Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАНЫШ ГӨРЕЛТЕ


Бала йоклый, йодрыкланган нәни кулларын ян-якка ташлаган. Нәфис буынтыклы аяклары, тездән җиңелчә бөгелеп, чын ләззәтле ару белән түшәккә сеңгән. Кояш нурын чагылдыручы иреннәре үзенә бик килешле җитдилек белән кысылган. Аз гына өскәрәк бөгелгән озын керфекләре рәхәт ялга талып йомылган күзләр тирәли тагын да озынрак күренеп, бу бик якын, бик кадерле нараси йөзгә яңа сөйкемлелек өсти...
Ана елмая. Иреннәре, үзеннән-үзе, ягымлы, назлы сүзләр пышылдый: и минем сөеклем’, и минем чибәркәем, усалкаем минем... Куллары бик сак, бик йомшак итеп «усалкай»ның ефәктәй чәчләрен, алмадай битләрен, каядыр тырналып өлгергән йомры тезләрен иркәләп сыйпый, йокла, улым, йокла... мүкәләп йөреп, чыгырыңны этеп, көн буена күпме юл үттең син, үзеңә әниеңне чакырып, күпме кычкырмадың, нәни кулларың кая гына җитешмәде... Әтиең кайткач, сөйләп аны куандырырга һөнәрең дә артты: комод белән өстәл арасын, бер кая ябышмыйча, тәпи-тәпи үттең. Борыныңны, битеңне буяп, боткаңны кашык тотып үзең ашап бетердең, у Эшкә дә ярый башладың: әниеңә бәрәңге юыштың, әтиеңнең зур гайка ачкычы белән суккалап, үзеңнең кечкенә тәлинкәңне «ясап» куйдың...
Әле генә синең тавышын, синең мәшәкатең белән тулып торган өй эче тып-тын булып калды. Тик моңарчы ишетелмәгән яки игътибар ителмәгән якын басудагы трактор гөрелдәве генә хәзер бик ачык яңгырап тора башлады. Бу — шулай әти кеше үзен сиздерә. Алар анда туңга сөрәләр, у
Әтиеңнең кайтам дигән вакыты күптән үтте инде, ләкин ишек артында г таныш аяк тавышының һаман да ишетелгәне юк. «Син пешергән ашны ашарга, мондый якын басудан гына түгел, башка авылдан кайтырга да иренмим мин, карчык», — дигән була тагын үзе...
Тукта, дөньяңнан ваз кичеп, онытылып йөрсәң, кызык итик әле үзеңне.
Гөлфия кастрюльдәге ашны кечкенә термоска бушатты да, аны сырма бишмәткә төреп, кровать астына яшерде. Болан дип каршы аласы иде үзен: менә, күп көттерсәң, улың белән ашны ашадык та бетердек. Ышан- масаң, әнә кастрюльны кара. Төбендә ике бөртек токмач, кырыйга ягылган мае гына калды...
Гөлфия, чигә торган эшен алып, тәрәзә янына килеп утырды. Баягы * шук күңел күтәренкелеге урынына, хәзер аның күңелен сиздермичә генә / һаман көчәя баручы сораулы тынычсызлану биләп бара иде.
4
Нигә кайтмый инде?.. Тракторына берәр хәл булдымы әллә дисәң, тигез гөрелдәүнең бер минутка да туктаганы юк. Эшкә мавыгып, вакытны оныткандыр дияр идең, сәгатьлек график белән эшли...
И улым, син дә йокладың, ичмасам, синең белән бөтен гамең онытыла иде.
Кулдагы чукмар энә, бармакларның күнегелгән хәрәкәтләренә буйсынып, торган саен җитезрәк йөри, ләкин күзләр, ак полотнога һаман ныграк текәлә барса да, кулларның эшен ничектер күрми иде.
Ә трактор тавышы, бер ерагаеп, бер якын ук яңгырап, һаман гөрли бирә.
Кинәт Гөлфия үзенең күңел тынычсызлануының сәбәбе һич тә Заһит- ның вакытында кайтмавында түгел, ә менә шушы гөрелдәүдә дә икәнен эчке бер сизенү белән төшенеп алды. Әйе, берьюлы бик шатлыклы да, моңсу да, шактый ук күңелсез дә истәлекләрне уятып, нәкъ менә шушы тигез гөрелдәү, менә шушы таныш тавыш тибрәтә аның күңел кылларын...
Моның ничек башланганын Гөлфия үзе дә хәтерләми... Бераз оялчан карый торган балаларча саф зәңгәр күзле, үзенең озын буен кеше күзеннән яшерергә теләгәндәй гәүдәсен алга табарак сузып йөрүче бу егетне Гөлфиянең МТСта, җыелышларда берничә мәртәбә күргәне, газеталарда еш кына аның турында укыганы, хәтта радио аша аның чыгышын да ишеткәне бар иде. Тик сөйләшергә генә туры килгәне юк иде үзе белән. Әмма шушы зәңгәр күзле егет нигәдер бик якын таныш кебек тоела иде Гөлфиягә... Шуның өчендер, ахры, Нәҗип Вәлитов алар колхозына эшләргә билгеләнгәч, үзенең шушы агрегатка прицепщик итеп тәкъдим ителүен Гөлфия, күптәннән көтелгән хәбәр кебек бер дә гаҗәпләнмичә каршылады.
