Логотип Казан Утлары
Комедия

ҮРНӘК АДЫМНАР


(Кысыр кайгы тәүбәсе)
Комедия өч пәрдәдә
КАТНАШАЛАР
Илдар Халитов — «Бытовик» заводының баш инженеры.
Дания Халитова — аның хатыны, сәүдә хезмәткәре.
Ишалин Ваккас Ишмиевич — «Бытовик» заводының директоры.
Суфия — врач. Халитовларның дусты.
Зәйтүнә — авылдан килгән кыз.
Минһаҗ — Москва төзелешләрендә эшләүче яшь егет.
, Вакыйга безнең көннәрдә, шәһәрдә бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Халитовлар квартирасының бер бүлмәсе. Тыштан керү, бүлмәгә узу һәм кухняга чыгу өчен ишекләр. Бүлмә эчендә пианино, язу өстәле, трюмо, тумбочкалар, диван кебек мебельләр. Язу өстәлендә телефон аппараты. Пәрдә, ачылганда, Зәйтүнә хат язып - утыра. Бераздан язган озын хатының соңгы өлешен тамашачыларга карап укый.
Зәйтүнә. «...Минһаҗ! Хөкүмәтнең бу яңа карары мине шул кадәр канатландырды... Шәһәрдә бер көн торасым килми башлады... Безнең теләкләрне, әйткән дә салган... Авылдан еш кына кешеләр килеп тора. Бригадир Фаикъ белән яшелчә Мәймүнәнең туйлары булган, өч көн буе гулять иткәннәр, хәтта сугышып беткәннәр. Туй үпкәсез булмый диләр бит. Син миңа, кил, дигәнсең. Ул турыда кат-кат әйтеп язган идем бит инде. Беләсең, минем әни бар, аны ташлап ничек Мәскәүгә күчим? Монда торуыма да рәнҗи, һәр килгән кеше артыннан кайтырга кушып җи-бәрә. Син инде, егет булсаң, биргән вәгъдәңдә торсаң, үзең кайт. Кайт- масаң, миңа үпкәләмә. Моннан соң бу хакта берни дә язмам, чүбек чәйнәүдән май чыкмый, диләр... Шуның белән сүземне бетерәм, хуҗалар кайтыр чак җитте. Бер-ике җыр да язып җибәрәм:
Телмә-телмә тасма алдым
Бөдрә чәчем үрергә, һичнәрсәгә мохтаҗ түгел, Мохтаҗ сине күрергә. Күзләремне синнән алмый. Сөйләр идем сүзләрем.
Зар-интизар булып беттем
Бер күрергә йөзләрең...»
(Хатны конвертка салып ябыштыра башлый да туктап кала.) Карточкамны җибәрим микән? Юк, җибәрмим. Бик шөкәтсез төшкәнмен. (Йкен-
4
че фотоны карап.) Ә аныкы әнә нинди матур бит... Сипкелле Минһаҗ дип берәү дә уйламас. Мәскәү шул ул, аның фотографлары да нинди оста, безнең Казанда гына ул сукбайга охшатып төшерәләр.
Ишектә звонок. Зәйтүнә коридорга чыгып китә. Бераздан Дания белән керә.
3 ә й түнә. Кайттыңмы, апа?
Дания. Әйе, Зәйтүнә, кайттым... Ләкин бик арыдым...
Зәйтүнә. Бир, апа, киемеңне үзем эләрмен.
Дания. Эльмира кая, теге яктамы?
3 ә й т ү н ә. Әбисе килгән иде, берәр атна бездә торыр дип алып китте.
Дания. Бик әйбәт булган. Бераз ирек ачып кайтыр.
Зәйтүнә (диванга урын рәтләп). Менә, апа, монда ятып тор.
Д а н и я. Көне буена аяк өстендә торып җеп өзәрлек тә хәлем калмады. Кибеттә товар күп булу безгә мәшәкать кенә арттырды. Әллә нәрсә булды безнең халыкка, элек бер дә алай түгелләр иде, ни чыгарсаң, шуны кырылып алалар иде. Ә хәзер?.. Анысын бир дә, монысын бир дип теңкәгә тиеп бетәләр.
Зәйтүнә. Бүген, апа, сез киткәч, радиодан бик күңелле хәбәр бирделәр, тыңладыгызмы?
Дания. Кая инде ул безгә радио тыңлаулар... Көне буена пластинкалар уйнатып колакны тондырып бетерәләр. Шундый шау-шу астында орчык шикелле бөтерелеп йөрибез дә көн узганны сизми дә калабыз. Шулай да әбәткә туктаган арада партоешма секретаре белдерү ясарга халыкны жыйган иде, миңа тыңларга туры килмәде. Складтан товар кабул итәргә чакырып алдылар. Нәрсә бар соң?
Зәйтүнә. И, апа... Анда ниләр генә юк... МТСларның эшен яхшырту, колхозларда иген уңышын күтәрү, тракторчыларның, комбайнчыларның эш хакларын акча белән түләү, көнкүреш якларын рәтләү, механизатор кадрлары хәзерләү өчен завод-фабрикалардагы кебек мәктәпләр ачу, машиналарны ремонтлауга зур-зур мастерскойлар, гаражлар...
Дания. Ярый, бик күпкә китте, калганын соңыннан сөйләрсең, минем ашыйсым килә.
Зәйтүнә. Илдар абыйны көтмибезмени?
Дания. Син кыштырдаганчы, ул да кайтып өлгерер әле. Бар, өстәлеңне әзерлә.
Зәйтүнә. И... Онытып торам икән, апа, бүген безгә теге матур апа килгән иде.
Дания. Кайсы матур апаң ул?
Зәйтүнә. Әнә теге, врач дисезме шунда.
Дания. Ә, Суфия?.. Нигә килгән иде икән?
Зәйтүнә. Нигә икәнен миңа әйтмәде. «Тагын бераздан кереп чыгармын әле», диде.
Дания. Миннән берәр затлы әйбер сорарга йөридер.
Зәйтүнә. Ул соң, апа, сезгә кем була? Якын кардәшегезме, әллә берәр танышыгыз гынамы?
Дания. Беркемебез дә түгел. Илдар абыеңның авылдашы.
Зәйтүнә. Шулаймыни? Әйтәм аны, Илдар абый ул килсә бик өзгәләнә...
Дания. Ничек өзгәләнә?.. Әллә ни дә булса сиздеңме?
Зәйтүнә. Юк... Мин болай гына әйтәм, ул килдеме, бөтен эшен ташлый, йөзе ачыла диюем. Авылдашка а.вьплдаш якын була шул. Мин үзем дә, берәр авылдашны күрсәм, аерылып китә алмыйм. Ул апаның ире юкмыни?
Дания. Бар -иде, сугышта үлде.
Зәйтүнә. Шуннан бирле ирсез торамы?
Дани я. Тора шул, оныта алмыйм, ди.
5
Зәйтүнә. Бик яраткан, алайса. Яраткан кешене онытып булмый, диләр шул... Ул матурлыгы белән үзен министрлар алырлык...
Дани я. Бар инде, бар, күп сөйлисең дип сиңа ничә тапкыр әйтелгән. Тукта әле, кулыңда нинди кәгазь ул?
Зәйтүнә. Бүген Мәскәүдән хат алдым да шуңа җавабын яздым.
Дания. Тагын шул Минһаҗыңамы?
Зәйтүнә. Шуңа инде, башка мин кемгә языйм.
Д а н и я. Көн аралаш хат язарлык нинди генә егет икән ул?
Зәйтүнә. Нинди диеп, Мәскәүдә биек йортлар салуда эшли. Менә, карточкасын да җибәргән.
Дания (карточканы карап). Үзе, болай чибәр булмаса да, сөйкемле егет икән, күзләре бик матур.
Зәйтүн ә. һи, һи, һи... үзебезгә күрә ярый инде шунда...
Д а и и я. Бик яратасыңмы?
Зәйтүнә. Ничек дип әйтергә?.. «Аю да аппагым, керпе дә йомша* гым», дип әйткән диләр түгелме? Эшкә бик уңган, МТСта тракторчы иде. Машина җене 'кагылган инде үзенә, сәгатькә <кадәр төзәтә. Гар-моньга дисәң, бөтен СССРда аннан оста юк диләр.
Ишектә звонок, Зәйтүнә чыгып китә. Төргәкләр тотып Илдар кайтып керә.
Илдар. Дания, син бүген иртәләгәнсең.
Дания. Нишләп иртәлим? Мин көндәгечә. Менә син үзең бүген соңладың. Укыту көнең дә түгел.
Илдар. Партбюрога чакырганнар иде, шунда бераз юандым.
Дания. Нәрсә? Тагын нагрузка бирделәрме?
Илдар. Сөйләрмен әле. Эльмира кая, йоклыймы?
Дания. Әбисе кунакка алып киткән.
Илдар. Шулаймыни? Ә мин аңа бүләк алып кайткан идем. Менә кара, сөйли торган курчак, нинди кызык ул...
Кычкыртып карый, икесе дә көләләр.
Дания. Курчаклары болай да күп иде. Ярый инде, шатланыр.
Илдар. Ә менә монысы әнисенә...
Дания. Нәрсә ул?
Илдар. Бел, нәрсә соң?
Дани я. Әйтә алмыйм.
Илда р. Бөтен гарнитуры белән туалет!
Дания. Менә инде, акча әрәм итеп, нигә әйбер алын йөрисең. Безнең үзебездә дә дөнья бит алар. Рәхмәт инде. Тик нинди уңай белән әле бу?..
Илдар. Үзем дә белмим, нигәдер бүген бүләк алып кайтасым килде...
Дания. Юк, син ни өчендер бүген гадәттәгечә түгел, йөзең көләч, тавышың да бик көр чыга...
Илдар. Минем кайчан кайгылы булганым бар? (Кесәсеннән газета чыгарып.) Бүгенге газетада басылган Үзәк Комитет Пленумы карарларын укыдыңмы?
Д а н и я. Юк әле, вакыт тимәде... Зәйтүнә сөйли башлаган иде дә, син кайтып бүлдердең. Тракторчылар турында диме?
Илда р. Юк, Дания, тракторчылар турында гына түгел. Менә: беренче чиратта терлекчелекне үстерү, колхоз-совхозларда мул итеп бәрәңге, яшелчә уңдыру. Машина-трактор станцияләренең эшләрен яңабаштан үзгәртеп кору, авылда масса-политик эшләрне юлга салу кебек җитди мәсьәләләрне...
6
Дания. Юк, Илдар... Синдә бүген ни дә булса бар... Әйт дөресен, ни булды сиңа?
II л д а р. Берни дә булганы юк.
Дания. Алай булгач, нигә син борчылган?
Илдар. Мине. Дания, бик җаваплы бер урынга билгеләргә уйлыйлар...
Дания. Ә... Ә! Беркөнне Пшалинньг урыныннан алырлар, ахры, дигән идең. Аның урынынамы? Завод директорлыгына?
И л д а р. Юк, бу аннан да зуррак һәм җаваплырак урын...
Дания. Димәк, министрлыкка күтәрүләр? Менә шәп булыр... Яңа квартира алыр идек. Үз машинабыз булыр иде... Шундамы?
Илдар. Юк, анда да түгел.
Дания. Алай булгач, кая соң, обкомга ук алалармыни?
Илдар. Пленум карарларын укып чык әле, аннан әйтермен.
Дания. Аны мин соңыннан да укырмын.
Илдар. Юк, моны соңга калдырырга ярамый. Хәзер укып чык. (Кулына газетаны тоттырып.) Ләкин, бик яхшылап, җентекләп укы.
Дания (газетаны карап). Уһу... Бик озын икән ул... Хәзер аш була. Аннан, кинога билет алып кайттым, анда да барасыбыз бар. Кичә сүз куештык бит!
Илдар. Алай булса, син хәзер баш мәкаләсен генә укып чык. Карарның кыскача мәгънәсе анда да әйтелгән. Мин аңарчы лекциямне карап алырмын.
Илдар язу өстәле янына барып кәгазьләр актарырга керешә. Дания, диванга ятып, газета укый башлый. Озак паузадан соң Зәйтүнә керә.
Зәйтүн ә. Абый, абый, дим!
И л д а р. Чү, Зәйтүнә, әкрен!.. Апаң газета укый...
3 ә й т ү н ә. Нишләп укысын, абый, йоклый ич.
И л д а р. йоклый?
Зәйтүнә. Әйе, әнә, барып кара.
Илда р. Чыннан да эрегән икән шул... Нинди сүзең бар?
кяк очлары белән генә басып кухняга кереп китәләр. Дания әйләнеп ята. Илдар чыгып уйланып тора.
Ничек әйтим инде үзенә... Беләм, сафура бураннары чыгарыр... Шулай да әйтми калырга ярамый... Дания, Дания, тор әле!..
Дания (йокысыннан уянып). Нигә инде уяттың? Шундый тәмле төш күреп ята идем. Магазинга халык тулган, халык... Инә төртерлек тә урын юк... Шунда мин...
Илдар. Син ул төшеңне куй әле. Минем сүзем бик җитди бер мәсьәлә турында булачак... (Әйтергә кыя алмыйча, сүзне икенчегә борып.) Исендәме, Дания?.. Без синең белән беренче мәртәбә Ык буена салынган райисполком бинасында танышкан идек... Аннан, «мин сине кинолардан соң озатып куя башладым... Аннан инде син торган хуҗаның капка төбенә утырып, таң атканны да сизми кала торган идек...
Дания. Тукта әле, «торып-торып торҗагуп» дигән шикелле, ни өчен син аларны хәзер миңа сөйләргә булдың?
Илдар. Яшь чакларны искә төшерү кызык ич... Шулар синең исендәме?
Дания. Исемдә, бик нык исемдә... Бервакытны без яшь врач Суфия белән әрәмәгә карлыганга киттек. Син каяндыр күреп алгансың да, безнең арттан ашыга-ашыга килә башладың. Ә без, сине күрмәгәнгә салышып, әрәмәгә кереп югалдык. Бераздан син килеп җиттең дә, «кызлар, кызлар, сез кайда?..» диеп, кычкырырга керештең. Ә без сине кызык игәр
7
ечен юри аваз бирмәдек. Анасыннан аерылган каз бәбкәсе кебек, иңгерәп йөрдең-йөрдең дә кайтып киттең.
Илдар. Син ул чагында бернинди сәбәпсез Суфиядан көнли идең шул.
Д а н и я. Бер дә сәбәпсез түгел... Ике көймәнең койрыгын тотарга теләдең, Суфия артыннан да, минем артымнан да йөрдең.
Илдар. Аны син генә шулай уйладың.
