«С Ө М Б Е Л»
Күптән түгел генә Таткнигоиздат 'Мәхмүт Хәсәновның «Сөмбел» исемле хикәяләр җыентыгын басып чыгардыXXXIII. Мәхмүт Хәсәнов соңгы елларда күтәрелеп киткән иң актив эшләп килүче яшь язучы*. Ул аз гьь на вакыт эчендә «Яңа горизонт»’ повестен, «Беренче хикәяләр» һәм югарыда күрсәтелгән «Сөмбел» исемле хикәяләр җыентыкларын аерым китаплар итеп бастьпрып чыгарды. «Урман шаулый» повесте «Совет әдәбияты» журналында басылды. «Сөмбел»не авторның дүртенче китабы дип карарга була, һәм бу хәл безгә язучы алдында зур таләпләр куярга хокук бирә.
Җыентыкка авторның дүрт хикәясе һәм бер очеркы, кергән. Аларнын барысы да 1953 елда язылганнар («Данлы семья» очеркының язылу датасы куелмаган). М. Хәсәновның характерлы ягы шунда, ул тормышта була торган фактларны тиз то-тып ала белә һәм шуны укучыларга җиткерергә тырыша.
Менә «Сөмбел» хикәясе. Оператор кыз Сөмбел вахтаны кабул итеп алган вакытта шундый саф булган һава кинәт бозылып китә. Күз ачкы- сыз буран чыга. Өч скважинада эшләүче нефтьче кыз Сөмбел кар бураны эчендә берүзе кала. Буран ике көн дәвам итә. Сөмбелнең скважиналары ерак, һәм анда машина да, кеше дә бара алмый. Менә Сөмбелне яратып йөргән Гыйлемхан, чаңгыларын тагып, буранга каршы китә. Ул, төн буе җил, кар белән көрәшеп, Сөмбел янына барып житә һәм аны» үзенең постында таба. Сөмбелне культбудкада ял итәргә калдырып. Гыйлемхан скважиналар янына үзе китә. Ул арада буран да басыла, алмашка башка операторлар киләләр.
Шушындый вакыйга аркылы автор совет кешеләре арасындагы бердәмлекне, дуслыкны, совет кешесенең батырлыгын, рухи байлыгын күрсәтеп бирергә тели. Бик яхшы теләк. Аны» тормышка ашыру өчен һәрбер җөмлә, һәрбер сүз, һәрбер образ өстендә ныклап эшләргә кирәк. Ләкин авторга нәкъ әнә шул сыйфат җитешеп бетми. Аның өчен бер утыру — хикәя, ике утыру — повесть. Ул әсәренең сюжеты, композициясе— художество эшләнеше бе-лән артык кызыксынмый. М. Хәсәнов бер дә кирәкмәс урында, көчләп булса да,
XXXIII Мәхмүт Хәсәнов. «Сөмбел». Хикәяләр. Җаваплы редакторы Г. X. Зайнашевл. lai- книгоиздат, 195d.
хикәяне озынайтырга тырыша, шуның өчен яңа күренешләр кертә. Автор хикәядә партоешма секретаре Галимов һәм промысел мөдире Воробьев- образларына тукталса да, аларның бернинди дә эш- чәнлеген күрсәтми. Галимов Сөмбелнең язмышы' турында кайгыртучыларны тынычландыру белән чикләнә.
«— Андый куркыныч нәтиҗә ясарга ашыкмагыз, Шәүкәт абый, — диде Галимов, тынычлык саклап.— Әлбәттә хәзер берәр чара күрергә тырышырбыз... Бәлки буран да басылып -куяр. Метеорология бюросына һава торышы турында белдерүне сорап заказ биргән идек инде» (8 бит).
Бу күренеш, беренчедән, партоешма секретаре Галимов образын кимчелекле яктан күрсәтсә, икенчедән, бер дә юкка хикәянең сюжетын озынайта. Галимовның һәм конторадагы кешеләрнең Сөмбел турында уйланулары берничә биткә сузылса да, образларның ачылуына ярдәм итми, хәрәкәт күрсәтелми.
Ләкин без, «Сөмбел» хикәясенең, шушы кимчелекләреннән чыгып кына, М. Хәсәновньиң уңышлы' якларын, киләчәктә үсеп китәргә тиеш булган сыйфатларын инкарь итәргә җыенмыйбыз.
Менә «Орденлы кыз» хикәясе. Гаҗәп матур тема. Хикәя районга очерк язар өчен килгән Әнвәр исемле кеше сөйләве аша бирелә. Әсәрнең сюжеты гади. Әнвәр «Таң» колхозыннан бер орденлы кызны узган ел пароходта очратуын хәтеренә төшерә. Ләкин аның исемен оныткан була. Колхозда орденльп кызлар күп. Эзли торгач, Әнвәр үзенә кирәк кешене таба. Ләкин ул инде хәзер
125
ике орденлы*. Зөләйхане (аның исеме Зөләйха булып чыга) депутатлыкка кандидат итеп .күрсәтәләр.
