Логотип Казан Утлары
Повесть

КОМБАЙНЧЫЛАР


7
Кич белән Кадыйров Маһинурларда булды. Ул ике тәрәзәсе урамга караган, түшәм биеклегендәге фикус гөлләре куелган һәм өйдә тукыган паласлар корылган иркен түр ягын яхшы хәтерли иде әле. Бу бүлмәдә алар Кузьма белән бик күп кичләрне сөйләшеп уздырганнар иде. Хәзер инде аңардан стенада күк чәчәкле рама эчендәге зур рәсем белән кровать турысында эленеп торган киндер патронташлы, тоныклана башлаган ике көпшәле тульский мылтык кына калган.
Кадыйров:
— Тутыкмаганмы әле? — дип сорады һәм Маһинурның туңган кебек куырылып куюын күргәч, сорауның урынсыз булуын аңлады*.
— Белмим. — Маһинур иңеннән төшеп барган яулыгын күтәреп куйды. — Соңгы тапкыр Фатьямов аю үтерергә йөргәндә чистарткан иде.
Бу хәл көз көне булды. Халык арасында, ерак төньяктан аю килеп адашкан икән, ике тапкыр урманнан чыгып, Зөягә төшкән, имеш, дигән сүз таралган иде. Фатьямов, дүрт көн буе йөреп, яр кырыйларындагы бер генә куакны да калдырмый карап ЧЫКТЬР. ЛӘКИН аюның үзен дә. эзен дә күрә алмады, ачуыннан бер карганы атып үтерде дә кайтып китте. Шуның белән аучылык дәрте сүрелде.
Кадыйров, мылтыкны алып, сындырып ачты да боҗра-боҗра булып ялтырап торган көпшәләргә карады*. Тутыкмаган икән әле, куроклары да яхшы эшли.
Сабының ике ягына оста гына уеп, мылтык астыннан үрдәкләргә ташланучы* ау этләре төшерелгән иде.
Кадыйров мылтыкның сабын сыйпады да:
— Моның белән йөргән идек шул, — дип, көрсенеп әйтеп куйды.— Читкә җибәрми инде. Бервакытньл Кузьманың чәүкәләргә атканын хәтерлим әле...
Кадыйров сүзгә бирелеп китте. Үзе Маһинурның ире турында сөйләсә дә, уе Фатьямовта иде. Аңардан нинди аучы чыксын. Вак җәнлек атарга йөргәне юк. Эресе артыннан куып караган иде дә, анысыннан да рәт чыкмады...
— Кичә без, — диде ул һәм, мылтыкньп элим дип, урыныннан торды, — Фатьямов белән сүзгә килдек бит тәки.
— Күптән кирәк иде,—диде Маһинур.
J Дәвамы. Башы 9 ячы санда.
55
Кадыйров аптырап китте. Көз көне бит Фатьямовны аның булачак кияве дип йөриләр, туйлары буласы икән дип сөйлиләр иде. Нишләп аралары бозылды икән?.. Кадыйров, дулкынланырлык бер сөйләшү буласын көтеп, ‘кесәсеннән папирос алды һәм, кабыза башлаганчы, тартыйммы дигән шикелле хуҗага карады.
— Тарт,— дип елмайдьп Маһинур, — күптән шулай кирәк. Кил дә тартып кит. Шура әле үзе чакырып китерә: безнең өйләргә дә ирләр исе таралсын, ди. Тәмәке төтене булмагач, гөлләр дә саргаеп кибә, ди. — Ул, көлемсерәгән күзләре белән фикусларга күрсәтеп, өстәп:—Мин дә гөлләрем саргаер дип куркам,—диде.
Кадыйров шырпы сызды.
— Фатьямов та тарта бит, бирсен хода һәркемгә,— диде ул, папиросын яндыра-яндыра.
Шулай да Маһинурның бу турыда сүз кузгатасы- килмәде. Ни сөйләмәс кеше аның Фатьямов белән элекке дуслыгы- турында...
Маһинур шкафтан труба шикелле итеп бөтерелгән, саргылт кәгазьләр алды да, Кадыйровның алдына җәеп, аның белән скамьяга янәшә утырды-.
Болар иренең сызымнары, планнары иде^ Менә бу беренче биткә зәңгәр карандаш белән ясалган «Коммунар» арбасын Кадыйров бик яхшы белә: бергә сызып, бергә ясаганнар иде аны. Әйбәт арба. Шуның өчен Кузьма Андреевич белән Кадыйров бүләк тә алганнар иде... Икенче биттәге, та-кта белән калайлардан ясалган юка гына бер тегермәнгә ох- шаулы примитив двигательне дә күргәне бар аның. Менә бу инештән башлана торган кырый каналны әллә кайчан казыдылар инде. Тегермән хәзер язгы ташудан соң да эшли...
Ә менә мәктәп атласыннан алынып, бер почмагына кара чәчрәгән, Россиянең контурлы картасындагы эре-эре сызы-клы тәмамланмаган сызымны Кадыйровның күргәне юк иде әле. Саеккан Сула буендагы баягы тегермән белән инештән башланган баягы кырый канал бөтен ваклыклары' белән төшерелгән, ә Сулавың икенче ягыннан башка бер инешкә таба, ике катлы тонык төрткеләр белән, тагын бер канал билгеләнгән. Шуннан астарак, сазламык урынга, штрихлап, зур бер өчпочмак ясалган. Башка нәрсә юк. Ләкин Маһинур ире төшереп бетермәгән шушы төрткеле сызыкларның нәрсә икәнен бик яхшы хәтерли икән.
Мул сульи зур Зөягә сазламык үзән буйлап өч кечкенә кушылдык коя. Шулардай иң зурьнсьп—Сула — язгы ташу вакытында кар суларьи алып килгән ләмнән саегып калган, һәм андагы су күрше кушылдыклар — Зәңгәр елга белән Җитез елгага күчкән. Әнә шул кечкенә генә җитез елгалар, җирле балыкчылар әйтмешли, ермаклар һәм инешләр, ясалма канау белән тоташтырылачак. Җитез елга тар гына буа белән буып алынгач, юлын- үзгәртеп, Сулага коячак. Суның тегермән тәгәрмәченә ба-сымы бермә-бер артачак. Бу басым тәгәрмәчкә дә, турбинага да җитәчәк. Зәңгәр елга Сулага минут саен йөз чиләк өстәмә су биреп тора инде, шуның янына тагын Җитез елга да ике йөздән дә кимне бирмәячәк....
— Шулкадәр су көче белән барлык урамнарньи яктыртып булачак,— диде Маһинур.
Кадыйров, сүзсез генә, бармакларын картага бәргәләп тора. Җил ашаган, салынкы иреннәрен кыскан, кашларын җыерган иде. Маһинур, аның нәрсәгә икеләнүенә төшенә алмыйча, тынычсызланып, күзенең кырые белән генә аны күзәтә. Бераздан, Кадыйровның күзләре, схеманың почмагындагы! ермаклар арасына кыйгач сызыклар белән ясалган өчпочмакка төбәлеп, туктап калганны күргәч, төшенеп алды. Бу сазламык участок киптереләчәк һәм колхозга өстәмә рәвештә егерме дүрт гектар печән мәйданы китерәчәк, дип аңлатып бирде.
56
— Алай, — диде Кадыйров, иреннәрен бушайтып, — катлаулы система икән.
— Моның бернинди катлаулылыгы юк. — Маһинур кәгазьгә иелде.— Менә моннан,—диде ул, бармагын Сула өстеннән йөртеп, — көрәк белән казып чыгабы-з. Суның юлы чистарачак. Менә бу буага сигез кубометр казык кирәк булачак. Аннары» вак таш...
Кадыйров аның исәп-хисабына игътибар итмәде.
Маһинурның схема өстеннән шуып йөргән алсу тырнагын күрсә дә, »уе схемада түгел иде. Кузьманың ничектер биредә булуы аңа фикер тупларга комачаулый иде. Ул Маһинурның дулкынлануын да һәм проектны бөтен көче белән яклавын да шуннан күрә иде.
— Уйлап карарга кирәк, — диде ул, аныксыз гына.
— Алып кит. — Маһинур сызымны бөтереп, Кадыйровның кул астына тыкты. — Уйлап кара...
Сөйләшә торгач, теге котылгысыз тынлык килеп тә җитте. Эш турында сөйләшәсе сүз сөйләшенеп бетте инде, ләкин тагын нидер бик кирәклесе калды шикелле. Кадыйровка бу турыда сүз кузгатмый калу һич мөмкин түгелдер кебек тоелды. Маһинур аңа нәрсәнедер югалтып, хәзер нидер көткән бер төс белән караган иде. Аның һәрбер саксыз әйтелгән сүздән дә елап җибәрердәй шикелле яшьле күзләре хәлен уртаклашуны көтә иде.
— Кузьма әйткән дөрес, билгеле, — диде Кадыйров. — Зөяне без кайчан да бер җигәчәкбез. Ә хәзер аның кушылдыкларыннан башларга кирәк. Ләкин -менә көчебез җитәрме икән?
— Җитәр, — дип җавап бирде Маһинур.
Кадыйров борылып сәгатькә карады.
— Миңа кайтырга вакыт,—диде ул, урыныннан торып. — Наташа борчыла торгандыр.
— Көнләшәмени?—дип сорап куйды Маһинур.
Кадыйров кире утырды. Бу турыда ачыктан-ачык сөйләшергә җай чытуына сөенеп:
— Беләсеңме, шундый бер күңелсез хәл инде, —диде һәм, — хәзер синең өеңә дә килергә ярамый миңа, —дип сүзне туп-туры зарланудан башлады.
— Килмә, —диде Маһинур. — Хаклы ул. — Аннары бераз уйлап торды да туп-туры әйтте: — Мин хатын кеше.
Кадыйров, аптырап китеп, башын иде. Ул аның сүзенә түгел, ә шуны тыныч кына әйтүенә шаккаткан иде.
— Тик шунсы кызганыч, барысы да моны оныталар, — дип өстәп әйтте Маһинур, юри кызгангандай булып. — Бер Наташа гына исеннән чыгармый.
Тышта караңгыланып килә иде инде. Тәрәзәдән тулган айның зәңгәрсу тонык нурлары, ак 'мендәрләрне яктыртып, кроватька төште. Анда, әнисенеке төсле үк кара, куе чәчләрен «мендәр өстенә тузгытьш, кыз бала йоклап ята. Бер сәгать элек кенә әле ул, ара-тирә кунак абыйсына каран- галап, өстәл янында дәфтәр битләрен актарып утырган иде. Ләкин ул чагында кызның рәсемнәрен карарга кирәклеге Кадыйровның башына килмәгән. Менә хәзер, үзе урынсызга үпкәләткән бу кызга берәр ягымлы сүз әйтәсе, иркәләсе килеп, күңеле кузгалды*, йөрәге әрнеп куйды... Маһинур урыныннан торды һәм, кроватька ай яктысы төшмәсен дип, тәрәзәне пәрдә белән корып куйды».
— Маташа борчыла, — диде Кадыйров гафу үтенгән тавыш белән.— Сезнең Фатьямов белән арагызга ни булды* соң?
— Наташамы?—дип гаҗәпләнде Маһинур, аның сүзенә колак салып:— Татулаштырмакчы буласыңмыни безне?
— Әйе. Наташа белән.
57
— Яхшы. Фатьямов белән безнең арага ни булганын Наташага мин үзем сөйләп бирәм. Рәхмәт... Нигә сез Фатьямов белән сүзгә килдегез сон?
Кадыйров җавап бирде. Аптыраган инде бу Фатьямов, белән. Нинди шәп комбайнчы- иде бит! Ә хәзер? Механик әйтмешли, йодрыгы» белән кизәнә, бармаклары белән тукмый. Анда сикерә, монда сикерә, бераз тотмасаң, бөтен булганын югалтып бетерер иде. Шул хәтле узынды, башыннан басмасаң, акылга утырырмы, юкмы.
Моңарчы Маһинур Кадыйров сөйләгәннәргә мөнәсәбәтен белдермичә торган иде, әмма тегесе кичә сүзгә килүләренең асылына җиткәч:
— ЛАонысында Фатьямов хаклы,—диде.
Кадыйров. аның болай әйтерен көтмәгән иде, иңнәрен сикертеп куйды.
— Башкача тәртипкә кертеп булмый бит аны-.
— Анысы да дөрес,—диде Маһинур.—Тик Фатьямовка карата гына. Ә кировчылар гаепле түгел. Бер кешене тәртипкә кертүдән коллектив зыян күрергә тиеш түгел. Ашлык көтеп ятмый,—диде ул, — аны Фатьямовмы, Кадыйровмы— кем урдырса да барыбер, вакытында җыеп кына алынсын. Комбайнчыларга мондый чакта ачуланышып тору — җинаять. Юл бирергә кирәк.
Кадыйров урыныннан торды. Китәргә җыенып:
— Булмый,—диде.
— Яхшы алайса!—Маһинур аны җиңеннән тотты. Аның үзенең дә Фатья-мовны акылга утыртасы- килә иде, күрәсең. — Ләкин шуны бел. Шушы өч-дүрт көн эчендә артка калып, ике кырдагы- ашлыкны — безнеке белән күршеләребезнекен — урдырып бетермәсәң, Фатьямов каршында бернинди эш күрсәтә алмаячаксың. Киресенчә әле...
— Дүрт көн эчендәме?—дип, кайтарып сорады Кадыйров.
Маһинур аны тыңламыйча кабатлап әйтте:
— Киресенчә әле, аңар акланырга сәбәп кенә булачак. Аяк чалды дип, сиңа гаеп тагачак бит ул...
— Дүрт көн эчендә урдырып бетерү — акылга сыймаган эш, — диде Кадыйров. — Моның өчен өченче тизлек белән таңнан таңга хәтле урдырырга кирәк.
— Ә төнлә?—дип сорады Маһинур.
Кадыйров авыз ерып куйды.
— Үзем геиәме? Ял итмичәме? Чыдап булмас.
— Була!—Маһинур аның кулын кысты. — Булышырбыз.
Кадыйров, берни аңламыйча, аңа карады.
Маһинур:
— Наташа белән, — диде.
8
Кадыйров беренче покоены- таң белән, кояш чыкканчы урдырды. Бу сынап карау өчен генә кичә үк башланган покос иде. Бүген аны Кадыйров загон ахырына кадәр җиткерде. Юеш саламны һәм чык дымына бүрткән салынкы- башакларны алдыру башта авыр булган иде. Соңрак Кадыйров, молотилканың әйләнешен тизләтеп, машинаны җайлаштырганда төнлә дә урдырып булачагына ышанды. Ә менә монысы иң кирәклесе иде. Маһинур, төнлә дә эшләргә дип, тикмәгә генә үз сүзендә тормый торгандыр.
Калкулы арыш басуы аша, бер төшеп, бер менеп, комбайн артыннан аксыл юл сузылып калгач, Кадыйров, моторны сүндереп, җиргә төште. Басу тын иде. Еракта, атлы юлда, арышларга күмелә-күмелә, эч- пошыргыч тавыш чыгарып, ике олау шыгырдый — берсе аның бункер-
58
хан ындыр табагына ашлык илтә, икенчесе бушатын! кайтып килә иде. Якында гына покослыкта, каяндыр чүмәлә артыннан хатын-кыз тавышы ишетелде. Кадыйров колак салды. «Маһинур, ахры»,—дип уйлап куйды ул һәм чүмәлә салгычтан, карау өчен, сугылган башакны- учлап алды да аңа каршы китте.
Әмма аргы чүмәлә артыннан, ялт итеп, Шура Зацепина атылып чыкты. Кадыйров бу үткен телле дуңгыз караучы хатынны яратмый иде. Икенче яктан хатыны күренде. «Урап алалар», — дип уйлап куйды Кадыйров.
Шура күзләрен кыса төшеп:
— Угалап карыйсынмыни? — диде.
Аның помакайланып әйтүеннән һәм кофтасын рәтләгәндә кулларын бутавыннан ук яхшы нәрсә буласы сизелми иде. Кадыйров, угалаган башакларны аяк астына ташлады да, дуңгыз караучы хатыннан читкә борылды- һәм, ачулы бер төс белән; сорау катыш, хатынына карады. Тегесе тыныч кына:
— С1гңа машиналар кичкырын гына булачак,—диде.
— Нишләп?—дип кычкырды Кадыйров.—Минем бөтен эшемне бозмакчы буласызмы!
Хатыны, аның тынычланып беткәнен көтеп, җавап бирде: ике машина каядыр киткән икән, бәлкем, өйләгә кайтып җитәрләр, өйләсез булмый. Кадыйровка дип хәзерләнгәннәре аңар, дуңгызлар фермасына, кирәк булган. Менә хәзер Шура белән икесенә машиналар бик тә кирәк— барлык дуңгыз балаларын күл буена, җәйге көтүлеккә илтергә кирәк, ди. Бер дуңгыз чирләгән, шунлыктан калганнары, чир йокмасын өчен, тиз генә башка бинага күчерелергә тиеш икән.
