УҢЫШЛЫ АДЫМ
Тынычлык!
Совет дәүләте үзенең данлыклы гомерен менә шушы сүз белән башлады. Аннары бу сүз илебездә барган гигант төзелешләр, бөек корылышлар фронтында яңгырады. Ә бүген ул нинди генә телләрдә кабатланмый! Кытай игенчеләре, француз докерлары, гарәп һөнәрчеләре, инглиз эшчеләре — барысы, барысы авызында бүген бер сүз: тынычлык! Алар көннән-көн ныграк, көннән-көн кыюрак булып, совет дәүләте күтәргән тынычлык өчен көр.әш байрагы астына басалар. Чөнки прогресска омтылучы барлык намуслы кешеләр өчен яңа сугыш утын кабызырга маташучыларны бергәләшеп авызлыклау юлы белән тынычлыкны саклап калу — хәзерге чорда иң кайнар мәсьәләләрнең берсе.
Нәкъ менә шуңар күрә дә С. Гый- лемханов иптәшнең «Тынычлык язы» исемле шигырьләр җыентыгын XVIII башлап җибәрүче «Ул — яшәү» шигыре шушы темага тавыш бирүе белән әһәмиятле дә.
Автор биредә, Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын геройларча үткән совет халкының гомуми хисләрен чагылдырып, болай ди:
Дэнья кабат утта янмасын дип, Мәңге яшәсен дип тынычлык, Без кешелек өчен ирек даулап, йөрәк канын биреп сугыштык.
Шуңа күрә дә совет халкы тыныч-лыкның кадерен яхшы белә.
Тынычлык — ул хезмәт ләззәтеннән Синдә туган шатлык хисләре, Ул — төзелеш гудоклары белән Башлануы һәрбер иртәнең.
Ул — буйсынып, ярсу елгаларның Без теләгән юлдан агуы...
Менә шуңар күрә бүген совет хал-кының тынычлыкны яклап биргән мәгърур тавышы бөтен дөньяда юаныч булып яңгырый һәм ул җир шарында яшәүче миллионлаган намусчы кешеләр авазын үзенә кушып, буржуаз парламентлар өстснә күтәрелә, шаһ тәхетләренә үтеп керә. Чөнки бу тавышка «кирәк түгел мандат, визалар!» Шулай итеп, шагыйрь тынычлык темасын тормышны раслау, яшәү, хезмәт, иҗат итү
XVIII С. Г ыйл емх а нов. «Тынычлык язы», Таткнигоиздат, 1954 ел.
хокукын яклау планында чишә һәм бик дөрес эшли.
Җыентыкка урнашкан башка ши-гырьләр исә совет кешесенә хас булган шушы сыйфатларны күп кырлы тормыш материалында чагылдыралар. Шагыйрь, тыйнак һәм кунакчыл хуҗа кебек, үзенең укучысын колхоз басуына алып китә.
Кырлар тутырып байлык үстердек без, һәр башагы — удар дошманга, һәр башагы муллык туган илгә, Тынычлык ул безнең дусларга.
Моннан соң автор укучыны тегермәнгә алып керә. Биредә никадәрле туклык, байлык атмосферасы! Колхозчыларның үзара сөйләшүләрендә нинди күңел көрлеге!
Шагыйрь моны һичбер декларациясез, барыннан да элек художник буларак, укучыны колхозчыларның сәламәт уй-тойгылары белән таныштыра. .Бу тойгылар шагыйрь ихтыяры белән генә шигырьгә эстетик рәвештә тыштан ябыштырылып куелмаганнар. Киресенчә^ алар шигырьнең эчке агылышыннан табигый булып тышка чыгалар. Шуңа күрә дә укучы бу шигырьдә чын тормыш, колхоз төзелеше җирлегендә туган яңа тормыш сулышын тоя.
Шагыйрь колхозчыларның культура өлкәсендәге ихтыяҗлары үсүен, алга китүен җанлы итеп, күз алдына китерерлек итеп сурәтли («Кибеттә», «Кил кунакка»). Шагыйрь бу идеяне ачуга тормыш фактларын сайлау һәм ул фактларны- үзләренең табигы-й агышында дөрес итеп тасвир итү юлы белән ирешкән. Нәтиҗәдә әлеге идея тормыш фактында тышкы кабыгына ябыштырылган яр- лыксьпман нәрсә булып түгел, бәлки турыдап-турьн сурәтләнгән күренештән килеп чыга. Укучы- бу идеянең реаль чынбарлык булуын конкрет
125
мисал өстендә күпә һәм күзәтә ала.
