә җылы киемнәр фондына үз кулым белән тапшырган шарфны мин бүген аның муенында күрәм...
Бюродагылар. бу хәлнең булуы мөмкин түгел дигәндәй, барысы да берьюлы борылып, Бзязитовка карадылар, һәм, аның муенындагы шарфыннан бигрәк, эченә J/T ягылгандай кинәт кызарын киткән йөзен күреп, аптырап калдылар. Сания Баязитовның төрле яктай үзенә төбәлгән җитди карашлар астында кая качарга белмәгәндәй, комач кебек кызарган йөзен аска июен, муенындагы шарфын сүтеп алып, беравык нишләтергә белми аптырап торганнан соң, аны өстәл астына яшерүен күрде, һәм шулкадәр кызганыч тоелды аңа бу минутта Баязитов, хәтта Саниянең күңеле тулып җылыйсы килә башлады.
— Гафу итегез,— диде ул, инде үзенең күз яшьләрен дә яшермичә.— Бу бәлки берәр аңлашылмаудыр. Ләкин ул минем күңелемә шундый авыр төер булып урнашты, мин аны күтәрә алмадым. Үземне партиягә алган вакытта ничек итеп мин эчемдә шундый төер булуын әйтмичә кала алыйм. Бигрәк тә, ул турыда халык арасында сүз йөргәч...
Башкирцев үзенең тынычлыгын югалтмаган иде.
— Үкенмәгез, иптәш Ибраһимова, — диде ул. — Сез күңелегездә булган төерне яшереп калдырмавыгыз белән дөрес эшләдегез.—Аннары Башкирцев утырыштагыларга мөрәҗәгать итте.— Тыныч булыгыз, иптәшләр. Иптәш Баязитовның бу эшен үз вакыты җиткәч тикшерербез. Көн тәртибендәге мәсьәләне карауны дәвам иттерәбез. Ибраһимова иптәшкә кемдә сораулар бар?
Санияне ВКП(б) членлыгына кандидат итеп алу турындагы карарны шәһәр комитеты бюросы бертавыштан раслады.
— Партия сафына керүгез белән котлыйм сезне, иптәш Ибраһимова,— диде Башкирцев, Саниянең кулын кысып.— Кыю булыгыз. Күңелегезне борчыган мәсьәләләр булганда, шәһәр комитетына килергә, өлкән иптәшләрегез белән киңәшергә тартынып тормагыз. Коммунистның көче — аның партия каршында, халык каршында йөзе ак, күңеле саф булуда. Хушыгыз.
— Сау булыгыз, иптәш Башкирцев. Яхшы киңәшегез өчен рәхмәт.— Аннары Сания өстәл янында утырган бюро членнарының барына берьюлы мөрәҗәгать итеп, башын иде.— Хушыгыз!
9
Башкирцевның Саниягә әйткән соңгы сүзләре Баязитовның йөрәген телеп җибәргәндәй булды. «Коммунистның көче — аның партия каршында, халык каршында йөзе ак, күңеле саф булуда».
Әйе. Баязитов моны үзе дә бик яхшы белә иде. Белүдән бигрәк, тоя иде ул аны. Чөнки аның һәрвакыт партия каршында, халык каршында йөзе ак, күңеле саф булып килде. Шуңа күрә ул теләсә кем каршында, теләсә нинди шартларда иркен сөйләшә ала, һәр җирдә үзен Совет хөкүмәтенең чын мәгънәсендә тулы хокуклы вәкиле итеп сизә иде. Шуна күрә үк, халык та аңа ышана, аны кая барса, шунда хөрмәт белән каршы алалар, аның янына килергә туры килгәндә дә, үз кешеләре итеп, ачык күңел белән киләләр иде.
Ә хәзер?.. Бөтенләй көтмәгәндә! Ыи булды аңа? Җитмәсә, нинди вакытта! Нишләде ул? Ничек шушындый хәл буласын әз генә дә күңеленә китермәде?
Ул инде, никадәрле генә тынычланырга тырышса да, бюро утырышында үзен гадәттәгечә иркен тота алмады. Дөрес, әһәмиятле мәсьәләләр
29
каралганда ул читтә калмады, һаман элеккечә актив катнашырга тырышты. «Тырышты» шул! Гадәттә ул «тырышмый», ә аның, катнашуы ничектер бик табигый эш булып, үзениән-үзе килеп чыга иде. Ул катнашырга тырыша түгел, ә катнашмыйча булдыра алмый иде.
Төгәл механизм заводының, ничек урнашуы, заводның, эшкә керешүе ни дәрәҗәдә тору мәсьәләсе каралганда, аның исемен зур хөрмәт белән, рәхмәт әйтеп телгә алдылар. Заводка иң кирәк вакытта ягулык, транспорт табышып бирү буенча булсын, завод белән килгән кешеләрне квартираларга урнаштыру буенча булсын, Баязитовның бик күп ярдәм күрсәткәнлеген әйттеләр.
һәм Баязитов хәзер инде заводның бирегә килеп өлгергән өлеше монтаж эшләрен бетереп, эшкә керешкәнлеген, анда әллә никадәр яңа эшчеләр өлгереп килгәнлеген белде. Заводның калган өлеше дә озакламый килеп җитәргә тиешлеге турында ишетте. Ләкин аның уңышларына тиешенчә куана алмады, кимчелекләренә әрнеп сызлана белмәде. Коммунист буларак, бюро члены буларак, Шәһәр Советы председателе буларак, аның рух көче күзгә күренеп кимеде.
Дөрес, ул үзенең гаебе нәрсәдә булуын үзе дә ачыклый алмый иде әле. Ләкин ул үзен гаепсез итәргә тырышу турында уйламады да. Фронтка дип бирелгән кием аның өстенә киелгән икән, халык арасында «Баязитовның үз бармагы үзенә кәкре» дип әйтүчеләр бар икән,— ул инде гаепле, һәм хәзер инде ул гаепне нинди дә булса башка кеше өстенә аудару юлы белән аңардан арынып та булмый. Аны фәкать гадәттән тыш зур һәм намуслы хезмәт белән юып кына бетерергә мөмкин...
Бүгенге утырышның көн тәртибенә куелган мәсьәләләр каралып бетте. Кабинет алдындагы иркен бүлмәдәге диван да, төрлесе идәннең төрле урынына баскан килеш тәртипләрен чуалткан урындыклар да, акка буялган тәрәзә төбе дә күптән бушап калдылар. Вакыт соң иде инде. Шулай да Башкирцев бюро членнарын таратырга ашыкмады.
— Туктагыз, иптәшләр, — диде.—Утырыш бетмәде әле. Безгә хәзер үк иптәш Баязитов мәсьәләсен ачыклап китәргә кирәк.
Бюро членнары берсе дә каршы килмәде. Урыннарына җайлабрак утырышып, яңа мәсьәләне тыңларга хәзерләнделәр. Билгеле, бу мәсьәлә буенча бюроны таныштыру өчен алдан хәзерләнгән инструктор юк иде. Башкирцев сүзне, турыдан-туры, Баязитовның үзенә бирде.
— Я, иптәш Баязитов, сөйләп бирегез, ни булды?
Фронтка китәргә тиешле шарфның Баязитов муенына килеп эләгүе болай булган иде.
Бөтен район буенча халыктан җыелган җылы киемнәрне фронтка озату алдыннан барлап, аларның исәбен алдылар. Бу эш, әлбәттә, Шәһәр Советы аппаратында эшләүче иптәшләр тарафыннан башкарылды. Алар арасында Газиз Баязитовның секретаре Раиса Лазаревна да бар иде.
Меңнәрчә төрле җылы киемнәр арасында кайнаганда Раиса Лазаревнаның күзе әлегә шарфка төште. Раиса Лазаревна, күп кенә хатын-кызларга хас булганча, кием-салымга, өй җиһазларына тыныч карый алмый торган кешеләр җөмләсеннән иде. Кулга тию белән бөтен тәнне рәхәтләндереп җибәрә торган мамык шарфны күрүгә аның күзләре янып китте. «Ах, нинди рәхәт, нәфис йомшаклык! Нинди нечкә эш». Ул аны кулына алган килеш, гүзәл бер сәнгать әсәренә сокланган шикелле, аңа бик озак сокланып торды. Аннары аны яңагына, муенына куеп рәхәтләнде дә, башка шарфлар рәтеннән санап, гомуми өемгә кушты, һәм җылы киемнәрне төрен-төргә аерып санавында дәвам итте. Аны сокландырган гүзәл шарф бик тиз арада башка — гади шарфлар астына күмелеп калды. Ул күздән югалды, ләкин Раиса Лазаревна аны тиз генә оныта алмады. Дөрес, аны үзләштерү турында уена да китермәгән иде ул.
30
Тик аңарда ничектер кинәт кенә: «Ах, Газиз Закировичка бүләк итәргә шундый бер шарф табып булса икән!» дигән уй чагылып китте. Аның башына мондый уйның килүе очраклы хәл түгел иде, әлбәттә. Нәкъ шул көннәрдә Газиз Баязитовка кырык яшь тула. Раиса Лазаревнаның шул уңай белән аңа нинди дә булса бер бүләк бирәсе килә, тик начальнигының туган көнен котлап бүләк итәргә лаеклы әйбер генә таба алмый аптырап йөри иде.
— «Әйе, шундый шарф булса,— дип кабатлады аның уе,— бик матур, затлы бүләк тә булыр иде, аңа ангинасыннан сакланырга да ярдәм итәр иде».
һәм шул уй тиз арада бер нияткә дә әверелде. Раиса Лазаревнаның үзенчә бик гади һәм гөнаһсыз ният иде бу: «Аны алыштырып алырга була бит,— диде ул күңеленнән.— Фронтагы кеше өчен, карда, жир идәнле окоп төпләрендә аунарга мәҗбүр булган кеше өчен, аңа бирелгән шарфның мондый нәфис, нечкә эшләнгән булуының ни әһәмияте бар? Яңа булды ни, азрак тотылган булды ни. Бөтен булса, җылы булса, нык булса — аңа шул җиткән. Раисаның мәрхүм иреннән калган шарф та начар түгел. Менә дигән шлён йоныннан, матур-матур бизәкләр төшереп, фабрикада эшләнгән шарф. Тик ул бераз тотылган. Аны ничек һәркөи үзең белән бергә эшләгән кешегә бүләк итәсең!».
Шулай уйлады Раиса Лазаревна һәм, озак икеләнеп тормыйча, шул уен тормышка да ашырды. Алай-болай вөҗданым тынычсызланмасын дип, шарф урынына шарф аз булырдай тоелса дип, иреннән калган шарф өстенә тагын яхшы гына бер свитр да өстәде. (Билгеле, үз чиратында да Кызыл Армиягә киемнәр тапшырудан читтә калмаган иде ул: сырма фуфайка белән колаклы бүрек һәм бер пар йон бияләй биргән иде.)
Үзен сокландырган мамык шарфны алып, газетага төреп куйгач, аңарда бер икеләнү булып алды, ул: «аны биргән кешесе күреп танымасмы икән?» дип шикләнде. Ләкин шунда ук үзен тынычландырып куярга ашыкты. Бу кадәр әйбер арасыннан кемне кем белә? Аннары килеп, шарфка шарф охшамыймы?!
Шарф кулга керде. Хәзер инде Раиса Лазаревнаның алдына аны ничек җаен китереп Газиз Закировичка бүләк итү мәсьәләсе килеп басты. Баязитов, әлбәттә, аның кайдан алынганлыгын тикшермәс иде. Тик ул үз кул астында эшләгән кешеләрдән бүләк алырга гомумән яратмый. Алмый. Раиса Лазаревна моны бик яхшы белә иде. Шуңа күрә ул үзенең кадерле бүләген турыдан-туры Баязитовның үзенә бирергә батырчылык итә алмады, аның хатынына тапшырды.
— Газиз Закирович үзе бик нечкәли торган кеше,—диде ул, — анын урынындагы кешегә шулай булмыйча ярамый да торгандыр. Мондый әйберләрнең үзенә буйсынган кешеләргә карата эштәге мөнәсәбәтен- тәэсир итүләре ихтимал дип курка торгандыр. Ләкин аңлагыз, Гөлниса Галимовна, мин бит чын йөрәктән. Бернинди начар уйсыз. Тапшырыгыз үзегез аңа минем бүләгемне. Бу аңа ангинасыннан да бик яхшы булыр.
Баязитовның хатыны Гөлниса, берәүгә карата да начарлык уйламаган эчкерсез кеше буларак, һәркемгә тиз ышанучан хатын иде, Раиса Лазаревнаның үтенечен кире какмады, рәхмәт әйтеп, бүләген алып калды.
— Кешенең шулай чын күңелдән биргән бүләген кире кагу килешми, ул. кыргыйлык була, кешегә ышанмау, аны җәберләү була,— дип, Газизне дә ризаландырды.
һәм Раиса Лазаревна, үзе биргән бүләкне икенче көнне Баязитовның муенында күреп, чын күңеленнән шатланды.
Баязитов үзе исә, үз муенына килеп уралган бу шарфның шундый нечкә, катлаулы тарихы барлыгы турында берни дә белми иде. Шулай да. Башкирцев ана турыдан-туры: «я, сөйләп бирегез, ни булды?» дигән
31
copay куйгач, ул ни әйтергә белми аптырап калмады. Чөнки бюро утырышы дәвам иткән арада ул үзенең бу хәлдә калуына үзе бәя биреп, үзенчә нәтиҗә ясап өлгергән иде инде.
— Әйе, мин гаепле, иптәшләр,— диде ул, җитди итеп.— Дөрес, бу әйбернең фронтка җибәрелергә тиешле җылы киемнәр арасыннан алынган икәнлеген белмәдем. Шундый хәл булуы мөмкинлеген башыма да китермәдем. — Ул аны үзенең хатыны кулыннан алганлыгын һәм аның хатыны кулына кемнән килеп кергәнлеген әйтте.— Әйе,— дип дәвам итте ул аннары.— Мин шул турыда белмәвем өчен, ул турыда уйламавым өчен гаепле. Ышанган кешем ышанычсыз булып чыккан икән, мин ыша-нычсыз кешегә ышанганым өчен дә гаепле. Минем хатыным бу турыда үзе дә берни дә белмәгән икән — мин аның өчен дә гаепле. Хәзер инде муеныма килеп уралган шарфны салып кире бирү белән генә ул гаепне алып ташлап булмый...
Баязитов беразга сүзсез калды. Башкалар да, аның сонгы сүзен көтеп, дәшми тордылар.
— Әйе, — дип дәвахМ итте Баязитов, — мине хәзер бу урынымда калдыру уңайсыз, һәрхәлдә, партия мина бу гаебемне төзәтергә мөмкинлек бирер дип ышанам.
Бюро утырышында тагын бераз вакыт тынлык хөкем сөрде. Ниһаять, Башкирцев үзе сүз алды.
— Әйе-е-е,— диде ул, сузып,— бу эшне аклап булмый. Тапланган исем белән Совет хөкүмәтенең җитәкчесе булып булмый...
Утырыш тәмам булганда вакыт иртәнге сәгать дүрт булса да, тышта озын һәм салкын декабрь төне дәвам итә иде әле. Башларында колакларын төшереп бәйләп куелган бүрек булу өстенә, пальто якаларын да торгызган бюро членнары бернинди ут әсәре күренмәгән караңгы, салкын урамга чыгып, берәм-берәм күздән югала башладылар. Иң ахыргы кеше булып, Башкирцев үзе дә ишеккә килеп җиткән иде инде. Тик аңа шушы сәгатьтә дә тыныч кына чыгып китәргә ирек бирмәделәр. Кабинеттамы, кайдадыр икенче бер бүлмәдәме — тонык кына булып телефон шалтырады. Ул арада дежурный кычкырган тавыш та ишетелде:
— Иптәш Башкирцев! Иптәш Башкирцев!
Башкирцев кире борылды. Аның каршына атылып дежурный килеп чыкты.
— Иптәш Башкирцев, сезне Казаннан сорыйлар, Совнаркомнан.
Башкирцев кире үзенең кабинетына керде. Өстәлгә салып куелган телефон трубкасын алды.
Телефон трубкасында Башкирцевның колагына күптән таныш булган көр, калын, шуның белән бергә, һәрвакыттагыча, әзрәк шаян тавыш яңгырады.
— Петр Тихоновичмы?
— Әйе, тыңлыйм.
— Нишләп йөрисең бу вакытта, йокламыйча?.. Әнә, әтәч кычкыра бит үзегездә.
һәм чынлап та, утырыштан сон. дежурный форточканы ачып куйган икән, кайдадыр тышта кычкырган әтәч тавышы кабинетка ишетелә икән.
— Кем бу? Иптәш Чуринмы?— диде Башкирцев.
— Әйе, үзе. Я, эшләр бик күпмени?
— Җитәрлек, Зәки Сәлимович.
— Үзең шәп кенәме?
32
— Ярыйсы.
— Исән-сау?
— Яхшы.
— Бала-чага? Семья?
— Рәхмәт, Зәки Сәлимович, исән-сау.
— Ә завод нишли, завод?
— Кайсы завод турында сорыйсыз?
— Яна килгән. «Төгәл механизм».
— Килгән кадәресе ходка китте. Килеп җитмәгән өлешен көтәбез. Бина әзер. Кешеләр дә бар. Өйрәнә торалар.
— Анысы яраган...
Бу сораулар Чуринның төп сораулары түгел иде әле. һәм Башкирцев аның шулай, төп мәсьәләгә күчкәнче бераз хәл-әхвәл сорашып, тегесе- монысы турында кызыксынып ала торган гадәте барлыгын белә иде. Ниһаять, Чурин төп мәсьәләгә күчте.
— Кара әле, Петр Тихонович, — диде ул инде бөтенләй җитди тонда. — Болай вакытсыз борчуым өчен гафу ит, зинһар, әйе... Сездә бит күптән Казанга килеп җиткән булырга тиешле ит ята. Озатылмадымы әле ул?
— Зәки Сәлимович, сез мине һаман райком секретаре дип сөйләшәсез булса кирәк. Мин бит хәзер шәһәр комитетында.
— A-а, шулайдыр шул, анысын хәтердән чыгарганмын. Ярый. Барыбер. Райкомнан китүеңә күпме соң! Өзелеп тә җитмәгәнсендер. Ул эш белән син таныш бит?
— Анысы дөрес. Минем белүемчә, ул итләр шушы көннәрдә озатылган булырга тиеш. Колхозлардан ике йөз олауга мобилизация ясалган иде... Туктагыз, райком белән дә тоташыйк. Хәзер барын да ачыклыйбыз... Юк, юк, анда да йокламыйлар хәзер...
— Яхшы, тоташтыр.
— Сез Казаннан сөйлисезме? Үзегезнең кабинеттан?..
Әйе. Халык Комиссарлары Советы председателенең урынбасарларыннан берсе Зәки Сәлимович Чурин Казаннан — үз кабинетыннан торып сөйләшә, аның янында «Төгәл механизм» заводы директоры Аркадий Андреевич Губернаторов утыра иде.
Алтынчы бүлек
САЛКЫН КӨННӘР
1
Завод оборудованиесе төялгән соңгы эшелон Казанга килеп төшкәндә, су юлы өзелмәгән иде әле. Ләкин, баржа алырга чират булганлыктан, килеп җитү белән тимер юлдан туры су юлына күчеп кенә утырырга мөмкинлек булмады.
Аркадий Андреевич үзе Казанга килеп җиткәндә, Волга өстенә «өре» чыккан иде инде: су өстеннән боз куертмасы ага иде. Бу инде су юлы өзелү дигән сүз.
Бу хәлне күреп, Аркадий Андреевичның кәефе бик нык кырылды. Ул эшелон башлыгы булып киткән Карповка ачуланырга тотынды, баржа алу мәсьәләсендә чират көтеп тормаска, таләпчәнрәк булырга кирәк иде. диде. Ләкин аптыраганнан гына ачулану иде бу. Чөнки Карпов тыныч кына көтеп ятмаган иде. Казанга килеп төшү белән, ул, вакыт үткәрмичә, туп-туры Халык Комиссарлары Советы председателенә чапты. Ләкин ул
көннәрдә Совнарком председателенә килүчеләр бик куп һәм алар һәр- кайсы үз таләпләрен беренче чиратта үтәлергә тиешле иц әһәмиятле мәсьәлә итеп күрсәтергә тырышалар иде. Карпов та мәсьәләне шулай куйды. Безгә тизрәк билгеләнгән урынга барып урнашырга да, сугыш припаслары эшләп чыгара башларга кирәк. Чират көтеп ятсак, юл өзелеп китеп, биредә ятып калу куркынычы бар, диде. Үз өстендә зур җаваплылык булганны тоеп, тартынып тормады, бик каты, бик батыр итеп сөйләште. Совнарком председателенең исә үз тәртибе, үз чираты бар иде.
— Сезнең заводка бирелгән бер баржа бар,—диде ул. — Ялантау ерак җир түгел, бер-ике көннән әйләнеп килер,—диде. — Башкача булдыра алмыйбыз, — диде. — Әле вакыт бар, сезнең хәл бөтенләй куркыныч түгел, — дип, Карповны бераз тынычландырып та куйды.
Карпов урынында Аркадий Андреевич үзе булса да шуннан артык нәтиҗәгә ирешә алмас иде, әлбәттә. Чөнки көтмәгәндә вакытсыз суыклар башланып китте. Су юлы гадәттәгедән иртә өзелеп куйды. Шулай итеп, соңгы эшелон белән озатылган завод оборудованиесе, баржа әйләнеп кайтканны көтеп ала алмыйча, Волга яры буенда ятып калды. Машина юлы да өзелгән, чана юлы да төшмәгән чак иде бу.
