Логотип Казан Утлары
Очерк

КӨЗГЕ АЙЛАР

Г. ӘПСӘЛӘМОВ, Б. ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН

Казан портын төзүчеләр турында дүртенче очерк
Ком тавы түбәсенә менеп җиткәч, скреперчы машинасын туктатты да, кабинадан чыгып, трактор чылбыры өстенә басты һәм, бер кулын каш өстенә куйган килеш, башын бераз артка ташлый төшеп, зәңгәр күккә карый башлады. Арттан килүче икенче скрепер да туктады. Яртылаш ачылган кабина ишегеннән рус сүзләренең басымнарын бераз йомшарта төшеп кычкырган тавыш ишетелде:
— Сергей җолдас, нәмә карап ятырсың?
— Кыр үрдәкләре оча, Шадеморат, кыр үрдәкләре. Әнә күрәсеңме?!
Көзге яңгырлардан соң яз көннәрендәгечә ташый башлаган киң Идел өстеннән, бик биектә, чыннан да киек үрдәкләр оча иде. Алар җылы якларга китәләр. Сергей Кошелев, майланып беткән кепкасын салып бол- гый-болгый, алар белән саубуллаша башлады. Көчле салкын җил аның җитен кебек ак чәчен тузгытырга тотынды.
Шадеморат, кабинадан башын сузып, болай да кечкенә кара күзләрен тагы да кыса төшеп, шаяртырга кереште.
— Уй-бой, Сергей җолдас, синең эшең яман булып җатыр гуй. йөрәгең үрдәкләр артыннан очса, бер дә гаҗәп имәс. Монау мин, өйләнгән адәм булгач, йөрәгем бер дә кузгалмайды. Андрей җолдастың да...
Андрей Кошелев — Сергей Кошелевның туганнан туган энесе. Алар икесе бер үк машинада сменалап эшлиләр. Андрей, Сергейдан яшьрәк булуга карамастан, «оя корып, чеби чыгарырга» да өлгергән. Ә Сергейның әле өйләнгәне дә юк. Шадеморат Халбаев менә шуңа ишарә ясый иде. Моңарчы да, Волга — Донда бергә эшләгәнлектән, Шадеморат Сергейның барлык эч серләрен белә һәм, үзе өйләнгән кеше булганлыктан, яшь егеткә җае туры килгәндә «акыллы киңәш» бирүне үзенең бурычы итеп саный иде.
Җылы якларга очып китүче кошлар зәңгәр бушлыкта күздән югалгач, Сергей Шадеморатка таба борылып елмайды да ялт итеп кабинасына кереп китте. Шунда ук аның тракторы үкереп җибәрде һәм скреперның тегермән ташыннан да зуррак тәгәрмәчләре авыр гына әйләнә башладылар.
Яңадан әйләнеп скреперы белән тауга менгәндә, Сергей порт төзелешенең гомуми панорамасына күз ташлады. Җәй башында Идел ярында күтәрелә башлаган эстакадалар хәзер инде Яңа бистә очына ук диярлек килеп җитә язган. Аларны һаман сузалар. Әнә автокраннар, зур-зур трубаларны һавага күтәреп, ипләп кенә баганалар өстенә салалар. Яз көне Идел ярында эшли башлаган земснарядлар да хәзер ике копёр турысына килеп җиткән. Көн саен карап торганда, аларның хәрәкәте бер дә сизелми
70
хебек, әмма айлар үткәч карасаң, алар тирә-якка шул хәтле зур үзгәреш кертәләр, күреп хәйран калуың, мөмкин. Яңа бистә артындагы тигез болынлык хәзер юк инде. Кая карама — ком таулары өелгән. Хәзергә әле алар мәгънәсез өелгән кебек күренә. Тик акыл белән чамалап кына, ал арның булачак молның нигезе икәнен сизәсең.
Тәҗрибәсез кеше, бүген порт төзелеше мәйданына килеп, шушы ком тауларыннан башка берни дә күрмичә, «Кайда соң боларның җәй буе эшләгән эшләре?» — диюе мөмкин. Әмма җир эшенең хикмәтләрен белгән кеше килсә, киресенчә, «һо-һо! Тик ятмаганнар икән»,— днячәк. Сергей Кошелев мактанырга бер дә яратмаса да:
— Шактый актарганбыз, — дип куйды, һәм горурланып өстәде: — Яңгырлар комачауламаса, тагын да күбрәк актарган булыр идек әле.
Быел сентябрьдә һәм октябрь башларында көн саен диярлек яңгырлар явып торды. Өзлексез явып торган бу көзге яңгырлар төзүчеләргә, бигрәк тә җир эшләрендә эшләүчеләргә, өстәмә кыенлыклар китерде. Яңа бистә артындагы җәй көне дә рәтләп кибеп җитми торган сазламыклар тәмам баткаклыкка әверелде. Уйсу урыннарга сулар җыелды. Анда авыр скреперлар бөтенләй диярлек йөри алмас булды. Җир туңганчы мөмкин кадәр күбрәк туфрак ташырга ашкынып торган скреперчыларның өметләре көннән-көн кими барды. Алар, машиналарын сүтеп, ремонт эшләренә керештеләр. Ләкин, ремонт эшләре беткәннең соңында да, яңгырлар һаман туктамады. Скреперчылар, ишек алдына чыгып, күккә никадәр генә карамасыннар — кояш күренмәде. Салынкы соры болытлар бөтен күк йөзен каплап алганнар. Ник бер генә җирдә яктылык булсын.
