Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ДРАМАТУРГИЯСЕН ҮСТЕРҮ ПРОБЛЕМАЛАРЫI


Моннан бер ел элек, партиянең XIX съездында, иптәш Г. М. Маленков- ның Үзәк Комитет эше турындагы отчет докладында совет әдәбияты каршына партия куйган иң мөһим таләпләр ачык һәм тирәнтен билгеләнгән иде. Партия әдәбиятыбызны һәм сәнгатебезне художество чаралары аркылы яңа тип кешеләрне бөтен гүзәллекләре белән күрсәтергә һәм шуның белән безнең җәмгыятьтәге кешеләрдә капитализм чирләреннән арынган характерлар, гадәтләр тәрбияләшергә чакырды. Тормыштагы каршылыкларны һәм конфликтларны чагылдырганда партия безне кыю булырга өндәде. Партия безгә, тәрбия итүдә көчле чара булган тән-кыйтьне онытырга хакыбыз юк, дип искәртте. Партия бездән җәмгыятьтә очрый торган җитешсезлекләрне, кимчелекләрне, авыру күренешләрне камчылавыбызны, бу күренешләрне сатира уты белән көйдерүебезне таләп итте. Партия әдәбиятыбызда һәм сәнгатебездә яшәп килгән кимчелекләрне һәм йомшак якларны туп-туры, кискен рәвештә күрсәтеп бирде, бездә әле урта кул, җитлекмәгән әсәрләр күплеген, вакыты белән халтура әсәрләр булга ил ы гы н, җә м г ы я те- безнең тормышын кайчакта сүлпән, күңелсез итеп сурәтләвебезне әйтте.
Партия безне, матурны мактап һәм черекне тамырыннан йолкып, җәм-гыятебез турында гел дөреслекне генә язарга һәм бу эшне бөтен осталыгыңны биреп башкарырга чакырды.
Совет әдәбиятының барлык үсеш этаплары буена аның алдында торган һәм безгә кискен рәвештә партия искәрткән шушы бурычлар яктылыгында без, озак
I СССР Совет язучылары союзының XIV пленумында сөйләгән доклады.
вакыттан соң Язучылар союзы пленумына җыелгач, зшебез турында, иҗат практикабызда һәм әдәби тәнкыйтебездә дөреслеккә, зур осталыкка ирешергә комачаулый торган нәрсәләрнең барысы турында да яшермичә, турысын әйтеп сөйләшергә тиешбез. 1. БҮГЕНГЕ ДРАМАТУРГИЯБЕЗНЕ СУГАРУЧЫ ТРАДИЦИЯЛӘР ТУРЫНДА
Совет драматургларының вакьп сынавын үткән иң яхшы пьесаларын (ә андый пьесалар гадәттә безнең тәнкыйть санаганга караганда бик күп) кабат-кабат укып чыксаң, совет драматургиясенең XIX—XX гасырлардагы рус классик драматургиясе һәм илебездәге башка халыкларның бөек уллары иҗат иткән реалистик әсәрләре белән никадәр тыгыз бәйләнгәнлеген күрәсең.
Безнең классик драматургиябез соңгы йөз ел эчендә дөнья культурасын бөек реалистик сәнгать памят- никлары белән баетты. Пушкин белән Гоголь, Лермонтов белән Грибоедов, Тургенев белән Сухово-Кобылин, Островский, Щедрин, Толстой, Чехов, Франко, Тобилевпч, Сундукян, Ахундов, Райнис театрлары, ниһаять, Горькийның классик драматургия белән совет драматургиясе арасында җанлы күпер булган соклангыч новатор театры — реализмның, XX гасыр
9
80
башында көнбатыш декада нсыныц да, тупас, беркатлы рус декадансыныц да сай су диңгезен бер читтә калдырып, күкрәп үскәнен күрсәтә!
XIX—XX гасырларда рус әдәбияты, проза белән поэзия өлкәсеннән башка, драматургия өлкәсендә дә реализмның иң биек ноктасына менде.
Моннан берничә ел элек, космопо-литизм баткаклыгына тәгәрәгән яки тәгәрәргә торучы кешеләрнең җитди ялгышларын тәнкыйть иткәндә, һәртөрле космополитик теорияләр тууның, ялгышуларын, абыну-сөртеиү- ләрнең төп сәбәпләреннән берсе—рус классик драматургиясенә һәм аның совет драматургиясе өчен булган әһәмиятенә нигилистик караш икәне әйтелгән иде инде.
Болармы тагын бер тапкыр искәртү урынсыз булмас, чөнки күп кенә драматурглар, тәнкыйтьчеләр классик драматургия традицияләренә иярүнең бик файдалы икәнен хәзер дә аңлап җиткермиләр әле. Бу мәсьәләдә еш кына бер төрле сөйлиләр, икенче төрле эшлиләр: сүздә моның дөреслеген таныйлар, ә эшкә килгәч, классикларның оста алымнарын өйрәнмиләр, тикшермиләр, җентекләп укымыйлар, аларның иҗат көче өсти торган традицияләре белән үзләрен баетмыйлар.
Классиклардан иҗат итәргә өйрәнүнең зур әһәмияте барлыгына басым ясау белән бергә, әйтергә кирәк: безгә күп милләтле совет драматургиясе тарихыннан да бик күп нәрсәләргә өйрәнергә мөмкин. Аның иң яхшы әсәрләре, күп телләргә тәрҗемә ителеп, бөтен совет театры өчен уртак булды инде. Бездә шушыннан өйрәнүгә карата төрле карашлар яшәп килә әле. Совет драматургиясе тарихының уңай якларын күреп бетермәүгә, ярым нигилистик карашка кайтып кала торган фикерләр шактый таралган әле; мондый караштагы кешеләр совет драматургиясен ниндидер икенче бер сорт әдәбият дип саныйлар һәм, өйрәнүгә калса, башлыча, бу драматургиянең ялгышларыннан чыгып өйрәнергә кирәк, янәсе, ул нигездә ялгышлардан гына гыйбарәт дин уйлыйлар. Мондый фикерләр соңгы вакытта матбугатта болай ачыктан-ачык әйтелгәне юк, шулай да совет-драматургиясе тарихы буенча язылган берничә мәкаләгә, бигрәк тә пьеса җыентыкларына язылган кайбер кереш сүзләргә күз йөртеп чыксак, юк дигәндә дә, чынлыкка туры килми торган сәер, күңел-сез бер картина күз алдына баса. Бу картина схема рәвешендә генә моннан гыйбарәт: совет драматургиясе гражданнар сугышы турында язылган дүрт пьеса — артык та ким дә түгел — төгәл дүрт пьеса: «Любовь Яровая», «Шторм», «Бронепоезд», «Разлом» пьесалары белән башлана. Болар совет драматургиясенең ин яхшы әсәрләреннән санала. Гражданнар сугышы темасын лаеклы рәвештә чагылдырганнан соң, имештер, драматурглар шуннан соң ук лаеклы рәвештә чагылдыра алмый башлаганнар, шулай итеп, бу мәкаләләрдән һәм кереш сүзләрдән чыгып фикер йөртсәк, илне торгызу, реконструкция чоры, сугыш алды бишьеллыклары заманы драматургиядә бөтенләй чагылмыйча калган яки чагылса да, шундый ялгышлар, хаталар булган, бу пьесалар хәтта яңадан басарлык та түгелләр, алармы фәкать я үсешнең тоткарлануы дип яки яшьлек гөнаһлары дип, кереш сүзләрдә генә телгә алырга мөмкин. Аннары кинәт өч пьеса, бу юлы да артык та, ким дә түгел, төгәл өч пьеса: «Нашествие», «Фронт» һәм «Рус кешеләре» барлыкка килгән. Тәнкыйтьчеләр сүзе белән әйтсәк, болар да Ватан сугышын лаеклы рәвештә чагылдырганнар. Ниһаять, сугыштан соңгы тормыш турында берничә яхшы пьеса язылган:—«Великая сила», «Московский характер», «Зеленая улица», «Суд чести». Бу соңгы исемлек, баштагы икесенә капма- каршы буларак, гадәттә бер-ике пьесага арта яки кими. Совет драматургиясе тарихы картинасы, бераз күпертелсә дә, күп кенә тәнкыйть фи-керләреннән чыгып караганда, күз алдына шулай килә. Бу картинаның тулы түгеллеген күздә тотсак, аны тарихи булудан бигрәк, тарихка каршы килә торган дип санау дөресрәк булыр.
Әлбәттә, чынлыкта совет драма-тургиясендә гражданнар сугышы, Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чор-

лар гына җитди чагылып калмады. Драматургиядә 20—40 еллар аралы-гындагы зур чор да чагылды. Җәм-гыятебезнең, шул чор тормышындагы күп кенә әһәмиятле яклары, иске тормышны фаш итеп, киләчәк өчен көрәшүе Ромашовның, «һава пирогы», «Ут күпере», Афиногеновның «Чудак», Кочерганың «Сәгатьче белән тавык», Файкоиың «Портфельле кеше», Безымеиский- ның «Выстрел» исе^мле пьесаларында һәм башка драматургларның бүтән пьесаларында чагылды. Утызынчы еллар, бишьеллыклар чорында драматургиябезнең ярлылыгы белән генә билгеләнми. Киресенчә, Погодинның «Темп», «Балта турында поэма», «Дустым», «Балдан соң», Корнейчукның «Платон Кречет», «Украина далаларында», Афиногеновның «Курку», «Ерактагы», «Машенька», Крапиваның «Кем соңыннан көлә», Шваркиның «Чит кеше баласы», Арбузовның «Таня», Ромашовның «Сугышчылар», Леоновның «Половчан бакчалары», «Бүре», Вишневскийның «Иң соңгы, иң кискен», Кронның «Тирәннән разведка» исемле пьесалары совет театрының күп төрле, талантлы әсәрләрдән торган репертуарын барлыкка китерделәр һәм җәмгыятебез тормышындагы шул атаклы чорны тамашачы күз алдына күп яктан, тулаем дөрес итеп бастырдылар. Театр репертуарына төрле елларны А. Толстойның, Самед Вургунның, Шалва Дадианиның көчле тарихи пьесалары килеп керде.
Совет драматургиясенең шул чордагы эшенә гомуми бәя бирүдә дә, биредә әйтелгән һәм әйтелми калган әсәрләргә конкрет анализ ясауда да тәнкыйтебез нигә бу кадәр кыюсыз? Пьесаларны бастырып чыгару эшенә килгәндә, нигә без Ромашовның 1948 елгы җыентыгына кергән «һава пирогы» исемле пьесасын 1951 елгы җыентыгында күрмибез? Кайбер башка д р а м а ту р г л а р и ы ң җы е н т ы к - лары нигә юкарды, нигә корыды? Афиногеновның үзе үлгәннән соң чыккан «Сайланма әсәрләре»пдә аның драматургиясе нигә «Ерактагы» исемле пьесасы белән генә башлана? Чынлыкта исә аның драматургиясе ун еллап элек башлана бит? Афиногеновның «Чудак» һәм «Курку» исемле пьесалары нигә бу китапта үзләренә урын таба алмаганнар? Нигә алармы кереш сүздә генә телгә алганнар? Җитмәсә анда да әле: берсендә, «зур идея кимчелекләре бар», ә икенчесен-дә, «драматургның иҗат методындагы кимчелекләр бик нык зарар китергән» дип, сылтау тапканнар! Кайдан килгән мондый сәер караш? Егер менче, утызы и ч ы ел л арда гы пьесаларны кабат бастырып чыгар-ганда яки шулар турында фикер йөрткәндә, редактор белән тәнкыйтьче, гүя, бу әйбергә орынып, бармакларыбызны пешермәгәек дип, алдан ук өренә башлаган шикелле!