Наташа, бу эшнең бик ашыгыч икәнен һәм хәзер дуңгыз балаларын берничек тә тоткарлап торырга ярамаганньи сиздереп:
— Ана дуңгызларньп куып киттеләр инде,—дип өстәп тә куйды.
— Бернинди дуңгызны! белмим мин! — диде Кадыйров.
— Федя, — дип эндәште хатыны, шелтә белән, — хәзергә син олаулар белән генә дә ташытып тора аласың бит.
Шура да аңа кушылды:
— Чынлап, итәкләребезгә салып ташый алмыйбыз лабаса!
Кадыйров түзмәде:
— Председатель үзе ташысын! Миңа дисә, җилкәсенә салып илтсен!
— Федя, мин аның белән сөйләштем инде, — диде Наташа. — Түз кичкә чаклы гына. Аннары Маһинур белән булышырбыз.
Кадыйров тынды. Иңнәре аска төште.
— Машиналар киттеләрме әле?—дип сорады ул, өркеткән кебек.
— Киттеләр,—диде хатыны.
Ачуын берничек тә баса алмыйча, Кадыйров борылды да комбайны янына китте.
9

Чык бөртекләре, кояш күзеннән качы-п, үтә күренмәле пар булып, калкулар өстенә күтәрелде. Каяндыр шушы калкулар арасыннан бытбылдык такмаклап куйды; югарыда, баш турысында, күз күреме җитмәслек биеклектә, дәртсендереп, сабан тургае сайрап җибәрде. Җирдә, гүя алар тавышын кабатлаган кебек, моторлар гөрли башлады. Басулардагы комбайннар — күзгә күренгәннәре дә, күренмәгәннәре дә, —- чираттагы урып-җыю көнен башладылар.
Кояш нурлары белән балкып торган иртәнең салкынча саф һавасы, беренче мәртәбә уңышлы гына урдырып әйләнү һәм -беренче ашлыкның, ңентнерлап-центлерлап, колхоз ындырына озатьпла башлавы- Кадыйров- ның күңелен күтәреп җибәрде. Шуңа күрә икенче кат әйләнү гаҗәп җи-
59
f
цел кебек тоелды-. Терелдәп торган киң урак, башак катламын бернинди «ял», чи калдырмыйча чип-чиста кистереп, куе арышка атлан май кискән шикелле килеп керә. Артта, хедер «мәйданчыгы артында, тип-тигез камыллы юл сузылып кала. Кулдан ясалган элеватор җиңсәсенә шаулап бөртек ага. Бункер, олаулар әйләнеп килгәнче, әллә кайчан ук .мөлдерәмә тула. Кадыйров шуңа күрә комбайнны туктатыш торырга мәҗбүр була иде.
Шулай бер туктавында ул юлда директор машинасын күрде һәм тиз генә бункер өстенә «менеп басты да фуражкасын селкеде. Машина, аның изәвенә буйсынып, бирегә борылды.
— Богданыч, коткар! — дип каршылады аны Кадыйров.—Эшкә дуңгыз борынын төртте... Кичә ике машина бирәбез дигәннәр иде, ниба- рысьп ике олау гына җибәрделәр.
— Председательме?—дип сорады директор.
Кадыйров, көрсенеп:
— Аннан да яманрагы, әле, — диде.—Хатыным. Шундый вакытта күл буена дуңгыз балалары ташырга нигә кирәк булгандыр.
Директор ышанмады. Н ата шаның иренә аяк чалуы мөмкин түгел. Үзе дә самоходта эшләгән кеше, белә. Ул андый түгел... Алайса, аның өчен бүген дуңгыз балалары икмәктән кадерлерәктер...
Кадыйров әйтми булдыра алмады:
— Фермада бер дуңгызлары чирләгән.
— Менә бит,—диде директор, шелтәле тавыш белән, — сәбәбе бар икән. Әмәлен табарга кирәк.
— Олаулар беләнме? Тәгаен, суелып үләчәкмен. Ашлык дары кебек, Иван Богданыч. Әгәр өченче тизлек белән урдыра-нитә калсам, — дип куркытты ул, — җиргә бушатачакмын.
— Алай итмә,—диде директор. «Бер генә-бөртекне дә камылга салмаска» дип, комбайнчылар кул куйган z мөрәҗәгатьне аның исенә төшерде. — Машиналар җибәрермен.
Ул, саламның кистерелүен карый-карый, камыл буйлап китте, аннары беренче чүмәләне кулы белән кайтарып салды да, чүмәшеп, җирдәге кибәкне өреп карадьп.
— Чиста, бер бөртек тә юк,—диде Кадыйров.
Богданыч, чүмәшеп утырган килеш, уйга калды. Ул, төнлә эшләүне күздә тотыш:
— Димәк, «мөмкин? — дип сорады.
— Бик мөмкин, Иван Богданыч.
Директор торыш басты.
— Маһинур әйткән иде «миңа. Башлагыз.
— Шушьи төннән үк башлыйбыз,—дип мактанды Кадыйров.
— Пожалуйста, — диде Богданыч. — Иртәгә комбайнчыларның барысын да синең загонга җибәрәм. Алар да күреп ышансыннар.
Директор машинасына кереп утырды да:
— Эшлә. Машиналарны үзем рәтләрмен, — дип китеп барды.
10
Басу эченә кереп, муен тиңентен арыш арасыннан барсаң һәм тирә- ягывда гел башаклар атылып торганны* күрсәң, биек яр өстенә күтәрелгән шикелле, баскычына баса-баса, комбайнга менсәң һәм, утыргычына утырыш, җилгә каршы, рәхәт бер иркенлеккә таба карап, моторны кабызыш җибәрсәң — берни белән чагыштырып булмаслык бер күңел рәхәтлеге тоясың. Моны фәкать, җирдән кузгалып, канатларын һавага җәеп җибәргән кошлар гына татый торгандыр.
60
Кадыйров үз стихиясенә килеп эләккән «кеше кебек иде. Аны бу кадәр сөендерерлек, бу кадәр җилкендерерлек эшнең булганы юк иде әле. Алда «урылмаган арыш диңгезе җәелеп ята, артта яңа гына киселеп, сугылып чыккан саламнан биек-биек чүмәләләр өелеп кала, һәм Кадыйров, үзенә буйсынган шушы иркенлеккә ияләшә-ияләшә, күзәтүчәнрәк була башлый: күзләре ераграк күрә, ә уйлары» тирәнгәрәк китә. Хәзер инде ул ерактагы бәләкәй генә ике самоходны бик ансат тапый. Биредән алар чыннан да камкаларга охшап, томанлы кырда аксыл полосалар калдырып баралар. Ул хәтта Зөя аръягындагы рәшә дулкыннары» эчендә кызыл бер тап кебек кенә булып торган авыл магазинын да күрә. Анда, прилавка артында, бөтен районга атаклы, күгәрчен асраучы Алексей Петрович басып тора. Кадыйров белән Фатьямовка заманында шул кеше яхшы токымлы әйләнчек күгәрченнәр үстереп бирә иде. Бервакытны шулай, куеннарына күгәрчен балалары тыгып, алар Петрович яныннан кайтып киләләр иде—беренче колхоз басуына кереп, адашып калдылар. Куе арыш арасына килеп кергән бер бозауны- куып чыгарыйк дип, икәүләп кергәннәр иде — бозау, арт аякларын ата-ата, уйнаклап китте дә аларны арыш арасында йөртә-йөртә башларын әйләндереп бетерде. Шулай итеп, бозауны да, юнәлешне дә югалттылар һәм, юлга таба кайсы якка чыгарга белмичә, аптырашып калдылар. Арыш биек, карап булмый иде. Озынрак буйлы* Фатьямов ничаклы, сикереп Караса да, башаклардан бүтән берни күрә алмады. Алар, бозауга да, бер-бер- сенә дә ачулары килеп, тәмам йөдәп, җиргә утырдылар. Ахыры шулай булды: Кадыйров, чехарда уйнагандагы шикелле, куллары белән тезенә таянды, ә Фатьямов аның аркасына менде һәм фәкать ш«унда гына юлны күрде...
1Машина шәп эшли иде; киселгән башаклар, елт-елт күренгәләп, бер- тоташтан молотилкага агылып торалар. Кадыйровның уйлары шушы хәрәкәт белән ничектер бәйләнгән кебек иде. Моторның салмак кына гөрелдәвендә директорның: «Башлагыз!» дип, гөлдерәп әйткән тавышы ишетелгән төсле; уракның терелдәвендә, бигрәк тә чатларны бушлай борылганда, Шураның хәйләле генә авыз ерып: «Угалап карыйсыңмыни?» дигәне ишетелә кебек, ә молотилканың эчпошыргьнч тыкылдавында бер үж, күңелсез нәрсә кабатлана төсле: «Кичен булачак!»
Богданьгчның барыннан да бигрәк «коткарыгыз» дигән шикелле яңгыраган «башлагыз»ы нәрсәгә карата әйтелгәндер, — башка комбайнчылар хәзергә әле тәвәккәлләмәгән төнлә эшләүгә каратадырмы, әллә Кадыйров белән Маһинурның икәүләп Фатьямовны башыннан басарга омтылуларына каратамы, — ул вакытта аңлап бетермәгән иде ул. Ә хәзер менә директорның соңгысын күздә тотып әйткәненә бер дә икеләнми. Шулай, Фатьямовны тәртипкә кертергә вакыт иде...
Стоп! Бункер тулган. Бөртек читкә ага. Шулай да Кадыйров, башта ■моторны сүндереп, председатель белән Наташаны тиргәп ташлаганчы, олаулар килмиме икән дип, артына борылып карады һәм бирегә таба чабып килгән колхоз автомашинасын күрде. Барган шәпкә кабинадан Кирюшаның бакыр башы күренде. Кадыйров: «Менә монысы шәп!» — дип пышылдап куйды.
— Ә дуңгыз балалары нишли соң? — дип кычкырды ул шоферга.
— Киттеләр,—диде тегесе, күл ягына таба кулын изәп.
Машина, кузовын бушаткыч җиңсә астына кертеп, комбайнга елышты. Элеватор җиңсәсеннән бөртек ургылды. Кирюша, комбайнчының хуплап каравын күреп, фуражкасын кырын салды. Монысы: «Хәзер инде без эшләп карыйбыз. Ку бертоташтан!» дигән сүз иде.
— Дуңгыз балаларын олауларга салып алып киттеләр, — диде ул.
61
11
Кичен алмашка Маһинур килде. Ул полуторкадан төште дә баскыч буйлап Кадыйров янына менде.
Кичнең сыек томанында көндезге эссесен киметмичә кызарыш килгән ■кояш, бер чите белән, җемелдәп торган җиргә орынды һәм, комбайннан калышасы килмәгәндәй, горизонт буйлап тәгәрәп китте. Полуторка җиңсә астына кузовын кертеп куйган икән, ләкин комбайнчы кояшка каршы аны күрми тора иде.
Маһинур Кады'йровньрц өстенә иелеп:
— Бушат!—диде һәм үзе үк рубильникны тоташтырды.
Элеватор җиңсәсеннән шаулап бөртек ага башлады. Агынты, кояш •нурларында уйнап, кузовка сиптереп-сиптереп төшә иде. Алда, урылмаган арььшлар өстенә яп-якты чүмәләләрдән камыл буйлап кара күләгәләр сузылган. Кадыйров күләгәләр өстеннән, баскычта барган кебек, комбайнны алып китте.
— Егерме дүрт, — диде Маһинур. Ләкин мотор гөрелтесендә Кадыйров бу санның ни белдергәнен аңламады.
Кояш комбайннан бер адым да калмый, калкуларга чите белән орынгалап һәм иңкүлекләр аркылы һавадан үтеп, әкрен генә җирдән тәгәри иде. Кадыйров, бункердан соңгы бөртекне бушатып, читкә таба китеп барган полуторканы озатканнан соң, комбайнны- туктатты. Кояш та ярты тиңентен калкулык артына кереп тукталып калды.
Кадыйров, талган беләкләрен янга салындырып:
— Вәссәлам, — диде.
— Егерме дүрт гектар,—дип кабатлады Маһинур, һәм шунда Ка- дыйров үзенең арганлыгын тойдьп.
Урдыра башлаганга егерменче сәгать иде инде. Артта, шахмат тәртибендә салынып, хисапсы-з күп чүмәләләр тезелеп калды. Ике полуторка— берсе ЛАТСньнкы, берсе колхозныкы — хәтта моннан күренерлек итеп, ынды.р табагына тау-тау ашлык өйделәр.
— Җитәр, кайтып ял ит,—диде Маһинур.
Кадыйров теләр-теләмәс кенә урынын бирде.
— Булдыра алырсыңмы соң?—дип сорады ул, шикләнеп.
Маһинур, җайлап утыра-утыра:
— Булдырырмын дип уйлыйм,—диде.
Аның өстендә иренең тез һәм терсәк турылары уңган зәңгәр комбинезоны иде. Шулай да бу комбинезон Кадыйровны тынычландыра алмады*. Сугыштан соң, җитмәсә шушындый вакытта, төнлә комбайнчыдан икеләтә тырышлык соралган чакта, хатын-кызга машина ышанып калдыру хәтәрдер кебек тоелды аңар.
— Ял итәргә кайтмам, ахры, — диде ул, инструментлар ящигын ачып. — Чылбырларны* майлыйсы, тегесен-монысын карыйсы бар. Гомумән, ярдәмчесез эшләргә ярамый сиңа. Ә председатель белән икегезнең,— дип өстәп әйтте ул, ящиктагы тимер-томырларны шалтыратып,— шушы вакытка кадәр чүмәлә салучы җибәрергә башыгызга да килмәгән... Кая соң әле бу нәләт төшкән май савыты!
Маһинур көлеп куйды-. Ул Кадыйровның хәлен аңлый иде. Шулай да аңа борчылмаска кушты. Маһинурның төнлә беренче генә эшләве түгел иде—юкка дулкынланмасын. Аңа кайтып ял итәргә вакыт. Комбайнчы тимер кебек таза булса да, ял итмичә ярамый.
— һич югында чүмәләгә барыш ят, ичмасам,—диде Маһинур.— Наташа килгәч, уятырбыз.
Машина кузгалып китте. Кадыйров җиргә төште дә, комбайнны чатка кадәр озата барып, юлга чыкты. Самоход, аксыл кибәк болытына уралып, аңардан аерылып китте. Кояш инде баткан, чүмәләләрдән
62
төшкән кара күләгәләр эңгер караңгылыгына кереп югалганнар иде. Ял итәргә вакыт...
Кадыйровның чыннан да чүмәләгә барын ятасы» килә иде. Чүмәлә хәзер түшәктән дә йомшаграктыр. «Шулай да башта механикка барырга кирәк әле,—дин уйлады ул, — запастан кабул итү камерасы өчен йөртүче валик бирсен». Бу валик иртәдән бирле Кадыйровка тынгылык бирмәде. Шуның аркасында ул көн буе хафалашып йөрде. Машинамын җай гына гөрелдәвендә ят бер тавыш ишетә дә, йөзен җыерып куя иде, чөнки тукталып-тукталып китүгә охшаган бу тавыш комбайнчылар комбайнның йөрәге дип санаган кабул итү камерасыннан ишетелә иде. Кадыйров, машинаны туктатып, әллә ничаклы күчәрләр, йолдызчыклар арасыннан валы бераз бөгелеп, чатный башлаганын тапты. Карев аны турайтканда чүкеч белән тукмаган, күрәсең. Билгеле, андый йолдызчыкка ышанып бетеп булмый хәзер. Алмаштырырга кирәк.
12
МТСның киң капкасы унындагы. күрсәткечләр тактасына ак буяу белән комбайнчыларның фамилияләре язылган. Шулар белән беррәггән эшләгән эшләре турында беренче саннар да бар. Кичә урдырылган гектарлар санына караганда, самоходчылар графикка нәкъ сыеп кына беткәннәр, ягъни көнлек норманы үтәгәннәр. Ике «Коммунар» да калышмаган— берсе ярты; гектарга арттырып үтәгән, икенчесе шуны-ц кадәренчә үтәп җиткерә алмаган. «Сталинең» ярты нормада утырып калган. Шулай итеп, иң зур комбайнда иң кечкенә сан булып чыккан. Фатьямов кичә төштән соң гына, бар кешедән соң, урдыра башлаган, күрәсең.
Күрсәткечләр тактасында Кадыйровтан башка барлык комбайнчыларның саннары- бар —кайсысының зуррак, кайсысының кечерәк иде, тик аның фамилиясе турындагы урын гына буш иде.
Кадыйров, мастерскойга таба юнәлеп:
— Ничего, иртәгә Маһинур язып куяр әле,—дип үзен тынычландырырга тырышты.
Складта запас вал юк икән: яңаны ясарга кирәк. Кадыйров токар- ныйга килде, ләкин андагы ике станок та б.уш түгел—токарьлар ашыгыч рәвештә Фатьямовка кыр тәгәрмәче өчен ярым күчәрләр кырдыралар иде.
— Әллә сынган дамы?—дип сорады ул Фатьямов заказы белән килгән тракторчыдан.
Тегесе, аны тынычландырырга тырышып:
— Юк, — диде. — Сына-нитә калса дип.