— Әллә инде быел барлык карчыкларның дөньяга ачуланган елы,— әбиләр чуагының килергә исәбе дә юк бугай,— дип сөйләнделәр скреперчылар.
— Юк, егетләр, алай зарланмагыз әле,— диде трактор астыннан башын сузган Таһир Сәмигуллин.— Әбиләр күңелендә дә җылы бетмәгән әле. Менә октябрь керсен, күрерсез әбиләр чуагының ямен.
— ДТ әбиләрне яклап җатыр, җолдаслар, өмет бар әле, — дип шаяртты Шадеморат. «ДТ-54» дигән скреперда эшләүче Таһир Сәмигуллинга иптәшләре шаяртып кайчакта ДТ дип эндәшәләр иде. Әле күптән түгел генә армиядән кайткан, тәбәнәк кенә буйлы, киң җилкәле, кара тут йөзле бу егет, порт төзелешендә ике-өч ай гына эшләвенә карамастан, шат күңелле һәм эш сөючәнлеге белән үзен иптәшләренә яраттырып өлгергән иде инде.
Сәмигуллинның әйтүе дөрескә чыкты. Октябрьда көннәр чыннан да аязып китте. Дөрес, әбиләр чуагының җылысы — иске чикмән җылыды белән бер, әмма төзүчеләр моңа да чиксез шат. Бөтен ил Бөек Октябрь бәйрәме хөрмәтенә социалистик ярышка чыкканда, скреперчылар эшсез ятсыннар, имеш. Нәрсәгә ярый торган эш бу!
Менә алар, бик зур балчык кантарларын изеп, бер-бер артлы текә тауга менәләр һәм, зур-зур филләргә охшап, сырт буйлап тезелеп баралар. Корсакларындагы комны тау сыртына бушаткач, тагын түбән төшеп китәләр һәм, киң болында бик зур әйләнеш ясап, яңадан тауга менәләр...
Җәй көне аларның эшендә тоткарлыклар әллә ни булмый. Хәзер исә шактый кыен. Юеш балчык скрепер корсагыннан төшәргә теләми, заслон- калар арасында тыгылып кала. Скреперчы тракторны кинәт-кинәт туктатырга мәҗбүр була. Моны ул скрепер корсагындагы балчык коелып беткәнче кат-кат эшли. Туктату-кузгатуларга аның бик күп вакыты китә. Рейслар саны кими.
— Эшмени бу!—диләр яшьрәк скреперчылар.—Ләкин Волга—Дон төзелешендә бик зур тәҗрибә туплаган Сергей Кошелев алай тузынмый.
— Кыш көне тагын да кыенрак булачак әле, — ди ул, тыныч кына. Кыенлыкларны җиңә белергә өйрәнергә кирәк.
71
Беренче карашта гаҗәп юаш, беркатлы күренә торган бу сипкелле егетмен, тырышлыгына, салкын канлылыгына һәм тапкырлыгына бик күпләр сокланалар.
— Алтын синең холкың, Сергей,—диләр аңа.
— Әнием шундый итеп тапкан, нишләтим,— ди Сергей, оялчан гына елмаеп.
Ул тел белән әйтеп аңлатудан бигрәк, эше белән иптәшләренә үрнәк күрсәтүне артык күрә. Ләкин аның ничек эшләвен күрер өчен бик игътибарлы булырга кирәк. Ул машинаны үз җае белән йөртә, бервакытта да «камчыламый», тиешеннән артык йөк алмый, һәр буш минутын үзенең машинасын җентекләп карап чыгуга бирә. Аның фикеренчә, көз көне скреперчының нервлары аеруча нык булырга тиеш. Ник дисәң, көз көне машинага болай да көч килә. Юеш җир тракторның тизлеген киметә, скреперның пычагы туфракны бик авырлык белән генә каера, бушату да шома гына бармый. Инде шуның өстенә скреперчы үзе дә «тәртәдән чыга» башласа, машинага бөтенләй көн бетә.
Порт төзелешенең алдынгы эшчеләре белән бергә, әле җәй көне үк, Сергей Кошелевка да «Төзелешнең иң яхшы скреперчысы» дигән мактаулы исем бирелгән иде. Моңа Сергей күңеленнән бик шатланды, иптәшләренең котлап кулын кысулары, ә Шадеморат Халбаевның «Монауны юасы иде бит, Сергей җолдас, гуй», дип шаяртып күз кысулары аны тагын да куандырды. Ләкин җәй көне нәрсә... Җәй көне уйнап кына эшлисең аны. Егет булсаң менә хәзер, көз көне егетлегеңне күрсәт...
Сергей тракторын өченче тизлеккә күчереп карый. Ләкин моторның көче җитми. Димәк, туфракны алган һәм аударган чакта вакытны отарга кирәк... һәм ул шулай эшли дә. Иптәшләре аның скреперы туфракны ничектер бик җиңел кырып алуын, бушатканда да ничектер бик җиңел, «сикертүләрсез» генә бушатуын күреп алалар һәм үзләре дә Сергейча эшләргә тырышалар.
