Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮРЕНЕКЛЕ ТАРИХИ ВАКЫЙГА


18 нче январьда ике кардәш ха-лыкның— украин һәм рус халыкларының яңадан бергә кушылуларына 300 ел тулды. Бөек Советлар Союзының дуслык җепләре белән береккән барлык халыклары бу да-таны зур вакыйга итеп, украин һәм рус халыкларының зур милли бәйрәме итеп искә алдылар. Шуның белән бергә, ул гасырлар буена чит ил баскыннарына каршы, царизмга һәм алпавыт-капиталистлар строена каршы бергәләшеп көрәшүче барлык СССР халыкларының бәйрәме булды.
Украинаның Россиягә яңадан кушылуы Украина халкын чит ил баскыннарына каршы рус халкы белән бердәм Россия дәүләтендә берләшү өчен күп гасырлар буена барган көрәшенең төгәлләнүе булды.
Чыгышлары, телләре, характерлары һәм тору урыннары ягыннан шундый якын булган украин һәм рус халыкларының туганнарча дуслыгы хезмәт ияләренең үзләренең милли һәм социаль азатлыклары өчен көрәшләрендә чыныкты һәм ныгыды.
Украин халкының азатлык сугышына кадәр (1648—1654 еллар) һәм аның Россиягә яңадан кушылуына кадәр Украина бик авыр заманнар кичерде. Ул чит ил баскыннарының изүенә каршы көрәш алып барырга мәҗбүр булды. Күп йөз еллар буена украин халкына Төркия аг-рессорлары һәм аларның вассаллары булган Кырым ханнары, шулай ук Польша паннары һәм шляхтасй юлбасарларча һөҗүмнәр ясап тордылар. Украинаның халык массасы коточкыч бөлгенлеккә төште һәм хәерчелеккә калды. Украинлылар халык булу ягыннан инде бетүгә йөз тотканнар иде. Чит ил баскыннары украин халкының культурасын, телен, азатлыкка омтылышын буарга омтылдылар. Ләкин украин халкы үзенең телен, милли һәм культура традицияләрен саклап кала алды. Монда бөек рус халкының ярдәме хәлиткеч роль уйнады. Украин халкы һәрвакыт аның белән берләшергә омтылып килде.
Украин халкына, рус халкының ярдәме белән, Польша-Литва агрессиясенә каршы бик озак көрәш алып барырга туры килде. XIV гасыр азагында инде украин һәм бе-лорус җирләренең шактый өлешен (Галиция) Польша паннары басып алган иде. Литва боярлары Көнбатыш Двина бассейнын, Чернигов- Севр җирен, Подольене һ. б. басып алдылар. Люблин униясе буенча (1569) Литва белән Польша бер дәүләт булып берләштеләр («Речь Посполитая»). Шуннан соң Украина территориясендә Польша агрессиясе тагын да көчәйде. Анда Литва магнатлары гына түгел, Польша паннары һәм шляхтичлары да омтылды. Украинада иң күренекле Польша магнатлары Җолкевскийлар, Виш- невецкийлар, Потоцкийлар, Острож-
45
-скнйлар 1юм башка бик күпләрнең, имениеләре барлыкка килде. Католик руханилары иң зур җир биләүчеләр иде. Украина крестьяннарының иң яхшы җирләрен — урманнарын, болыннарын һәм көтүлек җирләрен тартып алдылар. Крестьяннар өстеннән иң авыр крепостнойлык хокукы урнашты. Паннар, шляхтичлар, католик р у х а и ил а р ы кр есть я н нар н ы барщинада эшләргә мәҗбүр итеп кенә калмадылар, бәлки алардаи акчалата һәм натуралата төрле •налоглар да түләттеләр. Шулай ук халык массасын украин феодаллары изеп килде. Польша баскыннары милли-дини изүне һаман көчәйтә бардылар. Бөтен нәрсәгә паннар хуҗа булды, ә украин халкы бөтен хокуклардан мәхрүм ителде.
Шулай итеп, Украинаның халыклар массасы авыр экономик, политик һәм дини изелү астында яшәде. Хәтта Польша баскыннары украин казакларының һәм вак феодалларның Польша хезмәтендәге югары катлауларының да (реестр казак-лары) хокукларын чикли башладылар.