Кадыйров гаҗәпләнеп куйдьк Комбайнның ул детален юри дә сындыра алмыйсың бит. Ә болар берьюлы икене, икесен дә, «сына-нитә калса» дип, запаска ясаталар.
— Ничек алай була инде?—дип сорады ул тракторчыдан.
— Шулай була инде ул, — диде тегесе, мактанып. — Минем хуҗа бит запаслы кеше!
Былтыр Фатьямов текә борылыш ясаганда, хедер ьи тау битенә кадалып, күчәрен сындырган иде. Хәзер ул, шуннан куркып, токтымалдан вакытлы-вакытсыз станокларга эш йөкләмәкче булган.
Кадыйров, бер станокны кирәклерәк эш өчен бушатыйк, дип тәкъдим иткән иде дә, тракторчы киреләнде. Аңар, ничек кенә булмасын, иртән яры-м күчәрләр алып кайтырга кушылган икән. Чөнки иртә белән «Сталинең» районның аргы» почмагына күчеп китә, ә анда юллар шундый әшәке, ярым күчәрләр сыну түгел — башың хәрап булырлык, ди...
Кадыйров конторага китте. Ләкин директор кабинетында юк иде. Аның, киң өстәле артында, ишеккә аркасы белән, укырга киткән замполит
63
вазифаларын үтәүче, бәләкәй буйлы, зур башлы агроном Корнеев басып тора иде. Ул кызыл материягә ниндидер лозунг язу белән мәшгуль иде.
Кадыйров, тавыш-тынсыз гына чыгьнп китим дип, артка чигенде. Ләкин Корнеев ана та'ба борылыш өлгерде, бер кулын баш өстенә күтәреп, протезы белән аксый-аксый, ерактан ук Кадыйровка икенче кулын сузды.
— А! Карт гвардия!.. Утыр, сөйлә...
— Мин сөйләргә килмәдем, сүгенергә килдем,—дип туп-туры» әйтте тегесе.
— О! — Корнеев аны кулыннан тотып алып китте. — Бигрәк яхшы. Синең сүгенүеңне ишетеп караган юк иде әле. — Ул, Кадыйровның ачуы килмәсенә ышанып, елмаеп куйды.
— Эш җитди әле...
— Ну, ну, — Корнеев, чираттагы» хәрефне яза-яза, өстәлгә иелде.— Тыңлыйм.
Кадыйров сөйләп бирде.
Агроном лозунг ахырына дәү генә өндәү билгесе сызды да зур итеп нокта куйды». Аннары комбайнчының каршына утырып, шелтәле бер тавыш белән:
— Нишләп әле сез бүген барыгыз да шул Фатьямовка ябырылдыгыз,— диде ул, — сүз куешкан кебек.
Аның кыска муены өстендә утырып торган бөдрә чәчле зур башы тар җилкәсе өченә батып торган кебек иде. Соры күзләре кара кашлары астыннан текәлеп карап торалар иде. Кадыйров аның шулай төбәлеп каравына түзмәде, башын иеп, күзен читкә алды.
— Берәүгә Фатьямовның ике ярдәмчесе булу ошамый, — дип сүзен дәвам иттерде Корнеев калын таныш белән. Комбайнчылар: «Шундый кечкенә кешегә наян килә икән шулхәтле олы тавыш?» — дип гел аптырый торганнар иде. — Икенчесенә «Сталинец»та дүрт чүмәлә салучы» булу ошамый, өченчесе чабып килә дә: самоходка иркенрәк булсын өчен, Фатьямов участокларыннан бераз бүлеп алып булмасмы икән? ди... Менә хәзер син ярым күчәрләр белән...
Кадыйров Корнеевның кәефе шундый чакта туры» килүен аңлап алды — аңарда элек сизелмәгән, ә хәзер, замполит урынында калгач, канга тия башлаган бу сөйләшү гадәте турында механизаторлар сүзе белән әйтмешли, «вәгазь сөйләмичә» түзми иде ул. Кадыйров, бу вәгазь беткәнне көтми хәл юк инде, дип уйлап куйды.
Корнеев, шушы минутта Кадыйровның токарный станокны даулавы нигезсез икәнен исбатлап, фикер йөртә башлады:
— Фатьямов ул безнең новатор да, җәмәгать эшен дә башкара торган кеше. Шулай булгач, безнең бурыч — аңа комачаулау түгел, бәлки бөтен коллектив белән ярдәм итү. Аңлыйм мин, мондый шартларда, яңаның туып килгән чагында, искелек калдыклары булу котылгысыз— көнләшү дә, безнең матбугатыбызның һәм җәмәгатьчелегебез- нең фикерен...
— Көнләшү? Фатьямовтанмы?—диде Кадыйров, урыныннан кузгалып. — Богданыч кайда?
Корнеев, «комачауламый гына тор әле» дигән шикелле, ачу катыш башын бутап куйды.
— ...безнең матбугатыбызның һәм җәмәгатьчелегебезнең фикерен аңларга теләмәү дә, — дип сөйли бирде ул. Ләкин шул чакны баскычтан директорның сукранган тавышы ишетелде, һәм Кадыйров, аны тыңлап бетермичә, бүлмәдән чыгып китте.
«Коммунар» штурвальные Нур апа, комбайнчылар әйтмешли, тетя Нюра, каушый-каушый, Богдапычка молотилка агрегатында хәзер генә
64
әле ниндидер детальләр сынганын һәм шуны тиз генә ясап бирергә кирәклеген исбатлап маташа иде.
Директор, рөхсәт игеп:
— Пожалуйста,—диде.
Шулай да тетя Нюра аптырап, кулларын җәеп җибәрде:
— Кайда ясатыйм? Станоклар буш түгел ич.
— Миңа да, — дип килеп басты Кадыйров. — Йөртүче валик ясатырга кирәк иде. Ләкин ярым күчәрләр комачаулап тора.
— Нинди ярым күчәрләр ул?—диде директор, бернәрсә аңламыйча.
— Фатьямовныкы.
Тетя Нюра, Кадыйровтан алда рак сорарга ашыгып, нинди ярым күчәрләр икәнен аңлатып бирде һәм иң элек бер станокны- «Коммунар» өчен бушаттыруны үтенде.
— Нәрсәгә аңа берьюлы ике?—диде ул Фатьямов турында.— Берсе дә җиткән.
— Икесен дә алып ташласыннар, — дип боерды Богданыч.— Ярым күчәрләр турында элегрәк кайгыртырга кирәк иде.
13
Комбайнчылар контора баскычы төбенә яктырмас борын ук җыелдылар. Дөрес, Корнеев аларны җыелышка кояш чыкканда килергә дип чакырган иде. Шулай да алар, ерактагы колхозларда эшләүче ике самоходчы- белән Фатьямовтан кала, барысы да иртәрәк килделәр. Күк йөзе яктырып килә иде инде — бу кыска төндәге тонык йолдызлар әкрен генә сүнеп баралар, әмма аста зәңгәрсу таң караңгылыгы һаман әле таралмый. Өйләр, агачлар, юлның теге ягындагы чүмәләләр һәм сарайлар, җиңеләеп калгандай, томан эчендә йөзәләр, ә Зөядән күтәрелгән пар белән субайлары капланган күпер бөтенләй һавада эленеп торган төсле иде.
Самоходчылар, баскыч култыксаларына утырып, «Коммунар»да эшләүче карт комбайнчы дядя Вася кисетындагы бакча тәмәкесен төтәтәләр. Кисетның хуҗасы: бу тәмәке үзенә бер төрле,, аны* минем хатын, ягъни штурвальный тетя Нюра, сөттә кайнатып, кандала үләне белән әчетте, дип ышандырырга маташа иде. Тартмаучылар икәү аскы басмага утырганнар; берсе итек борыны- белән җиргә ниндидер почмаклар сызып, бик бирелеп, икенчесенә ниләрдер аңлата, ә тегесе тезләрен чәнчеп утырган да бер сүз эндәшми, хәтта йоклаган да шикелле, ник дисәң, башы һаман иелә бара иде.
Кадыйров югарыгы басмага утырган, терсәкләре белән тезенә таянып, икенче папирос тарта башлаган иде.
Аның ксмбайньь тәүлек буена эшләде. Кичтән Маһинур, ә төн уртасыннан Наташа урдырды. Алар бер төн эчендә унөч гектар урып-җый- дылар, шуның өстенә Кадыйровның бер көнлек егерме дүрт гектары бар иде. Мондый сан теләсә нинди агрегатның, да данын күтәрерлек иде. Барлык комбайнчыларга тулып җитмәгән ике көнлеккә уртача утыз икешәр гектар язылган, иң күбе —утыз дүрт гектар. Кадыйров бер тәүлек эчендә эшләгән утыз җиде гектарны бөтенләе белән язып куя ала иде дә, үзен алда күрсәтәсе килмәде, утыз өч гектар дип кенә язды. Калганнарын иртәгә язар әле. Юкса сезонның башында ук шундый сан язсаң, олы сүз кубар, ә Кадыйров, яхшысы- булса да, яманы- булса да, андый сүзне яратмый иде. Төнлә, токарныйдан яңа валик алып килгәч, Маһинур аңа: «Менә сиңа җиденче гектар, минемчә, бусы иң әһәмиятле- се», — диде. Ә хатыны, шуңар өстәп: «Без сине алга чыгардык, хәзер бирешмә инде», — диде. Кадыйров шушы җиденче гектар белән барлык
5. .с. Ә." № 10. 65
комбайнчыларны, узып китте, шунлыктан алар мондый хәлгә тыныч кына карый алмаячаклар иде.
Чыннан да шулай булды. Фатья-мов килеп, күрсәткечләр тактасындагы! саннарны укып чыкты да беренче булып сүз башлады.
— Сәлам төпкә җигелүчегә!—диде ул, Кадыйровка кулын -күтәреп.
Тегесе аңламады.
Фатьямов авыз ерып:
— Шундый янга җигелүчеләрең булганда герой да булырга мөмкин,— дип аңлатып бирде.
Кадыйров аңлады.
— Хатыныңны1 дусты белән бергә җиксәң, андый тройкада әллә канларга җитеп булыр иде,—дип сүзен дәвам иттерде Фатьямов, баскычка утыра-утыра.
Комбайнчылар җанланышып киттеләр. Гүяки уяулы-йокылы, сүлпән генә сөйләшенгән сүзләргә очкын килеп эләкте. Бу таң аткан чак, ка- раңгылы-яктылы чак, үлеп йоклыйсы килү теләге иртәнге күңел күтәренкелеге, гел шаярасы, күңел ачасьи килү дәрте белән алмашына торган чак иде. Азрак йоклап, зур тырышлык белән иртәнге тәмле йокыларын җиңгән кешеләрдә андый теләк аерата көчле була. Фатьямовның мондый усал шаяртуы- нәкъ вакытына туры килде. Комбайнчыларга эләгү белән ул, үткен-үткен сүзләр кыстырылып, әйләнә-тирәсендә көпчәк шикелле тәгәри башлады-. “
— Хатынны җигәргә ярый яравын да,—диде берсе, —дусты юк.
— Ышанычлысы- юк,—дип кыстырды икенчесе.
— Дустына тарткы кирәк, — диде өченчесе.
— Тазасьп кирәк...
Фатья-мов шактый дорфа сүзләр белән ишарәләп, Кадыйровны чеметкәләргә тырышса да, көлке тәгәрмәче тегесенә тими генә әйләнеп йөри иде.
Шушы уен-көлкене ничек тә кыздырыбрак җибәрмәкче булып, ул:
— Хатын тарткы түгел шул, — дип уртага сүз ташлый һәм хуплаган кыяфәт белән күзләрен ялтыратып, башкаларга карый иде.
— Минеке карт инде,—дип зарланып куйды дядя Вася,—тарта алмас.
Фатьямов көрсенеп әйтеп куйды:
— Минем менә хатын да юк, дус та юк әле.
— Бөтенләй мескен икәнсең,—диде дядя Вася, аны кызганып.
Кадыйров көлемсерәп куйды.
— Ничә ярдәмчең бар соң синең?—дип сорады ул Фатьямовтан, борылмыйча гына.
Уен-көлке сүрелә төште. Тәгәрмәч, соңгырап көлгән тавышлар белән шыгырдый-шыгырдый, тукталып калды-.
— Ярдәмчемени алар? — диде Фатьямов. — Гали үз эшендә, Вәли үз эшендә...
— Юкны сөйләмә,—дип аның -сүзен бүлде дядя Вася.— Син минем иң яхшы* штурвальныйны алдың, ә миңа хатынга ялынырга калды хәзер.
Комбайнчылар арасыннан кемдер:
— Аңа рөхсәт бар. Кешенекенә нәфесе зур аның,— диде.
Фатьямов, эшнең начарга китә башлавын сизеп, уен-көлкене яңадан кайтармакчы булды.
Минем ярдәмчеләр нәрсә ул? — диде ул, Кадыйровка карап.— Шундый ях-шы таянычың булганда, сиңа төннәрен бер кайгысыз йоклап чыгарга да була. Бер төнне Наташа йоклата, икенчесендә — Маһинур...
Ләкин бу юлы1 Фатьямовның тупас шаяртуы берәүгә дә кызык тоелмады. Аңар кушылмадылар. Киресенчә әле, комбайнчылар хәзер,
66
шаяртусыз-ннсез, ничектер тагын да катырак торып, Фатьямовка ябырылдылар. Чыннан да нигә ул иң яхшы ярдәмчеләрне үзенә генә алган? Ниткән хәл ул бер агрегатта ике заместитель дә дүрт чүмәлә салучы? Фатьячмовка бик майлы түгелме?
— Без дә кеше бит, — диде дядя Вася, ачуы килеп. — Аннан кай җиребез ким?!
— Аңар шартлар башка, — диде икенче берәү.
— Узындырдылар!
— Нигә синекен өч машина ташый да, мин ике арба белән азапланам?— дип җавап сорый башладылар комбайнчылар. — Кем рөхсәте белән «Сталинец»ка ярдәмгә ярты бригаданы биргәннәр, ә мин менә чүмәлә салырга бер кеше дә сорап ала алмыйм?..
Фатьямов якасын ычкындырып җибәрде һәм, комбинезоныннан чыгарга җыенгандай, ышкылып беткән муенын боргалый башлады.
Икенче бер комбайнчы:
— Ник... — дип, тагын бер кичектергесез мәсьәләне төртмәкче булган иде дә, шул чакньь контора чатыннан директор килеп чыкты.
Ул йокысыннан гына торган, кителен ялангач тәнгә җилбәгәй салган. шунлыктан йон баскан күкрәге күренеп тора иде.
Терсәк тиңентен кояшта янган кулын Кадыйровка сузып:
— Йокыгыз туйдымыни?—диде ул барысына да.
Дядя Вася һәммәсе исеменнән дә шелтә белдергәндәй җавап бирде:
— Нишләп вакытны әрәм итик?
— Дөрес,—диде Богданыч. — Җыелышны^ кыска тотабыз. Хәзер үк таралышабыз...’
Барысы белән дә берәм-берәм күрешеп, җыелышны башлап та җибәрде ул:
— Кадыйров төнлә дә урдырырга мөмкин икәнен күрсәтте.
— Иртәрәк әле,—диде дядя Вася.
Директор аңа каршы:
— Иртә түгел, иптәшләр,—диде. — Хәзер менә аның затонына барып карыйбыз, күрерсез. Кадыйров иң күп урдырды.
— Хатыннар урдырышкач, — дип кыстырды Фатьямов.
— Бигрәк әйбәт, — диде аңа директор. — Без хатыннар түгел. Җыелышны озакка сузмыйк.
14
Кадыйровка чүмәлә салырга кеше кирәк иде. Колхоз председателен кабат күреп сөйләшкәннән соң, ниһаять, аңа Шура Зацепинаны бирделәр.
— Синең карамакка, — диде Шура, килеп җиткәч.— Икәү генә җитми, ахры, сиңа, өченчене җибәрделәр.
Кадыйров аңа комбайннан өнәмичә карады. Чүмәлә салучы кеше Кадыйровка хәзер бик кирәк, әмма Шура түгел.
— Монда аяк астында буталып йөргәнче, дуңгызларыңны! гына карар идең,—диде ул, юри тупас әйтергә тырышып.
— Минем эш кечкенә, — диде Шура. — Мине җибәрделәр. Бар, На- ташаның иренә күз-колак бул, диделәр...
Кадыйров утырды. Кычкырып та, ачуланып та файда булмас, барыбер Шураның авызын каплый алмассың...
Ул арыган бер кыяфәттә Шурага:
— Күз-колак буласы юк монда,—диде.
Шура, аның сүзенә каршы килмәде:
— Шулай билгеле, — диде. — Күз-колак булган өчен эш көне язмыйлар.
5* 67
— Әйе, әйе, -монда салам актарырга кирәк! — дип искәртте Кадыйров.
— Актарырмын, — диде Шура.
Аның үз-үзенә ышанып һәм бигрәк тә, тыныч кыпа әйтүендә Кадыйров ничектер бер әдәпсезрәк котырту бар шикелле тойды һәм шактый вакыт аңлый алмый торды: кем җибәргән аңа шушындый вакытта бу җәфаны? Наташа дисәң, фермада дуңгыз балалары белән шулхәтле мәшәкать булганда, токтымалга ярдәмчесен биреп җибәрмәс. Бигрәк тә, Шурага ирен караштырырга кушып, үз дәрәҗәсен үзе төшермәс. Наташа андый түгел. Ә Маһинур дисәң, Шураны ул бөтенләй бар дип белми.
