Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯХШЫ КИТАПНЫҢ УҢЫШЛЫ ТӘРҖЕМӘСЕ


Балалар язучысы Николай Носовның «Витя Малеев мәктәптә һәм өйдә»1 исемле повесте татар телендә басылып чыкты. Яшь укучылар арасында иң популяр һәм сөеп укыла торган бу китапның татар укучыларына да җиткерелүе бик күңелле факт.
«Витя Малеев...»—авторның беренче әсәре түгел. Н. Носов — зур тормыш һәм иҗат юлы үткән, балалар әдәбиятына үз тематикасын, үз стилен һәм иҗат йөзен алып килгән талантлы язучы. Ул үзенең күп кенә хикәя җыентыклары һәм «Күңелле семья», «Коля Синицынның көндәлек дәфтәре» исемле повестьлары белән яшь укучыларга танылып өлгергән иде инде. Шуңа күрә аның бу китабы элек үткән иҗат юлының нәтиҗәсе булып тора. Повесть, башлыча, балаларның көндәлек уку процессын чагылдыруга һәм шул процесста аларның характеры фор-малашуын күрсәтүгә багышланган. Язучы балаларга аларның төп эшендә — укуларында ярдәм итәргә тели. Әсәрнең исеме дә, башланып китүе дә һәм бөтен сюжеты да нәкъ менә шул яктан характерлы:
«Уйлап карасаң, бу вакыт дигәнең бигрәк тиз үтә! Каникул бетеп, мәктәпкә барыр вакыт җиткәнен сизми дә калганмын. Бөтен җәй буе бар эшем урамда чабып йөрү дә, футбол уйнау булды, ә китап турында уйларга да онытканмын, онытканмын дигәч тә, ара-тирә укыштырдым инде шунда, тик дәрес китапларын түгел, я берәр төрле
«Витя Малеев мәктәптә һәм өйдә». Татгосиздат. Ф. Әмнрщ^ова тәрҗемәсе. 1953 ел, 212 бит. Бәясе 4 с. 05 т. әкият, я хикәя китапларын гына укыдым, ә рус теленнән, я булмаса арифметикадан дәрес хәзерләү — анысы булмады».
Шулай башлана повесть. Балаларның холкын искиткеч дөрес күрсәткән беренче юллары белән үк инде укучының күңелен биләп ала. /Мавыктырып алып кереп китә.
Повестьның сюжеты катлаулы түгел, ул гади һәм табигый нәрсәләргә корылган. Анда һичбер төрле гадәттән тыш вакыйгалар, тышкы мавыктыру өчен уйлап чыгарылган кызыклы очраклыклар, маҗаралар кебек нәрсә юк. Ике дус — дүртенче класс укучылары Витя Малеев белән Костя Шишкин укуда аксыйлар: Витя — арифметикадан, Костя — рус теленнән. Билгеле, аларның өлгермәүләренең сәбәбе, үзләре әйткәнчә, аларның «бу фәннәргә сәләтләре булмауда»н түгел, бәлки төрле уеннар — шуклыклар белән күбрәк шөгыльләнеп, дәрес хәзерләргә вакытлары җитмәүдән генә килә, һәм алар моны иптәшләренең әйтеп торулары белән капларга, ә язма эшләрдә күчереп алу белән котылырга тырышалар.
«Мин мәсьәләнең шартларын акбур белән тактага язып куйдым да уйлый башладым. Уйлый башладым дигәч тә, шулай әйтелә генә инде ул, уйлау кая! Мәсьәләнең шундый авыры эләкте, әллә нигә дә чишә аласым юк! Ольга Николаевна минем уйлаганымны күрсен дип, юри маңгаемны җыерган булдым, әүзем„ берәрсе әйтеп җибәрмәсме дип, ма-лайларга карыйм», — ди Витя үзе бу турыда.
Ләкин озакламый әйтеп торулар белән генә котылу юлы киселә^.
122
чөнки бөтен класс моңарга каршы аяусыз көрәш ача, һәм хәтта, стена газетасында Витяның «зур колаклы» карикатурасы да чыга. Болар барысы Вптяга тәэсир итми кала алмыйлар. Ул яхшы укырга, дәрес-ләрне хәзерләми килмәскә, бер сүз белән әйткәндә, төзәлергә сүз бирә. Ләкин бу төзәлү җиңел генә, шома гына бармый. Еш кына ул «юлдан язып» та куйгалый. Автор зур педагоглык һәм художество такты бе-лән Витяның төзәлүен әкренләп хәзерли.