Д а н и я. Яшермә... Арагызда да бар иде... Аны миңа Суфия соңыннан үзе дә сөйләде.
Илдар. Ләкин бит мин аңа өйләнмәдем. Тормышымны синең белән бәйләдем. Шулай да минем яңадан шул җирләргә барасым, табигать матурлыкларын күрәсем, йомшак саф һавасын иснисем килә...
Дани я. Ул чакларны мин бер дә сагынмыйм... Чөнки сине фронтка озаткач кичергән авыр көннәрем, авылдай авылга җәяү йөреп газап чигүләрем бер дә истән чыкмыйлар. Ярый әле, әтиләр мине аннан коткарып алдылар да монда шәһәргә урнаштырдылар.
Илдар. Син шәһәр кызы шул, авылның матур якларын күрә белмисең... (Хискә бирелә.) Дулкынланып торган иген кырлары, хуш исләргә чумган яшел болыннар, моңсу кара урманнар, бормаланып-бормала- нып аккан көмеш сулы елгалар — мин боларны һич тә оныта алмыйм. Бигрәк тә инде җәйге матур кичләрдә, кайдадыр еракта... тальян моңына кушылып җырлаган яшьләр җыры, әрәмәләрендә сайраган кошлар...
Дания. Син бүген нигәдер шагыйрьләр кебек гел матур сүзләр генә сөйлисең. Аңламыйм... Әй, син бит әле миңа каядыр билгеләргә теләүләрен әйтергә булган идең.
Ишектә звонок, Илдар чыгып китә. Суфия белән керә.
Илдар. Әйдә, Суфия. Озын гомерле булырсың әле. Яңа гына синең турыңда сөйләп тора идек.
Суфия. Беләсе иде, нинди гайбәтемне саттыгыз икән?
Илдар. 1Киресенчә, яхшы ягыңны сөйләдек. Авылда бергә эшләгән чакларны искә төшердек.
Суфия. Әйе, ул чаклар безнең яшь чаклар, иң күңелле, иң матур чаклар иде шул... Дания, син нигәдер күңелсез, авырыйсыңмы әллә?
Дания. Юк... Мин бүген эштән бик арып кайткан идем...
Суфия. Алай гына булса зарар юк... Авыл дигәннән, Үзәк Комитетның Пленум карарларын укыдыгызмы?
Илдар. Әйе, укыдык. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшәп килгән бөтен кимчелекләрне ачып биргән, төзәтү юлларын күрсәткән.
Суфия. Миңа кадрлар мәсьәләсенең куелышы бик ошады. Чыннан да, хөкүмәт, һәр ел саен дөнья кадәр суммалар түгеп, аерым мәктәпләр, төрле курслар аша күпме белгечләр әзерләп чыгара иде. Ә алар бар да шәһәргә китеп тордылар.
Илдар. Бер караганда, аларны гаепләргә урын да юк иде. Карарда әйтелгәнчә, аларның эш хакларын түләү дөрес оештырылмаган, тормыш шартлары да тудырылмаган иде. Моңа кадәр тракторчылар, бригадирлар һәм комбайнчылар МТСларда сезонлы эшчеләр булып кына исәпләнделәр. Менә шуның өчен дә алар кыш көннәрендә шәһәрләргә, даими эшкә күчәргә мәҗбүр булдылар.
Суфи я. Дания, мин әле сезгә бер йомыш белән кергән идем.
Дани я. Рәхим итегез, нинди йомыш ул?
Суфия. Миңа Ленин районыннан квартира бирделәр. Яңа гына өлгергән йортта, ике зур бүлмә, бөтен уңай яклары белән. Хәтта ваннасы да бар. Ләкин минем эшем монда — шәһәрдә булганга килеп-китеп йөрергә^ ераграк. Илдар абый да ул районда эшли. Аңар да моннан барып кайтып йөрү ансат түгелдер. Шуның өчен мин сезгә квартиралары
8
бызны алыштырырга тәкъдим итмәкче идем. Сезгә дә, миңа да уңайлы булыр иде. Бу турыда мин комендант белән дә сөйләштем, ул каршы түгел.
Илдар. Дания, чынлап та, бу яхшы тәкъдим, син ничек уйлыйсың?
Дания. Ә мин, шулкадәр җирдән монда — шәһәргә эшкә йөрерменме?
Илдар. Син дә андагы магазиннарның берсенә шүчәрсең. Анда да бит универмаглар күп.
Дания. Юк, юк. Шундый яхшы квартирамны ташлап җәһәннәм астына бараммы?
Суфи я. Яхшылык ягына килгәндә, Дания, минем квартира белән сезнең квартирагызны чагыштырырга да мөмкин түгел. Юри генә барып карагыз әле. Берсүзсез риза булырсыз.
Дания. Барып та карамыйм, алыштырмыйм да.
Суфи я. Ярый, теләгегез юк икән, көчләмим. Андый квартирага алыштыручылар табылыр, тик әле үз кешеләргә булсын диюем иде. Хуш, сау булыгыз.
Илдар. Хуш, Суфия. Сезнең бу квартирага күчәргә теләвегез турында без уйлашып карарбыз. Чөнки безнең тормышыбызда зур үзгәреш булу ихтималы да юк түгел әле... Ул чагында, әлбәттә, сезне күз алдында тотарбыз.
Суфи я. Нинди үзгәреш ул?
Илда р. Хәзергә әйтмим әле, чөнки Дания белән киңәшеп бер карарга килгәнебез юк.
Суфия. Ярый алайса, киңәшегез, тик озакка сузмагыз, миңа башка тәкъдим итүчеләр дә бар, ләкин, әлеге дә баягы, мин сезгә бирәсем килә. Хушыгыз. (Китә.)
Илдар коридорга кадәр Суфияны озата чыга. Дания ачудан үзен кая куярга белмичә өзгәләнә. Илдар керә.
Дания. Нигә тиз кердең? Өенә кадәр озатырга иде...
И л д а р. Нигә юкны сөйлисең, Дания.
Дани я. Бер дә юкны түгел. Син аңа нинди «үзгәреш» турында әйттең?
Илдар. Минем сүзләремне алай бозып сөйләмә. Үзең алдыңда «Дания белән киңәшәсем бар», дидем. Ул үзгәреш дигән сүз — бая мин сиңа әйтергә теләгән мәсьәлә...
Дани я. Юк, ул килдеме, синең телең ачыла, йөзең ай-кояшка әйләнә, бер алдына, биш артына төшәсең.
Илдар. Дөрес, мин аны ихтирам итәм. Чөнки ул аңа лаеклы. Атказанган врач. Бик күп авырулар, «Суфия ханым» дип, башка шәһәрләрдән аның янына киләләр. Аннары, ул минем бергә үскән авылдашым. Сиңа аннан үрнәк алырга иде. Тормышны ул ничек тирәннән аңлый ала. Ә син кеше белән сөйләшә башласаң, мин кызарып утырам.
Дания. Шулайдыр шул... Ул бит врач, медицина эшчесе. Атказанган! Ә мин нәрсә? Гади бер сәүдә хезмәткәре...
Илда р. Син дә урта белемле кеше. Ләкин син үзеңнең сәүдә эшеңнән башка берни белән дә кызыксынмыйсың. Матур әдәбият укымыйсың, газета-журналларны тотып та карамыйсын. Бары тик киенеп-яса- нып йөрүне генә беләсең,
Дания. Яхшы итеп киенеп-ясанып йөрү — культуралы булуның үрнәге!
Илдар. Культуралы булу дигән сүз — тырнак чистартып, ирен буяудан гына тормый шул. Культуралы булу заманыбызның җәмәгать интересларын үз интересларыбыздан өстен куеп эш итүебезгә бәйләнгән.
9
Д а и и я. Димәк, мин аларны аңламыйм?
Илдар. Белмим, аңласаң, болай сөйләмәс идеи.
Д а и и я. Аңлаганны тап!
Илдар. Мин бит аны эзләмим.
Дани я. Бик эзлисең дә, тәтеми.
Илдар. Ярый, бу мәгънәсез сүз көрәштерүне калдырыйк. Бая минем әйтергә теләгән сүзем шул: бүген мине партбюрога чакырганнар иде, Үзәк Комитетның соңгы карары буенча, миңа авылга китәргә тәкъдим итәләр.
Д а и и я. Командировкагамы?
И л д а р. Юк. МТС ка даими эшкә.
Дан и я. Даими эшкә? Син нәрсә дидең?
Илдар. Дания белән киңәшмичә, бер сүз дә әйтә алмыйм, дидем. Ләкин алар мәсьәләне җитди итеп куялар. Сез авылда үскәнсез, авыл хуҗалыгы техникасы турында югары белем алгансыз, хәтта берничә ел механик булып та эшләгәнсез, диләр.
Дани я. Шулай да син үзең нинди уйда инде?
Илда р. Китәргә кирәк булыр.
Дания. Бая, табигать турында, авыл турында авыз суларыңны корытып сөйләнүләрен, менә ни өчен булган икән... Димәк, чыннан да китәргә дисең?
Илдар. Миңа китәргә дә китәргә инде, менә сиңа да гариза язганда ничек булыр иде икән?
Дания. Син нәрсә, акылыңдамы?
Илдар. Нигә, Дания? Син дә бит зоотехниклар мәктәбен бетергән кеше. Сугышка кадәр бераз эшләп тә алдың бит. Безнең кебек кешеләрне хәзер партия, хөкүмәт авылларга чакыра.
Дания. Гөрләп торган шәһәремне, әйбәт квартирамны, уңайлы урынымны ташларга?
Илдар. Урынның сиңа•менә дигәнен бирәләр. Син анда зоотехник булып эшләрсең.
Д а н и я. Бик кирәге бар... Солдат итеге киеп абзар арасында йөрисем калган.
Илдар. Оят түгелме сиңа мондый сүзләр сөйләргә? Суфия әйткәндәй, дәүләт сиңа дөнья кадәр акча түгеп укыткан, тәрбияләгән...
Дани я. Укытса? Мин анда башка мәктәпләргә керә алмаганнан соң, гомуми белем алыр өчен генә укыдым.
Илдар. Болай итеп акланырга вөҗданың кая? '
Дания. Үзеңне бел, үзең нигә качтың соң?
Илдар. Мин качмадым. Мин фронттан кайтканчы, син монда шәһәргә күчеп куйган идең. Мин китәргә теләгәч, җибәрмәдең. Әтиеңнәр белән бергәләп колак итемне ашадыгыз.
Дания. Тыңламаска идең.
Илдар. Шулай кирәк булган да бит, нишлисең. Дүрт ел буена авыр сугышларда йөреп, сине сагыну хисләремә ирек куйдым шул... Менә хәзер, ул хатамны аңлап, төзәтергә булдым. Син дә дәүләт биргән профессияң буенча эшләргә тиешсең!
Д а н и я. Үз профессияләре буенча эшләмәүче кешеләр әллә бер мин генәме? Дөнья алар, һәр учреждениедән табарга була. Әнә, безнең универмаг мөдире ике факультет бетергән. Агрономлыкка, ветврачлыкка дипломнары бар.
Илдар. Андыйлар да китәрләр. Хәзергә үзләре теләп китмиләр икән, тора-бара совет кешесе булу намуслары тартып илтәчәк. Чөнки илебез өчен хәзер йөз меңләгән белгечләр кирәк, алар бездә бар, ләкин төрле сәбәпләр белән шәһәрләргә килгәннәр дә, синең шикелле, кайсы сәүдә хезмәткәре, кайсы завхоз, кайсы парикмахер булып урнашканнар.
10
Дания. Совет учреждениеләрендә кем дә булса эшләргә тиеш бит.
Илдар. Әйе» эшләргә тиеш. Ләкин авыл хуҗалыгы белгечләре түгел. Шулай, Дания, тот та хәзер гаризаңны яз. Менә син карарны укып кара әле, анда китүчеләргә бөтен шартларны тудырырга кушыла.
Дани я. Укымыйм да, китмим дә!
Илдар. Бала булма, Дания! Бу карардан соң безнең тормышыбыз нигезеннән үзгәрәчәк. Авыл белән шәһәр арасында аерма бетәчәк.
Дания. Мине агитировать итмә, мин үзем дә агитатор кеше. Китәсең килә икән, әйдә, бар, ә мин ике аягымның берсен дә атламыйм!..
Илдар. Син ни сөйлисең, Дания. t
Дания. Кит минем янымнан!..
И л д а р. Дания...
Дания. Эндәшмә миңа!..
Дания диванга капланып елый. И л д а р тәрәзәгә китеп тышка таба карап тора. Зәйтүнә керә.
Зәйтүнә. Апа, абый, аш әзерләдем, әйдәгез.
Илдар. Рәхмәт, Зәйтүнә, минем ашыйсым килми...
Зәйтүн ә. Нишләп алай, әллә ашап кайттыңмы?
И л д а р. Юк. Апаң мине монда шундый итеп сыйлады...
Зәйтүнә. Апа, әйдә алайса, без ашыйк.
Дани я. /Минем дә ашыйсым килми...
Зәйтүнә. Менә инде, хәзер генә аш җиткер дә, аш җиткер, ашыйсы килә, дидең. Бүген, син кушканча, китаптан карап пешердем. Өченчесе дә бар, телеңне йотарлык. Әйдә инде, апа, аштан зур булуны яратмыйлар бит.
Дания. Бар, утыр да тыгын, мине борчыма!..
Зәйтүнә кәефсезләнеп китә, Илдар пианинода «Таштугай» көенә уйнап җырлый.
Таштугайда үскән камышларны
Җиз курайлар итеп тартамын.
Читтә йөреп, сине бик сагындым, Таштугайкай, инде кайтамын.
Дания Илдарның артыннан килеп муеныннан коча.
Дания. Илдар... Үзең беләсең, мин шәһәрдә туган, шәһәрдә үскән... Син дә шәһәрдә укып тәрбия алган, шәһәр культурасын, аның бөтен гореф-гадәтләрен үзләштергән. Шулай ук соң аның кино-театрларын, троллейбус, автобусларын, кешеләр белән кайнап торган асфальтлы урамнарын, бер-бер артлы өлгергән гүзәл йортларын, күз нурларын чагылдырган зиннәтле магазиннарын, Куйбышев гидроузелы салынып беткәннән соң шәһәр әйләнәсендә булачак диңгез күренешләрен, мәһабәт йортларын ташлап китәргә бер дә кызганмыйсыңмы?
Илдар. Минем бу карарымны бернинди дә матурлыклар үзгәртә алмас. Чөнки мин коммунист кеше, минем урыным хәзер авылда булырга тиеш!
Дания. Димәк, син мине яратмыйсың? Юкка гына минем белән унике ел гомереңне бәйләп тоткансың.
