Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ЧЫН ПОЭТИК ӘСӘРЛӘР КӨТӘ

Кечкенәләр өчен татар телендә еш кына шигырь китаплары басылып тора. Бу — куанычлы күренеш. Китаплар арасында татар совет балалар әдәбиятының төп фондына керердәй яхшылары да бар. К. Нәҗми, Ә. Фәйзи шигырьләре, Ш. Маннур, Ә Исхак, Л. Ихсанова, Җ. Тәрҗема- нов җыентыклары шундыйлардан.
Соңгы елларда балалар әдәбиятын
119
үстерешү буенча Ә. Кари һәм Г. Латыйп шактый актив эшләп киләләр.
Әнәс Кари балалар поэзиясенә сугыштан соңгы чорда бер-бер артлы өч җыентык биргән иде. Автор иц беренче җыентыгы белән балалар өчен тәрбияви кыйммәте булган матур шигырьләр яза алуын күрсәтте.
Аның икенче җыентыгы уңышсыз- лыкка очрады. Тәнкыйть, хаклы рәвештә, Ә Кариның «бер адым артка» китүен күрсәткән иде^
«Күңелле ел» исемендәге өченче китапта «Ләйсән ява», «Урак өстендә», «Чәчәк җыям» кебек поэтик идеяле, мавыгып укырлык һәм истә калырлык яхшы шигырьләр булса да, җыйнап алганда, ул үз-үзен кабатлый, баланың эчке дөньясын .ачудан ерак тора.
Тәнкыйтьтән соң шагыйрь үзенең кимчелеген бетергәндер дигән өмет белән соңгы, дүртенче, җыентыкны IV кулга аласың. Шактый гына иҗат тәҗрибәсе җыйган, мәктәптә күп еллар укытучы булып эшләүче шагыйрьдән яңа матур әсәрләр көтәсең. Ләкин бу өмет тулысынча акланмый. Ә Кари ни өчендер каршылыксыз юл сайлаган. Яңа китабында ул моңа кадәр чыккан шигырьләренә аз-маз төзәтүләр ясау белән чикләнгән, кайберләрең кыскарткан, кайберләрең озынайткан. Җыентыкка кер-гән егерме дүрт шигырьнең унбере шундый. «Басу күле» шигырендә автор табигатьне үзгәртүгә караган бөек планның хәрәкәтен колхоз басуында күрсәтергә омтыла. Колхозчылар ясаган күл турында беренче вариантта кыска һәм ачык әйтелгән:
Быел анда колхозыбыз Күл ясады зур итеп, Гали беләи барган идек, Карап тордык ис китеп.
(«Күңелле ел».)
Соңгы вариантта шигырьнең күләме зурайган, ләкин образлылыгы кимегән. Күлгә Гали белән дусы гына түгел, «узып барган һәрбер кеше» исләре китеп карый. «Көзге төсле күл», «яшь тал тирәкләргә күмелеп, җирдә җилбердәп тора», «кыр казлары, үрдәкләр, көмеш балыклар» йөзәләр анда. Ахырдан шагыйрь:
Тиздән безнең һәр басуда Менә шундый күл булыр, Без дә күлләр ясашырбыз Кырда уңыш мул булыр,— ди.
Автор әйтергә теләгән һәм беренче
’ Г. Латыйп, «Яз башлана», Татгоснз- дат, 1953 ел. Бәясе 45 тиен.
вариантта «төшеп калган» поэтик идея шушы. Ләкин бу строфаның тәэсир итү көче аз. Кем ул без? Мәктәп балаларымы? Отрядмы? Кайда алар? Вариантта алынган ике малай образын, чырайсыз «безгә» әйләндерү белән шигырьдә коллектив төшенчәсен биреп буламы? Биреп булмый. Коллективның көчен күрсәтү өчен «без» алмашлыгы исеменнән сүз алып бару гына җитми. Ә. Кариның төзәтү аша үткән шигырьләреннән «Без үстергән гөлләр», «Чаңгы шуабыз», «Кошлар туйдырабыз», «Сиңа кайттык, мәктәп» шул кимчелекләрдән котыла алмаганнар. Дөрес, шагыйрьнең әле беренче җыентыгына кергән һәм озынлыгы, детальләренең ваклыгы белән эчне пошырган «Каз бәбкәләре», «Мәктәп бакчасы» шигырьләре бермә-бер кыскартылганнар. Автор төп фикерне ачарга комачаулаган артык сүзне, артык юлны сызып ташлаган, әсәрнең кыскаруы хакына фикер ачыкланган, тәэсир итү көче арткан.