Хикәя, гомумән алганда, уңай йо-гынты* калдыра. Анда кат-кат укырлык матур урыннар бар.
«Атасын ы*ң гына түгел, кызнын үз исемен дә белмәвем турында ишеткәч*, ул (Габсаттар абзый. — Р. Ф.) миңа бераз гаҗәпләнеп карап торды.
Мин кызмын ордены барлыгын әйтү белән, бу *карт:
— Орденлы* дисеңме?.. һм*м... Алай икән. Безнең колхозыбызда бит, улым, теге ни... кем әйтмешли, орденльп кызлар шактый, — диде.
Әхтәм, безнең алда шаркылдап көлеп җибәрмәс өчен, машинасына кереп посты.
— Кайда очраткан идең сон. .аны? — дип сорады карт.
— Пароходта.
Габсаттар абзый сакалын сыйпап алды, да:
— Безгә* пристань якын. Җәй көннәрендә, кирәк булганда, без барыбыз да пароходта гына йөрибез. Ниндирәк кыз иде соң ул? — дип сорады.
«Бик матур иде» — дигән сүзнен ничек телемнән ычкынганын сизми .дә калдым.
Карт хәйләкәр генә елмайды.
— Бик матур идемени?., һмм...
Хәзер Габсаттар абзыйның: «Теге ни... кем әйтмешли, бездә ямьсез кызларның булганы да юк», — дип әйтәсен алдан ук сизеп:
— Без ул кыз белән Казаннан кайтканда танышкан идек,— дип өстәп куйдым һәм ничек кенә булса да бу уңайсыз хәлдән котылу юлын эзли башладым» (28—29 бит).
Шушы кечкенә генә эпизод аша язучы хәзерге авыл тормышын, Габсаттар абзыйның характерын һәм сөйләүченең -шул вакыттагы хәлен образлы* итеп күрсәтеп бирә. Мондый урыннар хикәядә күп. Ләкин, кызганычка каршы, бу хикәядә дә, «Сөмбел» хикәясендәге кебек үк, кимчелекле яклар, өчне пошыра торган ваклыклар, эшләнеп җитмәгән урыннар бар.
Автор үткән ел пароходта очраткан кызны* «берничә ел оныта алмыйча газапланып» йөри. Ә авылга очерк язарга килгәч, ул кызмын исемен «оныта». Менә шуннан соң китә инде исем эзләү... А. П. Чеховның «Ат фамилияле кеше»семени. Тик монда кызның исеме ат кушаматы* түгел, ә җырларда җырлана торган исем.
Шофер Әхтәм — җырчы егет — үзенең белгәннәрен җырлап карый, кызлар исеме белән аталган җырларны такмаклый. Ләкин исем табылмый.
Авылга баргач та берничә орденлы кызны* чакырып карыйлар — юк...
Исем табу мәсьәләсенә унике битлек хикәядә сигез бит бирелгән. Югарыда күрсәтелгән Габсаттар абзый белән очрашуны* санамаганда, бу сигез битнең кирәклеге художество ягыннан акланмаган. Нәкъ шушы урында Әнвәр мәгънәсез кеше булып күренә башлый. Ул тыйнаклыкны* оныта.
Үз-үзенә таләпчәнрәк булса, автор вак-төяк кимчелекләрдән, һичшиксез, арыныр иде. Моны авторның иң уңышлы* әсәрләреннән берсе булган «Урманчы*» хикәясе дә ачык күрсәтеп тора. Бу әсәрдә язучы чын совет кешеләренең җанлы образларын җылы итеп бирә алган. Шуның белән бергә, ^икәядәге төнге Волга күренеше М. Хәсәновның зур уңышы. Тынлык. Әнә су янында учак яна. «Тирә-якны шау-шу белән тутырып», үзйөрешле баржа үтеп китә... Тагын тынлык урнаша. «Аръякның текә ярлары* артыннан, таби-гатьнең шулай тынып калу сәбәбен белергә теләгәндәй, ашыкмыйча гына тулы ай» калка. «Су өстендә, Волганы аркылы кисеп, көмеш сукмак тирбәлә» башлый... Шушы тынлыкта учак янында ике кеше сөйләшеп утыра. Аларның берсе маякчы* карт Матвеевич, икенчесе урманчы* Минзакир карт. Алар икесе дә, Волга буенда үсеп, шунда картайганнар. Ләкин, Волгадагы бөек төзелешләр уңае белән, Минзакир абзыйның урманы* су астында калырга тиеш. Шуңа күрә аны хәзер кисәләр. Минзакир абзыйны лесхоз директоры үзенә, яшь урманга каравылчы итеп, эшкә чакыра. Ә ул
каршы килә. «Мин бит урмам кара-
вылчысы... Түтәл каравылчысы түгелм—
дип уйлый Минзакир абзый, шәһәргә,
инженер улы янына кит- мәкче була.