Тәмам бөлгенлеккә төшерелгән украин крестьяннары массасы Запорожьега кача башлады. XVI гасыр азагында һәм XVII гасыр башында качучы халык саны бигрәк тә артты. Болар Запорожье казаклары нде. Аларның төп хезмәте балыкчылык һәм аучылык иде. Казаклар сыйныфларга бүленгәннәр иде. Лә- кНн аларның төп массасы хезмәтчел казаклар булды. Бу казаклар, крепостной украин крестьяннары белән берлектә, Украинаның чит ил баскыннарына каршы азатлык сугышында хәлиткеч роль уйнадылар.
Украинаның бөтен тарихы илба-сарлардан котылу өчен героик көрәш белән тулган. XVI гасыр азагында инде па н н a р - ш л я хти ч л а р Речь Посполитаясына каршы украин халкының зур восстаниеләре башланды (1591 —1593 елларда Косинский җитәкчелегендәге восстание, 1594—1596 елларда Лабода һәм Наливайко җитәкчелегендәге восстание һ. б.). Ләкин Польша короле гаскәрләре бу восстаниеләрне рәхимсез бастырдылар. Шуннан соң крепостниклык, милли һәм дини изү тагын да көчәйтелде. Эш шул кадәргә барып җитте, хәтта паннар право-славие чиркәвен дә законнан тыш дип игълан иттеләр. Шул ук вакытта Кырым ханнары һәм Төркия янычарлары украин җирләренә үзләренең талау һөҗүмнәрен дәвам иттерделәр. Шушы авыр заманда украин халкы үзенең карашларын өлкән агасы бөек рус халкына юнәлдерде. 1624 елны Москвага илчеләр җибәрелде һәм алар Украинаны рус дәүләтенең яклавы астына алуны үтенделәр.
Украинада яңа восстаниеләр башланып китте. Тарас Федорович Тря- сила һәм Павлюк җитәкчелегендәге восстание (1630—1638) сигез ел чамасы дәвам итте. Бу Украинаның күп районнарына һәм Белоруссиягә җәелгән массовый восстание иде. Халык дошман өстеннән күп кенә данлыклы җиңүләргә иреште. Ләкин бу юлы да Польша оккупантлары, күп гаскәрләр югалтып, восстаниене канга батыра алдылар. Украинада тагын да рәхимсезрәк, канлы режим урнаштырылды. Барщина атнага 3—4 көнгә җитте. Хәзер инде паннарның һәм аларның администрациясенең башбаштаклыгына һәм көчләвенә чик юк иде. 30—40 мең крестьян йортларын коллыкка төшергән Вишневецкий кебек эре паннар инде украин халкын бөтенләй поляклаштырырга һәм үз диктатураларын мәңгегә беркетергә уйлаганнар иде.
Ләкин 1648 елны украин халкы паннарга каршы азатлык сугышы игълан итте. Нәтиҗәдә ул бөек рус халкы белән бергә кушылды. Бу сугышка (1648—1654) күренекле дәүләт эшлеклесе, полководец, украин һәм рус халыкларының мәңгелек дуслыгы өчен көрәшкән Богдан Зиновий улы Хмельницкий җитәкчелек итте. «Богдан Хмельницкийныц тарихи хезмәте шунда ки, ул, украин халкының рус халкы белән якын союзга омтылуын чагылдырып һәм Украинада дәүләт төзелә башлау процессына җитәкчелек итеп, аның бурычларын һәм перспективаларын дөрес аңлады, украин халкын

4G
коткаруны аның бөек рус халкы белән кушылуыңда күрде» *.
Сугышның нәкъ менә шушы изге һәм гадел максаты бөтен украин халкын үзен изүчеләргә каршы ге- роик көрәшкә рухландырды. Бөтен Украина үзенең милли азатлыгы өчен күтәрелде. Богдан Хмельницкий, үз халкының фикерләрен белдереп, ачыктан-ачык: «Мин үзем кимсетелгән өчен түгел, рус динен һәм бөтен рус халкын кимсеткән өчен үч алырга булдым», — дип белдерде.
