КАЗАН ДӘҮЛӘТ УНИВЕРСИТЕТЫНЫҢ ФӘННИ КИТАПХАНӘСЕ МАТЕРИАЛЛАРЫННАН
В. И. Ленин исемендәге Казан f дәүләт университетының төзелүенә 150 ел тулды.
Аның башта аз гына санлы китаплардан торган китапханәсе хәзерге көндә 2 миллионнан артык басма әдәбият һәм кыйммәтле кулъязма әсәрләр тупланган зур фәнни китапханәгә әйләнде.
Фәнни китапханәнең сирәк табьг- ла торган китаплар һәм кулъязмалар саклана торган бүлекләре бар (көнбатыш һәм көнчыгыш бүлекләре). Көнбатыш бүлегендә 3000 нән артык сирәк табыла торган китаплар һәм 7500 дән артык кулъязма әсәрләр бар.
Көнчыгыш бүлегендә хәзерге көндә бик күп кулъязма әсәрләр бар. Шулардан 6000 гарәпчә, 500 фарсыча, 2000 төрки-татар телләрендәге кулъязмалар бар.
Шулардан XIV йөз Болгар па- мятнигы Гали Саран тарафыннан язылган «Нәһҗ-эл-фәрадис», Касыйм ханлыгы заманында язылган «Жәмиг-эд-тәварих», Әбү Гали Сина тарафыннан язылган һәм 1593 елда Римда басылган «Канун-эт- тыйп» китабы (гарәпчә), Каюм Насыйри, Ш. Мәрҗани, Халиди, Г. Тукай, М. Гафури, Ф. Әмирхан, Мирхәйдәр Фәйзи кулъязмалары һәм фольклористик хикәяләр җыентыклары һ. б. шундый тарихи кыйммәткә ия булган күп сандагы кулъязмалар сакланалар.
Без монда М. Гафуринын. ^Хисап көне» шигыренең кулъязмасын һән фольклористик әсәрләрдән «Энҗеле үрдәк» әкиятен китереп үтәбез.
«ХИСАП КӨНЕ»
Халык шагыйре М. Гафури 1917 елның октябренда язган бу шигырен җомга хотбасына пародия формасында яза һәм паразит байларньин. хезмәт ияләрен алдап, талап баюларын фаш итә, аларның милекләренә национализация ясарга ча-кыра.
«Тугрысын әйт, кысма күзне, бу түгел ришвәт көне.
Монда юктыр алдашып, «байгаи кешеләр төркеме. Күпме эшчеләр каны һәм күз яше керде сиңа?
Нинди алдаулар, усаллыкларны
•кылдың эшчегә? Күпме -мазлумның яше акты1 синен золмың белән? Күпме бәндә кипте, үлде саргаеп,- зар-моң белән7* Бай булу каеды белән гомереңдә күпме шартладың? Алдашып җыйган малыңны ни рәвешле капладың?» - дип яза шагыйрь.
«ЭНҖЕЛЕ ҮРДӘК» ӘКИЯТЕ
Фәнни китапханәдә «Энҗеле үрдәк» әкиятен эченә алган ике җыентык бар. Берсенең язылу датасы
111
1805 ел, ә икенчесенең датасы' билгеле түгел. Соңгысы XVIII йөз кулъязмасы булса кирәк.
Җыентыктагьи әкиятләр татар го- мумхалык теле үрнәге булу ягьнннан характерлы һәм тарихи әһәмияткә ия булып торалар.
Без бу мәкаләдә «Энжеле үрдәк» әкиятенең хәзерге татар шрифты белән күчермәсен бирәбез. Күчермәдә мөмкин кадәр төп нөсхәдәге орфографияне саклап, пунктуациясен хәзерге синтаксик кагыйдәләргә буйсындырып яздык.
112
ӘКИЯТНЕҢ ТЕКСТЫ
Хикәять. Көннәрдә бер көн, бер заманда, бер шәһәрдә, бер падишаһ бар ирде. Ул шәһәрнең суына энҗеле үрдәк кәлеп кунар ирде. һичкем күрмәз ирде. Падишаһга әйде: «Әп падишаһ, сәнең дәргаһыңда 1 бер энҗеле үрдәк кәлеп кунар»,— тиде.