Туфрак алып кайткан саен Сергей аеруча бер игътибар белән Таһир Сәмигуллинның кечкенә скреперын күзәтә. Зур һәм әкрен йөрүче скреперлар янында Сәмигуллинның «ДТ» сы уйнап йөргән колынны хәтерләтә. Сәмигуллинның үзенең йөрәгендә дә колын уйный бугай. Ул яшь, тәҗрибәсе дә җитеп бетми. Менә тауга менгән чакта аның скреперы рәттән ике тапкыр бер урында ауды. Кечкенә скреперның чокыр-чакырлы юлда авып калуы гаҗәп нәрсә түгел. Ләкин скреперны бер үк урында ике-өч тапкыр аудару — бу саксызлык, ачык авызлылык. «Читкәрәк борса ни булган? — дип уйлады Сергей, ачуланып. — Шлангларын өзсә, күпме вакыт тик утырачак бит».
Алдан йөри торган Климов скреперы машиналар ял вакытында туктап тора торган урынга — стоянкага борылды. «Төш вакыты килеп тә җиткәнме әллә?» — дип гаҗәпләнде Сергей һәм сәгатенә карап алды. Әйе, сәгать бер иде. Төш вакытында өлкән прораб Кочетков конторага кереп чыгарга кушты. Нигә чакырды икән ул? Нинди йомышы бар? Скреперларга эшләү участогын бер күрсәтеп биргәч, өлкән прораб алар янына әллә нигә бер генә килә иде. Конторага скреперчылардан гомумән беркемне дә атап чакырганы юк иде.
Скреперны Климов янына китереп туктаткач, Сергей җиргә сикереп төште. Бары тик шунда гына ул әбиләр чуагының җылысы ни бәя торганын сизеп алды. Төньяк-көнчыгыштаи искән салкын җил аның күзләренә өере белән ком китереп бәрде, колак очларыннан чеметеп алды, кыска сырма астына үтеп керде.
— Ай-Һай!—диде Сергей үз-үзенә. — Ничек зәһәр өрә! Кабинада гына берни сизелми икән.
Яңгыр яумаса да, көзге салкын болытлар яңадан күкнең яртысын каплап алганнар. Иртән кырау төшкән иде, җирдәге яңгыр сулары юка боз белән капланган. Эшкә килгән чакта Сергей үзенең итек табаннары
72
астында аларның чынлап ватылуларын ишетә-ишстә килде. Ләкин жил иртән бу кадәр үк көчле һәм салкын түгел иде. Әллә Идел буенда ул шулай көчлеме?
Коперлар ягыннан каршы искән җилгә ян белән борыла-борыла, ак шәлле, аксыл-соры пальтолы бер хатын-кыз килә. Аягындагы озын боталары кояшта ялт-йолт килә. Аның белән янәшә кулына таяк тоткан, кара пальтолы, кара бүрекле бер ир кеше атлый.
Сергей аларны ерактан ук таныды. Берсе — инженер-геодезист Брат- ковская, икенчесе — өлкән прораб Кочетков.
— Майя Ивановна бу юка пальтодан, резин боталардан туңып беткәндер, мескен,— дип кызганды Кошелев,— Николай Сергеевичка да бу кадәр араны авыру аяк белән үтү җиңел түгелдер. Аксак күп йөри, диләр. Дөрес шул. Контораны яңа урынга күчергәч, Николай Сергеевичка күп йөрергә туры килә.
Сергей папирос кабызды һәм Сәмигуллинны күреп:
— Таһир, кил әле монда,—диде. — Мә, тартасыңмы?
— Борынга җылы җибәрми булмас.— Сәмигуллин Сергей сузган папиросны алды. — Хәзер шулай өрсә, кыш көне монда ничек булачак. Карт чыпчык кебек катып үгләрсең.
— Синең кебек берничә карт чыпчык кыш җитмичә үк катып үлгән ди, Таһир, — дип көлемсерәде Сергей.— Ләкин мин сиңа менә нәрсә әйтмәкче идем, дускай. Син машинаңны әзрәк кызгана төш әле. Бая карап тордым, бер урында ике тапкыр аудардың.
Сәмигуллин көлеп җибәрде.
— Шәйтан да булмый аңа. Үзе егыла, үзе тора. Үзе егылган еламый.
—. Алай димә әле, шлангны өзсәң, утырачаксың бит.
— Ярар, саграк булырмын, — диде Таһир. — Әйдә, ашарга барыйк. Югыйсә, урта авылда этләр өрә. Иртән йоклап кала язганмын, ашамыйча чаптым.
— Кызлар янында булгансың?
— Билгеле инде, бөтен бәла кызлардан башлана. Чебен кебек ябышалар.
Контора янындагы бүлмәдә, кайнар чәй эчә-эчә, алар яңадан сүз башладылар.
— Сезгә нәрсә, сезнең эш рәхәт, төшемле дә,— диде Сәмигуллин, калай кружканы ике куллап кысып. — Сез үзегезнең зур скреперыгыз белән туфракны 600 метрдан аласыз. Шуннан коэффициент та, төшем дә югары. Ә мин «ДТ» белән таудан төшәм дә тагын тауга үрмәлим. Коэффициент та юк, төшем дә чамалы. Сезнең маршрутка күчсәм ничек булыр икән?
Сергей уйга калды. «ДТ-54» скреперы зур скреперлардан үзенең маневрлы булуы һәм тиз йөреше белән аерыла. Аннары трактор да аны җиңелрәк йөртә. Зур скреперлар ике рейс ясаганчы, «ДТ» өчне ясап өлгерә. Ләкин скреперларның эш нәтиҗәсен исәпләгәндә, ераклык искә алына. «ДТ» туфракны якын тирәдән ташыганга аның коэффициенты билгеле дәрәҗәдә түбәнрәк санала.