Минем уемча, биредә сәбәп редактор Л. Левинга «Курку7» белән «Чу- дак»ның ошамавында, ә кереш мәкаләнең авторы А. Богуславскийга Афиногеновның барлык пьесалары да, бер яктан, ошый, икенче яктан, ошамый дип кереш сүздә әйтергә кирәк табуында гына түгел. Биредә бөтен гаепне тәнкыйтьче белән редактордан гына күрү дөрес булмас иде. Биредә җитдирәк, зуррак сәбәп бар. Туп-туры әйтергә кирәк, сәбәп шул: безнең тәнкыйтьтә, аннары язу-чыларның чыгышларында да күп кенә әсәрләргә карата, бигрәк тә совет җәмгыятенең барлыкка килү һәм үсү чорын бөтен катлаулылыгы һәм каршылыклары белән сурәтләгән драма әсәрләренә карата, традиция буларак, сагаюлы, шикле бер караш яшәп килә. Матбугаттагы күп кенә фикерләрдә тарихи, объектив булмаган бәяләр бирелде, һәм шул сәбәпле редакторлар, яшермичә әйтәм, 1951 елда, мәсәлән, «Чудак» белән «һава пирогы»н сайланма пьесалар җыентыгына кертергә курыктылар.
Редакцияләр, издательстволар, ре-пертуар оешмалары, театрлар прак-тикасында шактый таралган зарарлы бер гадәт урнашкан: конкрет тарихи обстановканы искә алмыйча, авторлардан электәгене яхшыртып, матурлап күрсәтүне таләп итәләр. Шулай итеп, редакцияләү эшендә — кызганычка каршы күп кенә авторлар, каршы тел күтәрмичә, моңа юл куялар—тарихилыкка каршы килә торган кануннар урнаша. Бу кануннарны саклап эш иткәндә, бишьеллыклар
6. ,С. Ә." № 12.
81

82
заманы н д а гы беренче удар н и кл а р да, 30 нчы еллар уртасындагы стахановчылар да, сугыштан сон. хәзерге чордагы алдынгы эшчеләр дә ахыр чиктә бер-берсеннән берни белән аерылмыйлар диярлек. Әгәр инде автор, әйтик, беренче бишьеллыктагы төзүчеләрне, тарихи чынлыкка туры китереп, шул заманда булганча сурәтләсә, алар средасыннан аңсызлык, артта калганлык, стихиягә бирелү элементларын һәм мондый кү-ренешләр белән көрәшүнең бөтен кискенлеген күрсәтсә, андый авторны еш кына, коточкыч гөнаһ эшләгән дип, натурализм дип, бозып күрсәткән, фәлән-төгән дип гаеплиләр. Ләкин биредә гади бер хакыйкатьне: тормышның алга баруын, 30 нчы елларга кайтып, эшчеләр сыйныфын бүгенгедәй итеп сурәтләү — совет җәмгыятенең үсү факты белән- исәп-ләшмәү икәнен оныталар.
Соңгы вакытта язылган уннарча пьесаны кулыма алып карагач, шулар арасында, И. Щегловның күптән түгел генә «Новый мир» журналында басылган «Кара урман» пьесасыннан һәм В. Лаврентьевның «Красный факел» театрында куелган «Кряжевы» исемле пьесасындагы бер күренештән башка, совет җәмгыятенең егерменче— кырык беренче еллар арасындагы тормышына багышланган бер генә дә яңа пьеса күрмәдем. Бу хәл узгандагыларга тарихилыкны бозып караудан, электәгеләрне матурлау таләбеннән килә түгелме соң?
Яиа пьесалар белән шундый хәл. Әле искә алынган егерме ел эчендә, вакыйгаларны суытмыйча язылган, совет җәмгыяте тарихын дөрес итеп, дәрт белән сурәтләгән иске пьесалар исә хаксыз рәвештә онытылганнар. Бик аз очракларны искә алмаганда, яңадан сирәк басылалар, театр репертуарларына кабат кертелмиләр.
Шушыларга өстәп әйтергә кирәк: бездә совет әдәбиятының классигы кулы белән язылган пьесалар бар. Ләкин аларның сәхнәдә һаман да тиешенчә уйналганнары юк әле. Мая- ковскийны, аның «Мунча», «Кандала» исемле сатирик әсәрләрен әйтәм мин.
Кем турында гына сүз бармасын, хәгта бөек Маяковский турында сөйләгәндә дә, моннан уннарча ел элек иҗат ителгән пьесаларның теге яки бу төрдәге кимчелекләрен йолып калу ялгыш һәм зарарлы нәрсә булыр иде. Алардагы һәрбер сүзне канунлаштырырга кирәкми. Ләкин шунысы гаҗәп: беренче бишьеллыклар чорында бөтен совет драматургиясе шул заманның сизелеп торган якларын дөрес чагылдырырлык, совет кешеләренең, бишьеллыклар чорындагы төзүчеләрнең хәзер дә безнең күңелгә якын, җанлы характерларын тудырырлык, ичмасам, берничә генә пьеса да иҗат итмәгәнмени? Андый хәлнең булуы мөмкин түгел һәм булганы да юк! Чөнки ул замандагы пье-саларның күбесе хәзер дә дулкынланып, яратып укырлык һәм — моңа ышанам мин — үзгәртмичә, яңартмыйча да, электәгеләрне механик рәвештә бүгенгегә охшатмыйча да, сәхнәдә карарлык. Билгеле, мин иртәгә үк бу пьесаларны барысын да куйыйк димим. Шулай да мондый мәсьәләгә гомумән бик җитди карарга кирәк. Бу мәсьәлә драматургия өчен генә түгел, бөтен әдәбият өчен әһәмиятле. Әгәр дә мисалга проза өлкәсен алсак, мин, мәсәлән (алдан ук әйтеп куям, бу минем үз карашым гына), язучылар союзында Ильф белән Петровның «Унике урындык», бигрәк тә «Алтын бозау» романнары шикелле, совет әдәбиятындагы талантлы сатирик әсәрләрне яңадан бастыруга карата шик белдереп, дөрес эшләвебезгә ышанып бетмим. Егерменче еллардагы күп кенә кимчелекләр, тискәре яклар, кире типлар бу китапларда сатирик яктан дөрес чагыл- дырылган. Анда күрсәтелгән кайбер типлар, үз гомерләрен яшәп, талантлы китаплар битендә электә булганнарны, без котылган нәрсәләрне искә төшерү өчен генә калдылар. Ильф һәм Петров сатирасының күп кенә битләре үзләренең фаш итү көчен бүген дә югалтмыйлар. Михалковның «Кыслалар» исемле пьесасындагы жулик Ленскийны фаш итүне дөрес дип санап та, «Алтын бозау»дагы жулик Беидерны әдәби типлар исемлегеннән сызып ташлауның мин үзем бернинди сәбәбен күрмим. Минемчә, Васисуалий Лоханкии шикелле ин-теллигент булып лыгырдап йөрүче
е» 83
ләрне һәм шыңшучыларны, Паша Эмильевич шикелле жуликларны, кеше ашаучы Эллочкаларны яки «Служил Гаврила хлебопеком» дигән онытылмаслык шедеврлар тудыручы халтурщикларны искә төшерү кайбе- рәүләргә карата хәзер дә бик урынлы булыр. Бу типларның бүгенге көндә дә укучылар хәтерендә сакланып калулары тикмәгә түгел. Әгәр дә шушылар белән бергә Ильф һәм Петров романнарында тормыштан төшеп калган күп кенә нәрсәләр, тормышның югалган тискәре яклары чагылган икән, моның ни начарлыгы бар?
Шушы нәрсәләрнең тормыштан китүенә бер сәбәп булган художестволы сатирик әсәр алар белән бергә үзе дә үлеп калганмыни? Минем уемча, моннан да зуррак хаксызлык юктыр.
Минемчә, андый талантлы китапларны сызып ташлау дөрес түгел. Аларны, яхшы язылган кереш сүзләр белән тәэмин итеп, яңадан бастырып чыгарырга кирәк.
Билгеле, аларның барысын да кабат бастырырга кирәкми. Күп кенә әсәрләр язылган елларында ук үлделәр. Ниһаять, моннан бик күп еллар элек иҗат ителеп, берәр нәрсәсе белән хәтердә сакланып калган әсәрләрнең кайберләре безгә шактый чит караштан чыгып, бер ишеләре дошман караштан да чыгып язылганнар. Совет әдәбияты сыйнфый көрәш шартларында үсте. A'IOHBI онытырга ярамый. Әлбәттә, үзебезгә дошман булган нәрсәләрне, тарихи яктан объектив килү дигән сылтау табып, йолып калуга юл-куймаячакбыз. Шулай ук әсәрнең материалын идея юнәлешеннән яхшылап аера белергә, буталмаска кирәк. Мәсәлән, «Зоя квартирасы» белән «һава пирогы»- нын. материаллары бер: нэпның беренче елларында болганып торган буржуалык-мещанлык сөреме. Ә идея юнәлешләре капма-каршы. «Зоя квартирасы»нда бу сөремгә карата, дошманлык карашы булудан бигрәк, чын күңелдән белдерелгән җылы караш, дусларча ягымлы шаяру, «һава пнрогы»нда бу сөремгә карата, НЭП чорындагы бер сәгатьлек буржуаз хәлифләргә, мещанлыкка карата аермачык нәфрәт белдерелә. Аларның аермалары әнә шундый. Ә бездә, тематикасы искергән дип, барысын берьюлы сызып ташларга әзер торучылар бар әле. Болар: «Ни турында язылган соң анда?» — «Нэпманнар турында» — «Сәхнәгә куюның кирәге бармы? Яңадан басарга кирәкме?» диләр дә, юкка чыккан нэпманнар турындагы шул пьесада драматургның әле һаман да җир йөзендә яшәп килгән буржуаз гариплекне рәхимсез рәвештә фаш итүен күрми узалар.
Без совет драматургиясенең бай тарихы белән абайлап эш итәргә тиешбез. Аның иң яхшы әсәрләрендә реаль тормышның асылдагы күренешләре, процесслары дөрес чагылган.
Без тарихка каршы килә торган мондый ялгыш карашка юл куя алмыйбыз: совет җәмгыяте, имештер, гражданнар сугышының соңгы атышлары туктау белән үк формалашып беткән, шуннан соң, янәсе, барысы да берьюлы хәзерге шикелле булып калган яки була язган: профессор Горнастаев та тиз генә марксист булган, Швандя да тиз арада культураның югары баскычына менгән, алай түгел икән — анысына без гаепле түгел, имеш!
Әгәр бераз читкәрәк китсәк — тормыш процессын, әдәби процессны шушылай ялгыш аңлау совет әдәбияты тарихы турындагы гомуми хезмәтләрнең авыр, акрын һәм кыюсыз язылуына бер сәбәп түгелме икән? Горький исемендәге дөнья әдәбияты институтының егерме ел буена эшләп, халыкка совет әдәбияты тарихын кыскача гына да язып бирмәве шуннан түгелме? 2. ТОРМЫШ ЧЫНЛЫГЫН ЧАГЫЛДЫРУ ТУРЫ НДА
Безнең әдәбиятыбыз, шул исәптән драматургиябез дә, үзенең бөтен тарихы дәвамында ачыктан-ачык тенденциозлык, партиялелек позициясендә торды һәм хәзер дә тора, коммунистик җәмгыять төзүдә партиягә һәм халыкка булышлык итүе белән горурлана.
И. В. Сталин язучыларның: нәрсә ул социалистик реализм? —дигән со-рауларына җавап биргәндә: «Чынлыкны языгыз» дигән иде. Шуннан чыгып, әдәбиятыбызга тиешле бәяне
84
бирергә кирәк: безнең әдәбият үзенең бөтен тарихы дәвамында барлык иң яхшы әсәрләрендә ачык рәвештә зур чынлыкны чагылдырды һәм чагылдырып килә.