Чәчүгә чыгарга күп алдан ук Нәҗип үзе дә бирегә килеп җитте. Менә ул Гөлфиянең баш өсте аркылы каядыр ерактагы үзенә генә күренә торган нәрсәнедер бик җентекләп күзәтә-күзәтә, зур куллары белән кесәсеннән бер тимер кисәге чыгарып, яңадан тыгып, яңадан чыгарып, аның каршында басып тора, тонык яңгыравыклы бик җитди тавыш белән аңа бер-бер артлы сораулар яудыра:
— Моңарчы кайда эшләгән идегез?.. Ниме?.. Тагылма машиналар белән танышмы соң? Кыз кешегә авыррак булыр бит? Әйе, теләк булганда була, конечно...
Шулай да, Нәҗип никадәр генә коры сөйләшмәсен, Гөлфиягә бу сүзләрне ишетү күңелле булды.
Сүз арасында Нәҗип, бик азга гына Гөлфиянең күзләренә карап алып, кызу-кызу әйтеп куйды:
— Ә мин сезне, ни бит... Күргәнем бар. Хәтерегездәме, узган көзне район күргәзмәсендә... Хәер, сез үзегез белмәдегез...
Күп дигәндә биш-ун минутлык сөйләшү иде бу. Шуннан соң Нәҗип атна буе биредә күренмәде. Ләкин аның күзләре, бигрәк тә тотлыга-тот- лыга әйтеп куелган соңгы сүзләре Гөлфиянең колак төбендә бик ягымлы булып гел яңгырап тордылар. Ниндидер гаҗәп бер эчке шатлык белән тулып үтә башладылар аның көннәре... Их, тизрәк чәчү башлансын иде инде. Туйганчы бер карыйсы иде бит бу эчкерсез саф зәңгәр күзләргә. Кем белә, аны көткән бәхет нәкъ менә шушы күзләрдәдер бәлки...
Ләкин чәчүгә чыгып көннәр буе бергә эшли башлагач та, бу бик, бик якындагы зур бәхет һаман да үзен көттерде, һаман да әле ул бәхет иртәгә, аның иртәгесенә килер кебек иде...
Хәзер инде Нәҗип аның белән беренче очрашкандагы кебек ясалма эшлекле тонда сөйләшми, үзен иркен тота, шулай да, эштән соңгы ва
5
кытларда икәүдән-икәү генә калырга туры килдеме, бу җитдилек, көлке маска кебек, тагын аның чыраен каплап өлгерә иде...
Беркөнне, ниндидер эш чыгып, Гөлфиягә Нәҗип эшли торган сменага түгел, аның алмашчысы эшләгән сменага килергә туры килде. Ләкин Гөлфия килгәндә, Нәҗип әле китмәгән, шунда бер читтә, күк плащлы, ачулы һәм арган йөзле берәү белән сөйләшеп тора иде. Гөлфия аның:
— Күзләре нәкъ Ладынинаныкы кебек итеп карый аның... Шундый... Хәтерегездәме, «Себер җире турында хикәя» киносындагы... — дигән сүзләрен ишетеп калды.
Гөлфияне күрүгә, Нәҗип аңа каршы атлады.
— Фотограф бу... Газетадан килгән, — дип ашыгып-ашыгып аның колагына пышылдады ул. — Мин аны син килгәнче юри көттердем. Ни бит... Әллә мин үзем генә эшлимме? Ни бит... Әйдә, киемнәреңне алмашып торма. Болай ниерәк... Килешәрәк бирә... Әйдә.
Рәсем газетада басылып чыкты. Алар трактор янында нәрсә турындадыр бик бирелеп сөйләшеп торган кыяфәттә басып торалар. Нәҗип шундый матур итеп, шундый үз итеп Гөлфиянең күзләренә караган...
Их, тәгаен аның күңеле ялгышмаган, тәгаен аны көтә торган әлеге зур бәхет нәкъ менә шушы аңа бик матур, бик сөйкемле итеп караучы уңган егет, ахры... Юкка гына хәзер яшьләр арасында аларга карап:
Икегез дә пар килгәнсез, Тигез гомер итегез, —
дип, ачыктан-ачык җырламыйлардыр, күрәсең.
Ләкин нигә соң ул рәсемгә төшкәндә генә Гөлфиягә шулай бик яхшы итеп, бик сөйкёмле итеп карый да, мондый гына вакытта нигә бер дә алай итеп карамый икән? Киресенчә, газетадагы бу рәсемнән соң тагын да җитдирәк сөйләшә башлады. Хәтта еш кына ачулана да иде:
— Син тагын оригиналыңны майламагансың, кулыңны салып төясе кыз... Машина — майлауны, кызлар — иркәләүне ярата, дигәнне ишеткәнең бармы синең? Менә егетеңме яки анда иреңме бер дә иркәләми башласа, шунда белерсең әле... Тракторны да өйрәнергә вакыт инде сиңа. Их, машинаның кадерен белмисең, кадере-ен!
Бик күңелсез була иде Гөлфиягә Нәҗип болай ачуланган вакытта. Эчтән генә үз-үзен Нәҗиптән дә битәр тирги башлый иде ул. Юк, машинаны майларга бер вакытта да, бер вакытта да онытмаска кирәк моннан ары.
Чыннан да, Гөлфия машинага игътибарлырак карый башладымы, Нәҗипнең ачуы бик тиз бетеп тә китә, һәм ул—тракторның төзелеше, аның теге-бу төзексезлекләрен ничек бетерергә кирәклеге турында рухланып сөйли башлый иде.
Көз көне Гөлфия тракторчылар курсына укырга китәргә теләген белдергәч, Нәҗип чын күңелдән шатланды.
— Менә молодчина, Гөлфия!.. Менә яхшы. Ни бит... Бергә-бергә эшләве ничек күңелле булыр. Шундый итеп эшләрбез...
Ләкин аларга бергә-бергә эшләргә туры килмәде. Гөлфия курстан кайтасы көннәр алдыннан гына, Нәҗип тә укырга китеп барган иде. Ике елдан механик булып кайтачак...
