В. И. УЛЬЯНОВ-ЛЕНИН ИСЕМЕНДӘГЕ КАЗАН ДӘҮЛӘТ УНИВЕРСИТЕТЫНА 150 ЕЛ
А. Г. ШӘФИГУЛЛИН
Физика-математика фәннәре докторы, профессор
★
Дәүләт университетларына гаять зур бурыч — халык мәгарифе, про-мышленность, авыл хуҗалыгы һәм культура учреждениеләре өчен югары квалификацияле специалистлар хәзерләп чыгару бурычы йөкләнгән.
Университетларда зур фәнни көч-ләрнең һәм фәнни-тикшеренү инсти-тутлары, обсерваторияләр, музейлар, эксперименталь станцияләр, бота ник ’бакчалар, к а фед р а л а р
янындагы лабораторияләр һ. б. төсендәге эре фәнни тикшеренү базаларының булуы катлаулы фәнни проблемаларны көн тәртибенә куярга һәм чишәргә мөмкинлек бирә.
Дәүләт университетларьп илебездә политик һәм фәнни белемнәрне тарату буенча гаять зур эш башкаралар. Университетларда фән һәм техниканың казанышлары турында хезмәт ияләренә һәр ел саен йөзләрчә, меңнәрчә лекцияләр укыла.
СССРдагы университетлар систе-масында үзенә аерым бер урын алып торган һәм Советлар Союзында иң зур югары< уку йортларының берсе булган Казан дәүләт университеты- кешелек дөньясының бөек даһиьп В. И. Ленин исемен йөртә. Университет кафедраларында, лабораторияләрендә илебезнең атаклы галимнәре халык хуҗалыгын үстерү буен ч а к а тл а ул ы п р о б л ем ал а р н ы чишү өстендә эш алып «баралар, яшь буынның меңнәрчә вәкилләре коммунизмның актив төзүчеләре булы«р- га хәзерләнәләр.
Казан университеты үзенең 150 еллык данлы гомерендә Ватаныбызның горурлыгы булган йөзләрчә күренекле фән эшлеклеләре тәрбияләде. Алар арасында үзенең фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән бөек рус математигы Н. И. Лобачевский хаклы рәвештә беренче урында тора. Аның геометрия өлкәсендәге тикшеренүләре фәндә революция булды. Туктаусыз яңарып, өзлексез төгәлләнеп, тулыланып торган та- нып-белү дөньясында бары тик Эвклид геометриясе кимчелексез булып, үзгәрешсез кала бирә. Н. И. Лобачевский, ике мең елдан бирле яшәп килгән бөек грек геометрының ачышларында кимчелекләр табып, геометрия фәнен яңа баскычка күтәрә алды. Ул Эвклид геом етр и ясенец реаль чын б а р л ыгы, дөньядагы барлык пространство мөнәсәбәтләрен чагылдырмыйча, алар- ның бары тик бер өлешен генә яктыртуын күрсәтте.
Лобачевскийның бу чыгышы, мате-матик фәннәр өчен генә түгел, мате-риалистик танып-белү теориясенең дөреслеген исбатлау ягыннан, фило-софия өлкәсендә дә гаять зур әһәмияткә ия булды.
Н. II. Лобачевскийның чордашы һәм дусты Казан университеты профессоры И. М. Симонов, Европа астрономнары арасында беренче буларак, Лазарев һәм Белинсгаузен җитәкчелегендәге атаклы экспедиция составында Антарктида сулары
€ .C. Ә.- № II
82
аша дөнья-әйләпә сәяхәттә катнашты. Экспедициядән кайтканның соңында Симонов университет каралт а тындагы обсерваториянең директоры итеп билгеләнде, күп кенә рус Һәм Көнбатыш Европа гыйльми җәмгыятьләренең, фәнни учреждениеләренең почетлы члены булып сайланды.
Симонов — тропик өлкәләрдә ат-мосфера басымының тибрәнүен системалы рәвештә тикшерүче беренче галим. Ул Көнчыгыш Россиядәге шәһәрләрнең һәм төрле пунктларның географик координатларына астрономик билгеләмә ясый. Симонов Казан .университетында астрономия фәнен укытуны яңа баскычка күтәрү өчен зур көч куя һәм бу фәнне өйрәнүгә бик күп талантлы яшьләрне тарта.
