Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ АТАКЛЫ ДРАМАТУРГЫ


(Г. Камалның тууына 75 ел тулу уңае белән)
Г. Камалның драматург буларак формалашуы 1905 ел революциясе чорына туры килә. Бу чордагы иҗтимагый көрәш, Россия халыкларының милли азатлык хәрәкәте, матбугат иреге яшь драматургның иҗат эшчәнлегеи җанландырып җибәрүгә, аның әсәрләренең социаль эчтәлеген тирәнәйтүгә этәргеч көч булалар. Г. Камал шул чорның алдынгы вә-килләре— X. Ямашев һәм Г. Коләх- метовлар белән якыннан аралаша, үзе редакторлык иткән газета-жур- палларда аларның революцион-по- литик эчтәлекле мәкаләләрен бастыра. Шушы елларда официаль рәвештә татар театры мәйданга килә, һәм ул үзенең беренче постановка- ларып Г. Камал әсәрләре белән башлап җибәрә. Г. Камал үзенең төп игътибарын татар театрын үстерүгә юнәлдерә, татар театры өчен бер-бер артлы яңа әсәрләр яза («Бәхетсез егет»нең икенче редакциясе, «Беренче театр», «Бүләк өчен», «Безнең шәһәрнең серләре», «Уйнаш» һ. б.), пьесаларны сәхнәгә куюга да үзе җитәкчелек итә. 1907 елда барлыкка килгән «Сәйяр» труппасына турыдан-туры булышлык күрсәтә. Театр белән ныклы бәйләнештә тору һәм бигрәк тә шул чорның алдынгы идеяләре һәм инте-реслары белән яшәү Г. Камалның иҗат үсешенә гаять зур йогынты ясый, аның художество осталыгын арттыра, әсәрләренең идея эчтәлеген тирәнәйтә, кискенләштерә бара. Әгәр «Бәхетсез егет»пең беренче басмасында (1900 ел) Закирның фаҗигасе, нигездә, ата-ананың балага дөрес тәрбия бирә белмәү нәтиҗәсе итеп кенә күрсәтелсә, икенче басмасында (1907 ел) инде Закир үзен чолгап алган капиталистик среданың — сәүдәгәр-мещан тормышының котылгысыз корбаны итеп бирелә. Әгәр «Өч бәдбәхет» исемле әсәрендә (1900 ел) автор мораль яктан череп таркалуга баручы Л1әхмүдтән ниндидер кешелекле сыйфатлар эзләргә тырышса, шул ук әсәрнең икенче редакциясендә—«Уйнаш» драмасында инде ул тип баш- качарак күз алдына китереп бастырыла: Әнвәр биредә, Мәхмүд шикелле, хатыны үлү сәбәпле кәләш эзләп йөрүче кеше итеп түгел, бәлки, берничә хатыны була торып, тагын да хатын-кызлар алдарга йөрүче, кешелексез бер тип итеп гәүдәләнә.
1907 елда язылган «Беренче театр» комедиясе татар җәмәгатьчеле- гендәге прогрессив һәм консерватив көчләрнең үзара көрәшен, татар культурасы үсешендәге каршылыкларны, бәрелешләрне күрсәтү белән бик әһәмиятле. Татарның Хәмзә кебек надан байлары, реакцион руханилары татар культурасы үсешенә бөтен көчләре белән аяк чалырга тырышалар, татар телендә театр куюга да теше-тырнаклары белән каршы килеп карыйлар, ләкин алар дигәнчә булмый, культура үсешендәге демократик көчләр барыбер үзләренекен итәләр: театр
114
куела. ул гына да түгел, Хәмзә байның семья членнары — килене һәм улы, кияве һәм кызы да, аннан качып, театрга китәләр.
Буржуаз-мещан тормышының бөтен баткаклыгын, анда кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең алыш-би- реш, сәүдә интересларына, ничек тә күбрәк акча җыюга корылган икәнлеген аяусыз фаш итү Г. Камалның күпчелек әсәрләрендә төп урынны алып тора.