Нәрсә, якындагы гына бәхетнең шулай итеп ерагаюы микәнни? Нигә ике-өч көнгә генә булса да көтмәгән инде. Ничек сагынган иде бит Гөлфия бу зәңгәр күзле егетне...
Ул кайчандыр үзе прицепщик булып эшләгән агрегатка ук билгеләнде, кайчандыр Нәҗип тоткан рульне тотып эшли башлады. Бу тракторның һәр винты Нәҗипне хәтерләтә, мотор да, тигез гөрелдәп, Нәҗипне сагынып җырлыйдыр кебек иде...
Аның өлкән тракторчысы итеп, Нәҗипкә капма-каршы буларак, бер вакытта да җитди була белмәүче, шулай да МТСта беренче кул тракторчылардай исәпләнүче, барысы да аиы «Кара малай» дип кенә атап йөртә
6
торган кап-кара чәчле, чем-кара күзле егет билгеләнде. Ул да Нәҗипне яхшы белә иде, тракторны кабул итеп алганда ук ап-ак тешләрен ялтыратып әйтеп куйды:
— Кем арбасына утырганыңны белеп утыр, кызый. Элекке хуҗалары вакытында сезонга мен. гектардай артыкны биреп барган икән, моннан соң да шуннан ким эшләмәскә тиеш бу трактор.
— Әйе шул, лачыннан күрмәкче тузбаш та очарга маташып караган икән дә, егылып төшеп кенә хур булган.
— Шул син булгансыңдыр инде ул. Ә минем канатлар ныгыган инде, курыкма.
«Кара малай», чыннан да, Нәҗип тракторының данына тап төшерерлек эшләмәде. Тик менә Гөлфиянең генә эше бик үк яхшыдан бармады. Әйбәт кенә эшләп торганда, мотор киреләнә, я башка берәр бәла килеп чыга да тора. Их, Нәҗип, Нәҗип, нигә киттең инде син?.. Ә үзең бергә-бергә эшләү турында сөйләндең бит. Бергә-бергә эшләсәләр, Гөлфия дә болай җәфаланмас иде...
Беркөнне, төнге сменада эшләгәндә, электроҗиһазларга әлләни булды. Фараларны һич яндырып булмый.
Айсыз, караңгы төн иде. Вак кына яңгыр сибәләп тора. Тирә-як' тып- тын. Прицепщик малай бригадирны чакырырга китте. Гөлфия, күзеңә төртсәләр дә күренмәслек дөм караңгыда, шыр кыр уртасында, мескенләнеп тынып утырган трактор янында бер ялгызы басып калды. Бик күңелсез, бәгырьне телгәли торган моңсу һәм нигәдер куркыныч та иде. Гөлфия шунда әле суынып өлгермәгән радиатор сырына башын куеп, басынкы-өзгәләнүле тавыш белән тыела алмыйча, үкси-үкси елап җибәрде... _
— Нәрсә, тузбаш егылып төшәргә дә өлгердемени әле?..
Гөлфия кинәт ишетелгән бу таныш тавыштан сискәнеп китте. Каршы- да ук кап-караңгыда ап-ак тешләр ялтырап күзгә чалынды. Инде" менә шул гына җитмәгән иде* Көл, әйдә, көл, тәпәлә егылганны, тәмам бетер...
Үксүен тыярга тырышып, тагы да мәсхәрәлерәк яман көлү ишетергә җыенды Гөлфия, бу көлүне берьюлы бетереп ташлардай иң усал җавап бирергә хәзерләнде. Ләкин бу үтергеч көлү нигәдер үзен бик озак көттерде. Көттерде, әмма бөтенләй көтмәгәндә, чын ахирәтчә бик тирән итеп сулап кую уфы ишетелде:
— Зарар юк, Гөлфия, хәзер акылга утыртабыз аны, бик тиз буйсындырырбыз.— Кара малайның тавышы Гөлфия моңарчы бервакытта да ишетмәгәнчә ягымлы, йөрәккә үтемле йомшак һәм шул ук вакытта боек- мас-шат та иде. — Кояштай балкып торырга мәҗбүр итәбез аиы, Гөлфия, бер дә кайгырма...
Ул яктысын Гөлфиянең күзенә төшермичә генә, үзенең кесә фонарен яктыртып җибәрде һәм тракторның ян капкачын ачып, сөйләнә-сөйләнә, анда нәрсәләрнедер боргалый, караштыра башлады.
Тиздән тирә-юньне аксыл-зәңгәрсу нурга күмеп, фаралар ялт итеп кабынып киттеләр. Гөлфия, күзләре чагылудан керфекләрен кага-кага, яшь аралаш шат елмаеп куйды.
— Әйдә, Гөлфия, хәерле юлга!
Алар бергәләп моторны кабызып җибәрделәр, бергәләп тегесен-моны- сын караштырдылар, һәм трактор талгын гына урыныннан кузгалып китте. Кара малай да Гөлфия янына, утыргыч артындагы кечкенә мәйданчыкка менеп басты.
Яңгыр һаман сибәли иде әле. Шунда Гөлфия бу яңгырның гаҗәп җылы, рәхәт икәнлеген тойды — биткә сафландыргыч дәва бөркегәндәй генә сибәләп тора. Биткә генә түгел, ничектер бөтен барлыгына бөркелә кебек тоела башлады аңа бу искиткеч шифалы дәва...
