«ИКЕ КАПИТАН»
Күренекле рус совет язучысы Вениамин Каверинның «Ике капитан» исемле романьи укучылар массасы арасында зур популярлык, тирән мәхәббәт казанган әсәрләрнең берсе. Әсәрне аеруча яшьләр бик яратып укыйлар. Моның сәбәбе шунда: бу әсәр, беренчедән, тирән эчтәлекле һәм сәнгатьчә эшләнгән, икенчедән, ул совет яшьләренең романтик зәвыгына җавап бирерлек м а җа р ал ьг, м а выктыр гы ч с южетка корылып язылган. Китап беренче битләреннән үк укучының игътибарын үзенә яулап ала, дулкынландыра башлый, һәм укучыда туган бу кызыксыну әсәрнең һәр бите саен һаман кечәя бара.
Романның баш герое Саня Григорьев, шулай ук Катя Татаринова, Петя Сковородников образларьг безнең күз алдыбызга совет җирлегендә үсеп җитешкән, героик романтика белән сугарылган совет яшь буынының вәкилләре сыйфатында килеп басалар. Аларның образларын автор зур бер тарихи чор эчендә булган вакыйгалар яктылы-гында тасвирлый. 1917 ел февраль революциясеннән башлап Бөек Ватан сугышы еллары вакытындагы вакыйгаларны үз эченә алган бу роман Саня Григорьевның бер провинция шәһәрендә үткән балачагын тасвирлау белән башланып китә. Шушы беренче битләрдә үк әсәрнең төп сюжет линиясе дә үрелә башлый. Бервакыт Саня яши торган йортның ишек алдына язгы» ташу суьр ниндидер хатлар агызып китерә. Болар Арктикада фәнни-тикшеренү эшләре алып бару өчен 1914 елда батыр капитан Татаринов тарафыннан оештырылган, ләкин патша хөкүмәтенең салкын каравы һәм капитан Татариновнын. энесе Николай Антонович кебек кешеләрнең мәкерле, кабахәт планнары нәтиҗәсендә һәлакәткә дучар булган экспедициянең аянычльп язмышы турында «Изге Мария» шхунасы штурманы язган хатлар булалар.
Шушы моменттан башлап, әсәрдә вакыйгалар капитан Татариновнын язмышы белән тыгыз бәйләнештә биреләләр. Батыр котып тикшеренү-чесенең легендар образы төрле гаҗәеп хәлләр, сәяхәтләр турында, хыялланырга яраткан Саняның күңелендә тирән эз калдыра, һәм ул үзе дә көчле ихтыяр, ныклык һәм чыдамлык таләп итә торган шундый ук батырлыклар күрсәтү теләге белән яна башлый. Бу теләк соңыннан капитан Татаринов экспедициясенең калдыкларын эзләү эшендә тормышка .да ашырыла.
Ләкин бу максатка ирешкәнче, Саняга бик күп авырлыклар, сынаулар аша үтәргә туры килә. Автор үз героеның зур эшләр башкарырлык көчле характеры формала-шуын катлаулы вакыйгаларда күрсәтә. Менә Саня Москвада, тәрбиячесез малай сыйфатында, шикле кәсеп белән көн күрүче кешеләргә ялланып, тормыш ачысын татып йөри. Менә ул балалар йортына килеп эләгә. Аннан соң без аны совег мәктәбендә тырышып укыган яшүс-мер чагында күрәбез. Нәкъ шушы чорда ул Арктикада һәлак булган капитан Татариновнын семьясьь белән якыннан таныша. Ул капитан Татариновнын, кызына гашыйк була. Ә капитанның энесе Николай Антоновичны экспедицияне һәлакәткә китерүдә гаепләп чыга.
Әсәргә салынган төп сюжег линиясе башлыча менә шушы ике образ — Саня Григорьев һәм ‘Николай Антонович образлары арасында барган көрәшнең киеренкелеге белән билгеләнә. Күп елларга сузылган бу көрәштә Саня Григорьевның характеры ныгый, чыныга. Николай Антонович — хәйләкәр, икейөзле, астыртын эш итә торган кеше. Капитан Татариновнын. үлеменә сәбәпче булуын каплап, йомып калу өчен ул теләсә нинди алдаулар, җинаятьләр юлына басудан да чирканмый. Бу көрәш шәхси мотивлар белән тагын да кискенләшә төшә. Николай Ан
121
тонович төрле алдаулар ярдәмендә үзен яхшы кеше итеп күрсәтүгә ирешә һәм Татариновның тол калган хатынына өйләнә. Ә аныц ту- рылыклы иярчене, Саияның яшьтәше Ромашов Катяга исәп тотып йөри.