— Синең скреперың, Таһир, якын җирдә генә эшли торган машина,— диде Сергей, уйчан гына.— Аның маневры әйбәт. Ул теләсә нинди урында борыла ала. Шуңа күрә сиңа зур әйләнеш ясарга берәү дә рөхсәт итмәячәк. Әгәр рөхсәт итсәләр дә, мин уйлыйм, син үзең моңа риза булмас идең.
— Ни өчен? Мин әле яңа гына, зур әйләнешкә күчәргә теләгем бар, дидем бит.
— Монысын син уйламыйчарак әйтеп ташладың, Таһир. Менә икәүләп исәпләп карыйк әле. Әйтик, син зур кругка күчтең, ди. Синең коэффициентың, билгеле, бераз күтәреләчәк, ләкин комны әзрәк ташыячаксың. Димәк...
— Тукта әле, — дип бүлдерде Сәмигуллин,—син мине процент артыннан куа дип уйлыйсыңмы әллә? — Ул кружкасын читкә этәреп, Сергейга
73
текәлде. Аның кара күзләре ялтырый, борып яфраклары селкенә башлады. — Кызма әле, тыныч кына тыцла. Хәзер барысы да аңлашылачак. Менә болан исәплә: без ике тапкыр әйләнгәнче, син өчне әйләнергә өлгерәсең. Менә син безнең арттан — зур түгәрәк буйлап йөри башладын, ди. Хәзер инде син, без ике түгәрәк ясаганда, өчне ясарга өлгерә алмыйсың. Димәк, туфракны да кимрәк ташыячаксың. Ә инде процент ягыннан алганда, синең үтәлешен, югары булачак. Синеңчә әйткәндә, төшемен, дә арта. Сиңа — файда, ә төзелешкә — зыян.
Сәмнгуллнн башын кашып алды.
— Әйе, бу ягын чыннан да'уйлап җиткермәгәнмен икән. Кәкре атып туры тидермәкче булганмын. Акылга утыртуың өчен рәхмәт.
Кошелев урыныннан торды.
— Конторага керәсем бар. Николай Сергеевич нигәдер кереп чык дигән иде.
Сергей конторага кергәндә, өлкән прораб Кочетков телефонда баш инженер белән сөйләшеп утыра иде.
— Трассаны буеннан-буена үттем, ләкин бернинди дә казык башлары тапмадым, Илья Фирсович,—диде ул, — шулай да юнәлешне чама белән билгеләдек. Ләкин анда баткак урын бар. Нишләтергә аны? Урап үтәргәме, әллә башка берәр чарасын табаргамы? Сезнең белән киңәшәсе иде. Без анда Майя Ивановна белән карап йөрдек. Сез килеп чыксагыз, урында хәл итәр идек. Яхшы. Алайса без сезне подстанция янында көтәрбез... Майя Ивановнамы? Биредә... Чәй эчеп утыра, туңып кайтты. Җиле бигрәк зәһәр. Пешерә.
Николай Сергеевич буш кулы белән йөзен сыпырып алды. Аның йөзе кып-кызыл, ә иреннәре күгәреп беткән. Муенына ураган җылы шарфы да, колакчын бүреге дә аны салкыннан саклый алмаган, күрәсең.
Хәзер дә тышта көчле җил сызгыра. Әле замаскалап та өлгермәгән тәрәзә пыялалары зыр-зыр киләләр. Мичләр ягылган булса да, җил өйнең бөтен җылылыгын суырып бетергән. Конторада утыручылар барысы да өс киемнәреннән булып, хатын-кызлар — биредә алар берничә кеше иде— ж.ылы шәлләр бөркәнгәннәр.
Контораның өч-дүрт бүлмәсе бар, ләкин аларның берсенең дә ишекләре юк, күрәсең, куярга өлгермәгәннәр әле.
Түр почмакка байрак сөялгән. Икенче бүлмәдә геодезистларның рейкалары, өч аяклы нивелирлары күренә. Алгы бүлмәдә скреперчылар, экскаваторчылар җыелган.
Кочетков, телефон трубкасын куеп, стена буенда басып торган озын буйлы, карарак йөзле экскаваторчыга мөрәҗәгать итте.
— Сиңа ни кирәк, Бондарь? —диде ул, бүрегенең колакларын күтәреп бәйләп. — Син дә бүрегеңнең колакларын күтәр әле. Биредә җылы. Кырынмагансың да. Белмим, кызлар нәрсә карап тора торганнардыр.
— Мин көтәм, Николай Сергеевич, — диде Бондарь, хәйләле елмаеп.— Кереп чыгарга кушкан идегез.
— Шулай дип әйтәләр дә аны. Югыйсә, баскан да кара багана булып тора. Хәзер үк экскаваторыңны дамба аръягына күчерә башла.
— Дамба аръягына? Ә кайдан барырга? Күпер тракторлар үткәндә дә ишеләм-ишеләм дип селкенеп тора, экскаватор үтсә, бөтенләй ишелеп төшәчәк. Минем Кара елгада коенасым килми.
— Уратып барырга туры киләчәк, Бася. Яңа бистә — Поповка — Кокушкино аркылы.
— Бу бит унике километр дигән сүз, Николай Сергеевич. Экскаваторны унике километрга куаргамы?