Аркадий Андреевичның, берүзе генә булса да, Ялантауга барып, анда заводның беренче-икенче чиратта киткән өлешләре ни хәлдә булуын тизрәк күрәсе килгән иде, бу нияте дә барып чыкмады; йөк машинасы шәһәрне чыгып бераз китү белән, карга батып, кире кайтырга мәҗбүр булды. Директор үзенең Ялантаудагы кешеләре белән бары тик телефонда гына сөйләшә алды. Заводның анда барып җиткән өлеше ярыйсы хәлдә булуы турында ишетү дә аны тынычландыра алмады. Киресенчә, юл өзелгәнче, соңгы эшелонның барып җитә алмый калуына борчылуы көчәйде генә. Эшләрнең болан торуы аның бик каты ачуын кабартты. Ул, урындагы власть вакытында ярдәм күрсәткән булса, без бу хәлгә төшми идек, дип тузынды һәм, махсус шуны әйтеп, ачу белдерү өчен, Совнарком председателе янына китте. Ләкин Совнарком председателе янына керергә чират көткәндә, төрле йомыш белән бирегә килгән кешеләрне күрә һәм алар белән сөйләшә торгач, аның председательгә булган ачуы кабинетка кергәнче үк бетеп китте. Хәзер аңа председательнең үз кулыннан килгәнне эшләгәнлеге ачык иде инде.
Шунда ук, Совнарком председателе янына керергә чират көткәндә, аның бер иске танышы килеп чыкты. Производствосы белән «Төгәл механизм» заводына бәйләнгән икенче бер заводның директоры иде ул.
Аркадий Андреевич аны күрүгә сикереп торды.
— Качемасов?! Сез дә биредәме?
Качемасов дигәне Аркадий Андреевичны күрүгә тагын да ныграк җанланып китте.
— Губернаторов, Аркадий Андреевич! Исәнмесез.
Алар каты итеп кул кысыштылар.
— Без бит сезне югалттык, — диде Качемасов.
— Таралашып беттек бит, — диде Аркадий Андреевич, — заводның инде бер өлеше Ялантауда, ә калганы биредә ята.
— Кайда?
— Яр буенда. Ачык һавада.
— Кайчанга хәтле шулай ятарга уйлыйсыз?
— Менә шул турыда сөйләшергә дип килгән идем дә, председательгә кермәс борып ук сизеп торам: тимер юл булмагач, транспорт мәсьәләсе бик җитди. Ни машина йөрми анда хәзер, ни арба, ни чана.
— Кыскасы, Аркадий Андреевич, нәкъ менә шушы көннәрдә безгә сез бик кирәк. Сез шушында юл көткән арада безнең байтак заказны үти аласыз. Сезнең ярдәм булганда, без фронтка кирәкле продукция бирү планын ике өлеш арттырып үтибез. Әйдәгез, бергә керик әле. Нинди дә булса бер сараймы шунда, складмы алып булса, ток белән тәэмин итәбез...
3, ,С. Ә.“ № 12.
33
34
һәм алар бергәләшеп Совнарком председателенә керделәр.
Нәтиҗәдә, «Төгәл механизм» заводының Идел яры буенда яткан станоклары, шундагы — пристаньдагы ук. агач складларның берсенә кертеп урнаштырылдылар һәм бер-ике көн эчендә хәрәкәткә дә килделәр. Алар күптән түгел генә Казанга килеп урнашкан иске танышларына яна продукция өчен кирәк булган механизмны эшләп бирергә керештеләр.
Ләкин бу хәл, һәр ике завод өчен файдалы булса да, вакытлы чара иде. Аркадий Андреевич бер генә көнгә дә тынычланып калмады, ничек итеп тизрәк Ялантауга барып җитү юлларын эзләүдән тукталмады...
Ниһаять, менә ул, шәһәр өстендә озын караңгы төп хөкем сөргәндә, Чурин кабинетында. Аның янына кергәндә Аркадий Андреевич, бернинди дә нәтиҗә өмет итмичә, теләр-теләмәс кенә, ятып калганчы атып кал, дип кенә кергән иде. Ләкин Чуринны күрү белән аның йөрәгенә өмет җылысы йөгерде. Иң элек ул Чуринның тышкы кыяфәтенә игътибар итте. Аның зур, мәһабәт гәүдәсен, тулы мәгънәсендә ир кешеләргә хас булганча, эре һәм бераз тупас сызыклардан торган йөзен, үз-үзенә нык ышанганлыгын сиздереп тора торган батыр карашлы күзләрен күреп, үзенә тиң батыр очраткан көрәшче шикелле, рәхәтләнеп, иркен сулап куйды.
Ләкин дөньяны бик күп күргән, төрле кешеләрне сынауда күп тәҗрибәгә ия булган директор акылы беренче тойгыга карап кына нәтиҗә ясарга ашыкмады. «Йөрәге ничектер бит? Акылы? Ихтыяр көче?»
Чуринның тавышы да гәүдә төзелешенә тиң булып чыкты. Ул кычкырмый сөйләгәндә дә металлга металл бәргән шикелле ачык, көчле яңгырый торган тавыш белән Аркадий Андреевичны сәламләп каршы алды.
— Әйдүк, рәхим итегез, иптәш Губернаторов.
Аның русчаны шактый үзенчәләштерещ үзенә хас бер акцент белән сөйләве дә Аркадий Андреевичка бик килешле һәм урынлы булып тоелды. Чөнки акцент белән сөйләү Чуринга аның әйтәсе фикерләрен аңлатырга да, төрле тойгыларын сиздерергә дә уңайсызламый иде.
Алар исәнләштеләр. Чурин үз кешеләрчә Аркадий Андреевичның хәлләрен сорашты. Шул уңайдан директорның төп йомышы буенча да сүз башланып китте.
— Аңлыйм хәлегезне, — диде ул. — Сез дә безнең хәлне аңлыйсыздыр дип уйлыйм.
— Әлбәттә, — диде Аркадий Андреевич, — шулай да, бернинди дә юл таба алмыйбыз дисәгез, большевикларча булмас иде, иптәш Чурин.
— Алай дип әйтмим, юлын табарбыз, тик җиңел юл булмас.
һәм ул, Аркадий Андреевичның җавап биргәнен дә көтмичә, телефон трубкасын алды.
— Ялантау белән тоташтырыгыз... Башкирцевны алып бирегез.
Чуринның, артык сүз озатмыйча, шунда ук телефонга тотынуы һәм турыдан-туры Ялантауны соравы Аркадий Андреевичның өметен тагын да көчәйтеп җибәрде. Юк, килеше-килбәте белән генә түгел, эчке ягы белән дә хуҗа кеше бу.
Менә Чурин телефон аша ниндидер Петр Тихонович белән тоташты. «Райком секретаредыр инде». Менә ул аның белән үз кешеләрчә генә исәнләште, шаяртып хәлен сорашып алды. Телефон аша әтәч кычкырган тавыш ишетелгәнлеген әйткәч, Аркадий Андреевич үзе барасы шәһәрне кинәт кенә авыл төсле итеп күз алдына китерә башлады. Ниһаять, Чурнн ниндидер ит турында сорашуга күчте. Аннары телефон аппаратыннан аерылмыйча ук тагын бер кеше белән бәйләнешкә керде. Әһә, бусы райком секретаре икән, димәк тегесе, Петр Тихонович дигәне, райком секретаре булып чыкмады. Игътибар белән тыңлый торгач, Аркадии Андреевич ит турында сөйләшүнең дә серен аңлап алды. Анда, Ялантау районында, дәүләткә тапшыру өчен бик күп итеп хәзерләнгән ит бар икән. Ул итне алар Казанга китереп тапшырырга тиешләр икән. Ләкин Чуринны
ит үзе генә түгел, шул итне Казанга алып килүче транспорт та кызыксындыра икән. Аңлашыла, аңлашыла.
Аркадий Андреевич бик дөрес аңлаган булып чыкты. Чурин телефонда сөйләшеп бетеп, үзенә хас шаян тонда Ялантау кешеләре белән саубуллашып та куйгач, Аркадий Андреевичка ачык җавап бирде.
— Юлын таптык, Аркадий Андреевич,—диде ул. — Шушы көннәрдә безгә Ялантаудан ике йөз олау килә, ит китерә киләләр алар. Әнә шуларга төянеп китәрсез. Кыш үтеп, яз килгәнне, бозлар эрегәнне көтәбез ди- мәсәгез, башка юл юк.
— Яхшы, Зәки Сәлимович, рәхмәт. Шуннан яхшысын көтмибез дә.
— Сезгә хәзер, ул атлар килеп җиткәнче, кешеләрегезне юлга хәзерләп куярга кирәк. Бездә кышкы юлның ничек икәнен мин үзем беләм: Москвада кыш чыга торган киемнәр генә җитмәс.
— Әйе, ул турыда ныграк уйларга кирәк булыр. Безнең арада яшь балалы хатыннар да бар.
Чурин аңа кием-салым турында кемнәргә мөрәҗәгать итәргә икәнен күрсәтте, ниндидер артель председателенә запискалар язды. Юлга берничә ящик аракы да алып чыгарга киңәш бирде, аны кайдан һәм ничек алу юлларын да өйрәтте.
Аның бу киңәшләре, бу ярдәмнәре ни дәрәҗәдә әһәмиятле булганлыгын Аркадий Андреевич үзе дә, заводның аның белән бергә баручы башка кешеләре дә юлда аңладылар.
Дөрес, юлның җиңел булмаячагын Аркадий Андреевич үзе дә, Карпов та алдан ук күз алларына китерделәр. Шуңа күрә обоз белән бергә баручы башкаларны да мөмкин булган кадәр җылы киенү белән генә тынычланмаска, теләсә нинди авырлыкларга да түзәрлек ихтыяр көче белән дә коралланырга өндәделәр.
Бу чорда кешеләрнең генә түгел, колхоздагы атларның да иң таза, иц асыллары армиягә алынган иде. Тылда калган атлар да, тиешенчә тәрбия булганда, бирешерлек түгел иде түгелен. Ләкин «тиешенчә тәрбия» дигән нәрсә барына да тигез дәрәҗәдә эләгеп бетми иде шул: төрле колхозлар бар иде. Хәтта аларның хәле яхшы дигәннәре дә, сугыш вакыты шартлары белән исәпләшеп, икмәкне фронтка күбрәк арттыру йөзеннән, солыны кысыбрак тоталар иде. Атлар өчен төп азык салам белән печән иде ул чорда. Шулай итеп, завод оборудованиесен төяп алып китәргә тиешле атлар, солы чамалы булу өстенә, ерак юлдан авыр йөк тартып та килгәч, кайтыр юлга чыкканчы ук шактый өшәнгәннәр иде инде. Чаналар да, күбесенчә, печән яки ашлык кебек әйберләр салырга гына көйләп ясалган булып, корыч станоклар кебек авыр йөкләрне төяргә җайланмаганнар иде. Аның өстенә, олаучылар барасы юлның да тигез генә түгел, бәлки урыны-урыны белән таулы, чокырлы булуын әйттеләр. Шуңа күрә, алда торган юлның һәр ягын исәпкә алырга, авыр, катлаулы станокларны сүтеп,,берничә чанага бүлеп төяргә туры килде. Аларны төятү эше белән Карпов җитәкчелек итте, катлаулы станокларны чуалтмыйча, соңыннан тиз генә кире җыярлык итеп бүлгәләүне ул күзәтә иде.
Ниһаять, төянә башлауга ике көн дигәндә, алар юлга хәзерләнеп беттеләр. Аркадий Андреевич, бөтен обозның командиры буларак, анда баручы кешеләрнең: белгечләрнең, югары квалификацияле эшчеләрнең һәм аларның семья членнарының исән-сау килеш барып җитүләре өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.
Карпов хатынының һәм тагын ике ананың яшь балалары бар иде. Аркадий Андреевич иң элек шуларны урнаштырды, алар өчен махсус берничә чанага йөкне җиңелрәк салдырып, күбрәк печән төяткән иде ул.
— Менә шулай, печәнгә күмелебрәк утырсагыз, салкынга бирешмәссез,— диде ул аларга.— Ә баласызларга бик күп утырып барырга туры килмәс, җәяү барган кешегә суык тиз генә якын килә алмый ул.
36
Олаучылардан бер карт, аның сүзен җөпләп:
— Жәяү бару гына түгел, атларга ярдәм итешергә дә туры килмәсен әле, — дип куйды.
— Анысы тагын да җылырак булыр.
һәркем үзен тыныч тотарга, алда торган озак юл һәм салкынлык газапларыннан курыкмаска тырыша иде.
2
Гадәттәгедән иртә килгән кыш, бөтен шартын китереп, барлык җир өстен шактый калын кар белән капларга, елга һәм күлләрне шыкырдатып катырырга өлгергән булса да, ул көннәрдә үтә рәхимсезләнеп җитмәгән иде әле.
Казанның Свердлов урамы буйлап тезелгән йөзләп олауның берсен- нән-берсенә күчә-күчә, әле атлап, әле йөгереп баручы Аркадий Андреевичка хәтта эссерәк тә булып китте. Ул — малахаеның колакларын төшермәгән, тун якасын күтәрмәгән, хәтта аның өстән бер төймәсен ычкындырып та җибәргән иде. Тик урам буйлап тезелгән өй ышыкларыннан узып, шәһәр читенә — ачык кыр юлына килеп чыккач кына, ул һаваның сизелерлек салкын булуын, төньяк-көнбатыштан искән җилнең, көчле булмаса да, шактый зәһәр итеп чеметергә нияте барлыгын тойды. Иң алдан баручы олауга утырган килеш, шәһәрне чыгып бераз киткәч, ул тагын, егетләрчә җиңел генә сикереп, чанадан төшеп калды, һәм, юл читенә басып, арттан килүче олауларны берәм-берәм күзеннән кичерә башлады. Бер-ике олауны үткәреп җибәргәч үк, ычкындырган төймәсең кире эләктереп куйды. Тагын бераздан якасын күтәреп җибәрде. Тора- бара малахай колакларын төшерергә дә чират җитте. Нәкъ шул вакытта аның турысыннан балалы хатыннар утырган өч чана узды.
Алдагы чанада утырып баручы хатын, бөтенләй диярлек печәнгә чумган булу өстенә, зур брезент япма белән дә капланган булганлыктан, ахрысы, артык тарыгып, эсселәп киткәндер: ул өстен ачып бераз калкынырга, үзенең дә, баласының да йөзен ачык һавага чыгарырга азаплана, ләкин олаучысы аңа «дөньяга чыгарга» ирек бирми. Олаучысы — хатын кеше, ул өстенә зур сырган бишмәт киеп, билен буган, башына, күзләрен генә калдырып, калын шәл ураган, ә аякларында бик таза итеп төп салынган чуар киез итек. Кыскасы, киемнәренә караганда, бернинди дә салкынны тоярлык түгел кебек иде инде үзе. Шулай булса да, инде юл йөреп тәҗрибә алырга өлгергән кеше буларакмы, әллә олырак яшьтәге хатыннарга хас булганча, гади аналык сизгерлеге беләнме, һаваның бүген рәхимле түгеллеген, ерак юлга чыккан яшь балалы ана өчен исә бигрәк тә мәрхәмәтсез буласын сизеп алган, күрәсең: калкынырга азапланучы пассажирын төрткәли-төрткәли диярлек кире печәнгә чумдыра, аның алдындагы япма читләрен тартып, кыстырып-кыстырып куя, үзе, каршылык күрсәтергә азаплануы өчен аны шелтәли булса кирәк, аңа ачуланып-ачуланып нидер әйтә, тик авызын каплаган шәл аша аның тавышы тонык кына булып ишетелә, читтән карап торучы кешегә хәтта аның нинди телдә сөйләгәнлеге дә аңлашылмый иде.
Ләкин Аркадий Андреевич бик яхшы аңлады аны.
— Шулай-шулай!—дип кычкырып җибәрде ул, олаучыга карап.— Коры тот син аларны — Мәскәү хатыннарын. Мондый юлда йөреп өйрәнгәнмени алар? Әйе, метро вагонында бару түгел бу сезгә, дип әйт син аларга!
Директорның шаяртуына каршы олаучы хатын да җавапсыз калмады. Ул да шаяртып җавап биргәндер, әлбәттә. Гик, әлеге дә баягы, авыз- борыны калын шәл белән капланган булганлыктан, Аркадий Андреевич аның сүзләрен бу юлы да аера алмады. Шулай да:
— Дөрес! Бик дөрес! — дип, аны раслап куйды.
37
Ул арада инде олау үтеп китеп тә өлгергән иде.
Икенче чанада да ат тотып баручы кеше хатын-кыз иде, тегесе кебек үк таза киенгән бу хатын, юлның уң ягында ап-ак булып җәелеп яткан, аргы чите зур-зур әрәмәләргә барып тоташкан кышкы күл өстенә карап утырган булганлыктан, сул якта басып торучы директорны күрмичә, тыныч кына узып китте. Аның чанасындагы пассажир да, ярым печәнгә күмелгән хәлдә, йокыга чумгансыман хәрәкәтсез калган иде. Аркадий Андреевич үзе дә, бу ике хатынның тынычлыкларын бозарга теләмәгәндәй, алариы сүзсез генә уздырып җибәрде.
Өченче олау шактый артта калган булып чыкты. Аның олаучысы, үзе күренгәнгә кадәр, тавышын ишеттерде: үсмер малайларга хас булганча, яңгыравыклы гына тавыш белән, Аркадий Андреевичка ят булган, шул ук вакытта Казанда үткәрергә туры килгән бер ай чамасы вакыт эчендә беркадәр таныш та булып өлгергән көйгә кычкырып җырлап килә иде ул. Аркадий Андреевичка аның җыры вакыт-вакыт гади кычкырып сөйләүгә охшагансыман тоелды. Юк, чынлап та, ул җырлый гына түгел, әледән-әле җырын бүлеп, атын тиргәп ала булса кирәк. Билгеле, әнә бит, ул үз телендә кемгәдер ачулана. Аркадий Андреевич аның телен аңламый. Татар малае булса кирәк... Билгеле, әнә «донгуз»,—диде.
Аркадий Андреевич татарча берничә сүз белә иде инде. Дөрес, алар күбесенчә үзенә электән үк таныш булган «чәй», «самовар», «машина» кебек сүзләр иде. Шулар өстенә тагын «шайтан», «дуңгыз» «пәрәмәч» кебек берничә исем, һәм «кая барасыз», «ашарга», «китте» кебек берничә фигыль дә таныш иде аңа. Ул, тагы таныш сүзләр ишетелмәс микән дип, малайның җырына һәм атына дәшкән сүзләренә тырышыбрак колак салды, һәм өсте-өстенә өелгән аңлаешсыз ят сүзләр арасыннан аның колакларына үтә таныш һәхм аермачык булып, русча сүгенү сүзләре ишетелде.
— Ах, сукин сын, — дип куйды Аркадий Андреевич, көлеп, — нинди оста итеп әйтә, шәт русча сөйләшә дә белми торгандыр әле үзе.
Ул арада олау шактый якынаеп өлгергән иде инде. Малай үзе дә күренде һәм салкыннан бит алмалары кып-кызыл булып янып торган бу малай русча сүгенә генә түгел, ярыйсы гына итеп сөйләшә дә белә торган булып чыкты.
— Ай-яй, парень, акрынрак! —дип кычкырды аңа Аркадий Андреевич. — Нигә алай сүгенәсең? Ә чанаңда хатын-кыз.
— Мин бит аларны түгел, атны сүгәм,—диде малай.
— Ә нигә атыңны сүгәсең? Атың акыллы гына бара бит?
— Сүгенмәсәң, өшетә... тыр-р-р!..
— Әйдә, әйдә, тукталма, — диде Аркадий Андреевич һәм, олауны туктатып тормас өчен, аның белән янәшә китте.
— Өшетә, имеш, өшетсә, малахаеңны әйбәтләбрәк ки, колакларын төшереп бәйлә, яхшылап. Югыйсә, канатларын кагып очып барган карга кебек бит бүрегең! Шарфыңны да әйбәтләбрәк ура.
— Ничава,— диде малай,— мондый гына суыкка бирешкән юк әле.
— Алай булгач, өшетә димә!
Малай дилбегәсен чана мөгезенә эләктереп куйды да, чыбыркысын беләгенә элгән килеш, җитез генә итеп, җиргә сикереп төште һәм Аркадий Андреевич белән бергә атлап бара башлады.
— Бик өшетә башласа, менә шулай җәяүләп тә китә беләбез без,— диде ул, бияләен бияләйгә суккалап. Аннары, сүзсез генә берничә адым атлагач, акрынрак тавыш белән: — кая, иптәш Губернаторов, тартырга юкмы сездә? — дип сорады.
Аркадий Андреевич, дөнья күргән кеше буларак, моңа гаҗәпләнмәде, әлбәттә, шулай да һәркемдә була торган табигый педагоглык инстинкты белән ул аны, шундый яшь көйгә тәмәке тартып йөрүе өчен, бераз әрләп
38
алмакчы булган иде дә, ничектер, шул ук инстинкт кушуына буйсынып, тыелып калды. Тик, үз тиде белән сөйләткәндәгечә, җитди итеп:
— Юк шул, мин тартмыйм,—дип кенә җавап бирде, һәм аның шулай җавап бирүе малайга ныграк тәэсир итте; ул әллә ничек, уңайсызланып, түбән карады, чыбыркысы белән киез итекләренә суккалап алды, бер дә кирәкмәгәнгә атына кычкырып куйды, аннары, акланырга теләгәндәй итеп:
— Мин үзем дә болай, шаярып кына... эч пошканнан гына,— дип мыгырданды.
— Шулай инде ул, һәркем шаярып кына башлый аны, тәмәкене. Әйе. Малай чакта — башлау геройлык булып күренә, ә олыгайгач — ташлау...