Илдар. Ничек инде ул «бәйләп» тотканмын?
Дания. Әйе, әйе, миннән котылырга сәбәп эзләгәнсең, ул сәбәп хәзер бар. Партия, дәүләт интересы дигән булып, ике арабызга ясалма киртә корасың. Чөнки минем авылны яратмавымны, анда китәргә бервакытта да риза булмавымны син бик яхшы беләсең һәм шуннан файдаланасың... Әйдә бар!.. Тик миңа унике ел әрәмгә үткән гомерем кызганыч... Бигрәк тә авыр сугыш елларында газап чигеп синең өчен кайгы- хәсрәт йотуларым бары да юкка гына булганнар...
Телефон звоногы, Илдар барып трубканы ала.
11
Илдар. Тыңлыйм... Әйе, Илдар Халитов. Кем сөйли? Яхшы, иптәш бәдриев, мин хәзер барып җитәрмен. Хәзергә хушыгыз. (Трубканы куя.) Даниц, мине обкомга беседага чакыралар.
/Дания эндәшми. Илдар тиз генә киенеп чыгып китә. Дания пианино янына килеп 5ер бармак белән генә клавишаларны басып примитив көй уйный. Зәйтүнә керә
Зәйтүнә. Апа, абыйга нәрсәләр салырбыз икән?
Дания. Нинди нәрсәләр?
Зәйтүнә. Авылга китә түгелме соң?
Дани я. Беркая да китми. Өйдә ни сөйләшкәнне тыңлап йөрмә, бар. эшеңдә бул!
Ишектә звонок. Зәйтүнә ишек ачарга чыгып китә. Зур корсаклы, тәбәнәк буйлы И ш а л и н белән керә.
И ш а л и н. Исәнмесез, Дания ханым.
Дания. Саумысыз, Ваккас Ишмиевич, әйдәгез, түрдән узыгыз, рәхим итегез.
И ш а л и н. Рәхмәт. (Тирләрен сөртә-сөртә утыра.)
Дания. Шулай да, Ваккас Ишмиевич, нинди йөз белән сез безгә хилеп кердегез?
Ишалин (гаҗәпләнеп). Миңамы бу сорау?
Дани я. Әйе, сезгә! Ни өчен безнең семьяны җимерәсез?
И ш а л и н. Мин?
Дани я. Әйе, сез!
И ш а л и н. Кызмый гына сөйләгез әле. Эш нәрсәдә соң?
Дания. Нигә Илдарны авылга җибәрәсез?
И ш а л и н. Ә?.. Менә нәрсә турында икән сүз!.. Ялгышасыз, Дания ханым, бик нык ялгышасыз. Мин җибәрмим. Миннән башка аны партбюро секретаре чакырып сөйләшкән дә гариза язарга күндергән.
Дания. Димәк, сез, директор буларак, аның китүенә каршы?
И ш а л и н. Билгеле. Шундый яхшы производственникны, зур эрудицияле инженерны, күренекле җәмәгать эшчесен үз производствосыннан җибәрергә нинди хуҗа-директор риза булыр икән? Мин аның урынына бишне, хәтта ун белгечне бирер идем, тик аны гына калдырсыннар иде. Ләкин ‘партбюро члөннары< минем сүзләремне -колакларына да алмыйлар. Аптырагач менә, Илдар Ибраһимовичны аталарча сүгәргә, тыңла- маса, тотып кыйнарга килдем. Кайда әле үзе?
Дания. Обкомга беседага чакырып алдылар.
Ишалин. Ә?!. Беседага чакырып алдылар?.. Димәк, инде эш анда та барып җиткән?
Дания. Күрәсең шулай.
Ишалин. Нигә сез аңа ирек куйдыгыз?
Дания. Мин нишли алам? Кайчан әле сез, директор булып та, үз хезмәткәрегезне тыңлата алмагансыз.
Ишалин. Сез бит аның хатыны! Хатыннар мондый мәсьәләдә күбрәк тәэсир итүчән булалар. Башта сез аңа яхшылап әйтергә, тыңламаса, үзегезнең бөтен хатын-кыз приемнарыгызны кулланырга идегез.
Дани я. Кулландым, Ваккас Ишмиевич, бөтенесен дә кулландым, файдасы булмады. Үзе киткән генә җитмәгән, ул әле мине дә" өстери.
Ишалин. Сезне дә өстери? Аңламыйм. Ни өчен ул анда ашкына икән? Әллә арагызда ии дә булса булдымы?
Дани я. Юк, берни дә булганы юк. Хәтта бу якын араларда сүзгә дә килгәнебез юк. Сез миңа юри әйтмисез, аның эшендә ни дә булса булгандыр.
И ш а л и н. Директорлык намусым белән әйтәм: бернинди дә гаебе юк. Үзегезгә мәгълүм: чыгыш ягыннан да сүз әйтергә урын юк. Урта
12
хәлле крестьян малае. Совет югары мәктәбендә укыган. Берничә ел МТС та механик булып эшләгән, һәр җирдә үзен яхшы ягы белән танытып килгән. Сугышта инде, үзегез беләсез, Москва яныннан алып Берлинга кадәр танкта командир булып бара. Биш-алты медаль, дүрт орден белән бүләкләнә. Майор чинында армиядән кайтып, безнең заводка баш инженер булып эшкә керә. Аның җитәкчелегендә безнең завод айдан айга бөтен дәүләт планнарын үтәп бара, һәр кварталда министрдан благодар-ность, премияләр алып килә. Коллектив белән дә эше яхшы. Олысыннан алып кечесенә кадәр «Илдар Ибраһпмович» дип өзелеп торалар. Со(\- раниеләрдә берәр комиссия яки сайлаулар булса, беренче кеше итеп аның кандидатурасын күтәреп чыгалар.
Дани я. Шулай булгач, нигә соң аны гаебен аклау тәртибендә авылга җибәрәләр? Гадәттә бит авылга нинди дә булса берәр гөнаһлары булган кешеләрне җибәрәләр иде.
Ишалин. Пленум карарлары нигезендә, хәзер менә шундый кешеләр генә авыл хуҗалыгы белән җитәкчелек итәргә тиеш дип куялар.
Дания. Димәк, безнең бу сөйләнүләребезнең барысы да тиккә генә? Ул инде авылга китәчәк?
Ишалин. Әгәр дә без берәр кискен чара күрмәсәк, ул, әлбәттә, китәчәк.
Дания. Без ни генә эшли алырбыз икән соң? Кайчан аны партбюрогыз, обком җибәрә...
Ишалин. Алай паникага бирелерлек урын юк. Тырышсак, калдыра алабыз. Тик хәрәкәт итәргә генә кирәк.
Дания. Белмим, белмим, без ни генә эшли алырбыз икән?
Ишалин (читкә алып). Менә нәрсә, Дания ханым? Мин үз тарафымнан, аннан башка заводны алып бара алмавымны һәм аның урынын бернинди дә белгеч белән алыштырырга риза булмавымны аңлатып обкомга, министрга докладнойлар язып җибәрдем. Үз чиратыгызда сез да обком секретарена хат языгыз.
Дания. Аны авылга җибәрергә риза булмавымны әйтепме?
И ш а л и н. Сез дә табыгыз инде... Бервакытта да үз фикереңне алай турыдан-туры әйтергә ярамый. Монда эшне дипломатларча осталык белән йөртергә кирәк. Ягъни аны авылга җибәрүне зур ышаныч һәм патриотик бер эш итеп танырсыз. «Ләкин мин, намуслы совет кешесе буларак, сезгә шуны әйтергә тиешмен; ул сезнең һәм партиянең бу ышанычын аклый алмас, чәнки аның эчә торган гадәте бар. Бер ычкынса, атналар буена дәвам иттерә. Аннан, эчкәч, холкы бик яман, теләсә кайда, теләсә нинди кеше белән сугышырга керешә. Моңа кадәр аның бу начар яклары сезгә мәгълүм булмаган икән, ул бары тик минем аны ныклап кулда тотуымнан һәм семья серен читкә чыгармавымнан иде», диерсез.
Дания. Ваккас абый, бу чыннан да әйбәт фикер. Тик ышанырлар микән?
Ишалин. Ышандырырлык итеп язарбыз. Сез бит монда бернинди дә шәхси интерес файдаларын күзәтүне куймыйсыз. Бөтен кешеләрдән хәзер шул сорала. Киресенчә, партия һәм дәүләт интересларын яклаучы булып күренәсез. Менә шулай эшләгәндә, югары оешмаларда аның турында шик туып, авылга җибәрүдән айнырлар. Менә шундый хатны язарга сез ризамы?
Дания. Аны шәһәрдә калдыру өчен мин мондый хатны гына язу түгел, әллә ниләр эшләргә дә риза!..
Ишалин. Алай булса, әйдә языгыз, мин әйтеп торам.
Дания хат язарга утыра, И ш алии аның янына килеп өстәлгә таяна
Пәрдә
13
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Н1ул ук Халитовлар квартирасы. Пәрдә ачылганда, сәхнәдә беркем дә юк. Телефон звоногы ишетелә. Зәйтүнә чыга.
Зәйтүнә. Фу, билләһи, теңкәгә тиделәр бүген!.. (Трубканы алып.) Әйе, Халитовлар фатиры. Ә... Абый, бу тагын синмени? Юк әле, абый, юк, кайтмады. Беләсең ич, абый, ул миңа кая барганын әйтми. Сорасаң, эшең булмаганга тыгылма дип кенә җибәрә. Ничек, әйберләреңне әзерләргә дисеңме? Ярый, абый, әзерләрмен. Нәрсәләр куярга соң? Болай бар да юылган, үтүкләп тә куелган. Ашарга ниләр салыйм? Ярый алайса, аларын, кайткач, үзең карарсың. (Трубканы куя.) Кызык кына бу ир белән хатынның тормышы. Бер карасаң, ал да гөл кебек, икенче карасаң, буранлы төн кебек. Бигрәк тә апаны әйтәм: үзе болай укыган, культурный булып күренеп йөри. Үзе курчак уйнаган балалар кебек кылана. Төн буенча мескен абыйга йокы бирмәде. Минһаҗ белән без дә шулай торырбыз микән?.. Юк, мин апа кебек булмам. Беркайчан да аның сүзеннән чыкмам... Минһаҗ миңа авылга гына түгел, Сахалинга -китик цисә дә, сүз әйтмәм. Анда да китәрмен. Бу китү дигәннән, миңа нишләргә инде? Әллә абый белән сөйләшеп карарга микән?
Ишектә звонок. Зәйтүнә чыгып китә. Дания белән керә.
Дани я. Мине сораучы булмадымы?
Зәйтүнә. Булмаган кая? Аптыратып бетерделәр. Өч тапкыр абый шалтыратты. «Кайту белән мине кадрлар бүлегеннән сорасын», диде.
Дания. Бик кирәге бар.
Зәйтүнә. Аннан ул миңа бәләкәй чемоданга күлмәк-ыштаннарын әзерләп «куярга .кушты.
Дания. Димәк, ул бүген китә?
Зәйтүнә. Шулай булырга кирәк. Кайсы күлмәкләрен салырбыз икән, апа?
Дания. Берни дә салма һәм бернәрсә дә әзерләмә!
3 ә й т ү н ә. Алай ярамый бит, апа?
Дания. Сиңа ни әйттеләр, шуны эшлә!
Зәйтүнә. Соң бит ул миңа кушты.
Д а и и я. Син аны тыңлама, юләр ул!
Зәйтүнә. Абыймы?.. Аның кебек акыллы кеше 'бөтен Казаныгызда бар микән?
Дания. Әгәр дә ул акыллы кеше булса, үз теләге белән авылга китмәс иде.
Зәйтүнә. Бер ул гына түгел бит. Бүгенге газеталарда әнә күпме кеше гариза биргән. Син үзең, апа, авылга китүгә нигә бу чаклы каршы соң?
Д а н и я. Мин авылны яратмыйм, эчпошыргыч тынлык анда, күңелсез...
Зәйтүнә. Ә миңа бер дә алай түгел. Бөтен җире, бөтен нәрсәсе якын...
Д а н и я. Ә нигә соң шәһәргә килдең?
Зәйтүнә. Юньлерәк эшкә, һөнәргә өйрәнмәмме, дигән идем.
Дани я. Менә шул-шул. Сезнең анда культура, кеше рухына азык юк.
Зәйтүнә. Хөкүмәт, абый кебек кешеләрне җибәреп, шуларны булдырырга тырыша түгелме соң?
Д а н и я. Кайчан әле ул булыр? Аңарчы чәчләрең агарыр. Кешенең гомере бер генә килә. Шул бирелгән гомереңне әйбәтләп уздырырга кирәк.
3 ә й т ү н ә. Аннан, апа, сине теге директор сорады.
Дани я. Ваккас абыймы?
Зәйтүн ә. Әйе, кичә килгән юан абый. Бик кирәк иде, ди.
14
Дани я. Нигә сон. аны кайткач ук әйтмәдең? Бар, чәй әзерлә, өчәм дә әтиләргә «кунарга китәм.
Зәйтүнә. Абыйны озатмыйсыңмы?
Дания. Миннән башка да олагыр әле!
Зәйтүнә КИТӘ.
Дания телефонга килеп номерлар җыя.
Дания. Ваккас Ишмиевич, бу сезме? Дания. Исәнмесез. Мин хат ларның икесен дә тапшырдым... Министрга дигәнен секретареның өенә илтеп бирдердем. Обкомга дигәнен дежурныйда калдырдым. Ләкин теге бүген китә, ахры. Кызыбызга юл кирәк-яраклары әзерләп куярга шалтыраткан. Телефон аша яхшы түгел. Үзегезнең бу якка килеп чыгасыгыз юкмы? Ярый алайса, шунда иркенләп сөйләшербез. Хәзергә хушыгыз. (Трубканы куя. Звонок.) Зәйтүнә, Зәйтүнә!
Зәйтүнә керә.
Теге кайтты бугай, мине өйдә юк, диң.
3 әй т ү н ә. Күреп я белеп алса, мин ялганчы булып калыйммы?
Дания. Белмәс. Мин кухнядан күршеләргә керәм. Бераздан киемнәремне чыгарып бирерсең, шуннан мин әтиләргә китәрмен.
Гышкы киемнәрен алып кухняга кереп китә дә ишектән колак салып тыңлап тора Зәйтүнә коридорга уза. Суфия белән керә. Дания качкан җиреннән бу якка чыга
Суфия. Сине сорап магазиныгызга кергән идем, авыру диделәр Хәлеңне белергә кердем.
Дания. Рәхмәт, Суфия...
Суфия. Кай жирең авырта?
Дания. Бөтен буыннарым сызлый, хәлем юк...