Партия XIX съезд трибунасыннан язучыларга тормышны дөрес чагыл-дырырга, матурламыйча, килешүгә юл куймыйча, конфликтларны йолып калмыйча һәм тискәре якларны онытмыйча язарга кирәклекне әйтте. Бу яңа таләп түгел. Партия аны гел әйтеп килә. Бу таләп партиянең идеология мәсьәләләре буенча 1946 елда чыгарган карарларында да әй-телгән иде. Ләкин партия бу юлы безгә катгый рәвештә искәртте, һәм әйтергә кирәк, без, әдәбиятчылар, әдәбиятыбыздагы ялгышларны һәм җитешсезлекләрне тиешле турылык күрсәтеп ачып салмаганбыз әле. Партиянең боларны искәртүе дә шул сәбәптән.
Соңгы берничә ел эчендә күп кенә тәнкыйть мәкаләләрендә һәм язучыларның чыгышларында: тормышны үсештә чагылдырганда кешеләрне ничек булсалар шулай түгел, бәлки булырга тиешенчә күрсәтергә кирәк дигән фикерләр шактый күренгәлә- де. Мондый карашлар гадәттә теге яки бу әдәбиятчының үз фикерләре рәвешендә түгел, бәлки халыкның әдәбият каршына куйган таләпләре формасында бирелделәр. Асылда исә халыкның әдәбиятка мондый таләпләрне куярга уенда да булмады. Аның әдәбият каршына куйган таләпләре үзгәрмәде: тормыш турында дөреслекне язарга кирәк. Тормышны дөрес, диалектик үсештә алып, чынлыкта булганча күрсәтү бүгенге көнебезнең һәр сәгатендә киләчәкнең, иртәгәге көннең чаткылары тууны, үзеннән-үзе китереп чыгара. Пи дигән сүз ул киләчәкне күрә белү? Бүгенге җәмгыятьтәге күренешләрне сурәтләгәндә язучы андагы алдынгы кешеләрне киләчәктә булачак рәвешендә бирергә тиеш дигән сүз түгелме? Түгел,, билгеле! Киләчәкне күрә белү — бүгенге көндәге алдынгы күренешләрне, алдынгы кешеләрне чынлыктагыча итеп аермачык күрү, шул кешеләрне сурәтләүгә күбрәк игътибар итү, аларның характерларыннан, тотышларыннан коммунизм кешеләренә хас сыйфатларны табу һәм, аларның батырл ы кл арындагы романтик матурлыкны бөтен тулылыгы белән биреп, алардагы табигый- лекне югалтмыйча, сәнгать образлары аша, кешеләргә үрнәк булырлыю итеп, ничек яшәргә һәм хезмәт итәргә кирәклекне күрсәтү дигән сүз. Менә бу — киләчәкне күрә белү була.
Әдәбият каршына куела торган дөрес таләп — кешеләрдәге яңа, алдынгы сыйфатларны күрергә, тотарга кирәк дигән таләп — фәкать яңаны, фәкать алдынгыны гына сурәтләргә дигән таләпкә әйләнгәч, бу хәл тормыштагы дөреслекне бозуга китерә башлады. Иң яхшының яхшы белән, иң шәпнең бик шәп белән көрәшеп күрсәткән пьесалар шул нигездә туды. Тормышта байтак булган юньсез, артка калган нәрсәләр өчен драматургиядә бөтенләй урын калмады. Мондый теорияләр һәм мондый практика тууның сәбәбе тормышны белмәүдән генә түгел, аннан да яманрагы, белергә теләмәүдән булды. Бу хәл тормышның өйрәнер өчен, белер өчен һәм сурәтләр өчен авыр булган, кайнап торган, ләкин җанлы агышын барлык зарарлы микроблары үтерелгән ниндидер бер дистилляцион суга әйләндерергә омтылганлыкны күрсәтә. Бу теория белән бу практика билгеле бер дәрәҗәдә безнең җәмгыятьнең матурлыгын аңламаудан һәм кайвакыт аның көченә җитәрлек ышанмаудан килә. Мондый теориядән һәм практикадан чыгып эш иткәндә, безнең җәмгыятьнең бөтен матурлыгын һәм көчен күрсәтер өчен, янәсе, аны башта ясалма рәвештә препаратлаштырырга, тормыштагы барлык кимчелекләрне, тискәре якларны алып ташларга, юньсез кешеләр турында әйтми калырга, яхшы кешеләрнең характерындагы юньсез якларны томалап китәргә, сурәтләү өчен аерым рәвештә иң алдынгы күренешләрне һәм иң алдынгы кешеләрне генә сайлап алырга һәм алармы мөмкин кадәр чынлыктагыча түгел, бәлки булырга тиешенчә күрсәтергә кирәк булып чыга.
Тормыштагы алдынгы һәм яңа нәр-сәләрне шушылай ясалма рәвештә аерып алу, кыенлыклар белән тис
85
кәре якларны шулай ук ясалма рәвештә йомып калу теориясе һәм практикасы шундый бер хәлгә китерде—соцгы берничә ел эчендә укучылар «кайчыларны», тормышта күргәннәре белән кайбер китап битләреннән укыганнары, сәхнәдә күргән-нәре арасындагы аерманы торган саен ешрак сизә башладылар. Кызганычка каршы, моңа мисалны күп китерергә мөмкин. Ике мисал китереп китәм: берсен — проза өлкәсеннән, икенчесен —драматургиядән. 1947—1948 елларны С. Бабаевский сАлтын йолдыз кавалеры» исемле романын язып чыкты. Әсәрнең үзәгенә Сергей Тутариновның җанлы һәм көчле характерын куеп, сугыштан соң авыл хуҗалыгын аякка бастыру эшендәге кыенлыкларны да, совет кешеләренең шушы кыенлыклар белән көрәштәге тырышлыкларын да, җиңүгә ирешүләрен дә талантлы рәвештә күрсәтеп бирде. Ләкин шушыннан соң — беренче китапта, бигрәк тә «Җир өстендә якты» исемле нкенче китабында — язучы, минемчә, тормышны һаман ансатрак юл белән сурәтләү ягына авыша башлаган шикелле. Аның геройлары теләсә нинди авырлыкларны җиңел генә, ансат кына җиңәләр, көрәшне сурәтләү уңышларны санауга әйләнә, романның азагында гомумән тормыш картинасы язучының шуңа сокланып хәйран калганлыгы төсен ала һәм урыны- урыны белән чынлыкка охшамый башлый. Язучы романын әйбәт ке- яә башлап, соңга таба тормышны да, кешеләрне дә матурлап, конфликтларны шомартып, тормышның тискәре якларына күз йомып, әсәрне шактый боза.
Яшь драматург Винников белән дә нәкъ менә шуңа охшашлы хәл булды.
Н. Винников беренче тапкыр талантлы рәвештә тормыштагыча чын итеп, «Киң дала» исемле пьеса язып чыкты. Ләкин аның шушы беренче пьесасы иң үткен пьесасы булып калды. Шуннан соңгы «Шатлык тустаганы» исемле пьесасында драматик конфликт шактый йомшак бирелгән. Ә инде «Чынлыгыбыз исеме белән» дигән соңгы пьесасы бөтенләй конфликтсыз килеп чыккан. Монысында геройларның тормышы гомумән һичбер җитди каршылыксыз бирелгән, ә хезмәт фронтында алар җиңүләргә чынлыкта булмастай ансат юл белән ирешәләр.
Ә И. Винников — үз әйберсен белеп яза торган сәләтле драматург бит. Ләкин драматургиядә нәрсәне күрсәтергә «кирәк», — нәрсәне «кирәкмәү» турындагы ялган, коралсызландыра торган теорияләрнең йогынтысы Винниковка беренче пьесада ирешкән уңышын үстерергә комачаулап кына калмады, бәлки, киресенчә, алдагы эшендә аны дөрес юлдан яздырды.
Шушы мисаллар уңае белән бер чагыштыру китерәсе килә: язучылар иң яхшы, алдынгы нәрсәләрне тормыштан ясалма рәвештә аерып алып, балыкны яхшылап күрер өчен аны судан алып караучы кешегә охшыйлар. Ләкин балык сусыз яши алмый. Шушының шикелле, иң яхшы, иң алдынгы нәрсәләр дә, тормышның гомуми агышыннан көчләп тартып алынсалар, сәнгатьтә яшәүдән тук-тыйлар.
Барлык игътибарны алдынгы нәрсәләргә генә тупларга кирәклек таләбе белән конфликтсызлык теориясе арасында, әлбәттә, туп-туры бәйләнеш бар. Чыннан да: конфликтсызлык теориясе ахыр чиктә шул сыйнфый көрәш сүнү теориясенең сәнгатьтә чагылышы, тискәре, юньсез, артта калган нәрсәләрне күрмәскә, тулар-ның яшәп килүләре белән санашмаска, үзеңнең күз күремеңне яхшы һәм иң яхшы нәрсәләр белән генә чикләп, башта драматургиядән ударларны алып ташларга, аннары бәрелешүләрне һәм сүзгә килүләрне дә шик астына куярга һәм, ниһаять, бер-беренә охшамаган характерларның үзара җиңелчә генә, аз гына кагылышларын калдырырга тырышу түгелмени? Конфликтсыз драматургиянең дә идеалы, казанышы шул бит!
Ләкин безнең җәмгыятебезне үстерү өчен барган көрәшнең политик характердагы көрәш икәнен, безнең җәмгыять бөтенләе белән капиталистик дөньяга каршы торуын искә төшерсәк, безнең ирешкән уңышларыбыз строебызның куәтле һәм яшәүгә
86
сәләтле булуына дәлил икәнен искә алсак, кешеләрдә безнең алга баруыбызга каршы тора, артка сөйри торган настроениеләрнең, тотышларның, ялгышуларның ахыр чиктә шушы искиткеч зур гомуми көрәш эчендә минус икәнен аңласак,— безнең тормышта кискен конфликтларның, булуына һәм булмыйча мөмкин түгеллегенә бернинди шик тумас.
Әле һаман яшәп килгән, ә кайбер кешеләрдә нык тамыр җәйгән милекчелек гадәте калдыклары белән бәйләнгән конфликтлар кешеләрнең көндәлек тормышларында, дуслыкла- рында, мәхәббәтләрендә дә көн саен, сәгать саен чыгып тора. Мондый ■төрдәге конфликтларны драматургиядә читләтеп китәргә бернинди сәбәп юк. Аннары без тормышта мондый конфликтларны яхшы кешеләрнең тагы да яхшырак кешеләр белән бәрелеше дип тә атамыйбыз, бәлки: бусы яхшы, ә монысы начар, бу кеше болай эшләп бик әйбәт иткән, ә тегесе начар эшләгән, дибез, һәм бу хәл кешеләрне түземлелек белән тәрбияләргә, яңадан тәрбияләргә, төзәтергә кирәк дигән принципларыбызга һич тә каршы килми.
Тормышны бизәп, аны конфликтсыз бернәрсә итеп сурәтләргә тырышу, чынбарлыкны матурлаудан башка, реаль тормышның теге яки бу якларын йомып калуда да күренә. Беркемне дә сөйми торган яки сөйсә дә, узып барышлый гына күңеле төшеп, уртак мәхәббәткә тарыгып, газап кичерүче геройлар шул нигездә бар-лыкка килә. Шушы геройлар белән бәйләнгән балалар, ш атл ы кл ары белән генә түгел, бөтен катлаулылык- лары белән, пьесалардан шул нигездә төшеп калалар. Квартира, эш хакы, хәллелек проблемасы шул нигездә юкка чыга. Пьесаларда моңа охшашлы проблемалар булган очракта да, болар төрле төрдәге пош- лякларны, тискәре типларны камчы-лау өчен генә кертеләләр. Янәсе, үзенә уңайлылык, кирәк-ярак турында уйлау мондый кешеләргә генә хас.
Шулай итеп, гади совет кешеләреннән, рядовой, яхшы кешеләрдән булган тамашачылар театрга килеп, сәхнәгә карый башлагач, үзләрен күрмиләр.