— Сез дә элек тарта идегезме?
— Тарттым. Менә шулай синец кебек чакта өйрәнеп калган идем. Без синец кебек чакта заманалар бүтән иде шул. Адәм рәтле уку эләктемени ул заманда крестьян малаена... Үзеңнең уку яклары ничек соң әле синец?
— Җиденчене бетердем. Урта мәктәпкә керергә исәп бар иде дә, булмады инде, менә әти урынына калдым.
— Колхозда?
— Әйе, җәй буе транспорт бригадасында эшләдем.
— Әтиең фронтта?
— Сугыш башланган көннәрдә үк китте.
— Колхозыгыз Ялантаудан еракмы?
— Дүрт километр, биш дип тә йөриләр.
— Синец кебекләр күпме колхозда?
— Ун малай, үндүрт кыз җиденчене бетергән идек.
— Барыгыз да авылдамы?
— Хәзер инде өч малай белән ике кыз Ялантауда. Шул сезнең за- зодка эшкә керделәр.
— Эшлиләр?
— Өйрәнәбез, диләр.
— Ә синең ният юкмы?
— Минем ният фронтка китәргәрәк иде дә...
— Яшь диләрме?
— Яшь булса ни, әйтик, разведкага гына бара алмас идеммени?
— Хәрби училищега да җибәрмиләрдер әле?
— Анысына кызыкмыйм да.
— Командир буласың килмиме?
— Мин командир булып чыкканчы, сугыш бетеп китәр, шул булыр.
— Пожалуй, сиңа заводка керүдән дә яхшысы булмас, һөнәргә өйрәнерсең, укырсың, сугыш белеменә дә өйрәнерсез шунда.
— Үземнең дә күңел тарта тартуын, тик менә сугышка катнашып булмый калырмын дип кенә куркам.
— Өлгерерсең...
Олаучы малай нәрсә дип җавап бирергә белмәде, ахрысы, бераз сүзсез барды да, җавапсыз калуын яшерү өчен булса кирәк, тагын атына ачуланырга тотынды.
— На, дуңгыз! Нәрсә, аягыңны атлый алмыйсың! Күрмисеңмени нихәтле артка калганбыз?
— Утырыгыз, иптәш Губернаторов*! — дип кычкырды ул, капыл гына, һәм очына каеш беркетелгән сүс чыбыркы белән, әче генә итеп, атынын арт аягына берне тартып алды. Ат кинәт юыртып китте. Малай берничә адым араны йөге белән янәшә йөгереп узды да сикереп кенә чана читенә утырды. Аркадий Андреевич та калышмады, әз генә кызулый төште дә, атлап бару уңаенда ук, чана үрәчәсенә ауды.
Толып эченә күмелгән булу өстеиә, яртылаш печәнгә чумып утырган килеш, моңарчы тавыш-тынсыз гына барган Карпов хатынының баласы
39
мыгырдый башлаганы ишетелде. Аркадий Андреевич ананың хәлен сорашуга күчте.
— Сезнең хәлегезне белим дип кенә яныгызга килгән идем, Мария Гавриловна,—диде ул, — ни хәлләрегез бар? Бик уңайсыз түгелме? Салкын борчымыймы?
— Хәзергә зарар юк,—диде Мария, аңа борылып карый алмыйча.— Тик менә балам нигәдер бераз тынычсызлана. Бик нык томаладым, ахрысы.
— Ләкин артык ачып җибәрә күрмәгез. Яхшы карагыз, Мария Гавриловна, балагызны да, үзегезне дә. Салкын көчәя бара. Мондый кышкы юл уен түгел.
Бу ананы чанага утырткан вакытта Аркадий Андреевич үзе карашкан иде. һәм аның, аякларында киез итек, башында мамык шәл, өстендә кышкы пальто тышыннан киелгән зур мех толып булу өстенә, яртылаш печәнгә дә күмелеп утырганын күреп тынычланып киткән иде. Баласы да сырган юрганга төрелгән, боларны бернинди суык ала алмас, дип уйлаган иде. Ә менә хәзер, берле-артлы тезелгән өч чанадагы яшь балалы аналарның юл өстендә нинди хәлдә баруларын күргәч, ул үзенең бер бик мөһим нәрсәне исеннән чыгарганлыгын аңлап алды. Яшь балалы аналарның ничек төреп салсаң, шул хәлдә селкенми бара торган җансыз капчык түгел икәнлекләрен исенә алмаган иде ул һәм аларны алып баручы олаучыларның кем булуына игътибар итмәгән иде. Хәзер күрде: алдагы ике чананың олаучысы дөнья күргән хатын-кызлар. Алар, һәрхәлдә, үзләренең пассажирларына туңарга ирек бирмәячәкләр һәм кирәк минутларда ярдәм дә күрсәтәчәкләр. Ә менә бу олау? Дөрес, олаучысы болай әйбәт, тере малай, ләкин бураи-фәлән чыкса, тегендә-монда аерылып калырга туры килсә, саклый алырмы ул аларны?
— Мария Гавриловна, — диде ул тагы, — сез тартынып-нитеп тормагыз, берәр теләгегез булса, әйтегез, чакыртыгыз. Ярый, хәерле юл сезгә!—Директор, тавышын күтәрә төшеп, олаучы малайга дәште.— Кара, егет, пассажирларыңны әйбәт кенә саклап алып бар.
— Ничава, безгә берни дә булмас!
— Үз аршыныңа үлчәмә син аларны! Үзең дә алай бик форсить итмә. Бәйлә колакларыңны. Суык бабай ёлка янында гына яхшы күңелле ул, ә монда, үзең беләсең.
— Яхшы, яхшы, иптәш Губернаторов, борчылмагыз.
— Ярый, башкалардан бик артка калып бармагыз. Ку әйдә атыңны!
Малай атының дилбегәсен кисәк кенә каты итеп тартып куйды һәм, чыбыркысын һавада .сызгыртып болгый-болгый, кычкырып җибәрде:
— На-а-а, хайван! Калма әйдә!..
Ат тагын кызулабрак юыртып китте. Ул арада чанадан сикереп төшеп тә өлгергән Аркадий Андреевич, арттан килүче башка олауларны көтеп, юл буенда тукталып калды.
Төрле станок частьлары, эреле-ваклы әрҗәләр, тартмалар, капчыклар төягән башка олаулар һәркайсы үз чиратында әйбәт кенә, тыныч кына узып киттеләр. Ул олауларда баручы кешеләр дә, юл түбән киткән урыннарда утырып, тауга каршы күтәрелгән җирләрдә җәяүләп, өметле генә, хәтта күңелле генә хәрәкәт итәләр иде.
Аркадий Андреевич, бөтен олауларны бернинди замечанпесез диярлек уздырып җибәреп, иң соңгы олауны көтеп алды.
— Я, беттеме?—диде ул олаучы картка. — Бигрәк сузылгансыз.
— Бездәй артта берәү дә юк инде,—диде карт. — Әйдә утыр.
— Юк, утырмыйм, туңдым... Эшләр ничек, барысы да үз урынындамы?
— Зарланыр урын юк хәзергә.
— Ә сезнең эшләр?—диде Аркадий Андреевич, ул, тавышын күтәрә төшеп, чанадагы икенче кешегә мөрәҗәгать итте. Бүрек колакчаларын
40
төшереп бәйләп, ак туп якасын да күтәргән килеш, артка карап утырган булганлыктан, берни ишетми баручы бу кеше Карпов иде. Обоздан берәү дә аерылып калмасын дип, берәр нәрсә төшеп-ннтеп калу ихтималы булганда күз-колак булып барырга дип, юри шулай иң арткы чанага утыртканнар иде аны. Бу минутта ул ниндидер авыр уйга чумып, онытылып бара иде булса кирәк, директор килеп дәшкәч, кинәт җиңеләеп, җанланып китте.
— Ә-ә-ә, Аркадий Андреевич, — диде ул һәм ашыга-ашыга урыныннан тора башлады.
— Утыр, утыр. Кузгалмаска мөмкин.
— Юк, әзрәк атлыйм әле, — диде Карпов һәм, бик җайлы гына әйләнеп, сикереп тә төште. — Чынлап та көне шулай суыкмы? Әллә үзем бирешә башладым инде. Яшьлек кайнарлыгы бетебрәк барамы шунда?
— Сиңа алай дип әйтү оят кына да түгел, гөнаһ!—диде Аркадий Андреевич.
Сүзгә олаучы карт та кушылды.
— Ә сез үзе турында андый сүз әйткән кешегә бервакытта да ышанмагыз,— диде. — Чынлап та • картая барганлыгын сизгән кеше әйтми андый сүзне.
— И ышанмыйм да. Картаю турында уйларга хакы да юк. Ул хәзер безнең арада иң яшь кеше. Әйе, тылда калган ирләр арасында...
Карпов кырык яшь тутырып килә торган кеше иде инде. Ләкин физик яктан таза булган шикелле, мораль яктан да бернинди имгәнү күрмәгән, бала чагында тормышның ачысын шактый гына татырга өлгергән булса . да, гомеренең күп өлеше иҗади хезмәт һәм нормаль көнкүреш шартларында узган кеше булганлыктан, ул ,бик яшь чырайлы иде. Егерме биш яшьтә дисә дә ышанырлык иде аңа. Тик сугыш башлану белән эш шартларының болай да авырлашып китүе өстенә менә шушы тынгысыз, газаплы эвакуация дә килеп кушылгач, ул шактый суырылды, йөзендә аның инде егерме биштә генә түгел, хәтта утыз биштә генә дә түгел, ә чынлап та кырык тирәсендә йөргән кеше икәнлеген күрсәтеп торган яңа сызыклар барлыкка килде. Әмма Аркадий Андреевич, көн саен күрешеп тору аркасында күзе ияләшә барудан булса кирәк, аңардагы бу үзгәрешне сизми иде. Дөресрәге, игътибар итми иде, бугай, игътибар итәргә вакыты калмый иде.
— Үзем дә болай картаерга җыенмыйм җыенуын да,—диде Карпов, — ә менә салкын сиздерә. Яшерер хәл юк. Көне шулай суыкмы, үземнең җылым беткәнме — белмим.
Олаучы карт, һаваларның торышы турында әйтелгән фикерләрне йомгаклагандай итеп, әйтеп куйды:
— Көн җылы түгел түгелеп, —диде. — Шулай да әле бу башы гына. Кичкә таба бик каты тотарга исәпли. Эшләр чыннап суытуга бара.
— Буран чыкмаса, салкыны гына бер хәл.
— Алай димә син, дилектор, бик катыга китсә, коры суык та җпт- керә ул. Барасы юл озак.
— Минекеләргә игътибар итмәдегезме, Аркадий Андреевич?—диде Карпов. — Өшеп бармыйлар микән?
— Күрдем. Болай суык алырлык түгел үзләрен. Шулай да яннарында булгалагыз, олаучылары яшь, берәр йомышлары булуы мөмкин. Белеп булмый, әнә карт нәрсә ди.
Әйе, алда яткан таулы, чокырлы, карлы-бозлы, бормалы-сырмалы озын юлның да, җилекләргә үтәсе, һавада очкан кошларны катырып төшерәсе зәһәр суыкларның да башы гына иде әле бу.
Алда, юлның уң ягында, җәелеп яткан тәбәнәк урман күренде.
Аркадий Андреевич, Карпов белән бераз сөйләшеп барганнан соң, тагын әкренләп алгы олауга таба күчә башлады. Ләкин юлдан бер адым читкә чыгу белән бил тиңентен карга чумды.
41
— Ай-яй, — диде ул, кире такыр юл өстенә үрмәли-үрмәли.— Ни арада шулкадәр явып өлгергән диген?
Ул, алга үтәсе урында, шактый артта калды һәм ана обозның койрыгында баручы соңгы чананы куып җитү өчен дә байтак кына йөгерергә туры килде. Якадан алга узу өчен, хәзер инде ул юлдан ярты адым да читкә чыкмаска тырышты һәм, чананың алгы өлешеннән төшеп, ике кулы белән дә тәртәгә тотына-тотына беренче олауны узып та китте. Икенче олауны үтү өчен уңайлы момент көтеп, озак кына атларга туры килде. Ләкин уңайлы момент килгәнче, чана тукталып калды. Чөнки алдагы олау да, аннан алдагылары да, юл буе тезелеп, тукталып торалар иде.
Километрга якын урын алып торган обозның алгы башына үтү хәтта олаулар туктап торган вакытта да бик җиңел булмады.
Аркадий Андреевич әле чаналар аша сикереп чыгып, әле бата-чума калын кар катлавы аша узып, алга таба бара-бара тәмам тирләп төште. Обозның алгы башына килеп җиткәндә, ул инде бөтенләй хәлдән тайган иде. Ләкин беренче олауның ни өчен тукталганлыгын күргәч, алда торган эшнең тагын да мәшәкатьлерәк икәнен тоеп, бөтен ару-талуларын онытып җибәрде: каршыга икенче обоз килеп тукталган иде. Кара-каршы килгән ике олауның берсе дә, икенчесен уздырып җибәрү өчен, юлдан читкә чыгарга теләмәгән, бик табигый буларак, берсенең дә аты-чанасы белән карга батып ятасы килмәгән. Аңлашканнар: ике обоз — икесе дә эшләре иреккәннән генә юлга чыгып китмәгәннәр, икесе дә дәүләт эше белән йөриләр, икесенең дә йөкләре авыр — бу як завод оборудованиесе төягән булса, теге як—ашлык төягән. Шәһәргә дәүләт амбарларына икмәк илтә. Авырлык ике якка да тигез килсен өчен, ике олаучы икесе дә атларын аз-аз гына уңга тартып, юлдан яртылаш кына читкә чыгарга уйлаганнар, ничек тә тырышып, бер-берсен карга батырмыйча гына үтеп китмәкче булганнар. Ләкин тар юлга ике олау янәшә сыя алмаган, икесенең дә атлары корсак астыннан карга чумган, чаналары да, кырынаеп, яртылаш карга күмелгән.
Аркадий Андреевич килеп җиткәндә, батып яткан олаулар янына һәр ике яктан берничәшәр кеше җыелган иде. Берәүләре карга чумган атларга булышып азаплана, берәүләре акыл өйрәтеп тора, ләкин эш бер дә алга барыр төсле күренми иде. Чөнки бу атларны чыгару белән генә эш барыбер төзәлмәячәк. Әгәр дә бер як юл куймаса, һәр ике обоз карга батып ятачак.
Каршы як обозның олаучылары барысы да диярлек хатын-кызлар белән яшь малайлардан гына тора иде. Алар мескенлеккә салыну юлы белән үзләренә ташлама ясатырга тырышып карадылар.
— Сезнең обозда әнә ир-ат күп, сезгә, атыгыз батса да, сөйрәп чыгару әлләни булмас, — диделәр. — Ә без... Катып үлгәнче чыга алмый ятыр- быз шунда...
Мәсьәләне завод обозының зурлыгы хәл кылды.
— Ә сез курыкмагыз,—диде Аркадий Андреевич икмәк илтүчеләргә.— Без сезне карга баткан хәлдә ташлап китмәбез, булышырбыз...
Бу эш һәр ике обозның алга барышына бер сәгать чамасы тоткарлык ясады, һәм бу бер сәгать вакыт эчендә берәүләр тирләде, берәүләр туңа төште. Ә тагын бер сәгать чамасы барганнан соң, урман артта калып, юл калку ачыклык өстенә менеп җиткәч, салкынлыкның никадәр көчәйгәнлеген обоздагы һәммә кеше бик ачык сизә башлады. Төренер әйберләре булганнар ныграк төренергә, юкарак киемлеләр әледән-әле төшеп йөгерергә тотындылар.
Ниһаять, зәһәр җилле калкулык сыртын кисеп чыгып, юл түбәнгә таба китә башлагач, алда уң ягыннан әрәмәлек белән әйләндерелгән уйсулыкта утырган бер кечкенә авыл күренде. Аны күргәч, обоздагылар үзләренең өшегәнлекләрен тагын да ныграк сизә башладылар, һәркемнең тизрәк шул авылга барып җитәсе килде. Күпләрнең күңелендә, авыл
42
өйләренә кереп, бераз җылынып, тамак ялгап чыгу өмете туды. Юл түбән таба булу өстенә, алда авыл да күренеп торганга, атлар да җиңелрәх атлый башладылар, хәтта бара-тора юыртып ук киттеләр.
Ләкин ялга тукталу өчен иртә иде әле. Обоз башлыгының планы буенча, шәһәрдән утыз биш-кырык километр чамасы ераклыктагы зур авылга барып җитеп кунарга кирәк иде.
Шуңа күрә, авылда артык юанырга берәүгә дә ирек бирмәделәр. Обоз ары китте.
Шулай да авыл аша узу Аркадий Андреевич өчен бөтенләй эзсез калмады. Хәзер ул үзенең тагын бер әһәмиятле моментны искә алмаганлы- гын аңлады: шушы кечкенә авыл аша алда үзләре барып кунарга тиешле зур авылны күз алдына китерде. Әйе, анда да бит алармы берәү дә көтеп тормый торгандыр. Җитмәсә әле, алар анда барып җиткәндә, әлбәттә, караңгы булачак. Йоклап беткән кешеләрне уятып, кунарга квартира эзләп йөрү җиңел булмас!
Ул, олаулар арасыннан берәр тазарак һәм җитезрәк атның йөген җиңеләйтеп, алдан кеше җибәрергә булды. Җибәрелгән кеше авылга тизрәк барып, андагы җитәкчеләр белән сөйләшергә, обоз килеп җиткәнче, квартиралар табып куярга һәм җылы аш хәзерләтү турында сөйләшергә тиеш иде. Аркадий Андреевич бу турыда үзеннән башка тагын берничә кеше белән киңәшеп карады. Алар бу чараны хуп күрделәр һәм мондый эшне теләсә кем уңышлы башкарып чыга алмас дип, директорның үзен җибәрүне яхшы таптылар.
Аркадий Андреевич озак уйлап тормады.
— Шулай, берегезне дә аерып калдырмыйча, тигез генә барыгыз! — дип, тиеш тапкан кешеләренә күрсәтмәләр бирде дә китәргә җыенды.
Лаеклы ат табылды, аның йөген, тиз-тиз генә бүлгәләп, башка олауларга тараттылар, директор үзе белән бергә ярма, май кебек продуктлар алып, алга чыкты. Олаучысы — Мария Гавриловна утырган олауныкы шикелле җитез генә малай — чыбыркысын болгый-болгый дәртләнеп сызгырып җибәрде. Күп атлар арасында үзенең көрлеге белән аерылып торган тимер күк, йөге җиңеләеп калганга рәхәтләнеп, күңелле генә юыртып китте.
Алдан мондый чара күрү чыннан да бик яхшы булып чыкты. Чөнки обоз, үз эченнән берәр олау тукталса да, каршыга икенче олаулар очраганда да туктал а-туктала, теге авылга төн уртасында гына барып җитте. Бу вакытта инде салкынлык бик каты көчәйгән булып, обоздагы- ларның берсен дә тыныч кына калдырмаган иде. йөзләре толып якасы яки калын’ шәл белән томаланмаганнарның кайсылары борын очларын өшеттеләр, кайсыларының бит алмалары агарып чыкты. Аяк яки кул бармакларын өшетүчеләр дә булды. Иң җылы киенгән дигән кешеләр дә, күгәренеп, эчтән калтырый башлаганнар иде инде. Кыскасы, салкынлык минут саен көчәя, ә көне буена рәтләп тамак та ялгамыйча, өзлексез селкенеп килеп арыган юлчыларның ул рәхимсез салкынлыкка каршылык күрсәтү көчләре йомшара бара иде. Ниһаять, алариы авылда каршы алдылар. Юлчыларның барын да алдан билгеләп куелган җылы өйләр көтеп тора иде.
3
Ул төнне обоздагылар арасыннан иң бәхетле кешеләр Карпов семьясы членнары булгандыр.
Мария Гавриловна, бик яхшы төреп утыртылган булганлыктан^ бит- куллары өшемәсә дә, бик озак вакыт бер дә кузгалмый килү сәбәпле, эчтән калтырый башлап, үзе өчен дә, баласы өчен дә бик нык куркуга төшкән иде. Бер мизгелдә ул, үзенчә бөтенләй уяу килеш: «Әгәр бөтен төпне шушында — чанада, уздырырга туры килсә, нишләрбез? Чебен
•43
урынына катып үләрбез», — дип, борчылып килгән җиреннән кинәт уянып киткәнен сизде һәм шундук тагын йокыга тала башлады да баласы кыймылдаганга тагын сискәнеп уянды. «Бу ни хәл?—дип уйлады, ул коты очып. — Бу нинди йокы баса мине? Өшеп үләмме әллә, югыйсә? Өшеп үлә башлаган кешене шулай йокы баса икән диләр иде бит...»
Ул үзен шундук тагы йокы басканны тоя. Уянырга тели, ләкин уяна алмый...
Нәкъ шул минутта аның баш очында Аркадий Андреевичның күңелле тавышы яңгырап китте.
— Торыгыз, Мария Гавриловна,—дип кычкырды директор. — Әйдәгез, сезне анда җылы мич башы көтә!
Мария Гавриловна, аңа җавап бирергә дә онытып, ашыга-ашыга урыныннан тора башлады. Ул арада Аркадий Андреевич, олаучы малайга мөрәҗәгать итеп булса кирәк: «Бар, егет, алып кер пассажирыңны», — диде дә китеп тә барды. Аның күңелләрне күтәреп җибәрерлек көр, өметле тавышы башка олаулар тирәсендә ишетелә иде инде.