— Әйе, унике километрга! — диде Кочетков көрсенеп. — Башка чара юк. Каһәр генә суксын иде бу Кара елганы да, аны оныткан бюрократларны да!
74
Кара елга!
Бу елганың канда икәнлеген бөтен гомерләрен Казанда үткәрүчеләрнең дә бик күбесе белми торгандыр. Аны Яңа ‘ бистә малайлары гына белә. Ләкин малайлар белсәләр ни дә, белмәсәләр ни.
Казан портының проектын төзегәндә дә аны «күрми» калганнар. Проект барлык инстанцияләр буенча расланып, төзүчеләр кулына бирелгәч кенә, аяк астыннан килеп чыккан бәла кебек, Кара елга да килеп чыга.
Елга дигәч тә, Казанка елгасы кадәр бер елганы күз алдына китермәгез. Кара елга иң киң урынында да берничә метрдан артмый. Урыиы- урыны белән ул бер метрга да кала, хәтта, 80 сантиметрлы трубага да бик рәхәтләнеп сыя. Кайберәүләр, бәлки, порт кадәр порт төзесеннәр дә шушындый «каргага тездән, чыпчыкка муеннан» елга турында тавыш кубарсыннар, дип уйлаулары мөмкин. Ләкин хикмәт шунда, бу Кара елга порт төзелешен нәкъ икегә бүлеп үтә. Бу елгадан шәһәр канализация коллекторының барлык шакшы сулары ага. Аны буарга яки күмәргә мөмкин түгел. Бусаң, шәһәр янында гына шакшы күл барлыкка килеп, төзелеш участогын басачак, күмсәң, шәһәрнең бер өлеше канализациясез калачак. Бердәнбер юл — Кара елганы порт төзелешеннән читкә борып җибәрү. Ләкин моның өчен кимендә өч-дүрт километр озынлыкта канау казырга, яки төзүчеләр теле белән әйткәндә, 30—40 мең кубометр туфрак чыгарырга кирәк. Тагын да ачыграк итеп әйткәндә, порт төзелешендәге барлык җир казу механизмнарын — экскаваторларны, скреперларны, бульдозерларны төп эшләреннән алып, атна-ун көнгә шушы канауга күчерергә кирәк. Проектта күрсәтелмәгән, сметага кертелмәгән мондый зур эшне төзелеш җитәкчеләре, билгеле, үз өсләренә ала алмыйлар. Бу эшне водоканал тресты башкарырга тиеш дип йөриләр алар. Чөнки канализация аларның хуҗалыгы. Водоканал үзенең сәбәпләрен китереп куя, янәсе Кара елгадан алар бик канәгать, ул аларга комачауламый, ничек ага шулай ага бирсен. Шуннан соң, төзүчеләр белән порт төзелешенең заказчыгы арасында, Водоканал белән Шәһәр советы арасында, төзүчеләр белән Москва проект төзүче оешмалар арасында хатлар язышу башлана. Гадәттәгечә һәр оешма җаваплылыкны үзеннән кире кагарга тырыша. Шулай итеп җәй үтеп тә китә. Кара елга — аның суы чыннан да дегет кебек кара—үз юлыннан Иделгә ага бирә. Баштарак ул төзүчеләргә әллә нинди зур кыенлыклар тудырмый. Кирәк урыннарда күперләр, басмалар салалар да шуның белән аны вакытлыча оныталар. Онытырга нигез дә була. Быелга билгеләнгән җир эшләре планына караганда, Кара елга быел аларга берничек тә комачауламаска тиеш. Бары тик киләсе елда гына җир эшләре Кара елга районына якынлашырга тиеш. Ләкин тормыш моның белән килешергә теләми. Ул Кара елга мәсьәләсен быел ук хәл итүне китереп куя. Хикмәт шунда, портны төзүчеләр, ярышып эшләү нәтиҗәсендә, җир эшләре буенча булган быелгы планны өченче квартал ахырында ук үтиләр һәм шуннан соң, 1954 ел исәбенә эшләп, планнан тыш 500 мең кубометр туфрак чыгаралар. Нәтиҗәдә җир эшләре, вакытыннан элек, Кара елга буена авыша. Земснарядларның эстакадалары Кара елга аша атлап чыгалар.
Порт җитәкчеләре мәсьәләне кабыргасы белән куялар, Москвага махсус кешеләр җибәрәләр, һәм алар, ниһаять, өстәмә проект алып кайталар. Ашыгыч рәвештә трассаны билгеләү башлана.
Өлкән прораб Кочетков баш инженер белән нәкгь менә шушы трасса турында сөйләшеп алдылар. Баш инженер аңа җир казу механизмнарының бер өлешен бүген үк трассага күчерә башларга кушты.
— Бондарь, синең белән сүз бетте. Хәзер үк экскаваторыңны куа башла.
—Хәзер үк булмый, Николай Сергеевич,—диде экскаваторчы. Ремонт ясыйсы бар. Иртәгә иртән күчерә башлармын.
75
— Иртәгә соц булачак, Вася. Иртәгә син эшли башларга тиеш инде. Югыйсә, гидромехаиизаторларның эше туктаячак.
— Иртәгә ял көне ич.
Өлкән прорабның, йөзенә үтә канәгатьсезлек билгеләре чыкты.
— Кай арада бу ял көне килеп җитте әле,— дип сукранды ул. Әмма башкалар рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр.
Кочетков үзе дә елмайды һәм, Кошелевка борылып:
— Сергей, сиңа да күчә башларга кирәк булыр, — диде.