Тормышыбыз турында безнец пье-салардан чыгып кына фикер йөртсәң, ялгышырга мөмкин. Хөкүмәт соңгы берничә ел эчендә алты тапкыр бәяләрне киметкән, дөрес хәл микән? Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, яшәү шартларын яхшырту өчен күпме-күпме көч куелган, дөрес микән ул? дияргә мөмкин. Залда утыручыларны тирәнтен кызыксындыра торган, чын тормыштагы шушы нәрсәләрнең берсе дә сәхнәдә йөрүче кешеләрнең уена кереп чыкмаган шикелле.
Бу бик мөһим мәсьәлә. Моны читләтеп үтү мондый нәрсәләрдән чиркану дигән сүз.
Совет кешеләре тормышында дәрт-ләндергеч иҗади хезмәтнең зур роль уйнавы шиксез нәрсә. Әдәби әсәрдә совет кешеләренең характерларын тудырганда моңа бик нык игътибар итәргә кирәклеге дә шиксез. Ләкин безнең драматургиядә моңарчы хезмәтнең кеше тормышында, аның уйларында, кызыксынуларында нинди урын тотканлыгын күрсәтәсе урында, бик еш кына, кешенең эш урынын турыдан-туры сурәтләү белән шө-гыльләнделәр диярлек. Шушының нәтиҗәсе буларак, драматургиядә кешенең иҗтимагый тормышын, анын иҗтимагый эшен мул итеп сурәтләүне еш кына ялыктыргыч итеп, теге яки бу психологияне язу белән алмаштырып килделәр.
Әйтелгәннәргә йомгак ясап, без, драматургия работниклары, безнец совет тормышы сәхнәдә матурлап күрсәтүгә мохтаҗ түгеллеген акларга тиешбез. Безнең җәмгыять җицү яулап алга бара. Ул һичбер төрле йомып калуларга мохтаҗ түгел. Тамашачы сәхнәдә үзе турында, заманы турында дөреслекне күрергә тели, һәм безнең бурыч, бөтен көчебезне биреп, аның теләкләрен канәгатьләндерүдән гыйбарәт. 3. УҢАЙ ГЕРОЙЛАР ХАРАКТЕРЫН ИҖАТ ИТҮДӘ ОСТАЛЫК
Уңай геройсыз пьесалар, шул исәптән комедияләр булырга мөм- кинме, безнең тормыш турында драматург күбесенчә тискәре геройларны күз алдында тотып язган пьеса
87
лар булырга мөмкинме, ниһаять, баш герое тискәре булып, шуңа драматургның төп игътибары юнәлгән пьесалар булырга мөмкинме дигән бәхәсләр күп булды инде бездә. Хәтта, пьесада ничә пычрак герой, ничә пакъ герой булырга мөмкин дип, бухгалтерларча исәпләп чыгаруга кадәр барып житә яздылар. Минемчә, мәсьәләнең бу ягы «булырга мөмкинме, түгелме» дип тәнкыйть күзе белән карап күрәзәлек итүгә мохтаж түгел, чөнки мондый бәхәсләрне драматургиянең жанлы тормышы гына хәл итә, һәм һәрбер конкрет очракта яхшы пьеса гына моңа бердәнбер чын дәлил була ала.
Ләкин биредә чыннан да законлы, башка бер мәсьәлә бар. Гади генә әйтсәк, безнең тормышта иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсә—ул яхшы совет кешеләре икәнен беркем инкарь итми. Шулай булгач, нигә ул кешеләр драматургия өчен дә иң кадерле, иң кыйммәтле түгел? Чынлыкта шулай ул. Әлбәттә, бөтен драматургия кар-шына куела торган таләпләрнең барысын да, механик рәвештә, һәрбер драматург каршына куярга ярамый, һәрбер драматург һичшиксез һәрбер очракта пьесасының үзәгенә уңай геройны куеп, төп игътибарны шуңа гына бирергә тиеш дип, таләп итәргә ярамый. Ләкин бөтен драматургия, тулаем алганда, бу мәсьәләне чишә ала гына түгел, чишәргә тиеш.
Шуңа күрә, драматургның осталыгы турында сөйләшкәндә, төп игътибарны уңай герой характерын ижат итүгә бәйләнгән проблемалар тирәсендә йөртергә кирәк. Бу — драмадагы осталык өчен принципиаль мәсьәлә.
Халыкны художество чаралары яр-дәмендә сурәтләү, хезмәт иясе мас-саларының жәмгыятьнең тарихи үсе-шендәге хәлиткеч рольләрен сәнгать чаралары аша ачу проблемасын хәл итү иң элек һәм барыннан да бигрәк әдәбиятның калку характерлы уңай геройларын тудырудагы уңышларына бәйләнгән. Уңай геройларның характерлары никадәр калкурак бирелсә, шул характерларда халык образы да ачыграк чагыла. Уңай герой дигән исем астында һаман әле сш кына безнең тарафтан сәхнәгә чыгарыла торган жаисыз шәхесләр халкыбызның рухын дөрес итеп күз алдына китерә алмыйлар.
Бездә уңай герой турында гомуми теоретик мәкаләләрне һәм күзәтү тәртибендәге мәкаләләрне бик яратып язалар, һәм бу мәкаләләрнең яртысыннан артыгы «уңай герой образы» яки «уңай герой образы турында» дигән исем астында була. Әлбәттә, монда хикмәт терминологиядә түгел, ләкин моның шул бер бәласе бар: күпчелек мәкаләләрдә «образ» сүзе икона синонимына әйләнә яза ’, ә икона язу алымы — биредә бөтенләй зарарлы нәрсә. Чыннан да, нигә «характер» түгел, «образ»? Кабатлап әйтәм, хикмәт терминда түгел, эшнең асылында. Әгәр тәнкыйтьчеләр игътибар үзәгендә характер дигән төшенчәне тотып эш итсәләр, «уңай герой образы» дигән төшенчәнең гомуми социаль эчтәлегенә генә анализ ясамыйча, башлыча, шул эчтәлекнең ни дәрәжәдә драматик характер булып гәүдәләнүен анализласалар, эшебезнең. шушы этабында драматургиягә күбрәк файда китерерләр иде. Мондый анализ булганда, гадәттә, образ дип йөртелә торган нәрсәләрнең күп кенәсе характер дип аталу хокукын ала алмаслар иде, чөнки рецензентлар өчен аларның речьләрендә һәм диалогларында бик яңгыравыклы цитаталар булса да, чын кеше табигате юк аларда.
Бусы беренче замечание.
Икенчесе — ни сәбәптәндер күп кенә тәнкыйтьчеләрдә осталык мәсьәләсе белән уңай герой мәсьәләсен аерым карау тенденциясе бар. Әйтерсең, уңай герой характерын ижат итү драматургның төп осталыгы түгел?
Уңай герой турында сүз алып барганда, иң элек шактый очрый торган шундый бер караштан котылырга кирәк: имештер, драматург должность- ларның һәм шәхесләрнең мәжбүри номенклатурасы буенча кемне булса да үзенең пьесасына кертергә тиеш, һич алай түгел! Драматургларга мондый бурычны йөкләүче тәнкыйтьчеләр зарарлы эш белән шөгыльләнәләр. Драматургка, парторгны күрсәткәндә, аның белән беррәттән
1 Рус телендә «образэ сүзенең икона дигән мәгънәсе дә бар. Рсд,
88
директорны да күрсәтү яки партбюро секретарен күрсәткәндә, аның янына предзавкомны да кую мәжбүри түгел. Драматургның, бурычы андый түгел, чөнки партком секретарен сәхнәгә чыгарып та, партоешманың, совет кешеләре коллективы тормышындагы ролен күрсәтә алмаска мөмкин. Мәсәлән: Л. Зоринның. «Ачыктан - ачык сөйләшү» исемле комедиясендә шулай булып чыккан. Яки партком секретарен сәхнәгә чыгармыйча да, анын, үзе югында кешеләрне шундый итеп күрсәтергә. мөмкин, аларның эшләренә партиянең, никадәр йогынты ясаганы сизелеп тора. Мәсәлән, А. Корнейчук үзенең «Макар Дубра- ва»сында моңа ирешә алган. Әйтик, пьесада мәктәпнең бөтен педагогик советын күрсәтеп һәм сәхнәдә җыелыш кадәр жыелыш жыеп та, совет мәктәбенең рухын ача алмаска мөмкин яки аның рухын гади генә бер карт укытучы аша да бирергә мөмкин. Мәсәлән, яшь драматург В. Розов үзенең яшьләр өчен язган «Тормыш сәхифәләре» исемле пьесасында моңа шактый ирешә алган.
Драматург уңай геройлар ижат ит-кәндә, үзенең геройлары эшләгән учреждениеләрдәге һәм ведомстволардагы штатлык расписаниесенә таянып эш итәргә тиеш түгел. Ул бер нәрсәгә таянып эш итәргә — безнең жәмгыятебез тормышындагы берәр чын күренешне берничә яки бик күп характерларның үсеше һәм бәрелеше аркылы күрсәтүгә омтылырга тиеш.
Безнең тормыш олы, калку характерлы кешеләргә бик бай. Шунлыктан, әгәр драматург, кызыклы, жан- лы характерлар белән беррәттән, пьесага теге яки бу очракта кирәкле функцияләрне башкарыр өчен кызыксыз, жансыз кешеләр кертә икән, моны акларлык бернинди сәбәп юк.
Сәхнәдәге уңай герой суррогатлары беркемгә кирәкми. /Мондый, үзенчәлексез, характерсыз, кеше буларак кызыксыз, фәкать функция генә башкаручы суррогатлар сәхнәгә чыккач, тәнкыйть боларны авторның зур бер казанышы булмаса да, кечерәк бер казанышы дип күрсәтеп, янәсе образ барып ук чыкмаса да, дөрес уйланган һә.м дөрес урынга куелган дип, мәгънәсез бер эш эшләп ташлый. Кешене урын матурламый бит, кеше урынны матурлый!
Без тормышыбызда төрле-төрле кешеләр белән очрашабыз: берәүләр сине үзенең ихтыяры, сәләтле булуы, рухи көче белән сокландыра, онытылмаслык булып күңелгә сеңеп кала, менә мондый кешене яки шуңа охшаганны сәхнәдә күрсәтсәң, шәп булыр иде, моңа мин генә түгел, башкалар да соклансын иде дигән уй тудыра. Ләкин шундый кешеләр дә очрый — үзе жәмгыятьтә тоткан урыны белән күзгә күренерлек кеше, дөрес кенә, акыллы гына сүзләр дә сөйли, гомумән аның турында бернинди дә начар сүз әйтерлек түгел, шулай да күңелгә кереп калмый, аны искә дә алмыйсың, аның турында кешеләргә дә сөйлисең килми, чөнки берни белән дә игътибарны тартмый торган шундый кеше турында аның, фәкать должносте әйбәт булганга һәм син аны шул должностьны башкарган чакта күргәнгә генә яза алмыйсың бит. Тормышта мондый унберкем башына да килми. Ә драма-тургиядә нигә безнең кайберләребез- нең башына шундый уй килә? Нигә без эчпошыргыч итеп язуыбыз белән тамашачы күз алдына еш кына аның күңеленә иң якын булырга тиешле уңай геройл арыбызның дәрәжәсен төшерәбез?