Совет чорында Казан университетында күренекле математик, СССР Фәннәр Академиясенең член- корреспонденты, Сталин премиясе лауреаты Николай Григорьевич Чеботарев эшләде. Н. Г. Чеботарев үзенең эшчәнлеге белән Казан математика мәктәбенә яңа дан өстәде. Хәзер (математика һәм механика фәнни-тикшеренү институты атаклы математик Н. Г. Чеботарев исемен йөртә.
XIX йөзнең беренче яртысында Казан университетындагы химия лабораториясе Россиядә химия өлкәсендә үзәк урынны тотты. Биредә бөек рус галиме Н. Н. Зинин дөньяда беренче тапкыр анилин барлыкка китерде һәм, шуның нәтиҗәсендә, Россиядә анилин — буяу промышленносте башланып китте.
XIX гасырның 20 елларында уни-верситетта платина группасьи ме- таллары нык өйрәнелә. К. Клаус, платина группасы металларының химик үзенчәлекләрен бөтен яклап тикшерү нәтиҗәсендә, яңа эле-мент— рутений элементын ача.
Н. Н. Зинин Казан университетында үзенең шәкерте, бөек рус химигы А. М. Бутлеровньи тәрбияләде. Соңыннан A. М. Бутлеров бөтен дөньяда дан алган Казан химиклар мәктәбен тудырды.
Бутлеровны галим буларак харак-терлап, Д. И. Менделеев болай дип язды: «А. М. Бутлеров — Казан университетының ординар профессоры, иң күренекле рус галимнәренең берсе. Үзенең гыйльми белеме буенча да, хезмәтенең оригинальлеге буенча да ул — рус кешесе. Безнең атаклы академигыбыз Н. Ы. Зинин- ның шәкерте буларак ул, химик булып, чит якларда түгел, ә Казанда җитеште. Хәзер анда ул үзе мөстәкыйль химиклар мәктәбен үстерде... Химия фәнендә Бутлеров мәктәбе, Бутлеров юнәлеше барлыкка килде».
Зинин һәм Бутлеровтан башка Каза н ун и в ерситетын д а күр енекл е рус химикларыннан В. В. Марков- ников, А. М. Зайцев, Ф. М. Флавиц- кий, бертуган Реформатскийлар һ. б. эшләде.
Үзенең бөтен тормышын органик химия өлкәсендә теоретик һәм эксперименталь тикшеренүләргә багышлаган В. В. Марковниковның хезмәтләре аеруча әһәмиятле. В. В. Марковников, талантлы экспериментатор һәм теоретик буларак, Бутлеровның химик төзелеш теориясен эксперименталь раслауда аның иң якын ярдәмчеләреннән берсе ,була.
Казан химиклар мәктәбенең икенче вәкиле Д. К. Добросердов күренекле физик-химиклардан исәпләнә. Аның ассоциацияләнми торган органик сыек эреткечләрнең физик үзенчәлекләре өлкәсендә һәм органик кушылмаларның молекуляр рефракцияләре өстендә тирән тикшеренүләре хәзерге вакытта да гаять зур әһәмияткә ия.
Шулай итеп, Казан университеты хи м и кл а р ы р евол ю ция гә кадәрге чорда ук инде рус фәненең үсешенә гаять зур өлеш керттеләр.
Каз а нн ың геоботаника мәктәбе шулай ук Россиядәге иң куәтле мәктәпләрнең берсе, һәм ул мәктәп вәкилләренең хезмәтләре рус геоботаника фәнен формалаштыруда гаять әһәмиятле роль уйнадылар. Казан университетындагы геоботаника мәктәбендә Леваковский, Коршин- ский, Гордягип, Келлер кебек атаклы галимнәр җитәкчелек иттеләр.
II. Леваковский, Ч. Дарвинның «Төрләрнең килеп чыгышы» дигән
р 83
хезмәте басылып чыкканнан соң, яшәү өчен көрәшне эксперименталь рәвештә өйрәнә башлап, «эксперименталь геоботаника»га нигез салды. Ә П. Крылов Россиянең көнчыгыш һәм төньяк өлкәләрендәге флора буенча зур белгеч була. Ул Казандагы геоботаника мәктәбен тармакландырып, шулай ук Томскида да геоботаника мәктәбенә нигез салды.