Тугызынчы бүлек тулысы белән ничек итеп Витяның мәсьәләләрне үзалдына чишәргә өйрәнүен күрсәтүгә багышланган. Автор бер дә шундый чыкылдап торган дәрес материалын әсәрнең художество ту-кымасына кертүдән курыкмаган, ул үзенең героен, балаларга гына хас самими фикер йөртүләр аша, мәсьәләләр чишәргә өйрәнү максатына якынлаштырганнан-якынлашты- ра бара.
Ниһаять, Витя арифметикадан яхшы укый башлый. Герой характерындагы бу күчеш автор тарафыннан шулай ышандырырлык оста бирелгән. Иң әһәмиятлесе шунда, Витя мәсьәләләр чишү осталыгына үз көче, үз тырышлыгы белән ирешә.
Повестьның сюжетындагы икенче линия — Витяның дусты Костя Шишкин белән бәйле. Витя күбрәк футбол, шахмат белән мавыгып, дәрес хәзерләргә оныта торган булса, Костя үзенең бөтен вакытын һәм игътибарын җәнлекләр тәрбияләүгә бирә Ул, Лобзик кушаматлы эт баласын өйрәтү белән мавыгып, хәтта дәресләргә дә йөрми башлый, әнисе һәм укытучысын алдау юлына баса, үз-үзен исә, «Лобзикны ойрәтеп бетергәч, «циркач» булып уйнармын», дип юата (янәсе, ңирк- та уйнау өчен уку кирәкми!). Иптәше Витя, дуслык хисен дөрес аңламыйча, аның бу гаебен яшереп йөри, һәм табигате белән дөреслекне сөюче малай вөждан газаплану-лары кичерә. Ләкии бәхеткә каршы, аларның бу «алдашулары» озакламый ачыла, һәм алар үзләренең хаталарын таныйлар, иптәшләренең., пионер оешмасы һәм укытучының ярдәме белән кимчелекләреннән арынып, укуда өлгерүче, жә- мәгать эшләрендә актив катнашучы малайлар булып әвереләләр.
Менә шушы гади генә сюжетта автор балаларның мәктәп тормышы өчен аеруча әһәмиятле булган, нәрсә ул чын һәм ялган дуслык, иптәшеңне «коткару», әйтеп тору, күчереп алу, әләкләү, дөреслекне сөю, ихтыярлы һәм ихтыярсыз булу һ. б. шуның кебек мәсьәләләр куйган һәм аларны чын художество осталыгы белән, конкрет вакыйгалар эчендә, балалар яратмый торган үгет-нәсихәт һәм дидактикага бирелмичә хәл иткән.
Әсәрнең бәхәссез художество кыйммәте һәм ышандыру көче шунда ки, ул тормышны конфликтсыз, «сылап-сыйпап» күрсәтми. Аның геройлары безнең педагогик таләпләребез буенча «коеп куелган» «ТӘТЕ малайлар» түгел, алар әсәргә балаларга хас буларак җитешсезлекләре белән килеп керәләр, шаяралар, ялгышалар, төрле ярамаган эшләр дә эшләп куялар, ләкин туктаусыз алга үсәләр, эчке һәм тышкы каршылык-ларны җиңеп үтү аша үзләрендә чын совет кешеләренә хас булган мораль сыйфатлар тәрбиялиләр. Аларның тормышында һәм шатлык- кайгыларында китап укучылар үз-ләрен күрәләр, һәм алар мисалында үзләре дә тәрбияләнәләр. Әсәрнең кыйммәте дә нәкъ менә шунда.
Балалар тәрбияләүдә ата-аналар- ның күп вакыт булдыксызлык күрсәтүләрен дә автор бик оста һәм нечкә тәнкыйть астына ала. Витяның әтисе кебек, балаларының өйгә бирелгән эшләрен үзләре эшләп би-рүче «әтиләр» бездә бар шул әле. Костя Шишкинның әнисе кебек, үзенең улын ярата торган, аның өчен борчыла, кайгыра-елый торган, әмма үз улын тәрбияләү юлын таба алмыйча аптырашка кала торган аналар да бездә очрый.
Гомумән, әсәр коллективның, совет җәмгыятенең тәрбия көченә тирән ышану белән сугарылган.
