Г. ТУКАЙНЫҢ УРАЛЬСКИДА ЭШЧЕЛӘР БЕЛӘН АРАЛАШУЫ
Габдулла Тукайның «Уралец» ти-пографиясе эшчеләре белән мөнәсәбәтен, аның социал-демократлар белән элемтәсен тикшерүнең бөек татар шагыйренең иҗтимагый-поли- тик карашларын ачу өчен бик зур әһәмияте бар.
Бу мәсьәләне хәл итү уртак теманы — беренче рус революциясе чорында татар әдәбиятына социал-демократик идеяләрнең йогынтысы темасын дөрес ачарга мөмкинлек бирәчәк.
Я. Агишев («Габдулла Тукай иҗаты»), Г. Халит (Тукай әсәрләре җыентыкларына кереш сүзләр, газета мәкаләләре) хезмәтләрендә Г. Тукайның революцион эше турында, аның революционерлар белән элемтәсе турында искә алынып үте-лә. М. Галинең «Тукайның Ураль- скидагы тормышы» исемле мәкаләсендә 1 шагыйрьнең революционерлар һәм типография эшчеләре белән элемтәсен раслаган истәлекләр бирелә.
К. Төхфәтуллин үзенең истәлекләрендә 5 6 кайбер очракларда фактларны бозып бирсә дә, Тукайның революцион эшчәнлеге турында шактый гына мәгълүматлар китерә.
Ләкин Г. Тукайның революцион эшчәнлеге турындагы мәсьәлә, бик әһәмиятле һәм актуаль булуына ка-рамастан, хәзерге көнгә кадәр әле эшләнмәгән. Җитмәсә, Тукайны өй-рәнүчеләрнең кайберләреидә бу мәсьәләдән читкә китү тенденциясе яшәп килә. Хәтта «аны социал- демократ дип күрсәтүнең кирәге дә юк» дигән сүзләр ишетелгәли. Тукайның эшчеләр белән, социал-демократлар белән мөнәсәбәтен өйрәнергә тырышу ни өчендер Тукайны социал-демократ итеп күрсәтергә ты-рышу дип кабул ителә.
Ә бит фактлар күрсәткәнчә, Тукай
5 Габдулла Тукай. Юбилей җыентыгы, Казан, 1948 ел.
6 «Мәшһүр шагыйрь Габдулла Тукай турында истәлекләрем». Казан, 1914 ел.
социал-демократлар белән элемтәдә булган, эшчеләр арасында билгеле бер эш алып барган.
Тукайның Уральскида яшәгән чоры бөтен Россиядә булган революцион күтәрелеш вакытына туры килә. Бу вакытта демократик интеллигенция большевиклар йогынтысында үзенең эшчәнлеген активлаштыра, революцион хәрәкәттә катнаша башлый. Прогрессив язучыларның «Новая жизнь» большевистик газетасы һәм «Знание» издательствосьи тирәсенә туплануы, Бакуда чыгарылган .«Мулла Насретдин» демократик журналының (бу журналны- Г. Тукай да регуляр рәвештә укып барган) Кавказ большевиклары йогынтысы астында булуы һәм башка шундый фактлар моның ачык мисаллары булып тора алалар. Ленин бу көрәш эпохасында бер генә прогрессив җәмәгать эшлеклесе пролетариат хәрәкәтенә, социал-демократиягә үзенең мөнәсәбәтен белдермичә кала алмавы .турында болай дип язды: «Хәзер Россиядә барган ва- к ый галардан дулкынланмаска, сугыш һәм революция турында уйламаска мөмкин түгел, ә дулкынланучы, уйланучы, кызыксы-нучы, бүр булучы һәр кеше — коралланган теге яки бу лагерьга баса» һ
1 В. И. Л е н н н. Әсәрләр, 9 нчы том. 181 бит.
108
Ленинның прогрессив интеллигенция турында әйткән бу сүзләрен без Тукай эшчәнлеген тикшергәндә дә истән чыгармаска тиешбез.