Әгәр дә Ә. Кари үз шигырьләрен матбугатка биргәнче үк поэтик төгәл-леккә, бөтенлеккә ирешү өстендә эшләүне практикасына алган булса, аның үсеше, уңышлары турында киң итеп сөйләргә булыр иде. Ә бу хәлдә шагыйрьнең яңаны тоюын, эзләнүен күрү шактый кыен. Мәсәлән, җыентыкка кергән яңа шигырьләрнең байтагын һич тә «яңалар», яхшылар рәтенә кертеп булмый.
Звонок булды. Кердек классларга. Нинди шатлык, нинди күңелле! йөрәкләрдә чиксез сагыну белән Көтеп алдык без бу зур көнне.
Көз җитте, көз. Инде бүгеннән соң, Без булырбыз көн дә дәрестә. Көрәшербез бишле алу өчен, Тырышырбыз бергә һәр эштә.
(«Беренче дәрес»,)
«Звонок булды. Кердек классларга»,— дип дулкынланып әйтелгән беренче хисләрдән соң без, һичшиксез, тирәнрәк әйберләр көтәбез. Ләкин безнең өметебезне кинәт алдадылар,
120
«Нинди шатлык, нинди күңелле!» дигән абстракт бер нәрсә тоттырдылар, безнең кәефсезләнүебезнең чиге бармы?!
Укучыларның сагынып көткән бе-ренче дәресләре турында дистәләрчә шигырьләр бар. Ләкин, әйтергә кирәк, аларның күпчелеге тема килеш кала. С. Шакирның шул исемдәге шигырендә болай язылган:
Менә звонок. Тынып калды класс, Иң беренче дәрес башланды.
Якты класс, гөлләр, рәсемнәр Укучылар тыңлый дәресне. Апа сөйли:— «Тырышыгыз яшьтән Үтәп чыгу өчен һәр эшне».
(«Бәхет көнем».)
Ә. Кари да, С. Шакир да мәктәпнең күп кырлы, кызыклы тормышы эчендә яшиләр. Аларга баланың беренче дәрескә кергәч уянган хис-той- гылары аеруча таныш һәм якын булырга тиеш иде.
Мондый статистик санаулар, про- . заик аңлатулар, гомумилек һәм теманы өстән генә чишү Н. Гайсинның «Безнең мәктәп», Ә. Ерикәйнең «Төзелеш бара», М. Хөсәен, X. Шабанов, X. Вахит җыентыкларында да очрый.
Китап турында язылган күп кенә шигырьләр дә абстракт булып чыгалар. Ә. Кари китапны тормыш күгендәге кояшка, нурга охшата. М. Хөсәеннең «Нәни дусларыма»^ исемле шигырендә дә шул ук образлар.
Май бәйрәме яисә яңа ел чыршысы, лагерьда үткәргән көннәр яисә бөек төзелешләр хакында сөйләгәндә дә шагыйрьләр бик тырышып бер- берсен кабатлыйлар.
Мондый охшашлыклар, кабатлаулар шигырьдәге мәгънәне ярлыландыра, поэзияне стандартлаштыра.