Азатлык сугышының, башыннан ук төп һәм хәлиткеч көч Украинаны чит илләр изүеннән азат итү өчен көрәшкән һәм феодаль-крепостник- лар изүенә каршы күтәрелгән, изелгән крестьяннар булды. Украина халкының көрәше Белоруссиядә дә чагылды. Белоруссия хезмәт ияләре дә шулай ук Польша-Литва феодаллары изүе астында интегәләр иде. Шулай ук үз феодаллары изүе астында газап чигүче Польша крестьяннары да украин крестьяннарының көрәшенә теләктәшлек күрсәттеләр һәм еш кына үзләре восста-ниеләр күтәрделәр. Ләкин халык- азатлык көрәшенең киң колач алуына һәм уңышка ирешүенә рус дәүләтендәге халык массасының даими ярдәме булышлык итте. Рус халкы үзенең украин туганнарына һәрвакыт теләктәшлек күрсәтеп килде.
Үз тарихына гүзәл сәхифәләр язган украин халкы азатлык сугышы барышында бик күп халык геройларын — атаклы Богдан Хмельниц- кийныц көрәштәшләрен үстереп чыгарды. Иван Богун, Максим Кривонос һәм башка патриотлар үзләренең батырлыклары белән бөтен Украинага танылдылар.
Сугыш вакытында украин халкы Польша шляхтасы яулары өстеннән кҮп кенә* данлыклы җиңүләргә иреште. Желтые Воды, Корсуиь, Зборов, Батог, Моиастырише янып- да һәм башка пунктларда булган сугышларда украин халык массасы үзенең дошманнарын тар-мар итте, һәм бу сугышлар азатлык сөюче Украинаның тарихын бизәп торалар һәм торачаклар.
Җину юлы ансат булмады. Көрәш утында украин халкына күп кенә газаплар кичерергә туры кил-I II де. Польша паннары һәм Төркия- Кырым илбасарлары изүен алып ташлау өчен, ул күп корбаннар бирде.
МИ11/ПСС Үзәк Комитеты, ССР Союзы Спкг-НСТрЛар Советы Һәм СССР Верховный Рлгг^1 г Президиумыиын «Украинаның
-~ия белән яңадан кушылуына 300 ел ту- лека? ги карарыннан. «Правда», 9
II Уэо ел.
Көрәшнең иң авыр һәм трагик моментларында да украин халкы рухын төшермәде, үзенең көченә һәм киләчәктә яхшы тормышка ирешәчәгенә ышанды. Бөек рус язучысы Ы. В. Гоголь үзенең «Тарас Бульба» исемле тарихи повестенда украин халкының изге сыйфатлары турында язды. Н. В. Гоголь сурәтләгән картиналар Ватанга, рус халкына мәхәббәт белән, аның дошманнарына нәфрәт белән тулган. Үләр алдыннан повесть геройлары-ның берсе: «Бөтен дошманнар һәлак булсыннар, рус җире мәңгегә, мәңгегә шатлыкта яшәсен!» — диде. Тарас Бульбаның казаклар алдында сөйләгән атаклы рече тирән патриотлык хисе белән тулган. «Иптәшлектән дә изгерәк элемтә юк. Башка җирләрдә дә иптәшләр булгала- ды, ләкин рус җирендәге кебек иптәшләр булмады», — ди Тарас Бульба.
Поляклар Бульбаны утта яндь лар. Ләкин халык үзенең җи чыгачагына ышана. «Дөньяда ру^ җирен җиңә алырлык утлар, газаплар һәм көч бармыни соң»,—ди Гоголь аның исеменнән. Чыннан да, андый көч табылмады. Украин халкының үзенең дошманнарына каршы бөек рус халкының туганнарча ярдәме белән күп гасырлар буенча алып барган көрәше җиңеп чыкты. Переяслав Радасының Украинаның Россиягә яңадан кушылуы турындагы 1654 ел 8 (18) январь карары бу көрәшнең төгәлләнүе булды. Борынгы рус халкының бер тамырыннан чыккан ике кардәш халыкның яңадан бергә кушылуы турындагы актка кул кую украин халкының чын үз теләге, аның гасырлар

47
буена килгән омтылышларының, һәм өметләренең чагылышы булды. Ул Украинаның үсешендә, аның тарихында борылыш пункты булды. Украин халкы үзенең көчен һәм киләчәген Рус иле белән берләшүдә күрде. Сталин премиясе лауреаты Натан Рыбак үзенең «Переяслав Радасы» исемле китабында бу фикерне бик матур итеп әйтеп бирде. Богдан Хмельницкий Переяслав Радасында сөйләгән речендә үз халкы исеменнән, болай ди: «Безгә карата усал нияттә булган Варшава, Ис- тамбул, Бакчасарай, Вена, Рим һәм бүтән пайтәхетләр белеп торсыннар — рус халкы белән берлектә без җиңелмәс һәм какшамас нык бу-лырбыз...