Шагыйрь һәм революцион-демо- крат Тукайның Уральскпдагы чорда иҗтимагый-полптик һәм революцион хәрәкәттә актив катнашуы турында, аның «теге яки бу лагерьга» ачык мөнәсәбәттә булуы турында яңадан- яңа фактлар табылып тора.
Без бу мәсьәлә буенча булган әдә-бияттан тыш, урыннардагы вакытлы матбугаттан, революциягә кадәрге һәм совет матбугатыннан, карт типография эшчеләреннән әле хәзер дә Уральск предприятиеләрендә эшләүче А. Т. Батин, А. К. Гладышев истәлек материалларыннан, шулай ук кирпеч заводында, сырейкада эшләүче татар эшчеләренең истәлекләреннән файдаланабыз.
Тукай 1905 елның беренче яртысыннан ук инде «Уралец» газетасы типографиясендә өйрәнчек наборщик булып эшләде. Хәзер аның типографияне К. Төхфәтуллин сатып алганчыга кадәр үк эшкә кергәнлеге һәм рус наборщиклары җитәкчелегендә рус кассасына барып өйрәнүе турында әйтергә мөмкин (бу турыда типография эшчеләреннән А. К. Гладышев, А. Т. Батин һәм башкалар сөйли).
Башлап язучы шагыйрьнең тормыш шартлары бик авыр булган. Өйрәнчек наборщик булып эшләгән өчен ул аена 1 сум 50 тиен алып барган, ә эш көне 10 сәгатькә кадәр сузылган. Иптәш Гладышев төшке тәнәфес вакытында Апуш белән үзе ничек газетага булка алмашып алуы турында сөйли.
Шуңа күрә Тукайның Гладышев- ка һәм башка эшчеләргә А. Ы. Некрасовның типография эшчеләре хәлен шактый ук яхшы ачып биргән «Наборщик» исемле шигырен укуы һич тә очраклы түгел. Шигырьдә бо- лай диелә:
Наборщик распевает У пыльного станка Меж тем как набирает Проворная рука. Наборщик безответный Красив как трубочист... Кто выдумал газетный Бесчеловечный лист?
От частой недосыпки, От пыли, от свинца Мы все здоровьем хлипки, Все зелены с лица.
Хоть целый свет обрыщешь, И в самых рудниках Тошней труда не сыщешь — Мы вечно на йогах.
Тукай 60 нчы еллардагы рус ре-волюцион демократларының эшен дәвам итә диярлек. Бу ийде аның өчен бик яхшы. Ләкин ул пабор- щикның «безответный» («җавапсыз») машина тагылмасы булып калуын бөтенләй теләмәде. А. К.Гла- дышевның искә алуынча, Тукай шунда ук үзеннән «Бу кеше көче җитә алмаслык эш кайчан да булса бетәр. Хуҗаларның да мөгамәләсе үзгәрер» дип өстәгән.
Шулай итеп Тукайга яшәргә туры килгән тормыш шартлары ук инде аның дөньяга революцион карашының формалашуына ярдәм иткән, ул кешеләрне эксплуатацияләүне тудыр • ган бөтен җәмгыять строеның гаепле икәнен аңлый башлаган. Тукайның югарыда китерелгән сүзләре җәмгыятьтә кешеләрнең хакимлек итү мөнәсәбәтләрен кире кагу идеясен, яшәп килгән иҗтимагый мөнәсәбәтләрне башка мөнәсәбәтләр — эксплуатация һәм үтә авыр хезмәт булмаган мөнәсәбәтләр белән алыштыру идеясен эченә ала...
