ХРОНИКА
МӘҖИТ ГАФУРИГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ
18 октябрьда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге
Казан дәүләт университетының актовый залында
татар һәм башкорт халыкларының атаклы
шагыйре Мәҗит Гафуриның үлүенә 20 ел тулуга
багышланган кичә үткәрелде. Кичәне
университетның ректоры М. Т. Нужин ачты. Ул
Мәҗит Гафури иҗатының хәзерге көндә дә зур
әһәмияткә ия булуын, аның әсәрләрен СССР
халыкларының яратып укуын әйтеп үтте.
Мәҗит Гафуриның тормышы һәм иҗат юлы
турында доклад белән университетның татар
теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире доцент
Хатип Госман чыкты. Докладчы Мәҗит
Гафуриның тормышын, әдәби-иҗтимагый
эшчәнлеген конкрет мисаллар аша яктыртып,
тыңлаучыларда шагыйрьнең җылы образын
тудырды.
Кичәдә язучылар, фән эшлеклеләре,
профессорлар, укытучылар, газета-журнал
редакцияләре эшчеләре, студентлар һәм эшче
яшьләр катнашты.
Докладтан соң шәһәрнең сәнгать осталары
көче белән зур концерт булды.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Прозаиклар секциясенең 18 октябрьда
уздырылган чираттагы утырышында Ибраһим
Газиның «Гади кешеләр» романы тикшерелде.
Фикер алышуларда Г. Иделле, Г. Ахунов, С.
Сабиров, Ә. Еники һәм Г. Әпсәлә- мов иптәшләр
катнашты. Романның нефтьчеләр турында
язылган беренче зур яхшы әсәр булуы турында
әйтелде, һәм авторга үзенең әсәрен тагын да
камилләштерү өчен киңәшләр бирелде.
27 октябрьда уздырылган шагыйрьләр
секциясенең утырышында М. Хөсәеннең «Идел
таңнары» исемле җыентыгы тикшерелде.
Җыентык турында докладны 3. Мансур ясады.
Фикер алышуларда катнашкан Ш. Маннур. Г.
Хуҗиев, Ә. Давыдов, С. Баттал. Г. Ахунов һ. б.
иптәшләр җыентыкка 'кертелгән шигырьләрнең
шагыйрьнең үсүен күрсәтүләре турында
сөйләделәр. Ләкин җыентыкка кертелгән
уңышлы шигырьләр белән бергә әле тиешенчә
эшләнеп җитмәгән яки уңышлы башланып та
начар төгәлләнгән шигырьләр очравы, гомумән,
авторның таләпчәнлеге җитмәве һәм киләчәктә
аңа үз тавышын булдыру өчен тагы да
тырышыбрак эшләргә кирәклеге турында
әйтелде.
ЯЗУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ
7 октябрьда Галимнәр йортында китапханә
эшчеләренең язучылар белән очрашу кичәсе
булды. Кичәдә язучылардан И. Гази, Г.
Әпсәләмов, А. Әхмәт, Н. Арсланов, Г. Иделле, М.
Хөсәен, 3. Нури иптәшләр һәм Татарстанның
барлык районнарыннан килгән йөзгә якын
китапханә эшчесе катнашты.
Фикер алышуда катнашучы китапханәчеләр X.
Мөхәммәтҗанова (Мөслим районы), Вәлиева
(Чаллы районы), И. Б'у- хармстова (Буденный
районы), А. Ильина (Калинин районы), М.
Төхфәтуллнна (Ты- мытык районы), А. Кулагина
(Тәтеш районы), М. Емелина (Казан) һ. б. ип-
тәшләр укучыларның матур әдәбият белән
кызыксынулары көннән-көн артуы, районнарда
яңа әсәрләрнең көтелеп алынуы һәм аларга
карата укучылар конференцияләре уздырылу
турында сөйләделәр.
Шуның белән бергә китапханәчеләр колхоз
сәхнәләре өчен бер пәрдәле пьесаларның гафу
ителмәслек аз булуы, язучыларның халык
арасына бик сирәк чыгулары. яңа әсәрләрне бик
озак, көттереп язулары турында сөйләделәр.
Шагыйрь Н. Арсланов китапханәче ип-
тәшләрнең поэзия әсәрләренә аз игътибар
итүләрен әйтте, поэзия әсәрләренә карата бер
генә дә конференция үткәрелмәүне
китапханәчеләрнең җитди кимчелеге итеп
күрсәтте. Язучы Г. Иделле районнарда әдәбият
сөючеләр белән эш алып барырга, халык
арасыннан талантлы яшьләрне күтәрергә
чакырды. «Пионер» журналы редакторы А.
Әхмәт, «Совет әдәбияты» журналы сотруднигы
Г. Ахунов китапханәчеләргә бу журналларны
пропагандалауда» яңа басылып чыккан әсәрләр
турында укучылар фикерен туплауга
редакцияләргә ярдәм итүләрен сорадылар.
Соңыннан Н. Арсланов, 3. Нури, М. Хөсәен
иптәшләр үзләренең шигырьләре белән чыгыш
ясадылар.