— Рус халкы белән мәңгегә бер булыйк!
һәм аңа җавап булып күк күкрәгәндәй меңнәрчә күкрәкләрдән бердәм тавыш бөркелеп чыкты:
— Мәңгегә!
һәм Богдан Хмельницкийга бу сүздә инде Бөек Рада тавышы гына ишетелми — ә Карпат тауларыннан Кара диңгезгә кадәр сузылган бөтен Украина җире нык һәм какшамас тавыш белән әйтә кебек тоелды».
Переяслав Радасы карарының әһәмияте гаять зур булды. Украин халкы, үзенең язмышын мәңгегә бөек рус халкы белән бәйләп, шуның белән үзен милләт булу ягыннан коткарып һәм саклап калды. Бу тарихи чорда Россия башында патша һәм алпавытлар торган булуга карамастан, Украинаның Россия белән яңадан кушылуы украин һәм рус халыкларының экономик, политик һәм культура ягыннан да үсүләре өчен гаять зур прогрессив әһәмияте булды. Хәзер украин халкы күп милләтле, үзәкләштерелгән, куәтле, бердәм рус дәүләтендә үзе өчен турылыклы һәм ышанычлы союзник тапты. Украин һәм рус халыклары, үзләренең җирләрен чит ил баскыннарыннан саклап калып, бердәнбер дөрес юлга — тышкы дошманнарга каршы, царизмга каршы, алпавытлар-капнталистлар строена каршы көрәш юлына нык аяк бастылар. Бөек рус халкы артыннан украин халкы һәрвакыт демокра- ратия һәм социализм өчен көрәшүчеләрнең беренче сафларында булды.
Патша самодержавиесенә һәм аның реакцион милли-колониаль изү политикасына каршы украин халкының көрәшендә рус халкының иң яхшы уллары һәрвакыт Украинаның милли бәйсезлек хокукын танып килделәр. Алар, украин халкының алдынгы эшлеклеләре белән берлектә, рус һәм украин алпавытларының, буржуазиясенең, шулай ук ал арның иярченнәре булган велико- державиече шовинистларның һәм буржуаз милләтчеләрнең Россия ха лыкларын бер-берләренә карата дошманлык тудыру политикасына каршы эзлекле көрәш алып бардылар. Рус халкының алдынгы һәм прогрессив эшлеклеләре һәрвакыт украин халкының азатлык хәрәкәтенә теләктәшлек һәм булышлык итеп килделәр. Бөек рус революцион демократлары Герцен һәм Чернышевский украин халкына, аның феодаль-капиталистик коллыкка каршы көрәшенә зур ихтирам белән карадылар. Бөек пролетар язучы А. М. Горький рус халкын украин әдәбияты һәм тарихы белән таныштыруны үзенең патриотлык бурычы дип санады. Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгәнче үк инде А. М. Горький болай дип язды: «Рус халкы — украин халкының дусы һәм туганы. Ул аның белән бергә аның газапларын тирәнтен кичерә. Рус һәм украин хезмәтчел кешеләре арасында дошманлык юк һәм булырга мөмкин түгел. Украинада булган чакта мин украин крестьяннарының рус крестьяны турында нинди мәхәббәт белән сөйләгәнен күрдем. Бу халыклар икесе дә башбаштаклыкка, деспотизмга каршы бөек көрәштә бергәләп катнашырга тиешләр».