Печән эченә чокылып утырган оясыннан чыгып, толыбын ачып җибәрүгә, каты салкын аңа капыл китереп суккан кебек тәэсир итте. Әйтерсең, ул салкынлык аны төне буе эзләп йөргән дә таба алмау ачуыннан шашынырга җитеп ярсыган, һәм менә хәзер аның яшь баласы белән бергә печән арасыннан исән-сау килеш килеп чыкканын күргәч, зәһәрләнүенә чыдаша алмыйча, тагын да котыра төшебрәк аңа ташланган! Мария Гавриловнаның битләре ялкынга пешкән кебек әрнеп, маңгайлары чатнап китте. Аның тәннәре калтырый, аяклары атларга карыша кебек иде. Ләкин бу газаплар хәзер куркыныч түгел иде инде. Әле генә баш очында яңгыраган өметле тавыш тәэсирендә җанланып киткән ана, баласын күкрәгенә кыскан хәлдә, тиз генә чанадан төште дә, аякларының оеган булуы белән дә исәпләшмичә, уң ягында кара булып күренгән өй шәүләсенә таба атлады. Шагыр-шыгыр ачылып киткән өйалды ишеге төбендә аны таныш түгел бер хатын җитәкләп алды. Алар дөм-караңгы өйалды эчендә калды-лар. Ул арада тагын бер ишек ачылып китте дә, ашыга-ашыга бөтерелгән куе пар үтәли тонык кына янган лампа яктысы күренде. Кемдер, тәҗрибәле кулларга гына хас булганча, бик җайлы китереп, ананы да, баланы да рәнҗетмичә генә Мария Гавриловнаның кулыннан Вовочкасын эләктереп алды. Тагын кайсыдыр шундый ук әни кулы кебек кайгыртучан, ягымлы куллар белән аның толыбын салдырды, һәм Мария Гавриловнаның бөтен тәнен, юк, тәнен генә түгел, җаиы-йөрәге белән бергә бөтен барлыгын шундый бер рәхәт җылылык чолгап алды ки, мондый рәхәт җылылыкны аның гомерендә татып караганы булмагандыр!.. Шундый рәхәт, төшме әллә бу? Бәлки, ул әле һаман да шул рәхимсез салкын ас- » тында баласын кочаклап утыра торгандыр? Өшеп үлгән кеше башта йокыга тала, аннары актык сулышларын алган вакытта, бик рәхәт җылылык хис птә икән дип сөйлиләр иде бит. Андый хәлдә калган кеше хәтта, саташып, өстендәге киемнәрен дә чишенеп ташлый икән дигәннәр, иде. Әнә бит, ул да толыбын салды. Дөрес, аны салдырып алдылар. Ә, бәлки, шулай тоелган гынадыр, бәлки, Мария Гавриловна аны үзе салып ташлагандыр?..
йөрәк өшеткеч бу шомлы шикләр аның күңелендә, төнге яшен яктысында күренеп калган ниндидер коточкыч өрәк карачкыларысыман булып, бик кыска бер мизгелдә генә чагылып уздылар. Шул ук секундта ул үзенең чын-чынлап ниндидер җылы, янга ягымлы өйгә килеп кергәнлеген дә бик ачык аңлый иде инде.
Ул барыннан да элек идән уртасында янып утырган тимер мичне күрде. Мич капкачы читләрендә, нечкә генә ярык булып калган ачыклыклар аша ут сызыклары ялтырый, тузып челтәрләнә башлаган морҗа
төбендәге инә күзе кебек кенә тишекләр үтәли кечкенә-кечкенә саргылт йолдызлар җемелди.
Юк, төш түгел бу! Аны чолгап алган рәхәт җылылык әнә шул тимер мичтән килә...
Юк, мичтән генә түгел...
Кемдер аңа ягымлы тавыш белән иркәләп кенә чишенергә тәкъдим итте.
— Ә сез чишенегез, безнең өй җылы.
Мария Гавриловна, бу тәкъдимне ишеткәч, тимер мичтән күзләрен алып, тирә ягына каранды. Аның уң ягында киң, озын юбка өстеннән мул итеп тегелгән озын кофта кигән, башына кыеклап шакмаклы яулык бәйләгән рус әбисе басып тора, аңардан арырак, зур рус миче янында, Мария Гавриловнаның Вовочкасын күтәргән, икенче бер яшьрәк хатын күренә иде.
— Чишенегез, — дип кабатлады әби шул ук ягымлы тавышы белән. — Җылы су бар әнә, юынырсыз, ашап-эчеп алырсыз.
«Юк, мичтән генә түгел, менә шушы кешеләрдән килә бу җылылык,— дип уйлады Мария Гавриловна, — мич җылысы гына түгел, йөрәк җылысы бу, кешелек җылысы».
— Рәхмәт, әби, рәхмәт, — диде ул, кинәт җанланып китеп, һәм, кешене көттермим дип борчылгандай, тиз-тиз генә пальто төймәләрен ычкындырырга кереште. Ул арада, әнисенең тавышын ишетеп булса кирәк, баласы кычкырып куйды.
— Хәзер алам, кечкенәм, хәзер.
Баланы күтәреп торучы хатын аны тынычландырырга ашыкты.
— Кабаланмагыз, өлгерерсез, — диде ул һәм кат-кат чорналган баланың битен үзе ана булган кешегә генә хас осталык һәм кыюлык белән ачып, аны юатырга, көлдерергә тотынды:
— Ой-ой-йой! Нинди ачулы мужик икән ул. Үзеңне бик нык бәйләп ку й ды л а р м ы н и ?
Ул арада Мария Гавриловна пальтосын салып чөйгә элде, һәм, өйдәге җылылыкка ышанып бетмәгәндәй, мамык шәленнән аерылырга теләмәде: аны башыннан шудырып, җилкәсенә генә төшерде дә баласына үрелде.
— Нишли, әллә көлгән буламы? Китерегез үзен.
Нәкъ шул вакытта баланың әтисе дә килеп керде.
— Менә кайда икән алар!—диде Карпов, шатланып. — Исән-сау гына килеп җиттегезме? Яхшы урнаштыгызмы?
— Вася!—диде Мария, ярым шатланып һәм ярым үпкәләп. — Үзен ни хәлдә? Бигрәк сирәк күренәсең? Тукта, битең нишләгән?
Карпов, уң як яңагын кулы белән тотып, елмаеп куйды:
— Зарар юк. Чеметкән булган әзрәк. Кар белән удым, шуңа янып тора. — Ул, үзе турында онытып, әле һаман да әнисенең кулына күчеп өлгермәгән Вовочканы күреп алды. — Кара син аны, көлеп ята ич бу! Шулай, молодец, бирешмә! Чыныгып үс!
Ул Вовочканың битен дә кытыклап рәхәтләнмәкче булган иде дә, хуҗа хатын аңа ирек бирмәде.
— Юк, якын килми торыгыз инде аңа, кыш бабай, —диде, — чишенегез башта. Кулларыгызны җылытыгыз...
һаман шул тирәдә уралып, балага сокланып торган әби дә аны чишенергә кыстый башлады.
— Чишенегез тизрәк, китерегез пальтогызны, ай, туңгансыздыр, өстегез бик юка күренә...
— Юк, рәхмәт, — диде Карпов. — Чишенмим әле.
— Нигә?—диде Мария, гаҗәпләнеп. — Әллә син башка өйгә...
Карпов аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде.
45
— Минем әле анда карыйсы эшләр бар. Бераздан әйләнеп килермен. Бергә кунарбыз...
һәм Карпов, ак шнур белән муенына асылган зур мех бияләйләренә кулларын тыга-тыга, ишеккә дә борылды.
— Озаклама, Вася!
— Мин тиз әйләнермен.
Карпов, өйнең җылысын чыгарып әрәм итмәс өченя ишекне бик тиз генә ачып-ябып, чыгып китте. Өй эчендәгеләр беразга сүзсез калдылар. Мария Гавриловна,, хуҗа хатынга кат-кат рәхмәт әйтеп, баласын үз кулына алды.
Хуҗа хатын ияге белән ишеккә ымлап:
— Бу килгән кеше кемегез була? Шундый яхшы начальникмы? — дип сорады.
— Әтисе.
— Әтисе?! Менә нинди бәхетле кешеләр бар икән әле дөньяда!
Мария Гавриловна, хуҗа хатын каршында акланырга теләгәндәй, юаш кына тавыш белән, ирен фронтка җибәрмәүләрен,, завод өчен кирәк кеше итеп, хәзергә тылда калдыруларын әйтте.
— Мондый авыр вакытта янында ирең булу бик зур җиңеллек инде,— диде хуҗа хатын һәм шул уңайдан үз хәле турында сөйләп китте. Булыр- булмас бер-ике минут вакыт эчендә бөтенесен әйтеп бирергә өлгерде ул. Ирен сугыш башланган көннәрдә үк алып, фронтка җибәргәннәр икән, үзе менә шушы каенанасы һәм өч баласы белән генә калган икән. Тормыш- көнкүрешләре болай зарланырлык түгел икән. Тик менә колхозлары, шәһәргә якын булганлыктан, күбрәк яшелчә һәм бәрәңге игә икән. Шуңа күрә икмәк ягы бераз кысанрак икән. Яшелчә белән бәрәңгегә муллык булгач, өстәвенә терлек-туар, сөт, йомырка да булгач, ярап тора икән тагы... Колхоз эшләре, ир-ат азаеп калгач, бик авырлашкан булса да, бара икән. Эшләп күнекмәгән хатыннар түгел, бирешмиләр икән. Кирәк булганда, чалгы тотып, ашлыгын да чабалар, үзләре ат җигеп, сабанын да сөрәләр икән...
— Алары ярар иде әле, —диде хатын, көрсенеп, — тик менә әтиләреннән хәбәр килмәве күңелсез. Өстәвенә, фронтта хәлләр һаман авыр диләр. Соңгы вакытта бераз яхшыра башлаган кебек ишетелә ишетелүен дә... Ничек соң, сез, бәлки, яхшырак беләсездер? Мәскәүдән килүче кешеләр...
— Айдан артык менә шулай юл өстендә газапланабыз бит. Сез ишеткәннән артыгын белмибездер шул...
Ул арада өйалды ишеге шалтырап китте, һәм ирләр сөйләшкән тавыш ишетелде.
— Әнә кайтты, — диде Мария Гавриловна. — Үзе генә түгел, ахрысы, кем беләндер сөйләшәләр.
Карпов белән бергә Аркадий Андреевич үзе һәм алар артыннан, капчыгын күтәреп, әлеге олаучы малай килеп керде.
Берничә минуттан алар барысы бергә зур өстәл әйләнәсендә гөрләшеп ашап утыралар иде инде.
Чиста итеп кырып юылган, ләкин эскәтер-фәлән япмаган ялангач өстәл өстендә, түшәмгә кадәр пар бөркеп, зур чуен чүлмәк белән тары өйрәсе утыра, аның инде яртысы тәлинкәләргә бүленгән, тәлинкәләр өстендә җитез-җитез агач кашыклар уйный, һәркем, бик җитди эш башкар- гансыман, сөйләшмичә генә өйрә эчә. Икенче чүлмәктә бөтенләтә пеше-релгән бәрәңге көтә: ярылып, ярмаланып пешкән эре-эре лорх бәрәңгеләре.
Хуҗа хатын белән әби, үзләре ашамасалар да, ни өчемдер йокларга ятмаганнар; мичкә терәп ясалган озын скамья өстендә утырган килеш, күзләрен ала алмыйча, юлчыларга карыйлар. Бу Мәскәү кешеләреннән
46
нинди булса да берәр йөрәкләренә ятышлы сүз көткән кебек күренәләр алар.
Мария Гавриловна да аларны шулай аңлады, ахрысы, хуҗа хатыны белән баягы сөйләшкән сүзләрен дәвам иттергәнсымаи итеп кенә, әйтеп куйды.
— Менә безнең Аркадий Андреевич Мәскәүдәи соңрак чыккан кеше инде. Ул иптәш Сталинны күргән.
— Ә?!.
Әби дә, хуҗа хатын да әсәренеп киттеләр: гәүдәләрен турайта төштеләр, күзләре зуррак ачылды, һәр икесе беравыздан үтә кызыксынган тавыш белән кычкырып җибәрделәр:
— Сталинны?!
Аларга Аркадий Андреевич үзе җавап бирде:
— Әйе, —диде ул сабыр гына тавыш белән. — Иосиф Виссарионович- ның соңгы докладын үз авызыннан ишеттем.
Юлчылар өчен бөтенләй көтелмәгән җирдән — түшәмнән бер малай тавышы яңгырап ишетелде:
— Кит аннан!
Барысы да күтәрелеп карадылар. Ишек турысындагы сәндерәдән бөтенләй ак диярлек дәрәҗәдә сыек сары чәчле бер малай карап тора, аның зур ачылган күзләре мич куышындагы лампадан төшкән яктыга каршы мәче күзләре кебек ялтырыйлар, ул нидер эшләргә, тагы нәрсәдер әйтергә тели, тик аны үзе кебек үк аксыл чәчле, ләкин аңа караганда зуррак булган кыз тыеп тора. Үзенчә бик ачулы һәм кпсәтүле тавыш белән пышылдый ул аңа:
— Чү, Юрпк! Юләрләндеңме әллә? — ди һәм яшереп кенә төртеп тә ала, ахрысы: малайның ак башы селкенеп-селкенеп китә.
— Бу ни эш тагы? —диде әниләре. —Төн уртасында йокламый яталар. Йоклагыз тизрәк!
Малайның, үзенчә чиктән тыш гаҗәпләнү күрсәтеп, — «кит аннан!* дип кычкыруын ишеткәннән бирле сәндерәдән күзен алмый торган Аркадий Андреевич балаларга карап ягымлы елмайды һәм үзе дә, малайларча шукланып, Юрикка күз кысып куйды:
— Ә син, Юрик, йокың килмәсә, йоклама. Тик юри генә йоклаган бул: әниең сине йоклаган дип белсен, ә син барын да тыңлап ят.
— Әле дә мин гел шулай итәм.
Барысы да көлеп җибәрделәр.
— Ә син йоклаган булып ятканда, кызык сүзләр сөйлиләрме соң?
— Ишетеп булмый кала шул: чынлап йокыга кителә.
Тагын бар да кычкырып көлделәр.
— Хәйләкәр малай бу! Барып чыккан шайтан!
Малай тагын да әрсезләнә төште:
— Ә син, абый, чынлап та Сталинны үзең күрдеңме? Юктыр әле, юри әйтәсеңдер, күрмәгәнсеңдер...
Малайның артык иркәләнеп, якланып китүен күреп, әнисе аны коры тотты.
— Я, җитте! — диде ул, кырт кисеп, һәм, үзенең бу кискенлегенә аң- латма бирергә теләгәндәй, юлчыларга борылып, йомшаграк тавыш белән дәвам итте. — Берәр яңа кеше килсә, йокылары кача, бөтенләй чыгырларыннан чыгып китә башлыйлар... Корырак тотмасаң...—Аннары ул, тизрәк үзләрен кызыксындырган төп мәсьәләгә күчәсе килеп, Аркадий Андреевичка төбәлде. — Я, иптәш Сталин ничек соң?
Әби дә, түземсезләнеп, килененең соравын куәтләп куйды.
— Әйе, әйе. Үзе ни хәлдә болай? Аңа да бик җиңел түгелдер. Бу кадәр хәлләргә бит, ай-яй! Ә?
Аркадий Андреевич үзенең нинди шартларда Сталинны күрүе, ничек итеп аның докладын тыңлавы турында сөйли башлады. Юлбашчының
47
Октябрь тантанасы көннәрендә сөйләгән сүзләрен кат-кат ишеткән булсалар да, барысы да яңа итеп тыңладылар. Авыл кешеләре генә түгел, Аркадий Андреевичның бу сүзләрен инде берничә кат ишеткән үз юлдашлары да рәхәтләнеп тыңлады. Чөнки юлбашчы әйткәннәрне һәм аны тыңлаган чакта үз күңелендә нинди тойгылар туганны кабатлап кына калмады ул, аларны дәвам иттерде.
Юлбашчы әйткәнчә, дүрт ай дәвам иткән сугыш нәтиҗәсендә дошманның көчләре сизелерлек йомшарганлыгы, ә Советлар Союзының көчләре хәрәкәткә килә башлаганлыгы хәзер һәркем өчен ачык иде инде. Әйе, озакламый безнекеләр зур җиңүләргә ирешергә тиеш!
Юлчылар төшкән бу колхозчы өендә, төн уртасы күптән узган булуга карамастан, берәү дә йокламый иде! Әби белән килен генә түгел, тәүлек буе диярлек чанасы янында бер утыра, бер атлый килеп арыган олаучы малай да йокламады. Юрик белән аның апасы да, сәндерәнең түрендә урнашкан булганга, астан караганда күренмәүче кечкенәләре дә тыңлап яттылар. Хәтта Мария Гавриловнаның Вовочкасы да уяу иде. Күрәсең, ул җылы итеп төрелгән килеш, чанада тирбәлеп килә-килә бик шәпләп йокысын туйдырган булгандыр, биләүсәдән чыгып, тамагын да туйдырып җибәргәч, сабыйның бөтенләй кәефе ачылып китте: кем караса, шуңа елмая, кем дәшсә, шуңа үз телендә мыгыр-мыгыр килеп җаваплар бирә башлады. Аның күзләрендәге зәңгәр сафлыкка, алсу ак йөзендәге гөнаһсыз тынычлыкка, барлы-юклы ике бөртек тешен күрсәтеп елмаюындагы татлы куанычка карап сокланмаган кеше калмагандыр.
— Сабый шул әле ул! берни белми. Аңа диңгез тубыктан...
Әйе, берни белми иде шул әле сабый. Ул гына түгел, әнисе дә, әтисе дә озакламый үз семьялары күрәсе коточкыч хәлләр турында берни сизмиләр; тик сабыйларының гөнаһсыз елмаюына карап, тыныч вакытларын искә төшерәләр, тыныч хезмәт турында кайгыртудан башка мәшәкате булмаган бәхетле көннәрен тизрәк кире кайтару турында гына хыялланалар иде. э
Аларны җылы мич башына яткырдылар. Төн тыныч һәм рәхәт узды. Тик таң аткан вакытларда гына Мария Гавриловна бик ямьсез төш күрә башлады: алар кунган өй ерак тылда түгел, ә фронт полосасында, имеш. Болар йоклаган арада, сугыш бөтенләй бирегә килеп җиткән, имеш тә, урамда өзлексез атышлар бара, имеш. Менә нәкъ шушы — Карповлар семьясы кунган өй артында гына бик каты шартлатып, туптан аттылар, имеш... Шулкадәр каты шартлады, имеш, хәтта... Мария Гавриловна шул шартлаган тавышка йокысыннан уянып китте, һәм ул, уянгач та, бу коточкыч шартлауның төш кенә булганлыгына ышана алмыйча, бераз вакыт куркынып, калтыранып ятты.
— Юк, чынлап шартлады бугай бит?.. *
Аның бу шикле соравын расларга теләгәндәй, тагын бик каты шартлаган тавыш ишетелде. Ләкин бу шартлау инде Мария Гавриловнаны куркытмады. Киресенчә, ул иркен сулап куйды.
— Ә-ә-ә, кыш бабай ата икән! Стена шартлый...
Тик шул ук секундта аның башына икенче кайгы төште:
— Бик яман салкын булырга тиеш! —дип борчылды ул. — Ә шундый салкында тагын чыгып китәргә кирәк. Дөрестән дә, төн гадәттән тыш салкын иде. Ә көн тагын да салкынрак булып туды, һәм обоз, берни белән исәпләшмәстән, кара таңнан кубарылып, юлын дәвам иттерергә хәзерләнде.
Иң элек Аркадий Андреевич Губернаторов үзе, аның белән Карпов торып аякка бастылар. Ләкин никадәр иртә кузгалсалар да алар торганда инде зур мич эчендә гөрләп ут яна, хуҗа хатын мичтән төшкән яктылыкта чүлмәкләр белән кайнаша, әби дә, ишектән бер кереп, бер чыгып, ниләрдер эшләп йөри иде. Хәтта теге малай белән апасы да сәндерәдән төшкән булып чыктылар, тик кечкенәләре генә күренми иде.
48
— Озаграк йоклаганбыз,—диде Аркадий Андреевич.
— Озаграк йокламагаибыздыр без, — диде аңа Карпов. — Кичтән озаграк утырганбыздыр.
— Анысы безне аклый алмый.
Губернаторов белән Карпов озак юаимадылар. Олаучы малайны уятып, ат җигәргә куштылар, Мария Гавриловнага да тизрәк юлга әзерләнергә әйттеләр дә чыгып киттеләр.
Бары да ашап-эчеп, киенешеп, атларын җигеп бетеп, авылдан чыгып киткәндә, көн шактый яктырып өлгергән иде инде.
Аркадий Андреевич, кичәге тәҗрибәнең уңышлы чыгуын күреп, моннан ары һәр кунасы авылга үзе алдан барып җитәргә карар кылды. Ул инде бүген үзе утырып китәсе җиңел йөкле олауны авылдан ук хәзерләп куйды һәм, атлап кына барырга кушып, аны алдан җибәрде дә, үзе тагын артта калды — азаккы олау белән бергә генә авылдан чыгарга булды. һәр капка төбенә диярлек чыгып баскан авыл кешеләре: хатын-кызлар, ак сакаллы картлар, йөзләрен җыерчык баскан карчыклар, кәбестә кебек кат-кат киенгән эреле-ваклы бала-чага — барысы да, күзләрен •ала алмыйча, аны озатып калдылар. Хәтта кайбер балалар, сихерләгән шикелле, аның артыннан ияреп бардылар әле.