«Бүләк өчен» комедиясендә Хәмидә карчыкка байлык, кием-салым гына күбрәк килсен, — шулай булганда, улы Габдуллаҗан кемгә өйләнсә дә, аның киләчәге нинди булса да ярый. Асылда, әтисе Әхмәтҗан да шул ук карашта: улы теләсә кемгә өйләнсен, тик туй расходы гына күп булмасын. Акча өчен, мәскәүлеләрдән алып кайткан байлыкны үзендә калдыру өчен нинди генә түбәнлекләргә барып җитми «Банкрот» комедиясендә Сираҗетдин! Табыш артыннан куу, бу эштә явызлык һәм хәйләкәрлек — мещан тормышының типик күренешләре. Г. Камал андый типларны «Дәҗҗал» да приказчик Шөҗаг, «Уйнаш»та — Мәгълифә, «Бүләк өчен»дә — Мә- хүпҗамал, «Банкрот»та — Нәгыймә образлары аша бик ачык һәм дөрес чагылдыра.
Капиталистик дөньяның каршы-лыклары, андагы иҗтимагый мөнә-сәбәтләрнең акча капчыгына корылган булуы «Безнең шәһәрнең серләре» комедиясендә тагын да киңрәк, тулырак планда күз алдына килеп баса. Бер яктан, милләткә хезмәт итү дигән исем астына яшеренеп, ресторан һәм клубларны, әдәбият кичәләрен үзләренә буйсындырган татар байлары һәм сәүдәгәрләре, икенче яктан, Печән базары чатында гайбәт сатучы, үткән- барганнарга ырлап калу белән көй уздыручы вак сәүдәгәрләр, итчеләр, тиречеләр, «әфиунчылар» — «көфер почмагы» әһелләре, — барысы да шул чорның реаль образлары булып торалар. Г. Камалның бу әсәре либераль фразаларга төренгән буржуаз җәмәгатьчелек оешмаларының, капиталистик иске Казанның чын йөзен фаш итүче ачы иҗтимагый сатира дәрәҗәсенә күтәрелә.
Г. Камалның Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәрге иҗатында әдәби тәнкыйть тә байтак урынны ала. Ул үзенең мәкаләләрендә һәм рецензияләрендә шул чорның язучыларына карата үткен һәм объектив фикерләр әйтә. 1907 елда язылган бер мәкаләсендә ул шагыйрь исемен алырга лаеклы итеп, хаклы рәвештә, Г. Тукай һәм М. Гафурины күрсәтә. Икенче бер урында ул — Г. Коләхметов иҗатына — аның «Яшь гомер» драмасына уңай бәя биреп китә.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясен Г. Камал шатланып каршы ала. Революциянең беренче көннәрендә ул аеруча поэзия өлкәсендә зур активлык күрсәтә. Бу турыда ул үзе болай яза: «Гражданнар сугышының кызган чоры. Деникин, Колчак һәм башка ак бандалар яшь Совет иленә төрле яктан һөҗүм итәләр. Шуңа күрә дә мин, кыска әсәрләр (шигырьләр) язып, көннең кадагына сугып барырга тиеш идем. Ул вакытларда мин, икешәр көн өйгә кайтмыйча, редакциядә кунып эшли идем». Г. Камал ул еллардагы политик ситуацияләрне тирәнтен төшенеп, үзенең шигырьләрендә ачык һәм дөрес чагылдыра. Англия- Америка империалистларының мәкерле планнарын, ниятләрен аяусыз фаш итә. Аның ул шигырьләре, декламацияләре әле бүгенге көндә дә үзләренең әһәмиятен югалтмаганнар. Шулай ук аның проза әсәрләре — хикәя һәм фельетоннары, үз тормышына һәм иҗат эшчәнлегенә багыш-ланган очерклары, истәлекләре дә байтак («Минем персональный пенсионер булуымның тарихы», «Яза башлавым тарихы», «Габдулла Тукай турында истәлек», «Күгәргән алтыннар» һ. б.).
Г. Камалның Октябрь революциясеннән соңгы сәхнә әсәрләре арасында иң уңышлысы — «Хафиза- ләм иркәм» музыкаль комедиясе. Бу әсәр, М. Фәйзинең «Галиябану»ы кебек үк, мәхәббәт темасына багышланган. Ләкин биредә вакыйгалар капитализм чорында түгел, ә яңа шартларда — Совет властеның
8*
115
беренче елларында бара, яшьләрнен бәхетле тормыш корырга омтылулары тантана белән бетә.