Суфия. Алай булгач, нигә ятмыйсың, нигә йөрисең? Доктор чакырдыгызмы?
Дания. Юк әле... Бәлки болай да узар дип торам...
Суфия. Алай ярамый, Дания, шәһәрдә грипп авыруы бар. Кая. үзем карыйм әле.
Дания. Их, Суфия... Дөресен әйткәндә, миндә бер авыру да юк. Мин тормыш драмасы кичерәм...
Суфия. Нинди тормыш драмасы?.. Әллә эшеңдә берәр бәхетсезлек булдымы?
Дания. Илдарны авылга җибәрәләр...
Суфия. Авылга җибәрәләр?..
Дания. Әйе, Суфия... Шул турыда бүген төн буенча талашып йокы күрмәдек.
Суфия. Әйе... Бүгенге газеталарда андый авылга китүче беренче пионерларның гаризаларын, портретларын басканнар. Илдар абый үзе гариза биргәнме әллә...
Дания. Минем өчен ничек кенә булса да барыбер түгёлме? Ул анда китсә, мин монда торсам, безнең тормыш бетте дигән сүз.
Суфия. Ә нигә соң аның белән үзең дә китмисең?
Дания. Аллам сакласын.
Суфия. Синең урыныңда мин булсам, бернигә карамый китәр идем.
Дания. Сез, врач халкы, урыннан урынга күчеп йөрергә өйрәнгән инде. Мин алай чегәннәр шикелле күчмә тормыш белән яшәргә яратмыйм.
Суфия. Кысыр кайгы кайгыртасың, Дания. Мин бик күп директорларны, инженерларны, врачларны беләм. Авылда да менә дигән тормыш корып, синең белән миннән яхшырак яшиләр. Минемчә, сиңа да бернигә карамый китәргә кирәк.
Дания. Үгетләмә, Суфия, мин беркайчан да авылга бармам. Җитәр инде, бер мәртәбә лаеш шулпасы эчеп кайттым.
15
Суфия. /Димәк, сии аны яратмыйсың, яратсаң, китәр идең...
Дания. Ул мәсьәләгә килгәндә, мин аны яратам гына түгел, табына идем. Ләкин, аның бу адымыннан соң миндә аңа нәфрәт кузгалды...
Суфия. Ул вакытлыча туган хис кенә. Андый хисләр алар кабыналар да шунда ук сүнәләр. Ә чын мәхәббәт андый вак хисләргә буйсынмый.
Дания. Роман китапларында гына ул шулай.
Суфия. Юк, Дания, тормышта да ул шулай. Менә минем тормышым ничек булды: Фоатны мин бик ярата идем... Ул фронтта һәлак булды... Ләкин, ул үлү белән аның мәхәббәте миндә сүнмәде, ул әле һаман да йөрәгемдә изге хис булып яши. Әгәр дә хәзер берәү килеп миңа: «Ул җир шарының фәлән җирендә, барасызмы?» — дип сораса, -мин, бернинди дә авырлыкларга карамыйча, диңгез, океаннарны, очсыз-кырыйсыз кара урманнарны кичеп, аның янына омтылыр идем...
Зәйтүнә керә.
Зәйтүнә. Апа, чәй әзерләдем.
Дания. Әйдә, Суфия, чәй эчеп алыйк.
Суфия. Рәхмәт, Дания, минем клиникага барышым. Минем теге тәкъдим турында уйлашмадыгызмы?
• 3 ә й т ү н ә китә.
Дания. Квартира алыштыру турындамы?
Суфия. Әйе, Илдар абый синең белән киңәшергә булган иде.
Дания. Белмим, ни өчен ул сиңа вәгъдә биргәндер. Чөнки үзе бүген китәргә йөри. Мин биредә калам. Шулай булгач, нишләп мин анда күчим?
Суфия. Анысы шулай, әлбәттә... Мин инде, алайса, башка кеше белән алышам. Ярый, хушыгыз. Илдар абыйга сәлам әйтегез. (Китә.)
Дания аны озата чыга. Бераздан әйләнеп керә. Телефонда звонок.
Дания (трубканы алып). Алло!.. Әйе, Халитова Дания. Ничек, обком секретаре иптәш Юлдашев мине беседага чакыра?.. Кара әле, иптәш, исемегезне белмим... Әйе, иптәш Хәмитов, кайчанрак барыйм соң? Машина җибәртәсез? Ярый алайса, әзерләнеп торырмын... Хәзергә хушыгыз. (Трубканы куя. Бераз сүзсез катып тора.) Тукта, өнемме бу? Әллә төшемме?! (Үзен-үзе чеметеп карый.) Әйе, әйе, өнем, өнем бу!.. (Трюмо каршына барып баса да, кулларын бөеренә куеп, үз сурәте белән мәгърур рәвештә сөйләнә.) Күрдеңме, Дания апа!.. Синең эшләр хәзер кая бара? Обком секретаре иптәш Юлдашев сине беседага чакыра, хәтта машина да җибәрә, ха, ха, ха!.. Их, Илдар, Илдар... Минем белән хәзер сөйләшеп кара инде... Синең ише киребеткән тискәреләрне менә шулай акылга утырталар аны! Зәйтүнә, Зәйтүнә!
Зәйтүнә керә.
Зәйтүн ә. Нәрсә булды, апа?
Дан и я. Иң яхшы киемнәремне әзерлә!
Зәйтүнә. Тагы кая барасың, апа?
Дания. Анда синең эшең булмасын, бар, кушканны эшлә!
Зәйтүнә китә. Дания, тркьмо алдына утырып, җырлый-җырлый бизәнергә керен».
Алъяпкычка алларым юк, Алны алмый хәлем юк. Бу арада ярларым юк, Берне сөйми хәлем юк.
Ишектә звонок, Д а н if я чыгып китә. Бераздан Ишалинны җилтерәтеп алып керә.
Дания. Әйдәгез, Ваккас Ишмиевич, рәхим итегез!
16
И ш ал и в. Чү, чү, Дания ханым, беләсез, миңа кискен хәрәкәт ясарга ярамый....
Дани я. Минем турыда аталарча кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Рәхмәт, Ваккас Ишмиевич!.. (Кат-кат үбә.)
Ишалин. Ни өчен миңа мондый назлы хөрмәтләү, аңламыйм.
Дани я. Тәбрик итегез мине.
Ишалин. Нәрсә белән?
Дани я. 3\ф көрәштә җиңүебез белән. Илдар авылга китми!
И ш а л и н. Кире уйладымыни?
Дания. Язган хатымның нәтиҗәсе бар.
Ишалин. Шундый тиз арада җавап та алырга өлгердегез?
Дания. Менә партия аппаратыннан үрнәк алыгыз! Анда хезмәт ияләренең хатларына нинди игътибар белән карыйлар. Алу белән укыган да шунда ук чарасын күрергә дә өлгергән. Иптәш Юлдашев мине беседага чакыра!..
И ш а л и н. Беседага чакыра? Үземе?
Дания. Әлбәттә, үзе! Хәтта мине алырга машина да җибәрә!..
И шали н. Машина да җибәрә? Алай булгач, эшләр булды дигән сүз?
Дани я. Булды, Ваккас Ишмиевич, булды! Юкса мине чакыртып торыр идеме? .Моның өчен мин сезгә бурычлы. Сез миңа акыллы киңәш бирдегез. Хатны матурлап язарга булыштыгыз. Мин моны бервакытта да онытмам. Әйтегез, нәрсә белән сезне бүләклим?
Ишалин. Кирәкми, бернәрсәгез дә кирәкми. Мин бит моны уртак интересыбыз өчен эшләдем. Әгәр дә Илдар Ибраһимович авылга китеп барса, безнең завод өчен нинди зур аяныч була иде. 'Андый яхшы белгечне мин, ике кулыма шәм тотып эзләсәм дә, таба алмый идем. Үзе белә микән соң әле.
Дания. Юктыр. Чөнки ул Авыл хуҗалыгы министрлыгында документлар алып йөри. Ай!.. Сүзгә мавыгып, машина киләсен онытып куйганмын, киенеп торыйм әле.
Ишалин. Барыгыз, бар, көтеп торырлык булмасын. Юкса, аларда я киңәшмә, я бюро башланыр.
Дания китә. Ишалин кулларын уып бүлмә буенча йөренә.
Ишалин. Шәп булды әле бу, бик шәп!.. Ваккас абзагызның башы эшли ул. Безнең партбюро, райком кешеләре, синең эшеңдә бюрократизм элементлары күп, һәрбер мәсьәлә буенча, су буе кадәр докладной- лар, аңлатмалар язасың, барга да, юкка да үз работникларыңнан язма формальностьлар таләп итәсең, диләр. Кәгазьсез, язу-сызусыз эшләп буламы? Кәгазь белән эш итү — җитәкчелекнең төп үрнәге! Менә бу очракта мин алар әйткәнгә риза булып калсам, Дания ханымнан гариза яздырмасам, иң яхшы, инженерым авылга китеп бара иде. Аннан инде син райком, обком, министерство бусагасын таптап, кеше сорап йөр. Дөрес, һәрбер язган кәгазь эшкә ашмый, аны мин дә бик яхшы беләм, ләкин аларның кайберләре менә бүгенге хат кебек уңышка очрап куйганнары да була. Чөнки һәрбер язган кәгазьдән дөреслекне эзләп утыручы чабак башлар бездә юк түгел әле. (Телефонга килеп номерлар җыя.) Любочка! Мин обкомда, аннан совминда, аннан министрлыкта булырмын. Мине сорап килүчеләр булса, көтеп утырмасыннар, бүген берәүне дә кабул итә алмыйм! (Трубканы куя да шунда ук тагын номерлар җыя.) Фәүзия Йосыповна, бу сезме? Ваккас абыең. Обкомнан сөйлим, Илдар Ибраһи- мовичның эшләре кәкәй, хи, хи, хи... Җибәрмиләр, хи, хи, хи... Партбюрочылар төп башына утырып калдылар, хи, хи, хи... Мин моны сезгә профсоюз җитәкчесе итеп кенә әйтәм: зинһар өчен беркемгә дә чыгара күрмәгез. Хәзергә хушыгыз. (Трубканы куя.) Ата гайбәтче, бер минуттан бөтен заводка мәгълүм итәчәк.
Иң яхшы киемнәрен киенеп Дания чыгып баса.
Дани я. Шулай барсам ярыймы, Ваккас Ишмиевич?
Италии. Бик шәп, бик гүзәл... Килегез әле, Дания ханым, утырыгыз, артистларча әйткәндә, мин сезнең белән бераз репетиция ясап алыйм. (Диванга утыралар.) Анда баргач, үзегезне олы тотыгыз, артык күп сөйләшмәгез, бирелгән сорауларга ашыкмый гына җавап бирегез. Зинһар дип әйтәм: хатын-кыз йомшаклыгы күрсәтеп, елый күрмәгез, бөтен эшне харап итәрсез. Аннан ул завод директоры турында, ягъни минем турымда кайбер сораулар биреп куяр.
Д а н и я. Минемчә, ул сезнең турыгызда сорашмас. Чөнки сүз монда фәкать Илдар турында гына барачак.
И ш а л и н. Анысы шулай, ләкин сүз арасында завод директоры Ваккас Ишмиевич Ишалин, директор буларак, карт коммунист буларак, нигә карамаган, нигә аның череп таралуына чик куймаган, дип сорау бирсә,'авызыгызга су кабып утырмассыз бит. Бу мәсьәләдә, Ваккас Ишмиевич, гуманный кеше буларак, аның белән эш алып барды, аның тырышлыгы белән генә бераз кеше арасына кереп яшәде, диерсез. Гомумән, безнең Ваккас Ишмиевич үзенең кешелек сыйфатлары белән, киң колачлы җитәкче булырга лаеклы натурасы белән заводның масштабына гына сыя торган җитәкче түгел. Минемчә, ул обком, сов-мин күләмендә, һич булмаганда, зуррак министрлык белән җитәкчелек итәргә лаеклы кеше, диегез. Бәлки ул минем культфонд хисабыннан үземә дача салдыруны һәм шуның өчен выговор алуымны әйтеп куяр, монда да аптырап калмагыз...
% Тышта машина тавышы.
Дани я. Әнә, машина килде!
И ш а л и и. Барыгыз, уңышлар телим.
Дани я. Сез мине монда көтәрсез микән?
Ишалин. Юк. Мин әле завод өчен яңа йорт салырга урын сорап шәһәр советына барам, кайтышлый кереп чыгарга тырышырмын! Әйдәгез, киттек!
Дания. Зәйтүнә, Зәйтүнә, дим!
3 ә й т ү н ә керә.
3 ә й т ү н ә. Ни кирәк, апа?
Дания. Ишекне бикләп кал. Абыең кайтып сораса, әтиләргә китте диярсең.
Дания белән И ш а л и н китә. 3 ә й түнә аларны озатып керә.
Зәйтүнә. Үзе әтиләргә барам, ди. Үзе бәйрәм киемнәрен киенде... Әллә инде шул сыра мичкәсе белән... Булыр да... Югыйсә, ыгы-зыгы килеп йөрмәсләр иде... Шулай булса, дурак та инде безнең бу апа. Шул кешенең нәрсәсенә кызыга икән? Әдәм дисәң, коны юк, хайван дисәң,' йоны юк, дигәндәй, ташка үлчим бер кеше. Дәрәҗәсенә кызыга торгандыр инде.
I һнектә звонок. 3 ә й түнә чыгып китә. И л д а р белән керә.
Илдар. Апаң кайттымы, Зәйтүнә?
Зәйтүнә. Кайткан иде дә, абый, тагын чыгып киттеләр.
Илдар. Ничек чыгып киттеләр?
3 ә й т ү н ә. Шулай, икәүләп.
И л д а р. Кем белән?
3 ә й т ү н ә. Теге юан директор абый белән.
Илдар. Ваккас Ишмиевич белән? Ул бездә нишләп йөри?
J Зәйтүнә. Кем белә инде аны, абый.
Илдар. Кая китүләрен сорамадыңмы?
Зәйтүнә. Апа болай әтиләргә барам диде диюен дә... Дөресен әйткәндә, абый, аларның теләкләре яхшылыкта булырга охшамый. Кичә дә
2-.С.Ә.-№11. 17
18
син югында ул юан абый килгән иде, апа белән бик озак сөйләшеп утырдылар. Аннан соң нәрсәдер яздылар. Бүген дә телефон белән апаны сорап аптыратып бетерде. Шуннан үзе килде дә тагып нидер пыш-пыш сөйләшеп утырдылар. Аннан машинага утырып киттеләр.
И л д а р. Машинага утырып киттеләр?