Их, бая гына аның күңелен авыр кургаш койгандай өметсез гарьлек баскан, бая гына бөтен дөньясы мәңге яктырмастай кебек караңгы, бая

гына бөтен тирә-як шомлы тынлыкка чумган иде ич әле. Баксаң-күрсәң, болар барысы да шүрләткеч бер шыксыз бүки генә икән ләбаса!.. Әнә бит фараларның, утлы уктай үткен, шул ук вакытта шәфкатьле ана кулыдай йомшак яктылык көлтәләре бу буйсынмастай караңгылыкны ничек җиңел ян-якка тибәреп, җиңүле төстә алга үтә, тискәреләнеп тынып калган куәтле трактор аның кулларына ничек күндәм буйсынып, горур гөрелдәп эшли, ә янәшә генә баягы җәфалардан мәңгегә аралаучы нык калкан күк аякларын ышанычлы төстә аерып басып һәм бармак очлары белән генә бик сак Гөлфиянең иңбашына таянып, Кара малай нәрсәдер сөйләп килә... Гөлфия, трактор тавышы астында, аның сүзләрен ачык ишетми, әмма мәгънәсен йөрәге белән аңлый иде — ниндидер бик, бик яхшы нәрсә турында сөйли. Әлеге шифалы дәва да менә шушы сүзләрдән бөркелми микән?!
Алар смена ахырына кадәр бергә эшләделәр, бергәләп тракторга тиз- тиз техник карау үткәрделәр. Вагонга кайткач, тимер мич каршысына янәшә үк утырып, юешләнгән киемнәрен киптерделәр.
Үз сменасына эшкә китәр алдыннан, Кара малай бригаданың гомуми милке булган тальянны кулына алып, шатлыклы да, моңсу да, ашкынулы да, гаҗәп тормышчыл аһәңле бер көй уйнап җибәрде. Биткә сибелгән җылы яңгырга тәңгәл килеп, күңелгә бөркелүче әлеге шифалы дәва турында, аның кулларына бик күндәм буйсынып горур гөрелдәп эшләүче куәтле трактор турында һәм менә, хәзер аның каршында гармонен сихерле җыр җырлатып утыручы, ә бая гына аның башына берьюлы ябырылган җәфалардан ничек җиңел аралап алган киң җилкәле шушы егетнең үзе турында да һәм Гөлфия әлегә аңлап бетермәгән тагын, тагын бик күп нәрсәләр турында сөйли иде бу көй...
Гөлфиянең хисләре болай да мөлдерәмә, болай да менә-менә ташырга тора иде. Аз гына кузгалса да, бу рәхәт ташкын ургылып ага башлаудан курыккандай, Гөлфия, сулышын да сак кына алып, утырган урынында изрәп хәрәкәтсез калды.
— Нинди яхшы син...‘Кара малай...—дип, иреннәрен чак кына кыймылдатып, үзе дә сизмәстән әйтеп куйды ул.
Кара малай, уйнавыннан туктап, тыйнак кына елмайды.
— Кара малай... Кара булгач, яхшы була ди микәнни?..
— Юк, чыннан әгәр, Заһид...
Ул елны көз гадәттән тыш яңгырлы килде. Табигать тискәре якларын күрсәтә башладымы, тракторның да киреләнә торган гадәте бар аның. Беренче елны гына эшләүче тәҗрибәсез тракторчы кызга ул инде бигрәк тә үч итә. Кайчандыр Нәҗип кулында андый көйсезләнүнең нәрсә икәнен дә белмичә җырлап эшләгән HATH да Гөлфиягә еш кына үч итеп карады. Үч итеп карады, әмма дөньяда Нәҗиптән башка тагын әле, базык таза гәүдәле, мәңге боекмас шат күңелле Кара Малай — Заһид та барын белми иде ул, күрәсең...
Фаралар белән булган шушы вакыйгадан соң, HATH Гөлфия эшләгәндә аз гына кирәмәт тавышлар чыгарып гөрелди башладымы, Заһид әлләни арада гына ялт итеп килә дә чыга торган булып китте. Килеп чыга да, ап-ак тешләрен ялтыратып елмая-елмая, хәзер тракторны «акылга утырта», Гөлфия янына басып, мотор тавышы астында ачык ишетелмәсә дә, кычкыра-кычкыра нәрсәдер сөйләп, аның белән бер-ике әйләнә, җир башында кулларын Гөлфиянең иңбашы аркылы рульгә сузып, җайлап кына тракторны үзе бора, бу вакытта аның гаҗәп кайнар бите Гөлфиянең битенә якын ук килә, сулышы колакны бик рәхәт кытыклап тора иде... Соңрак трактор бер дә тискәреләнмәгәндә дә килеп чыга башлады ул. Мондый вакытларда Гөлфия аны «бигрәк ышанычсыз- га куясың» дип, кире борып җибәрә, ә Заһид киткәч, моның өчен тагын үзен тиргәргә керешә иде...

8
һәм менә шушы болан гына караганда дорфа һәм кешедәй көләргә яратучан холыклы кебек, ә чынлыкта нинди кече күңелле егет, үзенең киң җилкәләре белән Гөлфиянең йөрәгендәге икенче бер образны — оялчан табигатен ясалма җитдилек белән капларга тырышучы, машинаны җаны-тәне белән яратучы Нәҗипне — бөтенләй диярлек'каплап тора башлады. Гөлфия моны башта үзе дә сизмәде, дөресрәге сизмәскә тырышты. Ләкин кояш җылысын сизмәскә мөмкин булмаган кебек, хисләрең ялкынлауын да игътибарсыз калдырырга мөмкинме соң? Әгәр инде кабынып кына килүче ялкын дөрләп өлгермәс борын икенчесе кабынып килә икән — ике ут уртасында калып та күзеңне йомып утырырга маташып кара әле!
Юк, күз йомып утырмады Гөлфия. Ләкин чәчәк атучы гөлләр кояш җылысыннан туямыни? Ә яшьлек мәхәббәт җылысыннан ничек туйсын?