һәм бу хәл Аркадий Андреевичка ничектер бик көчле тәэсир итте. Ник бу кадәр игътибар белән озатып калалар аны? һәркайсының йөзендә аңа теләктәшлек күрсәтү билгеләре ярылып ята. һәркайсы диярлек, күз карашлары белән генә түгел, телләре белән үк әйтеп, аңа хәерле юл теләп калалар.
— Хәерле юл сиңа, Мәскәү кешесе!
— Рәхмәт, туганнар.
Аркадий Андреевичның хәтта күңелләре нечкәреп китте. Тик ни өчен аны — гомерләрендә беренче тапкыр күргән гади бер узгынчыны — шулкадәр үз итәләр алар?..
Аның күңелендә туган бу сорауңа җавап биргәндәй, тагын бер карт кычкырып җибәрде:
— Димәк, озакламый безнекеләр зур җиңүләргә ирешәчәк, ә?! — диде ул карт. — Хәерле юл сиңа, Сталинны күргән кеше!..
Менә нәрсәдә икән хикмәт!
Аркадий Андреевич кинәт җылынып, җиңеләеп китте. Ул үзенең авылны ничек чыгып киткәнен сизми дә калды. Иң кырыйдагы салам түбәле өй турысыннан узганда, ул, капыл гына артына әйләнеп, авылга йөзе белән борылды һәм чатлама суык белән дә исәпләшеп тормастан, башыннан малахаен тартып алды да, әле һаман да капка төпләрендә басып торган әби-бабайларга, хатын-кызларга, бала-чагаларга карап, бүреген селки-селки кычкырып җибәрде:
— Әйе, безнекеләр озакламый зур җиңүгә ирешәчәк!
4
Шулай, авыл кешеләре аларны хөрмәтләп озатып, хәерле юл теләп калганнар иде.
Ләкин юл бик үк хәерле булып чыкмады. Кичә юлчыларның бик күбесе: «Моннан да катырак суытмас инде, баштан ашты»,—дигән булсалар, бүген исә, юлга чыгып, бик аз гына китү белән, үзара кычкырып- кычкырып сөйләшкән олаучылар арасында: «кичә көн җылы булган икән!»—дигән сүзләр ишетелә башлады.
Өстәвенә атлар да бик тиз өшәнделәр, әледәи-әлс туктала башладылар. Авыр йөк астында атлар гына түгел, чана һәм башка дирбияләр дә шактый имгәнде: әле бернәрсә сына, әле бернәрсә өзелә иде. Кыскасы, обозга тыныч кына алга барырга ирек бирмәүче төрле тоткарлыклар,
4. „С. Ә.“ № 12. 49
кыенлыклар күбәя бара, рәхимсез салкын бик кечкенә тоткарлыкларны да зурайтырга ярдәм итә иде.
Мария Гавриловна башына килгән бәла дә башта бик кечкенә, чанада озак йөреп өйрәнмәгән кеше өчен бик табигый күләмдә генә иде.
Болай булды. Бер урында юл түбәнгә китте дә, обоздагы олаулар барысы да юыртып бара башладылар. Мөмкин булганда һәркем тизрәк барырга, озын юлны тизрәк кыскартырга тырыша иде. Олаучыларның күңелләре күтәрелеп китте. Алдан да, арттан да дәртләнеп кычкырып җибәргән тавышлар ишетелде.
Мондый вакытларда иң күп шаулаучы кеше әлеге, чанасына Мария Гавриловнаны утырткан олаучы малай була иде. Бу юлы да ул, башкаларга караганда артыграк дәртләнеп, атын куарга тотынды. Ләкин аның атына ачуланып кычкырып җибәрүләре, сүгенүләре, төрле такмазалар, җырлар әйтүләре — асылда аттан бигрәк үзе өчен, үзен рухландыру өчен кирәк иде. Менә ул, үзеннән алдагы олаулар юыртып киткәнне күргәч, чыбыркысын болгап, ачы сызгырып куйды. Шул ук вакытта, «әйдә, йоклама!» дип, атына кычкыра-кычкыра, дилбегәсен кагарга тотынды. Юл аз гына җиңеләю белән, үзе дә тизрәк кыймылдарга рат булган аты, җи- ңел-җиңел генә элдереп, юыртып китте. Олаучы малай, атының шундый тыңлаучанлыгына һәм елдамлыгына кәефләнеп:
— Әйт шуны!..—дип кычкырып җибәрде, һәм «әйт шуны»сын кычкыргач, шул сүздән башланган җырны да җырлап куймыйча туктала алмады.
Әйт шуны еш кына,
Безнең янда ышкынма.
Никадәрле ышкынсаң да, Ышкынуың буш кына...
— һә-ә-ә-й-й-й!
Исемнәре Һәдия, ди, Шул Һәдия дия-дия, Сакалым җиргә тия.
— На, на-а-а! Әйдә, малкай, әнә шулай!..
Исемнәре Степан, ди. Стахановчы яры дип, Сөйләсеннәр, ичмасам!..
— һә-ә-й-й-й! ‘
Исемнәре...
Егетнең тагын бик күп исемнәр санарга нияте бар кебек иде дә, бүлделәр: Мария Гавриловнаның борчылып дәшкәне ишетелде.
— Сөеклем, туктат, зинһар, атыңны... Бер генә минутка...
—- Тыр-р-р-р!.. Нәрсә бар, апа кеше?
— Башым әйләнә,— диде Мария Гавриловна.— Күңелем уйный. Бер генә минутка төшеп меним.
Кашлаграк урын булганлыктан, бу тирәдә кар тирән түгел иде. Егетнең үз артыннан юыртып килүче башка олауларны да туктатып торасы килмәде, ул, атын сулгарак тартып, юл читенә чыгып тукталды. Арттан килүче олауларга, «мин хәзер» дигән мәгънәдә кулын селкеп калды, тегеләре. юыртып, аның яныннан узып китә тордылар.
Мария Гавриловнаның бик ямьсез итеп күңеле уйный, косасы килә, күзенә берни күренми иде. Ул, ашыга-ашыга урыныннан кузгалып, баласын олаучы малайга сузды.
— Тотып тор шуны, сөеклем. Мин хәзер...
Барлык олаулар узып бетеп, болар янына иң арттагы олау килеп тукталды.
— Әиә лапасы килде! —диде олаучы; ул, үзенчә, баланы шатландырырга тели .иде.
50
— Бу сезмени әле?—диде Карпов, олаучы егетне танып, һәм щун- дук чанага аркасы белән сөялгән хәлдә укшып торган хатыны алдына чыкты. — Маруся, ни булды сиңа?
— Зарар юк, Вася, кызурак бара башлагач, күңелем уйнап китте... Чанада йөреп өйрәнмәгәнлек галәмәте. Бетте инде. Әйдәгез. Китер, сөеклем, баланы. Рәхмәт.
Олаучы малай, янәсе, юл йөреп тәҗрибә күргән кеше буларак, олыларча акыл биреп куйган булды.
— Сез кирәгеннән артык томаланып утырасыз. Шуңа баш әйләнә. Менә минем бер дә башым әйләнми.
Мария Гавриловна егетнең салкыннан кызарып, утлы күмер шикелле көйрәп торган йөзенә карап, куркып китте.
— Ой, сөеклем, ничек туңмыйсың син? йөзең ачык, өстеңдә толыбың да юк.
— Без өйрәнгән инде,—дигән булды малай, эре генә.
Мария Гавриловна баласын әтисенә сузды:
— Тотып тор әле шуны, Вася, мин башта үзем ипләп утырыйм, аннары бирерсең. — Ул, астына салынган печәнне җайлаштыра-җайлаш- тыра, иренең хәлен сорашуга күчте. — Син үзең бик өшеп бармыйсыңмы соң анда, Вася? — диде. — Салкыны бигрәк рәхимсез күренә. Ничек чыдыйсыздыр сез?
— Бирешмәвемә үзем дә аптырап куям, — диде Карпов. — Югыйсә, мондый шартларда юл йөреп өйрәнгән кеше дә түгел бит инде. Башкаларны кайгырту үзе җылыта, күрәсең, кешене.
— Шулай да масая күрмә! Бер җиңеп алса...
— Зарар юк, син үзеңне яхшы кара! Менә Вованы. Берегез яшь бала, берегез яшь бала анасы. Я, булдымы? Мә.
Мария Гавриловна, әүвәлгечә печәнгә чумып утырып, баласын толып эченә алды.
— Ой, — диде ул кинәт, куркынып.—Тәпиләрен бушаткан мәллә бу бала? Тыпырчына бу, тукта әле.
— Биредә чишеп карый алмассың инде аны, — диде Карпов.— Яхшылап, кысыбрак тотып бар.
Олаучы малай да, киңәшкә катнашып, күпне күргән олыларча гына тагын әйтеп куйды:
— Толып эчендә нәрсә булсын аңа! Тыпырчынса, җылына төшәр... Киттекме?
— Ярый,—диде Карпов. — Әйдә. Ку!
Олаучы малай, гадәттәгечә, дәртләнеп, сызгырып җибәрде. Сызгыру уңаена тагын җырлары ялганды. Артта калган ике олау, атларын кызулатып, инде шактый ерагаеп өлгергән алдагы олауларны куып киттеләр.
Шулай, бу тукталуда артык ис китәрлек берни дә булмаган иде кебек. Ләкин юл бетмәгән иде шул әле. Ул бик озын булды, ялыктыргыч булды. Газаплы булды. Бәла өстенә бәла чыгып кына торды.
Артта калган ике ат алдан юртып китүче олауларны тиз куып җиттеләр. Чөнки олаулар барысы да диярлек ике калкулык арасындагы иңкелдә — тирән кар өстеннән тар гына булып сузылган юл өстендә тезелешеп, туктап торалар иде.
Карпов ни булганлыгын белергә теләп, чаналар аркылы сикерә-си- керә, юлны ике яклап каплап алган тирән кар диңгезенә бата-чума алга таба китте. Алда бер олауның тәртә бавы өзелгән булып чыкты. Бөтен обоз шуның өчен тукталган икән. Тәртә бавы бәйлим дип, олаучы хатын бармакларын өшеткән. Аңа икенче бер олаучы — бабай кеше ярдәмгә килгән. Анысы да әллә ни кыра алмый: тәртә төбенә иелгән килеш, ялангач кул белән бер-ике генә секунд азаплана да, шундук утка пешкән кебек тартып алып, кулларын бер-берсенә ышкырга тотына; алай гына җылы
4* 51
та алмагач, зур-зур итеп теккән мех бияләйләрен киеп ала да аларны шап-шап китереп бер-берсенә бәрә башлый.
— Ә-ә-әх!—дип куя үзе, дәрмансыз гына гайрәтләнеп. — Җегәр бетенкерәгән! Эх! Кырык биштә чагым булса!..
Ниһаять, тәртә бәйләнде. Аллы-артлы тезелешеп торган чаналар, шагыр-шогыр килеп, кузгалып киттеләр. Ләкин озакка түгел. Күп тә үтмәде, каршыга килүче башка олаулар очрады. Алар белән юл бирешеп узып киткәнче, тагын байтак гомер узды.
Арлы-бирле карангалаганчы, кышкы кыска көн узып та китте. Караңгылана да башлады. Ә бүген алар Кама буена барып чыгарга, шундагы бер район үзәгенә килеп, кунарга тиешләр.
Ерак иде әле ул кала. Аңа барып җитү өчен, караңгы төн салкынлыгына төренгән хәлдә, кышкы кара урман юлын үтәсе бар иде...
Мария Гавриловнага бүген юл аеруча озак тоелды. Баласының тәпиләре бушаганлыгын сизгән минуттан башлап, ул һаман шул турыда гына уйлап барды. Баланы ачык һавада чишеп, яңадан бәйләү турында хәтта уйларга да мөмкин түгел иде. Шуңа күрә Мария Гавриловна аны кочагына кысып тоткан хәлдә алып барырга булды, һәм ул аны, нинди дә булса берәр җылы өйгә килеп кергәнче, шулай кысып алып барачак та иде, тик һәрвакыт киеренке хәлдә бару аны гадәттән тыш арытты. Ул төнге урман юлындагы тынлыкта эчпошыргыч акрынлык белән шагыр- шогыр килеп барган чана тавышына йокымсырый башлады, һәм йоклар- йокламас тагын төш күрергә тотынды. Төшендә дә һаман шулай баласы белән саташып барды. /Менә ул, йоклап, баласын кулыннан төшереп җибәргән, имеш. Баласы, юрганнары чишелеп таралган хәлдә, ялангач тәпиләрен күтәреп, ачык һавада ята, имеш.
Ул арада чана ниндидер сикәлтәгә төшеп дыңылдады да, /Мария Гавриловна уянып китте. Уф! Кочагында икән күз нуры! Тик үл үзенең кочагын аз гына бушата төшкән, шуңардырмы, сабый чынлап та елый башлаган...
Ана баласын тагын да җыебрак кочагына кыса төште. Тик анын уяулык көче йомшарган иде инде. Ул тагы йокыга талганын сизми калды. Тагын саташырга тотынды. Баласы елаган тавышка тагын уянды, тагын оеп китте... Шул хәлдә йокы белән көрәшеп бара-бара күпме вакыт узгандыр, күпме юл үтелгәндер, Мария Гавриловна анысын белмәде.
Ниһаять, аны уяттылар. Ул якында гына иренең тавышын ишетте.
— Тор, /Мария,— диде Карпов, шатлыклы кычкырып.— Әйдә менә бу өйгә керәбез.
Мария Гавриловна уяну белән тагын баласын күкрәгенә кысты, һәм нәрсә әйтергә теләгәнен үзе дә аңламыйча, шомланып:
— Нигә еламый ул? —дип куйды.
Ире аны тизрәк өйгә керергә ашыктырды.
— Каршы алырга әнә хозяйка да чыккан, я, барыгыз, керә торыгыз, — диде ул. Ә үзе’, көндәгечә, башка олауларның кайда һәм ничек урнашуын күреп килергә китте. — /Мин озакламый әйләнеп килермен, җылына торыгыз.
Кама буендагы зур гына район үзәкләренең берсе иде бу. Биредә читтән килүчеләр өчен крестьян йорты да бар иде. Обозның зур бер өлеше шунда тукталды. Ләкин анда гына сыеп бетә алмадылар. Күп кенә олауны аерым йортларга кертергә туры килде.
/Менә Мария Гавриловна шәһәрчә җыештырылган җыйнак кына җылы бүлмәгә килеп керде. Аны ияртеп керүче хуҗа хатын, башына ябынган ак шәлен алып уң якта торган кровать өстенә куйды, мех якалы пальтосын салып, стенадагы чөйгә элде дә Мария Гавриловнага булыша башлады. Аның кулыннан баласын алып, акрын гына кроватька яткырды.
— Уянмый торсын инде.
52
Аннары кунагының толыбын салдырып алды. Пальтос’ын Мария Гавриловна үзе салды.
Чишенгән арада алар, артык күп сөйләүгә бирелеп китмичә генә, бер- берсеннән хәл-әхвәл сораштылар. Мария Гавриловна сул якта торган ап-ак мич стенасына терәп, кулларын җылытып алды да баласына тотынды.
Баланың йөзен ачып карауга, ана йөрәге бөтенләй тибүдән туктаган кебек булды. Ул. кинәт күңел төбендә кузгалган ниндидер дәһшәтле сизенү тойгысына берьюлы бирелергә теләмәгәндәй, тынычлык сакларга тырышты. Нәрсәгәдер гаҗәпләнгәнсыман, акрын гына, хәлсез генә тавыш белән:
— Ай! —дип куйды. — Бу ни хәл?!
Ул иләсләнеп киткән күзләрен зур итеп ачкан хәлдә, нишләгәнен белмичә, кызу-кызу итеп баласын чишәргә тотынды да, нәрсәнедер аңламагандай, кинәт тукталып, катып калды. Аннары, кисәк омтылып, баласын күкрәгенә кысты һәм коты очып, йөрәк яргыч тавыш белән кычкырып җибәрде.
— Вова! Вовочка!
— Чү, сезгә ни булды?
Ана хуҗа хатынны бөтенләй ишетмәде. Ул тагын бер минут чамасы хәрәкәтсез торды. Аннары баласын кире кроватька салды да аны ашыга- ашыга төрергә тотынды. Шунда ук тагын тукталып калды. Тагы да үзәк өзгечрәк итеп кычкырып җибәрде:
— Вова!!
Хуҗа хатын эшнең нәрсә икәнен аңлап бетерергә дә, кунагына ничек булышырга кирәк икәнлеген чамаларга да өлгермәде, шашкан ана, баласыннан курыккандай, кровать яныннан кинәт артка чигенде дә, учлары белән ике чигәсен кысып, кычкыра-кычкыра, ишеккә ташланды:
— Вася!.. Вася!..
— Туктагыз, өстегезгә киегез!..
Ярты сәгать чамасы вакыт үтүгә, Мария Гавриловнаны квартирасына — баласының мәете янына алып кайтканнар иде инде.
Менә ул иркен түрге бүлмәдә, йомшак диван өстендә ята. Төсе качкан, юрган өстеннән толып ябынган булуына карамастан, дер-дер калтырый. Карпов аның аяк очында утыра. Ул, хатынын тизрәк тынычландырырга, җылытырга теләгәндәй, сул кулы белән аны толып өстеннән кысып кочкан, икенче кулы белән толып читләрен кыстыра.
— Тынычлан. Мария. Үз-үзеңне бетермә...
Диван янында, Мариянең башы турысындагы урындыкта — Аркадий Андреевич үзе. Ул, бәхетсез ананы тынычландырырга сүз табудан гажиз калгандай, башын түбән игән. Аның озынаеп киткән саргылт чәче, укмашып, киң маңгаена төшкән. Малахае кулында.
Өй тулы халык. Аларның күбесе — шушы завод обозы кешеләре. Күрше-тирәдән кергән шәһәр хатын-кызлары да бар. Беркем берни дәшми Тик ара-тирә берәрсе көрсенеп куя да, икенче берәү, дога кылгандай, үз алдына мыгырдап, кемнедер каргарга тотына.
Ниһаять, Аркадий Андреевич, ачык бер карарга килгәндәй, утырган урыныннан торды:
— Иптәшләр,—диде. — Без юл кешеләре, вакыт соң. Иртәгә безгә тагы да иртәрәк торырга туры килер... Таралышыйк...
Беразга тирән тынлык урнашты. Ни өчендер берәү дә кузгалырга теләми иде. Ниһаять, олаучы хатыннардан берсе телгә килде.
Иптәш директор, — диде ул шактый нык тавыш белән.— Минем өчен анысы барыбер, мин өйрәнгән. Үзегез өчен әйтәм. Әллә көннәр бераз җылыта төшкәнче шунда туктап торасызмы? Мондый суык, минемчә, күпкә бармас! Сындырыр. Кешеләрегезне, һәлак итеп бетерерсез дим. Әнә бит...
53
— Атлар да бик өшәнгәннәр, — дип куйды бер карт.
Тагын беразга тынлык урнашты.
Олаучылар арасыннан бер татар хатыны, йөрәгенә чыдый алмый, үз алдына үзе кычкырып сөйләнергә, карганырга тотынды.
— Салкыны да быел бигрәк иртә килде, нәгъләт. Әдәм чыдарлык кынамы?
— Салкынны каргама син, шушындый салкында бала-чагаларны шушындый газапларга дучар иткән дошманны карга...
— Каргап кына җиңеп булса иде ди! Үзебезнекеләргә ачуым килә минем. Нәрсә көтә торганнардыр. Фашист дигәне ЛАәскәү өстенә менеп килә бит, тәүбә әстәгъфирулла.
Сүзгә күрше-тирәдән кергән шәһәр кешеләре дә катнашып китте.
— Юк, — диде берсе, — болай булгач, мендермәделәр инде Мәскәү өстенә. Туктаттылар немецны!
— Туктату гына аз. Сөреп алып китәргә кирәк иде килгән җиренә таба.
— Озакламас, сөрә дә башларлар, — диде Аркадий Андреевич. — Без монда шаулашмыйк инде, иптәшләр. Әйе, дошманны Мәскәү тирәсеннән ераграк сөрү көнен якынайту өчен, безгә, юл кешеләренә — юлда булу кирәк... Әгәр күп заводларыбыз менә шулай юлда йөрергә мәҗбүр булмаса...
Кайдадыр күрше йорттамы, урамдамы тонык кына булып, Москва радиостанциясенең сигнал ноталары яңгыраганы ишетелде. Барысы да кинәт тынып калдылар. Бу сигнал ноталарының нинди дә булса яңалык әйтү алдыннан бирелгәнлеге һәркемгә билгеле булып өлгергән иде инде.
Хуҗа хатын ашыгып бүлмәнең түренә узды да көзге янында торган радио-репродукторның ычкындырып куелган вилкасын штепсельгә тоташтырды. Хәзер инде сигнал ноталары нәкъ колак төбендә яңгырый башлады...
Менә берничә минутка сузылган тирән тынлыкта, сугыш башланганнан бирле күп газаплар чиккән күңелләргә (рәхәтлек биреп, таныш дикторның тантаналы-күтәренке тавышы яңгырап китте.
— Соңгы сәгатьтә...
— Немецларның Москваны чолгау һәм алу планнары җимерелде... 1941 елның 6 декабренда безнең Көнбатыш фронт гаскәрләре, алда булган сугышларда дошманны хәлсезләндереп, аның фланглардагы удар группаларына каршы контратакага күчтеләр. Башланган һөҗүм нәтиҗәсендә дошманның бу группалары икесе дә җимерелде. Алар,.техникаларын, коралларын ташлап, чиксез зур югалтулар белән чигенәләр...