Зәйтүн ә. Апа көзге алдына утырып бизәнде, ясанды, иң яхшы киемнәрен киенде.
II л д а р. Тукта әле, Зәйтүнә, син әллә нинди шомлы сүзләр сөйлисен. Зәйтүнә. Дөресе шулай булгач, абый, нишлим соң?
Илдар. Мин моны ни дип бәяләргә дә белмим... Юк, юк, алай булырга мөмкин түгел... Ваккас Ишмиевичнең хатынына базадан нинди дә булса затлырак әйбер алырга йөриләрдер.
Зәйтүнә. Белмим инде, абый, белмим, ни булганын мин сица сөйләдем, калганын үзең уйла инде. Абый, син вокзалга ничәләрдә төшәрсең икән?
Илдар. Мин бүген китмим бит әле, Зәйтүнә.
Зәйтүнә. Нишләп алай? Әйберләрне әзерлә дидең ич.
Илдар. Шулай дигән идем дә... Документларымны алырга торганда гына, кадрлар бүлегенә чакырып алдылар да, әллә нинди мәгънәсез сораулар биреп, аптыратып бетерделәр. Ахырдан бүгенгә кайтып торыгыз, шул мәсьәләгез ачыклану белән, чакырып алырбыз, диделәр!.. Күрәсең, минем турыда шик туган.
Зәйтүнә. Берәр гаебең булды микәнни, абый?
Илдар. Анда китүне тоткар итәрлек минем бер гаебем дә юк, Зәйтүнә. Партбюродан, райкомнан да бик яхшы характеристикалар бирделәр. Хәтта обкомда үзем теләп китүемне тәбрик иткәннәр иде.
Зәйтүн ә. Шулай булгач, нигә җибәрмиләр соң?
И л д а р. Саклык күрсәтәләр. Аның өчен мин аларны гаепләмим. Чөнки, бу бик җитди мәсьәлә. Шулай да, апаңның мине җибәрергә риза булмавын сәбәп итеп алалар дисәм, башка китүче иптәшләрнең хатыннары арасында да андый риза булмаучылар бар, ләкин алар бар да китәләр. Бер мине генә кайтарып җибәрделәр. Шунысы үкенеч... Обкомга шалтыратыйм әле, бәлки әйтерләр.
Зәйтүнә китә. Илдар телефонга барып номерлар җыя.
Иптәш Бәдриевне бирегез. Иптәш Бәдриевме бу? Исәнмесез? Илдар Халитов сөйли. Миңа Авыл хуҗалыгы министрлыгында документ бирми кайтарып җибәрделәр... Иптәш Бәдриев, нигә көләсез? Мәчегә көлке, тычканга үлем, дисезме? Чыннан да бу миңа шулай тоелды. Моның сәбәбе нидән соң? Ул мәсьәлә белән обком секретаре үзе шөгыльләнә? Анысы бик яхшы. Ярый алайса, нәтиҗәсен миңа шалтыратып әйтерсез. Хәзергә хушыгыз. (Трубканы куя.) Бу да сәбәбен әйтми, уен-көлке белән яшерә... Димәк,.ни дә булса бар...
Пианино янына утырып, зәңгәр шәл көенә җырлый.
Карлыгачкай кара, муены ала, һаваларга менсә югала.
Кыз балалар дигән газиз бала Үсеп буйга җиткәч югала.
Башың ялангач икән,
Бөркән зәңгәр шәлеңне, Чит илләрдә бик куп йөреп Белә алмадым хәлеңне.
Ишектә звонок. Илдар чыгып китә. Ишалип белән керә.
Илдар. Ваккас Ишмиевичны өебездә күрүемә мин бик тат!
2* 19
И ш а л и и. Рәхмәт, Илдар Ибраһимович. Тик сез ничек өйдә соң әле? Илдар. Сезнеңчә, мин кайда булырга тиеш идем?
Иш алии. Гадәттә ерак юлга чыгучы кешенең төрле эшләре, юл мәшәкатьләре күп була торган иде, ә сез музыка уйнап, җырлап утырасыз.
Илдар. Бүгенгә миңа андый мәшәкатьләрне кичектереп торырга куштылар.
И ш а л и н. Нишләп алай? Мин бит сезне бүген китәсез дип ишеткән идем.
Илдар. Иртәгә калдырдылар.
И ш а л и н. Шулаймыни?
Илдар. Шулайрак.
И ш а л и н. Сәбәбе нидә икән?
Илдар. Бернинди дә сәбәбе юк. Документларымны әзерләп җиткермәделәр.
И ш а л и н. Ә мин ашыга-ашыга озату ясарга килгән булам.
Илдар. Аннан эш тормас, Ваккас Ишмиевич. Мин хәзер гастрономга чыгып керәм.
И ш а л и н. Бүген китмим дисез ич.
Илдар. Иртәге өчен булыр.
И ш а л и н. Юк инде, бүген китмәгәч, аванслап үткәрү аның тради циясен бозу була. Бәлки без аның башка бер сәбәбен табарбыз. Әйтик: менә сезне монда калдыру хөрмәтенә сыйланып алырбыз?
Илда р. Аның булуы мөмкин түгел. Чөнки минем китү мәсьәләм югары оешмаларда хәл кылынган инде.
И ш а л и н. Әгәр дә ул үзгәргән булса?
Илдар. Ничек үзгәргән булса?
И ш а л и н. Шулай, сине җибәрүдән айнып куйсалар?
Илдар. Ул турыда миңа берни дә әйткәннәре юк.
И ш а л и н. Алай булса, көтегез, әйтерләр!.. .
Илдар. Туктагыз әле, сез моны кайдан алып сөйлисез?
И ш а л и н. Беркайдан да...
Илдар. Ваккас Ишмиевич, сезнең тел төбегездә бүген ниндидер серле кинәяләр бар.
И ш а л и н. Бернинди дә кинәяләр юк. Сезнең бу ашкьшуыгыз шулай булырга тиеш иде, һәм ул шулай булып чыкты да... Чөнки хәзерге җаваплы чорда карьерага бәйләнгән эгоистик теләкләрегез белән завод кадәр бер заводны техник җитәкчесез калдырып, семья елатуның җәзасын татырга тиеш идегез...
Илдар. Ә?.. Менә эш нәрсәдә икән?.. Безнең семья интересыбызны кайгыртып йөрүегез өчен тагын бер кат сезне сыйларга була! Мин тиз генә кибеткә чыгып керим әле.
И ш а л и н. Юк инде, бу очракта кибеткә мин чыгарга тиеш, чөнки җиңү тантанасы безнең якта бит.
Илдар. Анысы соңыннан. Хәзергә минем «китә алмау» кайгымны юарбыз.
И ш а л и н. Алай дисәң, сүзем юк.
Илдар. Ләкин, Ваккас. Ишмиевич, мин сезгә шуны әйтергә тиеш: эчсәм, сугыша торган гадәтем бар, зинһар саклана күрегез! (Китә.)
И ш а л и н. Нәрсә сөйли бу? Минем сүзләремне кабатлады түгелме? Әйе, минем, Дания ханымга әйтеп яздырган сүзләрем. Каян ул аны белгән? Хатыны җиткерде микәнни? Булыр да, ир белән хатын арасына кермә, диләр бит. Ләкин, Дания ханымның аны күрү ихтималы юк. Чөнки ул әле обкомда. Димәк, «моны министрлык ачык авызлары җиткергән.
Бик җитез хәрәкәтләр белән Дания кайтып керә.
И ш а л и н. Я. Дания ханым, булдыгызмы?
20
Д а н и я. Әйе. булдым...
Италии. Иптәш Юлдашев үзе кабул иттеме?
Да н и я. Билгеле үзе...
И шал и и. Менә бәхет... Тизрәк сөйләгез, минем йөрәгем чыгардай булып сикерә. Нәрсә диде инде?
Дания. Чепуха! диде.
И ш а л и н. Ничек инде ул че-пу ха?
Д а н и я. Шулай, сезнең сүзегезгә ышанып йөргән мин юләр. Үзегезнең акылсыз киңәшләрегез белән мине оятка калдырдыгыз...
Н ш а л и н. Юньләп кенә сөйләгез әле, ничек мин сезне оятка калдырдым?
Дания. Илдар Ибраһимовнчны без сезгә караганда яхшырак беләбез. Мондый хатлар язып партияне алдарга тырышу совет кешесенә, коммунист хатынына килешә торган эш түгел: мәгез хатыгызны, истәлек өчен үзегездә саклагыз, дип кайтарып бирде.
Ишалин. Менә сиңа кирәк булса... Минем турыда, докладная запискам турында бер сүз дә әйтмәдемени?
Д а н и я. Әйе, аның турында да бик нык әйтте. «Менә, минем алдымда директор Ишалинның да язган язуы бар. Ул да сезнең кебек мәгънәсез сәбәпләрне корал итеп Илдар Ибраһимовичның авылга китүенә тоткарлык ясамакчы була. «Бытовик» заводында чиләк-тагараклар эшләп чыгаруның аннан башка мөмкин булмавын аңлатырга маташа. Шуны да аңламаучы бер кабак башның директор булып утыруына ышанасы килми», ди.
И шали н. Шулай ук дип әйттемени?
Дания. Башка бик күп эшләр турында да әйтте. Ярый инде, кеше сүзен кешегә җиткерү яхшы түгел, үзләре әйтерләр әле вакыты җиткәч. Ул мине бөтенләй икенче мәсьәлә буенча чакырган.
И ш а л и н. Ничек инде икенче мәсьәлә буенча?
Дания. «Сез авыл хуҗалыгы белгече икәнсез, берничә ел колхозда зоотехник булып та эшләгәнсез, Илдар Ибраһимович белән бергәләп китсәгез, ничек булыр иде икән» дигәч, коелдым да төштем... Минем кайда укуымны, ничек укуымны, күпме эшләвемә кадәр ул белә.
И ш а л и н. Димәк, аны заводта калдыру турында берни дә әйтмәде? Дания. Нинди ул? Әйтәм бит, үземә авылга китәргә тәкъдим итә. И ш а л и н. Ә сез нәрсә дидегез?
Дания. Нәрсә дим, уйлап карармын, дидем. Гомеремдә бер кеше алдында да болай каушаганым юк иде. Ачуланса, тиргәсә, бер хәл иде, елмаеп сөйләвеннән язын яуган кар шикелле эредем дә төштем, ихтыярсыз еларга керештем... Менә, Ваккас Ишмиевич, сезнең сүзегезгә ияреп, мин нинди хәлгә калдым.
И ш а л и н. Анысы инде, бу турыда минем гаеп юк.
Дания. Нишләп булмасын? Хат язарга сез өйрәттегез ич, шуның аркасында минем зоотехник икәнемне белделәр.
И ш а л и н. Мин өйрәтсәм, сезнең уз башыгыз кайда иде соң?
Дания. Их, Ваккас Ишмиевич... Мин сезне адәм рәтле директорга санап йөри идем, сез дә гайбәт капчыгы, обыватель икәнсез!
И ш а л и н. .Мин обыватель?
Дани я. Әйе.
И ш а л и н. Үзегез кем соң, үзегез? Авылдан качып, профессиягезне яшереп ятучы летун бит сез?
Дания. Сезнең белән минем артык эшем дә, сүзем дә юк! Ишек ачык, әнә, рәхим итегез!
Ишалин. Ярый!.. Бу хурлауның җәзасын кайчан булса да бер татырсыз әле.
Дани я. Язып бирерсезме?
И ш а л и н. Анысын инде үз җилкәгездә татыгач белерсез! (Китә.)
21
Әйберләр күтәрен И л д а р кайтып керә.
Илдар. Ваккас Ишмиевичка ни булган? Мине бәреп чыгып китте. Дания, әллә син аңа берәр авыр сүз әйттеңме? (Дания, җавап бирмичә, бүлмәгә кереп китә.) Зәйтүнә, мә әле, әйберләрне алып куй!
Кухня ишегеннән Зәйтүнә күренә. Илдар кулындагы әйберләрне алып китә башлый, телефон шалтырауга туктап кала. Илдар трубканы ала.
Илда р. Илдар Халитов тыңлый. Бу каян, Авыл хуҗалыгы министр* лыгыннан? Әһә, Борһан Салихович, бу сезмени? Ничек, документларны килеп алырга? Ха, ха, ха!.. Бик тиз хәл иткәнсез. Мин аны үзем дә шулар эшедер дип уйлаган идем. Шундый ук хатны обком секретарена да биргәннәр? Соң? (Тавышын яшерә.) Минем хатымны» чакырып сөйләшкән? Ха, ха, ха! Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума, диләр бит. Шуның шикелле булган бу. Ярый, калганын баргач сөйләрсез. Әгәр дә сезнең анда тоткарлык булмаса, әлбәттә, мин бүген китәм. Машина җибәрәсез? Ярый алайса, мин көтәм.
Зәйтүн ә. Димәк, абый, китәсең?
Илдар. Әйе, Зәйтүнә, китәм. Әйберләрне әзерлә!
Зәйтүнә. Әйберләрең әзер, абый, тик минем сиңа...
Илдар. Нәрсә, Зәйтүнә?
Зәйтүнә. Ярый инде, соңыннан әйтермен... (Китә.)
Яхшы киемнәрен салып Д а н и я чыга.
Илдар. Киенеп-ясанып кая барган идең, Дания?
Д а н и я. /Минем кая баруымда синең ни эшең бар?
Илдар. Ник булмасын? Мин үз хатынымның кайда йөрүе белән кызыксынырга хаклыдыр бит?
Дани я. Безнең арада бар да бетте, дип кичә үк әйттем бит инде мин сиңа.
Илдар. Ярый, син әйтмәсәң, үзем әйтим алайса. Обком секретаренда булгансың икән.
Дани я. Аны сиңа кем әйтте?
Илдар. Без капчыкта ятмый, кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә дигән бабайлар. Их, Дания, минем эчә торган, сугыша торган гадәтем бар, дип язгансың. Шуның аркасында чак-чак кына юлымнан бүлмәдең. Шулай ярыймыни?
Дания. Үзең дә -бит зоотехник профессиясен яшереп, сәүдә системасында качын ята, дип минем өстемнән биргәнсең.
Илда р. Мин?
Дания. Билгеле, син! Әниләр белән синнән башка аны беркем дә белми иде.
Илда р. Андый түбәнлеккә минем төшкәнем юк әле.
Дани я. Алай булгач, обком секретаре каян белгән?