Г. Камал Совет властен ныгыту, Совет культурасын, сәнгатен үстерүгә бөтен көчен, бөтен тырышлыгын биргән язучы һәм җәмәгать эшлек- лесе булды. Ул — халыкны яратты, һәм халык та аңа шуның белән үк җавап бирде. 1924 елда аңа, иҗа-тына 25 ел тулу юбилеенда, Татарстан хөкүмәте тарафыннан «Хезмәт батыры», татар театрының 20 еллыгы уңае белән «Татарстан халык драматургы» дигән мактаулы исемнәр бирелде. 1929 елда иҗатына 30 ел тулу юбилее тагын да зуррак күләмдә уздырылды.
Г. Камал рус әдәбиятыннан, бигрәк тә драматург Островский, Гоголь һәм Горький иҗатларыннан өйрәнеп, зур сүз художнигы булып җитеште. Рус классик әдәбиятындагы гуманизм, халыкчанлык идеяләре аңа чынбарлыкны дөрес, реаль чагылдыру осталыгына ирешергә, әсәрләрен гади телдә — халыкның үз теле белән язарга мөмкинлек бирделәр. Шуңа күрә Г. Камалның хәзерге татар әдәби теле формалашуында да роле зур. Бу мәсьәләгә карата «Бәхетсез егет» драмасының беренче басмасы азагында автор үзе болай ди: «Бәгъзе кешеләр, бу китапны бигрәк урам телендә чыгарган икән, дип көләрләр, бәлкем. Әмма, ни зыян? Көлсеннәр. Дәхи дә, шундый бар кеше дә аңларлык урам телендә булган китаплар булучылыгы насыйп булсын».
Г. Камал комедияләренең һәм драмаларының уңышы, беренчедән, авторның тормышны тнрәнтен белүендә булса, икенчедән, аның драматургия законнарын тиешенчә аңлап эш итүенә бик иык бәйләнгән. Аның иң уңышлы комедия һәм драмаларында геройларның бер-бер- сенә булган мөнәсәбәтләре алар арасындагы кискен конфликт, көнкүреш һәм иҗтимагый интересларның үзара бәрелеше, көрәше аша ачыла. Һәм киресенчә, авторның персонажлар арасындагы конфликтны, алар арасындагы көрәшне җитәрлек дәрәҗәдә ачып җиткермәгән яки берьяклырак кына ачып биргән кайбер әсәрләре, мәсәлән, «Дәҗ- җал»ы, идея-художество ягыннан йомшаграк килеп чыккан. Биредә бер байның ике приказчигы — Әхмәт һәхм Шөҗаг—арасындагы каршылык сурәтләнә. Үзенең эшендә тугрылыгы һәм намуслылыгы белән байның ышанычын казанган Әхмәттән кайчандыр шул рольдә булган Шөҗаг көнләшә' һәм аны батырыр га, тагын да үз урынын алырга тырыша. Шул ният белән ул — Әхмәтне эчәргә өйрәтә һәм, әкренләп, аны тәмам эчкече кеше итеп җиткерә. Ахырында бай — Әхмәтне эштән куып чыгара. ,
Әсәрдән аңлашылганча, Әхмәтнең бөтен бәхетсезлеге тик эчү аркасында гына килеп чыга. Әгәр эчмәсә, аны бай һаман да яратасы, һәм ул, исән-имин генә хезмәт итеп, киләчәктә, кем белсен, үз хуҗалыгын булдырасы, хатыны-балалары белән әйбәт кенә яшисе; аның бәхетсезле- гендә байның да, социаль стройның да әллә ни катнашы юк булып күренә. Персонажлар арасындагы конфликт берьяклырак кына булып кала: Шөҗаг һөҗүм итә, ә Әхмәт — туктаусыз чигенә, бернинди дә каршылык күрсәтә алмый. Әсәрнең әнә шул җитешсезлекләрен Г. Тукай үз вакытында бик оста тотып алган: «Дәҗҗал мәлгунь мәзкүр пьесада үз усаллыгының бер кешегә ике бутылка кара сыра эчертү белән генә беткәнлегенә гаять тә кәефе киткән, ди», — дип яза ул үзенең «Мәкаләи махсуса» дигән фельетонында. Тукайның бу сүзләреннән шуны аңларга була: Әхмәт шикелле намуслы, эшчән кешеләрнең бәхет- сезлегенә аракы, сыра эчү генә тү-гел, ә барыннан да бигрәк мещан баткаклыгы, хезмәт ияләре массасын сыйнфый изелүгә дучар иткән капиталистик җәмгыять гаепле.