Сергей, ризалыгын белдереп, башын иеп алды. Ләкин бу эшне хупламавы әллә кайдан күренеп тора иде. Кочетков моны күреп алды һәм елмаеп куйды.
— Нәрсә, Сергей, күнеккән урыннан китәсе килмимени?
— Соц, Николай Сергеевич, үзегез уйлап карагыз: бер ай буе диярлек яңгырлар аркасында рәтләп эшли алмадык. Инде көннәр рәтләнеп, җиң сызганып эшкә башлыйм дигәндә генә, тагын әллә кая күчерәсез.
— Минем гаеп түгел, иптәш Кошелев. Дөресрәге, сезнең гаеп. Планны арттырып үтәмәгән булсагыз, быел күчәргә туры килмәс иде.
— Мондый «гаепнең» киләчәктә дә булуы мөмкин, — диде Сергей. — Шуңа күрә аңа исәп тотмаска иде.
— Минемчә, шәһәр оешмалары бу мәсьәләгә артык өстән карыйлар, — диде инженер Братковская, сүзгә кушылып. — Кара елганы трубалар эченә алып, аның язмышын капиталь рәвештә хәл итәргә кирәк. Хәзер без, елганы борып, вакытлы чараны гына күрәбез. Димәк, Кара елга элеккечә төрле әшәке авырулар чыганагы булып калачак. Җитмәсә, менә дигән порт янында.
Төзүчеләр барысы бертавыштан аның фикеренә кушылдылар.
Кичкырын Сергей Кошелевның скреперы яңа трассада иде инде. Эштән ул берүзе кайтып китте. Башка скреперлар элекке урыннарында калдылар, алар, мөгаен, соңрак күченерләрдер.
Ашагаинаи-эчкәннән соң, Сергей китап укырга утырды. Бу арада «Анна Каренина»дан һич тә аерыла алмый иде ул. Китапның иң кызык җирендә генә ишек кактылар. Сергей китаптан башын күтәрмичә генә:
— Кем анда, керегез, — диде. Укуын бүлдерүчене ул ачык йөз белән каршы ала алмады.
Шадеморат Халбаев икән. Аның борчулы йөзен күргәч, Сергей китабын читкә куйды.
— Ни булды, Шадеморат?
— Яман, гуй,—диде казах. — Борт сальнигын харап иттем. Монау минем аркада Родионовны башка эшкә җибәрделәр. Р1ртәгә якшәмбе бу- .лады. Дүсәмбе көн — миңа икенде сменага. Родионов җолдас тагын минем аркада ярты көнен ремонтта үткәреп җатыр. Аптырап калдым, гуй. Тамакка ас бармайды. Нимә кылаен? Берни уйлап таба алмаймын.
Халбаев шундый тирән аптырашта иде, моны күреп, Сергей ихтыяр- сыздан көлеп җибәрде. Казахның күзләре ачулы ялтырап китте.
— Сергей җолдас, ни дип көләсең? Көләрлек эшмени. Җолдасына аяк чалган адәм—иң яман адәм болады, гуй. Шадеморат иң яман адәм болмайба?
— Мин алай дип әйтмәдем.
— Син әйтмәссең, сиңа Шадеморатның яманы тигәне юк. Родионов җолдас нимә уйлар.
Сергей Шадеморатны артсыз урындыкка утыртты да пң башына кулын салды.
— Кайгырма, дускай. Иртәгә бергәләп барып сальнигыңны төзәтеп кайтырбыз. Андрейны да чакырырбыз. Ул да каршы килмәс.
76
Шадеморат куанды, ләкин ышанып та бетмәде булса кирәк. Иртәгә ял көне бит. КоКушкпнодап портка барып кайту үзе генә дә ике сәгать вакытны алачак. Шуның өстенә ике-өч сәгать эшләргә туры килсә, ял көне үтте дә китте диген. Ә ул атнага бер генә килә.
Ләкин иртән агалы-энеле Кошелевларны үз скреперы янында күргәч, Шадеморат чын күңеленнән сөенеп китте. Ул аларга рәхмәтләр яудырырга тотынды.
— Берлек барда, терлек бар, дәйде, осыны айтеп гуй,—диде.
—Кирәкми, Шадеморат, рәхмәт укыма, — диде Сергей, сальникны карый-карый. — Без рәхмәт алыр өчен килмәдек. Әгәр, әйтик, без кыен хәлгә калсак, син читтән карап торыр идеңмени?
— Куй, Сергей җолдас, ниткән сүз бу? Монау казах картлары айтәде: ни кылсаң да терлектә, бәхет ачкычы берлектә, дәйде.
Сальникны төзәтеп өйгә кайтканда, Андрей Кошелев иптәшләрен кунакка чакырды.
— Юк, син ялгыш әйттең, Андрей җолдас. Бүген син түгел, мин кунакка чакырырга тиешмен. Сальникты юарга кәрәк, гуй.
Андрей көлеп җибәрде.
— Клаваң бишбармак пешермәгән ич... Ул үзе бездә утыра торгандыр инде. Без хатын белән иртән үк шулай сөйләшеп куйган идек.
— Ой-бой, хәйләкәр икәнсең син, Андрей җолдас... Ә мин... Ярар, Шадеморат бурычлы булып калмас.