һәм бу җылы башкалар тиргәп туймаган гадәттән тыш яңгырлы көзге көннәрне Гөлфия өчен язгы кояшлы көннәргә әверелдерде.
Ләкин язгы кояшлы көннәрнең берсендә кинәт кенә яшенләп яңгыр явып үтүчән була. Нәҗипнең беренче курсны бетереп ялга кайту хәбәре дә Гөлфиягә шундый яшендәй тәэсир итте. Әмма Нәҗип белән очрашуны Гөлфия бер дә болай булыр дип көтмәгән иде. Егет юньләп исәнлек- саулык та сорашып бетермәс борын, техник караудагы кебек бик җентекләп, тракторны тикшерергә тотынды. Сүзсез генә бик озак моторны, электроҗиһазларны, идарә итү частьларын карап чыккач, Гөлфиягә күтәрелеп карады. Аның йөзе җитди-ачулы, ләкин һич тә элеккечә зыянсыз ачулы түгел, ә чын-чынлап ачулы иде.
— Тәмам эштән чыгаргансыз бит машинаны!.. Сезгә нәрсә, норма гына булсын, ә машинаның йөрәге ничек туза, анда эшегез юк. Мөмкинме соң машинага шушы кадәр ерткычларча карарга?.. Заһидны да әйтер идем... Өлкән тракторчы булып, һичнинди таләпчәнлек күрсәтә белмиУӘ сине курста нәрсәгә генә өйрәттеләр соң?
Эшләдеме, әллә баскан урынында сыны катып смена буена һаман шулай басып тордымы ул, көн яңгырлы идеме, әллә Октябрьның саран кояшы яктырып алдымы ул көнне — Гөлфия боларның берсен дә ачык хәтерләми. Ләкин шунысы бик истә: гадәтенчә ап-ак тешләрен ялтыратып көр ■күңел белән Заһид бирегә килеп чыккач, Гөлфия аңа ярсый-ярсый нәрсәләрдер кычкыра башлады...
Икенче көнне чүп өстенә чүмәлә булып, НАТИ тагын көйсезләнә башлады. Бер җир буе китеп өлгермисең, тигез генә гөрелдәп эшләгән мотор, птыр-птыр килә башлый да, куе зәңгәр төтен бөркеп шып сүнә... Нигә болай киреләнә инде? Техник карауны да бик җентекләп үткәргәннәр иде бит... Юк, Нәҗип дөрес әйтә, Гөлфиядән бер вакытта да, бер вакытта да юньле тракторчы чыкмас, ахры... Нишләргә инде? Җитмәсә, бригадир да ерак басуда эшләүче тракторчылар янына китте. Ә Заһид, чакырсаң да килмәс инде ул. Нигә килсен, кичә ничек хәтерен калдырдым бит... Нишләргә соң?
— Нишләргәме? Ә мин вагоннан ук ишетеп белеп торам, карбюратор тыгылган бит синең, Гөлфия... Бөтенләй пустяк. Өфф итеп бер өреп кенә җибәрәсе бар...
Гөлфия артына әйләнеп караса, куе кара кашларын күтәрә төшеп, бөтен чырае белән елмаеп, Заһид басып тора, иреннәре карбюраторга ничек өрәсен күрсәткәндәй кызык кына итеп бүлтәйгән иде. Ничек сөйкемле иде ул бу вакытта! Хәтта артык сөйкемле иде бугай, Гөлфиянең күкрәге, рәхәт сулыш аласы урында, авырттырып кысылып куйды... Елмаючы ике пар күз бергә очраштылар да берьюлы аска текәлделәр. Күпмедер секундтан соң аларның күзләре яңадан очрашты һәм менә нәкъ шушы караш аларның язмышын хәл итте дә бугай инде...
Бер атнадан соң Гөлфиягә конверт өстенә зур итеп «лично» дип язып куелган хат килеп төште. «Гафу ит, Гөлфия, мин теге көнне, кызып китеп.
9
көзнең быелгы шартларын исәпкә алып бетермәгәнмен. Шулай да, машинага сак карау турында бер вакытта да онытма син, акыллым, яме».
Әгәр дә бу хат берәр ай моннан элек килсә, Гөлфия аны тыныч кына укый алыр иде микән, әмма хәзер инде бу юллар Гөлфиядә бары тик егеткә карата нигәдер кызгану, ә үзендә ниндидер җиңеләю сизелгән елмаю гына уятты. Их, Нәҗип, Нәҗип, машинага сак карау турында әнә ничек кайгыртасын, син, ә менә кешегә сак карау турында бөтенләй онытасың... Үзең үк «Машина — майлауны, кызлар — иркәләгәнне ярата» лия идең бит син. Ә шул сүзләреңне үзең үк нигә искә алмыйсың икән...
...Нәҗип курсны тәмамлап кайтканда, Гөлфия ана булырга җыена иде инде...
3
Заһид иркәләүчәи һәм көр күңелле егет кенә түгел, бик игътибарлы ир, йорт тотар хуҗа да булып чыкты. Бергә тора башлаганнарына ярты ел да узмагандыр, алар МТС усадьбасы тирәсендәге яңа оешып килә торган урамда җыйнак кына өй салып чыктылар. «Бергә тора башлавыбыз истәлеге» дип, Заһид шул көзне үк тәрәзә каршына ике төп алмагач утыртып куйды. «Куна тактасы өчен дә күршегә керү уңайсыз,—дип, яисә, — савыг-сабаны өстәл өстендә тоткач, тузанлана» дип, Гөлфиянең авызыннан чыгып өлгерми, Заһид ни арададыр куна тактасы да струг- лап өлгерә, МТС мастерскоенда шкафын да ясап алып кайта иде.