Рус җәмгыятендәге алдынгы ке-шеләрнең Украинага булышлыгы һәм теләктәшлеге украин халкының иң яхшы улларының Россиягә карата җавап мәхәббәтен һәм ихтирамын тудырдылар. Украин халкының, бөек кобзаре Т. Г. Шевченконың Добролюбовны чын күңелдән яратканлыгы билгеле. Украинаның демократ язучылары Иван Франко,.
48
Михаил Коцюбинский. Леся Украинка һәм башкалар рус халкы белән мәңгелек дуслыкка өндәделәр. «Без великорус халкын яратабыз һәм аңа һәртөрле яхшы теләкләр телибез,— дип язды И. Франко.— Рух дөньясы велнканнары булган рус язучыларын да без беләбез һәм яратабыз... Без үзебезне рус халкының иң яхшы уллары белән теләктәш дип хис итәбез».
Рус һәм украин халыклары арасындагы дуслыкның күп гасырлык тарихы бар. Ул чит ил баскыннарына, царизмга, алпавытларга һәм капиталистларга каршы бергәлек көрәштә ныгыды һәм чыныкты.
Дөньяда иң революцион булган Россия пролетариатының һәм аның сугышчан авангарды Коммунистлар партиясенең тарих мәйданына килеп чыгуы украин, рус һәм Россиядәге башка халыкларның тагын да үсүе өчен хәлиткеч әһәмиятле булды. Украина үзенең данлыклы революцион традицияләре белән горурлана ала. Украина эшчеләр сыйныфы, рус пролетариаты артыннан, большевиклар партиясе җитәкчелегендә, бе- ренчеләрнең берсе булып, патша самодержавиесенә һәм капитализмга каршы көрәшкә күтәрелде. Украина эшчеләр сыйныфы һәм аның алдынгы отряды — Донбасс пролетариаты царизмга һәм капитализмга каршы революцион көрәштә, бигрәк тә өч рус революциясе чорында, гаять зур хезмәтләр күрсәтте.
Россия халыклары, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, Бөек Октябрь социалистик революциясен тормышка ашырып, капиталистик коллыкны мәңгегә күмеп куйдылар. Буржуаз-алпавытлар изүеннән котылганнан соң, алар социализм юлына керделәр. Россиядәге барлык башка халыклар кебек, украин халкы тарихында да яңа эпоха башланды. Иске буржуаз милләт җимерекләрендә яңа социалистик украин милләте туды. Украин халкы үзенең гасырлар буена килгән хыялын эшкә ашырды: үзенең милли Украина дәүләтен төзеде һәм шуның белән үз тарихында чыннан да данлыклы булган яңа эпоханы башлап җибәрде.
Рус һәм украин халыкларының дуслыгы һәм союзы Октябрь социалистик революциясендә, чит ил интервентларына һәм эчке коптррево- люциягә каршы гражданнар сугышы утында, илебездә социализм төзелешенең героик барышында ныгыды һәм чыныкты. Социалистик дәүләтнең төп нигезе булган бөек халыклар дуслыгы немец-фашист ил-басарларга каршы Бөек Ватан сугышының тарихи бәрелешләрендә авыр сынауны үтте һәм җиңелмәс көч булып әверелде.
Совет власте елларында Советлар Украинасы, Советлар Союзының башка республикалары шикелле үк, гөрләп чәчәк аткан индустриаль-кол- хоз республикасына әверелде. Коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең ленинчыл-сталинчыл зирәк милли политика нәтиҗәсендә, рус халкының һәм башка халыкларның булышлыгы белән, бөтен украин җирләрен бердәм социали-стик Украина дәүләтендә берләштереп, үзенең милли яктан яңадан тууын тормышка ашыра алды. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә украин халкы үз республикасы экономикасының һәм культурасының барлык өлкәләрендә гаять зур уңышларга иреште. Донбассның һәм Днепр буеның яңа техника нигезендә торгызылган металлургия заводлары хәзер сугышка кадәргедән күбрәк металл бирәләр. Украина ССРның машина промышленносте продукциясенең гомуми күләме сугышка кадәрге 1940 ел белән чагыштырганда ике тапкырдан күбрәк артты. Украина промышленносте куәтле тепловозлар, күмер комбайннары, атлап йөрүче экскаваторлар һәм башка күп кат-лаулы машиналар эшләп чыгара башлады. Немец-фашист илбасарлар Украина авыл хуҗалыгына гаять зур зыян китергәннәр иде. Партиянең һәм Совет хөкүмәтенең га-ять зур ярдәме аркасында, интервенция нәтиҗәләре уңышлы төстә бетерелде. Украинада 1347 машина- трактор станциясе һәм махсус станцияләр бар. Хәзер аларда тракторлар сугышка кадәргедән 68 процент һәм комбайннар 63 процент күбрәк.