— Бар, атла, — диде Кадыйров, Шурага кулын селкеп. Ул аны колхозга кайтарып кына җибәрер иде дә, нишлисең бит, арыш биек, чүмәлә салгычка тум-тулык башак тулган, коела. Кадыйров, чүмәлә салгычка таба башы белән изәп, кабатлап әйтте: — бар, саламга күз- колак бул.
— Салам качмый әле,—диде Шура, аны тынычландырырга тырышып.
Кадыйров ягулык салып, үз телендә «кыскыч» дип аталган карга борыны белән бакның бөкесен борып маташкан арада, комбайн янына, тавышсыз гына, зәңгәр машина килеп туктады. Кадыйров иелгән җиреннән турайды. Кул аркасы белән маңгаендагы тирләрен сөртә-сөртә. директорга текәлеп карады. Тегесе дә Кадыйровны күзли-күзли, баскыч буйлап өскә менеп килә иде.
— Нишләп син болай кәефсез бүген?
Кадыйров, кыскычны! инструментлар ящигына ташлап:
— Дуңгыз караучы хатынны җибәргәннәр, — дип зарланды.
Богданыч көлеп җибәрде.
— Бу хатынның кулы алтын бит аның, —диде ул, чүмәлә салучыны яклап.
— Аның каравы теле... Белмим, кем китергәндер аны монда.
— Үзем! — дип эндәште Шура. — Үземнең киләсем килде.
—- Бигрәк әйбәт, — диде директор, Кадыйровны* тынычландырырга тырышып. — Мондый хатын булганда, салам тыгылып тормас.
Ул фуражкасын1 салды һәм, юеш чәчен учы белән сыйпый-сыйпый, Каревның кайтуын, иртәгә эшкә башлыйсын әйтте.
— Минемчә, кулының ибе юк әле аның. Бераз Фатьямовта эшләп торсын, — диде директор.—Хәзер инде ярдәмчеләрең ышанычлы булгач, бигрәк тә.
Кадыйров каршы! төште.
— Кирәкми,—диде ул. — Фатьямовка әнә минем ярдәмчеләр барсын. Миңа Каревны кайтарыгыз. Без аның белән бер куллы булса да эшли алырбыз.
— Дөрес! — диде Шура, аның сүзен хуплап. — Фатьямовка да хатыннар урдырышкан икән дисеннәр.
Директор кашларын күтәрде. Якты күзләре елмаеп тора иде аның.
Кадыйров. Шурага ачуы килеп, директорга:
— Миңа берсе дә җиткән, — диде. — Монысы белән дә әле ерып чыгарга ходай язсын.
15
Кичкә таба Кадымровнын. күңеле тынычланды. Шурага булган ачуы басылды, чөнки чыннан да кулы алтын булып чыкты'аның. Бер үзе ике кеше чаклы эшли иде. Арыш аерата куе һәм биек урыннарда, чүмәлә салучы, сәнәге белән, күперенеп килгән салам өемнәрен генә төшереп калмыйча, .урдырган мәлгә ара-тирә хедерга йөгергәләп, эләгеп калган башакларны да төрткәләп чыгара иде.
68
Комбайн туктаусыз урдыра. Соңгы арыш загоны .күзгә күренеп тарая. кыскара бара. Кояш баешка күршеләргә күчәргә мөмкин булачак. Ләкин басуга председатель Иван Семенович килеп төште һәм Кадый- ровтан бодайны урдырырга үтенә башлады.
— Булмый,—диде комбайнчы. — План буенча кировчьпларга барырга тиешмен.
— Бүген түгел бит, — дип исенә төшерде аның Иван Семенович.— План буенча син аларга берсекөнгә генә барырга тиеш.
Әйе, Кадыйров үз колхозларындагы арышны срогыннан элек бетереп килә. Наташа белән Маһинур булышты. Шулай да урып-җыю эз- леклелеген бозарга ярый дигән сүз түгел. Аннары» нәрсә диярләр комбайнчылар, бигрәк тә Фатьямов. Өченче көн Кадыйров төзегән планының. үзгәрмәячәгән күрсәткән иде аңар.
— Юк. булмый,—дип, катгый кабатлап әйтте ул. — Машина тәмен белеп кенә урдыра башлады — арышка җайланган. Хәзер бодайга күчсәң — барысын да яңадан җайлаштырырга кирәк. Тәртипне бозмыйм.
— Маһинур җайлаштырыр,—диде председатель.
Кадыйров риза булмады.
— Мин хәл итмим бит.
— Кем хәл итә соң синең өчен? — диде Иван Семенович, күндерергә тырышып. — Син хуҗа бит. Безнең бодай план буенча тагын бер атнадан соң өлгерергә тиеш иде. Иртәрәк өлгергәч, нишләтәсең инде аны? Чалгы белән чабарга кешеләр җибәрдем дә бит, алар гына ерып чыгарлык түгел. Ә комбайн кировчылардан кайтып, план буенча урдыра башлаганчы бөртекнең яртысы коелып бетәчәк. Синнән, Федя, шуңа дип сорыйм да: үзебездә, ичмасам, бер генә төн эшлә инде,—бер ун гектарлап урдырсаң, калганын үзебез дә ерып чыгарбыз. Күршеләргә барырга кичекмисең әле. Аларның бит алай »кызү түгел — чак кына соңгарак калып чәчтеләр.
— Мин хәл итмим,—дип, катырак итеп кабатлады Кадыйров.—Директор белән сөйләш.
Председательнең ачуы килде.
— Таш икәнсең! Планына капланды да кузгалмый да. Мин Фатьямов түгел. Минем алда, үз сүземне итәм дип, кыланасың юк. Миңа үз характерыңны: күрсәтмәсәң дә ярый. Кирелегеңне белом! Монысында инде арттырып та җибәрдең. Үзбәкләр әйтә бит: ишәгең чыгымласа, алга атлату өчен артка сөйрәргә кирәк аны, диләр. Кара аны, мин дә койрыгыңнан тотынмагаем.... Давай тартып җибәрик.
Кадыйровның ачуы-килмәде. Ул председатель сузган папиросны алды да яңа гына урылган салам өеменә аның белән янәшә утырды. Сүз дәүләт ашлыгы турында барганда, кешегә ачуланырга ярамый, дип уйлады ул.
— Мин сиңа булышлыкка иң яхшы» хатын-кызларны бирдем,—дип исенә төшерде аның председатель. — Күршеләргә күчсәң-питсәң, бирмәскә дә булдыра алам. Дөрес анысы-, Богданыч үтенә. Но болай булгач, бирмим дәг сүз дә тыңламыйм. Безнең дә бит план...
Кадыйров аның сүзеннән туктатты:
— Үз хатынымны! сорап тормаячакмын. Ә Маһинур үзе дә колхоздан китәргә теләмәс. Богданыч үтенә икән, сөйләш аның белән.
— Аны ризалаттым мин, — диде председатель. — Бигрәк синең ризалыгың кирәк... Хатыннардан башка нишләрсең соң?
— Карев белән эшләрмен,—диде Кадыйров.
— Алайса Шураны сорарсың.
— Шураны?—дип көлде Кадыйров һәм бүген үк ташлаган салам өемнәренә әйләнеп карады да җавап бирде: — Шурадан баш тартмыйм.
Әйе, аның комбайнында әнә шул Шура булсын алайса!
69
Чүмәлә салучьи хатын боларның сөйләшкән сүзләренә дулкы-нлана башлады, күрәсең, арбадан төшеп, председательне шелтәләп алды»:
— Алай ярамый ич инде, Иван Семенович! Үз колхозыңны гына беләсең син. Күршеләргә дә күз салырга кирәк. Без бит аерым хуҗалык түгел.
— Күршеләр чүмәлә салырга үз кешеләрен бирсеннәр.
— Көт син алардан,—диде Шура, хәтере калып. — Өйрәтә-өйрәтә җаның чыгар. Ә без Федя белән эшләргә өйрәндек инде...
Председатель ачык җавап ала алмыйча, Кадыйровны койрыгыннан тартып булмаслыгын сизеп, директор янына китте.
Кадыйров нидер уйлап, чүмәлә салучыга беренче күргән шикелле • карады.
— Бергә эшләрбез,—диде ул.
— Эшлибез,—дип сүз бирде Шура.
Комбайн бераз туктап торганнан соң, берничә әйләнерлек калган җирне урдырып, кузгалып китте.
16
Кадыйров: бергә эшләрбез, — дигәч, Шура тагын да өлгеррәк булып китте. Барысына да җитешә башлады ул: суны вакытында китермисең дип, су ташучы белән дә әйткәләшеп алды. Барган мәлгә комбайннан сикереп төшеп, Кадыйров күрсәткән ташны да юлдан алып ташлады, хәтта акрын кыймылдаган шоферга йодрык та күрсәтеп куйды.
Кирюша, ачуы килеп, кабинадан:
— Комбайнда кем соң хуҗа сезнең?—диде.
Кадыйров, көлеп, иңен сикертеп куйды-.
— Күрәм, — диде шофер, ачуы бетеп. — Бу хатын белән булганда югалмассың! — Ул, шап иттереп, кабина ишеген япты да, комбайн яныннан кузгалып китте.
Моңарчы дәшми-тынмый гына йөргән икенче шофер да түзмәде. Битендәге тирләрне күлмәге белән сөртә-сөртә җитди чырай белән, Кадый- ровка бераз акрынрак урдырырга киңәш итте.
— Акрынайтырмын мин сиңа!—диде Шура, сәнәген күрсәтеп.
— Мотор чыдамый! Кайный бит инде,—диде тегесе, радиаторны күрсәтеп.
— Су өстә! — диде Шура.
Шофер төкеренеп куйды да кабинасына керен качты.
— Чыннан да бу булганда югалмассың, — дип сөенеп куйды Кадыйров.
Чүмәлә салучыга күз салгалап. аның җитез хәрәкәтләренә сокланып карый-карый, Кадыйров күңеленнән аптырый башлады: шундый әйбәт хатынга нигә ул кадәр каты* бәреләләр?
Шулай шул, шәхси тормышы- җимерелде аның...
Шура сугыш елларында ике иреннән берсез калды. Беренчесе бригадир иде. Өйләнешеп туйларын гына уздырганнар иде, — фронтка китеп һәлак булды. Икенче ире — передовойдан Шураны» озын-озың хатлары белән юатып торган Алеша—сугышта бер кулын калдырып кайткан иде. Бервакыт, тылда хәзер диңгез тубыктан миңа, дип эчеп-исергән дә Зөягә төшеп үлгән.
Яңа гына туй иткән икенче иреннән дә калгач, Шура үзенә өченче ир табу өметен өзеп, гарьлектән, очраклы гына туры килгән бер яшүсмер— дуңгызлар көтүче Мишенькага ябырылды һәм аны, әле «сабыем» дип,, әле «нарасыем» дип атый-атый, аналарча ягымлылык белән иркәләп йөри башлады». Ләкин күп тә үтмәде, дуңгыз караучы хатыннар аны, Мишенька белән чуалганы» өчен, кыйнап ташладылар. Шуннан Шура, бөтен дәрт-ялкынын биреп, олы яшьләрдәге итекче Архипны
70
яулап алды. Теге сугыш заманында ук, бугай, хатынсыз калып, авылның бер читендә гомер кичергән бу итекченең «тыныч кәсебеннән» Шура тиз арада туйды да, башкалар белән типтерә башлады.
Ташыл торган чибәрлеге, күзләрен җемелдәтеп, мутландырып кысыл каравы һәм уемланып килгән иреннәре читендәге 'беленер-беленмәс төкләре белән Шура үзенә гашыйкларны ансат кына таба иде шикелле.
—■ Күкләргә менеп, мәхәббәт сатарга вакытым юк минем. Җирдә генә йөрим мин... —дип искәртеп куя иде ул гашыйгына.
Хатыннар башта гөнаһларын яшереп, соңыннан тәүбә иткән дусларын вакыт-вакыт йолсалар да, кешедән яшерми эшләгән гөнаһны һич кичермиләр. Шулай булгач, Шура үзенең ваемсывлыгы белән ачыктан- ачык мактанып йөри икән, димәк, ул оятын да җуйган, кайчан да булса бер тәүбә дә итми дигән сүз. Хатыннар җыелышта, аны колхоздан кудыртуны сорап, сүз күтәрделәр. Ләкин председатель кулларын гына җәеп җибәрде.
— Андый эшкә, иптәшләр, йөгән кигезеп булмый,—диде ул, сүзне уен-көлкегә кайтарып калдырырга тырышып.
Аның Шураны кулдан ычкындырасы килми иде. Ул вакытта нәкъ печән өсте чак, ә Шура көн саен икешәр норма диярлек печән чаба иде.
Председатель хатыннарны күндерергә тырышып:
— Минем уемча, хәзергә әле аның килешми торган тәртибе производство эшебезгә зыян итмәгәч... — дип алдап-йолдап сөйләргә кереште.
Котырынып киткән хатыннарны көч-хәл белән тынычландырды ул.
17
Фатьямов уңмады.
Элек үзенә бер колхоз булган Чапаев бригадасындагы', быелгы урып- җыю эшен башлап җибәрәсе участокта арыш тигез өлгерми иде. Әллә чапаевчылар начар чәчкәннәрме, — ихтимал, төрле срокта, төрле-төрле орлык чәчүләре дә «мөмкин, чөнки яңгырлар озакка сузылып, көзге чәчү ике тапкыр тукталып торган иде, — әллә колхозчылар карны төрлечә тоткангамы, — кайбер урында щит белән, кай урыннарда кырга ботак- «■ атак яки көлтә салып тотканнар иде, — әллә инде иртә төшкән кыраулар, көзге әче җил җитемендәге көнчыгыш сөзәклектә яшь үсентеләрне көйдереп, уҗымның тишелешенә тәэсир иттеме, — белүе кыен иде хәзер. Ни генә булмасын, арыш урыны-урыны белән саргайса да, яшькелт иде әле. Фатьямов аны буеннан-буена бертоташтан урдырып чыгармын дип килгән иде, ләкин басудагы шул саргылт таплариьи күргәч, сайлап урдырудан котыла алмаячагын аңлады. Ә монысы инде, бушлай күченүләргә ягулык әрәм итеп, «Сталинец»та зур басуны аркылы-буйлы танцевать итеп йөрергә, өлгергән өлешләрен урдырганда хедерга яшел ба-шаклар эләгә-питә күрмәсен дип, әледән-әле карангалап торырга кирәк дигән сүз иде.
— Булмый, — диде ул бригадирга, — сез хәзер берләшкән, үзегез урдырыгыз. Комбайннан башка да ерып чыга аласыз. Аннан -бер башак, моннан бер башак чүпләп йөреп, файда юк миңа.
— Алайса, файдалысын эзлә, — диде бригадир, кәефе китеп. — Бездә синеке шикелле зур хедер белән иркенләп урдырырлык түгел, билгеле. Самоходчылар1ны« сорарбыз. Алар -сайланучан түгел алай...
Фатьямов күршеләргә китте. Ләкин кировчылар Кадыйровны көтәләр икән. Ә анысы, законлы хокукын «Сталинең»ка бирәсе килмичә, риза булмады. Нишләмәк кирәк инде? Директорга барып зарланырга«мы?
71
Анар барсаң, әлбәттә, ул: чапаевчыларның ничек чәчкәнен беләсеңме? дип сораячак. Комбайнчы урып-җыю эшенә көздән үк хәзерләнә башларга тиеш, ә Фатьямов бу юлы элекке тәҗрибәсенә ышанып калган иде. Чапаевчыларга беренче ел гына урдыруы түгел. Аларның басулары тирәли ачык, каплап куелган ике зур миски шикелле, сөзәгәеп төшкән һәм дымны' сакламый: җил корыта, ә язын кар сулары, җәен яңгыр сулары, гөрләвекләр булып, күрше чокырларга агып бетә. Ан-дый калку җирләрдә арыш иртәрәк өлгерә торган иде. Ә =менә быел Фатьямов, чапаевчыларга ышанып, алданды.
Шулап, берәүдәй дә зарланырлык урын юк, дип уйлады Фатьямов. Директордан башка үзем әмәлен табарга кирәк. Югыйсә, үзеңнән зарланасың— дияр...
Фатьямов, урып-җыю эшен туган авылында башларга булып, үз колхозларына күчте. Үз өендә стеналар да булыша, диләр бит.
Ул үз колхозларында бер башак та калдырмыйча, хәтта комбайн керә алмаганлыктан колхозчылар үзләре урырга тиешле ерак участокларны да бетереп урдырырга булды. Ни дисәң дә үз авылдашларыңның хәтерен калдыру ярамас. Тик шунсы гына үкенечлерәк, арышны азрак чәчкәннәр, аннары басулары да урыны-урыны белән тигез түгел икән.