Казан университетында »медиклар- дан Виноградов, Левашев, Котов- щнков, Вишневский, Груздев, Бехтерев, Осипов, Лесгафт кебек зур галимнәр эшләде.
Казан университеты күп кенә фән, әдәбият һәм культура эшлеклеләрен дә тәрбияләп чыгарды. Күренекле рус язучыларыннан Л. Н. Толстой, С. Т. Аксаков, Л. И. Мельников- Печерский, И. И. Лажечников һ. б. биредә укып чыктылар.
Казан университетында уку чорында Л. Н. Толстой җирле халык белән нык аралаша һәм патша самодержавиесе тарафыннан бөлгенлеккә төшерелгән татар халкының тормыш шартларын яхшы аңлый. Бөек гуманист Россиядәге изелгән халыкларга зур теләктәшлек белдерде. Үзенең әсәрләрендә төрле халык вәкилләренең образларын тирән симпатия белән тасвирлады. Бөек язучы үзенең «Балдан соң» исемле хикәясендә татар солдатының җәзалану картинасын чын йөрәктән сызланып сурәтләде.
Л. Толстойның татар әдәбиятында критик реализмның формалашуына аеруча зур йогынтысы булды. XIX йөзнең икенче яртысында ук инде прогрессив татар язучылары, беренче чиратта күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри, аның тәэси-рендә иҗат итә башладылар. Соңга таба бу мактаулы традицияне татар халкының -бөек шагыйре Габдулла Тукай дәвам иттерде.
Казан университеты Волга буенда яшәүче халыкларның, шул исәптән татар халкының да, культура үсешенә зур йогынты» ясады». Университеттагы алдынгы» рус галимнәре Волга буе халыкларына рус культурасының казанышларын, азатлык һәм дуслык идеяләрен китерделәр. Алар самодержавие строе, мөселман руханилары һәм татар буржуаз милләтчеләре тарафыннан тудырылган зур .кыенлыкларны җиңеп чы-гып, татар һәм башка халыклар арасьтнда булган талантларны күрә алдылар, аларны үстерделәр, алдынгы рус культурасына якынлаштырдылар, фәнни эшчәнлекнең киң юлына чыгардылар. Каюм Насый- риның күпкырлы галим булып җит-легүендә Казан университетының һәм алдынгы- прогрессив рус галимнәренең роле зур булды. Каюм На- сыйриның гыйльми эшчәнлеге күбесенчә университет стеналары эчендә һәм турыдан-туры рус галимнәренең җитәкчелегендә һәм ярдәмендә барды.
Казанда университет ачылу белән үк дип әйтерлек татар телендәге кыйм»мәтле язмаларны, әсәрләрне җыйнау башлана. Университет ачылган елларда ук Хәлфиннар нәселе татар теле укыта башлый. Исхак Хәлфин үлгәннән соң, уни-верситетта татар теле кафедрасының мөдире .булып аның улы Ибраһим Хәлфин эшли. Татар теле буенча беренче дәреслек-кулланма аның тарафыннан языла.
Татар пролетар әдәбиятына нигез салучы Гафур Коләхметовка һәм башка язучыларга, шулай ук мәгърифәтчеләргә бөек рус культурасының йогынтысы Казан университеты аша булды.
1887 елда Казан университетының юридик факультетына кешелекнең бөек даһиы, пролетариат революциясенең юлбашчысы, Коммунистлар партиясенә нигез салучы, беренче социалистик дәүләтне оештыручы һәхм аны җитәкләүче Владимир Ильич Ульянов укырга керде. Казан университетының дөнья-күләм шөһ-рәт казануы Владимир Ильич Ленин исеменә бәйле.
Казан университетының тарихы шулай ук Волга буенда революцион хәрәкәт белән, илебезнең дәүләт эшлеклеләре В. М. Молотовньпц Я. М. Свердловның, С. М. Кировның, И. Э. Бауманның, Мулланур Вахитовның, Хөсәен Ямашевның эшчәнлекләре белән тыгыз бәйләнгән.