Совет драматургиясе ышанычлы кул белән язылган уңай геройларның, тамашачы өчен кызыклы кешеләрнең, үзенә карата ярату хисе уята торган кешеләрнең тулы бер галереясын ижат итте. Шушы уңай геройлар галереясы булмаса, совет драматургиясенең уңышлары турында сөйләп тә тормас идек. Биредә Треневның Любовь Яровая белән Роман Кошкины, Лавреневның «Раз- лом»дагы Годуиы, Афиногеновның чудак Волгины, Погодинның Гае, Гуссвныц Мотыльковы, Корней- чукның Платон Кречеты, Саливои Чесногы һәм Макар Дубравасы, Вишневскийның Комиссары һәм Шибаевы, Суровның Орловы, Софронов- ның Гриневасы һәм башка бик күп уңай геройлар бар. Әгәр дә без бу образларның барысына да уртак булган мөһим бер сыйфатларына игътибар итсәк, аларның уңай функ-
89
дия булмыйча, барыннан да бигрәк уцай характерлар, эштә, көрәштә I булучы характерлар икәнен күрербез. Алар көрәштән өстен тормыйлар. Бу кешеләр көрәш казанында кайныйлар. Аларның ничек итеп көрәшүләре үзләрен кешечә тотуларындагы төп матурлыкны тәшкил итә.
Ни генә булмасын, уцай герой тө-шенчәсен идеаль герой төшенчәсе белән буташтырырга ярамый. Щедрин үзенең театр темасына карата бер мәкаләсендә болай яза: «Укучы безне язучыдан үзенә барлык гүзәллекне туплаган идеаль кешеләр сурәтләүне таләп итә дип уйлый күрмәсен; юк, без анардан идеаль кешеләрне һич таләп итмибез, ә идеал таләп итәбез». Бу фикер бик дөрес һәм бик әһәмиятле. Безгә моны ачык аңларга кирәк: без, драматурглар, пьеса язарга утырып, үзебезнең идеалларны пьесаның бөтен үсеш дәвамы белән, шул исәптән бик зур күләмдә — укай геройларыбызның эшләре һәм сүзләре белән раслыйбыз. Ләкин моның геройларның үзен идеаллаштыру белән бернинди уртаклыгы юк. Алар жанлы, чын кешеләр, көрәшәләр, уйлыйлар, кайвакыт икеләнәләр, вакыты белән ялгышлык та эшлиләр, ләкин ахырда дөрес карарга киләләр.
Биредә икеләнү һәм шикләнү турында берничә сүз әйтеп китсәк, урынсыз булмас. Уңай геройга, әлбәттә, дөрес карарга килмәс борын, икеләнү, шикләнү мәҗбүри түгел. Минем моның белән әйтәсем килә: уйлану — кеше рухы тормышының бер формасы. Шунлыктан, уңай геройның да, башка барлык жанлы кешеләр белән беррәттән, рухи тормышы шундый формада булырга хокукы бар. Ләкин соңгы вакытта драматургия мәсьәләләре турында әйтелгән кайбер фикерләрдән шундый бер ялгыш караш сизелә: эчке икеләнүләр, шикләнүләр характерның тирәнлеген күрсәтә торган төп бер нәрсә булып кала диярлек. Минемчә, бу — ялгыш караш, уңай геройны административ юл белән исемлектән сызуларыннан куркып, аны һәртөрле уйлану, ялгыш фикер йөртү хокукыннан мәхрүм итә торган капма-каршы караштай бөтенләй читкә таю нәтиҗәсе.
Гомумән, әйтеп китәргә кирәк, уңай геройга бирелгән һәм бирелмәгән сыйфатлар исемлеген артык аныкландырырга тырышу, безнең драматургиядәге барлык уңай геройларны, схематик рәвештә, бер яки берничә типка кайтарып калдырырга тырышу мәгънәсез бер нәрсә булып чыга, чөнки тормышның үзенә мөрә- жәгать итү белән үк, без үзебезнең тирәдә яшәүче кешеләрнең күпчелеге — тискәре сыйфатларына кара-ганда уңай сыйфатлары күбрәк, теге яки бу сыйфатлары белән драматургиядә уңай герой тудырырга нигез булырлык кешеләр икәнен күрәбез.
Боларның барысын да бер яки берничә типка кайтарып калдырырга ярыймыни? Бөтен бәла дә шунда шул, без, драматурглар, еш кына күзчә киеп, үзенә бер төрле, гадәттә булмаган уңай геройлар эзлибез һәм шуның белән, үзебез яшәгән чынбарлыктагы уңай типлар, характерлар, кеше сыйфатларының хисапсыз бай икәнен күрми калабыз, драматургиядә моңарчы күрсәтелмәгән яңа типларны сәхнәгә тормыштан курка- курка гына алып чыгарабыз.
Мәсьәлә уңай геройны җанлан- дыру һәм җылыту өчен күпме уйландыруда, күпме икеләндерүдә түгел. Уңай геройны гомумән - жылытырга кирәкми, аның үзенең нормаль температурасы булырга тиеш. Ә инде геройны «җылытасы» килү теләге драматург аңа пьесада урын, харак-тер тапмаганда туа. Мондый чакта еш кына эш шуңа барып җитә ки, пьеса үзе әле тиешле як белән уйланмаган икән, якынча сюжетның курчак өе дә салынган, тәрәзәләренә пыяла да куелган инде, ишеге дә куелган, ә шушыларны барысын эшләтергә сәбәп булган төп нәрсә — уңай герой, кеше өйгә кертелмәгән, курчак тәрәзәчекләре һәм ишекләреннән бөтенләй керә дә алмый. Шушы өйгә керергә тиешле кешеләрнең характерларын һәм масштабларын билгеләмәс борын, сюжетның конструкциясен һич үзгәрмәскә тиешле итеп корып кую — уйлап җиткермәү, ашыгу дигән сүз. Иң яхшысы — йортның булачак хуҗалары, үзләренең характерларына, гадәтләренә, ихтыяҗларына туры китереп, сюжет
90
бинасын автор белән бергәләшеп, аның төп сызымнары буенча, ләкин мөгаен автор белән бергә, ахырынача корып җиткерсеннәр.
Уңай герой характеры мәсьәләсенә яңадан кайтып, шуны әйтергә кирәк, тамашачы авторның герой хәл итәсе нәрсәләрне алдан ук үзе хәл итеп кунганын, бу геройның асылда герой булмыйча, фәкать арифметика буенча мәсьәләләр ки-табының соңгы битендәге җавап шикелле бер нәрсә икәнен сизсә, аның герой белән кызыксынуы һичшиксез кими. Ләкин укучы пьесадан просто җавап кына эзләми, бәлки үз күз алдында туган җавапны эзли, ягъни тамашачы мәсьәләне үзе барында чишкәнне көтә. Әгәр дә укучы бала ялкау булып, башта ук җавапны карап, мәсьәләне чишү юлын кире уңайга, җавапка туры китереп чыгара башласа, мондый укучыга мәктәптә икеле куялар, я булмаса бер куялар. Кызганычка каршы, бездә кайбер иренчәк драматурглар шушы рәвешле эшләп ташлагач, драматургиягә зарар һәм тамашачыны гаҗәпкә калдыру буларак, икеле яки бер урынына кайвакыт безнең театраль тәнкыйтьтән өч тә плюс, я булмаса дүртле билгесе алалар.
Әйе, уңай терой нәтиҗәдә пьесада кузгатылып, чишелергә тиешле төп мәсьәләләр буенча дөрес карарга килә. Ләкин тамашачы геройның бу карарга ничек килгәнен күрергә тели, әгәр карарга килүнең авыр икәнен күрсә, геройга бу карарга килергә никадәр авыр булганын кү-рәсе килә. Мәсәлән, мондый бер мисал алыйк: герой семьясыннан аерылып, сугышның башыннан алып азагына хәтле йөреп кайта. Сугыштан соң күп тә үтми, ерактагы бер төзелешкә китәргә назначение ала, өстәвенә башта семьясыз гына китәргә кирәк. Әйе, ул, авыр булса да мактаулы назначениедән баш тартырга тиеш түгелмен, дигән карарга килә. Әгәр ул мондый карарга кил- мәсә, кешеләр аны уңай геройга санамаслар иде. Әмма тамашачы мондый карарга килүнең никадәр авыр икәнен, геройның моңа ничек ирешкәнен, яңа назначениеие беренче ишеткәч, бөтен дөньясын каргаганын, семьясы белән сөйләшүе никадәр авыр булганын, аңа тагын китәр өчен никадәр түземлелек кирәк булуын күрергә тиеш. Менә бу — рухи тормышны дөрес бирү булачак. Тамашачы шушы дөреслекне күрми торып, геройны яратмаячак.
Яки икенче бер мисал алыйк. Герой үзенең семьясын бозмаска һәм башка бер хатынга карата туган зур, тирән мәхәббәтен ташларга карар кыла. Әгәр шушылар барысы да мәсьәләләр җыентыгының ахы-рындагы дөрес җавап шикелле генә бирелсә, ихтимал, тамашачы бәхәс кузгатмас; сурәтләп бирелгән кешегә карата кичергән тойгыларында эчке якынлык та булмас. Әгәр кешенең моңа ничек ирешкәне, башкача итмичә, шулай эшләү өчен аңа ниләрдер кичерергә туры килгәне күрсәтелсә,— менә шул чакта гына ул үз бурычына карата югары карашта калу белән дә, кылган карарын ашыра алуы, йөрәгенә бик якын нәрсәдән ваз кичә алуы белән дә тамашачының күңеленә якын булып калырга мөмкин. Искә төшереп китәм, Е. Успенская белән Л. Ошанинның «Синең шәхси эшең» дигән пьесаларында шундыйрак ситуация күрсәтелә. Пьесаның герое Дымченко Ольганы яратып, катлаулы бер, мин әйтер идем, драматик хәлдә кала. Ләкин пьесаның авторлары конфликтны бөтен киеренкелеге белән күр-сәтмәгәннәр, чөнки Дымченко белән Ольга кылган карарларга ирешүе тормышта авыррак була, ә кайвакыт мөмкин дә булмый диярлек.
Өченче бер мисал: герой хәтәр моментта бер хак эшне, әйтик, яла ягылган кешене яклап чыга, көчле, хәтта хәтәр дошман белән көрәш башлый. Драматург мәсьәләләр җыентыгының ахырында: намуслы кеше хаксызлыкмы күрә,— димәк, шуңа каршы чыга, дип җавапны бирә. Тамашачы моның белән килешәчәк, андый кешене хуплаячак, аңа үзенең симпатиясен белдерәчәк; шулай да әгәр драматург тамашачыга геройның эчке тормышымда көрәш башлар алдыннан булган минутларны, кешенең шундагы хәлне соңгы тапкыр үлчәгәнен, бәяләгәнен, хөкем йөрткәнен, көрәшкә, сукыр рәвештә түгел,
91
бәлки бөтен куркынычлыкларны белеп ташланганын күрергә мөмкинлек бирсә, тамашачының симпатиясе тагы да тирәнрәк, тагы да кайнаррак булыр иде. Л. Зориннын, мәсәлән, «Кунаклар» исемле соңгы пьесасын укып чыккач, минем өчен әнә шул нәрсә җитешмәде. Бу пьесада кон-фликт бик үткен бирелгән, ә көрәшнең авырлыгын якынча гына чамаларга мөмкин.
Гомумән әйтеп китәргә кирәк, бездә тәнкыйтьчеләр кешенең нормаль рухи тормышын күрсәтүне бик еш кына психологияләштсрү дип атап килделәр. Ә драматурглар кайвакыт геройның тәэсирен бары тик аңардагы хәрәкәт-тотышларның ту- рыдан-туры тәэсир итүе дип кенә, сай аңладылар, аңардагы уй-тойгы- ларны күрсәтмәделәр. Әмма геройны тәэсир итә торган тотышы белән генә бирсәң, күңелендә бернинди уй-фи- кер, йөрәгендә хис булмаса, син аның тәэсир итәрлек образын тудыргансың, дип әйтеп булмый. Дөрес тотышлар гына бар нәрсәгә карата да гыйбрәтле түгел. Ул тотышлар чып- чыинан гыйбрәтле булсын өчен, алар тамашачыга аерхмачык аңлаешлы уй- тойгылар җирлегендә туарга тиеш. Геройның психологиясен, эчке дөньясын тасвирлаудагы кимчелекләр, бигрәк тә геройның тормышындагы кискен борылышлар автор уе белән беренче планга куелган пьесаларда күзгә ташлана. В. Собконың «Трофим Корчакның бәхете» исемле пьесасында герой, индивидуализм калдыкларыннан арына-арына, идея ягыннан катлаулы үсеш юлы уза. Ләкин бу юл аерым-аерым әһәмиятле моментларда гына күрсәтелгән. Герой психологик яктан бер моменттан икенче моментка «сикереш» ясаган кебек. Тамашачы бу сикерешләрнең нәтиҗәсен күрә, ләкин Трофимиы зур эчке үзгәрешләргә китергән катлаулы психологик процесс ахырга чаклы шул килеш ачылмый кала.