«Уралең» газетасы типографиясенең яңа хуҗасы типографияне яңа бинага күчерә һәм татар телендә өстәмә рәвештә набор цехы ача. Тукай берникадәр вакыт татарча да хәреф җыя. Гладышев белән Ватинның истәлекләре күрсәткәнчә, татар шр и фт ы н а бо р щи кл ары Казаннан китерелгән. Тукай татар шрифтларын җыярга шулардай өйрәнгән. Алар арасыннан берсенең без исемен дә беләбез — ул Сафа Насый- буллип. Печатник булып бер Уральск татары Гариф Кальтиев эшләгән (ул русча да, татарча да хәреф җыя һәм баса белгән). Тагын шуны-сы кызыклы, иптәш Батин болай дип искә ала: г<Казапнан килгән набор] цикл ар С а ф а И а с ы й бул л ] ш, икенчесенең исемен хәтерләмим, Тукаев турында «ул газетага яхшы яза, рус язучылары әсәрләреннән тәрҗемәләр ясый, дип сөйләделәр».
109
Тукайны хәреф җыю эшенә өйрәткән иптәш Гладышев та күп кенә яңалыкларны» ачып сала.
«1905 елның Октябренда типография эшчеләре демонстрациягә чыктылар,— ди ул.— Безнең типографиядә манифест басылды. Демонстрациядә Тукай аеруча рухланган һәм һаман революция турында миңа нидер сөйли, ләкин, дөресен әйткән-дә, мин ул вакыт аңлап бетерми идем әле. Исемдә: эшчеләр өчен 8 сәгатьлек эш көпе. Бу хәрәкәткә кирәгенчә төшенеп җитә алмадым мин. Октябрь демонстрациясе шәһәр уртасында мәйданда — Коммерция банкы каршында митинг белән тә-мамланды»
Бу — коммунист Космодамианский җитә к ч е л е к иткән демонстрация. Аның турында үзенең мәкаләсендә А. Ф. Якунин да искә алып үтә 7 8. Р. Хәйруллин да аның турында үзенең истәлекләрендә сөйли.
Без яшерен рәвештә «Уралец» газетасы типографиясендә басылган һәм митингта таратылган «манифестның эчтәлеген дә беләбез—ул «Марсельеза» (аның тексты «Совет әдәбияты»ны«ң 1952 елгы 7 номерында басылды). Патшаның 17 октябрь манифестына большевикларның җавабы әнә шундый булды. 1861 елның 19 феврален искә алган бу җырда самодержавиенең хәзер һәм элек халыкны алдавына аеруча . басым ясап әйтелә. Митингта чыгышлар ясаган большевиклар хезмәт ияләрен чьш хокуклар өчен революцион көрәшкә чакырганнар. Гладышев белән Хәйруллин раславынча, Тукай да бу митингта булган һәм шушы кайнар речьләрне бик зур дикъкать белән тыңлаган.
А. К. Гладышев Тукай катнашкан тагын бер демонстрацияне искә ала. Бу — Николай Покатилов җитәкчелегендә үткәрелгән һәм полиция тарафыннан куылган Беренче Май демонстрациясе була.
LLI у ш ы д ем о петр а цн я л ә р дә һәм митингларда катнашу нәтиҗәсендә булса кирәк, Тукай тиз арада туры- дан-туры социал-демократик листовкалар һәм прокламацияләр тарату эшендә катнаша башлый. Бу 1905 елның ахырларына туры килә. Иптәш Гладышев Тукайның яшерен әдәбият укыла торган җыелышларда булуы турында сөйли. Бу большевиклар җитәкчелек иткән «Организация
J Бу истәлекләр «Совет әдәбиятымның 1952 елгы 7 номерында басылды.
8 «Россиянен милли районнарында 1905—1907 еллардагы революция» җыентыгыннан карагыз.
общественных сил» исемендәге оешма утырышларына охшый. Бу оешманың үз китапханәсе булган һәм ул җирле интеллигенция, укытучылар һәм эшчеләр арасында шактый гына эш алып барган. Китапханәдә легаль һәм яшерен кичәләр оештырылган. Анда төрле китаплар укылган, илдә барган вакыйгалар аңлатылган, предприятиеләрдә политик әдәбият таратылган, коймаларга листовкалар ябыштырылган.