Г. Камалның иң яхшы әсәрләре — «Беренче театр», «Бүләк өчен», «Банкрот» комедияләре, «Хафиза- ләм иркәм» музыкаль комедиясе һәм «Бәхетсез егет» (икенче варианты), «Уйнаш» драмалары сюжетның оста төзелгән булуы, персонажлар арасында барган конфликтларның чынбарлыктан алынып, тамашачыны, укучыны кызыксындырырлык итеп
116
корылуы, үзләренең жанр ягыннан анык билгеләнешләре белән аерылып торалар.
«Банкрот» комедиясендә, мәсәлән, бур жу аз - м ei ца н тор м ы ш ы н ы ң үз эчендәге каршылыклары — мал җыю, акчага комсызлык белән бәйле конфликт сурәтләнә. Сәүдәгәр Сираҗетдин Туктагаев, мәскәүлеләрнең— кредиторларның малларын үзендә калдырыр өчен, кибеттәге товарларны һәм акчаларын яшерә дә, үзен юлда — поездда таладылар дип игълан итә. Моңа ышандырыр өчен, җүләрләнгән, акылыннан язган булып кылана, аның сәламәтлек ягын тикшерергә чакырылган врачны да, акча төртеп, үз ягына карата. һәм, нәтиҗәдә, үз теләгенә ирешә. Ләкин бу җиңү аның өчен рухи яктан бик кыйммәткә төшә — рухи яктан аны тулысынча хәерчеләндерә, бөтенләй кешелектән чыгара. Аның менә шул тулысынча кешелектән чыгуы, рухи ярлылыкка дучар ителүе тамашачыда, укучыда аңа җирәнеп, чын мәгънәсе белән көлеп карау тойгысын уята.
Персонажларның менә шул ме- щан-обывательчелек интересларыннан үтергеч итеп көлүдә автор төрле художество чаралары куллана. Барыннан да бигрәк, аның комедияләрендә геройларның, үз файдаларын кайгыртып, җан тиргә батып чабышып йөрүләре көлке һәм җирәнгеч булып чыга. «Банкрот» комедиясе— моның бик ачык мисалы. «Кунакка барам, кунак чакырам, мәҗлес уздырам! Янсын дошманнарның йөрәге!» диюе белән, Сираҗетдинның хатыны Гөлҗиһан үзенең кем булуын шундук ачып бирә. Чөнки аның тормыш интереслары кунак чакыру, ире өйдә юк чагында, күңел ачып, типтереп калудан ерак китә алмыйлар. Имче-томчы Нәгыймә карчыкның бөтен теләге — бай хатыннарыннан, төрле юллар белән алдап-хәйләләп, ничек тә күбрәк акча сыгу, аларпың чәй- шикәрләрениәл, сыйларыннан файдаланып калу. Аның өзми-куймый сөйләп йөргән сүзләре, хәрәкәт кыланышлары- -гел табыш турыңда: «Бичара Сәлимә бик яхшы хатын иде, -ди ул, Сираҗетдинның хәзерге хатыны белән элекке хатынын чагыштырып карап. — Килгән саен учлап чәй-шикәрләр биреп җибәрәдер иде. Куркулыкларны да бик еш койдырадыр иде. Хәер, әле Гөлҗиһан да минем өчен файдасыз түгел. Әледәи-әле тамырлар кайнаттырып ала». Бай хатыннарына нин-ди «тамырлар» кайнатып бирүе турында Нәгыймә үзе икенче бер урында болан ди: «Бүгенге мәҗлескә килгәнче, тизрәк өлгерсен дип алып килдем. (Шешәне селкетеп.) Йөзе кара, бер дә күбекләнми. Тизрәк әчесен, тизрәк төнәсен дип, трахтир сырасын ике шешә итеп салган идем, алай да әле әчеп җитмәгән... Мин кайнаткан тамырны бай хатыннары бик яраталар, «Синең кулың бик шифалы, эчеп җибәргәч тә бөтен тамырларга китә, тәмам изелдер еп йоклата», — диләр. Трахтир сырасын күбрәк салсаң, аның өсте- иә актан да бераз тамызсаң, йоклату гына түгел, җырлатыр да ул». Менә сиңа дин-шәригать исеменнән хәер-фатиха дип йөрүче «изге» карчыкның, шуның белән бергә, «аракы эчү — гөнаһ» дип суган суы сатучы бай хатыннарының әхлак-мораль йөзләре!