84
1\а зап yi I и вере 11 тетын д а у к ы ту эше һәм гыйльми хезмәтләр бигрәк тә Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соц чәчәк ата. Университет. кызу темп белән үсү белән бергә, Казандагы күп кенә башка югары уку йортларына да үсәргә ярдәм итте.
Университет базасында Казанда гражданнар төзелеше инженерлары, совет төзелеше, авыл хуҗалыгы институтлары ачылды. Авиация, химия-технология, медицина, педагогия институтлары да университет сос та в ы ни а н аер ыл ы п ч ы кт ы л а р. Хәзерге вакытта университетта 7 факультет: физика-математика, био- логия-туфрак. тарих-филология, гео-графия. геология һәм юридик фа-культетлар бар. 1944 елда тарих- ф и л о л о ги я фа кул ьтеты> каршында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылды. Хәзер бу бүлектә татар халкының күп кенә яшьләре үзләренең ана телендә белем алалар.
Казан дәүләт университеты! составында А. М. Бутлеров исемендәге химия-тикшеренү институты, Ы. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә, зоология һәм геология-минералогия музейлары, Н. Г. Чеботарев исемендәге механика һәм мате-матика фәнни-тикшеренү институты бар. Университет каршындагы обсерватория— СССРдагы иң зур обсерваторияләрнең берсе. Университетның 53 кафедрасында 2 академик, 25 профессор, 350 дәи артык гыйльми эшче һәм укытучылар эшли, йөздән артык аспирант кандидатлык диссертацияләре хәзерли.
Бары тик совет власте чорында гына Казан университеты тарафыннан илебезнең аз өйрәнелгән өлкәләренә 150 дәи артык ботаник, геолого-географик һәм зоологик экспедицияләр оештырылды.
Казан университеты галимнәре Волга буе, Кама буе, Башкортстан һәм Урал тирәсе жирләрендәге туфракларны, минераль чыганакларны, балык һәм пушнина байлыкларын, техник һәм давалау үләннәрен, шулай ук Волга буе халыкларының тарихын, телен, культурасын һәм революцион хәрәкәтен өйрәнүгә зур хезмәт куйдылар.
Хәзерге вакытта Казан универси-тетының фәнни эшчеләре радиофикация, матдәләрнең төзелеше, яца химик матдәләрнең синтезы, файдалы казылмаларның яца чыганакларын эзләү, социалистик авыл хуҗалыгының продуктлылыгын тагын да үстерү өлкәләре буенча зур фәнни проблемалар өстендә эшлиләр. Университет галимнәре Совет дәүләте тарихы проблемаларын чишү өстендә эшлиләр, социализм төзү тәҗрибәләренә йомгак ясыйлар, тел белеме проблемалары буенча эш алып баралар.
Бу проблемаларны чишүдә уни-верситетның иң яхшы фәнни көчләре: академиклардан А. Е. Арбузов, Б. А. Арбузов, профессорлардан Л. М. Миропольский, Е. И. Тихвинская, С. Г. Каштанов, М. А. Винокуров. И. Г. Валидов, В. И. Баранов, М. В. Марков, Г. Г. Тумашев, Б. М. Гагаев, И. А. Дюков, А. Д. Дубяго, В. В. Морозов һәм башкалар катнаша.
Химия факультетының фәнни хез-мәткәрләре, Бутлеров исемендәге химия-фәнни тикшеренү институты сотрудниклары белән берлектә, халык хуҗалыгын үстерү буенча зур әһәмияткә ия булган проблемаларны чишү өстендә эшлиләр.
Геология факультеты профессорлары- һәм укытучылары, укыту-тәр- J бия эшен туктаусыз күтәрү белән бергә, Татарстанда нефть промышленностеның үсешенә бәйләнешле проблемаларны тикшерәләр. Татарстанда нефть промышленностеның ‘ зур тизлек белән үсеше геология специалыгосте буенча фәнни һәм практик кадрларны күпләп хәзерләп чыгаруны таләп итә. Шуңа күрә геология факультетына студентлар кабул итү елдан-ел күбәя бара, һәм хәзер инде бу факультетта студентлар саны 1000 кешегә җитте.