4- „с. Ә." 1. 49
Сугыштан соңгы елларда Украинада 4000 авыл электр станцияләре төзелде. Аларның куәте 1940 елгы- дан 9 тапкыр артып китә. Украинаның алдынгы техника белән коралланган колхозлары һәм совхозлары үзләренең дәүләт йөкләмәләрен ел- дан-ел уңышлырак үтәп киләләр. Советлар Украинасының колхоз авылы хезмәт ияләре хезмәттә геройлык үрнәкләре күрсәтәләр. Совет хөкүмәте аларның хезмәтенә югары бәя бирде. Авыл хуҗалыгы алдынгыларыннан 59 меңләп кеше хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнде, 1057 колхоз производствосы новаторына Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирелде.
Социалистик экономиканың тизлек белән үсүе украин халкының материаль тормыш хәле яхшыру һәм культура дәрәҗәсенең көчле үсеше белән бара. Бу — совет җәмгыяте үсешенең закончалыклы нәтиҗәсе, чөнки халык бәхете турында кайгырту—Коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең бөтен политикасының һәм эшенең иң югары законы.
Бөтен ил бюджеты кебек, Советлар Украинасы бюджеты да шушы изге максатка хезмәт итә. Ул 1940 елга чагыштырганда ике тапкырдан күбрәк үсте һәм хәзер 17,9 миллиард сумга җитте. Бюджетның өчтән ике өлешеннән артыграгы культура-көнкүреш чараларына тотыла. Украинада 30 мең чамасы гомуми белем мәктәпләре бар, аларда 6 миллионнан артык бала укый. Шундый ук 300 мең егет һәм кызлар укый торган 42 мең эшче һәм авыл яшьләре мәктәпләре бар. 1953 елны Украинаның югары уку йортлары һәм техникумнары 76 мең яшь белгеч хәзерләп чыгардылар. Украина ССР Фәннәр академиясе — республиканың мактанычы. Академия 52 фәнни учреждениене берләштерә. Анда 90 академик, 105 член-корреспондент, 207 фән докторы һәм 765 фән кандидатлары эшли. Украинада 74 театр, 84 музей, 19 мең массовый көтепханә бар. Украин халкының формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик әдәбияты һәм сәнгате үсә. И. Франко исемендәге Киев драма театрының, Украина ССР опера һәм балет театрының, Т. Шевченко исемендәге Харьков драма театрының, Львов һәм Дне-пропетровск театрларының иң яхшы постановкаларына Сталин премияләре бирелде.
Украина халкының культурасы буржуаз милләтчелек калдыкларына каршы көрәштә үсте һәм хәзер кардәш халыклар культуралары арасында алдынгыларның берсе булып әверелде. Соңгы елларда Ук-раина совет әдәбияты украин һәм рус халыкларының гасырлар буена килгән дуслыгының тирән тамырларын ачып бирә торган әсәрләргә баеды. Бу әсәрләрдә Россиядә туган алдынгы идеяләрнең украин халкы культурасының үсешенә нәтиҗәле йогынтысы күрсәтелә. Шулардан М. Рыльский әсәрләрен, П. Тычина («Бердәм семья хисләре»), И. Кочерга («Ярослав Мудрый»), А. Корнейчук («Макар Дубрава», «Балан куаклыгы» Һ. б.), О. Гончар («Байрак йөртүчеләр») китапларын, В. Собко («Ак ялкын»), Н. Рыбак («Переяс- лав Радасы») романнарын һәм башка бик күпләрне күрсәтергә мөмкин. Украина совет әдәбияты һәм сәнгате рус халкының алдынгы, прогрессив культура вәкилләренең данлыклы традицияләрен дәвам иттерә.