«Бәхетсез егет» драмасындагы Кәрим байның телеграмма текстын төзү моменты бик характерлы. Бу— наданлыкның иң югары үрнәге. «Пышталиун үзе төзәтер әле!—дн ул, — мин хәзер базарга чыгам». Әйе, аның базарга чыгасы бар, табыш артыннан чабасы бар, ә акча— теләсәң нинди наданлыкны да яшереп, күмеп тора ул. Кәрим бай һәм аның хатыны Җәмилә «сакал үстерү дә чәч, мыек китәрү» турында сөйлиләр, ә үзләрендә, үзләренең семьясында ярылып яткан бозыклыкларны күрмиләр, Закирның юлдан чыгуының, азуының никадәр аяныч икәнлеген исәпкә ала белмиләр.
Персонажны көлке итеп тасвирлауда Г. Камал көлкеле кыйла- пыш — хәрәкәтләр, тышкы эффект алымыннан да киң файдалана. Ләкин бу алым персонажның рухи халәте, ситуация, коифликт-бәре- лешләрнец эчтәлегеннән аерым түгел, э органик бәйләнештә алына.

Мәсәлән, «Беренче театр»да Хәмзә байның кием өстеннән кисм киюе һәм, чишенгән вакытта, ал арны салу моментлары, аның ишектән килеп кереп паласка абынып егылуы, кәләпүш урынына сабын күбеге тулы савытны алып киюе аның дорфа, ту-пас табигатенә бик туры килә.
Г. Камалның художество алымнары күп төрле, һәм аны тикшерү, өйрәнү — махсус тукталуны сорый торган зур тема. Татар әдәбиятында Г. Камал, хаклы рәвештә, комедия остасы һәм шул жанрны нигезләүче булып кереп калган. Г. Камалның әсәрләрендә уйнап, татарның күп кенә артистлары җитештеләр. Аның мастерларча язылган комедия һәм драмалары художество осталыгына ирешүдә бүгенге көн драматургларына да зур үрнәк булып торалар. Шуңа карамастан, аның әдәби мирасы җитәрлек кадәр өйрәнелмәгән. Төрле җыентыкларда басылып килгән әсәрләре соңгы елларда СССР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан ике томлык итеп чыгарылды (беренче томда — драматик әсәрләр, икенчесендә — шигырьләр, проза һәм публицистика). Ләкин ул томнарга да Г. Камалның кайбер әсәрләре керми калганнар («Күзсез мастерлар» һ. б.). Г. Камалның художество үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган махсус хезмәтләр дә бөтенләй юк диярлек.
Быел, Г. Камалның тууына 75 ел тулган вакытта, татар хезмәт ияләре аны зур хөрмәт белән искә алалар. Г. Камал — формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик татар сәнгатенең һәм әдәбиятының горурлыгы. Бүгенге көн шартларында, драматургиянең үсешенә аеруча игътибар юнәлдерелгән һәм бу өлкәдә җанлы эзләнүләр барган вакытта, Г. Камалның әдәби мирасын җентекләп тикшерү, аның әдәби осталыгын, әдәби алымнарын төрле яклап өйрәнү татар филологиясендә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып санала. Бу мәсьәләне тормышка ашыру — СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтының да, Таткнигонздатның һәм татар әдәбиятына, сәнгатенә мөнәсәбәте булган башка учреждениеләрнең дә кичектергесез бурычы.

118