Патшаһ аны ишетеп, һәвәс 3 4 кылды. Халкын җәмыг кылып 5, дәрья кырагына6 кәлделәр. Үрдәкне һәр кеше атды. һич кешенең укы тикмә- де. Өч көнгә тикеру7 ук атдылар, һич ормадылар.
Ул шәһәрдә бер карчыкның углы бар ирде. Ул угыл җәя берлә ук алып атды. Яя8 нидин кәтте. Өч мәртәбә аткан ирде, үрдәкне орды, анасына алып кәлде.
Анасы шундый әйде9: «Әй угылым! Моны патшаһга илт»,— тиде. Угыл үрдәкне патшаһга сонды 10.
Патшаһ әйде: «Мән халкым берлә ора алмадым, сән ничек ордың»,— тип екеткә алтын көмешләр бирде, га ни кылды11... Вәзирләр екетне көнләр ирде. Бер тәдбир 12 кыйлсам тип, киңәш кыйлдылар. Патшаһ катына кәлделәр, әйделәр: «Әй патшаһ, сәнең яшең озын булсын. Имде энҗеле үрдәкдин бүрек, энҗеле куйдин тун кирәк»,— тиделәр.
Патшаһ энҗеле үрдәкдин бүрек тектергән. Патшаһ әйде: «Энҗеле куй кайдан табарсыз?» — тиде. Вәзирләр әйделәр: «Карчык угылы та- бар»,—тиделәр.
Патшаһ шул заман екетне өндәде, әйде: «Әй, екет, энҗеле үрдәкдин бүрек кыйлдык, имде тунга энҗеле куй кәрәк»,— тиде. Екет һич җавап бирмәде. Ни кыйлсын, хуш, тиде.
Патшаһ ат-тун азык бирде ирсә, егълый-егълый кәтде, кайдан табармын тип, һич урыны юк ирде. Анасы берлән видаг кыйлып кәтде. Юл берлә барыр ирде. Япанда сарайга йитде: күрде бер карый хатын улты- рыр. Екет сәлам кыйлды, кортка1 сәламен алды, әйде: «Әй, екет, сәламең булмаса, йер ирдем»,— тиде. 3 Дәргаһ — ишек төбе, сарай.
һәвәс кылу — күңеле төшү, кызык - сыну. 5 Җ ә м ы г кылу — җыю.
■’ К ы р а г ы — чите.
'• Тикеру — хәтле.
* Җәя һәм яя икесе дә кулланыла.
9 Әйде — әйтте.
10 С о н д ы — бирде.
11 Гани к ы л д ы — бай итте. 12 Тәдбир — чара.
«Каю йирлек сән?»—тиде. Екет: «Фәлән шәһәрнеңмен»,— тиде. Яиә сурды: «Нә өчен ’ кәлдең?»—тиде. Екет әйде: «Сурма, «бәй әйтмим»,— тиде. Кортка әйде: «Юк, сүзлә- гел»,— тиде. Екет әйде: «Патшаһы- мывга энҗеле куй кәрәк ирде, мәне эзләй чыкарды»,— тиде. Әйде: «Әгәр тапсам котылырмын, әгәр тапмасахМ башым китәр»,—тиде, егълады.
Кортка әйде: «Мән белмәзмен, мә- нем тутам бардыр, шул йирләрдә торыр» тип, әйтеп йибәрде. Екет тагам 2 бирде, кортка шад улды. Екет кәтде. Күп йиргә киткәч, ул фәлан йирдә бер сарай күрде: екет керде. Бер кортка ултырыр. Сәлам кыйл- ды. Әгәр сәлам хакың булмаса, өч өзеп йяр ирдем, тиде, «һай нә йир- лүк сән, — тиде, — сүзлә», — тиде.