Т. Шевченко, Л. Украинка, И. Франко, М. Коцюбинский, П. Мирный һәм башка язучыларның әсәрләре — украин халкының милли горурлыгы. Элекке һәм хәзерге украин әдәбиятын Ватаныбызның барлык халыклары яраталар һәм укыйлар. Революциягә кадәрге һәм совет язу- чыларының иң яхшы әсәрләре СССРдагы барлык телләргә тәрҗемә ителде. Украинаның казанышларын һәрвакыт сокланып күзәтеп килүче татар халкы да кардәш Украина язучыларының әсәрләрен үз телендә һәм украин телендә укый. Украинаның бөек шагыйре Т. Шев- ченконың шигырьләре татарча аерым җыентык булып басылып чыкты. И. Франконың «Урланган бәхет» исемле драмасы һәм хикәяләре татарчага тәрҗемә ителде. А. Корнейчукның «Платон Кречет», «Балан куаклыгы», «Украина дала

ларында» һ. б. пьесаларын тамашачылар татар сәхнәсендә карадылар. О. Гончарный «Байрак йөртүче- ләр»е, В. Василевскаяның «Салават күпере» романнары һәм аерым җыентыкларда Украина шагыйрьләренең күп кенә шигырьләре басылды. Таткнигоиздат 1954 елда Украина язучыларының хикәяләр җы-ентыгын бастырып чыгару эшен планлаштырды. Совет Украинасы татар язучыларының күп кенә әсәрләрендә гәүдәләнә. К. Нәҗми, Г. Бә- широв, М. Җәлил, Г. Кутуй, С. Хәким, А. Шамов, Ф. Кәрим, Т. Гыйззәт, Г. Әпсәләмов һәм башкаларның әсәрләрендә татар халкының украин халкына тирән мәхәббәте җырлана.
Барлык башка халыклар дуслыгы кебек, украин һәм татар халыкларының да дуслыгы Бөек Ватан сугышы елларында тагын да чыныкты. Орденлы Татарстан уллары Совет Армиясе сафларында, руслар, украинлылар, казахлар, белоруслар һәм башка халыклар белән кулга- кул тотышып, тугандаш Украинаны азат итү өчен сугыштылар. Алар батырлык һәм геройлык үрнәкләре күрсәттеләр. 1 нче Украина фронтында гына да 15 татарга, батырлык күрсәткән өчен, Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Советлар Татарстаны улларының батырлыгына Украина Коммунистлар партиясе һәм хөкүмәте җитәкчеләре тарафыннан югары бәя бирелде. «Кызыл Армия сафларында, җил- кәгә-җилкә торып, рус, украин, белорус һәм илебезнең башка халыклары уллары белән берлектә, татар халкының данлыклы уллары Украинаны азат итү өчен батырларча сугыштылар. Бу көннәрдә күп милләтле совет семьясының героик уллары күрсәтә торган туганнарча ярдәмне украин халкы беркайчан да онытмас» дип яздылар Хрущев, Гречуха һәм Корниец иптәшләр.
Советлар Татарстанының һәм бөтен СССРның социализм төзүдә зур уңышларга ирешкән халыклары Ук-раинаның Россиягә яңадан кушылуының 300 еллыгын үз бәйрәмнәре итеп искә алалар. Алар бу тарихи датаны халыкларның какшамас дуслыгын тагын да ныгыту һәм үзләренең көчләрен Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте тирәсенә тагын да туплау билгесе астында искә алалар.
*
* *
Хәзер Советлар Украинасының гөрләп чәчәк аткан чагы. Партиянең XIX съезды карарлары белән коралланган украин халкы, Советлар Союзы Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, ышаныч белән якты коммунизмга бара.
Украин һәм рус халыкларының, шулай ук СССРдагы барлык халыкларның мәңге какшамас дуслыгы — украин халкының һәм Ватаныбыздагы барлык башка халыкларның милли бәйсезлеге һәм азатлыгы нигезе, аларның милли культураларының үсүе нигезе. Халыкларның бөек дуслыгы яшәгәндә безгә бернинди дошманнар да куркыныч түгел.