Илда р. Аны белүнең бер дә кыенлыгы юк. Син укыган мәктәп хәзер дә бар. Анда синең кайчан укуың, кайчан авылга китүең дә язылган. Партиянең соңгы карары чыгу уңае белән кызыксынганнар да аннан исемлек сорап алганнар, шул гына. Ярый, моның өчен сиңа сүз әйтмим, син бит миңа әшәкелек теләмәдең. Бары үз яныңнан җибәрәсең килмәгәнгә генә, шулаймы? (Дания дәшми.) Мин бүген китәм. МТСка директор итеп билгеләделәр. Андагы тормыш хәлләре белән танышкач, сиңа хат язармын. Аннан кар төшкәнче машина җибәреп алдырырга тырышырмын. Беләм, Дания, сиңа авыр икәнен дә беләм... Ләкин бит мине партия җибәрә. Ул безнең интересны, халык интересын кайгырта. Аннан шул ягы да бар: мин Ленинград кебек зур шәһәрдә югары техника мәктәбен бетергән кеше. Ләкин шушы көнгә кадәр анда алган белемемне, үземдә сизгән организаторлык сәләтемне тулысы белән файдаланганым юк әле. Баштагы ике елым МТСта өйрәнчек механик булып үтте. Аннан
22
биш ел сугышта, армиядә йөрдем. Аннан кайткач инде менә җиде ел «Бытовик» заводында чиләк, тагараклар, мич капкачлары эшләп чыгартам.
Дания. Димәк, сиңа карьера кирәк?
Илдар. Юк. Зур океан корабы кебек эш диңгезендә йөзәсем килә. Дөрес, миңа анда җиңел булмас. Майлы коймак белән көтмәүләрен дә бик яхшы беләм. Ләкин партия һәрвакытта коммунистларны авыр җирдә. кыен җирдә эшләргә җибәрә.
3 ә й т ү н ә керә.
Зәйтүнә. Илдар абый, Дания апа, минем сезгә сүзем бар иде.
Илдар. Сөйлә, Зәйтүнә, нинди сүзең ул?
Зәйтүнә (уңайсызланып). Ачуланмассыз микән?
Дан и я. Нәрсә, әйбер ваттыңмы?
Зәйтүн ә. Юк, апа, нишләп ватыйм? /Минем сүзем бөтенләй үзгә әйбер турында.
Илдар. Сөйлә, Зәйтүнә.
Зәйтүн ә. Илдар абый, мин сине үз абые^м кебек күрә идем, рәхмәт сиңа, беркайчан да миңа каты сүз әйтмәдең, караңгы чырай күрсәтмәдең. Бераз усаллыгыңны алмаганда, апа, сине дә ярата идем.
Дания. Ярый, төче телләнмә, йомышыңны әйт.
Зәйтүнә. Ачуланма, апа, синең кырыслыгың бар, шуның белән абыйның да теңкәсенә тиясең, мине дә рәнҗетә идең.
Дания. Нәрсә кирәк, күлмәкме? Күптән түгел генә алып бирдем ич.
Зәйтүнә. Бернәрсә дә кирәкми, апа, бөтен әйберем дә бар, ул яклардан сезгә сүзем юк.
Дания. Авылдашларыңа барырга сорыйсыңмы? Алдан ук әйтеп куям — җибәрмим. Узган атнаны гына бардың.
Зәйтүнә. Юк, апа, анда да сорамыйм, котың очмасын.
Дания. Шулай булгач, нәрсә соң?
Зәйтүнә. Кирәкми, әйтмим инде, ачуланырсыз...
Илдар. Юк, Зәйтүнә, ачуланмабыз, апаңнан курыксаң, миңа гына әйт.
Зәйтүнә. Мин, абый, китәргә уйлыйм...
Дания. Китәргә уйлыйсың?
Зәйтүнә. Әйе, әйберләремне җыйдым инде.
Дания. Күбрәк бирүче бармыни?
Зәйтүнә. Юк, апа, мин акчага кызыкмыйм.
Илдар. Тукта әле. Зәйтүнә, син кая китәсең?
Зәйтүнә. Үз авылыма, МТСка.
Илдар. МТСка? Син анда кем идең?
Зәйтүнә. Мин анда алай зур кеше булмасам да, ике җәй прицепщик булып эшләгән идем. Хөкүмәтнең яңа карары чыккач, уйладым- уйладым да, кайтып китәргә булдым.
Дания. Син дә карар турында сөйләгән буласың тагын...
Зәйтүнә. Нигә сөйләмәскә, апа, яхшы белән яманны әллә аңламый дисеңме? Бик аңлыйм, апа. Мин, ничарадан-бичара дигән кебек, берәр заводка урнаштырмассызмы дип тора идем. Болай булгач инде аның миңа кирәге юк. Төрле чагым булгандыр, гаепләп калмагыз.
Дания. Бар, бар, алдыңнан артың! Тик шуны онытма, яңадан шәһәргә килеп, безгә аяк басарга уйлама!
Зәйтүнә. Юк, юк, апа, турыңнан узганда да әйләнеп карамам. Болай булгач, үзең безнең авылга барып куйма әле.
Дания. Бервакытта да!..
Зәйтүнә. Алай димә, апа, дөнья ул. «Эчмәм дигән коеңнан өч әйләнеп эчәрсең, кочмам дигән бичәңне үбә-үбә кочарсың» дигән бабайлар. Шуның шикелле, абый китсә, йөгерә-йөгерә барырсың.
23
Д а н и я. Муеныма муенчак салсалар да, бармамын!.. (Китә.) Илдар. Ха, ха, ха!..
Зәйтүнә. Нигә, абый, көләсең? Шулай булуына әллә син дә, абый, ышанасыңмы?
Илдар. Ышанам, Зәйтүнә, ышанам. Бу адымың белән апаңа зур удар ясадың!
Тышта машина тавышы.
Зәйтүнә. Бу ни бу?
Илдар. Мине алырга машина килде. Вокзалга бергә төшәрбез, Зәйтүнә. Мине көт, яме?
3 ә й т ү н ә. Я. абый!
Илдар китә. Зәйтүнә озата чыга.
Пәрдә
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
Вакыйга шул ук Дания бүлмәсендә бара. Пәрдә ачылганда, сәхнәдә беркем дә юк. Сузып-сузып шалтыраган телефон звоногы ишетелә. Тора-бара ул тына. Бераздан кайгылы хәлдә Дания кайтып керә. Киемнәрен салып элеп куя.
Дания. Нигә соң әле мин кайттым?.. Ул өйдә булмагач, монда миңа ямь бармыни?.. Әллә берәр кинога я театрга китимме? Юк, ансыз миңа анда да күңелле булмас... Кичә әтиләргә барып кундым, аларда да үземне кая куярга урын тапмадым... Нишләргә соң миңа?.. (Уйланып йөри. Стенадагы календарь янына туктап, бер битен ертып ала.) Ул киткәнгә бүген нәкъ бер ай тула икән... Ансыз үткән шушы бер аем бөтен бер гомер булып тоела... Тукта әле, нигә мин аның турында болай сөйләнәм?.. Ул бит мине яратмый. Әйе, әйе, яратмый... Яратса, ун ике ел гомер иткән хатынын, баласын ташлап китмәс иде... (Стенадагы Илдар портретына күзе төшеп.) Аны онытырга мөмкинме соң миңа?.. Әнә бит ул нинди акыллы, нинди ягымлы кеше... Шуңа күрә дә бит миңа барысы да аның янына китәргә киңәш бирәләр. Әтиләргә кадәр үлеп-үлеп китәргә димлиләр. Хәтта беркөнне урамда күргәч, Суфия да, бернигә карамыйча, аның янына барырга куша. Әллә чынлап та китәргә микән?.. Юк, китмим; теләсә нәрсә булса да, үз сүземнән кайтмыйм... Әтиләр алар, иске татар гадәте буенча, теләсә нинди генә авырлык килсә дә, түзәргә, ир кешенең ихтыярына буйсынырга кушалар. Әгәр дә ул мине ярата икән, үзе кайтырга тиеш! (Газета алып укырга утыра.) Әлеге шул бер мәсьәлә... Газетаның бөтен битләре авыл, /МТС, терлекчелек белән тутырылган. Ми-нем кебек икеләнүче кешеләр турында нигә язмыйлар икән? Тукта инде ашарга берәр нәрсә куеп җибәрим.
Радионы тоташтырып, кухняга кереп китә. Анда татарча концерт бара. Берничә номер үтәлгәннән соң Дания кухнядан бу якка чыга. Диктор хөкүмәтнең совет сәүдәсен яхшырту турында чыгарган яңа карарын укый башлый. Ишектә звонок. Дания чыгып китә. Бераздан хат тотып керә.
Дания. Хат, Илдардан хат!.. (Радионы туктатып, хатны укырга керешә.) «Дания, сиңа һәм кызым Эльмирага, шулай ук бабайларга миннән күп сәлам! Бусы өченче хатым. Синнән бер хәбәр дә алганым юк. Шуның өчен бик борчылам... Аптырагач, бу хатымны заказное итеп җи- бәрәм. Элекке директордан эшләрне кабул итеп бетердем. Хәзер һәр көнне авылларга чыгып, (колхозларның хәлләре белән танышып йөрим, эш күп, әлбәттә, чөнки хәзер шундый чак, кыр эшләреннән соң машиналарга ремонтлар ясыйбыз. Кадрларны укырга җибәрәбез. Колхозларда механизацияләр үткәрәбез. Вакытлыча шул барып төшкән әбидә торам. Бик
24
әйбәт карчык, үз баласы кебек кадерли. Элекке директор квартирасына күчәргә мөмкин, ләкин ашыкмыйм әле, чөнки дүрт бүлмәле өйдә мин ялгыз башым нишлим? Безнең МТС зур агым су буенда, урманы да ерак түгел. Җәй көне бик матур, җпләк-җпмешс дә күп була дип сөйлиләр. Тик мин, Дания, сине сагынам... (Күңеле тулып үз-үзенә.) Мескенем... Киткән чакта, синнән бер тәмле сүз ишетмәсәм дә, бер дә исемнән чыкмыйсың... Ни өчендер, син һаман да әле диванда елан ятасың кебек гоела... Ләкин, ни генә булмасын, син, бу хатаңны аңлап, минем яныма килерсең дип ышанам». Юк инде, Илдар иптәш, анысын миннән син көтмә! Шулай да бу юлы җавап язарга кирәк. Ләкин ничек? Ачуланып, тиргәпме? Әллә иркәләп, назлапмы? Юк, ирләрне иркәләргә ярамый. Алар аннан масая башлыйлар. Сүгеп язам. Шушы хатны алу белән, кайтасың. кайтмасаң. дүрт ягың кыйбла, развод җибәрәм дип язам!
Хат язарга утыра. Ишектә звонок. Дания чыгып китә. Италии белән керә.
И шали н. Иске дусларның хәлләрен белеп чыгыйм дип кердем. Дания. Рәхмәт инде. Ваккас Ишмиевич, онытмавыгыз өчен рәхмәт. Ишалин. Илдар Ибраһимовичтан хәбәр киләме?
Дания. Килеп тора. Әле менә бүген дә озын хат алдым. Ишалин. Эшләре ничек бара икән?
Дания. Әйбәт булырга кирәк. Алай зарланмый.
И ш а л и н. Яхшы, яхшы... Заводтан китүенә үкенми дисез, алайса? Дания. Ул турыда бер сүз дә язмый. Үзегезнең эшләр ничек соң? Ишалин. Әйбәт. Моннан да яхшы булуын көтәргә дә юк... Дания. Заводта нинди яңалыклар бар?
Ишалин. Илдар Ибраһимович урынына килгән инженердан бик ңдык. Директорыбыз да әйбәт кеше.
Дания. Ничек директорыгыз да? Ә сез үзегез?
Ишалин. Мине бит аннан алдылар.
Дания. Кайчан?
Ишалин. Әлеге сезнең каһәр суккан хат вакыйгасыннан соң бушаттылар.
Дания. Шулаймыни?
Ишалин. Шулай шул, Дания ханым, сезнең ул хатыгыз бик кыйбатка төште бит миңа.
Дания. Анда минем ни гаебем бар? Үзегез өйрәттегез ич.
Ишалин. Мин өйрәтсәм, кем өчен? Сезнең семья төзеклеге өчен иде. Ә.сез обком секретарена «Мине Ишалин котыртты», дип әләкләгәнсез. Ит яхшылык, көт явызлык, менә шулай була торгандыр инде ул.
Дания. Сезнең аркагызда мин дә яхшы татыдым. Бәлки әле моннан соң да туры киләчәк. «Өрә белмәгән эт өенә кунак китерер» дигән бабайлар. Шуның шикелле булдык без. Ярый инде, узган эшкә салават лиләр бит. Сез соң хәзер ничек, эшсез йөрисезмени?
Ишалин. Нишләп эшсез йөрим? Безнең илдә кеше эшсез торамы? Шул ук «Бытовик» заводының хуҗалык мөдире итеп куйдылар. Әле сезгә керүем дә шул хуҗалык эшләре буенча иде. Тиздән сезгә бу квартираны бушатырга туры киләчәк.
Дания. Ни өчен?
Ишалин. Безнең заводның алдынгы эшчеләре, техник белгечләре өчен сиксән квартиралы йорт сала башлыйбыз. Шул гигант йортны шушы сезнең өйләр урынына салырга дип шәһәр советы карар чыгарды.
Д а п и я. Ә без, монда торучылар, кая барабыз?
Ишалин. Төрлесен төрле урамнарга күчерәбез. 0 сезгә инде, иске дусларга... Дербьншкадан...
Дани я. Дербышкадан? Юк, юк, ул кадәре ерак җиргә бараммы?
Ишалин. Бармый нишлисез? Шәһәр советының карары һәммәбез өчен дә мәҗбүри карар. Шулай. Дания ханым, өч көн срок эчендә квар.
25
тираны бушатып күченегез. Чөнки берничә көннән котлован казырга экскаваторлар киләчәк. Менә шәһәр советының карарын һәм Дсрбышка- дан билгеләнгән бүлмәләрегезгә ордерны алыгыз да кулыгызны куегыз.
Дани я. Куймыйм һәм ордерыгызны да алмыйм. Мин хәзер Илдарга телеграмма бирәм. Үзәк Комитет карары буенча үз теләге белән авылга эшләргә киткән кешенең семьясын кыерсытырга ирек бирмәсләр.
И ш а л и н. /\ньщ белән куркыта алмыйсыз. Бер сез генә түгел бит, зур йорт салабыз, 12 квартирантны күчерәбез. Алар арасында сезнең ирегездән дә җаваплырак урыннарда эшләүчеләр бар. Алар да риза булып кулларын куйдылар.
Д а н и я. Ә ни өчен мине генә Дербышкага күчерәсез?