Икенче көннең азагына таба, әллә ничә борылышлы бик әшәке соңгы затондагы арышны бетереп килгәндә, Фатьямов «Сталинец»ның темпны югалтуына ышанды. Аны самоходчылар гына түгел, «Ком.мунар»лар да узып киттеләр. Ул, тиз генә куып җитмәкче булып, чапаевчыларга кире килде, ләкин анда аны көтеп тормаганнар иде инде. Бригада урып- җыю эшенә барлык эшче көчен җыйнаган — басуга карт-корылар, яшүсмерләргә хәтле чыкканнар иде. Саргайган урыннар — кайсысы кул белән, кайсысы лобогрейка белән,—барысы да урып чыгылган, шулай итеп, өлгереп килгән арыш басуы анда-сандагы уйдык-уйдык урыннар белән чуарланып тора иде инде. Фатьямовка шул уйдыклар буенча •машина кууның мәгънәсе юк иде. Хәер, колхозчылар үзләре дә комбайнчыга бүтән ялынмадылар,- ала-кола булса да, быел биек-биек булып үскән арышны кызып урырга керешкәннәр иде. Янәсе, үз көчләре белән генә ерып чыгалар.
Фатьямов, ике аргы участокны урдырып, кичкырын МТСка кайтты. Директор юк иде. Шуннан ул агроном янына керде. Анда Кадыйров та утыра иде.
— Партизанлык итәргә ирек бирмәм мин сезгә, — диде Корнеев, ка- рандашьи белән суккалап. — Планны бозу өчен төземиләр.
Кадыйров дәшмичә тәрәзәгә карап тора иде.
Фатьямов аларга баш кагып исәнләште дә, сөйләшергә комачауламас өчен, икенче тәрәзә янына барып утырды.
— Кем рөхсәт итте сезгә бодай урдырырга?—дип сорау алуын дәвам иттерде Корнеев. — Кем белән килештегез?
— Председатель сөйләште. — Кадыйров торып фуражкасын киде.
— Председатель?—дип кайтарып сорады Корнеев. — Директор беләкме?.. Яхшы, ачыклармын мин анысын. — Карандашын өстәл өстенә куйды.
Монысы»: «хәзергә сөйләшенеп бетте» дигән сүз иде.
Кадыйров чыгып китте.
— Ну? — Корнеев, кәгазьләрне бер читкә этәреп, икенче тәрәзәгә таба борылды. — Әйтеп кара.
Фатьямов Кадыйров урынына күчеп утырды һәм башыннан фуражкасын салды.
— Аптыраган әле, Сергей Иванович,—дип зарлана башлады ул.— Эшнең башы каравыл кычкырырлык кына.
Фатьямов аңлатып бирде: ул кыйпыкларда гына эшләргә мәҗбүр икән—- «кировчыларда янымда гына әзер каравай барында, каян туры
72
килсә, шуннан каты-коты» эләктереп көн күрергә «мәҗбүрмен», ди. Нишлисең бит, Кадыйров бирми. План буенча, ди. Ул Кадыйровньи, Сергей Иванович, тикшереп тәртипкә кертергә вакыт иде. Эшнең башыннан бирле аяк чалып килә. Үз тирәсенә хатыннар җыеп, нәрсәдер маташ- тырмакчьи була — хәзер үзем генә ерып чыгам, дип уйлый торгандыр. Иптәшенә теләктәшлек итми...
Корнеев көлеп куйды. Фатьямов сөйләгән нәрсәләр урып-җыю кампаниясенә кагылмый иде.
— Хатыннар турында соңыннан,—дип искәртте ул. — Анысы-и мин үзем дә белергә тырышырмын. Башта эш турында сөйләшик әле. Нигә соң син кировчылар дип аягыңны» терәдең?
— Беләсеңме, — дип аңлатырга кереште Фатьямов, — минем маршруттагы участокларның бераз көтәрлеге бар әле. Ә кировчылар әзер инде — арышлары өлгереп җиткән.
Агроном карандашы белән өстәлгә суккалап алды.
— Урдыр!
Корнеев моны үзенә хас булмаган шундый бер тәвәккәллек белән әйтте — Фатьямов бераз ышанмыйчарак торды.
— Беләсеңме... — Фатьямов якынрак килеп утырды. — План буенча, дөрес, кировчыларныкын урдыру минем бурыч түгел-түгелен. Әгәр дә чапаевчылар утьфтмаган булсалар...
— Урдыр! — диде Корнеев, аның сүзен бүлеп.—«Сталинец»ка- барысы да мөмкин.
— Яхшы... Ә директор?
— Директормы»? — дип кайтарып сорады Корнеев. — Минем уемча... — Ул чыннан да уйга калды». — Богданыч каршы килмәс. Кадыйров< үзе планнан читкә чыккач, бигрәк тә. Урдыр...
Төн уртасы җитәрәк, Фатьямов кировчыларга күчте.
18
Ике сәгатьләп вакыт соңарак, үз колхозларындагы бодайны урдырып бетергәч, Кадыйров та кировчыларга күчеп килде.
«Сталинец»ны ул ерактан ук, сыртлыкны узгач ук күрде һәм аптырап, Шурага әйләнеп карады. Тегесе кулы» белән муенын сызып күрсәтте. «Шул шул,—диде Кадыйров башын кагып. — Муеннан кисәчәк». Шура, мотор -гөрелтесе тавышын капламасын өчен, Кадыйровка таба иелә төшеп, кычкырдың
— Ә син аңа -муеныңны куеп торма! Үзе арыш сорап йөрде, ә үзе бодайга килеп борынын төрткән!
Кадыйров комбайнын борды да, тизлекне киметмичә, Фатьямов комбайнына аркылы китте. «Сталинең», киң басуны аксыл камыл тасмасы» белән урап, беренче кругны әйләнеп килә иде.
— Кара әле! — диде чүмәлә салучы», Кадыйровның аркасына төртеп. — Никадәр урап алган.
Кадыйров -машинасын туктатты.
— Иң яхшысын авызыбыздан тартып алдьи бит!—диде Шура, тынычлана алмыйча.
— Зинһар син дәшми генә тор, — дип ачу катыш үтенеп сорады аңардан Кадыйров.
Самоходный, моторы буш әйләнешләр ясап бырылдый, төтен трубасын дерелдәтеп, калтырана. «Сталинең» якынлашып килә иде. Фатьямов штурвал күперчегендә иелгән җиреннән тураеп басты» да, ипдер көткән шикелле, самоходка карана-карапа, кинәт кулы белән читкә таба изәде: янәсе, кит, юлда торма.
— Китмә!—диде Шура. — Килеп бәрелсен.
73
Кадыйров моторын сүндерде. Ләкин «Сталинец», тасманьи ничек кенә булса да тоташтырырга тырышып, самоходный. урагы яныннан ук кыеп урдырып китте.
— Ашыгасыңмы? — дип кычкырдьи Шура. — Кара син аны, ярты төннән торып чапкан! Чык та тотып тормый сине, юкса моңарчы...
— Тик кенә тор әле!—диде Кадыйров.
Шура, ачуы кабарынып:
— Ә нигә урак астына килеп керә ул!—диде.
Фатьямов комбайнын туктаттьи да ашыга-ашыга җиргә төште.
— Менә мин загонны әйләндереп тә алдым, — дип мактанып әйтте ул, урдырганына карый-карый,— зуррагын зуррак инде дә, аның каравы иркенләп йөрергә була.
— Тыгылырсың әле!—диде аңар Шура. — Кеше өлеше бугазыңа утырыр. Кара син аны, урта бер җирен генә бүлеп алган. Бугазына төртелсен!
Кадыйров төчкерәсе килгән шикелле йөзен җыерып аңа таба караган иде, — Шура шунда ук читкә китте.
— Шуннан? — дип сорады Кадыйров Фатьямовтан.
Тегесе, кулларын артка куеп, аякларын җәеп самоход алдына баскан. Кадыйровка фуражка козырегы астыннан, кояшка караган әтәч шикелле, бер күзе белән карап тора иде.
Гаепле генә елмаеп:
— Юл бирешәбезме? — дип сорады ул үз нәүбәтендә.
Тракторчы сикереп торып коткарышырга ашыкты.
— Ә, тату гына аерылып китә алмассыз шикелле,—дип арага керде ул. — Ярты< литрсыз хәл итә алмассыз, ахры.
Кадыйров җавап бирмәде. Ул каядыр читкә, көнчыгышта алсуланып килгән таң шәүләсенә текәлеп караган иде. Фатьямов та, тынычсызланып, шул якка карады һәм ап-ачык таң яктысында пыялаларын ялтыратып килгән зәңгәр җиңел машинаны күрде.
— Директор үзе хәл итсен,—диде Шура.
Машина килеп туктауга, аннан Маһинур белән Богданыч килеп чыкты. Директор, бераз читкәрәк китте дә, көпчәкләре белән эләгеш- мәгәннәрме дип, ике комбайн арасына карады. Аннары гаҗәпләнеп, Кадыйров белән Фатьямовка карап алды.
— Ни булды?
— Чалгы ташка тиде,—диде тракторчы. — Бер загонны бүлешә алмыйлар.
— Нәрсәсен бүләргә аның,—диде, Кадыйров, тыныч кына. — Загон минеке.
Директор аңлап алды. Ул машинасы' янына килде. Аның артыннан Фатьямов иярде.
— Л1ин бит үз рөхсәтем белән тотынмадым, Иван Богданыч. Закон буенча.
— Кем рөхсәт итте?—дип сорады директор арыган кьняфәт белән.
— Корнеев.
Богданыч, Маһинурга күз салып:
—- Корнеев?—дип кайтарып сорады.
Маһинур, тәмам өлгереп җиткән бодай өстенә иелеп, башак уып ал- дьи да, сүзсез генә, кипкән бөртекләрне күрсәтте.
— Урдыр!—диде директор, кулын селкеп.
Фатьямов җанфәрманга комбайнына таба йөгерде.
Кадыйров, китеп барган «Сталинең» артыннан сүзсез генә карап, һаман самоходында утыра нде әле. Янына Маһинур менде.
— Федя! Тарткалашып торма,—дип үтенде ул, учындагы бөртекләрне күрсәтеп, — бодай өлгереп, вакытыннан узган.
74
Кадыйров сүзсез генә комбайннан сикереп төште дә директор янына килде.
— Урдыр!—диде аңа директор. — Янәшә башла загонны.
— Фатьямов беләнме?—дип кайтарып сорады Кадыйров.
Директор, кырыс кына:
— Әйе, Фатьямов белән, — диде һәм, Кадыйров каршы сүз әйткәнче. өстәп кунды: — Тик, кара аны, бик эчкә кермә. Ярга хәтле генә урдыр. Ә аннан, яр өстеннән, тагын бер затонлык калдыр. Монда әле сез икәү дә ерып чыга алмыйсыз. Өченче машина җибәрермен.
— Аз, — диде Кадыйров. — Бөтен эмтеэсны китерергә иде. Кеше саен бер башак булсын.
Директор, папирос алыйм дип, кесәсенә тыгылды.
Фатьямов, машинасын икенче әйләнешкә борып, самоход каршында тукталып калды.
— Яннан узарга кушасыңмы! әллә? Ал юлдан!—дип, ачуланып кычкырды ул Кадыйровка.
Ләкин тегесе папиросын кабыза иде — дәшмәде.
«Сталинец» зәһәрләнеп моторын үкертә башлады. Богданыч, гаҗәпләнгән дә, ачуы да килгән кебек, күз кырые белән генә Кадыйровка карады. Аннары Маһинурга таба борылып, башы белән ымлады. Тегесе эшне аңлап алды: самоходка менеп, моторны кабызды» да машинаны читкә чыгарып куйды.
19
Фатьямов белән Кадыйров хәзер янәшә урдыралар.
— Без рекорд артыннан кумыйбыз,—ди Шура, үзләрен тынычландырырга тырышып. — Күзгә рекорд күренми әле монда. Тизрәк бодайдан арынырга кирәк.
Комбайннар ярга таба борылган саен очрашалар, һәм Фатьямов, Кадыйровка эндәшергә кыймыйча, шаярган булып чүмәлә салучыга сүз ата: -
— Әйдә, әйдә, ярыш, Шура!
— Туарылырсың, — ди Шура.
Шуннан соң Фатьямов Кадыйровка эндәшә.
— Бер загонда эшләү тылдагы шикелле түгел икән, — ди ул, башы белән авылга таба ымлап.
Сүз икенче очрашканга кадәр өзелеп тора.
— Мондый загонда шар булып тәгәрәрлек, — ди Фатьямов, басуга сокланып.
— Тәгәрәрсең әле кеше затонында! — дип яный аңа Шура.
Фатьямов каршы төшә:
— Кешенеке түгел ул — безнеке, колхозныкы.
Шура моңарчы тавыш-тынсыз эшләгән Кадыйровка:
—" Карале тегене! Каян килгән аңар мондый намуслылык, — ди.
Ләкин Кадыйров күрми дә, ишетми дә иде. Ярга таба борылышта бодай куеланып китте — сүз озайтып торырга вакыт юк. Хедериың киндере башакны өзлексез биреп тора, ә -молотилка кирәгеннән артык төялеп, ыңгырашкан кебек гүли-гүли, тонык кына эшли иде.
Ул арада Фатьямов:
— Югары тизлеккә күчерәм, — дип мактанып куйды. Шура да, үз чиратында җавапсыз калмаска тырышып:
— Кирәк икән, җаифәрманга чап!—диде. Ә без, — ул Кадыйровка таба башын изәде. — Әкрене белән дә куып җитәбез...
Загоннар тарая барып, комбайннар бер-берсеннән ерагайган саен, кычкыруы читен булганлыктан, сүз көрәштерү кимеде, һәм, ниһаять, Фатьямов үзенең «көндәшен» бөтенләй борчымас булды.
75
Сүзсез генә урдьнра башладылар. Кадыйров, эшенә чумып, борылышларда тизлекне күчерә-күчерә, Шурага таба борыла. Тегесе сугылган башакларньи тоткалап карый да: саламы чиста дигәндәй, аңар башын селкә. Фатьямов ашыга, ахрысы, машинасын үр менгәндә дә, хәтта яр янында да тизлеген киметмичә чаптыра. Ул арада басуга председатель килеп төште, аягы белән салам чүмәләсен ачып, җирдәге кибәкне өреп карады да, Фатьямовка кулын селекте: сүндер моторыңны!
Шураның куанычы эченә сыймады.
— Сикерә торгач, иреште, — диде ул. — Күп кирәк аңа. Күзе туймый.
Әмма Кадыйров аның бу куанычын уртаклашмады.
— Ашыкма әле, безнекен дә караячак хәзер,—диде ул.
Председатель, чыннан да, Кадыйровлар покосына күчте һәм алар чүмәләсен дә кайтарып ташлады. Шура аның тезләнеп, кибәкне өреп маташуын, аннары терсәкләренә ятып җирдән бөртек эзләвен, ни әйтер икән? дип, саламын да онытып, күзен алмый карап торды. Иван Семенович торып басты да, кулларын каккалап, икенче чүмәләгә күчте.
— Чиста! — дип пышылдадьи Шура, тынычлана төшеп. — Киттек, Федя.
Кадыйров, артына каранмый гына, машинаны алып китте. Председатель комбайн артыннан һәр чүмәлә астын өреп, тикшереп барды, аннары ерактан чүмәлә салучы хатынның нидер көтеп, караганын күреп, аңа баш бармагын күрсәтте һәм: дәвам итегез! дигәндәй кулын селекте дә китеп бардьк
— Алтын кеше ул безнең председатель,—диде Шура.
Кадыйров көлеп куйды. Әйбәт эшләсәң, кешеләр дә әйбәт булалар, дип уйлап куйды ул, һәм чүмәлә салучы хатынның кичә шушы председательгә, үзен самоход белән җибәрмәскә булганы өчен, ниләр әйтеп бәйләнүен исенә төшерде.
«Сталинең» янына ашыга-ашыга әйләнеп килүенә һәм, әле комбайн тирәсендәге кайтарып салынган чүмәләләргә, әле Кадыйровка таба ымлап, кызып-кызып сөйләвенә караганда, председатель Фатьямовның эшен кабул итәргә теләми иде.
20
— «Сталинең» туарыла башлады,—диде Шура.
Кадыйров як-ягцна каранмый иде, шулай да күз кырые белән генә Фатьямовның машинасын бик еш туктаткалавын күрә иде ул. Нишләптер Фатьямовның эше рәтле бармый. Самоход бишенче кругны әйләнә инде, «Сталинең» һаман беренчесендә азаплана әле.
Председатель, бер адым да калмыйча, Фатьямов комбайны артыннан йөри, һәр чүмәләне кайтарып, салам астыннан куш учлап туфрак ала да комбайнчыга китереп күрсәтә. Кадыйров, башта Шура коткысына бирелеп, сөенеп йөргән иде, соңга таба үзенәме, чүмәлә салучы хатынгамы ачуы килә башлады. Бишенче кругны әйләнгәндә ул самоходный үз затонында тып-тыныч урдыра бирүенә, ә «Сталинец»ның гел бер урында торуына уңайсызланып та куйды... Иптәшең бәлагә очрап, азапланып ятканда, безнең эш әйбәт дип, мактанып йөрергә ярамый бит инде! 4
Кадыйров, «Сталинең»ка иң якын дигән урында комбайнны! туктатты. Ләкин шул чакны көтелмәгәндә генә урылган җирдә'Маһинур күренде, һәм Кадыйров, аның нигә болан бик иртә килүен сорашып тормыйча, кулын ашыгып кыңа изәп, Маһинурны чакырып алды*.