Фәнни-тикшеренү өлкәсендә төп бурыч Татарстан территориясенең, Волга буеның техтоникасын, Куйбышев гидроузелы территориясендә геол огик ятм ал а р н ьн [. систем асын өйрәнүгә юнәлдерелгән. Факультетта шуңа бәйле рәвештә, яңа кафедралар һәм лабораторияләр, нефть
85
һәм геофизика буенча яңа кабинетлар барлыкка килә.
Биологи я -ту ф рак ф а кул ьтетьпн ы 11 гыйльми эшчеләре республикада җәмәгать терлекчелеген үстерү буенча партия һәм хөкүмәт карарларын тормышка ашыруга бәйләнешле проблемаларны чишү өстендә эшлиләр һәм Татарстанда җирләрнең. уадыр ышл ышыгын күтәрү буенча эш алып баралар, Идел аръягында™ һәм Каспий буендагы җирләрне тизрәк үзләштер^ чараларын өйрәнәләр.
Геогр а фия ф а кул ьтетынд агы га - лимпәр Татарстанның һәм Волга бассейнындагы башка районнарның экономик-географик характеристикаларын төзү һәм андагы хуҗалык үсеше перс п екти вал ары н аныклау буенча эш алып -баралар. Географлар урманчылык, бакчачылык һәм терлекчелек өчен яңа азык базалары тудыру шартларын аныклау буенча Волга буе территориясен районлаштыруньг, физик-географик һәм геоморфологик күзлектән чыгып өйрәнергә керештеләр.
Ә климатологлар Волга бассейнында ике зур су саклагыч барлыкка килү белән бәйләнештә булган микроклимат мәсьәләләрен өйрәнәләр.
Ф изика - м атем ати к а фа кул ьтеты - ныц профессор-укытучылар составы да зур әһәмияткә ия булган проблемалар өстендә эшли. Физиклар яну һәм шартлау, .молекулаларның төзелеше, парамагнитлы: резонанс, радиоспектроскопия мәсьәләләрен өйрәнәләр, 'механиклар нефть промышленностена 'бәйләнешле мәсьәләләрне һәм гидромеханика мәсьәләләрен чишү эшен алып баралар. Математиклар өске ятмаларның теориясен һ. б. өйрәнәләр. Астрономнар айның төгәл формаларын табу һәм аның әйләнү законнарын өйрәнү өстендә эшлиләр.
Та р их- фи л ол о гия ф а кул ьтетьн i ың гыйльми эшчеләре тарих, тел белеме, әдәбият буенча төрле пробле- малариьп эшкәртәләр. Тел белеме өлкәсендә грамматик төзелеш, төн сүзлек фонды мәсьәләләре өйрәнелә. Бу эштә марксистик тәгълимат низ гезендә рус теленең тарихи грамматикасы: мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.
Татар теле һәм әдәбияты бүлеге сотрудниклары татар теле үсеше процессын, төрле диалектларның әдәби тел белән бәйләнешен тикшерәләр. Тарихчылар, этнографлар, археологлар катнашында тугандаш телләр не ч а гы штыр м а -та р и х и өйрәнү татар халкының килеп чыгышы мәсьәләсен хәл итәргә һәм татар теленең эчке законнарын ачарга мөмкинлек тудыра.
Юридик факультетның гыйльми эшчеләре коллективы дәүләт, хокук һәм суд төзелеше проблемалары буенча тикшеренүләр алып баралар.
1930 елдан башлап университетта студентларның фәнни түгәрәкләре эшләп килә. Хәзерге вакытта университетның фәнни түгәрәкләрендә 1500 дән артык студент катнаша. Түтәрәк членнары, профессорлар һәм укытучылар җитәкчелегендә, аерым кафедраларның һәм фәнни- тикшеренү -институтларының тематикасын эшкәртү эшенә кушылдылар. Соңгы елларда студентларның бу түгәрәкләре фәнни-тикшеренү җәмгыятенә берләште. Биредә ел саен барлык фәннәр буенча да студентларның фәнни конференцияләре уздырыла.