Н. Иосов әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләре дә аның төп ижат принциплары белән аерылгысыз бәй-ләнгән. Автор вакыйгаларны кечке-
123
нә герой исеменнән сөйләтә. Билгеле, беренче заттан хикәяләү — әдәбиятта шактый шартлы алым һәм иҗат итү өчен дә бик авыр санала. Ләкин бу алымның күп кенә уңайлыклары да бар. Ул балалар тор-мышын объектив дөрес сурәтләргә мөмкинлек бирә. Автор, гүя, хикәяләүгә үзе катнашмый, читтән генә күзәтеп тора кебек. Ә кечкенә геройлар үзләре теләгәнчә иркен һәм табигый хәрәкәт итәләр, үзләренең характерларын үзләре ачып бирәләр. Автор укучыларны тормыш ва-кыйгалары 'эчендә, үзләренә сиздермичә, тәрбияли. Хикәяләү дә гади, €габигый һәм ышандыргыч булып чыга.
Аннан соң, бу алым яшь геройларның үзләренә генә хас гадәт- холыкларын, тел һәм сөйләү рәвешләрен күрсәтү өчен дә бик уңай.
Менә, мәсәлән, Витя үзенең сеңе- лесе турында сөйли:
«Кызыйлар барысы да үзләрен бик акыллыга саныйлар. Белмим, ни өчен алар шулкадәр масаялардыр. Әнә минем сеңелем Лика өченче класска күчте дә, хәзер инде мине бөтенләй тыңламаска да ярый дип уйлый, әйтерсең лә, мин аның абыйсы да түгел, әйткән сүзләремә бер генә дә колак салмый. Мәктәптән кайткач та дәрес хәзерләргә утырырга ярамый дип, минем аңа ничә тапкыр әйткәнем бар. Алай бик зарарлы бит! Мәктәптә укыган чагында баш мие арый, менә шуңа күрә башта аңа сәгать ярым-ике сәгать чамасы ял итәргә кирәк, ә аннан соң дәрес хәзерләргә уты-рырга да ярый. Ә безнең Ликага әйттең ни, әйтмәдең ни, ишетәсе дә килми...
Менә әле бүген дә шулай: кайтып керсәм, ул да мәктәптән кайткан, китапларын өстәлгә тезеп салган да дәрес хәзерләп утыра.
Мин аңа:
— Нишлисең син, сеңелкәш? Мәктәптәй соң башыңны ял иттерергә кирәк икәнен белмисеңме әллә син?—дидем...
— Нинди аңгыра син, — мин әй- тәм, — узган ел мин сине аз өйрәттеммени! Үзеңнән олы абыеңны да тыңларга теләмәгәч, ни эшләтим
инде мин сине? Үскәч, үзеңнән бер аңгыра килеп чыкса, белерсең әле менә!»
Биредә өйләрендә бер-берсе белән ярышучы ике туган — өлкән малай (!) һәм аңардан кечерәк «кызый» арасындагы «киеренке мөнәсәбәтләр» шулкадәр оста, калку итеп бирелгәннәр, хәтта укыган вакытта Витяның тавышларын, сөйләү интонацияләрен ишеткәндәй буласың. Малай һәрвакыт үзен сеңелесе алдында өстен тотарга, аның белән олыларча, өйрәтү тонында сөйләшергә тырыша. Бу нечкәлекләргә автор тел чараларын оста куллану аркасында ирешкән, билгеле. Малай кеше авызында «кызыйлар» дигән сүз үзе генә дә инде күп нәрсә әйтә. Аннары тагы «Белмим, ни өчен алар шулкадәр масаялардыр», «Ә безнең Ликага әйттең ни, әйтмәдең ни...», «Үзеннән зур абыеңны да тыңларга теләмәгәч...» һ. б. шуның кебек чын балалар теленнән төшкән әйтелмәләр образны күз алдына тәмам җанлы итеп китерәләр дә бастыралар.