Әле генә йөрәгенә чыдаша алмый үз алдына үзе тиргәнеп, карганып торган хатын яулык почмагы белән күзен сөртеп алды һәм, шатлык яшьләренә буыла-буыла:
— Рәхмәт төшкерләре, — дип куйды. — Безнекеләр чыдатамы соң! Москвага кертәләрме соң дошманны.
— Тсс-с!
— Бетте, бетте...
— Тс-с!
Халык белән шыгрым тулган бүлмәдә күтәренкеләнә барган диктор тавышыннан башка берни ишетелми иде.
Совет информбюросының белдерүендә безнең кешеләр өчен берсен- нәи-берсе куанычлырак булган бик күп яңалыклар әйтелде. Бу зур җиңешкә ирешүне тәэмин иткән частьларның, данлы генералларның исемнәре күрсәтелде. Алынган трофейлар саналды. Дошманның югалтулары турында әйтелде.
Ниһаять, белдерүнең ахырында, мактанчык гитлерчыларның хәзер инде безнең кыштан зарланулары, кыш уңайсызламаган булса, без фә
54
лән итәр идек, төгән итәр идек дип акланулары турында әйттеләр. Ләкин биредә кыш гаепле түгеллеген аңлаттылар.
— Беренчедән, диделәр, Москва тирәсендә әле чын кыш булганы юк, диделәр, икенчедән, диделәр, кыштан зарлану шуны белдерә, димәк, немецлар, үзләренең кышкы кампаниягә күптән хәзер булулары турында бөтен дөньяга акырган булсалар да, армияләрен җылы киемнәр белән тәэмин итү турында кайгыртмаганнар, диделәр. Кайгыртмауларынын сәбәбе шул: алар сугышны кыш башланганчы бетерербез дип ышандылар...
Белдерүнең соңгы сүзләре безнең юлчыларның аеруча күңелләрен күтәреп җибәрде.
— Әһә! — диде әлеге хатын, шатланып. — Кыштан зарланалар диме? Зарланыр көннәрегез алда әле. Менә бу суыклар барып җиткәч күрерсез.
Иртәгесен кышкы ялкау таң кузгалып, көн яктыргалаганчы, бөтен обоз күтәрелеп өлгергән иде инде. Яшь балалы ике ана белән, иртәнгә таба авыруы бик каты көчәеп киткән Мария Гавриловнаны вакытлыча калдырып торырга булдылар, шулардан башка һәммәсе дә юлда иде. Салкынның рәхимсезлегеннән зарланучы кеше булмады.
— Нигә безгә зарланырга? Дошман зарлансын!
5
Санияне партия членлыгына кандидат итеп алу турындагы карарны раслаган бюро утырышында бик күп һәм бик әһәмиятле мәсьәләләр каралган, шәһәрдәге теге яки бу предприятие эше буенча бик күп авыр мәсьәләләр хәл кылынган, бик күп томанлы мәсьәләләргә ачыклык кертелгән иде. Ләкин аңа карап, Башкирцевның эше азаебрак яки җиңеләебрәк калмады, шул ук утырышта каралган һәм хәл кылынган иске мәсь-әләләргә ялганып, яңалары калкып чыкты, һәр мәсьәлә буенча анын алдына яңа бурычлар, яңа эшләр килеп басты. Хәтта ул партия сафына яңа алынучыларны раслау мәсьәләсе каралганда аерым кешеләрнең үзләре турында сөйләгән сүзләреннән дә бөтен шәһәр тормышы өчен әһәмиятле урын тоткан фикерләр тапты. Шулардан да үз эшенә кагылган нәтиҗәләр чыгарды.
Менә ул ялгыз гына үзенең кабинетында утыра. Шәһәрдәге учреждениеләрдә дә, горкомның үзендә дә официаль эш сәгате башланмаган әле. Шуңа күрә, аны борчучы юк, ул, тынычлап кына, алдында яткан зур блокнот битләрен актара. Анда аның бюро утырышында чакта теге яки бу кешенең чыгышы буенча башына килгән фикерләре теркәлгән. Менә аның күзләре Сания исеменә килеп тукталды.
«Мәктәп эшен икенче дәрәҗәдә торган эш итеп карамыйм, балаларны тәрбияләү эшен яңа тимер юллар салу, яңа җир асты байлыклары эзләү белән бер дәрәҗәдә әһәмиятле эш дип аңлыйм».
— Әйбәт аңлый бу, — дип куйды Башкирцев. Аннары ул җитди уйга чумды. — Ә нигә алай дип әйтә ул? Бары да шулай аңлыйлар микән соң алар, мәгариф эшчеләре? Шулай аңлатканыбыз бармы соң?..
һәм шул ук көнне кич, дөресрәге төнгә каршы, ягъни мәктәпләрдә өченче сменада укытучылар да эштәй бушагач, Башкирцев кабинетына зур күпчелеге хатын-кызлардан торган утыз-кырыклап кеше җыелды. Мәктәп директорлары бар иде анда, уку бүлеге мөдирләре, шәһәр мәгариф бүлеге кешеләре, горкомның үз работниклары...
— Озак сөйләшә торган чак түгел, иптәшләр,—диде аларга^Башкирцев. — Илнең бүгенге хәле бездән төп көчебезне, бөтен вакытыбызны турыдан-туры фронт өчен кирәк булган эшкә юнәлтүне таләп итә. Шуңа күрә турыдан-туры фронтка багланышы юк кебек күренгән мәгариф эшенә, бигрәк тә уку-укыту эшләренә бәлки безнең тарафтан игътибар җитәрлек түгелдер...
55
— Әйтергә теләгәнебез шул,—диде ул, сүзен тәмамлап: — безнең тарафтан игътибар җитмәгән төсле күренә икән, контроль азайган икән, димәк, уку-укыту эшләрендәге җаваплылык тулысы белән мәгариф эшчеләренең үз өсләренә төшә... Бүгенге яшьләр — алар безнең иртәгәбез. Иртәгәге көнебез турында җитди кайгыртмыйча булдыра алмыйбыз без... Шушы көннәрдә генә сезнең арагыздан бер иптәш бу турыда бик мәгъ-нәле сүз әйтте.
Башкирцев Сания авызыннан ишетеп, блокнотына теркәп куйган сүзләрне китерде...
Мәгариф эшчеләре үзләренең болай көтмәгәндә беренче секретарь кабинетына чакырылуларын, Башкирцевның мәктәп эшләренә карата игътибарны, җаваплылыкны көчәйтергә өндәвен яхшыга юрап, күтәренке күңел белән таралдылар.
— Юкка гына түгел бу, — диештеләр алар, үзара ярым пышылдашып, — берәр күрсәтмә булгандыр, димәк, эшләр яхшыга бара.
— Әйе, шушындый вакытта мәгариф эшчеләрен җыеп, балалар укыту эшләре турында сөйләшергә беренче секретарь үзе вакыт таба икән, әлбәттә юкка түгел. Фронтта безнең файдага зур үзгәрешләр булырга тиеш...
Билгеле, Башкирцев кабинетына чакырылучылар арасында Сания дә бар иде. Исемен телгә алмыйча гына булса да, үз сүзләренең беренче секретарь авызыннан партия сүзләре итеп әйтелүен ишеткәч, ул аеруча дулкынланды. Шулай да аның үзенә генә кагылган һәм өзлексез күңелен тырнап торган бер соравы бар иде әле. Шуңа күрә аның, башкалар белән беррәттән, Башкирцевка өстәл аша гына баш иеп чыгып китәсе килмәде, берничә минутка гына булса да, калырга кирәк иде аңа. һәм ул бу турыда сорарга җан таба алмыйча, уңайсызланып тора иде. Башкирцев үзе ярдәмгә килде:
— Сания Саматовна,—диде, — сез калыгыз әле, озакка түгел.
һәм үзләре генә калгач, Башкирцев, Саниянең сорау биргәнен көтми- че үк, аның күңелен борчып торган мәсьәләгә ачыклык кертте.
— Сезнең бюро утырышында Баязитов турында әйткән заявление- гезне тикшердек, — диде ул. — Баязитов үзен гаепле саный.
Сания үзенең күңеле белән һаман да Баязитовиы гаепле итәргә ашыкмый иде әле. Бәлки нинди дә булса берәр аңлашылмау бардыр, дип өмет итә иде.
Башкирцевның сүзен ишеткәч, ул бөтенләй әсәренеп китте. Башкирцевның үзенә төбәлгән җитди карашы астында ни әйтергә белми, беравык аптырап торды.
— Әле булса башыма сыйдырып бетерә алмыйм,—диде ул, ниһаять,— шулай ук Газиз абый җинаятьче булып чыктымыни? Шундый кеше...
— Ул, әлбәттә, җинаятьче түгел...
Саниянең эченә бераз җылы кергәндәй булды.
— Ничек соң, иптәш Башкирцев?
— һәрвакыттагыча, пакь намуслы кеше ул.
Сания дәшмәде. Тик аның зур булып ачылган күзләре генә һәркемгә аңлашылырлык дәрәҗәдә аермачык итеп «эш нәрсәдә соң?» дигән сорау белән карыйлар иде.
— Эш шунда, — диде Башкирцев, аның бу карашына җавап биреп. — Рядовой коммунист кына булса, бәлки, аны бу эше өчен гаепләп тә булмас иде. Яки аның бу гаебен бик җиңел төзәтеп булыр иде.
Ул әлеге мамык шарфның нинди юллар белән Баязитов муенына уралганлыгын сөйләп бирде.
— Димәк, ул чынлап та гаепсез! — диде Сания, тәмам рухланып.— Ни өчен аны урыныннан алырга?
56
— Гаепле. Аның урынындагы кеше өчен зур гаеп бу.
— Бәлки, мин аны бюро утырышында әйтеп, ялгыш эшләгәнмендер? Башта миңа аның үзе белән аңлашырга, үзе белән аңлашканчы түзәргә кирәк булгандыр?
— Юк, сез дөрес эшләдегез. Күңелегездәге серне партия каршында ачык әйтеп, коммунистларча эшләдегез. Әгәр дә бу факт халык теленә кергәнче ачыкланып, төзәтелеп өлгергән булса, икенче эш иде, ә хәзер...
— Әйе. — Сания авыр көрсенеп куйды. — Кызганыч. Шулай да мин аның белән сөйләшергә, күңелемдә аңа карата ачу юклыгын әйтергә тиеш...
— Анысы сезнең эш. Ләкин сез хәзер аны тиз генә күрә алырсызмы икән?
Сания сагая калды.
— Ник? Кайда ул?
— Ул инде хәзер Казанда.
— Казанда?
— Әйе. Бүген почта самолетына утырып очты. Ул үзен фронтка җибәрүне сорый.
— Фронтка?
— Әйе.
Сания әлегә үзе өчен ачыкланып җитмәгән авыр уйларга батты.
— Фронтка!—диде ул, үз алдына сөйләнеп.— Тиз!..
6
Ләкин Баязитовны тиз генә фронтка җибәрмәделәр әле.
Бюро утырышында чакта, бөтенләй көтмәгән җирдән үзенең шундый әшәке хәлдә калуын белгәч, аның йөрәген авыр хәсрәт уты чолгап алган булса да, утырыштан соң ул үзен сизелерлек дәрәҗәдә җиңел хис итте.
Фронтка китү теләге Баязитовның күңелендә әле генә туган теләк түгел иде. Яшь чагында гражданнар сугышында катнашып, ярсулы дәрт белән явыз дошманны кууның әйтеп бетергесез ләззәтен татыган ир буларак, аның йөрәге Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка таба җилкенә башлаган иде инде. Ләкин ул бу мәсьәләдә ихтыяры үз кулында түгел икәнлеген аңлый, фронтка китү теләген үзе өчен тормышка ашмас хыял төсле күрә иде. Бюро утырышыннан соң аның бу теләге яца көч белән кабынып китте, күптәнге хыялы өметкә әйләнде.
Төн озынына бюро утырышында булып ару өстенә, шундый авыр, үкенечле хата ясаганлыгы ачылу уңае белән тирән хәсрәткә төшүенә карамастан, ул канатларын салындырып түгел, киресенчә, гадәттәгедән җиңеләебрәк өенә кайтты. Башка вакытта ул, болай соңга калып кайтуы өчен хатыныннан гафу үтенгәнсыман, звонокны саклык белән аз-аз гына итеп баса торган иде, бүген ансын-монсын уйлап тормады, кулына үзе теләгәнчә басарга тулы ирек куйды.
һәм шул ук секундта диярлек эчке яктан куркынып кына сорау биргән хатын-кыз тавышы ишетелде.
— Кем ул?
— Мин бу, карчык, мин! Ач!
Карчыгы, аның чынлап та «ул» булуына ышанмагандай, төпченебрәк, тагын бер тапкыр сорады.
— Синме, Газиз?
— Мин, Гөлниса, мин. Әллә танымыйсыңмы?
Гөлнисаның дәшмичә генә шалтыр-шолтыр китереп эчке бикләрне ыч-кындырганы ишетелде. Аннары ишек ачылып китте. Коридорда янган тонык зәңгәр лампа яктысында яшькелт шәүләсыман булып, өстенә озын халат кигән Гөлниса гәүдәсе күренде. Әйтерсең, ул бу төнлә
57
йөрүче кешенең, үз ире булуына һаман шикләнеп торган да, тик Баязитов- ныц башындагы тоташ каракүлдән тегелгән колаклы бүреген үз күзләре белән шәйләп алгач кына аның чыннан да Газиз икәнлегенә ышанган,— бары шуннан соң гына ул аны үз ире итеп, куркынуын да, үпкәләвен дә белдергән ярым иркә, ярым ачулы тавыш белән сөйләшә башлады.
— Ни булды сиңа, Газиз?
— Нигә, сизеләмени?
— Нигә шулкадәр шалтыратасың?
— Бар, бар, өшеп торма, үзем бикләп керермен.
Гөлниса аның болай соңга калып кайтуларына күптән өйрәнеп беткән иде инде. Төн буенча диярлек уяулы-йокылы хәлдә яту һәм ире кайтканны тою белән сикереп торып ишек ачарга чыгу аның өчен табигый күренеш булып киткән иде. Ул бүген дә, гадәттәгечә, ире кайтканлыкны звонок шалтыраганга кадәр үк тоеп өлгерде. Саргылт бизәкле йөнтәс халатына төренгән килеш, ярым йоклаган хәлдә, диванда яткан җиреннән механик рәвештә сикереп торды. Аякларын идән коверы өстендәге җылы киез каталарга тыкты; караңгы коридор аша узышлый ишек янындагы чөйдә эленеп торган иске кепканы карамыйча гына эләктереп алып башына киде дә кара клеенка белән тышланган эчк’е ишекнең келәсенә килеп тотынды. Тик аны ычкындырырга ашыкмады. Звонок шалтыраганны көтеп, хәрәкәтсез калды. Шунда ук каты һәм озак итеп звонок шалтырады. Гөлнисаның йөрәге, ниндидер хәтәр барлыгын сизенеп, сыкрап куйды. «Ни булган аңа? —дип уйлады Гөлниса. —Үземе соң бу? Газизме?» һәм аның, үз иренең тавышын ишеткәч тә тынычлана алмыйча, аңардан ишек аша исемен кабатлатып торуы шул куркынудан иде.
•Өй алдын бикләп керүне Газизнең үзенә калдырып, эчкә узгач та, ул ишек катыннан ары китмәде. Тизрәк иренең күзләренә карыйсы килә иде аның, чынлап та аңа берәр хәл булганмы, юкмы — шуны беләсе килә иде.
Менә эчке ишекне егетләрчә җитезлек белән «ә» дигәнче ачып-ябып, Газиз өйгә килеп керде; бүрек колакларын да төшермәгән, пальто якасын да күтәрмәгән. Аның тулы йөзе салкыннан матур булып кызарып киткән, шуңардан ул бераз яшәрә дә төшкәнсыман күренә. Ләкин чырае җитди.
— Әллә тышта бик каты салкынмы?
— Сизелмәде, — диде Газиз һәм шундый ук яшьләрчә җитезлек белән пальтосын салып элде.
Гөлниса һаман да күзен алмыйча аңа карап тора иде.
— Шарфың кайда? —диде ул кинәт, куркыну катыш гаҗәпләнеп.
— Кесәдә, курыкма.
— Аны сиңа шулай кесәңә тыгып йөртү өчен бүләк иткәннәрмени?
Газизнең моңа: «Юк, ул шарфны миңа минем башымны ашар өчен бүләк иткәннәр», — дип җавап бирәсе килде. Ләкин хатынын кызганды, алай дип әйтмәде. Авыр хәбәрне хәл кадәренчә тынычрак кабул итсен өчен, Гөлнисасын бераз хәзерләргә теләде ул. Шуны күздә тотып, ярым шаярган тонда:
— Әллә син, карчык, бик куркакка әйләнеп барасың инде?—дип куйды.
— Бардыр имде, Газиз, төннәр буе ялгыз утыру әллә ниләр уйландыра торгандыр. Күңелсез бит.
— Ярый әле, соңга калып булса да, яныңа ирең к'айта. Ә менә мин дә китеп барсам?
Гөлниса нидер сизенде: әйе, аның куркынуы юкка гына булмаган, күрәсең. Ләкин ул капыл коелып төшмәскә тырышты.
— Нигә алай дип әйтәсең, Газиз?
— Әйтмичә, сугыш вакыты бит.
— Синдә ни дә булса бар бүген.
— Ни булса да, илдә булмаган хәл булмас, Гөлниса. Кая, аз гына чәй җылытып алыйк, булмаса.
58
һәм Гөлниса шуннан аңлады инде: димәк, чыинап та Газизнең аңа әйтәсе сүзләре бар икән...
Газиз белән Гөлниса бик яшьләй өйләнешеп бергә тора башладылар.
Икесе бер авылда туып үскән кешеләр алар. Авыллары шактый зур булганлыктан, алар бала чакларында бер-берсен белмиләр иде әле. Икесе дә ярым дини, ярым фәнни нигезгә корылган иске мәктәптә укып йөрделәр. Тик малайлар мәктәбе үзенә, кызлар мәктәбе үзенә аерым булганлыктан, Гөлниса өчен Газиз булмаган кебек, Газиз өчен дә Гөлниса дигән кыз юк иде. Ләкин, Газиз өчен булмаса да, авыл өчен бар иде Гөлниса. Мәктәптәге иптәш кызлары да, укытучы апасы да яхшы укучы итеп яраталар иде аны. Ә инде хәрефләрен бик матур тезеп, шулай ук мәгънә ягыннан да килештереп яза белүче буларак, Гөлнисаны авылдагы солдаткалар арасында да танучылар күп иде. Өйдәи-өйгә диярлек хат язарга йөртәләр иде үзен.
Патшаны төшергән көннән башлап, авылда тормыш бөтенләй үзгәреп китте. Мәктәп балалары элеккегә караганда бермә-бер активлашып, кыюланып, үткенләнеп киттеләр. Әдәби кичәләр оештыра башладылар. Төрле милли уеннар дип, моңарчы авылда булмаган уеннар уйнарга керештеләр. Әнә шул чорда Гөлниса Газизне күрә һәм ана ниндидер яшерен, эчке дулкынлану белән карый башлады. Ләкин Газиз бу вакытта инде буйга җитеп килгән егет иде. Ә Гөлниса яшь иде әле. Октябрь рево-люциясе булгач, авылда сугыштан кайтучылар да күбәйгәч, яшьләр тагын да активлашыбрак китте. Егетләр белән кызлар бергә кушылып спектакльләр кую дәрәҗәсенә барып җиттеләр. Газизләр белән бергә спектакльләрдә катнашып йөрү Гөлниса өчен әйтеп бетергесез күңелле иде. Яшьләр арасында Газизнең барлыгы Гөлнисаның дөньяда яшәвенә бер мәгънә биреп тора кебек иде. Ләкин бу балалык гамьсезлегеннән аерылып җитмәгән рәхәт көннәр озакка бармады. Заман яшьләрдән дә җитдирәк эшләр таләп итә башлады. Совет власте урнашу белән, балаларын укытырга теләүчеләр капыл күбәеп киткәнлектән, укытучыларга кытлык сизелде. Гөлнисаны, яхшы укучы буларак, укытучыга ярдәмче итеп күтәрделәр, һәм аның бу эштә өметле кеше булуын күреп, яз җитү белән үзен Ялантауга курска җибәрделәр. Ул ай ярымлык курстан әйләнеп кайтканда, авылда Газиз юк иде инде. Аны акларга каршы сугышка — Кызыл Армиягә китте, диделәр.
Ниләр генә эшләргә туры килмәде Гөлнисага ул чорда? Укытучы да булды ул, халык арасында агарту эшләре дә алып барды. Авылга Колчак бандалары килгән арада аңа, чын революционерлар кебек, идән астында да ятырга туры килде. Ниһаять, бер мең тугыз йөз егерменче елда Газиз әйләнеп кайтты. Бу вакытта Гөлниса, әле унсигезе тулып җитмәгән булса да, тәмам өлгергән, матурланган һәм җитди акылга ия булган кыз иде инде. Бу юлы алар бер-берсен бик тиз күреп алдылар. Күп тә үтмәде, бер-берсен күрмичә тора алмас дәрәҗәдә гашыйк булышып та өлгерделәр. Ул арада, өйләнешеп, бергә тора да башладылар.
Кызыл Армия сафында утта чыныгып, тагын да ачыла төшеп, дөньяга карашы киңәеп кайткан Газиз елдан-ел активлаша барды. Аны авыл советы председателе иттеләр. Бер-ике елдан ул укырга китте. Аннары аны волость үзәгенә күтәрделәр. Тора-бара ул Ялантауга — кантон үзәгенә кадәр үсте.