Университетның факультетлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары партиянең XIX съезды һәм КПСС Үзәк Комитетының сентябрь Пленумы карарлары нигезендә фәнни-тикшеренү эшен социалистик төзелешкә, илебездә халык хуҗалыгының кызу үсешенә бәйләнешле әһәмиятле фәнни-техник проблемаларны чишүгә юнәлдерде. Геология факультеты, производство оешмаларьп белән тыгЫ-з бәйләнешкә кереп, үзенең фәнни-тикшеренү тематикасын, берьяктан, Татнефтегазразведка белән хуҗалык договоры, икенче яктан, «Татнефть» берләшмәсе белән дуслык договорьи нигезендә, нефть промышленносте мәсьәләләрен чишүгә ятышлы рәвештә оештырды. Бу договорны тормышка ашыруда геофакның нефть геологиясе кафедрасы, физматның механика кафе-драсы һәм Чеботарев исемендәге
86
математика 1юм механика фәнни- тикшеренү институты) катнаша.
«Татнефть» берләшмәсе белән бу договор нигезендә башкарылган хезмәтләр производство хезмәткәрләре тарафыннан уңышлы дип табылды. Бу договорны тормышка ашыруда университетның Е. II. Тихвинская. С. Г. Каштанов, Г. С. Морозов, В. А. Полянин һ. б. кебек күренекле гыйльми эшчеләре катнашалар.
Биология-туфрак факультетында фәнни-тикшеренү эшләре тематикасы Татарстанда авыл хуҗалыгы үсеше өчен әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә буйсындырылган. Бу тематика түбәндәге проблемаларны тәшкил итә: Татарстан территориясе чәчү әйләнешендә күпьеллык үләннәрнең югары* продуктлы пластын булдырып, ныклы» терлек азыгы базасын тудыру, ТАССР шартларында урман полосалары үстерүне фәнни нигезләү, Куйбышев сусаклагычы йогынтысы нәтиҗәсендә Татарстан фаунасын үзгәртү һ. б.
1953 елда биология-туфрак факультеты, ТАССРның Куйбышев районы белән дуслык договоры нигезендә, авыл хуҗалыгының текә күтәрелешен тәэмин итү өчен зур эш алып барды. Бу эштә география факультеты кафедралары да кат-наштылар.
1953 елда университетта дуслык договорлары нигезендә эшләү башка елларга караганда тагы да киңрәк колач алды. Әгәр дә 1952 елда университетта 14 дуслык договорын тормышка ашыруда 115 кеше катнашса (45 гыйльми эшче һәм 70 студент), 1953 елда 13 договорны тормышка ашыруда барлыгы 168 гыйльми эшче һәм студент катнашты.
Дуслык договоры нигезендә эшләү күп кенә кафедралар алып бара торган тикшеренү комплексларының күләмен киңәйтүгә уңай йогынты ясады». Моны күрсәтү өчен 1953 елда Куйбышев районы белән дуслык договорын тормышка ашы-руга. география факультетының 3 кафедрасы, биология-туфрак фа-культетының 5 кафедрасы һәм геология факультетының 2 кафедрасы катнашуын әйтү дә җитә.
1953 елда университет производствога 38 төгәлләнгән хезмәт тапшырды һәм ал арның барысы да производствода файдаланылды.
Казан у 11 и в е р с и теты н ы ң тар и х ы турында сүз алып барганда, Казан университеты! каршында Ы. И. Ло-бачевский исемендәге фәнни-фунда- менталь китапханәнең тудырылу тарихына тукталмый үтү мөмкин түгел. Бу китапханәдә дөнья-күләм әһәмияткә ия булган китап хәзинәсе саклана. Биредә 150 ел буена фәннең, техниканың, культураның, медицинаның, сәнгатьнең, авыл хуҗалыгының, юриспруденциянең бөтен өлкәләре буенча язылган бөтен дөнья кл ассикл ар ының әсәрләре җыйналып килә.
Китапханәнең беренче башлангыч фонды Казан шәһәр гимназиясеннән алынган китаплардан һәм граф Потемкин-Таврическийның булачак Екатеринослав университеты! өчен дип җыйнаган китапларыннан торган. Екатеринослав университеты ачылмый һәм бу китапханә, Казан учебный округының үтенүе буенча, Казан университетына тапшырыла.