Шадемсраткың хатыны Клавдия Ивановна Дон казагының кызы иде. Алар Волга — Дон каналында эшләгән чагында таныштылар. Күңелләре бер-берсенә төшеп йөри торгач, Шадеморат беркөнне шаян, җитез кызга:
— Син казачка, мин казах, икебез дә күгәрченнәр кебек пар килгән, — диде.
Клава тыела алмыйча көлә башлады.
— И, мәхәббәтсез,—диде, — бабайның камчысы биредә булса, күрсәтер идем мин сиңа күгәрченнәрне.
— Яхшы атка, Клавушка чырагым, камчы белән ормайдылар. Аңа бер сызгырсаң, шул җиткән. Югыйсә, ул сине өермә булып далага алып китәр дә, кайда егылганыңны да белми калырсың.
— Ой, Шадеморат, син минем башымны ашамакчы буласыңмени?
— Юк, син үзең мине дала үләнедәй саргайтып бетердең, кара күзем.
Бергә гомер итә башлагач, алар Кошелевлар семьясы белән тагында якынрак аралашып киттеләр. Андрейның хатыны Шура Клаваның ахирәте иде. Хәзер аларның берсе брандвахтада шкипер булып эшли, ә икенчесе булыша. Хезмәтләре дә, кайгы-шатлыклары да уртак дигәндәй.
Хатын-кызлар аш-су хәзерләгән арада, ирләр шашка уйнарга утырдылар.
— Мин главный судья булып тораеи, — диде Шадеморат. Андрей белән Сергей елмайдылар. Бу «главный судья» һәрвакыт отучы ягында гына була, һәм оттыручыны ул җан рәхәте килеп үртәргә ярата.
— Уй-бой, Сергей җолдас, эшеңне ташка үлчәем. А1онау япты бит үзенне. Син скрепер йөртергә генә маһир икәнсең. Бу нечкәрәк эш шул. монда баш кирәк.
Табын әзер иде инде. Кунакларны өстәл янына утырттылар.
— Әйтимме, Сережа, ни өчен син һаман саен Андрейга оттырып ятырсың?
Сергей Шадеморатның сүз уйнатырга яратуын сизсә дә, белмәмешкә салынып:
— Ни өчен? —дип сорады.
— Хатының юкка. Синең басыңдың бер яртысы Аннушка турындз уйлап җатыр, икенче яртысы шашка турында. Ярты бас менәи кемдеи отканы бар?
77
• Барысы да көлеп җибәрделәр. z
Берәр рюмканы эчкәннән сон, телләр тагын да ачылыбрак китте. Бик күп нәрсәләр турында сөйләштеләр. Бигрәк тә порт төзелеше турында, Кара елга турында сүз күп булды.
— Җитмәсә, бәйрәм алдыннан гына, — дип зарланды Сергей. — Бәйрәм хөрмәтенә тагын берничә мең кубометр күтәрәбез дигәндә генә, бөтенләй чит эшкә күч, имеш.
— Безне дә күчерерләр микән?—дип сорады Шадеморат.
— Күчерәчәкләр, билгеле. Канау казыр өчен нибары ун көн вакыт биргәннәр, ди.
— Ун көнгә сыеша алсак, ярый. Анда сазлык бит. Җир дә катып өлгергән инде. Бәла булачак.
Дүшәмбе көп кичке сменага эшкә чыккач, Сергей Кошелев беркадәр вакыт гаҗәпләнеп торды. Трассаның буеннаи-буена эш кайный иде. Дамба янында Заһидуллинның экскаваторы эшли башлаган. Заһидуллиннан ике-өч йөз метрлар арырак скреперлар эшли, скреперлардан соң тагын экскаваторлар күренә. Кызыл флаглысы — Дмитрий Җадан экскаваторы. Идел ягыннан килә торганы — Василий Бондарьныкы булса кирәк. Шунда ук бульдозерлар да үкерә.
— Болай булса, эшләр барачак,—дип уйлады Сергей. Ләкин ашыгып уйлаган икән. Фикернең ялгыш икәнен ул скреперга утырып эшли башлагач та белде. Туфракның өске катлавы инде туңып өлгергән. Скреперның пычагы туфракны көч-хәл белән генә кисә, ә кайбер урыннарда хәтта кисә алмыйча шуып кына бара. Яки кинәт шундый итеп туфракка керә, трактор да сөйри алмый.
«Әгәр тагын да катыра төшсә, эшләр һай-һай күңелле булачак, — дип уйлады Сергей. — Менә бит ничек суздылар. Җәй көне бу каналны уйнап- көлеп кенә казырга мөмкин булыр иде».
Өске туң катлауны бульдозерлар белән каерта башлагач, скреперның эше әзрәк җиңеләеп китте. Шулай да скреперлар забойдан бик кыенлык белән генә чыгалар иде, туң кантарлар заслонкалар арасына кысылып, аларга яхшылап ябылырга мөмкинлек бирмичә аптыраталар.
Быел көзге салкыннар иртә башланды. Беренче кар да явып алды. Бу хәл 27 нче октябрьда, кич белән булды. Сергей Кошелев скреперга утырып берничә әйләнергә генә өлгергән иде, ябалак-ябалак кар ява башлады. Фаралар яктысында алар ап-ак күбәләкләр кебек биешә башладылар.
— Л1енә кыш бабай да килә, — диде Сергей үз-үзенә. — Хәзер билне ныграк бу инде.
Кардан соң һавалар тагын да салкынаеп китте. Туфрак тагын да катырак катты. Эшләү шартлары бермә-бер авырлашты. Гүя кыш Кара елганы коткарып калырга ашыга иде.