Ә инде тиздән үзенең ата булачагын да белгәч, Заһид Гөлфияне ике } Д куллап күтәреп кенә йөртмәде. Нәнинең дөньяга килеренә дүрт-биш ай • алдан ук МТС дирекциясенең Гөлфияне ремонт эшләреннән азат итүенә иреште. Эшкә киткәнче суын ташып, утынын ярып кертеп, булачак анага авыррак тоелган бөтен эшләрне дә үзе карап китә иде ул.
Алмагачлар шау чәчәккә төренгән, бөтен табигать саф тереклек көче белән сулаган язгы кояшлы көннәрдә, нур өстенә нур булып дөньяга килде аларның уллары. Заһид шулай ук нинди кайгыртучан ата да була белә икән. Эштән арып кайтуына карамастан, төннәрен бала аз гына «аваз сала» башладымы, әнисе кузгалганчы, Заһид инде торып бишеккә үрелергә дә өлгерә иде.
Бала бераз тернәкләнеп, башын-кулын тота ала башлагач, Гөлфия р яңадан тракторга утыру турында сүз ача башлады. Ләкин кая ул, Заһид 4 моңа теше-тырнагы белән каршы иде. Мөмкинме соң, имчәк балалы хатынга шундый авыр эштә эшләү. Үзең беләсең ич, безнең эштә ниләр генә туры килми. Аннан сон, баланы кемгә калдырмакчы буласың... Юк, юк, ясле турында телеңә дә алма. Ә эшлим дисәң, җиңелрәк эш тә бетмәс. Әлегә ял ит. Тазарып та җиткәнең юк бит әле синең, җүләркәем минем...
Соңрак, ана кешегә кулай эшен дә үзе табып кайтты Заһид. МТС буфетында эшләүче кыз укырга китә икән, тот та кабул итеп кал, Гөлфия. Көнгә күп булса дүрт-биш сәгать эшләрсең. Аңарчы гына балага туган апа күз-колак булыр. Эше җиңел, чиста. Барырга-кайтырга да бик якын.
Гөлфия карышмады. Чыннан да, ничек инде шул нәнине көне буена кеше кулына калдырып китәсең ди. Буфетта эшләгәч, бөтенләй үк әрәм ‘ тамак булып калмый ич әле ул кадәр'. Аннан соң аңардан юньле тракторчы чыгуы да чамалы бит әле~. Ярый ла теге вакытта гел Заһид булышып торгач та... һаман-һаман аңа салынып кына эшләп булмас шул ул. Үзе дә шуны искә алып тракторга җибәрмәү ягындадыр әле. Тик барысын да берьюлы түгәрәклим дип, үзеңне бик бетермә инде син, Заһид. Бөтенләй ял итүне дә онытасың...
Нәҗип белән алар бик сирәк очрашалар иде. Очрашсалар да, Нәҗип тиз генә исәнләшә дә, ашыгып үз юлына китеп бара. Буфетка да бер дә йомышы төшми иде, ахры, аның.
10
Шулай да, беркөнне ул бик шат күңел белән буфетк‘а килеп керде. Керде дә, шаян гына сөйләнә-сөйләнә, иң яхшы блюдаларны гына сайлап алды, йөз граммнан да тартынып тормады. Бу соңгысы аның телен тагын да ачып җибәрде бугай, гадәттәге җитдилеген бөтенләй ташлап, җәелеп сөйләп китте ул:
— Нинди зур яңалыклар чыгып тора бит хәзер МТСта, Гөлфия, ә? Нинди генә машиналар кайтмый. Яшелчә утырту машиналары, бәрәңге алу комбайны, ашлама сипкечләр, салам эскертләү, печән чабып-җыю машиналары....Санап та бетерә алмассың! Хәтта, беләсеңме, тиздән яңгыр яудыра торган машина да кайтып җитә. Яңгырны да үзебез яудырачакбыз. Менә бит ул МТС нинди куәтле көч. ә! Сентябрь Пленумы карарын укыгансыңдыр... Шәһәрдән шушы ай эчендә генә никадәр кеше кайтты. Инженерлар, агрономнар, тракторчылар, комбайнчылар... Әйе-е... Берничә елдан танымаслык булып үзгәрәчәк iMTC. Яңа мастерской, гаражлар, гомуми торак, ашханә төзелә. Икенче елга тагын нәрсәләр төзелмәс... Ни... Өчәүләп бер килеп чыгыгыз әле, Гөлфия. Илдарчикны да алып. Барысы турында да бер иркенләп сөйләшеп утырыр идек. Әни карчыкка да бик күңелле булыр иде. Син укырга ярата идең бит, Казаннан яңа китаплар алып кайттым, аларны карарсың, укырга алып китәрсең... И, бушап булмый, дип... Элегрәк, көне буе кырда эшләп тә барысына да җитешә идегез ич әле... Әйе, ераграк ерагын... Ләкин, ни бит... Беләсеңме, тиздән бөтенләй күршеләр үк булабыз бит. МТС миңа, тагын бик күп белгечләргә, механизаторларга шушы урамда йортлар салып бирүне планлаштырды. Тиздән кечерәк бер шәһәр булачак бу тирәләр. МТСның үз клубы да салына.. Ниме?.. Үзеңнең тормышлар ничек соң? Илдарчик үсәме?.. Яхшы... Минме? Менә шулай йөрим инде... Баш кашырга да вакыт калмый кайчак. Институтка заочный укырга кердем бит, кичләрен контроль эшләр белән утырам... Ю-ук, нинди комачаулау ди ул... Дуслар хөрмәтенә вакыт тапмыйлар диме соң. Чыннан да, килеп утырыгыз әле. Никадәр күп бит сөйләшәсе сүзләр. Сәүдәне яхшырту турындагы карарның да нәтиҗәләре ничек тиз күзгә күренә башлады. Нинди заманда яшибез бит, Гөлфия, ә! Әйе-е... Ә шулай да буфет ярлы әле синең. Баер конеч-но, шик тә юк. Ләкин, ни... Синең өчен таррак бу буфет. Нигәме? Соң, киң кырларда күкрәк киереп эшләргә күнеккән тракторчы өчен шушы кысан буфет ничек сулышларны бумасын ди... Әллә үзеңнең тракторчы икәнеңне дә оныттыңмы?.. Әйе, обязательно керәм әле. Илдарчик янына керәм...