Тукайның шундый эшләрдә катнашуы турында А. К. Гладышев болай дип искә ала:
«Типографиядә большевистик ячейка бар иде. Ячейка поручениесе буенча, Апуш белән мин кәгазьләр, прокламацияләр, революцион җырлар, мәсәлән: «Карт вахмистр» листовкасын, «Варшавянка» җырын таратып йөрдек. Прокламацияне без Зур Михайловский урамына ябыштыра идек. Кайбер вакытларда без нәрсә таратканыбызны белмәдек.
Ячейканың идән асты типографиясе бар иде. Анда безнең эшчеләр эшләде» !.
Иптәш Гладышевның 1953 ел 30 августта язган өстәмә истәлегендә бу момент тулырак ачыла — «А. А. Коканов поручениесе буенча Тукаев һәм Гладышев рус телендә типография ысулы белән басылган (безнең типографиядә бугай, ләкин кем хәрефләрен җыйган, кем баскан, '.монысы миңа хәзерге көнгә кадәр билгеле түгел) бик күп прокламацияләр тараттылар. Прокла- 1мациянең исеме «Карт Вахмистр» иде. Анда казакларның баш күтәрүчеләргә погром ясаулары, аларны
1 Большевикларның типографиядәге эшләре турында А. Даниленко да яза («Красный Урал» газетасы, 1925 ел, № 291). Моны Ив. Ларин да раслый («Красный Урал» газетасы, 192G ел, № 5.)
110
оастырулары турында язылган иде».
Шулай итеп, Г. Тукайның «Ура- лец» газетасы типографиясе большевиклары белән элемтәдә булуы һәм аларның аерым поручениеләрен үтәве ачыклана. А. 1\. Гладышев тарафыннан 1951 елның Октябренда язылган истәлекләрдә түбәндәге фактлар китерелә: «Прокламацияләр төнлә басылды, бу куркыныч түгел иде. типография хуҗаларыннан беркем йөрмәде. 75—100 юлны җыю һәм басу наборщиклар һәм печат- никлар өчен берни тормый иде. Уңай булсын өчен без Тукай белән икәү-ләп якшәмбегә каршы шимбә көнне дә Анисимов күле дип аталган күл- гә бара торган идек. Биредә балык тотарга яратучылар кармаклар белән балык тоталар иде. Анда слесарьлар, итекчеләр, гомумән мастеровойлар булды. Листовкаларны балыкчылар балык тоткан урыннарга ташлый идек. Тукай белән безгә бу куркыныч түгел иде: полиция анда юк, ә инде балыкчылар сизсәләр — бу куркыныч түгел — эшче халык тоттырмас. Типографиянең өлкән эшчеләре менә шулай эш иттеләр, ә без аларга булыштык».
Иптәш Гладышев үзенең истәлек-ләрендә һәм хатларында шулай ук Тукайның халыкны — хезмәт ияләрен һәм эшчеләрне яратуын, эксплуататорларны дошман күрүен әйтеп үтә. Ул Тукайның эшчеләр белән аралашуына, революцион хәрәкәттә катнашуына һәрвакыт басым ясап әйтә, 1954 ел 11 январьда язган хатында болай ди:
«Халык белән элемтәдә булу өчен ул (Г. Тукай. — Р. Н.) халыкның иң күп була торган урыннарына — Чаган елгасы янындагы «Стрельчи- ха» трактирына, Гвоздев трактирына йөрде. Гвоздев трактирында халык аеруча күп була иде, чөнки эшчеләр анда чәй эчәргә бара иде-ләр. Мин Тукаевның спирт эчемлекләре эчкәнен бер генә тапкыр да күрмәдем һәм аның бу турыда сөйләшкәнен дә ишеткәнем булмады. Ул бик җитди кеше иде...