«Тынычлык язы»нда урнашкан ши-гырьләрнең тематикалары күп төрле. Ал арны чагылдыруда шагыйрьнең идея юнәледе— дөрес, иҗат нигезе— сәламәт. Берничә еллар буенча тамчы-тамчы җыелган бу шигырьләр С. Гыйлемханов иптәшнең образлы фикер әйтергә өлгереп килүен күрсәтәләр. Аның ш^лай булуын «Тегермәндә», «Ул — яшәү», «Кибеттә», «Кил кунакка», «Ана кайгысы» һ. б. кайбер шигырьләр ачык раслый. Ал арда шагыйрь күтәргән 'фикер, идея укучы алдына хис итә алырлык, күзәтерлек, кабул итәрлек формада — тормыш күренешләренең образлы формасында — килеп баса. Шушындый алым белән автор теге я бу идеяне раслый, яки хөкем итә, икенче төрле әйткәндә, шигырьләрнең партиялелеген, ачык идея юнәлешен тәэмин итә. Әйтергә кирәк, бу — бик әһәмиятле сыйфат. Моны киләчәктә тагын да үстерергә, тагын да камил-ләштерергә кирәк. Шагыйрьгә бу юлда әле бик күп эшләргә кирәк булачак. Чөнки җыентыктагы кайбер шигырьләр хәзергә теге яки бу өзек эчтәлекне коры риторик сөйләп чыгудан узмыйлар. Мәсәлән, «Соңгы юл» исемле сатирада без мондый юлларны укыйбыз:
— Капитализм — Газаплы тормыш, Ул — талау, җәбер, Ул — канлы сугыш.
Әлбәттә, бу сүзләр бик дөрес. Ләкин, алар тарих яки экономик фәннәр буенча язылган мәкаләдәге кебек әйтелгәннәр. Биредә фактны коры килеш констатацияләү генә бар. Ә бит поэзия гыйльми трактат түгел. Ул тормышны поэтик образларда сурәтләргә тиеш. Поэзия өчен болай констатация белән генә чикләнү декларация дигән сүз. Шуңар күрә дә «Соңгы юл» исемле сатира, гәрчә менә шушындый дөрес, ә урыны-уры- ны белән бик үткен әйтелгән фикерләргә ия булуына карамастан, укучы тарафыннан дәртсез укыла. Мондый фактларны алда кабатламас өчен, шагыйрь партия һәм хөкүмәт куйган практик бурычлардан чыгып, тормышны тирәнтен өйрәнергә, үзендә бик сизгер күзәтүчәнлек сыйфатын тәрбияләргә тиеш. Шигырь техникасын камилләштерү, поэтик формаларны төрләндерү өлкәсендә дә шагыйрьне алда җитди хезмәт көтә. Дөрес, авторның бу өлкәдәге уңай эшен җыентыктан күрүе читен түгел. Ул фикерләрен тыгыз, җыйнак шигырь калыбына салырга һәм шигырьгә төгәл рифмалар, кытыршы булмаган тигез ритм бирергә, ниһаять, алармы диалоглар белән җанландырырга тырыша. Моның уңышлы үрнәкләре җыентыкта юк түгел. Ләкин болар әле авторга тынычланырга хокук бирмиләр. Җыентыктагы җырларында — юлларыннан (16 бит), төннәрдә — мендәргә (8 бит) һ. б. кебек көч-хәл белән тартып- сузып китерелгән рифмалар авторны киләчәктә шигырь техникасы өстендә нык уйланып эшләргә искәртәләр. Әйткәннәребезгә тагын сүзлек белән эш итүне өстәргә кирәк. Бу яктан җыентыкның уңай ягы — татар теле хәзинәсен дөрес файдаланудан гыйбарәт.
Шагыйрь ана телендәге саф, туры төшенчәләрне читтән алынган яки архаик төшенчәләр белән урынсызга алыштырып, телебезне кимсетми. Ләкин, сүзләрне сайлауда авторга аныклык, төгәллек һәр урында да җитешле дип әйтеп булмый әле. Ме- нә бер мисал:
Яшәп узган еллар саны белән Син гомерне дускай үлчәмә. Матур гомер сыймый гасырларга, Иясе аз яшәп үлсә дә.
Бу дүрт юллык тезмә Муса Җәлилнең фикерен кабатлау булып чыккан. Монда сүз төгәллеге дә җитеп бетми. Биредә тезмәнең бөтен «мәгънәви асылы» «гомер» сүзен дөрес эчтәлекле итеп ачуга бәйләнгән. Шагыйрь исә аны ачыклау өчен «матур» кебек төссез абстракт төшенчә куллану белән чикләнгән. Чыннан да: — матур гомер? Нинди була соң ул, ничек аны күз алдына китерергә? Бу сорауларны «матур» сүзе һич кенә дә канәгатьләндерә алмый. Кеше аны үзенең
төрле зәвыкларына карап, төрлечә аңлый. Ул — абстракт төшенчә. Биредә сүз дөрес сайланылмаган. Ә мондый мисаллар җыентыкта бер генә түгел. Шуңа күрә дә шагыйрь сүз өстендә бик җентекләп, бик уйланып эш итәргә тиеш. Чөнки дөрес, урынлы кулланылган сүзләр белән генә шигырьнең идея эчтәлеген көчәйтергә, әдәби бизәген аныкларга, димәк, тормышны дөрес кабул итүгә ирешергә мөмкин. Менә шушындый фикерләр белән җыентыкның соңгы битен‘япканнан соң, укучының башында «Тынычлык язы» авторына карата гомуми теләк туды.
Татар совет поэзиясенең колачын киңәйтүгә, аның идея-художество куәтен тагып да арттыруда башка шагыйрьләр белән беррәттән С. Гын- лемханов иптәшнең дә моннан сон активлыгы бермә-бер күтәрелер. Моның өчен аңарда-көч тә, сәләт тә бар.
Ш. ИБӘТОВ