И ш а л и н. Чөнки сезнең телегез бик озын иде. Менә шулай ул, Дания ханым, тау беләнтау очрашмаса да, кешебелән кеше кайчан булса
да бер очраша диләр бит. Теге вакытны мине хурлап куып чыгарган
идегез.
Дания. Димәк, шуның үчен аласыз?
Ишалин. Теләсәгез ничек аңлагыз. Хи, хи, хи... (Китә.)
Дания. Дөньяда менә нинди кешеләр дә бар әле... Мондый вак җанлы бәндәләр һәр очракта үзләренең шәхси теләкләрен гомуми эшкә нинди оста итеп китереп бәйлиләр... Син аларга хәтта сүз әйтүдән дә гаҗиз булып каласың...
Зур гына төен тотып Зәйтүнә керә.
Зәйтүнә. Нихәл, апа, исәнме?
Дани я. Исән, исән... «Эчмәм дигән коеңнан өч әйләнеп эчәрсең, кочмам дигән бичәңне үбә-үбә кочарсың» дигән шикелле булды бу.
Зәйтүнә. Гаеп итмә, апа, төшенмәдем сүзеңне.
Дани я. Шәһәргә килмәм дигән идең бит.
Зәйтүнә. Ә!.. Менә'нинди икән ул кинаяң. Ләкин, бит, апа, бу «төртмешең» миңа ябышмый. Бу юлы мин сиңа асрау булып килмәдем.
Дани я. Алай булгач, нәрсәгә соң? Сөт-катык сатаргамыни?
Зәйтүнә. Юк, укырга килдем.
Д а н и я. Нинди институтка?
Зәйтүн ә. Механизаторлар курсына.
Д а н и я. Аны бетергәч, кем буласың?
Зәйтүн ә. Үзйөрешле комбайнда штурвалчы булу теләгем, ничек булыр инде.
Д а н п я. Бик югары үрмәлисең икән. Башың әйләнеп тәгәрәп төтмәсәң ярый инде.
Зәйтүнә. Төшмәм, апа, минем андый чирем юк...
Д а н и я. Димәк, белем алып кеше булырга уйлыйсың!
Зәйтүнә. Исәбем шулайрак. Илдар абыйга рәхмәт инде.
Дания. Ничек Илдар абыеңа?
Зәйтүн ә. Шулай. Ул бит мине монда укырга җибәрде.
Дани я. Ул сезнең райондамыни?
Зәйтүнә. Бездә шул. Менә сиңа бер каз белән кәрәзле бал да җибәрде. Хат язып тормыйм, кичә генә салдым, диде. Мин өченче көн төнлә белән килгән идем, кичә керергә вакытым булмады. Мә, апа. алып куй әле.
Дания. Аның миңа берние дә кирәкми. Башына капласын!
Зәйтүн ә. Ай алла... Бу ни дигән сүз, апа?
Дани я. Җибәргән әйберләрен кире алып кит.
Зәйтүнә. Кара әле, апа, Илдар абый турында сии...
Дания (бүлдереп). Аның турында миңа берни дә сөйләмә! Я. авылда нинди яңалыклар бар?
Зәйтүнә. Яңалыклар күп, апа... һәр көнне диярлек шәһәрдән инженерлар, агрономнар, врачлар килеп торалар. Алар өчен яңа йортлар
26
салырга, машиналарга озын-озын лапаслар, гаражлар корырга әзерләнәләр. Авыл хәзер бөтенләй үзгәргән. Налоглар азайгач, башка җиңеллекләр дә күбәйгәч, колхозчылар тагын да иркенәеп киткәннәр, һәрбер әйдә хәзер каз өмәсе, сугым суеп кунак җыюлар, атна саен туйлар ясап, аштан ашка йөриләр. Тик мин сине, апа, төшенмим. Нишләп болай абыйдан суындың?
Дания. Бер киселгән икмәк кире ябышмый, диләр.
Зәйтүнә. Дөрес түгел бит, апа, аның киселгәне юк. һаман сине кайгырта, сине сагына...
Дания. Сагынса, ташлап китмәс иде.
Зәйтүнә. Нишләсен, үзең риза булмагач. Апа, өеңдә керосин исе бар.
Дания. Ашарга куйган идем, дөрләде микәнни?.. (Китә.)
Зәйтүнә. Ни кыланган була бу хәчтрүш? Илдар абый кебек иренең кадерен белми шул. Агачның корысын корт ашый, кешенең олысын мут ашый, диләр. Бик дөрес. Үзенчә инде минем алда сер бирәсе килми торгандыр. Сынап карыйк әле, нишләрсең икән...
Д а н и я керә.
Дания. Менә шул, абыеңа хат язасыңмы, әллә болай гына әйтеп җибәрәсеңме, анысы инде синең эш. Миндә хәзер аңа бертөрле дә шәфкать, мәрхәмәт әсәре калмады.
Зәйтүн ә. Ярый, апа, шулай дип язармын. Күчтәнәчеңне дә алмады диярмен. Тик мин сиңа, апа, шуны әйтим: уеннан уймак чыгып куймасын.
Дания. Ничек уеннан уймак?
Зәйтүн ә. Абыйны үзеңнән суындырып, чыннан да колак кагып куйма, дим.
Дания. Әллә берәр эшен сиздеңме?
Зәйтүнә. Сизмәсәм дә... Син аны якын күрмәгәч, язган хатларына җавап бирмәгәч, хәтта җибәргән күчтәнәчен дә алмагач, һаман да һаман сиңа ялынып тормас бит. МТСка хәзер һәр көнне агрономлыкка, врачлыкка укыган матур кызлар явып кына торалар. Ярый, апа, миңа китәргә вакыт.
Дания. Нигә бик тиз, Зәйтүнә? Утыр әле, хәзер чәй куям. Зәйтүн ә. Рәхмәт, апа, вакытым юк. Бүлмә карарга барам. Дания. Нинди бүлмә? Гомуми торакларьп юкмыни?
Зәйтүнә. Бар, бер бүлмәдә унбишләп кыз торабыз. Дәрес әзерләргә уңайсыз булыр, дибез. Иптәш кызыма бер җирдә бүлмә әйткәннәр икән, шуны карарга барабыз.
Дания. Юк әле, юк, җибәрмим. Сагынып беткән идем үзеңне. Кая, төенеңне бир монда. (Күчтәнәчләрне алып куя.) Әйдә, өстеңне сал. Абыең ничек тора инде?
Зәйтүнә. Болай бик әйбәт. Исән-сау. Килеп төшү белән завод тәртибе куйды. МТС кешеләренең хәзер йөзләре генә түгел, йөрүләренә кадәр үзгәрде.
Д а н и я. Кайда ашый, кайда эчә инде?
Зәйтүнә. Безнең анда, район үзәгендә, чәйниләр бар, теләгән ашыңны әзерләтеп ашарга була. Яңа килгән кешеләр бар да шунда ашыйлар.
Дания. Керләрен кемнән юдыра, шул карчыгыннанмы?
Зәйтүнә. Ул кадәресен мин белмим. Ярый, апа, мин китим инде.
Д а ни я. Кичләрен ничек уздыра. Бик күңелсез түгелм.е икән үзенә?
Зәйтүнә. Нишләп күңелсез булсын? Безнең анда клуб бар. Һәр- көнне диярлек я концерт, я танца кичәсе, я кино күрсәтү була. Аннан парткабинетта, китапханәдә төрле лекцияләр, консультацияләр үткәрелә. Анда да халык куп йөри.
Дания. Абыең да шунда барамы?
Зәйтүнә. Берсен дә калдырмый.
27
Дания. Теге шәһәрдән килгән кызлар да шунда йөриме?
Зәйтүнә, йөриләр, апа, йөриләр. Төн буенча шунда, әш-мәшә килеп яталар. Ярый, апа, хуш.
Дания. Кара әле, Зәйтүнә, син, 'булмаса, ’кичкә миңа кил әле, иркенләп сөйләшеп утырырбыз. Абыең җибәргән бал белән чәй эчәрбез.
Зәйтүнә. Вәгъдә бирә алмыйм, апа, иртәгәдән укулар башлана. Дәресләр бик күп, бер еллык программаны алты айда узабыз, диләр. Ярый, апа, мин киттем.
Дани я. Менә нәрсә, Зәйтүнә? Беләсең, мин биредә берүзем. Эльмира кәзер бөтенләйгә әтиләрдә. Кил минем яныма, икәүләп торырбыз.
Зәйтүнә. Аны миңа Илдар абый да әйткән иде әйтүен. Сиңа уңайсыз булмас микән соң?
Дания. Менә инде, нишләп уңайсыз булсын? Син бит безнең үз кеше...
Зәйтүнә. Ярый алайса, мин әйберләремне алырга барыйм.
Дания. Бар, бар. Мин аңарчы чәй әзерләп куярмын. (Зәйтүнә китә.) Бу Зәйтүнә, ачык итеп әйтмәсә дә, бик хикмәтле сүзләр ычкындырды бит әле... Үзен чакырып яхшы иттем. Бергә торгач, мин аңардан барын да әкренләп тартып алырмын. Ә соң минем квартира мәсьәләм... Дербышкага барырга риза булырмы? Булмаса, гомуми торагына күчәр, аның кайгысы шулкадәр генә. Аңарчы инде мин барын да сыгып алган булырмын. Шулай ук соң миңа Илдар хыянәт итәр микәнни? Бер дә андый гадәте юк иде бит. Юк, булмас, ул аны эшләмәс. Ә соң Зәйтүнәнең сүзләре?.. Тукта әле, тукта, әгәр дә ул Зәйтүнәгә шулай сөйләргә өйрәтеп җибәргән булса? Моның булуы да бик мөмкин... Димәк, ул мине көнләштереп үз янына тартырга уйлый...
Ишектә звонок. Чыгып китә. Суфия белән керә.
Дани я. Минем бүген ял көнем.
Суфия. Кичә дә сугылган идем, өйдә туры китерә алмадым.
Дания. Кичә мин райкомда беседада булдым.
Суфия. Нәрсә, әллә партиягә кердеңме?
Дани я. Юк, әлеге шул, авылга китәргә димлиләр.
Суфия. Соң, нинди карарга килдегез?
Дани я. Ризалык бирмәдем, уйлыйм әле, дидем. Ләкин, Суфия, мичем квартира мәсьәләм бик начар бит әле, мине Дербышкага күчерәләр.
Суфия. Дербышкага? Нишләп алай?
Дания. Безнең бу өйләр урынына яңа йорт салалар. Өч көн срок эчендә күчәргә кушалар. Юкка гына теге вакытта синең тәкъдимеңне кабул итмәдем. Миңа хәзер Дербышка кадәр җирдән эшкә йөрергә туры киләчәк.
Суфия. Кайгырма, Дания, мин үзем дә сиңа шул турыда кергән идем. Минем мондагы квартирама күчәрсең.
Д а н и я. Ә син үзең, минем урыныма, Дербышкагамы?
Суфия. Юк. Мине бит авылга җибәрәләр.
Дания. Авылга җибәрәләр? Бөтенләйгәме?
Суфия. Әйе. Район больницасына баш врач һәм мөдир итеп билгеләделәр.
Дания. Димәк, син дә шул партия карары буенча?
Суфия. Мине болай Сәламәтлек саклау министрлыгыннан җибәрәләр.
Дания. Алай... Минди районга китәсең?
Суфи я. Анысы бик әйбәт булды әле. Илдар абыйлар районына барам.
Дани я. Илдар абыецнар районына?
Суфия. Әйе, шунда. Иске дуслар белән бергә-бергә күңелле булыр дип, үзем сорадым. Син миңа, Дания, аның адресын бир әле? Ба
28
рып төшкән мәлгә аңа туктармын. Квартира мәсьәләсе анда- бик читен диләр.
Дания. Аның адресын мин сиңа бирә алмыйм, Суфия... Нигә дисәк, ул үзе дә әле кешедә генә тора...
Суфия. Шулаймыни? Димәк, чыннан да квартира мәсьәләсе анда авыр икән, алайса. Илдар абыйга да булмагач, безнең кебекләргә өмет итәргә дә юк.
Дания. Илдар абыеңның квартирасы бар... Ләкин элекке директор урыныннан алуга үч итеп юри бушатмый икән...
Суфия. Менә ул ничек?.. Я, Дания, минем квартирамда калу турында ни дисең инде?
Дани я. Ул турыда мин сиңа бераздан җавап бирермен. Әтиләр белән киңәшеп алырга уйлыйм.
Суфи я. Ярый алайса. Мин хәзер министрлыкка документлар алырга барам. Кайтышлый керермен. (Китә.)
Дани я. Бу ни бу? Юри мине үчектереп сөйлиме?.. Әллә чыннан да тормыш миннән шулай үчен аламы? һәммәсе дә киләләр дә, нинди дә булса берәр күңелсезлек сөйләп, йөрәгемә зәһәрле ук кадыйлар... Юк. артык чыдарлыгым калмады...
Китәргә җыена. Кулына зур чемодан тотып Минһаҗ керә.
Минһаҗ. Гафу итегез, Халитовлар шунда торамы?
Дания. Әйе, биредә. Сез үзегез кем буласыз?
М и н һ а җ. /Мин Минһаҗ Мифтахов. Москвадан авылга кайтып барам.
Дани я. Зәйтүнәнең егетемени?
М и н һ а җ. Әйе... Аның авылдашы булам... Үзе өйдәме?
Дания. Хәзергә юк. Озакламый килергә тиеш.
М и н һ а җ. Ничек килергә тиеш? Ул сездә тормыймыни?
Дания. Моннан бер ай элек авылга кайтып киткән иде, бүген тагын комбайнчылар курсына укырга килде. Барыбер биредә торачак. Чишенегез, ул әйберләрен генә алырга китте. Мин эш белән бер җиргә барып кайтам, китәргә ашыкмыйсыздыр бит.
М и н һ а җ. Юк әле, минем поезд иртәнге биштә генә китә.
Дания. Алай булса, бик әйбәт, ял итегез, бераз йоклап алыгыз.
Минһаҗ. Бик шәп булыр иде дә... /Мин бүген төн буена керфек тә какмаган.
Дания. Нишләп алай? Вагонда урын булмадымыни?
Минһаҗ. Бар иде. Мин шахматчы. Казанга килеп җиткәнче офицерлар белән шахмат уйнадым.
Дания. Миңа сезне, Зәйтүнә, яхшы гармоньчы, дип сөйләгән иде. Сезнең әле шундый һөнәрегез дә бармыни?
М и н һ а җ. Шахмат күрсәм, ашау-эчүемие онытам. Вагонда бөтен пассажирларны отып бетердем. Шуның белән мавыгып йоклый алмадым.
Дания. Алай булса, менә монда, диванга ятып алыгыз.