— Бераз утырып тор әле, — диде ул, урынын биреп. — Тиз генә белеп килим әле: ни булган икән.
— Үзем белеп киләм, — диде Маһинур.
76
Кадыйров урынына утырды. Фатьямов каршында «уңайсызлануы, ни өчендер әллә ни арада юкка чыкты. Ул китеп барган Маһинурга ачулы гына карап, «яхшы алайса» дип эченнән әйтеп кунды һәм шунда ук Шурага таба борылды». «Давай, күрсәтик әле аларга», — диде ул башын кагып. «Кемгә?» — дип елмайды» Шура. Кадыйров үзенең «күрсәтик әле»сен күбрәк Маһинурга әйткән кебек тойдьп. Ә Шура моны сизенде, ахры. Шелтәле бер тавыш белән:
— Көнләшәсеңмени? — дип сорап куйды.
— Кемнән?—диде Кадыйров һәм шунда ук, әллә нигә бер була торган гадәтен күрсәтеп, кинәт нидер исенә төшкән шикелле, кычкырып җибәрде.
— Әйләндер саламыңны!
Бусы: кушмаган эшкә тыгылма, дигән сүз иде.
Шураның хәтере калмады моңа. Кадьпйровны котырта биреп:
— Күрәм, күрәм,— диде ул. — Җаныйлар әрләшәләр дә, бер-берсен жәлләшәләр, — дип Маһинур белән Фатьямовка таба ымлады. — Күрдең. башта синең самоходньр читкә чы-гарып, Фатьямовка юл бирде, хәзер әтәләнә-әтәләнә янына китте.
Кадыйров, аның тавышын томалап, мотор»ны кабызып җибәрде. Самоход кузгалып китте. Шура чүмәлә салгы»чка сикереп -менде дә актарылып килгән саламга каршы торган кебек, сәнәге белән каерып-каерьгп ала башлады.
21
Ул арада Маһинур әйләнеп килде һәм, хафаланып, Фатья-мовнын чистарткычы! киреләнә,—дип белдерде.
— Аптырап беткән, иләген алмаштырырга кирәк, бугай. Ләкин үзе генә булдырырлык түгел. Бәлкем, син барып карарсың?—дип сорады, кыяр-кыймас кы-на.
Кадыйров дәшмәде. Маһинурга сүзсез генә рульне биреп, комбайныннан сикереп төште дә урмаган брдай эченнән «Сталинец»ка таба китте.
Председатель аны зарланып каршы алды.
— Никадәр ашлыгым әрәм була минем, — ул учларына алып, туфрак белән аралаш бодай бөртекләрен күрсәтте.—Болай булса, ашлыгыбызның яртысы, җилгә очачак.
Кадыйров молотилканы карады. Икенче чистарткычның иләге, арасына тоташтан башак тулганлыктан, щеткага охшап калган иде.
— Шулай икән шул, иләкне алмаштырырга кирәк, — диде Кадыйров.
— Синнән башка белми идем,— дип шелтә катыш әйтеп куйды Фатьямов. — Бәлки, үзеңнекен биреп торырсың.
«Сталинец»ның эре күзәнәкле запас иләге юк иде. Хәер, моңарчы ул кирәк тә булмады, чөнки элекке елларны бодай быелгы шикелле бпк кибәкле түгел иде.
— Минем иләк моңа ярамый, — диде Кадыйров, Фатьямовнын шаяртып әйткәнен чынга алып. — Үзеңпекенең чыбыкларын суыргалап чыгарга кирәк.
Фатьямов сызгырып куйды.
— Суыргалап чыкканчы- күпме вакыт узачак?.. Мин чыбыкларны суыргалаганчы, бәлки, син минем затонны да урдырып ташларсың. Синей аппетитың—ай-яй!
Кадыйров, теләсәң нишлә, анысы синең эш дигәндәй, иңнәрен сикертеп куйды...
* Әмма шул чакны- сүзгә председатель кушылды.
77
— Алайса мин- «Стали1нец»тан -баш тартам, — дип катгый рәвештә белдерде ул. — Уңышны харап иттермим. — Ул аягы белән чүмәләне әйләндереп салды, чүмәлә асты- тульи бодай бөртеге иде. — Кадыйров үзе генә урдырсын.
Фатьямов молотил-кага үрелеп, мыгырдана-мыгырдана, сүгенә-сүге- нә иләкне тартып алды да җиргә ташлады. Кадыйров кыскыч сорады. Фатьямов, үзалдына сүгенүен дәвам итеп, инструментлар ящигына тыгылды. Кыскычны биргәндә, шуның белән Маһинурга күрсәтеп:
— Синең самоход әнә кая җитте инде!—диде ул.—Алмашың ышанычлы синең.
— Ничего, — диде Кадыйров, аны тынычландырырга тырышып.— Иртәгә ул алмашны сиңа димлим. Синең комбайнда да бәйрәм булыр...
Председатель иләкне тезләре белән басып, тотып тора, ә комбайнчылар, берәрне сикертеп, ялтырап торган чыбыкларны ике яктан суырып чыгаралар. Бер-беренә ачу тоткан кебек, икесе дә дәшмиләр иде.
Председатель аларньп татулаштырмакчы булып карады:
— Я, нәрсә җитми инде сезгә?! Ашлык соңгармасын дип, кеше сезгә актыгын бирә: сезгә мин менә өч кешемне җибәрдем, дуңгызлар фермасыннан Шура белән Наташаны алып бирдем,—үзебез, мәйтәм, ничек булса да ерып чыгарбыз. Маһинурны да жәлләмәдем. Ә бит мин мондый кызу вакытта аңардан башка кулсыз кеше кебек.
Фатьямов ашыга иде. Кадыйров чираттагы ыргакны турайтып бетергәнче, тегесе, аның кулын сыдыртып, чыбыкны суырып та чыгарды. Кадыйровның пычранган, тирән сыдырылган учына кан тибеп чыкты. Ул, сүзсез генә, кулын җиргә селекте.
Фатьямов, йомшарып китеп:
— Тукта! — диде һәм иләк аркылы аңа таба иелде. — Суыр каныңны!.. Егор! Аптечканы китер!—диде ул тракторчыга.
Яртьп сәгатьтән соң иләк әзер булды. Председатель беренче чүмәләне карап тынычланганнан соң, Кадыйров үз затонына кайтты, Маһинур, аның бәйләгән кулын күреп, самоходны туктатты» да, җиргә төште.
— Нишләде?—дип борчылып сорады ул.
— Булды. Рәтләдек,—диде аңар Кадыйров.
— Ә кулың? — дип төпченде Маһинур.
Кадыйров күперчеккә күтәрелеп, руль янына утырды.
— Сыдырттым.
— Шул кирәк сиңа! —дип чүмәлә салучы хатын сүзгә кушылды. — Дусты өчен кулын канаткан!.. Мин булсам, аның ише кеше өчен кул канату түгел...
— Киттек,—дип команда бирде Кадыйров.
— Кулың уңайсызламасмы соң? — дип сорады Маһинур. — Алайса мин кичкә хәтле урдырыйм.
— Кирәкми, — диде Кадыйров. — Иртәгә Фатьямовны алыштырырсың. Аның «Сталинец»ында урдырырсың.
Маһинур, аптырап:
— Ә син? Үзең генәме?—дип сорады.
— Наташа белән!—диде тегесе һәм моторны кабызып җибәрде.
Самоход, аптырап торган укытучыны камылда калдырып, кузгалып китте.
— Күрәсеңме? — Шура, Маһинурның хәлен уртаклашкан кебек, башын селекте дә, чүмәлә салгыч артыннан чабып китте һәм бөтен гәүдәсе белән аның кырыена капланып, тиз генә менеп тә утырды. Сәнәге белән үрелә-үрелә:
— Белдем хәзер!—дип кычкырды ул Кадыйровка.— Көнләшәсең икән.
Кадыйров, уракны» ахырынача төшереп, көлемсерәп куйды:
— Көнләштерермен әле мин сине!
78
Кичен загон урылып беткәч, Кадыйров басуда, дядя Вася самоходы әйләнеп йөргән турыда, уракны кайрап, сегментларын алмаштырырга дип. хедер дан алды. Уртадагы ике сегментка тимер чыбык эләккән, ахры. алары теш-теш булып кыршылган, өченчесе үтмәсләнгән иде.
Шура, вакыттан файдаланып, баягы сүзне яңадан кузгатты.
— Таш^йөрәк син, Кадыйров, — дип шелтәли башладьи ул.
Тегесе бер сүз әйтмичә, тешле уракны юл сандалы өстеиә куйды да, сегментларны алыштырып, биш-алты заклепка тыкты.
Шура, куллары белән уракны бер очыннан тотып, сүзне дәвам иттерде:
— Безнең хәлне аңламыйсың син.
— Ныграк тот, — диде аңар Кадыйров, чүкечен селтәп.
— Тоткан, тоткан, — диде Шура, уракны тезләре арасына кыстырып.— Нәрсәгә төбәп әйткәнеңне беләм: телеңне тик тот, димәкче буласың. Тик тотып буламыни соң аны?
— Җитәр инде, — диде Кадыйров.
Шулай да Шура түзмәде, Кадыйров сегментларны беркетә-беркетә, чүкеч белән суккалаган арада, һаман үз сүзен кыстыра торды-:
— Парторгның юкка күңелен калдырдың син... Ул бит синең белән эчкерсез... Ихлас күңелдән... Ә син аңар — тырт-пырт!..
Кадыйров, чүкеч белән соңгы» мәртәбә сугыйм дип кизәнгән иде, сукмады.
— Ни сөйлисең соң син? — дип кайтарып сорады ул.
Тегесе авыр көрсенеп куйды.
— һаман бер сүз инде. Аңламаган булып кыланма! — диде һәм, күңелсез генә көлемсерәп, өстәп әйтте:—Ярата бит ул сине. Синнән ул, Федя, зур эш күрсәткәнне көтә.
Кадыйров, сегментларны чыңгылдатып, чүкечен ташлады да, аптырап, жиргә утырды.
— Парторгның жаны юк дип беләсеңме?—дип ябырылды аңа Шура. Сугыш аны кырын каккач та, сиңа да кырын кагарга ярый дисеңме?
Кадыйров, бер читкә шуыша-шуы-ша, Шураны* чукындырып алды.
— Аңыңа кил.
—- Куркасыңмыни? — диде Шура, елмаеп. — Чукындырып кына котыла алмассың бездән. Маһинур ирсез калганга үзе гаепле түгел. Уртак кайгы ул. Шулай булгач, безгә аны уртак бүләргә кирәк. Ә менә синең Наташан...
Кадыйров. аның нәрсә әйтергә теләвен аңлап:
— Ә-ә, менә кайда икән хикмәте, — диде һәм, кулларына таянып, урыныннан торышлый кырт кисеп әйтте, — анысын бүлешмиләр!
— Аерым хужалыкчылар!—дип кычкырынды Шура. — Хосусый милекчелек...
Шура кызып китте. Хәзер аны туктатырга мөмкин түгел иде инде. Шунлыктай Кадыйров, үзен тыеп, уракньи алып, хедер мәйданчыгына таба китте. Ләкин Шура аңардан калмады.
— Хуҗалык эшендә берәр өзеклек булдымы — коммунистлар пуля кебек атылалар җыелышка. Вагы-төягеиә кадәр тирләп-пешеп тикшерәсез. Ә менә минем ирем юклыгы — өзеклек түгелмени?
— Бәйләнмә әле,—дип үтенде Кадыйров. — Менә җыелыш булсын — ул мәсьәләне дә тикшерербез.
Шура җыерылып куйды.
— Көләсеңмени?—диде ул, янап, һәм калтыранган тавыш белән.— Минем хәлгә куеп карарга иде сине!—диде дә елап та җибәрде.
Кадыйров як-ягына каранды. Салкынаеп киткән басу өсте кичке эңгердә ачык күренми иде. Офык турысында куе күксел томан эчендә алсуланып бер болытчык яна. Бик кечкенә ул, бик ерактады-р, ахры.
79
Кадыйров, Шураның лышык-лышык елавына гаепле бер кыяфәттә колак салгалап, әлеге болытчык кы-п-кызыл булып яна башлаганчы- карап торды. Түбәндә, болытчык астында, — Фатьямов «Сталинец»ында—утлар кабынды. Дядя Вася самоходы да кичке караңгыда бераз үкергә- ләп торды да, ялт иттереп фонарьларын кабыздьк
— Вакыт инде,—диде Кадыйров. Моны ул, Шурадан үтенгән төсле,, кыюсыз бер тавыш белән әйтте.
Тегесе айнып киткәндәй булды. Булавкасымы, путасымы төшкәндәй, аяк астына карангалап, урыныннан торды.— Шулайдыр шул! Күңелемне бушатырга да ирек бирмисең. Кызып кына киткән идем. Шундый сөйләшәсем килә.
— Сүз белән ашлык урылмый бит,—диде Кадыйров.
— Дөрес түгел, — диде аңа каршьь Шура. — Ашлыкны машина белән -генә урмыйлар. Кәеф белән дә уралар. Хәзер әле мин ярты ягым белән -генә эшлим, ә менә кәефем яхшы булса — таулар актарыр идем... Хәтерлисеңме, Алешаны? Сугыштан ул печән вакытында кайткан иде. Кызу печән өсте иде. Нишләсен ул сыңар кулы белән? Аны безнең звенога ярдәмче итеп—хатыннарга чалгы кайрап торырга куйдылар. Әйтсәм әйтим мин сиңа, чалгыларыбызны да кайрый иде, кәефебезне дә күтәрә иде. Кулы бик җитез иде. Хатыннарга күпме кирәк соң? Мин менә аның куна кебек киң аркасына карап ала идем дә ике норма чабып ташлый идем... /Менә бит, тагын көләсең... Ул чакны безнең эш гөрләп тора иде...
Кадыйров, чылбырларны майлый-майлый. комбайн тирәли йөри. Шура күтәреп куелган хедер мәйданчыгы өстендә, кичке салкынга куы- рылгалап, аякларын болгап утыра иде.
Кадыйров, кулын сүс белән сөртә-сөртә, болытчыкка карады һәм моның, болытчык булмыйча, офык өстендәге күксел томан эченнән калкып чыккан зур ай икәнен күрде.
Еракта камылны шыштырдатып, кызу-кызу атлап килгән аяк тавышы ишетелде. Кемдер караңгылык эченнән тиз-тиз самоходка якынлаша иде. Шура Кадыйровка борылып карады-.
— Смена,—диде тегесе.
Ай, яп-якты бер чите белән болыт эченнән чыгып, бөтен басу өстенә көмеш нурларын сипте. Фатьямов комбайнындагы фонарьлар сүнде.
Наташа, Шура янына килеп җитәрәк:
— Кемне агитацияләп утырасың син? — диде.
Тегесе зарланып җавап бирде:
— Синекенә теш үтә торган түгел — каты.
Наташа көлеп, кулын селекте һәм чүмәлә салучы* хатынның сүзенә кушылып:
— Сөйләмә дә инде, — диде.
22
Ут төсле кызыл ай болыт эченнән чыгып бетте дә, зур һава шары шикелле, офыктан аерылып китеп, зәңгәр күккә күтәрелә башладьв. Басу яктырак та, иркенрәк тә булып китте. Дядя Вася комбайнындагы! фонарьлар да сүнде.
— Якты, утсыз эшләргә дә була,—диде Кадыйров.
Ә менә Н ата шаның чүмәлә салучы хатын сүзенә, хәлен уртаклашкандай, болай бик тиз кушылуы! Кадыйровка караңгырак иде. Ул кабул итү камерасын килеп карады һәм, шуның өстендә катып калган килеш, борчулы бер төс белән транспортерга карангалый башлады.
—- Ватылганмы әллә?—дип сорады Наташа.
— Аннан да яманрак, — диде Кадыйров һәм, яшермичә, Шураның әллә ниләр сөйләнеп, үзен куркытканын әйтеп бирде.
80
— Куркытырсың сине,—дип көтмәгәндә генә әйтеп куйды* Шура. — Шулай туп-туры сөйләнгәнем өчен рәхмәт әйт әле. Башка бер хатын булса, әйтмәс иде, эченә җыеп йөрер иде...
Кадыйров сүзгә кушылып китмәде. Ярның теге ягындагы, караңгыда аксылланып күренгән басуны күрсәтеп:
— Әнә теге за гонга күч тә, аргы башыннан тотын, — диде ул хатынына.
Шура шунда ук комбайн яныннан китте — аларга сөйләшергә уңайсызламас өчен, ул икенче затонга җәяү генә барырга булдьп, ахры.
Наташа, ирен тынычландырырга тырышып:
— Кәефеңне бозма син, хәзер ул барысына да ябырыла, — диде.