Шуның белән бергә, бу юллар тәрҗемәнең дә оста башкарылуы турында сөйлиләр. Бит бу нечкәлекләр биредә татар телендә икенче кабат барлыкка китерелгәннәр инде! Гомумән, тәрҗемәче, бу күркәм китапның татарча да шулай ук матур яңгыравын тәэмин итү өчен, аның эчтәлеген һәм рухын укучыларга дөрес җиткерү өчен, бик күп көч салган. Әлеге өзектән Витяның «Нишлисең син, сеңелкәш? Мәктәптән соң башны ял иттерергә кирәк икәнен белмисеңме әллә спн?» дигән сүзләрен генә алыйк. Ул ориги налдагы «Что же ты, голубушка, делаешь? Разве ты не знаешь, что после школы надо мозгу давать отдых?» дигәннең иң нечкә мәгънә һәм аһәң төсмерләренә кадәр төгәл бирелеше. Ә бит шул ук фразаны кайбер тәрҗемәчеләр ярата торган җиңел юл белән: «Син нәрсә соң, күгәрченкәем, эшлисең?» — дип, сүз- гә-сүз күчереп куярга да булыр иде. Ләкин тәрҗемәче бу юл белән китмәгән. Ул әсәрнең стиленә, рухына ярашлы һәм саф татарча яңгырый торган әйтелеш эзләп тапкан.

121
Яхшы сыйфатлы тәрҗемә бирү өчен, тәрҗемәче теге яки бу рәвештә махсус. хәзерләнгән булырга тиеш. Ике телне дә бик яхшы белергә. лексик-грамматик төзелешлә- рендәге гомуми үзенчәлекләреннән алып иң вак детальләренә кадәр иң нечкә мәгънә төсмерләрен, образлы әйләнмәләрен, бөтен спнонп- мик байлыгын, җанлы сөйләү те-лен. хәзерге һәм борынгы әдәби телен һәм аның төрле стильләрен - барысын да бик яхшы иярләгән булырга тиеш. Бер сүз белән әйткәндә, тәрҗемәченең, филолог булуы, тел һәм әдәбият дисциплиналары-ның барысы белән дә практик коралланган булуы шарт. Чөнки тәрҗемә ул җиңел кәсеп түгел, бәлки гаять четрекле һәм җаваплы эш. тәрҗемә — иҗат эше. Үз эшенә тик шулай караучы гына яхшы тәрҗемә бирә ала.
Без рецензияли торган тәрҗемәнең дә уңышы нәкъ менә шунда. Тәрҗемәнең авторы тәрҗемәгә иҗади эш итеп караган. Менә, мәсәлән, 34—35 битләрдә Витяның үз әтисе турында сөйләве ничек бирелә:
«Минем әти мәсрәләне бөтенләй аңлата белми. Әни әйтә, аңарда педагоглык сәләте юк, ди, димәк, ул укытучылыкка ярамый дигән сүз. Ул башта ярты сәгать чамасы ты-ныч кына аңлата, ә аннан соң кыза башлый, ул кыза башладымы инде, мин бөтенләй берни дә уйлый алмыйм. агач бүкән төсле тик утырам.
— Я. моның нәрсәсе аңлашылмый инде? — ди әти. — Барысы да аңлашылып тора кебек бит.
Ахыр чиктә әти:
— Нинди аңгыра син!—дип, мина ачулана башлады.—Я инде, шундый аңгыра булырга ярыймыни?
Сөйләү белән генә берни дә аңлата алмаганын күргәч, әти бер бит кәгазь ала да яза башлый.
— Менә, — ди ул. — Бу бит бик җиңел. Кара әле, беренче сорау менә нинди була.
Ул — сорауны кәгазьгә яза да җавабын чыгарып куя.
— Монысын аңладыңмы?
Дөресен генә әйткәндә, мин бернәрсә дә аңламадым, ләкин үләр чиккә җитен йокы килә иде, шуиа күрә мин:
— Аңладым,—дидем.
—- Менә аңладың бит!—дип шатланды әти. — Яхшылабрак уйлан карасаң, бар нәрсәне дә аңлап була.
Ул икенче сорауның ничек чишелүен дә кәгазьгә язды:
— Аңлашыламы?
Аңлашыла, — мин әйтәм.
— Аңламасаң әйт, мин тагын аң-латырмын.
— Юк, аңлашыла, аңлашыла.
Шулай итеп, ул соңгы сорауны да эшләп бирде. Мин дәфтәремә мәсьәләне яхшылап күчереп алдым да сумкама салып куйдым.
Лика:
— Эш беткәч, уйнарга ярый! — дип куйды.
— Ярый, синең белән мин иртәгә сөйләшермен! —дип мыгырдандым да йокларга кереп киттем».
Оригиналның иң әһәмиятле урыннары нинди оста һәм төгәл бирелгәннәр! «Эш беткәч, уйнарга ярый» гына да ни тора! Әгәр дә шулар җиңел юл белән «Ниһаять, әти... Менә ниһаять... Ниһаять, ул соңгы сорауны эшләде. Мин мәсьәләне бик чиста итеп дәфтәргә күчердем дә, сумкага яшереп куйдым» рәвешендә сүзгә сүз аударып ташланган булсалар, оригиналның бөтен рухы, стиле һәм образларның характеры бозылган булыр нде.