Ләкин Саня бирешми, чын совет кешесенә хас булган тайпылышсыз ышаныч белән ул үзе сайлап алган юлдан курыкмыйча алга баруын дәвам итә, Николай Антоновичның һәм Ромашовның ялган битлекләрен торган саен күбрәк ача бара. Кайда гына булмасын, нинди генә кыенлыклар кичермәсен, ул әле бала чагында ук дусты Петя Сковородников белән бер-берсенә биргән антларына турылыклы булып кала: «Көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә!».
Бөек Ватан сугышы елларында Ерак Төньяк фронтына җибәрелгән авиация капитаны Саня Григорьев, ниһаять,, озак вакытлар буена күңел түрендә саклап йөргән уен — «Изге Мария» экспедициясенең калдыкларын эзләп табу уен — тормышка ашыруга ирешә.
Саня үзенең табышларьп турында География җәмгыятендә доклад ясый һәм залда җыелган халыкны экспедиция материалларьп белән таныштыра.
Романның соңгы бүлегендә «Изге Мария» экспедициясен һәлакәткә китергән кеше — Николай Антонович тулысыңча фаш ителә.
Романның тәрбияви әһәмияте бик зур. Ул безнең укучыларыбызда батырлык сыйфатларьи, Ватанга мәхәббәт, дошманга нәфрәт t хисләре тәрбияли. Шуның «белән бергә аның дөньяны танып-белү ягыннан да әһәмияте бар.
Таткнигоиздатның яшьләр-бала- лар әдәбиятьи редакциясе шушы елны «Ике капитан» романын татар телендә 'бастырып чыгардыXXXII. Әлегә кадәр китап базарында татар укучылары өчен «Ике капитан» шикелле зур күләмле һәм совет яшьләренең тормышыннан алып язылган маҗаралы әсәр күренгәне юк иде. Бу тәрҗемә нәкъ менә шул буш урынны тутырып тора.
Тәрҗемәне ике кеше — Я. Халитов һәм К. Сабиров эшләгән. Әйтергә кирәк, бер үк әсәрне бүлгәләһ тәрҗемә итү практикасының бер кимчелекле ягы булуы мөмкин. Эшләү процессында XXXII В. К а в с Р 11 н- «Икс капитан». Тат- книгонздат, 1954 сл, тәрҗемәчеләре Я. Халитов, К. Сабиров, редакторы К. Котдусо-
тәрҗемәчеләр, үзара иҗади контактка кереп, һәркай- сысьи тарафыннан тәрҗемә ителгән өлешне җентекле рәвештә бергәләп тикшереп, редакцияләп чыкмаган очракларда, тәрҗемә әсәрләрендә, гадәттә, стиль төрлелеге, оригиналдагы форма берлегенең сакланмау фактлары күзгә ташланучан була.
Без рецензияли торган китапның тәрҗемәчеләре механик тәрҗемә чиреннән качарга тырышканнар, тәрҗемәгә иҗади эш итеп караганнар, һәм күп кенә очракта алар бу максатка ирешкәннәр дә. Оригиналның стиль үзенчәлекләре, авторның нечкә юморы сизелеп торган матур, тасвирлауларга бай теле, тулаем ал-ганда, тәрҗемәдә сакланган. Тәрҗемәчеләр татар теленең үзенчәлекләрен, халык сөйләмен шактый яхшы белеп эш иткәннәр; китапны укып чыккач, оригиналның художестволы гадилеген татар укучыларына җиткерү өчен, тәрҗемәчеләрнең күп көч салып, тырышып эшләгәннәрен күрәсең. Тәрҗемә җиңел һәм шома укыла, урыны-урыны* белән аның хәтта тәрҗемә әсәре икәнен дә сизми башлыйсың.
Ләкин тәрҗемә барлык урында да тигез осталык белән алып барылмаган.