Җыелышта үзенә колхозчылар ябырылганнан соң күп тә үтми, ILIypa өенең тәрәзәләрен кадаклап, Кама аръягына, урман .кисүчеләр янына эшкә киткән иде. Нәкъ бер ел була дигәндә, ул аннан бала күтәреп кайтты. Ул үзен элекке шикелле үк ирекле тота, шулай да бераз сабырлана төшкән, хәтта, үзенең беркем кызыкмаслык хәзерге хәленә, күңеле белән бик риза да төсле иде. Тиз арада һәркем сизеп алды: тормыш тарафыннан ике мәртәбә җәберләнгән шат күңелле бу таза хатынга бала гына җитмәгән булган икән.
Наташа аны фермага үзе янына алды.
юервакытны Карев аңа шелтә катыш:
— Шундый зур байлык артыннан урман кисүчеләр янына кадәр барырга кирәк булган бит, — дигән иде. Тиз арада ул болай шаяртуның үз башына бәлагә булганын аңлады.
Шура аның белән сөйләшми ике ай йөрде. Карев очрашканда исән- ләшмәкче булып карый, ә тегесе башын читкә бора яки читләтеп узып китә иде. Шуннан соң Карев Маһинурдан: мине шул дуңгыз караучы хатын белән татулаштыра алмассыңмы?—дип сорады. Кызлар әйтмешли, инде ул «стажлы холостяк» булганлыктан, башлы-күзле булыйк дип, чын-чыннан тәкъдим ясамакчьи икән. Шура «аның белән башлы- күзле булырга исәбем юк» дип кире канкан. Яртьп елга сузылган низаг шуның белән тәмамланган: Карев, катгый рәвештә аңлашу өчен, туп-ту- рви аның өенә килгән. Тегесе аны кертмәгән. Ә инде менә хәзер, LLLypa Каревның кулын кисмәсәләр генә ярар иде, дип борчылып йөри икән. Наташа шулай аңлатты.
23
Төн уртасы житкәч, Наташа яңа затонны бетереп, алмашка Маһинурны көткәндә, Карев килеп чыкты-. Ул чүмәләдә йоклап яткан Кадый- ровны уятты да, шелтә белән:
— Оят түгелме сиңа?—диде.
Кадыйров чүмәләдә уты-рган килеш, аңар күтәрелеп карады.
Карев караңгыда ап-ак тешләрен күрсәтә-күрсәтә, тавышын- күтәрә төшеп:
— Оят түгелме, дип әйтәм?—диде. Хатыннарны җиккәнсең. Үзеңә дә җигелергә вакыт.
— Җигелербез, — диде Кадыйров.
Ул Каревның эчкерсезлеген белгәнгә, шелтәсен шаяртуга санады. Ләкин тегесе чынлап сөйли башлады:
— Хатыннар белән бәйләнсәң...
— Иртәгә алар Фатьямовка күчәләр. Дулкынланмаска да мөмкин,— дип тынычландырды аны Кадыйров.
— Наташа гына күчә,—диде Карев, аның сүзен төзәтеп, —- Маһинур Фатьямов янына бармаячак.
— Нигә?

— Чөнки ул хәзер сиңа да түгел, Фатьямовка да түгел. Иртәгә районга курска чакыралар.
Кадыйров сүгенеп куйды:
— Тапканнар вакыт!
Иркен һәм аяз күк йөзендә тулган ай балкый, басу өсте дә иркен һәм ачык иде. Кадыйровның үзйөрешле комбайны, үзенең алдыңнан барган кап-кара күләгәсенә ияреп, ярдан ераклаша, шунлыктан хедеры бик зур булып күренә иде.
— Бер баштан фонарь яндырырга кирәк, — диде Карев, — караңгыда төртелеп-нитеп куюың бар.
— Әллә син алмашкамы?—дип сорады Кадыйров.
— Әйе, Федя, — диде тегесе, тантаналы итеп, — синең карамакка. Хәзергә икәүләп көрәшәбез.
— Менә алайса, яктыртырсың.
— һичшиксез, Федя. Җиргә барып керәсем юк... Әле генә директорга барып ант иттем: иртәгә безнең икебезгә байрак тапшырачаклар.
Кадыйров урыныннан торды. Монысын ул белми иде әле. Аның күзләре, ай яктысын чагылдырып, ялтырап китте.
— Шураны алмаштырырга иде,—диде ул тоныграк бер тавыш белән. Моны ул Шура өчен әйтүдән бигрәк, үзенең дулкынлануын сиздермәс өчен әйтте. — Юкса, мескен, тәүлекләр буе ял итмичә басып •йөри.
— Шураны минем янга,—дип искәртеп куйды Карев. — Минем сменага! — Кулы белән муенын сызып күрсәтте.—Менә болай кирәк!
Кадыйров, аның муенын сызып ни белдергәнен — асылынумы яки суелумы икәнен аңламыйча, Каревка аптырабрак карап тора иде.
— Әйләнәм, — диде тегесе.
— Ничек?
— Тотам да әйләнәм!
— Туктале! — диде аңар Кадыйров. — Юк белән башымны катырма. Башта бетерик әле, өйләнер чак түгел.
— Юк, чынлап әйтәм мин.
— Әгәр шулай икән, алла хакы өчен! Коткар мине бер җәзадан,— диде Кадыйров. — Ләкин үзенә әйтми тор хәзергә. Шуңа лаек булсын әле. Валлаһи, ул Шураның телен менә моның чаклы кыскартырга иде.
— Нәрсә син!—диде Карев, Шураны яклап. — Холкы шундый аның. Үзгәртеп булмый. Хәзер ул, Федя, теле белән генә юмарт. Шикләнмә. Сынап карадым мин... Кемне аласымны беләм, — дип үз сүзен дөресли бирде Карев, Кадыйров белән ярның теге ягындагы самоходка каршы' барышлый. — Шура турылыклы хатын булачак. Ачысын-төчесен татыган. Әгәр минем яшемдә кыз кешегә өйләнсәң, миннән бизеп, башка берәүгә күзе төшмәсен дип, гомерең буе саклап йөрерсең...
— Җитәр!—диде аңар Кадыйров, кулын селкеп. — Син тагын, өйләнәм, фәлән-төгән дип башымны катырасың!
24
Комбайнчылар яисә аларның ярдәмчеләре, алмаш тракторчылар һәм шт.урвальныйлар — шушы иртәдә эштән буш булган барлый кешеләр Җыелышка килделәр. Контора баскычы яны шау-гөр килеп тора. Килүчеләр баскыч басмаларына, хәтта җиргә дә утыралар иде. Корнеев белән уборщица конторадан клеенкасы» ертылган озын бер өстәл алып чыгып, ишек алды уртасына куйдылар һәм өстенә ашъяулык җәйделәр. Урындыкларньи кулдан-кулга биреп тордылар.
6. ,с. ә,- 10.
81

82
Төнлә эшләп, йокысы туймаган Карев өске басмага утырды һәм шундук, авызын зур ачып, кулын куеп иснәнә-иснәнә, башын култыксага терәде. Кадыйров аны юкка гына җибәрде монда. Аны-ң өчен байрак алуы уңайсыз...
Директор бер басма түбәнрәк утыра иде.
— Эшләдеңме?—дип дәште ул Каревка.
Карев, уянып китеп, авызын кулы белән каплаган килеш, тәмләп ис- нәнә-иснәнә:
— Әйе, башладык,—диде.
Карагыз аны, — дип искәртеп куйды директор, — авыз ачып иснәнеп калмагыз...
Шул вакыт директорны чакырып алдылар. Богданыч баскыч буйлап төште дә, өстәлгә куллары белән хуҗаларча таянып, кәгазьләргә карады. Корнеев аца карандашы белән ниндидер сан күрсәтте. Карев өстән күзәтеп тора һәм аларның агронОхМ белән директорның—ачу ки- тергеч дәрәҗәдә бер-берсенә-охшауларын күреп, аптырап, шаккатып- утыра иде. Икесе дә кыска буйлы, зур башлы-; тик директорның чәче ачыграк төстә дә җилкәсе киңрәк, икесе дә төймәләре алтын төсле ялтырап торган бер үк төрле китель кигәннәр. Карев аларның әнә шундый күзгә ташланып торган охшашлыкларын күреп, гарьләнеп утыра, чөнки ул директорны ярата, ә агрономны сөйми иде. Алар тыштан бер- берсенә охшасалар да, икесе ике төрле кеше иде. Богданыч аз сөйли, t күбрәк уйлый. Корнеев, киресенчә, уйламыйча күп сөйли иде. Агрономның бу йомшак ягы бигрәк тә соңгы* вакытта нык сизелә башлады. Орлыкларны ул кешеләргә караганда яхшырак беләдер, күрәсең... Тизрәк иске замполит кайтсын иде инде!
— Сезне куып җитәләр,—диде директор, Каревка таба карап.— Кадыйровка шулай дип әйт.
— Җитмәсләр, Иван Богданыч, — диде Карев.
Директор көлемсерәп куйды* да Корнеевка: әйдә, җыелышны башлап җибәр, дигәндәй, урындыкларны күрсәтте...
Менә хәзер алар икесе дә Каревка карадылар, күзләре дә хәтта бертөсле, тик карашларында гына, үзгәлек бар: Богданымныкы* ягымлы, Корнеевныкы җанга ятышсыз ялтырап тора. Аның шикләнеп, чәнчеп каравы: «Әһә! Эләктеңме!»—дигән төсле иде. «Буш кул белән генә эләктерә алмассың *мине!»—дип тынычландырды Карев үзен.
Корнеев президиум өстәле артына кешеләр чакыра башлады*. Директор Каревка карап елмайды* да янындагы* буш урынны күрсәтте.
Карев, аптырап, янындагы Фатьямовка караган иде — тегесе ачулы гына чырай күрсәтеп, анар терсәге белән төртте:
— Атла! Кыланып торма.
Карев, кешеләргә бәрелмәскә тырышып, сакланып-сакланып кына төшеп китте.
Фатьямов аның артыннан көнләшеп әйтеп калды:
— Эшкә чыгып та җитмәгән — президиумга сайладылар.
Карев, төшкәндәге шикелле үк сак кына, директор янындагы урындык читенә килеп утырды һәм, гаепле кеше шикелле, башын иеп, ашъяулыкка карап тора башлады-.
— Кадыйровны чакырырга иде, — диде Корнеев.
Карев кызарып куйды. Ул торып та китмәкче булган иде, Богданыч: утыр!—дип, кулыннан тотып калды.
— Җыелышны санлау юк,—дип мыгырданып куйды Корнеев.
Карев, эченнән генә:
— Ярый. Мин сине санлармын әле!—дип куйды.
— Кадыйровның вакыты юк,—диде директор.—Аның өчен байракны Карев алачак.
83
— Ярый! — Карев учлары белән ашъяулыкны сыйпаштырып куйды.— Тукта, бераз күним әле. Әйтерсең, мин бөтенләй кешелектән чыккан...
Җыелыш башланды.
Богданыч эшләгән эшләргә йомгак ясарга кереште.
Самоходчылар алга уздылар, диде ул, урып-җыюны срогыннан бик күп элек тәмамларга мөмкиннәр. Дүрт комбайн Кадыйровиы куып җитә инде. Башкалар да аңардан күп калышмый. Узган сезон белән чагыштырганда, комбайн паркы нормасын икеләтә арттырып үтәде. Быел инде комбайнчылар әйбәт уңышларга ирештеләр һәм ышанабыз, тагында ирешерләр.
— Геройлар, — дип мактанып әйтеп куйды Корнеев.
— Бездә героизм массовыйга әйләнде, — диде директор.—Хәзер без аерым кешеләр рекордыннан коллектив рекордына күчеп киләбез. Ка- дыйров үрнәге шуны күрсәтә...
Карев аның үрнәге н»и күрсәткәнне ишетми калды, чөнки шул чакны контора баскычында байрак күренде. Секретарь аны директор кабинетыннан алып чыкты» да, сабының очы белән алга каратып, комбайнчылар башы өстеннән сузды. Җыелыштагылар байракны күтәреп алып, кулдан-кулга күчереп йөртә башладылар. Карев аны, төшереп җибәрмәгәйләре дигән төсле, куркып, тынгысызланып күзәтеп торды.
— Беренче атнада,—дип белдерде директор, — райсоветның күчмә кызыл байрагын Кадыйров агрегаты яулап алды». Ышанабыз...
Нәрсәгә ышанасыларын Карев тагын ишетми калды, чөнки, тирләгән кулларын өстәл астына төшереп, тырышып-тырышып тезләренә ышкып маташа иде.
Шулай да ул, халыкның котырынып кул чабуына һәм шул тавыш арасыннан кемнеңдер: — «Кешегә туры килә бит бәхет! Эшләмәсә дэ байрак тапшыралар икән!»—диюенә дә карамастан, байракны* дулкынланмыйча гына кабул итте.
Карев тантана бетте дип белеп, директорның кулын бик тырышып селкеде дә, байракны терсәге белән кысып тоткан килеш, өстәл яныннан китеп бармакчы булган иде, ләкйн Корнеев: «Кая барасың?»—дип туктатып калды аны.
Барысы да көлешеп куйдылар. Корнеев, дәһшәтләнеп, өстәл артыннан күтәрелде һәм көтмәгәндә генә сүзне Каревка бирде. Тегесе аптырап калды. Ул ашыгып кына:
— Без,—дип башлап җибәргән иде, Корнеев аңа күзе белән җыелышны күрсәтте. Аның чәнчеп каравы:
— Ә сез кем ул? Син Кадыйров исеменнән сөйлисең, — дип шелтә белдергән төсле иде.
— Без Кадыйров белән икәү,—диде Карев, байракның сабына таянган килеш, — сүз бирәбез, иптәшләр: бу байракны бүтән беркемгә бирмәячәкбез! Мин ышандырам...
25
— Шул чакны кемдер арттан: «Берсе ала, икенчесе сүз бирә», — дип чәнчеп куйды, — дип сөйләде соңыннан Карев җыелыш турында.— Фатьямов булды, ахрысы. Аңа да түзеп калдым. Ярый, мәйтәм, бу байрак безнең кулга бер эләккәч,—тыныч булыгыз, мәйтәм, бүтән күрмәссез аны. Шулай булгач, Федя. бирешә күрмә инде.—дип искәртеп куйды ул, — Корнеевның үзенә анг иттем. Ә инде ул канга тоз салачак хәзер...
— Ант иттеңме? — дип кайтарып сорады Кадыйров. — Юкка.
84
Карев, ышаныч баглагандай, ана яннан карады. Кадыйровның «юкка» диюе ант итүгә түгел, бәлки агрономга карата әйтелүен аңлап алды ул.
— Шунсы гаҗәп,— диде ул, — Корнеевны мин генә яратмыйм дип йөри идем. Мәйтәм, мич артында гына утырганы җитмәгән! Соң, аңардан нинди замполит чыксын?
Элек, агроном гомуми канцеляриядән фанера белән бүлеп куелган бер тәрәзәле кабинетында, чыннан да мич артында, кәгазьләре арасында сүзсез генә казынып утырганда, я булмаса колхозларга китеп, комбайнчыларга комачауламыйча, шунда көн озын уҗымнар һәм орлыклар белән маташып йөргәндә, Карев начар кешегә санамый иде аны. Ә менә хәзер ул вакытлыча замполит урынында калгач, Карев аның белән килешеп эшләве читен икәнен белде.
— Бик тирән кермәкче,— диде ул, зарланып, — эш кырып ташламагае.
Ләкин Кадыйров аның шиген уртаклашмады.
— Кабыз,—диде ул, ачулы гына. — Замполитларны алмаштыру безнең эш түгел.
26
Маһинур кырга Кадыйровны котларга дип килгән иде, ләкин тегесе өлгеррәк булып чыкты:
— Котлыйм,—диде ул, Маһинурның кулын кысып. — Бу җиңүдә синең өтеш тә бар бит.
— Начаррак булды әле,— диде Маһинур, шелтә катыш.— Җыелыш-* ка үзең килергә иде. Юкса хәзер Корнеев...
Кадыйров әйтеп бетерергә ирек бирмәде:
— Буш түгел идем, — диде.
— Беләм, Федя, — дип елмайды Маһинур.—Ачуланышмыйк инде.— Ул тирән сулап куйды да Шурага борылып карады.—Саубуллашырга килдем.
— Җибәрмә, җибәрмә! Башта тәртип урнаштырсын әле,—диде Шура. — Без монда кара тир чыкканчы эшлибез, ә сез анда, ындыр табагында. кымшанмыйсыз да.
Шураны Кадыйров та яклады:
— Чынлап та шулай бит! —диде ул, һәм итек кунычы эченнән дүрткә бөкләнгән газета алып, район сводкасындагы астан икенче юлны тырнагы белән сызып күрсәтте.
— Бу нәрсә? Без сезгә муеныгыздан ашлык китереп өйдек, ә сез шуны җибәрми ятасыз.
— Җитешә алмыйбыз, Федя. Барлык кешене ашлык ташуга куштык,— дип зарланды Маһинур.
— Ындырдан ташыргамы?
— Юк, ындырга гына әле.