Минһаҗ. Юк шул, апа, миңа хәзер ятарга ярамый.
Дания. Нишләп алай?
Минһаҗ. Мин йокыга бик каты. Бер йокласам, пожарныйлар чакыртып та уята алмассыз.
Да и и я. Гаҗәп икән.
М и н һ а җ. Гаҗәп шул. Докторга да күренеп карадым, көләләр генә. Ул синең организмың, нервларың таза булганга шулай, диләр.
Д а н и я. Ә соң эшкә ничек, уянасызмы?
М и н Һ а җ. йокым туйганда, мин уянам. Туймаганда менә, шундый чакларда өйдә — әни, читтә — иптәшләрем кытыклап уяталар иде.
29
Д а и и я. Ничек кытыклап?
М и и Һ а җ. Шулай, мин бик кытыклы кеше. Тоталар да култык астыннан кытыклыйлар.
Дания. Чыннан да сез кызык стет икәнсез. Хи, хи, хи... Кытыклы кеше көнче була, диләр түгелме?
М и н һ а җ. Дөрес түгел ул. Миндә андый гадәт юк.
Дания. Ярый, мин киттем. Сез инде, алайса, зинһар өчен ишекне бикли күрмәгез һәм ятмагыз да. Зәйтүнә килсә, керә алмый торыр. Бо- лай гына ял итегез. Менә, газета укыгыз. Әнә. пианино бар. Үз өегездәге кебек иркенләп утырыгыз. (Китә.)
Минһаҗ (өсләрен салып, чәчләрен тарый. Үз алдына сөйләнә). Зәйтүнәне әйтәм: укырга килеп яхшы иткән. Ләкин минем белән китәр микән соң? Әгәр дә китәргә риза булмаса, кызык булмас шул... Юк, Зәйтүнә алай эшләмәс. Биргән вәгъдәсеннән ул кайтмас. Их, тизрәк килсә иде... (Газета алып укырга утыра. Озак паузадан соң газетаның әле бер битеннән, әле икенче битеннән нидер эзләнергә керешә. Тора-бара исни башлый. Аннам инде кулларын баш артына куеп киерелә) Фу... Шайтан алгыры, шундый йокы килә... Перәме оета гына... Җитмәсә тагын өйләре шундый тын... Әйтерсең, үлек чыккан йортмыни. Ничек булса да түзәргә кирәк. (Пианино янына утырып, көчле дәрт белән аккордлар бирә) Ии... Ватык арба кебек икән бу. Димәк, үзләре уйнамыйлар, фасон өчен генә тоталар. Үземнең гармонем яшәсен! (Чемоданын ачып гармоней ала һәм берничә көй уйный. Күрәсең, ул да аның басып килгән татлы йокы рәхәтем ача алмый, гармоней бер читкә куеп, яңадан исни, киерелә. Үзе сизмәстән, диванга күчеп утыра). Зәйтүнә нигә килми соң инде?.. Әллә бу апа юри мине өй сакларга калдырды... (Механик рәвештә диванга капланып ята да тамашачыларга карап уйлана). Белсәң иде, Зәйтүнә... Мин сине ничек сагындым... Әниләрне дә, туганнарны да сагындым... Авылны әйткән дә юк... Менә хәзер ул бөтен җәйге матурлыгы белән күз алдымда... Урманнары, сулары... Төрле чәчәкләргә күмелгән болыннары... кузгалак, юа, тәмле балтырган көпшәләре... Эшләп арыганнан соң, кичләрен яңа гына чапкан җылы печән өстенә ятасың да дөньядагы бөтен хуш исләрне исни-нсни йоклыйсың... Эх... (Көйләп).
«Рәхәт булса да торган җир. Сагындыра туган жир... .
дип, белем җырлаган шул бабайлар...
Әкрен генә күзләрен йома. Бераздан гырылдап йокыга китә. Ишектә берничә тапкыр звонок тавышы ишетелә. Минһаҗ уянмый. Бераздан Илдар керә. Диванда йоклап яткан М и н һ а җ г а күзе төшеп шиккә кала.
И л д а р. Бу нинди кеше икән?.. Көпә-көндез чалган үгез кебек гырылдап йоклый... Берәр килгән кеше дисәм, безнең кардәш-ыругларга, белеш-танышларга да охшамый... (Бүлмәләрдән каранып.) Өйдә беркем дә юк... Әллә берәр сукбай микән каһәре?.. Алай дияр идең, чемоданы, гармоне да бар. Аннан соң бу. иркенләп, чишенеп яткан... (.Минһаҗ янына якын ук барып карый.) Ниндидер бер сипкелле малай... Әллә минем хатын шушы тәкәрлекне йортка керткәнме?.. Булыр да... Юкса, өч хатыма бер җавап язар иде... Тукта, уятыйм әле, ятмасын момда. Әй, син. егет!.. Кара әле, ишетәсеңме... Сиңа әйтәләр бит!.. Юк, уянмый... Димәк, алар монда гармоньнар белән әйттереп утырганнар да, исергәч, ятып йоклаган... Яхшылыкны белмәсәң, мин сине ничек уятырга белермен. (Ике җилкәсеннән тотып утырта да селкетә). Кара әле, иптәш, нигә син көпә- көндез безнең өйдә йоклап ятасың?.. Ач әле күзеңне, ач!.. Үтерсәң дә уянмый. (Кулыннан ычкындырып җибәрә, Минһаҗ кискән агач жебек яңадан диванга ава.) Үле дисәм, җаны бар, исерек дисәм, аракы исе килми. Бу нинди бүкән булды соң? Тукта, хатынның борычы кайда икән... хәзер мин сине уятырмын. (Бүлмәгә кереп китә.)
30
Әйберләр күтәреп, Зәйтүнә килеп керә. М и нһ а җң ы күреп, аптырап кала.
Зәйтүнә. Энекәем лә!.. Мннһаж түгелме соң бу?.. Әйе, ул! Минһаҗ, Минһаж. нишләп монда йоклап ятасың? Мннһаж, тор, мин килдем... Минһаҗ, Мннһаж, дим!.. Юк, уянмый. Әллә, ходаем, үлгәнме? (Тыңлап карый.) Юк, тыны бар. II... Онытып торам икән, ул бит каты йоклый. Әнисе дә аны кытыклап кына уятам ди торган иде. Мин дә шулай итим әле.
Кулына борыч савыты тотып ишектә Илдар күренә Зәйтүнә Минһаҗны кытыкларга керешә.
Зәйтүнә. Кети-кети итәем, кытыгың кайда, түтәем!..
Минһаҗ сикереп тора. Зәйтүнәне күреп кычкырып җибәрә.
Мннһаж. Зәйтүнә, синме соң бу, малай, әллә өрәкме?
Зәйтүнә. Мин бу, Мннһаж, мин, Зәйтүнә.
М и нһ а ж. Менә бәхет, билләһи!..
Кулларын алагаемга җәеп, Зәйтүнәне кочагына ала.
Зәйтүнә. Ай-ай! Үтерәсең, кысма шул чаклы, үгез!
Ишектә бу күренешне күзәтеп торган Илдар төчкереп җибәрә. Зәйтүнә Мiнһ а ж кочагыннан ычкынып китә. Илдар ишектән югала.
Зәйтүн ә. Кеше тавышы булды түгелме?
М и н һ а җ. Миңа да шулай, ишетелде. (Эзләнәләр.)
Зәйтүнә. Берәү дә күренми.
М и н һ а ж. Чыннан да нинди тавыш булды соң?
Зәйтүнә. Ә... Аларның карт мәчеләре бар иде, кухняда шул төчкергәндер. Я, сөйлә, бөтенләйгә кайттыңмы?
Минһаж. Юк, отпускага гына җибәрделәр. Анда да бик кыенлык белән. Берничә тапкыр сорадым, бирмиләр дә бирмиләр, отпускаңны акчалата алырсың, диләр. Алай булса, мин әйтәм, Үзәк Комитет карары буенча, иске тракторчы буларак, мин бөтенләй сездән китәм, дип куйгач кына бирергә булдылар. Хәзер бит шундый чак, авылга китәргә теләгән кешене берәү дә тота алмый.
Зәйтүнә. Молодец, Минһаҗ, ничек булса да үзеңнекен иткәнсең.
Минһаҗ. Синең өчен, Зәйтүнә, синең өчен... Мин бит сине шулкадәр сагынган идем... Беләсеңме, Зәйтүнә, һәр көнне иртәнге алтыдан торып утыз ике этажлы йорттан да биегрәк торган подъемный кран будкасына менеп утыра идем дә бөтен көн буена үзебезнең як болытлары арасыннан сине эзләнә идем. Ничектер син шул болытлар арасыннан килеп чыгарсың да, Зөһрә йолдызы шикелле, бөтен дөньяга ямь сибеп, менә шулай, хәзергедәй елмаеп торырсың кебек тоела идең...
Зәйтүнә. Их син, юләр... Болытлар арасыннан чыгып көлеп торырга мин бит әбиләр әкиятендәге фәрештә түгел.
Минһаҗ. Дөрес, син фәрештә түгел. Аны мин үзем дә бик яхшы беләм, ләкин бит йөрәк дигән нәрсә бар, менә шул миңа куша иде. Я. үзендә ниләр бар?
Зәйтүнә. Мин хәзер боларда тормыйм.
Минһаж. Анысын беләм, хуҗа хатыны сөйләде. Тик менә син укырга килгәнсең икән.
Ишектә яңадан Илдар күренә. Зәйтүнә белән Минһаҗның сүзләрен тыңла! тора.
Зәйтүнә. Килсәм? Әллә начар дисеңме?
Минһаҗ. Юк, нишләп начар, дим, бик әйбәт эш. Ләкин бит мим сине алып китәргә кайттым.
31
Зәйтүнә. Алып китәргә? Булмый ул, Минһаҗ.
М и н һ а җ. Ни өчен?
Зәйтүнә. Минем укыйсым, үземә берәр һөнәр аласым килә.
М и и һ а җ. Укыйсың килсә, Мәскәүдә дә мөмкин бит. Безнең төзелештә «монтажниклар, штукатурчылар, электросварщиклар курсы бар, теләгәнеңә керергә була.
Зәйтүнә. Юк инде, минем комбайнчы буласым килә. Син, Минһаҗ, үзең авылга кайту ягын кара инде.
Минһаҗ. Мин монда нишлим? Гигант йортлар салмыйсыз һәм аларның сезгә кирәге дә юк.
Зәйтүнә. Иске һөнәрең буенча — тракторчы булып эшләрсең.
Минһаҗ. Подъемный кран кебек катлаулы машинаны ташлап, яңадан кара мүкәй булып йөрергәме? Син, Зәйтүнә малай, кырлы-мырлы сөйләнмә алай. Бик шәпләп туй итәбез дә Мәскәүгә китәрбез.
Зәйтүнә. Әйтәм бит, мин укуны ташламыйм.
Минһаҗ. Син. моны чынлап әйтәсеңме, Зәйтүнә?
Зәйтүнә. Шаярырга мин бала түгел лә.
Минһаҗ. Алай булгач, нигә хат артыннан хатлар язып чакырдың?
Зәйтүнә. Чакырсам? Ул чагында партиянең авыл турындагы яңа карары юк иде.
М и н һ а җ. Менә, ышан сезнең кызлар халкына... Сезнең акыл керәле дә чыгалы, дип әйтәләр иде, . чыннан да шулай икән... Туйга дип, Мәскәү кадәр җирдән кайттым, туйга дип, дөнья чаклы расходлар чыгарып, бүләкләр алдым.
Зәйтүнә. Алсаң, бик әйбәт. Син аларньп миңа вәгъдә бүләкләре итеп бирерсең. Туйны җәйгә, мин укып бетергәч, итәрбез...
Минһаҗ. Юк, көтмим. Көтәчәккә бүләкләр дә бирә алмыйм. Чыкг саң, хәзер чыгасың, чыкмасаң, миннән колак кагасың. Җәйгә юри сиңа үч итеп бер москвичканы җитәкләп кайтам!
Зәйтүнә. Аның белән мине куркыта алмыйсың. Синең өчен укуымны, ташлап авылымнан китәр хәлем юк.
'Илдар. Молодец, Зәйтүнә!
3 ә й т ү н ә. Ай! Оятлы булдык ич!..
Илдар. Хәзергә әле, Зәйтүнә, алай оялырлык берни дә булмады. Шулай да син егетне яхшы иттең. Авылдан качкан тракторчы башы белән, яңадан шәһәргә кеше өндәп йөрмәсен. Шулай, егет, хәзер авылдан шәһәргә бармыйлар. Киресенчә, йөз меңләгән кызлар, егетләр киң кырларга, чиксез басуларга ярдәмгә баралар.
Бик ашыгып Дания кайтып керә. Илдарны күреп, ишек янында катып кала.
Дания. Илдар!..
Илда р. Дания!..
Илдар кочагын җәеп тора. Дания йөгереп килеп аның муенына сарыла. М и н һ а җ белән Зәйтүнә бер-берсенә ымлашып кухняга кереп китәләр.
Дания. Син ничек монда?
Илдар. Директорлар киңәшмәсенә чакырып алдылар. Я, ничек торасың?
Д а н и я. Сорама... Синнән башка миңа тормыш юк икән. Синсез үткән шушы бер аем авыр газапка, әйләнгән иде. Шуның өчен мин хәзер беркайчан да синнән аерылмаска, беркайчан да синең сүзеңнән чыкмаска тәүбә иттем.
Илдар. Тукран тәүбәсе булмаса ярар иде.
Дания. Юк, Илдар, булмас. Шул тәүбәмне кабул итеп, Министрлыктан инде путевка да бирделәр.
Илдар. Нинди путевка?
Д а н и я. Мин дә авылга китом.
Илдар. Авылга китәсең? Сәүдә этенәме?
Да ния. Юк. Зоотехник итеп җибәрүләрен сорап, гариза язган идем, тәбрикләп каршы алдылар.
Илдар. Анысы бик яхшы булган, Дания. Ләкин эшли алырсың микән? Чөнки хәзер таләпләр бөтенләй башка бит?
Дания. Тырышырмын. Син ярдәм итәрсең. Булмый икән, сәүдә эшенә күчәрмен. Хөкүмәтнең яңа карары буенча хәзер авылга да культуралы сәүдә итүче кадрлар кирәк бит.
Илдар. Анысы дөрес, Дания! Шуның өчен кая, үзеңне котлап бер үбим!.. (Үбешәләр.)
Кухня ишегеннән Ми н һ а ж белән 3 ә й түнә чыга, тышкы ишектән ашыгып Суфия килеп кспе И л д а р белән Даниянең шундый хәлдә торуларын күреп кул чабалар.
Пәрдә