Әлбәттә, шактый вакыт үтте (1904 елдан 1954 елга кадәр — 50 ел), ләкин Курень татарларының күпләре аны яхшы хәтерлиләр һәм аның турында бары яхшы сүзләр генә сөйлиләр».
Шулай ук безгә Тукайның кирпеч заводындагы, сырейкадагы татар эшчеләре белән элемтә тотуын да белергә мөмкин булды. «1905—-1906 елларда Габдулла Тукаев кирпеч заводы эшчеләре белән элемтә тота... Анда эшләүчеләрнең күпчелеге татарлар иде. Тукай алар белән тыгыз элемтәдә булды һәм кирпеч заводы-ның татар эшчеләре арасында журналлар һәм яшерен әдәбият таратты...
Тукаев сырейка (Салганы) эшчеләре белән тыгыз элемтәдә булды. Анда тиреләр киптерелә һәм эшкәртелә, хәтта эчәкләр пакьлана иде. Анда гел татарлар гына эшләде. Анда Тукай шулай ук үзенең революцион эшен алып бару өчен җирлек тапты. Ләкин гомумән ул бик сак булды, үзе яхшы белгән кешеләргә генә ышанды» (А. К. Глады- шевның 1953 ел, 31 декабрь хатыннан) .
Бу фактларны иптәш Гладышевка элекке эшчеләр белдергән. Тукай бик сак булган — монысы инде шуннан да күренә: хәтта аның дусты Саша Гладышев та, күп нәрсәләрне сизсә дә, үз вакытында моның турында берни дә белмәгән.
Әгәр без Уральск шәһәрендә ре-волюцион хәрәкәт белән җитәкчелек иткән иптәш Покатиловның 1905— 1907 еллардагы революция чорында большевикларның эше турында истәлекләрен хәтергә китерсәк, Тукайның кем йогынтысында булуы ачыкланыр. «Большевиклар тимер юл, тегермәннәр, механика мастерскойлары, эчәк заводлары эшчеләре арасында эш алып бардылар. Биредә түгәрәкләр оештырдылар, лекция-ләр укыдылар, листовкалар һәм өндәмәләр тараттылар» ’.
Тагын бер әһәмиятле деталь ачыклана: шул вакытта рус телендә генә түгел, татар телендә басылган листовкалар да таратылган.
Тукай шимбә көнне «Салганы»га яки кирпеч заводына барыр алдын- 1 Бу истәлекләр крайны өйрәнү буенча Уральск музеенда сакланалар.
111
нан Гариф Кальтиев квартирасына керә торган булган. Иптәш Гладышев, Кальтиев үзе үк төннәрен яшерен рәвештә прокламацияләр баскандыр һәм аларньи үзендә саклагандыр, дип уйлый. Тукайның кирпеч заводы һәм сырейка эшчеләре өчен әдәбиятны аңардан алуы да бик мөмкин. Милләте белән татар булган бер «фактический» кушаматлы кеше аркылы элемтә тотылган. Ләкин әле андый прокла-мацияне яки листовканы табып булмады?. Әмма Тукайның рус һәм татар эшчеләре арасында революцион әдәбият таратуьп факты шик астына алынырлык түгел. Ул күргәнебезчә, эшчеләрнең күрсәтүләре белән раслана.
Биредә «Татар телендәге бу про-кламацияләрнең тәрҗемәчесе һәм төзүчесе кем һәм ул революцион әсәрләрнең эчтәлеге нинди?» дигән сораулар туа.
Кыскасы, хәзергә хәл ителмәгән кайбер мәсьәләләрне хәл итү өчен әле күп эшләргә кирәк. Бу материалларның табылачагына ышанасы килә. Биредә ул вакыттагы ва-кыйгаларга катнашучылар үзләре ярдәм итәргә тиешләр.
Г. Тукайның күптән түгел Фәннәр академиясенең Казан Филиалы фәнни сотруднигы М. Гайнуллин тарафыннан табылган «Уральскида хөррият бәйрәме» 9 исемле зур булмаган мәкаләсе әһәмиятле документ.