Уңай герой характеры турында әйтеп узганнарга, ниһаять, тагын бер әһәмиятле нәрсәне өстәргә кирәк. Драматургиябездәге уңай геройлар арасында массаларны җитәкләүчеләрнең, партия работникларының фигуралары аерылгысыз зур урын алып торалар. Моның табигыйлеге шуннан: ул тормышта булып тора торган хәлләрнең бер бөтен картинасын чагылдыра. Ләкин, драматургиябезнең бу очракта уңышлары булса да, соңгы елларны ул нәкъ әнә партия работникларын, ал арның кешелек характерларын сурәтләүдә күп кенә художество уңышсызлыкларына очрады. Моңа вакыт ягыннан иң соңгы, аермачык мисал итеп А. Кронның вахтанговчылар тарафыннан сәхнәгә куелган «Партия кандидаты» исемле тулаем кызыклы гына пьесасындагы партия работнигы Платовщиковның уңышсыз образын күрсәтергә була. Пьесада әллә ничаклы характер бар, ә шулар арасында сәхнәдә, вакыт- вакыт һәртөрле дөрес сүзләр сөйләп, партком секретаре дип исем бирелгән абстракция йөри. Бу хәл бер KDOH пьесасында гына түгел бит. Шушы уңай белән, сәләтле яшь драматург А. Кожсмякинның «Тынычсыз должность» исемле пьесасындагы обком секретаре Петровны да искә төшереп китәргә мөмкин. Б. Фаянс белән М. Сагаловичның «Дәүләт киңәшче- се»ннән берьюлы бер үк дәрәҗәдә уңышсыз өч фигураны: банк парторгын, төзелеш парторгын, обком секретарен яки Леонид Ленчның үзе болай үткен, әче итеп язылган «Зур мәшәкать» исемле пьесасындагы райком секретаре Марцеваны искә алып китәргә мөмкин. Ю. Чепурип- ның «Язгы сулар»ындагы партбюро секретаре Тальянов та характер калкулыгы белән үзенең антогонисты Барсуковтан бик нык калыша.
Нигә алай ул? Моңа җавап бирү бик кирәк, чөнки массаларны җитәк-ләүчеләрнең, партия работникларының тамашачы яратырлык җанлы, үзенчәлекле характерларын иҗат итү — драматургиябезнең кичектергесез, турыдан-туры бурычы.
Партия работникларының уңай образларын иҗат итәргә омтылып, кайбер драматургларыбыз сәбәп белән нәтиҗә дигән төшенчәлекләрне буташтыралар: аларча, кеше секретарь булганга күрә яхшы булып чыга. Ә чынлыкта моның киресе бит. Кеше яхшы кеше, яхшы коммунист булганга секретарь була. Секретарьлык постында әйбәт кешенең эшлә-
92
ве— безнең тормыш өчен типик күренеш. Масса үз арасыннан иң яхшы кешеләрне күтәрә, аларны җитәкче и:сп куя. Бу кешеләр масса идеясен чагылдыралар, апа җитәкчелек итәләр, аңардан өйрәнәләр. Ләкин болар барысы да фәкать шушы хакыйкатьне генә раслый: кешесенә карап пост яхшы, ләкин постына карап кеше яхшы түгел. Бу хакыйкатькә тәмам төшенеп җигәргә теләмәү шуңа китерә — драматург башта ук: кеше секретарь булганга күрә яхшы, дигән фикергә килә дә, соңыннан кешенең характерын тудыру турында, менә бу фәлән характерлы кеше чыннан да секретарь булырга, массаларның җитәкчесе булырга лаеклы дигән нәрсәне исбат итү турында борчылмый башлый. Драматург, моны исбат итәргә һәм образны характер буларак ачарга кирәк дип санамыйча, секретареның эшләгән эшен должностендагы функцияләрне дөрес аңлавына туры китерү турында гына кайгырту белән чикләнә. Чынлыкта исә тамашачы секретарьлык должностена драматург ярдәменнән башка да олылап карый, ә бу пьесадагы секретарьга берничек тә күңеле ятмый, чөнки ул драматург гаебе аркасында, характерсыз бирелгән.
Драматургиядә күп очрый торган ялгышларның беренчесе шушы.
Икенче ялгыш моннан гыйбарәт: бездә һәрвакыт диярлек пьесаларда’ секретарь җиң сызганып үз эшен эшли, уйлый, бәхәсләшә, дөрес карар кабул итә, кайвакыт ялгышып та куя, үзенең һәр эше өчен партия каршында җавап бирә торган работник буларак бик сирәк күрсәтелә. Бик еш очракларда ул кеше ялгышларының судьясы итеп бирелә, кайбер пьесаларда, мәсәлән, Фаянс белән Сагаловичның әлеге «Дәүләт киңәшчесендә секретарь үз тирәсендәге кешеләрнең яхшы якларын һәм гөнаһларын салкын гына тикшереп, үзенең соңгы, дөрес хөкемен чыгару өчен, юри алариың ялгышканын көтеп торган кебек. Кагыйдә буларак, ул үзе мондый пьесаларда кешеләрнең вакытында үзе кисәтергә тиешле ялгышлары өчен һич җаваплы түгел. Безнең драматургиядә секретарьларны шушы рәвешчә судьяларга әйләндерү кайбер очракларда шуңа кадәр җитте ки, драматурглар тәэсире белән актерлар да андый секретарьларны судьяга яки прокурорга әйләндереп бетерә язалар, мәсәлән, Л. Ленчның «Зур мәшәкать» комедиясен Моссовет исемендәге театр сәхнәгә куйганда шулай булды.
Партия оешмалары секретарьларының эшчәнлек характерын дөрес бирмәү нәтиҗәдә аларның кешелек характерларын җансыз, ялгыш итеп бирүгә китерә.
Ниһаять, күп очрый торган ялгыш-ларның өченчесе, — бу турыда мин гомумән уңай геройлар образын ижат итү турында сөйләгәндә әйтеп киткән идем инде, — бигрәк тә партия җитәкчеләре образын бирүдә аермачык чагыла торган ялгышларның берсе шул: драматурглар, партия җитәкчесе идеалы төшенчәсен пьесада күрсәтелгән һәрбер секретарьны һәрбер сөйләгән сүзендә, һәр эшендә персональ һәм эзлекле рәвештә идеаль итү төшенчәсе белән буташтырып, секретарьны уңай шәхес иттереп кенә калмадылар, бәлкя идеаль шәхескә әйләндерделәр. Бу эштә тәнкыйтьтәге кайбер аерым дидактик чыгышлар да, асылда шушылай идеаллаштыруны таләп итеп, мәсьәләгә туры килмичә, кире килеп, шушылай идеаллаштыруга каршы килә торган нәрсәләрнең барысында: бу бозу була, кимсетү була, фәлән- төгән дип, йогынты ясамый калмадылар. Өстәвенә, асылда, шундый бер нәрсәгә дә ишарә ясадылар: янәсе, партия секретаре, бигрәк тә зур партия оешмасы секретаре, сәнгать әсәрләрендә, иң элек драматургиядә,— биредә ул җанлы кеше буларак сәхнәдә йөри,— тәнкыйтьтән тыш дип игълан ителергә тиеш; янәсе, драматург партия җитәкчесенең теге яки бу җитешсезлекләрен, йомшак якларын күрсәткәндә партиянең авторитетына тап төшерә, имеш. Мондый дидактик тәнкыйть драматургиягә тормышта халык тарафыннан сөелә, сәхнәдә тамашачыга чын- чыннан охшый торган җанлы, яхшы, чын партия работникларының харак-терларын тудырырга комачаулап килде.
93
Бу мөһим эштәге төп ялгышларыбыз менә шулар. Без боларны бетерергә тиешбез. 4. ДРАМАТУРГИЯДӘГЕ ОСТАЛЫКНЫҢ КАЙБЕР БАШКА МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
Уңай геройның чын-чыннап художестволы образын тудыру бурычы һәм тормыштагы барлык тискәре яклар белән рәхимсез рәвештә көрәшү бурычы берсе-берсенә каршы килмиләр генә түгел, бәлки, киресенчә, бер-берсен диалектик рәвештә тулыландыралар һәм бер бурыч-ның: җәмгыятебез тормышын дөрес күрсәтү бурычының ике ягын тәшкил итәләр. Бик тискәре персонажларны сатирик комедияләр өчен генә махсус саклап тотуның һич кирәге булмаган кебек, фәкать яхшы һәм иң яхшы кешеләрне генә дә, күңел йомшарткыч дидактик пьесалар өчен— вакыйгалары яхшы хәлләр белән башланып, бөтенләй яхшы хәлләр белән тәмамлана торган пьесалар өчен махсус фонд сыйфатында, үзләренә бер бүлмәгә аерып алуның да кирәге юк.
Характерларның уңайлары да, тискәреләре дә үзара көрәштә аермачык күренәләр. Ләкин башта ук бер ялгыштан сакланырга кирәк. Бу ялгыш соңгы вакыттагы берничә пьесада сизелә башлады һәм, конфликтсызлык теориясе адресына никадәр каты сүзләр булуга карамастан, чынлыкта конфликтсыз драматургия практикасының үзенә бер төрлерәк үзгәртелгән яңа үрнәге булып кала бирә. Мин кайбер пьесалардагы ашатыш (поддавки) уенын әйтәм. Әйе, драматург баштарак уңай характерны тискәре характер белән кискен конфликтка китергән кебек була. Ләкин чишелүгә таба барган саен, көрәш тышкы яктан һаман кискенләшә төшкән шикелле күренгән саен, сезне: сәхнәдә без уйлаган нәрсә булып чыкмады әле, уңай һәм тискәре геройлар үз партияләрен торган саен гел юри уйныйлар дигән шик ныграк борчый башлый. Эш хәлиткеч моментка якынлаша башлагач, уңай герой, баштагы кебек, шашка уйнавында дәвам итә, ә тискәре герой кинәт ашату уенына күчә. Гүяки, тискәре герой үзенең барлык шашкаларын уңай геройга биреп, аңа партияне мөмкин кадәр шәбрәк отарга булышу турында гына кайгырта.
Финалдагы мондый ашатыш уеннарын Кронның «Партия каидида- ты»исемле пьесасындагы соңгы картинада да, Суровның «Ару кешеләр» исемле пьесасындагы соңгы актта да бер үк дәрәҗәдә күрергә мөмкин. Крон пьесасында Востряков гаҗәп бер әрсезлек белән үз-үзен фаш итәргә тырыша, ә Суров пьесасында Енотов гүя үз тирәсендәге уңай геройлар барлык шикләнүләрен ташласыннар да аны кабахәт кеше дип атап, үз средаларыннан чыгарып ыргытсыннар дип кенә кайгырткан шикелле. Сүз дә юк, кайбер юньсез кешеләр, кинәт берәр нәрсә эшләп, үзе дә уйламастан, үзен-үзе фаш иттерергә мөмкин. Ләкин ул бик күп очракларда, үзен берәүгә дә тоттырмыйча, хәтта бу турыда башына да китермәстән, үзен сакларга, куркыныч астыннан чыгарга, җае килсә, һөҗүм итәргә дә тырыша. Әгәр тискәре персонаж көрәштә үзе бирел- мәсә, драматургка уңай геройның акылын, тормыш тәҗрибәсен, характер көчен күрсәтергә һәм тамашачының аңа ышанычын уятырга мөмкинлек туа, ә инде геройны чынлыкта әллә кайчан алдан ук драматург кулы белән, кешегә күрсәтмичә, кисеп куелган һәм бер җиреннән генә эләгеп торган зур бер агачны акрын гына төртеп тә аудардым дип хыялланучы балага әйләндерергә юл калмый.