Хәзерге вакытта Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә китапларының саны буенча да, үзенең фондларының кыйммәте ягыннан да, Советлар Союзындагы һәм бөтен дөньядагьп иң яхшы китапханәләр арасында күренекле урыннарның берсен алып тора.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясеннән соң китапханә халык байлыгы булып әверелде. Коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең кайгыртучанлыгы! нәтиҗәсендә, 'Китапханә фонды революциягә кадәрге белән чагыштырганда 10 мәртәбәгә арттьн. Хәзерге вакьггта китапханәдә дөньяның барлык телләрендәге ике ярым миллионнан артык том китап исәпләнә. Алар арасында иң борынгы китап—1499 елда Венециядә басылып чыккай Магииулис Магнусның «Астрономия» исемле әсәре. Китапханәдәге Элзевир тарафыннан Лей- денда 1630 елда бастырылып чыгарылган «Россия, или Московия,
87
а также Татария» дигән китап та библиографик я кт a iii искиткеч кыйм-мәтле.
Марксизм-ленинизм классикларының әсәрләре китапханәнең гаять зур байлыгы булып тора. Алар арасында Маркен ы ң, Э н гел ьс н ы«ң, Ленинның һәм Сталинның революциягә кадәр басыльпп чыккан әсәрләре саклана.
Хәзерге вакытта университет эшендә төп максат укыту һәм укы- ту-тәрбия эшен өзлексез яхшыртуга юнәлдерелгән.
СССР ХКС һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының «Югары .уку йортла-рының эше һәм югары уку йортлары белән җитәкчелек итү турымда» 1936 ел 30 июнь карарында югары уку йортларына югары квалификацияле, политик хәзерлекле, бөтен яктан белемле һәм культуралы кадрларны хәзерләп чыгару бурычы йөкләнгән.
Университет үзенең эшендә Совет хөкүмәте һәм Коммунистлар пар-тиясенең Үзәк Комитеты карарлары белән коралланып, марксизм-ленин- измны, философияне һәм политик экономияне укытуга зур игътибар юнәлтә. Иҗтимагый фәннәр курсын укытканда, В. И. Ленин һәм И. В. Сталинның бөек хезмәтләренә аеруча зур урын бирелә.
Политэкономия курсьгндагьи төп теоретик мәсьәләләр социалистик җәмгыятьнең хәзерге үсешенә бәйлә-нештә укытыла.
Профессорлар һәм укытучылар марксизм-ленинизм буенча үзләренең теоретик белемнәрен өзлексез күтәрү өстендә эшлиләр. Бу — укыту процессымда зур уңышларга ирешүдә ярдәм итә. Марксизм-ленин- измиы, политэкономия, философия һәм тарих фәннәрен укыту да бик күпкә яхшырды.
Табигать белеменең үсешендә яңа чорны башлап җибәргән Павлов физиологиясе биология специалистлары һәм фәнни-идеологик кадрлар тарафыннан тирәнтен үзләштерелә. Хайваннар физиология- I ссиең гомуми курсы буенча программа яңабаштан тикшерелде һәм бу курс 'буенча лекцияләр укуга һәм практик занятиеләр- гә шактый үзгәртүләр кертелде. Лекцияләрдә хәзер И. М. Сеченов, И. П. Павлов, Н. Е. Введенский һәм башка рус галимнәренең хезмәтләренә һәм ал арның физиологияне үстерүдәге рольләренә күп урын бирелә.
Педагогика һәм психология кафедрасы Фәннәр Академиясе сессияләренең карарлары яктылыгында укыла торган курсларның программаларын яңабаштан карап чыгу мәсьәләсендә шактый зур эшләр башкарды. Л1әсәлән, гомуми психо-логия курсы буенча программа яңадан төзелде, һәм ул кафедра утырышында һәм тарих-филология факультетының гыйльми советында тикшерелде һ. б. ш.