Повестьның тәрҗемә икәнен дә сизмисең, — ул шулкадәр җиңел һәм табигый укыла. Мәсәлән: «Шишкин, бик тырышып, күнегүне V3 дәфтәренә күчереп алды. Ахырында минем дәфтәргә кара тамызып, кире кайтарып бирде.
Бу ни инде? — мин әйтәм.— Мин сиңа биргәндә дәфтәрдә тап юк иде, ә хәзер син миңа таплы дәфтәр бирәсең!
— Мин бит юри пычратмаган.
— Юриме, юри түгелме, анда минем ни эшем бар! Миңа таплы дәфтәр кирәкми.
— Кара тамгач, мин сиңа ничек тапсыз дәфтәр бирим ди инде? Икенче юлы кара тамызмам.
— Ничек инде ул, — мин әйтәм,— икенче юлы?

125
— Икенче юлы күчереп язганда, дим.
— Нәрсә син, — мин әйтәм, — һәрвакыт миннән күчереп язарга җыенасынмы әллә?
— Нигә һәрвакыт булсын? Кайбер көнне генә».
Бу өзектән икенче җөмләне генә алыйк. Ул оригиналдагы «Кончил он тем, что посадил в моей тетради кляксу и отдал тетрадь мие» дигән җөмләнең коры, сүзгә-сүз тәрҗемәсе булудан бик ерак тора. Тәрҗемәче һәрбер җөмләне, диалогны конкрет ситуация һәм образның характерыннан чыгып тәрҗемә итә һәм аның һичшиксез татарча яңгыравына омтыла: «Кто же это сделал?» җөмләсен «Кем төшергән соң ул рәсемне?» дип бирә ул. Русча «Играть по всем правилам» дигән тәгъбирне тәрҗемәче, без көткәнчә, «Бөтен кагыйдәләрен саклап уйнарга» дими, ә телебездә сөйләнә горган «Бөтен шартын китереп уй- нарга»ны эзләп таба. Тәрҗемәнең икенче уңышлы ягы шунда, ул — татар теленең бөтен лексик һәм грамматик байлыкларыннан, сино-нимнары, образлы әйтемнәре, фразеологик әйләнмәләреннән бик урынлы файдаланган:
«Бу вакыт дигәнең», «җаным тыныч», «әйтәм...», «укыштырдым инде шунда», «башымнан чыкты да китте», «кәефем кырылды», «Мин ни житте беренче класс баласы түгел ләбаса. Нинди генә булса да, үземә күрә дүртенче класс укучысы!», «Ялгышлык белән муен тамырына .кундырдым», «сырып алдык үзен», «Безнең сездән гомергә туясыбыз юк», «Күңелегез булдымы», «Ә үсүен син шактый үскәнсең», «Берәр авыр фәндер инде бу дип уйлаган идем», «күрмәгәнеңне күрерсең», «эш беткәч, уйнарга ярый» һ. б. һ. б.
Безнең тәрҗемәләрдә «воображают» фигыле, күбесенчә, «масаялар» гына, ә һич тә, «үзләрен зурга куялар, акыллыга саныйлар», «эреләнәләр» түгел. Бу тәрҗемәдә исә барысы да файдаланылган. Безнең тәрҗемә «жаргоны»бызда бик күп кулланыла торган ниһаять, димәк, ягъни, чөнки кебек (алар балалар телендә урынсыз булырлар иде) сүзләр урынына да тәрҗемәче «ахыр чиктә, менә, шулай итеп, дигән сүз, шулай булгач, дигәч тә, ни өчен дисәң» кебек алмаштыргычлар тапкан һәм күп кенә тәрҗемәләргә хас булган эчпошыргыч бертөрлелектән котылган.