Тик Гөлнисаның гына, җәмәгать эшчесе буларак, активлыгы кими барды. Өйләнешкәннәренә бер ел да тулмас борын, уллары туды. Ансына ике яшь тулып өлгермәде, кызлары булды. Шулай да Гөлниса, бернинди кыенлык белән исәпләшмәстән, башлангыч мәктәптә укытучылык эшен дәвам иттерә иде әле. Хәтта өченчегә тагын бер уллары булгач та, ул үзенең укытучылыгын ташламаган иде. 1ик соңгы балалары көтмәгәндә
59
үлеп киткәч, ата белән ана уйга калдылар. Балаларны тәрбияләргә кирәк,— диделәр. Шуннан Гөлниса, укытучылык эшен ташлап, чын күңелдән балаларын тәрбияләү эшенә кереште. ҺӘхМ аның балалары һәр җирдә, һәрвакыт беренче булып килделәр. Уллары Гали инде институтта укыган җиреннән армиягә алынды. Кызлары /Миләүшә әнә быел унынчы классны бик яхшы күрсәткечләр белән бетереп, университетка барып керде.
Дөрес, балалары зурая төшкәч, Гөлниса яңадан эшкә кермәкче булып караган иде дә, ничектер барып чыкмады. Ул хәзер башлангыч мәктәп укытучысы булу өчен дә шактый артта калган иде инде. Ул эшләми уздырган еллар арасында үскән укытучылар белән тигезләнү өчен, яңадан укырга кирәк иде аңа. Чынлабрак керешсә, билгеле, анысыннан да курыкмас иде. Ләкин теләге бик көчле булмады, күрәсең. Чөнки ул вакытта инде, ире бик яхшы хезмәт хакы алганлыктан, Гөлнисаның эшләргә мохтаҗлыгы да юк иде.
Белем һәм культура дәрәҗәләре ягыннан булсын, җәмгыять члены буларак, тормышта тоткан урыннары ягыннан булсын, алар бер-берсен- нән шактый сизелерлек аерылган булса да, бу хәл ир белән хатын арасындагы мәхәббәткә зарар китерә алмады. Гомер буйларына бер-берсен яратышып тордылар. Газиз Гөлнисаны якын тормыш иптәше күреп ихтирам итүдән бервакытта да туктамады, һәр аерым кешегә хас булганча, Газизнең дә бөтен танышларына белдереп бетәргә ярамый торган серләре, йөрәгенең иң тирән җиренә яшерелгән нечкә хисләре бар. Үзенә күрә, авырулары, яшерен шикләре, өметләре дә булып тора. Шуларның һәммәсен уртаклашуда: күңелсезләре өчен бергә кайгырып, күңеллеләре өчен бергә куанышуда Гөлниса аның иң якын тормыш иптәше иде. .
Шулай итеп, Гөлниса акыллы ана, гадел хатын һәм иренең йөрәген бик яхшы аңлый белә торган тормыш иптәше булып калды, һәм шул хәлдәй ир белән хатын икесе дә канәгать иделәр.
Газиз үзенең эшендә бөтен көчен биреп хезмәт итә алсын өчен, Гөлнисаның өйдә торуы — иренең сәламәтлеге һәм кызының әйбәт укуы турында кайгыртуы бик табигый хәл иде. Бервакытны Газиз, тамагы шешеп, бик каты чирләп алды. Врачлар аңа бик нык сакланып йөрергә куштылар. Хәзер инде сезгә тиз салкын тиючән булыр, сакланып кына йөрмәсәгез, авыруыгыз кабатланыр дип, кат-кат кисәттеләр. Бу кисәтүләргә Газиз үзе артык игътибар итмәгәндер, ә Гөлнисага җитә калды. Шул вакыттан соң инде ул Газизне җитди авыруга дучар ителгән, һәрвакыт хәвеф-хәтәр астында йөрүче кеше итеп карый, һәм аңа кирәгеннән артык игътибар күрсәтә, аның һәрвакыт тиешенчә җылы киенеп йөрүен кайгырта торган булып китте. Тыныч вакытта бусы да бик табигый иде. Гөлниса үз эшен иренмичә, җиренә җиткереп эшли, ире һәм кызы белән булашып, көннең, атнаның, айларның ничек үткәнен сизми дә кала иде.
Тик менә быел, Газиз көне-төне эштән бушамау өстенә, Миләүшә дә булмагач, Гөлнисага өйдә бик күңелсез була башлады. Сугыш вакытында беркайда да хезмәт итмәү үзе үк уңайсыз иде. Шулар өстенә тагын Газиз бөтенләй фронтка ук китеп барса...
Чәй янына утыргач, Газиз үтә гади бер вакыйга турында сөйләгәндәй тынычлык белән Гөлнисага шарф вакыйгасын сөйләп бирде. Хатынын аз гына да шелтәләмәде ул. Дөрес, җаваплы урында эшләгән иренең намусына кагылган мәсьәләдә мондый беркатлылык, мондый сукырлык күрсәтүе өчен Гөлнисага бик каты шелтә кирәк иде. Ләкин Газиз: «Хәзер барыбер соң инде, — дип уйлады. — Шушы нәтиҗә — үзе үк аңа барын да әйтеп бирә түгелмени?» — диде.
һәм шулай булып чыкты да. Газиз авызыннан йомшак сүзләр белән генә әйтелгән бу яңалыктан Гөлниса тәмам тетрәп төште. Ул шактый озак вакыт ни әйтергә белми аптырап торды. Иң башлап Раиса Лазаревна исеменә карата каты сүзләр әйтәсе килә иде аның. Ләкин хәзер инде аны каргап ни файда? Үзе биредә булса, бер хәл иде... Аннары Саниягә карата
60
үпкә сүзләре белдерәсе килде. «Аны соң, пң элек миңа, я Газизнең үзенә килеп әйткән булса, ярамады микәнни?». Ләкин, юк, Гөлниса бөл арны да әйтергә кирәк тапмады. Ниһаять аның: «Үзем!., барына да үзем гаепле!»— дип әйтәсе, иренең аягына егылып гафу үтенәсе килде. Тик анысын да эшли алмады. Йомшак иреннәре әллә ничек, аның ихтыярына буйсынмыйча, үзләреннән үзләре дерелдәп киттеләр дә, ул кычкырып елап җибәрде.
— Үз кулым белән...
Газиз берни дә әйтмәде, Гөлнисага теләгәнчә еларга, күңелен хәсрәттән бушатырга тулы ирек куйгансыман, башын игән хәлдә, берникадәр вакыт сүзсез торды.
— Шулай,— диде ул, ниһаять, акрын тавыш белән.— Җитәкче урында булу гына түгел, җитәкче урындагы кешенең хатыны булу да җаваплы...
— Шулай икәнен белми идеммени соң мин...
— Күрәсең, белеп җиткермәгәнсең... белеп җиткермәгәнбез...
Алар тагын бераз вакыт сүзсез тордылар.
— Ул юха еланны нигә үз яныңда тотасың син? —диде Гөлниса, хәзер инде аның тавышында елау бетеп, ачу билгесе көч ала башлаган иде.
— Әйе,— диде Газиз гаепле тавыш белән.— Раиса Лазаревна турында мин күптән уйларга тиеш идем. Күрәсең, үземдә дә эгоистлык булган. Ялагайның каршымда бөгелеп-сыгылып торуына эреп киткәнмен, күрәсеи. Үземчә, бер дә игътибар итмәгән кебек идем. Хәтеремдә, баштарак артык төчеләнүе җирәнгеч тоелгач, туры гына итеп әйткән дә идем үзенә: «ялагайланучыларны яратмыйм»,— дигән идем. Әрнеп елады бит. «A'IHH сезне чын күңелемнән ихтирам итәм, ә сез мине ялагай дип җәберлисез»,— диде. Кызгандым. Ярар, дидем. Андый мөгамәләсенә карап, эшендә ташлама ясамыйм икән, аның кәефе өчен законны бозмыйм икән, тагы ни кирәк? Күңеленә ничек ошаса, шулай сөйләшсен. Үзеңне ихтирам иткән өчен кешене җәберләү дә уңайсыз бит...
— Мин дә шулай дидем шул.
— Ярар, сабак булыр. Тик, Гөлниса, сиңа үтенеч шул: Саниягә карата күңелеңдә ачу булмасын.
Аннары алар үзләренең алда нишләргә тиешлекләре турында сөйләшүгә күчтеләр. Гөлниса, авыр кичерешләрнең беренче һөҗүме тәэсиреннән айнып, шактый ук тынычланды. Хәзер инде аңа, Газизне фронтка озатырга туры килсә дә, шашар чиккә җитеп куркынырга урын юк булып тоела иде. Хәтта аның күңеленең кай җирендәдер «бәлки минем өчен яхшырак та булыр әле»,— дигән өмет чаткысы кабынган кебек булды. Ул үзен өйдә генә бикләнеп яшәүдән котылган, шәһәр күләмендәге, ил күләмендәге җанлы, җаваплы, эшлекле тормыш эчендә кайнаучы җегәрле совет кешесе итеп күз алдына китерә башлады. Шул ук вакытта ул үзенең бу хыялларына ышанып та бетә алмый иде әле. Семьяда ялгыз калу ихтималы коточкыч булып күренә иде аңа.
Газиз, Гөлниса күңелендә туган бу куркынуны күреп, аңа теләктәшлек белдергәндәй, әйтеп куйды:
— Әллә Миләүшә кайтсын микән?
Гөлниса сискәнеп, айнып киткәндәй булды:
— Юк, юк, — диде ул, ашыгып — кирәкмәс. Баланы укуыннан аерырга ярыймы соң! Түзәрмен, укысын.
— Хәер, ашыкмыйк, мине дә әллә җибәрәләр фронтка, әллә юк.
61
Ниһаять, Баязитовиыц үтенүләре, таләп итүләре нәтиҗәсез калмады. Аны, фронтка китү турындагы соравын канәгатьләндереп, республиканың Хәрби Комиссариаты карамагына җибәрделәр. Баязитов Кызыл Армиягә политработниклар хәзерли торган курсларга билгеләнде.
Аңа Ялантауга кайтып, семьясына баглы эшләрен җайлап килү өчен өч көн срок бирделәр.
һәм Баязитов үзенең хәле шулай тәмам ачыкланып җиткәч кенә кызы янына барырга булды. Миләүшәнең торак адресы һаман да ачык түгел иде әле. Аңа хат язганда да университет адресы белән генә язалар иде. Шуңа күрә Газиз, Миләүшәне эзләп, туп-туры университет бинасына китте.
Юл буе бернәрсәгә карамыйча, кызы турында гына уйлап барды ул. Нишләтергә Миләүшәне! Университетта калдырыргамы? Әллә әнисе янына кайтарыргамы?
Әнисе янына кайтарырга ниятләгән тәкъдирдә, Миләүшә үзе кайтырга теләрме соң? — Газизне мондый сорау борчымады. Чөнки, ата күңеленең сизүенә караганда, Миләүшә, унынчы классны бетереп чыккан вакытта бөтен уе, бөтен хыялы университетка кереп уку турында гына булса да, сугыш башланып киткәч, икенчеләнгән иде. Ялантаудан китәргә теләмәгән иде ул. Дөресен генә әйткәндә, аның Ялантаудан китәргә теләмәве мондый куркыныч вакытта әти-әниләреннән аерыласы килмәүгә бәйләнгән иде. Ләкин моңарчы һаман үз иптәшләре арасында алдынгылардан, акыл- лылардан исәпләнеп килгән кызның, актив комсомолканың үз авызыннан болай дип әйтәсе килмәде. Хәтта ул моны — йөрәгенең әллә нинди яшерен почмагына качкан бу балалык куркаклыгы тойгысын — башкаларга әйтмәү генә түгел, үзе дә танырга теләми һәм Казанга китәсе килмәвен бө-тенләй башкача аңлата иде.—Сугыш вакытында минем фронт өчен хезмәт итүем файдалырак булыр,— диде Миләүшә ул чакта.— Заводка керәм, Кызыл Армия өчен корал ясыйм,— диде.
Ниһаять, ата-ана киңәше өстенлек алды. Кыз Казанга китте. Менә хәзер укып йөри. Хатларына караганда, укулары да хәзергә бик үк тәртипле бармый булса кирәк әле. Әйе, Ялантауга кайтырга дисәң, кыз атлыгып торадыр. Нишләтергә соң үзен?
Ленин бакчасы кырыннан узып, кечкенә кыек урам буенча аз гына күтәрелүгә, Газизнең каршысына, тыныч вакыттагыча ап-ак килеш, үзенең мәһабәт колонналары белән университет бинасы килеп басты. Бөтен бер кварталга сузылган бу ике этажлы йортны күрүгә, Газиз үзенең күкрәгендә ниндидер рәхәт горурлык тойгысы кузгалганны хис итте. Казан шәһәренең зур мактанычы бит бу йорт. Казан күләмендә генә түгел, бөтен Союз күләмендә дан тоткан зур гыйлем үзәге бит ул. Алай гына да түгел, дөнья күләмендә мәгълүм исем!
Газиз, күкрәгендә туган рәхәт горурлык тойгысы үсә барган хәлдә, колонналар өстендәге хәрефләре таштан калкытып язылган сүзләрне укыды.
«В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университеты».
Ленин үзе укыган йорт. Хәзер шунда Газизнең кызы укып йөри. Әйе, уку яшендә чагында шушындый, дөньяга мәгълүм зур гыйлем үзәгенең барлыгы турында да белмәгән мужик малаеның кызы Миләүшә шунда укый!.. Укысын, шундый уку йортыннан аерырга ярыймы соң баланы?! Тик менә... эх, бу сугыш та булмаса, ләгънәт төшкерс...
Шундый рәхәт горурлану катыш ачы нәфрәт тойгысы белән дулкынланган хәлдә, Газиз тәбәнәк таш баскычка менде, ак колонналар арасыннан узып, университетның ишеге тирәсендә кайнашкан кешеләргә кушылып китте. Зур, биек ишекләргә бер генә секунд ябылып торырга да
62
ирек бирмичә, өзлексез рәвештә берсе кереп, берсе чыгып торучы кешеләр арасында кемнәр генә булмагандыр! Башларына камчат бүрек, өсләренә бүрекләре төсле үк камчат якалы тун кигән таза-таза гәүдәле кешеләр дә очрады Газизгә, төрле дәрәҗәдәге хәрбиләр дә, көн шактый салкын булуга карамастан, бик җиңелчә киенгән кыз-кыркын да очрады. Өлкәнрәк күренергә теләп булса кирәк, зур-зур кара сакал үстереп җибәргән яшьләр дә бар иде анда, киресенчә, йөзләрендә сакал-мыек әсәре булмаган картлар да бар иде. Өс-башларына караганда, гади кара эшче булган кешеләр дә аз түгел иде.
Өзлексез хәрәкәтләнеп торган кешеләргә аралашып, Газиз университетның эченә керде. Хәзер инде аның күкрәгендәге баягы дулкынлану, баягы кичерешләр берсе дә калмаган иде. Университет бинасының эчке күренеше аны уйлар, тойгылар дөньясыннан бүгенге чынбарлыкка кайтарды. Озын-озын караңгы коридорлар, югарыга күтәрелә торган баскыч алларындагы мәйданнар — бөтенесе Газизгә таныш булмаган әллә нинди аппаратлар, приборлар, шкаф биеклеге агач әрҗәләр белән тулган. Шунда ук, нәкъ вокзалдагы шикелле, бәйләп-бәйләп куелган багажлар, чемоданнар, чәйнекләр ята. Алар тирәсендә, поезд килгәнне көткәндәй, олы-олы яшьтәге хатын-кызлар утыра. Ап-ак сакаллы картлар да күренә. Аларның өсләренә кигән киемнәре затлы материядән тегелгән, ләкин таушалганнар, бөгәрләнгәннәр...
Бу күренештән Газизгә чиксез авыр булып китте.
— Сугыш шул!—дип куйды ул, көрсенеп.— Авыр, каты сугыш! Мондый шартларда нинди уку булсын?..
Аңа Миләүшә урнашкан торак йортның адресын бирделәр. Газиз шунда килде. Тик анда, коридорда йөрүче ялгыз швейцар хатыннан башка, беркем дә өйдә юк иде.
— Барысы да субботникта,—диде швейцар Газизгә. — Көтегез, озакламаслар инде. Кайтыр вакытлары җитә.
Газиз коридорда торган кечкенә өстәл янына килеп утырды.
— Күптән киттеләрме?
— Лекцияләреннән кайтып та тормадылар.
Бераз сүзсез торганнан соң, швейцар хатын, студентларны кызганганлыгын белдереп:
— Әллә укырга килгәннәр, мескеннәр, әллә эшләргә, белмәссең,—дип куйды.
Газиз /Миләүшә торган бүлмәне карамакчы булган иде дә, өлгерә алмый калды. Ул арада, шау-гөр килеп, үзләре белән бергә салкын пар ияртеп, бер көтү кызлар килеп керде. Торак йортның моңсу тынлыкка чумган ярым караңгы коридоры кинәт җанланып китте. Көлү тавышлары, кычкырып җырлап җибәрү, кемгәдер ачуланып кычкыру авазлары яңгырады. Өсләренә кайсы чаңгы костюмы, кайсылары мех жакет кигән берничә кыз ашыга-ашыга Газиз утырган өстәл янына килделәр.
— Гайнамал апа, хат юкмы?
Швейцар хатын өстәл тартмасын ачып, берничә хат чыгарды.
— Мәгез. Кайда соң Миләүшә? Миля кайда?
— Ә, Миля? Хәзер килә. Миля!
Миля исеме секунд эчендә коридорның төрле җирендә кабатланып өлгерде.
— Миля! Хат!
Башкалар шикелле үк ашыгып, үзе белән дөнья хәтле салкын пар ияртеп, тышкы ишектән кереп килүче Миләүшә, үз исемен ишетүгә, туп- туры өстәл янына атылды.
— Хат?! Минамы?..
Коридорда болай да яктылык бик зәгыйфь булу өстенә, кызлар төркеме белән дә капланган булганлыктан, I азиз тиз генә Миләүшәнең күзенә бәрелмәде. Кызының шулай «хат?» дип атылып килүен күргәч, ата
63
кешенең күңеле йомшарып, керфек төпләре җылынып китте. «Мескенем; нинди сагынып хат көтә бездән»,—дип куйды ул күңеленнән, һәм кызының түземсезлек белән: «Хат? Минамы?» — дип соравына каршы: «Хат кына түгел, Миләүшә, әтиең үзе!» — дип әйтергә теләп урыныннан кузгалды. Ләкин әйтеп өлгермәде, «хат» сүзен ишетү белән үз-үзен оныткан Миләүшә, түземсезләнеп, иптәш кызларын йолка-йолка, ата колагы өчен бик сәер яңгыраган икенче бер исемне әйтеп ташлады.
— Кайда ул хат? Кайсыгызда? Кемнән, Рифгатьтәнме?
Газиз, әйтергә теләгән сүзен әйтә алмыйча, авызын кире япты һәм,, кызы өчен үзе уңайсызланып, төркем артына ныграк яшеренә төште. Миләүшәгә җавапны швейцар хатын бирде.
— Акылыңа кил, Миләүшә. Нинди хат сиңа? Әнә, әтиең үзе килгән.
Миләүшә җитез күзләре белән шул ук мизгелдә әтисен эзләп тапты, һәм ул кинәт, күз алдында нәни балага әверелгән кебек, кечерәеп, йомшарып калды.
— Ой, папа!
Аның моңарчы кыю, үткен яңгыраган тавышы да сабый бала тавышы кебек нечкә, иркә булып чыкты.
Ул әтисенә кул биреп күрешмәде дә кебек. Баларак чагындагы шикелле, аның муенына ташланырга да атылмады. Шулай да, ничек икәнен үзе дә белмәстән, ул әтисенең кочагына кереп сыенган иде инде.
Бераздан Миләүшә әтисен үз бүлмәсенә алып керде. Иптәш кызлары белән таныштырды. Кызлар, бергәләшеп, Газизне университеттагы хәлләр белән таныштырдылар. Уку эшләре бик читен шартларда бара икән. Студентларга гына түгел, хәтта зур-зур галимнәрнең үзләренә дә бик күп күләмдә чит эшләр эшләргә, субботникларда булырга туры килә икән. Менә әле дә көне буена вокзалда булып, вагон бушатып, эштән чыгып арып кайтканнар икән. Университет бинасына Мәскәүдән Фәннәр Академиясенең зур бер бүлеге күчеп килгән икән. Академиянең инвертарьлары гына түгел, күп кенә кешеләре дә хәзергә университет бинасында яталар икән. Администрациядән берничә кеше шуларга квартира табып бирү артыннан йөри икән... Казанда хәзер Мәскәүдән, Ленинградтан күчеп килгән зур галимнәр бар икән...— Газиз берничә минут эчендә шуларның. барын да ишетеп өлгерде. Тик ул болар белән генә канәгатьләнмәде. Студентларның тормыш-көнкүреш шартлары, ашау-эчү яклары белән дә кызыксынды. Ашау-эчү мәсьәләләре турында сүз чыккач, кызлар, бер- берсенә карап, көлешеп кенә куйдылар. Берсе дә җитди җавап бирмәде.
— Ашау-эчү дигәннән, безнең бит ашханәгә барасы бар, кызлар! — диде берсе.
— Чынлап та,— диде икенчеләре.— Миләүшә, әйдә әтиеңне дә алып бар. Барыгыз, Газиз Баязитович, безнең ашханәне дә күреп китәрсез.
— Рәхмәт, — дип җавап бирде Газиз аларга. — /Мин /Миләүшәнең үзен бүген икенче ашханәгә алып барам, сез аның өчен дә ашап кайтыгыз...
Күп тә үтмәде, ата белән кыз үзләре генә калдылар.