Ә. Кариның шактый гына яңа шигырьләре эшләнеп җитмәгәннәр. Алар редакция тарафыннан ташлама ясалып басылганнар. Ә. Кари ташламага мохтаҗ түгел. Ул, иҗади йөзе әлегә ачылып бетмәгән булса да, уңышлы шигырьләр яза ала. «Җанлы почмак», «Шатлыклы көн», «Безнең музей», «Дуслык», «Пионерлар күпере» — моңа мисал. Бу шигырьләр конкрет сюжетлы булулары белән аерылып торалар һәм авторның, мәктәп тормышындагы гади генә ва-кыйгаларга, фактларга таянып, туган җиребезгә, хезмәткә мәхәббәт, бер-береңә ихтирам тәрбияли торган әсәрләр яза алуын раслыйлар. Бүген генә пионерга кабул ителгән нәни Гөлсемнең шатлыгы, больницада ятучы Гатаның мәктәпне, дусларын сагынуы, мәктәптәге җанлы почмакка, үзләре оештырган табигать музеена ихтирамнары бу шигырьләрне укыган балаларда матур тойгылар уята.
Г. Латыйпның «Яз башлана»1 исемле җыентыгын шартлы рәвештә ике циклга аерырга, берсен — «Лагерь көндәлеге», икенчесен — «Москвага баргач» дип атарга мөмкин булыр иде. Чөнки ул пионерларның җәйге ялын һәм Харисның Москвага әбиләренә кунакка баргач ниләр күрүен сурәтләгән шигырьләрдән тора. Автор бу цикллар белән тематикасын одета төшкән, беренче җыентыкта очраган әдәби шаблоннар, тел кытыршылыклары киме-гән.
«Учак янында», «Әбиләр квартирасы», «Метрода», «Астроном абый> һәм «Безнең поход» шигырьләрен аерып күрсәтергә кирәк. Лагерь учагы янына җыелган төрле милләт пионерларының җылы мөнәсәбәте, җыр-биюләре аша, автор халыклар дуслыгы идеясен ача. Озынлыгы белән яхшы тәэсирне бераз киметсә дә, «Безнең поход» шигыре дә мавыктыра. Походта йөрүче пионерларга хас дәртлелек, ашкыну, хәрәкәт һәм кыенлыкларны җиңү теләге шигырьнең марш ритмикасына салынган булуы белән тагын да көчәя төшә.
Шигырь детальләрнең иң тапкырын, образларның иң үткенен сайлаганда гына көчле чыга. Г. Латыйп кайчакта бу кагыйдәне оныта. Нәтиҗәдә, шигырь тышкы яктан төгәл булса да, идея-эчтәлеккә берни дә өстәмәүче юллар күбәя. «Волга — Дои пароходы» шигырендә балаларны пароход белән таныштыручы экскурсовод вакыйгага һәм төп фикергә органик бәйләнмәгән сүзләр сөйли. Ике строфада аңлатырга мөмкин булган фикерне автор биш строфага
121
суза. Шул ук шигырьдә мондый юллар бар:
Телисең икән әгәр, Була кино карарга, Ирек ача (?) халыклар Балкып торган залларда.
Авторның «күңел ачу» төшенчәсенә төзәтмә кертүе ни өчен кирәк булгандыр, аңлашылмый, әмма бу мисал әсәрнең теленә искиткеч сак килергә кирәклек турында сөйли. «Сафа лагерьдан кайтты», «Минем дустым», «Москвага баргач» шигырьләре дә шундый кимчелектән азат түгел.
Баланың уңай һәм кире гадәтләрен конкрет сюжетлы шигырьләрдә ачу күп өлеш җиңелрәк. Г. Латыйп үзенең иҗатын шушы юнәлештә үстерергә омтыла. Москва циклында башкаладагы биек йортлар, телескоплар, метро һәм җәйге каток кебек яңа күренешләргә мөнәсәбәттә пионер Харисның характер сызыклары ачыла бара. Беренче мәртәбә Москвада йөрүче бала күңелендә шатлыклы хисләр уяна. Ләкин, шунысы кызганыч, бу хисләргә ачылырга тулы мөмкинлек бирми автор: Харис олы кешедәй, җитди һәм ты-ныч, чамадан тыш аек, юмордан мәхрүм.
Менә бу кимчелек — бала дөньясының яңадан-яңа сыйфатларын табарга омтылмау — бер Г. Латыйпка гына хас түгел. Г. Латыйпның бер- берсе белән охшаш булган Харисы һәм Сафасы, Ә. Кариның Сәлиме белән аваздаш. Сәлим отряд советы председателе Наилне хәтерләтә. Ә Наил, отряд советында керткән тәкъдимнәре, инициативасы һәм эше белән, С. Шакирның Гата образын искә төшерә. Шулай итеп, тормышта эчпошыргыч бертөрле балалар, таныш геройлар барлыкка киләләр.