Ул, килеп кергәндәге кебек ишекне зур ачып, ашыгып чыгып та китте. Тәрәзә яныннан аның мотоциклын тыкылдатып узып китүе күренде. Аннан соң, буфетка тагын берничә кеше кереп чыкты да, инде менә керүче дә юк. Тып-тын булып калды. Тик каядыр еракта ялгыз гармоньчының ниндидер моңсу да, ашкынулы да бер көй уйнавы гына ишетелә. Бик таныш көй бу. Кайда ишеткәне бар соң әле Гөлфиянең бу көйне?..
Гөлфия, моңаеп, шушы таныш көйне тыңлап тора башлады. Көй бер ерагая, бөтенләй бетә, тагын якында гыиа ишетелә башлый... Кем уйный икән соң аны шулкадәр оста итеп, йөрәккә үтә торган итеп?.. Их, ичмасам, уйнамасын иде, бәгырьнең әллә кай җирләрен авырттырып чеметеп- чеметеп ала бу көй...
Караңгы төшеп килә иде инде. Тәрәзәдән алтынсу нурга манчылган офык чите күренеп тора. Аның бабасы мондый алтынсу шәфәкъне иртәгә көн аяз булуга юрый иде. Ләкин нигәдер ышанасы килми. Аның күңелендә артык моңсу бүген. Болытлы, яңгырлы көннәрдә генә шулай моңсу була... Ә нигә шулай моңсу? Иртә белән генә, хәтта бая гыиа да алай түгел иде ич... Ах, Нәҗип гаепле. Нәкъ ул кереп чыкканнан соң шулай моңсу булып калды. Нигә икән? Бер дә күңелсез хәбәрләр түгел, ә бары тик бу көннәрдә барысы да сөйли торган шатлыклы хәбәрләр генә сөйләде үзе. Ә шулай да йөрәктә моң калды. Никадәр генә шат сөйләшмәсен, күзләре ничектер сагышлы карый иде бугай шул аның. Шуңадыр... Ә
11
бәлки бер дә аңа түгелдер, тиздән Нәҗипнең инженер булачагын, ә үзенең шушы кысан буфетта калуын сизү шулай йөрәккә моң салгандыр...
Әлеге көй һаман да ишетелеп тора иде әле. Гөлфия ишек-тәрәзәләрне дә яхшылап ябып килде. Юк, һаман да ишетелә. Өйгә кайтышлый юл буе да ишетелеп торды ул көй. Тик өй ишеген ачып кереп, бер кулын әнисенә таба суза-суза каршыга мүкәләп килгән Илдарын күтәреп алып, күкрәгенә кыскач кына бу көй ишетелми башлады...
...һәм менә Илдарны йоклаткач, кулына чигә торган эшен алып тәрәзә төбенә килеп утыруга, әлеге көй, трактор гөрелдәвенә кушылып, яңа . көч белән тагын яңгырый башлады. Гөлфия шунда гына аңлап алды: берәү / дә, бер кайда да уйнамый ул көйне, ә бары тик Гөлфиянең колак төбендә шулай яңгырап тора лабаса... Әйе, таныш көй. Тукта, моннан ике елга, . якын элек, вагондагы тимер мич каршысында юешләнгән киемнәрен кип- / тереп утырганда, Заһид уйнаган иде түгелме соң шушы көйне? Биткә сибәләгән җылы яңгырга тәңгәл килеп, күңелгә бөркелүче гаҗәп шифалы дәва турында, аның кулларына бик күндәм буйсынып, горур гөрелдәп эшләүче куәтле трактор турында, киң җилкәле, боекмас шат күңелле * гармоньчы егет турында һәм Гөлфия аңлап бетермәгән тагын, тагын бик күп нәрсәләр турында сөйләүче көй... Алары тагын нәрсә турында иде.? әле? Үзең дә аңлап бетермәгән нинди яшерен моңнары бар икән соң ул йөрәкнең? Ә нигә нәкъ менә Нәҗип сүзләреннән соң гына шулай яңгырый башлады әле бу көй? Гаҗәп, кайчандыр кызның күңелен биләгән уйчан егетнең шат сүзләре хәзер аның тормыш юлдашы булган шат егетнең ашкынулы-моңсу көен хәтергә китереп төшерә... Нинди бәйләнеш бар соң монда? «Синең өчен таррак бу буфет... Киң кырларда күкрәк киереп эшләргә өйрәнгән тракторчы өчен шушы кысан буфет ничек инде сулышларны бумасын ди...» Юк, буфет кына түгел, нигәдер өйдә дә бөркү бүген.
Бөркү дә, кысан да... Ә Нәҗип тиздән инженер була...