Беренчедән, тәрҗемәчеләр тәрҗемә итү процессында әнә шул югарыда әйтеп узган иҗади контактны эзлекле рәвештә саклап җиткерә алмаганнар. Алар бер-берсенең тәрҗемә итү принциплары белән артык кызыксынып тормаганнар, ахры. Аның шулай икәне хәтта оригиналдагы бер үк мәгънә бирүче җөмләләрнең ике томда ике төрле тәрҗемә ителүләреннән үк күренә. В. Каверин үзенең романында аерым бер эмоциональ көчкә ия булган фразаларны яки сүзләрне’ берничә урында үзгәртмичә кабатлап бирә. Моцың белән ул әсәрдәге персонажларның эчке кичерешләрен, уй-тойгыларын тулырак ачуга ирешә. Үзекнән-үзе аңлашыла, аларны тәрҗемәдә дә бер үк яңгырашта бирергә кирәк иде. Ләкин кайбер очракта тәрҗемәчеләр моңа игътибар итмәгәннәр. Мәсәлән, беренче томда. Саня белән Катяның Энск шәһәреннән Москвага кайтып килүләрен сурәтләгәндә, шундый җөмлә бар: «Вдруг становились видны за окнами ныряющие и взлетающие провода». Бу җөмләдәге «ныряющие и взлетающие провода»
122
әйләнмәсе икенче томда да бер үзгәрешсез кабатлана. Ә татарча тәрҗемәсендә ул ике томда ике төрле бирелә: «әле аска төшеп, әле өскә менеп торган чыбыклар»... (214 бит); «тимер чыбыкларның бер аска чу-мулары, бер өскә калкулары»... (515 бит). Мондый типтагы- кимчелекләр бигрәк тә әсәрдә урнаштырылган күп сандагы хатларны тәрҗемә итүдә күзгә ташлана. Бу хатлар бик еш кабатланалар, ләкин тәрҗемәчеләр аларны төрле урында төрлечә тәрҗемә иткәннәр.
123
Әйтелгәннәргә кушып, тагын бер үк мәгънәдәге аерым сүзләрнең ике томда ике төрле тәрҗемә телүләрен дә өстәргә мөмкин булыр иде. Мәсәлән, беренче томдагы «кызыл аракы», «кресло», «финский пычак», «кысла», «учак», «гроб», «Кигәвен» (китап исеме), «башня» һ. б. сүзләр икенче томда: «эчемлек», «кәнәфи», «фин пычагы», «рак», «костер», «табут», «Овод», «манара» дип алын-ганнар. Бу сүзләрне ике томда да бертөрле алырга һәм татарча итеп («башня» сүзеннән башкаларын) бирергә кирәк иде.
Беренче томны тәрҗемә иткән Я. Халитовның кайбер урыннарда диалектизмнар һәм архаизмнар белән артык мавыкканы сизелә. Мәсәлән, аның тәрҗемә телендәге «берара», «көнозын», «гел» һәм «валлаһи» сүзләре укучыны ялыктыра башлый. Русча контексттагы «одно время», «однажды», «как-то раз», «как-то», хәтта «было мгновение, когда...» тәгъбире дә иптәш Халитов тарафыннан һаман шул «берара» сүзе белән тәрҗемә ителгән. 11ӘТПҖӘДӘ, кайбер җөмләләрнең мәгънә оттен ок л а р ьи с ак л а и ыш-м а - ган, оригиналның стилистик яңгырашы сыегаеп калган. Шулай ук тәр-җемәченең русча «на всякий случай» тәгъбирен «ни булмаска» дип тәрҗемә итүен дә уңай күренешләрдән санап булмый. Ул җөмләдә ипчектер бик сәер яңгырый: «Шулай да аңламаганнары-мның барысында, ни булмаска, күңелдән ятладым» (146 бит); «Мин, ни булмаска, каеш алган идем...» (147 бит); «—Әйе, дидем мин, ни булмаска» (109 бит һ. б.).
Тәрҗемәдә шулай ук тиешле сүзләр урында тормау яки кирәксезгә сүзләр өстәү аркасында стилистик к ыт ы р ш ы л ы к л ар һәм о р и ги н алда кыска, төгәл әйтелгән фикернең мәгънә оттеногын үзгәртеп җибәр- гәләүләр дә очрый.
«Башындагы бер тотам чал чәче белән газап чиккән карт бер кошка охшый «иде ул» (382) җөмләсендә «ул» алмашлыгьи үз урынына куелмаган һәм сәер мәгънә килеп чыккан. Чал чәчле һәм, җитмәсә тагын, шул чал чәче белән газап чиккән кошны күз алдына китерүе дә кыен. Оригиналда: «Со своим острым седым хохлом на голове он был похож на старую замученную птиңу»,— диелә. •
Тәрҗемәчеләрнең иң зур җитеш- сезлеге— мәгънәви ялгышлар җибәрүдә. Бу ялгышларның кайберләре русча текстны» сүзгә-сүз тәрҗемә итү нәтиҗәсендә, икенчеләре оригиналдагы аерым җөмләләрне аңлап җиткермәү яки тәрҗемәчеләрнең и гъти барс ы-з л ы гы нәти җәсен дә ки - леп чыккан.