Бу мәкаләдә Тукай 1 нче дәүләт думасының элекке депутаты белән хезмәт ияләренең очрашуы һәм хезмәт ияләренең 1906 ел 20 августта булган куәтле демонстрациясе турында яза.
Депутат докладының төп идеясен үз сүзләре белән шагыйрь болай аңлата: бюрократия бервакытта да халыкның теләгәннәрен канәгатьләндермәс.
Шуннан соң докладны нинди об- становкада тыңларга туры килүе турында яза. Докладчы чыгыш ясаган шәһәр театрының бинасы казаклар һәм жандармнар белән камалып алынган. Атаманнар, полицеймей- стерлар, ди ирония белән автор, элеккечә театрга керергә һәм докладчыны кулга алырга уйлашканнар иде, ләкин халык гаскәрләре аларга «бүре кунакка караган кебек» карап куйды һәм аларны театрга кертмәде.
Тукай каушап калган «началь- ство»ның хәлен бик кызыклы итеп сурәтли: «Бюрократлар аптырагач: әллә безне
’Габдулла Тукай. Юбилеи жы- ситыгыи карагыз. Казан, 1948, М. Гали. «Тукайның Уральскидагы тормышы».
танымыйсызмы? Без начальство бит... Халык та: беләбез, беләбез, безгә кем икәнлегегезне сөйләмәгез! Без сезне бик яхшы таныйбыз, дип җавапладылар».
Тукай, алар коры кул белән китәргә мәҗбүр булдылар, дигән нәтиҗә ясый, күпчелек казаклар, бирегә үзләрен ни өчен китергәннәрен аңлап, без үтерүчеләр түгел дип, шулай ук киттеләр, ди.
«Докладчы үзенең докладын тә-мамлады. Кешеләр: «Ура!» «Яшәсен ирек!», «Халык каныннан алтын эшләп чыгару бетсен!», дип кычкырдылар. Бу сүзләр бөтен шәһәр буйлап яңгырады. Халык «кызыл флаглар күтәреп, революционный җырлар җырлап, шәһәрнең зур урамы буйлап үтте». Бу белдерү, 27 августка тагын митинг билгеләнгән иде, дигән күрсәтмә белән тәмамлана.
Коммунист Н. А. Покатилов үзенең истәлекләрендә, бу демонстрациягә большевиклар җитәкчелек итте, дип күрсәтә. Аның истәлекләре Тукайның югарыда китерелгән бу мәкаләсенә туры килә. Покатилов шулай ук болай дип яза: «Солдатларның җирле командасы демон-странтларга һөҗүм итүдән баш тартты һәм штыкларын җиргә төшерде».
Тукайның бу демонстрацияне оеш-тыручыларга карата симпатиясе һәм аның халыкка дошман булган бюрократияне юк итәргә кайнар омтылышы бик ачык күренә. Шагыйрь «бюрократия» сүзе астында бөтен «начальство»ны, ягъни патша властен күздә тота.
Тукай патша хезмәтчеләренең сат-лыклыгын аяусыз фаш итте. Биредә тагын шуны әйтеп китү әһәмиятле булыр, Тукай реакцион һәм либе
раль партияләрне тәнкыйтьләгәндә яңадан революцион социал-демократлар позициясенә якынлаша. Бу яктан алганда «Мәзһәбе иштира- кион» («социалистик секта») исеме астында мәкаләләр сериясе бастырган II. Гаспринскийга каршы чыгуы бик характерлы. II. Гаспринский үзенең бу мәкаләләрендә социализмның татарлар өчен яраклы булмавын «нигезләргә» һәм шуның белән марксизмны «юкка чыгарырга» маташты. Бу сериядәге мәкаләләрнең берсендә «Таң йолдызы», «Азат халык», шулай ук «Фикер» газета-лары тәнкыйтьләнә. Күрүебезчә, Гаспринский таңчыларны! (эсерларны) социалистлар белән тиңли.