12
Хәтергә тирән үк сеңгән таныш көнне яңадан яңарта алган икән, ул көйнең тагын, тагын нәрсәләр сөйләвен дә аңлатып бирер иде бәлки Нәҗип... Юк, юк, кирәкми, ул көй Заһидныкы. Әнә үзе үк әйтте бит: «Ә мин үзем шунда барам», — диде... Заһидның амәнәт сүзен тыңлыйсы пде тизрәк... Бая буфетта күңелгә бер моң салып чыгып киттең инде син, Нәҗип, артык кирәкми, кирәкми...
Үрне күтәрелүгә туңга сөрүче тракторларның акрын гына кыймылдаучы пар-пар фаралары яктырып күренде. Уңдагы фаралар аеруча якты яналар. Гөлфия туп-туры шунда таба атлады.
Аның күңеле ялгышмаган икән, Гөлфия якынлашуга трактор туктады да, аннан Заһид сикереп төште. Фаралар яктысында аның ап-ак тешләре ялтырап күренде.
— Гөлфия!.. Син нәрсә?.. Мин Нәҗипкә әйткән идем бит, бүген икенче сменага калдым. Кереп әйтеп чыгармын, дигән иде бит Нәҗип... Гөлфия, ачуланма инде син, шулай туры килде, Мәхмүт авырып киткән, ә тизрәк төгәллисе бар. Янгыр да сибәләп тора, иртәгә бигрәк бозылып китүе бар көннең...
Заһидның шат тавышы Гөлфиягә авыр төш күреп ятканда назлы гына дәшеп йокысыннан уяткандай тәэсир итте.
— Юк, Заһид, — диде ул ышанычлы тавыш белән, — иртәгә көн аяз булачак, мин беләм, менә күрерсең...
— Аяз булса, бигрәк яхшы... Син бар, тизрәк кайт инде, Гөлфия, туңасың. Илдар нишли, йоклап калдымы? Бар, ул да уяныр я...
— Тагын бер кабат юк, Заһид. Кайтырга дип килмәдем мин. Илдар янына син кайтасың. Ә мин калам. Эшкә дип килдем мин.
— Нәрсә син, Гөлфия, армадым бит әле мин.
— Армасаң, бигрәк яхшы. Кайтышлый ук МТСка керә чык алайса, мине шушы көннән башлап синең алмашчы тракторчың итеп билгеләсеннәр...
Заһидның Гөлфиягә таба сузылган кулы хәрәкәтсез калды. Беразга алар сүзсез генә бер-берсенә карашып тордылар. Гөлфиянең зур коңгырт күзләре хисләренең мөлдерәмә муллыгы белән шат елмая, Заһидның күз- 1 ләре сынаулы да, шигәюле дә карыйлар иде.
— Гөлфия, акыллым, нәрсәгә инде җүләрләнәсең...— Заһид Гөлфиянең кулларын кысып тотып алды.
— Җүләрләнмим, Заһид, ә менә моңарчы чыннан да җүләр булганмын... — Гөлфиянең тавышы кинәт калтырап китте:—Заһид, җаным, аңла, кысан ул минем өчен буфет. Сулышларны буа... Заһид, аңла инде...— Ул иренең кочагына елышканнан-елыша бара иде. — Мөмкинме соң, Заһид, шәһәрләрдән кайталар... Сагындым мин тракторымны, Заһид. Шундый итеп эшләрбез бергә-бергә... Ә Илдарны яслегә бирербез... Әнә туган апаның баласын да ничек тиз тазарттылар. Ясне врачы көн-төн яныннан китмәде, мөдирләре ничә мәртәбә үзе килде... Шундый итеп эшләрбез, Заһид, бергә-бергә...
— Анысы шулай, Гөлфия, анысы дөрес... Тик менә... Менә болай бит... Кыскасы, Илдарның энесе өчен яки анда сеңелесе өчен авыррак килмәсме дим мин... Мондый вакытта ярармы соң ул сиңа?..
Гөлфия, башын күтәреп, баягыча шат көлеп җибәрде.
— Менә син нәрсә турында... Юк, Заһид, бернинди авырлык килмәс. .? ' Декретный отпускага кадәр әле, у-у, никадәр вакыт бар... Менә бит нинди син Заһид, теге елны да... Бар кайт инде син, карт. Аш шунда, кровать астында...
— Кайда-а?..
— Кровать астында. Мин аны, термоска салып, юри шунда яшереп куйган идем. Син кайтышка, теге, ничек диләр әле, сюрприз хәзерлим, янәсе... Ә күңелнең үземә әнә нинди сюрприз хәзерләгәнен сизмәгәнмен... Кайткач, барысын да, барысын да сөйләрмен, Заһид, яме?..

Трактор җайга гына урыныннан кузгалып китте. Яңгыр инде тукталып килә. Җир башына кадәр дип, Заһид та Гөлфия янына басты. Моторда һичнинди ят тавышлар юк. Утыргыч, калын пружиналы дивандай, Гөлфияне талгын гына тирбәтә. Заһид теге вакыттагы гадәтенчә, мотор тавышын басарга тырышып кычкыра-кычкыра нәрсәдер сөйләп бара.
Шунда әлеге көй Гөлфиянең колак төбендә тагын да ачык булып яңгырый башлады. Биткә сибәләгән җылы яңгырга тәңгәл килеп, күңелгә бөркелүче гаҗәп шифалы дәва турында, аның кулларына бик күндәм буйсынып, горур гөрелдәп эшләүче куәтле трактор турында, киң җилкәле, боекмас шат күңелле гармоньчы егет турында һәм... менә хәзер ул вакытта аңлашып бетмәгәннәре дә аңлашыла: сөйгән кешең белән сөйгән эшендә бергә-бергә эшләүнең нинди зур бәхет икәнлеге турында һәм туларның барысына да өстәп, Нәҗип әйткәнчә, нинди искиткеч көннәрдә яшәвебез турында...