Кадыйров газетаны тиз-тиз генә бөтерде дә яңадан кунычына тыкты. Маһинур, елмаюын сиздермәскә тырышып, аның кабалануын карап торды. Маһинурның шаккатып караган күзләре: ни хаҗәте бар аның,* комбайнчының, безнең ындыр табагында,— дигән төсле иде.
— Комбайннар гаепле, Федя,—диде ул, шаяртып. — Безгә берьюлы шул хәтле машина килеп төште — ашлыкны ташып өлгерерлек түгел. Мондый хәлнең беркайчан да булганьи юк иде бит әле.
Кадыйров аңар ачулы гына карап, текәлеп тордьп.
— Ә мин бит уйлаган идем, сип чыннан да ни дип...
— Парторг, — дип сүз кыстырды Ш.ура.
— Әйе, парторг, — дип кабатлады Кадыйров. — Монда комбайннарның нинди гаебе булсын? — диде ул шелтә белән.— Шатланырга гына кирәк.
85
Маһинур елмаймыйча түзә алмады, шатланып:
— Бик әйбәт алайса,—диде. — Бүген бездә нәкъ менә шул турыда ■сүз булачак.
Кадыйровньп ул нәкъ сәгать тугызга колхозның партия җыелышына килергә чакырып: — Сөйләми калма,—дип искәртеп куйдьп.
j 27 /
Колхоз хәзер үзенең басуларын биш комбайн белән урдырып, урып- җыюны районда беренче булып тәмамлап килә, ләкин дәүләткә ашлык таптыру буенча ии артта бара иде. Район сводкасында бигрәк тә соңгы; ыгы-зыгылы өч-дүрт көн эчендә ул кисәк кенә аска төшеп китте. Ничектер барысы- берьюлы җитеште: бер агрегат урынына биш агрегат килде, аларны эшче көч белән дә, олаулар белән дә тәэмин итәргә кирәк иде. Аннары», колхозның яраксыз дип табылган өч лобогрейкасы да солыны урып бетереп киләләр, печән чапкыч өч машина люцерна чабалар. Шулар өстенә тагы-н вакытлы-вакытсыз арпа өлгереп җитте. Монысына да ашыгыч рәвештә чабучылар бригадасы җибәрергә кирәк иде. Председательнең, үзе әйтмешли, бу тамашадан күз аллары әлҗе-мөлҗе килә башлаган. Шуңа күрә барлык кешене диярлек ындыр табагыннан алып, кырга чыгарырга туры килде. Ындырда ашлыкны, эшкәртү эше тукталып калды.
Кадыйров комбайнны Каревка тапшырды да, юлда очраган олауга утырып, ындырга китте. Усак баганалар утыртып, өстен салам белән япкан, җилгәрелмәгән ашлык көшеле түбәсенә хәтле менеп җиткән төз лапас янында тузанланып, пычрак чәчрәп беткән райком машинасы тора иде. Райком секретаре Черняев — көрән фуражка, көрән костюм кигән, бөгәрләнә төшкән чалбар балакларын киң солдат итеге эченә тыккан — бераз бөкрәебрәк, муенын суза төшеп, председательгә төбәлгән иде. Тегесе, борчылып, як-ягыиа карана, нәрсәдәндер зарлана бугай, гаеп эшләгән кеше шикелле, кулларын җәйгәләп ала иде. Кадыйров көлемсерәп куйды: ул Иван Семеновичның мондый хәлдә «барлык бәлаләрдән качарга» тырышу гадәтен белә иде. Аларның кызып килгән әңгәмәләренә комачауламас өчен, Кадыйров җилгәргечләр, сортировкалар янына китте.
Чалбар балакларын тезләренә хәтле сызганган ике малай кулдан ясалган зернопульт әйләндерәләр, кояшта янып каралган ике кыз кәрзин белән аларга бодай ташыйлар. Зернопульттан җилпәзәсыман җәелеп очып чыккан үтә күренмәле бодай агымының, теге ягында, тум-тулы бодай капчы-клары арасында, эшлекле бер кыяфәт белән, район газетасы сотруднигьи Коршунов йөри. Шушы- җилгәргечләр янындагы шау-шу эчендә һәйбәтләп үтүкләнгән чалбары, иңнәре күтәрелеп торган пиджагы һәм тел шикелле тышка чыгып, салынып торган киң алау галстугы журналистны уңайсызлый иде, ахры: ул атлаган шәпкә һәр капчыктан тиз генә чиста бодай учлап ала да, учында сикерткәләп, яңадан капчыкка сибә: газетачымы чүпле бодай гына кызыксындыра, ә бусы-, күрәсең, фельетонга ярамый.
Кадыйров, аның белән очрашудан качып, җилгәргеч артына керде һәм тәмәке тартмакчы булып жиргә утырды. Коршунов ошамый иде анар: бер чиктән икенчесенә ташлана, фәкать гадәттән тыш нәрсәләр белән — я алда баручылар, я артка калучылар белән генә кызыксына. Аның өчен урталык юк. Ә Кадыйров ныклы җиңүнең нигезе очраклы рекордларда түгел, бәлки алга да узмаучы», артка да калмаучы күпчелек эшли торган шушы урталыкта салына дип ышана иде. Былтыр Коршунов, механизаторлар әйтмешли, бөтен урып-җыю сезоны буена ике геройны талкыды»: аның беренчесе — ике атна эчендә барлык комбайнчыларны
86
«герме гектарга узып киткән Фатьямов, икенчесе — башкалардан шул чаклы артка калган Карев иде. Беренчесенең, бер -метр урылган жирдә уртача җиде башак югалтуында, ә икенчесенең., моторы срогыннан чыгып еш тукталу сәбәпле, тоткарланып торуында эше юк иде аның,. Ул фәкать урылган мәйданның, коры санын гына күрә һәм шуннан чыгып кешеләр турында фикер йөртә иде.
Коршунов, капчыклар яныннан машиналарга күчеп, күзенә ни күренсә. шуның белән кызыксына башлады. Иң элек ул триерның, рәшәткәле барабанына, нык беркетелгәнме икәнен беләсе килгәндәй, учы белән суккалап алды, аннары сортировканың, тимер спираленә, фанерадан гына боргалап куймаганпармы» дип шикләнгәндәй, бармагы белән сугып карады һәм, ниһаять, Кадыйров янындагы җилгәргеч тоткасын яртылаш әйләндереп, комбайнчы өстенә кибәк катыш салкынча жил өрдерде.
— Ә, Кадыйров икән? — Журналист җилгәргеч артыштан башын сузып карады. — Асыл кош аягыннан эләгә, диләр! — Коршунов җилгәргечне әйләнеп, бу якка чыкты да комбайнчының, кулын кысты. — Мин, турысын гына әйткәндә, синең загонга дип чыккан идем дә менә,— секретарьга таба ымлап күрсәтте, — ындыр табагына килеп төртелдек.
— Минем загонга нигә? — дип сорады Кады-йров.— Болай да кеше җитәрлек анда.
Коршунов аңламады.
— Ә ни булды соң?
— Булган инде!—Кадыйров караңгы чырай" белән ымлап куйды — Биш комбайн ура.
— Бик әйбәт! — диде Коршунов. — Укучыларьпбызны синең яңа методың кызыксындыра. Әгәр дә син тәҗрибәң белән уртаклашсаң...
Кадыйров урыныннан торды.
— Ул нинди метод тагын?—дип аптырап Коршуновка карады.
— Шикләнмә,—диде тегесе, үгетләп, — Черняев белә, ул хуплаган инде.
Кадыйров, шырпысын сызып, атлаган уңайга тәмәкесен кабыза-ка- быза, секретарь янына китеп бармакчы; иде дә, Коршунов аны терсәгеннән тотып, икенче якка алып китте.
— Давай, фронттагыча икәүләп җиң эченә тартып җибәрик әле. Ындырда болай ярамый. Ташла тәмәкеңне!—Коршунов кесәсеннән «Казбек» чыгарды.
Ул, сөйләшәсе сүзләрен кеше-фәлән тыңлап тормасын дип шикләнгән төсле, Кадыйровны җилгәргечләрдән бер читкә, тау чаклы ашлык көшеле артына алып килгән иде. Папиросын суырган арада, ул комбайнчыдан:—Машинаңда хәзер кем эшли? — дип сорады.
Кадыйров аның бу сезонда Маһинур белән бик ньпк кызыксынганын, хәзер аңар ул кирәк икәнен белеп, әйтәсе килмичә генә:
— Ярдәмчем, — дип җавап бирде һәм, тагын да төпченмәсен дип, Буденный исемендәге колхозның электр станциясе ничек эшләвен сорады. Көз көне колхозчылар тарафыннан Бирлә исемле кечкенә генә елгага салынган электр станциясе турында район газетасьи бер бит тутырып язган иде.
Коршунов тиз генә җавап бирмәде.
— Язылганча, — диде ул, теләр-теләмәс кенә, һәм иң әһәмиятлссе: моны ул үзенә хас соклану тавышыннан башка әйтте.
Кадыйров, әсәрләнеп:
— Ватылганмыни?—дип сорады.
— Юк, эшли, — диде Коршунов.—Тик Черняев -минем полосаны гына ошатмады, — дип яшерми сөйләп китте. — Бу эшкә илтифат итмәде. Кирәге шуның хәтле генә, янәсе...
87
Кадыйров аңламады. Сүз газета полосасы турыада бара иде булса кирәк. Газетаның, ул битендә: колхозның механигы — сугыш инвалиды— үз кулы белән турбина ясады*, диелгән иде. Колхозчылар, суы тездән узмаган сай елганы буып, тегермән корганнар. Суның көче хәзер тегермән ташын да, бөтен авылны электр белән яктыртырлык генераторны да әйләндерергә җитә икән. Көндез энергияне ярма яруга, такта ярдыруга тоталар икән. Газета ышандыргыч саннар белән тагын шуны хәбәр итә: болардан тыш, колхоз каз-үрдәк үстерү һәм карп үрчетү өчен зур сулык булдырган. Он тегермәне белән ярма ярдыргыч ике ай эчендә үк плотина төзүгә киткән расходны кайтарганнар. Бер кыш эчендә колхоз унҗиде мең сум саф табыш алган.
— Ни хәтле табыш, — диде Кадьнйров.
— Киресенчә, зыяны күп, — дип каршы» төште Коршунов,— биргән уты да .куанычлы ут түгел. Колхозчылар табыш артыннан куып, төп эшләренә зарар китерделәр, вак-төяк хуҗалык эшләре белән мавыгып киттеләр, дип аңлатты ул. Бөтен энергияне я заказ белән такта ярдыруга, я ярма ярдыруга җибәрә башладылар. Соңгы вакытта хәтта түбә ябар өчен чүлмәк ясарга тотынганнар. Ә ашлык турында бөтенләй онытканнар. Быел буденныйчыларда уңыш азрак, ә дәүләткә ашлык чыгару буенча колхоз шул хәтле артка калган — район сводкасында иң ахыргы урынга төшкән.
— Безнең белән янәшә, — дип куйды Кадыйров.
Коршунов аның сүзен раслап:
— Әйе, сездән ерак түгел, — диде. — Барлык энергияне колхоз ындырына юнәлтергә икәнне аңламаудан шулай килеп чыкты. Иң элек — ашлыкка кирәк иде... Маһинур кайда соң?—дип, сүз арасында гына сорап куйды ул.
«Башта ук шуннан тотынырга иде, — дип уйлады Кадыйров.—сүзең энергия турында, ә уең...»
— Белмим,—диде ул, коры гына.
— Комбайныңда кемне калдырдың соң?—дип сорады Коршунов.— Хат ы«н ы ң н ы м ы-, укыт у ч ьин ы мы?
Кадыйров, ачуы- килеп:
— Каревны, — дип җавап бирде. — Хатыным белән Маһинур миннән киттеләр. Фатьямовка.
Коршунов, тынычландырырга теләгәндәй, аның җиңенә кагылды.
— Хәзер шунда бергә барабыз. Сездә полоса әзерләп китәргә — менә болай кирәк миңа.
—- Анда Маһинурны күрә алмыйсың, — дип искәртеп куйды Кадыйров.—Районга киткәндер инде ул.
— Нигә?
— Нигә икәнен Черняевтан сора! — Кадыйров, кулын ычкындырып, райком секретаре янына китмәкче булды.
Ләкин Коршунов аны тагын тотып калды.
— Тукта әле. Соңыннан белербез... Давай хәзер төп нәрсә турында сөйләшик әле. Сөйлә әле, ничек шулай килеп чыкты бу: элек фермада идең, хәзер комбайнда...
Шул вакыт ашлык өеме артында, председатель белән секретарь сөйләшеп торган җирдә, Маһинурның каушабрак әйткән тавышы ишетелде.
Кадыйров:
— Бәхет булмас иде, бәхетсезлек коткарды...—дип әйтә башлаган иде,— Коршунов аньп, әйдә дип, ияртеп алып китте.
Райком машинасы белән янәшә (шофер җиңнәрен сызганып, иелгән килеш аның балчык чәчрәгән канатларын чүпрәк белән сөртеп маташа иде) директорның, әле генә Зөядә юган, ахры, өр-яңа зәңгәр машинасы килеп туктаган. Богданыч, тегеләрнең сүзенә колак салың, машина
88
янында басып тора. Черняев кызып-кызып, Маһинурга пидер исбат итә, Ә Маһинур килешми, күрәсең, — кашларын ачулы гына җыерып, сүз әйтергә җай көтә иде.
— Сөенергә иртә әле, — диде секретарь, — башта алдыңиы-артыцны карарга кирәк...
Председатель кинәнеп елмая иде. Кулларын, яңа юган төсле, ашыкмый гына угалап, ул үзеннән арырак басып торган Корнеевка хәйләле генә карап ала: «Мин үземә тиешлесен алып, ничек тә котылдым, хәзер инде син котылып кара», — дип әйтергә тели кебек. Ә Корнеев аның шулай балкып каравын күрми, дулкынланып нидер көткән шикелле, күзен дә алмыйча Черняевны күзәтә; күрәсең, сөйләшергә кирәк булудан бигрәк, үзен эше буенча бурычлы санап, сүзгә кушылырга вакыты җиткәнне көтә иде. Секретарь аңа таба аз гына кыймылдап куйса да, ул фуражкасын козырегыннан тотып рәтли-рәтли, солдатларча төз катып кала иде.
Черняев аяк тавышына борылып карады һәм, укытучы хатын белән сөйләшкән хәлдә, уртадан чыгып, Кадыйровиың кулын кыстьп. Хәзер ул, үзенә таяныч тапкан төсле, күзләрен көлемсерәтеп, Кадыйровка карый, гүя аны, сүзгә катнаштырып, /Маһинурны ышандырышырга чакыра иде.
Сүз группалап урдыру методы турында—Черняев уенча, тәртипсез- лектән килеп чыкса да, игътибарга бик* лаеклы яңа тәртип турында бара иде. Кадыйров бу методның асылы нәрсәдә икәнен һәм хәзер Маһинурның ни белән килешмәгәнен белми иде әле, шунлыктан директор янына китте.
Тегесе, башын күтәрмичә, тыныч кына:
— Күп калдымы- әле? — дип сорады.
— Кичкә бетә, — диде Кадыйров.
— Бетер алайса, — диде Богданыч, — төнлә «Красный Дол»га күчәрсең.
— Үзем генәме?
— Фатьямов белән.
— Тагынмы? — Кадыйров аңар ризасыз бер кыяфәт белән карады.
Ул группалап урдыру методыннан урып-җыю беткәнче котыла алмас, ахры. «Красный Дол» басуы Кадыйров чиратында иде. Ә Фатьямов- ның биредә ни катнашы бар? Шул чаклы- машинасы белән планнан тыш һаман шулай буталып йөрермени?
— Мин группалап урдыру методына каршы түгел, Иван Богданыч...
— Ләкин Фатьямовка каршы-, — дип елмайды директор.
— Әйе, — диде Кадыйров, — ә нигә безгә планнарны бозарга?
Директор да аңар кырын карады.. Бер үк вакытта шелтәле дә, ничектер куанган да шикелле бер тавыш белән:
— Беләсеңме, Федя, — диде ул. — Сез планнарны түбәннән бозгач, нигә мин югарыдан боза алмыйм ди? Дядя Васяпы кара син. Планны гел үтәми килә иде. Хәзер менә ул да тәртипне бозды. Бер атна урдырасын дүрт көндә бетерде. Хәзер мин аны» башка басуга, башка комбайнчылар янына җибәрергә тиешмен. Аннары, шуны бел: урылмаган басу тарая бара, димәк, комбайн паркы ишәя. Шулай булгач, машиналарны берләштерергә кирәк безгә. Киләсе елга гомумән шушы коллектив методка күчәчәкбез. Машиналар җитәрлек хәзер...
— Дөрес,—дип аның янына Коршунов килеп утырды. — Комбайнчыларга аерым хуҗалыкчы булудан туктарга вакыт.
Директор аны- беренче күргәндәй борылып карады.
— Кара әле, Фатьямовны бозудан кайчан туктыйсың син? — дип сорады ул ачу катыш.
X. 51 х и н тәрҗемәсе
(Ахыры киләсе санда)