Икәү генә калгач, Газиз, иркенләп, Миләүшәне баштанаяк карап чыкты. Кызының өстендәге Газиз үзе әле күптән түгел генә алып җибәргән зәңгәр байкы костюм шактый искереп өлгергән иде инде.
— Тиз искергән,— дип куйды Газиз.— һаман шушы костюмнан гына йөрисеңме әллә?
— Эшкә киям, һаман эш тә эш бит, ничек искермәсен?
Газиз кызгану катыш сынаулы караш белән кызының күзләренә текәлеп, бераз вакыт сүзсез торганнан соң:
— Мичек соң, бик бирешмисеңме? — дип куйды.
Миләүшә тавышын сизелерлек әкренәйтеп җавап бирде.
— Читен, әти,— диде.— Бик читен. Менә бүген дә утын бушаттык. Ул утынның кечкенә дигәне дә шундый авыр була икән. Шундый чи... шундый тупас...
61
«Әнисенә чынаяк сөртергә булышуны да җитди эшкә санап үскән иркә кыз бит бу!»—дип уйлап алды әтисе. Кинәт аңа Миләүшәсе бик кызганыч булып китте.
— Әни дә бик! сагындыра,— диде Миләүшә,— син дә...
— Укуыгызның да бик рәте юк, ахрысы?
— Укуга зыян китермибез, программаны үтәбез. Тик күбрәк тырышырга туры килә инде.
— Лшау-эчү мәсьәләсе дә, иптәш кызларыңның әйтүенә караганда...
— Кайда инде ул әни пешергән пәрәмәчләр!..
Ата кеше тирән уйга баткан хәлдә шактый озак вакыт сүзсез торганнан соң. кызының иңбашына кулын салып, көрсенеп куйды.
— Кайтырсың, кызым,— диде ул ачык бер карарга килгән тавыш белән.—Әниең янына алып китим.
Миләүшә кинәт куркынып, сисңәнеп китте.
— Нәрсә?
— Авыр булыр сиңа, кызым, болай уку. Ялантауда да тормыш җиңел булмас булуын, шулай да анда, әниең янында, таныш-белешләр арасында...
— Ни сөйлисең син, әти?
— Әниеңә дә җиңелрәк булыр,— диде Газиз һәм, сәбәпләрен сөйләп тормыйча гына, үзенең инде армиягә алынганлыгы, менә бер-ике көннән фронтка китәргә тиешлеге турында әйтеп бирде.
Миләүшә, бу хәлнең буласын күптән көткән кеше шикелле, артык гаҗәпләнү күрсәтмәде. Тик, күзләрен йомып, йөзе белән әтисенең күкрәгенә капланды. Газиз, аны юатырга теләп, башыннан сыйпады, аркасыннан сөеп куйды.
— Ялантауда да хәзер эш күп,— диде ул.— Ә университетны хәлләр бераз җиңеләя төшкәч дәвам иттерерсең, киләсе елга...
Миләүшә, йөзен әтисенең күкрәгеннән алып, башын күтәрде. Газиз аның күзләрендә яшь әсәре күрмәде. Кызның йөзе тәмам җитдиләнеп, хәтта сизелерлек олыгаеп киткән иде.
— Юк, әти,— диде ул акрын, ләкин нык тавыш белән.— Хәзерге вакытта университеттан бары фронтка гына китәргә мөмкин. Ә өйгә?.. Юк, кайтмыйм, әти, кайта алмыйм... Беләм, әнигә авыр булыр... Кемгә җиңел соң бүген?..
Газиз, үз кызын танымагандай, Миләүшәсенең йөзенә тегәлеп, сүзсез калды. Ата кешенең зур булып ачылган күзләрендәге гаҗәпләнү билгесе акрынлап бетә бара, аның урынына ул күзләрдә соклану нурлары кабына иде. Чыннан да Миләүшәме соң бу? Моннан өч-дүрт ай гына элек әнисе канаты астыннан аерылырга куркып торган бала шушындыймы?
Газиз үзенең бөтен кан тамырлары буйлап рәхәт җылылык йөгергәнен хис итте. Аның чәч төпләре кымырҗып куйды. Күзләре, дымланып, татлы яшь тамчылары белән томанланды.
— Кызым!..
Газизнең тавышы калтырап, дулкынланып чыкты. Миләүшә, әтисенең эчке кичерешен ялгыш анлап, аны тынычландырырга кереште.
— Үзең уйлап кара, әти,— диде ул.— Шушындый вакытта авырлыктан, кыенлыклардан куркып, алдыңа алган эштән чигенү яхшы булыр идеме? Мин...
— Кызым!..
Газиз Миләүшәгә үзенең тойгысын аңлатып бирергә теләде. «Юк, кызым, болай булгач, мин сине кайтырга көчләмим инде,—дип әйтәсе килде аның. — Күземә яшь килгән икән, сине яки әниеңне кызганудан түгел, киресенчә, синең шушындый авыр вакытларда нык торуыңны күреп шатланудан ул»,—диясе килде. Ләкин ашыкмады. Кызынып, ничек итеп үзен аклавын ишетү рәхәт иде аңа: әйдә, әйтеп бетерсен.
5. .C. Ә.- № 12. 65
— Мондый вакытта университетны ташлап китү,— дип дәвам итте Миләүшә,— бик начар булыр иде. Минем тарафтан безнең җиңүебезгә ышанмау булыр иде ул... Беләсеңме, әти, нинди хәл булды биредә? Дөрес, кешедән ишеттем, ләкин — факт.
— Сөйлә, Миләүшә.
— Университет бинасын ниндидер бер хәрби объектка алырга теләделәр. Эш Москвага — Оборона Комитетына барып җиткән. Беләсеңме, иптәш Сталин үзе университетка тимәскә дип телеграмма биргән. Әйе, иптәш Сталин үзе кул куйган! Ә син, әти...
—- Миләүшә, син хәзер бөтенләй кеше булып җиткәнсең, кызым. Үз балаңның шундый булып җиткәнен күрү ата кеше өчен бик зур куаныч ул, Миләүшә. Менә шуңа күзләрем дымланды. Рәхмәт, кызым. Кайтырга өндәмим, кайтма, укы...
Тагын бераздан ата белән кыз бер-берсенең күңелен, эчке кичерешләрен тәмам аңлашкан хәлдә, тынычланып сөйләшүгә күчкәннәр иде инде. Газизнең Өлкә Комитеттан ябык ашханәгә дип алган талоны бар иде. Кызын шунда алып китте. Шунда Миләүшә атасыннан Ялантау хәлләрен сорашты. Шунда ук Ялантаудагы якыннарына, дус-ишләренә хатлар язды: әнисенә язды, бергә укыган иптәш кызларына һәм Сания апасына.
— Әнигә бирерсең инде боларны,— диде ул Газизгә,— ул үзе тапшырыр шунда. Сания апаны, бәлки, үзең дә күрерсең әле.
8
Әйе, Газизнең үзенә дә Санияне күрергә кирәк иде.
Әлеге шарф һаман да аның үзендә иде әле. һәм Газиз аны кире кайтарып бирергә дә җыенмый иде. Шулай да Сания белән аңлашырга кирәк иде аңа. Саниягә әйтәсе сүзләре бар иде.
Миләүшәнең укытучы апасын сагынып язган хаты сылтау булды: Газиз Ялантауга кайтып төшкән көнне үк кич белән Сания янына — мәктәпкә китте.
Бары кар шәүләсе белән генә бераз яктыртылган караңгы урамнар буйлап узып, мәктәп бинасы янына килеп җиткәндә, аның колакларына капыл гына балалар кычкырышкан тавышлар ишетелде. Өченче сменадан соң мәктәптән тыш эшләр белән калган укучы балалар шулай шау-гөр килеп кайтырга чыккан иде. Газиз, шулар арасында Сания үзе дә буталып кайтып китмәсен тагы, караңгыда күрми калмыйм дип куркып, ашыга төште. Менә тутырып ачылган парадный ишегенә тыгызланып урамга чыгучы балалар төркеме аша зәңгәр лампа белән генә яктыртылган ярым караңгы коридор күренде. Газиз, каршысңна агылучы яшьләр төркемен ера-ера, эчкә омтылды. Кемнәрдер аңа яшь, күтәренке тавыш белән. «Исәнмесез, Газиз абый!» дип кычкырдылар. Газиз алариың үзләрен күрмичә генә җавап кайтарды... Кысыла-кысыла коридорга узгач, ишек катында торучы хатыннан Сания турында сорады.
—- Үз бүлмәсендә,— диделәр.
Газиз, инде, өченче смена күптән беткән булуга карамастан, һаман ыгы-зыгы килеп торган укытучылар бүлмәсенә килеп керде. Ләкин анда тукталмады, үзенә таныш укытучылар белән баш иеп кенә исәнләшә- исәнләшә, түрге бүлмәгә — Сания кабинетына узды.
— Мөмкинме?
— Керегез.
Ишектән керүгә, беренче булып Газизнең күзенә ташланган нәрсә — каршы стенага эленгән зур карта булды. Мәктәп директоры кабинеты өчен бик табигый хәл булса да, Газизгә ул ничектер яңа булып, бүгенге чорның сугыш чоры икәнлеген аңкытып торган күренеш булып тоелды. Чөнки бу көннәрдә кая гына барып керсә дә, шундый зур карта күрә иде ул: шәһәр комитетында да, обкомда да, военком кабинетында да...
66
Ләкин бу күренеш Газизнең игътибарын үзенә туктатып тормады, ул бары, ишек ачылып-ябылган арада тәрәзәгә эленгән маскировка пәрдәсен кыштырдатып куйган һава дулкыны шикелле, аның хисенә кагылып кына узды. Газиз ишектән шактый еракта сул кулда торган директор өстәленә борылды.
Бу вакытта Сания, үзенең директор креслосында утырган килеш, яшь кенә бер хатын-кыз белән сөйләшә иде. Аның Газизгә күптән һәм якыннан таныш булган ак чырае шактый борчулы күренде. Өстәлнең сулъяк башында ишектән керүчегә яны белән басып торучы хатын-кыз, кеше кергәнгә игътибар итмичә, сөйләвендә дәвам итәргә теләде, ахрысы, ул, йон фуфайка аша да ябыклыгы беленеп торган иңбашларын аптыраган рәвештә җыерып, әйтеп куйды.
— Үзен туры китерә алмыйм шул. Әнисе бер хәл инде, туры килмәсә дә гаҗәп түгел, көне-төне...
Ләкин ишектә Баязитовны күргәч, кинәт йөзе яктырып-мөлаемләнеп киткән Сания аны әүвәлгечә житди тыңлый алмады.
— Газиз абый?!—диде ул, гажәпләнү катыш шатлыклы тавыш белән.— Рәхим итегез! — Ул, урыныннан торып, өстәл артыннан чыкмак- чы ук булган иде дә, тыелып калды. — Хәер... бер генә минут, — ул яңа- дан житди чырай белән әлеге яшь хатын-кызга мөрәҗәгать итте.— Менә нәрсә, Зәкия, табып сөйләшмичә ярамас, ничек тә табарга кирәк ул Алмазовны. Беләсезме, мондый вакытта иң ышанычлы ярдәмче — балалар үзләре. Табарлар. Үзегезгә сөйләшергә кирәк булыр. Ә әнисе... әнисе... Сез хәзер аның әнисе! Әйе, мин... без... Ярый, иртәгә тагын тырышып ка-рарбыз, табарбыз. Сөйләшербез. — һәм ул, өстәл артыннан чыгып, Газизгә таба атлады. Зәкия дигәне, үзе белән бүгенгә сүз беткәнлеген аңлап:
— Ярый. Сания апа, тырышырмын,—диде дә ишеккә таба борылды. Чыгып барышлый ул җитди генә чырай белән Газизгә башын иеп узды.
— Хушыгыз.
Газиз белән Сания үзләре генә калдылар.
— Я, Сания, нихәлләр бар?—диде Газиз. Ул әүвәлгечә ачык чырай белән Саниягә кул биреп күреште.
— Ярый, Газиз абый, вакытына күрә, ярый,—дип җавап бирде аңа Сания. Ул да Газизгә карата нәкъ әүвәлгечә, аны үз күреп сөйләшә иде.— Утырыгыз, Газиз абый.
— Яхшы, азрак утырыйк. — Газиз, шулай сөйләнә-сөйләнә, үзенә тәкъдим ителгән урынга утырды һәм, бер авык сүзсез торганнан соң:—Кайтырга ашыкмасагыз,— дип куйды.
Сания, вакыты иркенлеген юри сиздерергә теләгәндәй, җайлап кына үзе дә өстәл янына утырды.
— Зарар юк,— диде ул.— Дәрес сәгатьләре түгел.
— Яна укытучыдыр, ахрысы? — Газиз башы белән ишеккә ымлады: бу аның әле генә чыгып киткән Зәкия турында соравы иде.
— Әйе,— диде Сания.— Быел гына пединститутны бетереп килгән. Математик.
— Класс җитәкчесеме?
— Үзегез дә сизеп торасыз икән.
— Тәҗрибәсе азрактыр шул әле.
— Билгеле. Болай тырыш кеше, иренми.
— Я, ничек соң, Сания, артык читен түгелме?
_ Читенлекләр белән исәпләшергә туры килми, Газиз абый.
— Әйе. Я, картыңнан хәбәр бармы инде?
— Юк шул әле.
— Озак.
— Үзегездә нихәлләр, Газиз абый?
Ярыйсы. Менә армиягә китәргә җыенам. Сезнең белән саубулла- шып чыгыйм дидем.
5’ 67
— Хәерле юл дияргә генә кала инде безгә. Шундый зур юлга чыгар алдыннан онытмавыгыз, махсус кереп саубуллашуыгыз өчен рәхмәт.
— Саубуллашу гына түгел, минем бит әле сезнең белән бәхилләшәсе дә бар!
Сания Газизнең бу сүзләренә каршы берни дә әйтмәде.
— Миңа бик каты ачу тотасызмы? — диде Газиз.
Сания Газизнең нәрсә турында әйтүен күптән аңлаган иде инде.
— Юк, Газиз абый,—диде ул, акрын гына итеп.— Мин сезгә ачу тотмыйм. Ихтимал, сез үзегез миңа карата ачулыдыр? Бәлки, мин, тиешенчә ацлашмыйча-нитмичә, сезне уңайсыз хәлдә калдыруым өчен гаепледер?
— Зинһар, алай дип уйламагыз, без хәзер бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз шикелле. Анысы әйбәт. Тик сез минем бу мәсьәләгә ничек каравымны һаман белеп бетермисез бит әле.
— Мин барын да ишеттем: сезне гаепләү кыен.
— Юк, ишетеп бетермәдегез. Беләсезме, сезнең Кызыл Армиягә дип тапшырган кадерле бүләгегез әле һаман да миндә бит. Минем аны кайтарып биргәнем юк.
Сания ничектер сәерсенеп, уңайсызланып китте.
— Сез аны миңа кайтарып бирмәкче буласызмы?
— Юк, мин аны берәүгә дә бирергә җыенмыйм, Сания.
— Аңламыйм.
— Мин болан уйлыйм: нинди юл белән булса да, кулыма кергән бер кадерле бүләкне кабул күреп алганмын икән, аның ут эчендә сугышып йөрүче кешегә билгеләнгән бүләк икәнлеген белгәч, тиз генә кире кайтарып бирү бик ямьсез куркаклык булыр иде. Гади урлап алынган гына нәрсә булса, просто иясе чыкса, яки кемгә икәне ачык адресланган булса, бер хәл иде. Ә болай... Ул бит барыбыз өчен дә бер дәрәҗәдә кадерле булган Ватанның азатлыгы өчен җанын аямыйча көрәшүче сугышчыга адресланган. Димәк, мин аны кире кайтарсам, бу инде минем: «юк, мин андый кеше түгел, мин андый кеше була алмыйм! Мәгез, кире алыгыз!» дип әйтүем булыр иде... минем алай дип әйтәсем килми, Сания.
Сания аның сүзләренең мәгънәсенә тизрәк төшенергә теләгәндәй, җитди уйга талган хәлдә, сүзсез тора иде.
— Алай дип әйтергә минем телем бармый,— дип куйды Газиз.
Сания тагыи берни дә әйтмәде.
— Шул бүләкне алырга хаклы кеше буласым килә, гаебемне шул юл белән аклыйсым килә.
Сания һаман җавапсыз иде әле.
— Бәлки, бу минем тарафтан, үзенә күрә, фанатиклыктыр... яки рыцарьлыктыр...
Ниһаять, Сания телгә килде.
— Минемчә, Газиз абый,—диде ул,—бу бары сезнең саф намуслы кеше булуыгызны гына күрсәтә.
— Шулай дип аңласагыз, рәхмәт, Сания. Зур теләк белән, үз-үземә зур ышаныч белән китәм. Хушыгыз, вакытыгызны алмыйм.
— Ашыкмасагыз, бергә чыгарбыз, Газиз абый, хәзер мин дә кайтам,— диде Сания һәм, утырган җиреннән сикереп торып, ишек артындагы чөйдә эленеп торган пальтосына таба атлады. Аның сизелерлек дәрәҗәдә күңеле күтәрелеп, теле ачылып китте. — Гөлниса апа ни хәлдә? —диде. — Аны да күптән күргән юк.
— Исән-сау. Хәер-фатыйхасын бирде.
— Казанга баруыгыз турында да әйтмәдегез,— диде Сания, киенеп бетеп.— Миләүшә ни хәлдә? Әйбәт кенә укып йөриләрме?
Тик шунда гына Газиз үзенең кесәсендә /Миләүшә язган хат барлыгын исенә төшерде. «Менә сиңа сылтау» диде ул күңеленнән генә һәм, аптырагач, ни әйтергә белми көлеп куйды.
— Нәрсә булды, Газиз абый?..
Газиз урам буе Саниягә Казанда күргәннәре турында сөйләп кайтты һәм, Миләүшә хатын чыгарып бирде дә, яшереп-нитеп тормыйча, бая Миләүшә исеме чыкканда ни өчен көлеп куюының серен ачып бирде:
— Шул Миләүшә язган хатны тапшыру өчен дип килгән идем бит мин сезнең янга,— диде.— Ә үзем шуны онытканмын. Көлке түгелмени? Шул сылтау булмаса, бәлки килмәгән дә булыр идем әле.
— Килер идегез, Газиз абый. Сез үзегезне үзегез белеп бетермисез. Сез, гомумән, сылтау ярдәменә мохтаҗ кеше түгел...
Газиз, юлы туры килмәсә дә, Санияне капка төбенә кадәр озатып куйды. Шунда алар бер-берсенә яхшы теләкләр теләп, кул кысышып аерылыштылар. Сания капка төбендә басып, Газиз артыннан карап калды. Газиз тротуар буйлап бер-ике генә атлады да урамның уртасына чыкты һәм тагын бер-ике атлауга төн караңгылыгына күмелеп, күздән дә югалды. Тик аның тапталган урам карын шыгырдатып атлаган аяк тавышлары гына, тын калган төнге шәһәр өстендә яңгырап, бик озак ишетелеп тордылар. Җитез-җитез булып шыгырдаган бу аяк тавышлары Сания каршында шактый олы яшьтәге кеше булып танылган таза гәүдәле Газиз Баязнтовның бу минутларда ничектер җиңеләеп, яшәреп киткәнлеге турында сөйлиләр кебек иде.
Саниянең үзенә дә рәхәтрәк булып калды. Югыйсә, ул соңгы вакытларда, Газизгә карата бюро утырышында әйткән сүзләре өчен үкенмәсә дә, шул уңай белән күңелендә бер ямьсез төер барлыкка килгәнне тоя, һәм аның шуңа җаны борчылып йөри иде. Инде болай булгач, армиягә китү алдыннан Газиз үзе аның янына килеп, чын иптәшләрчә аңлашып, саубуллашып чыккач, борчылырга урын калмады. Әлеге күңел төбенә утырган ямьсез төер эреп юкка чыкты. Сания җиңел сулап куйды.
«Чынлап та, нинди яхшы кеше,— дип уйлады ул Газиз турында — Мин бит аны начар кеше итеп уйлый да алмадым. Уйларга тырышып карасам да, ышана алмадым. Әйе, кеше турында моңарчы тойгыларым алдаганы юк әле мине...»
Газизнең аяк тавышлары, һаман ерагайганнан-ерагая, акрынайган- нан-акрыная барып, бөтенләй ишетелмәс булдылар, һәм Саниягә ул инде фронтка ук барып җиткәндерсыман тоелды. Алай гыыа да түгел, житез хыял аны сугыш кырларында йөртеп, кире Ялантауга да кайтарып өлгерде. Саниянең күз алдына Газиз абыйсы бөтенләй яңа кыяфәттә килеп басты: дошман тар-мар ителгән, сугыш беткән. Газиз тап-таза килеш, герой булып, әйләнеп кайткан, имеш. Әнә ул, Камиле белән култыклашып торган бәхетле Саниягә карап, куанычлы елмая, йөзе җилдә, кояшта янып кызарган, яшәрә төшкән. Өстендә шинель, башында күксел мехтан тегелгән колаклы бүрек, маңгаенда мех эченә батырып кадалган кечкенә йолдыз яна, күкрәгендә орденнар. Ә муенында —төсе белән бүрек мехына бик йогаш килеп торган мамык шарф. Сания дә, Камил дә ул шарфны шунда ук танып алалар, имеш тә, Сания Камилгә ул шарфның ничек итеп Газиз Баязитов муенына уралу тарихын сөйли башлый, имеш...
Сания, татлы хыял рәхәтенә бирелеп, тагын бер тапкыр тирән сулап куйды.
— Ах, шулай булса!.. Шул көннәр тизрәк килсә!.. Нинди күңелле булыр иде... Тик кайчан килер соң ул көннәр?
Беренче китап бетте.