Әмма рус теленнән татарчага тәрҗемә иткәндә иң зур дикъкать һәм көч сорый торган нәрсә—фигыль формалары һәм аеруча — заманнар. Чөнки татар телендә җөмләнең иң төп мәгънә элементлары һәм төсмерләре фигыль формалары белән бирелә. Татар телендә фигыльнең ялгыз берүзе генә кулланылуы сирәк; хәтта дүрт-биш фигыльнең бергә янәшә килүен күрәсең. Мәсәлән, «Әзерләндеңме, дип сораса, ни дип җавап бирергә дә белми идем», «Җил аларны тротуар буйлап очыр-тып алып китә», «Бик алдашасым килеп тормый әле», «Җәй буена китапны тотып та карамагансың», «Хәтта тапкырлау таблицасын да оныткан булып чыктым», «Класс җитәкчеләре укучыларны класслар-га бүлеп алып керә башладылар», «Әйләнеп карарга да өлгерә алмый калдык, тупны безнең капкага китереп кертеп тә куйдылар» (27 бит). Ә безнең күп кенә тәрҗемәләрдәге өзек-төтек җөмләләр фигыльнең менә шул үзенчәлегеннән файдалана белмәвебездән килә: оригиналда бер генә фигыль белән бирелгән урынны тәрҗемәдә дә бер генә фигыль белән бирергә тырышабыз.
Мәгълүм ки, рус телендә заман формалары күп түгел, ә татар телендә исә гади заманнар гына да бишәү (а-ый, ыр-р, ачак-әчәк, ды- де, ган-гән). Ә катлаулы заманнарның хәзергә кадәр әле хәтта исәбенә дә чыкканыбыз юк. Димәк, рус те-леннән тәрҗемә иткәндә, урынына- мәгънәләренә карап, татар теленең барлык заман формалары да файдаланылырга тиеш. Ә безнең тәрҗемәләребездә бу хәл исәпкә алынмый. Мәктәп грамматикаларында үтелә торган өч заман формасы белән канәгатьләнәбез. Менә шуннан килә дә инде безнең тәрҗемәләр-дәге эчпошыргыч бертөрле һәм аң- лаешсыз өтек җөмләләр.

Бу яктан да безнең алда яткан тәржемә бик нык аерылып тора. Анда татар теленең без моңарчы искә дә китермәгән әллә нинди катлаулы заман һ. б. формалары үз-ләренә тиешле мәгънәләре белән кулланыш тапканнар: «Беренче класста ничек укуыбыз, тизрәк зур үсеп пионерга керү турында хыялланып йөрүләребез, барлык узган еллар исемә төште» (7 бит).
«Үсүен син шактый үскәнсең» (12 бит).
«Әллә нәрсә эшләп куюың бар» (127 бит).
«Мин бит юри пычратмаган» (38 бит).
«Алайса, синең дәфтәрдә бары да дөрес язылган. Мин шулай күчерәм дә куям» (37 бит).
«Ул, килеп керүе белән, стенага төшерелгән моряк рәсемен күреп алды» (37 бит).
«Ольга Николаевна миңа хәтта арифметикадан өйгә эш тә бирмәк- че булган иде дә — кызганды» (5 бит).
«Әгәр дә яңадан мәктәпкә барыр вакыт килеп җитмәгән булса, мөгаен шулай искә дә алмаган булыр идем әле» (6 бит).
«Сез гел бергә йөри торган идегез бит. Кайда югалттың син аны?» (8 бит).
«Мин аны башта Шишкинның бертуган апасыдыр дип уйлаган идем, ә ул аның әнисенең сецелесе булып чыкты» (43 бит).
«Стенага моржа рәсемен мин төшергән идем» (51 бит).
Бу мисалларны тагын да күбрәк китерергә булыр иде, ләкин татар теленең заман үзенчәлекләрен бу кечкенә мәкаләдә генә аңлату мөмкин булмаганлыктан, шулар белән чикләнергә уйлыйбыз.
Ниһаять, йомгаклап шуны әйтәсебез килә: балаларның эчке дөньясын шулай тирән һәм психологик дөрес итеп, нечкә-жылы юмор белән сурәтләгән, балалар тәрбиясенең актуаль мәсьәләләрен куйган һәм югары художестволы итеп чишкән бу китап балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә укырга кызыклы һәм гыйбрәтле. Аның татарчага оригинал белән тиң булырлык дәрәжәдә югары художестволы итеп тәржемә ителүе — бигрәк тә күре-некле факт. Ул, бердән, югары сыйфат һәм тулы кыйммәткә ия булган чын мәгънәсендә төгәл (адэкват) тәржемә бирүнең бәхәссез мөмкинлеге турында, икенчедән, безнен тәржемә культурабызның туктаусыз үсүе һәм чәчәк атуы турында, телебезнең ижат мөмкинлекләрен эшкә җигәргә өйрәнеп килүебез турында сөйли.