Екет әйде: «Бер фәлан шәһәрнең- мен», — тиде,—тагам бирде. Кортка шад улды. Янә сурды: «Сүзеңез нә торыр?» — тиде. Екет әйде: «Пади- шаһымызга энҗеле куй кәрәк булды»,— тиде. Кортка әйде: «Мән белмәзмен,— тиде,— мәнем бер тутам бардыр, белсә ул белер»,— тиде. Екет әйде: «Хуш, бараем», — тиде. Екет чыкты, барыр ирде, фәлан йирдә бер сарайга керде, кортка ултырыр. «Әй екет, очар кош йитмәгән, йөгерек киек йитмәс йирләргә сән нәчек йитдең,— тиде,— сүзең булса сүзлә. Сәламең улмаса, сәне йяр ирдем»,— тиде.
Екет энҗеле куйньи әйтү бирде. Янә та гам лар дин бирде. Кортка шат улды, әйде: «Ул куйларны белер- мән,— тиде. — Юл берлән барыр- сән. Бара торгач, бер коюг3 өне булыр. Ул коюгга ул куйларны төш вакытында сугарырлар. Ул коюгның өне төшлек йирдәи ишелер 4.
Ул өнне ишеткәч, сән тизрәк бар, •куйлар су эчәрләр, коюг янында йокларлар. Сән акрьнн барып, бер
| Кортка-- карчык. ч Таг а м — бер ашарлык аш; продукт.
Коюг — кос.
Ишелер — ишетелер.
ак нәрсә берлән чорнап ал да берсен күтәреп, атның өстенә мен дә чап, кит»,— диде. Екет сәвенеп чыкты, күп йир барган ирде, бер коюг өне колакьийга керде, белде: куй сугарган 'вакытдыр, тиде. Тизрәк барыр ирде. Коюгга якын кәлеп йитде. Күр әр кем энҗеле куйлар ятыр. һич сыйфат кыйлгусыз куйлар ирде.
Екет кәлде бер куйны ак чүпрәк берлән чорнап, атга менеп алып, чабып кәтде. Екет сәвенеп, корткаларга кирү кәлде.
Әлкыйсса !, үз шәһәринә кәлде. Патшаһга сонды*. Патшаһ холгать- ләр13 14 -бирде бу екеткә. Әлкыйсса, вәзирләр дошман булдылар.
Янә бер көн патшаһ катына керделәр, әйделәр: «Патшаһ, сәнең яшен, озын булсын. Энҗеле куйдан тун кыйлдьпң. Имде көн күрмәс көмеш солу кыз кәрәкдер»,— тиделәр.
Патшаһ әйде: «Аны кем табар»,— тиде. Болар әйделәр: «Ялгыз ук шул угыл табар»,— тиделәр.
Ул екетне патшаһ өндәде, әйде: «Әй екет, имде безгә яраглык15 нәрсәләрне таптың,— тиде,— янә зиба- рак16, хәлал җефетлеккә бер кыз кәрәкдер. Көн күрмәс көмеш солу булсын»,—тиде. Екет аллага тәвәккәл кылып әйде: хуш, булсын тиде. Патшаһ юл харәҗен 17 һәммә нәрсәләрен бирде.
Екет егълады, кәтде. Имде ба- шымму китәр, табыпму кайтырмын иркәм; — тип барыр ирде. Әүвәлге корткаларга керде. Ахыр кортка ул әйде: «Әй екет, бардыр, шул йирдә- дер»,— тип, әйтеп йибәрде иде.
Әүвәл ике күлмәк кирәкдер. Капут ачкач, ике адәм йөкерү18 кәлүр- ләр. Аны аларга бирерсән. Янә ишек алдында күрдекем19 20 21 эткә печән, үгезгә сөяк, атка салам салгандыр. Үгезгә салам, атка печән, эткә сөяк салырсән. Янә май ал. Ал арның ишеге йиде катдыр, май берлән сөрт. Яиә ул кыз почмакда куык берлән элгәндер. Сән ал да йөкереп чык»,— тиде, һәммә нәрсәләрен хәзер кыйлды, чыгып кәтде.