Социализм идеяләре, имештер, мө-селманнар өчен яраклы түгел. Менә аның мәкаләсенең төп дәлиле. Ул болай дип яза: «...Россиядә мөселман әһелендә булган өч-дүрт фабрика илә сигез-ун сабын заводларының жәмлә «эшчеләре» бер инглиз, хәтта Савва Морозов фабрикась? микъдарында улмаса кирәк» ’.
Тагын, әгәр «Европадагы 20 миллион халыктан аның 16 миллионы эшчеләр булса, ...егерме миллион ислам арасында ярым миллион ха- лис (эшче) булынмас»2.
Гаспринскийның бу кинаяле әсәрләре Тукай мәкаләсендә тулысынча фаш ителделәр. Тукай «Тәрҗеман»- ны һәм аның хуҗасын бик гадел һәм дөрес рәвештә хурлык баганасына кадаклады. Тукай болай дип язды:
• Гаспринскийның бөтен тормышы — капиталга хезмәт итү, аның чыгышлары — капитал хөрмәтенә чыгыш ясау!
Шулай итеп, Тукай панисламист Гаспринский чыгышының сыйнфый характерын дөрес күрә белде. Шуның белән ул тагын бер тапкыр чын социалистларга, X. Ямашев чыгышларына якынлашты. Тукай Гаспринскийга һәм аның фальсификаторлык дәлилләренә каршы чыгып, бер үк вакытта эсерларга һәм либе- раль-кадетларга да каршы чыкты.
Шул рәвешчә, Г. Тукай беренче рус революциясе вакытында үзенең шигырьләре белән генә түгел, әдәби фронтта гына һәм әдәбият чарасы белән генә түгел, турыдан-туры да көрәште.. Ул большевиклар җитәкчелегендә патша самодержавиесенә каршы көрәштә, рус һәм татар пролетарларының берләшүенә булышлык, хезмәт ияләре арасында, эшче-ләр арасында пропагандистик эш алып барды.
“Шуңа күрә, Сафа Насыйбуллии әйтүенчә, К. Төхфәтуллинныц Тукайдан риза булмавы һич тә очраклы хәл түгел. Шуңа күрә Гаделшин- ның да «шәһәрдә «Тукай яшьләрне патшага каршы алып бара» дигән хәбәр таралды», дип белдерүе дә һич очраклы түгел *. Тукай турында «Этот татаренок \ политический» (А. К. Гладышев истәлекләреннән) дип сөйли башлаулары да очраклы хәл түгел.
Г. Тукайның шул чордагы революцион эшчәнлеге һич кенә дә мода һәм яшьлек мавыгуы булмады. Ә К. Төхфәтуллин аны нәкъ менә шулай итеп күрсәтергә тырышкан иде. Бу революцион-демократның социал-демократиягә, большевикларга җитди һәм аңлы һәвәс булуы иде. Нәкъ менә шуңа күрә Тукай социал- демократик һәм революцион бро-шюраларны, «Сугыш һәм дума»ны, «Ачлык патша»иы һәм башка революцион әсәрләрне татар теленә тәрҗемә итә.
Типография эшчеләре, баш күтәреп, социал-демократик таләпләр куйгач, Тукайның алар ягына күчүе бик урынлы. Өстәвенә, бу забастовкага Тукай үзе җитәкчелек итте.
Тагын шунысы характерлы, Тукан большевистик «Урал» газетасы чыга багйлагач та, аиы укып бара һәм аннан кайбер әсәрләрне «Фикер» газетасына күчереп бастыра.
Болар бөтенесе дә Тукайның социал-демократиягә, марксизмга билгеле бер эволюциясен аерата ачык күрсәтә.
1 «Тәрҗеман», 1906 ел, № 75.
2 Шунда ук, № 76.