Тискәре тип —дошман, жулик, бозык карашлы кеше — безнең совет чынбарлыгында шундый хәлгә куелган, чын тормышта ул ачыктан-ачык каршылык күрсәтергә гадәттән тыш очракларда гына батырчылык итә. Ул ничек кенә булса да йөзен яшерә. Бу да шулай ук уңай герой белән аның арасындагы конфликтны йомшартмый, бәлки тирәнәйтә генә төшә, йөзен яшерүче шушы кешене фаш итә белү уңай геройның уяулыгына, акылына, тәҗрибәсенә, ихтыярына бәйләнгән. Бу эшне эшли белүе уңай геройның образын көчәйтә, аның характерына яңа сыйфатлар өсти.
94
Ләкин кайбер драматурглар шушы нәрсә белән исәпләшергә теләмиләр һәм, драматургиядәге осталык законнарына капма-каршы буларак, тискәре персонажны уңай герой каршында үзенең бөтен тискәрелеген яшермичә тизрәк әйттерергә ашыгалар. Драматург, болан эшләгәндә, тискәре персонажның, үзен тотудагы табигыйлекне генә бозып калмый, уңай геройларын аңгыра итеп калдыра: уңай геройлар каршында үзенең кем булуын яшермичә, туп-туры әйтеп салган юньсез кешенең юньсез икәнен, шуннан бүтән беркем түгеллеген һәр тамашачы аңлаганнан соң да, алар еш кына очракларда беркатлыланып ни дияргә дә белмичә, әллә ни гомер аптырап торалар. Драматурглар барыннан да бигрәк сатирик комедияләрдәге тискәре геройларны шушындый тупас рәвештә үз- үзләреннән фаш иттерәләр. Авторлар, үз кулларында булган барлык художество чаралары белән образны сатирик яктан көчәйтәсе урында, образны көчәйтү бурычын еш кына ... фаш ителә торган персонажларның үзләренә йөклиләр. Шулай итеп, тискәре геройлар, драматургның эшен ансатлаштырып, үзләре теләп, аңлаешсыз бер ләззәт табып, өсләренә пычрак су коя һәм үзләрен дегет-кә буйый башлыйлар... Нәтиҗәдә, образны көчәйтү түгел, бәлки пьесадагы элементар тормыш чынлыгын бозу булып чыга. Ы. Виртаның «Помпеевның һәлак булуы» исемле комедиясенең беренче варианты, ту- рыдан-туры шулай язылуы белән, моңа аермачык мисал иде. Бәхеткә каршы, соңгы вакытларда автор аны яңадан эшләп, шактый гына яхшыртты.
Драматурглар кайвакыт, пьесада бер тискәре герой булгач, тагын бер тискәре яки кимчелекле персонажны кертергә куркып, тискәре геройның тойгысын кем дә булса уртаклашуга исәп тотып, аны башта ук, ясалма рәвештә арттырып, ялгыз хәлдә бирәләр. Шуннан соң бу герой, тормыш логикасына капма-каршы буларак, үзенең тискәре сыйфатларын кешеләр алдында ачыктан-ачык күрсәтә башлый. Ул шушы кешеләрдән үз тойгысын уртаклаштырырга исәп тота алмау гына түгел, образмын эчке дөреслеге аркасында, киресенчә, алардан яшереперг-ә тиеш иде. Драматургиядә мондый ялгышның еш очравына төп сәбәп — тормышны сурәтли белмәүдән дә, кыюсызлыктан да, ниһаять, тормышны чынлыктагыча сурәтләмәүдән дә килә. Ә тормышта бит тискәре типларның шактый күбесе вакыты җиткәнче, тәмам фаш ителеп, җәмгыятьтән алып ташланганчы, кайвакыт ниндидер катлаулы, кайвакыт ян формаларда үзләренә билгеле дәрәҗәдә яраклы среда табалар.
Сүз уңаенда әйтсәк, юньсез, фальшь, шикле кешеләрнең куркыныч булулары да, сырышучан, әрсез булулары да шунда. Аларның торган саен зур кыенлык белән, шулай да һаман әле җәмгыятебездә яшәп килүләре дә шуннан аңлатыла. Бу хәл белән санлашмау тормыш дөреслеген дә, драматургиядәге осталык законнарын да бозу дигән сүз. 5. ТЕАТРАЛЬ ТӘНКЫЙТЬНЕҢ КИҢ КАРАШЛЫ БУЛУЫ ҺӘЛ1 ОСТАЛЫГЫ ТУРЫНДА
Драматург белән театр тәнкыйтьчесе — бер зур цехта, уртак максат белән эшләүче кешеләр.
Безнең, драматургларның, күбебез театраль тәнкыйтьтән үзен бик ансат кына аерып куя. Бу хәл бигрәк тә театраль тәнкыйть ялгышлыклар, хаталар эшләгәндә еш була. Мондый очракларда драматурглар, тәнкыйть фикеренең торышы өчен үзенең дә беркадәр җаваплы икәнен, театраль тәнкыйтьнең, кем генә тарафыннан булмасын — тәнкыйтьчеме, драматургмы, режиссермы яки автормы — шушы кешеләр тарафыннан язылган мәкаләләрдән торганын онытып, «алар» дияргә ашыгалар.
Әйтергә кирәк, соңгы ел ярым вакыт эчендә безнең театраль тәнкыйть, яңа күренә башлаган исемнәр хисабына да, актерларның, режиссерларның һәм драматургларның матбугатта бик күн сандагы чыгышлары хисабына да, бераз үсә, арта төште. Драматургия һәм театр мәсьәләләренә багышланган берничә әһәмиятле мәкалә белән «Правда» чыкты. Бу
95
мәсьәләләр «Литературная газета» битләрендә шактый күп тикшерелде. «Театр» журналы, касталарча тар чикләнүдән һәм һаман бер үк авторлар тирәсендә бер үк төрле әйләнүдән котылып, соңгы вакытларда җанлы, күп төрле театраль тәнкыйть трибунасына әйләнде. Безнең тәнкыйтебездә гел җансызландыргыч дидактикадан гына торган, драматургка теге яки бу шаблонны ничек кенә булса да тагарга тырышкан мәкаләләр азайды, һәм художество анализы ясауда осталыгы артуы, үткен мәсьәләләр куюы белән аерылып торган җанлы мәкаләләр күбәйде. Хәзергә безгә театраль тәнкыйтебезнең. бүгенге торышы белән канәгатьләнерлек бернинди сәбәп булма- са да, аның артта баруы турындагы гадәти формуланы кулланасы килми. Театраль тәнкыйтебездә, анын. байтак кына җитди кимчелекләренә карамастан, ниһаять, драматургиядәге шикелле, турысын әйткәндә шуның белән бәйләнешле беркадәр җанлану сизелә дисәк, дөресрәк булыр.
Шулай ук, драматургия белән театраль тәнкыйтьтәге җанлану турында сөйләгәндә, хәзергә әле безнең тәнкыйтьтә нәрсәнең җитешмәвенә һәм аның вульгар дидактика багажындагы нәрсәләреннән һаман әле арынып бетә алмавына кыскача гына тукталып китү дә бик әһәмиятле. Партия матбугаты моннан ел ярым элек бу вульгар дидактиканың зарарлы нәрсә икәнен бик катгый рәвештә күрсәткән иде.
Барыннан да бигрәк — безнең театраль тәнкыйть сәнгатьнең спецификасына, драматик әсәрләрнең төрле-төрле бик күп үзенчәлекләренә һаман да игътибар биреп җиткерми әле.
В. И. Ленин «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле мәкаләсендә, әдәбиятның партияле булуын әйтеп, түбәндәгеләрне язды:
«Бәхәс юк, әдәбият эше механик тигезләүгә, нивелировкага, күпчелекнең азчылык өстеннән хөкем сөрүенә иң аз бирелә. Бәхәс юк, бу эштә шәхси инициативага, индивидуаль мәеллекләргә күбрәк иркенлек, фикергә һәм фантазиягә, формага һәм эчтәлеккә иркенлек тәэмин итү һичшиксез кирәк. Болар бар да бәхәссез,, ләкин болар бар да тик шуны гына исбат итәләр ки, пролетариатның партия эшенең әдәбият өлеше про-летариатның партия эшенең башка өлешләре белән шаблонлы рәвештә тиңләштерелә алмый».
Ленинның бу сүзләре безнең тәнкыйтькә үзенең бурычларын аңлау өчен искиткеч әһәмиятле. Безнең тәнкыйть шул нәрсәне исендә тотарга тиеш: тәнкыйть мәкаләләрендә әдәбиятыбызны тәнкыйтьләгәндә, аны коммунизм идеяләренә хезмәт итүдәге турылыклыгыннан чыгып бәяләргә кирәклек белән бергә, ничек кенә булмасын механик рәвештә тигезләргә, нивелировкаларга яки язучыларның индивидуаль омтылышларына, уй белән фантазиягә, форма белән эчтәлеккә иркенлек куелырга тиешлекне онытырга ярамый.
Безнең театраль тәнкыйть драма-тургиянең тормышны дөрес чагылдыруы, үткен мәсьәләләрне курыкмыйча күтәрүе, юньсез кешеләрнең, барлыгын әйтмичә йолып калдырмавы турында кайгыртырга тиеш. Театраль тәнкыйтебез, шушыларның барысы турында да туктаусыз кайгырта торып, драма сәнгатенә киң караш булдырырга, иҗат индивидуальлекләре һәм художество агымнары аерымлыгында, боларның барысын да уртак бер типка ничек кайтарып калдырырга икән дип көчәнмичә, драматургиябездәге яңадан-яңа мөмкинлекләрне ачып күрсәтергә тиеш.
Театраль тәнкыйть драматургиядә иҗат кыюлыгына өндәргә, андагы яңа әсәрләрнең художество үзенчәлекләре өчен көрәшергә тиеш. Совет сәнгатенә сәхнә әсәрләренең — трагедиядән алып водевильгә хәтле булган бик күп төрле жанрлары кирәк.
Атап әйтсәк, бүгенге көндә совет комедиясе турында бик нык кайгырту, аңа зур игътибар бирү тәнкыйть җаваплылыгына төшә. Якындагы узганнар турында сүз кузгатсаң, комедиябезнең билгеле бер вакытка шактый тилгәнен яшерергә кирәкмәс. Мондый хәл шуның аркасында булды: безнец матбугатта тормыштагы тискәре күренешләрне көлеп фаш итәргә кирәклек мәсьәләсе бик еш яктыртылмады, тормышны
96
матурларга кирәклек тенденциясе яшәп килде генә түгел, безнең тәнкыйть күп кенә очракларда комедиягә карата унификацияләштерелгән хаксыз таләпләр куйды. Өстәвенә, беренчедән, комедия турында гомумән драматургия законнарыннан чыгып хөкем йөртергә ярамаганлыгы, икенчедән, комедия дә үз эчендә бик зур жанр аерымлыклары булган бер дөнья икәне, водевиль белән сатирик комедия, бытовой комедия белән лирик комедия барлыгы, шуңа күрә комедиянең үз эчендә дә, әгәр бер Чехов иҗатындагы гына комедия жанры диапазонын алсак, «Аю» белән «Чия бакчасы»н аермыйча, бер үк бәя шкаласын кулланырга ярама-ганлыгы һич тә исәпкә алынмады.