Бара торгач, йите капуг ачты. Күрәр кем, ике адәм йөкерү кәлде- ләр ирсә, икесенә ике күлмәк бирде. Сәвенешеп кәтделәр. Янә кәлде күрер кем, эт алдында 13 Әлкыйсса — кыскасы, шулай итеп
14Холгатьләр — бүләк итеп бирелгән киемнәр.
15 Яраглык — ярарлык.
16 3 и барак — зифарак.
17 X а р ә җ — чыгым.
® И ө к е р ү — йөгереп.
19 Күрдекем — күрдегец, күргән.
20 Фөрьяд — кычкыру.
21 Сурды — сорады.
печәндер, үгез алдында сөякдер, ат алдында саламдыр.
Эткә сөяк салды, атка печән салды, үгезгә салам салды. Алар һәм сәвенделәр. Янә ишеккә кәлде май сөртде, керде. Куыкны алды, атка менде, кәтде.
Янә печ башында бер -мачы бар ирде. Ул кызның анасы һәм анда ирде. Мачы кыз анасының йөрәген тырнады. Анасы уйганды, фөрьяд 1 кыйлу бакты-: кыз юк. Ишекне бакты-: май сөрткән. Тышка чыкты<: эт сәвенеп, сөяк еюр; үгез салам йяр, ат печән йяр. Ике адәм күлмәк киеп йөрерләр.
Аларга кызым кайдадыр, диде. Алар әйделәр: «Бер екет кәлде, кызны ул алды», күлмәк безгә ул бирде. Сән гомеремез үткәнчә күлмәк бир- мәз -ирдең»,—тиделәр.
Янә капуг төбендә канлы су бар ирде, һич адәми үтә алмаз ирде. Ул екет салган ирде, кортка үгрәтеп ирде. Анасы керде су ак булмыш. Белде кем, корткалардан булгандыр, дип.
Корткаларга кәлде, сурды 2. Алар әйделәр: «Гомеремез бара тагам биргәнең юк ирде. Ул екет хуш екетдер», тиделәр. Анасы һичнәрсә әйтә алмады, кайтды.
Ул екет кызны» алып, корткаларга керә кайтды. Патшаһга илтде. Патшаһ куыкны алдьр, агызыны ачты: бер -кыз чыкды, күрде, һич сыйфат кыйлгусыз күреклүк ирде.
Кыз дөньяга чыкканы юк ирде. Патшаһ күрде, гаҗаебә калды. Кыз әйде: «Мәне монда кем кәлтерде?»— тиде. Патшаһ әйде: «Ошбу екет кәлтерде»,— тиде. Янә әйде: «Энҗеле куйны кем кәлтерде»,— тиде. Патшаһ әйде: «Ул екет кәлтерде һәм үрдәкне ул екет орды»,— тиде.
,С« ә,- № 11.
113
Кыз ш.ул заман екетнең йөрәклү- сен күреп, екеткә гашыйк булды.
Ул заман вәзирләре ут кеби яндылар.
Патшаһ белән кыз айча көн кичерделәр, көйләрдә бер көн кыз екеткә әйде: «Мән сәңа барырмән. Черүке 1 берлән патшаһны япанга алып чыкаем»,— тиде.
Екет берлә сүз бер булып, япанга тәфәррежгә22 23 чыкдылар. Патшаһны дәрьяга салдылар, өстенә олуг тат- лар бастырдылар *ирсә, рәгыятьлэре24 екеткә хәмлә 25 кылдылар. Кыз әйде: «Егеткә ижазәт26 мән бирдем»,— тиде.
Кьпздан бу сүзне ишеткәч, тик тордылар. Кызны екеткә никах кы> льип, екет патшаһ улды, күп көнләр кәчерделәр...
22 Черүке — гаскәре.
23 Тәфәрреҗ — күңел ачу.
24 Рәгыятьлэре — кул астындагы кешеләре; подданные.
25 X ә м л ә кылу — һөҗүм итү.
26 Иҗазәт — рөхсәт.
115 8»