Ләкин кешенең табигать алдында тез чүккән чаклары үтте инде.
Ноябрьның беренче яртысында механизаторлар, барлык авырлыкларны җиңеп, Кара елганың яңа юлын нигездә казып бетерделәр. Тик кечкенә бер участокта — сазлыкта аларның эшләре вакытлыча тоткарланып калды. Монда экскаватор белән дә, скрепер яки бульдозер белән дә кисеп булмый — машиналар җирне ярты метр казыр-казымас баталар да калалар.
— Юк, биредә обратная лопата кирәк. Шунсыз эш бармаячак, —диде Николай Сергеевич.
Җир казу эшләрендә киң кулланыла торган бу махсус экскаваторларның уңай ягы шунда, ул туфракны, гади экскаватор кебек, тышкы якка таба каерып түгел, ә эчке якка, ягъни үзенә таба каерып ала, яки, икенче төрле әйткәндә, экскаватор канауны эченә кереп казый-казый алга барса, обратная лопата, киресенчә, канауны эченә кермичә, өстән торып казый һәм арты белән чигенеп бара, шуңа күрә ул өске катламы туңып өлгергән сазлыкта батмыйча эшли ала.

Бөек бәйрәм алдыннан, 5 ноябрьда порт төзүчеләр барлык эш төрләре® буенча еллык планны төгәлләделәр. Бу зур җиңүдән күңелләре күтәрелгән төзүчеләр, бәйрәм үтүгә, яңа шатлыклы хәбәр ишеттеләр. Бөтенсоюз күләмендә барган социалистик ярышның нәтиҗәләре игълан ителде. Бу ярышта Казан портын төзүчеләр ярышучылар арасында беренче урынга чыкканнар. Аларга СССР Министрлар Советы күчмә Кызыл байрагы һәм беренче премия бирелә.
— Димәк, ике тапкыр Кызыл байраклы булабыз,—-диләр алар, берберсең тәбрикләп. Чөнки моңарчы алар, өченче кварталда бик яхшы эшләүләре белән, КПССның Казан шәһәр комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр Советы күчмә Кызыл байрагын да яулап алган иделәр.
Менә бәйрәмчә бизәлгән клуб. Зур зал — төзүчеләр белән шыгрым тулган. Трибунада Диңгез һәм Елга флоты Министрлыгы вәкиле иптәш Сидоров. Ул порт төзүчеләрнең уңышлары турында, матур хезмәтләре белән үрнәк күрсәткән алдынгы эшчеләр турында сөйли. Бсреичеләрнен берсе итеп ул Димитрий Жаданның, Сергей һәм Андрей Кошелевларнын, балта остасы бригадир Шакировның, штукатурчы Суфия Әхмәтҗанова- ның һәм башка бик күпләрнең исемнәрен телгә ала.
Иптәш Сидоров төзүчеләрне җиңү белән котлый һәм аларга СССР Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагын тапшыра. Байракны порт төзелешенең начальнигы иптәш Шульгин ала. Чәченә чал керә башлаган, нык, таза гәүдәле бу кеше, үз-ү’зенә һәм бөтен коллективка нык ышанган хәлдә, бу байракны моннан соң кулдан ычкындырмас өчен тагын да тырышыбрак эшләргә вәгъдә бирә. Бөтен зал гөр килеп кул чаба.
Бу минутның тантанасын һәм матурлыгын нинди сүзләр белән тасвирларга?! Яңгырда һәм буранда, бозлы су һәм ком өермәләре эчендә үзләрен аямыйча эшләгән, моннан соң тагын да тәвәккәлләбрәк батырлык белән эшләргә, теләсә нинди кыенлыкларны да җиңәргә әзер торган гади кешеләр, тыныч хезмәтләренең җимешенә сөенеп, чын күңелдән, бөтен йөрәктән кул чабалар. Аларның йөзләре якты, күзләре очкынлы. Барыннан да бигрәк бу минутта аларның бер теләк, бер омтылыш белән янулары, аларның бер бөек җәмгыять үстергән көчле кешеләр булуын аеруча ачык тоясың.
Трибунага, берсен-берсе алмаштырып, яңадан-яңа кешеләр күтәрелә. Менә өстенә кара костюм кигән, галстук таккан, аксыл чәчле, зәңгәр күзле егет дулкынланып сөйли. Бу— атаклы экскаваторчы Димитрий Жадан.
— Без барыбыз да тынычлык солдатлары, — ди ул. — Безнең хезмәтебез тынычлыкны ныгытуга юнәлгән. Яңа Казан порты — ул тынычлык төзелеше. Бу порт безнең кешеләребезнең тормышы тагын да ямьлерәк, тагын да матуррак булсын өчен төзелә.
Тыңлаучыларның йөзләре тагын да яктыра төшә. Әгәр барысы да сөйләргә чыксалар, нәкъ менә шундый сүзләрне, барлык күңелләрдә бер булып яшәгән олы теләкне белдерә торган сүзләрне әйтерләр иде.
Андрей һәм Сергей Кошелевлар белән рәттән утырган Шадеморат, якын дусларына карап:
— Монау хак сүз әйтә, минем авыздан алгандай. Әйдә кул чабабыз җолдаслар, — ди һәм беренче булып кул чаба башлый. Бер секундтан сон бөтен зал гөрләп китә.

79