Моның бер сәбәбе тематик тарлыкка, таушалган ситуацияләрне кабатлауга бәйләнгән булса, икенчесе, бала образын күрсәткәндә, конфликтлы вакыйгаларны поэтик объект итеп алмауга кайтып кала. Балада яхшы сыйфатларның туу, чыныгу процессын күрсәтү — шагыйрь өчен гаять җитди бурыч. Бу бурыч безнең балалар поэзиясендә бик акрын һәм бик ваклап үтәлә. Конфликтлардан качу, балада уңай, яхшы гадәтләрне статистик санауга, схемага, тоныклыкка илтә.
«Конфликтсызлык» чиренең зарары аркасында аерым балаларда очраган алдашу, урлашу, икешәр ел бер класста утыру, ата-аналарга, коллективка начар мөнәсәбәт, дөрес тәнкыйть өчен үч алу кебек тискәре сыйфатлар фаш ителми яшиләр. Гадәттә бу сыйфатларны сатирик тонда язылган үткен шигырьләрдә ачып саласы урында, шагыйрьләр укытучы яисә үзләре исеменнән, начар гадәтеңне бетер, мактанма, дәресеңне тыңлап утыр, тәртип бозма, дигән беркатлы моральне ачык- тан-ачык әйтеп бирү белән шөгыльлә-нәләр. Ә. Кариның «Начар гадәт», «Бер киңәш»; Г. Латыйпның «Тәртипсез Вәли», «Җыйнак бул»; С. Шакирның «Көймә комга терәлде»; Х.‘ Вахитның «Күмәклектә көч» шигырьләре һ. б. шул фикергә китерә. Сүз дә юк, шагыйрь педагог буларак, баланы өйрәтергә тиеш. Ләкин дидактик нәтиҗәне үз исеменнән ясау иң җиңел, каршылыксыз юл. Ни өчен шул моральне пионерлар оешмасының, укучылар комитетының, стена газетасының эше аша, коллектив исеменнән үткәрмәскә? Коллектив көче, җәмәгатьчелек фикере бала тормышында ифрат зур рольне уйный бит. Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьнең балалар арасында этәргеч көч булуын, үсеш коралы икәнлеген күрсәтүче әсәрләрне бирүне тематик планга кертер вакыт җитте шикелле!
Уңай герой проблемасы конфликтка, бәрелешкә корылган, иске белән яңаның балалар тормышында көрәшен күрсәткән әсәрләр биргәндә хәл ителә. А. Гайдар, Ы. Носов хикәяләренең, С. Маршак, А. Барто. К. Нәҗми шигырьләренең тәрбияви көче, эстетик кыйммәте нәкъ шуның белән аңлатыла. Ә бездә конфликтны нивелировка белән алмаштыру, күпкырлы характерны шомартып, я гел яхшы гына, я гел начар гына итеп сурәтләү тенденциясе һаман нык сизелә. Бу тенденция Г. Латыйп шигырьләрендә бетүгә таба барса, Ә. Кари шигырьләрендә әле шактый көчле.

: 22
Кечкенәләр өчен зур әдәбият бирү мәсьәләсе көн тәртибенә куелган. Ләкин әдәбиятның, шул исәптән, поэзиянең, китаплар санына баюы, аның зурлыгын һәм төп байлыгын чагылдырмый әле. Китаплар күп һәм яхшы булсыннар, шигырьләр төрле һәм талантлы булсыннар. Ә. Кари да, Г. Латыйп та, башка шагыйрьләр дә балалар өчен эпик әсәрләр, кызыклы һәм тирән эчтәлекле әсәрләр язу өстендә җиң сызганып эшкә керешсеннәр дип әйтәсе килә.
Шул чагында гына китапларның саны һәм сыйфаты арасында барлыкка килгән аерма юкка чыгар, татар совет балалар поэзиясе үсү юлына басар.