«Иван Иванович «миңа, телсезләр гадәтеннән котылыр өчен, сөйләшергә өйрәнгәндә кулларны селтәмәскә кушкан иде. Моңа бик нык гадәтләнгән идем инде». (27 бит.) Ягъни Саня, Иван Ивановичның кушуы буенча, «кулларньи селтәмәскә» «бик нык гадәтләнгән» булып чыга. Русчада бөтенләй икенче мәгънә: «Иван Иваныч велел мне учиться говорить, нс двигая руками, чтобьп отстать от той привычки
глухонемых, которая довольно прочно во «мне укоренилась». .
«Надеясь вскоре увидеться с Вами, не буду рассказывать о нашем тяжелом путешествии на Землю Франца-Иосифа «по пловучим льдам» :— «Сезнең -белән тиз көндә кү- решерм ен ди п өм етл ән гәплектән, йөзмә бозлар арасыннан Франц- Иосиф җиренә ясаган кыен сәяхәтебез турында сөйләмәскә булдым» (6 бит). Бу өзектә мәгънә хатасы бар. Команданың 13 кешесе белән «Изге Мария» шхунасын ташлап китәргә мәҗбүр булган штурман Климов үзенең хатында Франц-Ио- сиф җиренә «йөзмә бозлар арасыннан» түгел (алар бит җәяү баралар, көймәдә бармыйлар), ә йөзмә бозлар өстеннән сәяхәт итүләре турында яза.
Художество әсәрен тәрҗемә итү— иҗади эш. Ләкин, билгеле булганча, иҗади тәрҗемә аерым сүзләрне, җөмләләрне оригиналдагы үзенчәлекләре белән тәрҗемә ителә торган телдә түкми-чәчми бирүгә генә кайтып калмый. Иҗади тәрҗемә — ул тагын әсәрдәге образлар системасын, әсәрнең гомуми идея эчтәле-ген логик эзлеклелектә бирүне дә үз эченә ала. Шунлыктан, тәрҗемәче иң элек тәрҗемә ителә торган әсәрнең образлар системасын анализлап чыгарга, һәр геройның, һәр персонажның әсәрдә тоткан иҗтимагый ролен аныкларга һәм вакыйгаларның бер-берсенә ничек бәйләнеп бирелүләрен күз алдына китереп бастырырга тиеш.
А'1енә бер мисал.
Ниндидер бер явыз ниятле кеше ненец халкының политик эшлеклесе Ледковиы яралаган. Русча ул болай бирелә: «Мы нашли Ледкова в плохом состоянии... Умный человек и замечательный политический деятель лежал, раненный какой-то собакой...» Берничә юлдан соң Лед- ковнын, «мылтыктан яралануы турында әйтелә, ләкин тәрҗемәче, алда һәм соңыннан сөйләгәннәрнең барысына да каршы килеп, «...әнә шул акыллы, гүзәл кеше һәм бер дигән политик эш альт баручы ниндидер эт тешләп яраланган да авырып ята иде» (350) дип тәрҗемә иткән. Эт тешләү дигән нәрсәнең әсәре дә юк монда! Оригиналда мәгънә эт тешләү турында түгел, ә эт кешенең, явыз ниятле кешенең Ледковны яралавы турында әйтелә бит. Әсәрдә моңа охшашлы бозулар башка урыннарда да бар.
Кыскасы, «Ике капитан»ның татарча тәрҗемәсе тулаем алганда канәгатьләнерлек булса да, югарыда әйтеп киткән кимчелекләр аның художестволы бөтенлеген шактый киметәләр.
йомгаклау сүзе итеп шуны да әйтергә кирәк. Тәрҗемәнең редакторы К- Котдусова редакцияләү процессында тәрҗемәчеләргә кирәк булган барлык ярдәмне күрсәтә алмаган. Китапта тулысы белән редактор н ы ң и гътиб а р с ы з л ыгын н ai i килеп чыккан хаталар да байтак. Мәсәлән, «...Николай Антоныч янында калырга тиеш түгеллеген белеп тора идем» дигән җөмләне «Николай Антоныч янында калырга тиешлеген белеп тора идем» (133 бит) дип бирү, «Петрның Голландия йортында» урынына «Петрның Голландия портында» (500 бит), «...тугыз-дан унга кадәр аның янына килеп язылалар» урынына «...уннан унга кадәр аның янына килеп язылалар» (137 бит) дип басылу һ. б. —болар барысы да редактор эшенә карый торган ялгышлар.
Редактор үз эшенә җитдирәк карап, әнә шундый ялгышларны да төзәткән булса, «Ике капитан»ның, тәрҗемәсе, һичшиксез, яхшыра төшкән булыр иде.