Билгеле бер жанрдагы әсәрләр турында шул жанр законнарыннан чыгып хөкем йөртергә кирәклекне истән чыгару практикада комедия жанрының сүнүенә, ә театр постановкала- рында комедиядәге рольләрнең актерлар тарафыннан башкарылуында да, комедиянең режиссер тарафыннан трактовкалануында да, оформле- ниесендә дә форманың кискенлегеннән куркуга китерде. Бәхәс юк, комедия реаль тормышка таянып языла, ләкин шул ук вакытта аңарда — жанрның үзенчәлекләре аркасында — бер бөтен системадагы билгеле бер шартлылыклар да була. Тәнкыйтьтә моны истән чыгару шуңа китерде — комедиягә, аның режиссер тарафыннан трактовкалануына, ак-терларның уйнауларына карата еш кына урынсыз һәм хәтта мәгънәсез таләпләр куя башладылар. Әйтик, әгәр дә бу таләпләрне «Крокодил» журналына куйсак, андагы барлык карикатураларны станокта басыла торган живописька әйләндерергә, ә тышына, аюлар образын аз гына да бозмыйча, Шишкинның «Урман ир- тәсе»н бастырырга туры килер иде.
Безнең театраль тәнкыйть, драма-тургиябездәге чын-чыннан талантлы әйберләрне, схоластик кануннар үлчәвенә салдырмыйча, шулариы яклаганда, җанлы тормыштан һәм сәнгатьтән ваз кичкән зарарлы догматик тәнкыйтькә каршы көрәшеп Добролюбов язган шушы сүзләрен исендә нык тотарга тиеш: бу тән-кыйть «авторларга карата, рекрутлар присутствиесенә китерелгән мужиклар белән эш иткән шикелле, бер үлчәү белән эш итә һәм, яна алынучының (каралучының.) үлчәүгә туры килү-килмәвенә карап, я «маңгае!», я «җилкәсе!» дип кычкыра. Анда җәзаны бик кыска һәм коры тоталар. Әгәр дә сез сәнгатьнең дәреслекләрдә басылган мәңгелек законнарына ышанасыз икән, ул чагында андый тәнкыйтьтән котыла алмаячаксыз. Ул сезгә үзегезнең сокланган нәрсәгезнең бернигә ярарлык нәрсә түгел, ә йокыгызны китерә, авызыгызны ачтырып иснәтә яки мигрень авыруына сабыштыра торган нәрсәләрне асылның да асылы дип, бармагы белән санап исбат итеп бирәчәк».
Безгә тәнкыйтебездә икейөзлелек күренешләренә каршы, шулай ук гомуми, дөрес тәнкыйть положениеләре белән конкрет пьесаларны тикшергәндәге ялгыш практика арасында әле һаман да еш кына очрый торган аерымлыкка каршы көрәшергә кирәк. Тәнкыйтьче гомуми положениеләр язганда: конфликт кирәк, ха-рактерларны тасвирлаганда кыю булырга кирәк дип, авызыннан күбекләр чәчә, ә инде әсәрне конкрет тикшерә башлады исә, һәрбер конфликтны шик астына ала, һәм тормыштагы тискәре күренешләр ничек кенә бирелмәсен — һәммәсен дә чынбарлыкны бозу дип карый. Мондый ике төрле тәнкыйть бик хәтәр ул. Бер яктан, ул, болай караганда, сәнгатькә юл ачып, алдан чаба төсле, икенчедән, һәрбер конкрет очракта, сәнгатьне итәгеннән тотып, сиздермичә генә, батырлык һәм кыюлык юлыннан тартып чыгарырга әзер тора.
Безнең тәнкыйтьтә әле һаман да күренеп килгән икейөзлелекнең бер формасы пьесага карата тамашалы биргән хөкемгә, бик эреләнеп, игътибар итмәүдә һәм аны санга санамауда чагыла. Бу хөкем төрле-төрле, бик күп элементлардан һәм очрак-лардан барлыкка килә. Тәнкыйтьченең үз карашын әйтергә хакы бар. Ул һәрвакыт бу хөкемнең бар ягы белән килешмәскә дә мөмкин. Ул гына да түгел, матбугат аркылы үзенең тәнкыйть сүзен әйтеп, бу хөкемгә йогынты да итә ала. Ләкин аның бу хөкем
7. ,С. Ә.' № 12. 97
белән бөтенләй санашмаска һәм үзенең беренче бурычына салкын карарга хакы юк. Ул, спектакль белән пьеса турында үзенең соңгы фикерен әйткәнче, драматургның осталыгын билгеләр өчен, гади, ләкин әһәмиятле бер мәсьәләне тикшерергә тиеш. Кайда, театрда кайсы пәрдәне караганда чебен очкан тавыш та ишетелми һәм кайда, ни сәбәптән тамаша залында авыз ачып иснәнә, йөткерә башлыйлар. Тамаша залындагы йөткерү эпидемиясе дә — үзенә күрә күмәк рецензия бит.
Соңгысы, ләкин бик әһәмиятлесе, театраль тәнкыйтебезне нык игътибар иттерергә теләгәнем —драматургиядәге кадрлар белән абайлап эш итү мәсьәләсе. Теге яки бу драматургның җитди ялгышлары булса, болар бик каты тәнкыйтьләнергә тиеш тә, кирәк тә. Ләкин, моның белән бергә, драматург үзенең соңгы пьесасында җитди ялгышлык җибәр-гән булса да, җитәрлек нигез булмый торып, драматургка барлык дөнья гөнаһларын өяргә, аңа карата җәмә-гатьчелекнең ышанмаучылыгын ту-дырырга, аңлы рәвештә яла яккан дип, нахак гаеп ташларга һәм өстәвенә, хәтерсез Иванга салышып, аның моңарчы совет драматургиясе өчен эшләгән бик күп файдалы эшен онытырга ярамый. Шуны истә тотарга кирәк: ялгышлык эшләгән әдәбиятчыга хатасын күрсәтеп кенә кал-мыйча, моңарчы эшләгән файдалы эшен онытмауларын һәм аның, ялгышларын бетереп, киләчәктә дә яхшы әсәрләр иҗат итә алачагына ышануларын күрү аңа хаталарын төзәтергә ярдәм генә итәчәк. Билгеле, биредә эш формулировкаларны йомшартуда түгел, бәлки язучыга кай- гыртучан караш күрсәтүдә, аның язмышы белән кызыксынуда, әгәр дә ул юлдан язган икән, аны аякка бастырырга теләүдә.
Безнең драматургия хәзер берничә еллар буена кичереп килгән1 артталык чорыннан чыгар өчен көч җыя.
Күптән түгел генә язылып бетеп, репетиңияләнә торган яки яңа гына сәхнәгә куелган күп кенә пьесалар театрларның быелгы сезоны элеккеләренә караганда шактый баерак булачагына ышанырга мөмкинлек бирә.
Салынскийның «Хәтәр юлдаш»ы, Чепурииның «Язгы сулар»ы, Софро- новның «Варвара Волкова»сы, Якоб- сонның «Ангел хранитель из Небраски», Макаёнконың «Зинһар гафу итегез»е, Ленчның «Зур мәшәкат»е, Минконың «Фамилияләрен әйтмичә», Лавреневның «Лермонтов»ы, Бара- ташвилиның «Энә карагы», Кожемя- кинның «Тынычсыз должносте», Щегловның «Кара урман»ы, Зарьян- ның «Месроп Корсоцян»ы, Лаврентьевның «Кряжевы», Леберехт бе-лән Эйнбаумның «Безнең еллар иртәсе», Каверинның «Иске шәһәрдә»се, Суровның «Ару кешеләр»е, Броделе- ның «Кайнар йөрәкләр»е, Кронның «Партия кандидаты», Ягджянның «Сатылган өе», Зоринның «Кунак- лар»ы, Абдумомуновның «Тер-Кип- чиган»ы, Дыховичный белән Слобод- скойның «Кайда бу урам, кайда бу йорт»ы, — бу пьесалар төрле жанрда, төрле көч белән язылган. Шулай да, минем уемча, боларның һәрберсе тамашачыларга үзенең берәр ягы белән кызыклы булыр. Аннары мин, бу исемлекнең тулы булуын үз өсте- мә алмастан, пленумны шул нәрсәгә игътибар иттерер идем: быел күп кенә кардәш республикаларыбыздагы драматурглар да безнең күмәк көч белән иҗат ителә торган бөтенсоюз театр репертуарына зур өлеш кертәләр.
Эшебездә сизелә башлаган җанлану ныгысын өчен, без, драматурглар, театр эшлеклеләре һәм театр тәнкыйтьчеләре, барлык көчебезне бергә туплап, иҗат дуслыгы обстановка- сында, бер-беребезнең ялгышларын, хаталарын йолып калмыйча, туп-ту- ры күрсәтеп, драматургиядә туа торган барлык яхшы нәрсәләргә, атмосфераны ялган конфликтсызлык теорияләреннән, матурлаучы дидактик тәнкыйтьтән тазарту нәтиҗәсендә туган барлык яңа нәрсәләргә аеруча игътибар итеп эшләргә тиешбез.
Бер-беребезнең эшенә игътибар белән килергә кирәк. Бигрәк тә яшь авторлар эшенә игътибар белән карарга кирәк. Алар драматурглар

сафын үстерәләр. Драматик форма' өлкәсендә новаторларча эзләнүләрне хуплап каршы алырга, әгәр пьесада дөрес идея башлангычы бар икән, художникның сизгерлеге һәм таланты чагылган икән, һичбер төрле бәхәсле һәм дискуссияле элементлардан курыкмыйча, шушы юнәлештәге кыюлыкны һәм яңа омтылышны хуплап каршы алырга кирәк. Бу, әлбәттә, драматургиядәге формаларга гына кайтып калмый, бәлки режиссурада, пьесаларны сәхнәгә куюда форма өлкәсендә новаторларча эзләнүләргә дә карый.
Драматургия тамашачының кы-зыксынуларын һәм таләпләрен һәрвакыт искә алып торырга тиеш. Ә моны эшләү иң элек заманыбыз кешеләре турында дөрес, оста язылган әсәрләр, коммунизмның җиңүе өчен көрәштәге бөек идеяләрне художестволы итеп чагылдырган пьесалар, кешеләрнең батырлыгын, омтылышын һәм йомшак ягын дөрес аңлап, аларга тирән мәхәббәт белән, шатлыкларын, кайгыларын уртаклашып, иң әһәмиятлесе халыкның көченә һәм акылына чиксез ышанып язылган пьесалар ижат итү дигән сүз. Бу күмәк эш, сәнгать күренешләре турында сүз барганда, үзара ижат ярдәме күрсәтү нигезендә, үзе өчен жайлы тоелган теләсә нинди формулировкага ияреп, драматургиягә үтеп керергә маташучы арзанлы потребительлек, җайлашу, халту-ра күренешләренең һәрберсенә прин-ципиаль килешмәүчәнлек күрсәтү нигезендә алып барылырга тиеш. Без беркемгә дә — драматургия фронтын киңәйтәбез дигән булып, халтура та-ратырга ирек куймаячакбыз.
Без партия таләпләренә, халык таләпләренә лаеклы рәвештә жавап бирер өчен бөтен көчебезне куячакбыз. Үзебезнең пьесаларыбыз белән совет кешеләрен дулкынландыра торган тормыш, эш, дуслык, мәхәббәт һәм көнкүреш мәсьәләләренә җавап кайтарачакбыз. Без бу мәсьәләләрнең барысы буенча да тамашачы каршында кыю рәвештә, ксмнед кем булуына карамастан җавап бирәчәкбез һәм, тормыш драматург каршына җәмгыять өчен әһәмиятле теге яки бу мәсьәләне куйганда, драматургның битараф калырга хакы юклыгын, — тавыш бирергә тиешлеген исебездә нык тотачакбыз!