Матвеевич исә шат. Аны- «инеш янына
түгел, ә яңа гигант Волгага маякчы итеп
куячаклар».
Ләкин үзең туып-үскән Идел ярын,
бигрәк тә шундый гаҗәеп көннәр
якынлашканда, ташлап китүе алай җиңел
генә түгел икән. Җитмәсә, лесхозның яшь
урманы шундый күпереп, шундый
матурланып киткән — карап туймассың.
Минзакир абзый, күченеп барасыла- рын
әйтеп, улына язган хатны* җибәрми.
шәһәргә китү фикереннән кайта.
Минзакир абзыйның кичерешләре
төрле-төрле ситуацияләрдә бирелә Ул
үткән көннәрен уйлый. Әнә ул «аланлыкка
кунарга төшкән ике ак- кош»ны күрә,
ләкин атмый. Пошилар ЛЬгнзакир
абзыйдан бөтенләй курыкмыйлар, ә
тиеннәр белән ул аеруча дус: аларны кыш
көне гөмбәләр белән туйдыра. Шулар
өстенә Матвеевич «тиздән бу урыннарда
диңгездәгедәй зур дулкыннар шаулаячак»
дип. Минзакир абзыйның күңелең тагын да
дулкынландыра. Автор героеның эчке
•каршылыкларын образлы һәм укучыны
ышанды-
■ рырлык итеп күрсәтеп бирә алган.
Әсәрдән җанлы кешене күрәсең.
Мәхмүт Хәсәнов эпизодик образларны
эшләүдә аеруча осталык күрсәтә. Моңа ул
күбрәк көч куя, күрәсең. Чөнки аның
башка әсәрләрендә дә андый образлар
тулырак эшләнгән булалар. Менә
Матвеевич. Аның характерын ачу өчен
автор кечкенә генә вакыйга кертә.
«Матвеевич, аның (Минзакир аб-
зыйның. — Р. Ф.) чын-чынлан китәргә
җыенуын күреп, артык кыстамады. Җәһәт
кенә урыныннан күтәрелеп:
— Тукта алайса, кордаш, берәр ухалык
балык та алып кит, — диде.
— Кирәкмисәнә! Килгән саен, килгән
саен нинди балык ди ул. Аи- нарьп бу
караңгыда юкка маташма.
— Маташасы! юк. Кичтән үк хәзерләп
куйдым. Бүген менә дигән эре чөгәләр
эләкте. Карчыкларның сөяксез балык дип
һушлары китә бит алармың...» (39 бит).
хМонпан без Матвеевичның кече к ү ңе
л л ел еген дә, ку н а кч ы л л ыгы н да,
тормышны белүен дә һәм, ниһаять, бу ике
карт арасындагы дуслыкны да күрәбез.
Хикәядә руслар белән татарлар
арасындагьп үзара мөнәсәбәт тә матур
бирелгән.
«Алар ярты гомерләрен шулай бергә,
бертуганнар кебек, бер-бер- сенә кунакка
йөрешеп яшәделәр. Матвеевич үзе татарча
ЯХШЬР гына сукалый. Тик карчыгы
Марфуша гына ул яктан нык чатанлый иде.
Гөлйөзем түти (Минзакир абзый карчыгы.
— Р. Ф.) белән очрашкач, алар бер-берсенә
карашып елмаялар да, һәркайсы үзенчә
сөйләп, куллары, башлары 'белән
гадәттәгедән артыграк һәм кискенрәк хәрә-
кәтләр ясый-ясый, чукырдашып утыралар
иде» (40 бит).
Автор артык бер сүз дә әйтми. Ләкин
Марфуша белән Гөлйөзем түтинең һәм
Матвеевич белән Минзакир абзыйның шул
вакыттагы гөрләшеп утырулары образлы
булып күз алдына килеп баса.
Бу — язучының әдәби осталыкка
ирешә баруын күрсәтә торган күренеш.
Моңа охшашлы* мисалларны тагын да
китерергә булыр иде. Алар Мәхмүт
Хәсәновның сәләтле язучы булуы-
турында сөйлиләр.
Шуңа бәйләп, А. П. Чеховның бер
киңәшен искә төшерәсе килә: чын
мәгънәдәге язучы* булыр өчен «туктаусыз
көне-төне эшләргә, гомер буе укырга,
өйрәнергә, ихтыяр көче булдырырга
кирәк... Биредә һәр сәгате кадерле».
Р. ФАТЫХОВ.