Сугыштан соң университетның б а р л ык ф а кул ьтетл арында метод и к конференцияләр уздырылды. Бу конференцияләрдә укыту планнары, производство һәм педагогика прак- т икал арын үткәр ү п р огр а мм алары, эксперименталь кафедраларда лаборатория занятиеләрен яхшырту проблемалары тикшерелде.
Коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең өзлексез кайгыртып торуы нәтиҗәсендә Казан университеты соңгы вакытларда фәнни фикерләү үзәгенә әверелде. Төзелү моментыннан башлап Казан университеты фәннең барлык тармаклары буенча 34 мең (шуның 15 меңнән артыгы совет чорында) специалист хәзерләп чыгарды. Хәзерге вакытта Казан университетында дүрт мең ярым студент укый.
Хөкүмәт карары нигезендә отличник студентлар өчен исемле стипендияләр билгеләнде: Сталин исемендә 13 стипендия, Молотов исемендә 50 стипендия һәм күп кенә башка исемдәге стипендияләр бар. Университетның 40 проценттан артык студентлары отличнога гына укыйлар, югары стипендияләр алалар.
Күп кенә уку отличниклары үзләренең укуларын фәнни-тикшеренү эшләре белән бәйләп алып баралар. /Мәсәлән, 1953—54 уку елында гына да университетның фәнни түгәрәкләрендә студентлар тарафыннан үз-легеннән эшләгән 400 дән артык
фәнни хезмәт тудырылды, шулармын 250 се— эксперименталь хезмәт. Студентлар тарафыннан хезмәт ияләренә төрле темаларга 180 доклад укылды. Студентларның фәнни түгәрәкләре членнары фәннең төрле тармаклары буенча белемнәрне пропагандалауда зур эш алып баралар.
Университетта үзешчән сәнгатьнең һәм спортның үсешенә дә җитди игътибар бирелә. Үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә 450 дәи артык студент катнаша. Алар белән шәһәребездәге театрларның күренекле артистлары җитәкчелек итәләр. Фа-культетларда күп кенә агиткульт- бригадалар оештырыла. Тарих-фи- лология факультеты- каршында оештырылган бер агитбригада гына да Арча районы колхозларында 38 доклад ясады һәм 25 концерт бирде. Уку елында университетта үзешчән түгәрәкләр катнашында студент яшьләрнең 15 күңел ачу кичәсе оештырылды.
Университетта әдәби әсәрләр буенча еш кына кайнар диспутлар оештырыла һәм студентларның республикадагы күренекле кешеләр: язучылар, композиторлар, производство алдынгылары һ. б. белән очра- шуларьи үткәрелә.
Казан дәүләт университетындагы «Наука» ирекле спорт җәмгыяте 800 дән артык кешене эченә ала. Ленин көннәрендә (21—23 январь) һәр ел саен традицион рәвештә 100 км арада Ленинога чаңгы походы оештыр ыл а. Студентл а р походта халык арасында төрле темаларга беседалар үткәрәләр, докладлар укыйлар. Соңгы елларда студентлар Куйбышев гидроэлектростанциясе төзелешенә чаңгы походларьг оештыра башладылар.
Кышкы каникул көннәрендә Казан университетындагы шахматчылар белән Горький университеты шахматчылары арасында традицион очрашулар оештырыла.
1953 елда гына да университет студентларыннан 300 кеше спорт разрядлары алды, 455 кеше I һәм II баскыч ГТО нормаларьп тапшырды. Университет коллективы! чаңгы һәм конькида йөрү ярышларында да актив катнаша.
Каз ан у ни ве р с и тет ы х а л ык л а р дуслыгын үстерүдә гаять зур роль уйный. Биредә 32 дәи артык милләт вәкилләре югары белем ала. Алар арасында халык демократиясе илләреннән килгән студентлар да бар.
Фәннең төрле тармаклары буенча югары квалификацияле специалистлар хәзерләп чыгаруда ирешелгән уңышлар өчен Казан университеты Коммунистлар партиясенә һәм Совет хөкүмәтенә бурычлы. Университетның гыйльми эшчеләре һәм студентлары! партия һәм хөкүмәтнең аталарча кайгыртучанлыгын аңлыйлар һәм данлы юбилейны лаеклы каршылап, яңа уңышларга баралар.