Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

МӘХМҮТ ХӨСӘЕН

БАШКОРТСТАН ҖИРЛӘРЕНДӘ
(циклда н)
САЛАВАТ
Кеше үлгәч, онытыла диләр, Юк, кушылмыйм андый фикергә! Күрәсезме: башкорт «Салават»ы Уфасына безне китерә.
Дулкын яра башкорт «Салават»ы, Киң күкрәген кыю киереп, Кояшкайның алтын каурыйлары Су өстенә төшә сибелеп.
Мин яшьлеген күрәм Салаватның Яр 'буенда үскән талларда, Мин яшәвен күрәм Салаватның Агыйделдә аткан таңнарда.
ПОЕЗД ЧАБА
Җилфердәтеп төтен ялын, Поезд чаба;
Уңда — дала, сулда — дала, Дала, дала...
Дала яшел, дала иркен,
Дала якты,
Дала кебек киң күңелле
Башкорт халкы.
Башкорт халкы үзе төзегән Күм ер тауга, Минем сәламемне алын, Поезд чаба!..
ОЧРАШУ
Салават дус!
Башкорт кырларында
Очраттым мин сине тагын да: Бик сусаган идем, кымыз эчтем Исемеңне йөрткән авылда.
З..С. Ә." №11.
33
Бу кымызны, гүя, хуҗа түгел, Син, Салават, үзен эчердең, Ә мин синец, азатлыкка сусап, Йөргән чагыц искә төшердем.
ЯКЫН ТАНЫШЫМ
Уфаның иң з»ур паркына керсәм, Күрәм: алда—якын танышым.
— Син, Матросов, ничек килдең
монда?
һәм ишетәм аның тавышын:
— Монда тордым, дустым, монда
үстем,
Моннан киттем сугыш кырына, Кайттым аннан, үлемсезлек яулап, Сезнең белән тормыш корырга.
САУ БУЛ, УФА!
Алып килде сиңа «Салават»ың «Тукаем»да йөзәм Казанга,— Сау бул, Уфа!
Син каласың, якын портым булып, . Туган Иделемә кайтсам да.
Уфа, 1954 ел
з» 35
ӘНГАМ АТНАБАЕВ
АВЫЛЫМА
Ел саен кайтам мин сиңа,— Түземсез йөрәк инде!
Үткән елны бу очыңда йортларың сирәк иде. Калай түбә, нарат капка... йортларың арткан икән, йортл ары ңн ы ң м а ту р л ы г ы Калага тарткан икән.
Яшьләрең һәм киленнәрең, Шатлык, бәхеткә чумып, Башка чыгып, /кыелганнар Төгәл бер урам булып. Сәлимнәр бөтен авылны Дәшкәннәр икән туйга, Истәлеге җитәрлек ди, Айларга түгел — елга. Ә Галимҗан мотоциклет Алып җибәргән икән, (Көнләшмәсен!) кәләше дә Бигрәк чибәрдән икән.
Ел саен кайтам мин, авылым, — Түземсез йөрәк инде!
Бу очында йортлар куе, Үткән ел сирәк иде. һәм тагын да өйләнмәгән Бик күп егетең бардыр; Ләкин онытма мине дә, Миңа да урын калдыр.
Уннар түгел, бары берәү генә Иң якыны була йөрәккә. Кадерләгез, дуслар, мәхәббәтне, Беренчесен аның бигрәк тә.
ХАТ ТАШУЧЫ КЫЗГА
Көтеп алам, ана көткән кебек Ерактагы баласын...
һәркөн иртән минем тәрәзәмне Әкрен генә кагасың,
Кагасың да миңа хат бирәсең, Бирәсең дә китәсең,
Китәсең дә, җырда җырланганча, Бик ямансу итәсең.
Үзең бит син әле ачылмаган, Укылмаган хатсыман, Ачасым да килә, укыйсым да, Миңа түгелдер дип ятсынам.
АЛ ЯУЛЫК
(Шаян җыр)
Язлар җитсә, көзгә дисең, Көз җитсә, язга дисең, Әллә яратмыйсың, дисәм, Өзеп җавап бирмисең.
Өзеп җавап бирмисең дә, Өзәсең үзәгемне.
Ялкын кабыздың йөрәккә, Мин ничек түзәм инде?
Түзәр идем ялкынына, Кердек кеше теленә, Кайчан туең була, диеп, Биш сорыйлар көненә.
РӘШИТ ГӘРӘЙ

ДАЛАДА
Кояш батты таулар арасына, Кичке салкын төште далага. Кайтмый ләкин рота төнге ялга — Өйрәнүләр бара һаман да.
Алгы сы-зык. Монда солдат өчен Траншея — нң-иң кирәге.
Кисеп керә ташлы жир катлавын Кыска саплы сапер көрәге.
Тиздән менә барысы әзер булыр, Урнашырлар дуслар окопка. Кесәләрдә йөргән сәлам хатлар Укылырлар шушы вакытта.
Кайберәүләр алыр черем итеп, йорт-җирләрен күреп төшендә. Приказ булыр... Тагын кузгалырлар, Эз калдырып дала өстендә.
Сынатмаслар — йөрәк түрләрендә Суворовның сүзен йөртерләр:
— Өйрәнгәндә күпме авыр булса, Походларда җиңел шул кадәр.
БҮЛӘК
Сабый бала кебек шатланам мин, Бүләк алсам әгәр өемнән, һәр бүләктә яңа җырлар килә, Сөю килә туган җиремнән.
Гаҗәп тә соң инде бер уйласаң! Егет булып җитеп килгәндә, Телә, имеш, малай чактагыча, Чиккән җиңле күлмәк кияргә.
Бу уемны» башка беркем түгел, Әнкәм белгән фәкать иң элек: Назлы кулы теккән ак күлмәктә Мәхәббәте килде чигелеп.
Ул күлмәкне киеп таушалтсам да, Җуелмадьи һичбер бизәге.
Белсәң иде, нинди серле көчкә Пя икән ана йөрәге?!
Шул йөрәктән алам бүләк итеп Җырларыма кирәк жылыньп;
Мәңге батмый торган кояш булып Яктырта «ул гомер юлымны.